Логотип Казан Утлары
Бәет

СӨЕМБИКӘ БӘЕТЕ

Моннан 5 ел элек —1992 елда татар халкы Казанның Явыз Иван тарафыннан яулап алынуына 440 ел тулу конен билге ton үткән иде Казан ханлыгының тарихи язмышы Сөембикә язмышы белән үрелеп бара Бые i 1997 елда Казан ханлыгының соңгы ханбикәсе Сөембикәнең вафатына да 440 ел тула ШУШЫ уңайдан без укучыларыбыз игътибарына филология фәннәре докторы, профессор Фатих Урманче мәкаләсен тәкъдим итәбез Фатих Урманче аек елгасының көньяк-көнчыгышында киң далалар, иксезчиксез чүлләр, ярым чүлләр җәелеп ята Көньякта алар Казакъсганнын мәшһүр Бетпак даласына барып тоташа Күлләр, елгалар монда бик аз. Эссе жәй урталарында алары да корып бетә Беркайчан да булмагандай, бөтенләй юкка чыгалар Тик комда гына үсә юрган тигәнәкләр Бик сирәк очрый юрган вак-төяк куаклыклар. Ара-тирә дөя. ат көтүләре. Үзәннәрдә, елгачыклар буенда вакытлыча жәйләүгә туктаган нугай авыллары Ерак түгел казакъ, күчмә үзбәк тирмәләре дә очрар Бу иксез-чиксез далалар өстәл кебек тигез Үтә күренмәле ЗӘП-ЗӘҢГӘр күк Нәкъ баш өстендә, әллә кайда югарыда, күк төбендә зур һәм мәрхәмәтсез кояш Бөтен дөнья, жиһан вә галәм әнә шул чнксез-кырыйсыз далаларга-чүлләргә һәм гәпсез күккә сыеп беткәндәй тоела Моннан биш йөз еллар элек нугай халкы әнә шул якларда гомер сөрә иде Чиксез кырларчүлләр буйлап алар кайвакыт хәтта Хәрәзем. Үргәнен вә Бохара- ларга кадәр барып җитәләр Бигрәк тә жыйнак гәүдәле йөгерек нугай атлары һәм нугай куйлары белән сату итүче сәүдәгәрләр алыпсатарлар Илдә күпгән урнашкан тәртип буенча, нугай халкында ханнар булмый Илдәге иң зур түрә бәк Унбишенче йөзнен башында Муса бәкнең улы Исмәгыйль морза Җаскның көнбатышында хөкем сөрсә, олы улы Йосыф көнчыгышында морзалык итә Нугай урдасының башкаласы Сарайчык та үзенчәлекле язмыш кичерә Ундүртенче йөз ахырында. 1391 һәм 1395 елларда Аксак Тимер Алтын Урданың Сарай Ьәркә. Хажи Тархан кебек »ур калаларын, бик күп авылларын юкка чыгарып, яндырып талап киткәндә. Сарайчык каласы исән-имин кала Шул ук ка га тирәсендәге җәйләүләр, мал-туар, кала-салалар да афәткә тартылмый Күрәсең. бу очракта Аксак Тимер белән бергә Идел-Жаек урталыгына Нугайдан Җ СӨЕМБИКӘ БӘЕТЕ Сөембикә кайчан туган? чыккан Идегәйнең килүе дә уңай роль уйнагандыр. Шул ук Идегәй нәселеннән булган Йосыф морза гаиләсендә Сөембикә Идел-Җаек киңлекләрендә уналтынчы йөз башында дөньяга килә. Югарыда куелган «Сөембикә кайчан тучан?» дигән сорау күп еллар — гасырлар буена галимнәрне, язучы-шагыйрьләрне кызыксындырып, борчып килә Аңа җаваплар да төрлечә. Халык бәете бу сорауга бик кыска һәм төгәл жавап бирә «Мең дә биш йөз унбиштә бу дөньяга килгәнмен» Мәгълүм ки, баш каһарманның туган вә үлгән елларын күрсәтү иң элек жанр традицияләре белән бәйләнгән. Аның тарихи чынбарлыкка туры килмәве дә мөмкин. «Сөембикә бәете»нең барыннан да элек әдәби әсәр булуын да онытмыйк: анда китерелгән тарихи мәгълүматларның дөресле! ен ачыклау өчен ышанычлы тарихи документларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Дөрес, Сөембикәнең тормыш юлына караган ышанычлы документлар сакланмаган. Булганнары да урыс елъязмачылары каләме астыннан чыккан. Аларга да чын күңелдән ышанып булмый, һәрхәлдә, әнә шул чыганаклар нигезендә Сөембикә турында махсус һәм күләмле очерк язган тарихчы Һади Атласи ханбикәнең туган елы да. үлгән елы да билгеле түгел дип, бернинди дә конкрет дата күрсәтми. Гүзәл ханбикә хакында күләмле кыйсса язган Рабит Батулла бу хакта болай ди: «Сөембикә—Нугай әмире Йосыф бәкнең иң сөекле, нн гүзәл, иң акыллы, иң шөһрәтле кызы 1516 еллар тирәсендә туа...» Бу датаны нинди чыганактан алуы турында язучы бер сүз дә әйтми. Димәк, аны инкарь итеп тә. хуплап та булмый Тик шуны гына әйтик язучының «1516 еллар тирәсендә» дигән сүзләренә караганда, ул үзе дә бу мәгълүматка ышанып бетми булса кирәк. Энциклопедик характердагы галим Ризаэтдин Фәхретдин Сөембикәнең туган елын төгәл — 1519 дип күрсәтә. Хәтта гадәттәгечә «тирәсендә» сүзенә дә мөрәҗәгать итми. Кайбер башка чыганакларда якынча шул ук 1515—1519 еллар күрсәтелә. Бәет кай чорга карый? ■ж әгълүм ки. бәетләр тарихи яки тормыш-көнкүреш вакыйгалары артын- Д нан ук, ә инде сүз төрле сугышлар, баш күтәрүләр кебек зур вакыйгалар турында барса, шулар белән бер үк вакытта иҗат ителәләр Бәетләрнең бу әһәмиятле үзенчәлегенә игътибар итеп. Габдулла Тукай болай дигән иде «Иске, күчмә заманнардан калган гадәтме, нидәндер, безнең халык - шигырь вә жыр-бәетләр чыгарырга бик маил халык. Чү. аз гына бернәрсә «шылт»! иттеме, инде аның тугрысында ирчәгә урамга бәетләр чыта Мәсәлән. Гайнетдин дигән кеше үземе яки кызымы бер гаеп эшләгән икән - бетте инде, урамда бәетен җырлыйлар». «Сөембикә бәете» турында да Гомәр ага Бәширов язмасында шуңа якын фикер