Логотип Казан Утлары
Публицистика

XVIJ ГАСЫРДА КӨНБАТЫШ СЕБЕРДӘ ҺӘМ ИДЕЛ-УРАЛДА МИЛЛИ-АЗАТЛЫК СУГЫШЛАРЫ

■яҗ у»- әскәү дәүләте XVI гасырда ук дөньяның иң агрессив дәүләтләреннән берсе иде. Ул башта үзенә урыс кенәзлекләрен, аннары Укадан Уралга кадәр зур мәйданнарда яшәүче угыр-фин халыкларын буйсындырды Урыс дәүләтенең Казанны җимерүе, аның халкын, шул исәптән, балаларны һәм хатын-кызларны кыруы дөнья тарихында иң канлы вакыйгаларның берсе. Бу вакыйганы тарихчы Михаил Худяков «урыс тарихының иң авыр сәхифәләреннән берсе» дип атады. Казанны алган көннән урыс дәүләте тарихында колонияләр яулау чоры башлана Ул 1556 елда Әстерхан ханлыгын басып ала һәм җимерә, халкын кылычтан үткәрә. Себер ханлыгы Мәскәү тарафыннан җимерелгән өченче дәүләт. Үз агрессиясен аклау өчен Мәскәү татарга каршы идеология, бу халыкны урысларның һәм башка халыкларның дошманы итеп күрсәтү идеологиясен барлыкка китерә. Бу эш православие чиркәве белән бергә алып барыла Казан ханлыгы халыклары үз дәүләтләре җимерелү, аны басып алу белән килешми һәм аларның үз дәүләтен торгызу өчен сугышлары XVI гасыр ахырына кадәр дәвам итә Бу сугыш урыс, хәтта кайбер татар тарихчылары тарафыннан бозып аңлатыла, «фетнә», татар феодаллары оештырган сугыш яки феодалларга каршы сугыш дип атала Татарларның һәм ханлыктагы башка халыкларның Казан дәүләтен торгызу өчен сугышы чын мәгънәсендә Бөек Ватан сугышы иде һәм ул Идел буе тарихының якты, героик сәхифәсе Кызганыч, бу сугышлар әле һаман аз өйрәнелгән, аңа тиешле бәя бирелмәгән. Себер татарлары һәм Көнбатыш Себернең башка халыклары — вогуллар. истәкләр. ненецлар, силкүпләр, телеутләр дә дәүләтләрен — Себер ханлыгын Мәскәү тарафыннан яулап алу белән, урыс агрессиясе һәм үзләренең коллыкка төшүләре белән килешмиләр Көнбатыш Себер халыкларының XVII гасырдагы милли-азатлык сугышлары да үткәннең әһәмиятле сәхифәсе булып тора. Әмма ул да әле тарихта гадел бәясен алмаган. Себер татарларының илбасар урыс дәүләтенә каршы баш күтәрүләре XVII гасырның куп кенә документларында чагыла Бу вакыйгалар Себер воеводалары һәм приказчикларының Себернең баш воеводасы булган Тубыл воеводасы һәм Мәскәү хөкүмәте белән язышкан эш кәгазьләрендә Березов, Пелым һәм Ман- газея истәкләре арасындагы сүз берләшүне ачу буенча 1663 елгы эзләнү-тикшерү язмаларында, воевода кәнсәсе һәм патша Сарае арасындагы язышуда һәм башка документларда сакланган. Идел-Урал халыкларының XVII гасырдагы милли-азатлык сугышлары Казан приказы документларында, Мәскәү хөкүмәте белән Мәскәүнең Казандагы, Уфадагы колониаль хакимиятенең үзара язышуларында тасвирлана' Себер татарлары һәм Көнбатыш Себердәге башка халыкларның баш күтәрүләрен. азатлык өчен сугышларын иң әүвәл Г. Ф Миллер һәм И. Э Фишер яктырта Әмма алар милли азатлык сугышларын «фетнә», «явызлык кылу», «әшәкелек» һәм «кыргыйлык» күренеше дип тамгалыйлар2 . Көнбатыш Себер һәм Идел-Урал халыкларының XVII гасырдагы милли- азатлык сугышлары урыс тарихчылары Н М. Ядринцев, П А Словцев, С В Бахрушин. В И Огородников, П И. Бунинский, С М. Соловьев. Н А Фирсов һәм башка тарихчылар хезмәтләрендә теркәлгән3 Совет чорында К. А. Волкова. А. П. Уманский. И. Г. Ак.манов. Н В. Устюгов һәм башка тарихчылар да бу проблеманы азмы-күпме яктырттылар. Ләкин совет чорындагы кайбер хезмәтләрдә Көнбатыш Себер һәм Идел-Урал халыкларының милли-азатлык сугышларын «башкорт восстаниеләре» дип ялгыш бәяләү сизелә4 . Новгород дәүләтенең Печора һәм Урал буенча, аннан төньяк-көнбатыш Себергә агрессиясе XI гасырда башлана. Моны Мәскәү дәүләте дәвам итә. Комилар, төньяк удмуртлар, Печора һәм Урал буе истәкләре. Урал буе ненецлары һәм вогулларының җирләре тартып алына, үзләре буйсындырыла 1499 елда урысларның кенәз Курбский. Ушатый һәм Гаврилов җитәкчелегендәге 4000 кешелек чирүе Урал тауларын үтеп. Себергә чыга, жирле халык белән сугышып. Себер йортының 41 шәһәрчеген ала. жирле морзаларны әсир итә5 Оешканнан бирле агрессив булган Мәскәү дәүләтенең һәм урыс православие чиркәвенең карашы XVI гасырда төрки-мөселман дәүләтләренә юнәлә һәм бу дәүләт чиркәү белән бергәләп төрки-мөселман дәүләтләрен басып алу. ислам динен юк итү өчен ныклап әзерләнә. 1552 елда Казан ханлыгын җимерүне Мәскәү дәүләте һәм урыс чиркәве башка төрки дәүләтләрне яулап алып, тагы да көньяккарак бару өчен юл ачу дип хисаплый. 1556 елда Әстерхан ханлыгын жимср1әннән сон Мәскәү Себерне буйсындырырга карар кыла. Мәскәү түрәләре Себер аркылы Төркестанга барып чыгарга ниятли. Әмма бу юлда Себер татарларының монгол явыннан күп алда төзелгән дәүләте Себер йорты тора Күршесен яулап алу өчен урыс дәүләте Казанның үз җирендә ныгытылган хәрби база — Зөя шәһәрен сала Себер татар дәүләтен басып алу нияте белән Мәскәү тагын да куәтлерәк хәрби база промышленник Строгановлар биләмәләрен төзергә булыша. Монда берничә кальга, хәрби гарнизоннар, сугыш кирәк- яраклары һәм азык-төлек саклау урыннары кора. Себер ханлыгын яулап алу өчен патша чирүе сугышчылары түгел, ә Мәскә- үдән алып көнчыгыш илләргә кадәр яманаты таралган тәжрибәлс юлбасарларның бандасы җибәрелә Шул юлбасар казакларның атаман Ермак җитәкчеле! сидәге басып алу явы 1581 елның сентябрендә Строгановлар биләмәләреннән оештырыла. Ермак белән килгән 540 баскынга Строгановлар үзләренең 300 сугышчысын кушып, көймәләр, утлы кораллар, азык биреп, татар дәүләтенә каршы сугышка җибәрә. Туплар һәм башка торле утлы кораллар белән коралланган Ермак баскыннары Себер халкын исәпсез-хисапсыз үтереп, мал-мөлкәтен талап, шул ук елның 26 октябрендә Себер йорты башкаласы Искер («Кашлык». «Себер» дигән исемнәре дә мәгълүм) шәһәре янындагы Чуваш борыны дигән җирдә килеп туплана Алдан әзерлек чаралары күрүгә карамастан, нигездә ук-җәя белән коралланган Күчем хан гаскәре җиңелә һәм үзенең башкаласын калдырып китәргә мәҗбүр була. Ермак илбасарлары буш башкаланы «алалар». Ләкин әле бу Күчем ханның тулы җиңелүе түгел иде Аны урыслар 1598 елда гына җиңә алдылар Мәскәү дәүләтенә Күчемне тулы җиңәргә 17 ел вакыт кирәк булды. Сугыш нинди авыр булса да. Күчем урыс илбасарларына бирелми, сынмый, горур кала Агрессив урыс дәүләтенә каршы көрәш байраг ын тагын 70 ел буена аның уллары һәм оныклары күтәреп бара Басып алу сугышларында урыслар Себер татарларының 90 процентын үтерә Себсрнең башка халыкларының да югалтулары шуннан кнм булмый Бу вәхшәт документлар белән раслана Күчем! ә кадәр хакимлек иткән Себер ханы Ядкәр вакытында. 1555 елда урыс патшасы Мөһдиш Иван. Ядкәрнен Мәскәү каршында баш июеннән файдаланып, аны урыс дәүләтенә ясак түләргә мәҗбүр итә һәм ясакны күбрәк жыю максаты белән Себергә илче итеп җибәрелгән Иван Непсйцынга халык санын алырга куша. Иван Непейцын Себер ханлыгында ясак түләргә тиешле, ягъни 18 яшьтән 50 яшькә кадәр сау-сәламәт ирләрнең саны 30700 кеше дип хәбәр китерә Ә инде XVII гасыр башында кан коюлы басып алу сугышларыннан соң элекке Себер ханлыгы җирләрендә ясак түләргә тиешле ирләрнең саны 3000 кешедән артык булмый. Яулап алганнан соң татарларның ыруг башлыклары, феодаллары йомышлы татарлар итеп беркетелә, ә гади халыкка ясак салына, аның күләме төрле урынла төрлечә була, нигездә, бер ясаклыдан 5—7 кеш тиресе, аерым олыслардан 10 га кадәр кеш тиресе исәбеннән була Ләкин ясакның бу кү ләменә күп санлы «истәлек бүләкләре» (поминкалар өстәлү, тиренең сыйфаты начар дигән сылтау белән арттырып гүләтү һәм ясак жыюда оятсыз талау ысулы) куллану нәтиҗәсендә Себер халкы өчен бу ясак түләп бетерә алмаслык салымга әверелә Ясак елга бер тапкыр җыела һәм аны җыеп алу алдан яхшы әзерләнә, җирле халыкны куркыту, алдау һәм талауга корылган була. Ясакны җыю аны түләүчеләрнең тору урыннарына бәйле рәвештә ике төрле итеп оештырыла Шәһәрләргә якын җирләрдә яшәгән халыктан ясакны ыруг яки авыл башлыгы җыеп берничә ярдәмче белән шәһәргә алып килә Ясак жыю көнендә шәһәрнең үзәк мәйданына казаклар кылычларын, утлы коралларын тагып, ике саф булып тезеләләр. Ясакны китерүче башлыклар үзләренең ярдәмчеләре белән шул кораллы казаклар сафы уртасыннан узганда шәһәр үзәгендәге кальгадан туп залплары гөрселди, казаклар пишальлардан атып ясак китерүчеләрнең котын алалар Казаклар сафыннан үтеп чыккан ясакчыларны мәйданда зиннәтле кафтаннар кигән, коралларын таккан воевода һәм анын приказчиклары каршы ала Воевода каршында кисмәк-кисмәк ачы бал һәм шәраб, алар янында кулларына агач чүмечләр тоткан урыслар. Алар ясак китерүчеләрне «сыйлыйлар»— эчү мәҗбүри. Алькогольгә күнекмәгән Себер кешесенә ачы бал яки шәраб тиз тәэсир итә. Шул мыскыллауга-куркытылуга корылган тамашадан соң ясак җыю башлана Аны воевода үзе башкара. Иң яхшы тиреләрне сайлап бер читкә алып куя — ул аларны үзенә «сатып ала» Аннары ул мехларны патшага, тәхет варисына, үзенә һәм приказчикка ясак түләүчедән «истәлек бүләге» итеп сайлап ала Шулай сайланганнан сон начаррак тиреләр ясак түләү өчен кала Аларны сыйфаты начар дип, тиешле саннан артыграк ала, 7—10 урынына 10—15 тире китә. Шәһәрдән ерак урыннарда ясак авылларда җыела, ул да алдау, исертү, куркыту юлы белән башкарыла Ясак җыеласы авылга приказчик белән бергә сәүдәгәрләр, промышленниклар һәм коралланган казаклар килә. Сәүдәгәрләр, промышленниклар вак-төяк бизәкле әйберләр, тимер-бакыр кисәкләре, балта- пычак кебек әйберләр алып киләләр. Монда да кисмәк белән эчемлек тора. Приказчик һәм сәүдәгәрләр башта «сыйлау» үткәрәләр, халыкны исертәләр. Аннан сон шәһәрдәге тәртиптә ясак җыела. Ясак җыелып беткәч, тагын «сыйлау», аннан сәүдә оештырыла. Бер аршин буе тимер кисәгенә кеш тиресе, бер пычакка берничә тире, балтага тагын да күбрәк алына Иртәгесен махмырдан җан бирергә торган халыкка тагын «сәүдә» оештырыла, исерткеч белән «баш төзәтү» башкарыла, ләкин бушка түгел — мехка алмашка. Ясак җыючылар баеп кайтып китә, бичара халык таланып кала6 Җирле урыс властьлары вакыт-вакыт ясак түләүчеләрнең санын алу үткәрәләр, ләкин аларның арасы озак еллар була. Халык үлгән авылдашлары, качкан, киткән кешеләр өчен дә ясак түли. Законда каралган ясак күләмен халык ике-өч тапкыр артык түләргә мәҗбүр ителә Шулай оятсыз талау, алдаудан халыкнын тормыш алып бару өчен мехы калмый. Бу турыда патша түрәләре белә, ләкин талау дәвам итә. Ә ул чорда Себердә мех акча вазифасын башкара Себер дә ясак түләү белән бәйле коточкыч хәл — әманәт тәртибе яши һәр ыруг яки авыл киләсе елда ясак түләүнең вәгъдәсе — гарантиясе итеп үзләренең бер яки берничә кешесен бирергә тиеш була Бу кешеләр әманәтләр ел буе төрмәдә тотыла яки авыр эш башкара һәм киләсе ел ясак җыйганда гына икенче кешегә алмаштырыла. Әманәтләрнең күбесе соңыннан элекке күргән газаплардан үлә. Себердә Мәскәүнең төп максаты кыйммәтле мех жыю була, аның бөтен сәясәте халыктан мулрак мех каерып алуга юнәлдерелә. Русия өч гасырга якын бөтен тышкы сәүдәсен Себер мехы белән алып бара Шул ук вакытта ясак җыюда воевода һәм аларның якын чиновниклары байый. Ясак жыю вакытында байлык туплауга гына риза булмыйча, воеводалар, приказчиклар Себер татарларының һәм башка халыкларның терлеген, йорт әйберләре, мех киемнәрен алып китәләр, балык тоту, ауга йөрү, кондыз аулау урыннарын, җирләрен тартып алалар. Кайвакыт табигый бәла-казалар була — җәнлек кача яки күпләп үлә. ау. җигү этләре, боланнар йогышлы авырулардан үлеп, ау бармый Җирле урыс хакимияте бу хәлне белсә дә, ясак таләп итә. Түләнмәгән ясак бурыч булып өстәлеп җыелып бара, ул недоимка дип атала. Недоимкалар зур саннарга җитә, аларны түләп халык бөлеп бетә. Ясактан башка Себер халкына төрле мәҗбүри йөкләмәләр салына. Иң авыры— Верхотурье, Тура. Пелым. Том, Енисей татарларына салына торган патша җирен сөрү, иген үстереп, җыеп бирү була. Халыкның, бөтен гаиләсе белән эшләп, үзенә көн итәргә вакыты да калмый, ачка үлүчеләр күп була Шулай ук Себер халкы ям хезмәтенә, юл-почта эшенә ат биреп тору, юл карауга тартыла. Азлардан урыс башлыкларының, сәүдәгәрләрнең, промышлен- инкларның һәм башка түрәләрнең йөкләрен хак түләмичә ташыталар Хатынкызларны нарта-чаналарга төягән йөкне өстерәргә, елга буйлап аркан белән көймәләрне, биркаларны тартырга бурлак хезмәтен башкарырга мәжбүр итәләр Воеводалар ирләрне Себер халыкларына каршы сугышларга, басып алуларга, азатлык сугышларын бастырырга алып китәләр ’ Себернең яулап алынган халыклары хокуксыз була, аларнын хокук һәм бурычларын воеводалар билгели Воеводалар яллы кешеләр тоталар, алар авылларга барып жирле халыктан әсирләр ала Әсир алу белән воеводалар гына түгел, башка килмешәк урыслар да шөгыльләнә Әсирләрне кол итәләр, саталар. Әгәр әсирне чукындырса, ул әсир урысның милке колы булып кала Воеводалар, казаклар хәрби яуларда яки баш күтәрүләрне бастырганда әсирләр алып, үзләренең колы итәләр, чукындырып үзләрендә калдыралар XVI гасыр ахырында ул Көнбатыш Себердә татарларның, вогулларнын. истәкләрнен күп кенә кызлары, хатыннары һәм үсмер егетләре урысларда кол булып торганнар. аларны Себердән Русия базарларына китереп сата торган булганнар. Өстен катлау урыс йортларында сатып алынган татар, нстәк һәм башка коллар аз булмаган Себер халкының җир биләмәләре, ауга йөрү, балык тоту урыннарының кагылгысызлыгы турында патша фәрманы булуга карамастан, воеводалар, чиркәү. монастырьлар, килмешәк урыслар халыкны кысрыклыйлар, жирләрен. ауга йөрү, балык тоту биләмәләрен тартып алалар, татар һәм башка халыкларның җирләренә кереп утыралар Татар авыллары арасында урыс авыллары һәм кайбер татар авылларында урыслар яши торган урамнар барлыкка килә Себергә күбесенчә ир урыслар килә, алар татарларның һәм башка халыкларның хатыннарын, кызларын, хәтта улларын тартып алалар, аларны хатын урынына тоталар, өйләнәләр яки азгын жснси тормыш өчен файдаланалар Жирле халыкның күп егетләре өйләнә алмый, гаиләсез, гомерлек буйдак булып кала Бу хәл XVII гасыр ясак кенәгәләрендә ачык күренә Өйләнгән кешегә урыс колониаль хакимияте ясакны арттыра, бу турыда ясак кенәгәсендә язма була. XVII гасыр ясак кенәгәләренә 18 яшькә житеп исәпкә кертелгән татар, вогул, исток, ненец, сслкүп егетләренең күбесе гомер буе буйдак булып калган Бу хәл жирле халыкның үрчүенә комачаулаган, санын киметкән XVI йөздән Себер сөргенгә җибәрү урыны булып китә, анда күп җинаятьчеләр җибәрелә. Себергә килгәч тә аларнын күбесе жирле халыкны җәберләү белән шөгыльләнә Урысларның үтеп китүе юл өстендәге халыклар өчен олы бәла-казага әйләнә Халык өйләрен бикләп, хатыннарын, кызларын яшерә, терлеген урманга куа һәм урыс урдасының үтеп китүен коты чыгып көтә Аларны тизрәк үткәреп жиборү өчен ашаталар, эчертәләр. хәтта акчалата, азыклата бүләкләр бирәләр Кайвакыт Себергә урыс йомышчыларының шундый урдалары килә алар бәген өязне талап чыгалар. XVII гасырда Себердә бер урында төпләнмәгән, эшләмичә талауны төп кәсеп нткән урыс кешеләренең саны нык арга Алардан котылу өчен жирле халык тынычрак урыннарга кача, яшәгән урыннарын, жирләрен ташлап урманнарга китә Урыс тарихчысы С Ядринцев «XVII гасырда Себер хәер эстәүче Руська әверелгән иде», дип яза. Шулай игеп татарларны һәм башка халыкларны урысның казаклары да. воеводалары да. шәһәр урыслары һәм качкын караклары да талын Халыкның тормышы чыдап булмаслык авырая «XVII гасырда Себергә килеп яшәүче урыслар әхлаксыз бер җәмгыятьне тәшкил итә»,—дип яза И Э. Фингер үзенең «Себер тарихы» дигән хезмәтендә Анда казаклар һәм башка урыс килмешәкләре арасында күп хатынлылык кнн тарала Казаклар, сәүдәгәрләр, башка урыслар да берничә, кайбер очракларда дүртәр-бишәр хатын белән яшиләр Урыс ирләре ерак голга чыгар алдыннан хатыннарын башка ирләргә закладка бнрсп. акча алалар Кайгкач хатынын кире түләп алырга акча булмыйча яки алып калган ирнең кире бирергә теләге бу ямаса, хатын шул кешедә кала Бу хәл Себердә шул кадәр кнн тарала, моннан балалар бик җәфа күрә Себер бистәләре, авыллары исерек урыслар белән тулы бута, аларнын күбесе хатыннары өстснә үз кызлары белән женен тормышта яши Бу гадәт и күренешкә әверелә Башта бу хәлне күрмәмешкә салыш ан православие чиркәве бу гадәткә каршы көрәшеп карый, ләкин нәтиҗәсе аз була, чөнки чиркәү әһелләре эчүчелектә, җенси азгынлыкта алардан калышмыйлар XVII гасырда Көнбатыш Себердә бернинди шөгыле булмаган урыс бистәләре. авыллары барлыкка килә, аларнын халкы тирә-як Себер авылларына барып әсир алып, мал-мөлкәт талап кайта да. бер-ике ай эчә, азгынлык кыла, аннан яңадан яуга китә. Мәскәү хакимияте дә. урыннардагы колониаль хакимият тә бу хәлләрне яхшы белә, чөнки патша кәнсәсенә. воеводаларга жирле халыктан чиксез күп хатлар, жалобалар, гаризалар, халыктан вәкилләр килә. Ләкин хәл үзгәрми, чөнки колониаль хакимият кешеләре дә шулай яши. ә үзәк хакимияткә Себердән мех килеп торса — шул житә. Урыслар Себертә аңарчы анда булмаган чәчәк һәм башка бик күп йогышлы авырулар алып килә. Себер халкы, бу авырулардан иммунитеты булмау сәбәпле, күпләп кырыла Хәтта тулы авылларның үлеп бетү очраклары була Ә медицина ярдәме урысларның үзләренә дә булмый диярлек Соңыннан чәчәккә каршы прививка оештырыла, ләкин бу эш ерак авылларга барып җитми Азгын тормыш урыслар арасында сифилис һәм башка венерик авырулар таралуга китерә. Бу чирләр жирле халыкларга да йоктырыла, чөнки аларның хатын-кызларын көчләү урысларның шөгыленә әверелә. Венерик авырулар Себер халкы өчен бәла-казага әверелә XVII гасырда Себер татарларын һәм башка халыкларны көчләп чукындыру көчәя Себердә чукындыру Казан җирендә чукындыру үрнәгендә башкарыла, әмма Себердә ул башкачарак үткәрелә. Чукынган татарларны казан җирендәге кебек тоташ авыл итеп калдырмыйлар, аларны урыс авылларына таратып утырталар. кызларын урыска кияүгә бирәләр, улларын урыс «кызларына» өйләндерәләр. Кайбер очракларда, татарлар жир биләмәләрен ташлап китүгә нык каршы торганда, чукындырылган Себер татар авылларына урысларны шыплап тутыралар Теге очракта да, бу очракта да чукындырылган татарлар тиз урыслаша. Татарларны чукындыру көчле булса да. Себер татарларының Казан җирендәге кебек керәшеннәре юк. чөнки алар урыслашып беткән. Себернең урыслар тарафыннан колонизацияләнүе, ясак түләү, төрле мәҗбүри хезмәтләр башкару, талану, җирләре тартып алыну, урысларның әхлаксыз исерек тормышы, жирле халык исәбенә көн итәргә тырышуы элекке ханлык җирләрендә яшәүчеләрне һәм аларның күршеләрен иң соңгы чиккә җиткереп хәерчеләндерә, аларның гасырлар буе килгән йолаларга, гадәтләргә нигезләнгән, табигать шартларына яраклашкан тормыш тәртибен үзара җимерә. Күп гаиләләр җирсез, биләмәсез, торак урынсыз кала, халык тынычрак, ерак җирләргә күчү сәбәпле шактый зур миграция башлана. Яңа җирләргә күчкән халык башкача тормыш итәргә тиеш була. Моның өстенә Көнбатыш Себердә борынгыдан килгән халыкара сәүдә-алма- шу системасы җимерелә. Себер ханлыгы башкаласы Искер һәм башка шәһәр урыннарын казып тикшерү нәтиҗәсендә археологлар ханлыкта халыкара сәүдәнең нык үскән булуын раслыйлар. Анда Кытай, Төркестан, Идел буе товарлары сатылган, ул халыкара тәртипләр нигезендә алып барылган. Урыс колонизациясе башлангач, сәүдә алар кулына күчә. Халыкны оятсызларча алдау, җирле халык товарына, бигрәк тә мехка бик аз бәя биреп, үзенекен коточкыч кыйммәт бәяләү гадәти хәлгә әйләнә. Бу хәлләр бөтен Көнбатыш Себер халыкларында көчле ризасызлык һәм кискен протест китереп чыгара. Ясак түләүдән, төрле йөкләмәләрне башкарудан баш тарту, воевода яки башка урыс түрәләре белән очрашудан качу, Мәс- кәүгә төрле шикаять яки гариза белән кешеләр төркеме яки бөтен халык исеменнән аерым вәкил яки вәкиллек җибәрү, үзен-үзе үтерү, аерата гомуми төстә үзләрен яндыру (истәкләр арасында), баш күтәрүләр һәм азатлык сугышлары башлана. Себер халыклары XVII гасыр буенча үзләренең чыдап булмаслык хәлләрен үзгәртү яки авыр урыс баскынлыгын бөтенләйгә алып ташлау өчен көрәшәләр XVII— XVIII гасырларда Тубыл, Тара. Саз татарлары еш кына үзара сүз берләшеп, округ, өяз исеменнән патшага гаризалар юллыйлар. XVII гасырда азатлыкларын кораллы көрәш, баш күтәрүләр юлы белән кайтарырга тырышалар Баш күтәрү өчен иң кулай вакыт итеп Русия XVII гасырның беренче чирегендә кичергән «Бөек чуалыш» елларын сайлыйлар «Русиядә әле патша югында Себерне Русиядән азат итү» һәм «Күчем хан заманындагыча» мөстәкыйль дәүләт төзү омтылышы Себернең барлык халыкларының уенда, гамәлендә була. Әле 1607 елда ук Пелым вогуллары Березов шәһәрен туздырырга ниятлиләр һәм Березов истәкләре белән сүз берләшәләр, ләкин бу килешү хәбәре урысларга да барып житә Чөнки Себер халыкларында бик үзенчәлекле бер гадәт була: дошманга каршы нинди дә булса сугыш башлаганчы алар авылдан авылга «явыз рухларның» сурәтләре ясалган «сугыш угын» күтәреп йөртәләр Сугышта кат нашырга риза булган авыл, кабилә яки халыклар бу VK алдында баш ияргә тиеш була. 1609 елда татарлар, истәкләр. вогуллар зур баш күтәрүгә әзерләнә Алар Код кенәгинәсе Аннан Игичева җитәкчелегендә бергәләп Тубыл шәһәренә барырга килешәләр Восстаниегә хәзерлек барышында Анна зур эшчәнлек күрсәтә Әмма истәкләргә җибәрелгән «сугыш угы» урыс казаклары кулына эләгә һәм баш күтәрүгә хәзерлек ачыла7 1606—1607 елларда истәкләр күршеләре белән килешеп. Березов шәһәрен җимерергә кузгалалар. 1608 елда Нарым һәм Кет кальгаларында баш күтәрүләр була. 1616 елда Сургут истәкләре 30 урыс казагын үтерәләр. Баш күтәрүнең сәбәбе — колониаль хакимиятнең халыкны талавы һәм изүе Бараба татарлары Тара шәһәрен яндырырга ниятлиләр, ләкин аннан күчеп китәләр 1614 елда теленгүтләр көтмәгәндә Томск шәһәренә һөҗүм итәләр, урысларны үтерәләр, көтүлектән атларын алып китәләр, сөйләшү өчен килгән урыс илчеләренең берсен үтерәләр, икенчесен кире җибәрәләр. Көнбатыш Себердә азатлык өчен көрәшүчеләрнең Идел-Урал халыклары белән элемтәләре турында тарихи чыганаклар сакланмаган диярлек. Ләкин бу төбәк халыкларының да Көнбатыш Себердә азатлык сугышлары барган заманда (1605— 1617) колонизаторларга каршы күтәрелүе мәгълүм. 1605 елда башкортлар һәм алар белән янәшә яшәгән татарлар урыс баскыннарына каршы көрәшкә чыга, ул 1606 елда да дәвам итә. Элекке Казан ханлыгы җирләрендә һәм аның тирә-ягында яшәгән татар, чуваш, мари, удмурт, мордва ясаклылары Идел буеның урыслар яшәгән өязләрендә 1606 елда башланган, тарихта Болотников восстаниесе дип аталган баш күтәрүдә катнашалар Мәскәү хөкүмәте аларны 1607 елда урыс өязләрендә бастыра, әмма Казан ханлыгы җирләрендә бу сугыш 1611 елга кадәр дәвам итә. Элекке Казан ханлыгының Тау ягында 1615 елда татар игенчеләре Җан- гали җитәкчелегендә урыс изүенә каршы күтәреләләр, хәрәкәткә чуваш, мари, удмурт крестьяннары да кушыла Азатлык көрәше Сарапулдан Ала- тырыа кадәр мәйданны инләп. көньякта Сембсргә һәм Нугай урдасына кадәр тарала. 1628—1631 елларда элекке Себер ханлыгы территориясенең зур олеше урыс баскынчылыгына каршы гомум баш күтәрүләр белән тетрәнә. Бараба. Тара. Том татарлары. Том керәшеннәренә Күчем хан оныклары һәм калмыклар ярдәм итә. Бу баш күтәрү вакытында куп урыслар үтерелә, ә Ссбердәге шәһәрләр тулысымча баш күтәрүчеләр кулына төшү хәвефе астында кала 1628—1631 еллардагы милли-азатлык сугышы Мәскәү хакимияте белән православие чиркәвенең Себер татарларын һәм башка җирле халыкларны икътисади һәм рухи изүнең тагын да көчәюе нәтиҗәсе иде Алар урыс илбасарларын куып җибәреп. Себер татар дәүләтен торгызуга юнәлдерелгән була. Баш күтәрү бастырылып, күп кешеләр җәзага тартылуга карамастан, халыкның илбасарларга каршылыгы кимеми Урыс дәүләтенең XVII гасырның 50 60 елларындагы финанс-икътисади кризисы Себеркең басып алынган халыкларының тормышын тагын да авырайта Бу елларда шулай ук Идел һәм Урал буе халыкларының тормышы түзә алмаслык дәрәҗәдә авырая. Аларны ясакның һәм башка колониаль йөкләмәләрнең туктамый үсә баруы, үзәк һәм җирле колониаль хакимиятнең башбаштаклыгы. чиркәүнең мыскыл итүе, җир биләмәләренең өзлексез кими баруы җәберли. Иделдән алып Обь елгасына кадәр арада яшәгән төрки һәм утыр-фнн халыклары түзеп булмаслык коллыкта газаплана Бу шартларда Көнбатыш Себер халыклары үзләренең өметләрен Күчем оныкларына юнәлтәләр, татарлар гына түгел, башка җирле халыклар да аларны Себер тәхетенең гөп варислары дип саныйлар һәм шулар янына киләләр Күчем оныклары үзләре до Русиягә каршы көрәшләрен туктатмый. XVII гасырның 30 еллардагы азатлык сугышларында Аблайкәрим белән беррәттән Күчем оныгы Дәүләтгәрәй дә зур каһарманлык күрсәтә Ул ныклы ихтыяр көченә. зур сәяси сәләткә һә.м оештыру осталыгына ия булып, үзенең дошманы илбасар Русиягә каршы хәлиткеч һөҗүм ясарга җыена һәм мона зур хәзерлек башлый. Тарихи чыганаклар шулай VK бу чорда Күчемнең башка торымнарыннан Ишем улы Абугай һәм мәшһүр Аблайкәрим улы Көчекнең Себер халыкларының азатлык очен көрәшендә зур эшчәнлеген күрсәтә. Көнбатыш Себердә урыс хакимиятен бәреп төшерү. Себер татарларынын һәм башка халыкларның дәүләтен торгызу максатыннан чыгып. Дәүләтгәрәй вогуллар, истәкләр. ненецлар һәм селкүпләр белән элемтәгә кереп, урыс хакимлеген бәреп төшерү турында сүз берләшә, башкортлар, Казан татарлары, марилар, удмуртлар белән бергәләп көрәшү турында сөйләшүләр алып бара. Ул үзенең игътибарын көнбатышка — берничә ел Русия белән сугыш алып баручы Кырым ханлыгына һәм Польшага юнәлтә. Кырым ханы белән килешү төзи. Соңгысы Русиягә каршы азатлык сугышына 20 меңлек гаскәр җибәрергә вәгъдә бирә Баш күтәрүне 1602 елның маенда Кама аръягында яшәүче татарлар башлый Май ахырында аларга шул тирәдәге башкортлар, мордвалар, чувашлар, марилар килеп кушыла. Алар «Руська каршы безнең патша күтәрелде» дигән чакыру белән Сылва елгасы буендагы урыс авылларын туздыралар, Көнгер шәһәрен яндыралар, анын урынына яңа кала төзи башлыйлар Баш күтәрүчеләр яхшы коралланган була, аларнын хәтта аңарчы немецларда гына була торган эче тутырылган («чинный») туплары булганлыгы да мәгълүм. Хәрәкәт бик тиз башкорт җирләренә тарала, башкортлар гына түгел, анда күчеп утырган урыс булмаган башка халыклар да сугышка чыга. Алдан сөйләшү буенча, Күчем хан оныклары җитәкчелегендә Себер татарлары һәм Көнбатыш Себернең башка халыклары колонизаторларга каршы күтәрелә. Себер ханлыгын торгызу өчен зур сугыш хәрәкәтләре башлана Уралда баш күтәрүчеләр Исәт елгасы буена утырган Катай кальгасын чолгап алалар. Сугышка башкортларның яңа отрядлары һәм калмыклар кушыла. Аларның берләшкән 2 меңгә якын кешелек гаскәре Долмаз монастырен чолгап ала Баш күтәрүчеләр 1662 елнын сентябрендә Белосуд һәм Усть-Эрбет бистәләрен ала. Шулай итеп, 1662 елда Каманың урта агымы буйлары, бөтен башкорт җирләре диярлек һәм элекке Себер ханлыгының күп өлеше милли-азатлык сугышы белән чолгап алына. Казандагы, Пермьдәге, Уфадагы колониаль администрация хәрби көчләр белән сугышны Кама ярларыннан чыгармаска бик тырышалар, ләкин максатларына ирешә алмыйлар. Казан өязендә милли-азатлык сугышы җәелә. Тиздән сугыш хәрәкәтләре Идел буеның башка халыклары арасында да кызып китә. 1663—1664 елларда милли-азатлык сугышы дәвам итә. Көнбатыш Себердә милли-азатлык сугышы Себер татарлары яшәгән олысларда башланып, аңа истәкләр, вогуллар һәм башка халыклар кушыла. 1662 елның августында баш күтәрүчеләрнең нигездә Себер татарларыннан торган Күчем оныгы Бочай-Солтан җитәкчелегендәге 4000 кешелек гаскәре сугыш белән Төмәнгә, Туринскига, Верхотурьега һәм Пелымта барырга җыена Алар Верхотурье вогуллары белән берләшеп, Мурзинский бистәсен туздыралар, тирәяктагы бөтен урыс авылларын яндыралар, терлеген, мөлкәтен алып китәләр, халкын әсир итәләр Сугыш хәрәкәтләре Исәт, Чусовая, Пышма елгалары бассейнын чолгап ала. Бу тирәләрдә дә баш күтәрү зур сугышка әверелә, анда татарлар, башкортлар, истәкләр һәм ул җирләргә күчеп утырган мари, чуаш, мордвалар катнаша. 1663 елнын язында Соликамск өязендә актив сугыш хәрәкәтләре башлана. Июнь аенда баш күтәрүчеләр Реж елгасы буендагы урыс авылларын алалар. Аромашево бистәсенә һөҗүм итәләр, июльдә вогуллар. татарлар һәм башкортлар Невьян волостен туздыралар, Невьян монастырен алалар 1664 елда сугыш яңадан башлана, яңадан урыс бистәләре, авыллары яндырыла Шул елның язында Күчем оныклары татарлар, вогуллар һәм истәкләр белән бергә Төмән өязенә килә, Пышма елгасына барып, андагы урыс авылларын туздыра’. Иделдә Обь елгасына кадәр булган мәйданда яшәгән төрки, угыр-фин халыкларының Мәскәү басып алуына һәм изүенә каршы бердәм күтәрелеп чыгуы Русиянен үзәк һәм җирле хакимиятләрен куркуга сала. Бу кадәр мәйданда, үзләре басып алган халыкларга каршы торырга көчләре җитмичә, каушап калалар. Әлбәттә, кораллануның сыйфаты, саны һәм хәрби осталык, оешканлык буенча өстенлек урыс дәүләте кулында була Әмма Идел-Урал буйларының һәм Көнбатыш Себернен икътисади һәм рухи изүнең сонгы чигенә җиткерелгән халыклары дин. тел. ыруг, кабилә чикләрен исәпләмичә, үз халыклары, үз ил-җирләре өчен аяусыз сугышлар, урыс хакимиятеннән азат булу максаты аларны зур корбаннар бирүдән дә куркытмый. Себер һәм Казан татарлары, вогуллар. истәк- ләр, селкуплар. теленгүтләр. ненецлар, башкортлар, марилар, чувашлар, удмуртлар һәм мордвалар үз җирләрен басып алып анда урысларны китереп утырткан, тормышларын һәм ирекләрен бозган, рухларын изгән Мәскәү дәүләтенең һәм православие чиркәвенсн нинди куркыныч дошман икәнен анлап сугышалар Көтмәгән хәлдә урыс хакимиятенең Идел-Урал буйларында һәм Көнбатыш Себердә азатлык cyi ышларында катнашучылар! а каршы торырлык куәте булмый Бу хәл урысларны ин әшәке рәхимсезлекләргә этәрә. Аерым урыс чирүләренең баш күтәрүчеләр!ә каршы ярсулы һөҗүме башлана. Басып алган җирләрен. Себердә! е. Идел-Уралдагы хакимлеген саклап калу өчен Мәскәү дәүләте бөтен көчен куя. Ләкин җәза гаскәрләре баш күтәргән халыкны сындыра алмый 1664 елның җәендә Көнбатыш Себердә. Башкорт җирләрендә. Кама буенда Минзәлә һәм Казан өязләрендә милли-азатлык сугышы тагын кабына 1663 елның җәендә Күчем оныгы Көчек урыс колониаль хакимияте белән сөйләшүләр алып барырга тиеш була. Ләкин Көчек килми Мәскәүгә сатылган кайбер башкорт феодалларының башкортлар арасында төрле ызгыштарткала- шулар оештыруыннан файдаланып, урыс хакимияте азатлык сугышы алып баручы башкортларның көчләрен сындыра. 1664 елның октябрендә башкорт җирләрендә сугыш хәрәкәтләре тына бара. 1665 ел башында туктый Бу исә җәза гаскәрләрен Минзәлә. Казан өяләренә күпләп җибәрергә мөмкинлек бирә10 Идел-Урал һәм Көнбатыш Себер халыкларының Русия хакимлегенә каршы 1662- 1664 еллардагы милли-азатлык сугышларына кагылышлы байтак документлар воеводаларның язышу кәгазьләре, донсссниеләр. сугышта катнашучылардан сорау алу беркетмәләре архивларда тупланган. Ләкин шулай да бу чыганаклар миллиазатлык сугышының күп якларын ачып бетерми Сугышның ахырын ачыклаучы документлар җитми. Минзәлә, Казан өязләрендә милли-азатлык сугышы көчле барса да. күп нәрсә кәгазьгә теркәлмәгән, кайбер вакыйгалар күрсәтелмәгән. Мәсәлән, Көнбатыш Себердә баш күгәрүчеләр Төмән һәм Тубыл шәһәрен алганмы? Дәүләтгәрәй үзенең суг ышчылары белән ул шәһәрләргә килгәнме? Кырым ханы вәгъдә иткән 20 меңлек гаскәрен җибәргәнме? Бу турыда тарихи чыганаклар дәшми. Җиңелүгә карамастан. 1662 1664 еллардагы милли-азатлык сугышы уңай нәтиҗәләрен бирә. Халык азатлык өчен көрәшергә сәләтле икәнен, үзендә көч һәм гайрәт барлыгын күрсәтә Дәүләте җимерелгән, җирләре тартып алынып, кол ителеп, икътисади һәм рухи изүгә дучар ителгән халыкларның бердәм күтәрелүе килешеп хәрәкәт итүе, бердәм конкрет таләпләр куюы урыс хөкүмәтен нык куркуга сала. Басып алынган халыкларның Мәскәү хакимиятеннән бөтенләй азат булу, үз дәүләтләрен торгызу максаты патша хөкүмәтен зур ташламалар ясарга мәҗбүр итә. Көнбатыш Себер. Идел-Урал халыкларының җир. җәнлек аулау, балык тоту биләмәләрен тартып алу кими Башкортларның һәм Себер халыкларының монастырьлар, воеводалар һәм башка килмешәк урыслар тарафыннан басып алынган кайбер биләмәләре кире кайтарыла Иделдән алып Обька кадәр мәйданнарда көчләп чукындыру зәгыйфьләнә. Салымнарны, төрле йөкләмәләрне арттыру туктатыла. Колониаль изүне йомшарту буенча биргән вәгъдәләрен Мәскәү идарәчеләре тиз оныта билгеле XVII гасырның 70 елларында яулап алынган халыкларны икътисади кысу яңадан көчәя. 80 елларда көчләп чукындыруны тизләтүгә омтылыш арта Башка антиколониаль һәм милли-азатлык сугышлары кебек. 1662 1664 елларда! ы кузгалышның да күп кенә йомшак яклары абайлана кораллану начар була, оешканлык, сугыш хәрәкәтләрен әйдәп алып баручы җитәкчеләр, гаскәр башлыклары җитешми, урыс дәүләтенә сатылган, аңа хезмәт итәргә яраклашкан аерым феодаллар үз халкына хыянәт итә. кайвакытта сугышта катнашучыларның җирле мәнфәгатьләре өстен чыга һ. б Идел-Уралда һәм Көнбатыш Себердә XVII гасырда барган милли-азатлык сугышлары анда катнашкан халыклар тарихының якты һәм героик сәхифәсе булып тора. Халыклар төрмәсе булган Русия империясендә һәм аннан аз аерылып торган совет империясе заманында халыкларның урыс илбасарлыгына һәм колониаль игүенә каршы алып барылган милли-азатлык сугышлары тарихы оныттыры шы, яшерелде. Мәскәүнен Казан. Әстерхан. Себер ханлыкларын җимерүе, аларнын һәм башка бик күп халыклар җирләрен басып алуын урыс тарихчыларының күбесе һәм аларг а ияреп яки уздырып та милли тарихчыларыбыз «прогрессив күренеш», «зур тарихи әһәмиятле вакыйга» дип бәяләп, халыкның аңын томаларга омтылдылар Милли-азатлык, мөстәкыйльлек өчен көрәш көчәйгән безнең көннәрдә бу тарихны өйрәнү Евразиянең сонгы империясе богауларын җимереп, милләтләрнең үз тормышларын, киләчәкләрен үзләре билгеләүдә зур әһәмияткә ия.