«ДУСЛЫК» ХАКЫ —ШАГЫЙРЬЛӘР ХАКЫ

Илгизәр Фазули

Таллар таяна жнрю Таллар таяналар җиргә. Кеше таяна илгә. Илләре, таллары юклар Кирәк булырлар кемгә? Җиргә таянган талларны Куптара алмый давыл. Илләргә—иминлек, дигән Теләкләр булсын кабул. Нинди генә сынаулар да, Сындыра алмас безне. Сөйгәнгә алсу таңнарны, Талларны, җиребезне. Әрә тавы, әрә үзәне Әллә нинди шаулы да ул, тын да, Әрә тавы, Әрә үзәне. Хисләр ташый искә төшергәндә Яшьлегемне, серле күзләрне. Тәүге эзләрем бар монда минем — Яланаяк чапкан чакларның. Уянамын бик еш йокылардан, Кешнәгәнен ишетеп атларның. Туган җирем — Әрә авылының Көмеш җыры- Әрә елгасы... Яшьлегемнән ераклашкан саен, Якыная авылым дөньясы. Түздем Менә тагын җиргә матур язлар килде, Син яраткан чәчәкләрне сайлап өздем. Очрашканда нинди сүзләр сөйләнмәде, Тик бер сүзне әйтми калдым — түздем, түздем. Үзем беләм никадәрле көч биргәнен, Кадерен дә яхшы беләм шул бер сүзнең. Әйтим, әйтим, диеп күпме канатландым. Ләкин, барыбер, әйтә алмадым — түздем, түздем. Инде менә шул язлар да узып китте. Сизми калдым килгәнен дә җәйнең, көзнең... Шул чагында аңа карап: «Сөям!» — дидем, Җитәр, дидем, кай гомердән ничек түздем! Ялтырап кояш та чыкты... Ялтырап кояш та чыкты, Югалды күздән томан. Тик агачлар басып калды Сагышлы кеше сыман. Тирбәлеп дымлы җилләрдә Коелган яфракларның Сибелүен юлларыма Тын гына карап бардым. Яфраклар саргайганнар шул, Яфраклар коелалар Ә миңа көзләр дә барыбер Җәй кебек тоелалар. Җәй кебек тоела көзләр. Күңелем яшьлегеннән Шул яшьлектә — яшәвемнең Мәгънәсе яшеренгән. Сары яфрак Көзге урман сукмагыннан Узган чакта икәү атлап. Нигә генә бер ялгызың Өзелеп төштең, сары яфрак'.’ Өзелеп төште алдыбызга. Өзелеп төште сары яфрак. Кайчан гына син бит әле Яшел идең, сары яфрак? Тап булса ул юлыг ызда. Сез китмәгез аны таптап. Сез китмәгез, сары диеп. Ялгыз, диеп аны гаптап Без узарбыз тормыш юлын. Аерылмый, бергә атлап. Калырсың син хәтерләрдә. Сары яфрак ялгыз яфрак Калырсың син хәтерләрдә. Сары яфрак ялгыз яфрак. Белегез шуны Иртә таңнарда, карыйм талларга. Өзә үзәкне кошларның моңы Аерылсам сездән, дусларым минем. Саргаер идем, белегез шуны Көзләр җитүен, кошлар китүен. Күпме кичерде гомерләр юлы Кояшлы язым, чәчәкле җәем Сез ул, дусларым, белегез шуны. Ямьләнә көзләр, тәмләнә сүзләр. Бетә таралып күңелем моны Күрсәм яңадан, сезне, дусларым. Бәхетем арта, белегез шуны * Сара Садыйкова музыкасы Рәшит Г атауллин Дым булып җиргә сенмәм Кычкырма, кәккүк, шомланып, Әйтерсең лә беләсең Нәрсәнең аз, нәрсәнең күп Өлешемә төшәсен. Санама калган гомерне, Гомерем уртасында — Юк инде көенәсем дә, Юк инде куркасым да. Үтелгән юлларга багам,— Күңелдә моңсу томан. Шәүләләр азая төшкән, Офыклар төсен җуйган. Санама, кәккүк, санама, Гомеремне үзем беләм. Күрәселәрне күрмичә Дым булып җиргә сеңмәм. Сәяхәткә чыктым Дөнья буйлап сәяхәткә