ЭЛМӘК

19 _ ал ы к гакылын, фәлсәфәсен үзенә сеңдергән Әхмәдиша карт Сәетне күп нәрсәгә, аерым алганда бакый чынбарлыкны үз табигый барлыгында кабул итүгә, булганы белән канәгать калуга, «авыл» юморына өйрәтте. Аның бигөнаһ сабый күзләре, җор теле, шат. шаян сөйләшүе, бер үк нәрсәләрне кабатлавына карамастан, янаралның кәефен күтәреп, рухын үстереп җибәрә торган иде. Сәет, берәр йомышы төшеп. Төньяк калавылындагы йортларына шалтыратып, телефонны кем алганны белсә дә. сорап куйган була: Кем әле бу? Кем кирәгенең үзе. маңгаенда ике күзе, башында ике колагы, дигән җавапны ала. Нишләп яту. Әхмәдиша абзый? — Тик яту белән бик тату булып киттем әле мин, Сәет энем, соңгы вакытта, әллә картлык, әллә ялкаулык инде шунда. Урындыклар җи«әрлек бугай Утырып тор! Мин үземә һәм башка бик күпләргә тиешлене утырдым инде, ходай дошманыңа күрсәтмәсен Картның шырпы кадап, астан чеметеп алырга яратуын белә Сәет Үпкәләми. Урындыкка килгәндә Хәерниса түтәң тегене кыл. моны эшлә дип, гел кымтырыклап тора Вакытка кытлык Исәнлегең ничек, дип сорар идең хет, яхшы анадан туган бала. Исәнлекләрең ничек соң әле анда, кадерле вә олылыклы Әхмәдиша абзый? Әй. сорап та торма. Йомыш әлләни юк. Хәл белү «Бөлү» сүзен җенем сөйми һм эһем. Йомышыңны йомышлап сөйләшергә өйрән. Картның телефоннан шаяртып гәпләшергә яратканын белә Сәет Гадәттәгечә, вакыты гына тар Ахыры Башы 5 6 саннарда — Килеп чыкмакчы идек, дуслар белән, Хәерниса гүти мунчасын дөрләтеп, казанын асып куя алмасмы икән? Безнең казан гел асылынып тора. Яхшы кешеләр өчен кар өстендә колын ите пешереп бирә ала. Ә мунча мәсьәләсе ничегрәк тора? — Мунчаны дөрләтеп тормас апаң, миченә утны үзем төртермен. Дөрес, ул көнне Әхмәдиша карт, сораган барча ихтыяҗны үтәгән булса да, Сәетне кунаклары белән бигүк якты булмаган чырай белән каршы алды. Хәлләр ничек?—диде Сәет, гадәтенчә тавышына мөмкин чаклы күтәренке рух, көр төсмер бирергә тырышып. - Аллага шөкер. Тамактан ипи белән чәй үтә. Кешенең бәхете шунда. — Чирләмисезме?—дип. сүз кыстырырга булды Салих Гаяров, Сакмановның җилкәсе аша сузылып. Карт тулы җаваптан читкә китеп, үзенең үзгә моң-зары белән уртаклашты «Туманны, этебезне агулап киттеләр әле. Бик интегеп, ярдәм итегез, кешеләр, дигәндәй, күзгә карап үлде Апагыз белән тау итәгенә алып барып күмдек, өстенә агач утырттык. Гаилә әгъзабыз булып беткән иде. Мин җыр шыңшыганда кушыла иде». Нәселе калдымы икән? — Булырга тиеш. Этле кешеләрдән сораштырасы бар. Яңа эт баласы китерермен. Үскәнрәген. МВД ярдәм итәр әле. — Үзеңнең исәнлек ничек?—дип, янәдән белешергә булды полковник. Ярыйсы. — Кашларың тартыша. Чирләп китә күрмә!—дип кисәтте хөкем оешмасы вәкиле. Сый-хөрмәт белән тулы, әзер өстәлгә Хәерниса түти самовар китереп утыртты. — Сән, карчык, чәең сыек, Мәскәү күренә, дип. күнегелгән гадәте буенча, зарланып алгандай булды карт Үзе канәгать. Чәйне җиренә җиткереп, дегет төсе чыгарып ясарга карчыгы урман сазлыгында, торф чыгарганда ук өйрәнгән. Гаяровны урынбасарлары белән мунчага кертеп җибәргәч. Сәет Әхмәдиша карт белән бик озаклап сөйләшеп утырган иде ул кичне һәр җөмләсе, фикере хәтерендә уелып калган. — Гөнаһлы заманда яшибез, энем. Шәригать кануннары буенча хөкемгә тотсаң, теләсә кемнең бүген төрмәгә утыртырлык, бер ишесенең алып чыгып атарлык гөнаһысы бар. Тик адәм баласы ялгышларын танымый. Нәрсәләрне күз алдында тотасың инде, абзыкай? Бик кырыс бәялисең заманабызны. Явызлык көчәнешен — көнчелекне күздә тотам. Кемнеңдер көнчелеге бугазына менеп, теге кара чорда безнең өстән шикаять-хат язарга этәрә. Күңел каралыгын сабын белән генә бетереп булмый. Ул көннәрнең бай дигәнен дә, ташка үлчим инде. Иске байның бөлгәне, яңа байның көлгәне генә иде инде. ГУЛАГ төрмәсендә интегеп үлгән әти-әниегезнен урыны оҗмахта гына була ала. Алар күргәнне, дошманыңа да теләмәссең,—дип, Сәет картның кайгысын бүлешкәндәй итә, аңа якынрак телдә сөйләшергә тырыша. -т- Безнең нәселнең, гаиләнең дә гөнаһысы булгандыр инде анысы? Сезнең үз кул көчегез белән тапкан мал-мөлкәтегез гөнаһка ничек керсен инде? — Еш кына ата-баба ялгышы өчен балалары, оныклары түли. Значит, куллары башкаларга тиешле җегәрне алган, ходай биргән акыл куәтләрен, уй-рәвешләрен үзмаксат ларына гына эшкә җиккәннәр. Большевиклар: акыл һәм физик куәтегезне халыкка багышлагыз, дип чакырдылар.—Син дә шуңа ышандыңмы? Әхмәдиша карт бу шаяртуны көй бозуга санап, олы кулы белән һаваны кисеп төшерде. Аларныкы үзгә. Гомерендә җылы сүз ишетмәгән ач-әрвахның күзенә төтен җибәреп, үзләре типтереп яшәп калу иде максатлары. Сабыйларның бәхетен, киләчәген алу—төп миһербансызлыклары булды аларның Без дә, мин дә, әйтик, бу йортны салганда, кемнеңдер өлешенә кердек бит инде. Сул як җилкәдә утырган фәрештә аны артык зур гөнаһка тиңләмәсме икән? Елдан-ел дингә, ислам тәгълиматына тирәнрәк инана барса да, «кулак калдыгы» елтыр башлы Әхмәдиша карт дәрвиш, диндар түгел иде. Шундый фаҗигале тормыш сукмаклары үтеп, картлыгында теләгенә ирешкән, һәрхәлдә үз почмагын булдырган, күңел тынычлыгы, гирәлск белән якынлык, тәңгәллек эзләгән кеше бернәрсәгә дә сукырларча табынмый. күке мәеле тилереп кычкырмый. Балалар көрә1е сабыдай юан күрсәткеч бармагын оскәрәк күтәрде карт. Янәсе, тагын бер уе бар. Сәет энем, синең нәрсә әйтергә теләгәнеңне чамалыйм. Бердән, бу йортны мин башладым, син —төгәлләдең. Гөнаһның күпмедер өлеше менә бу чәчсез башка да төшә. Икенчедән. Мөхәммәтем мәтебез сагу- алу, сәүдә эшенә уңай караган. Бу шөгыль гел-лөгать алышуга юл ача, исламны laparyra мөмкинлек бирә, адәм баласының акыл-зиһенен чарлый. кыргый дөньяны үзенә буйсындырырга мөмкинлек бирә. Алайса без оҗмах кошлары. Әхмәдиша карт чыраен сытты. Эре җыерчыклары ызап-ызан булып күз төпләренә, маңгаена сузылды. Оҗмах капкалары җиңел ачылмас, энем. Тәмугын татырга туры килмәгәе Күбрәк яхшылык кылырга, җирдә акыллы эз калдырырга кирәк Үз кавемеңне хөрмәт итсәң, чит кавемгә кол булмассың, диләр. Картның әлҗегәнен күреп. Сәет әңгәмәне туктатты. Карт тәһарәтен алып. юнен чистартын. намазына утыра. «Игелек» хуҗасы аңа сокланып карап тора. Ул Төркиядән алып кайткан яшел намазлыгында дөнья мәшәкатьләрен оныта, рухы күкләргә иңә. Намазлыкта күңелен дингә, аллага биргән кеше күк кодрәтен үзспә җыеп сеңдерә, күрәсең. Гаяровларның әле мунчадан чыкмаганнарын ачыклагач, ял иткән карт янәдән Сакманов янына күчеп үгырды Мин синең нәрсә турында уйлап алганыңны беләм. Кеше ул, энем, завут кебек. Берәр чир эләктеме, бөтен тәне. рухы, бәдәне аксый башлый. Безнең илнең гөп бәласе завутны ялгау, ямау, гөзәтү. сыйпаштыру, буяштыру белән сафта тотарга омтылу. Ә аны. жапуннар кебек, искесен ватып ташлап, яңабаштан корырга кирәк. Безне заводка тиңләвең белән килешмим, табигатьнең югары казанышы кеше уйлый, сөенә, көенә, ярата, сата, сатыла, дип. бүлдергән булды картны. Карт юан күрсәткеч бармагын, гадәтенчә, өскә күтәрде: «Янәсе, гук- тале син. олыларны тыңла...» Кибәнемне очлап куйыйм инде, кем. Кешенең завутка тагын бер охшаш ягы бар әле. Завут. яхшы товар белән беррәгтән. брагын да чыгара Кеше үткәгг юлда да. игелек беләгг әшәкелек эзләре кала. Бер зат яхшылыкны күбрәк кыла, икенчесе начарлыкны артыграк тудыра, андый- ларны начар, әшәке, а лама бәндә, диләр Хикмәт-то башкада Берәү дә үзен соңгылары рәтенә кертми, бу турыда кемдер әйтсә дә ризалашмый, үпкәли, һәр кемсәнең изгеләр рәтеггдә үк булмаса да. яхшылар исемлегендә йөрисе килә. Ә һәр кемсәгә урын җитми Вакансылар күгг түгел. Карт тукталыш ясады, чәен йоткан булды. Эчке икеләнүен, шнк- шөбһәсен җиңеп, максат ташына су коюны дәвам итте. Тормышыңның кояшы сүнә. Тукаебыз әйтмешли, лампаң эчендә май кими, кичке зәңгәр күзеңә төшә башлагач. Сәет энем, күңелгә үзгә уйлар ипә икән. Яхшылыкны кирәгенчә кыла алдыңмы? Кешеләрне күн рәнҗетмәдеңме? Миңа ярдәмен күп тисә дә, заманында бергә хәрәмләсәк тә, әйтим инде, синең тормышың да миңа ошамый. — Ни өчен, дип сорарга мөмкинме? Минем гаебем нәрсәдә? Картның аргы урам аша әйләнеп, аның тыкрыгына килеп чыгасын сизенгән Сәет дулкынланмаска тырышты. Гаеп дип инде... Шундый яшәү рәвешенә сезне замана үзе төртеп кертте. Исән калу, тук яшәү өчен көрәштең, җиңдең. Исән калдың. — Мин бит әле, барыбер, дөрес яшәмим булып чыга. Син генә түгел. Күпләр хәзер тайгак юлны сайлый. Берәү уңышка ирешә, икенчесе, бозга зләккән бозау кебек, таеп егыла. Бүген кемсә башкалар исәбенә баеп калса, иртәгә аның балалары, оныклары кайгыхәсрәтсез көн итәчәк. — Барысы да байлыкка, хөрлеккә омтылгач, мин дә шулар рәтендә булгач... Минем ялгышым нидән гыйбарәт соң? дия-дия, Сәет үзенең катлаулы, түгәрәк боҗра кебек, очсыз-кырыйсыз әхлакый бәхәскә тартып кертелгәнен аңлады. — Юк синең хатаң. Тик барган юлында канлы эзләр кала. _ Сәетнең битенә кызыллык менде, урыныннан корт чаккандай сикереп торып, бүлмәне урады да, лып итеп урынына утырды. — Туры әйткән туганына ярамаган,— дигән тыныч, салмак, хөсетсез тавыш белән әйтелгән сүзләр аны аңга утыртты. Башына иң әүвәл килгән фикер, бу ахмак бәхәсне туктатырга булса, икенчесе, картны ачуланып, әрләп ташлап, Гаяровлар янына кереп, бөтен кайгы-хәсрәтне, дөнья мәшәкатьләрен оныттыра торган эссе, юеш ләүкәгә үрмәләп менеп китү иде. Аң типкелендә, тирәндә өченче фикер үзенә сүз сорап этләште. «Ераккарак китеп карасаң, карт хаклы. Канлы эзләр, канлы тамгалар... барган юлларыңда». — Көләч, рушан йөзле Зөлфия һаман күз алдымнан китми,—дип, карт шыңшып, елап ук җибәрде. Сүзләренә ачыклык кертә идеме карт, әллә кирәгеннән артык киеренке тартылган кылларны бушатырга омтылуы идеме, төшенеп җитмәде. Сәеткә бу минутларда йөз, мең тапкыр кыенрак икәнне чамалый иде бугай ул. — Хатыным өчен үч алмасам, мине бу гөнаһлы дөньяда берәү дә гафу итмәс, ваемсызлыгым бернинди акыл тәртәсенә сыймас иде. — Бу очракта син хаклы. Үч алу кешелекнең зиһенле казанышы булмаса да, борынгылардан калган гадәт, тиле йола. Киләчәктә мондый хәлләр азрак булсын иде. диюем. — Мәчеткә, намазга йөри башларга вакыт димәкче буласыңмы? Миңа да... — Мәчеткә мин үзем дә бик еш йөри алмадым. Изгелекнең юллары төрле... Дөресне белмәгән кеше генә сөйли, ә ялганны дөресен белгән кеше генә сөйли ала,—дип, гомуми бәхәскә бик үк ятышып бетмәгән нәтиҗәсе белән тәмамлады сүзен карт. Әхмәдиша агай бу сөйләшүгә күптәннән әзерләнеп куйган иде, күрәсең Фикерен эзлекле җәйде, сүзен өздереп әйтте. Шул арада Гаяровлар тирләп-пешсп. шау-гөр килеп мунчадан чыктылар. Җитди әңгәмәгә урын калмады. Әхмәдиша карт, яшьләрнен үзләрен генә калдырып, үз бүлмәсенә кереп китте. Бу аңлашудан соң, дүрт айлап вакыт, язгы кар сулары кебек, үткән дә киткән. Сәет, Ырымбурдан Мисхәт-Мишаны алып кайтканнан сон, шәһәрдәге фатирына күчәргә ният итте. Ишекне шакып, бүлмәсенә Әхмәдиша карт керде Авыраеп киткән гәүдәсен диванга урнаштыргач, авыр сулап куйды. Күзләре дымлы иде. Безне ташлап китәсең инде, Сәет энем. Синең белән надежны иде.— диде керә-керешкә. Мин гел килеп йөрермен. Әхмәдиша абзый. Телефоннар бар. Картның үзгә, җитдирәк уй белән кергәнен сизенә Сакманов. Сүзне анын башлавын көтә, фәлсәфәй карт берәр «загоговкасыз» кермәс. Кө- Р ә к куллы. борчулы йөзле, дымлы күзле абзый аңа әтисе кебек якын иде. Зөлфияне туфракка тапшыргач, карт Ярулла улына аеруча игътибарлы, ярдәмчел булды. Сәет үзенең тышкы рәвешенә, кием-салымына игътибар бирми башлагач, нәкъ менә Әхмәдиша картның аны эттән алып эткә салып әрләп I ашлаганы хәтерендә. Киемнәреңә игътибар итмисең энем. Кырынмыйча йөрү дә Мексика балыкчыларына гына килешә. Аларнын хет сакал-мыек үстерүенең сере бар: йөнтәс кеше балыкка ныграк охшый. Теге бичаралар—диңгез мәхлуклары, шуңа алданып, милициягә үз аягы белән килеп кергән бур ксби. җәтмәгә килеп кабалар, ди Дөрес булса. Белүемчә, хуҗамның кулындагы балыклары да баштин ашкан Төшерүне дә арттырмадык микән? Хәмер белән артык дуслашып барабыз түгелме? Бу юлы да тынлыкны кар> үзе бозды. Картаелды, кем Сәетҗан. Тышта котырынган буранны тыңлагандай, тукталыш ясады Җыерчыклар челтәре каплаган битен сыйпап, элеккечә үк кыска, пөхтә сакалын сыпырып алды. Йөзем балыкчы җәтмәсенә әйләнде, күзләрем арыды, колакларым миңа хезмәттән туйлы, тешләрем күптәннән җирлә череп ята Мием мумие төсле кагын бара. Еллар саны сыйфа1ка күчми икән. Моны хәтереңнән чыгарма. Әле кичә генә ресторанда мәш килеп яткан кебек, баксаң, сигез кыш үткән дә киткән. - Нишләп кыш? Яз. җәй. көзләрен санамыйм мин. Алары тиз үтә. Җелекне кыш китерә. Ике ел элек кенә, ике «чуаш малае»н кәгеп куеп, рәхәтләнеп гәпләшеп утыра ала идек. Ә хәзер? Сиңа да вакытлыча ярамый. Рәхәтләнеп мунча чабына да алмыйсың. Синеке үтәр. Ә минем кояшым инде сүнеп бара Юкны сөйләмә әле. Әхмәдиша абзый. Тормышны рәтләп, кешечә яши башлагач кына, син тагын Син бер дә үзгәрмисең, бәлзәмгә төреп куйгандай, дип теленә салышты пахан. Бу сүзләрнең комагай ялагайлык, чеп-чи ялган, тел шомарту галәмәте икәнне белгән тәкъдирдә дә. адәм баласының шуңа, тәтигә алданган сабыйларча, ышанасы килә. «Кулак калдыгымда Сәеткә барыбер рәхмәтле. Биллә ыштан, телдә сүз тормау чын картлык инде ул. Үлем куркыныч түгел. Әҗәлдән дару югын белом Иң аянычы шунда: гомер буена бөртекләп җыйган тормыш тәҗрибәң, дөньяны аңлавың, тоюың үзең белән кабергә китә Җан күчсә лә. хәтер күчми шул Ә без. яшьрәк буын, һәр үрне яңадан яулыйбыз. Шул ук хаталарны кабатлыйбыз. Карт үз буразнасын еруны дәвам итте. Икенче яктан, кемгә хаҗәте бар инде синең ул тәҗрибәңнең, сазлыктан сасы су эчеп, урманда черки туйдырып, эттән талатып яшәгән гомер сөземтәңнең. Кемгә чәер, кемгә бәгырь, диләрме әле. Карт авыр итеп көрсенеп куйды. Энем, әйтсәң сүз. төртсәң күз инде Дөнья матур, дөнья киң. аннан миңа ни файда, дигәннәр борынгылар Барыбер сиңа күмәсе. Сәетҗан. Балалар кайтып җитәме-юкмы. әҗәлем тотканда алардан барыбер әлләни файда булмас, гозерләремне исән чакта сиңа әйтеп каласым килә Бала ул үскәндә, йә гел яныңда яшәгәндә генә якын була. Мин. энем, чыннан да җирдәге тормышымның соңгы чорына кереп барам Теге көнне дә. лампам эчендәге май турында, гел шаяртып сөйләшмәдем Рак дигән зәхмәт ябышты бугай үземә Колорад жугы бәрәңге яфрагын бетергән кебек, эчне туный. Ризык тамактан үтми Апа беләме? Юк — Әйтмәскә булдыңмы? Димәк, синең чирең житди түгел. Воспаление хитрости, диләрме әле?—дип. картның кәефен күтәрергә тырышып, шукланган булды Сәет. — Аһ-ваһ. кызгану, сыктану, агай-энене чакыру башланудан куркам. Курыкмыйм. Просто, яратмыйм. Әхмәдиша агай, син бик хәйләкәр кеше икән. Мин элек тә сизенеп йөри идем. Ну болай ук... дип белми идем. — Ни өчен мине шулай рәнҗетергә уйлыйсың, энем? — Яшәү өчен көрәшергә уйламыйсың. — Тамакка берни үтмәгәч, ризыкның тәмен сизмәгәч, дөньяның кызыгы калмый икән. — Тартышусыз бирешми торган идең. Әхмәдиша абзый Нәрсә булды? Әнә Әлмәндәр карт, мәгълүм спектакльдә, ничек көрәшә Әҗәлетдин белән. — Нәтиҗәсе шул ук. Этләшеп, талап алып булмый гомерне. Ходай күпме биргән. Карт артык ачыргаланмый. Язмыш китабына пыяла аша карамый. — Хаста килү, зәхмәт-михнәт чигү, кайгы-хәсрәт кебек фаҗигаләр, үлем кебек үк. кылган хаталарыбыз өчен түләү генә. Кыскасы. Сәет Яруллович, ай бетте дә. төн җитте дигәндәй, мин ошбу дөньяны ташлап китәргә әзер. Ике үтенечем бар. Берсе Хәерниса апаңны ташлама. Ул — артымнан шәүлә кебек йөрде. Миннән соң озак тормас, артык мәшәкать тудырмас. — Апаны карауны үз өстемә алам. — Җирләүне дә үз өстеңә ал. Икенчесе—бу олы йортны син үзең карап бетерә алмассың. Махсус бер кеше кирәк. Аның заһиты икенче хуҗасы кем булыр? Уйлаганың бармы? Мондый туры сорауга әзер түгел иде Сакманов. Ул картны мичкә куйсаң эреми, суга салсаң агып китми торган, мәңгелек кешегә санап йөри иде Баксаң, ул да һәркемгә килә торган соңгы юлга җыенып ята икән ләбаса. — Уйлап карарбыз бергәләп. Бу хакта баш катырганым юк иде. Картның тагын нәрсәдер әйтәсе килгәне өмсенеп торган иреннәреннән. төсен югалткан рәнҗүсез күзләреннән сизелеп тора. Сәет көтә белә. Үзенә кирәген адәм баласы барыбер әйтәчәк. — Соң, энем, ачуланма инде. Бу йортта безнең өлеш тә бар бит әле. Аз булса да... «Игелек» директоры күтәрелеп бәрелергә, картны әрләп ташларга да хаклы иде. Хикмәт Әхмәдишаларны тулы тәэминатта тотуда гына түгел. Җир өчен тулысы белән түләде. Картның сүтеп ташланган хибарасына алмашка шәһәр үзәгеннән квартира алып бирде. Әхмәдиша карт анда торып карады да. кире кайтты. Тудыка сеңелесе яши ул фатирларында. Карт, уфырып кулын селкеде дә. «тыңлама мине, карт тилене, гафу ит. бик арыдым»,— дип. үз бүлмәсенә кереп китте. Соңрак сандык барыбер серен ачты. Картларның хыялы -Магнитогорск якларында адашып калган улларын Төньяк калавылындагы йортка кайтарып калдыру икән. Кешенеке — кештәктә заманында да улым Госман, аның киләчәгенә салкын карый алмыйм Аның зурында хак сүзне мин генә әйтә алам. Апаң улына тел-теш тидертми. Безнең ара —ит яхшылык, көт явызлык була алмый. Казык йолдызың сүнәргә торганда, алдашу килешми. Алма агачыннан шактый еракка тәгәрәп китәргә дә мөмкин икән. Сәет энем,— дип. Әхмәдиша карт, бүленә-бүленә. улына бәя бирде. Артык мактамады. Сакманов аңа каршы килә алмады Сүзен тәмамлагач карт: «Кояшның кадере баегач кына беленә», дигән җөмләсе белән урынына кереп Я11Ы. Шул ятуыннан тормады. Хәерниса апа да ирен озак көттермәде. Аның янына китте. Бу олы хуҗалыкны кемдер карап, бакчасын үстереп, карын көрәп, мунчасын ягып торырга тиеш иде Бер үк ата-анадан да төрле-төрле кешеләр iya икән. Госман атасын алыштыра алмады гына түгел, Сак- мановка шактый мәшәкатьләр тудырды. Ул, зәмзәм суы белән тамагын гел чылатып торырга өйрәнгән, чын «балыкчы» булып чыкты. Бервакытта