Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ТЕАТРДА ГОМЕР ҮТКӘНЕ СИЗЕЛМИ...»


Хөрмәтле Артист галижанәпләре!
Сәхнәдә йөзләрчә гомер яшисең һәр язмышны йөрәгеңнән үткәрәсең Җаннарыбызга—җылы, күңелләребезгә — нур, йөрәгебезгә мең төрле хиссият бүләк итеп, безне биеккә — камиллеккә өндисен Тамашачыны көлдереп, елатып. җырлатып, уйлатып дөньяны яхшыга үзгәртергә тырышасын Гамең, гамәлең изгедә синең.
Тәкъдир ителерлек авыр хезмәтеңнең кадерен, бәясен беләбезме соң9 Мәгънәсенә төшенә алабызмы9 Уй-хыял- ларыңны аңлар дәрәҗәдәме без?
Бүген Артист галижанәпләре ролендә— Татарстанның һәм Россиянен халык артисты, Татарстанның Театр әһелләре берлеге рәисе, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының мәшһүр иҗатчысы РИНАТ ТАҖЕТДИН.
Аның белән әңгәмәбез сәнгать белән заманның хикмәтле бәйләнеше турында.
— Ринат әфәнде, хәзер кино, видео, телевидение заманы. Бу нисбәттән милли театрның киләчәгенә куркыныч яный дигән фикернең нигезе бармы7
— Татар —гаҗәеп халык, ул сәхнә тамашасы ярата Мәсәлән, хәзер нинди генә җырчылар юк, ә халык һәммәсен кабул итә, концертларга йөри Ә инде безнең халкыбыз шикелле яратып, үз итеп театрга йөрүче халык гомумән юк диярлек Мин моны чын күңелемнән әйтәм. Качалов исемендәге рус драма театры артистлары белән сөйләшкәнем бар «Сез гастрольгә рус авылларына йөрисезме?»—дим «Юк, татар авылларына,—ди алар,— чөнки анда кеше күбрәк килә, аңласа-аңламаса ак яулыклы әбиләр дә килеп утыра хәтта». Тамаша карау кызык, димәк.
— Ни өчен шулай дип уйлыйсыз?
— Моның сәбәбе —тарихыбызда Татар театры гасыр башында ук оешкан Аны Ходай Тәгалә үзе артист итеп яраткан фидакарь шәхесләр тудырган. Бу гаҗәеп күренеш Беренче труппалар татар яшәгән бөтен җирләргә йөреп, татарны театрга өйрәткән, зәвык тәрбияләгән Әлеге тәрбия, буын-буыннан күчеп безнең бүгенге тамашачының да күңеленә сеңгән. Шунысы кызганыч, менә без хәзер алар йөргән кадәр йөри алмыйбыз Бу. минемчә, зур җинаять. Милләтебезнең телен саклаучы, ана акыл ияләрен бирүче саф татар авылларына театр сәнгатен җиткерә алмыйбыз Ә театрга ихтыяҗ зур Мина калса, татар халкы яшәгәндә һәм тәрәккыятькә омтылганда аның театрына куркыныч янамый Чөнки ул гасырлар буена формалашкан милли үзенчәлегебез, гореф-гадәтебезгә әверелгән Мин милли геройларыбызга әйләнгән беренче артистларыбыз — Хәлил Әбҗәлилов, Гөлсем Камская, Хөсәен У разиков, Камал III, Хәким Сәлимҗановларны шәхсән күреп калуым белән бәхетле. Бер-берсенә һич охшамаган искиткеч талант ияләре иде алар. Алардан соң начар театр булуы мөмкин түгел. Г Камал исемендәге театр аларга бурычлы Шуңа күрә дә без беренче театр истәлеген сакларга, аның рухын яшьләребезгә дә күчерергә тырышабыз. Бик матур гадәтебез бар һәр сезон ачылганда һәм ябылганда без аларнын каберен зыярәт кылабыз.
— Сез театрга килгәндә алар уйный идеме әле?
Әйе. безне 1956 елда Мәскәүгә. М С Щепкин исемендәге театр училишесына Хәлил ага Әбҗәлилов үзе озатып җибәрде Училишены тәмамлап кайтуыбыз да кызыклы чорга туры килде Ул вакытта театрга никтер кеше аз йөри иде. Шундый чор булган күрәсең, яшь артистлар юк Ә тамашачынын барыбер яшь рольдә яшь кешене күрәсе килә Бу табигый Әлеге күренекле, тәжрибәле артистлар безне яратып каршы алды Гүя театрга яна сулыш өрелде. 1961 елдан башлап халыкның театрга йөрүендә тагын бер күтәрелеш булды, дисәм дә ялг ыш түгелдер. Шуннан бирле театрдан кеше өзелгәне юк
Шушы чор эчендә, Сезнең күз алдыгызда ничә буын артист алышынды икән
- Төгәл генә әйтүе дә кыен, дүрт-биш буындыр. Ин мөһиме һәр буын үз яңалыгы белән килде, театр сәнгатен үзенчә баетты Хәзер инде Мәскәүләргә жибәреп укытып булмый, хәер анын кирәге дә юк дип саныйм Чөнки хәзер үзебездә тәжрибәле остазлар, искиткеч режиссерлар өлгереп җитте Сәнгать Академиясе ачылды, анда режиссерлар һәм актерлар әзерли торган махсус бүлекләр бар Аны тәмамлаган беренче чыгарылыш студентлары. мәсәлән. Мәскәүдә укыганнардан ким-хур түгел. Милли сәнгать ягыннан әле күбрәк тә белем алалар Дөньякүләм танылган осталарнын иҗатлары белән танышу мөмкинлекләре дә зур
Соңгы вакытта театр сәнгате доньякүләм кризис кичерә дигән фикер киң тара /ды Мәскәү театрлары чаң суга, донья яңалык котә...
