Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый- мәдәни тормышыбыздан

ПРЕЗИДЕНТЛАР ОЧРАШУЫ 21 майда Казанга Президент Аслан Масхадов җитәкчелегендә Ичкерия Чечен Республикасының һә.м Президент Руслан Аушев җитәкчелегендә Ингушетия Республикасының рәсми делегацияләре килде Халыкара аэропортта олы кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шаймиев, ТР Премьер-министры Фәрит Мөхәммәтшин. Дәүләт Советы Рәисе Василий Лихачев һ. б рәсми кешеләр каршылады Татарстан Президентының Казан Кремлендәге резиденциясендә һәм Хөкүмәт йортында үткән дустанә-җылы очрашулардан сон, Татарстан Республикасы белән Ичкерия Чечен Республикасы арасында Дуслык һәм хезмәттәшлек турындагы Шартнамәгә кул куелды Әлеге тантанада Ингушетия Республикасы Президенты Р Аушев һәм Татарстан хокүмәте, Дәүләт Советы җитәкчеләре катнашты. 5—6 июнь көннәрендә Татарстан Республикасы Президенты М Шәймиев җитәкчелегендәге рәсми делегация. Ингушетия Республикасы Президенты Р Аушев чакыруы буенча, әлеге җөмһүрияттә дуслык визиты белән булды Татарстан Президенты Ингушетия Республикасының 5 еллыгына багышланган тантанада чыгыш ясап: «Кечкенә халыклар юк —һәр халык үзенең саны белән түгел, ә эшләре белән бөек», дип искәртеп узды Бәйрәм көнне Ингушетия һәм Татарстан, Ингушетия һәм Башкортостан арасында дуслык һәм хезмәттәшлек турындагы килешүләргә кул куелды. Аларга әлеге республикаларның Президентлары Р Аушев. М. Шаймиев һәм М. Рахимов имза салды. ТОРКИЯ КУНАГЫН КАБУЛ ИТҮ 9 июньдә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты М Шәймиев Тө- ркиядән килгән күренекле милләттәшебез һәм якташыбыз, Әхмәтвәли Мәшәр фонды президенты Сафия Имрснс кабул итте Кунак ханым ата-бабаларының Ватанына килүенең үзе өчен бик әһәмиятле булуын ассызыклап әйтеп узды Ул Казанга әдәбиятыбыз классигы Гаяз Исхакыйның шәхси архивын, сәгатен һәм медальонын алып килеп, аны Татарстан Президентына тапшырды. Әтисе Әхмәтвәли Мәнгәрнең һәм Г Исхакыйның кызы Сәгадәт Чагатайның ва сыятен үтәгәннән сон, Сафия ханым атабабалары туган Мәңгәр авылын (Арча районы) зиярәт кылды, Казан белән танышты, М Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театрында «Аккош күле» балетын карады. ОЧРАШУЛАР ДӘВАМ ИТӘ «Иттифак» татар милли бәйсеътек партиясе рәисе — язучы Фәүзия ханым Бәйрә- мова Төркиядә булып кайтты Ул Истан- булда төрки дәүләтләр һәм халыкларнын V корылтаенда катнашты һәм чыгыш ясады. Аннары Анкарага килеп, Төркия Бөек Милләт мәҗлесендә депутатлар белән очрашты, «Бөек Берлек» һәм «Яңадан туу» партияләре вәкилләре белән әңгәмәләр үткәрде, әлеге җөмһүриятнең радио-телевиде- ниесенә, газета-журналларга интервьюлар бирде, дин әһелләре белән күреште «КАЗАН УТЛАРЫиНА БАГЫШЛАП Икенче Бөтендөнья татар конгрессын каршылап. Казан шәһәрендәге 1 нче һәм 11 нче китапханәләр (җитәкчеләр — Нурия Яруллина, Галина Ларионова), үзара берләшеп, 6 майда «Татар әдәбияты һәм мәдә- нияты көне» уздырдылар. Нигездә, ул «Казан утлары» журналына, аның 75 еллык юбилеена багышланды Биредә шул уңайдан махсус күргәзмә дә оештырылган иде. Әлеге истәлекле очрашуга «Казан утла- ры»нда эшләүче язучылардан — баш мөхәррир урынбасары Флүс Латыйфи, проза һәм хатлар бүлекләре мөхәррирләре Шамил Маннапов белән Шаһинур Мостафин килгән иде Алар китапханәгә җыелган өлкәннәргә һәм лицей-гимназия укучыларына журналның үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында тәфсилләп сөйләделәр. «Казан утла- ры»нда дөнья күрәчәк яна әсәрләргә жен- текләп тукталдылар, соңыннан исә үзләренең иҗат үрнәкләре белән таныштырдылар, күпсанлы сорауларга җаваплар бирделәр. Кичәнең икенче өлеше дә мавыктыргыч-күңелле үтте. Мәркәзебезнең мәдәният һәм сәнгать академиясеннән үзе уйнап-үзе җырлаучы Ирек Усманов. 2 нче татар гимназиясе җырчыларыннан һәм биючеләрен- нән Чулпан Әхмәтҗанова. Эльвира Рәфый- кова. Зөһрә Фатыйхова. Алинә Сәлахова. 