Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘТНӘ — КҮҢЕЛЕМ БИШЕГЕ


ИСТӘЛЕКЛӘР
Әтнә белән танышу
Мин үзем Әтнә районының Түбән Шаш ы авылында туып үстем Гомеремнең 49 елы берничә авылны берләштергән "Искра "колхозында рәис булып эшләп узды Шул зур колхозны тәшкил иткән Күнгәр. Түбән Шашы. Югары Шашы, Күшәр Мондеш, Ташчишмә. Мокшы авылларының эшчән кешеләре турында өч китап яздым Авылдашларымның меңнән бер өлешен булса да кәгазьгә төшерүем белән горурланам Аларның эшләрен, көнкүрешләрен, хәзерге матур тормышыбызга җиңел генә ирешелмәгәнлекне яшь буын кешеләренә аңлатырга тырыштым Бу китапларны язган вакытта ук районыбыз колхозларының тормышы район җитәкчеләре хезмәте белән бәйләнеше хакындагы язмаларымны дәвам итү теләге туган иде Менә хәзер, эштән китеп, пенсиягә чыккач, шул уемны тормышка ашыру мөмкинлеге туды Элекке ялганнарымны барлап, илебездә һәм районыбызда барган хәлләрне күзәтүдән чыгып, фикерләремне халыкка җиткерергә уйладым Баштан ук искәртеп куям елларда, исем-фамилияләрдә төгәллек булмаска да мөмкин, чөнки вакыйгалар күп елларны эченә ала
әзерге вакытта районыбызның үзәге булган Әтнә авылы исемен беренче мәртәбә мина бала вакытта ук ишетергә туры килде Күрше малайлары белән урамда уйнап йөргәндә, авылыбызның югары очына таба кешеләр чабыша башлады Күршеләребез Кашшаф абый. Нәгыймәбикә. Маһирә апайлар артыннан минем әни дә йөгерде Мин дә аларга иярдем Барган уңайга мин әниемнән нишләп барлык кешенсн шул якка йөгерүләрен сорадым. Әни Этнанең януын хәбәр итте Без, малайлар, бодай басчыңда, биегрәк урынга басып. Әтнә ягын күзәтә башладык Тик бригадир Мәгъсүм абый безне аннан куып чыгарды Мин әни янына барып. Әтнәнсң кайда булуын сорадым Әни Әтнә язына бармагын төртеп күрсәтте Мина, яшь малайга. Әтнә өстендә күренгән ут бик куркыныч булып тоелды. Әле дә хәтеремдә.
Фәйзи ГАЛИЕВ — Татарстан Язучылар берлеге әгьзасы "Икмәк язмышы ". * Мвьыым гадәтләре "китапларының авторы Әтнә районы Түбән Шашы авылында яши
Х
жәйнен шундый эссе көнендә авылнын берничә урыныннан ялкын күтәрелде Карап торучылар утнын төрле урамнарда килеп чыгуын әйтеп, кызу-кызу сөйләштеләр, бәхәсләштеләр. Кешеләрнең күбесе атлар белән дә, жәяүләп тә туганнарына, таныш-белешләренә ярдәм итәргә ашыкты.
Төрле урамнардан чыккан янгын бер заман бергә тоташып, зур һәм куркыныч ут өермәсе хасил итте. Безнең авыл кешеләре, Әтнә халкын кызганып, кайда торырлар инде, ничек яшәрләр, авыллары белән янып бетәләр ич, дип борчылышып сөйләштеләр. Ут бер караганда югары күтәрелә, икенче караганда түбән төшә, дулкын булып тирбәлеп тора, әле сикерә, әле тына иде. Кичкә таба ул зәңгәрләнде, Әтнә булган жирдән кара төтен чыга башлады.
Шулай итеп, беренче мәртәбә мин Әтнә сүзен ул авылга килгән зур фаҗига белән бергә бәйләп ишеттем. Бу янгында 500 дән артык йорт янган. Анын сәбәбен берәүләр: байлар, йорт-каралтыларын тартып алуны теләмичә, үзләре ут төрткән, диделәр. Ут саксызлыктан чыккан, диючеләр дә булды.
Бер мең йортлы Әтнә авылы өстенә килгән бу гарасат авыл халкына бик кыйммәткә төшә. Халыкнын бер өлеше авылларында калып, бик зур авырлык белән яна нигез кора. Чит җирләрдә тормыш кора алуларына ышанганнары күчеп китәргә мәҗбүр булалар. Боларнын байтагы азмы-күпме гыйлем ияләре һәм таза тормышлы кешеләр булган. Чит җирләргә китеп урнашканнарның балалары зур укымышлы булып үсеп җитеп, кайчандыр бабалары, әтиләре яшәгән җирләрдә күренгәли башладылар.
Авыллар тарихында сирәк була торган мондый фаҗиганы кичергән Әтнә үз әйләнәсендәге авылларны берләштергән район үзәге булып китә. Район үзәге булу, әлбәттә, күп үзгәрешләр китереп чыгарды.
Район булганчы бу төбәктә яшәгән авыллар Казан губернасына караган ике өязгә бүленгәннәр. Ашыт суының ун ягындагы авыллардан иске Әҗем, Яна Әҗем, Кызыл Утар, Кызыл Яр, Яна Шашы, Ключи Сап, Малмыж, Чембулат, Иске Җогып, Күнгәр, Югары Шашы, Түбән Шашы, Дусым, Җилгелде, Күәм, Казак Үртәме, Каенсар, Әйшияз, Түбән Көек, Югары Көек, Иске Шимбер, Яна Шимбер, Күлле Киме, Ары, Бакгачы, Яна Бәрәскә, Мәзекәү, Атамыш авыллары, шулай ук Яңа Кенәр авылы янындагы берничә авыл Чар өязе (Царево-Кокшаевский) дип йөртелгән хәзерге Йошкар-Ола шәһәрендә урнашкан өяз үзәгенә буйсынганнар.
Ашыт суынын сул ягындагы авыллардан Кьшгкар, Наянгущ, Симетбаш, Иске Кишет, Яна Кишет, Бәхтияр, Олы Мәңгәр, Иске Мәнгәр, Яна Мәңгәр, Күшәр, Олы Әтнә, Кече Әтнә, Шәкәнәч, Норма, Югары Сәрдә, Байчыга, Иске Жөлби, Яна Жөлби, Кушлавыч, Мәрҗән, Комыргуҗа, Төрекләр, Ябынчы, Кабакса, Соңгыр, Югары Бәрәскә, Түбән Бәрәскә, Олы Өшкәтә, Кече Өшкәтә, Олы Бәрәзә авыллары Казан өязенә кергәннәр. Шулар өстенә әлеге авыллардан күчеп киткән кешеләр кечкенә авылларга берләшеп, Маяк, Үрнәк, Яна Жогып, Күчкән Күәм, Крестьян Үртәме барлыкка килгән һәм алар да Чар өязенә караган. Ә Нариман, Кызыл Байрак авыллары Казан өязенә кергән. Бу авыллар Олы Мәнгәр, Иске Ашыт, Ташчишмә авылларыннан аерылып чыккан булганнар. Бу өязләргә кергән авылларның халыкларына өяз белән элемтәгә керү юл ераклыгы аркасында бик уңайсыз булган. Чар өязенә кергән безнең авыл картлары сөйләвенә караганда, солдатка чакырылган егетләр Чарга җәяү барганнар, җәяү кайтканнар. Барып кайту өчен ике кием чабата кирәк булган. Әтнәдә район төзелгәннән соң, халык өчен уңайлык, анын авылларга якын булуында күренә.
Икенче мәртәбә Әтнә авылын миңа тугыз яшемдә күрергә туры килде. Әти Күнгәрдә авыл Советы рәисе булып эшләгәндә, мине үзе белән Әтнәгә алып барды. Җәй көне иде, болын аша бардык. Ике ара биш чакрым. Базар көн иде. Әтнәдә һәр шимбә көнне зур базар була. Башта әти райбашкармага кереп чыкты. Ул Бәрәскәгә чыга торган урамның иң соңгы йорты булып, ике катлы бина иде. Райбашкармадан чыккач, каршы яктагы ике катлы йортны әти: менә бу мәктәп була инде, дип аңлатты. Аннан бераз төшкәч, яна оешып килә торган МТС урнашканлыгын әйтте Шуннан күпергә таба
бара башлагач, Гатаулла баи йортына кердек. Анда да ниндидер район оешмасы урнашкан иде. Аннан чыккач, базар аркылы өске урамга менеп киттек. Күпергә кадәрге урамда атлы олауларда печән, күмер, юкә. утын, бүрәнә- такта ише нәрсәләр, икенче кырыйда пешкән ризыклар: клиндер. перәннек. вак бәлеш саталар. Шундагы бер йортнын түбән ягында кечкенә генә кибет бар иде. Без барганда, анда зур чират булып, мин бик гаҗәпләндем. Әтидән “Бу нинди кибет, анда нәрсә саталар?" — дип сорадым. Анын аракы кибете икәнен, кабак дип аталуын аңлатты әти Кибет әйләнәсендәге җанлылыкны бераз күзәтеп тордык. Аннан кешеләр чирекле (өч литрлы), бер литрлы, ярты литрлы, чирек литрлы (чити), чирек литрлынын яртысы (әчмүхә) шешәләр күтәреп чыгалар иде.
Югарырак менгән саен, базарга килгән халык күбәя барды. Мин гомеремдә беренче мәртәбә шундый күп сатучыларны, сатып алучыларны Әтнә базарында күрдем.
Авыллар
еволюциягә кадәр, районнар булып исемләнгәнче, өязләр эчендә волостьларга бүленеп идарә ителгән. Ул волостьларда җитәкчелек аз кешеләр кулында булган. Мәсәлән. Югары Шашы авылында урнашкан Кышлау волосте канторында бер башлык, бер писер. бер конторны карап торучы — барысы өч кеше эшләгән. Ә ул волостька 18 авыл кергән, һәр авылда җитәкчелек итүне һәм тәртип саклауны авыл халкы сайлап куйган староста белән мулла алып барган. Сонга таба, волостьлар белән идарә ит\ өчен кантон дигән оешма барлыкка килә. Бу чорда волостьлар эреләнә Мин яшәгән авыл Күлле Киме волосте. Арча кантонына карый иде Б\ исемләү озакка бармый, авыллар белән идарә итү өчен районнар төзелә башлый. Беренче мәртәбә Әтнә районы төзелә. Анын биләмәләренә шактый гына авыллар керә.
Әтнә районы булып озак кына яшәгәннән соң, Кенәр ягындагы авыллар Әтнәдән аерылып чыгып, яна район төзиләр. Район үзәге булып Яна кенәр билгеләнә. Районный исеме Кызыл юл дип йөртелә башлый. Әтнә районыннан бүленеп чыккан авыллар белән бергә, Балтач районыннан да шактый авылларны бүлеп алып, Кызыл Юл районына кушалар. Әтнә һәм Кызыл Юл районына кергән авыллар икс район булып бүленсәләр дә. бик тату яшәделәр Чөнки аларнын күбесе Чар өязендә бергә яшәгән авыллар иде
Район белән җитәкчелек идарәсе итеп район советы һәм .ишн башкарма комитеты оештырыла. ВКП(б)нын район комитеты һәм анын бүлекләре төзелә. Район белән җитәкчелек итү- оешмалары Әтнә авылындагы байлар йортларына урнашып торганнан сон, зур район вакытында ук югарыда искә алынган базар мәйданы уртасында идарә оешмаларын урнаштыру өчен бер бина салына. Бу — хәзерге хакимият урнашкан бина .Аны төзү өчен авыллардан,! таш мәчетләрне сүтеп, шунын кирпечләреннән файдалану күздә тотыла. Кайбер мәчетләрне сүтү жинсл булып, дөрестән дә кирпечләрен ташыганнар. Кайберләрең, бик тырышсалар да. сүтә алмаганнар Шулармын берсе — Югары Бәрәскә авылы мәчете Анын әйләнәсендәге баганаларын, мәчет бинасының бераз алдын, бераз өстен генә ала алганнар. Кирпечләрне тоташтыручы измәне кубарабыз дип кирпечләрне вата башлагач, ташлап китәргә мәҗбүр булганнар. Нинди генә авырлыкларга карамастан, ул бинаны төзеп бетереп, район оешмалары шунда урнашкан
Әтнә белән өченче мәртәбә танышуым, әтине Күнгәр авыл советы рәислегеннән Әтнә район башкарма комитеты сәркатибе итеп күчергәннән сон булды 1935-1938 елларда әти шунда эшләгәндә мина анын янына гел барып йөрергә туры килә иде Ул вакытта миңа 10-13 яшьләр булгандыр Район белән җитәкчелек итү аппаратында хәл ителә торган мәсьәләләр белән кызыксыну миндә шул вакыттан ук уянды. Хәзерге хакимият башлыгы утырган бүлмәдә ул вакытта райбашкарма рәисе иде Алгы бүлмәдә сәркәтибс
6. «к *• I* ю
Р
— минем әти эшләде. Аның бүлмәсенә еш кына башкарма комитетында эшләүче хезмәткәрләр кереп-чыгып, киңәшеп, сөйләшеп утыралар иде. Район советы башкарма комитеты рәисе Вазыйфасын Саттаров Гайнетдин башкарды. Тумышы буенча Мөндеш авылыннан. Әтнәгә кайтып эшли башлаганчы Клзаннын дары заводында профсоюз җитәкчесе булган Кешеләрне оештыруда сәләтлелек күрсәткәнен искә алып, өлкә комитеты бу иптәшне райбашкарма комитеты рәислегенә тәкъдим итә. Төз гәүдәле, тулы бәдәнле, саргылт чәчле. Сәркәтибе булып эшләүче минем әтигә ихтирамы зур иде. Әти мәдрәсә белеме белән дә зур эш башкарды — урыс телен, мари телен, татар телен яхшы белә һәм грамоталы итеп яза иде.
Дәһшәтле 1937-38 елларда район җитәкчеләренең күпчелегенә “халык дошманы” дигән исем тагылып, төрмәләргә ябылды, атып үтерелде. Кайберләре төрмәдәге начар шартлардан, шул исәптән башкарма рәисе Саттаров Гайнетдин дә төрмәдә үлә. Гаиләсе кимсетүләргә чыдый алмыйча, башка урынга күчеп китә. Ләкин анда да хатынына һәм өч баласына яшәргә мөмкинлек бирмәгәннәр. Балалары балалар йортларына китеп, төрле якка таралышып беткән. 1937-38 еллар фаҗигасе районнардан авылларга да күчә. Башта бу афәт муллалар өстенә төшә Мин яшәгән Түбән 111 ашы авылы мулласы Зарифны төнлә алып киттеләр һәм ул шул китүдән кайта алмады. Гаиләсен йортыннан куып чыгарып, мәктәп ачтылар Хатыны Кафия апа биш баласы белән мунчада яшәде. Авыл халкы аларга ярдәм итеп торды. Соңыннан, кимсетүләргә чыдый алмагач алар Үзбәкстанга —туганнары янына күчеп киттеләр. Мондый хәлләр авыл саен булды. Кайберәүләргә кулак исеме тагылып, авылдан сөрелделәр. Малларын, йорт-жирләрен конфискацияләп, "торги ясап” сатулар оештырылды. Хәзерге вакытта кайберәүләр авылдан читкә китүчеләрне акча көрәп алырга киттеләр, дип бәяли Фактта алар төрле мыскыллауларга, мәсхәрәләүләргә түзә алмыйча чыгып киттеләр. Әле дә хәтеремдә, безнен авылның мәчете каршында атларга төяп, бер хәлле гаиләнең йорт әйберләрен сатарга алып чыкканнар иде. Сатуны оештыручы авыл Советы вәкиле Вәли абый әйберләрне күрсәтә дә бәясен әйтә, сатып алучыларның соравына, таләпләренә карап, әйбернең бәясен арттыра, киметә. Мин карап торганда алучылар булмады, чөнки әйберләрнең хуҗасы читтә елап тора иде.
Авыл халкының читкә китүе бердән мин әйткән сәбәпләр аркасында булса, икенчесе — кирәгеннән артык зур түләүләр халыкның тенкәсенә тиюдә иде Алар зур күләмдә ит, сөт, йомырка, йон, һәртөрле акча салымнары түләргә мәҗбүр ителделәр. Салымнарны соңга калып түләгәндә яки түли алмаган очракта малларын мәҗбүри алып чыгып китү очраклары да булды. Әле дә күз алдымда, безнен авылдагы Фәйзиев Фәтхерахман абыйнын, ит заданиесен түләмәгәне өчен, район хәзерләүләр конторы вәкиле килеп, ояда утырган казын альт чыгып китте. Мескеннең 12 йомыркасы ояда калган, каз колхоз идарәсе янында нишләргә белми, кагынып кычкыра. Үзе бер кая да китә алмый, чөнки аны вәкил әрҗә кырыена бәйләп куйган иде. Кешеләр вәкилнең казны калдыруын үтенәләр, ә тегесенең бирәсе килми, ит заданиесен баштарак түләсен иде, ди. Шулай итеп вәкил казны кычкырта-кычкырта арбасына салып урам буенча алып китте. Ә каз хуҗасы Гыйльмиҗиһан апай йомыркаларны башка кешеләргә биреп, бәбиләр чыгартып йөрде. Авылыбызда анасыз бәбкәләр, шул чорның фаҗигасен белдереп, боегып йөрделәр, һәр төрле заемнар, салымнарның арта баруы кешеләрнең ризасызлыгын арттырды. Ул заем дигән афәт озак еллар буе дәвам итте. Иң элек, районнан авыл саен заем планы җиткерелде. Аны һәр хуҗалыкка бүлеп чыктылар. Ул планны үтәтү өчен, кешеләрнең ризалыкларын белдереп кул куюлары кирәк иде Авыл активыннан өч-дүрт кешелек комиссия йорт саен кереп йөрде. Комиссия кул куйдыра алмаса, ул кешеләрне авыл Советына чакырып куркыттылар. Район вәкиле белән берлектә кул куярга мәҗбүр итәләр иде. Безнен авылга район вәкиле булып Садриев Әхмәт исемле галәмәт усал кеше килгән иде Миңа аның Зарипов Усман абый белән сөйләшүен тынлап торырга туры килде. Усман абый үзенә заем планының артык зур булуын, аны түли
алмаячагын әйтүе булды, вәкил ярсып кзгтсп “Мин синнән түли алмавыңны сорамыйм, кул куясынмы, юкмы'" — дип җикеренде Шул арада авыл Советы рәисе бу кешенен умарталары да булуын исәпкә альт план җиткерелүен әйтте. Вәкилнең шул сүзне ишетүе булды “Бу әле чебенгә дә баймыни9" — дип катырак кычкыра башлады Шул арада вәкил авыл Советы рәисенә әйләнеп карады да: “Умартасы да булгач, ник ана планны аз җиткердегез9 Планны арттырып языгыз!” —дип әмер бирде. Шул арада арттырып язып. Усман абыйның шул планга кул куюын таләп итә башладылар. Мескен Усман абый болай да кыска буйлы кеше, бу хәлдән сон тагы да кечерәеп калган кебек күренде Үзс мичкә терәлеп утырган, тирләгән, төсе киткән, курыкканы күренеп тора. Тәки кул куярга мәҗбүр булды
Авыл җиреннән кешеләр китүнен тагын бер сәбәбе —мәҗбүри рәвештә яшүсмерләрне ФЗӨ мәктәпләренә җыйнау иде Ул чорда шәһәрләрдә зур төзелешләр башланды. Мәсәлән, Казанда авиация заводына, моторлар төзү, ясалма каучук, ясалма күн, кинопленка заводына эшчеләр җыю барды ШУНЫҢ өстенә Донбасс, Кузбасс шахталарына бик күп яшьләрне көчләп җибәрделәр Качып кайтсалар, хөкем чыгарып, колонияләргә озаталар иде Кайберләренен ата-аналарыннан ФЗӨда баласы өчен тотылган чыгымнарны да түләттеләр Безнең авылның Габдрахманов Сәлимне ФЗӨдан качып кайтканы өчен төрмәгә утырттылар Илне индустрияләштерү өчен авыл хуҗалыгын таркату' башланды Бу сәясәт һәрвакыт радио, матбугат аша макталып торды.
Авылдан кешеләрнен күпләп китүнен тагын бер сәбәбе — хезмәткә түләүнсн түбән булуы иде Бу эш колхозлар төзелә башлау белән, 1930 еллардан ук башланды. Эшкә чыккан өчен хезмәт көне язып барып, ел азагында колхозларның аны түли алмавы кешеләрне бөлгенлеккә төшерде Ә авылдан китүчеләр эшкә ин сәләтле, булдыклы кешеләр иде. Әле санап киткән сәбәпләр өстенә көнкүреш кирәк-яракларының булмавы, булганын сатып алу өчен акчанын җитмәве дә авылдан китәргә мәҗбүр итте халыкны.
Кешеләрнен авылдан китүенең тагын бер сәбәбе — революция булганнан соң бер төркем хәллерәк кешеләр төрмәгә утыртудан куркып чит илләргә чыгып тайганнар Шундыйлардан безнең авылдан да берничә кеше киткән. Хәлиулла исемле кеше, туганнарын, балаларын ияртеп, Кытайнын уйгурлар яшәгән Колжа шәһәренә китеп барган, соңгы елларда Кытайда культура революциясе башлангач, исән калганнары Казакъстанга кайтып яши башладылар Безнең күршедәге Иске Өжем авылыннан шул үк Кытайга китеп, аннан Төркиягә килеп, соныннан Германиядә укып кайтып. Төркиядә зур галим булган Арат Рәхмәти исемле кешене дә беләм мин Шулай ук Мәнгәр авылыннан ү зен Мәнгәрле дип йөрткән кеше дә Төркиягә киткән Малае әле дә исән, зур автобуслар чыгара торган кампаниянең хуҗасы булып эшли.
Бу төбәктә яшәүче кешеләрнен элек-электән читкә чыгып акча эшләү гадәтләре дә булган Әүвәле алар иген эшләре беткәч кенә чыкканнар, тормышлары авырая башлаган соңгы елларда шунда бөтенләй күчеп яши башлаганнар Безнең авыл, күрше авыл кешеләре Брянск өлкәсенең Дятково шәһәрендәге пыяла заводында эшләп, шунда төпләнеп калганнар Комыргужа ягы кешеләре шахталарга киткән Бәрәскә, Күнгәр кешеләре Әстерхан байларына барып ялланган Шул исәптән минем әти дә шунда эшләп «пяныгу алган Тормыш авырлыгын җиңеләйтү өчен төрле вак сатучылык, кустарчылык эшләре белән шөгыльләнгәннәр Ашыт суының ун ягында урнашкан авылларның күпчелеге, марилар белән аралашып, мари урманы Байдыкларын-нан файдаланганнар Агач, җиләк-жимеш. юкә. мүк һ б әйберләр алып кайтканнар Мәсәлән, юкә .ъдып кайтып, аннан чабата-башмак ясап сатканнар Әле соңгы елларда да Әйшияз. Кече Әтнә кешеләре чабата ясап Әгнә базарында сатып көн иттеләр Байчыга кешеләре тире эшкәртү. Кече Этналәр киез итек басу. Шимбер. Күәм. Бәрәзә кешеләре чыпта сугу белән шөгыльләнеп, кайбер авылларда оекбаш-бияләй, шәл бәйләп көн иттеләр
Авыллардагы оста иген игүчеләр — авыл байлары —игенчелектә үрнәк булып торганнар Кайсылары халык өчен кирәкле товарларны табып, алып
кайтып сату эшен оештырганнар. Шундыйлардан Олы Әтнәдә Гатаулла бай, Бәрәскәдә Гали бай. Олы Мәнгәрдә Гатаулла, Яна Ш ашыла Хәйрулла, Мамышта Мәҗит байлар булган. Ал арны сөрү авылда игенчелеккә, товар җитештерүгә шактый тискәре йогынты ясаган. Болар бит нигездә авыл халкына бик ярдәмчел булганнар. Үз чиратында алар уньпплы сәүдәдән сон файдаларынын бер өлешен күрше авыл кешеләренә дә өләшкәннәр. Безнен тирә авыл кешеләре Мәҗит бай кайткан икән, закят өләшә башлаган, дип, шунда бара торган булганнар.
Татар халкы урнашкан урыннарнын табигате гаҗәп матур. Пароходлар йөри ала торган дүрт зур елга — Идел, Чулман, Нократ һәм Агыйдел Татарстанга гүзәллек биреп тора. Аларга кушылган Зөя, Зәй, Чирмешән, Ык. Минзәлә шикелле елгалар янында ал ардан кечерәк Мишә, Ашыт, Гөбнә, Казансу, Актай, Чишмә һ. б күп кенә инешләр республикага матурлык өсти. Кечерәк елгалар буена районыбыз авыллары урнашкан. Татар авылларының чишмәләре күп булу — ул үзе генә дә зур байлык. Безнен Әтнә, Арча, элекке Кызыл Юл районнары урнашкан урында жир астында зур гына су бассейны бар, шуннан чыккан вак чишмәләр елгаларны туендырып тора. Бассейнның үзәге булган Тукай-Кырлай басуыннан биш-алты чакрым ераклыктагы урыннардан сигез вак елга башланып китә Ашытбаш яныннан Ашыт, Шурабаштан Шура, Шушмабаштан Шушма, Иябаштан Ия, Бирәзә- баштан Бирәзә, Симетбаштан Симет, Субаш Атыдан Аты, Орнашбаштан Орнаш инешләре башлана Бу елгаларның үзәннәре әйләнәсендәге болыннар терлек асрау өчен печән үстерү чыганаклары булып торганнар. Алай гына түгел, елгалар буена су тегермәннәре тезелеп киткән. Ул тегермәннәрнең буаларын шул тирә авыл кешеләре төзегән һәм төзеклеген карап торганнар. Буалар белән суны күтәртеп, болыннарда печән уңышын мул итеп үстерү мөмкинлеге туган. Нәтиҗәдә, күпләп хайван асрый алганнар. Тегермән буаларында балык күп була иде. Буа арты чоңгылларында бигрәк тә. Зур-зур бәртәчләр, корбан балыклары канатларын селкетеп, көн яктысында ял итеп яталар. Сулыклар тирәсендә яшәүче авыл кешеләре аерата яз көннәрендә күпләп балык тоталар иде. Әле дә хәтеремдә: 10 килолы чуртан балыгын эләктереп, Югары Шашы кешесе Сафагәрәй абый бау белән аны ин башына салып менгәндә балыгы тез астына кадәр төшеп тора иде. Авыл саен җил тегермәне дә бар иде. Безнең район биләмәсендә Әтнә янында ике тегермән булып, берсе — Юанаяк тегермәненен аз гына җилдә дә әйләнеп торганын хәтерлим. Бәрәскә авылы янында хәтта 4 тегермән эшли, Күнгәр, Түбән Шашы кебек кечерәк авыллар янында да берәр тегермән бар иде. Безнең район авылларының тегермәнсезләре булмагандыр. Электр кергәнче җил һәм су көченнән файдалану киң таралган булган. Су тегермәннәренең берничә ташта ашлыкны иләп, ак он итеп тарту, гади он тарту, ярма ярдыру, хәтта йон тетүгә көйләнгәннәре дә булган. Су һәм җил тегермәннәренең урынын дөрес билгеләү әһәмиятле булган. Елга суынын агу тизлеген, күплеген, елга борылышларын исәпкә алырга туры килгән. Жил тегермәне урынын үр өстенә. жилнен юнәлешен өйрәнеп билгеләгәннәр. Бу эшләрне тәҗрибәле осталар башкарган. Алар бик кадерле һөнәр ияләре булганнар. Соңгы вакытта, электр көченнән файдалана башлагач, табигый көчләрдән файдалануга игътибар бетте. Барлык эш электрга корылгач, су һәм җил тегермәннәренең кирәге калмады. Болыннарның матурлыгы, уңышлары кимеде. Балыкларнын да затлылары бетте. Сулар саекты. Елгаларда ташбаш, чабак балыклары гына үрчи ала хәзер. Безнең буын кешеләре табигатьнең матурлыгын киметүдә гаепле булып калдылар. Шуның өстенә елның теләсә нинди вакытында күпләп көтү йөртү аркасында табигый болыннарның сыйфаты начарланды. Шушы эшне төзәтү йөзеннән, галимнәрнең киңәшләренә нигезләнеп, болыннарны яхшырту өчен, аларны сукалап, культуралы үләннәр дә чәчеп
карадылар, әмма ул да тиешле нәтижә бирмәде. Элегрәк авылыбыз кешеләре жир-суларны бик кадерләп, саклап тора торган иде шул. Чишмәләрне чистартып тордылар, болыннарга мал-туарны да печән чабып алгач кына чыгаралар иде. Ә ана кадәр көтү кара басуга чыгарылды.
Жирне эшкәртүдә зәпкә сөрү кулланыла иде. Хәзер жирләрне әйләндереп сукалау аркасында туфракнын уңдырышлы өлеше җәйге яңгырлар, язгы ташу сулары белән бик каты юылуга дучар була. Шул сәбәпле инешләр саекты, чишмәләр күмелде. Грунт суы өскә якынаю аркасында аерым урыннарда сазлыклар барлыкка килә башлады. Туфракнын юылуына юл куймау ул — туфрак өчен кыйммәтле гумус өлешен саклау дигән сүз. Туфракны болгатмауны күздә тотып, элегрәк басуларны өч өлешкә генә бүлеп файдалан-ганнар. Беренчесе — чиста пар, икенчесе — арыш басуы, өченчесе — сабан культуралары Бу басуда бодай, солы, борчак, ясмык, карабодай, арпа, тары кебек культуралар ителгән. Басуда сызма культуралар да. бәрәңге дә ителмәгән. Колхозлашуга кадәр бәрәңге үстерү безнен якларда кин таралмаган Әле NOTH бала вакытта да вак кына әмерхан (ягъни американ) дигән бәрәңге ителә иде. Безнен якларга бит бәрәңге Америкадан китерелгән. Ә иген җирләрен эшкәртүгә килгәндә, төп корал итеп сабаннар, ягъни кусила дип аталган кораллардан файдаланганнар. Анын тәртәләре агачтан, тәрәнен тимердән, ә тырмалары агач рамнарга имән тешләр куеп ясала иде Колхохташу алдыннан чит илдә ясалган бер атлы, ике атлы металл сабаннар кайта башлады. Мин бер төрлесенә “Берлин” дип язылганын хәтерлим. Тырмаларның тешләрен металлдан ясап куя башладылар. Игеннәрне фәкать кул урагы белән генә уралар, урак өсте житкәч. авыл халкы өмәләр ясап, бер-берләренә ярдәмнәр оештыра иде. Кул көче белән урган ашлыкны көлтәләргә бәйләп. 50-60 көлтәдән чүмәлә куйганнар. Чүмәләләрдә ашлык кипкәч, зур кибәннәргә куеп саклаганнар. Сугу эшен халык үз ишек алларында, хәллерәк кешеләр әвеннәрдә чабагачлар белән башкарган. Дымлырак булган елларда шешле әвен дигән киптерү җайланмалары төзеп, көлтәләрне шунда киптерә торганнар иде. Ул әвеннәрнең астына чокыр казып, шунда ут ягып, өстснә аерым җайланмалар белән ут тимәслек итеп, көлтәләрне тезеп куялар. Бу көз яки кыш азуларында сукканда шулай эшләнә. Ә жәй көне кояшта киптереп сугалар. Суккан ашлыкны көрәк белән аз-азлап жллгә җилпеп җилгәрәләр иде Ашлык көрәктән жирдәгс җәймәгә төшә, ә җиңелрәк чүп-чарлар (кибәкләре) жилгә оча. Ашлыкны сугунын чабагачлардан башка икенче төрле ысулы да бар: агачтан ясалган станнардагы бүрәнәгә көлтәне суккалап, ашлыгын коялар, ә көлтәдә, көлтә бауларында калган бөртекләрне тәпәчләр белән суккалап төшерәләр иде. Безнең районга кергән авыл халкы гасырлар буена иген игү эшен югарыда саналган тәртиптә башкарып килгән. Ашлыкны су һәм җил тегермәннәрендә тарттыру турында әйттем инде. Халыкта шулай ук кул тегермәннәре дә бар иде
Базарлар
выл кешесе артык игеннәрен, терлек азыклары булган ит, сөт. май, йомырка кебек әйберләрне, кустарчылык юлы белән җитештергән нәрсәләрне базарда сата иде. Безнен Әтнә районы биләмәләрендә Әтнә базарыннан тыш Бәрәзә. Күлле Киме. Иске Ашыт авылларында да базарлар булган Шулар арасында иң күренекле, зурысы, әлбәттә. Әтнә базары Шундый ук зур базар Мари иленең татарлар яши торган Бәрәңге авылында ла булган. Бу базарларга йөрүчеләр бср-берсс белән әйберләрнең кыйбат яки арзан булуларын белешеп, хәбәрдар булып торганнар Сәүдәгәрләр шул юл белән үзләренә төшем тапкан Мәсәлән, безнен авылның Сибгат дигән кеше Бәрәңге. Әтнә базарларыннан арзанрак хакка хайван сатып алып, Казан каласына сыер ите әзерләп саткан Хайваннарны үз аяклары белән Казан янындагы Сухая река дигән авылдагы бер сәүдәгәргә илтә торган булганнар. Бу сәүдәгәр Казан шәһәре базарларында »гт саткан Сатып
А
алу һәм базарлар турыңда сүз барганда, Әтнә базарына тагын кайтам. Соңгы елларда аның урыны күчте. Элекке базар урынына Советлар йорты, түбәңцәрәк тагын берничә кибет салынгач, янгын сүндерү йорты да барлыкка килгәч, базар урынын хәзерге клуб урынында ясадылар. Ул рәшәткә белән әйләндерелде, базар эчендә берничә рәт булып, кибетләр өчен тактадан урыннар әзерләнде. Сатучылар базарга акча түләп кертелделәр. Җыйналган акчага базар җитәкчеләре билгеләнде, базарны тәртиптә тоттылар. Кергәч тә ун якта чабата, сул якта икмәк сату урыны, уртада кибетләр, югары башта хайван сату урыннары иде Еллар узу белән, район үзәге Әтнәдә яшь гаиләләр өчен йорт урыннары, клуб, балалар бакчалары кирәк булганлыктан, базарны хәзерге МСУ урынына — авыл читенә күчерделәр. Моңда исә базарга озак яшәргә туры килмәде. Дөньяда район, колхозларны берләштерү чире килеп чыккач, гомер-гомергә халыкның артыгын сатып, кирәген альт яшәргә өйрәнгән матур гадәтләре белән исәпләшмичә, базар бетерелде. Ләкин халык үз гадәтләрен һич югалтмады, көз житкәч, артык хайваннарын сату өчен, кайберләре алу өчен Әтнәдә кыргый базар оештыра торган булдылар. Базар Әтнәнен төрле җирендә альт барылды. Хәтта мәктәп алды мәйданында да базар оештырдылар. Анда хайван тизәкләре, чебеннәр, сасы исләр барлыкка килде. Балалар йөри торган урыннын чисталыгы бозылды.
Кыргый базарларның хуҗалары юк. Хайваннарның каян, ни өчен китерелүе, сәламәтлеге турыңда авыл Советы, ветврач белешмәләре юк. Шуның аркасында Мари өлкәсе ягыннан һәм билгесез җирләрдән төрле хайваннар килә, безнең якларда булмаган төрле авырулар килеп чыга башлады. Хәзерге чорда ил сәясәтеңдә бөтен җиһан базар мөнәсәбәтләренә күчәргә дип шау- гөр килә. Альт барган сәясәт чынбарлыкка туры килми. Безнең авыл халкын әнә шул мөнәсәбәтләр ата улны, ана кызны белми торган хәлгә куйды да инде. Хәзерге чорда базарлар район үзәгендә генә түгел, һәр авылда булу зарур. Гомумән, базарлар күп һәм төрле булырга тиеш. Алар авыл саен булса, сатучылар машина белән урам буйлап чабып йөрмәсләр, ә бер мәйданда гына сату игәрләр иде.
Соңгы вакытларда республикабызда, шул исәптән безнең Әтнә районы авылларыңда да, төрле-төрле йогышлы авырулар күренә. Мөгезле эре терлекләр туберкулез, ленкоз дигән чирләр белән авырый. Дуңгызларда чума, сарыкларда суалчан авырулары күбәюенә күзәтүчесез базарлар да булышлык итте. Безнен республиканың Мари республикасы белән янәшә булуы аркасында шул яктан сатып алынган хайваннарның билгесезлеге югарыда искә алынган авыруларның таралуына сәбәпче булып торалар.
Авыллардагы халыкның әхлагы
еволюциягә кадәр авыллардагы тәртипне халык тарафыннан сайлап куелган старосталар альт барган. Алар үз чиратында волость түрәләре белән элемтәдә торганнар. Волость түрәләренә югары дәрәҗәдәге өяз түрәләре тарафыннан зур ышаныч һәм хокуклар бирелгән. Крестьян хуҗалыкларыңда килеп чыккан аңлашылмаучылыкларны, тәртип бозучыларны авыл үзе, староста белән берлектә хәл иткән. Үзләре хәл итә алмаганнарын волость, өяз түрәләре белән хәл итә торган булганнар. Волость идарәләре йортында җинаятьчеләрне ябып куя торган бүлмә дә булган. Авылларда тәртип бозучыларны, зина кылучыларны халык җыенында хөкем иткәннәр. Гомумән, халык җыеннарының дәрәҗәсе зур булган. Авыл старосталары кайбер вакытларда кирәксез каты җәзалар да кулланган. Кайбер очракларда урлаган әйберләрен муеннарына асып каракларны урам әйләндергәннәр, законсыз бала табучы кызларның капкаларын дегеткә буяп киткәннәр. Бигрәк тә авылда олы кешеләргә хөрмәт зур булган. Теге яки бу кешенең гаепле эшен тикшергәндә өлкәннәр сүзе өстенлек иткән. Авылларда урлау, хулиганлык, эчкечелек кебек нәрсәләр сирәк булган.
Авылнын тәртибен саклауда мулла-мәэзиннәр күркәм эш башкарган
Р
Авылларда гражданлык активларын муллалар алып барган: никахлашу, яна туган балаларны теркәү, исем кушу, үлүчеләрне жирләү кебек гамәлләрне һәм мөселман дине кануннарын төгәл үтәүне таләп иткәннәр Хәзерге вакытта авыл Советы аппараты алып барган эшне элек бер мулла алып барган Шул ук вакытта клуб, китапханә, мәктәп башкарган эшләрнең дә күбесен мулла, мәэзин башкарган. Кешеләрне соңгы юлга озату да шушы изге кешеләр тарафыннан башкарылган
Әле сонгы көннәрдә, кешеләрнең пенсия документларын хәзерләгәндә, туган елларын ачыклау өчен муллар языл барган метрика кенәгәсеннән файдаланырга туры килде. Бу кенәгәләрнен төгәл, пөхтә, һәр сүзен ачык, анлаешлы итеп тутыруларына гажәпләнерлек. Архив материалларын караганда бу эшне безнен авыл мулласы гына шулай алып бардымы икән дип уйлап, башка авыл муллалары язып барган кенәгәләрне дә ачып карадым. Барысында да шундый пөхтәлекне күреп гажәпләндем һәм аларга карата ихтирамым тагын да артты.
Бу төбәкләрдә яшәүче халыкларның мәдәниятлекләре хакында түбәндәге фикерләрне әйтергә мөмкин булыр иде. Урыс елъязмаларында революциягә кадәрге татар халкы бик надан итеп тасвирлана. Хәтта губерналар арасында укымышлылыкны урысча укый-яза белү белән генә бәһаләгәннәр Фактта татар халкы үз телендәге гарәп хәрефләре белән укый һәм яза белү ягыннан урыс һәм башка милләт халыкларына караганда укымышлырак булган. Татар авылларында мәхәлләләр каршында авыл муллалары ир балаларны, абыстайлар кызларны хәтта үз йортларында да укырга-язарга өйрәткәннәр. Бу укымышлы затлар татар халкы өчен бәһаләп бетерә алмаслык изге эш эшләгәннәр Авылларда халык күплегенә карап мәчетләр саны төрлечә булган. Мәсәлән, Бәрәскәдә 4 мәхәллә, Күнгәрдә 2, кечкенә авылларда берәр мәхәллә яшәгән Әтнәдә 4 мәхәллә, Күәмдә 3 мәхәллә булып, ул мәхәллә кешеләрен муллалар тәртипкә чакыра торган булганнар.
Мәхәллә муллары исә мәдрәсәләрдә белем алган. Безнен якларда шундый мәдрәсә Кышкар авылында иде Мәшһүр мәдрәсәләрдә 14 әр ел белем жысп, галим кеше булып чыкканнар. Шундый атаклы мәдрәсәләр Балтач районының Түнтәр авылында, Әгсржс районының Иж-Бубый авылында икәне мәгълүм. Әлеге мәдрәсәләрне бетереп чыгучылар берничә тел белгәннәр Миңа Кышкар мәдрәсәсендә укып чыккан Кысна авылы кешесе Хисмәтуллин Хәй дигән кеше белән очрашырга туры килде. Ул Казан югары уку йортларында студентларга лекцияләр укый, мәктәп укучылары өчен дәреслекләр яза. Без бала вакытта шуның дәреслекләре белән укыдык Ул шул мәдрәсәдә укыганда күп телләр өйрәнгән Камил рәвештә татар, гарәп, фарсы, төрек телләрендә сөйләшә ала. Русчаны үзлегеннән өйрәнгән, мәдрәсәдән 5 тел белеп чыккан Ki.niiK.ip мәдрәсәсен бетереп чыгучылар Коръәнне татарчага әйләндереп бирә алганнар. Авылларда укытканда балаларны гаделлеккә, инсафлылыкка, шәфкатьлелеккә, әхлаклы булырга өйрәткәннәр.
Революциядән соң бу мөгаллимнәрне эшләреннән алып, мәчетләрнең манараларын кисеп, муллаларны куып тараттылар Авылларда эчүчелек күбәйде, олыларга хөрмәт белән карамау артты, кешеләр бер-берсенә дорфалык кыла башлады. Бу гамәлләргә динле кешеләр, гади халык бик рәнжеде Мәсәлән, безнең авыл мәчетенең манарасын Галиәкбәр Габд рахманы кисеп төшергән иде Манара гөрселдәп килеп төшкәч, бу мәхшәрне карарга килгән кешеләрнең күзләреннән ихтыярсыз күз яшьләре атылып 'пакты Ә Габдрахман абын манара кискән акчасына аракы алып, эчеп, исереп өендә яткан — ястыгында косыгына тыгылып үлде Авыл халкы аны .Алла каргаган дип бәһаләдс Шушы күңелсез хәлләрне кичергән авыл халкын гыйлемлеккә өйрәтү өчен укытучылар кирәк булды Шул чорларда татар халкынын гадәтләнгән гарәп хәрефләре белән укуын латин хәрефләренә күчерү башланды Шул ук чорда наданлыкны бетерү курслары эшләде. Мәктәпләрдә, курсларда латин хәрефләрен өйрәтәләр Иде Авылларда ирләр өчен аерым, хатын-кызлар өчен аерым курслар ачылды. Аларнын уку урыннары куылган байлар йортларында булды. Кайбер авылларда манарасы киселгән мәчетләрне мәктәп
итеп ачтылар, клуб итеп файдаландылар. Бу чорда укытучылар күп кирәк булганлыктан, авылдагы укый-яза белүче яшьләрне аерым курсларда укыттылар. Мисал өчен безнен Түбән Шашы авылы кешеләреннән 8 егет Күлле Кимедә укып, киләчәктә укуларын дәвам итеп, чын укытучы җитәкчеләр булып киттеләр. Халык күп яши торган зуррак авыллардан Олы Әтнә, Олы Мәңгәр. Күлле Кимедә урта мәктәпләр ачылды. 1939-40 елларда урта мәктәптә укыган өчен акча түләү кертелде. Бу кайбер гаиләләрдә балаларны укыта алмау борчуы тудырды, кайбер бала укудан туктап калды. Мин үзем Әтнә урта мәктәбен ярты ел укыгач, 75 сум акча түли алмыйча, ташлап кайтырга мәҗбүр булдым. Иртәгә акча алып килмәсәгез, укуга килмәгез, дигәч, авылга күнелсезләнеп кайтырга туры килде. 1937-38 еллар фаҗигасе авылнын укымышлы кешеләре — укытучыларга нык кагылды. Ул вакытта мәктәптә укучылар күп иде. Мәсәлән, бер елны Күнгәр мәктәбендә 5 нче класслар дүртәү иде. Чөнки укучылар Күшәр, Югары Шашы, Түбән Шашы, Кышлау авылларыннан килеп укыдылар. Шуна күрә авыл мәктәпләре укытучыларга мохтаҗ иде. Шулай булуга карамастан, укытучыларның кайберләренә “халык дошманы” исеме тагып, аларны бер-бер артлы кулга ала тордылар. Әле дә хәтеремдә: иртән мәктәпкә укырга килгәч, безнен мәктәп укучыларын иртәнге очрашуга мәктәп коридорына тезеп куйдылар. Мәктәп директоры булып эшләгән Рафиков Мәгъсүм абый “халык дошманы” булган икән, балаларны партия кушканча укытмаган, бик явыз кеше булган, дип сөйләделәр. Без, укучылар, бу хәлгә бик гаҗәпләндек. Аның явызлыгына шикләнеп карадык, чөнки бу кеше балаларга карата ихтирамлы, ягымлы иде. Директор-житәкче булганы өчен дә ярата, ихтирам итә идек без аны. Классларыбызга таралгач та малайлар белән шыпырт кына директорга яман сүзләр әйткән укытучыга ихтирамыбыз кимүе турында сөйләштек. Берничә көн үтү белән төнлә Кадыйров Сабир абыйны алып киткәннәр. Яңадан безне җыйнап, шул ук начар сүзләр белән ул укытучыны да яманладылар. Бераздан мәктәбебезнең завучы Касыймов абыйны да төнлә кулга алганнар... Калган укытучылар, кайчан безгә дә шул хәл килеп житәр, дип, куркып яшәделәр. Авылдагы кешеләр бер-берләреннән куркып, сөйләшмичә, сәйләшкәндә дә ярамаган сүз чыкмагае дип, бер-береннән шикләнделәр. Бу чорда авылларда халык арасында тикшерү оешмалары билгеләгән яшерен шымчылар барлыгы беленде Мәгълүматлырак кешеләр арасында чүпләрлекләре калмагач, гади кешеләргә дә кул суза башладылар. Мисал өчен Күнгәр авылында яшәүче Нәбиулла дигән кеше басудан авылга ат белән көлтә альт кайта. Әвендә салам селкүче хатын-кызлар Нәбиулла абыйдан: “Кәгъбә ишеге ачылды, күрдеңме?” — дип сораганнар. Ул “күрдем”, — дигән. “Син нинди теләкләр теләдең?” — Ә ул, күп уйлап тормаган: “Колхоз таралса ярар иде, дип теләдем”, — дигән. Нәбиулла абый шаян кеше. Уены-чыны белән болай әйтүенә иртәнгесен үкенгәндер дә инде, әмма соң була. Шул ук төнне бу кешене дә альт киткәннәр. Күрәсең, әвендә эшләүчеләр арасында шымчылар булган. Шул китүдән ул кеше авылга әйләнеп кайта алмады. Бу язманы укучылар арасында “Кәгъбә ишеге ачылу” дигәнне аңламаучылар булуы мөмкин. Мөселман халкының язмаларыңда кәгъбә ишеге ачылганда, ягъни һавада, ниндидер якты балкыш барлыкка килгәндә, нәрсә теләсәң, шул теләк үтәлә дигән гадәт бар. Безнен авыл кешеләре шундый балкыш вакытында теләк тели торган булганнар.
