Логотип Казан Утлары
Публицистика

РӘСМИ ХӘБӘРЛӘР ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ — ИЧКЕРИЯ


Моннан өч ел элек, Татарстан Республикасы
Президенты М Шаймиев инициативасы белән,
элеккеге СССР территориясендә низаглы
хәлләрне җайга салу буенча Гаага консультатив
«Түгәрәк өстәлле чакырылган иде. Сәяси
лидерлар һәм халыкара экспертларның формаль
булмаган әлеге очрашуларында элеккеге
Советлар иле киңлегендәге хәлләрнең торышы
анализлана, тынычлыкка һәм татулыкка бару
юллары тикшерелә.
Гаага консультатив «Түгәрәк өстәле» Чечня
Республикасы Ичкериядәге хәлләрне җайга салу
мәсьәләләренә аеруча зур игътибар бирә Шушы
максатларда үткән елның 20—21 декабрендә
«Гаага инициативасы IV» кысаларында «Россия
Федерациясе Чечня Республикасы-Ичксрия.
конструктив диалог» дигән темага консультатив
«Түгәрәк өстәл» оештырылды Гроз- ныйда
(Җәүһәркалада) башланган, Назраньда дәвам
иткән әлеге очрашуның йомгаклау өлеше Казанда
узды. «Түгәрәк өстәл» эшендә Татарстан
Республикасы Президенты М Шаймиев, Чечня
Республикасы-Ич- керия Президенты А Масхадов,
Ингушетия Республикасы Президенты Р Аушев,
Россия Федерациясенең Иминлек Советы сә-
ркатибе И Рыбкин, күпсанлы халыкара экспертлар
катнашты.
Соңыннан массакүләм мәгълүмат чаралары
вәкилләре өчен матбугат конференциясе
үткәрелде.
ХАЛЫКАРА ӘДӘБИЯТ ФОНДЫ
ФОРУМЫ
28 30 ноябрь көннәрендә Казанда Халыкара
Әдәбият фондының II конференция- се булып үтте.
Татарстан Язучылар оешмасы һәм Әдәбият
фонды идарәләре инициативасы белән
оештырылган әлеге форумда элекке СССРның
барлык республикаларыннан һәм кайбер чит
илләрдән килгән делегатлар, Артем Анфиногенов.
Роман Солнцев, Мара т Тарасов. Николае Русу,
Габиден Ку- лахметов. Михайло Шевченко. Ариф
Ибра- һимов кебек ил күләмендә танылган язучы-
лар катнашты.
Иң элек залдагылар ике конференция
арасында үлгән язучыларны бер минутлык тынлык
белән искә алдылар Аннары үзләрен иң авыр
елларда да намуслы-гадел, гаярь көрәшче итеп
таныткан каләм осталарына Халыкара Әдәбият
фондының «За честь и достоинства таланта» дип
исемләнгән премияләре бирелде Алар арасында
Вик тор Астафьев, Дмитрий Лихачев. Василь
Быков, инде мәрхүмнәрдән Булат Окуджава, Алесь
Адамович та бар.
Конференция барышында соңгы биш ел
эчендә башкарылган эшләргә йомгак ясалды,
ревизия комиссиясе отчеты тыңланды, фикер
алышулар булды. Әлеге форумда Халыкара
Әдәбият фонды Уставына кайбер үзгәртүләр һәм
өстәмәләр кертелде. Президиум турында яңа
положение расланды Аннары Халыкара Әдәбият
фондының яңа составы (идарә рәисе итеп яңадан
Владимир Огнев, директор итеп — Роман Гюлу-
мян) сайланды Фондның идарәсе рәисе
урынбасарларының берсе итеп Татарстан
Язучылары оешмасы җитәкчесе Ринат Мө-
хәммәдиев күрсәтелде, ревкомиссия составына
Татарстан Әдәбият фонды директоры Данил
Салихов кертелде
Конференциядә Татарстан Язучылары- ның
Әдәбият фонды (идарә рәисе Әхсән Баян)
эшчәнлегснө уңай бәя бирелде
Конференция эшендә Татарстан Респуб-
ликасының Дәүләт Советы Рәисе урынбасары,
шагыйрь Ренат Харисов, вице-премьер Илгиз
Хайруллин катнаштылар һәм чыгышлар ясадылар.
