Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯЗУЧЫ ҺӘМ ЗАМАН


зучыны дәвер тудыра. Әгәр без моны республикабызның гаять туры сүзле, ачы телле, бары тик үзенчә генә яза белгән әдибе Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләжев ижатында тикшереп карасак, моның шулай икәненә тагын бер тапкыр ышанырбыз
Мин каләмдәшебез ижатына берничә мәкалә һәм әдәби портрет багыш-лаган идем инде. Әдәби портретым «Ян. учагым, ян'» дип атала иде һәм ул портрет минем «Әсәрләр»емнсң дүртенче томында моннан унбиш еллар элек басылып та чыккан иде Әлеге зур мәкаләдә Аяз Гыйләжевнын ижаты тулырак чагылыш тапканлыктан, аларны кабатлап тормыйм, әдипнең ике әсәренә тук-талуны кулай күрәм. Болар «Өч аршын жир» повесте һәм «Йәгез. бер дога» романы. Икесе дә каләмдәшебезне югары күтәргән, анын ижат кредосын ачып биргән әсәрләр Дөресен әйткәндә, шушы повесть Аязны киң катлау укучыларга язучы итеп танытгы. ә роман ана зур популярлык алып килде
Әгәр Аяз Гыйләжевнын илле елга сузылган илһамлы нжатын игътибар белән күздән кичерсәк, аның барлык әсәрләренә хикәя-повестьларына да. ро-маннарына да. күпсанлы пьесаларына һәм публицистикасына да нигез булып яткан баганалар Мәхәббәт һәм Нәфрәт икәнен күрербез Изге күнелле кешелә-ргә булган мәхәббәтен ул яшерми, ямьсезлеккә. гаделсезлеккә карата ачы нәф-рәтен белдерә. «Берәү». «Дүртәү». «Урталыкта». «Күзгә-күз». «Зәй энжеләре». «Язгы кәрваннар» повестьлары, ниһаять, гурыдан-туры шул хисне әсәрнең исе менә ук чыгарып куйган «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят» повесте — болар барысы яхшы белән яманны, изгелек белән явызлыкны, ак белән караны кешеләр язмышы аша. югары сәнгать законнары белән сурәтли Соңгы елларда әдәби әсәрләрнең теленә игътибарсыз карау гамәлгә керде тәнкыйтьчеләребез моңа битараф булып калдылар Ә баксан-күрсәң. әдәби әсәрнең сәнгатьчелеге язучының нинди тел белән, ни рәвешле язуына бәйле
Мине иң сөендергәне Аяз каләмдәшебезнең сурәтләү чараларына үтә дә житди карап, жаваплылыкны тоеп язуы Аның әсәрләрендә татар теленең үткенлеге. тапкырлыгы, образлы сөйләме тулы чагыла Еллар узган саен, яна бер «әсәрен ижат иткән саен, ул тормыш материалына тирәнрәк үтеп керә, тел бизәкләренә таләпчәнрәк, төгәлрәк була бара Беренче ижат чорында! ы күз камаштыр! ыч буяуларны, кирәксез мажараларны чын булулары белән үзәккә үт«э торган вакыйгалар, логик фикерләүләр, язмышларның табигый үсеше алмаштыра
Аяз Гыйләжевны язучы итеп күтәргән «Өч аршын жир» повестен әйткән идем инде. Күләме белән бәләкәй, әмма ифрат тыгыз языл!ан бу повестьта «туган туфрагына төкереп китүче» кешенең йөрәк яргыч фажигасы ачыла Заманында әлеге әсәр тирәсендә кылычлар чарпылышты. ул күрә карау тәнкыйтьчеләр һәм партиянең өлкә комитеты житөкчеләре тарафыннан тегеп салынды, шул ук вакта I та «Дружба народов» журналының дәрәжәлс бүләгенә лаек булды Дөресен әйткәндә, бу әсәр нык уйландыруы, туган жиргә булган мәхәббәт хисен уңай мисалда түгел. 1ыйбрәтле язмышта раславы белән бәхәсле иде Әлете әсәрдә Аяз Гыйләжевнын колхоз 1өзелешснә. хәллерәк кешеләрне кулак дип авыллардан сөрүләренә карата мөнәсәбәте чагылды Анын ул мөнәсәбәте Ая и а кыйбатка төште, колхозларны яратмаганы, күмәк хужалык төзүне яныш сәясәт дип сана! аны аркасында ул. сәяси гаепле саналып, биш ел төрмәдә утырып чыкты Бу мәсьәләдә татар язучысы урыс язучылары («авыл прозасы» вәкилләре) күренекле әдипләр Н Белов. Е Носов. В Распутин белән янәшә яши. яшәячәк
Авторның соңгы елларда ижаг иткән әсәре -«Йәгез, бер дога» роман- истәлеге Аязның шәхси тормышына--төрмәдә үткәргән биш елына багышлан
Я
ган Димәк. «Өч аршын жир» белән сонгы роман арасында уртаклык бар. «Йәгез, бер дога»ны мин ансат укылмый торган романнар рәтенә кертәм. Бу роман зур фәлсәфәгә. Совет хакимияте заманындагы башбаштаклыкларга, замана агышына яраклашкан яки яраклаша алмаган шәхесләрне ачып бирүгә корылган.