уздырыла: «Шул көнне крипечдин чыгарып. Казанки суына еткәнче Казан музыкантларының уйнап барган моңлы маршы көенә язылган (бу) шигырьләр 1 үя Сөембикәнең үз агызындан сөйләнгән кебек тәрҗемәи хәледер». Шулай да «Сөембикә бәете» XVI гасырның икенче яртысында иҗат ителгән дип кистереп әйтеп булмый. Бәет гүзәл ханбикә вафат булып, берничә гасыр үткәч барлыкка килгән булса кирәк Ә бәлки ул берничә йөз ел буена, язма рәвештәме яисә күңелдә йөрепме, төрле үзгәрешләр кичергәндер, еллар-гасырлар үткән саен, аның нигезендә яткан тарихи вакыйгалар, фактлар онытыла баргандыр Бәетнең алдагы юллары нәкъ әнә шул хакта сөйли «Казаннарга Кырымнан китерде бәне тәкъдирем, Казанның бер яшь ханы Җангали булды ирем» Сөембикәнең беркайчан да Кырымда булмаганлыгы мәг ьлүм. Нишләп соң бәет аны Казанга «Кырымнан алып килә»? Нишләп бәет нугай халкын гомумән белми’’ Күрәсең, моның җитди тарихи сәбәпләре бар Конкрет тарих вакыйгаларыннан билгеле бул1анча. Нугай иленең бәге Йосыф, ярат кан кызы Казанда ханбикә булуына карамастан, 1551 елда үз кызының иреген саклап калуда да. 1552 елда Мөдһиш Иван Казанга соңгы тапкыр һөҗүм иткәндә дә бу тугандаш илгә ярдәм кулы суза алмый. Аның «барлык тырышлыгы», «изге теләкләре» урыс патшасына «җылак» хатлар, ярлыклар язудан узмый Хәтта нугай морзаларының кайберсе Явыз Иванның баскынчылык сәясәтен хуплап, хәтта аңа Казанны яулап алырга ярдәм итәргә әзер торулары турында махсус хатлар язалар Ә инде 1552 елның октябрендә. Казан яулап алынгач, күрәсең, элегрәк, һәрхәлдә туган-тумачалык, кода-кодагыйлык мөнәсәбәтләре бик тыг ыз булган Казан-Нугай арадашлыгы гомумән өзелә, юкка чыга Бигрәк гә 1554 елдан соң. Явыз Иван Нугай урдасынын күршесе — Хажи Тархан ханлыгын яулап алгач. Шунын белән бергә Казан-Нугай арасында кайчандыр булган якынлык, туганлык гомумән онытыла Нәтижәдә Казан ханлыгының сонгы ханбикәсе Сөембикәнең дә нугай кызы булуы хәтердән чыга Казан-Кырым мөнәсәбәтләре исә башкачарак юлдан бара Мәгълүм ки. Казан ханлыгының мөстәкыйльлеген, азатлыгын яклауда һәм саклауда Кырымнан килгән ханнар Сәхиб Гәрәй, аеруча Сафа Гәрәй, сонгысы һәлак булгач, шулай ук Кырымнан килгән һәм күп еллар буе Хан гвардиясе башында торган Кошчак углан әйтеп бетергесез зур роль уйныйлар. Хәтта Казан Явыз Иван тарафыннан яулап алынгач та. Кырым ханы Дәүләт Гәрәй күп еллар буе Явыз Иван белән житди дипломатик сөйләшүләр алып бара. Аның бердәнбер теләге Хажи Тархан һәм Казан ханлыгын Рәсәй колониясе хәленнән азат итү була Кискен дипломатия әһәмиятле нәтиҗәләр бирмәгәч. 1571 елда Дәүләт Гәрәй Мәскәүгә махсус яу чабып. Явыз Иванга Казан белән Хажи Тарханны азат ит, югыйсә синең башыңны бетерәм. дип. Мәскәүнен шактый бистәләрен яндыра. 100 яки 150 мең әсир алып. Кырымга кайтып китә. Дәүләт Гәрәй явыннан коты алынган Мөдһиш Иван, гадәттәгечә. Мәскәүдән качып кына исән кала. Күрәсең, әнә шундый вакыйгалар белән бәйле рәвештә, бәеттә Казан-Кырым мөнәсәбәтләре башкача яктыртылуы бик табигый яңгырый. Тик шуны да истә тотарга кирәк: югарыда әйтелгәннәрнең барысы да «Сөембикә бәетс»нсң «Татар халык ижаты» күптомлыгында басылган вариантына карый. Шул ук бәетнең башка версияләрендә мәсьәлә башкачарак һәм «тарихка якынрак» хәл ителә. Әйтик. Г Бәширов тарафыннан «Сөембикә» журналында бастырылган версиядә бер кушымта кат-кат кабатлана һәм анда Сөембикәнең нугай кызы булуы да берничә тапкыр әйтелә Сөембикә атым, нугай затым. кая минем хан дәүләтем. Сабый чагым, нурлы йөзем, морза кызы булган вакытым Ханбикәнең беренче ире I арыда бәеттән китерелгән өзектәге тагын бер игътибарга лаек гый- уҗ, J барә Сөембикәнең беренче иренә кагыла анын хакында ханбикә «Казанның бер яшь ханы» ди Бу сүзләргә игътибар итүебезнең сәбәбе Җашалинсң туган елы хакында горле карашлар яшәп килә. Һади Атласи сүзләренә кара) анда. Сөембикәгә өйләнү мәсьәләсен Җангали үзе генә хәл итә алмый. 1533 елда Мәскәүнен бөек кенәзе Василийга махсус илчеләр җибәреп, аңардан рөхсәт ала Ханның яше турында галим болай ди «Кайсыбер елъязмаларның сүзләренә караганда. Җангали Казан ханы булганда 15 яшендә иде Болай булганда аның Сөен-бикәгә өйләнүе 16 яшьләрендә булып, үлгәндә яше 18 дә була» Биредә, минемчә, гаҗәпләнерлек берни дә юк' Беренче тапкыр Казанга хан булганда Сафа Гәрәй белән Шаһгалигә нибары унөчәр яшь була. Яшь бала-чагаларны Казан тәхетенә утырту ул заманалар өчен гадәти бер хәл булган булырга тиеш Олы тәхеттә бала-чага ханнар утырганда. Казанның күп санлы г үрә-морзакарачылары ни теләсәләр, шуны эшлиләр Әнә шуггда булмадымы икән Казанның ул чорлардагы төп фаҗигасе'.’ Бәлкем Хангалинең хөкемдарлык игүенең нибары ике елдан соң фаҗигале рәвештә өзелүе дә анын яшьлеге, «малайлыгы» белән бәйләнгәндер?! Бик аз ханлык итү дәвамында Җангали бернинди җитди эш башкара алмый Аның ил эчендәге һәм халыкара сәясәте Мәскәү ни кушса шуны эшләүдән ары китми. Заманасы өчен бу дөньяның бердәнбер гүзәле булгагг япь-яшь Сөембикә сылуга өйләнү дә Җангалигә бернинди бәхет кигерми Беренче тапкыр кияүгә чыкканда Сөембикәгә шулай ук нибары 13 14 яшь була Әмма шуңа карамастан, ул рухи якган да. физик якган да тулысынча өлгергән кыз була. Бу хакта ышанычлы чыганакларга таянып сөйләргә мөмкин һәрхәлдә. Һади А гласи, берникадәр ирония белән булса да. түбәндәгеләрне яза «Сөен-бикәнең Җангалигә баруы «Алманың пешкәнен аю ашар» дигәнгә тугры килгән була Ике елдан соң ул шушы аюдан да коры калды» Күзәтелә торган бәет тә Җангали белән Сөембикәнең үзара мөнәсәбәтләре мәсьәләсенә бернинди яңалык өстәми. Бәеттә уздырылган бердәнбер фикер Сөембикә бик яшьли тол кала Хан бикәсе булгачдин. ике ел гына торгачднн. Тол калдым, кайгылы булдым. хан дөнья куйгачдин Сөембикә белән Җангали арасында шәхси мәхәббәт түгел, адәм рәтле мөнәсәбәтләр дә булмагач. ил эчендәге тәртиптә юкка чыга башлый. Әнә шул шартларда, хан булса да, җелеге булмаган Җангали юкка чыгарга тиеш иде. Берничә ел элек Мәскәү кенәзеннән үзләре чакыртып китергән Булат бәк Ширин белән ханбикә Гәүһәршад бу эшне үзләре башкарып чыгалар. Тарихчы Р Әмирхан «Җан Гали 1535 елның 25 сентябрендә үтерелә. Ләкин бу үтерүнең тәфсиле, шартлары, урыны турында чыганаклар бик каршылыклы мәгълүматлар бирәләр», -дип язса да, хәзер тарих фәнендә Җашали Казансу буенда үтерелә дигән караш хөкем сөрә. Сафа Гәрәй белән Сөембикә ангали хан үтерелгәннән сон ханлыкнын да, Сөембикәнең дә хәле авыраеп китә. Казанның түрә-морзалары. бигрәк тә Булат бәк Ширин белән Гәүһәршад. күрәсең, моның шулай буласын алдан сизеп. Җан- галине һәлак иткәнчегә кадәр үк Кырымнан Сафа Гәрәйне чакыртып куйган булалар. Бу хакта бәеттә тик бер генә жөмлә белән әйтелә «Кырымлык Сафа Гәрәй Казанга хан булды» Казан тәхетен икенче тапкыр Сафа Гәрәй 1536 елда яулап ала Мәскәү яклы түрә-морзаларның байтагы Мәскәү ягына качалар Сафа Гәрәйнең Сөембикәгә өйләнүенә һәм Сөембикә өчен Казанның яна ханы белән ханбикә арасындагы мөнәсәбәтләргә бәет тә кыскача тукталып үтә: «Өч хатыны булса да. дүртенчегә мине алды». Дөрес. Сафа Гәрәйнең Сөембикәгә кадәр дүрт хатыны була Шуларның берсе урыс нәселеннән булып, бик иртә. күрәсең, туган иленнән аерылу хәсрәтеннән үлеп итә. Бәет нигездә Сөембикәнең шәхси тормышы вә шәхси кичерешләре белән сугарылган булса да. илдәге ижтимагый хәлләрне, зур тарихи вакыйгаларны читләтеп үтми. Бу еллардагы Казанның хәле турында бәет шулай ук кыска, әмма тарихи вакыйгаларның асылын аңлардай мәгълүматлар бирә «Дөньялары хафалы, заманалар буталды, Казанга күрше илләрдән падишалар күз салды» «Күрше илләр» дигәндә биредә бер генә ил турында сүз бара булырга тиеш: сүз, һичшиксез, Мәскәү кенәзлеге һәм аның агрессив-колониаль сәясәте хакында бара. Бу хакта Риза Фәхретдин болай дип яза «Сафа Гәрәй бу мәртәбәсендә Казанга кереп хан булганнан сон. Мәскәү тарафдарлары булган мөселманнар Мәскәүгә «Гәүһәршад бикә Ибраһим хан кызы белән Булат мирза Мәскәү тарафындадыр, әгәр дә Мәскәүдән Шаһ Гали җибәрелер булса, аны кабул итәрләр вә Сафа Гәрәй ханны урыныннан куарлар, Мәскәү идарәсенә буйсынырлар». - дип яздылар» Чыннан да, 1536 елда, Сафа Гәрәй янадан тәхеткә утыргач та. Мәскәү белән Казан арасында сугышлар, төгәлрәк әйткәндә, вак-төяк бәрелешләр әледән-әле кабатланып тора Әнә шул вакыйгаларны гомумиләштереп, бәет болай ди: «Сафа Гәрәй вакытында бик күп булды сугышлар, һәркайдан яу килгәчтин авыр булды сулышлар» Әйтелгәнчә, Казанга каршы яу XVI гасыр урталарында тик бер генә яктан Мәскәү кенәзлегеннән килә. Тик алар төрле вакытта төрле юллардан — Нижгар. Пермь, Нократ якларыннан киләләр. Бәеттәге «һәркайдан яу килгәчтин» сүзләре шуны күрсәтә булырга тиеш. Шул ук елларда Мәскәү Казанга каршы зур сугышка әзерләнә, сугышны бер генә юнәлештә альт бару өчен, Литва белән биш елга солых килешүе төзи. Мәскәүнең бу нияте хакында хәбәрдар булган Кырым ханы, Сафа Гәрәйнен абыйсы Сәхиб Гәрәй Казан яклы булып, әгәр Мәскәү Казанга каршы күтәрелсә, урыс җирләрен тар-мар итәчәген әйтеп, бөек кенәздән тыныч кына утыруын таләп итә Бәлкем Кырым ханының әнә шундый җитди кисәтүе нәтиҗәсендәдер, 1538—1540 елларда Мәскәү белән Казан арасында сугышбәрелеш булмый. Бу тынычлыкны Казан түрә-морзалары бозалар 1541 елда Мәскәүдә Казаннан шатлыклы хәбәр алалар хөкүмәт башында торган Булат морза Мәскәүгә Чабыкеев җитәкчелегендә биш кешедән торган илчелек җибәрә һәм түбәндәгеләрне хәбәр итә: Мәскәүнең бөек кенәзе Сафа Гәрәйгә каршы үзенең гаскәрен һәм воеводаларын җибәрсен, ә алар Казан морзалары Сафа Гәрәйне юк итәчәкләр яки кулга алып, воеводаларга тапшырачаклар Һади Атласи язуынча. 