Шулайдыр да. Әмма безнең милли театр кризис хәлендә дип әйтә алмыйм Тамашачы йори бу ин мөһим күрсәткеч. Әлбәттә тормышның матди ягы начарлану, кешеләрнең тамашага акчасы булмау да үзен сиздерәдер. Яңа спектакль кую да зур чыгымнар таләп итә. Әлеге шартларда исә театр җитәкчелегенең нинди булуы мөһим Безнең театр директоры Шамил Закиров театрны, артистларны ярата торган житәкче. иҗат мөмкинлекләре тудыру өчен бар көчен куя Кызык бит кайбер житәкчеләр. гайре табигый гоелса да. артист яра г мый Бу яктан без бәхетле Баш режиссерыбыз Марсель Салимҗанов- ка режиссер таланты өстснә. оештыру сәләте дә бирелгән Ул театрны бер гаилә итеп туплауга иреште. Ә гаилә инде ул очраклы төркем түгел, анын кануннары үзгә Гаиләдә бер бала да чит түгел.
Театр әһелләре берлеге рәисе буларак, башка театрлар эшчән леген ничек бәялисез '
Казанның үзендә алты драма театры бар. Дәүләт театры булмаган яшь коллективлар туа тора Республика буенча җәмгысы 16 га җыела Күп кенә чит республикаларда театрлар саны кимүгә барганда, әлеге күренеш халкыбызның үз гореф-гадәтләренә тугрылыгын гына түгел, милли үзаң ныгый баруны да дәлилли Әлбәттә, камиллек, осталык ягыннан бу театрлар төрле дәрәҗәдә, әмма аларнын яшәп килүе сөенечле хәл Түбән Камада өч театр эшли Чаллы театры уңышларга ирешеп килә Минзәлә театрын саклап калуга ирештек Әлеге дә баягы, шул артист ярата торган җитәкче табылды Әлмәт театры да күтәрелеш чорында.
Димәк, милләтебез талантка бай
Бусы шулай Әмма алар үсешенә матди кыенлыклар киртә булып тора Театрлар үтенеч белән, әлбәттә. Театр әһелләре берлегенә мөрәҗәгать итәләр Ә ярдәм итү җиңел түгел Хәзер хөкүмәт тарафыннан планлы ярдәмгә исәп тота алмыйсың Үзебезгә эзләргә, табарга туры килә Артистларның пенсиясен телгә алырга да оят Халык артистлары Шәүкәт Бикгимеров. Марсель Сәлимжанов '20 мен сум пенсия ала Көлке’ Адәм хуры Ин борчыт аны шушы Гомерен халыкка багышлатан артист үз хезмәтенә тин нәтиҗәсен күрми Кайберләре авырый, картлык көнендә караучысыз, мескен хәлдә кала. Шундыйларга булдыра алганча ярдәм итәргә тырышабыз Ярый әле Президент фонды бар. квартал саен унбишләп ветеранга әйбәт кенә матди ярдәм биреп киләбез Шунысын да әйтәсем килә Президентыбыз артистларның Идел буендагы ял базасын төзекләндерүгә дә ярдәм игә Дөресен әйтик, хәзер артист ял итәргә Кырымга яки чит илләргә бару мөмкинлегеннән мәхрүм Шуңа күрә. 40 ез тлек төзелгән булса да. үзебезнең ял йортларын төзекләндерүис кулайрак дип таптык Бу мәсьәлә буенча безне Президентыбыз үзе кабул итте, гозеребезне гынлады
Сезнең исемегез үк күп ишекләрне ача аладыр'
Мин театр әһелләре берлегендә хезмәт хакына эшләмим Җәмәгать эшлеклесе буларак җитәкчелек итәм Анда гел утырып та торалмыйм. чөнки күп вакыт театрда уза
Мине күбрәк кая да булса барырга, ни дә булса табарга чакыралар Мин барсам, «итәкчеләр таный, хөрмәт белән кабул итә. Мин моннан һич тайчанмыйм - үземә сорарга түгел, ләбаса Шунсыз булмый. Аннан соң. Президентыбызның театрга еш йөр\е дә кулай, турыдан-туры мөрәжәгать итәргә мөмкин Минтимер Шәрипович бер генә яна спектакльне дә калдырмый Әгәр дә инде республика «итәкчесе, ил башы театрга йөри икән, димәк театрга да караш башка. Аңардан калышасылары килмичә, башка «итәкчеләр дә килә дигән сүз. Әдәбият, сәнгатьне белгән «итәкчеләр белән киләчәк тә өметлерәк тоела башлый бит ул.