Романным сюжет-композиция кору ягына килсәк, бу әсәрдә өч төрле агым бар Беренчесе юрмә камерасына килеп кергән һәр кешенең пор грегын язу Мин заманында Әмирхан Еникинең кешеләр портретын, йортлар портретын, хәтта ки шәһәрләр һәм авыллар портретын күнелгә кереп калырдай итеп сурәтли алуына тан калган идем. Әгәр безнең бүгенге акыллы тәнкыйтьчеләребез яшьләрне өлкәннәр тәҗрибәсендә осталыкка өйрәтергә телиләр икән, алар каләм осталарының барлык ирешкән уңышларын - сурәтләү чараларын, табигать манзараларын җанландыруын, портрет ясау осталыкларын, сюжет-композиция кора белү сәләтләрен ачып салырга тиешләр Шул чагында гына без яшь прозаикларны югары сәнгать биеклекләренә алып чыга алырбыз.
«Йәгез. бер дога!»дагы беренче агым — портретлар, дидек. А. Гыйләжев роман дәрәҗәсенә күтәргән истәлек-хатирәләрендә әсәрнең 50 битенә кадәр гел портрет яза. Камерага килеп кергән бер кешенең тышкы һәм эчке портретын сурәтләп бирә Романның композициясен кору ягыннан бу алым бик үк уңышлы булмаса да, Аязның күзәтүчәнлеге, сүздән камыр ясый алу куәте (камырдан теләсә нинди фигура ясап була!) барыбер үзенекен итә. 50 биттә байтак кешенең сурәте уза. әмма алар бер-берсен һич кенә дә кабатламыйлар. Бу алымда Аяз Гыйләжев үзе гомер буе сокланган әдибе Мөхәммәт Мәһдиев белән гүя ярышка чыга.
Менә беренче портрет: «Нигъмәт Халитов — уртачарак буйлы, базык та-тар передачаларны өзмәс ала... Сәяси тоткын түгел. Ташаяк урамындагы «Динамо» фабрикасының баш бухгалтеры. Аны хатыны иркәли, төрмә Хадим-нәре дә анын саулыгы, кәефе өчен туктаусыз борчылалар, казна исәбеннән аңа ак калач та эләгә, майда йөзгән карабодай боткасы, пар атып торган коймаклар сәгаге-минуты белән өеннән безнен камерага килеп җитәләр. Еш кына ботканың майлы кv'i уртасында, ботын чөеп, безнең ач күзләрне кызыктырып тавык ята!»
Ботын чөеп яткан тавык та. майлы боткалар да. пар бөркегән коймаклар да төрмә шартларында, ачтан интеккән тоткыннарга контраст итеп тасвирлана. Шушы тышкы атрибутларга карап, Нигъмәт Халитовның ниндирәк кеше икәнен шәйләп өлгерәсең. Фактта ул Аязларны. Кәбир Мөхәммәтшин ише легионерларны тел яздырту өчен юрамалый утыртылган кеше булып чыга
Менә тагын бер портрет — Инженер Кулсшовныкы «Була бит урысның бик борынгыдан, затлы токымнан килгәнен раслаучы олпат ирләре! Биек, төп-төз буй, затлы дәү танау, киң мәгърур маңгай, алгарак чыгып торган, металлдан коелгандай калын нык ияк. Саллы, салмак хәрәкәтләр, капса өзә торган көчле, чиста тешләр... Кулешов инженер-химик булу өстенә әдәбият-сәнгатьне үлеп ярата юрган нәзакәтле, тәрбияле вә укымышлы кеше дә икән'»
Тагын бер портрет. «Сәер кеше иде Шамраев!. Паекка тигән ипине урталай сындырып, ике генә каба. Ашау такы-токы булса да. шатыр-шотыр кашына, төчкерә, төкрекләрен чәчеп пошкыра. Тәмәкене уба. ике суыруда бер папируз юк була Шамраев безнен як кешесе түгел Татарстандагы урыслар да. татарлардан күреп, әз-мәз әдәпкә өйрәнгән булалар. Моңа бармы кеше, юкмы—дөньяга ул хужа! Оятсыз анекдотларны, хатын-кыз белән булган шәхси маҗараларын ин әшәке ваклыклары белән бизәп алып китә, ят та үл! Ул бер чакта да үзенең кем булуын, кайсы яктан килеп чыгуын телгә алып сөйләмәде Хәер, без аның кемлеген чамалый идек: без аның йә полицай жандарм булуын абайладык Татарстанга качып килеп берәр мич башында посып яткан явыз бәндә иде Шамраев».