1541 елда Казанда ханга каршы астыртын кузгалыш башлана Коткычыларның башында Булат бәк тора. Мәскәү Казанга каршы сугышка әзерләнә, Казанга яу чабу һәм кенәзлскнең коньяк чикләрен Кырым гаскәреннән саклау өчен гаскәр туплый башлый Бу вакыйгалар хакында Казан ханы шунда ук абыйсы Сәхиб Гәрәйгә хәбәр сала Шул ук вакытта Мәскәүдәге кенәз И Бельский хөкүмәте җиңелә һәм 1542 елда сугыш булмый кала. Мәскәү белән солых килешүе төзелә. 1545 елга кадәр Мәскәү белән Казан арасында тыныч мөнәсәбәтләр урнаша Җ Тик 1545 елныи апрелендә ни өчендер Мәскәү өч яктан Казанга каршы яу йөри Бу куркыныч еллардагы вакыйгаларның бер үзенчәлеге — Мәскәү явын Казанга еш кына ханлыкның түрә-морзалары үзләре чакырып китерәләр һәм Сафа Гәрәйгә каршы баш күтәрәләр. 1546 елда хан Кырымга качып китәргә мәжбүр була. Башга ул Хаҗи Тарханнан алынган гаскәр ярдәмендә Казанга бәреп кермәкче була. Әмма Казан морзалары Сафа Гәрәйгә буйсынудан баш тарталар. Хан. теләпме-теләмичөме. Нугай морзасы, каенатасы Йосыф янына бара Хан белән Йосыф морза мөнәсәбәтләре яхшыдан булмый Шулай да морза ханның үтенечен кире какмый, утлы Юныс кул астында нугай явы җибәреп. Казанны алышырга булыша. Сафа Гәрәй Казанны алырга киткәндә. Сөембикә үзенен Нугай йортында кала Ул тик 1547 елның җәендә. Сафа Гәрәй өченче тапкыр Казанга хан булып килгәч кенә кайта Шул ук 1547 елда Сафа Гәрәй белән Сөембикәнең беренче һәм бердәнбер уллары дөньяга килеп, аңа Үтәмеш Гәрәй дип исем кушалар Сафа Гәрәй хан дәверендә Мәскәүнен бердәнбер теләге Казан ханлыгын буйсындыру була. Сафа Гәрәй моңа кискен каршы торып. Мәскәүгә буйсынуны күз алдына да китерә алмый һәм. баһадир хан буларак. Казаннын милли һәм дини мөстәкыйльлеген тулысынча саклап кала. Бәет бу хан чорындагы катлаулы вакыйгаларны да читләтеп үтми: Ундүрт ел гомерем үтте Сафа Гәрәй хан белән. Казан шәһәре күңелсез юлла түккән кан белән Шәһәр тышынла сугыш, эчендә тулган афәт. Шул тынгысыз вакытта Сафа Гәрәем вафат Халык бәетенең бу сүзләре гарихи чынбарлыкка тулысынча туры килә. Аларны. әйтик. Риза Фәхретдин сүзләре белән чагыштырып карарга мөмкин: «Сафа Гәрәй Казан шәһәрендә үзенең сараенда 1549 елның март (сәфәр) аенда вафаг булып, хатыны Сөен белән ике яшендә булган угылы Үтәмеш Гәрәй калды Соңгы мәртәбә ханлыгы 14 ел микъдарында булды Шулай итеп. Казанда ханлыгы тәхминән. ягъни якынча 22 ел (24 ел Ф У .) булып, үлгән вакытта 40 (42 Ф У.) яшендә булмыштыр» Галимнең бу сүзләренә искәрмә биреп. Р Әмирхан түбәндәгеләрне өсти «ХУП йөз Кырым тарихчысы Мостафа әҗ- Җәннәби аның турында: «Сафа Гәрәй хан иң боек һәм куәтле падишаларнын берсе булды. Ул 27 ел дәвамында хөкүмәт сөрде Анын заманында дәүләт иминлеге яшәде, биләмәләре моның жиңүчән коралы химаясендә чәчәк аттылар». дип язды Сафа Гәрәйнең үлеме турында бәеттә тик бер генә жөмлә белән әйтелә Бәлки бәетне ижат итүчеләргә бу фажиганен чын сәбәпләре мәгълүм булмагандыр Кайбер чыганакларның мәгълүматлары фәндә киң таралган булса да. җитди ышаныч уятмый. Р Әмирхан бу хакга болай ди: «Урыс елъязмасында язылганча. исерек килеш битен-башыи юганда юынгыч корпусына башы белән бәрелеп үлүе бер дә ышаныч уятмый» Бу чыннан да шулай Сафа Гәрәйнең дошманнары Казанның үзендә дә. Казаннан гыш та җитәрлек дәрәҗәдә күп була Әгәр Җангали хан үзенең булдыксызлыгы белән үзенә дошманнар җыйса. С афа Гәрәй киресенчә үзенең кыюлыгы, батырлыгы, сугышчан баһадирлыгы нәтиҗәсендә шул ук язмышка дучар була. Сафа Гәрәй үзенең дошманнарын никадәр аяусыз рәвештә жәзага таргкан булса. Казаннын Мәскәү яклы түрә-морзалары да анын белән шулай ук эш иткәннәр булырга тиеш һәрхәлдә. Сафа Гәрәй үзенең дошманнары тарафыннан үтерелә дигән фикер киң таралган Сафа Гәрәй һәлак булгач, гадәттәгечә. Казан хуҗасыз кала Бу көтелмәгән бәхетсезлек Сөембикә өчен бигрәк тә авыр була Хәзер инде Сафа Гәрәйнең Казандагы һәм Мәскәүдәге күп санлы дошманнары, һичшиксез, үзенен яраткан ире белән бер карашта, бер үк теләкләрдә булган Сөембикәнең дошманнарына әвереләләр. Бәеттә вакыйгаларның гомуми барышы ярыйсы ук яхшы билгеләнә Ханбикә үзен ике ут арасында калгандай хис итә бер якта Мәскәүдәге Мөдһиш Иван, икенче якта Казаннын шул ук Мәскәү яклы түрә-морзалары Бәенә бу хакта ачыктан-ачык әйтелә Мәскәү ханы Казанны алмак була үзенә. Казандылар феткв ача. карамыйлар сүземә. Әмма Сөембикә, җитлеккән сәясәтче вә дипломат буларак, югалып калмый Мәрхүм Сафа Гәрәйнең васыяге буенча. Ка ган тәхетенә аның улы Үтәмеш Гәрәй утыртыла Сөембикә үзе сабый ханның җитәкчесе, тәрбиячесе итеп билгеләнә Төрле күтәрелешләр, үзара сугышлар килеп чыкмасын дип, ханбикә яңа хөкүмәт төзи Аның җитәкчесе итеп Хан гвардиясе башлыгы Кошчак углан билгеләнә. Ләкин Сөембикәнең бу уңышлы адымнарына карамастан, ханлыктагы