Фәрешюгә әверелү

Әүвәлгеләр кылган әүлиялык әллә ялган шунда, әллә чын: шәһиг ки I кон синен һәрбер затын ничек фәрештәгә әйләнсен?! Хаталанмас милләт хадимнәре әллә шуңа ихлас ышанган, мәликлеккә дәгъва әйдәгәндәй, кемдер бер янганда өч янган... Яугирсңә ясин укылганда, көнләшләрме әллә көлешә «Күгәрчендәй ак-пакь кавемнәргә фәрештәлек күбрәк килешә, фәрештәлек күбрәк килешә .» Юансыннар, имеш, югарыдан Аллаһ вәхиләрен иңдереп Кемнәр безгә канат текмәк була, әҗәл белән ингә-ин юрый?! Кардәшләрем рәхмәт юлларының томанына кереп күмелә Бәхетлеме шулай фәрештәгә әверелгән халык кем белә? Татарлык Имсез чирне ачкан Шагыйрь: «Татарлык...» Сөйли китсәң, телне бизгәк тотарлык. Сабыеның тырнаклары астыннан ләззәтләнеп кер эзләве аз сыман. Әйе, Иисус тәресеннән кан саркый... Зөһрә кызны кем соң Айга кадаклый?! Ханбикәсен биреп бөлгән сәүдәгәр... Татарлыкта «тарлык» дигән сүз дә бар. Өләшкәндә., дәүләт алган бар кавем. Бакчы, аның «Җомга көн», дип бармавын!.. «Хәсәд, кинә илән тулган татарлык. төяб илтеб Мәкәрҗәдә сатарлык». Менеп татар «җеназасы-аты»на, әләк белән китә Аллаһ катына... Сәйдәш ялгышы ( Баллада) Әллә нинди шомлы буран чыкты — бүтән хисләр, бүтән тоем да. Фәрештәләр, дәррәү котырышып, бии төсле пәри туенда. Тазарткандай һәрбер тәрәзәне, тиеп китә ап-ак канатлар. ...Авыл йорты. Хушлык. Бүген монда куна калган олуг кунак бар. Хәйям белми киткән чүнник сыен җибәрәләр «бәлеш асты»на. Сәйдәш кенә һаман тыныч түгел: «Кызган саен нигә җан туңа?..» Фәрештәләр бии фанфарага — туктар микән бу туй өч көннән?! Композитор гына ишетерлек тавыш килә... буран эченнән... Адашкандыр берәү, авылына кайткан чакта кара буранда. Кайтаваздай иңри «Коткарыгыз!» камертоннан сизгер бу җанда. Гарасатта йөрәк гаҗизләнсә. Г Тукайдан. ала иң югары нотаны Бәргәләнеп буран ятьмәсендә, әллә бәгырь... Кәрим1 ятамы?! Фәрештәләр бии фанфарага, өзгәләнә Сәйдәш ят моңнан: «Халык чыксын, әйдә, эзләп табыйк — тавыш килә амбар ягыннан!..» Эзләделәр өмет өзелгәнче, иләделәр карны он итеп. Әүлиядәй затнын ялгышуын мөмкин булса икән онытып! Мәэюсләнеп калды маэстро: «Якны бутаганмын, карт юләр!..» Мәрхүмкәйне мәгъриб тарафыннан буран тынгач табып кайттылар. Авылдашлар аңлый алдылармы жаны көйгән сабый ир хәлен?! ... Ап-ак кардан Сәйдәш бара төсле, тартып бара кара роялен Сабан туенда чүлмәк вату Җенем белән ордым бугай, иртән торып сул яктан, әллә нинди сихри нурлар чәчрәп китте чүлмәктән. Ярчыклары арасыннан агып торды яктылык; күзне хәтта яулык аша авырттырды шактый ук. Вәйран булды парлакь1 савыт, аһ. әйләнде комташка. Әллә соң мин күсәк белән кизәндемме кояшка?! Буыннарым яңгырады, жан үтәли акты моң Түктем төсче газиз әнкәм гүрендәге яктыны!.. Җомга көн күк калында Самолетта рухлар сәламләшә, сүтә вакыт хәтер йомгагын ' Кәрим Тинчурнн күздә тотыла. > Парлакь нур чәчеп торучы Аныклыйдыр әнкәм оныгына: «Җидегәннең таҗы — җомга көн...» Җомгаларда идән юдыртмады, сугармады хәтта яранын. «Г ыйбадәткә,— диде,— гыйбадәткә багышлансын көнең, Йа раббым!..» Әһле ислам намаз укыр чакта тыеп торды башка гамәлдән. Вагыйзләрчә әйткән вәгазьдәнме әллә нинди гайре гамь калган?! Тәкрар иткән үзе, тәгълим биреп, үзе тапкан мине... җомга көн. ...Самолетта рухлар сәламләшә, сүтәм күктә хәтер йомгагын... Сәламләшкән чакта сулышыңның тоям никтер авыр булуын. Калдырткандыр ничә намазыңны тулгагыңа тормас бу улың. Ярлыкагыл, диеп ялварганда, мин Күк белән калам бергә-бер Языклыга кемнәр язылганын, хәер, Аллаһ үзе беләдер. ...Самолетта рухлар сәламләшә, сүтәм, әни, хәтер йомгагын. Нәүмизләтә калган намазларың — туган көнем бүген—җомга көн Ефәк тасма Картлар йорты. Тынлык. Олпат агай робагыйлар укып утыра. Биләмәдәй күргән бүлмәсендә таңга кадәр якты ут тора. Дәртләндерә Хәйям дүртьюллыгы, шәраб итеп аны эч кенә. Картны йокы алгач, ефәк тасма кереп ята китап эченә. Иртәгесен кирәк сәхифәне эзләп табу булмас мең нужа.. Кәнәфигә сеңгән иләмәннең куенында затлы мәҗмуга. Парчаланган якты пәрдәләргә ачык тәрәзәдән җил бәрә,— фанилыкта... әллә фәрештәме канатларын җилпеп җибәрә?! Аксакалның жанын саклагандай, урындыкта тора таш мәче. ...