Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВ ФАТИРЛАРЫ


Моннан берничә еллар элек Г Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институтының эш планы буенча мин Г Ибраһимовнын хатларын, документларын туплап, бер жыентык итеп төзеп. Татарстан китап нәшриятына тапшырган идем. Шул эш белән шөгыльләнгәндә әдипнең хатларыннан, документларыннан, вакытлы матбугат сәхифәләреннән ул яшәгән фатирларның адресларын җыйдым Бу эшкә мәрхүм Афзал ага Шамовның да берникадәр өлеше керде
Г Ибраһимовнын биографиясе барыбызга да мәгълүм, ә менә яшә!ән фатирлары турында матбугатта сүз булмады шикелле Шуны истә тотып, мин бу исемлекне журналга тәкъдим итә-ргә уйладым Чынлыкта кешенең яшәгән урыны аның биографиясенең бер өлеше, тулыландыра торган өлеше бит.
Г Ибраһимов күп йөргән, күп фатирларда, кунакханәләрдә торган, кайсында күбрәк, кайсында азрак яшәгән. Аларның барысының да адресын табып бетереп тә булмагандыр, табылган кадәресе дә аз түгел, егерме дүрт берәмлек тәшкил итә
Әдипнең туган авылы Солтанморат Автобиографиясендә ул туган авы-лыннан унбер яшендә чыгып китүе, ләкин әнисе Хәсәнә вафат булганчы. 1921 елга чаклы һәр җәй кайтып, кыр эшләрендә өйдәгеләргә булышуы турында яза
Оренбургта Вәли хәзрәт. Уфада «Галия» мәдрәсәсендә укыганда мәдрәсә-ләрнең тулай торагында гомер кичерә
Егерме ике яшьлек егет Галимҗан 1909 елның көзендә, берәр югары уку йортына керү теләге белән канатланып. Казанга килә Казанда ул 1909 1912 елларда Спартак урамы (элекке Әрмән). 5 нче йортта яши Егетнең теләге тормышка ашмый, гшләмичә торып укырга мөмкинлеге булмый
Г Ибраһимов бер көнне Казан урамнарында йөргәндә. Киев янында. Каза- тинда балалар укытучы мөгаллим Каюм Мостакаевны очрата. Мостакасв аңа Кисвгә укытучылык эше барлыгын әйтә
1912 елның көзеннән алып 1913 елның 13 июненә кадәр Г. Ибраһимов Киевтә. Степанов урамы. 18 йорт. 7 нче фатирда яши Берничә татар баласын татарча укыта Изге Владимир университетына лекцияләргә йөри Әлеге университеттагы мөселман студентларының яшерен «Якташлык җәмгыяте» утырыш ларына катнашканы өчен. 17 апрель төше сәгать 12 дә 30 минутта, фатирына тентү ясап, кулга алына һәм Бульвар участогы Лукьянов төрмәсенә ябыла. 13 июньдә, гаепсез табылып, төрмәдән чыгарыла
1913 елның октябре. 1914 елның 13 феврале Г Ибраһимов Казанда. Апана- евлар номерында, хәзерге Киров урамы. 60 нчы йортта Бу вакытта ул «Аң» журналының нашвре һәм мөхәррире Әхмәтгәрәй Хәсәни чакыруы буенча әлеге журналда җаваплы секретарь
Г Ибраһимов бу могтәбәр журналда бик аз эшли, барысын бергә җыйсаң биш айга да гулып житми Ул кинәт Сухумига китә Болай кинәт чыгып китүенең
ХӘТЕР
сәбәбен 1914 елның 25 апрелендә Сухумидән якын дусты язучы Хөсни Кәримгә җибәргән хатында болай аңлата: «Күпләр минем «Аң»нан китүемә гаҗәпләнделәр. Мин «Ан»нан китмәдем, төрле интригалардан туеп, Казаннан киттем».