да кылганын танымас Авызыннан ахырзаман исләре килеп торса да. «юк, билләһи, эчмәдем, бер стакан сыра гына капкан идем, алдасам, дөнья нурын күрмим, ипи йотсын», дип, каргана, ант итә башлый Чит-ят җирдә туып-үсеп, яшәү өчен берүзе көрәшеп, үз кабыгына бикләнгән, аз сүзле булып калыпланган. Сәет анын күзләрендә елмаю галәмәте күрмәде, диярлек Алар, киресенчә, сыер күзләре мәеле, һәрвакыт кайгылы, хәсрәтле, мәэюс иделәр. Ул хәчтерүш белән бергә-бер калу, ачык чырайлы, гел бистәләре Әхмәдиша, Хәлил, Зөлфия. Гаяров. Мисхәтләр белән аралашып яшәгән Сәет өчен, тәмугның нәкъ үзе иде Сакманов, тешен кысып булса да, Әхмәдиша картның. Хәерниса апаныңуозерен үтәп, аларны җирләгәннән соң да, Госманны куып чыгармады, йортның хуҗасы итеп тотты Мәгәр өйдә элеккеге нур, ярты сүздән аңлашу, тулы ышаныч тудыра алган күңел көрлеге калмады 20 лфия кырында иркәләнеп-назланып. хәл-әхвәл җыеп ятканнан сон J гына. Мисхәт үзе белән булган тамашаларны бәян итәрлек хәлгә килде. Анда да әле Сәет егетнең нәрсәнедер яшереп, төшереп калдырып, курка-курка гына сөйләгәнен аңлады. Ул әле һаман үзенең азат ителүенә, иртәгә янәдән килеп алмасларына ышанмый бугай. Рухын изгәннәр, ихтыярын шактый сындырганнар егетнең. Йөзеннән көләчлек качкан. Маликовның алты айга сузылган «Ырымбур риваятенең» асылында гадөти бер тормыш низагы. Ә инде нәтиҗәсе: безнең илдә генә була ала гортап башбаш Iаклык. Үргәнечгәгс апасы чит-ят илдә яшәүнең мәгънәсе калмавы, туган якларына кайтып, Казан читендә йортмы, фатирмы сатып алырга теләге барлыгы турында яза. Үзен килеп алуын сорый, ялвара, үтенә Маликов- ның заманага җайлашып, керләнеп бетмәгән күңеле, туган-тумача каршында үзен күрсәтеп алу нияте (кем идек тә. кем булдык) аны четерекле юлга алып чыга. Риясызлыгы белән апасының янә бер киңәшен күз уңына ала: «Бу якта нарат тактасы алтын бәясендә йөри, бер машина алып килсәң, юл чыгымнары акланыр, шактый сумма кесәгә керер» Балга ябышкандай җиңел килер байлык, адәм баласын мең тапкырлар сынап, йөз тапкырлар упкынга ■ ашласа да. «сөннәткә утырта» алмады «Артык акча Әлфия белән безгә мишәйт итмәс», - дип, Мисхәт. ширкәттән олы йөк машинасы юнәтеп, такталар сатып алып, сәяхәткә чыгып китә Дөрсс. «малай, артыгын кыланасың, мондый ерак сәфәргә ашыгыбрак чыгасың», дип язмыш бабай аны искәртә искәртүен. Үпкәләрлеге юк. Әүвәл. яхшылары арасына черекләрен тыгып, такта белән алдап «шомарталар» Аннан КамАЗ шоферы Гамир, сөйләшенгән вакытка ләх исерек килә, сәбәбен аңлатып, гафу үтенерлек хәле дә булмый Саубуллашып чыгып киткәч, тәртәне кирегә борып булмый Ерак юлга шулай «капитально» әзерләнгән Гамирның айныганын көтеп утыру файдасыз Күпме вакыт заяга узачак, сәрхүш шайтан суын шыпыр: кына өстәп куймас дип. берәү дә заминлек бирә алмый. Бичарадан ни чара дигәндәй. Мисхәтнең үзенә рульгә утырырга туры килә. Ә теге, чөгендер борын. Ырымбур!а җиткәнче, унике сәгать йокы симертеп бара Барыбер айнып җитә алмый Юлыңның башы уңмаса. ахыры да хәерле булмас, диләр Хак сүз икән Татарснпшын илләм бәйләнчек i аипш ик ларын, күрше өлкәнең берничә постын исән-имин узып, ком вә җилләр каласын үтеп кинем дигәндә, Мисхәтнең чабуыннан эләктерәләр. Машинаны көзге бурсык кебек симез гәүдәле, таба битле сержант туктата. Маликов, «әйдә инде, уян», дип Гамирның янтавына төртә дә, тиешле кәгазьләрен алып, чыраена тулы ваемсызлык чыгарып, юри читкә карап торган ГАИ әһеле янына килә. Җаваплы кеше, бөтен шартын китереп, кулын баш тирәсенә ташлап, үзе белән таныштыра: — Постовой ГАИ. Сержант Давлетгареев. Ваши документы. «Йөзенә, фамилиясенә караганда, үзебезнең милләт кешесе бугай. Татармы, башкортмы? Бәйләнеп тормас, абзаң бәхетле кеше ул»,— дигән уе, өмет дулкыны, Мисхәткә үз-үзенә ышану көче өсти. — Документлар тәртиптә. Ургенечка, туган апам янына барышым. Казанга алып кайтырга исәп. Куалар аннан безнекеләрне. Җаваплы адәм Мисхәтнең татарча сөйләнүен ишетмәмешкә вә анламамышка салышып, тар маңгае астына оялаган күзләрен таҗрайтып, кәгазьләрне өйрәнүен дәвам итә, такталарга «сәлам» биреп төшә. Кулын кысып, хәерле юл теләү көткән Маликовка, бик кырыс кына, үзе артыннан, кызыл кирпечтән салынган, бер катлы ГАИ йортына керергә боера. Бүлмәдә берүзе. Аркадашы урамда, тәрәзә янында йөренә. Сержант кулындагы документларны, башлангыч сыйныф укучысы мәеле, тәфсилләп, хәрефләп өйрәнү шөгыленә керешә. Мисхәт исә, Давлетгареев иптәшнең ишәкнеке төсле үрә катып калган, зур колакларыннан күзен ала алмый тик тора. Бәла-казаны, хәйләне сизенми әле. — Значит, такталарны Кырындык авыл советыннан сатып алдым, дисең инде. Аларга каян килгән агач материал? Мисхәтнең эченә шик-шөбһә корты керә башлаган иде инде. Ышанычы. өмете сабын куыгыдай юкка чыгар микәнни? ГАИ дәһрие документларыңны сразы кайтармаса, этлек әзерләвен көт тә тор! — Каян, ничек алулары алар эше. Мин шуннан сатып алдым. Документально. Мин сезне җибәрә алмыйм. Такталарны саныйсы, тикшерәсе булыр. Машина да сезнең исемдә түгел. — Санагыз да артыгын үзегездә калдырыгыз,—диде егет, таба битле, ишәк колаклы абзыйга карата күңелендә усаллык күтәрелә барганын сизенеп.— Шофер машинада ял итә. Кирәк булса, чакырырбыз. — Миңа ун такта калдырыгыз. Үземә түгел, дәүләт автомобиль инспекциясенә,— диде Давлетгареев, тавышына килешүчән төсмер йөгертеп. — Кирәк кадәрен үзегез алыгыз,— дип карышты Мисхәт үз башына. Бурсыктай гәүдәле абзыйга нисбәтән күрә алмау хисе уяна башлауны тойды.— Алар бик тыгыз итеп, тимер чыбыклар белән бәйләнеп куелган. — Үзең алып бир!—дигән әмер төште. — Анысы ук булмас! Сезгә кирәк икән, алыгыз. Сержантның күзләренә кызыл буяу менде. Өч бармак киңлегендәге маңгай сырлары бер буразнага җыелды. Колаклары тагын да тырпая төште. — Мин сезне шәһәргә озатам. Паспортыгызны бирегез. Гарьләнүдән калтырана башлаган Мисхәт чалбар кесәсеннән сары күн бумажнигын тартып чыгарды. Соралган документы шунда иде. Вак-төяккә дип өскә куелган биш. ун меңлек акчалары киң агач өстәлгә сибелде. Аларны җыеп алырга ашыкмыйча. Маликов паспортын чыгара башлады. Шунда көтелмәгән хәл булды: Давлетгареев кулын җәһәт кенә егетнең уң беләгенә батырды. Берни аңламаган Мисхәт. аягы капылт капкынга эләккән жанвар мәеле, кулын тартып алырга итте. Шул мәлдә гаишник икенче кулы белән аның күкрәгенә китереп төртте. Гарьләнүдән бәгыре өтелгән яшьлек тәҗрибәле шантаж-фетнәнең мәкерле ятьмәсенә эләкте. Яшен тизлеге белән кулын тартып алып, гаишникның ияк астына манчыды. Йодрыгында гөрзи көче булмаса да. сугу саллы чыкты, таба бит чайкалып китте. Әле генә урамда, ай шикелле битараф, ваемсыз сызгырынып йөргән икенче милиционер, алдан уйланылган тамашаның шаһиты, киеренке уктан ычкынган җәядәй бүлмәдә пәйда булды, керә керешкә корбанының өстенә сикерде, идәнгә бәреп екты. Карышуның мәгънәсезлеген аңлаган Мисхәт биреште, тынды. Тилмереп көтә-көтә күз алмаларын талдырган апасы янына сәяхәткә нокта куелды. Шул арала патруль машинасы килеп бәялә. Ишәк колаклы сержант, ияген уа-уа. өстәлдә яткан акчаларга күрсәтеп: «Ул миңа взятка тәкъдим итте, менә ул акчалар, санап, беркетмә төзегез, шуның өстәвенә ул мина кул күтәрде» дип. тантаналы белдерү ясый Аның гаепләвең шик-шөбһәгә алучы, табигый ки. табылмый, карга карганың күзен чукымый. Шунда ук беркетмә «төзү» башлана «Ришвәт тәкъдим иттем, ГАИ хезмәткәрен сатып алырга уйладым».—дип язылган рәсми кәгазьгә кул куюдан баш тартса да. изге ният белән юлга чыккан Мисхәт Маликовны шәһәргә алып китеп, милиция бүлегенең махсус бүлмәсенә алып кереп, бик тәмләп, озаклап арт сабагын укыталар. Мәсьәләгә иҗади килә беләләр икән хөкем оешмасы әһелләре. Мондый алым турында тарихчы егетнең укыганы да. ишеткәне дә юк иде. Кулларына тимер кыршау кидереп, гөнаһсыз гәүдәсен, сарык түшкәседәй. т үшәмдәге ыргакка элеп куялар да. дүртәүләп «эшкә» ябышалар Кем резина таяк, кем йодрыгы белән кыйный, кулын кызганганы, каратэ алымы белән сикереп, аягын ходка җибәрә. Бөер, бавыр, талак кебек нечкә әгъзаларның кая урнашканын белеп эш игәләр. Биткә тимиләр. Нәчәльствога күрсәтәсе була. Кан кардәшен, милләттәшен Давлет- гареев. шәхси дошманыннан үч алгандай, аеруча ясканып, кара шөгыленнән ләззәт табып дөмбәсли. Мисхәтнең иркә тиресе әүвәл кызыл, аннан шәмәхә, соңрак, аңын югалтканда, кара күмер төсенә керә, аркасында, аяк балтырларында нарасый йодрыг ыдай кара түмгәкләр кала. Таш идәндә уянып китә. Уалган сөякләрен сизми, тәне дөрләп яна. Мие чынбарлыкны кабул итми. Егетнең аңына килгәнен карчыгадай саклап торган ГАИ «дәһриләр»с алдына беркетмәне кигереп куялар. Кулына каләм тоттыралар. Иреннәрен ача алмаган Мисхәт. баш ымы белән генә, ризалашмавын белдерә. Очлы туфли кабыргаларын эзләп таба. Маликовны кәгазьләргә кул тамгасын салырлык дәрәҗәгә җиткергәнче, тукталыш ясый-ясый. кыйныйлар. Максатларына ирешкәч, чишмә суы турындагы вәгъдәләрен онытып, корбаннарын төрмәгә илтеп ташлыйлар. Мисхәт янәдән аңын югалта. Бары тик һава житмәгәнлекне генә сизенә. Аңына килә башлагач. үзенең мичкәдәге тозлы балыклар кебек, кеше белән дыңгычлап тутырылган камерада икәнлеген аңлый. Ярым ялангач тәннәрен корчаңгы. I имрәү, битләрен сакал-мыек баскан кешеләрнең бер ишесе ике катлы, аслы-өсле сәке-сәндерә сыман агач ятакларда утырып-ятып тора, башкалары идәнгә чүмәшкән. Бәгъзеләре арлы-бирле йөренеп гора. Берсе Мисхәт кырына килеп, янына чүмәшә. Би юн генә түгел, муенын, бугаз төеннәрен чәч баскан карт, кара тамырлы куллары белән Мисхәтнең күлмәк изүен чишә. Күпне күргән абзый аһ игә. «Ну изгәннәр малайны. Минем бу чаклы кыйналган, сүнгән күмердәй кара тәнне күргәнем юк иде әле», дип. Мисхәтнең авызына салкын чәй агыза Битенә тимәсәләр дә. иреннәре шешенеп, шартлап, бер-берсенә ябышкан. Телен аңкауга бәйләп куйганнар, диярсең Умарта күчедәй гөжләп торган камерада тынлык урнаша Мисхәтнең куштан колакларына аерым җөмләләр керә Ни өчен шулай тукмаганнар егетне? Гади каракка охшамаган Йөзе интеллигентный күренә - Көчләгән өчендер? Шуның өчен кыйнап торырлар Милисигә каршы әйт кәндер — Взяткасын аз биргәндер! Кесәсен карагыз әле? Акчасы юкмы? Аңа мишәйт итеп тормасын! Мисхәт бумажнигын шоферына ташлап өлгергән була. Чалбар кесәсендәге калдык-постык акчаларын алып, бүлмә «хуҗасына» тапшыралар. Икенче көнне егет үзенең гадәти гәварихын фәһемләп бирә. Берәр отыры усал вакыйга уйлап чыгарасы булганда, вакыты җитми, рәвеше килми, хәле тартмый. Кесәләре буш, шәһәрдән посылка ташып торырлык туганнары, таныш-белешләрс булмаган кеше кызыксыну, хөрмәт уята алмый төрмәдә. Тынычта калдырганнары өчен рәхмәтле булырга тиеш иде әле Мисхәт. Кызгандылар, күрәсең. Яңа яшәешнең беренче атнасында аны беркая да чакырмадылар. Сорау алучы-мазар булмады. Көненә ике тапкыр ашарга кертәләр. Иртән— ике телем кара ипи, майсыз ботка, чәйне хәтерләткән сыекча. Төшке ашка бозылган маргаринда пешкән тары шулпасы, бәрәңгеле җылымса су. тозлы кәбестә яисә боткага охшаган изелмә. Тазара башлауга, яшь тән ашарга таләп итә. Баллымайлы тормышка өйрәнгән ашказаны төрмә ризыгын кабул итми. Кан тамырлары, чүлдәге сусыз елгачыкларны хәтерләтеп, эчкә баткан йөнтәс карт Мисхәтнең Әлфиясенә язган хатын «вулега» чыгарырга булыша. Берничә көн изоляторда тотканнан соң, исерекбаш Гамирны, машинасын алып калып, тиешле штрафын түләтеп, кайтарып җибәрәләр. Ул да «сөенче» ала. Ниһаять, Маликовны район прокурорына алып киләләр. Ишектә Хасаншин Марат Харитонович дигән язуны укыгач, эченә җылы кергәндәй була. Давлетгареев фамилиясе келт итеп исенә төшеп, кәефе кырыла бераз. «Бөтен татар кешесе дә андый миһербансыз була алмый бит инде», дип, хыялый кәеф белән бусаганы уза. Прокурорның бүлмәсе зур, киң икән, уртасына биллиард өстәле куярлык. Түр башында, олы ялтыравык өстәл артында, коңгырт-соры чәчле, күзлекле, өлкән яшьтәге абзый утыра. Алдында яткан кәгазьләрен укуында. Бүлмә хуҗасы, башын күтәреп, тәмуг фәрештәләредәй Маликовның ике ягында басып торган төрмә сакчыларына чыгып торырга кушып, мәхбүскә сынап-сөзеп карый. Арык гәүдәсе аша рентгент нурлары үткәрә диярсең. Исәнләшеп, фамилия-мазар сорашып торуга вакыт әрәм итмичә, тәҗрибәле тикшерүче үгезне мөгезеннән алырга була. — Тәк... тәк... Кем Маликов, взятка биреп котылмакчы булдым, дисең инде алайса? Безнең гаишниклар андый түгел. Осечка чыккан. Күпмерәк тәкъдим иттең инде? Мондый текә борылышны көтмәгән, татар кешесенең үзен башкача- рак кабул итүенә әзерләнгән Мисхәт югалып-төртелеп кала, ни әйтергә, ничек җавап бирергә белмичә, песнәк баласы мәеле, авызын яртылаш ачып, аптырап басып тора. Ул әүвәл Казан, Татарстан хәлләре, һава торышы, кайда укуы, гаиләсе турында сораштырулар көткән, һич югында, энем, нәрсә булды анда синең, түкми-чәчми, дөресен сөйләп бир,— дип сорашыр, Мисхәт ихластан сөйләп биргәч, үзенең нәтиҗәсен ясар: «Мин нәкъ шулай фараз кылган идем, изге ният белән юлга чыккансың, туган җанлы егет икәнсең, менә бу кәгазьгә кулыңны куеп, штраф кереп түлә дә, юлыңны дәвам ит», кебегрәк аңлашуны көткән иде. Прокурорның бернинди өмет, таяныч, дөреслек вәгъдә итмәгән сүзләре миенә үтеп кергәч, егет югалып кала. Аңлатырга тырыша. Юк, абый, мин бернәрсә дә тәкъдим итмәдем. Барысы да ялган,— дип, сүзен татарча башлаган Мисхәтне хуҗа тупас итеп бүлдерә. Никакой мин сиңа абый. Тамбов бүресе сиңа абый. Синең алда Россия Федерациясенең дәүләт прокуроры утыра, гражданин Маликов. Хөкем әһеленең ата-анасы шивәсендә сөйләшүне кабул итмәве, хәл- әхвәлне сорашмавы Мисхәтнең баягы беркатлы өмет-ышануларын иртәнге рәшә төсле юкка чыгара. Тоткын аның ата-анасы телендә лыкылдый башлагач, хәтта якягына. кара дермантин белән тышланган ишеккә каранып ала. Прокурор эш бүлмәсендә генә түгел, гупчим рәсми дәүләт телендә аралашырга тиеш. Гомумән, ул берише татарларның азатлык, мөстәкыйльлек дип. авыз суларын корыгын йөрүен кабул итми. Инкыйлабка чаклы бүленеш дөрес булган: Оренбург губернасы. Уфа. Казан губерналары Милләт ул гышкы бер алдавыч, фикция. Берәүләр: «Мин халкымны яратам», дип лаф ора. ә Хәсәншин, мәсәлән, таштан уелган ой җиһазын ярата. Аларда хет чал тарих җилләрен, заманалар бәйләнешен тоясың, яшәешнең мәңгелеген һәм. ахыр, суыклыгын сизәсең. Кеше үз шәхси бәйсезлеге. тәмле ашау, йомшак мендәрдә йоклау, престижлы зыярәггә күмелү өчен көрәшергә тиеш. Совет власте һәм- мәбсзне гигез дәрәҗәгә куйган иде. Әйтик. аның әтисе 30 нчы елларда казакъ даласында көтү көгкән. ә улы прокурор. Дөрес, ул атасы вафат булуга, хатынының киңәше белән. Хисмәтулловичны паспортында Харигоновичка алыштырды. Ингернационализм үрнәге күрсәткәне өчен, бер атнадан яңа йолдыз өстәделәр Маликов, сүз дә юк. чибәр, яшь егет, юләрлеге белән килеп капкан. Аның бәхетсезлегенә каршы, өлкәдә соңгы оч елда ришвәт алу. бирү маддәсе буенча бер эш тә каралмаган икән. Мәскәү бу җитешсезлеге өчен өлкә хөкем оешмасына бармак янаган «Карагыз аны. сез йә үзегез взяточниклар. йә юк белән шөгыльләнеп, туннан бет чүпләп утырасыз. » Тәҗрибәсез, яклаучысыз яшь егетнең өстенә нинди чүп-чар өйсәң дә. ышаначаклар Тагарлар элек-электән бу шөгыльгә маһир булганнар «Татарин ГАИ хезмәткәренә зур сумма акча тәкъдим иткән, безнең данлыклы милицияне сагын алырга ниятләгән» дисәң, берәү дә шикләнмәячәк. Әгәренки аны. шул җинаяте өчен татарин прокурор акласа, олы җәнҗал чыгуы бар. Ел ярымнан пенсиягә чыгасы .». Маликов, мин сиңа гүкми-чәчми. дөресен сөйләп бирергә киңәш итәм. Ришвәт тәкъдим итүең хакмы? Бу гаепләүләрнең барысы да чеп-чи ялган Беркетмәләрдә башкача әйтелгән, гражданин Маликов Анда язылганнарның бер сүзе дә дөреслеккә килми. Чакырыгыз гаишникларны. барысын да күзләренә карап сөйләп бирәм Прокурор кәгазьләр өстендә яткан күзлеген бер күтәреп, янәдән кискен рәвештә төшереп, мәче күзләрен почмакта торган култыксалы урындыкка юнәлтте. «Шунда утыртып, астан ток җибәрәсе үзенә. Юк гөнаһларын да таныр иде» Алдашасың, Маликов Үзен әле югары белемле икәнсең Җитмәсә, тарихчы. Оят — Паспортны бумажник тан алганда өстәлгә юлга алынган вак-төяк акчалар чәчелде Минем әкият тыңлап утырыр вакытым, теләгем юк Менә бу таныкнамәгә кул куйсаң, бер айдан чыгарырбыз, диде Марат Харитонович. ышандырырлык, аллан уйланылган. кырыс вә басынкы тавыш белән Мин бу гаепләүдән баш тартам. Барысы да ялган, нахак.— диде Мисхәт. җирле татар кавеменең үзен яклаячагына тәмам өметен өзеп Маликов, бу сезнең им тамы * дия-дия. прокурор артын урындыктан аерды. Мәче күзләр Мисхәтнең имзасына кадалды. Минеке, дип. танырга мәҗбүр иде Мисхәт Миша Шулай булгач, ник минем миемне черетәсең, диде Марат Харитонович. бу юлы агаларча йомшак, назлы, иркәләүле тавыш белән Хәзер мин сезгә барысын да аңлатам, диде Мисхәт. гавыш дулкынының үзгәрүенә сөенеп Мине милиция бүлегендә ифраг каты кыйнадылар Кулларымнан түшәмгә тлен куеп Сусыз интектерделәр. Аңыма килгәч, янәдән тукмадылар Имзамны куйганчы газапладылар Мин аңгы-миңге хәлемдә идем Төшемдә күргәндәй. Хәзер мин ул күрсәтмәләремнән каный рәвештә баш тартам Прокурор, кара өсле, олы өстәле артыннан, бүлмә уртасында басып юрган Мисхәт янына, сугып җибәрердәй булып, йөгереп чыкты Бармак янады, мәче кү зләрсн елтыратып, кычкырына башлады Әле син Оренбургның хөкем оешмаларына яла ягасынмы? Оятсыз. Ялган, әләк тараткан өчен ике-өч ел өстәрләр сиңа, Маликов. Минем үтенеч буенча. Мәхбүснең күңелен салкын чарасызлык биләде. Аны аңларга, тыңларга теләмиләр. Хәтта менә бу татар фамилиясен йөрткән абзый да. Ачык тәрәзәгә карап алды. Өченче кат. «Аска сикерсәң, скандал күтәрелер. чын-чынлап тикшерерләр иде, бәлки. Соң аннан сиңа ни файда. Зурлап күмәрләр ди, туган илеңә апкайтып. Кыйнаганнарына ун көннән артык узса да, ямьсез, шыксыз каралыгы сакланган тәнне күрсәтергә кирәк бу мөртәткә. Безнең милициядә кыйнамыйлар, дип бара бит. барысын да белә торып». Ышанмасагыз. карагыз,—дип, кискен хәрәкәт белән чәчәкле күлмәген изүдән аерып җибәрде, борылып, аркасын күрсәтте. Әлеге манзара прокурорның ниятенә керми иде, бугай. Йөгереп барып чыгу ишеген ачты, сакчыларга: «Алыгыз бу бандитны, башка күземә күрсәтмәгез»,— дигән әмер төшерде. Мисхәт мәче күз, йөнтәс озын кул белән артык очрашмады. Дөресе: шуннан соң гүя аны оныттылар, җавап алуга да, судка да чакыручы булмады. «Берәү төрмәдә ришвәт маддәсе буенча утыра»,— дип, үзәккә информация бирделәр дә, тынычландылар Сизгерлеге, уяулыгы өчен гаичы Давлетгареев акчалата премия алды, погонына бер сызык өстәлде. Ялланган яһүд адвокат кына нәрсәдер кылган, кемнәр беләндер очрашкан булып мәтәште. Мисхәт Маликов белән хөкем оешмалары арасын дөньяның иң олы хуҗасы —акча килештерергә тиеш иде. Бусы инде, маңгаена «кләймәсе» сугылган, закондагы карак кебек, «рәсми» ришвәт булырга тиеш иде. Ул хәтлесен Маликов соңарып кына белде. 