Тәкъдирнамә ничек тәгаенләр, кайсы биттә калыр тасмасы Шаһит лек Аккош күле. Төнге бакча. Йокы алмый бөртек тә. Кинәт чүгеп, биһуш калдым — ис иңгән бит бөтнеккә! Бәрәкалла, шушы төндә, бәлки, шушы сәгатьтә Җирме күккә тынын өргән?! Бераз гына сагайта Нигә әле шаһит булдым туган чакта могҗиза9 «Бөтнек исе! Бөтнек исе...» — эчтән кылдым мең ни да. Җанда шөбһә, жанда шатлык, жанда сагыш бар да бар. Мондый төндә яшәп калу мәңгелеккә бәрабәр. Чалгы Печәнгә чыгасы авылның чарланып куелган чалгысы. ...Болында төн бус йөренде Хозырга охшаган чал кеше. Ямь-яшел таягын селкәүгә, сайраудан тукталыр сандугач. Ниндидер илаһи тамырга чалгылар гөртелер таң тугач. Соңгы төн Андызның шифасы тамырга гөшәсе иткән чак Пәйгамбәр чәчәге, сәҗдәгә киткәндәй, егылыр иртәнчәк Күренеп югалды томанда Хозырга охшаган чал кеше. Йөзенә салкын тир чыгарып, уянды авылның чалкасы Үкенечле ләйсән яңгыр Сыенылган иске чиркәү диварына — юкса анда, йәле, нәрсә җуйган мин?! ...Гөмбәз өсләп шарлавыклар аккан чакта тәре юган суны... йотып куйганмын... Эчмәгәнмен Зөһрә кызның чиләгеннән,— кимсенүнең юшкыннары ай ачы! Ай-яй ерак. Хак тәгаләм, ай-яй якын хәрам хәләл, хәләл хәрам арасы... Дәһрилек Көфер сүзләр килсә ялгыш, авызга... икмәк тула Кемнәр анда Алла колын үз колы итмәк була?.. Эзәрлекләнү Кырга чыгып йөрдем көзге таңда, чыклы камылларга кагылдым. Гөнаһсызга сине елатканмын, юкса белә идем — хак булдың. Сиңа иңми калган хәләл җанның газабына ничек түзәсе? Тамырларым буйлап күтәрелә камылларга тулган күз яше... Кавын сатучы хатын Чарасыздан бастым чиратыма, белешмичә әйбер хакын да. Ымсындырды миндәй имансызны — тылсым бардыр бу яшь хатында. Нәфсехурлар иңри нәфислектән «...Үкендермәс соңра... үлсәң дә!..» Кояш сутын эчкән ике кавын күкрәк биеклеге үлчәүдә. Арасында, абау, арасында күкләр белән тоташ тирәнлек! Көтмәгәндә шайтан котырттымы — базар чиратында торам ник?! Кавыннары нинди кавемнәндер, чыкты үзе шундый кыз булып үртәгәндәй, күкрәк уртасында алтын тәре тора кысылып... Гаурәтенә карап гайрәтләнгән гайре берәүләрне күзәтәм. Кармалаучан комсыз карашларда кабатлана кебек йөз хатам. Кавын өчен чират алмый бугай монда иратларның күбрәге... Саташтырды башны сатучының ташып торган тере күкрәге. Газәлләргә күчәр гүзәллектер, ничек инде, имеш, эч янмас Тәтәйләргә хирыс татаркаем — готып карамыйча ышанмас. Тыелганы тәмле тоеладыр — әгьвәләнгән күпме угланнар. Әсирләүче күкрәк уртасында башны югалтырлык урлар бар! Түшендәге «тавык тәпие»нә ирен тиеп китсә... Йа Хода! Тартындырмый бугай татарымны Айдан савылучы якты да Чирагымда тәмам чырсызландым. өммәтемә әллә көч килеп?! . Үртәләүче күкрәк ур гасында алтын тәре гора кысылып Үлеп булмау сәбәбе (Саклык кенәгәсенә язылган шигырь) I гыйнвар. 1992 Чыр-чуларсыз калган чыршыларда төне буе жсмҗем ут янды. Яңа елла бәген, бәзен халык Сиражетдин' булып уянды «Таладылар!» Иреннәргә кунып эределәр гәпкә карлар ачы. ах ачы' Үлә алмый халык юкка чыкты үлемтеккә дигән акчасы: таладылар, Сиражетдин. чынлап таладылар... Г. Камалның «Банкротмындагы персонаж Соңгы киңәш Шигырь белән шөгыльләнде, тәнкыйть тетте—уңмады. Әллә теле, әллә дене, әллә җене булмады.. Әрәм итте... фәрештәгә тиеш каләм карасын .. Җене, килеп, киңәш бирде: «Хәдис язып кара син!..» Тәкъдир искәртүе Г. абый турында уйлап Син теге гасырның төпчеге икәнсең— шөкер ит, шөкер ит... Җир шарын өлешләп, имана биргәннәр — шөкер ит, шөкер ит. . Микулай патшаның икмәге эләккән — шөкер ит, шөкер ит... Аурупа илләрен күрсәткән... өч сугыш—- шөкер ит, шөкер ит... Инде бит өченче хатынны җирләвең— шөкер ит, шөкер ит... Ничә мең күбәләк гомерен яшәдең— шөкер ит, шөкер ит

Реклама