Логотип Казан Утлары
Публицистика

НИ ӨЧЕН БОРЧЫЛАБЫЗ?

Барысы да бергә бәйләнгән... езнең шигърият проблемаларыбыз, хәтта саф әдәбиятныкы гына булып күренгән мәсьәләләребез лә яшәү һәм тормыш мәсьәләләре белән бик тә тыгыз бәйләнгән. Бүгенге шигърияттә безне борчыган байтак кына yft-фикерларнең тамыр очы олы тормышка, реаль чынбарлыкка килеп ялгана. Шуңа күрә журналыбыз битләрендә бара торган дискуссиядә без бүгенге поэзиянең үзен геНй алып, аның мәсьәләләрен тормыш проблемалары белән бәйләмичә сүз йөртсәк. әңгәмәләребез шактый ук бер яклы булыр Алирның ышандыру киче дә КИМер Аннан соң. безнең бәхәсебезнең уртак темасы да -Заман һәм шигырь* дип куелган бит әле. Димәк, шуннан чыгып караганда ди шигъриятебез эченә кереп киткәнчегә кадәр, безгә башта үз заманыбыз турында уйланып алу кирәк Аның аеруча күзгә ташланган кайбер сыйфатларын, тенденцияләрен ныграк аңларга тырышу кирәк Ул сыйфат һәм тенденцияләрнең заманыбыз кешеләренә, чордашларыбызга ни рәвешле тәэсир итүен төшенергә тырышырга кирәк Биредә, әлбәттә, ул проблемаларның барысына да тукталу, һәммәсен күз уңыннан үткәрү мөмкин түгел Чөнки Егерменче гасыр- дигән ул проблема - кешелекнең гаять т» үзенчәлекле һәм принципиаль үзгә сыйфатларга ия булган, гаять уникаль бер чоры буларак дистәләгән том фәнни хезмәтләр таләп ит.» Ә хәзергә без. сөйләшүнең. бәхәснең топ үзәнен истән чыгармыйча гына тормышыбызның шигърияткә аеруча кагыла торган кайбер яклары, кайбер сыйфатлары турында уйланып алыйк Зур-зур сәбәпләр... Бүгенге тормышыбызда шигъриятнең -сәламәтлегенә» кочле йогынты ясаучы нинди мөһим факторлар бар соң? Соңгы елларда татар совет поэзиясенең генә түгел, ә гомумән дөнья поэзиясенең торышына тәэсир иткән иң зур факторларның берс* шәһәрне процессы bv процессның безнең тормышыбызны нык үагортконек бкрмбма М би* яхшы i> Чыимм Iшәһәрләшү күренеше (фәнни телдә ул урЛәвмяпцмд* лмп Дәртглә- бик күпләрнең яшәве II бүтәнч» ИТТе Хәи*р ИНД» беаигк Татарстан «атиымын гы . да гомер-гомергә җирдә яшәгән халыкның да 70 проценттан күбрәге шәһәрләрдә к.-н «ҮР" _ Шәһәр тормышы Шәһәрчә яшәү Бүгенге кеш» эчен ул нәрсә дигән сүз соң Торгынлык елларында без тормышыбызның уңай яклары турында шактый күп сөйләштек Хәтта әйбәт якны арттыра тошеп то сөйләштек кабартыбрак та ыспай лап. бизәп тә Ә хәзер чынбарлыгыбызның кешегә тискәре тоэснр ясаучы яклар» турында сүз алып барырга вакыт түгел микән’ Бүген шул турыда күбрәк уйлану Б бергә-бергә фикер йөртү киләчәктә кеше өчен тагын да начаррак булачак кайбер тенденцияләрне йөгәнләргә ярдәм итмәсме’ Хәзерге ачыктан-ачык сөйләшү һәм үзгәртеп кору дәверендә мондый мөмкинлектән без һичшиксез файдаланырга тиеш бит! Шулай итеп, шәһәрләшү процессының бүгенге кеше яшәешенә нинди тискәре йогынтысы күзәтелә соң’ Барыбыз да белеп, сизеп тора, шәһәр тормышы ул — табигать баласы булып яралган, шулай үскән һәм миллионнарча еллар дәвамында табигать эчендә яшә-I ән Кеше дигән затның кинәт кенә бөтенләй икенче төрле сферага — үзенә капма- каршы булган әйберләр күренешләр мохитенә — барып керүе дигән сүз Ягъни аның тимер-томыр, калын-калын ташлар һәм зарарлы газлар мохитенә күчүе дигән сүз Тоташы белән әнә шундый әйберләрдән диярлек кенә торган тирәлектә кешенең тормыш корып җибәрергә маташуы дигән сүз. Хәзер инде бу күренеш маташу гына булып калмады, ә зур процесс төсен алды Кайчандыр ямь-яшел булган Җир шарын хәтта кайчак таштан, тимердән, сасы газдан торган гигант шәһәрләр чолганышында гына итеп тә күзаллап куясың курка-курка Әйе бер генә якны күбрәк кайгыртып, бары тик уңайлык турында гына уйлап, кеше әнә шундый сәер тормыш корды Гаять тә киң мәйданда, бихисап күп җирне асфальт һәм тимертомыр белән каплый-каплый. төзеде ул үзе уйлап чыгарган бу яңа төр тормышны Яңача булган, табигатькә каршы булган ул тормышны коруын корды кеше Ләкин бит һәр нәрсәнең чын кыйммәте чагыштырып караганда гына беленә Әйберләрне дә. күренешләрне дә без чагыштырып