Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР МИЛЛӘТЕНЕҢ ПСИХОЛОГИК ХАЛӘТЕ ХАКЫНДА УЙЛАНУЛАР

XX гасыр азагында бөтен дөньядагы халыклар язмышына кискен үзгәрешләр китергән вәзгыять татар халкын да читләтеп үтмәде, әлбәттә. Аның асылы, безнең карашка, түбәндәгечә. Илләр, халыклар бүлгәләнде, биниһая олы дәүләтләр— империяләр таркалып бетте, җимерелеп төште. Дөнья сәясәтендә бер үк вакытта оешу һәм таркалудан гыйбарәт булган процесс башланды кебек Мондый шартларда төрле милләтләр үз җирләренә ныграк берегергә, рухи халәтләренә тәңгәл килерлек экологик куыш булдырырга омтылалар Бу бик тә табигый күренеш. Бары тик шул омтылыш-максатына ирешкәндә генә һәр халык үзенең милли яшәешен тәэмин итә ала. Шул уңайдан соңгы чорларда татар милләтендә барган психологик күренешләрне барлап, булдыра алган хәтле күзәтү ясап китү урынлы булырдыр Никадәр генә кызганыч булмасын, бүгенге татар милләтенең рухи халәте ике өлешкә бүленгән, милләт ике яссылыкта яшәп ята. Аларның беренчесе—телен, гореф- гадәтләрен. динен саклаган, татар халкында булган бөтен асыл сыйфатларны үзендә туплаган һәм моң белән сугарылган психологик халәт булса, икенчесе — телен һәм гореф-гадәтләрен оныткан, диненнән ваз кичкән, башка милләтләргә яраклашырга тырышып көн күрүчеләрнең милли рухтагы фәкыйрьлеге, яки манкортлык чире Ләкин милләтне халык буларак бүлгәләп карау һәм аларнын берсен икенчесенә каршы куярга тырышу һич тә дөрес гамәл булмас иде. Без бу проблемага бербөтен милләт күзлегеннән чыгып карарга, аның сәламәт һәм сырхау өлешләре арасындагы мөнәсәбәт чараларына ачыклык кертергә дә тиешбез Милләтебезнең бүгенге көндә шулай йотыла, югала баруының төп сәбәпләре нәрсәдә? Манкортлык чире ничек барлыкка килгән? Бу сырхаулыктан котылу юлы бармы һәм булса ул нинди чараларны эченә ала? Сорауларга җавап бирү өчен ерак тарихка күз ташларга кирәк булыр Кайчандыр шаншәүкәтле. мәгърур бер халыкның үткәнен онытуы мөмкинме? Әллә бу кемнәрдер тарафыннан оныттырырга тырышуның «гүзәл» җимешләреме? Әйе, ничек кенә булмасын. Русия империясенең барлык аз санлы милләтләрне ничәмә гасырлар дәвамында басып килүе, урыслаштыру, йоту-юк итү сәясәтенең нәтиҗәсе икәнен дә без яхшы беләбез Язмышыбызмы, ялгышыбызмы'’! Без кайчандыр дәүләтле бер халык икенче бер дәүләт эчендә аз санлы милләт булып яшәргә дучар ителгән идек. Бер үк дәүләт эчендә яшәгән милләттәшләрнең дә. кайсыбер сәбәпләр, әйтик, сыйнфый, төркемчелек һ б. сәбәпләр аркасында үзара тыныша алмау очраклары бар Моны психология фәне дә таный, һәм әнә шул килешә алмау һәрбер төркемне үз янына яңа тарафдарлар җыярга мәҗбүр иткән. Ә инде үз милләтендәге тарафдарлары җитмәсә, алар чит милләткә мөрәҗәгать итүне дә ким- хурлык санамаган Монысын да тарихтан яхшы беләбез. Шулай итеп, башка милләт вәкилләреннән килгән тарафдарлык аша. татарларның да бер өлешендә үз милли традицияләрен югалту күзәтелә башлый Югалганнары урынына, әлбәттә, башка милләтнең гореф-гадәте, теле, дине үтеп керә