Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЛАЕШ ШУЛПАСЫ

сләм шахтадан кайтканның икенче елы иде бу. Лаеш районының Тауширмә авылына укытучы булып эшкә билгеләнде. Үзе икенче курста университетта укый иде. Алдан ук кисәтеп куйды аны роно мөдире:
— Директор булачак кешең—Намат Хәйриев,—диде.—Колхоз малае. Армиядә булмаган. Урысчасы ипи-тозлык кына. Бер кулы гарип. Шушы районныкы үзе. Алабугада читтән торып институт бетергән. Менә шул... Калганын эшли-эшли танышырсыз...
Әсләм турыдан-туры Намат Каштановичның өенә килеп керде. Юан, зур корсаклы кеше икән Намат дигәннәре. Төскә-биткә ямьсез үк түгел үзе. Бер кулын чалбар кесәсенә тыккан. Кесәсе бик тирән иде күрәсең, ул кулы терсәгенә хәтле чумган. Атай да, кара ситса перчаткасының бөрмәсе терсәк читендә күренеп калган. Әһә, гарип кулын шулай яшерә икән бу. Күрештеләр.
— Әсләм.
Намат әхлакый кагыйдәнең иң элементар бу өлешен дә белми икән. Аның исем әйткәнен ишетмәгән дә кебек сорау бирде:
— Роно мөдире минем турыда әйткәндер инде...
Берни әйтмәде,—диде Әсләм.—Ул миңа менә шул приказ кәгазен бирде. Сезгә күрсәтергә кушты. Теләсән алырсын, теләмәсәң үзеңә кара. Алар шактый озак сөйләштеләр. Бер көтү предметлар бирде директор Химия, физика Тагын кичкеләргә тарих, әдәбият, җәмгыять белеме Көндезләргә әле физкультура, җыр, сызым дәресләре дә бирәсе бар икән. Бер көн эшкә бармасаң, ярты мәктәп укымаячак. Предметлар исеме күп булса да, сәгатьләр саны аз иде. Димәк, акчасы булмаячак. Айга сиксән сум тиясе икән. Шахтада алган аванстан да кырык сумга кимрәк иде бу.
Әсләм шулай эшләп китте Фатиры тыныч булырга ошый. Бер анасы да бер кызы гына.
... Әсләмгә хатыныннан хәбәр килде. “Балалар белән бөтенләйгә синен янга кайтам”,— дигән. Алар аерылышкан иде. Инде нишләргә'” Тауширмәдә татар мәктәбе. Әсләмнең кызы исә беренче сыйныфта урысча укый иде Монда яшәп, кызны күрше урыс авылы Тамгачыга көз-яз, кышкы суыкта йөртәсе килми.
Әсләм Тамгачыдан ашыгыч рәвештә эзләп, бер буш өй сөйләште Зур түгәрәк күл каршында гына. Иске йорт Бакча, йорт тирәсе тотмаган Эше күп әле монын. Кышлыкка әзерлисе. Утын китертәсе. Бу авыллар тирәсендә урман юк. Ялтыраган су гына. Кама елгасы агып уза
Октябрь башында ук Әсләм гаиләсен Казан поездына барып каршылады. Тамгачыга кайттылар Ул, кызын, улын шулкадәр сагынган, бер минутка да аерыласы килми Шуны күрә торып та, хатыны малайны Әлкигә кайтарып куйды Үз әниләренә. Янәсе, эшкә керә, малай ялгызы өйдә тора алмый, имеш. Әсләм дәшмәде. Хатыны белән бәхәсләшүнең файдасыз икәнең ул инде белә иде
Малайны әниләренә илтеп куюын-куйды хатыны, ләкин үзенең кара эшкә бер дә керәсе килми. Сыер саварга фермада урын бар югыйсә Анда бармый. Тауширмәнең яна клубы ачылуын көтә Анда мөдир булырга исәбе. Ул клуб исә язга гына ачылачак. Шуны көтеп утыр инде менә
... Ул заманда Совет авыллары эчеңне пошырырлык итеп бер ноктага үзәкләшкән иде. Кама елгасының уң ягындагы авыллар “Коминтерн" совхозына берләшкән. Тормыш әсәре үзәктә генә Калган тагар авыллары онытыла, аларда тормыш учагы акрынлап сүнә бара иде Әсләм укыткан Тауширмә авылы да совхоз партоешмасына карый, ә ул исә Рождествинода иде.
Партия җыелышына бару үзе бер әҗәл. Җәяү барып җитешле түгел Мәктәп атын Намат Хәйриев үзе барганда гына җиктерә. Анда да, мәктәп завучы Мәгъсүм Фаруковичны утыртмаска чамалый Завуч исә, гаять тәрбияле, итәгатьле, чын мөгаллим кеше Рус телен укыта Әсләм белән тиз арада уртак тел табып, дуслашып киттеләр Ә директор белән завучнын коймагы пешми икән Бервакыт, җыелыштан кайтканда, юл өстендәге бер авылга кереп, аракы эчеп алгач, завучка бәйләнеп, сугышып китә яздылар. Атта, чанада килеш
Әсләм түзеп тора алмады, директорга тавыш күтәрде
— Чанадан бәрәм дә төшерәм!—диде ул тешләрен шыкырдатып.
Шул вакыйгадан соң, завуч Намат белән бергә утырып җыелышка йөрмәс булды Тизәккә тимә, сасысы дөньяга таралыр, дигән әйтемне уйлап булса кирәк. Мәгъсүм Фарукович моны үзе эшләде
Ни генә әйтмә, ул вакыйга да, укытучылар арасында таралып, телдә йөрде Әсләмне баштагы ике айда ук яратып өлгергән укытучылар, бу хәлдән сон ачыктан-ачык. Намат Каштанович күз алдында, мәктәптәге һәр эшне Әсләм белән киңәшеп башкаралар Укучы балалар, алардан күрмә ата-аналар да Наматка түгел. Әсләмгә мөрәҗәгать итәләр Мона Наматнын эче кытыклана. Ләкин, сиздерми әле Сәбәбе юк
Ләкин сәбәбен таптылар Итәк астыннан ут йөртүчеләр оятсыз була икән. Әсләм, батыр егет булгач, анын белән болай уен-муен уйнаучылар юк иде. Үз калсбс саф булгач, ул бөтен кешегә дә сабыйларча ышана иде Әйткән идем ич, Әсләм мәктәпкә иртә китә, төнлә генә ■:айта. Менә шуны бик оста файдаландылар Намат Хәйриев белән
башлангыч класс укытучысы Мурдия Камбалиева. Әсләмның хатыны чиктән тыш көнче иде. Моны ишетеп беләләр иде инде. Имештер, Әсләм мәктәптә соңламый, фәлән-фәлән кызлар белән типтереп йөри, янәсе. Шундый коткы тараттылар. Бу анын хатынына җитә калды. Өйдә җәнҗал купты.