үзара ызгыш-талаш, хакимият өчен көрәш туктамый. Бәет бу хакта да әйтеп үтә: Башкара алмыйм эшемне, тыңлата алмыйм кешене, һәркайсы үзе белгән булып, йөрттеләр уртак эшне Ил башында — Сөембикә Ил эчендә тәхет өчен үзара сугышны тыеп калып булса да. ызгыш-талаш, Сөембикәгә каршы көрәш дәвам итә Явыз Иван да үзенең Казан ханлыгын тулысынча яулап алуга юнәлтелгән элеккеге сәясәтен көчәйтеп җибәрә Мәскәү патшасының төп ниятеннән хәбәрдар булган Сөембикә алдагы зур сугышка әзерлек чаралары күрә. Казанның хәле авыр булуы турында ул атасы, 1549 елдан Нугай Урдасының илбиләүчесе бәге булган Йосыфка да. Кырымга да хәбәр җибәреп, алардан ярдәм сораган булырга тиеш. Әмма бу илчеләр Кырымга да, Нугайга да барып җитмәгән булса кирәк. Чөнки ул елларда Казан ханлыгы чикләре Мәскәү яклы урыс-татар-казаклардан оештырылган хәрби дружиналар күзәтүе астында була. Биредә аеруча ассызыклап түбәндәгеләрне әйтергә кирәк: кызы Сөембикәнең хәле фаҗигале бер төс алган 1549 елда Йосыф бәк үзен бик сәер тота Һади Атласи бу хакта болай ди: «Сафа Гәрәй ханның үлүе бәккә ишетелгәч, ул. Сөен-бикәне Шәехгалигә бирмәкче булды. 1549 елның җәендә Иванга ярлык язып, Сөен-бикәне Шәехгалигә бирергә теләвең белдерде» Әгәр дә хәл чыннан да шулай гына булса иде! Йосыф бәк Явыз Иван! а ханлыктан Мәскәүгә качкан түрә-морзаларны һәм аларның хәрби көчләрен Казанга каршы сугышта файдаланырга киңәш бирә. Уйларга кирәк, бу мәсьәләне хәл иткәндә, Йосыф бәк үзенең кайчандыр өзелеп яраткан кызы ихтыяры белән берничек тә хисаплашмый Югыйсә әле генә өлгереп җиткән гөлчәчәктәй сылу Сөембикәнең инде картаеп килгән һәм киребеткән сатлык Шаһгалигә кияүгә чыгарга ризалык бирмәячәге көн кебек ачык иде бит! Күрәсең, Йосыф бәк үзсүзле һәм кыю Сафа Гәрәй һәлак булгач, Казанны үз йогынтысы астында калдырырга тырышкан һәрхәлдә. Йосыф бәкнен әлеге Явыз Иванга язган хаты белән танышкач, күңелдә бик авыр хис кала. Әнә шундый шартларда Сөембикәнең хәле чыннан да фаҗигале була шул. Бу хакт а халык бәете ярыйсы ук тәфсилләп сөйли: Морзаларга мин әйттем. Мәскәү белән белешик, һичбер җәбер игмәсә, буйсыныйк та килешик. Тыныч торсак, күп еллар каннарыбыз түгелмәс. Мәскәү белән сәүдә кылсак, дәүләтебез кимемәс. Бәеттәге бу сүзләрнең барысы да тарихи чыганаклар белән раслана дип әйтер идек, тик түбәндәгеләре генә шик уята: «һичбер җәбер итмәсә» Беренчедән. Сафа Гәрәй кебек баһадир хан һәлак булгач. Мәскәү берничек тә Казанны «җәберләми» тора алмаячак иде. Мәскәү. гомумән, беркайчан да кемне дә булса җәберләми тора алмый: бу аның бик борынгыдан килгән һәм берничек тә дәвалауга бирелми торган «тарихи чире»' Аннан соң, биредә сүз гади җәберләү, кыерсыту, кимсетү турында, ахыр чиктә —хәтта протекторат урнаштыру турында да бармый: сүз Мәскәү тарафыннан Казанны хәрби көч белән тулысынча тар-мар итү. яулап алу һәм ханлыкның башкаласын—Казанны, һичшиксез, урыс шәһәренә әйләндерү турында бара. Икенчедән, бәеттәге Сөембикә исеменнән әйттерелгән «буйсыныйк та килешик» сүзләре дә шактый зур шик уята Балачактан ук тирән милли рухта тәрбияләнгән Сөембикә, сүз дә юк. беркайчан да Мәскәүгә буйсынырга ризалык бирмәс иде. бу аның ирек сөючән холкына, табигатенә, милли тойгыларына берничек тә туры килми. Хәер, ил башында Сөембикә ханбикә торып, аның хөкүмәтен Кошчак угландай батыр җитәкләгәндә, Мәскәүгә буйсыну мөмкин түгел иде! Шулай булгач, бәетнең башка сүзләренә игътибар итеп карыйк. Алары тарихи чынбарлыкка туры килә кебек Явыз Иванның баскынчылык сәясәтен күреп һәм белеп торган Сөембикә хөкүмәте солых килешүе төзү өчен Мәскәүгә илчелек җибәреп карый. Бу хакта Атласи түбәндәгеләрне яза: «Нугай мирзалары Иванга сатылып гор- ганы халда. Казан зарарына эш итеп торды Сөен-бикә Иванны ни чаклы яратмаса да. шулай ук аның ила барышлыкта булуны чын күңеленнән теләмәсә дә. 1549 елнын 6 июлендә углы Үтәмеш Гәрәй исеменнән Бахшанда исемле кешене Мәскәүгә җибәреп, Йван илә барышлыкта булырга теләген белдерде». Әмма Явыз Иванның хәзер! ә бердәнбер нияте — тиз арада Казанга яу чабып, аны буйсындыру була Шуңа күрә ул Сөембикә илчелегенә. Атласи әйтүенчә, болай дип җавап бирә «Безнен илә барышлыкта булырга теләсә, яхшы илчеләр җибәрсен'» диде Аның болай диюе күз буявы гына булып, ул Казан өстенә барыр! а уйлап куйган иде» Чыннан да, нибары берничә ай үткәч. Явыз Иван зур гаскәр белән Казанга каршы яуга чыга Бу вакыйгалар турында да бәеттә шактый тәфсилле сөйләнә Мәскәү әйтте: сугышмагыз, мин Казанны алырмын. Рәнҗемәгез, ахырында яхшы ук җәфа салырмын. Шуны ишеткәч. Кырымга китәргә дә уйладым. Күрәчәкләр булганга, кабул гүгел теләгем Караштылар морзалар, Мәскәү сүзен алмыйлар. Каршылыкны мәскәүлеләр миннән диеп аңлыйлар Мәскәүлеләр чыннан да Казанның тышкы сәясәте башында тик Сөембикә генә тора дип уйлаганнардыр Алар ялгышмаган булса кирәк Явыз Иваннын Казан ханлыгын яулап алыр!