карарга шуннан соң гына нәтиҗә чыгарырга өйрәнгән Әйдәгез, биредә дә шул әйбәт алымны кулланыйк Чагыштырып карыйк. Ягъни шәһәр җирендәге яшәүне табигать эчендәге яшәү белән янәшә куеп карыйк Авыл җирендә туып-үскән кешегә инде моны сөйләп тә торасы юк кебек Табигать бит ул — урман һәм болыннарыбыздагы әйтеп кенә бетерү мөмкин булмаган чиксез ямь, тиңе булмаган гүзәллек, иң камил шигърият' Табигать бит ул — кешенең эченә искиткеч шифа булып бөркелеп керүче хуш исләр, тәмле исләр! Ул бит — кошлар авазы белән дә. әкрен искән җилдә лепердәшеп утыручы яфраклар көе белән дә кешенең җанына агылучы үтә нәфис бер моң' Ул —елга һәм күлләребез- дәге бүтәнчә кабатлана алмастай ләззәт, бу бәхетне бер мәртәбә үзе кичергән кеше инде шуннан соң һичкайчан оныта алмастай бәхет’ Гомумән табигатьнең кайсы гына күренешен алма, кайсы гына мизгеленә тукталма— аның һәммәсе дә кешене сәламәт һәм матур итеп үстерүгә булыша Шулай тәрбияли, кешене һәр яктан ныгыта, чыныктыра Табигать һәм кеше турында күбрәк уйланган саен, без хәзер сирәк искә ала башлаган бер хакыйкатьнең дөреслегенә ныграк ышана барасың Ул хакыйкать түбәндәгедән гыйбарәт Кеше — үзенең Табигать дип исемләнгән анасы карынындагы мәңгелек бала икән' Әнә шул карынны ул беркайчан да ташлап чыкмаска тиеш икән! Үзен Анасы белән бәйләгән кендек җебен һичкайчан өзмәскә тиеш икән ул! Шушы урында яшүсмерләр холкы турында да уйланып аласы килә Үзенә бераз көч кергәнен сизү белән, нәрсәдер майтара алганын аңлау белән, ниләр генә кылана башламый яшүсмер кеше” Гомумән, ул кыланмаган нәрсә калмый дөньяда! Моңарчы кешелек җәмгыяте дә әнә шуңа якын психологик халәт кичерде Үз кулында фәннең һәм техниканың гаять зур көчен тою — аны ниләр генә кыландырмады’! Кешелек — әлеге яшүсмер малай кебек — алдын һәм артын, нәтиҗәсен, ахырын уйлап тормыйча, әллә ниләр майтарып ташлады Шәһәрнең кешегә ничек тәэсир итүен тулысынча аңлый алсак — безнең чәчләребез үрә тормас иде микән” Хәер, чамалап кына без аны бераз төшенәбез дә бугай инде Чөнки гыйбрәтле хәлләр адым саен диярлек очрап тора Күптән түгел күргән бер күренеш минем үземнең күз алдымнан һич кенә дә китми Җәйге эссе көн иде Казан шәһәренең бөтен транспорт өчен диярлек иң үзәк юлы булган Декабристлар урамындагы тукталышта, эсседән әлсери-әлсери. төтенгә һәм газга буыла-буыла трамвай көтәм Шактый гына көткәч, ниһаять, дөбер-шатыр шалтырап мин көткән трамвай да килеп туктады Көчле кояштан, тавыштан инде нишләргә белмичә тәмам ярсыган халык ташкыны белән бергә мин дә эчкә үттем Инде кузгалып киттек, тынычланып кына барырбыз дигән идек — мөмкинме соң’! Трамвай утыргычлары уртасындагы тар коридорга кертеп куелган кечкенә арба бар иде. шундагы яшь бала бөтен көченә акырып, гасабиланып җылый башлады Күрәсең инде ул без кергәнче дә шактый тавышланган — кырыендагы әнисе нишләргә белмичәрәк аптырап тора, халыкның йөз-кыяфәтендә дә үтә борчылу. һәркемнең тынычлыгын ала торган бу күренешкә карап барган саен башка күңелсез уйлар күбрәк килә иде Мескен, бу бәләкәй жан иясе, нәселендәге меңләгән еллар бгена аккан күзәнәкләр дәшүе буенча табигатькә чыгам дип туган бит инде Ә аны табигать баласын үтергеч тимер ташкыны уртасына китереп керткәннәр' Чын. туп-туры мәгънәсендә тимер ташкыны бит бу1 Әнә. янәшәдә генә әллә ничә рәт булып үкерә-үкерә зур ♦ машиналар, тау хәтле тракторлар бара Алар арасындагы тимер юлда тагын тимер - трамвай' Ул да галәмәт тавыш чыгарып — шатыр-шотыр бара' Ә трамвай эчендә 2 инде янә тимер кыса — арба Боларның һәммәсе бит — бу кечкенә жан иясенә каршы' ? һәммәсе аны нык борчый, изә һәм ботарлый бит' Үсә. олыгая барган саен без тимер ташкыны арасында әлеге бала сыман ела- S маска, ул кадәр үк әрнемәскә тырыша башлыйбыз Әкренләп түзәргә өйрәнәбез ~ чыдарга өйрәнәбез Ләкин аңа карап кына, безнең ташлама ясавыбызга карап кына Z бу конфликтның асылы алышынмый шул! Бу зур каршылык тирә-юнебездә яшәп т кала, һәр даим безгә тәэсир ясавын