АЗАТЛЫК —ТАТЛЫ СҮЗ

ягә мөстәкыйльлек хокукы бирелә! Хәзер әнә Финляндия муллыкта яшәүче, дөнья базарында мәйдан тоткан илләрнең берсе. Күпме табигый байлыкларга ия булуына карамастан. Рәсәйнең исә бүгенге көнгә кадәр сазлыктан, артталыктан. ызгыш-талаш кәсәфәтеннән башы чыкканы юк. Рәсәйнең па г шалардан ук калг ан күп кенә биләмәләрен үзенең кана г астына җыйган СССР да шулай ук империячел-тоталитар бер дәүләт иде. Ул таркалганнан соң әнә күпме союздаш республикалар үзләрен мөстәкыйль дәүләт дип игълан иттеләр Рәсәйнең ашказанында утырган, башка халыклар белән чагыштырганда аеруча нык сибелсп-таралып беткән татар халкына мондый бәхет эләкмәде Чөнки тарихи бердәмлек җитмәү, форсатны кулдан ычкындыру, чикләребезнең теләсә нинди кош-корт у геп йөрерлек дәрәҗәдә үтәкүренмәле булуы, тагын-таг ын башка күп горле сәбәпләр безгә элек-электән аяк чала килде Шулай да, миңа калса. 1990 елның 30 августында республикабыз парламенты Татарстанның дәүләт суверенитеты хакында Декларация кабул итүе белән тарихыбызда зур эш башкарып калды. Ул көннәр истә. Башкалабызның Ирек мәйданын ничә көннәр, ничә айлар буена «Азатлык' А-зат- лык!» дигән сүзләр дер селкетеп тотты ул чакта Без инде хәзер, ни генә әйтсәң дә. элекке түгел: уйларыбыз азат, өметләребез зур 5 6 еллык тәҗрибә мисалларын бөртекләп санап тормастан. аерым алганда. Татарстанның халыкара мәйданда һаман саен ныграк урын бнләвен. Казанда икенче тапкыр Бөтендөнья татар конгрессы үткәрелүне әй геп кигү дә җитәдер. Кешелек тарихының, жәмгыять үсешенең бик күп өлеше Азатлык өчен көрәш сәхифәләреннән тора. Төптән уйлап карасак, бу хезмәткә, иҗтиһатка, танычлыкка. кояш астында үз урыныңны табарга омтылыш дигән сүз. Күрәсең, менә шуңа да инде затлыакыллы итеп «Азатлык — татлы сүз»,— дигәннәр. Без яшәп яткан дәвердә генә дә кыйтгаларны миллн-азатлык хәрәкәте чорнап алган иде Бу хәлләргә иркенләп тукталуның хаҗәте юктыр, чөнки моны инде мәктәп балалары да яхшы белә, һәрхәлдә. АКШ. Франция. Бөек- брнтання кебек империяләргә мәрҗәндәй сибелгән колонияләрен кулдан ычкындыру җиңел булмагандыр Әмма алар Азия. Африка. Латин Америкасындагы байтак кына халыкларга ирекне вакытында һәм кансыз-коралсыз диярлек тапшыра белделәр Хәтергә төшерик; Октябрь революциясеннән соң большевиклар да гаҗәеп бер демократик гамәл эшләп куялар ич Россия составында™ Финлянди Без чынлап та мөстәкыйльлек алдыкмы соң? Бу сорауга җавап бирү өчен тулы бер фәннисәяси трактат язарга кирәк, әлбәттә Шулай да кыскача гына әйтергә мөмкин: мөстәкыйльлек яулау юлында без беренче адымнарны гына ясадык әле, бик күп теләк-ниятләребез исә һаман кәгазьдә килеш кенә кала бирә. Хәтта ки Ирек (Азатлык) мәйданында ирек өчен көрәштә дә акрынлап түрәләр, номенклатура жиңеп чыкты! Алар вакытында хезмәт хакы ала. алар гөлбакчадай сарай-коттеджлар төзи. Йә, әйтегез, халыкка, интеллиг енциягә һәм милләтчеләргә мондый рәхәтлек вә мөмкинлекләр тигәне бармы соң? Бүгенге көндә Казаныбызның иң биек ике ноктасы бар: берсе аның — айлы Сөембикә манарасы, икенчесе Хөррият кошы һәйкәле. Дөрес. Азатлык һәйкәле Америка Кушма Штатларында да бар. Башына гаделлек тажы