Нәтиҗәдә, әле генә бер кавем, бер дәүләт булып яшәгән милләт эчендә психологик каршылык хасил була, ул үз чиратында милләтне саклаучы, яклаучы, үстерүче булып килгән принципларны да җимерә башлый. Дәүләтчелеген югалткан халык, әлбәттә, теге яки бу дәрәҗәдәге ассимиляциядән котыла алмый Казан ханлыгы җимерелгәннән сон татарлар кичергән югалтулар монын ачык мисалы Сер түгел, бүген торки телле татарлар да. урыс телле татарлар да һәм хәтта инглиз телле татарлар да бар Шулай ук мөселман, христиан һәм башка диннәрне тотучылары булуы мәгълүм Яшәү урыны һәм мәдәни традицияләре буенча Идел буе, Кырым. Себер. Әстерхан һәм башка урынчылык татарлары бар Кыскасы, элеккеге Алтын Урда дәүләтенен барлык төбәкләрендә дә бүгенге көнгәчә милләттәшләребез яши. үзенчә көн күрә, тырышыптырмашып дөнья көтеп ята. Татар халкының бу төркемнәрен рухи берләштерү өчен бүгенге көндә ниләр эшләп була? Миңа калса, беренче чиратта этник бердәмлекнең психологик нигезен булдырыр! а кирәк, ягъни аларның чыгышлары буенча зур бер милләт вәкилләре икәнлеген аңлау һәм аңлату зарур. Тел һәм мәдәният берлеге, милли психология һәм тарихи аңның бердәйлеге бу төркемнәрнең үзара якынаюын тәшкил итүче нигез ташлары була алыр иде Төркемнәрнең шушы нигездә берләшүе, үзара теләктәшлеге киләчәктә мәсьәләне этнополитик категория дәрәҗәсенә үстереп җиткерергә мөмкинлек бирәчәк тә Шулай итеп, милләтнең үзбилгеләнүе кысаларында, без дәүләтчелекне торгызу проблемасын төп шарт итеп куя алачакбыз. Ни кадәр кызганыч булмасын, бүгенге татар сәяси эшлеклеләренең күбесе бәйсез дәүләт категориясе дәрәҗәсендә фикер сөрергә һәм эш йөртергә читен- сенәләр Аларның күпчелеге бер көнлек мәшәкать белән генә чикләнә, халыкның иртәгәсе. киләчәге хакында артык кайгыртмый Аңыбызга коллык психологиясе шул кадәр тирән сеңгән ки. кылган эшләребездә дә. әйткән сүзләребездә дә үзебез анышып та бетермәгән ярашу, яраклашу омтылышы бүселеп килә дә чыга Әйтерсең лә ни кадәр яхшырак, остарак игеп яраклашсак, теләгәнебезгә дә шул кадәр тизрәк, җиңелрәк ирешербез Фаҗигабезнең тирәнлеген аңлау өчен татар милләтеннән булган кайбер шәхесләрнең фикер йөртү дәрәҗәсенә күз салып карыйк Аның югары ноктасы ил башы дәрәҗәсендә фикерләү булса, түбән ноктасы әле тормышка аяк басып кына килүче мәктәп баласы дәрәҗәсендә булыр. Татарстанның суверенитеты хакында Декларация кабул иткән көннәрдә жнтәкчеләребездән берсе «суверенитетның милли төсе юк» дип белдерде Әйе. бәлки ул көннәр өчен бу акыллы сәясәт булгандыр да. Әмма яшь буынга ул инде «син. татар баласы, бервакытта да бәйсез була алмассың» дигәнне дә аңлатмый идеме соц? Икенче бер вакытта шундый ук югары даирәдәге җитәкчеләребездән «милли университетның бүгенге көндә кирәге юк» дигән сүзләрне дә ишетер! ә гуры килде. Бу шулай ук яшь буын аңында «татар теленең кирәге бар микән9 » дигән шик-шөбһә уятуы бәхәссез Шик дигән нәрсә бала күңеленә бер керсә, ул инде алмага төшкән корт кебек аны эчтән ашый, җимерә башлый Тагын бер