Колхозлашуга юл тоту
олхозлашуга кадәр җирне һәр хуҗалыкка җан башыннан бүлеп биргәннәр. Җир ир балалар хисабына гына бирелгән. Кыз балалы кешеләргә бик унайсыз булган. Безнен Түбән Шашы авылында дүрт кыз балалы Гатауллага, мәсәлән, тормыш итү бик авырга туры килгән. Кешеләр, бу гаделсезлеккә риза булмыйча үтенечләрен губерна җитәкчеләренә яза килгәннәр. Аларнын таләбендә жирне, кешенен җенесенә карамыйча,
К
барлык кешеләргә тигез бирү каралган. Зур ризасызлыклардан сон гына жирне тигез бүлүгә ирешкәннәр. Җирләрне тәртипкә кертәбез, дип. авылларга жир үлчәүчеләр килгән. Хәзерге Әтнә районына кергән кайбер авьп кешеләре элек-электән Мари ягында урман чистартып, агач төпләп үзләре өчен жир мәйданнары әзерләгәннәр. Революциядән сон жирләрне шулай бүлеп, аерым хужалык булып, тыныч кына эшләп, көн итеп ятканда Россиянен кайбер якларында, берничә крестьян хуҗалыгы җирләрен берләштереп бергә эшли башлаганнар. Бу берләшеп эшләүне русча ТОЗ (товарищеское общество земли) дип атаганнар. Шулар үрнәгендә 1929-30 елларда колхозлар күренә башлый. Гомер буе, адәм баласы аңлы рәвештә яши башлаганнан бирле, жир байлыкларыннан һәм үзләре тапкан хәзинәләрдән үзләре файдаланып яшәргә өйрәнгән кешеләр, җирдән мәхрүм итүне бик авыр кичерде. Үзенең аты, иген кораллары белән жир эшкәртеп, гаиләсен изге иген эшенә юнәлткән игенче, өйрәнелгән гадәтләрен бозып, жирен дә атын да, орлыкларын да, иген коралларын да, амбарларын да колхозга бирергә тиеш булды. Игенче борчыла, төннәр буе йокламый чыга, бер-бсрсс янына килеп, моның киләчәге ничек булыр икән, дип сөйләшә иде. Халык арасында йөргән төрле уйдырма сүзләр крестьян халкын борчуга сала. Киләчәктә колхозга кергән кешеләр бер юрган астында йокласы икән, хатыннар да күмәк була икән, дигән шөбһәле сүз таратучылар күбәйгән. Безнең район биләмәләрендә колхозлар нигездә 30 нчы елда төзелә башлаган Башта колхозлашу мәжбүр игү юлы белән барган. Әлбәттә, кешеләр арасында ризасызлык туган. Шушы хәлләрдән соң "Правда” гәзитендә Сталинның "Уңышлардан баш әйләнү’ дигән мәкаләсе •ояга. Мәкаләнең төп асылы — колхозлашу ирекле рәвештә булырга тиеш дигәнне андата. Төзелә башлаган колхозлар тарала, күмәк хуҗалыкта яшәргә теләүчеләрнең гаризалары нигезендә генә колхозлар төзелә. Мин биш яшьлек малай гына булсам да, бу вакыйгаларны ачык хәтерлим. Авылларда иң элек атларны җыеп алдылар. Аларны зуррак каралты-куралы кешеләрнең лапасларына урнаштырдылар. Иген кораллары, чәчүлек орлыклар башта крестьян хуҗалыкларында сакланды. Яз житеп, жәйгә чыгу белән иген игү эше күмәк рәвештә башланды. Беренче эш итеп, күмәк ителгән икмәкләрне саклау өчен, хужалык келәтләрен күчереп, берләштереп, аерым урында салдылар. Атлар, сыерлар өчен абзарлар сала башладылар. Ул тораклар әзер булгач, хуҗалыклардан бозаулар жыеп, шунда яптылар, фермалар оештырылды. Абзарларны төзү өчен безнең якларда беренче мәртәбә саман кирпече сугу башланды. Аның өчен авыл читендә чокыр казыла, ана кызыл балчык, салам, су салып, шуны аяклар белән дә, атлар белән дә таптап, измә хәзерлиләр дә, шул измәне формаларга салып, кирпеч хәленә китерәләр һәм кояшта киптерәләр.
Колхозлар белән идарә итү өчен җитәкчеләр сайлана. Алар колхоз рәисләре дип аталдылар. Колхозларның оештыру эшләрен авыл халкы сайлап куйган авыл Советы җитәкчеләре башкара. Ә колхоз җитәкчеләрен колхозчыларның гомуми җыелышында сайлыйлар. Колхоз рәисе итеп авылның дәрәҗәле, абруйлы, иген эшен яхшы белә торган алдынгы карашлы кешеләре сайлана. Ул чорларда җитәкче булу бик жинел булмый. Аерата тазарак тормышлы, хайваннары, жирләрс күп булган кешеләрнең колхозга алыначак малларын кызганып, йортларына ут төртеп яндыру очраклары да булды Хәтта җитәкчеләрне үтерүгә хәтле барып җиттеләр. Мисал өчен, безнең районный Яна Мәнгәр колхозы рәисен үтереп, бәдрәфкә ташлаганнар Язучы Гариф Ахуновнын Арча районында колхоз рәисе булып эшләүче әтисен дә кулаклар яллаган бандит үтерә
Колхозларга төрле-төрле авыл хуҗалыгы машиналары кайта башлый. Авыл халкын гаҗәпләндергәне — беренче тракторлар, ашлык уру лабогрейка- лары, үзе ташлап ура торган ургычлар, чәчү машиналары, ат көче белән хәрәкәткә китерелә торган сугу машиналары, орлыкларны чистарту машиналары да кайта башлады Элек кул көче белән генә эшләнә торган чәчү, уру, суктыру, җилгәрү эшләрендә ат көче куллану мөмкинлеге табылды Моңа кадәр ашлык суктыру аерата авыр эш санала иде. Әле дә хәтеремдә.
безнен авылга килеп, йортган-йортка йөреп, кул көче белән әйләндереп ашлык суга торган молотилка машинасы белән бертуган Әтнә кешеләре ашлык суктырып йөрделәр. Ашлык суктыручы дүрт сгетнен өлкәне Сафа атлы иде. Ул кеше сонрак авыл саен кино күрсәтеп йөрде. Шушы кешеләрне азаплаган техникаларны алыштырып, колхозларга ике атлы, дүрт атлы, аннан алты атлы сугу машиналары кайтты.
Колхозлашу уңышлы гына барса да, колхозга кермәгән гаиләләр 1940 елга кадәр аерым хужалык булып яшәүләрен дәвам иттеләр. Аларга начар гына басулардан чәчүлек жирләр бүлеп бирелде, төрле-төрле салымнар салып нык җәберләделәр. Кайберләрен, колхоз төзелешенә карата начар фикердә дип хөкемгә дә тарттылар. Мондый гаиләләрнең аерым әгъзалары, төп гаиләдән аерылып, колхозга керү очраклары да булган. Колхозлар төзелеп, тулы канлы хужалык булып яшәү өчен, идарә итү кануннарын табарга кирәк иде. Төрле колхозда төрлечә идарә итү, идарә итүне төрлечә аңлау нәтиҗәсендә районда, илдә ниндидер гомуми, төгәл бер тәртип урнаштыру кирәк булды. Шул мәсьәләне хәл итү өчен бөтенсоюз колхозчылар съездын оештыру теләге туа. Бу съездга колхозлардан дәрәжәле, алдынгы колхозчыларны делегат итеп сайлыйлар. Әлеге съездда безнен районнан да делегатлар катнашты. Съездда авыл хуҗалыгы артеленең үрнәк уставы кабул ителә. Анда колхоз тормышына кагылган күп кенә мәсьәләләр законлаштырыла. Бу устав нигезендә жирләр мәңгелеккә файдалану өчен колхозларга тапшырыла Жирне колхозларга тапшыру актлар белән рәсмиләштерелә, ул актлар колхозчыларның гомуми җыелышында дәүләт исеменнән тантаналы рәвештә тапшырыла. Уставта, колхозлар белән идарә итүнең ин югары органы — колхозчыларның гомуми җыелышы, дип билгеләнә. Җыелышлар арасында хужалык белән идарә итү өчен анын идарәсе сайлана. Уставта гомуми җыелышның, идарәнең, аның рәисенең, ревизия комиссиясенең, баш хисапчының бурычлары һәм хокуклары ачыклана, колхозчыларның идарә белән элемтәләре нинди булырга тиешлеге әйтелә Хәтта колхозчы хуҗалыкларыңда күпме җир, ничә мөгезле эре терлек, ничә сарык, ничә кош-корт, ничә баш умарта асрау да языла.
Устав кабул ителгән чорда анын таләпләренең төгәл үтәлүенә зур игътибар бирелде. Район оешмалары, хәтта хокук саклау органнары да уставның төгәл үтәлүен тикшереп тордылар. Соңга табарак, сугыш алды елларында, авыл хуҗалыгы артеле уставы таләпләренә игътибар кимеде Төп сәбәбе — колхоз эшләренә тыкшыну хокукы бирә торган Мәскәү карарлары иде. Хәтта шуна барып җиттеләр — ВКП(б) Үзәк Комитетының бер пленумында җирләрне фәкать 22 сантиметр тирәнлектә генә сукаларга дигән карар кабул ителде. Районнан колхозларга вәкилләр килеп, кесәләренә сантиметрлы линейкалар тыгып, сөрелгән җирләрнең тирәнлеген үлчәп йөри торган булдылар. Бу исә үз нәүбәтендә колхоз җитәкчеләренең үз җирләренә мөнәсәбәте йомшаруга китерде. Нинди генә үзгәрешләр, яңалыклар булмасын, колхозчыларга түләүне оештыру ин җаваплы, ин четерекле эш булып торды һәм тора. Көнлек нормалар колхозда башкарыла торган эшләрнен катлаулы-гына, авырлыгына, яки ат көченен зурлыгына карап билгеләнде. Шул эшләрнен бер нормасын үтәгәндә күпме хезмәт көне язылырга тиешлеге ачыкланды. Мәсәлән, ике атлы сабан белән көнлек сөрү нормасы гектар ярым итеп билгеләнде. Шуны үтәүчегә бер ярым хезмәт көне языла. I кешенен бер көнлек печән чабу нормасы, печәнлек җиренә карап, утыз-кырык сотый билгеләнә иде. Кул белән урак уру унбиш-егерме сотый. Шуңа бер ярым хезмәт көне язылды. Кул тырмасы белән печән кабарту кырык сотый Шундый ук тәртиптә терлекчелек һәм төзелеш эшләрендә дә нормалар билгеләнде. Бу нормаларга түләү гомуми җыелышта расланды. Нормалар бик киеренке. Мәсәлән, ике ат белән гектар ярым җирне сөрү өчен 33 чакрым үтәргә кирәк. Шушы башкарылган эшләргә тотылган (язылган) хезмәт көненә түләү аз, бик аз иде. Түләү колхозда җитештерелгән авыл хуҗалыгы азыкларын бүлүгә нигезләнә. Беренче чиратта, хезмәт көненә карап икмәк бүленә Ләкин икмәк бирү күләме дәүләткә тапшыру планын үтәп бетергәннән һәм орлыкка, фуражга аерып куйганнан сон гына билгеләнә иде. Шулай ук
колхозда ителгән яшелчә һәм бәрәңге, салам, печәннәр дә шул тәртиптә бүленә. Бүленү күләмнәре колхозларның гомуми җыелышларында тикшерелгәннән сон гына гамәлгә ашырыла. Елына карап, икмәкне бер хезмәт көненә бер килодан ун килога кадәр биргән колхозлар бар иде. Районыбызда ин югары уңыш алган ел 1937 ел санала. Шул елнын архивлары белән танышып утырганда ин югары уңыш Сонгыр колхозында булганлыгын белдем. Хезмәт хакын колхозлар җитештергән продукция күләменнән чыгып түләүне мин ин дөрес юл дип исәплим. Яхшы эшләгән икән, күп алсын, начаррак эшләүчеләр аз алсыннар, бу тәртип бүтәннәрне дә яхшы эшләргә мәҗбүр итәр. Хәзерге көндәге тигезләү методы — ялкауларны күбәйтүгә сәбәпче бит ул. Бу очракта үз колхозыбыздагы бер хәлне мисалга кигерергә уйлыйм. Шулай, колхозчылар җыелышы барганда, тракторчы Сибәгатов Рәфкать сүз алды да: “Ничек инде мин сукалаган җирдән сигез сум гына алам9 Ә бит бу җирдән безнең колхоз 28 центнер уңыш алды! Күрше колхозда таныш тракторчы да шул эшне башкарган өчен минем кадәр хезмәт хакы алды. Гәрчә алар бер гектардан нибары 17 центнер гына \ныш алсалар да. Бу гаделсезлекне ничек аңларга?” — диде
Сәбәбе гади — колхозларның барысына да үрнәк нормалар бирелгән, уңышның күләме күрсәтелмәгән Кешеләргә югары оешмалар тарафыннан билгеләнгән “хезмәтенә күрә түләү” кануннары бозылды. “Кем эшләми, шул ашамый” дигән канатлы сүзләр көчен югалта башлады. Шушындый гаделсезлекләр кешеләрдә битарафлык китереп чыгарды. Хезмәт хакы дәүләт хисабына барыбер түләнә дигән фикер кешеләрдә иген игү эшенә салкын караш тудырды, икмәкнең кадере кимеде
Бу урында колхозлар төзелә башлаган чорда кешеләрнең икмәк кадерен белеп, аны саклау хакындагы фикерләренә тукталып узасым килә. Кул белән урак уручы хатын-кызлар уракка кермәгән башакларны авызларына жыеп- тешләп барып, көлтәгә кыстырып куя торганнар иде Чүмәләне көлтәләр җилләп торырлык итеп куюлары хәтеремдә. Кибән куясы урыннарны чистарталар, кибән куеп бетергәч, чәчелгән бөртекләрне себереп, капчыкка тутыралар һәм колхоз келәтенә тапшыралар иде. Көлтә ташыганда, өй паласларын алып килеп, арбаларына җәяләр, шуның өстенә көлтәләрне өя торганнар иде. Балалар үстергәндә дә ата-аналар икмәккә карата бик зур ихтирам тәрбияләделәр. Әнинең мин бала вакытта икмәкне кадерләү турында сөйләгән бер кыйссасы күңелдә калган. Элекке заманда бер хатын, мәчесе сәкегә менеп, икмәккә үрелгәч, кулында булган ипи кисәге белән мәчегә сугып, аны сәкедән куып төшерә Соңыннан шул хатынның ипине мыскыл итеп мәчене куган кулы корый. Икмәк валчыкларын идәнгә чәчәргә — төшерергә ярамавын да әйтеп, кисәтеп тора иде әни. Гомумән, безнен татар авылларында икмәккә изге итеп карау яшәде. Соңгы вакытларда үсеп утырган уҗымнар өстеннән машина белән куян куу, өлгергән игеннәрне таптату, урылган учмалар өстеннән йөрү, шәһәр балаларының урамнарда, яшьләрнен тулай торакларда икмәк кисәкләрен теләсә кая ташлауларын, күргәч: “Кешеләр, нишләдек без?” — дип кычкырасы килә
МТСлар чоры
олхозлашып, җир мәйданнары киңәйгәч, әлеге мәйданнарда эшләү өчен көчле, зур машиналар булдыру зарурлыгы туды. Ил буйлап колхозларга иген игүдә ярдәм итәргә дип, МТСлар төзелә башлады Шул исәптән безнең Әтнә районында да (Әтнәнсн үзендә) МТС формалашты
МТС ин элек зуррак колхозлардан Олы Әтнә, Олы Мәнгәр. Күшәр, Кишет, Күәм, Бәрәзә, Бәрәскә шикелле авылларга хезмәт күрсәтте Аларнын төп машиналары — “СТЗ" маркалы көпчәкле тракторлардан гыйбарәт булып, тракторчыларга утырып йөрү урыны бик уңайсыз иде. Кабинасыз булганлыктан, кояш нурлары, жил үтү аркасында тракторчылар чирлиләр иде Ягулыгы — керосин Атна саен подшипникларын ныгытырга кирәк. Аны тракторчылар
К
подшипник тарту дип атап йөрттеләр. Ул эшне башкару өчен тракторчы трактор астына кереп чалкан ятарга мәҗбүр. Көз көннәрендә, кышкы салкыннарда аны башкару бик газаплы эш. Ул вакытта чыккан комбайннар ‘ коммунар” исемле иде. Аларны шул СТЗ тракторлары тартып йөреп эшләтте Комбаиннын үз моторы сугу, орлык чистарту агрегатларын гына эшләтә алды. Сугылган салам комбайн артына тагып куелган сәке шикелле тактадагы мәйданчыкка төшерелә. Комбайнчынын ярдәмчесе салам җыелган мәйданчыкны бау белән тартып саламны чүлмәкләндереп төшерә, комбайн артыннан басулар вак салам өемнәре белән тула иде. Берзаман, игеннәрне суктыру өчен МТСларга зур сугу машиналары кайта башлады. Безнең район колхозларына “МКА-1100” маркалы сугу машиналары хезмәт күрсәтте. Бу машиналар басу урталарына урнаштырыла, басудагы көлтәләрне атлар, таяклар ярдәмендә шул мәйданга ташып суктыралар.
МТСлар төзелеп, колхозларга хезмәт күрсәтелә башлагач, аларнын эше өчен түләү мәсьәләсе дә килеп басты. Шулай итеп, колхозларга бирелгән басуларда ике төрле хужа барлыкка килде. Беренчесе — кооперативлар милкенә хужа булган колхозлар, икенчесе — дәүләт милкенә нигезләнгән МТСлар. Дәүләт бер вакытта да үз мәнфәгатьләрен икенче чиратка куймады. МТСлар хезмәте өчен натуралата түлә\ тәртибе кертелде. Игеннәр өлгергәч, дәүләт исеме белән МТСлар тарафыннан төзелгән комиссия колхозларга барып, бер гектардан чыгачак уньппны билгели. Югарыдан җибәрелгән таблица нигезендә дәүләткә күпме ашлык тапшырылырга тиешлеген саный. Санау гадәттә дөрес булмый. Чөнки үсеп утырганда билгеләнгән уңыш (биологик уңыш) фактта азрак чыта. Бер гектардан чыгачак уньппны билгеләгәндә, югарыдан килгән комиссия колхоз җитәкчеләренең фикерләренә игътибар итми. Аннан икенче ягы — игенне үстерү өчен МТСлар җир эшкәртү белән генә шөгыльләнделәр. Игеннәр үсү өчен әле ул гына житми бит — аларны тәрбияләү, яхшы сортлы орлыкларны сатып алу, ашламалар кертү — бар да колхоз көче белән башкарыла лабаса! Шулай итеп, зур тырышлык белән иген үстергән колхозлар дәүләткә икмәкне колхоз көче бәрабәренә күп тапшыра торган булып чыга иде.
Сәүдә хезмәте
еволюциягә кадәр, районнар төзелеп колхозлашканчы, кешеләрне кирәк- ярак белән сәүдәгәрләр һәм байлар кибете тәэмин итеп торган. Сәүдәгәрләр авыл кешеләреннән артык игеннәрне, терлекчелек продуктларын сатып альт яки җыйнап, башка җирләргә илтеп сатканнар. Шуның белән беррәттән, дәүләт исеме белән, казнага дип, икмәк сатып ала торган булганнар. Авыл саен зур келәтләр булган, аларны дәүләт келәтләре дип атаганнар. Ашлыкны шунда җыеп, чит илләргә дә озатканнар. Шунын бер мисалы — Идел. Чулман, Агьпшел буенда урнашкан авыллардан җыйналган икмәкне купец Астахиев Албания, Франциягә озатып торган. Чаллыда, Чистайда әле соңгы елларга кадәр Астахиев фамилиясе язылган йортлар саклана иде.
Кайбер байлар кызыл мал дип аталган ситсы, кәшимер, постау, сатин, йон кебек тукымалар белән сату иткәннәр. Керосин, буяу, тимердән ясалган савыт-саба, фарфор савыт-саба, агачтан, пыяладан ясалган савыт-саба белән дә сату иткәннәр Зуррак эш йөртүче байлар Урал, Чиләбе, Оренб\рг. Казахстан шикелле урыннарга барып, моннан алып киткән товарларны сатып, аннан башка төр товарлар төяп кайтканнар. Әтнә авылыннан Гатаулла бай хакында соңгы елларга кадәр хөрмәт белән сөйлиләр. Үзенең әллә ни зур гыйлеме дә булмаган, ләкин башы бик яхшы эшләгән. Ул сәүдә итеп чит җирләрдән кайтканда, мал төягән атлар теземенең бер башы Әтнәдә, икенче башы Әтнәдән ике чакрымдагы Шәкәнәч авылында булган. Ана шулкадәр байлыгын, затлы йортларын калдырып, авылдан чыгып чит җирләргә китүе бер дә җиңел булмагандыр.