кигән, кулына утлы факел тоткан хатын-кыз сыны биек колонна очында басып тора. Хәтерләсәгез, кыерсытылган елларының берсендә Б. Ельцин Нью-Йорктагы бу һәйкәл өстеннән вертолет белән өч тапкыр урап узган иде. Телевизордан сөйләгән чакта «Азатлык һәйкәлен өч тапкыр урап чыкканнан соң мин үземне өч тапкыр иреклерәк итеп сиздем», дия-дия күкрәк какканы да истә. Сәясәтчеләрнең сүзе кылган гамәленнән нык кына аерыла шул. Чечен халкының азатлыгын буарга теләгән Президент, ике ел узгач кына, бу канлы сугышны көчкә туктата алды Гомумән, Рәсәйдә милли мәсьәлә беркайчан да цивилизацияле юл белән хәл ителмәде, моның хәтта анык программасы да юк Телләрендә «Бербөтен һәм бүленмәс Россия» шуның белән вәссәлам Академик Индус Таһиров әйткәнчә, «Бәйсезлек мәсьәләсен тарих үзе хәл итәчәк Империя Казанны алудан башланды һәм без аны туктатырга да тиешбез». Чыннан да. чеченнарга караганда, татар халкына тарихи жаваплылык асылда иртәрәк тә, күбрәк тә салынган! Аз гына ирек даулый башладыңмы, Мәскәү тизрәк: «Бездән башка яши алмыйсыз .» дип лаф орырга тотына. Без Мәскәүдән башка да бик яхшы яшәр идек әле, Мәскәү үзе бит бездән башка яши алмый Чынлыкта аны дистәләрчә субъект-рег ионнар туендырып тора. Хәтта, басымга түзә алмыйча, берзаманны чүт кенә Урал һәм Себер республикалары аерылып чыга язды түгелме? Бәйсезлек — аерылып китү өчен түгел, тигез хокуклылык өчен кирәк. Үзәктә шушы гапгади хакыйкатьне ни өчендер аңларга теләмиләр, һаман күсәк, һаман йодрык Рәсәй киңлекләрендә меңнәрчә гектар урманнар тиктомалдан яна, көлгә әверелә Хәрби уеннар уйнаган булып ничаклы мал-мөлкәтне, акчаны жилгә очырганчы, танк һәм вертолетларны әнә шул урман утларына каршы җибәрсәләр, ил-көн өчен файда гына буласы бит югыйсә Азатлык турында уйлану менә бит ничаклы уй-фикерләрне, күңел сызлануларын актарып чыгара! Әйе. 1996 елнын августында — Татарстан Республикасы көнендә—элек Ленин мемориалы дип аталган, хәзер исә «Казан» милли-мәдәни үзәге дип йөртелүче бина каршында Хөррият кошына һәйкәл ачу тантанасы булган иде. Стиль-эшләнеше ягыннан беренче карашка сәер тоелган бу сәнгать әсәренең авторы — Саба якларында туып үскән татар егете, сынчы Кадим Җәмитов Ул ижат иткән һәйкәлнең асыл мәгънәсен төрле кешенең төрлечә аңлавы, кабул итүе дә бик ихтимал Ләкин ин мөһиме — ул безнең күңелләрдә киләчәккә ышаныч тудыра! Азатлык идеясе, һәрхәлдә, явызлык һәм гаделсезлеккә каршы көчне аңлата. Рух иреге— җәмгыятьне сәламәт яшәтүче, аны туендырып торучы кислород. Азатлык ул исәннәр өчен генә түгел, киләчәк буын өчен дә кирәк Без, татарлар, яшәү тарихыбызда азатлык кошын инде ничә тапкыр кулыбыздан ычкындырдык Бу юлы инде безгә азатлыкның канатларын каеручыларга берничек тә юл куярга ярамый Ярамый! Пикассоның Тынычлык күгәрчене искә төшә... Казан күгендә Хөррият кошы канат кагына.. Мәскәү сәясәте күгендә исә ике башлы Каракош канатларын дәһшәтле селки Бу кош бер башы белән көнчыгышны, икенчесе белән көнбатышны чукып- чукып алырга, канга батырырга мөмкин. Мондый кошны азатлык сөйгән халыклар берничек тә ярата алмаячаклар, билгеле. Безгә тынычлык кошлары һәм азатлык җилләре кадерле.

Реклама