— Мәгълүм булганча. Татарстан Театр әһелләре берлеге Россия берлегенә карый Алар белән араны өзеп, мөстәкыйль берлек төзергә исәбегез юкмы?
— Без хәзер дә мөстәкыйль берлек, әмма ижади яктан алар белән араны өзмибез. Сәнгать ялгыз калырга тиеш түгел Ижат кешесенә аралашу кирәк, мәгълүмат кирәк Халык әйтмешли, үзеңне күрсәтергә, кешене карарга, гыйбрәт алырга Минем хәтердә әле Молдавия театры заманында гомумберлектән китте һәм театр үз казанында гына кайный- кайный. акрынлап сүнде Соңыннан үкенеп йөрделәр, хәзер инде аралаша башладылар, яңадан туып киләләр. Гомумберлек булуның бар кыйммәте шунда: жыеласын. фикер алышасың, фестивальләрдә катнашасың, бераз ял күрәсең. Сөйләшеп кенә утыру да әллә никадәр ижат идеяләре тууга сәбәпче булырга мөмкин.
— Хәзер үткәреләме соң ул фестивальләр?
— Үткәрелә. Әле күптән түгел Казан курчак театры Ярославльдә булып шактый уңышлы күренеп кайтты. Уфада бөтен мөселман театрларының -Туганлык» дигән жыенын- да катнаштык. Урта Азиядә. Үзбәкстанда үткәрелүче «Нәүрүз- фестиваленә безне махсус чакырдылар. Үзбәк, казакъ театрларын тудыруга безнең әнә шул сәяхәт кылып йөргән беренче артистларыбыз ярдәм иткән дә инде Аларның элеккеге сүзсез киноларын күргәнем бар. анда төп рольләрдә Хәлил ага Әбжәлилов төшкән Безне Урта Азия белән дә әнә шундый тарихи жепләр бәйли «Нәүрүз» —халыкара фестиваль иде. анда Төркия. Греция, Япония һәм башка илләрдән мәшһүр театрлар катнашты Эстониядә узган зур халыкара фестивальдә режиссерларыбыз күп кызыклы нәрсәләр күреп кайттылар Ә инде Островский. Чехов. Шекспир кебек драматургларга багышланган Мәскәү җыеннарында, күрсәтерлек спектакль булса, без даими катнашабыз.
— Әйткәнебезчә, безнең замана матди кыенлыклар белән билгеләнә Инде рухи якны карасак, яңа идеяләр, яңа спектакльләр җитәрлекме?
- Театр драматурглар ижатына бәйләнгән Ә алар хәзер бик авыр хәлдә дип саныйм. Нәрсә язарга белмиләр дию дөресрәк булыр, мөгаен Бүгенге әсәрләрдә еш кына тормышның кара якларына игътибар ителә, яисә үткән заманны тәнкыйтьләүгә кайтып кала. Ә халык болардан туйган Авыр тормыштан ул болай да гарык. Ана тамаша, комедия кирәк. Миңа калса, безнен театр күбрәк тамашага корылган спектакльләр куеп дөрес эшли. Әлбәттә, моның белән халыкны «иңел юлга кертәбез дә шикелле. Бу якка ныграк авыштык. монысы белән дә килешәм. Әмма хәзерге заманда бу үз-үзен аклый дип саныйм Өлкән артистларыбыз кызыклы факт турында сөйләделәр Ватан сугышы вакытында театрда гел комедияләр генә уйналган. Ут та юк. керосин лампасы яктысында халык көлешеп, бераз онытылып торган. Хәзер дә кешенең күңелен күтәрергә кирәк дип уйлыйм
— Бүгенге драматурглар өчен төп кыенлык нидә соң?
— Алар замана герое эзли һәм һич таба алмый Чыннан да. кем герой бүген’’ Совет заманында ул ачык иде: коммунизм төзүче, тормышка яңалык кертүче, ватанпәрвәр Бүген халык егылып китеп чит ил сериаллары карый Ә анда бары тик кеше язмышлары мәхәббәт, кавышулар, аерылышулар, нәфрәт, дуслык, туганлык Сәясәт тә. жәмгыять тә юк Шекспир әсәрләре дә нәкъ шуңа күрә мәңгелек, ләбаса Мәңгелек кыйммәтләр нигезендә сюжет корыла һәммәсенә якын, һәммәсенә аңлашыла Бәлки хәзер шундый темаларга игътибар кирәгрәктер...
- Чит ил. Мәскәү театрлары бу юнәлештә әллә нинди авангард алымнар уйлап табалар, шедевр тудыра алмасалар да. иҗади ззләнү бара. Бу яктан татар театры сүлпәнрәк димме...