дәвам итә = Табигатьтә исә бөтен хәрәкәт һәм үзгәрешләр инде озак дәверләр буена сына- ф лып беткән, уңайлы рәвеше табылган юлдан бара Анда һәммәсе ипле бер жай белән - бара Авыл кешесен генә алыйк Ул мал асрый, кош-корт тота. Материаль якны — 2 кеше җилкәсендә яшәмәүне әле бөтенләй искә алмаганда да. аның яшәвендә никадәр - дөреслек7 ' Аныңча яшәү — ул кыска гына итеп әйткәндә — табигать белән бергә = зур гаилә булып яшәү дигән сүз! Малтуар һәм кош-корт исәбенә кешенең аралашу > сферасы, яшәү мохите зураю, гаиләсе ишәю дигән сүз Әлеге мал-туар да. барча кош- - корт та —болар һәммәсе кеше белән бер гаилә сыман яши бит алар Бер гаилә Z Димәк, кеше никадәр күп яктан ала үзе өчен кыйммәтле тәҗрибәне акылны сабакны' » Ә яшь буын, кечкенә кеше” Аның өчен мондый шартның никадәр кадерле икәнен аңлатып кына бетереп була микән7 Яшәүнең гаять тә күп төрле һәм нечкә мөнәсәбәтләре үзенә актив кагыла торган, әкрен-әкрен тәэсир итә торган бу мохит эчендә кечкенә кеше бит нихәтле әхлакый сабак — яшәү тәҗрибәсе, гармоник тәрбия ала1 Ә шәһәр баласы мондый олы бәхеттән мәхрүм Кызганыч дәрәҗәдә мәхрүм' Аңа бит. әлеге катлы-катлы тимер ташкыны эчендә барган сабыйга булган кебек гомере буена диярлек каты, кискен, тупас көчләр тәэсир итеп тора Аңа бик озак дәверләр әнә шундый йогынты ясала' Җирдән нык аерылып, таш пулатларның сигезенче-унынчы катларына менеп кунаклаган безнең шәһәр фатирларыбызда бит малай кешегә бөтенләй эш шөгыль дә юк Кызлар әле кухняда, әнисе тирәсендә үзләренә эш табалар Бу аларнын киләчәк юлы, төп яшәү стихиясе белән тәңгәл килә, шуның беләи яраша Ә киләчәктә ир-ат булырга тиешле кеше — малай кеше — йә нәрсә эшләсен инде ул һәр яктан чикләнгән таш стеналар арасында7 ' Ә бит егет кешегә бөтенләй бүтән төрле яшәү, бүтән төрле — актив стихия кирәк' Әнә шундый шартлар булмаганга күрә без яшьләребезнең бүгенге бозыклыкларын күрәбез Шәһәрдә кеше тормышының чүп урынына да куелмау очраклары адым саен диярлек Соңгы вакытта исә үтереш белән төгәлләнә торган урам сугышлары да ешайды Боларның һәммәсе — үзебез оештырган шәһәр тормышы җимешләре Батар - безнең зур күләмдә уйлап эш итмәвебез, зур ялгышларыбыз нәтиҗәсе Шулай итеп, без югарыда күрсәтеп үткән хәлләр барысы да тормышыбыз гармониясен (ягъни шигъриятне дип уйлыйк) җимерү буенча шактый кирәкмәгән эш башкардылар, җәмгыятькә зыян салдылар Әдәбият ягыннан чыгып караганда бу төбәкнең күренекле вәкилләре авызыннан инде байтактан сөйләнеп йөргән сүзнең дөреслеге тагын да бер мәртәбә расланды соңгы елларда «Шагыйрьләр авылда туа. ә шәһәрдә үлә» дигән сүзнең Егерменче гасырга хас булган икенче зур үзенчәлек — фән һәм техника революциясе дә кеше өчен бик зур уңайлыклар тудыруга карамастан яшәеш гармония евн бозуга шулай ук байтак кына өлеш кертте Заманыбыз кешесе бары тик салкын исәп белән генә, башны гына эшләтү акыл белән генә күп нәрсәгә ирешергә «йрәиеп шуңа күнегеп китте Шул рәвешчә генә яшәүгә ияләште Фәннең һәм техниканың кеннән-көн киңрәк масштабларда яуланып килгән казанышлары акылның һәм салкын исәпнең абруен тагын да күтәрде Шулай итеп фән безнең тормышның төп героена әйләнде Кеше тулысы беләи диирл.к шуларга баДлг була башлады, аллар ул ал.рдая башла аша,«у куа алдына китара да аллый Баштарак курап уткаятбаача кушаякла» ук «атка лайкага, т.р арасында тарбяяланяага» аларяы тоярга Ьаи аяларга ояраяяага» кашуда болар бар яклылыкны тагын да көчәйттеләр. Дөньяның һәм халык яшәешенең хисем Һәм әхлакый ягы бөтенләй игътибардан ук читтә кала башлады. Яшәешне шактый гадиләштереп аңлау, кешене исә автомат роботларга якынлаштырып карау көчәйде Парадоксаль шундый бер хәл дә килеп туды: эшләр болай барса, үзе уйлап тапкан робот белән кеше арасында бөтенләй аерма да калмаска мөмкин икән бит1 Хисси һәм әхлакый якны искә алмый яшәгәндә, менә шул үтә кызык һәм кызганыч хәлгә дә бик якын кала икән бит! Бүгенге яшәү гармониясе, ягъни шигърият бозылуга зур гына сәбәпче