21 _ _ аршысында утырган җанлы матурлыкка, табигать бизәгенә хәй- К ран калып, бер караганда, гади, якын, кадерле, шул ук вакытта, серле, тирән кара упкындай күзләрнең балкышына буйсынган Сәет, ханымның кайнар кулын учына алды. Күңелен дөрләп кабынган хисләр ялкыны биләде. — Син бик матур икәнсең, Фәридә. Шуны беләсеңме? — Хатын-кызга артык матурлыкның хаҗәте юк. — Ни өчен шулай уйлыйсың әле син. сөеклем? — Безнең җенеснең матурлыгы — аның бәхетсезлегенең башы, ул — туйда гына кирәк, диләр. Чибәрлеге белән һич кенә дә мактана алмастай, май сөртеп бирмәсәң, мәче дә яламастай таныш, дус-иш кызларым, кияүгә чыгып, ирләрен теләгәнчә биетеп, кол ясап, рәхәтләнеп, типтереп яшәп яталар. Яшьлегендә гүзәллеге белән масаеп йөргәннәрнең күбесе, гафу ит, минем көнгә калды. Үзеңне рәнҗетмә әле! Күңелем сизә ки, син дөньяда иң бәхетле хатыннарның берсе булачаксың,— дип, вәгъдә бирүдән тартынып тормады Сәет. Фәридә, бу вәгъдәгә ышанасы килеп, эре «карлыганнарының» яктысын алдында утырган иргә юнәлтте. Тик керфекләре хуҗабикәләрен тыңламады, күбәләк канатлары кебек, аска-өскә җилпенде. Салмак борылышлы кашлары кечтеки сырлар белән бизәлгән маңгай белән күзләр арасында элемтәче, килештерүче вазифасын башкардылар. Килешле түгәрәк борыны, тойгылы иреннәре, ак тигез тешләре битараф: алар бу уенда катнашмый. Хатын-кызның тышкы, ялтыравык сылулыгы үзе бер бәхет дип саный идем мин. Аның белән йоклаган ирләр өчен, —дигән аңлатманы колагына элде кыланчык ир... — Tai ар хатыннарының иң күренеклеләре башка милләт ирләренә эләгә шул. дип. Сәет сөйләшүне киңрәк җирлеккә күчерергә булды Алар галәм түшәге. Чөнки синең татарына горурлык, милли үзаң җитешми Хикмәт башкадарак. минемчә. Хатын-кыз табигатькә якын, хыялый халык Гаилә, тупылдап идәндә йөгереп йөргән кечкенә тәпиләр, кишер, чөгендер, суган, бөтнек түтәле аның өчен милли аерма-уртаклык- ларга караганда кадерлерәк, якынрак. Без. күрәсең, тумыштан интернационалистлар. Без җенси тарлым колы. дип. Фәридә хатын-кызның асылын аңлатырга тырышты. Катнаш никахларны бер дә хупламаган Сәет усалланды. - Татар кызы булачак иренең милләтенә карамыйча, аның кочагына ташлана һәм соңыннан инде, иренен, дөресрәге, балаларының кавемен якларга мәҗбүр була Казанда гына күпме шовинист, безнең халыкны сукырларча күралмаган ирнең хатыннары татар нәселеннән, көндез, эшендә ул безнең ирләрне кыса. сыта, ә төнен — хатынын, шул ук милләт вәкилен, ятагында изә. Беришесенең күңелендә татарлыгы яшәсә дә. үз язмышына буйсына Аңа курку, өркү, көчлегә баш ию хас. Барысы да милли узаңның үсеп җигә алмавыннан килә. Татар халкының гасырларга сузылган фаҗигасенең төп сәбәбе шунда, дип саныйм мин Милләтнең киләчәге хатын-кыз карынында хәл ителә. Ул тапкан олан нинди булыр? Үлемнән чүт-чүт исән калып, хәзер халкының язмышы турында борчылып. хәтта тирәнтен кичереп утырган Сәет. Фәридәнең абзасының олы жәмгыяви фикерләренә битараф калуын аңлады -'Без монда күпме генә сайрашсак га. чәпчесәк тә берни үзгәрмәячәк Зоя булып киткән Зөһрә иртәгә барыбер Иван белән язылышачак. Нәфисә Андрейның озын муенына карасу кулларын салачак, агылҗым чәчләрен сыйпап, йокыга талачак, кичке мәҗлестән соң Гүзәл Серега куенында калачак», ди иде аның күз карашы. Ә менә мин,— диде Фәридә, гади генә итеп, синең яныңда үземне иң чибәр, иң бәхетле хатын игеп сизәм. хәтта көнләшәм. Кемнән лисеңме? Үземнән. «Артык җитди булып кинем әле» дип. үзен битәрләп, ир-заг уенны кабул итте. - Әйт әле. Фәридә, синең буадан упкынга сикертерлек, шашкын, тиле мәхәббәтең булдымы? диде Сәет, авыр әхлакый-фәлсәфи уйларыннан арынганына сөенеп Ханым, кыскалык үрнәге күрсәтеп, үбешүдән кызышкан иреннәреннән бер генә иҗек кысып чыгарды «Әйе» Кем иде ул шундый бәхетле, оҗмах кошы? дип. кыгыгы килсә дә. ваемсыз булырга тырышты Сәет Ул син. Сәет иптәш. Бик беләсең килсә Минем әти «Күп белгән күкенең башы авырга», дип. кабатларга ярата иде. Бәлки, күнелем- дәген әйтеп ялгыша торганмындыр? Ә ни өчен ялгышасың була инде? Үкенәсеңме9 дип төпченде бәйләнчек ир. Фәридә, кара күзләреннән нур көлтәсе балкытып «Мәхәббәт ул учак төсле, коры утын өс гәп юрганда гына дөрләп яна ала», дип әйтеп ташламасынмы Гомер буе учак яндырып кына яшәп булмый торгандыр’ ди-ди. шиге белән уртаклашты көчле токым вәкиле Күмерендә бәрәңге пешерербез, дип. Фәридә бәхәскә нокта куйды. _ Синең белән бәхәсләшүе кыен, матурым ( ии олы сәясәтче Син әле чирле. Катлаулы сораулар бирмәскә тырышам. Борчылу кебек үк. артыгын уйлау кешене иргә картайта, үтерә. Риза гүгел. Кешене кеше үтерә! — Кеше үк терелтә дә, дип, Фәридә үзенә мәдхия бакчасыннан чәчәк бүләк итәргә булды.— Адәм баласының асылын аңлавы кыен. Ул аны бик тирәнгә яшерә белә. — Бу тәнкыйть миңа карыймы? Җавап көтелмәгәнчә булды. —- Юк, мина карый. Бәхәстән арыган Сәет Фәридәне ярсулы кочагына алды. Фәридәгә якынайган саен. Сәет шәфкать туташының үз-үзен тотышында, тыңлаучан бирелгәнлегендә, ярарга тырышканда да. эчке мөстәкыйльлеген. «мин»ен саклый белүендә Зөлфияне хәтерләткән, мәрхүмәсенә якын чалымнарны таба башлады, һәр чагыштыру, тиңләштерү бер аягына аксый, диләр. Бу уртаклык — җәйге көн төнгә күчкән, саба җиле караңгылыкны тараткан, шәмдәлләр төбенә төшкән күләгә кебек, сиздермичә. салмак талгынлык белән туа, югала, тагын калкып чыга. Рәшә төсле Икесе дә хатын-кызга алиһәлек сыйфатлары сирпегән тышкы уртак бизәкләргә ия. Йомры тез башлары, күкрәкләрне, көндәшлек итмәсеннәр дип. аерып торган сихәт елгачыгының күркәмлеге, билләрнең, тормыш вә баллы ризык басымына бирешмичә, нечкәлекләрен сакларга омтылышлары, хәрәкәт көязлеге арасында якынлык зур. Шул ук вакытта аерма—җир белән күк арасы. Зөлфиянең күгелҗем-яшел күзләре янында Фәридәнең өлгергән кара карлыганнары, янган каен күмере төсле, аерылып тора. Шуның өстенә соңгысының саргылт тиресе, буйсынмас, каты чәчләре үзгәлекне тагын да арттыра төшә. Сәет һәр мәхәббәте арасында рухи охшашлык сизде. Көчле, дәртле, ялкынлы иде аның һәр гашыйк булуы. Ул хатын-кыз белән беркайчан да файда-мәгънә эзләп танышмады, очрашмады, йокламады Үз-үзен белештермичә, сукырларча бары тик Зөлфияне генә яраткандай тоелса да, акрынлап Фәридә аның бөтен барлыгын биләп алды, судан алып утка салды. Ул үзенә рухи терәк итеп, Туфанның теге вакытта Әлфиягә укыган «Әйткән идең...» шигырен алды. Җитмәсә Фәридә, аның таң йолдызы кебек үк. әхлакый темаларга сөйләшергә, гәп корырга маһир, араларны ачыкларга ярата икән. Дөрес, артык тирәннән сукалаган юморны кабул итми, Зөлфия кебек, беркатлы ышанучан. хәйләсез, саф күңелле дә түгел иде бугай шәфкать туташы. — Без якыннарыбыз, туган-тумачаларыбыз, үзебез турында нәрсә беләбез? Яшьлек хыялларыбызның кайсылары тормышка ашкан? — кебек сорауларны Фәридә үзалдына уйланып, сөйләнеп утырган кыяфәттә бирергә ярата. Йөзе сагышлы. Йөгереп барып үбәсе килә үзен. Сәет читкә алып китү, киная, шаярту алымын иярли. Шаярту — киеренкелекне алырга, тауны әйләнеп үтәргә мөмкинлек бирә. — Күп белгән тиз картая, дип язылган «Йосыф» китабында. — Белсәк нишли алабыз, аңа карап бәхетебез ишәяме, гомеребез озаямы? «Сүздә барыбыз да изге, пәйгамбәрләр шул. Сораулары катлаулы мәгънәле, четерекле. Ул мине исән, тулы кыйммәткә ия кешегә санап, эч серләрен сүтеп утыра. Афәрин, Фәридә. Үзем дә башын катырыйм әле асыл гөлнең». — Ә мәхәббәт агачының кайчан чәчәк атасын, кайчан корып, сынып төшәсен белеп буламы? — Мин исәп, акыл, зиһен кушуы белән яратып булмаганны тәгаен беләм. Үз башымнан үткән хәл. — Акыл белән чит-ят иргә бирелеп була.—дип кысылды торма тел. Мәхәббәт шартлы киртәләрне, чикләрне, язгы ташкын кебек, җимереп үтә торган хисси шашкын, гиле көч булырга шешме һәр очракта да. син андый мәхәббәтнең яшәвенә ышанасыңмы. Сәет? — Унҗиде-унсигез яшьләрдә булуы ихтималдыр Романтик әдәбиятта... аннары. — Син... үлгән хатыныңны шулай яраткан диләр? Сәет, ирсксездән, күзенең агын әйләндереп, усал итеп карап алды сорау бирүчегә. Каны саркып торган ярага орынырга берәүгә дә рөхсәт ителми. Бәхәскә кереп, нәрсәнедер раслап, инкяр итеп утырасы килмәде. Бу темага табу салырга булды. Мәхәббәт кешегә бәхет алып килә ала. Тормыштан биздерүе дә мөмкин. Фәридә җайсыз сорау биргәнен аңлады. Гомуми җавабы өчен иргә рәхмәтле. Акыллы кеше белән эш итү ансат Мәхәббәт ул яраткан кешеңне шәхес итеп тану, аның барча булмыш ходай бирмеш сыйфатларын хөрмәт итү. бер-береңне җенси аңлау, кичерә белү. Ярату —күңел баглану, -дип. Сәет хатынның барлык сөальләренә берьюлы җавап бирергә тырышты. Фәридә сөйләшүгә яңа юнәлеш бирде. Кичә мин. синнән кайткач, бик озак йокыга китә алмый яттым. Таң беленеп килгәндә генә, чүпрәгә тарган җылы камырдай изрәп киткәнмен. Төш күрдем. Икесен дә катлаулы әхлакый аңлашулардан коткарган юнәлешне Сәет теләп кабул итте. Төшеңне бәян итәргә керешкәнче, бер сорау. — Рәхим иг. әфәндем! — Иртәнге төшнең раска килүен беләсеңме? Беләм. — Мине начар күргән булсаң, сөйләмәвен хәерлерәк Төшнең киресе дөрескә чыга дип тә ишеткәнем бар. Тәк вот. Мин мул сулы елга буйлап атлыйм. Миннән качыпмы берүзеңме'’ дип бүлдерде Сәет. Зөлфияне шулай ирештереп, тәм габа торган иде Теге чабалана, үпкәли, ачулангандай итә. Медикларның нерв күзәнәкләре тирәндәрәк утыра икән Керфеген дә какмады Карыйм, судан бер баш йөзеп килә. Чәче ап-ак комга баткан Бераздан гәүдәсе дә күренде. Ул адәми зат мин идемме? Бальнисга үлгәннән сон. Куркып уянып киггем. Тиз генә киенеп, машина алып, синең янга килеп җиттем. Рәхәтләнеп, тәмләп, гырлап йоклап ятасын Шулчаклы сөендем... синең теге мәет булмавыңа. Шунда үзеңне чын-чынлап яратканымны. минем өчен дөньяда иң газиз кеше булуыңны аңладым. Курку хисләрне ачыклап җибәрә, «аңлатып» бирә ала икән Сәет, урыныннан торып, диванда ямь-яшел халаттан, аякларын татарча бөкләп, түгәрәк тез башларын «урамда» калдырып утырган Фәридә янына килеп, идәнгә чүгәләде Яралы, гасабилы уйлар, шик-шөбһәләр. үкснү-сораулар белән тулы, ак ком сибелгән башын хатыннын итәгенә салды. Яшисе килә. Фәридә Синең белән Фәридә Сәетнең битен кайнар кулларына алды. Ирнең йөзе бу мизгелдә үзенә гартын горучан. илаһи һәм ниндидер нур сирттеп тора иде. Ярым йомык күзләрендә, тоемлы иреннәрендә, муен җыерчыкларында хәсрәти рух дулкыны чайкала, назлы җаны, сизгер йөрәге. кайнар тән сулышы, үзен тәкәббер санап йөргән ханымны кол итә. ихтыярын сындыра алырлык иде Буйсына белмәт ән кешенең хуҗа була алмасын чамалый иде зирәк ханым Башын тезләре өстенә салган ирне ул ярага, аның мәхәббәте табада чыжлап юрган көнбагыш мае кебек кайнар Бәяли генә белсен ир-зат Бәдәвилек тормышыннан туйган иде Сәет. Зөлфиясен күмгәнгә дә ике елга якын у нан Каядыр тукталырга кирәктер Гомер узын бара Безгә чын-чынлап бергә яши башларга вакыт түгелме икән? Минем үземнең дә өй хатыны буласым, бала үстерәсем килә Безнең илдә ирсез хатын бозык, әдәпсез, фахишә санала Гаиләле булуның аңардан тына тормаганлыгы, ике кешенен игелекле теләге булу кирәклет е исәпкә алынмый Фәридәнең бик тиз килешүен ир үзенчә юрады. «Син, күзле бүкән, аңгыра, тинтәк, берни аңламыйсың. Хатынның просто кияүгә чыгып аласы килә икән. Шул кысыр хәсрәтен тормышка ашыру нияте белән, ул сине тәрбияләп терелткән, аякка бастырган. Хәзер син — аның шәхси милке. Приватизировать итеп куясы гына калды». Бальнисның баш табибы да, саубуллашканда: «Фәридәнең сезне аякка бастыруга керткән өлеше бик зур»,—дигән иде. Катлаулы, каршылыклы хисләре күңелен кара мәчедәй тырнаса да. ул үз тәкъдименнән баш тарта алмады. Җитди булмас иде. — Кайчанрак, Фәридә, сине күчерәбез инде. Кирәк дисәң, сразы язылышырбыз. Шәфкать туташы, урыныннан торып, тәрәзә янына барып басты. Җитди карар кабул иткәндә, аның яктылык белән «киңәшү» гадәте бар иде. — Мин хәзер үк сиңа күчеп килә, гормышка чыга алмыйм. Сәет. Ачуланма. «Игелек» хуҗасы берни аңламый. Шаярта.ялынуны көтә, бәясен күтәрә, дип фараз кыла. — Ни өчен? Нәрсә булды? - Берни булмады. Соңрак. Әйдә, синең урынның йомшаклыгын тикшерик тә мине озатып куярсың. Мондый татлы очрашулардан соң да Фәридә Сәетнең «бергә тора башлыйк»,— дигән тәкъдименә уңай җавап бирергә ашыкмый. Араларында ул белмәгән сер. күтәртмәле бусага ятуны сизенгән Сәет шәфкать туташы белән ешрак күрешергә, күбрәк аралашырга тырыша Аны аз белгән кешеләргә ханым йомык, үз эченә бикләнгән, авыллыгы чыгып бетмәгән булып күренергә мөмкин иде. Холкы шундыймы, әллә ачы тормыш тәҗрибәсе өйрәткәнме, Фәридә урам телбистәләре төсле, теләсә кем алдында ачылып китәчәк түгел. Кеше синең кабул итүеңә, күңелеңә, җаныңа ни рәвешле килеп керсә, аны шулай тәкъдир итәргә кирәктер. Чынында Фәридәнең хәлләре шактый катлаулы, хәтта мөшкел иде. «Ике ут арасында калдым» дигән гыйбарә яши. Шәфкать туташының әхвалс тагын да кыенрак икәнен ул үзе генә белә. Бу хакта берәү белән дә киңәштабыш итеп булмый. Әле бит ике утның берсен сүндереп, һич югында сикереп чыгып була. Кайсы җиреңдер аз-маз янар. көяр, өтелер. Туйга чаклы төзәлер! Сәеткә ул күрәалмау. ачы нәфрәти дошманлык аша гашыйк булды. Үзе өчен аякка бастырды Үсә. камилләшә килгән мөнәсәбәтләре күпләрне көнләштерерлек. Арага Нургали Ваһаповның җирән сакчысы килеп кермәгән булса, Фәридә инде күптәннән Сакманов өенә күченеп килер иде. Җирән ир. явыз иблис, дәҗҗал, көчне, куәтне үзенә суырып ала торган убыр төсле, гел үзенә кирәк булган вакытта килеп чыга. Авыр язмыш, кара тәкъдир төсле. Теге вакытта Фәридәне коткарды, әмма үзе үк ханымның фатирында йоклап калды Ярым мәет Сәет Сакмановны хастаханәгә китереп ташлаган көнне үк. Җирән ир ишек төбенә сакка килеп басты, һәртөрле юллар белән җаен табып, берничә тапкыр Фәридәне көчләп диярлек алды. Ханымның фикере, каршы килүе белән һич санашмый. Аңа кирәк, бетте.. Әүвәл Җирән, үзе үк, Сәетне аякка бастырырга кушты, ә инде хатынның чирле-морлыга битараф булмавын сизенгәч, шәфкать туташын кисәтә, куркыта, үбешүләрен күргәч, ысылдый ук башлады. Фәридәгә ишектән үтәргә бирми, Сәетнең игътибар күрсәтүен, бармакларын кулына алуын, тезләренә кагылуын күрсә, имән күмере салынган самавырдай, котырынып кайный башлый. Фәридә үзендә Җирәнгә нисбәтән бернинди хис. тойгы сизми Җаны, тәне бер якка тарта, ә җил көймәне икенче ярга этәрә. Араларны кискен рәвештә өзәргә җөрьәт итми, үзеннән дә бигрәк. Сәет өчен курка. Бер көнне ул хатынны өе янында саклап торып, «аны ташламасаң. йөрәгемә җәрәхәт ясасаң, миңа хыянәт итсәң, үтерәм сине дә. аны да» —дип. явызланды. Аяк аегыннан килеп чыккан жирән афәт, тәкъдир, күрәчәк язмыш кебек. Фәридәне эзәрлекли, бәхет калачын, агач корты кебек, эчтән кимерә. Ханым аптырашта. Сакманов берни аңламый... 