мисал. Мин Казан мәктәпләренең берсендә директор булып эшләүче бер кешене беләм Милләте белән татар Алдынгы фикерле, милләтпәрвәр бер кеше дип йөри идем Заманына күрә мәктәбендә татар класслары да ачтырды Әмма ләкин мәктәпнең тулысынча татар мәктәбенә әйләнәчәге хәбәре аның өчен чып-чын фаҗигагә әйләнде. «Мин инде татар класслары ачтым, шунысы җигм имени?» дип өзгәләнде ул. Хәтта ата-аналар, танышлары арасыннан теләктәшләр табып, мәктәпне урыс телендә укытучы итеп калдыру юлында йөри башлады Мин бу кешене дә аңлыйм, һәрхәлдә, аңларга тырышам Ул күңелендәге психологик киртәне җимерә алмады Урыс телендә укып урысча тәрбия алган татар кешесе бөтен мәктәпнең татарча эшләячәген күз алдына кигерә алмый Хәер у i г ына да түгел Мәктәп татарча эшли башласа моның үзенә урын калмаячак Чөнки телне белеп бетерми һәм өйрәнергә дә атлыгып тормый Шулай иттереп, беренче планга шәхси мәнфәгать килә дә чыга. Инде хәзер тагын бу бәхәсне белеп, күреп торган яшьләрнең укучыларның психологик халәтен күз алдына китерик Аларга «Татарга мәктәп кирәкме икән’» дигән фикер кереп утырса гаҗәпме9 Шуның өстенә. татар теле укытучылары ның «Татар мәктәбен бетергән балаларга югары уку йортында уку авыррак булачак» диюләре дә бала күңеленә шик өстәмиме? Җитмәсә, ата-аналар да « Гөп фәннәрне урысча укытсак, дәрес хәзерләшергә җиңелрәк булыр иде», дип алар тегермәненә су коялар Тирә-як га татар мохиты булмау, үз милләтендәге кешеләрнең шундый дәрәҗәдә фикер йөртүе балаларның, яшьләрнең формалашуына гаять зур тискәре йогынты ясый һәм ул бер дә икеләнмичә, татарча эндәшкәнгә дә урысча гына җавап бирергә керешә. Мондый мисаллар шәһәр җирендә адым саен бит! Ул гына да түгел, хәтта татар авылларында урысча эшләүче мәктәпләрдә белем алучы балалар урамга чыккач үзара урысча сөйләшүгә күчә баралар. Сорап караганым бар. Җаваплар бер чама. Ни өчен татар телендә сөйләшмисен, акыллым? — Не знаю, так хочется... Психология фәне аңлатканча, дөньяга тугач, аңсыз рәвештә кыз бала атасына, малай кеше анасына бала мәхәббәте тота. Ләкин 12—13 яшь тулганда гирә-якның тәэсире нәтижәсендә баланын мәхәббәте башка субъектка күчә Телләрдә дә шулай Әйтик, баланын ата-ана теленә мәхәббәте, тирә-якта татар мохиты булмау сәбәпле, урыс теленә күчә. Инде үсеп җиткәч. бу егет яки кыз тормыш иптәше итеп урыс кешесен сайламас дип кем әйтә ала? Эчке психологик каршылык инде моңа нигез дә салып куйган ич. Дөрес, генетика фәне табигатьтә катнаш никахларның 10 процентка кадәр булуын табигый күренеш дип саный Әмма ләкин алар инде бездәгечә 40—45 процентка җитсә, монысы дәүләткүләм чаң кагарга кирәклекне, милләтнең юкка чыгуга йөз тотуын аңлата торган фаҗигале фал. Миңа ничектер шушы проблемалар буенча бер галим—медицина фәннәре кандидаты белой сөйләшергә туры килгән иде Ул үзе дә катнаш никахта тора һәм моны үзенчә бик югары бәяли дә әле Ярый, монысы да табигый күренеш Бер-берсенә мәхәббәтләре көчле икән, яши бирсеннәр. Чын мәхәббәт тә хәзер сирәгрәк очрый торган