— Бездә алардагы шикелле була алмый. Бездә милли тыйнаклык яши Ни генә уйлап тапсак та. тамашачы барыбер үз табигатенә килешерлек әсәр карын Безнен халык мелодрама ярата Минемчә, мелодрамалар ижат итүдән куркасы юк. Гомумән әйткәндә, әлбәттә.
сонгы елларда «Эх. уйнасы иде!» диярлек әсәрләр, кызганычка каршы, юк. Моны танырга кирәк Әмма тормыш алга бара, театр тик тормый Мәсәлән, башкорт драматургы Флорид Бүләковнын «Мәхәббәт хатирәсе» әсәре буенча куелган спектакльне мин уңышлы дип саныйм Бер немец режиссеры Ибсснны куярга әзерләнә Театр шаулап тора Марсель Хакимович әйтмешли, театрга килеп кергәч, моннан —жыр. тегеннән —бию сәхнәдән репетиция тавышы ишетелеп торса -күңелле. Димәк, театр яши. Килеп керүгә гып-тын булса, куркыныч булыр иде.
Ринат абый, артист халкы шундыйдыр инде ул: акчасы булса да. булмаса да шаулый нидер уйлап чыгара
— Акча артыннан куучылар театрда озак тормый алар Чын артистнын театрга мәхәббәте риясыз Хәтта безнең сәхнә эшчеләре дә акчалы башка эшкә күчеп озак тормыйлар. сагынып кире әйләнеп кайталар.
Хозер яшьләр күбрәк эшкуарлыкка, акча зшләргә омтыла. Сез ничек уйлыйсыз артист һвнәре абруен югалтмыймы7
- Хәзергә мин моны сизмим. Сәнгать Академиясендә чыгарылыш имтиханнары кабул итәм Яшьләр күп килә. Бигрәк тә режиссерлыкка Элек сәхнә герое, билгеле шәхес булырга теләк кечлерәк булып, актер бүлегенә гаризалар күбрәк бирелә иде Бу хәл соендерә. димәк театр сәнгатенең асылына төшенергә. тирәннән белергә теләк зур. Ләкин борчыган күренешләр дә очрый. Мәсәлән, авыллардан, чит өлкәләрдән килгән яшьләрнен кайвакыт сәнгать турында мәгълүматы сай. Көләргә дә. еларга да белмисен Сорыйсын «Кем ул Габдулла Кариев'’» Кыяфәтеннән инде күренеп гора әлеге исемне беренче тапкыр ишетүе. Хәзерге заман драматургларыннан, шагыйрьләрдән бер генә исем дә әйтә алмый үзе артист булырга хыяллана Мәктәптә боларга игътибар ителми микән1’ Без укыганда, мәсәлән, мөмкинлекләр чикле иде Муса Җәлил. Кәрим Тинчурин кебекләр телгә дә алынмый, китапта да юк. Хәзер бит жанын ни тели шуны карау, уку мөмкинлекләре бар Җыеп әйткәндә, мин яшь буын өчен борчылмыйм Эшкуарлыкнын бүген криминаль икәнлеген аңлаучылар да аз түгел Яшь буын артистларыбызны да яратам Алар иртән килә театрга, кичкә кадәр шунда кайнаша. Хәер, без дә шундый идек Бер айга утыз ике спектакль куйгагг чаклар да булды.
Чагыштырып карыйк ә ie. театрга яңа гына аяк баскан яшь актерга бүген кыенмы әллә Сезнең заманда кыенрак идеме7
Безгә авыр булды дип әйтә алмыйм Без көтеп алынганнар, шуңа күрә үзебезгә карата һәрдаим җылылык сизеп тордык Хәзер дә элеккедән зур аерма күрмим Хикмәт заманда түгел, яшь артистнын театрга шәхси мөнәсәбәтендә Мөнәсәбәте начар булган артист, ничек кенә талантлы булмасын театрдан китә Андый очраклар бутлы бездә Кайберәүлөре үзен театрдан өстен күреп, «йолдыз чире»нә биреште Кайбер кеше мактауны күтәрә алмый, башка юлга кереп китә
Ринат абый. Сезгә «йолдыз чире» бер дә кагылмадымы?
Бөтен рольләр дә шедевр дәрәҗәсендә булмый Моны яшереп-нитеп торасы юк Хәтта бер үк роль дә көн саен шәп килеп чыкмый Моны аңларга һәм кабул итәргә акылы җиткән артистка «йолдыз чире» янамый Хәтта бик популяр чакларда да бу нәрсә башыма кермәде Хәзер инде бигрәк тә
— Ә хәзер Сез үзегезне бик популяр түгел дип саныйсызмы7
Юк. популяр, әлбәттә һәрхәлдә, урамда исәнләшеп үтәләр Шуннан да беләм Араларында яшьләр булуына сөенәм Димәк, йөриләр театрга, карыйлар Тормыш бертөсле генә бармый бит ул Менә моннан берничә ел элек миңа гуры килә торган, күңелемне җылыга торган рольләр очрамады Әллә шундый әсәрләр куелды, алло күбрәк яшьләр уйнады Тәки биш еллап элеккеге рольләр белән генә яшәп килдем Хәзер. Аллага шөкер, яңа әсәрләр куелды Минем табигатемә ярый торган яңа рольләр килеп чыкты
ШУЛ исәптән. Туфан Миңнуллин әсәрендәге шук һәм сабыйларча ихлас күңелле оаш мишәр Дмүетдин роле Доресен әйтим, бу спектакльдә мин үзем очен өр-яңа Ринат Таҗетдиночны ачты и Шәхсән Сезнең Аләүетдин белән күзгә бик ук таш юнып тормый торган рухи охшашлыгыгыз бар сыман тоелды.