149 нчы төрек-татар лицееннан нәфис сүз остасы очрашуны алып баручы Гөлнур Вәлиуллина кебек талантлы яшьләр «Казан утлары»н алдыручыларның күңелләрендә якты хатирә калдырдылар Иҗтимагый-мә дани тормышыбыздан РӘСМИ ХӘБӘРЛӘР Журналыбызның юбилее уңаеннан, шундый ук очрашулар. «Казан утлары» һәм анын даими авторлары» дигән исем астында Казаннын Дәрвишләр бистәсендәге Сә- едгалиев исемендәге мәдәният сараенын китапханәсендә дә (җитәкче-осштыручысы Сәрия Гаязова) үткәрелә башлады 20 майда булган беренче очрашу танылган шагыйрьфронтовик Мәхмүт Хөсәеннең якты истәлегенә багышланган иде Биредәге татар гимназиясе укучылары катнашында үткәрелгән әлеге кичәгә шагыйрьнең бертуган сенелесе Роза ханым да чакырылды ул абыйсы турында үзенен истәлекләре белән уртаклашты. анын мәктәп елларындагы кулъязма китаплары, үзе ясаган рәсемнәре, сирәк фотолары белән таныштырды Гимназия шәкертләре исә М Хөсәен шигырьләрен сөйләделәр. аның сүзләренә язылган җырларны башкардылар Хәзер китапханәдә язучылардан Атилла Расихка. Габдрахман Минскийга. Әнәс Га- лиевка багышланган чираттагы очрашуларны үткәрүгә ныклы хәзерлек бара Мәгълүм булганча, инде мәрхүм булган әлеге дүрт авторнын һөркайсы озак еллар Дәрвишләр бистәсендә яшәп иҗат иттеләр, ин яхшы әсәрләрен «Казан утлары» журналы битләрендә бастырдылар УНИВЕРСИТЕТТА — ЯҢА БҮЛЕК Казан дәүләт технология университетының гуманитар мәгариф кафедрасында гарәп теле һәм мөселман дөньясы мәдәнияты бүлеген тәгъдир итү тантанасы булды Аны быел, өстәмә белем бирү бүлеге буларак. АКШ һәм Согуд Гарәбстанынын «Таибә» дип аталган халыкара оешмасы белән берлектә ачканнар иде Шулай итеп. Татарстанда да Ислам дөньясының мәдәниятен, горефгадәтләрен. телен һәм фәлсәфәсен тнрәнтсн өйрәнү мөмкинлекләре тудырылды ОЛУГ ШӘХЕСКӘ АТАП Мәркәзебез Казанда. М Горькийныи әдәби-мсмориаль музее бинасында «Борынгы истәлекләрне саклаучы» дип аталган клубный чираттагы утырышы булды Бу юлы ул күренекле галим, тарихчы, фикер иясе һәм язучы Газиз Гобәйду тлинның тууына 110 ел тулуга багышланды Шул уңайдан музейда махсус күргәзмә ачылып, анда Г Гобәйдуллинның тәрҗемәи хәле белән бәйле фоторәсемнәр, китаплар, шәхси әйберләре. гуган-тумачалары турында белеш- мо-шәҗәрәсе куелды Аларны музейга га- лнм-язучынын улы биология фәннәре кандидаты. хәзер Мәскәүле яшәүче Сәлман Гобәйдуллин җибәргән ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР ОЕШМАСЫНДА ЧАЛЛЫ БҮЛЕГЕНДӘ — ЯҢА ҖИТӘКЧЕ Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлегендә отчет-сайлау җыелышы булды Бүлек җитәкчесе Рахмай Хисмәтуллнн сонгы елдагы эшенә кыскача хисап тотты Чаллы язучылары һәм Казаннан килгән Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов. ТР Язучылар берлеге җитәкчесе Ринат Мөхәммәдиев бүлек эшчәнлегенә кагылышлы үз фикерләре белән уртаклаштылар, уңай һәм кимчелекле якларны күрсәттеләр Күпчелек тавыш белән. Чаллы язучылар оешмасының яна рәисе итеп тарихи романнары белән танылган прозаик Вахит Имамов сайланды КИРОВ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ КАЛӘМДӘШЕБЕЗ ЯНЫНДА 4—5 июнь көннәрендә -Казан ут ларымның бүлек мөхәррирләре Рәдиф Гаташ белән Шаһинур Мостафин һәм Чиләбе шәһәреннән килгән оста тальянчы ике мәртәбә Бөтенсоюз конкурслары лауреаты. Ф Туишсв исемендәге иҗади бәйге дипломанты Вазыйх Шәрәфетдинов. Киров өлкәсенең Нократ Аланы районындагы Түбән Шөн авылында яшәүче талантлы язучы Рафаэль Сибат (Хуҗин) янында булып, анын катнашында әдәби-музыкаль очрашулар үткәреп кайттылар -Урта Шөн урта мәктәбендә үткәрелгән классташлар очрашуында Р Сибатиың Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп берт авыштан кабул ителүе турында әйтелде һәм аңа. шуны раслап. 280 нчс санлы таныклык тапшырылды «Казан утлары» журналының ин актив авторларының берсе саналган әлеге кин колачлы әдип адресына кунаклар, мөгаллимнәр һәм сабакташлары тарафыннан күп кенә җылы сүзләр әйтелде, истәлекле бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре бирелде Очрашу барышы видео тасмага да төшерепяздырып а лынды ҮЗ УЛЛАРЫН ЗУРЛЫЙ МАМАДЫШ 6 июньдә Мамадыш районының Кече Кирмәи авылы мәдәният йортында, танылган шагыйрь. Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Рафаил Газизовнын тууына 50 яшь тулуга багышлап, әдәби музыкаль кичә үткәрелде Мамадыш районы хакимияте башлыгы Әгъзам Гобәйдуллин. Татарстан Язучылар оешмасы җитәкчесе Ринат Мөхәммәдиен. Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов. Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев. -Чаян» журналыннан күренекле шагыйрь Зөлфәт. Баш кортстаннын Дуван районында хакимият башлыгы булып эшләүче авылдашы Мин нефәргагь Вәлиев һ б шагыйрь-мөгаллим адресына ихлас сүзләрен-теләкләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар Кичәдә яраткан артистларыбыздан Мингол Галиев. Георгий Ибушсв. Гөлнәзыйрә Талипованын. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Харис Нигъмәтжанов җитәкчелегендәге халык уен кораллары ансамбленең. Чаллыдан Әхмәтшиннар гаиләсе ансамбленең катнашуы нур өстснә нур булды Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары танылган шагыйрь, про- заик, кинодраматург һәм композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклссс Әхмәт Гаделнең 55 яшьлек юбилеен быел Мамадыш районы хакимияте, ТР Язучылар оешмасы белән берлектә. 19 мартта Казанда, К Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры бинасында, олылап билгеләп үткән иде Июнь аенда мамадышлылар Ә Гаделне гаиләсе белән яңадан үзләренә кунакка дәшеп, зур кадер-хөрмәт күрсәттеләр Язучы туган авылы Акчншмәдә, шулай ук Иске Завод. Югары Ушмы авылларында булып, халык белән очрашты, үзенең яңа әсәрләрен укыды, җырларын башкарды Әлеге онытылмас очрашуларның ныклы хә- зерлекоешканлык белән үтүенә әдипнең авылдашы—«Агроснаб»ның район бүлеге җитәкчесе Рамил Мөбәрәкшнн, «Ушмы» күмәк хуҗалыгы рәисе Фаил Әхмәтжанов үзләреннән лаеклы өлеш керттеләр. Ш. БИКЧУРИН ПРЕМИЯСЕ ЛАУРЕАТЛАРЫ һәр елны Лениногорск районы хакимияте (җитәкчесе И Садриев) тарафыннан әдәбият, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге уңышлары өчен, үз хезмәтләре белән танылган шәхесләргә күренекле язучы Шамил Бикчурин исемендәге премия бирелеп килә. Быел әлеге мәртәбәле бүләккә Куакбаш авылында яшәүче үзешчән җырчы һәм шагыйрь Әгьләс Шәйхетдинов, Лениногорск шәһәрендәге нефтьчеләрнең техника-мәдә- ният йорты каршындагы татар драма түгәрәге (режиссеры шагыйрь Рәшит Шиһапов) лаек булды. Район хакимияте исеменнән. әлеге премияне һәм дипломнарны хуҗаларына хаким урынбасары М Исхаков тапшырды ИСКӘ АЛУ КИЧӘСЕ Лениногорск районының ЗәйКаратай авылында, күренекле мәгърифәтче, фольклорчы, шагыйрь, композитор, нәшир һәм җәмәгать эшлеклесе Фазыл Туйкиннын тууына 110 ел тулу уңаеннан, искә алу кичәсе уздырылды Шул уңайдан бирегә Сарман районыннан. Әлмәт, Лениногорск. Оренбург, Уфа шәһәрләреннән кунаклар килгән иде Ф Туйкин музеенда үткәрелгән әлеге очрашуда Фазыл аганың кызлары һәм оныклары да чыгыш ясады КОТЛЫЙБЫЗ! Татарстан Республикасы Президенты М Шаймиев Указы белән, татар театр сәнгатен үстерүдәге казанышлары өчен, Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының музыка бүлеге мөдире, баш дирижер Әбүбәкеров Фуат Хәмит улына, артистлар Әскәрова (Әхтәмова) Фирдәвес Каюм кызына, Әхмәтжанов Илдус Хәниф улына. Шамкаев Рәшил Мирза улына «Татарстан Республикасының халык артисты» дигән, театрның режиссер- куючысы Бнкчәнтәев Фәрнг Рәфкать улына, театр директоры урынбасары, артист Ибраһимов Фәрндун Нуретдин у.тына, театр музее мөдире, артист Шакиржанова Луара Галимҗан кызына, театрның әдәби бүлек мөдире, драматург Сафиуллин Юныс Габдулла улына «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән, артист Әкбәрова Фирая Барын кызына. артист Юкачев Николай Викторовичка «Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исемнәр бирелде.