күренеш ләбаса. Борчыганы ул түгел. Иң аянычы, катнаш никах җимешенә ике телнең дә кирәклеген, ике культураның да матурлыгын аңлатып тәрбияләмәү мондый гаиләләрдә табигый күренеш Шуның нәтиҗәсе буларак, бала үсеп җиткәч, үз теләге белән кайсы милләт культурасын сайлап алу мөмкинле! еннән мәхрүм ителә, һәм. гадәттә, татар теле кирәк түгел дип табыла. Бу күренеш башка милләтләргә дә хас. Совет империясе чорында совет халкыннан бер бөтен «суперэтнос» ясау өчен интернационализм җыры аша катнаш никахларга югары бәя бирелде, аларга дан җырланды, һәм байтак кына милләтләр шул юл белән эреп юкка да чыктылар Алдарак искә алынган әңгәмәдәшем дә үзенең шул «суперэтнос» вәкиле булуына ишарә ясаган иде Минем: «Совет империясе җимерелде, кая китте ул суперэтнос һәм ул хәзер ничек атала?»—дигән соравыма ул бер дә исе китмичә генә «Элек совет халкы дип атала иде, хәзер россияннардыр инде»,— дип куйды Совет дәүләтендә яхшырак яшәү, карьера баскычы буйлап өскәрәк үрмәләү өчен ике шартның үтәлүе зарур иде Беренчесе — коммунистлар партиясе әгъзасы булу, икенчесе — үзеңне урыс милләте вәкиле дип тану һәм һичъюгы катнаш никах аша үзеңнең шул принципларда торуыңны раслау иде Казан университетында белем алган ике танышым — татар кызы белән чуваш егетен искә төшереп үтәсем килә. Диплом алган көннәрендә гаилә корып җибәрделәр болар. Озакламый балалары туды Балага, гадәттә, ата-аналардан берсенең милләтен бирәләр Әмма ләкин югары белемле бу ике милләт вәкиле балаларын урыс милләтеннән дип яздырдылар Бу инде Совет системасында югары белем алуның «сыйфаты» суперэтнос ясарлык дәрәҗәдә икәнен бик ачык күрсәтә. Совет чорында динен югалткан халыклар коточкыч рухи агрессиягә дучар ителде Бер татарны гына түгел, бөтен милләтләрне эчүчелек сөреме каплап китте. Элек үзендә начар сыйфатларны (тәмәке тарту, эчүчелек, зина кылу һ. б.) булдырмау татар ир-атының үзенчәлеге булып саналса, хәзерге татар ире урыс ир-атыннан бер ягы белән дә аерылып тормый диярлек. Хатын-кызлар арасында белешү-сорашу нәтиҗәсе шуны күрсәтә ирләреннән аерылуга китергән төп сәбәпләр арасында беренче урында эчүчелек, аннан соң хыянәт һәм аннан сон гына аз акча алып эшләү күрсәтелә. Бүгенге көндә саф татар авылларында эчүчелекнең чәчәк атуыннан да зуррак фаҗига булырга мөмкинме0 Эштән арып кайткан хатын-кыз һәр көн өйдә исерек ирен күреп ничек рухлансын, бала тәрбияләсен, киләчәккә өметләр багласын?! Фикерне дәвам иттереп, татар тормышындагы тагын бер күренешкә ачыклык кертеп китү урынлы булыр Авыл җирендә, татар мохитында тәрбия алган милләттәшебез шәһәргә укырга яисә эшкә килгәч зур психологик каршылыкка дучар була. Чөнки ул үз ана телендә аралаша алмый. Авылдан килгәннәргә кимсетебрәк карау, хәтта татарлар тарафыннан аңа ярдәм кулы сузмау гадәти хәлгә әйләнде. Менә шундый шартларда «авыл кешесе» яңа мохитка яраклашырга теләп, психологик киртәне атлап чыгарга омтыла башлый, һәм күпмедер вакыттан соң ул теләгәненә ирешә дә. ягъни анда милләттәге