булган әле тагын бер көч бар Анысын да карап үтик. Илебездә озак еллар буе дәвам иткән торгынлык чоры һәм шәхес культы еллары кешеләр эчендәге, бигрәк тә миллионлаган гади халыктагы фикер һәм хис хәрәкәтенә һич кенә дә ярдәм итмәде Киресенчә, ул елларда гади халыктан чыккан һәр тойгы административ бюрократик аппарат тарафыннан зур дошманлык белән каршы алынды һәр хәрәкәтнең алгы сафында бара торган хискә, эмоциягә ул елларда бик еш киртә куелды. Ул елларның бик күп ачы җимешләреннән берсен искә төшерик Торгынлык чорында бюрократ начальниклар авызыннан дөньяга бик тә тискәре төсмерле самодеятельность— үзешчәнлек» дигән сүз туды Нинди дә булса тәкъдим, кызыклы фикер әйткән гади кешеләргә, халкыбызның улларына һәм кызларына әнә шундый күңел тошергеч сүз әйтелде. Ягъни администратор үзеннән узып фикер йөрткән, димәк, аңа өстәмә мәшәкать тудырган берәүне дә яратмады, күрәлмады. Шулай итеп безнең чордашларыбыз ихласлыктан уттан курыккандай курка башладылар Ә ихласлыктан шигърияткә дә ерак калмый бит инде' Ихласлыктан шигърияткә бер генә адым ара бит! Димәк, торгынлык елларында югарыда карап үтелгән бөтен сыйфатлар белән бергә ихласлыкка урын да кимү — шигъриятне кысучы тимер боҗраны тагын да ныгыткан дигән сүз! Чынбарлыкның үзендә поэзиянең үсүенә комачаулаучы әнә шундый зур-зур сәбәпләр яши Соңгы елларда без шигъриятнең торышыннан ризасызлык белдерәбез икән — иң элек әнә шулар хакында истән чыгарырга тиеш түгелбез! Үзебездән торганнары.... Әйе. әйе — сәбәпләрнең үзебезгә бәйлеләре. бары тик үзебезнең оештыру эшебездән генә торганнары да байтак Әгәр дә бүген без татар совет поэзиясенең халык күз алдында абруен тагын да күтәрергә телибез икән, ул чагында әлеге сәбәпләр хакында да һәм аларны бетергән тәкъдирдә безгә ачылачак мөмкинлекләр турында да ныклап уйланырга тиешбез. Барыннан да элек шуны әйтергә кирәк: безнең балаларыбызга кече яшьтән үк җитәрлек дәрәҗәдә һәм системалы итеп, ә бик күп урыннарда хәтта бөтенләй үк шигъри тәрбия бирелми Бәләкәй кешенең җанын, күңелен тәрбияли һәм матурлап үстерә торган әнә шул бик зур мөмкинлек файдаланылмый кала. Ә бит безнең үзебезне үстергән әниләребез кичтән йокларга ятканда халкыбызның мавыктыргыч әкиятләрен сөйлиләр, көндезләрен төрле-төрле җырларын җырлыйлар, такмакларын әйтәләр иде. Гаять күп яклы шигъри тәрбия бара иде Хәзер безнең чорда, ныклап уйлап карасак — мондый әниләр күпме икән соң9 Без бөтен эшне балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә ышанып тапшырдык та тапшыруын, ә бит балалар бакчасында безнең шигъриятебез бөтенләй дә кулланылмый, мәктәпләрнең дә бик күбесендә андый эш бармый. Шулай булгач, без бик тә көткән әлеге шигъри тәрбия кечкенә кешегә каян һәм ничек, ни рәвешле килеп керергә тиеш икән соң? Илаһи юл белән күктан төшәргә тиешме ул?! Ә бит балалар бакчалары, аеруча мәктәпләр, бүгенге көндә шигъри тәрбия буенча бик тә зур эш эшли алырлар иде Алтмышынчы елларда үзем укыган Барҗы урта мәктәбе (Әгерҗе районы) идкә төшә Анда даими рәвештә дип әйтерлек шигырь язучылар арасында ярышлар үткәрелә иде Әдәби викториналар бик еш була иде Мәктәптә укучыларның үзләре тарафыннан гына берничә стена газетасы чыгарылды Ә аларның берсе — Яшь каләм исемлесе — бары тик әдәби газета гына иде’ Шулай ук драматург Юныс абый Әминев җитәкләгән әдәби түгәрәк тә эшли иде бездә Болар бүгенге һәрбер мәктәп укучыларының кулыннан килә торган эшләр бит инде Моның өчен бары тик Бары тик теләк кенә кирәк' һәм дәртләнеп, шушы эшне яратып йөрүче берәү кирәк Әнә шундый канатлы җан кирәк' Ә югары уку йортларым тәмамлап мәктәпләргә килүче яшьләребез нигә соң әнә шундый матурматур эшләрне башлап йөрмиләр’ Беренче башлап оештырмыйлар’ Әллә соң институтларыбызның үзләрендә дә андый эшләр бик үк герләп бармый микән’ Болай дип уйларга да нигез юк түгел Чөнки белүебезчә әлегә аларда актив иҗади мохит бик үк күренми Шулай икән — институтларыбызның тәрбия җимешләре булган