Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең календарь


Фәтхи Бурнаш
(1898—1942)
Күренекле драматург, шагыйрь һәм публицист, җәмәгать эшлеклесе Фәтхи
Бурнашныц тууына 100 ел тулды.
Аны күреп белгән өлкәннәребездән Риза ага Ишморатның: «Фәтхи олпат
гәүдәле, кыю-гайяр кеше иде»,—дип сөйләгәне хәтердә калган Кызганыч, бу
үзенчәлекле шәхеснең тормыш юлын да, иҗатын да хәзерге буын татар
укучысы бөтенләй белми диярлек
Фәтхелислам Закир улы Борнашев (Фәтхи Борнаш) Чувашстаннын Батыр
районы Бикшик авылында 1898 елның 13 гыйнварендә ишле балалы мулла
гаиләсендә дөньяга килгән
Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә җиде ел укыганнан сон, үсмер
Фәтхи 1915 елда аны ташлап, урысча «учительская школа»га имтихан тота.
Тамак ялына төрле вак-төяк эшләр башкарып йөргән ярлы шәкерт бервакыт
«Сәйяр» труппасына барып юлыга Язуы матур булгангадыр, күрәсең, аны
пьесаларның рольләрен күчерүче итеп алалар «Сәйяр» җитәкчесе Габдулла
Кариев белән драматург Кәрим Тинчурин, яшь егетнең сәләтен сиземләп,
тәрҗемә эшенә тарталар. Уналты яшьлек Фәтхи Бурнаш урыс драматургы
Сергей Найденовның шул заманнарда шаулаган «Ванюшин балалары»
пьесасын (1914) тәрҗемә итә. Тәрҗемә уңышлы чыга, сәхнәдә уйнала Яшь егет
дәртләнеп китеп иҗат эшенә чума Бер-ике ел эчендә Фәтхи Бурнаш «Гарәп
кызы Ләйлә» (1914), «Язмыш» (1914), «Сукбай» (1915), «Саташкан кыз» (1915)
кебек әсәрләрен яза, аларның сәхнәдә уйналу куанычын татый Татар театрына
нигез салучыларның берсе булган Габдулла Кариев Фәтхине
дәртләндергәннән дәртләндереп тора. Фәтхи Бурнаш аны үзенең рухи атасы
итеп саный. Үлеме уңаеннан «Кари каберенә» дигән (1920) шигырь дә яза:
Әйләнә тормыш һаман тукталмыйча. Тормый
тарих бер сәгать тик язмыйча. Шул сәхифәләр
аңарда, кайсы ки Калды бер тамчы кара кан
таммыйча Әй туган, актар аңардан бер читен.
Күр укып шул мәнге онытылмас, авыр Кайгылы
матәм көненең билгесен. Сәҗдәгә кил, әй
нәфасәт дөньясы. Мондадыр татар театр
кыйбласы: Монда «Сәйяр»нең сөекле мәгънәви
Әткәсе —даһи Кари Габдулласы.
Фәтхи Бурнашның башлангыч иҗатына бер күз салу да аның искиткеч
эшчән-тырыш, мул җимешле әдип булып үсеп килүен күрсәтә Ул 1915 еллар-
дан «Ак юл», «Аң» журналларына актив языша, шигырь-поэмалары бер-бер
артлы басылып кына тора. Инде 1918 елда ук Ф Бурнашның берьюлы ике
китабы — «Айсылу» һәм «Шәрыкъ гөлләре» дигән поэмалар мәжмугасе басы-
лып чыга.