Р
Революциядән сон авыл кешеләренә хезмәт итеп килгән байлар кибете ябыла. Халык кирәк-яракны алу өчен интегә башлый. Тәэмин итү оешмасы кирәклеге көн тәртибенә килеп баса. Шушы чорда районнарда райпотребсоюз дип аталган сәүдә оешмалары барлыкка килә Аларны оештыру түбәннән башлана. Ин элек кооператив кибетләре барлыкка килә Ул оешмага керү өчен кешеләр пай акчасы түләргә тиеш булалар. Шушы пай членнары жыелып. авыл сәүдәсе — сельпо төзү өчен вәкилләр сайлыйлар. Шул вәкилләр җыелышында сәүдә оешмасынын рәисен, хисапчысын сайлап куялар
Ул елларда райсоюзлар каршында жир белән эшләүче оешмалар да оештырылды Аларны коопхозлар дип атадылар Алар игенчелек белән бсррәттән хайван асраучылык белән дә шөгыльләнделәр. Шундыйларның берсе Күшәр авылы жирендә. хәзерге PTC каршындагы урында оештырылган Анын үзснен җитәкчесе булган, анда яшелчә үстергәннәр, дуңгыз асраганнар. Ләкин алар озак яши алмаган — бөлгәннәр Чөнки иген игү һәм хайван асрау сату-алх эше генә түгел, ул күп шартларга бәйле, аны белеп эшләргә кирәк.
Кешеләргә башка төр хезмәтләр күрсәтү
айон төзелгәннән соң хезмәт күрсәтүнең башка төрләре буенча да яңалыклар кертелде. Мәсәлән, кием тегү. Элек киемне аерым кешеләр үз йортларында тегә, яки кием тегү осталары өйдән-өйгә йөреп туннар, бишмәтләр әмәлли иделәр. Ул осталар Арча ягыннан булып, Әзәк дигән авылдан киләләр, кечкенә арбаларга, чаналарга тегү машиналарын салып йөриләр иде. Безнсн Түбән Шашына да Миңлебай атлы кеше. Күшәр авылында Абдуллажан атлы кеше йөрде Абдуллажан Күшәрдә торып ук калды
Киез итек басу, йон тетү, самовар, савыт-саба ямау осталары да бар иде.
Әтнәдә район төзелгәннән сон халыкка хезмәт күрсәтү буенча төрле артельләр эшли башлады. Беренче булып хәзерге авыл Советы урнашкан урында кием тегү эше белән шөгыльләнүче “Крупская" исемендәге артель төзелде. Ул артельгә күрше авылларда тегүчелек белән шөгыльләнгән осталар килеп урнашты. Әле дә хәтеремдә, Васыйл атлы кеше район буенча оста тегүче булып танылды. Ул артельдә җылы туннар, драп пальтолар, кәзәки- чалбарлар, күлмәкләр, баш киемнәре тектеләр. Шулай ук Әтнәдә хәзерге мәчет урынында “Дулкын" артеле төзелде Ул агач эшкәртү, чыпта сугу, капчык тегү, оекбаш, бияләй бәйләү белән шөгыльләнде. Шәһәрдән заказ алып та эшләделәр, артель кыш айларында, иген эше беткәннән сон. авылдагы кешеләргә шушы эшләрне өйләренә биреп тә эшләтә иде Әтнәдә тагын “Чаткы” артеле булып, ул инвалидлар артеле дип аталды. Монда тегү һәм бәйләү эшләре хутка китте
Районда шулай ук ризык әзерләүче комбинат оештырылды. Ул хәзерге мәктәп-ингернат урынындагы йортта иде. Комбинат жиләк-жимештән варень-елар кайнатты, прәннек-печенье пешерде, аларны район кибетләрендә сатуны оештырды
Революциягә кадәр безнсн район авылларында культура хезмәте өчен махсус биналар булмаган Муллалар, мөгаллимнәрнең үз йортларында гына шәхси китапханәләре булган Телефон, радио кебек нәрсәләр бетеңдәй юк. Революциядән сон, аерым кешеләр, үзләре радиоалгычлар сатып альт, шуны тыңлый башлагач, авыл халкы моңа бик гаҗәпләнә Безнсн авыл халкы радио тавышын беренче мәртәбә Югары Шашы авылында мөгаллим булып эшләүче Кәрим йортында ишеткән
Революциядән соң халыкны агарту эше белән уталучылар шөгыльләнде Алар тырышлыгы белән авылларда үзешчән сәнгать түгәрәкләре оешты, спектакльләр, концертлар кую башланды. Аларга авыл кешеләре дә бик теләп кушылды Ул спектакльләр авылдан сөрелгән байлар, муллалар йортында куела иде Аларны авыл халкы бик яратып карады. Шундыйларның берсе, ихтирамга аеруча лаек булганы. Әтнәдә оешкан үзешчән-сәнгать түгәрәге
Р
Коллектив соңгы елларга кадәр яшәп, эшен дәвам иттерде. Үзешчән театрны Баязитов Котдус абый, Галимә апай, Хәбибуллина Разия, Баязитова Әминә IL б. шундый сәнгать сөючеләр оештырып җибәрде. Соңга таба коллектив Әтнә Халык театры дәрәҗәсенә күтәрелде. Районыбызның данын республика сәхнәләрендә, хәтта Мәскәүгә барып та яклауга ирештеләр. Әтнә районы яшәүдән туктаган вакытта да, сәнгатькә жаны-тәне белән бирелгән кешеләр аркасында, Әтнә Халык театры сакланып калды. Коллективны таратмауда анын җитәкчесе Мәрдәнов Гомәрнен хезмәте зур булды. Алар авылларга төрле һава шартларында — атлар белән дә, җәяүләп тә бардылар, спектакльләр, концертлар куйдылар, очрашулар оештырдылар. Озак еллар колхоз рәисе булып эшләгәнлектән, мина колхозның төрле эш кампанияләре вакытында бу коллективка мөрәҗәгать итәргә туры килә иде. Алардан беркайчан тискәре җавап алмадым. Нинди вакыт булуга карамастан клубларда, болыннарда, кырларда, фермаларда, хәтта бәрәңге базлары яныңда да концертлар куйдылар, кешеләргә җан җылысы өләшеп йөрделәр.
Революциядән сон авылларда кешеләрнең укый-яза белүләре арткан саен китапханәләр ачу ихтыяҗы туа. Әлеге дә баягы авылдан куылган байлар йортларында ачтылар китапханәләрне. Ул чорда латин хәрефләре белән язылган китаплар кайта башлады. Авылда радио булмаганлыктан, гәзит-журналлар килмәгәнлектән, кешеләр китапны күп укыйлар иде.
Районда җитәкчелекне оештыру
алыкка хезмәт курсәтү һәм күмәк хуҗалык булып яши башлау җитәкчелек өчен бер үзәк таләп итә. Әлеге язмаларда ул үзәк турында бераз төшенчә бирелсә дә, анын оешу тәртипләрен ачыклап китәргә уйлыйм Бу эшләрнең башында, әлбәттә, коммунистлар һәм комсомоллар тора. Район оешканга кадәр үк кантоннар каршыңда кантон коммунистлар оешмасы — кантком барлыкка килә. Алар бер төбәктәге авылларның коммунистлары һәм комсомоллары белән җитәкчелек итә башлыйлар.
Аннары райкомнар төзелә. Аларның оешу нигезе түбәндәгечә: авыллардан вәкил булып килгән делегатлар конференция үткәрәләр, анда пленум әгъзалары сайлана, пленум исә райком секретарьларын сайлый. Шул ук пленумда райкомның бүлекләре һәм аларның җитәкчеләре дә билгеләнә Партия сәясәтен авылларда үткәрү өчен комсомол оешмалары төзелде. Әлеге яшь көчләр колхозлар төзелү чорында, бигрәк тә партия оешмалары булмаган авылларда, бик зур активлык күрсәттеләр. Авылның хәллерәк кешеләрен ачыклап, “кулак” исеме тагып, аларны авылдан сөрү кебек эшләр дә алар намусында. Авыллардагы кешеләрне байлар, урта хәллеләр, ярлыларга бүлүне дә комсомоллар башлады.
Юкка мени авылларда сутъппка кадәр:
“Комсомоллар эштән кайта, Иңбашында көрәге. Алтмыш буржуйны куркыта Бер комсомол йөрәге”,
— дип җырлап йөриләр иде. Колхозга керүчеләрнең милекләрен барлап, колхозга бирелергә тиешлеләрен, үзләрендә кала торганнарын ачыкладылар. Ул вакытта колхозларның озак яшәвенә ышанып бетмәүчеләр байтак иде Яңадан аерым хуҗалык булып яшәүне өмет итүчеләр дә булды. Берләшергә тиешле мал-мөлкәтен, ат дирбияләрен яшереп куючылар да табылды. Шул вакытта комсомолларны шымчылар итеп файдаландылар. Шулай ук алар көче белән авылларда концертлар, спектакльләр куелды Төрле өмәләр, спорт уеннары, ярышлар үткәрделәр.
Соңрак, зур төзелешләр башлану белән, районыбыз комсомоллары шунда китәләр. Шул исәптән, ерак көнчыгышта Амур елгасы буенда шәһәр төзелешендә катнашалар. Ул шәһәрне “Комсомольск на Амуре” дип атыйлар.
Х
1930-40 елларда Әтнә районы
еренче оешкан вакытыннан ук Әтнә районы республика күләмендә алдынгы районнарнын берсе булды. Кем белә, бәлки мона колхозлашуның безнен районда чагыштырмача тыныч узуы да сәбәпче булгандыр. Республиканын кайбер районнарында колхопашу чоры зур тавышлар белән, ыгы-зыгы белән үтте бит. Күп вакыйгаларны эченә алган колхозлашу чорын үткәргәннән сон, халык колхоз тормышына ияләнә башлады. Гомумән, авылларда социализм идеяләрен халыклаштыру, ягъни искене җимереп янача яшәүгә күчү каты законнар чыгарып, халыкны куркытыл яшәү белән атаклы иде Шул чорларда вак урлаучылыкка карата 7 август карары дигән дәһшәтле бер карар кабул ителде Аз гына әйбер урлаган өчен дә бишәр-унар елга төрмәгә утыртулар башланды
Колхозлашудан индустрияләштерүгә күчтеләр. Ул елларда республикабыз шәһәрләрендә халыкның 30 проценты гына яши иде. Шәһәрдәге төзелешләрдә — юллар салу булсын, биналарны җылыту өчен утын, торф әзерләү булсын — авыл халкы күп файдаланылды. Мисал өчен әйтим, сугыш алды елзарында республикада Әгерҗедән Бөгелмәгә кадәр тимер юл салу аланы төзелеп, ул эшкә авылдан күп кеше тартылды. Колхозларга әлеге төзелешкә ничә ат. ничә кеше җибәрү планы җиткерелде, аны үтәү мәҗбүри иде Безнен Түбән Шашыдан гына да (“Чулпан" колхозы) 8 атлы. 18 жәяүле кеше җибәрелде Ал арга анда балчык ташу өчен махсус арбалар ясатылды, ул бер күчәрле, әрҗәсыман итеп ясалган савыттан гыйбарәт. Арбага ныгытылган әрҗәне элмәгеннән ычкындыру белән андагы балчык тиз генә агып төшә торган итеп җайланган. Ул арбаны безнең якта гөлдер арбасы дип агап йөрттеләр Анда баручылар белән җитәкчелек итү өчен бер бригадир, бер пешекче билгеләнде Төзелеш мәйданы белән колхоз арасында ризыклар гашып йөрү очен бер атлы кеше дә җибәрелде Яшәр өчен брезент палаткалар әзерләнде Анда кешеләрне тантаналы рәвештә озаттык. Авылнын урта бер мэЗзланында гөлдер арбаларына җиккән атлар белән чибәр-чибәр егетләрнең арбаларда тезелешеп торулары әле дә хәтеремдә. Авылның ин яхшы атлары, эшчән егетләре, кызлары шунда тупланган иде Жәяүле эшләрдә эшләргә тиешле балчык төяүче кызлар көрәкләр белән коралландылар. Колхоз рәисе Сәлим абый үзенә күрә озату сүзләре әйтеп, нотык сөйләде, кузгалырга рөхсәт бирде Алар урамнан тезелешеп чыгып киттеләр. Әти-әниләрс, туган- тумачалары, яхшы теләкләр теләп озатып калды.
Ул елларда илне индустрияләштерү авыл халкы хисабына башкарылды Завод-фабрикалар төзелә башлады, әмма авыл хуҗалыгында эшче куллар шактый кимеде.
Бөек Ватан сугышы чорында Әтнә районы
Л. Туишнең матур бер көнендә мин үзебезнең гаилә йомышлары белән Әтнә базарына барган идем. Сугыш башланганын шунда ишеттем Ж ВХиӘкрен генә базарга якынаеп килгәндә Әтнә авышның райбашкарма ягыннан’кызу-кызу атлап бер кеше килүен күрдем. Ул бераз каушаган, агарган, туктап тын алганнан сон базар алдына җыелган кешеләргә Җәмәгать, герман безгә сугыш башлаган бит!" — дип кычкырып җибәрде Шул тавышны ишетүгә сату-алу эше белән мәш килгән кешеләр, шөгыльләрен ташлап, бу кешегә төбәлделәр Шуннан сон базар хдлкы әйберләрен күтәреп, авылларына тарала башлады. Берничә минут элек кенә гөжләп торган базар мәйданы бушап калды Мин дә. йомышымны үти алмыйча, авылга кашып киттем Ул елларда базарга бару-казну жәяү була иде. Жинел машиналар бөтенләй юк. атлар иген эшеннән бушамый Безнен авыл кешеләре Әтнә урамын чыккач, бер-берләре белән сөйләшмичә бераз тын гына кайттылар Үз авылыбызга таба борылып, болын сукмагына кергәч. Сабир абый сүз башлады: “Ярар
Б
инде, егетләр, бер дә сөйләшмичә кайтып булмас, без кайтышка кайберләребезне сугышка чакырып хәбәрләр дә килгәндер...’’ — диде ул.
Чыннан да шулай булып чыкты Авылыбызның бер төркем кешесенә сугыш башлануның өченче көнендә үк чакырулар килә башлады. Шулар арасында Сабир абыйга да бар иде.
Районыбызның тыныч тормышы өзелде. һәр гаиләгә: бүген берсенә, иртәгә икенчесенә хәбәрләр — чакырулар килеп торды. Әле аерым хуҗалык булып яшәүдән күмәк хуҗалыкка чын-чынлап күнегеп тә җитмәгән халык өстенә яна бер гарасат ябырылды — Бөек Ватан сугышы башланды. Һәр кемне үзенен киләчәге, балаларының, туганнарының язмышы борчыды, һәркем сугыш турында гына уйлады.
Кайберәүләр: “Сугыш тиз бетәр, безнең ил бик көчле, бездә танклар да. самолетлар да бик күп”, — дип сөйләделәр. Бер абый исә: "Белмим шул... Ай-Һай. тиз генә бетәр микән9 — дип, фин сугышын исенә төшерде — Өч миллион халкы булган Финляндия сугыш вакытында безнең илнең күпме кешесен кырды, сугышы да шактый озакка сузылды”. Шул сүзләрдән сон Халхин-гол һәм Хәсән күле буеңдагы сугышлар искә төшә иде. Гражданнар сугышы да искә алынмый калмады. Үзбәкстандагы басмачылар белән булган сугышның да 1918 елдан 1924 елга кадәр сузылганын әйтеп үттеләр.
Гатаулла бай йортына урнашкан хәрби комиссариантнын эш тәртибе үзгәрде. Ана атлар, яна кешеләр тупланды. Әле дә хәтеремдә, Әтнә мәктәбе .директоры Садыйков Сабир, хәрби комиссариатка булышлык йөзеннән, сугышка китүчеләрне аерым командаларга бүлеп, исемлекләрен төзеп, кешеләрне озату белән шөгыльләнеп йөрде. Командаларны туплаган чакта хәрбиләрне алмаштырып куйдылармыни! Элек авыл Советы, колхоз җитәкчеләре белән ягымлы гына сөйләшәләр иде, сугыш башлану белән бу кешеләр җитдиләнү генә түгел, кырысланып ук киттеләр. Хәрби комиссариат бер көнгә өчәр-дүртәр команда туплап, Казанга, Арчага, Коркачыкка җибәреп торды. Медицина тикшерүе бик ашыгыч үткәрелә, бер көнгә бик күп кеше озатырга туры килгәнлектән, аларны табиблар тикшереп өлгерә алмыйлар иде. Ул елларда табиблар хастаханәләрдә яткан авыруларны дәвалау белән беррәттән. хәрби комиссариат таләпләрен дә үтәп бардылар. Сугыш башланган елны авылда солдатка китүчеләр күп булу сәбәпле, хәрби комиссариат югарыдан бирелгән планны вакытында төгәл үтәп бара алды. Сонга табарак, авылларда ир-ат кимегәч, бу эш катлауланды. Ул чорда мин колхозда комсомол оешмасы секретаре булып эшли идем. Авыл Советы кушуы буенча үзебезнең авыл кешеләрен Әтнәгә хәрби комиссариатка озатып йөрдем. Кешеләрнең сагышлы-хәсрәтле йөзләрен күрү күңелгә авыр тәэсир итте Китүчеләр үзләрен озата килүче әти-әниләре, туганнары белән төркем-төркем булып сөйләшеп торалар. Яшьрәк парлар, Әтнә урамының аулаграк урыннарына китеп, сабуллашалар, бер-берләрен кочаклап, сулкылдап елашалар иде Андагы сагыш, китүче олаулар артыннан аерыла алмыйча елашып, Әтнәне чыкканчы чабышып барулар... Ул аерылышу хәлен язып, әйтеп кенә аңлату мөмкин түгел. Анын авырлыгын күреп кенә аңлап була. Андагы хәлләрне күрү күңелемә шулкадәр сеңеп калган: соңыннан авылыбызда колхоз рәисе булып эшләгәндә дә авыл халкына каты бәрелә алмадым, сүзем белән һәркайсынын күнелен рәнҗетүдән курыктым Сугышта газиз ирләрен яки улларын югалткан хатын-кызларга, аналарга, ятим үскән балаларга кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырыштым
Безнен Әтнә районыннан киткән күп кенә солдатлар мари ягындагы үзебезнең Суслонгер, Сурук, Шелангер хәрби лагерьларында газап чиктеләр. Яманаты чыккан Суслонгер лагере күп кешеләрне ачтан интектерде. Анда булучылар өйләренә шундагы начарлыкны әйтеп хат язганнан сон, хатыннары капчык белән сохари һәм башка төрле ризыклар күтәреп, 100 чакрым араны җәяүләп узарга мәҗбүр булдылар. Бу хәлләрне мина үзебезнең авыл кешесе Харис абый да сөйләгән иде. Анын белән очрашу көтелмәгәндә булды. 1941 слнын көзендә, колхоз рәисе әмерен тынлап Буа ягына окоп казучыларны озатырга туры килде. Тәтешкә барырга дип пароход көткәндә, икенче пароходка утыртырга бер төркем солдат альт килделәр. Алар арасында безнен авылның
Харис абыйны күреп алдым. "Харис абый*’' — дип кычкырып җибәрүем булды, ул минем янга йөгереп килде. Аларны пароход белән каядыр озатырга дип Суслонгер лагерыннан алып килгәннәр икән Ул үзе дә кая барасыларын белми, әйтмәгәннәр. Гомумән, сугыш вакытында күлчелек хәлне сер игеп саклау гадәткә кергән иде. Шунда Харис абый Суслонгер патерындагы хәлләрне бәйнә-бәйнә сөйләп аңлатты. Җәй көне июль аенда ук аларны урман эченә илтеп ташлаганнар Элек агач кистергәннәр, инбашларына күтәреп ташытканнар, взвод өчен землянкалар казытканнар "Нарат бүрәнәләрне күтәреп бару авыр булды, кайберәүләребезнен инбашлары җәрәхәтләнеп бетте, күбебезнең билләре авырта башлады, җәфаландык, — диде. Лагерьдагы ашаунын начарлыгыннан зарланды. — Гадәттә гел кәбестә шулпасы, икмәкне бик аз бирделәр, кешеләр бик ачыкты, ябыктылар”, —диде. Харис абыйга карап кешеләрнең ябыгуына ышанырга була иде. Бәләкәй генә буйлы кеше иде. тагын да кечерәеп калган Ул үзе жор, шаян кеше. Минем белән сөйләшкәндә күңелендә шатлык, җорлык юк иде инде Аларны Сталинград ягына сугышка җибәрүләре булган икән. Шул китүдән Харис абый кайтмады, озак та үтми үлгән дигән хәбәре дә килде.
Соңыннан, Суслонгер лагерында солдатларнын азапланулары хакында югарыдагы җитәкчеләргә дә барып ирешә. Мари лагерьларын тикшерү өчен зур бер комиссия җибәрелә. Анда дошманлык эше белән шөгыльләнүчеләр булган, командирларын хөкем иткәннәр икән дип ишеттек. Соңыннан солдатлар китеп беткәч, ул лагерьларга туган җирләреннән сөрелгән Кырым татарларын китереп тутыралар. Көньяк халыклары да анда зур авырлык кичерә.
Ир-атны сугышка алу белән беррәггән атларны да алу башланды, һәр колхозга комиссия җибәрелде. Комиссия ин яхшы атларны тамгалап чыкты. Колхоз атларынын паспортлары да була торган иде Анда атнын исеме, төсе, буе, биеклек үлчәүләре, яше языла, һәр төрле дәвалау вакытлары күрсәтелеп, тамга салына. Паспортларга комиссия "Хәрби хезмәткә яраклы" дигән нәтиҗәне дә язып куйды. Атларны җыйнап, аларга дирбияләр, арбалар, хәтта күчәр майлау өчен май савытларына кадәр бирделәр. Атлар белән бергә май савытлары да армиягә китте. Ат көче белән артиллерия коралларын, ризыклар ташыдылар. Махсус атлы гаскәрләр өчен дә атларны бездән алдылар. Авыл кешесенең күрәчәге монын белән генә бетмәде Сугышка яраксызлар (авыру атлар һәм хатын-кызлар) окоп казу эшенә җибәрелә башлады, һәр колхозга аерым план җиткерелде Анда күпме кеше һәм ат катнашырга тиешлеге генә күрсәтелмичә, ничә километр окоп казырга кирәклеге дә әйтелә иде Окопларны казу урыны итеп безнен район өчен Буа районы биләмәләре билгеләнде Бу эш кышын башланып, язга кадәр дәвам итте. Монда, нигездә, авыллардан тупланган кызлар бригадасы эшләде. Аларга тимер лом, бәлҗә, көрәкләрне колхозлар әзерләп җибәрә иде. Тун балчыкны казу бик авыр булды Ул елны ноябрь аеннан башлап декабрь, гыйнвар, февраль айларында 50 шәр градус салкыннар торды. Менә шунда фаҗигаләр башланды инде. Оек-чабата, телогрейка гына киеп эшләүче кызларның кайсыларының аяк-куллары өшеп, хастаханәләрдә дәваланып, кире кайта башладылар. Салкын тидереп үлүчеләр дә булды. Кыш урталарында авылларга мәетләр кайтты.
