Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТОЛЛАР ҖАНЫ


Үз ишләрем эзлим кешелектән, — Тол хатыннар — минем тиңнәрем, Нарчагызның кайгыларын җыйсам, Күтәрәлер микән иңнәрем?
Кырык бердә ятим калган җаннар, Ни хәл итеп сезгә булышыйм? Терелтер лә идем ирегезне — Дәва булса әгәр сулышым.
Кырык бердә,
Кырык биштә тол калган...
Сиксән биштә калды бәгьзебез.
Еласак та үкенеп еламыйбыз, Ир кочагы күрде тәнебез.
Кимсенүдән сүнә нурлы күзләр. Күпсенүне — авыр күтәрү.
Коне ярый, коне кеше белән, Кыен кичне, төнне үткәрү.
Киңәшләшер һәм серләшер сүзләр Хәл ителә ялгыз баш белән.
Шуңа микән толлар еш ялгыша, Җавап ала ашка — таш белән.
Шуңа микән толлар бакчасында Күсәк төшә, салкын боз ява. Шуңа микән толлар җилкәсенә Кеше күтәрәлмәс йок ава.
Шуңа микән нахак бәла белән Кыерсыткач, җаны таплана.

Мәкерле сүз телә бәгырьләрне, Сүз ярасы озак саклана.
Толлар елый башын бәрә-бәрә, Үз-үзенә урын табалмый. Аһ. яшәсә кеше — Бер-берсенә Утлы инә булып кадалмый...
Эчтән сыза,
Эчтән елый алар — Дөрес аңлашылмас кемгәдер. Тол хатынны тол хатыннар талый — Хурлыклары үзәк өзәдер...
Бер Аллага сыгына ялгыз кеше Кыен килсә төрле тарафтан. Бөек Акыл һәрбер җан иясен Так итмәгән, Парлы яраткан.
Җирдә түгел. Күктә матур була Пар-пар булып очкан торналар. ... Толлар җаны Хыял ирке белән Күк катына бик еш юл ала...
Ай сукмагы буйлап...
Су өстенә яткан ай сукмагы — Асылмалы күпер, ныгытма. Сөю назы тулган йөрәгемне Юлларыңнан алып ыргытма.
Су өсләтеп, ай сукмагы буйлап. Ал җилкәннәр тартып корабка, Акчарлаклар булып мәхәббәтем Сиңа оча, синең тарафка.
Су өсләтеп, ай сукмагы булып, Колачларым җәеп җилләргә, Очам, йөзәм, Синең белән миннән, һәм Сөюдән торган илләргә.
Былбыл булыр өчен
Сайрый былбыл, сайрый былбыл, Өзә генә үзәкне. Йә, кайсыгыз былбыл җырын. Былбыл юлын күзәтте?
Җыр-моңнарсыз тора алмыйм, Җырга гашыйк хәзер мин: Былбыл булып сайрар өчен, Кош булырга әзермен!
Тагын кабынам
Кара кайгыларның охшашлыгы. Хисле күңелләрнең йомшаклыгы Якынайтты, ахры, җаннарны. Авыр икән җую җир йөзеннән, Авыр икән җую ил күзеннән Газиз бала, хәләл ярларны.
Кайчагында барып яннарына, Йолдыз булып моңсу таңнарына Нур иңдермәк, сөймәк буламын. Мин үзем дә ярты кеше бугай. Мин үзем дә парын җуйган тургай, Елмаям да тагын суламын.
Якынлыкны күңел сизгән кебек. Бер-береңне күптән белгән кебек Сагынам да сине сагынам. Шәм-шәмдәлнсң кыска гомередәй, Учакларның кузлы күмередәй Янын сүнәм, тагын кабынам.
Сары коелган
Әле җәйнең башы гына Сары коелган талга. Сөйгән яры су буйлатып Агып киткәнме “салда"?
Нинди сагыш, кайгы дисәм. Күкрәп үскән шул талда, — Сабышмассың сарыларга... — Җәйләрдә ялгыз кал да...