— Аләүетдин— хыялый кеше, кызыклы шәхес. Авыл буйлап гармун тартып, җырлап йөрисе килә анын. Китәм, Япониягә китәм, ди. Авыл кешеләренең тирә-юньдәге матурлыкны, бер-берсен күрмичә телевизорга багып, сериаллар карап утыруына, тормышта жыр- моң, күңел җылысы югала баруына борчыла. Бәлки безнең охшашлык та шундадыр.
— Героегызның сөйләме, холык-фигыле таныштыр. Ринат абый. Сез бит үзегез дә— Чүпрәле мишәре.
— Таныш әлбәттә. Сөйләм генә бераз үзгәрәк Чөнки әсәр Сергач мишәрләрен өйрәнеп язылган. Без дә анда барып, аларны тыңлап, күзәтеп кайттык. Әйе, мишәр бит ул үзен чын татарга саный. Шамкай әйтмешли, мишәр—татарның каймагы.
— Мишәрләрдә бердәмлек һәм туганлык хисе көчле диләр
— Минемчә, мишәрләрнең туганлык җепләрен, милли гадәтләребезне кадерләп саклавы бездә диннең көчле булуыннан килә. Мин Чынлы дигән зур авылда үстем Урамның аргы башында мулла абзый күренсә, бирге башыннан аңа итәгать белән сәлам бирә идек Бу гадәт совет заманнарында да үзгәрмәгән. Мин белгән вакытта әле Чынлыда җиде мәчет эшли иде, димәк җиде мәхәллә — күпме кеше мәчеткә йөргән. Безнең гаилә дә ишле иде Әти белән әни биш малай, бер кыз үстерде. Бер абыебыз яшьли вафат булды. Хәзер бишебез дә Казанда яшибез
— Нәкъ спектакльдәгечә: «Укыган мишәр Казанда кала»
— Әйе, барыбыз да югары белемле, төрле өлкәләрдә эшлибез. Өлкән абыебыз укытучы, абый-энеләремнең берсе—Татарстанның баш терапевты, берсе — училище директоры. берсе —химик Арабызда бүтән артистлар юк. Хәер, мин дә яшь вакытта артист булырга хыялланмаган идем.
— Ә ничек килеп чыкты соң болай?
— Җырлыйсым бик килә иде, тавышым да әйбәт иде (бәлки үземә генә шулай тоелгандыр?). Егетләр армиягә киткәндә, мин—кечкенә малайны, яннарына утыртып, солист итеп җырлаталар. Гармун уйнарга да гел чакырып торалар. Өстәлгә бастырып шигырь дә сөйләтәләр. Сәхнәгә омтылыш шуннан сеңеп калган, күрәсең Унынчы классны тәмамлагач, туп-туры консерваториягә киттем, җүләр. Шунда авылда ник берәү әйтсен: консерваториягә шунда ук алмыйлар, аның өчен нота, солфеджио белергә кирәк, дип. Консерваториядә ныклап аңлаттылар: «Юк энекәш, элек музыка училищесына кер»,— диделәр. Шуннан училищега әзерләнеп килдем, берочтан театр училищесына да имтиханнар тапшырдым. Икесенә дә үттем бит. Ул елны Мәскәүгә. Щепкин училищесына студентлар җыялар иде, бәхетемә каршы. Актерлыкны сайладым.
— Диалект белән кыенлыклар булмадымы соң?
— Ничек кенә әле! Ул минем өчен зур киртә булды. Имтихан биргәндә Муса Җәлилнең «Җырларым» шигырен укыдым. «Ил кырында цәцәк атыгыз» диюгә кабул итү комиссиясе шаккатты. Искиткеч чибәр ханым Рәшидә апа Җиһаншина зәңгәр күзләрен текәп «Белмим, энем, бу телеңне рәтли алырсыңмы икән?»—дип жәлләп тә куйды. Үҗәтлек көчле булгандыр: «Өйрәнәм, апа, өйрәнәм!» —дим. Шулай киттек Мәскәүгә. Бергә укыган Туфан Миңнуллин, Батулла мин авыз ачып бер сүз әйтүгә тәгәрәшеп көләләр. Гарьләнәм инде! Үзләре шундый матур сөйләшәләр. Аларны тыңлап ятам. Кеше юк вакытта кычкырып-кычкырып китап укыйм. Мәскәү урамнарында кычкырып татарча укып йөрүләремне хәзер дә елмаеп искә алам. Тәки ярдәм итте шул, өченче курска мишәр икәнем инде сизелми иде.