Интрига дигәндә хат иясе түбәндәгеләрне истә тоткан булса кирәк: аның «Татар шагыйрьләре» исемле китабы 1913 елда Оренбургта Тукай вафат булганнан соң басылып чыга. Китапта «Тукай шагыйрьме?» дип халык талантының шагыйрьлегенә шөбһә уятырлык сорау куюы җәмәгатьчелектә зур ризасызлык, шау-шу тудыра. «Үлгәч үч алу», «Мәрхүмнең каберенә тибә», «Татар шагыйрьләре» китабы Г Ибраһимовның тәрҗемәи хәленә кара тап булачак» дигән гаепләүләр матбугат битләрендә еллар дәвамында күренеп килә «Толстойдан урлап яза» дигән сүзләр дә йөри
Казан жандарм идарәсе документларында Г Ибраһимов белән Ә. Хәсәни- нең бик дустанә аерылышулары хакында язылган. Г Ибраһимов «Аң»нан китсә дә, аның белән бәйләнешне өзмәгән Мәкаләләрен җибәреп, журналда бастырган. Ә. Хәсәни аңа, «Аң»ның хезмәткәре хисаплап, ай саен гонорар тәртибендә акча жибәреп торган.
Хәсәни исеме чыккач, читкәрәк китеп, шуны әйтергә кирәк ул нашир буларак, талантлы каләмнәр үстерүгә сизелерлек өлеш керткән кеше. Г. Исхакый да матди яктан авыр хәлгә калган көннәрендә аңардан ярдәм тапкан Хәсәни үзенең нәшриятында әдипнең сигез жилдлек «Мәжмугаи асар»ын чыгаруны үс өстеиә ала.
1911—1917 елларда Г Исхакыйның күп кенә әсәрләре «Гасыр» нәшрияты аша дөнья күрә.
Г Ибраһимовның Сухумига бару юлында туктаган урыннары төрле шәһәрләрдән алынган жандарм идарәсе язмаларында теркәлеп калган, чөнки ул Киев вакыйгаларыннан соң. февраль революциясенә кадәр, жандармериянең махсус күзәтүе астында яши. Язмаларда әйтелгәнчә. Г Ибраһимов бу сәфәрендә беренче эше итеп Киевкә кереп чыга. Киевтә фатирына тентү вакытында алынган әйберләренең бер өлешен жандарм идарәсеннән кайтарып ала. бер өлеше югала Киевтә ул өч атна була. Башта «Москва» кунакханәсендә, аннан соң Львов урамы, 55 нче йортта яши. 11 мартта пароход белән Одессага юнәлә. Одессада «Германия» дип исемләнгән кунакханәгә туктала. Бу вакыты турында Одесса жандарм идарәсе күзәтүендә мондый сүзләр язылган: «Одессада булган вакытында Г Ибраһимов сәяси яктан үзен фаш итәрлек беркем белән дә аралашмады, ике мәртәбә рус пароходствосы җәмгыяте конторасына барып кайтты, пароход-ның Кырым — Кавказ юнәлешенә кайчан китүен белеште, берникадәр урамда йөрде дә, кунакханәгә кире кайтты, 13 мартта сәгать 12 дә «Цесаревич Георгий» пароходына утырып. Кырым—Кавказ юнәлеше буенча китте» Ул Сухумига Севастополь. Феодосия. Керчь. Ялта аша бара 17 мартта Сухумига килеп җитә, башта Венеция кунакханәсенә туктый, май аенда Икенче Подгорный урамы, Сигаев йортыннан үзенә аерым бер бүлмә ала. Жандарм идарәсе язмаларында аның бу бүлмәдә торганда беркем белән дә аралашмавы, үз эченә бикләнеп яшәве, һәркөн 12 дән 1 гә кадәр почтага барып корреспонденцияләр алуы, шуннан ресторанга кереп ашап чыгып, яңадан бүлмәсенә кайтуы турында әйтелә Г Ибраһимов X. Кәримгә 1914 елның 15 маенда язган хатында бу бүлмәне мактый: «Аерым бүлмә, якты, тыныч, иркенләп эшләргә мөмкинлек бар» «Безнең көннәр» романын язуы турында әйтә
Г Ибраһимовның биографиясе Башкортстан. Уфа белән бәйле. Ул Сухумидан Уфага кайта, 1915 елның көзеннән алып февраль революциясенә кадәр «Галия»дә татар теле һәм әдәбияты укыта. Февраль революциясен дә Уфада каршылый. «Ирек» газетасын чыгара. 3 нче номерлы вилаять мөселман гаскәри Шурасы, татар социалист-революционерлар комитеты исемлеге буенча Учредительный собраниегә әгъза булып та Уфадан бара. Шушы арада ул дүрт фатир алмаштыра: Большая Успенская урамы. 50 нче йорт. Электрический переулок. 3 нче йорт; Казарменная урамы, 58 нче йорт; Пушкин урамы. 68 нче йорт.