Әсләм мәктәпнең профсоюз оешмасы рәисе иде. Яңа ел алдыннан Намат Каштанович белән икәү Казанга бардылар. Мәктәп балаларына кием-салым, бүләкләр алыр өчен. Шунда исе китте Әсләмнен. Кибеттән әйберләр сатып ала да Намат, кибетчегә өч-биш сум акча төртә, аннары счет бәясен арттырып язган печатьле язу ала. Әсләмнең сизүен белгәч: “Дугадан да туры булсаң, үзенә кыенга туры килер. Ашасы-эчәсе, юлда кайтасы бар. Акча кирәгер...”—диде директор, күз кысып. Күрәсең, болай да баеп була икән.
Наматнын кибет саен балалар акчасын чәлдерүен Әсләм күреп торды. Бар акча аның кулында. Теләсә нишли Шуна да Әсләм боек, грузчик булып, тик аңа ияреп йөрде. Аракы алды Намат Хәйриев. Ашханәгә кереп ашадылар, эчтеләр. Анда да аш акчасын Әсләм үзе түләде.
Үзе буе ике капчыкны Әсләм күтәреп, алар машина юлына чыктылар. Тырышып-тырышып та Намат ни машина, ни автобус, ни такси туктата алмый иде. Моның шәлперәйгән кыяфәтеннән җирәнеп Әсләм:
— Капчыклар янына килеп бас, үзем туктатам,—диде.
Әсләм алга килүче таксига елмаеп кул күтәрүе булды, шофер машинасын анын тезенә үк тери язып шып туктады.
- Кая?
— Тауширмәгә хәтле...
— Рождествинога кадәр илтәм.
— Утырабыз...
Әсләм җәһәт кенә капчыкларны алып килде.
— Кырык сум!—диде шофер, алар утыргач.
— Була ул,—диде Намат,—барып җиткәч түләрбез.
Киттеләр. Рождествинода шофер машинасын туктатты.
— Килеп җиттек!—диде. Үзе Наматка карады. Акчаны ул вәгъдә итте ич. Акча анарда.
Намат исә шофер янындагы утыргычтан ишекне ачып җиргә үк төште. Рәхмәт әйтү дә юк. Шофер әйтте ана:
— Бушка түгел бит,—диде —Бу бит такси...
— Мин туктатмадым!—диде Намат, күзен дә йоммыйча. Нишләсен Әсләм, тавыш чыгарып, анын белән сугышып булмый бит инде. Кесәсендәге сиксән сум акчасының яртысын шоферга сузды.
— Рәхмәт!—диде шофер Әсләмгә. Аннары, урысчалап, сүгенеп, Наматка йодрык селекте.—Син булмасаң, мин бу баена күрмәгәнен күрсәтә идем инде... Әшәке җан...
Әсләмдә Наматның кешелексезлегенә нәфрәт уты чиксез иде. Ике капчыкның авызын бергә бәйләп, җилкәсенә күтәргәч әйтте Наматка:
— Болай, акча корты булгач, һич югы мәктәп балалары өлешенә кергән яртыларыңның берсен шоферга бирер идең, хәйван...
Тегесе дәшмәде. Хәзер караңгы төн. Тамгачыга кадәр биш чакрым. Аннары Тауширмәгә өч километр кайтасы бар. Болар икәү генә. Башка һичкем юк. Дәшсә, Әсләм аның корсагына китереп тибәчәк иде. Тырыша- тырмаша Тамгачыга кайтып җиттеләр. Әсләмнәргә керделәр. Әсләм капчыктагы бер яртыны тартып чыгарды.
— Тагын өч яртың кала әле. Аларын иртәгә эчәрсең,—диде кырыс күз белән карап. Намат хәзер аңа ияреп йөрүче малай хәлендә иде. Директорлыкның эзе дә юк.
Стаканнарны тутырып Әсләм аракы салды. Һәм, голт иттереп бер стаканны эчеп тә куйды. Гомерендә бер, хәтта, шахтада да стаканлап аракы эчкәне юк иде. Бу ни әйтер икән, дип. Наматка ачу итеп.
— A-а, син алкаголикларча эчәсең,—диде Намат.
— Әлкәшләр стаканлап аракы эчми,—диде ана дөнья күргән Әсләм,— синен кебек кенә, туктый алмыйча әз-әхтәп кенә эчәләр...
Әсләм бер тәрилкә аш ашап бетергәндә генә Намат үз стаканын өчкә бүлеп эчеп төпләде. Шешәдә янә бер стакан чамасы аракы калган иде әле.
— Сал!—диде Намат батыраеп. Ул аракыны калдырып китәргә кызганды.
— Юк!—диде Әсләм.—Әлкәш булма. Спортчылар алай эчми. Кунып каласыңмы, әллә9..