22 уйлар үткәреп, балага узгач кына. Әлфия Мисхәткә чын-чынлап гашыйк булганлыгын аңлады. Чаткыдан янгын үрләде, ялкын бөтен барлыгын биләде. Шул ук вакытта ул айга карап уфырып, йолдызлар санап утыра торган кеше түгел иде. Аның холкында, мәсләгендә туган хыялый дөнья тормышчан тупсага утыртыла. Рухында. Жанында шыткан омтылыш-ниятләрен ул гамәли җирлеккә күчерә барыр. Ясаган ха галарына үкенә белен, кайгыхәсрәтләрен яшьлеккә хас булганча, тиз онытып, янәдән бәллүр кальгалар кору шөгыленә керешер Омтылышлы холкы, тәкәбберлек тузы, максатлы яшәүгә омтылышы аны гел алга, билгессзлсккә әйди Хыялында йөрткән «принцы», өлешенә тигән көмеше Мисхәт-Миша булып чыкты. Ире әле балавыз, аңардан геләсә нинди сып, рәвеш әвәләп булачак. Элек Әлфия кызларныкыдай нечкә тиреле, сакал-мыек авырлык белән үскән йөзле, дөньяга сәерсенеп карау сәләтен югалтмаган Малико- втан хыялында Сәет Сакманов тибындагы кеше «ясады». Күзләреннән явызлык, бәйсезлек рухы бөркелеп торган Мисхәте чем-кара йон кәстүм- нән, җиңнәре алтын сәдәпкә утыртылган ап-ак күлмәктән, кара ялтыра- вык гүфлидән мерссдсска чыгып утыра. Эрелегенә, һавалы карашына шаклар кагарсың. Санамыйча тыгылган акча көлтәсе күкрәген төртеп тора. Кыскасы. Әлфия Мисхәте кеше гомерен әтәч канына да санамаган мафия башлыгы. Бу ягы бата. Әгәренки, җан тынычлыгы килмәсә, аның үзен дә Зөлфия язмышы көтсә. Ханымның йөрәге жу итеп китте. Юк. юк, бу Ленин бабай сызып калдырган, якты киләчәккә илтә торган юл түгел... Күңелендә, хыялында бердәнберен төрле кәнәфиләргә утыртып, аңардан әлләкемнәр ясап бетерде. Берсе дә батмады. Төпле, хисне үзенә буйсындыра алган акылы өстенлек алды. Ул галим булырга тиеш Шул арада Мисхәткә Ырымбур эпопеясын үгәргә туры килде Ул үз теләгеннән башка дала якларыннан әйләнеп кайтканда. Әлфиясе аның киләчәк үсеш юлын билгеләп куйган иде инде. Маликов кесәсендә тарих факультеты дипломын йөртә ич Начар укымаган Ни өчен әле ул гулы, түгәрәк гәүдәле, чәчләрендә бөдрәле чоры чалымнары сакланган, кычкырып сөйләшергә, дөньясын оныгын, шаркылдап көләргә ярагкан. кешеләргә гел яхшылык теләгән профессорга аспирантурага кермәскә тиеш? Җөмләләрен, хаталарын үзе төзәтер' Кичекмәстән, нәкъ әбисе өйрәткәнчә, шулпалы, итле милли пәрәмәчкә чакырырга булыр тагар халкының мөхтәрәм затын. Бернинди «баганалы» уйсыз, болай гына, диплом җитәкчесе булган өчен, рәхмәтле булып кына. «Кешеләр бу языклы дөньяда гел очрашын яшәргә тиешләр», дип кабатларга ярага иде сөекле әбисе Төрмәдән исән-имин кайтып, сөякләренә ит кунгач, инде нәселләрен үрчетер көннәре якынлашып килгән Әлфия хыялый серен чишкәнче, иренә шактый сырпаланды, ялагайланды. Карга авызындагы сырны алдап-йолдап җиргә төшергән төлкең бер якта торсын Ояг булса да әйтим инде. Син минем Мисхәт исемле йолдызым гына түгел, син аллам минем. Әле берни аңламаган ир, иңбашларын турайтып, кукыраеп, гайрәтләнеп алды. - Рәхмәт. Әлфиям. Аның ни ояты бар’ Сине Ходай тәгаләбез минем бәхеткә яраткан. Мәхәббәтебезне сынап карау өчен башын төрмәгә тыгып алган Т Әлфиянең түбәнгә, гадәти кешеләр таптап йөргән туфракка төшәсе килми. Мин уртак бәхетебезнең түм-түгәрәк булуын телим. Син, Аллам, минем бер үтенечемне үтәргә тиешсең' Мондый сүзләрдән боламык кебек изрәп, таралып беткән Мисхәт хатынының — кыр кәҗәсенең теләсә нинди кәпризен үтәрлек хәлгә җиткән иде. Син аспирантурага укырга керәсең, күренекле галим буласың! Көтелмәгән тәкъдим, уйламаган борылыш. Теге карышкан булды. Әлфия, мин хәзер Сәет Ярулловичны ташлый алмыйм. Мин аңа мәңге бурычлы Мине йолып алуга аның күпме сәмән вә мани түккәнен чамалыйсың булыр. Кем сине остазыбызны ташларга чакыра. Тузга язмаганны. — Соң аспирантурага керсәм, дөньямны онытып, архивка, фән базына кереп чумарга тиеш булам. Бу эш көнне-төнне кушып, үзеңне кызганмауны таләп итә. кебек. Әлфия өчен җитди булмаган дәлилләрен тезеп китте. Иренең гыйльми тирәнлеккә дәгъва итә алмавын, дипломындагы бишлеләрнең «ясалма» икәнен, мәгарәгә кереп утырудан куркуын аңлый ханым. Без икәү, Мисхәтем. барысын да җиңеп чыгарбыз. Сәет Ярул- ловичта да хезмәттә калырсың. Аспирант, хәтта кандидат акчасына да яшәве кыен. Тәвәккәлләдек. Ике көннән соң. Әлфия кыз бала тапты. Зөлфия дип атадылар. Бәбәй туена Сәет Сакманов белән профессор Рамил Вәлишин генә чакыру алдылар. Ирләрне таныштыруны Әлфия үз өстенә алды. Сәет Яруллович. таныш булыгыз. Мисхәтнең фәнни җитәкчесе, диплом эшен яздыручы — Рамил Кәримович Вәлишин. Күренекле галим, профессор. Дамелля үзен мактауга, олылап тәкъдим итүгә бер дә исе китмичә, кулын Сәетнең учына тыкты да. һәртөрле салатлар, тәмләткечләр белән бизәлгән, коньяк, аракы, шампан шәрабе. сулар белән тулы әгъла өстәлне бәяләп, түр башына узды. Урманның эченә үтәргә мөмкинлек булганда аның кырыенда, әрәмәлектә вакыт уздыру тарафдары түгел иде Вәлишин. Кыз алып кайтканнан соң, тәне таң нурларыдай гүзәлләнеп, пакъләнеп киткән, күкрәкләре күлмәгенә сыймас булып калыккан, үзеннән яңа туган бала исе килеп торган Әлфия киләчәктә тук яшәешләре өчен иң хаҗәт кешеләрне өенә китерә алу шатлыгыннан йөгерепме йөгерә. Үзен кая куярга, ничек тотарга белми интеккән Мисхәт әллә бар аңа. әллә юк... Үзен нарасый «тәпиен» юу уңае белән генә чакырылган дип юраган беркатлы фән әһеле Әлфияне белеп бетерми иде әле. Әдәп, гадәт вә әхлак тәртипләрен яхшы тота хуҗабикә. Профессорның олуглыгын һәм аларда кунакта беренче тапкыр булуын (Мисхәтнең диплом яклавында танышканнар иде) искә алып, игътибардан беренче өлешне аңа чыгарса да. матди тормышлары, киләчәкләре кемнән торганны да ханым тәгаен белә иде. Сәет Яруллович Сакманов, безнең якын кешебез. Рәхмәтебезнең чиге юк аңа. Мисхәтне тормышка, яшәргә өйрәтте. Минем вакытсыз вафат булган, иң кадерле. >ч сердәш дустымның ире. Йомылып кына утырган профессор, олы башындаты озын чәчләрен селкетеп алып, кечкенә коңгырт күзләрен Сәеткә текәде. Карале син аны. бүлмәдә тагын бер. җитмәсә чит-ят кеше бар икән ләбаса. Сорауны ирнең үзенә юнәлтмәде. Әлфиягә бирергә булды. — Хатыны чирләп үлдеме? Хуҗабикә сөальгә туры җавап бирүдән гайчынып. әмма бу темага кагылуына һич кенә дә үкенмичә. Зөлфияне мактап, такылдап китте. Нәтиҗәсен дә ясап куйды: «Шундый инсафлы, гүзәлләрнең гүзәле, якын дустым хөрмәтенә кызыбызга Зөлфия дип куштык». Чакыру-мазар көтеп тормастан. өстәлдәге нигъмәтләрдән авыз итә башлаган профессорның күңеленә килгәнне әйтми калдыра торган гадәте юк иде, күрәсең. Соң сез атаклы мафия башлыгы Сакманов буласыз түгелме9 — «Мафия» сүзе безнең илгә читтән, дөресе, Италиядән күчереп утыртылган Язарына башка азык таба алмаган журналистлар уйлап тапкан уйдырма Акыллылар тәмугта да җайлырак яшәү җаен таба, диләр. Шул гына. Тарихны теләсә ничек язып була, ә тормыш кануннарын үзгәртүе кыенрак, дип, Сәет сөальгә туры җавап бирүдән чит- кәрәк китте. Профессоры да бәйләнчекнең тәҗрибәлесе, өрми тешли торганы булып чыкты. Ишеткәнем бар, сезне Казанның рәсми урын биләмәгән иң бай кешеләренең берсе, диләр? Дөресме? Сәет үпкәләмәде. Кеше күбрәк укыган, озаграк яшәгән саен сабый бала халәтенә әйләнеп кайтканны чамалый иле. Талгын тавыш белән аңлатты. — Байлык бит ул бүген бар, иртәгә юк. «Мин өмиднең сул кулыннан Бер сынык нан алмадым», дин язган Дәрдмәнд бабабызның артында алтын приискалары торган. Ата-анамнан калган мирасым булып, киләчәге ышанычлы илдә яшәсәм, мин дә үземне башкача тотар, күтәрмә ак якага «кара чикерткә» тагып куяр идем дә. өстән аска карап, гел акыллы киңәшләр биреп йөрер идем. Безгә, мин җитәкчелек иткән ширкәткә, кул белән чәчкәнне капчык белән җыярга туры килә. Рәтле-путьлы яшисең килсә, кырмыскалар кебек, йокы турында онытасың инде Профессорның күңеленә җавап хуш килде бугай Бу яссылыкка кире чыкмады. Мәгәр бик кызыксынучан кеше икән. Сорауларны бозлы яңгыр кебек тондыра. Кешенең эчке иреге нәрсәдә, дип уйлыйсыз9 — Иртәгесе кон өчен курыкмыйча яшәүдә. Үзеңә-үзең хуҗа булу, зур бәхет ул. Анысы өчен дә артыңда байлык торуы зарур. - дигән нәтиҗәсен ясагач. Рамил Кәримовнч сөальләрне катлауландыра барды. Хакимияткә, җылы кәнәфигә адәм баласы байлык өчен генә омтыламы? Барысы да ходай кулында. Тырышкан улларына ул һәрдаим мәрхәмәтле, дин, Әхмәдиша карт кебегрәк кенә җавап тотты Сакманов Мин хакимият һәм карьера турында сорамакчы идем Фикеремне ачык итеп әйтә алмадым бугай. Башка китте. Күптәннән эчкән юк иде,—дигән булып, куе кашларын уйнатып, элеккеге киноларда сурәтләнгән байлар чырае кергән, тулы яңакларын сыйпап алды — Без хөкүмәт яклы. Ул үзе дә яши. башкаларга да ирек бирә Коммунистлар күбрәк үзләрен карадылар — Сәет Яруллович, син шулай атыйм инде. «Сез» алмашлыгын җенем сөйми. Ничек диләр әле хәзер яңача. Нәзари яктан әзерлекле кеше икәнсең. Соңгы соравым: мафиягә эләгү җиңелме? Гариза язып караганым юк. Сезнең университетның юрфагына укырга керү белән бер кимәлдер. дип уйлыйм Истфакка эләгүе җиңелрәк дип ишеткәнем бар Профессорның шаркылдап көлеп җибәрүеннән өстәл биеде, түшәмдәге бәллүр люстралар, артыгын салган кешеләрдәй чайкалды Авызын ачып тыңлап торган Әлфия бала йоклаган бүлмәнең ишеген ябарга элдерде Ха-ха. Ну эләктердең. Ике дә бер синең файдага Сәетнең янына килеп, учын аның учына сугып алды. «Абзый пижон, яшьләрчә, заманча кылана», дип. Сәет тә канәгать калды кичәнең башланып китүеннән. — Әлфия бая дөресен әйтергә яхшысынмады. Яраткан хатынымны үчлеләр үтерде. Ятим калдым. Елап туйган бала төсле, көрсенеп куйды. Профессор тулы гәүдәсе өчен шактый сәер җиңеллек белән янә урыныннан торды, кулын Сәетнең җилкәсенә салды. — Гафу ит, дустым. — һәркемнең үз язмышы. — Татар халкы борын-борыннан: «Кешеләрдән кеше һич ким түгел, тик бәхеткәйләре тиң түгел».— дип белми җырламаганнардыр. — Хәсән Туфан бу хакта язып калдырган. Нәкъ минем рухи халәтем турында, диярсең! Бирде дөнья кирәкне. Еламаска өйрәтте... Кайсыгызның кулы җылы? — Бәйлисе бар йөрәкне Үзен таба алмый утырган Мисхәт сүзгә катнашып китте: «Дөрес әйткән Туфан бабабыз, урыны оҗмахта булсын. Әйдәгез, кызыбызны дөньяга килүе белән котлап, янә берәрне күтәреп куйыйк». Бу фикерне профессор әлегә игътибарга иң лаеклысы, дип тапты. Ул артык хисси дулкыннарны, куе, томанлы кичерешләрне, хакыйкый хәлләрдән читкә китүне өнәми. Икенче буын Зөлфия исәнлегенә чәркәләрне күтәреп, тамакны ялгап, Мисхәтнең белемен дәвам иттерү юнәлешендә мәслихәтләшеп алгач кына, Сәет профессорны таныды Мәскәү, Донбасс татарлары белән мунчада очрашканнар иде ич. Ул вакытта үзен тәкәббер- киеренке тоттымы шунда, ачылып китмәде. Чынында ул егет кеше, көрәшче икән, агымдагы көнүзәк хәлләргә битараф, вак-төяк сөйләшүләргә катышмаган булып кылануы ясалма битлек кенә булган икән. Чынында ул татар халкы язмышы белән янып-көеп яшәүче булып чыкты. — Бездәге иреклек, хөрлек иблис мыегына уралган, дигән метафорасы белән Сәетне шаккатырган иде теге күрешү вакы тында да. Рамил Кәримович бая өзелгән сөйләшүгә аныклык кертүне сорады: «Нәрсә булган? Ни өчен үтерделәр хатынын?» — һәр кешенең үткәне — ямаулы юрган кебек, төрле-төрле. Ул аныкы гына, ә киләчәгебез билгесез, дип. туры җаваптан киная белән читләште «янарал». Вәлишин аның бу катлаулы, четерекле мәсьәләгә керешеп, серен кем беләндер уртаклашып торырга теләмәвен аңлап, сөален артык кабатламады. һәркем тормыш хакыйкатен аңлауга үзенчә килә. Чуер ташка бәреп аягын канатырга, кылчыкны үзе йотарга тиеш шул,—дип, профессор гомуми фәлсәфәгә кереп китте: «Сезнең халыкны түбән каста, нәселсез байлар рәтендә йөртергә тырышалар. Соңгы мәлдә сезнең., («мафиягә», дип әйтәсе килсә дә, яхшысынмады, башка сүз тапты)., ыруга мөнәсәбәт яхшы якка үзгәреп килә». Сакмановның иреннәрендә мәкерле, ироник елмаю биеп алды. Янәсе, төкерә ул кемнеңдер, ниндидер мөнәсәбәтенә. — Сез дә шулай дип уйлыйсызмы? Табадан чыжлап төшкән, чираттагы кайнар пәрәмәчләр күтәреп чыккан Әлфия, әңгәмәгә үз юнәлешен бирүне кирәк тапты. — Ашап утырыгыз, кунаклар. Сүз белән туеп булмас. Минемчә, бүген һәммә нәрсәне акча янчыгы хәл итә. Бит алмалары, пешергән ризыклары шикелле кабарынып, алсуланып, гөлсуланып. соры күзләре чәчәккә төшкән чык тамчысыдай сафланып киткән хуҗабикә, Мисхәтне төрмәдән «чокып» алган «капчыкны» гына күздә тотса да, өстәл артындагылар аны җитди кабул иттеләр. Зиһенләшүнең өченче, югарырак баскычына күтәрелү вакыты җиткән иде. Яше. гыйльми дәрәҗәсе җәһәтеннән өлкәнрәк булса да. сөйләшергә ярал кан. үзен бик гади тота белгән фән әһеле белән Сәетнең борчаклары пеште. Бсрике чәркәне, затлы азыклар илә бастырыклап куйганнан соң. телләре тәмам ачылып китте. Сакманов мәҗлест эшенең башын вак-төяк, әбер-чебер сораулар белән тинтерәтеп тормастан. үгезне мөгезеннән алырга булды Сез менә әйтегез әле, иптәш профессор, без хәзер Рәсәйдә, аның сукыр эчәге Татарстанда, нинди дәүләт төзибез? Илнең, чак кына янә хакимиятне кулларына төшермәгән большевиклар әйтмешли, якты киләчәгенә ышанасызмы? Вәлишин киң, сырлы маңгае астына, тирәнгә кереп оялаган коңгырт күзләрен әрле-бирле йөгертеп алды. Бизнесменнарның сәясәткә битараф ваемсызлыгын белгәнгә. Сәетне «юморист» дин уйлады, бугай. Безгә барыбер түгелмени, дустым. Акмаса да, тамып тора. Ходай тәгалә без мескеннәрен мәрхәмәтеннән i ашламый. Менә шәкер1ем бәбәй туена чакырды, хәзер биешеп гә алырбыз әле. дип, шомартып котылырга уйлаган иде дә. барып чыкмады Мин үзем Рәсәйне урталыкта калган илләр рәтенә кертәм. дип. сөаленә үзе үк җавап элде «Игелек» хуҗасы Дөнья сәясәтендә аның нинди урын аласы билгесез. Бөтен ышанычыбыз атом-төш коралында, хәрби көчтә иде. Чичнә. Босния. Таҗикстаннар белән пычранып, абруебызны шактый төшердек куәтле, абруйлы мәмләкәт буларак. Көчләр бизмәнендә элеккеге СССР дәрәҗәсенә дәгъва итүне Америка җитди кабул итми. Җиһанда һәммә нәрсә дә безнең теләктән генә тормый шул. Рәсәй сәясә! челәрснә аеклык җитми Анысы үзебезгә дә җитми, гел аек йөреп тә туйдыра, дип. сүзне һаман да җиңел ызанга төшерергә тырышты дамелля. Ул мондый сөй- ләшүаңлашулардан эшендә дә гарык булган иде. күрәсең. Кон дә ашасаң, майлы богка да туйдыра. Җитмәсә. Рәсәйнең үзенә генә хас дини, милли юлы бар. ул берәүне дә кабатларга тиеш түгел, дип. ышандырырга тырышалар хәсрәт икътисадчылар, мескен политиканнар Бу, дустым, мәгънәсез гоман. Ирекле базар белән хөррият юлына чыгабыз дисәң, шул ук Америка белән Германия. Франция белән Япония узган юлны читләтеп үтеп булмас. Теләсә нинди базарның эчтәлеге шул ук, ул ике тиледән тора: берсе сата, икенчесе ала Профессор, йомры гыйбарәсеннән канәгать калып, бугазыннан шарлавык агызды да, Сәетне игьтибар бсләнрәк тыңлап, мәҗлестәшендә сәясәтче һәм җитлеккән шәхес күрә башлады. Бәхәс-аҗдаһа аны да үзенә суырып алды. һәр илнең, хәт га һәр чорның алга әйдәп баручы маягы, өмет йолдызы була. 1985 елга кадәр сакалыбыз марксизм-ленинизмның тимер чәнечкеле кулында иде. Яңартып кору дип аталып ямана!ы чыккан елларда, без самими табигать балалары демократик кыйммәтләр җиңәр дип. дәрвишләрчә хыялланып йөрдек, дип, сүзен дәвам ит терде Сәет Ләкин өметләребез, яратмаган кешесенә кияүгә чыгып. таила бәхете турында хыялланган кызныкы кебек, чәлпәрәмә килде. Илне ахыргача таркатмау өчен, «бердәм һәм какшамас Рәсәй» дигән иске, корама идея гартын чыгарылды. Кыска, таза бармаклы кулын өскәрәк күтәреп. Вәлишин сүз сорап алды. Миллилек, милли горурлык тойгысы, башка халыклар мәнфәгатенә каршы юнәлтелгән булмаса, куркыныч албасты гүгел әле Ул бәйссзлсккә ирешкән бик күн халыкларның легитимлыгының нигезенә ятты.. Башка җөмгыяви җирлектә яшәгән яңа танышын профессор ихластан тыңлый, бәхәсчә теше чыккан кеше буларак, үз фикерен кыстырып куярга да җай таба. «Кара син аны. мафиозник кына димәссең, һәр өлкәдән хәбәрдар. Рәсәй халыклары язмышы да, татарыңның киләчәге дә борчый икән үзен. Туктале, мин аңа сорауның борычлырагын ташлыйм әле. Йотып карасын». — Күп милләтле, күп телле илләрдә, син әйткән миллилек җирлегендә, үзара якынлык, уртаклык ук булмаса да, тирән аңлашу була аламы? һәркайсы буразнаны үз ягына тартып, уртак байлыктан иң симез калҗаны, бәлеш төбен — кызлар телен зләктереп калырга тырышмыймы? Мисхәт чәркәләрне тутырып, чәйне яңартты. Кызын тукландырып килгән Әлфия, өстәлгә яңа тәгамнар баллы әйберләрен, үзе ясаган «Наполеон торты»н чыгарды. Сәет эленгән сорауга җавап эзләгән булып, фикер җебен үзенчә үстерде. — Бу очракта хикмәт башкада. Безгә килеп ирешкән тарихыбыздан күренгәнчә, ә минем нигез белемем шул тарафка якын, татар халкы Болгар, Казан ханлыгы чорларында үзаңлы, мөстәкыйль милләт буларак аякка басып өлгерә алмый кала. Вакыт җитми. Шуңа күрә ул орышны оттыра. Урыс халкы да, милләт буларак формалашканчы, көчләп империя составына кертелә. Бу — аның фаҗигасе. Хәзергәчә безнең өлкән братны, аның бөеклеге, аерымлыгы, тарихи миссиясе турындагы, хакимият дилбегәсен кулында тотучылар уйлап тапкан, уйдырма миф, әкият укмаштырып, дөресендә, алдап тота Өстенлек вәзгыяте, безнең кебек, Рәсәй составындагы вак халыкларга нисбәтән кулланыла. Лоторея уенындагы алдавыч кебек. Шовинистик милләтчелек — хәзерге җитәкчелекнең бердәнбер таянычы, умыртка баганасы. Нигезендә державачылык ята. — Стоп, туктале син!—дип, тулы гәүдәсе өчен сәер җитезлек белән, аягына калыкты Сәетнең әңгәмәдәше Держава ни дигән сүз, мәгънәсе? — Каядыр укыган идем. Держава сүзе һәм төшенчәсе урыс вә украиннан башка бер телдә дә юк икән. Үзгә лөгатьләргә тәрҗемә ителми, диләр. — Вот... Вот... Россиянең милли сыйфаты шундадыр әле. Профессор «ачышыннан» канәгать калып, рәхәтләнеп, шыр ярып көлде. Икесенә дә мондый ачыктан-ачык сөйләшү, дөньяга карашларын чагыштырмалы тәгаенләү кирәк булган икән Вәлишин кебек аңлаучан һәм төртмәле, вакытында утка коры чабык-чыбык ташлап торуга маһир кеше булганда фикер үзеннән-үзе, су төсле агып тора. — Рәсәйдә табына торган башка анык юнәлешнең әлегә табылганы юк. Тиз генә табылмастыр да. Искечә фикерләүдән котылуы кыен, сез әйткән майлы калҗаны кулдан ычкындырасылары килмәү аңлашыла. Дәүләт бүгенге көн белән яши, аппаратка эләккән бәхетлеләр баеп, чумып калырга ашыга. Конституция халыкны, кешене якламый. — Соң, дустым, сез дә, хәтта мин дә шул ук хыял белән яшибез түгелме? «Синең абзыкай, хәерче булсаң да, кесәңдә профессор кенәгәсе ята. Җиргә нык басып йөрү өчен ярап тора ул. Мине үзеңә тиңләмә, бутама». дип уйлап алды Сәет. Теленә күчкән фикере башкарак хәрефләргә төрелде. Аерма зур безнең арада. Безләргә өлгерергә, алдарга, алданырга, кәлтә еланы кебек, бишкә бүленеп шыбырдарга туры килә. Ә хөкүмәт әһеленең яшәеше, хәл-әхвәле кулайрак, җайлырак, кулында санаусыз байлык, артында аңа буйсынган саклау, яклау оешмалары Караклыкны законлаштырып, тәртәгә кертеп була. Сезнең дә, белүемчә, арка терәкләрегез, ничек дисез әле. крыша- гыз, яклаучыларыгыз бар,— дип, Сәет белән эчтән килешкән хәлдә дә, профессор тыштан бәхәскә кергән булды. Биредә күзгә бәрелеп тормаган сызык яши. Безгә кемдер ярдәм итсә, аны билгеле бер максатлы нияте йөртә. Биредә мәҗбүрият була алмый. Бик якының булмаса. шома кулына кытыршы кәгазьне салуны туктаттыңмы, ул яныңнан таячак, урамда очрашканда сәламеңне саламга да тиңләмәскә мөмкин Хакимият белән хөкем оешмалары арасындагы мөнәсәбәт бөтенләй үзгә. Аерым алганда, шул ук милиция аларга обязана служить и выслуживаться. Шуның өчен тоталар аны. яхшы хезмәт хакы түләп. Синең белән килешә алмыйм.— дигән булды Вәлишин. чәркәсе төбендә калган коньягын авызына озатып.— Хөкүмәт ул барыбер икенчел. Обслуживающий персонал кебегрәк. Югарырак дәрәҗәдә, әлбәттә. Киң учын аксыл-соры чалбарының кул керү-чыгу урыннары таушалган кесәсенә тыгып. Вәлишин йөренеп алды. — Хакимияткә артык тел-теш тидермәгез әле. Минем дус-иш. миндә белем өстәгән егетләр күп араларында. Иллә.