Сугыш а<|>әтс урып-жыюнын сузылуына сәбәпче булды Сугу эшләрен кыш бус .шып барырга туры килде Игеннәрнең күп өлеше чәчелеп, югалуга дучар ителде Сугып .шган ашлык кышкы салкыннарда сакланса да. язын көннәр җылыта башлагач, кар белән буталганлыктан, орлыклар юешләнеп бозыла башладылар Ашлыкны киптерү бик авыр эшкә әйләнде Аны хуҗалыкларга тараттылар. Ягулыклары 6\ лмаганлыктлн орлыкны идәннәргә, мич башларына, сәкеләргә, өстәлләргә таратып киптереп карадылар. Ләкин кояшта китерә алу мөмкинлеге булганчы күпчелек орлык череп яраксызга чыкты Колхоз келәтләренә ярым-яртысы гына әйләнеп кайтты.
1941 елның көзе авыл кешеләрен бер дә уйланылмаган вакыйга белән очраштырды. Көзгә таба авылларга сугыш ягы шәһәрләреннән эвакуация
7 «К У • N> 10
белән бик күп кеше кайтып төште. Алар күтәрә алган киемнәрен күгәреп, тимер юл буенча Казан, Арча станцаларына килделәр. Колхоз җитәкчеләре аларны атларга утыртып үз колхозларына альт кайтты. “Кунаклар” белән җитәкчелек итү өчен районда штаб оештырылды. Райбашкарма рәисенең урынбасары дәрәҗәсендә бер кешене штаб начальнигы итеп куйдылар. Алар авылларга таралган бу кешеләрнен көнкүреш хәлләрен тикшереп тордылар. Аларны икмәк карточкалары белән тәэмин иттеләр. Икмәк һәм башка азыкларны район үзәгеннән алып кайталар иде. Баштарак аралашу читен булды — алар татарча, безнен авыл хатын-кызлары һәм балалар урысча белмиләр. Бү' аралашу читенлеге тора-бара кимеде, килүчеләр үзләре дә бик кирәкле сүзләрне өйрәнә-белә башладылар. Безгә күчеп килүчеләрнең күпчелеге Мәскәү шәһәреннән иде. Бер группа кешеләр Латвиядан латыш балалары белән килде Алары Олы Мәнгәр авылына урнашты, мәктәп бинасында интернат-мәктәп оештырдылар. Бу балалар үсеп җиткәннән соң да Олы Мәнгәр авылы кешеләре белән элемтәләрен өзмәде, хатлар языштылар, соңгы елларда Мәнгәргә кайтып, үзләре белгән истәлекле җирләрне карап, Мәңгәр зиратына күмелгән туганнарының каберләрен күреп киттеләр. Күчеп килүчеләрнең кайберләре туган җирләренә кайту мөмкинлеге тугач та, безнең республикада торып калды. Безнен Түбән Шашы авылында Мәскәүдән кайтып торган Дондуков фамилияле кеше Казанга китеп төпләнде. Анын балалары безнен авылны туган авыллары дип йөрделәр.
Сугыш дәвам итте, ятимнәр саны артты. Сугыштан үлү хәбәрләре килгән ирләрнен хатыннары тормыш авырлыгыннан үлеп китеп, балалары ятим калу очраклары да булды. Ул балаларны саклап калу өчен районыбызда ике урында балалар йорты ачылды. Берсе Олы Мәнгәр авылында, икенчесе Күлле Кимедә. Анда безнең район балаларын гына түгел, башка районныкыларын да китерделәр.
Сугыш чорында авыл халкы өстенә яңадан бер зур авырлык төште — сугыш булган урыннардан Татарстан җиренә күп кенә заводлар күчеп килде. Ул заводларны эшләтеп жибәрү өчен биналар төзү кирәк иде. Шәһәрдә эшче көчләре җитмәде. Авыллардан үсмер кызлар һәм малайларны ФЗӨларда укытьпт, шул заводларда эшләргә әзерләделәр. Колхоз рәисләренә аларны җыеп озату йөкләтелде. Шуның өстенә заводларны төзү өчен атлы эшчеләр жибәрү планы да җиткерелә иде.
Авылга план өстенә план килеп кенә торды. Безнең район колхозларына Казан шәһәре өчен Мари урманнарыннан утын әзерләү планы да бирелде. Бу урманда агач кисүчеләрнең эш шартлары авыр булды. Анда барып эшләү мәҗбүри иде. Урманнарда авырып үлүчеләр дә булды. Безнен Түбән Шашы авылыннан Сабир абый Мөхәммәтжанов та Мари урманында агач кисеп кайтканда иптәшләреннән артта калган, кайтасы җире ерак, арыган, ял итеп алырга уйлаган. Үзе генә калгач адашкан һәм туңып үлгән. Эзләп тапканда тәнен бүреләр җәрәхәтләп бетергән була инде анын. Ул солдат яшеннән чыккан олы кеше иде Авылга алып кайтып күмү халыкта коточкыч кызгану тойгылары уятты.
Сугышның беренче кышы бик салкын булды. Сугышта катнашучылар-ның туңып, суык тиеп, өшеп җәфаланулары хакында матбугатта яза башладылар. Шул уңайдан район күләмендә сугышчыларга җылы киемнәр җыю кампаниясе башланды. Район халкы зур оешканлык күрсәтте. Комсомол-ның район комитеты бу эшкә аеруча игътибар итте. Авылларда эшләүче җитәкчеләр, комсомоллар, йорттан йортка кереп, солдатларга җылы киемнәр: йоннан бәйләгән оекбаш, бияләй, киез итекләр, сырмалар, хәтта иләмәгән тиреләр, авыл кызлары чиккән кулъяулыклар, матур итеп тегелгән тәмәке янчыклары җыйдылар. Җыйналган әйберне район штабына илтеп, шунда аларны вак яшикларга тутырдылар, кызлар исеменнән хатлар язып җибәрделәр. Әле дә хәтеремдә. Әтнә колхозының мастерское каршындагы бер келәттә шул әйберләрне без, авыллардан килгән комсомол секретарьлары, посылкалар men
әзерләдек. Бу изге эш берничә мәртәбә кабатланды. Шундый ук юл белән районыбыз авыллары кешеләреннән танк колонналары төзү өчен акча
җыйдык. Самолет эскадриясе төзү өчен дә акча җыйнау булды. Бу эшне комсомоллар, авыл активистлары, колхоз, авыл Советы җитәкчеләре башкарды
Районыбыз авыллары, сугыш авырлыгын жинеләйгү өчен, бер нәрсә белән дә исәпләшмәде. "Барысы да фронт өчен!” дигән чакыруга кушылып эшләде. Авылдан кешеләрнең завод-фабрикаларга эшкә китүе сәбәпле, колхозда эшләр йомшарды. Колхоз җитәкчеләре солдатка алыну аркасында хуҗалыклар җитәкчесез калды. Колхоз рәисләре булып сугышка яраксыз картлар, хатын- кызлар, гомумән очраклы кешеләр сайлана башлады Җирләр елдан-елга сөрелми, чәчелми калды. Иген ителмәгән җирләрдә әрем, алабугалар урман кебек булып үсеп китте. Икенче, өченче елларда агачлар үсә баш паты Аерата каен агачы куе булып үсте. Буй урманнардан басуларга агач орлыклары тарала иде. Бу җирләрдә әрләннәр, тычканнар, ерткыч җанварлар күбәйде Бүреләр, төлкеләр, куяннар ишәңде Сунарчылык булмау аркасында аларга үрчү мөмкинлеге туды. Бүреләр авылларга килеп, салам түбәле лапасларнын түбәләрен тишеп, сарыкларга һөҗүм иттеләр. Төлкеләр көпә-көндез каз. үрдәк, тавык-чебешләргә ташландылар. Иген игә торган басуларның мәйданы кимегәч, ашлык җитештерү дә кимеде. Җыеп алынган икмәкнең күпчелеге фронтка озатылды. Колхозларда кала торган өлешенә аерым нормалар куелды. Әйтик, җыйнап алынган уңышның 13 проценты орлыкка. IS проценты эчке кирәкләргә калдырыла иде Аның эченә фуражга кую да. хезмәткә түләү дә керә. Уныш түбән булган елларда бер гектардан 6-7 центнер гына уныш алына, ә 13 процент кына орлыкка калган өлеше чәчү мәйданын елдан ел киметә иде Районнан килгән бу нормаларны югары оешмалар бик төгәллек белән күзәтеп тордылар. Әлеге нормаларның сакланып җитә алмавы аркасында, ялгышлык өчен, кайбер колхоз җитәкчеләре хөкем ителеп төрмәләргә ябылды Еллар узган саен авыл кешесенен көнкүреше начарлана барды Авылларга кисм тегү өчен кирәкле тукымалар кайтмый, кайтса да акча булмау сәбәпле кешеләр аны ала алмыйлар иде. Өс-баш киемнәре тузды, начарланды Берничә кат ямау с.шган киемне киеп йөрүчеләр күбәйде. Ксшеләрнен ямаулы киемнәр киеп, ачлы-туклы йөрүләре аркасында кыяфәтләре күнелсез төс алды Авыл кешеләрен аеруча борчыган нәрсә — кыш көннәрендә өйләрен ягып җылыга алмау булды. Кешеләр, шул хәллән чыгу өчен, өйләреннән мунчаларга, кечерәк өйләргә күчеп яши башладылар. Хәтта берничә гаилә берләшеп, өйдәш торучылар да булды. Ягулыкка чәчелми калган җирләрдәге әрем файдаланылды. Аны кем ничек булдыра ала, шулай алып кайта берәүләр күтәреп, кемнәрдер кул арбасы, бәләкәй чана белән ташыды Авылларда кечкенә арба, чана ясаучы осталар барлыкка килде. Арба-чаналарга исемнәре дә табылды. Аны ‘‘уфалла арбасы" дип, “Уфалла чанасы" дип атадылар Урман якынрак булган авылларда коры агачны, ботак-чатакны шулар белән ташыдылар. Авылдан 30 чакрым ераклыктагы урманнан кечкенә чана белән Сәләхова Әминә апайнын ботак төяп кайтуы әле дә күз алдымда.
Авыл халкының сугыш еллары һәм әле сугыштан сонгы елларда да төп азыгы булып бәрәңге саналды. Бәрәңгене пешергәндә, йорт яхшы җылытыл- магайлыктан, бәрәңге суыннан чыккан пар белән өйнең түшәм-стеналары юешләнеп, тамчылар тама. Кышын суыктан саклану өчен, тышкы яктан тәрәзәләр салам көлтәләре белән капланып бетә, тышкы яктан өйнен нигезләренә дә салам түшәлә иде. Кешеләрнең көн күрүе өчен шартлар начар булса да. колхоз эшенә катнашу мәҗбүри булды. 300 көн эшкә чыт. турында югары оешмалар карар кабул итте Шул көннәр үтәлмәсә, судка биреп, хөкем итү тәртибе кертелде. Нормасын үтәмәгән кешеләрне еракка җибәреп, мәҗбүри урман кисү, жир казу кебек авыр эшләр эшләттеләр
Сугыш чорында район оешмалары
айон оешмаларының эшен оештыруда сугыш чоры законнары кулланылды. Район күләмендә үткәрелә торган җыелышлар кимеде аларны фәкать эш сәгатеннән соң гына үткәрү тәртибе урнашты
Р
Райком, райбашкарма җитәкчеләренең эш сәгатьләре озайтылды. Районның Совет йорты дип аталган бинада ут төнге 12 гә хәтле сүнми иде. Район җитәкчеләре күпчелек вакытларын авылларда, халык арасында үткәрергә тырыштылар. Авылларга бару өчен, фәкать атлар гына хезмәт итте. Райком, райбашкарманын өчәр аты бар иде. Районный жир һәм финанс бүлекләре дә шул күләмдә ат тотты. Милиция идарәсенең атлары башка оешмаларныкын- нан аерылып торды. Яллары матур итеп кыркылган, өсләре чистартылган була иде. Жәй өчен тарантаслар, кыш өчен терәкле чаналар гаҗәп матур ясалган. Алар элекке байлардан талап алынган ат дирбияларыннан файдаландылар. Тарантаслар тал чыбыгыннан пөхтә итеп үрелгән, терәлеп утыру урыннарына келәмнәр ябылган була иде. Шундый яхшы атлар белән район түрәләре авылларга еш килеп торды. Милициядән авыл халкы бик шикләнә, куркып яши иде. Менә шул сугыш елларыннан башлап, электән дә зур хокукларга ия булган дәүләт сакчылары, сонга таба үзләрен бик иркен тота башладылар. Революциядән сон бу оешмалар кулыннан бик күп кеше үтте. Алар башта революция дошманнарын, аннан троицкичыларны, милләтчеләр, кулакларны, социализм дошманнарын, кулак тегермәненә су коючыларны "халык дошманы” дигән исем тагып, кырып бетерделәр. 1937 елларда республиканың ин зур җитәкчеләре булган ВКП(б) өлкә комитетының беренче секретаре Липон, совнарком рәисе Абрамов хөкем ителде. Район башлыкларыннан райком секретарьлары, райбашкарма җитәкчеләре шушы оешма кешеләре тарафыннан кулга алынып, хөкем ителеп, төрмәләргә ябылды, күпчелеге җәзалап үтерелде. Бу вакыйгаларны күреп торган яна җитәкчеләр әлеге хөкем чыгару оешмалары белән исәпләшми булдыра алмадылар. Сугыш вакыты законнарына таянып, милиция органнары авылларда яшертен вәкилләр билгеләде, халыкны куркуда тотты. Шымчылар арасында төрле кешеләр булу, кайбер очракларда үзләренең дошманы дип исәпләнгән кешеләрне күзәтеп, алар өстеннән гайбәт җиткерү белән шөгыльләнүчеләр дә табылды. Бу хәл сугышның соңгы елларына кадәр дәвам итте. Безнен Әтнә районында үзенең кырыслыгы белән Садриев дигән прокурор район тарихына кереп калды.
Берзаман сугыш кырларыннан безнен армиянең жинүгә ирешә башлавы хакында хәбәрләр килде Авыл халкының күңеле күтәрелә башлады. Район оешмаларының җитәкчеләре дә холыкларын үзгәртә төштеләр.
Шул елларда безнен Әтнә районына өлкә комитеты тарафыннан тәкъдим ителеп, яна райком секретаре килде. Ул элек Ютазы районында башкарма комитет рәисе булып эшләгән Шакиров Сабир исемле кеше иде. Районыбызда халык тарафыннан сайланып куелган райком, райбашкарманын дәрәҗәсен үз югарылыгына күтәрү шушы иптәш килгәч башланды. Бу иптәш райкомның дәрәҗәсен күтәрү буенча күп эшләде, әкренләп, әмма эзлекле рәвештә тәртип урнаштырды. Гомумән, партия райкомы район белән идарә итүне тулысы белән үз культа алды. Ана ул эш ансат бирелмәгәндер. Ул тәртипсезлекләргә каршы кискен көрәш ачты.
Бу урында шул чор өчен гаҗәп булган бер вакыйганы искә төшереп үтәм. Ул чорда Олы Мәңгәрдә (“Электросталь” колхозы) Галиәхмәтов Габдрахман дигән кеше колхоз рәисе булып эшләде. Бер вакытны ул колхоз рәисләре җыелган җирдә райком бюросы членнары белән булган бер хәлне сөйләде. “...Мин югында, колхозны тикшерергә прокурор Садриев килгән. Колхоз хисапчысы белән әңгәмә корып, исәп-хисап кәгазьләрен карап утырган Кыш көне басуда катлаулы машина белән ашлык суктыручыларга кайнар аш пешерү өчен дип бирелгән ат ите кызыксындыра моны. Көннәр үткәч, яңадан килеп, колхоз эшләренең башка төрләре белән дә кызыксына Ашлык сукканда әрәм-шәрәм ителгәннәрне тикшереп йөри, авыл халкы белән әңгәмә кора, минем тискәре якларны сөйләүчеләрдән мәгълүмат җыя. Бу хәлләрне мина хисапчым җиткерде. Әлбәттә, борчылдым, нәрсә булыр икән дип көтеп йөрдем. Көннәрдән бер көнне райком бюросына чакыру килде. Хуҗалык эшләренең торышы хакында исәп бирергә тиеш булдым. Яна килгән райком секретаре белән әле аралашканым юк. ниндиерәк кеше икән дип борчылып
кына килдем. Ишекне ачып, беренче секретарь бүлмәсенә килеп керүгә озын өстәлнең ике ягында бюро әгъзалары, түр өстәл артында Шакиров утырганын күрдем. Озын өстәлнең ишек ягына килеп бастым. Бюро әгъзалары мин кергәнне күрми калган кеше кебек, түбән карап утыруларын белделәр Шуннан әкрен генә, үзенә хас салмак тавыш белән Шакиров Электросталь’' колхозында хуҗалык эшләренең торышы, ашлык сутунын барышы турында жавап тотуны сорады. Мин колхоз эше турында, бигрәк тә ашлык сугу турында күп сөйләдем. Ул вакытта әле икс атналык сугу эше бар иде Мөмкинлекләребезне, ашлыкны киптерү читенлекләрен әйттем, ягулык булмаудан зарландым. Сүзне бетерүем булды, секретарь бюро членнарына мөрәжәгать итте. Ул тикшерүчедә һәм бюро членнарында нинди фикер уянуын сорады Шул вакыт беренче булып прокурор Садриев сүз алды Ул 10-15 минут сөйләде. Минем барлык эшләрем начар булган, сугуны ике смена оештыра алмаганмын, ашлык бөртекләре саламда, кибәктә күп калган, зур югалтуларга юл куелган, рәис үз эшенә салкын караган. Колхозда суелган ат итен ашлык сугучыларга гына бирергә тиеш булса да, аны чит кешеләргә тараткан... һ. б. Һ. б... Ул иттән авыр хәлле күп балалы солдат хатыннарына да бераз өлеш чыгарган идем, ул да ярамый, янәсе. Анын артыннан милиция начальнигы Сафин сөйләде Ул да мине мактамады. Анын артыннан КГБ начальнигы Хөснетдинов сөйләде. Анысы миннән бөтенләй халык дошманы ясап бетерде Анын сөйләве буенча мин Гитлер яклы кеше булып калдым! Кинәт мине курку алды. Тезләрем калтырый, йөрәгем чыгардай булып тибә башлады. Егылып китмәсәм ярар иде. дип уйлап бетермәдем, секретарь мина: “Ни әйтерсн бар'’" — дип сорау бирде Шуны ишетү белән сискәнеп киттем, күнслемнән “Мина бу бюродан кайту насыйп түгел, ябып куялар икән...” — дип уйладым. Шулчак, күнелемә юанычлы бер уй килде. Бюро членнарынын күбесе безнен колхоздан ит. май, бал шикелле әйберләр алып китәләр иде бит! Урынымнан сикереп тордым Бүлмәгә кергәч тә сул як стенада өс-баш киемнәре эленеп торуы күземә чалынган иде Шул элгечләр янына йөгереп бардым да. кемнеке булгандыр, бер бүрекне алып, прокурор Садриев каршына килеп бастым: “Сез безнең колхоздан алып киткән балга акча түләмәгән идегез, салыгыз акчагызны бүреккә!” — дип бәйләнә башладым Ул кинәт уңайсызланып калды, шул арада райком секретарена борылдым да кызу-кызу сөйләп киттем “Иптәш Шакиров, монда утыручылардан сез генә чиста, боларнын өчесенен дә куллары колхоз маена, балына буялган, болар һәрвакыт колхозга соранып киләләр иде, берсе дә акчасын түләмәде! Соңгы килүендә прокурорга ит бирә алмадык, беткән иде. Менә шунын өчен алар миннән үч алалар". — дидем Аннары Хөснстдиновка, Сафинга таба борылдым, бүрегемне сузып, аларнын нәрсә алганнарын әйтеп, акча сорый башладым Шуннан секретарь бераз гаҗәпләнеп карап торды да: “Җитте!” — дип кычкырды Мина әйбәтләп кенә’ "Син чыгып тор әле!” — дип дәште.
Мин бүлмәдән чыктым Секретарь бүлмәсендә нәрсә булыр икән дип кәгеп утырам. Үзем борчылам, артыгын җибәрдем бугай, дип үземне шелтәлим. Шул ук вакытта үзем райзода эшләгәндә оешмаларның төрле колхохтардан атлар өчен түләүсез фураж, печән 11 б. әйберләр алганнарын уйлыйм Мин чыгып киткәннән сон эчке бүлмәдә бюро озак барды әле һәрхәлдә мина бик озак булып тоелды. Бюро беткәч, бу иптәшләр янымнан житди кыяфәт белән генә чыгып килеләр. Дәшмәделәр дә. борылып та карамадылар Алар чыгып беткәннән сон секретарь мине яңадан үз бүлмәсенә чакырып кертте Үзе генә иде Бик жаилы сөйләште. Колхоз эшләрен кабаттан сорашты Мин сөйләгәннәрнең дөреслеген беләсе килде бугай С<м (ләгәннәремне язып бирүне үтенде Б\ вакыйгадан сон, милиция начальнигы Сафин мине үз янына «(акырып. ничек болай китеп чыкты сон бу, дип, минем белән яхшы гына сөйләште, хфтанып утырды
Райком секретарена бу оешмаларның үз вазифаларыннан артыграк файдаланулары, кешеләр белән тупас мөгамәләдә булулары хакында бик күп мәгълүмат кергән Әлеге оешма кешеләре райком күзәтүенә алынды Районыбызда эшләүчеләр алардан курку-калтыраудан арына башладылар
Сугыш чоры үзгәрешләре
угыш чоры электән яшәп килгән тәртипләргә үзгәрешләр кертүне таләп итте. Республика буенча җитәкчелекне кешеләргә якынайту максаты белән районнарны бүлгәли-ваклый башладылар. Балык Бистәсеннән Корноухово, Арча һәм Саба районнарыннан Чүриле аерылып чыкты. Алабугадан — Морд районы мөстәкыйль яши башлады. Районнар саны артты. Ул хәлләр үз нәүбәтендә, яшәп килгән зур авыллардагы колхозларны бүлеп, ваграк колхозлар ясауга юл ачты. Безнен Әтнә районында да колхозларны бүлү башланды. Шул исәптән Әтнә авылындагы Киров колхозын бүлеп, ике колхоз ясадылар. Авыл уртасыннан ага торган инеш суының ике ягы ике колхоз булды. Озак яши алмады бу колхозлар, янә бергә кушылдылар. Кушылуның сәбәбе — элек бергә эшләп өйрәнгән колхозчылар аерым яшәргә теләмәде. Бер-берләренең әйберләрен урлау гадәткә керә башлаган иде шул. Шулай булмый хәле дә юк. Чөнки бер ишегалдыңдагы ферманы икегә бүлеп булмый. Аларнын гомере озын булмады, кушылырга мәжбүр булдылар.
Бәрәзә авылындагы Куйбышев исемендәге зур колхоздан дүрт колхоз ясадылар. Бу авылда да, шул ук Әтнә авылындагыча. авыл уртасыннан агып чыга торган инешнең һәр ягында икешәр колхоз. Әтнә ягыннан килә торган юлның югары ягында Орджоникидзе, түбән ягында Чкалов, суның икенче ягында Андреев, Куйбышев исемендәге колхозлар барлыкка килде. Бу колхозларда да бер-берсен аңламыйча, әйберләрне дөрес бүлмичә, урлаулар башлангач, кушылырга мәҗбүр булдылар.