Татар-башкорт автономияле республикасы төзү идеясе хакимлек иткәндә, Мәскәүдә Үзәк Мөселман Комиссариатында җитәкче урында эшләүче буларак. Г Ибраһимов берничә мәртәбә Уфага килә, республика төзелешенең положениесен эшләүдә катнаша, киңәшмәләрдә чыгышлар ясый Төрле каршылыклар килеп чыгу сәбәпле, бу идея тормышка ашмый кала Г Ибраһимов Уфага килгәндә Коммунистическая урамы, 53 нче йортка төшә.
Чех-словак укчы корпусы фетнәсе Казанга якынлашкан көннәрдә Үзәк Мөселман Комиссариатының рәисе М Вахитов Казанга китә. Г Ибраһимов 1918 елның 31 июленнән 1918 елның 9 сентябренә кадәр Комиссариатның
башында
тора, байтак документлар анын имзасы белән чыга. 1918 елнын 9 сентябреннән Комиссариатның рәисе итеп М Солтангалиев билгеләнә. Г Ибраһимов башта
Вахитов белән, аннан сон 1918 елнын 17 октябренә кадәр, авырып Казанга кайтып киткәнче. М Солтангалиев белән Комиссариатта бергә эшли Шул ва-кытларда ул Мәскәүнең «Националь» кунакханәсендә һәм Мәскәү елгасы буенда Солодовниковнын 9 нчы номерлы йортында. Комиссариат урнашкан бинада тулай торакта тора.
I Ибраһимов Казанга кайтканнан сон. Үзәк Бюроның нәшрият бүлеге мө-дире. Татар Коммунистлар университетында лектор—татар әдәбияты һәм ВПК(б) тарихы укытучысы. Шушы чорда ул 1918 елнын октябреннән алып 1925 елга кадәр дүрт мәртәбә фатирын алмаштыра: Зур мещан һәм Евангелистлар почмагы. 41 иче йорт (хәзерге Нариман һәм Татарстан урамы кисешкән чат). Бристоль һәм Гранд- отель (К. Нәҗми урамы. 10 нчы йорт). К Насыйри урамы. 10 нчы йорт (Ш Мәржаня улының йорты), хәзерге Кремль урамы. 21 нче йорт. 33 нче бүлмә (Советларның Икенче йорты).