а ашкынуы Казан ханлыгына гына түгел. Кырым ханлыгына да. Нугай урдасына да каршы юнәлтелгән иде. Моны Кырым белән Казан аңласалар да. нугай морзалары аларга бик үк колак салмый. Төрки-татар дөньясының бу еллардагы төп фаҗигасе дә шунда Сөембикәнең хәле бик авыр булуын акрынлап Йосыф бәк тә аңлый башлый һәм Явыз Иванга карата сәясәтен үзгәртмәкче була. 1549 елнын октябрендә ул Иванга тагын бер ярлык җибәрә. Анда мондый сүзләр бар: «Хәзерендә минем кызым Казанда, минем ыругларым да анда. Мин Казанга сезнең итә килешергә боерырмын, мин сезне килеш юрермен. Инде сезнең илә килешергә теләмиләр икән, ул чагында җәй көне син кырдан, мин бу яктан барырмын Минем өчен син аларны хәзерендә гар-мар итмә Мин сине Казан илә килештерермен Сезгә түләк түләргә боерырмын». Бу сүзләрне укыгач та «Үз хөкемдарын да тыңламаган Казан морзалары, ай-һай, нугай бәге сүзенә колак салырмы икән9» дигән нигезле сорау туа. 1551 елның кышында Сөембикә Мәскәүгә солых килешүе төзү өчен улы Үтәмеш Гәрәй исеменнән тагын бер илчелек җибәрә. Әмма Сөембикәнең дә. Йосыф бәкнең дә Явыз Иваша җибәрел!ән хат-ярлыкларының һәм илчелек- ләрснсң Казан өчен дә. Нугай өчен дә җитди нәтиҗәсе булмый Киребеткән Модһиш Иван Казан ханлыгы җирендә Зоя каласын төзергә дигән карар:а килә һәм ныклап эшкә керешә. Мәскәү белән сәяси мөнәсәбәтләр әнә шулай аеруча кискенләшкән бер чорда Казанның Мәскәү яклы морзалары Кошчак угланга, дөресрәге. Сөембикә хөкүмәтенә каршы күырслсш оештыралар Үзенең 300 таскәре белән Кошчак углан Казаннан чыгып качарга мәҗбүр була Юлда урыс-гатар казакларыннан юрган зур, көчле дружинадан җиңелеп, исән калган 46 кеше, шулар арасында Кошчак углан үзе дә. Мәскәү!ә юнәлтелә һәм шунда. Явыз Иваша һәм христиан диненә хезмәт итүдән кискен баш тарткач, җәзага тартыла. Казанда Мәскәү яклы морзаларның башбаштаклыгы шул дәрәҗә! ә җитә ки. алар ил башында торган Сөембикә белән ифраг тупас сөйләшеп, аның алдында төрле шартлар куя башлыйлар. Атласи язуынча. Казанның олуглары башта Сөембикә янына ки леп. ана түбәндә! еләрне сөйлиләр бикә, без хәзер ни кылыр! а да белмибез, синең һәм безнең үз өебездә хуҗа булуның чигенә җиттек буган. Безнең ү! җиребездә кала салып, зур туплы гаскәр белән безгә каршы сугышыр! а җыешан урыслар: а без ничек каршы юрыйк9 Әнә шундый шартларда кан ач. безгә хәзер Шаһгали янына барып, аңардан гафу үтенер!.», безгә падишаһ булып килер:ә. сине үзен.» хатынлыкка алырга ризалык бирүен үтенер!ә тиешбез Атласи сүзләрен гүбәндәгечә дәвам итә. «Бу сүзнең ашшына караганда, аны сөйләүче кешеләр Казан олуг ларының Сөенбикә яклылары булып, болар Сөен- бикәне lllaexiaini.» бирмәкче. шулай итеп Казан халкын тынычландырмакчы булалар Кайсыбер ельязмаларның сүзләренә кара!анда. Сөен-бикә у эе дә тышкы як I.HI риза бу |ды Казаи халкының күбрәге исә Сөен-бикә илә Үтәмеш Гәрәйне Иван кулына гапшыру уенда иде» Ләкин Сөембикәнең һәм Казан халкының ханны һәм аның васыясен дошман кулына биреп җибәрергә риза булуын берничек тә күз алдына китереп булмый Безнең бу шикне халык бәете дә раслый Мәскәү соңгы солыхны башкаларга ял кыйлган. Мине Мәскәүгә озатуны солыхка бер шарт кыйлган Казандагы түрәләр солыхка кул куйганнар. Мине Мәскәүгә озатып, тыныч тормак булганнар. Чынлыкта исә вакыйгалар урыс елъязмаларындагыча һәм Атласи язганча түгел, бераз башка юлдан китә Монын төп сәбәпләреннән берсе — Кошчак угланның Казаннан китүе Бу трагик вакыйга ике төркемнең. Мәскәү һәм Кырым тарафдарларының көрәше нәтиҗәсе иде Хәзер инде ханлык башына Сөембикәнең дошманнарыннан торган хөкүмәт килә Аның җитәкчеләре: Ходайкол углан һәм Нургали Ширин морза — Сөембикәнең дошманы булган Булат бәк Ширин улы. Бу кешеләр солых шартлары турында Сөембикә белән киңәшеп торганнардыр дип уйлау- беркатлылык булыр иде. Шулай да яңа хөкүмәт ханлыкны урыс баскынчыларыннан ничек кенә булса да коткарып калырга тырыша кебек Шунда ук Зөя каласына Казанның ул еллардагы сәете Колшәриф җитәкчелегендә һәм Төмән морзасы Бибарс Растов белән илчелек кигә. Илчелек түбәндәге шартларга риза була Казан морзалары хан тәхетендә утырган Үтәмеш Гәрәй белән Сөембикәне Мәскәүгә «шөһрәтле тоткынлыкка озаталар», Казанда булган урыс әсирләренең барысын да берсүзсез азат итәләр; шулай ук кырымлыларның һәммәсен Мәскәү патшасына тапшыралар. Сөембикә белән Үтәмеш Гәрәйне тоткынлыкка алып китү өчен Казанга кенәз Петр Серебряный килә. Аның янында зур гаскәре була Әйтерсең, сүз бер хатын-кыз түгел, зур һәм ныгытылган кирмәнне хәрби көч белән яулап алу турында бара! Бәет бу хакта да тарихи вакыйгаларга тәңгәл мәгълүматлар бирә: Солыхтан соң илче килде мине Мәскәүгә алырга, Дәүләтемнән