Колхозларны бүлү буенча өченче тәҗрибә Күәм авылында үткәрелде. Аны өчкә булделәр. Әтнә ягы өлешен Калинин, урта өлешен Карл Маркс, югары башын Молотов исемендәге колхоз иттеләр. Бу колхозлар да озак яши алмады, берләшергә мәҗбүр булдылар. Бәрәзә, Әтнә, Күәм авылларындагы колхозларны ваклау тәҗрибәсе шул авыл кешеләре тарафыннан яклау тапмады. Сугыш вакытында колхозларны авыр хәлдән чыгару өчен бер чара булмасмы икән дигән чираттагы бер көчәнеш кенә булып калды.
Үземә кагылышлы берничә сүз
1942 елнын декабрь аенда Түбән Шашы авылындагы Чулпан колхозыннан комсомол оешмасы секретаре булып эшләгәндә, мине комсомолның Әтнә райкомына дәшеп алдылар. Миңа 17 яшь иде. Хәрби училищега укырга барырга дип димләргә чакырганнар икән. Сөйләшкәндә бу эш ачык калган кебек иде, шуннан озак та үтмәде, мине хәрби комиссариатка чакырдылар. Ин беренче сүз итеп хәрби комиссар: “Үз теләгегез белән хәрби училищега китәргә узмавыгыз белән котлыйбыз”, — диде.
Аптырап калдым.
“Сезгә 1943 елның июль аеңда 18 яшь тула икән, нәкъ шул вакытта сез үзегез барасы хәрби училищеда укып бетереп, лейтенант дәрәҗәсе алачаксыз”, — диделәр. Училищега хәзерләнеп торырга кушып, кайтарып җибәрделәр. Шулай итеп, мине Удмуртиянең Сарапул шәһәренә, сугыш булган җирдән күчеп килгән Смоленск пехота училищесына язып та куйдылар. Минем белән бергә районнан тагын берничә егет китте. Училищеда уку вакыты 6 ай иде. Тик училищены тәмамларга туры килмәде.
1943 елнын җәендә Курск, Өрел шәһәрләре тирәсендә барган сугышларда безнең ил солдатлары зур жинүгә ирештеләр. Югалтулар да күп булды. Хәрәкәттәге армияне тулыландыру өчен, укуны өзеп, безне шунда җибәрделәр. Әлеге училищеның исемен йөрткән Смоленск тирәсендәге сугышларда катнашырга тиеш булдык. Смоленск шәһәренә барып җиткәндә, Духовшина- Ярцево районы биләмәләрендә барган каты сугышларда снаряд кыйпылчыгы тиеп яраландым. Шундук кыр госпиталендә операция ясап, Калинин шәһәренә
С
озаттылар 1944 елнын 1 январенда армиягә яраксыз булып, инвалид хәлендә авылга кайттым. Армиягә киткәндә мине озатып калган авылым мәшәкатьләре тагын да үрчеп каршы алды Атты ай үткән саен комиссия торгызып, инвалидлыгымны барлап-тикшереп тордылар 1944 елнын 19 июнендә. 18 яшемдә мине, инвалид егетне, авылдашларым үзебезнен Түбән Шашы авылы — “Чулпан” колхозына рәис итеп куйдылар. Әнә шул көннән башлап авылдашларым һәм райондашларым белән бергә, авырлыклар өчен көенеп, шатлыклар өчен сөенеп. 1993 елнын 25 июленә кадәр эшләргә туры килде Колхоз рәисе итеп сайлау өчен башта райкомга чакырдылар. Секретарь Шакиров Сабир абый белән шактый сөйләшеп утырырга туры килде. Яшьлегемне сәбәп итеп, ул эшне булдыра алмам дип тә әйтеп карадым, булмады. Сабир абый минем белән килешмәде Колхозчылар да яшьрәк булуым сәбәпле кабул итмәсләр дип ышанып йөрдем. Җыелыш ачык җирдә — мәктәп ишегалдында үтте. Районнан килгән вәкил — райзо мөдире Галиәхмәтов Габдрахман колхоз рәисе итеп минем фамилияне әйткәч, авылыбызнын бер өлкән кешесе Җаббаров Габдрахман: “Ул малай бик яшь ич әле. тәжрибә- лерәк кешене — Мәнгәрнен Галиевне сайласак ничек булыр икән’’" — дигән тәкъдим кертте Вәкил, мине яшь дип әйткән кешеләрне гаепләп, минем кандидатураны яклап сөйләде. Авылда комсомол башлыгы, әйбәт хисапчы булып эшләүләремне әйтте Шулай итеп, мин күпчелек тавыш белән колхоз рәисе булып сайландым Җыелыштан авылдашларым төрксм-төркем булып таралышты. Вәкилне дә озаттым. Аны озатканнан сон мина бу тормыш әллә ничек, бик шомлы булып калды Чыннан да. авылыбы) бу көннәрдә ынгырашып-сыкрап торган кебек иде. Янымда басып торган элекке колхоз рәисе Котдусов Нуриаз- әйттем
Өйгә кайтсам, әни икс энекәшне кочаклап елап утыра. Мине башта слый-слый орышты "Ни башын белән шул зур ждваплылыкны өстенә алдын’” — диде Аны бераз тынычландырып, көндезге ашны ашагач, янадан колхоз идарәсенә киттем Хисапчы Җәләлиева Һәдия белән кенәгәләрне карап, колхоз милкен барлап чыктым. Ул кенәгәләрдә барларлык күп нәрсә юк иде. Колхоз келәтендә бер грамм икмәк, бәрәңге юк. Колхоз кассасында, банкта акча да калмаган Кичке якта колхоз идарәсенә нәрәт алырга бригадирлар һәм тармак җитәкчеләре җыелды Алар белән озаклап колхоздагы хәлләр турында сөйләшсп-аңлашып утырдык Кешеләрнен тормыш хәлләрен авыл башыннан башлап берәмтекләп сораштым. Алар күп кешеләрнен эшкә чыга алмавына борчылдылар. Байтак кеше ачлыктан интегеп, шешенеп ята икән Шушы хәлләрне белгәннән сон. ин беренче эшем итеп, шул кешеләрне барладым, исемлекләрен төзедем Авыл буенча барлык йортларга кереп, авыруларны ачыклап чыктык Алар 80 кеше булды. Мин шул исемлектәге кешеләр өчен икмәк табуны беренче бурычым итеп куйдым
. дан абый: "Энем, хәзер мин нишлим Ф Галиев Армиядән яраланып кайткач ,1ҢЯСо- _ мина мөрәжәгат11 lfrrc
1944 м Ана шундый авыр елларда колхоз
рәисе булып эшләгәне өчен рәхмәт
Район башкарма комитетына барып хәлне анлаттым Районда икмәк карточкалары белән эш итүче райбашкарманың җаваплы кешесе безнең авылнын Жәләлетдинов Гыйлаҗ абыйдан ярдәм сорадым. Ул мине тынлап, райсоюздан алу өчен ике капчык онга язу бирде Шул онны арбага салып авылга кайтканда, мин бик куанган идем. Бу минем колхоз рәисе булып эшли башлавымның беренче көнендә ирешкән иң зур уңышым һәм сөенечем булды. Авыру кешеләрне мәктәп бинасына жыеп, алар өчен кайнар аш хәзерләп, шунда тукландырдык. Бөтенләй килә аямаучыларына ризыкны өйләренә илтеп бирдек. Шулай итеп, яңа иген өлгергәнче, авыр хәлдәге кешеләрнең гомерләрен саклап кала алдык Шулай да ачльпсган шешенеп бер кыз балабыз үлде. Ул баланың ачльпсган интегеп, авызы карышып ризык ашый алмыйча ятуы озак вакытлар күз алдымнан китмәде
Игеннәр өлгергәч, авыл балалары арыш басуына барып, арыш башагыннан арыш уып ашый торган булдылар. Шактый җирне таптап җәберләсәләр дә, аларнын анда туклануына комачауламадым, күрмәмешкә салыштым. Бу чорда яшәгән хатын-кызлар балаларын исән-сау саклап калуда гаҗәп зур тырышлык куйдылар.
Язга чыккач, кешеләр узган ел иген ителгән җирләрдәге урып өлгерә алмыйча калган яки чәчелеп калган башакларны жыеп өйләренә алып кайта башладылар. Көньяк районнарда яз безгә караганда бер-ике атнага иртә килә торган иде. Менә шул районнарда мондый чәчелгән-кышлаган ашлыкларны ашап кешеләрнең үлү хәбәрләре ишетелде. Бездә дә шундый хәл бумасын өчен, колхоз җитәкчеләре халык арасында анлату эшләре алып барды. Шулай итеп, бу сиптик ангенага юл куймыйча, кешеләрне үлемнән саклап калдык. Соңгы елларда колхоз рәисе булып эшләгән хәлдә кешеләрнең сугыш елларында эшләгән эшләрен бүгенге эшләре белән чагыштырып карый торган булдым. Ул чор кешеләренең эш сөючәнлеге, тырышлыгы, гаделлеге, бер-берләренә булган яхшы мөгамәләсе, дөнья байлыкларына комсыз булмаулары, ягымлылыклары сагынып сөйләрлек бит! Үземчә шундый бер нәтиҗә чыгардым: тормышта авырлыклар күреп, ачльпсган интегеп яшәгән кешеләр дөнья малының кадерен белә, табигать үзенен шундый кырыслыгы белән кешеләрне сынап, аларны акыллырак булырга, дөнья байлыгына сак карарга өйрәтә икән.
Мина сугыш чорында һәм сугыштан сон илне торгызу кебек катлаулы вакытларда колхоз рәисе эшен дәвам итәргә туры килде. Беренче елларны тәҗрибәм булмаганлыктан, күп кешеләрнең кинәшләренә таяндым. Уңай тәҗрибәне өйрәнергә, кабул итәргә тырыштым. Тискәре эшләреннән алай эшләргә ярамаганлыгын аңладым. Район җитәкчеләренең теге яки бу эшне башкарырга дип катгый таләп белән язылган күрсәтмәләрен күңелемнән кичереп, безнең хуҗалыкка яраклы булганнарын аллым, тиешсезләрен төшереп калдырдым. Безнең Әтнә районында шул чорның алдынгы карашлы, тырыш, эшчән байтак җитәкчеләре белән бергә эшләргә туры килде Шулар арасында беренче очрашкан кешеләр турында миндә зур истәлекләр калды. Шундыйларның берсе — Күәм авылында туып үскән, шул авылда һәм Әтнәдә колхоз рәисе булып эшләгән Шакиров Гали абый. Холкы әйбәт, үз-үзен тотышы тыйнак, кешеләр белән иренмичә, гади итеп сәйләшә белә, үзендә булган тәҗрибәсен яшьләрдән яшерми.
Ул чорларда районыбызның күренекле кешеләре исемлегендә Ишниязов Ибраһим абыйны әйтеп китәргә була. Холкы ягыннан Гали абыйга караганда бөтенләй башка иде ул. Тиз кабынучан, кул астында эшләүчеләрне дер селкетеп ташларга мөмкин Кешеләрне кабул иткәндә гадел хөкем чыгарырга сәләтле. Үч тотмавы белән безне үзенә якынайта торган иде. Бу иптәш районыбыз өчен ике МТС төзеп бирде.
Районыбызның күренекле кешеләреннән тагын берсе —Бәрәскә авылы “Ленин” колхозында колхоз рәисе булып эшләүче Касыймова Рауза иде. Бу колхоз ул чорда республикабызда иң күренекле колхозларнын берсе булып торды. Хәтта колхоз рәисе тормышыннан бер пьеса да язылды. Анын исеме “Миңлекамал” булып, спектакль Г. Камал театрында озак еллар сәхнәдән
төшмәде. Касыймова сугыш һәм аннан соңгы елларда ике тапкыр Татарстан Югары Советына депутат булып сайланды. Авыл хуҗалыгы фәне белән артык таныш булмаса да, авылдагы өлкән игенчеләр белән уртак тел табып, аларнын эш тәҗрибәләреннән файдаланып, хуҗалык эшен оештыруда үзенен бик сәләтле җитәкче икәнен күрсәтте.
Районыбыз тормышында яңадан зур бер вакыйгага тап булырга туры килде. Сугыш беткәннән сон. колхозларны кадрлар белән тәэмин итү өчен, югары оешмаларның карары нигезендә, СССР буенча 30 мен кешене шәһәрләрдән колхозларга җибәрделәр. Бешен районга да колхоз рәисе булып берничә кеше килде Әтнә МТСына директор. Күәм МТСына баш инженер итеп шәһәр кешеләрен җибәрделәр. Аларны Казанда кыска сроклы курсларда авыл хуҗалыгы эшләре белән таныштырганнар икән Күбесе авыл хуҗалыгын бөтенләй белмәгәнлектән, үзләрен аклый алмады. Шундыйларнын берничәсен искә төшереп китәм: Күлле Кимегә килгән бер иптәш — акыллы, йомшак күнелле колхоз рәисе булып эшләүче "утыз менче” кич эштән кайта икән. Фермадан бер колхозчының печән урлап, кечкенә чана белән тартып баруына очрый бу Рәис бу кешенен азапланып тартып барганын күреп, чананы этешә башлый. Үзе урлаучыга кинәш итә. “Болай күп итеп төягәч, колхоздан ат сорап торып, зур чана белән альт кайту кирәк иде”. — ди. Ахырдан моны печән урлаучы көлеп сөйләгән. Колхоз рәисе колхозчынын ферма печәнен урлап кайтуын аңламаган
Шундый хәлнең икенчесе Ары авылы “Йолдыз” колхозына да рәис Казаннан килә Ул, колхоз эшен алга җибәрәм дип, алдынгыларны бүләкләү очен колхоз кассасыннан акча алган, документларын рәсмиләштермичә. кешеләргә өләшеп йөргән. Финанс ялгышлыклары бу иптәшкә кыйбатка төште
Атамыш авылы исемен үзгәртеп, “Победа” дип аталган колхозга рәис булып Мусаев фамилияле кеше килде Бу иптәш бик тынгысыз иде. колхозны тиз генә алдынгы итеп чыгару максаты белән каты кагыйдәләр кулланып карады. Ләкин эше алга китә алмады. Шуннан гайрәте чигеп, колхозны ташлап китәргә мәҗбүр булды.
Шундый ук тагын бер иптәш Соңгыр авылы. “Красный борец” колхозына килде. Анарчы ул шәһәрдә завод директоры булып эшләгән. Сәяси яктан белемле, ләкин авыл хуҗалыгы эшләрен бик начар белә Сөйләү сәләте көчле, Ленин томнарыннан өзекләр китереп, матур әдәбият китабындагы мисалларга таянып бик матур, көчле чыгышлар ясый. бәйрәмнәрне авыл халкының эш вакыты белән исәпләшмичә, шәһәрдәге кебек бик зурлап үткәрә торган иде.
1945 ел Язгы чәчү вакыты
Шундый вакыйгаларның берсен Соңгыр авылында тракторлар бригадиры Насретдинов Гарифҗан сөйләгән иде. Ул Беренче Май бәйрәме көнне, язгы чәчүнең кызган вакытында, ниндидер бер киңәш кирәк булгач, колхоз рәисе белән сөйләшергә дип колхоз идарәсенә бара. Идарәдә каравыл торучы әйтә: ‘Шәһәрдән хатыны килгән, икенче көн инде аның монда күренгәне юк”, —ди. Эш мөһим булганлыктан, Насретдинов рәиснең өенә китә Барып керсә, өендә бәйрәм итеп ята ди теге. "Минем сәламемне алу белән, стаканга аракы салып, кыстарга тотынды. "Сабан өсте бит, көн яхшы вакытта чәчәргә кирәк, минем чәчүчеләр янына барасым бар, яхшы түгел”, — дигәч, стаканны күтәргән килеш, каршыма килеп: "Бүген бәйрәм көн, бөтен дөнья бәйрәм итә, шулай булгач, ник без генә бәйрәм итмәскә тиеш, без генә синен белән икенче сортлы юкәдән төрелгән кешеләр түгел ич, чәчәрбез, бүген булмаса иртәгә чәчәрбез, моны эчмичә, бер төрле сорауны да хәл итмибез”, — диде Мина стаканны бушатып бирергә туры килде. Шуннан сөйләшеп, мәсьәләне хәл иттек —мин чыгып китә башладым. “Юл аягына эчмичә китмә”, — дип, кабат туктатты. “Үзең белән эшләүче трактористларынны минем исемнән Май бәйрәме белән котла”, — диде. Мина, гомерем буена, язнын бер көне ел туйдыра, дип тәрбияләнгән кешегә рәиснең гамәле бик сәер тоелды.
Урыс авылы кешеләре дә, эшләрен читкә куеп, бәйрәм белән кирәгеннән артык мавыга торганнар иде. Бу "утыз меңчеләр” исәбеннән колхозларга килгән кешеләр авыл хуҗалыгына зур файда китерә алмады. Аларнын күбесе үз теләкләре белән килмәгән, партия кушуына каршы килә алмыйча гына риза булган иде. Аларнын Казанда фатирлары сакланды, колхозларда вакытлыча гына фатирда тордылар. Күпчелеге гаиләләрен дә альт килмәде.
Сугыш беткән көн
угыш беткән көнне мин сабанчылар янында идем Бу язның аяз. кояшлы, җылы бик матур бер көне иде. Сабанчылар атлар белән сука сукалыйлар, малайлар үгезләр белән жирне тырмалыйлар. Чәчүчеләр белән кинәшеп торганда, карасам, бер хатын-кыз бик кызулап, хәтта йөгергәләп үк килә. Күршебез Маһинур апа сугыш бетү хәбәрен ишетеп, миңа әйтергә йөгерә икән Шул сүзне ишетү белән әллә ниткән бер җиңеллек тә, авырлык та тойдым. Сугыш эчендә булган кешеләрнең исән калганнары өчен сөендем, үлгәннәре өчен кайгырдым. Телефонга ашыктым. Ул вакытта авыл Советы Күнгәрдә иде. Мин авыл Советына кергәндә, Югары Шашының (“Марс” колхозы) рәисе Арсланов Әхәт абый да килеп җиткән иде. Телефоннан райком секретаре белән сөйләшеп, чыннан да сугышнын беткәнлегенә ышанып, авылга кайтып киттем. Мин туп-туры чәчү орлыгы әзерләүчеләр янына — амбарга кайттым. Анда авылдан да кешеләр менгән, шактый кеше җыйналган иде. Алар “Сугыш бетте!” дигән хәбәрнең дөресме икәнен белү өчен мине көтеп торганнар. Райком секретареның сугыш бетү хакында әйткәннәрен сөйләп сөендердем. Ин кызганычы шунда булды да инде. Ирләренең үле хәбәрен алган хатын-кызлар һәм солдатка киткәннән бирле хәбәре булмаган ирләрнең хатыннары, сугыш бетү хәбәрен ишеткәч, үксеп елый башладылар. “Исәннәр кайтыр, безнекеләр кайта алмыйлар ич инде, безнен балаларыбыз ятим калдылар бит инде”, — дип, такмаклап, үкси-үкси еладылар. Ул хәл амбар янындагы барлык кешегә авыр тәэсир итте Сугышка катнашы булмаган кешеләрнең дә сугыштан кайтмаган авылдашларын кызганып, күз яшьләре акты. Минем үз гомеремдә шул көндәге хәтле тетрәнү кичергәнем булмагандыр.
Сугыш беткән көннен иртәгесен колхоз һәм авыл Советы рәисләрен районга жыеп, җиңү көнен ничек билгеләргә, авылларда ниләр эшләргә кирәклеген сөйләделәр. Сугышта ирләре үлгәннәргә аеруча игътибарлы булу, балаларына ярдәм оештыру, ашау-эчү белән ярдәм итү кирәклеген аңлатып, күрсәтмәләр бирделәр. Җыелышның икенче өлешендә язгы чәчүнең торышы турында фикер алышу булды. Арча элеваторыннан орлыклык арпаны альт
С
бетерү бурычы куелды. Әлеге арпа орлыгы Төрекмән стан ягыннан килгән иде
Жыелыш беткәннән сон колхоз рәисләре атларына утырып, колхозларына таралдылар.
Мин юл буе уйланып кайттым. Ин элек, ачлыктан интеккән кешеләрне ничек тә саклап калырга кирәк иде. Дамбадан болын юлына төшкәч, шушы болыннарда печән чабып, Ашыт суында коенып яшәгән авылдашларымның сугыштан кайта аямаучыларын берәмләп күз алдымнан уздырдым, сугышта күргәннәрсмне күңелемнән янарттым
Фронтнын алгы сызыгына барып житеп, оборонада торучы солдатларны алыштыру өчен, төне буе 30 чакрым араны җәяүләп узып, арып хәлдән тайган идек. Шул сәбәпле, үзебез сыярлык окоп казып бетерә алмадык. Шундый чокырыбыз булмау аркасында дошман снайперлары күбебезне атып үтерде. Бер пуля да ата алмыйча, беренче көнне үк күпләр һәлак булды. Мин тырыша-тырмаша окопны казып керә алдым, шул сәбәпле генә исән калдым. Эшелонга төялеп барган чакта ук дошман самолеты бомбага тотудан күпме кеше кырылды! Беренче көннән үк сугышка керүче иптәшләремнең күбесе вафат булды. Тора-бара янындагы үлүчеләргә, мәетләргә дә ияләнә башлыйсын икән Ин авыры сугышка керүнен беренче көненнән үк бик якын дустым булган кешене күмә алмыйча калдырып китү булды. Дошманга каршы барганда ул миннән алдарак иде. Төрле урыннарга төшкән снарядлардан яраланып ауды, мин янына килеп җиткәндә, күзендә нуры бар иде әле. ул арада үлеп тә китте. Ярчык ун як кабыргаларын җәрәхәтләп, тәнен умырып ташлаган иде. Ачык җәрәхәттән үпкәсе күренеп, кан arum тора. Мин, акылымны җуяр дәрәҗәдә аптырап торганда отделение командиры килеп җитте дә: “Нишләп торасың9" — дип мина төбәлде. “Моны күмеп булмасмы икән9” — дип сорадым. “Аларны арттан килүче махсус отряд җирли, әйдә, артта калма!”, — дип боерык бирде командир. Мин анын яныннан китешли: “Сау бул, дустым!” — дип гәүдәсенә караганда, бер дәү чебен җәрәхәтле үпкәгә килеп кунды. Ул чебен гомерем буе күнелсмнән китми.