— Тауширмәгә кайтыйк. —Намат куна калырга курка иде
Әсләм капчыкларны күтәреп, аны Тауширмәгә озатып куйды
Намат юып алгандай айныды Башында зәһәр уй туды. Әсләм китүгә, йөгереп барып Мурдия Камбалиева тәрәзен шакыды Эчтән тавыш ишетелде:
— Нәстә, Намат! Аракы кирәкме9
— Ю-у-к, Мурдия апа. Хәзер генә Әсләм кайтып китте Анын өендә бер стакан аракы калды. Иртән ул аны эчеп баш төзәтәчәк Мәктәпкә килүгә иснән, бел, аннары ана бәйлән Өйрәтәсе юк Үзен беләссн бу эшне
— Баш өсте!—дип калды Мурдия —Әйт кенә
Чыршы бәйрәме көне иде ул. Әсләм иртүк мәктәпкә килде Нишләптер бер кырыйга чүмәштерелгән чыршыны зал уртасына куйдырды Тирәсендә балалар әйләнеп уйнарлык булсын. Ягъни, кешечә
Укытучылар бүлмәсендә барлык укытучылар иде. Озакламый Мурдия килеп керде Авызы пешкән кебек, кара иреннәре челт-мелт итә. Җыерчыклы бите тартыша
— Мәктәптә нибары ярты ел эшли,—диде Мурдия. Әсләмгә таба атлап —Үзенә өстәл биләп алды. Инде кичә без куйган чыршыны алдырып, үзенчә куйдыртты. Авызыннан аракы исе анкый
Дөрес, Әсләм бер өстәл биләгән иде Профсоюз өстәле Ләкин анын иртән беркайчан аракы эчкәне юк. Бүген дә эчмәде Шунын өстенә ул бүген, барлык мәктәп балалары, ата-аналар алдында герләр күтәреп чыгыш ясарга тиеш иде Аракы эчеп, ничек гер күтәрәсең, ди
— Мурдия апа!—диде Әсләм әйбәтләп—Син башлангыч класс укытучысы Башлангычлар һәр класс елканы аерым үткәрә Үз классларында. Биш-сигезләр бергә Монда кысылып йөрмә Әллә ниләр сөйләнеп. Аракы эчкәнме мин, юкмы, бик кызыксынсаң, бар, фельдшерны алып кил...
— Мин гомерем буе өстәлсез,—дип ачыргаланып тотынган иде Мурдия, аны Әсләм шундук кычкырып бүлде Аның тавышы корычтай нык, яңгыравыклы иле.
— Бар, моннан шагом марш!—диде, физкультура дәресендәгечә Мурдия ишеккә бәрелә-сугыла, атылып чыгып китте
— Әсләм абыегыз типте!—дип укучыларга әләкләве аерым-ачык ишетелә иде
— Менә, оятсыз, юри гайбәт чәчә!—дип пышылдашты укытучы хатын-кызлар
Әсләм типсә, черәшкән Мурдия түгел, таза-таза ирләр дә аяк өсте кала алмый. Явыз Мурдия исә, урам буйлап елый-слый өенә кайтып бара иде
— Әсләм кыйнады Уф. үләм!.
Аны ишетеп, Сараланнын Хасәп Яружин туктады Ул—Әсләмнәрнең партия оешмасы секретаре Авыл советы рәисе Мурдиянсн туганы
— Ни булды. Мурдия апа!—диде Яружин. ишетмәмешкә салышып, янә кабатлатырга теләп.
— Мәктәптә. Әсләм исерек Якамнан сөйрәп алып, артыма тибеп, ишеккә бәрде Уф. үләм! Бөтен эчем яна
Яружин, күзләре акайган килеш, мәктәпкә килеп керде Әсләмнең
7. «к. У • Nt 11
авызына җирәнгеч борынын тыга язып:
— Эчтеңме?—дип үкерде.
— Син үзен исерек!—диде Әсләм аңардан да катырак итеп.—Ник моңда кереп, балалар арасында буталып йөрисең?..
— Мурдия апаны кыйнагансың...
— Үзеңнең маңгаеңа берне утыртыйммы, исерек башың айнырлык итеп. Аннары минем йодрыкнын ни икәнен белерсең. Өч йөз илле килолы удар ул. Ат типкән кадәре...
Яружинның төсе качты Тизрәк чыгып таю ягын карады.
— Партҗыелыш... куабыз...—дип мыгырданды ул.
Моны барлык мәктәп балалары ишетеп торды.
Яңа ел кичәсен бик матур үткәрде Әсләм. Балалардан гимнастик, акробатик уеннар уйнатты. Пирамидалар ясатты. Үзе икешәр потлы дүрт гер белән ике сәгатьлек төрле күнегүләр үткәрде. Цирк номерлары күрсәтте Кырык җиде төрле иде алар. Мондый цирк уеннарын Тауширмә халкы гомердә дә күргәне юк иде. Бер кулда сигез пот гер күтәрде Әсләм. Иң соңында үз өстенә ике ишек куеп, унбер кеше бастырды. Ике кулда, ике аякта гына тора бу йөк. Аннары җыр-бию башланды.
Иртәнге ямьсез күренешләр беразга сүрелгәндәй тоелды. Алай да, йөрәктә сүнмәс яра булып, күнелгә кан сауган иде...
... Тамгачыдагы өй ишегендә йозак иде. Иртәгә Әсләмнең Лаешка утынга барасы. Берсекөнгә Казанга сессиягә китәсе көне. Бу ни хәл бу? Ишекне бикләп, хатынының кая китүе мөмкин?
Өй эче таланган йорт кебек тузылып ята. Хатыны үзенә кирәк әйберләрне төяп киткән иде. Өстәлдә язу калдырган.
“Мин синнән бөтенләйгә аерылам, әниләргә кайтып киттек”,— дигән.
Әсләмнең бу беренче генә аерылуы түгел иде. Эче пошса да, күтәрелеп бәрелмәде. Сабыр төбе саф алтын. Икенче көнне мәктәп атын җигеп, көн буе Тауширмәдәге элекке фатирына өй әйберләре, бәрәңге, калган утынны ташыды. Эче поша, йөрәге яна иде.
... Унынчы гыйнварга хәтле ни зачет, ни имтихан бирә алмады Әсләм. Укый үзе. Башында берни калмый. Күңелдә улы, кызы, янә аерылышу зәхмәте. Әрнү. Газап. Үкенү кайгысы гына. Ни хикмәт диген. Унбере көнне бер зачет, бер имтихан бирде Уникесе көнне янә шулай. Күңел күтәрелеп китте Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, ди бит Ходай. Үзе җан биргәнгә җүн бирде, Аллага шөкер.