Г Ибраһимов 1925 елның 7 январеннан алып 1927 елның 17 мартына кадәр Татарстанда фән. cam ать. әдәбият эшләре белән җитәкчелек итүче Гыйльми Үзәк рәисе. Гыйльми Үзәк рәисе булып эшләгәндә ул Комлев урамы (хәзерге Мөштәри). 33 нче йортка күчә Бу - Г Ибраһимовнын моңа кадәрге фатирлары белән чагыштырганда ин яхшысы. Әле Советларның Икенче йортындагы 33 нче бүлмәне дә хатыны Гөлсем Мөхәммәдисва үзенең истәлекләрендә болай тасвирлый: «Морҗа кебек озын, тар, килбәтсез. Түрдәге бердәнбер тәрәзәне ачсаң, ишек ачылып китә Ишек төбендә үк ун якта тимер карават Аның өстенә коңгырт* сары одеал капланган, иске одеал. хәтта уртасы аш тәлинкәсе зурлыгында янган да. Ишектән кергәч тә. сул якта юынгыч Тәрәзә, ишектә пәрдәләр юк » Галимҗан үзс дә иске пальтосын ябынып йоклый торган булган, дип тә сөйли иде Гөлсем апа.
Г Ибраһимов бай фатирларда яшәмәгән, сш алмаштыруы да шул уңайлы булмауларыннан килгәндер Бик яшь.ги үпкә авыруы эләктерүен дә үзе начар квартираларда яшәргә мәҗбүр булуыннан күрә 1927 елның 28 сентябрендә Ялтадан якын дусты Ш Әхмәдиевкә язган хатында болай ди: «Син минем гомерне беләсең, күпме ачлык, ялангачлык, күпме начар, юеш. сасы квартираларда калтырап кыш чыгулар, көи-төн тырышып укулар, язулар, шулар һәммәсе җыелып, мине аяктан ектылар, туган».
Квартирасы кешенең яшәү рәвеше. Яшәү рәвеше характерга тәэсир итми калмый Ярлы фатирларда яшәү, кысынкылык Г Ибраһимовнын сәламәтлегенә генә түгел, характерына да эз салган, аңарда үтә сакчыллык тәрбияләгән Ул соңгы вакытта яхшы, иркен яшәгән чакларында да акчанын кадерен белгән, аны кирәкле-кирәкмәс вак-төякләргә исраф итмәгән «Акчаны кысып тота торган кеше иде».- дип сөйли иде Гөлсем апа.
Комлев урамындагы 90 кв м дан артык мәйданны биләп торган биш бүл-мәле йорт Г Ибраһимовнын үз сүзләре белән әйткәндә, «гомер буе бүлмәсез, квартирасыз яшәгәннән соң» оҗмах төсле булып тоела, аны үзе теләгәнчә ремонтла га. Шушы йортта ул Кырымда дәваланырга киткәнче. 1927 елнын 21 апреленә кадәр гаиләсе белән көн күрә.
Г. Ибраһимов белән кызыксынган кеше әдипнең Казандагы бу соңгы фати-рын килеп карамый калмагандыр мөгаен. Ләкин хәзер бу йорт Г Мохәммәдева истәлекләрендә тасвирлаганча түгел, бөтенләй үзгәртелгән, анда Россия Фәннәр Академиясенең Казан Фәнни Үзәге шифаханәсе урнашкан
1927 елның 27 апреленнән Г Ибраһимов Кырымда
Әйтергә кирәк, аның әйбәт фатирларда торган, материаль якган тәэмин ителгән еллары Гыйльми Үзәк рәисе булып эшләгән һәм Ялтада дәваланган чагы, ягъни зур язучы һәм дәүләт эшлеклссе булып күтәрелгән еллары
Ялтада дәваланганда Татарстан хөкүмәге ана кирәкле булган бөтен мөмкинлекләрне тудыра Ялтадагы санаторийларның ишекләре киң ачыла
Дәвалану өчен Татарстан хөкүмәте аңа ай саен 175 сум. хезмәт хакы итеп 183 сум күләмендә акча җибәреп. 180 сум персональ пенсия билгеләнә. 1936 елда персональ пенсиянең күләме 500 сумга җитә. «Сайланма әсәрләре» бастырылып чыгарыла.
Ялтада өч фатирының адресы билгеле.