чыктым. Мин үтәсе күпме илләр бар. Кереп чыгыйм, күреп китим әле. Ул илләрдә ди мен. ниләр бар? Бу ил — кешелекнең яшәү башы. Анда истәлекләр, мөнбәрләр, һәйкәлләргә кырын күз дә салмый Яшәп ята икән җүләрләр. Ә монысында элек гомер иткән Акыллылар белән уңганнар. Хәзер фәхишәләр, җанкыярлар Шул туфракка хуҗа булганнар. Намуссызлык, ялагайлык яши, Вөҗдансызлар тулгап бер илдә. Дөнья буйлап сәяхәткә чыктым. Шаулый дөнья, шаулый диңгезләр Ә кайла сон акыллылар иле. Гашыйкларның иле кайларда? Әллә алар йөзмә утрау кебек Диңгез уртасында чайкала? Йөзмә утрау йөзәр-йөзәр дә бит. Вәхшиләрнең иленә бәрелсә? Үч. нәфрәттән тамырлары корып. Как кыяга әгәр әверелсә?! Илләр буйлап сәяхәткә чыктым, Вөҗдан иленә сон юл кая? Мәкерлекне, явызлыкны җинәр Акыл иле кая югалган?! Бу — туган якларның жиле Бу туган якларның җиле. Җылы җил Әрем исе Кызарып баткан кояш төсе Мәңге җуелмас төсле. Назлы җилләр җылысында Ята кырлар тирбәлеп Сөенәмен. Кайтыр җирем Минем дә бар бит әле. Таныйлардыр Юл читендә Арышлар үрсәләнә Әнкәем һаман тын гына Көтәдер күтәрмәдә1 . Сагынып кайтыр ягым шул. Кайтып абыныр җирем Берчә сагышларга салыр. Берчә табыныр җирем Чираттан көтү көтәбез Чиратлап көтү көтәләр. Чират шул. мин лә кетам. Күнекмәгәш әме икән Вакытлар озак үтә. Инеш буе. әрәмәләр... Таныйм да. танымыйм да Боргаланып агып яткан Суларга карыймын да Чәчрәтеп чумасым килә. Чирәмдә тәгәрисе Нинди юләр икән бу. дип. Әйтер, күрсә берәрсе. Синең үскән болыннарың, һәм үткән сукмакларын. Сыдырылып калган кебек Баланның куаклары. Каеннар алтын күлмәктән. Синең дә шундый чагың! • Күтәрмә болдыр (диалект) Имәннәр әле бирешми,— Шушымы туган ягың? Шушымы чираттан чыгып Көтүләр көткән җирең? Чиратлап көтү көтәбез: Дөньялар әле имин. Яңгырлары яшьнәп яуган чакта Тагын ниләр күрәчәкне белми. Яшәп яткан чакта бер мәлдә: Рәхмәт, дуслар, алып калгансыз бит Китер чакта «теге илләргә». Сез тотынгач, «кире кайтардылар, Капкасыннан кире бордылар». — Җир өстендә эшең бетмәгәндер, Җир астына керми тор,— диләр. Мин җир өстен күп таптадым инде. Күргәннәрем күпкә җитәрлек. Кабат шушы якты дөньяларга Алып чыккансыз ич күтәреп. Яшел җирнең яшел үләннәрен Калган икән әле күрәсе. Яңгырлары яшьнәп яуган чакта Кемнең генә килсен үләсе! Рәхмәт, дуслар, сезнең җылы куллар Алып калган — «киткән» чагында, Мин аңладым: үлем тырнагыннан Йолыр дусларым бар янымда. Яңа көн туа җиргә, Гөлләрдән чыклар тама. Әле бит иртә генә. Күңелем, моңсулама. Әле төш җитәсе бар. Чыкларның кибәсе бар. Кемнеңдер каршы аласы, Кемнеңдер китәсе бар. Әле бит иртә генә, Күңелем, моңсулама. Җилләр искәч, чәчәкләр дә Иелә, дулкынлана. Әле кич җитәсе бар, Гомерне сүтәсе бар. Кемнедер яратасы бар, Кемнедер көтәсе бар. Әле бит иртә генә, Күңелем, моңсулама. Нишләтим соң син йөрәкне,— Сызлавыңа дәва, бәлки9 Гөлләрдән чыклар тама. /996 ел. Уфа.

Реклама