Казаннан кайтканның өченче көнендә үк Әсләмгә хәбәр килде. Партия җыелышы, ди. Мурдия Әсләм өстеннән шикаять язган. Намат Хәйриев белән берләшеп. Шул җыелышта Әсләм эше каралачак икән
Әсләм Сараланда һичкемне белми иде Димәк, аны берсе дә якламаячак. Партоешма секретаре Яружин Сараланныкы. Ул ни әйтсә, Саралан коммунистлары шуны сөйләячәк. Ә Тауширмәдән коммунистлар дүртәү генә. Намат, Мәгъсүм Фарукович, Әсләм һәм бүлекчә управляющие Мөҗип Ибниев кенә. Мөжип бик һәйбәт кеше. Илле яшьләрендә ул. Җыйнак. Буйчан. Төз гәүдә. Йөзендә иман нуры балкый. Авылнын сабантуйлары батыры да ул. Бер кызы Әсләм классында укый. Әсләмгә карата бик җылы карашта иде Мөҗип. Боларның икесе Әсләмне яклап та чыгарлар, бәлки. Ләкин, иллегә якын коммунистны ике унай тавыш белән генә Әсләм язына авыштырып булырмы9 Шуңа күрә дә Әсләм җыелышка бармас булды. Җыелыш көнне Сараланнан атлы килде.
— Хасәп абый Яружин җибәрде,—диде юлаучы.—Сине алып килергә...
Әсләм урынында берәү булса, алдап маташыр иде. Авырыйм, дияр иде Бәлки, шулай кирәк тә булгандыр ул, Әсләм исә күңелдә ни барын гына ярып сала иде. Хәзер дә:
— Бармыйм!—диде
— Коммунистлар көтә.
— Мин аларны белмим. Шулай әйт
Юлаучы китте. Күкелдә юшкын калды.
Икенче көнне Намат Хәйриев мәктәпкә кермәде. Ул, шулай, атналап- атналап мәктәпкә кермичә өендә ята иде. Имеш-мимешләрне ишетте Әсләм. Үзе күрмәгәч ышанмады Имештер, капланып эчә. аракыдан айный алмыйча шулай ята, ди ул. Мәгъсүм Фарукович әйтте Әсләмгә
— Бармавын бик яхшы булды,—диде—Яружин барын да котыртып куйган иде. Синен эшне совхоз парткомы утырышында тикшерергә карар чыгардылар Наматган характеристика ал.
— Ул бит әле юк.
— Өенә кер Алар ул көнне Яружин бүлмәсендә эчәргә калдылар Махмырлан гына мәктәпкә керми ята Намат.
Әсләм ике дә уйламыйча директорнын өенә китте. Намат Каштанович өйдә ялгызы иде. Бу бик яхшы Сүзне әйләнеп түгел, турыдан башларга була. Өй аракы исенә тынчыган. Наматнын эчә-эчә иреннәре яшелләнеп күгәргән иде.
— Мина характеристика язасынмы9—диде Әсләм, тегенен иләмсез кыяфәтенә туп-туры карап.
- Юк'
— Ник9
— Мин сине белмим. Әле бездә дүрт ай ярым гына укытасын бит
— Шулаймы9'—диде Әсләм ачуы килеп Ләкин, кызмыйча Үткәрерлек итеп — Анын каравы мин сине бик яхшы беләм. Намат Тынлап гор Санап күрсәтәм: Минем фатирнын күршесен ялган шикаять белән төрмәгә утырттын, үз мәктәбең укытучысы Ләйфәнсн ире Тамирны төрмәгә тыктың, балалар акчасын урлап кесәңне тутырдың Үзем шаһит' Ярты- йорты эшләп, һәркемнән артык акча аласын. Ай саен атналап мәктәпкә аяк та басмыйсын Аракыга йотыгып Мәктәп завучы турында гайбәт таратучы син, минем хатынны котыртып аертучылар Мурдия белән син; минем өскә Мурдияне өстерүче син; минем өстән бүгенге пычрак эшләрне оештырып йөрүче дә син
Башка тискәре эшләреңне санап тормыйм, Намат. Менә, хәзер, шул караватыңнан каерып алып, аякларын матчага тигәнче күтәреп, артын белән идәнгә бер сыласам да мин хаклыдыр, бәлкем Юк, мин эшләмим моны. Ходай үзе каргасын сине Чуп белән чүп буласым килми Ярый, хуш! Кылган гамәлләрен турында үзен уйла!
һәм Әсләм калын аслы ботинкасы белән идәнгә нык-нык басып, ишекне каты ябып чыгып китте
Намат Хәйриев һаман мәктәпкә йөрми иде әле Беркөн Наматнын хатыны үзе туктатты Әсләмне.
— Әсләм, сине Намат өйгә чакыра,—диде, уңайсызланыбрак
Хатыны Сәринә әйбәт укытучы анын һәркем белән кешеләрчә сөйләшә Зурланмый. Кәпрәйми Төскә дә матур Телгә дә йомшак Аны авылда да, мәктәптә дә хөрмәт итәләр Иренен нәкъ капма-каршысы бу
Әсләм чаңгыларын карга кадап, Намат янына керде Өй аракы сасысына тынчыган иде.
— һаман исерекме әле син, баш педагог9'—диде Әсләм, юри исәнләшеп тә тормыйча
Директор кеше үзенсн никадәр түбәнгә тәгәрәвен аклаган иде. ахры, ул елый иде.
— Әсләм абый!—диде мескенләнеп, күз яшьләрен яшермичә Үзе Әсләмнән икс яшькә олы килеш, ана Абый!” диде —Мин гарипне кызган Райкомга да. милициягә дә берни язма Үз укыту сәгатьләремне дә сиңа бирермен Унай характеристика да язармын
— Кирәкми!—диде Әсләм —Характеристикаңны муенына так
Намат балалар кебек, әллә исерек жүләрләрчәмс, кычкырып- кычкырып, тәгәри-тәгәри елый иде .
— Үтерергә теләмәсән. мине хастаханәгә озат Йөрәгем шартлый
— Кайда?—диде Әсләм.— Столбищегамы, Лаешкамы?
— Рождествинога...
— Хәзер атны жигеп керәм. Киенеп куй... ~
Әсләм атны җикте. Наматның хатынына әйтте:
— Наматны хастаханәгә илтәбез. Минем белән син дә барасын...
Әсләм толыпка төренгән исерек Наматны балалар кебек кенә күтәреп, чанага чыгарып салды. Сәринә белән Әсләм дә утырып, юлга кузгалдылар.
Толып якасы эченнән борын очы да күренмәгән Намат, әледән- әле башын күтәреп, хатынына:
— Әгәр үлсәм, атны әтигә бир!—дип кабатлый. ~
Авыл Советы алып биргән мәктәп аты турында шулай ди бу.