— Авылга кайткач аңлыйлар идеме соң?
— Шунысы кызык: авылга кайткач үзеннән-үзе мишәрчәгә күчелә иде шул. Әнине күрәсең дә, гүя күңелдә нидер кинәт борылып куя. Туфан әйтә «Кайтма авылга, телең бозылып килә»,—ди. Туфан үзе үк мишәрләр турында пьеса язар да. мине мишәрчә сөйләшергә мәҗбүр итәр дип кем уйлаган ул чакта?
— Сез театрда уз гомерегездә ничә роль уйнадыгыз икән? Санап караганыгыз юкмы?
Карале, чынлап та санаган юк икән, ләбаса. Санарга кирәк әле. кызык өчен һәрхәлдә, йөздән дә ким түгелдер. Анын барысын да искә алып чыгу гына да бик озакка сузылыр иде. мөтаен. Иҗатымда яна борылышларга этәргән берничә мөһим рольне әйтеп китсәм генә инде
Яшьрәк вакытта уйналган Муса Җәлил роле, әлбәттә Туфанның «Моңлы бер җыр» әсәре. Хәтта Җәлилне шәхсән белгән язучылар да сәхнәдә мин тудырган образны гына түгел, төс-кыяфәтсмне дә Җәлилгә нык ошаталар иде Гомумән, мин бу дөньяда икс кешегә охшаган булып чыктым Берсе Җәлил булса, икенчесе Әфганстан короле Аманулла. Бер Ленинград режиссеры үзенен «Миссия в Кабуле» дигән фильмына. Аманулла роленә чакырды Баксаң, без бер гамчы су сыман охшаш икән 1970 ел иде. Киттек Әфгансганга. кино төшерергә Эфтанга азатлык яулап бнрюн Аманулла хан бу илдә безнең Ленин кебегрәк популяр, кадер-хөрмәт иясе икән Менә афганнар әйтә '«Сезнең Лениныгызны өфган барып уйнамый бит. нишләп безнең Аманулланы урыс уйнарга тиеш1» (Алар тагар дигәнне белми) Режиссер каушап калган. Шулай да, әй Iә «Әйдә грим салып карыйк Мин аларның хөкүмәт башлыкларын чакырдым, килеп күрсеннәр», ди Грим салдылар, киендерделәр
Килеп чыктым берзаман. басып торып булмый бит инде. Чыга-чыгышка туп-гуры иң баш житәкчеләр каршына бардым да. кул бирдем Сикереп торды да теге, ни әйтергә белми, телсез калды Мин. шалт борылып, кереп тә киттем Бар да басып катып калды Шулай итеп, мине бу рольгә икенче гапкыр инде афганнар үзләре сайлады Кызык хәлләр әле моның белән генә тәмамланмады Мине бер кунакханәгә урнаштырдылар. 50 кв метрлы зур бүлмә, киңлеге өч метрлы зур карават Йоклый гына алмыйм бит Администратордан башка артистлар яшәгән кунакханәгә урнаштыруын көн саен үтенәм Шулай итеп кинога төшүнең беренче конс җитте Төнге өчтә уятып мина борын ясыйлар. чөнки көндез борын тормый, эри до төшә эсселек илле градус Шуңа төнлә ясап куялар Иртәнге алтыда китеп барам, баскычтан төшәм. Шул минутта мине кунакханә хуҗасы күреп ала да «Аманулла!» дип кычкырып аягыма егыла Соңыннан белдем, бу кеше Аманулла җитәкләгән гаскәрдә хезмәт иткән икән Шуннан китте рәхәт тормыш, көн саен ни белән булса да сыйларга тырыша иде хужам Мин аннан күчкәч, администраторга елап килгән бу «Аманулла хан миндә торсын, китмәсен», дип Соңыннан аңа кереп йөрдем, дуслашып киттек Кайбер рольләр белән менә шундый хәлләр дә булгалый
- Гзе.тз нчен кадерле булган тагын нинди рольләрегезне атар идегез1
I47
Ю*
— Алар бар да кадерле, яхшымы-начармы — күнел кече түгелгән Мәсәлән. Эзоп ролен уйнау минем өчен яңалык иде Аннан сон. күнелемдә тирән эз калдырган роль— К. Тинчуринның «Сүнгән йолдызлары»нда — Мәхдүм. Яшь чакта минем беренче, чын мәгънәсендә катлаулы образым Ильяс (Ч. Айтматов. «Гүзәлем Әсәл»). Бу ролем Тукай премиясенә лаек булды. 1986 елда Н Островскийнын -Бирнәсез кыз» әсәре буенча куелган спектакльдәге Карандышев роле өчен СССР Дәүләт премиясе бирделәр Әлеге роль иҗатымның яңа офыкларын ачты. Без Марсель Сәлимжанов белән бу персонажны баш- качарак тасвирладык Әсәрдәгечә вак кеше итеп кенә түгел, бәхетсез, нишләргә белми бәргәләнүче катлаулы образ тудырдык. Мәскәүдә дә шундый бәя бирелде. Ижатнын тагын яна борылышы —соңгы вакытта уйналган Идегәй роле, әлбәттә «Идегәй» сәхнә колачы гына житми торган зур. тирән әсәр Ләкин килеп чыккан кадәресе дә әйбәт хәл ителде, дип уйлыйм. Ижат ягыннан мин үземне искиткеч бәхетле дип саныйм.