м тәнкыйтьне яратмыйлар. дип. рәхәтләнеп шаулап алды. Сәетне якын итеп, күңеленә алып өлгергән иде. Сүзгә юмор бәпчек- ләре, шук төсмерләр кертеп җибәрергә кирәк тапты «Хәзерге яшәвегездән канәгать булмасагыз, башкача хәятка күчегез. Заводка эшкә урнашырга ярдәм итә алам. Бик теләсәгез». Төрттерүеннән ифрат канәгать калуы кечкенә коңгырт күзләренә, кабартма иреннәренә бәреп чыкты Бүлмәне тамак тасмасыннан агылган көлү тутырды. — Безне, алыш-биреш. сәүдә белән шөгыльләнүчеләрне, җәмгыять җилкәсендә утыручы, халыкны галап яшәүче сорыкортлар рәтендә йөртүчеләр җитәрлек, дип аңлатма бирде Сәет. Вәлишиннең җәлпәк чеметүен йөрәгенә үткәрмәсә дә. Кадерле кунак шаяртуында тирәнгәрәк кереп китүен аңлап. Сәетнең Күңелен күрергә булды: «Киләсе атнада, бергәләп мунчага барырбыз», дип ычкындырды. Бераз уйланып торганнан соң. өстәп куйды: — Сезнең һөнәр, дустым, мәңгелек ул. дөресен әйтсәм Иртәгә җир кояш тирәсендә әйләнүдән туктаса да. сез калачаксыз. Янар таулар, ташлар өстенә басып, башлаган эшегезне дәвам иттерәчәксез. Үзеннән канәгать калып, профессор юан бармакларын ике яклап чәчләренә батырды. Әйтерсең лә. ул аннан яңарак фикер кысып чыгара. Тапты тәки. Киңәшен бирде. — Сине. Сәет Яруллович. якын илем. Акыллы, башлы адәм күренәсез. Әмма артистлык, кылана белү, күзгә төтен җибәрү җитенкерәми сезгә. Мисхәткә дә кирәк булыр бу сыйфатлар. Дөньяга карашыңны беркайчан да ахыргача ачып-актарып җибәрергә ярамый. Баш мие. иске- москы киемнәренә нафталин сипкән әбиләр санлыгы төсле, биктә юра белергә дә тиеш. Зарланырга өйрәнегез! Теге юк. бу җилешми, банк акча бирми, налог җыючы хәерчеләр, борча кебек ябыша, булган байлыкны кысып тота белергә дә кирәк Бар кешегә дә юмарт булып кара. Әлфиянең аш бүлмәсе ишегеннән колагын салындырып торуын сизеп, юри өстәп куйды: — Табигать биргән байлыгын, матурлыгын кысып тотмаса. хатын- кыз да тиз таушала, иртә картая. Кешене тере килеш идәнгә кадаклап куеп, яныннан тре генә үтеп китәргә өйрәнүе җиңел түгел шул,— диде Сәет, ни өчендер көрсенеп Кемдер кирза итеге белән аягыңа баса икән, гаепне үзеннән эзлә, диде Рамил Каримович. Сәетнең фәлсәфәсен үзенчә бәяләп. Значи i. син шуңа лаек. Тырнагыңны кимер дә юлыңны дәвам ит. Тормыш ул уңай каһарман һәрдаим җиңеп чыга горган. Голливудта ясалган фильмдагыча гына була алмый. Ул картиналарның беришесен мин тормышка пародия, икенчеләрен хакыйкый дөреслектән качу, дип кенә кабул итәм Бертөрлелекләре белән туйдырдылар инде тәмам. Чит ил фильмнары белән ясалма әдәби әсәрләр абруена агу тамызгач, Сәет яшәешенә, табигатенә якынрак үзәнгә төшәргә булды. — Тормыш тиз үзгәрә, Рамил агай. Кичә зәмһәрир суык белән бозлы яңгыр явып, бүген кызынырлык эссе көн килгән кебек. — Сезгә нәрсә, самолетка утырдыгыз да. киттегез Каһирәгә, Гарәп Эмирагына... Бездә кыш, анда эссе. Яңа байлар токымын фаш итү тудырган көлү бүлмәне тутыра. Сәет үз юлын бирми. Кичә без күн куртка, джинсы чалбар, алтын чылбыр артыннан кудык, өч МММ исәбенә баеп калу турында сәрхушләнеп, күбебез ярык тагарак янында калдык. Хәзер балчык чүлмәгебезне чит илләр хисабына сипләргә, ямарга тырышабыз. Ә анда тилеләр нема Шуннан ни кала? Юк, юк, мондый гамәли якка борылышны профессор кабул итә алмый. Аның, галәмне иңләгән олы сәясәттән, сукыр тиененә чукынып киченгән җиргә төшәсе килми. Аңа ни. укыган кеше Африкада да укыган кеше инде ул. Чынбарлыкка милли яссылыктан караш турында сүз чыкты баягынак Синең татарыңа андый тәгълимат кирәкме соң? Гасыр башында ук бер татар язучысы ачыргаланып, милләт үлгәнме, әллә йокыга гына талганмы, дигән сорау калкытып куйган иде. Җавап бирелдеме соң? Сәет уйланып алды. Чәен йотып куйды: «Бу мәсьәләләр, үзен билгеле бер милләт кешесе дип санаган, ата-анасын таныган теләсә кемне борчый, дип уйлыйм. Сезнең карашны беләсе килгән иде». Профессор шактый ризыкны сыйдырган салмак гәүдәсен урындыгына ипләбрәк урнаштырды: «Бергәләп җавап эзләп карыйк әле»,—дигән булып, сүзен элеп китте. Миллилек, милли хис кебек, тулаем алганда, изге төшенчәләрнең ике кыйбласы, ике төп юнәлеше бар, дип фараз кылам. Күпчелек зыялылар аңлаган, шуның өчен көрәшкән, саф, пакь, киләчәкле, өмет чаткысы үзенә әйдәп торган кыйбласы. Бусы — һәр халыкның азатлык, мөстәкыйльлек, суверенлык өчен көрәше. Өстен даирәләр, хакимиятне кулларына шул хәрәкәт барышында кулга төшергән кемсәләр өчен дә, миллилек идеясе шулай ук лазем. Әгәренки, миллилек, миләтчелек. башка халыклардан өстенлек кебек төсләргә буялса, ул залимлеккә, монархиягә алып килә. Иң отышлы мисаллары — большевиклар кулына төшкән безнең ил һәм фашистик Германия. Карале, Мисхәт, азрак кой әле шайтан суыңны. Бик тирәнгә кереп киттек, допинг кирәк. Бәллүр чәркәгә телен генә тидереп алды да. фикерен дәвам иттерде. — Баш миендәге сыекчаны жәлләмичә эшләтеп уйлап караганда, режим белән халык арасында арадашчы, элемтәче, бәйләүче вазифасын депутатлар уйнарга тиеш түгелме соң? — Үзфикерле кешеләрне үткәрмиләр. Исемлекне әнә тегендә төзеп, алдан эшен бетереп куялар, диде Сәет, бүлмәнең сырлы сөлгегә охшаган, тавыш үткәрми торган материалдан эшләнгән түшәменә төртеп күрсәтеп. Фәнни җитәкчесен, уңышлы киңәш-табышлары белән фикер алышуга юнәлеш биреп барган Сәет абыйсын онытылып, авызын ачып тынлап торган Мисхәт тә. сорау биреп булса да, сүзгә катнашып алырга булды. Соңыннан уңышлы килеп кысылуына шатланып бетә алмады: — Халык депутатлары кая карый? Кая карасын, үз җаен карый. Ха. . ха Хикмәт, энем Мисхәт, шунда, безнең илдә гражданлык җәмгыяте оеша алмыйча калды. Муль- тэлитар идарә туды. Фикер алышуны Вәлишин янәдән үзенә якын әхлакый сукмакка алып керде. — Күпмедер вакытка, мин сезгә әйтим, җәмгыять, халык белән хәкимдарлар омтылышы якынлашырга, берләшергә мөмкин. Тик бу көчәне шле дуслык озакка бара алмый, юллар әкияттәге төсле аерыла. Берәүләр хәттин байый, төрле исемнәргә, әллә ничәшәр коттеджлар салдыра, чит ил банкларында счетлар ача . Гавам хәерчелек сазлыгына кереп бата, аракысына акчасын юнәтсә дә, закускасына иске кәстүм җиңе генә кала. — Хөкүмәт оешмалары шулай бердәм, дус яши. араларына чөй кагып булмый, дип уйлыйсызмы? Камырга чүпрә вакытында өстәлде. — Җитәкче даирәләр арасында җәмәгатьчелекнең, бигрәк тә ач-әрвах зыялыларның йөрәгенә бәлзәм булып яткан каршылыклар күренгәндәй булса да. куркыныч, афәт күтәрелгәндә режим шунда ук берләшә, чөнки бу каршылыклар принципиаль түгел, сабан туенда ат чабышында туган көндәшлек кенә. Беренче булып барыбер сыер килми ич Ярый, бу хакта җитте. Үзеннән торган кешедәй кыланып, профессор: «Синен. Сәет Ярул- лович. биографияне үзгәртү ихтыяҗы бар», -дип куйды Ертык җире юк кебек чапанымның. Әти Ватан сугышы участ- нигы, инвалид иде. Әнинең ә!исен кулак, ягъни кулы ак булганы өчен, атканнар. Бабам урыс, татар телләрен яхшы белгән, беренче дөнья сугышында катнашып, әсирлектә немецча сукаларга да өйрәнгән. Үзем хәрби. Милициядә хезмәт итгем. гаделлекне булмаган җирдә эзләгәнем өчен, арт ягыма типтеләр. Язмыш иң якын кешемне тартып алды... Ярларына сыеша алмаган дулкындай, профессор шаулап, котырынып алды. Ир башына — мал җитә. Акча, байлык артыннан куып, бер-берегезне кырып бетерәсез... Синең тормыш тәҗрибәң зур икән. Депутатлар корпусын бизи алыр идең. Миңа ни пычагыма кирәге бар өстәмә мәшәкатьнең.— дип. күзләреннән очкыннар учмасы чәчсә дә. Сәет бераз тынычлангач, ихластан өстәп куйды: «Кем сайласын анда мине?» Шактый кызган профессор! а вәгъдә бирү капчык ташу кебек үк авыр шәй түгел иде. Без сайлыйбыз! Мин. Әлфия. Мисхәт... Соңрак Зөлфия Фикере яңачарак, бәяләре ачык, җете булуы белән Вәлишин аның күңелен эретте, югала барган кыйммәтләр турында уйланырга мәҗбүр итте Сезнең халыкка әле шикләнеп, куркып карыйлар. Әйтик, син Югары Советка узсаң, башка депутатларның күпчелеге кебек, юк-бар акчаларына, килде-кит ге төшеменә, табышына кызыкмас идең. Сиңа фатир, машина кебек алдавычлар кирәк түгел. Күпләр депутатлыкның матди файдасына мөкиббән китәләр Шул подачкаларта кызы!ып. халык ышанычын акларга тиешле әһел бәйсезлеген югалта, кабалага килеп эләгә. «Коммуналкадан» чыккан депутатка үзәктән затлы квартира бирәләр дә. аның бәйсезлеген. иреген алалар, авызын юеш чүпрәк белән каплыйлар... Вәлишин тәмам кызып җитте. Әйтерсең лә профессор студентларына демократия турында махсус курс укый Сәет көчкә-көчкә сүз алуга иреште Бизнес белән шөгыльләнүчеләрдән гел яңалык, гайре гадәгн борылышлар көтәләр. Үтереше, агышы, сөяркәсе белән януы, көндәшләреннән тимер рәшәткә артына кереп качуы кебек, «кайнар» хәбәрләр килеп горсын. Урам белән урам сугышсын. «мерссдсс-600»лар һава! а очып торсын Ә без. киресенчә, гадәтилек, югары мәгънәсендәге тыйнаклык, эчке рухи байлык кебек төшенчәләргә омтылырга тешбез Замана агышына җайлаша алмасак. безгә капут, дип. сүзләрен кулы белән остә- лгө кагып, җөпләп куйды Caei Ул күбрәк Мисхәт өчен сөйли иле Безне тормыш гел үзгәреп торырга мәҗбүр итә Шул ук коммерцияне алыйк Безнең ширкәтне, заманында, «торна ботларын»нан җиргә аягы белән бастырган КамАЗ машиналарын элеккеге тиле бәягә берәү дә алмаячак. Безнең көннәрдә акчаны банклар, түгәрәкләр аша әйләндерү, чит ил хәллеләре белән хезмәттәшлек һәм үзен нәрсәләрдер эшләп чыгару, производство аша гына арттырып була... Мин заманында өй җиһазлары эшләп чыгару, вак-төяк ремонт эшләре буенча цехлар ачкан идем. Аны валын, җимереп, акчасын талап киттеләр. Мисхәтләргә аны яңадан аякка бастырасы булыр Тик башка әйберләр эшләп чыгарырга, әйтик, барча халык яратып кия торган чуар омон киемнәрен тегү — акланыр иде. Безне киләчәктә ни көтәсем берәү дә әйтә алмый. Күбебез кемнедер гаепләү, гөнаһ 1ыны эзләү белән мәшгуль. Гөнаһ-то үзебездә, холкыбызда. баш миебездә... Ил бүген кыл икегә бүленде. Гаеплеләргә һәм гаеп эзләүчеләргә, ягъни мәсәлән, үзләрен изгеләр рәтендә йөртүчеләргә һәм әшәкеләргә Җеназа тотучыларга кытлык юк. җаваплылыкны үз өстенә алучылары гына офыкта күренми Чечняда аккан кан өчен кемдер гаепкә тартылырмы9 Кистереп әйтеп була: юк. Тирә-ягыбызга күз салыйк: гөнаһсызлык, саф күңеллелек янәшәсендә үк вәхшилек, варварлык. Барысы да кешенең үзен хөрмәт итмәвеннән килә. Тышкы дөньядагы, сәясәттәге, икътисадтагы һәр үзгәреш, яңалык адәм баласының табигатеннән килә, көзгедәгедәй чагылышы булып тора Режим кешене тудырмый, теләсә кайсы режимны кеше тудыра түгелме? Мондый озын-озак нотыктан профессор арыды. Үзе сөйләргә өйрәнгән кеше тыңларга яратмый. Сәет Сакмановның юрмышны үзенчә күрүен ул ошатты. Соңгы соравым. Рөхсәт булса Менә хәзерге сәясәт, адәми затның елданел бозыла баруы сезгә бизнес белән шөгыльләнүчеләргә кайсы кыйбласы белән кагыла? Яхшыгамы, зараргамы? Арадашчы оешмаларга, хакимият белән халык арасындагы кешеләргә. үз уен. кагыйдәләрен тәкъдим итәргә, аны кирәк чакта, фил борыны мәеле, алга чыгарырга яисә тәвә кошыдай башны канат астына яшерергә кирәк була. Төп шарт: сине ахыргача аңлап җиткермәсеннәр. Гадәги яшәешең дә серле күренсен. Күзгә төтен жибәрү.—дип атала бу халыкта.. Олы төшенчәләр белән эш итү ашау-эчү мәсьәләләренә һич кенә дә зарар итмәде. Әлфиянең мул өстәле бәләкәй атом бомбасы төшкән, хәрабәле бушлыкны хәтерләтеп калган иде. Сәетнең башы аек Бу чаклы җитди вә ачыктан-ачык сөйләшү кирәк булдымы икән? Ул — нәрсә бирә? Бик җылы аерылыштылар Бу тарихи очрашудан соң да Сәет профессор белән күрешкәләп торды. Факультетларына берничә компьютер бүләк итте, башка матди ярдәмнәр күрсәтте. Мисхәт алдынгы аспирант булып китте. Сакманов үзенең акрынлап олы сәясәткә тартыла баруын, илдә туган үзгәреш-яңалыкларга элеккечә битараф кала алмавын аңлады. Элгәре яңа төр машинага, фатирны бизәгән күн тышлы йомшак диванга, хәтта әтәч койрыгыдай төсле «муенчакока да мөкиббән киткән «Игелек» хуҗасын чосрак хәл-әхвәлләр борчый башлады. Ул депутатлыкка кандидат булып теркәлергә ризалык бирде. Хәтта беренче турны уңышлы гына үтте. Мәгәр аның ыргылып барган тулпар агына киртә куеп, үзен иярдән сөйрәп төшерерлек көчләр табылды. Бәла иң көтмәгән җирдән, кыр тавыгыдай, аяк астыннан килеп чыкты. 23 ртә торган икеләтә бәхетле, ул кояш чыкканны күрә»,—дип. офисына урам җыештыручылар тузан туздырып өлгергәнче үк килсә дә. әлләни майтара алмады Сакманов ул көнне Виль- шос белән сөйләшү шатландырмады «Русия чыгымнарны бик күп өстәде. шуңар да агачтан эшләнгән өй җиһазларын озатуны туктатып торабыз». диде күптәнге танышы, ышанычлы партнеры Андагы егетләр белән даими гамәли мөнәсәбәт ширкәткә шактый табыш китергән иде заманында Урамында нур әсәре юк. Шәһәргә, урап-чолгап. Лондон томаны төшкән Салым җыючы әрәмтамаклар белән җылы булмаган сөйләшү дә күңелендә авыр эз калдырды. «Картаям бугай» дип. туйганчы хисләнеп, үзен-үзе юатып, иркәләп алырга исәбе бар иде хуҗаның, әмма хыялы фәрештәләрнең амин тоткан вакытына туры килмәгән булып чыкты Урынында кыр кәҗәседәй үрлекырлы сикергән шәмәхә трүбкәне теләр- теләмәс күтәрде. Teie яктан килгән тавыш әүвәл аңа хәрби хезмәте буенча таныш монгол ишәге бакыруын хәтерләтте, аны җилле көнне ятимә авыл карчыгының җимерек морҗасыннан чыккан авазлар алыштырды. Тавыш хуҗасын, бик теләсәң дә. бу фани дөньяда сохари кимерүче башка бер заг белән дә бутарлык түгел Ул. әлбәттә. Нургали Ваһапов иде. Гомерең яңгырашлы булсын. - ди «кит», исәнлек-саулык сорашу урынына. Салмак сөйләшүе җавапны уйлап өлгерергә вакыт бирә Чынында. мәчене тычкан фикере борчымаган мәеле, каршы якның җавабы аның өчен сукыр бер тиенгә дә тормый Мине итагатьле, кешелекле адәм димәкче буласызмы инде. Нургали агай"? Башкаларга хас сыйфатларны үзенә ябештерергә ашыкма әле. браток. Соң нәрсә кала инде бу тормышта9 Яңгырап торабыз Янып, яндырып торабыз Хәзер килеп җитәм Чәеңне куйдыра тор Сакманов ял бүлмәсендә чәй әзерләткән арада, җирән сакчысы белән, боз тауларын эретердәй, күктә очкын уйнатырдай туфан, тайфун, көтелмәгән афәт кебек бәреп тә керде. Җиһанда аңа каршы тора алырлык көч юк иде кебек. Очрашуга бер атна әзерләнгән диярсең Йөртүчесе калдырып чыккан төргәктә кара, кызыл уылдыктан, ысланган инәң, какланган тавыктан алып, «Родник» аракысы белән әрмән коньягына чаклы бар иде. Сәеткә үзенең сыр. тозла! ан балык, салями кебек вак-юяк кабымлыклары өчен түзеп булырлык оят Җитмәсә, сәркатип кыз. яшьлек юләрлеге белән, тозлы кәбестәсен дә чыгарып куйган Кесәдән акча чыгаруны өнәп бетермәсә дә. Ваһапов үзе өчен әзерләнгән өстәлнең мул булуын ярата. Бу. аның уенча, үз-үзенә хөрмәтнең төп күрсәткече Тирәнгә кермичә генә дөнья хәлләре, сату-алу, керем-чыгымнарның торышы хакында сөйләшеп аллылар. «Кит», кабул ителгән тәртипне бозмыйча, «дөнья көтү коннән-көн авырлаша, халыкның азуы соң чиккәчә. ахырзаман фаразына килеп җиле», дип. нәүмизләнен, мескенләнеп алды Татарстан җелегеннән. Төмән җиреннән табылган чималда утыручы бу ширкәтнең табышы базар хөрлегенең беренче елларындагы шикелле түшәмгә төкереп ягарлык яхшыдан булмаса да. хәле түзәрлек икәнлекне Сакманов белә. Зарланып алу. йомгакның очын яшерергә маташу татарның канында. Хуҗа кунагын өстәл янына дәште, «ризыкка тәм кертү өчен генә берәрне тотыйкмы әллә», дигән булды Олпат гәүдә бу юлы да кабул ителгән гадәтенә хилафлык итмәде «Мотор ыңгыраша, бөер сыкрый, бавыр зарлана, әйдә бүген мәнсуклар көненә төшмичә, берәрне генә iотыйк та, чәйтә күчик», дигән булды Бу алым Сәеткә күптәннән таныш Ваһаповның бер шешә коньякны «үгеглеп» бетермичә, урыныннан селкенмәячәгенә иртәгә таң агасына, яңа кон туасына инанган кебек үк ышана, гәгаен белә Синең сүзне. Сәег Яруллович. аяк аегына салып таптау көферлек булыр, дигән булып, «кит» өстәл янына күчте Тамакның кытыг ын бастырып, ашказанын тынычландыргач, хәл-әхвәл белешкәндә башлаган сүз ызанына кереп киттеләр «яңа байлар». Ваһапов халык теленнән алынган берәр үткен гыйбарәне, әйтемне, күзәтүен урынында, вакытында кыстырып куя белә. Карашы ягымлы Илаһи ихтыярын күрсәтеп. Гали баба унтагайларыныкы төсле ияге дә алга чыгып тормый. Олы башын алгарак авыштырганда, муен «ияге» әрсезләнеп китә, алга асылынып төшә. Андый вакытларда ул карт күренә. Хөкүмәт белән тартышу ахмаклык. Аны бәреп төшереп була, әмма җиңеп булмый. Анда да кальбе кара кешеләр җитәрлек. «Кит»ның ваемсыз гына әйткән бу җөмләсен Сәет акыл казанына үткәрде һәм аның хаклы булуына кат-кат инанды. Хөкүмәт безгә хезмәт итү өчен яратылган оешма ул. Без—җир асты кешеләре, чын хуҗалар. Моны исеңдә тот. Маҗар сыеры мөгезедәй алга чыгып тормаса да, безнең йогышы һәр тарафта, һәрдаим сизелеп торырга тиеш,— дип дәвам итте фикерен Ваһапов. Барыр юллар кисешеп, хакимият хуҗалары яшәргә бирмәсә, нишләргә?