Анын исерек тавышы янә дә ишетелмәсен өчен акыллы хатыны дәшми иде.
Наматны хастаханәдә калдырдылар.
Мәгъсүм Фарукович, мәктәп завучы буларак, Наматның укыту сәгатьләрен: татар теле һәм әдәбиятын, бишенче-сигезенче классларда Әсләмгә бирде.
Намат Каштанович китү белән мәктәпкә җан керде. Сулар һава иркенәйде. Укытучылар элеккечә чыш-пыш сөйләшү түгел, тулы бәйсезлек белән үзләрен мәктәпнең чын хуҗасы итеп тоя башладылар. Мәктәпкә йөреш йөз процентка күтәрелде. Авыру балалар да дәрес калдырмый иде. Балаларны куркыту, дәрестән куып чыгару бетте. Өлгереш күзгә күренеп үсә башлады. Балалар, ата-аналар белән укытучыларның туганлашып эшләве нәтиҗәсе иде бу.
Әсләмнең сәгатьләр саны белән бергә, акчасы артса да, ул файдага булмады. Жәйге укытмый торган айларны. Тамгачыда бергә яшәгән айларда алимент түләмәгән итеп, Әсләмне хатыны Әлки район судына биргән икән. Утыз өч процент урынына, түләнмәгән ул айларны да исәпләп, Әсләмгә бер ел буе илле процент алимент түләргә язу килде. Төп башына янә утырттылар. Әсләм моны исбатлый алса да, суд юлында йөрергә кимсенде.
. Рождествинога партком утырышына Әсләмне бер ай узгач чакырдылар. Урыслар гына. Бүлекчә управляющие Мөҗип тә, совхозның баш агрономы гына татарлар. Әсләмнең учет кенәгәсенә язып, каты шелтә бирделәр. Мурдия Камбалиеваны укытучылар бүлмәсеннән куып чыгарганы өчен, һәм Сараланга партҗыелышка бармаганы өчен бу. Аклануның һични мәгънәсе юк иде. Үз сүзләре сүз. һәм, Әсләм акланып та тормады.
— Теләсәгез нишләгез,—диде горур гына.
— Партбилетыңны алсак...
— Алыгыз... Аның мина кирәге булганы да юк.
— Егетне аптыратмагыз,—диде совхоз директоры Романов. Ябык йөзле. Мөлаем кеше.—Ул шахтада партиягә кергән. Егерме өч яшьтә...
Башка сорау бирүче дә, яклаучы да булмады. Мөжип Ибниевтән кала. Ул яклап сөйләде. Аны исәпкә алмадылар. Тәки, шул, каты шелтәне чәпәп чыгардылар. Учет кенәгәсенә язарга, дип.
. Партком утырышы Әсләмгә каты шелтә ябыштырса да, бу эш әле моның белән генә бетмәгән иде. Лаеш райкомы бюросы расларга тиеш иде бу карарны. Анысы тагын кайчан булыр. Партия органнары, милиция тикшерүчесе кебек, әнә шулай, тымызыклан канын киптерәләр иде кешенең. Коммунистлар партиясе илдә иң зур көч. Тикмәгә генә “райком кушса, керпе өстенә ялангач артын белән утырырсың”, дип әйтмәгәннәрдер.
... Лаешка бюро утырышына Әсләм чаңгы белән барды. Столбище аша әйләнеп үтсәң, йөз чакрымнан артык ара ул. Кама бозы өстендәге ак кардан барсаң, илле чакрымнан да артмый. Март башы иде. Кар себерә. Көчле җил. Әсләм чаңгычылар формасы кигән көе, башлыгын да
салмыйча бюро буласы бүлмәгә килеп керде. Бер таныш кеше юк. Ялгыш та. Зур корсаклы тук чырайлы ирләр. Нибары бер хатын-кыз. Шунда берсе әйтеп куйды:
— Бюрога килгәндә әйбәтрәк киенеп киләләр аны!
— Мин сез йокыдан торганчы чаңгыга басып, илле чакрым юл узып килдем, бюродан соң да шул араны үтәсем була. Анда, галстуктан да кара костюмнан йөреп булмый.
Шым булдылар. Аннары, төрле-төрле сораулар яуды. Әлеге дә баягы:
— Партиядән чыгарсак9—дигән сорауны бирде берсе
— Мин партиягә ихлас ышанып кердем шахтада. Минем арттан ин батыр, иң кыю шахтер егетләр партия сафына бастылар. Инде күрәм: сезнең оешмада алдашу, ялган тамыр жәйгән икән Шул ук Мурдия Камбалиева, партия оешмасы секретаре Хасәп Яружин, күрсәтмәсе чын ялганга корылган. Анын өчен генә чыгарабыз дисез икән, чыгарыгыз мине партиядән. Ике йөз миллионнан артык кеше билетсыз яши бит әле. Эшләрмен дә, мин дә яшәрмен. Партком карары да. сезнеке дә (әгәр шуны расласагыз), чеп-чи ялган булачак.
— Гаиләсен җайласын. Партком карары белән килешергә! -диде калын тавышлы бердәнбер хатын-кыз. Бюро әгъзалары кул күтәрделәр
Әсләм кайтып китте Тауширмәгә житәрәк караңгы төште Давыл күтәрелде. Күз ачкысыз буран. Әсләм адашты. Әмма каравыл кычкырмады, җыр сузып җибәрде. Анын җырлавын укучы балалар ерактан ук ишетеп алганнар икән. Әсләм абыйлары авылны читләтеп үтеп баруын чамалап, алар чаңгыга баскан көе этләр һаулатып, Әсләмне каршы алырга чыктылар.
... Иртәгә сигезенче март көне дигән төнне көтелмәгән хәл булды Хуҗабикә хатын Әсләмгә сарылды. Бүген генә, коедан су алганда кулы ычкынып китеп, чыгыр тоткасына маңгаен бәргән иде. Сукыр күзенсн пыяласы ватылган. Ул күз хәзер чеп-чи булып җәрәхәтләнеп тора Маңгае шешкән. Әсләм аны чын күңелдән кызганып, үзенчә ярдәм иткән иде Әллә шуны ошатып, янына килеп ятты бит Әсләмнең! Әсләм элек тә бу хатынның үзенә күзләрен майландырып каравын сизә иде. Шулай да бермәл аптырап калды.