студентлардан актив шәхесләр ничек тусын ди инде' * Шуларга ук тоташып килүче тагын бер мөһим сәбәп без әле булган, басылып - чыккан әйбәт кенә шигырьләребезнең дә халкыбыз тарафыннан яхшы үзләштере- S лүенә ирешә алмыйбыз Менә дигән шигъри әсәрләр китапларда яисә журнал г битләрендә донья күрә тора Аларны укыган хәтле шигырь сөюче укый, укымаганы = исә укымый — һәм шуның белән бу процесс төгәлләнә дә' Ә бит яхшы шигырь- = ләрнең халык өчен эшләгән эшләре алай гына бетәргә тиеш түгел' Чөнки анда. Z талантлы шигъри әсәрдә, халыкның, тормышның бик тә зур рухи энергиясе туплан- = ган була Менә мисал өчен бер очракны алыйк Чорыбызның атаклы шагыйре әйтик. = Гамил Афзалның бер бик шәп шигыре басылып чыкты ди Без. аның каләмдәш- « ләре һәм күп санлы укучылар әлеге шигырьгә салынган тирән һәм актуаль эчтәлекне = ул шигырь басылып чыккан көннәрдә ук ачып бирергә тиешбез Ул эчтәлекне ачу “ процессында бүгенге тормышның әсәрдә чагылган проблемаларын уңай якка хәл г итү турында да уйланырга тиешбез Әле бит Г Афзал әсәрләре эчтәлек ягыннан катлы-катлы була, аларны тиз генә сүтеп бетерү тиз генә төбенә төшеп җитү мом- а кин булмый Шуның өстенә әле тагын талантлы шагыйрь тапкан сүз энҗеләрен аерым-аерым ; алып карарга да кирәк Аларны да бар кыйммәтендә аңлау сорала Кыскасы, кайбер шап шигырьнең эчтәлеге романнарга тиң була Аны хәтта у сөйләп бетерү дә кыен* Ә киң катлау укучыларга шигъри тәрбия бирү максатында популяр басмаларда бу эш эшләнергә тиеш иде Ләкин безнең көндәлек матбугат моны эшләми Анда-санда күренгән рецензияләр дә ул таләпкә җавап бирә алмый Менә шушы урында инде без тагын бер мөһим сәбәпкә килеп җитәбез Шигырьләребезне, гомумән барлык кызыклы һәм игътибарга лаеклы әсәрләребезне укучы күз алдында тиешенчә анализлап, шул нигездә эстетик һәм шигъри тәрбия эше алып бара алмавыбызга — безнең әдәби матбугатыбыз бик аз булу сәбәпче Аның җитәрлек булмавы, басылу өчен мәйданның бик аз булуы Аз дигәндә атналык әдәби газета булмау бу эшкә бик комача} лый Шул ук мәңге сүгелә торган әдәби тәнкыйть фикеренең пассив булуы да — әлеге сәбәп нәтиҗәсе Чөнки бүген басылып чыккан кызыклы әсәргә иртәгә яисә бер-ике кой эчендә халык фикере дөнья күрмәгәч ул әсәр әкренләп онытыла Аның кайнарлыгы бетә, эчтәлеге тоныклана Ул тудырган рухи дулкынлану басыла сүрелә Көчле иҗтимагый яңгырашка лаеклы күпме әсәрләр шулай акрынлап сүнә сүрелә бездә' Менә каян туа бездә сүлпәнлек' Менә каян килеп чыга бүгенге әдипларебезден пассивлыгы' һәм укучыларның шигърияткә җитәрлек дәрәҗәдә, без көткән дәрәҗәдә кызыксыну белән карамавы' Мисал өчен Тукайлар Әмирханнар чорын искә төшерик Алар ни өчен ШУНДЫЙ.без сокланырдай зур һәм актив шәхесләр булып формалашканнар' Чөнки ул вакыттагы гаять күп санлы матбугат органнары тирәсендә кайнар һәм нжади атмосфера булган' Әдипләр, шагыйрьләр әнә шул кайнар халәттә — көрәш халәтендә яшәгәннәр Ә соң бүген тормышыбызда андый көрәшләр беттемени’ Юк. безнең заманда - яшәешебезме өр-яңадан үзгәртеп кору чорында иҗтимагый һәм социаль көрәшләр һич тә бетә алмый Безнең үзебезгә генә матбугатыбызның ролен күтәрү аның чынбарлыкка тәэсирен көчәйтү турында конкретрак уйланырга кирәк' һәм тиешле чарасын күрергә' Югыйсә без каләм ияләре илебездә җиде миллион булган татар халкын әхлакый тәрбияләү буенча әлегә бик тә аз эшлибез' һич тә заман таләп иткән дәрәҗәдә түгел Шигъри Үәрбия турымда инде әйткән дә юк1 Эш алдыннан киңәшү Халкыбызның «Киңәшле эш таркалмас- дигән бик акыллы мәкале бар Журналыбыз битләрендә инде бер елга якын бара торган бу сөйләшүне дә беренч- хакыйкать дип карап киткән канунны бозарга маташулар шактый еш очрый Әдәбият һәм аның проблемалары хакында ачыктан-ачык сөйләшүне тыярга, аны кирәксез һәм хәтта зыянлы нәрсә итеп күрсәтергә теләүчеләр бар Соңгы елларда укучылар шигърият мәсьәләләре хакында борчылып редакцияләргә хатлар яза башлагач, әдәбиятның бу тармагы турында сөйләшү чыннан да өлгергән икәне