— Артист тулысы белән режиссерга буйсына, диләр. Чынлап та шулаймы'1
— Режиссер — ул күренешләрне читтән күрә белеп, сиңа аңлатучы Режиссернын бар галанты нидә9 Артистка юл күрсәтә белүдә. Ул сиңа рольнен скелетын ясый, ә син. актер буларак, шул сөяккә ит кундырасың. Әлбәттә, режиссернын роле искиткеч зур. Анын эше үтә нечкә, хәтта нәзакәтле. Марсель Сәлимжанов. Празат Исәнбәт. Фәрит Бикчәнтәев кебек сизгер, итәгатьле. талантлы режиссерлар белән эшләүдән үзен үк ләззәт аласын Марсель театрга минем чорда аяк басты. Ул өр-яна идеяләр, яна режиссура алып килде «Сүнгән йолдызлар». «Американ» кебек классик әсәрләр ул чорда бөтенләй яңача яңгырады Хәзер менә Фәрит шулай остарып килә Анын классикасы —тагын якалык Мин аны театрның байлыгы дип саныйм.
— Теләмичәрәк уйнаган ролегез булдымы?
— Булгандыр... Мин аны һич кенә дә яшермим Туры килгәндер Артистлар арасында бер психологик момент бар. Күпләр кире образларны уйнар! а яратмыйлар Мина да әйтүчеләр бар иде «Ринат, сиңа кире рольләр килешми, сине яхшы итеп күрергә күнегелгән» Мин искиткеч артистыбыз Фатыйма апа Ильскаяны хәтерлим Бер вакыт ана бөкре хатын роле тәкьдим иттеләр. Көчле образ иде ул. Әмма Фатыйма ханым: «Мин бөкре хатынны уйнамыйм», —дип. әнә шул шәп рольдән баш тартты. Ә мин. Аллага шөкер, бөкресен дә. турысын да. киресен дә. яхшысын да уйнадым Мин амплуаны үзгәртүдән курыкмыйм.
— Кире образны уйнау авыррактыр, мөгаен.
— Зөлфәт Хәкимнен «Җүләрләр йорты» әсәре буенча куелган спектакльдә мин элеккеге КГБ кешесен—коточкыч рәхимсез образны уйныйм. Соңыннан баш ияргә чыгарга куркам, хәтта. Черек йомыркалар ыргытмасалар ярар иде. дим Чынлап, чынлап Ә уйнау процессы кызык Кире образны уйнау өчен күп өйрәнәсе юк. алар тирә-якта шактый, үрнәк житәрлек. әллә нинди төсмерләр табарга мөмкин Уңай образга төсмерләр табу катлаулырак. Шуна күрә, кире роль ул бер яктан караганда, жайлырак та кебек Ә тамашачы ничек кабул итәр? Бер кичне, шул «Җүләрләр йортыпнда уйнаганнан сон. ишек төбендә мине өч кыз махсус көтеп тора «Ринат абый. Сезне мондый рольдә күргән юк иде Абау, бигрәк әшәке кешене уйныйсыз. Ләкин шәп уйныйсыз, рәхмәт» диләр Шәп уйныйсыз дигәнне ишеткәч кенә, эчемә бераз жылы керде...
— Артист тормышында иң кыены нәрсә дә. иң рәхәте нәрсә?
— Иң рәхәте—тамашачының спектакльне яратуы, кабул итүе, сина жылы карашы, сәхнәдәге образыңны бар нечкәлекләре белән ача алуын Шуннан да рәхәт мизгел юктыр. Ә иң кыены Кайчак төшкә спектакльдә уйнавын керә, һәм кинәт сүзеңне онытасын Эзлисен, исеңә төшерергә тырышасың—тәки искә төшми бит! Тирләп-пешеп. бимазаланып уянып китәсең.
— Без. тамашачылар, сәхнәне зал ягыннан гына күрәбез. Икенче ягы—сәхнә арты күпкә кызыйлырактыр, мөгаен.
— Әйе. анда тамашачы күрми торган кызык хәлләр дә. кызганыч хәлләр дә булып тора Хәзергәчә күңелемнән китми бер хәл Әтием Казанда үлде. Ә мин шул кичне «Зәңгәр шәл»дә ат карагын уйнадым Нишлисен—үзен сайлаган язмыш Гомумән, артист һөнәре бик авыр хезмәт Мина калса, сәнгать өчен яратылган, театрны яраткан кешеләр генә түзә 148
артист хезмәтенә. Ә сәхнә артында тормыш һәрвакыт гел кайнап тора очрашулар, гастрольләр, көн саен ниндидер яңалык. Театрда гомер үткәне сизелми Менә алтмыш яшькә җиткәнемә дә аптырап йорим Йөрәк бит һаман яшь'
Артистның шәхси тормышы та машачы өчен серле дөнья булырга тиеш диләр Сез дә. гадәттә, интервьюларыгызда гаиләгез турында аз сөйлисез.