— Нәрсә, әллә акылдан яздыңмы9— диде ул урыныннан кубып, аягына басты.
— Беләм-беләм,—ди Хуҗабикә,—син яшь, матур, шуңа күрә дә миңа карыйсын килми
— Кит. апа! диде Әсләм, ачуы килеп —Булмый. Өмет итмә.
— Ярар-ярар, кил, яныңда җылынып кына ятам Кума инде Әллә миңа матурны яратырга ярамыймы9
Әсләм ут кабызды. Иртәнгәчә ул инде йоклый алмады
Бүген исә бәйрәм көн Яна клубны ачтылар Анда Әсләм кичен укучы балалар белән чыгыш ясыйсы. Жырлыисы. Биисе. Герләр күтәрәсе
Клубтан соң бер өйдә яшьләр җыены Бүләкләр алды Әсләм Яхшы киемнәрен киде...
Моны күреп торган Хуҗабикә котырды. Елый. Чәчен йолка
— Ничә сарык ите ашатып бетердем,—ди,—мина якын да килми, яшьләрне эзли!—ди.
Әсләм аны ничек тә тыярга тырышты. Юк. көнләшеп үкерә бу һич уйламаганда урам як тәрәзгә ялан кул көе сукты Хуҗабикә Каршыда таш кибет Урам тулы ирләр, егетләр Тамагы ярылганчы кычкыра бу
— Әсләм үтерә... Коткарыгыз!
Ирләр капкага чабып килә башлады Әсләм эшнең мөшкел булуын аңлап өлгерде Йорт ягындагы берәр тәрәз рамын алып куйды. Урамга чыгып сугышсаң, җәмәгать тәртибен бозуга керәчәк. Үз өеңдә килеш, анда күз күрер...
Исерек ирләр йортка тулдылар Ике уйлар чама юк иде Җыйнаулашып кулга асылынганчы. Әсләм берсен урам як тәрәзә аша. икенчесен йорт тәрәзәсе аркылы тышка атты. Ләкин, берсенә дә сукмады
Ирләрнең калганнары кире урамга шылды. Тәрәзәдән очучылар да, торып кагындылар да кибет каршына барып бастылар. Шул арада Хуҗабикә дә өйдән чыгып качкан иде.
Әсләм тәрәзәләрне куйды. Хужабикә сугып ваткан зур күзгә мендәр тыкты. Аны одеал белән каплады. Ләкин, тынычлана алмады. Күпме вакыт узгандыр, участок милиционеры килеп керде. Әсләмне Лаешка, милиция бүлегенә алып китте.
... Ялгыз камерада дүрт тәүлек ятты Әсләм. Сәгать саен аны сорау алуга йөрттеләр... Бишенче көнне аны икенче катка чакырдылар. Ни күрсен, анда укытучы кызлар... Әсләм аңлады. Болар тикмәгә килмәгән.
Районнан беркая чыгып китмәскә кушып, Әсләмнән имза куйдырдылар да, ябылудан чыгардылар.
— Сезне бу эшкә кем өйрәтте?—диде Әсләм, гаҗәпләнүен яшермичә.
— Мәгъсүм Фарукович,—диделәр кызлар,—“Халыктан имза җыеп милициягә барсагыз, Әсләмне коткарачаклар”,—диде —Сараланда укучылар, үзебездәге жиде-сигезләр ун йортлыкларга бүлендек тә, биш йөз имза жыйдык. Мурдия белән хуҗабикә ң халыкны сиңа каршы котыртып йөрделәр...
Әсләм бу кичне мәктәп күршесендәге Нургазиларга кереп кунды. Нургази—әнисенә бер бала булып үскән егет иде. Тыйнак. Тыныч. Ягымлы. Ул, башта. Әсләм фатиры каршындагы таш кибеттә кибетче иде. Аннары бу эшен ташлап, комбайн ремонтлауга күчте. Өйләнде. Өйләре иркен. Әсләм белән якын дуслар иде. Шул төнне үк әйтте Нургази:
— Бер дә аптырама, Әсләм, үзебездә торырсың,—диде.
— Рәхмәт, дустым! Якын итеп әйтүеңә рәхмәт. Ну, мин сездә торырга дигән өметтә түгел. Күршедәге буш өйгә кертсәң, мин биш куллап риза булыр идем...
— Ялгызыңмы?
— Әйе, ялгызым. Кер юа беләм. Ашарга пешерәм. Мин бит флотта хезмәт иткән кеше.
— Ул йортның ачкычы миндә. Безнең туганнар йорты ул. Үзләре Казанда яши.
— Ачкычын бирсәң, иртәгә мин шунда күченәм дә куям.
Нургази ачкычны Әсләм кулына китереп тоттырды.
— Рәхәтләнеп яшә. Сөт кертербез. Үзебездә ашарсың. Анда, өстәл, карават, мендәр, юрган да бар. Бер малае, җәйләрен кайткалап, кунып- кунып киткәли. Өй минем күзәтчелектә. Сиңа ышанып бирәм ачкычны...
Бу фатирга ташынгач та, Әсләм классындагы бер малайның әтисе олы башын кече итеп, үзе өйгә килде.
— Үзебезгә генә күчәргә идең, Әсләм энем!—диде.—Без бит өчәү генә... Ашарга-эчәргә, Аллага шөкер...
— Хәерле булсын инде, абзый,—диде Әсләм.—Иңде күчендем.
— Алайса үзебезгә килеп ашап йөрс. Бер тиен акча алмабыз...
— Бик зур рәхмәт сезгә, яхшы сүзегез өчен.
Ул китүгә каршы күрше Тәскирә апа керде. Ул кырык яшьләр тирәсендә, чибәр, кызлар кебек бик сөйкемле зат иде. Авыл яшьләре “Терлекчеләр йортьГнда концерт куйдымы, Тәскирәне сәхнәгә менгерми калмыйлар. Кычкырып. Сорап. Кул чабып, һәм Тәскирә “Нурия”, “Галиябану” көйләрен үзенчә бер моң белән, бик матур итеп җырлый. Бу мәрхәмәтле ягы бер булса, ул, авылның тилчә телле Мурдия, Әсләмнең хуҗабикәсе, аларнын әшнәләре, Намат, Хасәп ишеләрне акылга утырта белә. Алар, кеше алдында, Тәскирә белән сөйләшүдән уттан курыккан кебек куркалар. Бәбәкләренә бәреп, чын дөресен әйтә ул. Икенче сөйләшмәслек итеп. Ялганчыга юлны шулай яба иде Тәскирә. Бүген ул Әсләмгә кергән менә.