— кебек Сәетнең саф күңелдән әйтелгән, самими соравына да җавабы әзер. — Мөмкин чаклы дус яшәргә тырышырга. Барысы белән түгел. Җитәкче оешмалар, бигрәк тә шул ук гавам малын бүлеп, үзләштереп, сатып утыручылар белән әшнә яшәргә кирәк. Әшнәлек татарыңның бүсере ул, браток. Әгәренки, алар теләмәсә? дигән икенче беркатлы сорау төшә Сакманов теленнән. «Кит» фәһемле итеп аңлатып тормый. Туры җавап бирүдән тайчана. Кем булуына карамастан, төпченгән кешене җене сөйми. Шундый вакытларда. бер уч йокы даруы капкан кешедәй, йөзенә ваемсызлык пәрдәсе тартып төшерә. Кешенең фикер сөрешен, сөйләшү рәвешен, хәятка мөнәсәбәтен арка терәгенең ныклыгы билгели. Ваһапов байлыкны көчәнмичә, нерв күзәнәкләренә авырлык китермичә таба. Үз ягына җайлап авыштырып куелган улактан, гел акмаса да. һәрвакыт тамып тора. Тамчыдан күл җыела. Сакманов сабахтан ахшамга тикле, койрыгы артыннан түмгәкләнгән мүчкәй төсле йөгереп, баскакларын узышчы атлар көненә төшерсә дә. әлләни майтара алмый. «Игелек»нең хәлләре кылдый-былдый килеп. Сәетнең «ата казга сәлам бирердәй» көннәре дә булгалады. Шул ук вакытта «Игелек» җаваплылыкның азын гына үз өстенә алган оешмалар арасында төшеп калганнардан түгел. Байлык өстәлә, процентлары килә гора. Нәфес кымтырыклый: җир маена, ясалма кушылмалар, каучук кебек җиңелрәк кәсепле юлга чыгып, Ваһаповтай ваемсызрак яшисе килә Сәетнең Берничә кат кылын тартып карады «кит»ның. Якын китерми. Бүген шул хакта сүз катып карамакчы булып, киеренке утырды, иркенләп җәелеп китә алмады. Җае чыкмый, дөресе, дошман якынлашуын сизенгән мал төсле, Нургали ләчтит юнәлешен һәрдаим алыштырып тора. Нәкъ керпе. Кул белән алып булмый. Җитмәсә, шайтан төкреген аз-маз каптымы. Нургалине җыруга тарта Борынгы авыл көйләренә гашыйк, бахыр. Моңын китереп бетерә алмаса да. көчле тавышы калтыранып чыга, бугазына мандолина урнаштырганнар диярсең. Тыңлаучы мәнфәгате турында баш ватмый, үз шәхси ләззәте, күңел сөенече өчен чыгара сүзләрне. Үз галиҗанәпләре өчен булгач, татар халык җырларын дөньясын онытып, иләсләнеп, күзләрен яртылаш йомып, бик күп каршылыкларны җиңә-җиңә бавырдан ук күтәрелгән авазына ярдәм итеп, көй җаена башын чайкап, кулбашларын, җилкәсен, аркасын уйна гын, сәрхушләнеп башкара. Биредә аңа тиң кеше юктыр. Иң күренекле сәхнә остаң да аны кабатлый алмастыр. Бу гадәте аның коткаручысы. Бизнес мәсьәләләрендә ачылып, актарылып китәргә вакыт җиттеме, ул такмазага күчә, «бик күңелле булды сездә, сез дә килегез безгә», сүзләре белән аягына торып баса. Отыры ашыга Ата дәрте, ана сөте белән кергән акыллылык галәмәтеме бу. әллә болгавыр, буталчык замана өйрәткән хәйләме, мәкерле бер алыммы'’ Артыграк төшереп, теле тегермән ташын авыр әйләндергән очракларда да. кабартма иреннәрдән I ирәлек өчен файдалы хәбәр ычкынмый Язгы үләнгә чыккан колын төсле иркен, көчәнүсез яшәвенең чыганагын Сәет белә, ә серенә төшенә алмый Тыелган алманы татып карыйсы килә «Игелек» ширкәте Сәрвәренең. Шайтан гел котыртып, кытыклап тора. Кемдә хәбәрдарлык — шул хуҗа безнең чорда Дәүләт малын бүлеп утыручы даирәләрдә Сакмановнын артык ышанычлы шымчылары юк Ул читтән килгән кеше. Даруханә, ашханә, бензин агызучы бина- оеш мал арның биржага куелып сатылуы турында хәбәрне алуга, Сәет хадимнәрен шунда җөгертә. Соңга калган булып чыга Аларны инде берничә көн злек Ваһапов. Бабурин. Халянов кебек өлгерләр сатып алган булып чыга. Бу кыенлыктан вәкарь генә чыгу юлларын эзләп «Иге- лек»нең генераль директоры чигәләрен кызартып бетерде. «Ярдәм» көтмәгәндә килде. Язмыштыр инде. Шул вакыйга Сәетне четерекле, киеренке юлга алып чыкты. Нургали Ваһапов. көннәрдән бер көнне, очрашуга үзе белән ширкәтенең баш инженеры Мостафа Гаделсвны алып килде. Буйга-сынга әлләкем булмаса да. бик һавалы, тәкәббер тота үзен. Тик күзләре куркак, өйрәнүчән. шикләнүчән тоелды Сәеткә Мәгәр хәмер ярага һәм гиз исерә торган, үшән кеше булып чыкты. Үзенең күп белүен, һәр тарафта таныш- белешләрс. гугантумачасы утыруын яшерми. Сәетне ин гаҗәпләндергәне шунда булды Ваһапов Гаделевнс лыкылдавыннан туктатмады, кисәтү ясамады, чабуыннан тартмады Йөзенә балавыздан тшләнгән ясалма битлек төшереп, утыра бирде. Киеренке тотты үзен, җырулары турында да онытты Шактый кызмача Мостафаны тизрәк урамга алып чыгу ягын гына карады. «һәр очрашу файда китерергә тиеш. Мыскаллап килгән җегәрне юкка сарыф итәргә ярамый», дип. Сәет «башның» үзен генә кунакка алырга булды. Бала-чага түгел ич. «әттәсенен» балагына тагылып йөрергә. Сколько можно! Нургали абыйны, наставнигымны бик хөрмәт игәм Ул миңа дөньяга карашымны тәртипкә салырга булышты, дип башлады сүзен Сәет, кунакны Төньяк калавылында әзерләнгән мул вә «симез» өстәл янына, гүргә утыртып Аңа да эндәшмәкче илем дә. урыныңда туры килмәде, дип. хәрәмләшергә булды Мостафа, авылда туып-үскән булса да. шәһәр монафикълыгыннан, икейөзлелек кагыйдәләреннән хәбәрдар булып чыкгы Сәетнең аның белән «тете». ягъни мәсәлән, артык колакларсыз очрашасы килгәнен җиденче тоемы белән сизенгәнгә, шаяртып-кинәләп алырга булды Аны табасы иде. Мин Нургали абзыйдан башка кунакка йөрмим Биреләдер дип уйлаган идем Машинасыннан, өеннән булса да эзләп карыйм әле. дип. кус-кызыл трүбкәне күгәргән булды Сәет: «Кирәкмәс инде, эзләп тормыйк, башка вакыпа». дип. каба ланып, сикереп торырга тиеш иде мантыйк кагыйдәсе буенча Таушалган адәм баласының януы юктан, иләк-чиләктән, әтрәк-ү трәктән башлана Сакманов ай төсле битараф, ваемсыз чыраен тәрәзә ягына борды «Әгәр, чын-чынлап шалтыратып. «кит»ны эзли, чакыра башласа, бу адәм белән исәнлеккә зыян кигереп, мәҗлесләп утырасы булмас. Берәр хәйлә табып, урам чагында очрашкан чит-ят этләр мәеле иснәнеп, тиз генә аерылышы рта. Больше белешмәскә!» Химия-технология институтын, үзенең әйтүенә караганда, кызыл дип ломга төгәлләп, габкушылма берләшмәсендә мастердан цех начальнигы, хәзер арзан бәягә ярты Казанны сатып алырлык матди куәткә ия ширкәт нең икенче сервере дәрәҗәсенә күтәрелә алмас иде андый ахмаклык эшләсә. Юк. эзләмәде. Шыпырт кына өстәл артына кереп утырды, затлы коньяк салынган бәллүр чәркәне кулына алды. Беренчене гадәттә очрашу өчен күтәрәләр. Мин бүген безнең белән утыра алмаганнар өчен эчәргә тәкъдим игәм,— диде Ваһаповнын «уң һәм сул кулы». Чәркәне авызына чөнкәйтеп куйгач, тәненә көтелгән җылылык иңде, чыраена төс керде. Бер шешә араларын «сөбханалла» диярлек итеп рәтләде дә куйды Сәет аның йөгерек соры күзләрендә хәйләкәр, шаян чаткылар биешүен сизеп алды. Сыныймы, уйныймы? Сакманов кунагын аңларга, рухына үтәргә һәм үзе өчен мөһим елга ярына алып чыгуда файдаланырга тиеш. - Сезнең тормыш рәхәт, кем, Мостафа туган. Миңа менә бер үземә кыен. Дөньяма, кара төн шикелле, пычрак караңгылык төште. Көндезем матур, ямьле, ә кичләрем ямьсез һәм күңелсез. Майлы күмәч өстенә кара уылдык сылау белән мәшгуль Гаделев, хуҗаның моң-зарын фикри боҗрага кертмичә, беренче җөмләсенә чат ябышты. Кабарган ачуы сырлы маңгаена, коңгырт чәчләренә менде, хәтта чәркәсен дә читкәрәк этеп куйды. Адәм баласын мин-минлек шаукымы, үзен зурга кую. кәперәю вакытлыча күтәреп, үстереп куярга, киресенчә, җир суалчаны дәрәҗәсенә төшерергә дә мөмкин. - Сәет туган, сез чын-чынлап мине кемдер, аерым алганда. Ваһапов шулай рәхәттә яшәтә дип уйлыйсызмы? Урысларның: «Жить у попа за пазухой», дигән мәкале бар Нургали абый исән чакта сезгә җил-яңгыр тими инде. Вакытында сөтле чәй эчеп, мәен капкалап, рәхәтләнеп утырасыз җылыда. Ә вакытында...— дип. затлы ашауэчүнең файдасы турында сөйләмгә кереп китмәкче иде Сәет. Аны шактый усал, үз көченә ышанган тавыш бүлдерде: Сезнең якын дустыгыз минем аркада баеды, минем аркада балда- майда йөзә... Беләсегез килсә! Сәет йөзенә гаҗәпләнү, аптырау, ышанмау чыгарды, күзләрен түгәрәкләде: «Янәсе, каен тузы да күгәрә алмаслык әкият сөйләмә, көлкегә калырсың, адәм рисвае булырсың. » Тәбәнәк буйлы, симез пеләш кеше беркайчан да. җиде пот тоз ашап бетерсә дә, озын буйлы, бөдрә чәчле, артык бәдәнле була алмаган шикелле, якын дустың Ваһапов та. мин аңа ярдәм итмәсәм, оргсинтезда смена мастеры дәрәҗәсенә җитеп, шунда череп, күптәннән гүр иясе булыр иде. Кешенең чын йөзен белү өчен аңа дәрәҗә биреп, йә исертеп кара, диләр. Йомык кына күренгән Мостафа бик сүзчән булып чыкты Йөрешенә чаклы үзгәрде. Гәүдәсе җиңеләеп китте. Көлеп куйды Сәеткә эре генә карап алды да, дәвам итте. — Сер итеп кенә әйтәм. минем хатын, бик беләсең килсә, шәһәрдә ин олы берләшмәнең баш экономисты, энем Госкомимуществода җаваплы эштә. — Соң, причем монда алар, -дигән булды Сәет Мондый «наданлык» шактый салып алган кунакны тәмам чыгырыннан чыгарды. - Хатын безгә арзан бәягә чимал җибәреп тора, ә энекәш вакытында нәрсәне «прихватизировать» итәргә кирәклекне колакка элеп бара. — Энеңнән әлләни файда юктыр ла? Татарстанда якын арада ни нәрсәнең сатуга, аукционга чыгарыласын бер атна алдан белеп торабыз Арттан килеп, хап.. Шулай өч заправканы, ике аптеканы шалкан бәясенә сатып алдык. Тагын ике заправканы кесәгә салырга җыенабыз, дип, Сәетне ышандырасы килеп, соңгыларның кайда урнашканнарына чаклы әйтеп бирде. «Кит»ның үзеннән курыкмыйча, сер чишкәненә үкенмичә. Гаделевның җәелеп, бөердән сөйләнүенә шаклар катып, кирәкле хәбәрне баш дип аталган компьютерга салып утырды хуҗа. Ваһапов янында да Мостафа- нын үзен иркен тотуы, «браюкның» әледән-әле аның салпы ягына салам кыстыруы исенә төште. Булганына шөкерана итеп яшәргә иде дә. юк шул. комсызлыгы җиңде, Сәе> икенче көнне үк Гаделев атаган ягулык ояларын кулга төшерү хәстәренә кереште Икесен дә шактый арзан бәягә сатып та алды. Икъгисадый хәле рәтләнеп, куәтләнеп китте, мәгәр Ваһапов белән араларына таракан төште. Күрешүләре сирәгәйде. Кунакка йөрүгә хирыс Нургали Сакманов конторасының бусагасы аша үтүдән баш тартты. Аның каравы Мостафа Гаделев белән аралары җылынды Үтә саран Нургали кечтеки генә матди югалуын да авыр кичерә, әйтерсең лә. тәненнән бер тотарлык ит кисеп алалар Сакманов Ваһаповнын холык-фигылен. менәзен яхшы өйрәнгән кеше буларак, мөнәсәбәтләренең тиктомалдан гына җайланмасын. «кит»нын үпкәчел кеше буларак. 1из генә гафу итмәсен анлап. беренче адымны ясарга ашыкмады. Урысның теләсә нәрсәне сыйдыра һәм тиешле җиргә ил гә торган «авоська»сы бар. Ул да шуңа таянды. Хаталанды Шау-шулы тормышны өнәп бетермәсә дә. Сәет дуслык һавасын ярата. шул ук вакытта, җилкәгә орынудан туган, мәҗбүри булмаган, өстән- өстән генә якынлыкны кабул И1ми Дуслары күп түгел, әмма кемнедер йөрәгенә үткәрсә, ул аны ахыргача хөрмәт итә, ана тугрылыклы Дуслашып йөргән кешесе белән аралары суынгач. Хәлил: «Сәет, син юкка аны рәнҗетәсең, ул бит яхшы кеше», дип киңәшен бирә башлагач: «яхшы кешедән күбрәк сорала», дип. сөйләшүгә нокта куйганы хәтерендә Олыгая барган саен, дуслашу, илаһи якынлашу кыенлаша, булганын саклый белү ихтыяҗы туа. Борынгыдан безгә күчә-күчә килгән җырларында халкыбыз, «дуслар кирәк дөнья көтәргә», дип. юкка гына айга карап моңаймагандыр Ваһапов белән мөнәсәбәтләре катмарланып китү миен туктаусыз бораулый Үзгә фикер керми башына «Игелек» мәшәкатьләреннән бушаганда. күңелендә ике шәхес: Фәридә. Нургали Ваһапов юк-барга исе китмәгән кебек, тыштан тыныч, ваемсыз, үпкәсез күренсә дә. аның чиген чыксалар, оясына таяк тыксалар, кышкы йокысыннан уятылган аю мәеле, теләсә кемне чәйнәп өзәргә әзер торуын Сәет исәпкә алмаган, дөресе, белен бетермәгән икән Миңа аяк чала башлавына түздем. Инде минем өлешкә керә башладың, диде бер очрашуда Ваһапов Тычкан җир астын казыган, казыган да. мәчегә тап булган Шуны онытма! «Кит»ның бу сүзләрен йөгенешле бәйләнү, ваклану, дип тапты Сәет. Ачык базарлы, ирекле ил төзибез, дип әтәчләнәбез түгелме соң? Ачыктан-ачык сөйләшергә кирәк булыр. Сәетнең аны югалтасы килми Уг чыкканда, җил аегына качырга ярамый Сәет белән Нургалинең аралары кыл сыймаслык, үткен пычак кермәслек тоелса да. дуслыклары рухи якынлыкка корылмаган, тышкы, күрсәгмәле аралашу гына булып чыкты Төше өлгереп җиткәнче, чикләвекләрен яшен сукты Әүвәл. Сәет Мостафа Гадслевка үпкәләп йөрде «Күрәсең, теге салган баштан, хуҗасына Сакманов белән очрашулары турында сөйләп ташлагандыр. Кеше үзе гслен озынайтмаса. башка зат аның миенә, күңел түренә үтеп керә алмый Халык «Кәкре агачта кар тормас, алама кешедә сүз тормас», дип юкка тына зарланмагандыр» Атка иярсәң, ат булырсың. гайга иярсәң, тай булырсың», дип тә агай-зне зрә тенә әйтмидер Сәет. Ваһаповнын баш инженеры белән, ачыктан-ачык сөйләшеп карарга булды. Сөйләшү, аңлашу Сакмановның машинасында булды «Игелек» башлыгы алдан уйланылганча. юри хисләнеп, хыялый романтика!а бирелеп алды «Мин Нургали абыйга мәңге бурычлы Хатыным өчен үч алу юлын күрсәтте ярдәм итте, хәзер дә мәрхәмәтеннән ташламый», дип башлады сүзен һәм озак итен, бер дә иренмичә. Ваһаповны мәдхия гөлләре белән бизәде Гаделев машинаның эчен орынтын-яшертен иңләде дә: — Әйдә. Сәет Яруллович. йөреп керик әле. һава яратам мин,—диде. «Куркып яшәргә өйрәнеп беткәннәр болар».—дип көлемсерәп алды да. Сәет кунагын якындагы тар тыкырыкка алып чыкты. Мин сине. Сәет, яраттым, якын иттем. Безнең чорда сирәк очрый торган ихласларның берсе син. Хәзер минем фикерне тыңла! Акыл казанында кайна I. үзең нәтиҗә яса. Синең сәрхушләнеп, алданып йөрүеңне теләмим. Тыңлыйм. Мостафа, диде Сәет, тавышына, чыраена ваемсызлык, ис китмәү чыгарып. — Каты әйтсәм, ачуланма. Үзеңне акыллыга санап йөрсәң дә, мәми авыз икәнсең. Ваһапов синең хатын өчен башын элмәккә тыгар иде мени? Таптың кешесен. Ул элеккеге «тәп-ләп» явызы Андрей Северцсвны күптәннән аулап йөри иде. Эзенә төшә, җаен китерә алмыйча интекте. Синең фаҗигаңнан кул җылытып калды. Әгәр дә, җинаять өстендә тотылсагыз, соңыннан хөкемгә тартсалар, аның җавабы әзер: «Хатыны өчен үч алды, бензинны ул алып барды, шырпы аныкы, Северцев тәрәзәдән сикереп, исән каласы иде. Сакманов аны махсус мылтыктан атып үтерде. Кеше каны, кеше җаны аның намусында. Бетте китте. Ул—шаһит кына». Условно алты ай Синең баш каторгада чери... — Юкны сөйләмә.— дип кенә әйтә алды башына кургаш яңгырыдай төшкән авыр сүзләрдән каушап калган Сәет. Колакларына ышанмады. Эссе көнне өстенә чиләге белән салкын су тондырдылар диярсең. Тукта әле. Мостафа, син — бутыйсың. Ул миңа чын күңелдән ярдәм итте Барысын да үзе оештырды. Шакал Северцев белән аның нинди алышбиреше булсын? — Үзе бу темага керергә яратмый. Сорасаң, җырлый башлый. Ул гадәтен беләсең. Озын телләрнең лыкылдавына караганда. Ваһапов «карьерасын» «тәп-ләп»тә башлаган. Ниндидер кара эшләрендә катнашып, көйгән ис чыга башлагач, коерыкны сыртка салган Караклар даирәсе сатлык җанны гафу итми «Тәп-ләп» җитәкчесе судта безнең дусның исемен атаган. Бик күп акча биреп котылган, диләр Җирәнне дә Север- цевны үтертү өчен генә яллаган иде. Экзотика ошап китте үзенә. Хәзер җансакчысыннан ничек котылырга белми. Тегеңәрдә информация күп... Аларны мин мәңгегә, кабергәчә бергә береккән, бик якын кешеләр дип кабул итәм. Ваһапов белән Җирәнне... — Син бик наив кеше икәнсең. — Мине Җирәннең шефына бирелгәнлеге, тәкъва кеше булуы сокландыра. дип. үзенекен тәкърарлады Сәет. — Алар икесе дә артист Кеше алдында гына шулай кыланалар. Җирәннең Ваһаповка мунча яфрагы кебек ябышып йөрүенең тирәнрәк сере булырга тиеш. Акчага мохтаҗ кеше күренми Гаиләсе барын-югын да белгән адәм юк Башка галәмнән. НЛОдан безнең арттан күзәтеп йөрү өчен җибәрелгән, диярсең үзен. Бу чаклы яңалыкны башына сыйдыра алмаган Сәет: «Ваһапов бит аны чукрак, телсез, әллә нимесмы. әллә яһүдме».— ди. — Аз сөйләшкәне өчен генә шулай ди. Мин күп лыкылдыйм, үземә зарар Янәдән исеңә төшерәм: икесе дә артистлар. Драматикмы, комикмы. коммерческиймы. анысын әйтә алмыйм. — Җирән миңа хастаханәдә өч ай ярдәм итте. Саклады. Мин ана бик рәхмәтле. Акчаны да бик аз алды. Зур сумма тәкъдим иткән идем, баш тартты. — Сере бардыр аның, Сәет Яруллович. Ашыкма. Аның кемне саклаганы соңрак беленер — Соңгы җөмләң белән нәрсә әйтергә телисең?—диде эченә суык борчылу, шом йөгергән Сакманов. Бәлки, ул сине, терелеп бетмәс борын чыгып качмасын, безгә ул исән килеш кирәк булыр, дип саклагандыр,— ди-ди. көлеп куйды Мостафа. Сүзне шаярту ярына борырга иде исәбе. Өрмәгән эттән куркырга кирәк. Ул сразы тешләп ала. иткә төшә. Мостафа, зиһенемне бутап бетердең. Аягында басып торганны башына бастырдың. Акылга сыймый. . Әхмәдиша абзый «гайре мәгкуль нәрсәләр сөйлисең»,— дияр иде Гаделев үзе дә тирәнгә кереп китүен аңлады. — Бу сөйләшү безнең арада калсын. Икесе дә үчле адәмнәр — Тагын бер соравым калды. Мостафа. Син бит без. теге йортны хәл кылганда, анда юк иден. Шунда булган, катнашкан кешедән бүтәнрәк хәбәрдарсың? Читтән күзәтеп тордыңмы әллә? Миңа абзый барысын ла бәйнә-бәйнә сөйләде. Хатын белән икебезгә хәтта. — Бу бит... сату. Мине генә түгел, үзен дә... капкынга тыгу.—диде Сәет, тамагына балык кылчыгы кадалган кешедәй тотлыга-тотлыга. — Ялгышасың. Ул—тылын ныгыта Үзенең бу җинаятьтә катнашуын очраклы итеп күрсәтергә тырыша Салган баштан хаталанган, янәсе Сразы тәүбә иткән Бөтен гаеп синдә Ни әйтергә дә белмим. Син минем дөньяга карашымны, якын кешеләремә мөнәсәбәтне үзгәртергә тырышасың кебек. Үзеңне Ваһапов юлламадымы минем янга? Провокация белән Бар әле син теге охломон- ны тикшереп, кылларын тартып кайт, дип шефың үзе җибәрмәдеме0 Синең алибиең юк. Мостафа Гаделев үпкәләгән балалар сыман чыраен сытты, авызын кыйшайтты. Берничә адым читкә атлагач, кире борылды — Күңелеңне, шикләнүеңне аңлыйм Безнең мохиттә кругом алдау, ялган, күз буя. Булдыра алсаң, ышан Көчләмим Соңгысы.. Мин Ваһаповнын матур исемле фирмасыннан кипем Аерылып чыктым. Мөстәкыйльлек алдым. Мине югалткач, иптәш утлы табада борчак төсле сикеренәчәк әле. - Нәрсә бүлешмәдегез соң? - Үз ягына гына каера. Бик күп кирәк аңа. Әллә ничә коттедж салды, берничә квартира сатыл алды Кешегә ничә йорт, ничә фатир кирәк соң? Барысында да яшәп булмый ич? — Малае нечкә сыйраклы марҗага өйләнде Тегене өч бүлмәле фатирыннан куып чыгардылар Әттәсе янаны сатып алып бирде «Бу дөньяда мәңгелек кальгалар юк икән Ваһаповны мин бөтенләй белмәгәнмен...» Сакмановның «утырып алыйк» дигән тәкъдимен дә кабул итмәде Гаделев. «Башка вакытта, соңрак».