ачыклангач - ике төрле мөнәсәбәтләр бәрелеше бигрәк тә күзгә ташлана башлады Нинди мөнәсәбәтләр соң алар'’ Соңгы еллар тормышының үзендә, әдәби җәмәгатьчелектә һәм матбугатта шактый еш чагыла еш очрый торган бу ике төрле карашка тулырак тукталып үтик Беренче караш Бу караш тарафдарлары болай дип саныйлар Әйе бүгенге көндә безнең поэзиябезнең Дә һәм гомумән ил күләмендәге поэзиянең дә байтак кына җитди кимчелекләре бар Ул кимчелекләрнең байтагы торгынлык чоры һәм аның чагылышлары белән нык бәйләнгән Бәген яшәү рәвешебез белән бәйләнгән Шуңа күрә хәзер ул кимчелекләр хакында ачыктан-ачык СвЯлэшү «ларны игътибар үзәгенә чыгарып кую һәм төзәтү өчен, алардан тиз арала арыну өчен көрәшерго кирәк Чөнки яшәп килгән теге яки бу кимчелекне атап әйтмичә төртеп күрсәтмим.* аннан котылып булмый Мөмкин түгел Әнә шундый изге ният белән бу караш тарафдарлары төрле җыелышларда һәм матбугатта ү.ъляре күргән кимчелекләрне әйтеп чыгалар, ул җитешсезлеклардән тизрәк котылыйк дилер Икенче караш Мондый фикердә торучылар асылда әдәбиятның һәм бигрәк тә шигъриятнең чын хәлен ачыктан-ачык сөйләшүгә каршы твшалвр Бигрәк тә аның кимчелекләрен күрсәтү кирәк түгел дигән сыман фикер үткәрәләр Мондый монисәбәтнең хәзерге яңарыш чорында шактый гаҗәп тоелуы мөмкин Чөнки үсеш кә бары тик кимчелекләрдән котылу аркылы гына ирешеп була бит Бүген яшәүче кимчелекләр алар алга таба бару юлындагы киртә, өскә таба күтәрелүче кош өчен авыр таш бит Шагыйрь Әхмәт Рәшитов бәхәстә катнашып үзенен мәкаләсен (5 сан) тулысы белән менә шушы икенче фикерне — ялгыш карашны раслауга багышлады Шуна күрә анын ялгышларын берәм-берәм һәм тәртибе белән карап барыйк Мәкаләсенең иң беренче бүлеген автор «Урап кайтыйк әле үткәннәрдән» дип исемли һәм үткән чорлар тормышына мөрәҗәгать итеп, аннан А С. Пушкин мисалын ала Бу шагыйрьне сирәк туа торган даһи дип санау мәсьәләсендә без биредә, әлбәттә, автор белән бәхәсләшмибез Әмма менә шул даһиның язганнары турында аның замандашлары үз фикерләрен белдерә ала идеме, юкмы’ Безнең Ә Рәшитов кистереп «юк!» дип әйтә А. С Пушкин талантын мактап, аның әсәрләренең кыйммәтен аңлатып, күпләгән замандашлары яратып укырдай зур-зур тәнкыйть әсәрләре язган В Г Белинский шагыйрьнең кайбер шигырьләре уңаеннан усал фикерләр әйткәч.— бу безнең Ә Рәшитовка ошамый Шагыйрьне үтерүчеләргә булышты тәнкыйтьче дип яза ул Ярый, алайса киресеннән чыгып карыйк. Ә Рәшитов сүзе дөрес дип карыйк Алай булган очракта безнең тәнкыйть һәр шагыйрьгә, ә инде зур талантка бигрәк тә, ләббәйкә генә диеп торырга тиеш булып чыга бит” Дөресен әйтмичә генә1 Менә бу карашны безнең илдә шәхес культы һәм торгынлык чоры тудырган караш димичә ни дисең” Шул елларның иң типик җимеше бит инде бу! Ягъни, нинди дә булса сәләткә ия булган берәү бөтенләй халык һәм җәмәгатьчелек күзәтүеннән азат. Халык аның теге яки бу сыйфатлары хакында, бигрәк тә йомшак яклары турында авыз да ача алмаска тиеш! А С. Пушкин белән В Г Белинский арасына кереп, безнең Ә Рәшитов бөекләргә бары тик сукыр рәвештә иярергә яратуын гына ачты түгелме’! Ә бөекләр үзләре бит теге яки бу кеше турында, аның иҗаты турында ни уйласалар — шуны әйтеп, шуны язып яшәгәннәр! Әнә шуңа күрә алар бөек булып үскәннәр дә! Үз күңелләрен шартлы кысалар эчендә тотмаганга күрә! Ә. Рәшитов тәкъдим иткән рухи кыса кысып тормаган аларның яшәвен һәм аларның иҗатын' Менә бит хикмәт нәрсәдә! Ә без (Ә. Рәшитов карашы моңа бик ачык мисал) мондый кысаларга бик тә ияләнгән, хәтта артыгы белән ияләнгән икәнбез' Илленче еллар тәэсире дими ни дисең инде моны' Шулай итеп, тормыш һәм яшәеш хәрәкәтен нинди генә булса да кысага тыгарга маташу үсешкә зыян китерә Яшәүдә бары тик хәрәкәт һәм көрәш закончалыклары гына идарә итәргә тиеш' Әнә шулар гына үсешкә һәм яңа биеклекләргә китерә Күп еллар буена расланган фәлсәфә әнә шул хакыйкатькә инандыра Үзенен язмасын «Шигърият һәм тәнкыйть* дип исемләсә дә. чынлыкта Ә Рәшитов поэзияне тәнкыйтьтән