— Безнең авыл ирләре чәй кайнатып та эчә белмиләр. Ялгызын ничек яшәрсең? Безгә генә күчәсең калган. Мин бит, әти-әни белән
яшим. Пешкән аш бер булыр иде. Уку елы бетәргә дә күп түгел. Акча сорамас идек әле...
— Рәхмәт, Тәскирә апа! Без хәзер күршеләр бит. Йомыш төшкәләсә. керми калмам.
— Көн дә кер...
. . Беркем уйламаганда, көтмәгәндә, мәктәпкә комиссия килеп төште Болар арасында берсе, бәйләгән сары кофта кигәне, сипкелле йөзлесе партия райкомы инструкторы, ди
Ин элек шул сипкелле кыз шикаять хаты укыды. Ямьсез хат Барлык укытучыларны яманлап язганнар Тәртип юк, имеш. Балалар бәйдән ычкынды, имеш. Директор барында тәртип иде, янәсе Хәзер мәктәп Әсләм кулында, имеш. Ул геләсә нишли, имеш, завуч аннан узмый Мурдия Камбалиева исә ин тәҗрибәле укытучы, янәсе Әсләм коткысына Мурдия генә бирешми, имеш
Шикаятьнен астына икенче кеше имзасы куелган булса да, бу чип- чиста Мурдия стиле иде Әсләм моны белеп алды. Башкаларның да башын арындыру өчен ин беренче чыгыш ясау кирәк иде. Әйе, бу. үзенә күрә кыюлык сорый иде. Яшь укытучы кызлар, слый-елый чыгыш ясап та, Мурдия исемен әйтмәячәкләр иде Анардан барысы да курка-шүрли.
— Рөхсәт итегез!—диде Әсләм, башкалар зиһен туплаганчы, кул күтәреп
— Сөйләгез!—диде инструктор.
Әсләм үзе белгәннсн барын да түкми-чәчми үткәзерлек итеп сөйләде.
Мурдия—Намат коткысын да, Мурдия—хуҗабикә, Мурдия—Хасәп Яружин корган капкынны да, Мурдия һәм Наматнын теге еллардан алып бүгенгәчә, үзләренә ошамаган укытучыларга үчегүен дә, аларны мәктәптән китәргә мәҗбүр итүләрен дә,—барысын да чыгарып салды Әсләм
— Бу шикаятьне Мурдия Камбалиева язган'—диде Әсләм, һичкемдә шикләнер урын калдырмыйча —Шуна күрә дә. Тауширмә мәктәбенә кара япма япканы өчен, гомерлек гайбәтче Камбалиеваны. мин, бу мәктәптән куарга тәкъдим кертәм.
Әсләмнен бу чыгышыннан соң буа ерылды. Тауширмә укытучылары тирән сулыш алдылар. Ин элек Мәгъсүм Фарукович гайбәтче Мтрлияны тетеп чыкты Аннары барлык башка укытучыларның да телләре чишелде Барысының да фикере бер әйтеп төзәлмәс Мурдияны мәктәптәй куарга'
Чәчен йолкый-йолкый, Мурдия бик таркау сөйләде Аның чыгышын берәүнең дә тыңлыйсы килми иде. Косасыны китерә икән мондый мәгънәсез, кире бәндәнең акланырга тырышуы Соңыннан райком инструкторы торып әйтте:
— Әллә бу уку елын бетергәч, Мурдия Камбалиеваны мәктәптән куарга карар чыгарыйкмы, иптәшләр9—диде
Шундук әйтте Әсләм:
— Гайбәтчегә йомшаклык күрсәтү була бу. Әлкәш Намат кайтты исә, әшнәсе Мүрдияне үз эшендә калдырачак.
Шулай да укытучылар, райком инструкторы фикере белән килештеләр Теләми генә Димәк, уку елы беткәч, мәктәптән куарга Шуна кул күтәрделәр, u инде җиңүнең башы иде Әсләм эшләп күрсәткәннәр барысы да Тауширмә мәктәбе укытучылары арасында ихлас мөгамәләнең кузгалышы иде.
Әсләмнең йөрәк бер киерелә, бер кысыла иде Киерелә алда— Сабантуйлары Кысыла: Хуҗабикә эше буенча милициядә "дело” ябылмаган Ике ут арасында яши ул.
Язгы ташулар, гөрләвекләр агып узды Авыл урамнары кипшенде Анда-санда яшел’ бәбкә үләннәре борынлады Шундый ямьле көннәрнең берендә, озын-озын атлап, йәтли-йәтли, Әсләм өенә Мәгъсүм Фарукович килеп керде Әсләм аны тәрәзәдән күреп, көтеп торды Нигәдер артык шатлыклы иде ул. Өйгә керүгә Әсләмне кочып алды
— Сөенче!—диде, матур иреннәрен бар булмышына җәеп. Ак йөзе
алсуланган. Битендәге һәр күзәнәге алтын булып ялтырый иде. Аннары, түбә тактасына тия язган озын чәчле башын артка чөеп, ха-ха-хайлап бер көлде. Янә: “Әсләм, сөенче бит туган!” диде.
— Минамы?—диде Әсләм һаман аңламыйча. Завуч кулында бер кәгазь шуыта иде. Әсләмгә дигән хатлар мәктәпкә килә иде.
— Сина, әлбәттә!
— Хатын килгән дисән, мондый чакта, бер дә сөенечкә түгел инде ул. Көенеч кенә... Әллә хат бармы?
— Хат шул,—диде завуч.—Прокуратурадан. Хужабикәгә бәйле эшеңне иптәшләр судына калдырганнар...
— Ур-р-а!—дип кычкырды Әсләм, үз-үзен белештермичә, хатны да укымыйча. Мәгъсүм Фаруковичны күтәреп алды да, зыр-зыр һавада әйләндерде. Аннары икәүләп көлделәр. Бу хәбәр ин зур шатлык иде. Иптәшләр суды бит ул—котылу дигән сүз. Аның иң зур жәзасы егерме биш сум штраф кына ләбаса!
