Логотип Казан Утлары
Шигърият

«АЧУЛЫ ЕЛЛАР» ДӘФТӘРЕННӘН

Исә жил Исә дә исә көзге җил. Бер көчәеп, бер тынып Имән тикле имән гүя Тора чак-чак тотынып. Җилгә каршы талпына кош, Оясына кайтмакчы. Ачуы чыккан төсле, жил Аны артка атмакчы Мәһабәт тә, шөбһәле дә Иделдәге гарасат Ярларга сугыла дулкын. Гүя ярсып чапкан ат. Әллә ниләр уйлап куям, Җаным куба бу мәлдә Ачулы жил, ярсу дулкын. Мин үзем сезнең хәлдә! 1977 Сарылык Бөтен жирем сары бүген. Сары болын, тугаем: Бер лә юкка сары булмас. Сагыналардыр, мөгаен. Бөтен нәрсә сары бүген, Сары хәтта ак каен Агачлар да юксынадыр. Сагынадыр, мөгаен Сары өйләр, урам, шәһәр, Кояшым сары, Аем Йөземне дә, җанымны да Сагыш басты, мөгаен. Уйлар, гамьнәр, хәвефләрнең Бергә килеп барысы Әллә миңа сарылдымы Бөтен дөнья сарысы?! 1991 Әсир Бер әсир мин. чорналдым чор гамьнәренә, Утларына, суларына, чәчәгенә. Бил турайтмас эшләренә, хәстәренә. Язмышларны чөен йөрткән хәтәренә Чуалдым мең каршылыкның җәтмәсенә. Күз камагыч алдау сипкән кояшына. Парадлары, ялган тулы речьләренә, һәм коточкыч химиясе, АЭСына. Чолгандым кан-яшьле илләр мәхшәренә, һәм әйләндем юл югалткан бер юлчыга. Көлү кушып языйм дисәм, шигыремә Әрем булып, дөньясына ачу чыга. 1992 Ашыкма Гомерләр күп нәрсә, күп гыйлем өйрәтте, Җаннарны талкыды, бәгырьне көйрәтте Өйрәтте сәер һәм чарасыз һөнәргә — Вәгазьләр сөйләргә, теләкләр теләргә: Йолдызым, ашыкма, ашыкма сүнәргә! Күп булды үтелгән сикәлтә юллар да. Үзәкне өшеткән хәвефле еллар да. һәм булды тиеш чак бик кыйммәт гүләргә. Теләргә өметләр өзелгән көннәрдә: Бәхетем инеше, ашыкма кибәргә! Иң кыйммәт дусларны күп булды югалту; Иң сөйгән кешегә җитмәде юату; Күп вакыт өйләрдә җитмәде көйләр дә. Рөхсәт ит соңгы кат, соңгы кат теләргә: Гөлкәем, ашыкма, ашыкма шиңәргә! 1994
Иртә Шундый тыйнак, әйтерсең лә Бөтен дөнья туктаган. Зифа камыш, үләннәргә Көмеш булып чык яуган. Кояш әле чыкмаган да, Офыкта тик ал төсе. Капкан ләкин агачларга Уты — алтын яктысы Иртәнен сихри яменә. Рәхәтенә кинәнеп Кашкарый кызлары көлә. Әкрен генә тирбәлеп. Җәүһәр-якутлар иңгәнме — Җем-җем итә күл өсте Дулкынлатып ефәк күлне Бер оя үрдәк төште һәр нәрсә саф, тере, җете. Сизелә: кояш чыга Кармагын салыр чак җитте Ярдагы балыкчыга. Әфсенләп кармак-җимнәрен Килә бер ипле җиргә. Балык та чиртер күрәсең — Акбае көтә бергә. Мин бу вакыт шундый хәлдә: Гел тылсымланган төсле. Бәхетлеме мондый мәлдә Йокыга талган кеше? Тереме таң хозурына Игътибар итмәүчеләр? Җир-әнкәнең тын җырына Исләре китмәүчеләр9 Яшә. и Җир бөеклеге! Җанның илаһи чагы1 (Гомернең дә шундый көне Бер кайтса иде тагы!) 199
Беркем белми, белмәс, белмәсен дә, Беләм, беләм, беләм мин генә: Бу дөньяда иң сөекле кешем. Иң кадерле кешем син генә. Беркем белми, белмәс, белмәсен дә, Беләм, беләм: син бар бу җирдә. Син бар. димәк, гөл бар. нур бар җанда, Кояшым бар. Ай бар күңелемдә. Беркем белми, белмәс, белмәсен дә: Наз чишмәсен син ул эчердең. Тик син генә, бер син, бер син генә Гомерлек яз миңа кигердең. Белсен ләкин, белсен яшь тә, карт та. Белсен һәркем, күкләр һәм хәят Әҗәлдән дә олы. өстен көч бар. Мәңгелеккә тиң көч Мәхәббәт! 1995 Юл чагында Килеп чыктым юл аерылган төшкә. Торам юл чатында. Юл югалтып зур хәвефкә төшкән Юлчы сыйфатында Уңга таба китсәм кара урман, Таныш түгел яклар (Байтак булды урманнарда кунган. Ялгыз туңган чаклар). Иртәнен сихри яменә. Рәхәтенә кинәнеп Кашкарый кызлары көлә. Әкрен генә тирбәлеп. Җәүһәр-якутлар иңгәнме — Җем-җем итә күл өсте Дулкынлатып ефәк күлне Бер оя үрдәк төште һәр нәрсә саф, тере, җете. Сизелә: кояш чыга Кармагын салыр чак җитте Ярдагы балыкчыга. Әфсенләп кармак-җимнәрен Килә бер ипле җиргә. Балык та чиртер күрәсең — Акбае көтә бергә. Мин бу вакыт шундый хәлдә: Гел тылсымланган төсле. Бәхетлеме мондый мәлдә Йокыга талган кеше? Тереме таң хозурына Игътибар итмәүчеләр? Җир-әнкәнең тын җырына Исләре китмәүчеләр9 Яшә. и Җир бөеклеге! Җанның илаһи чагы1 (Гомернең дә шундый көне Бер кайтса иде тагы!) 1994 Сулга китсәм, читкә тарта төсле Барасы ягымнан. Очрамый да шунда хет бер кеше — Кичкәрәк калынган. Юл чатында торам аптырашта: Кайсы юлдан китим? Нигә шулай кирәкмәгән чакта Тиз килә соң бу төн? Ник бу гомер яшәлде соң һаман Аптырау эчендә Ике юл чатында туктап калган Мосафир төсендә? Ник ал-гөлгә манып мактасак та Барасы якларны. Тиргә батырганчы кауласак та Йөк тулы атларны — Әле сазга, әле кантарлыкка Килеп төртелдек соң? Тураеп атларлык хәлләр юкка Бөгелеп йөрдек соң? Бүген дә бит алда кара урман, һәм шикле юл чаты. Кая барма — баскын, угьры тулган, һәм күренми якты. Нинди юл бу? Юлы кая илтә? Калдык юл чатында. Уйлый китсәк — бүген ил хәвефтә. Юлсыз сыйфатында. Уйга батып юл чатында торам. Караңгы да төште. Кайда соң син Хәзер Ильяс сыман Юл күрсәтер кеше? Әллә син дә юлны бутадыңмы Минем шикелле үк? Яна идең, инде тукталдыңмы Өметең үк сүнеп? Кил син кабат, кабыз факелыңны. Бу туктар көн түгел. Утың белән яктырт барыр юлны. Бел: хәлебез мөшкел! 1996