Әдип 1928 елның 25 январенда Сәнгать Фәннәре Дәүләт Академиясенә әг ьза булып сайлануы гурында Мәскәүдән хәбәр ала. Әгъзалар Академиягә барып, нинди дә булса бер темага доклад ясарга тиеш булганнар Авыру сәбәпле Мәскәү тә бара алмавы гурында Академиягә җибәрергә язган хатының ахырына 12. -к У - г* г
ул: «Ялта, Барятинская, 5, 1928 ел, февраль» дип куйган. Бу йортта торганмы ул, юкмы — билгесез, башка бер урында да аның турында мәгълүмат очрамый.
Ялтада Г. Ибраһимов белән күрешергә килүчеләр үзләренең истәлекләрендә күбесе Халтурин урамы, 5 нче йортны искә алып сөйлиләр. «Ике катлы ак йорт, ишегалды агачлар белән әйләндереп алынган, урамнан шактый күтәреп, таш кыя өстенә салынган, аннан Ялтаның ерак таулары күренеп торган» бу зур бинаның беренче катында бер бүлмә һәм иркен веранда альт, Г Ибраһимов гаиләсе белән шунда 1936 елның сентябренә кадәр яши
Ялтада жир тетрәүләр вакытында бу йорт шактый зыян күрә.
Ялта район комитеты аны тагын да уңайлырак булган Боткин урамы, 23 нче номерлы ике бүлмәле өйгә күчерә. Өйгә телефон кертелә. Ул диңгезгә, почтага, китапханәгә якын урында була. Монда торганда Г. Ибраһимов театрларга баргалый, шәһәр бакчасына чыгып утыра «Бу йорт аңа бик ошый иде», дип искә ала Ялта район комитеты рәисе Шакир Даутов үзенең «Кырымда» исемле истәлегендә.
Авыру әдипкә бу уңайлы йортта озак яшәргә туры килми, өстенә шәхес культының салкын җилләре исә башлый. 1937 елның 20 июлендә Татарстан Дәүләт иминлеге комитетының дүртенче бүлеге «Г. Ибраһимов кулга алынырга тиешле» дигән фәрман чыгара, 25 августта бу фәрман тагын кабатлана. 1937 елның 29 августында Татарстан республикасының Эчке эшләр Халык Комиссариаты махсус җибәргән вәкилләр (Сөнгатулла Корбанов, Ильяс Юнысов) тарафыннан әдип кулга алына. Партия билетын Ялта район комитетына тапшыра. Ана Татарстанда милләтче-троцкичы яшерен контрреволюцион оешманың идея җитәкчесе, эсер, дигән мөһер тагыла. Моңа тагын «Татар мәдәнияте нинди юл белән барачак9» дигән хезмәтендәге совет идеологиясенә туры килеп җитми торган кайбер фикерләре, башта латин алфавиты кертүгә каршы булуы (гәрчә, үз вакытында бу «хаталарыннан» ваз кичкән булса да) өстәде.
Симферополь төрмәсендә берничә көн яткырылганнан соң, ул 6 сентябрьдә Казанга кайтарыла.
Г. Ибраһимовның соңгы «фатиры»—Казандагы Пләтән төрмәсе, каты авы-руларны яткыра торган изолятор бүлмәсе.
Ун үпкәсендә тавык йомыркасы сыешлы тишек, үпкә элпәләреннән ун-унбиш көнгә бер мәртәбә үлек суыртып яшәгән, ике мәртәбә операция кичергән әдип төрмә шартларына озак түзә алмаган. 1938 елның 21 январенда гүр иясе булган, 27 январь көнне тоткыннар өчен гомуми хисапланган тәртиптә Архангель зиратына күмелгән, күмелгән урыны рәсми рәвештә теркәлмәгән
Татар халкының хөрмәтле зур язучысы Г. Ибраһимовның мәете яткан мәң-гелек йортының адресы юк Аны А Шамов җитәкчелегендәге гомуми комиссия, шаһитлар раславына таянып, 1966 елда гына ачыклый алды, ләкин моны төгәл дип әйтү кыен.