Бая әйткәнемчә, романда йөзләгән портрет: сәясиләр, легионерлар, законлы караклар, кеше үтерүчеләр, репатриантлар, тагын-тагын әллә кемнәр Милләтләр гөрлс. тагар, урыс, яһүд, молдаван, чегән, юржи. төрекмән, казакъ, әрмән һәр кайсының бигс-чырае, эш-гамәле, үзен тотышы, аяк-кул хәрәкәтләре, рухи дөньясы яки рухисызлыгы ачып салынган. Арада миңа шул йөзләгән портрет, йөзләгән шәхес арасында ин ошаганы, җанга ятышлысы Мәүлә Солтан булды. Ихтимал, әсәрнең баш героена, мин дип сөйләгән һәм вакьп -вакыт зур гомумиләштерүләргә тикле барып чыга алган Аяз Гыйләжевка иң зур йогынты ясаган кеше шул булгангадыр. Ихтимал, аның артистлыгы, шагыйрьлеге тәэсир иткәндер Әсәрдә портрет ягыннан ул иң зур урынны ала. Автор анын Әчтерханга китүеннән башлап, милиция идарәләрендә булуына тикле, төрмә камераларына тикле кабатлап килә. Дөресрәге— кабатланмыйча, гел яна яклары белән ачыла. Тоталитар
Сулдин уңга Мидэрис Полисе. Я.чз Гыйлаҗен. Гомор Баширов. М охами, ни Мәһдиен Сентябрь, 1985 ел Пицунда.
системада үзенә урын таба алмагач, ирек дигән татлы сүзнен гамәлгә ашырылуын күрмәгәч, ул әллә Горький, әллә Орел төрмәсендә асылынып үлә Үз гутан ягында да түгел, үз туфрагында да түгел Бигрәк тә шунысы аянычлы шунысы жанны тетрәтә
Портрет турындагы төшенчә тулырак булсын өчен, әйтәсе сү тис әйтеп бетерим инде Остазы Әмирхан Еники төсле, автор портретный гажәеп төрлесен бирә Әйтик, тәмәке портреты «Тәмәке димәктән Утыз алтынчы камерада даими биш-алгы кеше утырабыз Күпчелек легионерлар, авыл кабартмалары Аларның берсе дә передача-күчтәнәч алмый Тәмәке дефицит! Берзаман у т күзгә кырып салырлык кына кала' Дөньяда Колумблар юк. Америкадан кайтарта алмыйсын тәмәкене! Ә тәмәке солдат белән ристаннын аеры тмас юллашы' Тәмәке түтел, аның төпчеге генерал дәрәҗәсендә йөри Урыс аны олылап «чинарик» дип атый Төпчек кулдан кулга күчә, бармак пешмәсен өчен уртак бер мөштек ясала Мөштекне шырпы кабын ватып, йомычкасын кәгазь белән урынлар. ипи йомшагын изеп ябыштыралар Шобага салына, кем беренче булып тәмәке суыра? Ул мул итеп суыра да янәшәсенә чиратка баскан тогкыннын авызына өрә Авыздан авызга күчә барган төген чират азатына житкәнче сыек лана, аның инде бары тик исе кала Нәни төпчек шулай авыздан-авызга бәхет өләшеп әрле-бирле йөри Чират саклана, хәрәмләшергә уйлап арата керсән беттең, тәмәке төтене өчен буып ыртьпырлар Ходай сакласын Ниһаять, тәмәкенең соңгы бөртеге дә яна, камерага шомлы тынлык китмәскә кайта. Тәмәкесез калган жиде ир тозакка төшкән жиде арслан, өчәр башлы жиде дию пәрие! Берзаман тәмәкенең бөртеге дә калмый, кесә төп тәре кагылган, гумбачка почмаклары кат-кат себерелгән! Мәскәүнен Кызыл мәйданын да шулхәтле тырышын себермиләрдер. «Берәүдә дә юкмы"» Хөкем авазы яңгырый «Берәүдә дә'» Чират кулдан ясалган, жиде авыз арасында хәрәкәт иткән мөштеккә жито Никотин сеңгән сары йомычканы, кәтазь кисәкләрен бик вак итеп турыйлар һәм үзен тәмәке игеп төрәләр Бу таят әче төтенле, зәһәр исле «йомычка-енг араны» бер генә суыра аласың, шундук күздән яшь коела башлый, бөтен камера төчкерә- йөткерә Зәһәре коридорга ук чыта, надзиратель дә йөткерә-төчкерә, ул тимер ишекне дәү ачкыч белән төеп «Мин сезне' Сусыз, бәдрәфсез калдырырмын' дип яный »
Менә сезгә тәмәке портреты Мин әдәби әсәрләрдә тәмәке турында бик көчле тасвир тар у кыт аным бар. әмма бу хәт тесен укыганым юк иде эте Без әлст е
язмага тәмәкенең портреты итеп кенә дә карамаска тиешбез Бу тасвирлауда төрмәнең эчке тормышы, төрмәнең атрибуты ята Моны төрмә хакында әдәби китаплардан укыган кеше түгел, шул хәлләрне үз башыннан кичергән кеше язган Шуңа күрә роман-хатирә ышандыра, роман чынлыгы белән күңелне биләп ала.