читтә калдыруга чакыра Мәсәлән, ул рецензияләрне бары тик шагыйрьләр үзләре генә нык аңлап, тирән тоеп язалар ди Әйе, андый шагыйрьләр дә бар, башка жанрларда да андый иҗатчылар бар Ләкин шул ук вакытта без бит монысын да бик яхшы беләбез Соңгы елларда язучылар һәм шул исәптән шагыйрьләр арасында да «Син — миңа, мин — сиңа» принцибы буенча эш итүчеләр шактый күбәеп китте Җыелышларда алар доклад сөйләсә, барысын да мактап кына бара, әйтерсең инде бездә бер генә кимчелек тә калмаган' Матбугатта алар мәкалә яисә рецензия белән чыгыш ясаса — шулай ук гел мәдхия генә' Ә Рәшитов нәкъ менә шуларны чын тәнкыйть дип атый Гел мактап кына һәм өстән генә рецензияләр язучы Ә Габиди кебекләрне ул үрнәк итеп куя Алар әйткән тәнкыйтьне дә шифалы дару кебек кабул итәсең, ди автор Әйе бу тип «тәнкыйтьчеләр»не бик яхшы беләбез без! Тоташ мәдхия укыганнан соң алар форма өчен генә бер-ике вак җитешсезлек тә күрсәткән була Янәсе, менә болар да бар, аларны һичшиксез төзәтергә кирәк Ә чынлыкта ул җитешсезлек әсәр өчен төп кимчелек булмый, андыйлар әсәр язмышын хәл итми торган була Әсәрне бар иткән яисә аны юк иткән төп моментлар андый «тәнкыйтьтә ' билгеле инде әйләнеп узыла Уртакул һәм буш әсәрләр язып бастыручының йөрәгенә мондый •тәнкыйть әлбәттә, май булып ята Шигъриятнең безнең әдәбиятта иң борынгы һәм иң көчле тармак булуын бүген беркем дә шик астына алмый Ул бәхәссез хакыйкать Ләкин кайчагында матбугатта принципиаль мәкалә басылганнан соң «шигърияткә кизәнү» дигән сүзләр ишетелеп ала. Андый сүзләр артында зур гына хәйлә ята Иң башта, гомумән, тәнкыйтькә эләккән кешенең үз-үзен ничек якларга теләвенә күз салыйк Әдәбиятта гына түгел, теләсә нинди бүтән тармакны алыйк Кем тарафыннандыр тәнкыйть утына дучар булган кеше үзен яклау өчен иң элек тәнкыйтьләүченең үзенә нинди дә булса берәр гаеп тагарга тырышыр Аның үзенең бер-бер 164 кимчелеген табып, игътибарны шуңа таба юнәлтергә тырышыр Ягъни, «иң әйбәт саклану чарасы - үзең һөҗүм башлау* дигән тактика белән хәрәкәт итү була инде бу! Нәкъ Суворовча1 Шулай итеп, мондый очракта тәнкыйть утына эләккән кеше күрсәтелгән җи- тешсезлекне бетерү турында түгел, ә судан коры чыгу хакында уйлана шуның чарасын күрә башлый Әйләнә-тирәдәгеләр менә шушы хәйләне вакытында аңлап ала алмасалар. тәнкыйтьләүче белән тәнкыйтьләнүче арасында үзара гаепләшү генә бу дигән уй да туарга мөмкин Яшәп килгән кимчелекләрне беренче башлап сүз әйткән тәнкыйтьләүче күрсәткән җитешсезлекләрне бетерү чаралары күрелмәскә дә мөмкин Ә таза, рухи яктан сәламәт коллектив булганда әлбәттә кемнең нәрсә өчен көрәшкәне бик тә ачык күренеп тора ул.„ Безнең әдәби җәмәгатьчелек катнашында узган җыелышларда да чыгыш ясаучылардан бары тик шагыйрьләрнең үзләренең генә безнең поэзияне бер дә кимчелексез дип санаулары, булган кимчелекләрне реаль рәвештә күрергә теләмәүләре — әйбәт, эшлекле киләчәк файдасына сөйләми , Кыялар һәм үзәннәр... Һич уйламаганда кыялар турында да бәхәс килеп чыкты бит әле Журналның узган ел донья күргән саннарының берсендәге (8 сан) мәкаләдә мин Равил Фәйзул- линның шигыре белән Сафуан Муллагалиевнең әсәрен чагыштырган идем Беренче шагыйрьнең «Аһ, бу тау юклыклар, кыя юклыклар • шигыре белән икенчесенең •Теләмәдем кыяларга бер кош булып ояларга* дигән әсәрен Бу ике шигырьнең төп фәлсәфәсе шушы без атап үткән юлларга нигездә сыеп беткән, шуңа күрә бәхәснең асылы укучыга да ачык аңлаешлы Эш шунда, шигырь турындагы бәхәс барышында Рахмай Хисмәтуллии сүз алып (быелгы 6 сан) бу очракта Р Файзуллин сүзенә ныграк ышануын, аның фәлсәфәсе белән килешүен белдерде С Муллагалиевнең шигырен исә көпшәк әсәр дип кенә тамгалап үтте Чыннан да. фикер алышыр өчен кызыклы гына очрак Әйдәгез, бу ике шигырьнең башка ягына кагылып тормастан — аларның төп фикерләре төп фәлсәфәләре хакында сөйләшеп алыйк Аларның кайсысы тормышчанрак эчтәлеккә ия'’ Кайсында яшәү фәлсәфәсе ныграк һәм г> чырак ча1ыла? Иң элек берсен кире