ПЕН-ҮЗӘК УТЫРЫШЫ
Республиканың Милли китапханәсе би-
насында Татарстан ПЕН-үзәгснсң чираттагы
утырышы булып узды. ПЕН-үзәк әгъзалары узган
елда башкарылган эшләр турында исәп-хисап
тоттылар. Көн тәртибендәге мәсьәләләрнең берсе
яңа әгъзалар кабул итү иде ПЕН-үзәк идарәсе
Башкортс ганда яшәүче әдипләрнең (Н Нәҗми. С.
Повари- сов, М Назиров, Ф Габдрәхим. Р Эмиров)
гаризаларын карады һәм аларны бу иҗтимагый
оешмага кабул итәргә мөмкин, дип санады.
Утырышта катнашучылар оешма әгъзасы —язучы
М Хәбибуллинны 70 еллыгы уңаеннан кайнар
котладылар. Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча
җыелышта Т Миңнуллин, Р Файзуллин, М Госма-
нов, Р Мостафин, Р Вәлиен, М Галиев, М
Хәбибуллин, Г Рәхим, Р Кутуй. Н. Гыйма т динова,
Ә Мушинский, Т Бариев һ б чыгыш ясады Җыелыш
эшендә Татарстан Президенты киңәшчесе. Тарих
институты директоры Р Хәкимов та катнашты.
Ф. ЯРУЛЛИН МУЗЕЕ САФТА!
6 декабрьдә Мамадыш районының Кече Сөн
авылында мәшһүр композиторыбыз Фәрит
Яруллинның музее янадан ачылды (Билгеле
булганча, агач материал ларыннан эшләнгән
элеккесе, янгын чыгып, көлгә әй
ләнгән идс). Хәзергесе исә ак-кызыл кирпечләрдән
яңа гына төзелгән мәһабәт мәктәпнең беренче
катына урнашкан Аны тизрәк сафка бастыруда
район хакимияте башлыгы. Татарстан халык
депутаты Ә Гобәй- дуллин. Вахитов исемендәге
күмәк хуҗалык рәисе Ф Мөхәммәтжанов.
Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Дәүләт
музее хезмәткәрләре зур тырышлык-фидакарьлек
үрнәкләре күрсәттеләр.
Музейны ачу тантанасына Казаннан олы
кунаклар ТР Премьер-министры урынбасары И
Хайруллин. Мәдәният министры М Таишен.
Татарстан Дәүләт музее директоры Г Муханов. Ф
Яруллинның энесе атаклы композитор М Яруллин.
Татарстан Композиторлар һәм Язучылар берлек-
ләре җитәкчеләре Р Калимуллин. Р Мө-
хәммәдиев. Татарстанның халык язучысы Г
Ахунов. Татарстанның халык шагыйре И Юзесв. Ф
Яруллин турындагы роман- хроника авторы Р
Низамиев һ. б. килгән иде Соңыннан Р Халитов
җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестры
чыгыш ясады.
ӘДӘБИЯТ-СӘНГАТЬ ДӨНЬЯСЫНДА
ЧАЛЛЫДАГЫ ОЧРАШУЛАР
Узган елда журналыбызның иҗтимагый
яңгырашы көчәйде, абруе артты, дип әйтә алабыз.
Бөтендөнья татарларының II Конгрессы
көннәрендә басмабызның 75 еллык юбилее гөрләп
узды Соңгы елларда тираж күзгә күренеп үсә бара,
авторлар һәм укучыларыбыз саны ишәя. Юбилей
уңае белән байтак төбәкләрдә «Казан утлары»
көннәре уздырылды Ел ахырында журналга
багышланган кичәләр, махсус очрашулар Чаллы
шәһәрендә дә узды Чаллы педагогия һәм
укытучыларның белемен өзлексез күтарү
институтларында. 52 нче мәктәптә, педагогия
көллнятендә. 2 нче гимназиядә үткән «Казан
утлары» көннәрендә журналның баш мөхәррире
Равил Фәйзуллин. шагыйрь Мөдәррис Әгьләмов
һәм язучы-галим Тәл- гат Галиуллиннар катнашты
Бу очрашуларның нәтиҗәле узуында Чаллы
мәгариф идарәсе башлыгы И. Шәрипов, ректорлар
Г Самигуллин. 3 Шәрәфетдинов иптәшләрнең зур
ярдәме булды.