Кыска гына тагын бер портретка тукталыйк. Анысы җәзалаучылар пор-треты Җәзалаучылар дигән сүзгә автор системаны да, жәзалау өлкәсендә эшлә-үчеләрне дә кертә «Җәзалаучылар» дигән күмәк исем белән барысын бергә туплап бирүе—авторның зур уңышы.
«Адәм баласын кырыкка төрләндерү ысуллары бар Черек күл хөкемдарлары кулында! Карышып кара син аңа!.. Передача-күчтәнәч бирдерми Яныңа быткыч, явыз, тешләк, әчәрвах, тилемсә, вак, ахмак, өчләтә юньсез тоткыннарны китереп тыга Берәвесенең исе үк синең күңелеңне кайтара. Берәү дөнья бетереп гырлый, буыла, сикереп торып сине тәпәли башлый, күзен акайтып тешләргә итенә Берәүнең арт шәрифе туктаусыз тегермән тарта исенә чыдар әмәл юк. тешкә сылана. Берәү тәмәкене убыр урынына ашый».
Җитәр дип уйлыйм. Китерелгән мисаллар — нибарысы биш мисал — Аяз Гыйләжевның портрет остасы икәнен исбат итәргә житә. Йөзләгән портретның берәве генә дә кабатланмый.
Романдагы икенче агым — публицистика, фәлсәфә һәм совет властен сүгүнең кушылмасы Публицистика белән фәлсәфәсен хуплыйм мин каләмдәшебезнең Аңарда бик акыллы гомумиләштерүләр, тоталитар системаның явызлыгына бәя бирүләр бар Әмма шушы агымдагы сүгенүләрне, тиргәнү түгел, нәкъ менә сүгенүләрне мин әдәби әсәр тукымасына кермәгән, гайре табигый нәрсәләр дип кабул итәм.
«Беләм.—ди автор, бармак буыннарыңны ишек ярыгына кыссалар, тыр-нак асларыңа инә кадасалар, утлы тәмәке төпчеге белән колак бөдеркәләреңне көйдерсәләр, бот араңа — нәзек жиреңә шапылдатып типсәләр, сынмас җирдән сынарсың. Төрмә үзенең барлыгы, сулышы, тәртибе белән адәм жанын имгәтүгә көйләнгән» Менә бу чын фәлсәфә, ышандыра торган зур фәлсәфә.
Шуннан соң китә: «Ленин-Сталин, аларның канэчкеч яраннары » «Канлы тиран Сталинның кылган җинаятьләре. » «Большевиклар хакимияте канлы Ок-тябрьдән башлана...» «Большевиклар партиясе — асылда караклар, ришвәтчеләр, талаучылар, үтерүчеләр, шымчылар һәм җәзалаучылар фиркасы ул» « канлы, җимергеч байлык Ленин кулыннан тар маңгайлы Сосога күчкән» «Кәҗә сакаллы Калинин...» « чирләшкә, бөкшәйгән, акылы зәгыйфьләнә башлаган Черненко да бүксәсен киереп маташа иде!» «...хәзерге заман кәрләләре, сәяси аренага үрмәләп чыккан ерткычлар...» «Маркс тәгълиматы — «XX гасырның иң куркыныч ерткычы» («урыс рәссамы Илья Глазунов сүзләре!»—дип автор җәяләр эчендә аңлатма бирә). Ленин эшчәнлегенең канлы эчтәлеге, большевиклар хакимиятенең чикләнмәгән явызлыгы...»
Боларны мин ни бары 30 40 биттән җыеп алдым Моңа тагын «палач» дигән, «тиран» дигән сүзләрне, «куштан коммунистлар» дигән сүзләрне, 18 миллион коммунистка берьюлы кара буяу сылаган урыннарны өстәргә кирәк Болар Аяз Гыйләжевны бизәмиләр, шуның өстәвенә романның сәнгатьчә сурәтләнүенә зыян китерәләр Шулар янына тагын барлык колхоз рәисләренә карата аналы-кызлы ятимнәрнең алдын-артын мүклиләр, дигән, чаптырып сиям дигән, күт дигән сүзләрне дә өстәсәк, шактый ук күңелсез картина күз алдына килеп баса Ярый әле бу сүгенүләр роман-истәлек- нең чагыштырмача аз өлешен генә билиләр...