аерып, горбэт'леккэ салырга Нидер чара тәкъдиргә, юктыр янда һич кешем. Алындым мин хәбескә. мөшкел булды һәр эшем Үтәмеш Гәрәй язмышы өембикәне Казаннан алып кигү турында Р Фәхретдин түбәндәгеләрне яза «Кенәз Оболенский Иделдә көймәсе белән көтеп торадыр иде Сөен Бикәне. Үтәмеш Гәрәй вә барлык иптәшләрен көймәсенә йөкләп. Мәскәүгә алып китте» Тарихтан билгеле булганча, Сөембикә утырган көймәне Мәскәүгә кадәр шактый зур гаскәр озата бара: урыслар бер нәрсәдән куркалар — юлда Сөембикәне әсирлектән коткару өчен кузгалган Казан. Нугай яисә Кырым гаскәрләре белән бәрелеш, сугыш булуы мөмкин. Кызганычка каршы, төрки илләрдән ни Казан, ни Нугай, ни Кырым хөкемдарлары, күрәсең, бу хакта уйлап та карамаганнар! Ярый, Казан морзалары үзләре саттылар ди ханбикәне! Ә кайда булды икән бу чакларда Сөембикәнең сөекле атасы, илбиләүче нугай бәге Йосыф яисә аның уллары. Сөембикәнең агай-энеләре9 ! Берни дә уйламадылармы икәннн алар үзләренең туганнарының фаҗигале язмышы хакында? 1551 елның 12 августында Сөембикәне һәм Үтәмеш Гәрәйне Зөядән Мәскәүгә алып китәләр. Хапбикәне Мәскәүгә алып килгәч тә, бәет мәгълүматларына караганда. Казан һәм Зоядәге хәл кабатлана Кызлар мәйданы дигән бер урынга илттеләр, Бераз карап торгачтын безне йортка керттеләр. Кергән йортка каравыл куйдылар бер ун кеше. Чыгармыйлар, йөртмиләр һәм кертмиләр бер кеше. Казанның соңгы ханбикәсенең Мәскәүгә әсир буларак китерелүе турындагы хәбәрләр, сш кына төрле риваять-легенда формасын алып, Мәскәүдә. бигрәк тә идарәче даирәләрдә таралган булырга тиеш. Нәтиҗәдә урыс патшасы сараенда бик күп халык җыелган булуы табигый. Бәеттә бу хакта да бер-ике сүз белән әйтелә Чөнки анда сүз җитди вакыйгалар, ханбикәнең киләчәк язмышы турында бара Падишаһ та шунда үзе, миңа әйтә бер сүзне, «Балаң монда асрадыр, иргә бирәм мин сезне» Диеп шунда баламны кулымнан да алдылар. 1 Горботлек— читтә Пору; хибес, хәбәс кулга алу. тоткын иту. С Әсирлектән янган илем, тагын утка салдылар Ишеттем мин. баламны поплар алганнар диеп. Гакылы да юк сабыйны линнән чыгаралар дип Бәлкем мондый хәбәрләрне Сөембикә күптән көткәндер Әмма әлеге катгый, коточкыч сүзләрне патшаның үз авызыннан ишетү — көннәр, атналар буе дәвам итеп килгән фаҗиганең, кайгы-хәсрәтнен ин югары, ин куркыныч ноктасы була. Урыс хөкемдарлары өчен исә бу гадәти сәясәтнең бер чагылышы гына булгандыр гадәттә алар татар-төрки илләреннән тоткынлыкка эләккән угланнарны, ханзадәләрне үзләренчә урысча тәрбияләргә тырышканнар Монын өчен алар ханзадәләрдә үзенең туган иленә, халкына, теленә нәфрәт тәрбияләү максаты куялар Шул ук вакытта әлеге угланнарда урыс иленә, теленә мәхәббәт тәрбияләү шулай ук житди бурыч дип хисаплана Шулай да әлеге ханзадә-угланнарны иленнән һәм халкыннан биздерүнең иң ышанычлы һәм кырыс юлы — аларны көчләп чукындыру, диненнән аеру Сабый Үтәмеш Гәрәйне дә шундый ук язмыш көтә Аны биредәге бердәнбер якын кешесе булган әнисеннән аерып, чукындыру турында да төрле мәгълүматлар бар Һади Атласи бу хакта түбәндәгеләрне яза «Аның динен алыштыручы митрополит Макарий, чукындыру атасы Савва Крутицкий исемле епископ иде Макарий Үтәмеш Гәрәйнең динен алмаштырганнан соңра олуг князь Иван янына жибәрде Иван анарга үзенең сараенда торырга боерып, аны укырга-язарга өйрәтү өчен бер кеше билгеләде» Ярым-ялган урыс елъязмаларында гадәттә Үтәмеш Гәрәйнең динен үз теләге белән алмаштыруы турында языла Бу уңайдан С Алишев бик хаклы рәвештә: «5 яшьлек баланың «үз теләген» алу авыр булмагандыр, әлбәттә»,— дип яза. Ниндидер юл белән тоткынлыкка алып кителгән төрки-татар углан ханзадәләрен чукындыруның бик зур сәяси мәгънәсе дә була: динен, милләтен алыштырган ханзадә киләчәктә берничек тә үзенең мөселман илендә хан тәхетенә дәгъва кыла алмый! Моны урыс патшалары бик яхшы беләләр Шуңа күрә кулга эләккән хан-ханзадәләрнс көчләп чукындыру Мәскәү сәясәтенең житди бер юнәлеше була. Шаһгалинең килбәте, дөресрәге килбәтсезлеге хакында шактый тулы мәгълүматлар сакланып калган Әнә шундый килбәтсез, картаеп каткан бер адәм актыгын Сөембикә, хәтта теләсә дә. ярата алмаган булыр иде. Халык бәетендә бу хак га күп сөйләнми: ханбикәнең Шаһгалигә мөнәсәбәтен, тирән нәфрәтен ике юллы, әмма зур эчтәлеккә ия булган өзектә генә әйтеп бирә: Шул ук елны мине дә падиша бирде бер ханга. Касыймдагы Шаһгали Казанга дошман җанга. Ундүрт ел буена Казанда яраткан ире Сафа Гәрәй белән бәхетле тормыш кичергән, шул елларда башкаланы, аның акыллы түрә-морзаларын гына түгел, гади халыкны да чын күңелдән яраткан гүзәл ханбикә «Казанга дошман жанны» яратыр иде дип уйлап булмый Моңсу язмыш истәлеге азан һәм Сафа Гәрәй кабере белән саубуллашканда Сөембикә башкала халкына үзенең җылаулары белән мөрәҗәгать итә Әнә шул җылауларда. башкалары белән