1917 ел Октябрь инкыйлабын Фәтхи Бурнаш Сембер шәһәрендә
каршылый. Аның күңеле күтәренке Чөнки ул әле генә «Яшь йөрәкләр»
драмасын язып тәмамлаган, «Таһир-Зөһрә» трагедиясе дә очланып килә
һәркайсысы бишәр пәрдәле, зур күләмле әсәрләр болар. «Таһир-Зөһрә» исә әле
җитмәсә шигырь белән язылган Әйе, егет дөрес сизенә: шушы ике әсәр Фәтхи
Бурнашны татар театр сәнгатендә мәшһүр драматурглар рәтенә бастыра
Сембердә Ф. Бурнаш 1918 елда «Көн» газетының мөхәррире була, бик күп
эшләрдә башлап йөри, ялкынлы публицистик мәкаләләре белән чыгышлар
ясый. Егетнең дәрт-җегәре ташып тора Әй дөнья, бел: татар әдәбиятына гаять
үзен- 188
чәлекле талант килгән ел булыр бу! Шулаен шулай да Озакламый Семберне
аклар камап ала. Ф Бурнаш башта Самарага, аннары Уфага качып китәргә
мәҗбүр була. Уфада — Г Кариев. анда—дуслар... Әмма аны. бик тиз танып
кулга алалар һәм Уфа төрмәсенә илтеп тыгалар Габдулла Кариевлар егетне
коткарырга күпме генә тырышмасыннар, йолып ала алмыйлар Кызыллар
Уфага һөҗүм итә башлагач, тоткыннарны үлем вагоннарына төяп Себергә
озаталар Алда, һичшиксез, үлем көтә. Чынлап та гайяр була Фәтхи Бурнаш!
Бер кат күлмәк-ыштаннан гына килеш, көзге салкын төннәрнең берсендә
ажгырып чапкан поезддан сикереп төшеп кача ул. Егет, төрле куркыныч
маҗаралар кичеп. Бөгелмә тирәләренә кайтып җитә һәм кызыллар ягына чыга
Аны. тикшереп, кем икәнлеген аныклагач, яңадан Сембер шәһәренә эшкә
җибәрәләр Ф Бурнаш анда «Таң» исемле яңа газет оештыра, анын мөхәррире
була 1919 ел башыннан Фәтхи Бурнаш — коммунист, татар язучылары
арасында беренче һәм яшь коммунистлардандыр. мөгаен Ах, белсә-сизенсә
икән кайнар йөрәкле 21 яшьлек егет нәкъ тагын 21 елдан Сталин корган үлем
тегермәне аны да сытып ташлаячагын! Юк шул... Язмышны алдап булмый...
Озакламый Ф Бурнаш Казанга кайта. «Кызыл Армия» һәм «Татарстан»
газетларына мөхәррирлек итә. Г Ибраһимовлар белән берлектә «Безнең юл»
(хәзерге «Казан утлары») һәм «Чаян» журналларын оештыручылардан була
Иҗаты да гөрләп бара Аны хәтта «поэмалар шагыйре» дип тә йөртә башлыйлар
Чөнки бер 1919 елда гына да ул тугыз (!) поэма яза
Әмма Фәтхи Бурнаш үзен нигездә драматург итеп саный. Анын иҗаты
искиткеч күпкырлы һәм бай Сәхнә әсәрләре генә дә өч дистәгә якын.
1922 елда Ф Бурнашны Татарстан Үзәк Башкарма комитеты әгъзасы һәм
Казан шәһәр Советы депутаты итеп сайлыйлар. Шул рәвешле, әдип, иҗат зшс
белән берлектә, җәмәгать эшләренә дә тартыла
Гөрләп торган егерменче-утызынчы елларда Ф Бурнашның иҗат
эшчәнлеге һич сүрелеп тормый: бер-бер артлы яңа әсәрләре языла, китаплары
дөнья күрә Ул Шамил Усманов. Кәрим Тинчурин. Фатих Сәйфи-Казанлылар
белән берлектә. совет чоры татар драматургиясенә нигез салучыларның берсе
булып таныла Игътибар итегез, соңыннан аларның дүртесен дә бер язмыш көтә
—үлем җәзасы...
Ә хәзергә — тулы канлы иҗади тормыш Уңыш арты уңыш' Тантана1
Менә Ф Бурнашның «Камали карт» комедиясенә Гадел Кутуй биргән бәя.
«Камали карт»та кайнап тора торган тормыш бар Ул Татар дәүләт театрының
быелгы сезонда булган иң отышлы комедияләреннән берсе» («Кызыл Татар-
стан», 6 дек.. 1925 ел.)