«Йәгез, бер дога!» романындагы өченче агым — лирик агым. Юк. язгы җилләрдән, тургай сайрауларыннан гына тормый ул агым! Ул агым — мин дип сөйләгән баш геройның, ягъни Аяз Гыйләжевның үз тормышы. Монда инде сүгенү юк Бу агымда бар нәрсә югары сәнгатьлелеккә корылган Укучыны тотып, мавыктырып тора торган агым да — романның шул шәхси язмышка, баш геройның язмышына бәйле урыннары Бабасы мулла булган, әти-әниләре укытучылар. Сарман, Зәй яклары, керәшен авылы Баграж, андагы ихлас күңелле, ярдәмчел керәшеннәр, Зәйнең комсомол райкомолында эшләгән чакта сугыш елының һәм аннан соңгы елларның күрер күзгә үк кызганыч авыллары, университетта укулар. Гурий Тавлин, Нил Юзеев, Мәҗит Рафиков. Ибраһим Нуруллин, бая мин әйткән фаҗигалы язмышлы Мәүлә Солтан. Сарманнан Зәйгә, Зәйдән Сарманга йөргән «Язгы кәрваннар» күз алдыннан кино кадрлары кебек тезелеп узалар.
«Кыршылган бригадир букчасын иңемә асып, кирза итегем белән яңа сук-маклар салып. Зәй комсомолларын тирән йокыдан уятырга, җан өрергә, ком-
мунизмнын ин алгы сызыгына алып чыгарга дигән бурыч-заданиеләр төяп чыгып киттем. Ямьле яз' Күзеңне чынлыкка йомсак, ул язда да матурлыклар табып була! Менә сызылып кына юллар төште, сирәк-мирәк ватык арбалар таккан арык алашалар очраштыргалый. Авыл араларында жьглы җил. ярсып-ярсып сайраган тургайлар белән юанып әз-мәз онытыласын Авыл урамына барып керү белән жан өшеп, куырылып кала, һәр йорттан, күгәннәре каерылган капкалардан, өлгеләре кырылып, такта-токта белән кадакланган сукыр-букыр тәрәзәләрдән, өй түбәләреннән ишелеп аккан черек саламнардан, жимерек күперләрдән, ауган кое чыгырларыннан бөлгенлек, фәкыйрьлек, ятимлек күзне кисә, зиһенне томалый. Былтыргы бәрәңге басуларында тездән балчык ерып, карт-коры, бала-чага кәлҗемә җыеп йөри, йөзләр сүрән, чырайлар сытылган, күз чокырларына өметсезлек кереп тулган. Укра тишеп бетергән, янбаш сөякләре тырпайган, ябагаларын коя алмаган сыерлар, кояш бәрәкәтеннән көч алырга өметләнеп, нигез тирәсенә чыгып басканнар да. менә авам, менә түнәм дип як-якка чайкалып, өй ишегеннән хуҗалары чыкканны көтәләр Югары очтан түбән очка, аргы яктан бирге якка арык биштәрләрен аскан хәерчеләр йөри. Ятимә әбиләр, ятимә әниләр, кашык сабы юанлыгы беләкләрен ачып-сузып йөрүче ятим-ялпы балалар...»
Менә кырык җиденче елгы авыл шушы. Шундый да зур осталык белән колхоз авылының сугыштан соңгы чорын. Сталин хәерчелеккә калдырган авылны гаҗәеп көчле итеп сурәтләп биргәннән сон. Сталинны палач дип. тиран дип. явыз дип сүгеп утыруның нигә кирәге бар? Билгеле бит инде болай да
Яки Аязның Казагыстанда лагерьдан карцерга ябылган күренешләрне генә искә төшерегез. Бәс белән капланган таш стеналар, йөрәкләргә төшкән салкынлык. ә иң үкенечлесе бер гаепсезгә бары тик кояш яктысына ачык ишектән алданрак чыккан өчен генә шундый җәза алу - болар бит Сталин ялчыларынын палачлыгы икәнен шәрран яра әйтеп торалар Укучы аңламас дигәнгә юл куймаска кирәк, минемчә. Хәзерге заман укучысы сизгер, зирәк. Ул ярты сүздән сине аңлап ала, бер үк нәрсәне, инде сурәтләп биргәннән соң да үз сүзен белән, маңгайга бәреп аңлата башласаң, аның кәефе китә Боларын мин каләмдәшем Аяз Гыйләжев өчен түгел, әдәбият мәйданына әлерәк кенә аяк баскан яшь һәм башлап язучылар өчен әйтәм. Заманында Афзал Шамовлар. Гомәр Бәшировлар. Ибраһим Газилар безне шулай өйрәтәләр иде. Безгә дә өлкән әдип вазифаларын үти башларга, яшьләргә киңәшебезне әйтеп торырга вакыттыр
Романда югары сәнгать законнарына таянып язылган картиналар күп. Моның өчен каләмдәшебезне «нык куллы язучы- дип әйтергә кирәк Сүлпән- салмак бер генә җөмләсе дә юк аның Төрмә вәхшәтләре, лагерьлардагы -закон-лы караклар» оештырган мәхшәрләр, бөтен лагерьны дер селкетеп тоту, конвой солдатларның, офицерларның, надзирательләрнең, хәтта ки гади генә техник хезмәткәрләрнең дә кешелексезлеге. милли хис һәм горурлык уянып, тоткыннарның аерым төркемнәргә туплануы, бандеровчыларнын лагерь атаманнарын тезләндерүе. КГБныц түләүлс агентлары. Казаг ыстан далаларында котырынган бураннар, качып киткән ике немецның язмышы, соңыннан ялгызы гына качкан бер әсирне каша батырып кыйнау һәм баш түбән асып кую. тоткыннарны барлаган чагында күз ачкысыз буран астында, үзәкләргә үтәрдәй суык җилдә көне буе ач тоту, гаепсез гот кынны бер солдатның тиктомалдан атып үтерүе, шуннан соң лагерьларда купкан грандиоз забастовка, тоткын егетнең башта латыш кызына, аннары украин кызына гашыйк булып, язган хатлары, егет йөрәгендә утлы өермәләр кузгаткан мәхәббәт ялкыннары болар барысы үз урынында, роман канвасына гөп-төгәл кереп утырганнар Кеше күңеленең төпкелләренә төшә алу. сурәтләү чараларында татар теленең барлык байлыгын берьюлы күтәрү, хисләр-тойг ылар чарпылышын иң кайнар ноктасына менгезеп җиткерү менә нәрсәләр шатландырды мине бу романда
Кайбер документлар һәм җырлар мәсьәләсе Төрмәдән кайткач. «Чаян- журналында эшләгән чагында Аязга коллегасы Мөнирә Гатауллина истәлек сөйләгән, хат итеп язып биргән. Ул җаннарны тетрәтә торган документ Сугыш-ның бер елында көзен җыела алмый калган игеннәргә кагылырга рөхсәт итмиләр. Язын кар астыннан кышлап чыккан ашлыкның башагын жыеп. кул тегермәнендә, он итеп тарталар. Менә шуннан авыл кырыла башлый, кешеләрнең авыз-борыннарыннан кан китә, ә менә Мөнирә Гатауллиналар йортындагы гаиләнең кырылып бетә язуы жаннарны тетрәтә Мин бу документны романга кертүне урынлы дип саныйм Сталинга яхшатланып, төчеләнеп язылган Ромен Роллан хатын романга кертү дә урынлы Шундый зур әдипнең. Европага атаклы романнары белән танылган мәшһүр язучының
Сталинга төче хат язуы безне аптырашта
калдыра Татарстанның күренекле 1алиме һәм язучысы Ибраһим ага Нуруллин- га «Атаклы кешеләр» сериясендә (Казанда. Мәскәүдә. Ташкентта һәм башка калаларда) Тукай китабын чыгарган. Гаяз Исхакыйны туган иленә кайтару өчен коне-төне чабып, фирка әһелләре белән әчелешле булып беткән Ибраһим агайга гаеп ташлау белән мин килешмим Әгәр ул социализмны яклый икән, марксизм- ленинизм тәгълиматына иман китергән икән, нигә аны гаепләргә’ Үз иманы белән калсын! Бездә бит гасыр буе табынган пәйгамбәребез Тукайны Исхакый белән алыштырырга. Такташны юкка чыгарырга азапланучылар да булды Халык үзенең Тукаен беркем белән дә алыштырмаячак һәм ул эшне эшләргә берәүгә дә юл кунмаячак Алар — үз заманының раушан көзгеләре, алар - жанлы тарих Без тарихны Тукайдан, Такташтан. Галимжан Ибраһимовтан. Хәсән Туфаннан укып беләчәкбез. Килер буыннар да шулай белерләр
Сулдан уңга Мөсәгыйт Хәбибуллин. Шамил Маннапов, Аяз Гыйлаҗен. Сиб- гат Хәким, Гариф Ахунов. Гомәр Бәширов һәм Флүн Мусин. 1 август. 1978 ел
Пожардан соң шланг селкеп йөрүчеләр күбәйде. Элек черәшә-черәшә со-циализмны. аның җитәкчеләрен мактаган әдипләр хәзер эт койрыгыннан төзрәк булып кыланалар Мин Аяз Гыйләжевны алар рәтенә кертмим Ул кырык җиденче елларда ук колхоз строена каршы чыккан кеше. Америка фермерларын яклаган студент Мин бу сүзләрне тулы җаваплылык белән әйтәм Ул заманнар өчен берәүне дә гаепләргә ярамый Система гаепле булган «Йәгез. бер дога» романы азакка таба тыгызлана төшә: анда мәгълүматлар бик ишле, истәлек сөйләүченең кичергәннәре дәһшәтле, фәлсәфи уйланулары тирән Законлы каракларның биш чеченны үтереп-суеп чыгулары, лагерь зонасында купкан зи- лзилә-гарасат. җәзалаучыларның законлы каракларны зонада калдырып, «караларны» этапка кууы («караларга» кавказлылар да. Урта Азия тоткыннары да. татарлар да керә) менә шул этапка, кан кардәшләре белән бергә, мин дип сөйләүче баш геройның да кушылмавы мине баштарак аптырашта калдырган иде Уйлый торгач, мин баш геройның «каралар» белән этапка китмәвен дөрес дип таптым. Сталин төрмәсендәге җәзалау ысуллары исемә төште Әгәр баш герой, кан кардәшләремне яклыйм дип. «каралар» белән этапка китсә, аның исеме барлык лагерьларга алдан ук хәбәр ителеп, ул законлы караклар тарафыннан юкка чыгарылган булыр иде Хәзер дә әле бу бүре законы яши Паспорт алмаштыруны гына алып карагыз: Русия хакимияте безне милләтсез калдырырга күпме тырышты!
Романда Петр Скороходов һәм Гордей исемле урысларның игелекле эшләре күрсәтелә. Болар Сталин дәверенең коточкыч гаделсезлеген, башбаштаклыгын, адәм баласын эт урынына да күрмәвен укучыларыбызга. бигрәк тә яшь укучыла- 124
рга аңла I у өчен кирәк Романда урыс халкына карата бик ачы сүзләр әйтелә, әмма урыслар арасында бик кәттә затлар булуын аерым кешеләрнең кылган гамәлләрендә автор әледән-әле калку итеп күрсәтә килә
Татарның гасырлар буена уяна алмый интегүен телевизион тапшыруларда булсын, «түгәрәк өстәл» сөйләшүләрендә булсын, гел әйтә килде Гыйләжев. башкалардан аерылып, 1ырпаеп чыгып әйтә килде. Ә менә хәзер бу романында ул ана аерым бүлек багышлаган Роман тукымасындагы Александр Васильевич Мерзлснков образы кызыклы «Беркайчан да Россия империясенә аяк басмаган, га тарный ничек-ничек изелгәнен, мыскылланганын Лондоннан торып черки боты хәтле дә белә алмаган Маркс «Россиянең татарларны яулап алуы үтә дә уңай күренеш», дип нидер мыгырдаган», ди ул. Александр Мерзлснков нәкъ менә шундый теорияләрнең ялган булуын готкын Гыйләжсвкә аңлатып бирә. Баш герой аны романда «Мерзленков сабаклары» дип бәяли
Бу моңарчы татарда күрелмәгән роман Безнең унтугызынчы гасыр ур-таларында ук барлыкка килгән романнарыбыз да. егерменче гасыр башында язылган романнарыбыз да нигездә романтик стильдә Аларда тормышның үтә авыр, үгә ямьсез якларына керү юк дәрәҗәсендә Тормышның төпләренә төшү беркадәр Мәҗит Гафури. Шәриф Камал. Галимҗан Ибраһимов әсәрләрендә бар Кабат әйтәм беркадәр генә. Татар романы, гомумән прозасы, әдәп саклап укучы колагын ерта торган натуралистик гамәлләрдән, затсыз сүзләрдән сак-ланып килде А Гыйләжев романында барысы да бар Параша өстендә ачы быкырдап утырулар да, гарип-горабалар да. конвой солдатлар көчләгән кыз зар да. с и го сүзе дә. ч ә m с р ү сүзе дә барысы да төрмә мәхшәрләренә сылтап язылган Бу яктан А. Гыйләжев үз иҗатына татар романы традицияләрен генә түгел, урыс романы һәм Көнбатыш прозасы традицияләрен дә атып керә Профессиональ тәнкыйтьчеләр моны ничек бәялиләр, белмим, аларных ул мәсьәләдә сүз әйткәннәре юк әле
«Йәгсз, бер дога» контрастлар романы Шундый ямьсезлскләр белән янә-шә ягымлы лирика урын ала «Кызлар җырлый, кызлар! Әнә алар, ерак га түгел, аларның иңрәвен безгә сагайган җил ирештерә! Тоткын күзе очкындай, аның ишетү сәләте төнге ябалакныкы белән бер Кодрәтле жыр ияләре кызлар' Сезнең ирне сөеп, сөендереп, кайнар сулышыгыз белән тилертеп, кавышу кич-ләрендә, бәхетле таңнарда күккә чөеп, аңардан ир ясап, доньяны бер бәби белән куандырып кына яшәр чакларыгыз бит!»
Каләмдәшебез пейзаж остасы Язны, кояшны, каеннарны төрмә дигән караңгылык патшалыгында озелеп-өзелеп сурәтләвен әйтәсе дә юк Таш баз-ларындагы атмосфераны кыска гына бер-ике җөмләдә күз алдына бастыра ала әдип: «Сиксән метрлы кыя ярлар белән уралган базга җилләр үтеп керә алмый Таш тузаны касмакланып тамак төпләренә утыра Дөнья кызу, бер җирдә бер күләгә юк». Миңа калса, аз сүз белән шундый пейзажны тудыра алу һәркемнең дә кулыннан килми.