Шушы уңай белән күңелемә икенче уй килеп төште Фронтнын алгы сызыгына кергәндә. Белый дигән шәһәр аркылы үтәргә туры килгән иде Ул тирәдән сугыш үткәнгә 20 көн дигәннәр иде. Андагы чебеннең күплегенә, сасылыкка исебез китте Биш чакрым араны чебен болытын ярып барырга туры килде
Уфада госпитальдә ятканда күргән вакыйгалар да искә төште Бер бүлмәдә 14 кеше идек. Аяксыз-кулсыз, күзсез солдатлар белән дә очрашырга туры килде
Авылга килеп керү белән авылдашларымның көндәлек хәлләре фронт хәлләрен оныттырды. Үз туган авылында җитәкче булып эшләүнен бер яктан уңайлылыгы бар Барлык кешенең ата-анасын, әби-бабаларын, нәселен белеп торасың. Икенче яктан, туган-тумачаларын күп булу, мәктәптә укыган яшьлек дусларың белән бергә көн итү уңайсызлык тудыра. Өстәвенә, синен җиде буынга кадәр булган туганнарыңны, холык-гадәтләреңне, ата-анаңнын кем икәнлеген белеп торалар Аларнын уңай яки тискәре яклары авыл ХАЛКЫ каршында көзгедәге кебек ачык күренә Туган авылында колхоз рәисе булып эшләү бик җаваплы эш. Гомергә колхоз җитәкчесе булып тормассың бит' Әгәр дә авыл халкына урынсыз, хаксыз яманлык эшләсәң, алар күзенә ничек күренерсең! Әмма колхоз рәисләрен ’пггтән эзләү белән мин бер дә килешмәдем. Аларнын бик азы гына авыл халкы тарафыннан кабул ителә иде. Ул җитәкчеләрнең кайберләре үзләрен килеп акча эшләүче дип кенә хис иттеләр. Авырлык килү белән үз мәнфәгатьләрен кайгыртырга тотындылар Китереп куйган колхоз рәисләре югары оешма кешеләренә яраклашырга тырышып эшләделәр. Мина, шул авыл кешесе булганлыктан, гел җаваплылык тоеп эшләргә туры килде. Эш дәверемдә балаларны саклап калуга аеруча игътибар иттем Сугыштан соң 1947 елда гына хезмәт көненә икмәк бирә башладык Аңа кадәр кешеләрнең туклану рационында төп урынны бәрәңге акбаш. кузгалак, балдырган. кычыткан, алабута, ат кузгалагы алды Шул
1947 елдан башлап көннән-көн авылларда тормышнын җайга салынуы сизелде. Әле шуның өстенә сугыш үткән җирләрдәге халыкларга да ярдәм итәргә тиеш булып чыктык. Украинага, Белоруссиягә сыерлар төяп җибәрелде, икмәкләтә дә ярдәм ителде. Районга безне җыеп, кем күпме ярдәм итә ала, шуны ачыкладылар. Бу чорда колхозларның хәле бик начарланган иде инде. Анын йомшаруына сугыш афәте генә түгел, төрле-төрле бурычлар кую да сәбәп булды. Колхозларны йомшартуга юнәлдерелгән сәбәпнең икенчесе — сугышка кадәр үк шәһәрләрне үстерү, яшьләрне ФЗӨга алу, Донбасс, Кузбасс шахталарына жыйнау булды. Тормыш авырлыгына чыдый алмыйча, кешеләр үз теләкләре белән авылдан китә башладылар. Шунын өстенә авылларда армиядән кайткан кешеләргә, аерата әсирлектә булган кешеләргә ышанычсыз-лык күрсәтеп, аларны КГБ кешеләре еш чакыртып, борчып тордылар. Мондый хәлләр безнең колхозда да булды. Әсирлектә булып кайткан Хафиз абыйны ат караучы итеп куйган идек. Көннәрдән бер көнне районнан килгән КГБ кешеләре, ышанычсыз кешегә атлар карауны тапшыргансыз, дип мине тәнкыйтьләделәр. Хафиз абыйны эшеннән алырга туры килде. Менә шул сәбәпләр аркасында кешеләрнең авылдан китүе кампания төсен алды. Кайбер авыллар, кешеләр күп китү сәбәпле, бөтенләй бетте. Бу хәл бигрәк тә урыс авылларында тизләнеш алды. Татар авылларында кешеләр кимү сонга табарак башланды. Районыбызда иң элек Мәзекәү, аннан Байчыга, аннан Соңгыр, ин ахырдан Атамыш авыллары бетте. Атамыш зур, 200 хуҗалыклы авыл иде. Каралтылары нык, зур, атаклы механизаторлары бар иде. Соңгы елларда бу авылда туып үскән Очалов Владислав ил күләмендә зур дәрәҗәле генерал- полковник та булды әле.
Шулай men, татар авылларында да читкә китүләр көчәйде. Башта кечкенә авыллар таралды, чөнки сугыш вакытыңда аларга игътибар бетте, аларда кибет, клуб, китапханә, сәламәтлек саклау пунктлары булмады, хәтта су белән тәэмин итү дә начарланды.
Ил белән Хрушев җитәкчелек иткәндә, агрошәһәрчекләр төзү планы булдырылып, бу авылларны үзәккә жыйнау мәслихәт дип табылды. Шул сәбәпләр аркасында Кабакса, Кече Өшкәтә, Кече Күәм, Крестьян Үртәме, Кызыл Байрак, Нәриман, Үрнәк, Яңа Жогып, Кызыл Маяк, Норма авыллары таралды. Аларнын җирләре күрше авыл җирләренә кушылды, авыл урыннары сукалап ташланды. Зур тракторлар белән кабер өсләрен дә сукаладылар. Еллар үтү белән, чит җирләрдән, шул каберләрдә җирләнгән кешеләрнең туганнары, балалары кайтып, каберләрне эзләп йөрде... Каберлекне саклауга игътибарсыз булу бер җитәкчене дә бизәми. Бу авылларны бетерү кыргыйлык булса, зияратларны таптатуны вәхшилек дип әйтер идем. Әйләндереп алырга мөмкинлек булмаса да, аны сөрмәскә иде. Үлән үсеп, кыргый чәчәкләргә күмелеп утырса ни була?! Үз авылларыннан булган җитәкчеләр бу ямьсезлеккә бара алмаслар иде, чөнки аның үз кешеләре шунда җирләнгән бит! “Исәннәрнен кадерен, үлгәннәрнең каберен бел” диләр. Авыллар һәм каберләрнең кадерен белмәгән җитәкчеләр исән кешеләрнең дә кадерен белә алмый.
Авыл кешеләренә мәрхәмәтле булу район җитәкчеләренә дә бәйле. Аларны гел алмаштырып тордылар. Сугыш вакытында һәм аннан сонгы авыр елларда район халкы белән бергә эшләгән райком секретаре Шакиров Сабир абыйны да партия мәктәбенә укырга җибәрделәр. Сугыштан сонгы елларда республикабызда партия мәктәбе ачылды. Башта ул ике еллык иде. аннары тулы югары белем бирә торган мәктәпкә әйләнде. (Ул мәктәп Казандагы хәзерге 6 хастаханә бинасына урнашкан иде.) Шакиров урынына безнен районга партия өлкә комитеты Билалов Исмәгыйль дигән кешене тәкъдим итте. Мамадыш ягыннан иде ул. Ачык күңелле, тиз аралашучан, ягымлы Ул эшли башлаган чорны авыл хуҗалыгында сугыш чоры яраларын төзәтү чоры дип атарга булыр иде. Шакиров эшләгәндә, районыбыз алдынгы районыбыз исәбенә керә башлады. Ә Билалов даныбызны тагын да үстерде. Районнарның алдынгылыгы ул вакытта дәүләткә ашлык тапшыру, игеннәрне чәчү, җыйнау эшләрен алдан бетерү белән генә бәяләнә иде. Дәүләткә
ашлык тапшыру буенча Әтнә районы күп еллар беренче булды. Кешеләр белән эш иткәндә, Билалов эшне ашыгып кына хәл итү ягында булмады. Бу очракта беренче секретарьнын кешеләр белән мөгамәләсе хакында бер вакыйганы искә төшереп үтәм.
Мин, безнең авылда укытучы булып эшләүче Бәрәскә кызы Биктаһирова Сарага өйләнергә булдым. Риза булышуның барлык кануннарын үтәп бетергәннән сон (яучылар аша), аны алып кайтырга Бәрәскә авылына бардым. Кызнын әтисе, булачак бабай: "Без кызыбызны никах укытмыйча җибәрмибез”,
— диде — Никахсыз тормыш булмый ул", — дип кырт кисте. Бу эшне хәл итү өчен хәзерлек эшләрен дә җиренә җиткереп куйганнар иде. Мина, коммунист кешегә, никах укыту рөхсәт ителмәсә дә, риза булырга туры килде. Үзен никахта катнашмассың, синен яктан якын кешен кирәк булачак”.
— диделәр. Минем ул эшкә ярардай беркемем дә юк идс Шул вакыт Трактор" колхозы рәисе Фәтгиев Фәйзи абый искә төште Тиз генә анын
янына бардым да хәлемне аңлаттым. Ул бераз аптырап торгач, барырга ризалык бирде Никахта кызнын туганнары, күршеләре һәм Фәйзи абый да булды Без кәләш белән никах авазы ишетелми торган икенче урында сөйләшеп утырдык.
Никах мәҗлесе бетте. Кешеләр өзыән чыгьш киттеләр, Фәизи абый, үзенә генә хас тизлек белән килеп, безне законлы никахыбыз белән котлады. Бераз безнең белән шаяртып сөйләшеп торгач, өенә кайтып китте Кыз белән мин дә авылыбызга кайттык Безне бик матур итеп озатып калдылар. Мин ул вакытта Казанда укый идем. Казанга китәргә туры килде. Бераз вакыттан соң авылга кайтсам, райкомга чакыралар. Барсам, райком коридорында Фәйзи абый йөренгәләп тора. Үзе куркынган, агарып киткән, кечерәеп калган. Ул болай да юка гәүдәле, тәбәнәк кеше иде. Фин сугышында катнашып, бер күзен югалтып кайтты. Шул күзен кыеклап марля белән бәйләп йөри, ачык калган исән күзе бик хәвефле ялтырый иде. Ул, ашыга- ашыга, безнең өстән язылган шикаятьне сөйләп бирде. Ике коммунист, берсе ата булып, икенчесе кияү булып никах укытып утыруыбызны язганнар иде.
Килүебезне секретарь кызга белдердек. Озак та үтмәде, эчке бүлмәдән ике кеше чыгьш китте Секретарь кызны беренче секретарь чакырып, кыңгырау шалтырады Аннан сон без дә кердек. Секретарь безгә урын күрсәтте, утырдык. Чакыруның сәбәбен аңлатты. "Сезнең өстегездән шикаять бар". — дип шуны безгә укып күрсәтте. Хат бик шыксыз язылган Кемнеңдер Фәтгиев Фәйзидән үч аласы килүе сизелеп тора. Хатның эчтәлеге болай. "Болар икесе дә ялган коммунистлар. Партиябез кешеләрнең башын бутаучы, искелек калдыгы булган дингә каршы көрәш алып барганда ике коммунист дин йолалары буенча авыл кешеләрен җыеп никах укыттылар Алар шундый сыйфатлары белән коммунистлар сафында торырга лаеклы түтел. партиядән чыгарылып, җитәкчелек эшеннән дә алынырга тиешләр
Бу эш зурга китәр ахры, дип уйлап куйдым. Райком секретаре хатны укып бетергәч, өстәлгә салып куйды да безгә карады: Иә. ничек булды бу?”
Бу эшнең сәбәпчесе мин икәнне әйтеп, ничек булган шулай сөйләп бирдем. Фәйзи абыйга сүз бирелгәч, ул минем сүзләрне раслады гына.
"Менә шундый чорда яшибез, нишлик сон инде, бар бит кешеләр, шундый изге эш белән яна тормыш башлаган яшьләрнең канына тоз салырга яратучылар. — диде райком секретаре —Үзегез дә саграк булмагансыз. — дип өстәде — Ярар, бу хат. яңадан кабатлануны таләп итүче булмаса. шунын белән тукталып торыр"...
Ул Фәйзи абыйдан колхоз эшләре турында, минем укуларымның ничек баруы турында сорашты. Бу кешегә карата ихтирамым зур бухты Үзем эшләгән дәвердә мина кушкан барлык эшләрен җиренә җиткереп үтәргә тырыштым
Бу иптәш эшләгән чорда районны электрлаштырхта омтылыш булды. Ул елларда кечкенә елгаларда булган тегермәннәрдән файдаланып
электростанцияләр төзү белән күп шөгыльләнделәр. Безнен районда да Жилгелдс су тегермәненнән шул максатта файдаланырга уйладылар. Бу эш район Советында тикшерелеп карар кабул ителде. Колхозларга Жилгелде авылыннан Әтнәгә кадәр баганалар утыртып чыгуны йөкләделәр. Ул эшне кыш көне башкарырга туры килде. Баганалар да утыртылды, тегермәнгә куярга генераторлар да алып кайтылды. ләкин эш без уйлаганча ук барып чыкмады. Сунын көче җитмәгәнлектән, электр энергиясе бик аз булды. Суның өзлексез бер тирәнлектә (көчлелектә) булуын тәэмин итү читен иде. Тегермән буаларының да ныклыгы җитәрлек түгел иде. Язгы, җәйге яңгырлар белән тегермән буаларының агып китү очраклары да булгалап торды.
Шул чорда район җитәкчеләре тарафыннан бик кирәкле булган төзелеш материалы — кирпеч сугу эше оештырылды. Әтнә районы өчен райбашкарма бинасын салганда ук кирпеч булмау үзен сиздерде. Шул чорлардан башлап районга җитәкче булып килгән иптәшләр бу эшне башлап карадылар, ләкин барып чыкмады. Аны Гыйззәтуллин Гариф абый гына нигездә яхшы оештыра алды.
Гариф абый тумышы белән Кышлау авылы кешесе иде. Холкы әйбәт. Башта ул райсоюз рәисе булып эшләде, аннан райбашкарма рәисе итеп күчерелде. Үзебезнең районда туып үскән кеше булганлыктан, кешеләрне бик яхшы белә. Кешеләр белән гади сөйләшүе аркасында колхоз, авыл Советы җитәкчеләре аны бик хөрмәт итәләр иде. Акыллы фикерләре белән безнен ише яшь җитәкчеләргә дә ярдәм итте. Шулай бер вакыт безнен колхозга килгәч, аның белән басуга сабан эшен эшләүчеләр янына бардык. Кайтканда урамнан безгә каршы бер исерек килә иде. Безне күргәч, бер капка артына кереп качты. Мин ул кеше өчен уңайсызландым. "Нишлисен инде, Гариф абый, бездә шундый кешеләр дә бар шул”, — дип куйдым. “Ул акыллы исерек, айныр ул, анадан туган исеректән сак бул, энем”, —диде Гариф абый. Ул бу сүзе белән, яшь чагыннан ук бәйләнчек кешеләрне күздә тоткан икән. Эш дәверемдә мина шундый кешеләр белән шактый очрашырга туры килде. Бер төрлеләре җитәкче өстеннән гаеп кенә эзлиләр, азрак эшләп күбрәк алырга омтылалар, тәртипкә чакыра башласаң, төрле янау сүзләре әйтеп, башка кешеләрне котырталар иде. Шундый кешеләр белән очрашкан чакта Гариф абый әйткән сүзләрне искә төшерә торган булдым.
Райком, райбашкарма җитәкчеләре бер-берсен аңлап, бик тату эшләделәр. Бу татулык урыннардагы колхоз һәм авыл Советлары җитәкчелә-ренең бергә, тату яшәүләренә үрнәк булып торды.
Сугыштан сон басуларда иген игү эше тәртипкә керә башлагач, хуҗалыкларны бераз икмәк белән тәэмин иткәч, ашлыкны дәүләткә тапшыру планы да артты. Безнең район колхозлары икмәкне Арча, Коркачык элеваторларына тапшырырга тиеш иде. Колхоздагы аз-маз атлар белән генә бу эшне башкарып чыгу мөмкин булмаганлыктан ниндидер чаралар табу кирәк булды. Бу эшне тәртипкә салу йөзеннән колхозлардагы келәтләрдә дәүләт икмәген вакытлыча саклап тору чарасы күрелде. Аларга "глубинка келәтләре” дигән исем кушылды. Башта ул келәтләрне зур авылларда гына ачтылар, тора-бара, алар күбәйде, һәр авылга берне ача башладылар. Бу чара колхозларга бераз җинеллек тудырды. Колхозда хуҗалык эшләрендә генә файдалана торган үгез, сыер җигеп, шулар ярдәмендә ташу мөмкинлеге ачылды. Башта бу хайваннар, аларнын холкын белеп бетермәгәнлектән, көтелмәгән күңелсезлекләр чыгарып тордылар. Бервакыт шулай үзебезнен колхоздан сыерлар колоннасын — ашлык төягән олауларны Әтнәгә чыгарып җибәрдек. Әтнәгә барышлый йөкче малайларның игьтибарсызлыкларыннан файдаланып, сыерлар берсе артыннан берсе Ашыт елгасына су эчәргә керә башлаганнар. Суга кергән сыерларнын олауларындагы ашлыкны көчкә коткарып калдылар. Ярый әле суның тирәнлеге арба өстенә менеп җитәрлек булмаган. Көне буе ашлыкны капчыкларга тутырып, үлчәп, кирәкле кәгазьләрен хәзерләгәнче, сыерлар сусаган булган икән. Бу хәл безгә зур сабак булды, юлга аларны эчертеп чыгарырга һәм елга тирәсеннән үткәндә саграк булырга өйрәтте. Шул мәл белән икмәк тапшыру планын үтәргә унайлык туды.
Шул елларда Арчада авгоколонна төзелде Сугыш чорында Америка ярдәме белән безнен илебезгә бирелгән “Форд Студобекр" автомашиналарын шәһәргә, районнарга тараттылар. Хәзер инде ашлыкны Арчадагы автомаши-налар берләшмәсе көче белән ташырга тотындык. Бу эшне урып-җыю эшләре беткәч, кыш айларында башкарырга туры килде. Ул машиналарны йөртү юлларны кардан чистарту өчен, колхозларга йөкләмәләр бирелде. Ул елларны бер генә колхозда да бульдозер юк, гомумән, трактор белән кар көрәп була дигән төшенчә юк иде Алар соңгы елларда гына күренә башладылар. Барлык кар көрәү көрәкләр белән башкарылды. Көрәп-чистартып кына бетерәсен. буран чыгып машиналар тагын юлда кала. Кайсы колхоз чистарта торган жирдә туктап кала, шул колхоз юлны кабат чистарта. Авылда көрәк тота ала торган хатын-кызлар кыш буе шул юлларда газап чикте. Бу эш колхозларга
1950-60 еллардагы үзгәрешләр
угыш афәтеннән котылганнан сон, колхозчыларның тырышып эшләүләренә карамастан, колхозларның хәле авыр килеш ката б1грдс Авыл халкының көнкүреше бераз уңайланган кебек булса да, шәһәрдә яшәүчеләр белән чагыштырганда, әле бик түбән иде Шуның аркасында кешеләрнең авылдан шәһәргә китүе һаман дәвам итте Колхозның хуҗалык эшләрен башкарып бетереп булмый башлады. Боларнын күбесенә кешеләр житмәү сәбәп булды. Йл буенча колхозларда халыкнын аз булуын искә алып, МТСларга күп кенә техника кайтара башладылар. Элеккеге "СТЗ” һәм “Нати" тракторларына алмашка “ДТ-54” тракторлары кайтты Коммунар комбайннарын “Сталинец-6” комбайннары алыштырды. Аларны исә үзйөрешле комбайннар алыштырды. Техниканың күп кайтуы авылларда кешеләрнең кимүен беразга тоткарлап торды. Комбайннар игенне лабогрейка белән уруны кысрыклап чыгарды. Колхозларга берсеннән-берсс зур, көчле техника кайту аларны файдалану өчен зуррак масштаблы басулар таләп итте Ниһаять, 1950 елны безнен районда колхозларны эреләндерү башланды Бу эш шул дәрәжәгә барып җитте. безнен күрше Мари республикасының Шинша колхозына 30 авыл кушылды. Киров өлкәсенең “Кызыл Октябрь" колхозына бөтен бер районный 100 дән артык авылы кушылган. Кызыл Юл районының “Северный" совхозына 17 авыл кушылды. Бу кампания, тора-бара, шундый аяныч төс алды, бөтен бер авылларнын бетүенә, авыл халкы таралуга иң зур сәбәпләрнең берсе булды Колхозларны эреләндерү чире еллар буе дәвам итте Эреләндерү кампаниясе башланганчы районыбызда 50 дән артык колхоз булса, эреләндерүнең ин соңгы чорында 12 колхоз гына калды. Авылларны күпләп берләштерү' буенча райком, райбашкармаларда планнар төзеп, кайсы авылны кайсына кушарга икәнлеген билгеләп чыктылар Бу кампаниянең ин зур ялгышы авыл халкының фикеренә колак салмау иде. Күп авылларны халыкнын үтенеп соравына карамастан, алар теләмәгән авыллар белән берләштерделәр
Эреләндерелгән колхозлар белән җитәкчелек итү өчен тәҗрибәле, сәләтле җитәкчеләр кирәк булды. Бу очракта шул ук кечкенә колхозларда җитәкчелек иткән рәисләр зур колхозларга җитәкче итеп сайланды. Аларнын күбесе каушап каплы Ул елларда сайланган колхоз рәисләренең 70-80 проценгы ике-өч тапкыр алыштырылды. Идарә итү сәләтләре җитмәде Шушы хәлләрне исәпкә алып, республика күләмендә ике-өч еллык, алты айлык курслар ачылды Курсларның алты айлыкларына эшләп торган рәисләрне җибәрделәр Ә оч еллыгына яшьләрдән сугыш ачысын татып кайтучыларны тупладылар Аларга агроном дипломнары бирделәр Әлеге кадрлар республика колхо шарында озак еллар җитәкчелек эшендә эшләде.
Төрле юллар белән колхозларны күтәрергә тырышып карасалар да, берсе дә уңай нәтиҗә бирмәде Сталин үлгәннән сон. портфель бүлү сугышында җинсп чыккан Никита Сергеевич Хрущев партия Ү зәк Комитетының генераль секретаре булгач, югарыда саналган ялгышлыкларга үсәргә тагын да юл ачты. Хрущевның Курск өлкәсендәге туган авылы Калиновка бу
С
чараларны үткәрүдә үрнәк итеп күрсәтелде. Авылларга, колхозларга генераль планнар төзеттеләр, ул планнарда кайсыдыр авыллар киләчәктә өметле булып исәпләнделәр, кайсылары бетәргә тиеш ди, хөкем ителде Бетәргә тиешле авылларда бер генә төзелеш тә бармады. Мәктәпләр ябылды, кешеләр үзләренен балаларын өметле дип исәпләгән күрше авылларга йөртеп укытырга мәжбүр булдылар Ул авылларда кибетләр дә ябылды. Ләкин мед. пункт, кибет, китапханәләр булмаганда да кешеләр, әле гел болай булмас, тәртип бер керер, дип өметләрен өзмәделәр. Берничә ел шулай азапланып, өмет чаткылары сүнгәч, перспективасыз дигән исем тагылган авыл кешеләре күпләп шәһәрләргә күчеп китте.