- Сөбханалла дип әйтик, шәхси тормышымда бар да әйбәт Әйе. бик сөйләп йөргәнем юк Ж үләр хатынын мактар диләрме әле'* Шулай да. хатыным Рәисәне мактамый булдыра алмыйм Үземне гел формада тотуымда, азмый-тузмый яшәвемдә, ижат итүемдә аның катнашы зур Мин бик күп мәхәббәт геройларын уйнадым Әмма хатыным түземле, акыллы булды көнчелек чиренә бирешмәде Өйләнешкән елларны эшеннән елатып кайтаралар иде Имеш, күрдеңме, ирен сәхнәдә әллә нинди кызлар белән кочаклаша Соңыннан андый чүп-чар сүзне тыңламый да башлады Чөнки ул тәгаен белә минем өчен гаиләмнән дә кадерле нәрсә юк. үз-үземә хыянәт итә алмыйм Гаиләдә тынычлык булу сәхнә ижатына бирелгән кеше өчен бик мөһим Ике кыз үстердек, алар тәртипле тырыш булдылар Айсылу да. Руфина да хәзер кияүдә, ике оныгым бар. икесе дә — кызлар Кем әйтмешли, өй тулы хатын-кыз
— Сәхнәдә гомер буе мәхәббәт геройларын уйнаган Ринат Таҗетдин тормышта мәхәббәтен тапкан, димәк7
Чынлап та шулай. Эштән ашкынып, сагынып өемә йөгерәм икән димәк яратам димәк бәхетле!
Ринат абый, мин чын күңелемнән Сезнең гомер юлыгызның да. иҗат юлыгызның да әле озын булуын телим, гади тамашачы буларак. Сездән күңелне кузгатырлык яңа рольләр көтеп калам Шулай да. тел очында уңайсызрак бер сорау тора Иртәме. соңмы — килер бер көн театрдан китәргә уйларсыз. Сез моны ничек күз алдына китерәсез?
— Беләсезме, бу бик урынлы сорау Артист мона әзер булырга тиеш дип саныйм Ләкин Шунысы бар: уйный алган вакытта театрдан киткән артист озак яшәми Бу - факт Безнең театрның бер шәп я< ы бар җитәкчеләребез. сәхнәгә чыгарга көче, дәрте, сәламәтлеге җиткән артистны театрдан җибәрми Сәхнәгә буыннарның кечесе дә. олысы да зарур бит Уйный алган кадәр уйнарга кирәк дип уйлыйм Инде уйный алмаганыңны сизсәң китәргә кирәк Тамашачы сине көчле, талантлы, бәхетле итеп исендә калдырсын Моннан бернинди дә фаҗига ясарга кирәкми, минемчә Ләкин театрны ташларга ярамый Китсәң дә,*ку»еп йөр. карап йөр. яшьләргә акыл өйрәтеп йөр
- Ринит абый, ихтимал, җир йөзендә яшәгән һәрбер татар Сезнең сәхнә образларын күрү бәхетенә ирешә алмагандыр Әмма бер нәрсәне тәгаен әйтергә була дөньяда Сезнең тавышны танымаган татар булмас Чөнки радио, телевидение аша Сез сөйләгән шигырь ләр хикәяләр бихисап Уйлап карагыз әле, шулар арасыннан бүгенге халәтегезгә нинди шигъри юллар туры килә?
һәм барыбер Муса Җәлил искә төшә:
Җырларым, сез шытып йөрәгемдә Ил кырында чәчәк атыгыз!
Күпме булса сездә көч һәм ялкын.
Шулкаләрле җирдә хакыгыз'
Мин үз рольләрем, иҗатым турында да нәкъ шулай дип әйтер идем Тормыш та жыр шикелле Ә инде аның шатлыкларын, кайгыларын, югалтуларын, табышларын, авырлыкларын. бәхетле мизгелләрен уйлый китсәң ул озын хикәят тә сыман
Берәүләр «Театр гг тормыш», дип саный. Икенчеләр исә «Тормыш үзе театр» ди. Сез кайсысы белән килешәсез7
Тормыш театр дигәне белән килешәм Чынлап га шулай Ә театр тормышнын көзгесе Тормыш театр һәм һәркемнең Ходай язган үз роле’
Артист ларга гадәттә күпсанлы рәхмәтле тамашачылар, көчле алкышлар кочак- кочак чәчәк, кызык лы гастроль ләр уңыш лы роль ләр те лиләр Бо лары да булсын иншалла Ә мин сезгә журналны укучылар исеменнән иҗатыгызда яңа газаплар, ззләнүләр табышлар һәм аларга юлдаш итеп бетмәс-төкәнмәс илһам телим Сезне яшәтүче һәм яшәртүче коч ШУШЫ, ахры Юби леегыз кот лы булсын Әңгәмәгез өчен зур рәх мәт