бергә, ифрат га әһәмиятле бер фикер әйтелә ил башында торган ханбикәне тоткынлыкка алып кигү ул барыннан да элек ханлыкның киләчәктәге фаҗигале язмышы символы Чын тарихта гнудай булып чыга да! Дөрес. Казан ханлыгының соңгы көннәрендә Сөембикә инде еракта Мәскәүдә тоткынлыкта була Әмма әлеге вакыйгалардан ул һәрвакыт хәбәрдар булып тора Шулай булгач, алар бәеттә дә билгеле бер чагылыш таба: Мине алгач, сугышка әмер булды барырга. Мәскәүтеләр белән бергә Казанны һәм алырга Шаһгалиләр барганнар. Казакны да алганнар, Мнне саткан морзаларны» башын җиргә салганнар Сөембикә белән Үтәмеш Гәрәйне урысларга сату-сагмау турында бездә шактый язылды Тик бу очракга Сөембикәнең үзе дә. бәет авторлары да сүзне К тик «сату» турында гына алып баралар. Димәк, аны махсус сатмаган очракта да коткарып калырга мөмкин булган дип уйлый Соембикә һәм хәтта бәет авторлары да. Ниндидер башка шартларда, әйтик. Казанның дошманнары билгеле бер әхлакый, һич югы—дипломатия таләпләренә таянган очракта. Сөембикәне «сатмау» һәм мәсьәләне башкача хәл итү бәлкем мөмкин дә булгандыр. Әмма моның өчен оешып килгән Рәсәй империясенең тирә-ягындагы ил-халыкларны үзенә тиң дип тануы кирәк булыр иде Тик Рәсәй моңа бара алмый. Бу - Рәсәйнең үзенә генә хас сыйфат түгел империя төзү юлына баскан сәяси һәм хәрби юлбашчылар бер нәрсәне гадәттә бик яхшы аңлыйлар бер илдән, бу очракта үзеннен туган илеңнән генә империя төзеп булмый Империя төзү өчен баскынчылык, вәхшилек. билгеле бер дәрәжәдә кыргыйлык юлына басарга кирәк. Моны Явыз Иван бик яхшы аңлый . Тик халык бәете бу мәсьәләләрнең берсен дә читләтеп үтми Көчләп чукындырылганнан соң Үтәмеш Гәрәйне анасыннан аерып. Мәскәүгә. Явыз Иван янына алып китәләр, дидек. Мөдһиш Иван аны урыс вә христиан дине рухында тәрбияләүне махсус кешеләргә тапшыра Димәк, сүз әле сабыйлыктан чыкмаган баланы гайре табигый бер юнәлештә, туган иленә, халкына. Ислам диненә, мөселманнарга, хәтта кадерле анасына да тирән нәфрәт, дошманлык рухында тәрбияләү турында бара Озак вакыт та үтми. Явыз Иван үзенең гайре табигый максатына ирешә: сабый Үтәмеш Гәрәй бөтенләй башка кешегә әверелә. Аңарда татарлык, мөселманлык рухының эзе дә калмый. Бу яктан бәеттә түбәндәге, шулай ук гайре табигый, соң дәрәжәдә сәер яңгыраган юллар аеруча иг ьтибарга лаек: Гариб балам Үтәмеш алты яшенә җитте. Фани дөньядан китте, аннан бер кайгым бетте Күренә ки. биредә Сөембикә үзенең бердәнбер улы үлгәч, ниндидер канәгатьләнү хисе кичерә, бер кайгысының бетүе турында хәбәр игә Шулай булгач, аның улы исән вакытта анасына кайгы-хәсрәттән башка берни дә китерә алмаган булып чыга Күрәсең, бу чыннан да шулай булгандыр бердәнбер улы Үтәмеш Гәрәй Сөембикәнең кан дошманы булган Явыз Иван белән дуслашып китә. Ни көтәсең инде иленнән, халкыннан, сөекле әнисеннән аерылып, даими аларга нәфрәт вә дошманлык рухында тәрбияләнгән сабый баладан9 ! Аеруча зур туймәжлссләрдә яисә тантаналы, патшаларча ауга чыкканда. Явыз Иванның уң ягында Шаһгали булса, сул ягында Үтәмеш Гәрәй, хәзер инде Александр Сафа- кирсевич була! Чынлыкта исә Үтәмеш Гәрәй анасыннан соңрак. 20 яшендә. Р. Әмирхан язганча. «1566 елның 11 июнендә вафат була Мәсхәрә һәм хормәт бергә катышкан «тантана» белән ул патша фамилиясе әгъзалары белән берлектә кремльнең Архангел соборында күмелә» Сөембикәнең соңгы көннәре һәм үлеме хакында ниндидер дәрәжәдә төгәл мәгълүматны безнең мәшһүр тарихчыларыбыздан энциклопедик характердагы галим Риза Фәхретдин генә язып калдырган Сөембикә --ире Сафа Гәрәй, бигрәк тә улы Үтәмеш Гәрәй хәсрәте белән яныпкөеп вафаг булды, диләр. Ул 38 яшьләрендә. 1557 елда вафат булмыштыр» Кайбер тарихи чыганаклардагы аерым хәбәр чаткылары да шул ук фикерне раслый кебек Касыйм шәһәрендәге Шаһгали мавзолеенда бер таш кыйпылчыгы табылган Анда «1557» саны гына сакланып калган Ташнын башка өлешләре уылып беткән. Кайбер галимнәр: менә бу таш кисәге Сөембикә кабереннән калмадымы икән?—дип фараз кылалар. Дөньяга килгән адәм кайгы күрмичә тормый. Дөньяда шат йөргәннең дә туфрактыр ахыр урыны Бәетнең соңгы юллары ханбикәнең соңгы елларыдай моңсу Чыннан да. хәзер. 1557 елда Сөембикәнең гуган иле Нугай урдасы Явыз Иван тарафыннан яулап алынган; әтисе юк —1554 елда туган энесе Исмәгыйль морза кулыннан шәһит киткән, бердәнбер баласы да. номиналь ире дә ханбикәнең. Казанның һәм Нугай далаларының, гомумән мөселман-төрки илләрнең кан дошманы булган Явыз Иванның якын дусларыннан Беркайдан һәм бернинди ярдәм көтү мөмкинлеге калмаган Ятимлек, ялгызлык, чнт-ят җирдә кара урмандагьгдай адашканлык Әйтелгәнчә, нибары 37- 38 яшьләрендә Сөембикә дөнья куя Бәхетле тормыш кичергән кеше болай яшьли үлми! Тик. ни кызганыч, сөекле Сөембикәнең кабере кайда булуын әлегә кадәр беркем дә белми ТАРИХ МИ