Икенче көнне иптәшләр суды клубта булды. Монда укытучылар, эшчеләр дә жыелган иде. Хужабикә белән Мурдия янәшә, ин алда утыралар. Суд озак бармады, һәркем үзенекен сөйләде. Ахырдан иптәшләр суды рәисе Мөҗип Ибниев хөкем карарын укыды. Әсләмгә нәкъ биш сумлык штраф бирде. Әсләм шундук штраф акчасын өстәлгә илтеп куйды.
Шунын белән өстән тау төшкәндәй булды. Намат, Мурдия, Хужабикә, Яружин нахакка өскә өйгән чүп-чар коелды да бетте сыман. Күнелдә мәңге төзәлмәс әрнүле яра гына калды... Мәктәпкә таба чыгып барганда завучка әйтте Әсләм:
— Мин китәм!—диде.
— Ну-у-
— Шулай әйбәтрәк булыр Куркып түгел. Жиңеп китәм...
— Уйлаган булгач, үзен беләсеңдер инде. Син акыллы кеше. Ну, китүең жәл...
Лаешка барганчы, Әсләм мәктәп атына атланып, Сараланга элдертте. Анда Әсләм укытырга килгән чакта партоешма секретаре, үзе үк авыл Советы рәисе дә булып эшләгән Исфан Рәпшин бар иде. Аны сентябрьдә эшеннән алдылар. Анын урынында үчле кеше Хасәп Яружин эшли. Исфан исә һаман эшсез, өйдә утыра иде. Ул да, Әсләм кебек, университетның тарих бүлегендә читтән торып укый иде. Өйдә иде Исфан.
— Мин китәм. Минем дәресләрне алып кал, Исфан дус...
Исфан аптырап калды.
— Әйе-әйе, иртәгә Лаешка барам. Эшне өзеп кайтам. Роно мөдиренә әйтермен. Минем урынга Исфан кала, дип...
Аннары гына сүзнең чынлыгына ышанды Исфан.
— Калам дияргә яхшы да түгел кебек. Дус кешенең эштән китүенә сөенгән кебек килеп чыкмасмы бу? Болай, гозерләнеп килгәч, районда риза булсалар, сәгатьләреңне алырмын, Әсләм.
— Мина шул сүзең генә кирәк иде. Киттем.
— Тукта әле, чәй...
— Юк-юк, мин ашыгам.
Әсләм атын чаптырып, Тауширмәгә юнәлде. Икенче көнне Лаешта иде ул. Туп-туры мөдиренә керде Әсләм. Гаризасын сузды Мәгъсүм Фарукович язган хатны бирде. Анда, Әсләм урынына Исфан Рәпшиннын укытырга киләчәге язылган иде. Мөдир боларны укуга:
— Быел ук директор итеп куям, Әсләм энем, кал!—диде.
— Минем намусым чиста,—диде Әсләм.—Калсам да курыкмыйм Ну, андый әшәке кешеләр: Намат, Мурдия, Яружин, хужабикә кебек оятсызлар арасында йөз суларым түгеп яшисем килми...
— Mini аларны да, синең хәлләрне дә бик яхшы беләм. Яшәрбез...
— Юк, китәм!—диде Әсләм
— Райком секретаре белән сөйләшмичә гаризаңа кул куймыйм әле. Әйдә, икенче катка бергә меник...
Алар райком секретаре бүлмәсенә керделәр
— Тауширмә мәктәбеннән Әсләм Гаделев! Китәм, ди. Үзен мәктәп директоры итеп калдырырга иде исәп...
— Ә-ә, теге, сайлау кампаниясе вакытында өч сәгатькә якын герләр күтәрә-күгәрә, Лаеш клубы сәхнәсен җимергән егетме әле бу9—диде беренче секретарь Ташбулатов. Чәче коела башлаган. Матур йөз. Анын шахтер икәнлеген Әсләм белә иде Ул, теге чакта, бюрода юк иде Булса, Әсләм кайбер сүзләрне ана җиткергән дә булыр иде Бәлки бу хәлләр ел буена сузылмас та иде —Ник китәргә булдын әле9
— Бер гөнаһсызга кара таплар өскә яккач, ул урында яшисе килми икән, иптәш Ташбулатов. Китәм
— Кая әле, прокурордан сорыйк әле, китәрсеңме икән?
Ташбулатов анын хәлләрен яхшы белә иде бугай. Әллә прокурор белән куркытмакчымы9 Алар телефонда сөйләштеләр. Әллә ни йөзе үзгәрмәде секретарьның.
— Гаебең юк, ди прокурор. Шулай да китүең өчен партия җәзасы бирәсе иде үзеңә дә, ярар инде Шахтер булмасан, башкача сөйләшер идем Мәктәп директоры итеп булса да Ласш районында калдырыр идем Ну, бигайбә, җаны теләгән—җылан ите ашаган
Тауширмәдә туры мәктәпкә юнәлде Әсләм.
— Партучеттан төштем. Менә, хезмәт кенәгәм. Менә приказ,— диде документларның барын да Мәгъсүм Фарукович алдына тезеп — Шуның белән минем монда эш бетте
Мәгъсүм Фарукович ул документларны җентекләп карады
— Инде кая китәм дисен9
— Туган төбәгем Әлкигә кайтам. Әнием янына Аннары күз күрер
— Безне онытма
— Кичләтә безгә кил әле. Мин хәзер Мөҗип абый янына барам. Транспорт кирәктер
Кыңгырау шалтырады Укытучылар дәрестән чыкты Монсу гына саубуллашу сүзләре әйтелде. Әсләм барлык классларга кереп, укучылар белән дә саубуллашып чыкты.
Дәресләр бетү белән укучы балалар Әсләмнәргә җыелды
— Әсләм абый, китмә
— Абый, кал!..
Күңелләре мөлдерәмә тулган. Әсләм абыйларын кочалар Ул, үзе дә аларны башларыннан сыйпады Юатты һәм һәрберсенә үз төсе итеп берәр әдәби китап бүләк итте
Укучылар Тауширмә урамы очында, куллар болгап, озатып калдылар Алар күздән күмелгәнче, Әсләм абыйлары ике кулын да югары күтәреп, яшел эшләпәсен болгый-болгый барды
Бик тә моңсу, бик тә авыр минутлар иде бу