К. ТИМБИКОВАНЫҢ
КОЯШЛЫ КИЧӘСЕ
К Тинчурин исемендәге Драма һәм комедия
театры бинасында «Казан утлары» журналының
элекке хезмәткәрләренең берсе—күренекле язучы,
матбугат ветераны, республика
журналистларының X Ямашев исемендәге бүләге
лауреаты Кояш Тимби- кованың иҗат кичәсе булып
узды Әдибәнен 60 яшьлек гомер бәйрәменә
багышланган кояшлы бу кичә күпләрнең
күңелләренә илаҺи нур өстәде. Юбилярны
Татарстанның халык язучылары Гариф Ахунов.
Аяз Гый- ләжев. «Казан утларымның бүлек
мөхәррире— шагыйрьләр Рәдиф Гаташ. Мөдәррис
Әгьләм. шагыйрә Лена Шагыйрьҗан. «Сөембикә»
журналыннан Роза Мулланурова. Филисә
Хакимова, Чистайдан килгән якташлары. күпсанлы
дуслары, сәнгатебез йолдызлары кайнар котлады
ИЯЛӘР ИЯСЕН ДАНЛАУ
Узган елның 13 декабрендә Түбән Камада
танылган сынчы-рәссам. Татарстанның Г Тукай
исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әхсән
Фәтхетдиновның ижат кичәсе үтте «Ияләр Иясе ул
безнең Әхсән!» — дигән фикерләр еш яңгырады ул
көнне. Чыннан да сәнгатьтә «Ияләр» циклы («Йорт
иясе. Су иясе. Урман иясе» ) белән дан казанган
рәс- самне кодларга республикабызның төрле та-
рафларыннан әдәбият-сәнгатьнсң күренекле
вәкилләре, якын дуслары, туганнары -җыелган иде
Бу кичәдә «Казан утлары» журналының баш
мөхәррире, шагыйрь Ранит Фәйзуллин да чыгыш
ясады
ШИГЪРИЯТ МӘҖЛЕСЕ
11 декабрьдә мәркәзебезнең Г Тукай музеенда
«Казан утлары» журналынын бүлек мөхәррире
Наис Гамбәрнен 50 яшьлек юбилеена багышлап,
шигырь бәйрәме үткәрелде Шагыйрьне котларга
шигъри мәҗлескә остазы Рәдиф Гаташ.
сабакташлары Зөлфәт. Мөдәррис Әгьләм Һәм
башка каләмдәш дуслары, анын иҗатына баш
иючеләр күпләп килгән иде.
ХӘТЕР КИЧӘСЕ
Бакалы районының Куштирәк авылы мәдәният
йортында күптән түгел генә арабыздан киткән
талантлы каләмдәшебез — «Идел» журналының
баш мөхәррире Ф. Зөлкарнай рухына багышлап.
«Хәтер кичәсе» үткәрелде. Анда Фаизнең әти-
әнисе. булачак әдипне укыткан мөгаллимнәр,
хуҗалык җитәкчеләре. күпсанлы дуслары.
Казаннан килгән язучылар һәм Ф Вә.эиәхмәтов
җитәкчелегендәге сәнгать осталары катнашты.
КОТЛЫЙБЫЗ!
Татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткәне
өчен. Әхсән Фәгхелбаян улы Баянов (Әхсән Баян)
Татарстан Республикасының Мактау грамотасы
белән бүләкләнде.
Россия Федерациясе Президенты Указы
нигезендә, сәнгать өлкәсендәге хезмәтләре өчен,
музыка белгече Йолдыз Нәкый кызы Исәнбәткә
«Россия Федерациясенең атказанган сәнгать
эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде.