Логотип Казан Утлары
Шигърият

МОҢЛЫ ҖАН КОШ

Алтыюллыклар Салдым салымны Дулкын читенә. Алмый салымны — Дулкын чигенә... Калды ак җилкән Ярның читендә. Тәрәзәм ачтым Барча Җиһанга. Күкнең ялкыны Җанымда яна... Тәрәзәм ачык Кил, ябып кара. Күк җәясеме Тартылып сынган. Күктә яна эз, Йолдызмы сызган. Күкне ташлаган Бер ятим сыман. Манарам биек. Чиксез баскычы. Күкләр кулында Аның ачкычы Читлек эчендә Монлы җан кошы Тәгәри дулкын. Ул һаман юлда. Бөдрә тал гынам Чайкала суда. Талпына шулай Агарга ул да. Ач хәятеңнең Нурлы ишеген. Бу газиз җаным Синең җисемең: Син, Рухын өреп. Сөйгән кешемен Күпме адәмнәр Сукыр йөрәкле һәм ачык күзле. Бир син адәмгә Йә. Бөек Тәңрем. Бу Җирдә көзге. II. Бишьюллыклар Агыла комнар Сусыз чүлләрдә. Сибелә йолдыз Көмеш күлләргә. Агам чүлләргә. Кыялар биек. Кырыс ул, текә. Упкын куера Т ирән дә — төптә, Ялкыны өтә. Дәрьялар — утта, Күкләр — суларда. Җаным талпына Агымсуларга. Язмы соңара?.. ♦ * * Куера болыт, Куера таңда, Боз-яңгырлары Коела җанга. Кем йөри анда?. Дөрләми —сүнгән Ярның учагы. Авырдыр аңа Томан кочагы — Пыскыган чагы. * * * * Очам биеккә. Киң зәңгәрлеккә. Каерылып читкә. Җанны ыргытам Караңгы чиккә. III. Дүртьюллыклар Болыт куера. Җирне күгеннән. Күген җиреннән Таңда аера. * * * Диңгезләр кичтем. Дулкындай йөздем. Ак җилкәннәрне Тартып җил өзде. Дәрья-су ярсый. Үче бармы соң, Әллә бу Җиһан Аңа тармы соң?.. Көзге әче жил Көлен очырды. Ялкынлый хәзер Күктә очкыны. Ачамсың биген? — Ябык читлегем. Зәңгәр киңлектә Очам берүзем. Өзелмә, кылым. Тынмасын жырым, Моңлы былбылым, Җанымда жылын Җиһан тын таңда. Давыллый жанда Кайный өермә Юл сорап анда. Дәрья-дулкыннар Сибелде җанга. Зәңгәрлек иңде Чиксез Җиһанга