Роман дога белән тәмамлана. Чөнки әле бүгенге көндә дә. дөньялар яхшы якка үзгәрер дип уйлаган яңарыш заманында да. Әүлияләр зираты өстеннән изге каберлекләрне актарып ташлап, таш юл сузалар Автор әйтә, «коммунист түрәләрнең мәкеренә, явызлыгына исләрен китәрлек!» ди
Сошы сүзем итеп шуны әйтәм күп мәгълүматлы, тирән фәлсәфәле, ноли фонияле, әллә ничә агымлы бу роман гагар әдәбияты өчен бик тә кирәк иде һәр империянең ахырзаманы була Аяз Гыйләжев урыс империясенең ахырзаманына әлеге романы белән бәддога укый, аның төзәлмәс чирләрен ачып сала, фаш итә
яз Гыйләжевнын кодрәтле таланты татар әдәбиятына бик күп ү кичәлекле әсәрләр бирде Ул бит—утызга якын пьеса авторы Аныгг драматургиясе арзанлы шаккатыризмга корылмаган, акыллы, тирән мәгънәле фикерләр драматургиясе ул Тагар дәүләт Академия rear рында аның байтак әсәре куелды Габдулла ага Юсупов режиссерлыгында «Көзге ачы жн т- ләрдә». Празат Исәнбәт режиссерлыгында «Эңгер-меңгер» спектакльләре генә ү з тамашачысын таба алды Шуңа күрә мин бүген Татар дәүләт академия театры мәгънәгә, акыл сөрешенә корылган әсәрләрне куя алмын атарга карата театр-ның мөнәсәбәте юк, дип әйтер идем Академия театры тамашага корылтай әсәрләрне генә кую ятында тора Киләчәк буыннар алдын.га әлеге мөнәсәбәт
А
өчен театр җавап бирергә тиеш булыр әле
Аяз Гыйләҗев иҗаты көрәшче ижат. Ул беркайчан да такыр юлдан бармады. Рәхмәт әйтсен, тоталитар система заманында Гарәф Шәрәфетдинов. үзенә авырлык алып булса да, аның китапларын бастырып килде Юкса партия өлкә комитеты җитәкчеләре Аяз каләмдәшебезнең язган бер әсәреннән гаеп эзләделәр. «Өч аршын җир» белән «Язгы кәрваннар» кире яктан мисалга алын-дылар «Күзгә-күз» повестена карата аның каләмдәшләре гәзит аша погром оештырды. «Югалган бер көн» спектакленә Казанның урыс Зур драма театры куйган спектакльгә, өлкә комитет секретаре ничек ярсып ташланды. Мин язучыларның рәисе идем ул чакта, әлеге спектакльне яклагач, секретарь миңа да: «Хватит!»—дип кычкырган иде.
Хәтеремдә әле, Каракалпакстанда Аяз, ишәкне кочаклап: «Синең дә, минем дә бер бүләгебез дә юк Этләргә, күргәзмәдә катнашып, койрык болгаган өчен, медаль тагып җибәрәләр»,—дип җылаган иде Сабыр иткән морадына җиткән, ди бабаларыбыз Мин рәис булып эшләгәндә (1983 елны) ул Татарстанның Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды. Туфан Миңнуллин аңа РСФСР Дәүләт бүләген алуда булышты «Йәгез, бер дога» романы һәм күпьяклы җәмәгать эшчәнлеге өчен ул Гаяз Исхакый бүләген алды. 1993 елның декабрендә аңа халык язучысы дигән дәрәҗәле исем бирелде
Аязның берничә әсәре, әйтик, «Урамнар артында яшел болын». «Язгы кәрваннар» Чынгыз Айтматов әсәрләре белән аваздаш Ләкин аларны А. Гый- ләҗев дөньяның мәшһүр язучысыннан алдарак язган иде.
Быел, гыйнвар аенда, Аяз Гыйләҗевка 70 яшь тула. Якташлары. Зәй хаки-мияте аны бик зурлады: моннан берничә ел элек Югары Баграж авылында аның әти-әниләре яшәгән йортны Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевка бүләк итеп бирделәр, ә өченче ел Зәй каласында күп бүлмәле, ике катлы коттеджны аңа тапшырдылар Мин ул коттеджда Шәһидә ханым белән бергә булдым Искиткеч уңайлы — бакчалы, мунчалы һәм теплицалы йортта ял иткәч, күңелемнән уйладым. «Менә бит татар язучысына да адәм рәтле яшәргә язган икән Рәхмәт Зәй хакимиятенә, аның башлыгы Рәшит Сәет улы Хәммәдиевкә».
Ә Аяз каләмдәшнең үзенә, хатыны Нәкыя ханымга, укытучы-педагог дустыбызга, аларның берсеннән-берсе булдыклы балаларына — игелекле егетләргә — татарны арттырып, өч булдыклы егет үстергән гаиләгә бәхет, бәхет телим.
Гомер буе ат урынына эшләгән, картаймыш көнендә күп төрле дәрәҗәләргә ирешкән кодрәтле каләм иясенә — Аяз Мирсәет улы Гыйләҗевка — Ходай Тәгалә күп итеп сәламәтлек бирсен Ул әле тагын безне яңа әсәрләре белән сөендерсен