кагып, икенчесен генә расларга тырышу булмасын өчен, икесенең дә уңай ягын, дөрес ягын табарга тырышыйк Әйе «аһ бу кыя юклыклар, тау юклыклар • фәлсәфәсе безгә яхшы аңлашыла — кешеләрне сыный торган ситуацияләргә кытлык сизү, шуларны юксыну, чын ирләрчә яшәргә бик нык ымсыну дип кабул итәргә кирәк бу шигъри юлларны Шулай ук ныклык, кыюлык, каһарманлык символы дип тә аңлый алабыз без кыяларны Һәрхәлдә, шагыйрь Р Фәйзуллиннын төп идеясе әнә шул тирәгә яшеренгән Нәтиҗә ясаган кебегрәк әйтсәк бу күбрәк очракта яшьлеккә хас халәт Каядыр, нәрсәгәдер ашкыну омтылу халәте Бик үк ачык, анык булмаса да - каядыр нәрсәгәдер ирешәсе күтәреләсе, менәсе килү Инде икенче шагыйрь Сафуан Муллагалиемнең «Нәрсәм калган кыяларда • дип үзәннәрне мактаган шигыренә килик Биредә нинди реаль эчтәлек ята икән' Биредә иң элек үзәннәрнең төп үзлеген — аларда яшәү тормыш баруын, дәвам итүен әйтеп китәргә кирәк Менә бу сыйфат тормышны барлыкка кмтерү һәм дәвам иттерү бер генә төрле шигъри чара белән генә дә бер генә төрле матур омтылыш белән ген» дә алмаштырыла алмый торган асыл һәм бердәнбер сыйфат' Хәтта ки әле бөтен табигать, галәм өчен уникаль дәрәҗәдә бөек булган бердәнбер халәт бу' Тормыш китереп чыгару һәм пны дәвам иттерү' С Муллагалием үзенең тормыш тәҗрибәсеннән чыгып әнә шул бөек фәлсәфәгә ирешкән һәм аны шигырендә гади генә итеп әмма ихлас һәм тәэсирле итеп әйтеп биргән Донья күреп туган җирен сагынып җирсеп кайткан һәм туган туфракның ни икәнен бик яхшы аңлаган кешеләр акылы чагыла монда Биредә ирексездән диярлек мәрхүм шагыйребез Сибгат ага Хәкимнең «Бу кырлар бу үзәинәрдә . дигән юллары искә төшә Кыскасы, реаль эчтәлек — мәгънә тирәнлеге ягыннан карагайда •үзәннәр» ягының җиңүе көн кебек ачык Тормыш үзе яшәү \т»е әнә шул ямь-яшел гүзәллеккә төренгән үзәннәр ягында' Тормыш үзе әнә шуларны яклый Ярый, ә егетлек кыюлык мәгънәсендәге кыя образы белән нишлибез соң* Бәлки бу яктан караганда «кыя« дигән чакыру дөресрәктер’ Тормышта һәрвакыт батырлыкка урын бар Бу еүзләрне Максим Горький әйт кән Шулай булгач, без әле нигә батырлык, кыюлыкны гел кыялар төбәге белән генә бәйлибез’ Үзебезнең як үзәннәрендә туып үскән Җәлилләр кыядан киммени? Алар үзләрендә туган ягыбызның бөтен матурлыгын һәм ныклыгын чагылдырмадымыни’! Тау ягы — кыялар иле халыкларының кырысрак холкын мактый биредә Р Файзуллин дисәк — моңа да бик иярәсе килми. Чөнки андый холыклы кешенең ил башына менеп утырып халыкка ниләр күрсәткәнен без бүген бик яхшы беләбез. Шуңа күрә бу мәгънәдә дә «кыя» образы безнең күңелне яулый алмый. Юк, алмый! Кешелек матурлыгына ия. кече күңелле һәм тирән рухи дөньялы шәхесләрне — үзләрендә эчке һәм тышкы гармония чәчәк аткан шәхесләрне — үзрәк күрә, якынрак күрә безнең халкыбыз! Язмабызның ахырында кыялар һәм үзәннәр хакында сүз кузгатуның тагын бер максаты бар иде. Билгеле булганча, без — татар интеллигентлары, үзебездән читтә булган темалар турында бик тә теләп сүз куертабыз. Үзебез катнашып хәл итә алмастай проблемалар — әйтерсең лә безнең өчен җан азыгы! Шул кадәр дә мавыгып һәм озак вакыт биреп тикшерәбез без андый ерак проблемаларны! Гаҗәпкә калырлык! Аерым алганда бүгенге поэзиядә дә андый чир бар. Шигъриятне каяндыр читтән, ерактан, бүтән тормыштан — бүтән җирлектән эзләү көчле Шуңа күрә безнең поэзиядә диңгезләр дә. таулар да. йолдыз җилләре дә — буа буарлык! Тик менә бүген безнең каршыга килеп баскан чынбарлык иҗат кешесенә язган вакытта теманы һәм мәсьәләне үзенең басып торган җирлегеннән алырга куша. Иҗатны җиргә төшәргә чакыра Җир кешесе янына килергә куша. Аның — гади кешенең — йөрәген аңларга, тоярга чакыра1 Чөнки безнең чор ул конкрет кешене һәм аның җирлеген ныгыту чоры. Шуңа күрә без язмабызның ахырында тагын бер мәртәбә Сибгат Хәкимнең акыллы юлларын кабатларга мәҗбүр булабыз.. «Бу кырлар, бу үзәннәрдә...» Әйе. бу кырлар, бу үзәннәрдә — безнең татар халкыбыз яши! Безнең дә яшәү һәм иҗат итү җирлегебез әнә шунда!