— дип, үз машинасына утырып, китеп тә барды Ахыры күңелсез бетәр кебек тоелды Сәеткә бу очрашу-күрешү. кавы- шуаерылышуларның. Тоемы алдамый торган иде Шул арада Төньяк калавылына да караңгылык иңгән Күк йөзенә энҗемәрҗәннәрдәй йолдызлар сибелгән Ничек шулай асылынып торалар, егылып төшмиләр икән, мескенкәйләр? Йолдызлар аңа күз кыскандай тоелды Янәсе, сәлпсрәеп төшмә, безгә монда бакый вакыт асылынып тору җиңел дип беләсеңме әллә? «Мин шундый карт инде, мин бит әле юньле кешеләрне дә хәтерлим», дип. йолдызларга кулын изәп. капканы узды. 24 үк йөзен калын болытлар кояш сагышлары кашчаган көннәрнең берсендә ярдәмчесенә телефоннан Внльсур Садыйковны иләп карарга кушты Сәет. Сутыннан, орыппан, үч ал\дан «арык булган иде. Аның. Фәридәне өенә төшереп, тыныч кына, ага мәче кебек мырлап, иркәләнеп кенә яшисе килә. Мөмкинлек бирсәләр, сәясәт белән шөгыль* ләнер, үзе белгән алымнар, ысуллар ярдәмендә милләтенә, халкына хезмәт итәр. Унҗиденче ел инкыйлабына чаклы мәгърифәт, мәгариф үсешенә мөһим өлеш кергән олы шәхесләрнең эшчәнлеге. тормыш юллары, дөньяга карашлары белән танышын чыкты. Сокланды, тәэсирләнде. үзе өчен үрнәкөлгеләр билгеләде. Вильсур Садыйков төркеме белән бәйгене, бил алышуны туктатып, үзара килешү төзеп, бары тик алыш-биреш эшләре белән генә шөгыльләнергә булды. Җитте, булды, күпме кан коелды. Рафаэль. Зөлфия. Ана юлий Павлович кебек бер гөнаһсыз кешеләр җир астында ята. Яшәргә дә. яшәргә иде әле аларга. Бик озак эзләделәр «Эдельвейс» башлыгын. Инде телефоннан тапкач та очрашудан баш тартып кыланды, ана ышанмады. Сакмановның ана каршы теге вакыттагы, администрациядәге шикелле, чираттагы тозак әзерләведер дигән фикерендә нык торды. Ахыр чиктә: «Мин риза, тик ике яктан да сакчылар бер тигез санда булсын. Шәһәрдән читтә очрашыйк», — дип, ризалашты. — Без икәү генә, арадашчыларсыз очрашыйк. Икебез дә рульдә килик. Беребезнең машинасына утырып, икәү генә сөйләшик, аңлашыйк,—дигән фикерне әйтергә кушты Сакманов. Акча таләп итмәсме? диде Вильсур, балаларча беркатлылык белән. — Фирмаларының банкротка чыкканын беләм ич мин. Безнең икътисадый хәлләребез яхшы. Курыкмасын! Сакманов очрашу урыны итеп, үзенең Матюшинодагы йортын. «Тасма» берләшмәсе каршындагы мәйданны, башка бик күп урыннарны тәкъдим итте. Вильсур тормышка отыры ябышып ята икән, үләсе килми, үзе өчен аз гына куркыныч күренердәй урыннарны кире какты. Кабмин каршындагы машиналар куя торган урында очрашыйк.— дигән тәкъдим алынды Садыйковтан. - Сез ул тирәдә эшләгән кеше, танырлар, сәламләп вакытны күп алырлар,—диде Сәет, ул тирәдә күренеп йөрүне өнәп бетермичә. — Зато исән калырга шансы күбрәк булыр. Ярый, мин риза. Иртәгә сәгать өчтә. — Юк, бүген,—дип үҗәтләнде Вильсур. Сакмановка капкын куярга вакытны азрак калдыру иде нияте. Бер тәүлек эчендә ул снайперларын һәр чердак башына утыртып куячак. Америка президенты Джон Кеннедины үтергән шикелле хәл кылырлар үзеңне. Шигегез зур, миңа ышанычыгыз аз булгач, бер сәгатьтән очрашырбыз. Вильсур ике таза егете утырган машинага үзе артыннан барырга һәм күз иңләрлек бер тыкырыкю калырга кушты. Бүрегә кунакка барсаң, этеңне калдырма диләр. Күн пинҗәге, дөресе, чуар күлмәге астыннан бронежилет киде. Ике кара «Волга» тантаналы җыелышка чакырылган кунаклардай янәшә килеп басты. Тынлык. Сәет кунакны үз машинасында көтеп торды да. Вильсур оясыннан чыкмагач, аның янына күчеп утырды. Артка утырыйк,— дигән тәкъдимне Садыйков кабул итәргә мәҗбүр булды.— Узып баручыларның игътибарын җәлеп итмик әле. Шактый сәер иде ике дошмани төркем абруйларын янәшә күрү. Бит Вильсур әмере илә, ничәмә тапкырлар Сәетне теге дөньяга озатырга тырыштылар. Яраткан хатынының, энесенең үлемендә дә аның катнашын инкяр итүе кыен Мансурны, «тәп-ләп» хуҗасы, «Эдельвейс»ның арка терәге Андрей Северцевны һәм башка бик күпләрне вакытсыз гүр ияләре итүдә дә хәзер озын бармаклы кулларын тез башларына җәеп утырган Сакмановның катнашы юк дип исбатлавы, белгәннәрне шуңа ышандыруы кыен. Шайтаннан иман сорап килгәннәр диярсең үзләрен. Машинасыннан чыгып, аның ягына атлаганда. Вильсур ирекссздән Сәетнең төз гәүдәсенә карап сокланып куйды. Киң каеш белән гарттыр- ганнан соц да. йөкле хатыннарныкы мәеле бүлтәеп торган корсагын бер дә хупламыйча капшап алды. «Каян килә бу симерү, диета гота. атнасына бер көн авызына кайнаган судан башка ризык капмый Бандитны әнә вакьи та, пуля да, симез шашлык белән бәлеш тә алмый Ярый хет чәченең аклыгы белән аны куа килә. Тиздән ике блондин булабыз инде. Уенда нәрсә аның, белгән юк. Тукгале. бу юлы дилбегәне үз кулыма алыйм әле, дөядән биек фил барын белеп торырга тиеш ул». — Нәрсә, Сәет Яруллович, сезгә тагын безнең тир түгеп тапкан акчаларыбыз кирәк булдымы? Бушлай серкә дә татлы тоеламы ’ диде Садыйков, исәнләшү, кул бирешү кебек вак-төяккә кадерле вакытны әрәм итеп тормасган—Ал байлыгымны, ал соңгы тиенемне, үземә генә кагылма. Кызым әле бала гына, аны үстерәсем бар. Сөйләшү бурычларны түләүгә, малны бүлешүгә килеп терәлсә, ул, әлбәттә инде, теше-тырнагы белән карышачак Болай. сүз өчен, дәҗҗалның күңелен йомшарту өчен генә әйтүе. Махы бирмәстән генә Соңыннан, гелен вакытында төйнәп куя белмәве, дуга белән печән чабуы өчен үкенде. Тутый теле аркасында читлеккә керә. Шуңа күрә, көлүе дә сыек чыкты. Чынында Вильсурның куркуын яшерергә тырышуы иде бу. Көчле эт алдында боргаланган әнчеккә охшап торуын аңламады. «Нишләп бу тәртәгә 1ибә. Бүренең башын табага салсаң ла тәгәрәп төшәр, диюләре дөрестер, күрәсең», дип уйлап алды Сәет Сүзне, чакырган кеше буларак, мин башлар! а тиешмендер. Җитди сөйләшүгә әзер булмасаң (бу юлы «син»гә күчәргә HI ie). мин үз машинама чыгып утырам. Аерылышабыз. Бөтенләй очрашмаган кебек — Теге вакытта шуның өчен чакыргач, дип. акланмакчы булды Садыйков. Аннан соң, күпме утлы-яшенле өермәләр үтте безнең газиз башлардан. Мин чүт-чүт исән калдым. Синең күпме егетең әрәм булды. Араларында барысы да шакал булмагандыр Ул хәлләрне искә төшерсәң, үч сакласаң, янәдән сугыш юлына чыгарга гына кала. Ә мин сине башка ният белән чакырдым. Тыңлыйм. — Син заманаларның нык үзгәргәнен тоясыңмы? Замана гел бер инде ул. Үзебез үзгәрәбез Садыйков аның ягына борылып, гаҗәпләнеп карап алды Күптән түгел «хокуклы караклар» җыелышында мөнәсәбәтләрне корал ярдәмендә хәл итү тыела, дигән карар кабул ителгән. бу карарны үтәмәгән, килешүне бозган һәркем үлем җәзасына гарты.ia. дигән өстәмә ясалган. Чыннан да, урам төркемнәре арасында да канлы бәрелешләр кими бара, авторитетлар утырган машиналар азрак шаригый. я гланган үтерүчеләрнең иҗат дәрге кими, сүрелә килә. Дөрес, башка регионнарда хатын-кыз киллерләр гаярьланып бара, диләр Tai ар хагыннары өй тавыклары бу дәрәҗәдә күтәрелмәсеннәр иде Бәлки а ларның урыс, хохол, яһүд, азик ирләренә ястык булып яшәүләре хәерлерәктер бу очракта. Без эшебезне башлаган дәвердәге шикелле (Ни гьсурньщ комсомол үткәненә дә ишарә бар иде), «таналар» белән кәеф-сафа кору, төннәр буе рестораннарда типтерү, хәмер белән теләсә ничек шаяру, соңыннан берәр тәүлек ваемсыз гырлап йоклау чоры узып бара Канлы орышлар, көпә- көндез атышулар, тоткыннар алу, күп кеше катнашындагы җәнҗаллар милиция әһелләренә дәүләткә сводка бирү һәм чираттагы йолдызны алу өчен генә файдалы. Куркып, сагаеп, почмакка кысылып утырган Вильсур сүз кыстырып куярга җөрьәт итте Без аларга болай да үзебезнең ахмаклыгыбыг аркасында нык ярдәм иттек инде Бер-беребезне тотып биреп Мин үзем дә туйдым бу тормыштан. Көндәшенең фикерен баш ымы белән хуплап. Сакманов үзенең концепциясен ачуны, жәюне дәвам итте. Мылтыклар, мәргәннәр бәйгесе чорыннан икътисадый, сәяси көрәш дәверенә кереп барабыз. Хәзерге бизнеста җиңеп чыгар, дәүләт структуралары белән дуслаша, тартыша, ярыша алыр өчен, арадаш- чыларыбызга, үзебезгә нисбәтән кырыслыкны һәм таләпчәнлекне арттырырга кирәк. Вильсур, дәресен әзерләп килгән мәктәп укучысы төсле, олы балдаклы кулын (Сәетнең бармакларында бизәнү әйберләре күрмәгәч, балдагын салып калдырмаганына үкенде) өскәрәк күтәрде. Сүз сорый, янәсе. — Җинаятьчел мохит белән бәйләнештә тормаган сату-алу оешмалары янау һәм талау объектына әйләнәчәк. Сез үзара сугышны, бүлешүне, үтерешне туктатырга дип тәкъдим итәргә чакыргансыз, дип уйлыйм. Мин үзем дә шул фикергә килдем. Арыдым, туйдым. — Табышыгызның күпме өлеше кораллы саклаучылар, гафу итегез, киллерләр тотуга китә? Садыйков җавап бирергә ашыкмады. Серне ычкындырып куймагае! Хәер, ул табышыгыз күпме дип сорамый ич. — Санаганым юк. Ну, яртысы, кырык проценты китә торгандыр. — Үзара сугышны туктатсак, аларның байтак өлешен кыскарта алачакбыз. Тынычрак йокларбыз да! Күңелләребездә дошманлык сакланса да, ул явыз көч булып тышка чыгарга тиеш түгел. — Казан каласының тынычлыгы икебездән генә торса, мин риза,— диде Вильсур. — Без шәһәр өчен җавап бирмибез. Үз ярларыбызга кайтып төшәргә вакыт. Ә саклау-яклау эшләрен без милициягә тапшырырбыз. Без. ниһаять, аңларга тиешбез: бу дөньяны инде усаллык белән җиңеп булмый. Инсафка килергә вакыт, дигән фикер белән тәмамлады Сәет сөйләшүне. — Батыр булсаң, батырлан, үлемең булмасын хатыннан дип. хак әйтәләр икән.- дип, шактый сәер җөмлә кыстырып куйса да. комсомол узаманы сөйләшү-аңлашудан шулай ук канәгать иде. Бик озак сөйләшеп утырдылар Сакманов белән Садыйков ул көнне. Бүлдерүче булмады. Дусларча, кул бирешеп аерылыштылар. Соңыннан Сәет Вильсур белән аңлашуга шул чаклы вакыт вә җегәр әрәм иткәненә үкенде. Чөнки шул көнне үк «Эдельвейс» ширкәтенә башка җитәкче сайлап куялар. Берничә көннән комсомол узаманы бер дә юктан гына төрмә бусагасын атлап уза... 25 _ _ л көнне Сәет Фәридә фатирында кунып калды. Көтмәгән, уй- jr ламаган җирдән. Тәкъдирдә шулай язылган булгандыр. Төньяк калавылында. мунчада юынып кайтканнан соң, мәгъшукасын өенә китереп куйды. Беренче катта, малай-шалай кебек, чапы- чопы килеп үбештеләр дә, шәфкать туташы өскә менеп китте. Чыгу юлына борылган бәхетле ир күзләренә ышанмады. Әле генә бер җан иясе күренми иде тирәюньдә. Җир астыннан килеп чыккандай, урам юлында ике яшүсмер аркылы басып тора. Багана башындагы утның яктылыгы йөзләренә төшә. Сәетнең хәтерендә берсе — озын гәүдәле, бүртән битле, калкан яңаклы булып кереп калган. Икенчесе Дон Кихотның турылыклы Санчо Панчосыдыр инде, тәбәнәк буйлы, карасу йөзле иде. Мәсьәләне нәкъ менә курачы көр тавыш белән, кабыргасы илә калкытып куйды: — Батя, дай папироску. Курить охота. Тартырга сорауның бәйләнү өчен алдавыч сәбәп кенә икәнен Сәет яхшы белә. Кеше кулын тәмәкегә тыккан арада, кастет йә башка тимер белән башына китереп оралар. Аңына килгәч, ул үзен эчке киемнән, кан эчендә таба. Инде шактый шәбәйгән, һәркөнне диярлек спортзалда шөгыльләнгән, кул сугышларында азау геше чыккан Сәет «аучыларны» тукмап, изеп ташлый алыр иде. Пычранасы килмәдеме, ирендеме шунда, алдан әзерләнеп куелган егерме биш патронлы «Марго» пистолетын җәһәт кенә тартып чыгарып, кара көпшәне әле берсенә, әле икенчесенә юнәлтте. Җавапны татарча бирде — Тәмәкем юк. Агып үтерә алам! Җиңел табыш турында хыялланган кәсепчеләр кискен борылып, төп көчне аякка төшереп, бер кеше сыярлык, ярты яна гына ачылган ишеккә, янгынга тарган сарыклар кебек, берьюлы килеп кысылдылар Кыска буйлысы җитезрәк булып чыкты, куркыныч сызыкны беренче үтте, озынның билдән түбән өлешенә Сәет туфлиенең очын татырга туры килде. Чинап җибәрде. Артларыннан куа чыкмакчы иде дә. Фәридә иңенә килеп уралды. Чиг-яг тавыш ишетүгә, аска йөгергән — Кемнәр алар, нәрсә кирәк'.’ Сакманов ачуыннан еш-еш суласа да. үзендә шаяртырлык көч тапты. — Ике егет сине эзләп килгәннәр. Фәридә апа чакырган иде. диләр. Ул башка подъезда тора дип. чыгарып җибәрдем Җитди игеп өегәде — Шпана. Чишендерергә иде ниятләре Сине шулай дулкынланган хәлеңдә өеңә җибәрә алмыйм Миндә кунасың, —диде ханым катгый рәвештә Өй артында машинам тора Шоферга әйтеп килим. Юк. урамга чыгармыйм Саклап торып, таш белән тондырыр. iap Телефоннан әйтерсең. Иркәләнеп елмаю. Тагын берәү, икәү, тулы бер атлама-обойма Мә ал, барысы да сиңа.. Арзанлы бүләк кадерлерәк була Ир-заг ялындырып. кыландырып тормады Үзенең дә Фәридәне ташлап китәсе килеп тормый иде. Фатирга күтәрелеп, чишенеп, машинасын, шалтыратып, кайтарып җибәрде. Хуҗабикә кофемы, чәйме әзерләү хәстәренә кереште Сәет кулын чайкап алырга дип ваннага кергән арада телефон «гелгә» килде Ирексездән. ачык ишектән, хатынның бик теләмичә, соңрак гасабилы. ачулы җаваплары колагына керде. Юк. дидем ич Бүген дә. иртәгә дә. вообще вакытым юк Үзем генә түгел. Неважно Больше мине борчыма Үтенеп сорыйм Шап итеп трүбкәне куйганда, куе кызыл каны йөзенә менгән иде Шалтырагучының күзләре шикелле үк каты, әрсез куллары тәненә, күкрәгенә кагылгандай булды. Нәрсә ди бит оятсыз. «Мин мәхәббәтемнән болай гына баш гарта юрган ирләрдән түгел. Син барыбер минеке булачаксың. Җылы якка күчеп китәбез». Сорамый, таләп итә Шәхси милке диярсең Ярый әле. Сәет тәрбияле, йөгереп чыгып телефонга ябышмады, киресенчә, юыну бүлмәсендә юри озак маташты Берни булмагандай, өстәл янына чыгып утырды, кофега өрә-өрә. сорап куйды — Әллә кемдер шалтыраггы инде’ Мине эзләмиләрме? Теге егетләр... _ Йөзе, аның теләгеннән башка, үпкәчел төсмер алды, иреннәре бөреште. Фәридәгә, үзен кулга алып, җавапны әзерләп куярга вакыт бирелгән иде. Энем, синең кайнишең. кунарга кайтыйм әле. ди Мин алып биргән малосемейкада кунасы килмимени? Аягым өши диме? Миндә шактый вакыт яшәде. Өйрәнгән инде. Күмәчкә май ягып биримме? Күмәчкә май Тәмледер ул. Үзен генә ашасаң. Кем белендер бүлешмәсен! Ул сине белеп, танып йөри, маңгаеңда тәкә мөгезенең үсүен күреп, шуннан ләззәт атын яши Төрмәдәге төсле мин сине күрәм. син мине юк Араларында кемдер юрганлыгын Сәет элек тә сизенә иде Сер ныграк яшергән саен, тирәнгә чәчкән орлык кебек, бүлтәеп, бүселеп чыга. Кем икән ул гыйфрит? Фәридә үзе әйтмәячәк. Ник калды ул кунарга, белмичә яшәсә җиңелрәк булыр иде. Теге хәшәрәтләр юлга чыкмаса, дүрт хатынының дүртесенә дә, «мин бүген фәләнегез янында кунам», дип ялганлап, барысын да, шәм төбенә утыртып, үз бүлмәсенә кереп ятып йоклаган Хива ханы мәеле, хәзер киң ятагында детектив «кисеп» ятыр иде. Ишекне каты итеп ябып, чыгып китәргәдер дигән дуамал уй да үтте башыннан. Торып китә алмады. Әллә Фәридәне яратуы тоттымы, әллә үтәлмәгән бурычы тоткарладымы, ир урынында калды. Бүген барыбер араларны ачыкларга кирәк булыр Ак кырау төшәр микәнни аларның сират күперләрен кичеп уянган мәхәббәтләренә? Гыйшык сөрмәсе шулай тиз җеберме икән? Әйе, аларның мөнәсәбәтләренә Сәеткә билгесез явыз көч кизәнә. Өтек өмет белән, дөресе, хыял мунчаласыннан аркан ишеп яшәүгә ул риза түгел! Җанын көнчелек, хәтәр упкындай билгесезлек күши. Тимердән чокылмаган ул да. — Йөрәгемә яра салудан тәм табасың. Фәридә. Болай килешми. — Вәгъдә иман. Сәет. Әйткәнемнән баш тартмыйм. Ашыктырма инде, зинһар, дим. Соңрак барысын да белерсең. Кашларын сындыргалап, кара күзләрен өстәлгә кадап, өстәде. — Тиздән мәңгегә синеке булырмын. — Иясез ишәккә хуҗа табылыр. — Сәетҗан, алай ук тупас кыланма инде. Вәгъдәле кыз өч елдан соң да әйләнеп кайтыр,— дип. шаяртуга борырга тырышты Фәридә. — Төче сөйләргә, алдашырга өйрәнеп киттең түгелме?—дип, араларына бозның каян иңгәнен белмәгән Сәет, хатынның җанын көйдерде. Чын-чынлап үпкәчел тавыш белән өстәп куйды: — Сабыр канатларымның сыну ихтималы бар. Аннан гаеплене эзләп йөрербез. Сак белән Сок кебек. — Аңлыйм мин сине,—дип, арттан килеп Сәетне кочаклап алды ханым. Үзенең дә йөрәге өзгәләнә, киеренкелек суларга бирми, тынына ябыша —Сине түземле, чыдам, ышанучан булган өчен яраттым... Мәгәр дөресен әйтә алмый. Ялганларга хыялы җитми, теле дә әйләнми. Фәридә үзен сыек сумалага килеп кунган карга кебек хис итте. Карга коерыгын тартып алырга көчәнгән арада, башы ябыша, башын йолкып алган мәлдә, коерыгы кереп бата. Талкынып тәк тора икән, ди Фәридә дә менә шулай ике арада калды. Сәетне ярата, аның белән бергә булырга тели. Явыз Җирәннән, җәһәннәмнән курыккан кебек, шикләнә, шөлли. — Сәет, зинһар мине ташлама, минем синнән дә якын, синнән дә кадерле кешем юк. Каен күмере төсле кара күзләренә үтә күренмәле яшь бөртекләре төште. — Ир-атның төнге кояшы—хатыны, диләр. Минем дә гел кояшлы буласым килә. Тик безнең арада бернинди яшертен сер, әйтеп бетерелмәгән ялган, алдашу калырга тиеш түгел,— дип. үз сүзендә нык торды Сәет. — Синең янында көчсез бер күбәләк булып очып йөрисем килә. — Күбәләк бер көнлек ул. Фәридә. Син миңа гомерлеккә кирәк. — Чагыштыруым уңышлы булмады. Хатын-кызга бата инде ул. Сәетнең бераз тынычланганын сизеп, баягы телефон турында Фәридә үзе сүз катты. Сине телефон шалтыравы борчый инде. — Борчый дип..