Авылларны туздыру мәхшәре өстенә икенче бер мәхшәр килеп чыкты Республикада районнарны эреләндерү кампаниясе башланды. 1959 елда безнен Әтнә районын Кызыл Юл районы белән берләштерү хакында республика югары оешмаларының күрсәтмәсе килеп төште. Бу вакытта Әтнә райкомынын беренче секретаре булып Ибраһимов Мөнәвир эшли иде Тумьппы белән ул Әгерже районының Тирсә авылыннан. Моңа кадәр Кайбыч райкомында икенче секретарь булып торган. Мөнәвир Гәрәй улы холкы ягыннан тыйнак, акыллы, үз алдына куйган бурычларны хәл итүгә бик җитди карап эш йөртте. Кадрлар белән аңлашып эшләде. Бер вакытта да, нинди очрак булуга карамастан, тавышын күтәрмәде, кешеләрне кимсетә торган тупас сүзләр әйтеп җикеренмәде. Килеп чыккан кимчелекләрне төзәтергә тиешле кешеләр белән килешеп, әйбәт киңәшләрен бирә торган булды. Кимчелекләрне төзәтергә вакыт бирде, шулай да аларны күздән ычкындырмады. Аннан сон гына ахыргы нәтижәгә килә торган иде. Менә шушы кешедән аерылу Әтнә районы коммунистларына жинел булмады. Ул районнан киткәннән сон Арча райкомына беренче секретарь итеп сайланды.
Ике районны Кызыл Юл һәм Әтнәне берләштерү конференциясе Кенәр авылы культура йортында булды. Анда райкомның беренче секретаре итеп Кызыл Юл районында беренче секретарь булып эшләгән Сафиуллин Хәниф Фатыйх улы сайланды.
Әтнә районы белән Кызыл Юл районы берләшеп яши башлаган чорный үзенчәлекләренә тукталып узасым килә. Бер коллективка икенче коллектив килеп кушылганнан сон гадәттә аңлашылмаучылыклар килеп чыга Партия конференциясендә мине дә президиум әгъзасы итеп сайлаганнар иде. Урыным “Северный” совхозы директоры Сафин Нәкыйп белән янәшә булып чыкты Сафин конференциядә чыгыш ясаган кешеләрнең Кенәр ягыннан булганнарын аңлатып барды Кайсы кайда эшли, ниндирәк кеше, янәсе. Әтнә ягыннан сөйләүчеләрне исә мин аңлаттым.
Әлеге конференциядә Иске Әҗем, Кышлау, Яна Өжемнәр берләшкән колхозның рәисе Кашшаповнын чыгышы бик тәртипсез булды. Конференциягә барганда, элек Әтнә районында милиция начальнигы булып эшләгән Зәйнуллин дигән кеше бол арның машиналарын туктата. Maim шанын бортлары махсус кеше йөртү өчен көйләнмәгән, делегатлар машина әрҗәсендә басып барган булганнар. Зәйнуллин болай йөрергә ярамаганлыгын әйтеп боларга кисәтү ясаган. Шоферның правасын альт калып, иртәгә милиция идарәсенә аңлашырга чакырган. Колхоз рәисенә, күрәсен бу бер дә ошамаган. “ Милиция начальнигы Әтнәдән килеп, беренче очрашуда ук безне куркытырга уйлады, без алай курка торган егетләр түгел”, — диде ул. “Без Кенәр якларын кимсетергә юл куймабыз”, — дип тә өстәде.
Берләшеп эшләү дәверендә райком секретаре Сафиуллин да, райбаш-карма рәисе Минушев та район белән җитәкчелек иткәндә ике төрле фикер булуга юл куймадылар, гадел эшләделәр. Башта әйткәнемчә, берләшкән район җитәкчеләренең, (Кенәр ягыннан килгәннәрнең) Әтнәдә фатирлары булмады. Алар Кенәрдән килеп йөрделәр. Беренче эшләре Әтнә белән Кенәр арасындагы юлны тәртипкә китерү булды. Бу чорда Әтнәдә культура йорты да салынды. Бу өлкәдә Фатыйх Минушевнын хезмәте аеруча зур булды Анын тырышлыгы белән бер ел эчендә культура йорты төзелеп бетте Иртән ул Әтнә урамына чыгып баса да, милиция кешесе белән бергәләп, машина
тота. Әтнә урамыннан үтүче машинаның нинди эш белән йөрүен исәпкә алмыйча, Кенәргә кирпеч алып кайтырга җибәрә Шоферларнын праваларын җыеп алып кала. Аларнын үзләрен генә җибәрми, колонна ясап, шунын белән үзе идарә итә, яки берәр ярдәмчесенә кушып машиналарга тулы йөк төятә, төзелешкә кайтарып бушатканчы барлап-күзәтеп тора.
Шул ук елларда Әтнә урамына асфальт та җәелде Фатыйх Әтнә районын яхшы белә иде. Институтта укьианда ук, Бәрәзә колхозына кайтып, практика узды, колхозда агроном вазыйфасын дә үтәде. Бу ике иптәш Әтнә районында җитәкче булып эшләгәндә икс ел рәттән корылык булды Күрәсен. районный алга бару мөмкинлеге булмавын исәпкә алып булса кирәк. Сафиуллинны секретарьлыктан бушаттылар, республика авыл хуҗалыгы техникасы җитәкче-сенең беренче ярдәмчесе итеп Казанга күчерделәр Киткән вакытта "Бу эштә минем бәхетем булмады инде, ичмаса, минем урынга килгән кешенен бәхете булсын”, — дигән Сафиуллин.
Районнарны үзгәртү буенча бу чорда яңалыклар гел булып торды. Зурайту- берләштерү вакытында күп кенә районнар яшәүдән туктады Безнен якта Кызыл Юл, Чепья, Чүриле. Дөбьяз районнары, аннары Корноухово. Юдино Норлат. Подберезье. Кайбыч Тархан, Тәмте, Буденный, Тельман. Ямаш. Юхмачы, Кузнечиха. Биләр, Шөгер. Тымытык, Матвеевка, Ворошилов, Калинин. Кызыл Йолдыз, Кызыл Армия, Яңа Чишмә, Ширәмәт, Морт. Красный Бор, Тәкәнсш, Столбище, Теләче һәм тагын мин белмәгән берничә район бетте. Шушы берләштерү аркасында район җитәкчеләре хезмәт кешесеннән тагын да ерагайды. Район җитәкчеләре урыннардагы чын хәлне белми башлады Җитәкчелек итү мәгълүмат кәгазьләрендә булган саннар ярдәмендә генә алып барылды. Районнар зураячагы турында гәзигләрдә хәбәрләр күренеп торды. Шул чорда Мәскәүдә авыл хуҗалыгы министрлыгы икегә бүленде Берсе колхозлар, икенчесе совхозлар белән идарә итә торган булды Безнен республиканың да партия өлкә комитетында авыл хуҗалыгы буенча беренче секретарь булып Табеев, промышленность буенча Князев калды. Авыл хуҗалыгы министрлыгы бетерелде, анын эшен министрлар советы рәисенен беренче ярдәмчесе алып барды. Ә авыл хуҗалыгы министры булып эшләгән Биктимзгров янартылып төзелгән зур Минзәлә районына авыл хуҗалыгы идарәсенә җитәкче итеп җибәрелде. Менә шушы чорда авыл хуҗалыгы белән җитәкчелек итүдә аңлашылмаучылык башланды. Республикада авыл хуҗалыгы министрлыгы беткәннән сон анын эшен башкару өчен алты урында авыл хуҗалыгы берләшмәләре барлыкка килде Аларда җитәкчелек итү өчен республиканың ин сәләтле кешеләрен җибәрделәр. Тора-бара бу алты берәмлекне бүлгәләп, янә берничә авыл хужалыгы идарәсе ясадылар. Әле бу чорда районнар шул идарәләргә буйсынган хәлдә яшәүләрен дәвам иттеләр. Безнен район үзенең эшчәнлегс белән Арчада төзелгән зур идарәгә буйсына торган булып калды. Арчада бу идарәгә Балтач, Саба. Кукмара. Мамадыш һәм Биектау районнары да кергән иде. Кукмара, Саба, Мамадыш һәм Биектау икенче берләшмәләргә күчтеләр. Тора-бара, Балтач районы аерылып чыгып, мөстәкыйль район булып яши башлады Безнен Арча авыл хужалыгы идарәсе башлыгы булып Шарифуллин Лев Равилович дигән кеше эшләде. Зур идарәләрнең җитәкчелек эшенә кадрларны партия өлкә комитеты куя иде Шушы зур идарәләргә ияләнә төшкәч аларны элеккечә, район идарәсе дип атадылар Бу очракта Әтнә һәм Балтач районнарын яшәүдән туктатып. Арча районы дип кенә йөртә башладылар Арча райкомының беренче секретаре игеп Закиров Мөхәммәт Закир улы сайланды Шулай итеп, 1962 елда Әтнә район булып яшәүдән туктады. Бу чорда ян.иан-яна җитәкчеләр, колхоз рәисләре белән танышып- белешергә кирәк иде. Әтнә ягында яшәүче колхозларга һәркөнне төрле-төрле район җитәкчеләре килә башлады. Райком, райбашкарма, авыл хуҗалыгы бүлеге хезмәткәрләре. заготзерно, сельхозтехника, май заводы, суд. прокуратур», милиция, банк. с;»клык кассасы, автомобиль хужалыгы кешеләре килеп, колхозларны өйрәнделәр Арча зур район булгач, анын оешмаларында хезмәткәрләре дә күбәйде Килүчеләр. колхозларны өйрәнүгә караганда, үтләре өйрәнер» ә тырыштылар, игътибар таләп иттеләр
Шулай беркөнне Арча районы авыл хужальпы идарәсенең бер ревизоры безнен колхозга килеп, финанс хәлләрен тикшерде Аны колхозның кунакханәсенә урнаштырдык. Бер тәүлектән соң колхоз идарәсенә керде дә: "Фәйзи Әхмәтович, сездә теш врачы юкмы?” — дип сорады бу. Мин: “Тешегез авыртамыни?” дидем. Ә ул: “Юк, тешнең кирәге калмады, кичә манный боткалары гына ашадым”, — диде. Мина бик унайсыз булды. Ул көнне ничектер колхозда ит булмаган. Ана ак икмәк, майлы боткалар гына ашаткан булганнар. Андый кешеләр белән шактый очрашырга туры килде. Аларнын уенда ашау ризыгы гына түгел, күнел күтәрә торган ризыклар — эчемлекләр дә була иде. Безнен колхозда ул елларны андый эшләр бер дә практикада булмады шул. Бу түрәләр колхоз рәисләренең алдан планлаштырылган эшләренә комачаулыйлар иде. Ул чорда райком белән авыл хуҗалыгы идарәсе аңлаша алмыйча яшәделәр.
Районда күп төрле хакимиятләр булу, аңлашылмый торган тупаслык, бер-береңә ихтирамсыз караулар колхоз рәисләренең дә тәртибен үзгәртте. Аларны яна тәртипләргә ияләшә алмауга китерде. Колхоз рәисләре үз эчләренә бикләнеп, гел үзләренчә генә эшләүтә күчтеләр. Районнарны зурайтып, район күләмендәге җитәкче постларга кешеләрне куеп, колхозларга ярдәм оештырмакчылар, авыл хуҗалыгын алга җибәрмәкчеләр иде. Ләкин ул тормышка ашмады, колхозларда үзгәреш булмады
Арча ягы колхозларының тимер юл янында булулары исә кешеләргә шәһәргә китеп эшләү өчен мөмкинлек бирде. Шунын аркасында эшкә сәләтле кешеләрнең читкә китүләре аларда иртәрәк башланды. Менә шушы хәл колхозларның бераз йомшаруына китерде. Шушы шартларны исәпкә альт, районда хуҗалык эшләрен тәртипкә оештыру, хуҗалык эшләренен вакытында башкарылуы районның алга китүенә сәбәпче булды. Матур гына эшләп ятканда Балтач ягы авыллары Арча районыннан аерылды. Алар, Арчадан аерылып чыгу белән, зур оешканлык күрсәтеп, авыл хужальпы продукциясе җитештерүдә зур гына уңышларга ирештеләр. Тора-бара Балтач республика күләмендә әйдәп баручы районга әйләнде. Балтач районында булган үзгәрешләр элеккеге Әтнә районы колхозларында да аерылу хисе уятты. Ул фикернең уянуына нигезле сәбәпләр дә бар иде Шуларнын кайберләре. Авыллар район үзәгеннән ерак. Авыл халкы монардан бик интекте. Ягулык өчен кирәк булган күмер, утын, төзелеш материалларын станцадан альт кайтырга машиналар житмәү үзәккә үтте Әтнә белән Арча арасында автобуслар йөртүне юньләп оештыра алмадылар. Кыш айларында, буранлы вакытларда автобуслар, машиналар атна буе йөри алмады. Шул сәбәпле район оешмаларына йомышы төшкән кешеләр Арчага бара алмыйлар иде. Элекке район үзәге — Әтнәдә —төзелеш бөтенләй туктатылды, халык ихтыяҗын тәэмин итү дә Арча ягы авылларына караганда түбән иде. Бу кешеләрдә борчу тудырды. Бер район булгач Әтнә авылы кешеләренең дә Арча бистәсендәге кебек яшиселәре килде. Арчада төзелеш яхшы гына алга китте. Арча тирәсендә яна бистәләр күренә башлады. Колхоз җитәкчеләрен җыелышларга барып кайтып юлда көн уздырып йөрүләр дә борчый башлады. Кыш көннәрендә Арчага бару өчен Казан юлыннан Каменка станцасына кадәр барырга, шуннан борылып Арчага таба кире кайтырга туры килә, баруга ике сәгать, кайтуга ике сәгать вакыт уза иде. Менә шул сәбәпләр аркасында элекке Әтнә районына караган авылларның җитәкчеләрендә, әгәр без аерылып, мөстәкыйль район булсак, эш өчен унайлырак булыр иде дигән фикер уянды. Балтач районы аерылып чыкканнан сон аерылу теләге тагын да көчәйде. Без элеккеге Әтнә районы колхозларының җитәкчеләре исеменнән партиянең Татарстан өлкә комитетына һәм Министрлар советына Әтнә районын мөстәкыйль район итүне сорап хат юлладык. Колхоз җитәкчеләре Әтнәдә яшәп килгән банк бинасында ул хатны язып, кул куйдык Ләкин аңа төпле җавап ала алмадык Мин Арча райкомының беренче секретаре Жиһаншиннан бу эшне яклавын үтендем. Ул да миңа яклаячагын әйтмәде. “Элеккеге Әтнә районы Кенәр белән бергә кушылып яшәгән чорда, бер район булып Арчага кушылдылар, әгәр дә шул зурлыкта Арчадан китсәләр, Арча бик фәкыйрь
булып калачак ич”, — диде. Бу эш шунын белән тәмамланды. Шактый вакыт узгач Казанда партия өлкә комитстынын зур бер җыелышы булды. Анда безнен район колхозларыннан да делегатлар катнашты. Шул җыелышта •Социалистик Татарстан” гәзите редакторы Хамматов Шәмси чыгыш ясады Безнен бүленүне сорап язган хатыбызны искә алды. Хатта Әтнә районынын фәкать татар авылларыннан гына торачагы әйтелгән иде. “Татар халкынын гореф-гадәтләрен саклауда республикабызда кечкенә генә бер нокта булыр иде", — дип язган идек. Хамматов шул сүзләрдән сәяси нәтиҗәләр чыгарып, милләтләрне бер-берссннән аерып политик хата ясаганнар, бу хатыгыздан пантюркистлар исе килә. диде. Ул хатта Габдулла Тукай безнен Кушлавыч авылында туган дигән җире дә бар иде. Ул да ярамаган сүз булып чыкты. Тукай исеме белән сәүдә итәргә җыеналар, гомумән, ул хаттан милләтчелек исе килеп тора, диде. Андый карашларга безнен партия тиешле бәясен бирергә тиеш, дип сүзен бетерде. Безгә бер дә күңелле булмады. Шулай итеп, безнен мөстәкыйль яшәү теләгебез туктатылды Балтачларнын. аерым район булгач, алга китүләренә сокланып яшәвебез, безне һаман да борчып торды. Әтнә авылы, район беткәннән сон. район бар вакыттагы хезмәт күрсәтү тармакларын саклый алмады. Район бетү белән төзелеш тукталды. Район оешмаларында эшләүче кешеләр төрлесе төрле якка таралдылар Алар артыннан шул оешмаларга хезмәт күрсәтүчеләр һәм колхозда эшлисе килмәгән кешеләр дә авылны ташлап китте. Авылда буш йортлар күбәйде, яңаларын төзү кимеде. Гомумән, Әтнә авылы үз әйләнәсендәге авылларга караганда төзелеш буенча артта кала башлады Авыл күзгә күренеп сирәкләнде Ник Әтнә шулай тиз биреште соң? Әтнәдә кешене кайгырту җитмәүне беренче сәбәп итеп куярга кирәктер. Кешеләргә яктылык һәм җылылык бирә торган электр кертүне озак башкардылар. Анын өзлексез эшләвен тәэмин итә алмадылар Соңгы вакытларга кадәр электр уты еш өзелеп, кешеләрдә ризасызлык тудырды. Су чыганакларын, суүткәргеч торбаларны, колонкаларны карау житмәдс Ә элекке Кызыл Юл районынын үзәге булган Яна Кенәр яхшы сакланды Алар район вакытында халыкка хезмәт күрсәтә торган оешмаларны саклап кала алдылар, үзләрендә кирпеч заводы төзеп, кирпеч белән байтак төзелешне тәэмин иттеләр. Кенәрләге промкомбинатны да япмадылар, киресенчә, үстерделәр. Агачтан өй буралары, такта-токта, рәшәткәлекләр ясап саттылар. Бу чаралар шәхси хужалыкларнын каралтыларын төзергә унайлык тудырды. Төрле әртилләр эшләрен дәвам imr Шунын өстенә, бәрәңге киптерү заводын эшләттеләр, азык комбинатын саклап калдылар Үзләренең биләмәләрендә төрле жиләк-жимеш агачлары үстереп, вареньелар кайнатып, гөмбәләр жыеп тозлап, төрле тәмләткечләр җитештерделәр Шундый юллар белән, район беткәннән сон. анын оешмаларыннан бушаган кешеләрне эш белән тәэмин итә алдылар Кешеләр таралмады, туган авылларына булган мәхәббәтләре сүрелмәде Этналәр шикелле төшенкелеккә бирелмәделәр
Бу буталчык елларда алар Яна Кенәр авылын саклап калу гына түгел, аны үстерүгә дә ирештеләр. Хәзерге көндә дә ул үз матурлыгын саклый. Ә Әтнәдә мондый бердәмлек булмады Әтнәне саклап калу өчен тырышучы ихлас җитәкчеләр юк иде. һәммәсе үзләре эшләгән оешмаларына бикләнеп, гомуми эшкә зыян китерделәр Әлеге оешма җитәкчеләре алмашып торды, яңалары игътибарсыз булды Шунын аркасында халыкның көнкүрснешендә дә. төзелеш эшләрендә дә Кенәр белән чагыштырганда аерма бик зур иде
Арча районы белән кушылып яшәү дәверендә угыз ел буена бер генә километр да асфальт юл салынмады. Бу юлсызлык Әтнә ягы колхозларын бик азаплады. Асфальт юлларнын төзелә алмавын республика күләмендә зур төзелешләр баруга сылтау итеп килделәр Янәсе, төзелеш материаллары шул төзелешләргә китә. Арча да. үзендә асфальт заводы булуга карамастан, яна юллар төзүгә керешә алмады Моннан күп еллар элек Тукай бәйрәме уңае белән Арчадан Тукай-Кырлай юлы асфальтланган иде Бу эш республика ярдәме һәм кече белән башкарылды Ә райондагы асфальт заводы ел саен шул юлнын ватылган урыннарын ямаудан узмады. Жәй көне аз гына селкенсә.
көзге салкыннар җигү белән эш туктатыла иде. Сонга табарак Арчада еш кына республика, хәтта Россия күләмендәге семинарлар үткәрелде. Шул уңайдан семинарлар булган җирләрне асфальтлау хисабына юл төзү планы үтәлеп барды. Бер елда сельхозтехника, икенче елны сельхозхимия, төзелеш оешмалары, заготзерно, май заводы, шул семинарга узып китә торган Арча урамнары шикелле урыннар гына асфальтланды. Аннан, аерым колхозларда семинарлар үткәрелсә, шунда асфальт салынды. Без, Әтнә ягының колхоз җитәкчеләре, депутатлар сайланган вакытта наказлар да биреп карадык, нәтиҗәсе булмады. Райком секретарьларыннан (берләшкән елның башыннан) Закиров. Жиһаншин, Зәйнуллин, Каюмов эшләгән чорда юл мәсьәләсе буенча Әтнә ягына игътибар булмады. Әтнә районында райкомның беренче секретаре булып эшләгән. Арчага кушылган көннән озак еллар Арча райбашкармасы рәисе булып торган Борһановнын да бу эшкә игътибары җитмәде. Юл газапла-ры кешеләрне гел борчып торды. Әтнәдән чыккач гел начар юлдан бара идек. Биектау районы чигенә җиткәч кенә асфальт юл башланып китә. Биектау аны без Арчага кушылган елларда ук төзеде. Сонга табарак Биектау җитәкчеләре колхоз үзәкләренә дә асфальт юл белән керә башладылар. Ә Мари республикасының безнен күрше Морка һәм Бәрәңге районнарында барлык колхозлар арасында да асфальт юллар салынды. Безнен Әтнә ягы кешеләренә шуларны күреп, кызыгып яшәү генә насыйп булды. Юлларны төзү буенча элекке Әтнә районы авыллары кулдан килгәнне азмы-күпме эшләделәр. Мәсәлән, Күнгәрдән Әтнәгә кадәр дамба күтәреп, таш җәеп, тимер-бетон күперләр төзеп чыктык. Шундый ук күләмдәге эшне Күәмнән Әтнәгә кадәр “Игенче” колхозы да эшләде. Кышлау, Яңа Шашы колхозлары да, Комыргужа авылы (“Шахтер” колхозы) Биектау районының Өмбе авылыннан Әтнәгә кадәр юл күтәреп, тыш җәеп чыкты. Ләкин Әтнә турында андый мисалны китереп булмый. Күрше тирәләрдә шундый төзелеш алып барган вакытта Әтнә авыл Советы, колхоз җитәкчеләре бу эшкә игътибарлы булмадылар. Хәтта авыл уртасыннан ага торган инеш күперен салу мәсьәләсендә дә юллар төзү оешмасы белән колхоз идарәсе ызгышып йөрде. Янәсе, аны кем салырга тиеш9 Азак килеп, күпердән инде тәмам йөри алмас булгач кына, район көче белән, күрше колхозларның юл төзү планын үтәү хисабына күпер салынды. Әтнә колхозының клуб, мәктәп, балалар бакчаларын төзүгә һәм ремонтлауга да игътибары җитмәде. Бер мисал китереп үтәм. Әтнә колхозы хастаханәгә фатирлар җиткерү буенча эш башкарды: баракеыман биналар салып бирде һәм ул эшне башкарганы өчен, хастаханәнең ике катлы бик яхшы бер бинасын, эш хакы итеп, үзенә алды. Ул бина сонгы елларга кадәр Әтнә колхозы фермасында терлекчеләр йорты булып хезмәт итте.
Әтнәдә төзелеш эшенен начар булуында Арча район җитәкчеләрен генә гаепләү дөрес булмас иде. Халык телендә: “Еламаган балага имчәк бирмиләр”, — дигән әйтем нәкъ менә Әтнәгә туры килә. Төзү артыннан йөрмәсән, беркем дә сиңа китереп бирми ләбаса!
Дәвамы киләсе санда