ассимиляциягә битарафлык уяна, рухи коллык психологиясе формалаша. Бүген без ачы фаҗигабезнең авырлыгын, тирәнлеген чын мәгънәсендә аңлаганда гына, милләт буларак, олы максатыбызны бәйсез дәүләтчелек таләп итү дәрәҗәсенә күтәрә алачакбыз Әмма, кызганычка каршы, бүгенге көндә максатларыбыз бердәм түгел, таркалган, вакланган Кемдер мәдәни автономия, кемдер мәктәпләр, кемдер 1ел мәсьәләсен өстен куя Әлбәттә, тел дә. мәктәпләр дә. Татарстаннан читтә яшәүчеләргә мәдәни автономия дә кирәк Анысы бәхәссез. Ә.мма төп максатыбызны дәүләтчелек таләп итү югарылыгына күтәрә алмасак. инде яулап алынган әйберләребезне дә тартып алырга мөмкиннәр Татар тарихында мондый фаҗигале хәлләр күп булган Бары тик бәйсез милли дәүләт кенә үзен яклау, саклау институтларын булдыра ала. бары тик ул гына киләчәгебезне тәэмин игүдә бердәнбер гарант була ала Кешелек дөньясынын дәүләтчелектән дә югарырак, камилрәк оештыру механизмы уйлап чыгара алганы юк әле Дәүләтчелек идеясе татарнын барлык төркемнәрен дә канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә булырга тиештер Шул чакта гына халкыбызны бербөтен милләт буларак үстерү мөмкинлеген ачылачак та Дөньяда барган глобаль процесслар, үз чирагында, милләт эчендә зур үзгәрешләргә алып килде. Аларны файдаланып һәм үз мәнфәгатебезне истә тотып, тагар кешесендәге эчке процессларны да дөрес оештыру кирәк Бүгенге көндә, мәсәлән, бездә татар кешесенә тискәре йогынты ясаучы күренешләргә каршы көрәш, ягъни саклану тактикасы гына өстенлек итә. Бөтен көч-куәтебезне. егәрлегебезне шуңа сарыф итү яна сыйфатларыбызны үстерергә урын калдырмый диярлек Бу күренештән котылу өчен татар милләте дәүләти дәрәҗәдә тел сәясәте оештырырга бурычлы Шунын нәтиҗәсе буларак, киләчәктә милләттә этник укмашу, туплану өчен нигез барлыкка килер иде. Әмма, хәтта этник укмашудан сон да татар милләте дәүләтчелеген торгызудагы барлык мәсьәләләрне хәл итеп бетерә алмаячак әле. Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен гасыр башындагы вәзгыятькә игътибар итик Ул чакта милли бердәмлек сыйфаты (гел. дин берлеге, милли традицияләрнең яшәве) югары булса да. инкыйлабтан сон милекнең дәүләтләштерслүс тагар кешесенә үз мәнфәгатьләрен тиешенчә якларга урын калдырмады Хәтер исә киресенчә, шәхси милеккә күпмедер чамада юл ачылса да. милли бердәмлек булмау тагын шул ук мәнфәгатьләрне яклау юлында тупланырга мөмкинлек бирми Менә шунлыктан, бүгенге көндә милләтнең укмашуы милли традицияләргә нигезләнгән милли экономика белән дә үрелеп барырга тиеш гер Шу г чак га гына яшь буынны милли рухта дөрес итеп формалаштыруга юл ачылачак Тагар буларак башкалардан үзгәлегеңне танып белү, шунын аша рухлану һәм милли сыйфатларыңны үзеннеке буларак яклый һәм саклый белү дә кирәк Әг әр шу лай булмаса. милли егәрлегебез кимер, башка милләтләр тарафыннан йотылу ыбыз дәвам итәр Котылу юлы бер г енә һәрбер татар кешесе үз эш урынында дәүләти дәрәҗәдә татар теленә, милли традицияләргә таянып эш йөртергә бурычлы