—Ир йөзенә, гәүдәсенә битарафлык чыгарырга тырышып. җилкәләрен сикертеп куйды. — Машинаны кайтарып җибәргәнгә үкенеп утырам. Башкасы о'кэй. — Шалтыраткан кеше минем иске танышым. Сиңа хәтле очраш- калаган идек. Хәзер бәйләнә. Бергә Казаннан китәргә димли. Кырым белән кызыктыра. Яратмаган кешең белән оҗмахның да тәмугтан гайре булуын беләм. Озатып куярмын. Эскорт белән. Сәет хатын-кызнын теңкәсенә тию, бәгырен яралау алымнарын яхшы үзләштергән иде — Синдә бала йөрәге, көнче йөрәк. Кырыктан узган кешене шулай алдап йөртсәләр, сакаллы сабый да, куш йөрәкле дә булырсың, диде Сәет, шактый төксе тавыш белән Сәет, җанымны телгәләмә, зинһарлап үтенәм. Вакыты җиткәч, барысын да сөйләрмен. Хәзергә шуны кистереп әйтә алам: мин сине, сине генә яратам. Үзең хәл ит. Тагын өч ай артыңнан, эт баласы кебек, ияреп йөрмәм. Артык мине игәүләмә. Ир-зат бәйләнүе, сорау алуы белән кире чыгуы кыен булырдай сазлыкка кереп баруын аңлады. Үзендә тукталырга көч тапты. «Ни хакы бар аның шулай бәйләнергә. Аның өчен кем ул. Үзеңне бел, куып чыгармаган өчен рәхмәт әйтеп, артыңны кысып кына утыр. Синнән, борынгы җырдагы кебек, «Старый муж, грозный муж» чыгарга мөмкин Җаның, тәнең мәхәббәт белән тулы Фәридәнең сулышы күтәрелүен, төшүен, йөрәген тоясың. Берәү белән дә очрашмыйча, сине көтеп утырырга тиеш булганмы ул? Гарип-горабә түгел ич, табигать үзенә тиешлесен таләп итә. Үзе ләтыйф, акыллы, уңган» Сәетнең катлаулы уйларын Фәридәнең кайнар сүзләре, сулышы өзде. — Сәетжан, синең белән очраша яши башлаганнан соң. үземә берәүне дә, аны да якын китергәнем юк. Балабыз бары тик синеке булачак Сәетнең гаҗәпләнүдән, югалып калудан ябылырга хәле җитмәгән иреннәренә Фәридәнең кайнар авызы кушылды Барча үпкә-сагыш. кай- гыхәсрәтләр, көндәшләр, дөнья мәшәкатьләре онытылды Сөю-сәгадәт сулышы гына калды бар җиһанында 26 өгырьгә төшә торган, ямьсез, тәмсез озын-озак яңгырлардан соң. Б тылсымлы нәкышьләргә бай. ямьле әбиләр чуагы килде Кояш нурлары җиһанга җылылык сирпеде, адәм балаларын яшәешкә җилкендерде Чын-чынлап терелеп, депутат урыны өчен көрәшеп йөргән Сәет һәр яңа көн өчен шатланып яшәде Шул ук вакытта тормышның төрле кыйблакыйтгаларын, ачысын-төчесен күргән кеше буларак, ул бер нәрсәгә дә гаҗәпләнмәскә, һәр шойне үз табигыйлегендә кабул итәргә өйрәнде. Үзенә үпкәләп йөргән Нургали Ваһаповның телефоннан шалтыратуын гаҗәеп бер күренешкә санамады Әнә бит бетмәс-төкәнмәс күренгән пычраклардан соң, һава ничек сафланып, яңа юылган тәрәзәләр төсле чистарып китте. Исәнме, браток Ваһапов әле бу Шул ук калтыравык, дерелдәвек тавыш Хәл-әхвәл сорашканнан соң. төп фикеренә күчте — Минем предложение барые Табигать кочагына чыгып керергә Пикник диләрме әле? Өч көнлек дөньяда яшибез, ял итеп калыйк бер Саргаеп кайгыга гөшмәсә дә, җаны гелгәләнмәсә дә, Сәет араларыннан кара мәче үтүгә борчылып, эче пошып йөри иде Нургали кебек «уникаль» кеше белән аралашуы кызыклы, гыйбрәтле иде аның өчен Айгыры айга сикерсә дә. аңа да «дуслар кирәк икән дөнья көтәргә» Шулай да Сакманов тәкъдимгә мөкиббән китеп, сикереп төшмәде Вакыты да юк. күңеле дә тартмый «Китмның аны эзләп габып. мәҗлескә чакыруына артык сөенмәвенең сәбәбен үзе генә белә: ашау-эчү табынында янәшә утырып, хәмер белән җылынып алгач, мәҗбүри рәвештә диярлек туа торган аңлашу-төртчерүләргә ул әзер түгел Ихтыяҗы юк һәркем үзе белгәнчә, булдыра алганча, тәкъдирендә язылганча яши Дәшүчене рәнҗетмичә, таты да читкәрөк тибәрмичә генә баш тартасы иде - Чакыруыгыз өчен рәхмәт. Тик. Нургали ага, ачулана күрмәгез, кәефем бер лә әлләкем түгел. Теге хәлләрдән соң, үзегез беләсез, миңа эчәр! ә ярамый Мәҗлес күрке җибәреп, бүкәй булып утырасым килми. Чыбыкның теге ягында куркыныч тыналыш урнашты. Табигатьтә агачларны тамырлары белән алып ташлый, хәерче йортларның түбәләрен гуздыра. кешеләрне хәвефкә сала торган афәтле давыл алдыннан була торган пошымлы, сәер тынлык. Ниһаять, тавыш килде: Ничек инде дуслар, пусть иске дуслар чакыруыннан баш тарта аласың? Әлләкем булма әле! Йөрәгеңне йон басканмы әллә? Нургалинең үпкәчел, рәнҗүчән, хәтере калучан холкын белгәнгә, аның нөктәле төрттерүенә бик исе китмәде. Аның алдында йөз суы түгәргә җыенмый. Мәгәр соңгы җөмләсе йөрәгенә тиде. Шул сүзләр белән Ваһа- пов аны Зөлфиясе өчен үч алу юлына алып чыккан иде. Адәм баласын хәтер йөртә. Хәтернең хәтерен калдырырга ярамый Ярый, мин риза. Миннән ни, нәрсәләр кирәк булыр9 Барысы да әзер. Көт. сәгать дүрттә синең арттан керермен. Минем машина белән барырбыз. Үзеңнекен алма! Юри пышылдауга күчәргә итсә дә. тавышы барыбер гадәти кешенең көчәнеп кычкыруыннан катырак чыга Кызлар алыйкмы? - Андый нияттә булсак, мин үз кызымны — Фәридәне чакырам. Юк. юк. Үзебез генә ял итик әле бер. Ирләр кампаниясе Нургалинең тәкъдимен кабул иткәч, Сәетнең бер-бер җаваплы эшкә тотынасы килмәде. Кәгазьләрен караштырды да. полковник Гаяров белән сөйләшеп алды. Бездән көнләшеп, кызыгып, креслоңны саклап утыр әле анда кем. иптәш будущий генерал. Без маевкага чыгабыз. - Үзегезне тәрбияли, күңелегезне күрә беләсез, бывший хәерчеләр. Кемнәр белән? Ходай яраткан колына чыгарып куяр юлына.. Ваһапов чакыра кунакка. Соң сез аның белән... Гаяров тозы-борычы үзендәге, симез мишәр сүзен кыстырды. «Кит»ның дуслары берәм-берәм яныннан киткәч, хатасын аңлаган. Тәүбәгә килгән. Соң булса да. уң булсын, диләрме әле Куенымда таш йөртмим берәүгә дә. Вильсур Садыйковка дамы? — Хәтта аңа да? Ул бездә утыра. Шуны беләсеңме соң әле? Кит аннан! Мин шатланыр дип. шаяртасың инде. Ә «миңә» — башкорт әйтмешли, до лампочки. Билләһи, дим. — Элеккеге гөнаһлары өченме? Юк шул. За мелкое хулиганство. Бик баналь бер нәстә. Яшь хатынын сана гориягә озатып, өйләренә, исерек килеш, секретарыпасы Сараны алып кайткан Иң кызык вакытларына тещасы килеп кергән. Үз ачкычы белән ачып. Кухнядан пычак алып, кодагый боларга ташланган. Вильсур чәчәк вазасы белән яраткан әбисенең башына орган Реанимациядә ята һаман да. Хәзер Садыйковның башка гөнаһларын тартып-тартып чыгарабыз. Безнең системаның эш тәртибен сиңа сөйләп торасы юк. В курсе. Сезнең өчен дә куркам әле. Бергә җыелышсагыз, криминаль эшне көт тә тор Малаена машина алып бирешкәч. Гаяров Сәеткә нисбәтән масаеп, эреләнеп, һаваланып сөйләшүен туктатты, якынаеп китте. Трүбкәне куяр алдыннан «Сәет Яруллович, сак бул».— дип өстәүне кирәк тапты. Фәридәгә дә хәбәр салды. Эфиоп гүзәле—аппагым, мине югалтма. Бабье лето белән хушлашып керергә булдык. Кайтканда, сиңа сугылырмын Бәлки, куна-куна калырмын. — Ярый, Сәетем. Зинһар, эчә күрмә Ярый башлагач, үзем әйтермен. Җылы йон кофтаңны ки, эшләпәңне дә онытма. Башыңны сакла Нәкъ сөйләшенгән вакытта, Сакмановның Ибраһимов проспектындагы офисы янына биек тәгәрмәчле, Рәсәй юлларында да яхшы йөри торган «Джип» машинасы килеп туктады. Көтәргә дә. көттерергә дә яратмаган Сәет аларны урамда каршы алды. Йөртүче урынында, озын чәчләрен талкытып. Җирән кукыраеп утыра. Машинаның эчен кара пыялалар каплый. Ай тотылган көн кебек, берни күренми Арткы утыргычка кереп оялагач кына, Сәет тәүфикълы песи мәеле, почмакка посып утырган Мостафа Гаделевны таныды. Борчаклары пешә иде аларның. Сабыйларча сөенеп, тегенең кулын каты итеп кысты — Кайнар сәламнар. — Сине күрүгә шатмын,— диде ничектер боегыбрак утырган Мостафа. Кайсы якларга юл тоту хакында сорашу кабул ителмәгән: чакыручы, машина хуҗасы һәм Тәңре кулында барысы да Машина Казансу елгасы күпере аша үтеп, шәһәрне уң якта калдырып, урап-чолгап, авылара юлдан китте, урман ызаны белән тәгәрәп. Сак- мановка таныш булмаган күл кырыена килеп туктады Юлны бармагы белән Ваһапов күрсәтеп барды Табигатьнең искитмәле хозур бер почмагы булып чыкты алар килеп бөялгән урын. Тирә-юньдә салават күпередәй төрле төсләргә манчылган куе катнаш урман. Аяк астына төрле төстәге яфраклардан «әбиләр түшәге» җәелгән. Өсте кара сулы түгәрәк күл кырыен вак-төяк агачлар белән камышлар баскан. Кошлар тынган Кемнеңдер елларын чигерүче саташкан күке тавышы да ишетелми. Шомлы тынлыкны Сәет ошатмады. Күңеленә аңлатуы кыен булган курку, шүрләү, шөбһә менде. Мәңгелек табигать кырында тормышларының төп өлешен яшәгән дүрт ир басып тора. Әйтерсең лә алар. Көнбатыш фильмнарындагы алып сатарлар, малкуарлар кебек, араларын ачыкларга килгәннәр. Хәзер шатыр-шагыр атышу, кычкырышу башланыр кебек Сакманов бу авыр халәтеннән арынырга тырышты. Җитди итеп уйлаганда. куркырлык нәрсә юк иде Җирән яугир яннарында, теләсә нинди дошмани көчне ник туганына үкендерә ала Үзе дә чегән арбасыннан төшеп калганнардан түгел. Бу тукталыш барыбер гайре табигый тоелды аңа. Гаделевнен дә кәефе югарыдан түгел Вәгъдә ителгән шашлык исе борынны кытыкламый, күңелле кампаниянең эзе дә күренми Нигә бирегә алып килде икән0 Убырның элек тә пәрәнҗәле сәерлекләре җитәрлек иде Нургали агай, нинди урын бу? Учак эзләре күренми, безнең килүне шатланып көтеп торган адәми затлар да күзгә эленми? Ашыкма, күрерсең! Барысы да алда Тавышы гадәттәгечә гырлап, киселеп чыкты, эчке дулкынлануны, кулларының калтыранып алуын берәү дә сизмәде Ваһапов машинадан «Посольская» шешәсен алды, капотка алдан киселеп куелган ипи белән казылык, дуңгыз мае, калын пыялалы стакан куйды. Чит кешеләрсез, шау-шусыз гына синең булачак депутатлыкны билгелән үтик әле Бусы—бер Икенчедән. Мостафа энекәш миннән аерылып, башка чыкты Ул хәзер, минем шикелле үк, директор самостоятельного предприятия. Булмаган, гумаган депутатлыкны юып юешкә калырбыз,- дип, «Игелек» хуҗасы чын күңелдән карышкан булды Икенче турдан үтү өчен шактый акча түгәргә кирәклекне үзе генә белә. Бу сәяси юлга чыгуын Ваһаповның хупламаганын да сиземли. «Кит» стаканга тутырып аракы салды Үзем шәхсән примир күрсәтәм Сезнең исәнлек өчен,- дип, бу юлы ялындырмыйча, күкрәк тирәсенә шап-шоп сукмыйча, чыраен да сытмыйча чәркәне бушатын куйды Ипи капкан булды Мине хурмәт итсәң, эчеп куй,— дип, тулы стаканны Гаделев кулына тоттырды. Соңрак җырлап бирермен... Биермен дә, бәлки. Тәкәллефле көлен куйды. Күзләренә иңгән явыз шатлыкны биек машинаның почмагында чүмәшеп торган Җирән генә күрде. Мостафаның ир-ai сый-хөрмәтеннән баш тарта торган гадәте юк. Араларындагы киеренкелек аның да җанын телгәли. Элеккеге баш инженер тамагына капкалаган арада, шешәдә калган аракы стаканга сыеп бетте Нарасыйлар күз яше кебек, үтә күренмәле сыекчаны хуҗа Сак- мановка сузды. — Тот әле, браток, кәеф-сихәi ләрен күтәреп җибәрик. Бу фани дөньяда барыбыз да кунаклар гына. Берәү дә ике тапкыр яшәми. — Сезгә билгеле хәлләрдән соң, мин болай ук эчә алмыйм. Бераз вакыт бирим әле. Йотып кына куйсам ярамасмы? «Кит» Гаделевка әйткән сүзләрен кабатлады. — Мине хурмәт итсәң, шуны гына каплап куй — Шуннан гына торса. Нихәл итмәк. Авыр көннәр килде татар халкына.— дип. тынын ухылдап чыгарды да, бушаган урынга утлы сыекчаның яртысын агызып, калганын җәһәт кенә җиргә түкте. Җирән генә сизде «баҗа»сының хәйләсен. Күлне карап килик,— дип, очарга җыенган бөркет мәеле, кул- ларынканатларын як-якка җәйде кунакчыл Нургали — Нинди гаҗәеп матурлык, хөррият. Ваһапов машинасының арткы көпчәгенә барып типте, һавасы чыккандай тоелды. Бүген аны йөртүче гамәлен дә башкарган яугиренә, ым белән генә, көпчәкне тикшерергә кушты. Машинаның тәртиптә икәнен һәм Ваһапов курткасының эчке кесәсендә корылган наган барын тәгаен белгән, нидер сизенгән Җирән бу әмерне үтәргә ашыкмады. Булачак чамашаның бердәнбер шаһиты, «афишага баккан сакалбай кебек», читкәрәк китеп, күзәтүендә булды. Үзенә нинди язмыш әзерләнгәнне хәтта ул да белми. Бүген иртән, әлеге сәфәргә җыенганда, хуҗасы аңа тимер шкафыннан наганын алып бирде, чистартып, майлап, корып куярга кушты Җирән аңа ялланганнан бирле. Ваһаповның кулына корал алганы юк иде Белүенчә, табигагь кочагына якын мәзһәптәш- ләре Сакманов, Гаделевләр белән чыгарга җыена Гаҗәбе: гадәттә азык-төлекне мул алдырырга яраткан Ваһапов бу юлы шашлык ясарга, тавык тутырырга кушмады, уылдык, яраткан мәрсин балыгын сатып алырга да кеше җибәрмәде. Үзе дусларын ямьле көзне бергәләп озатырга чакырды. Җирән кебек күпне күргән, «су асты агымнары»н да тоеп яшәгән, тәҗрибәле шымчы өчен дә «күп нокталы» урыннар җитәрлек иде. Егерме биш патрон сыешлы «пушкасын» әзерләтүен. «бу сакаллы сабыйлар, салып алгач, чыпчык йә буш шешәләргә атып уйнарга җыена торганнардыр», дип юрады. Үзе дә аңлата алмаган сәбәп белән, шаярып, кыстыргычка чын пулялар белән бушларын аралаштырып беркетте. «Атламаның бушлары чыпчыкларга, тулылары шешә Шәрифләренә».— дип, ярагкан шөгылен елмая-елмая башкарды. Куәте миләренә менеп, кан хәрәкәтен тизләткән шәраб, кунакларның кәефләренә дә уңай тәэсир ясады. Ни өчен дип әле йөреп килмәскә, кулларны сихәтле күл суында юып алмаска? һәркайсы үзенә бер тар. камышлы сукмак сайлап, лайлалы яр буена төште. Мостафа өлгерерәк булып чыкты, кулларын чәпелдәтеп, сөйләнә үк башлады: «суы иртәнге сөт кебек җылы, тагын берәр стакан кәксәк, коен...» Сүзне, тынлыкны ату тавышы кисте. Сәет, ялт итеп, мылтык авазы килгән якка борылганда, арты белән машинасына терәлеп баскан Ваһапов кулындагы кара даҗҗалдан чыккан икенче кургаш Гаделев чәненә кереп ята иде. Сакманов корал көпшәсеннән чыккан аксыл төтенне һәм Ваһапов кулының аның тарафына борылганын күреп, берни аңышмыйча. зиһен төпкелендә уянган, үз-үзеңне саклау исемле табигый сизенүе белән, ансыз рәвештә, сыгылмалы гәүдәсен камышлар арасына ташлады, бербер артлы яңгыраган ике шартлауны ишетмичә, пычракка барып төште. Машина артыннан барысын да күрен, ишетеп торган Җирән омон киеменең киң каешына кыстырган кечкенә наганын алып, якындагы юан aia4 артына сикерә Җиргә сыена. Нургали камышлык эченә, суга егылган корбаннары янына барып, тикшереп гормыйча. пистолетын алга сузган килеш. «Джип»ның артына чыга Җирән хуҗасына күз ташлый. Явызлыктан әллә нинди төскә кереп, чалшайган битне танымый. Кешенең йөзе тәрәзә, анда барысы да күренә, диләр. Акылы йөгәннән ычкынганы, шашканы күренеп тора. Беренче булып атарга Җирәннең кулы күтәрелми. Тагила мылтыгыңны! Артка чиген, хәшәрәт! Урман ягыннан килгән бу әмер, кызышкан үгезгә кызылны күрсәткән мәеле тәэсир итә. Нургали өн килгән якка төзәмичә, ата башлый. Мәче җитезлеге белән икенче агач ар гына сикергән Җирән хуҗасының пистолет тоткан кулының мускулына пуля озата. Иңбашына кургаш эләккән кул бау төсле сәлперәя. пистолет шап итеп җиргә төшә. Ике елдан артык Ваһаповның һәр әмерен, теләген, өй эте кебек \ гәп яшәгән ялчы куркыныч сызыкны җиңел үтә. һәркемнен гомере бер генә, җаны газиз шул. Теләсә нинди бирелгән кол да тормышына куркыныч туганда, тешен күрсә тә. үзен яклау хәстәрен күрә. Бу мин, тукта! дип. гырылдый, мөгери. ыңгыраша Нургали. Көпшәсен аска төшереп, үзенә якынлашкан Җирәннең күзләренә күтәрелеп карарга көч таба. Салкын, мәрхәмәтсез, котып бозыннан башка нәрсә күрми. Йөзендә иман, мәрхәмәт әсәре таба алмый. Безнен хушлашу сәгате болай да якынлашып килә иде Үзен ашыктырдың. Арба көпчәген югалтты. Теге мәетләрне бирегә алып мен! Үзенең хуҗа, кит, пахан, патрон, босс, шеф икәнлеген онытмаган. Җирәннең сүзсез буйсынуына өйрәнгән Ваһапов карышырга булды: «Үзең алын кил, без аларны күл буена күмик Юкса, икебезгә дә каюк» Җирән наганыннан шул мизгелдә үк чыккан пуля туфлиенсн очына килеп кадалды. Яугире элеккеге сәрвәрен күз уңыннан төшермичә, иелеп, икенче пистолетны кулына алды. Нургали бер кулы белән ярасын кысып, лап-лоп атлап, яр буена китте. Гадслевнын авыраеп киткән җансыз гәүдәсен көч-хәл белән сөйрәп машина янына кигереп салды. Икенче мәет артыннан китте Мәгәр Сакманов егылган урын буш иле. Җир йоткан диярсең үзен. Су аегына китә алмый, бик сай. куе камышлык Пуляның аңа барып җиткәнен, Сакмановның гөп итеп егылганын үзе күрде. Могҗиза . Ваһаповның озак маташуын хупламаган Җирән, ике кулына ике пистолет тогкан килеш, яр буена килде. «Юк ул монда, качканмы, җир астына кереп киткәнме? Эшләпәсе генә йөзеп йөри». Нургали яр буена, шома лайлага ятып, капшана башлады, янына ук килеп баскан Җирәннең чалбарына исән кулы белән ябышты, үзенә тартып, егарга азапланды. Селкетә дә алмады Бетон багана диярсең. Икенче аяк Ваһаповның авызын, борынын җимерде Шарлан кан ага башлады Анык бер карарга килгән Җирән чираттагы әмерен төшерде: «Машинага кереп утыр!» Ваһапов машинасына көч-хәл белән менә алды. Ике шартлау тынлыкны бүлде. Нургали исән кулы белән янтавына. корсагына кергән кургашларны готарга тырышып, буш урындык ягына авып гөшге Җирән каударланмыйча гына пистолетларын каешы астына кыстырын. тәкәне җилкәсенә алган сабан туе батыры кебек, Мостафа Гаделев- ның гәүдәсен арткы утыргычка күгәреп куйды Күл кырыен, агачлар арасын күзләргә кереште Сакмановны эзләве иде аның Фәридәгә, аның яраIкан хатынына, бәйләнеп йөргән кешене исән калдырырга исәбе юк Apr ык шаһигы да кирәк түгел Ваһапов сүзе хак булган Сакмановның башын бизәгән кара велюр эшләпәсе генә, җиңүчене ирештергәндәй, су өстендә уйнаклап, йөзеп йөри Гәүдәсе беркая да күренми Аяк эзләре дә калмаган Җирәннең ачуы кабарды. Нургали пистолетын алып, җан дошманы булып киткән эшләпәгә өч пуля утыртты. Теге явыз, ирнең үзенә тишекләр ясавына исе дә китмичә, җил ритмына буйсынып, чайкалуын дәвам итте. Хуҗасын көтә иде ул. «Мафия бессмертна»,— дип уйлап алды да, Җирән әле генә атыш барган урыннарны тикшерде, аягы белән кан эзләрен сөрткәләде дә, чит ил машинасыннан кирәк-яракны, радиотелефонны, мәетләрнең акчаларын, кулларындагы затлы сәгатьләрен үз кесәсенә күчереп, автомобильный ягулык савытының өстен ачып, анда утлы шырпы ташлап, үзе читкә сикерде. «Джип» яна башлады, бераздан ут салюты бирде Җирән янгынга якынрак килеп, саубуллашкандай карап торды, пумаладай озын «чәчләре»н, башыннан йолкып алып, утка ташлады. Глобус кебек такыр, йомры, чәчсез башына кара берет киеп, биштәрен кулына алып, ашыга-ашыга урманга кереп китте. Кечкенә бер аланда тукталып, Сәетнең кайтуын көтеп утырган Фәридә Мотыйгуллинанын өй телефонын җыйды. — Фәридә, без—азат. Җирәнне таныса да, берни аңламаган ханым: — Нәрсә булды? Кем, каян азат?—диде. Артык хәбәр биреп ташлаганын аңлаган ир сүзне кыскарак тотарга булды. — Минем белән Евпаториягә китик! Анда йорт алуым турында беләсең. Чит илдә яшәп калыйк. — Сакманов кая? — Тиешле урынында. — Кайда? - Теге дөньяда. Минем тәкъдимгә ризамы? — Юк... Мин Сакмановтан бала көтәм. Шуны үстерәчәкмен. Мине артык борчыма. Үзеңә кирәген алдың. Сәет исәнме? — Үкенерсең! Ханым белән сөйләшүдән соң бөкерәеп, кечерәеп калган Җирән поезд станциясенә юл алды... Сәет Сакмановның киләчәгенә күрәзәлек итүе кыен. Әгәр исән-имин калган булса, ул, әлбәттә, Фәридәсе янына кайтып егылыр. Киләчәктә яхшысы да, гарасатлы җилләре, зәмһәрир суыклары да булыр. Кешедә кешене хөрмәт итү чорына якынлашып килгәндә, бәлки, ул да халкына хезмәт итәрдәй файдалы шәхес булып үсеп китәр. Кайгы-хәсрәт ул — тормышның бәхет белән чиктәш буразнасы, диләр бит.. 1995—1996.

Реклама