Утызынчы еллар Ф Бурнашның «Лачыннар» исемле героик драмасы СССР
күләмендә үткәрелгән конкурста зур уңыш казана. Инде утызлап сәхнә әсәре,
шул исәптән биш опера либреттосы иҗат ителгән Бераз гына төшәргә дә булыр
иде шикелле. Юк. Фәгхи Бурнаш ару-талуны белми Ул яңадан-яна колачлырак
эшләргә алына тора Анын тарафыннан биш йөзгә якын публицистик һәм әдәби
тәнкыйть мәкаләләре язылган Алар татар әдәбияты, драматургиясе, театры,
сәнгате өчен ялкынлы көрәш рухы белән сугарылганнар Ф Бурнаш.
беренчеләрдән булып. Фатих Әмирхан иҗагын төрлечә бозып күрсәтүчеләргә
каршы чыга, аны яклап зур мәкалә яза Г Тукай иҗатын тәфсилләп өйрәнә,
совет чорында аның беренче зур күләмле басмасын төзеп, сүз башы язып
бастырып чыгара
Ф. Бурнаш җитди һәм оста тәрҗемәче дә Анын каләме аша татар укучы-
ларына Н Островскийның «Корыч ничек чыныкты». А Толстойнын «Зәңгәр
шәһәрләр». М Горькийнын «Ана». И Тургеневның «Аталар һәм балалар». Л.
Толстойның «Хаҗи Морат». А Пушкинның «Евгений Онегин» исемле мәшһүр
әсәрләре барып ирешә Соңыннан әдәбият белемендә «Онсг нн строфасы» дип
аталган катлаулы стиль үзенчәлеген саклаган хәлдә шундый зур күләмле
романны тәрҗемәләү Пушкин иҗатын яхшылап өйрәнүне дә. урыс шигырен
татарча бирә оелү осталыгын да. зур шигъри талант та сорый, әлбәттә Әлеге
тәрҗемәсе уңае белән Ф Бурнаш «А С Пушкинга» дигән шигырь дә яза (1938)
Шигырь «Онегин строфасы» белән язылган Менә бер үрнәк
Александр Пушкин, сиңа бирәм Иң кайнарын
бүген тойгымның Җырлыймын мнн туган
телем белән Ин матурын синен жырыннын
Кичер мине кыю сүзем ечен. Үзем
өчен түгел, илем өчен — Сөйгән өчен
халкым җырларын. Сөйгән кебек
данлы улларын Балкыр хатирәңнән
рухланып. Бөек илһамыңа күплем
тегеп. Халкым теле белән юллар
чигеп. Кояшыңнан синең нур алып,
Онегинның җырын җырладым.
Татьянаның зарын тыңладым
Фәтхи Бурнаш иҗатының иң бөек үрләрен яулар дәрәҗәгә җитеп
килгәндә генә һәлак була. . Нибары 44 яшендә
1940 елның августында әдип «халык дошманы» дип гаепләнеп кулга
алына һәм 1942 елның 1 августында атып үтерелә. Озак еллар аның үлгән
елы җәмәгатьчелектән һәм туганнарыннан яшереп киленә. Хәтта «Совет
Татарстаны язучылары» дигән биобиблиографик белешмәдә дә (1986)
«Фәтхи Бурнаш 1946 елда вафат була» дип язылган. Үзе канатланып-
очынып кабул иткән совет хакимияте аның канатларын әнә шулай иртә
кыеп төшерә..
Ф Бурнаш иҗаты—күпкырлы һәм катлаулы. Шәхес буларак та, ул—үз
чоры баласы. Шул чор көрәшеннән, шул еллардагы шаукымнардан һич тә
азат шәхес түгел. Әмма ул чын мәгънәсендә талантлы, күренекле әдип
Үзе исән вакытта Ф Бурнашнын 24 китабы дөнья күргән. Аннары, шәхес
культы фаш ителеп, исеме акланып халкыбызга кайтарылганнан соң,
нибары өч басма: ике томлык сайланмалары (1959), янә бер сайланма (1969)
һәм «Әдәбият һәм сәнгать турында» исемле мәкаләләр тупланмасы (1978).
Болар бик аз...
Күренекле әдип Фәтхи Бурнашнын иҗаты әле һәрьяклап өйрәнүне көтә