Логотип Казан Утлары
Публицистика

РОДОСЛОВНАЯ

Сергей Баруздинны мин балалар вә яшүсмерләр язучысы буларак, ип лөнче елардан ук белә идем Алтмышынчы елларда Сергей Алексеевич Баруздин «Дружба народовжурналының баш мохөррире булып эшли башлады Бер очрашуда семинар җитәк чебез үзенең шәкертләрен, без — яшь әдипләрне Сергей Баруздин белән таныштырды Ул. беренче очрашуда ук үзе турында киң карашлы, кешелекле ярдәмчел икән диген фикер калдырды Әлеге гәпләшүдә баш мохәррир милләтләр әдәбиятының үсешенә басым ясады, яшь прозаикларны әсәрләре белән журналда катнашырга чакырды Бу безнең күңелләргә бик тә хуш килде Күп тә үтмәде сабакта шым. коми язучысы Иван Тороповның «Карабодай боткасы» («Гречневая каша») исемле күләмле хикәясе «Дружба народов- журналында басылып та чыкты Шуннан соң Иван Тороповның да. минем дә һәм бүтән милли яшь прозаикларның да журнал редакциясенә баш мөхәррирнең үзенә сукмагы өзелмәде Әллә ничә еллар рәттән ул безне канатландыра ипһамландыра килде Баш мөхәррир Сергей Баруздин бер үк вакытта СССР Язучылар идарәсе каршындагы тәрҗемәчеләр шурасының рәисе дә иде Ул җитәк ләгән советның утырышларында пленумнарында. Кыям Миңлебаев белән бергәләп, миңа күп тапкырлар катнашырга туры килде Милләтләр әдәбиятын мәдәниятын үстерүдә Сергей Баруздинның роле гаять тә зур Белгәнемчә аның тәкъдиме буенча журнал битләрендә төрле темаларга дискуссияләр бәхәсләр фикер алышулар оештырылды Ул елларда журналда Айдар Хәлимнең «Минем телем — минем дустымРОДОСЛОВНАЯ («Язык мой—друг мой») («Дружба народов». № 6, 1988) исемле мәкаләсе журнал укучыларында ифрат зур кызыксыну тудырды. Кыскасы, «Дружба народов- белән «Новый мир- журналлары хәбәрдарлыкның беренче карлыгачлары булдылар. А. Рыбаковның дөньяны шаулаткан «Арбат балалары- («Дети Арбата») исемле романы белән бергә, «Дружба народов» журналында (№ 5. 1987), танылган тәнкыйтьче Р Мостафинның кереш сүзе белән минем шигырьләрем дә тәкъдим ителде. Ул хакта миңа беренчелә- рдөн булып, баш мөхәррир Сергей Баруздин үзе хәбәр итте, миңа аңардан берничә данә журнал да килде. Әйтергә кирәк, журнал битләре аша Сергей Баруздин үзенә яңадан-яңа дуслар тапты. Шундыйларның берсе мин идем. Шул дуслары ярдәмендә ул Та- җикстандагы Нурек ГЭСында олы бер китапханә оештырып, аның киштәләрен каләмдәшләренең китаплары белән тулыландырды. Әлеге китапханәгә. Сергей Баруздинның үтенече буенча. үземнең китапларымны мин дә юлладым вә шул уңайдан китапханә хезмәткәрләреннән рәхмәт хаты да алдым. СССР таркалгач. Таҗикстан бер -кайнар нокта»га әверелде Инде ул китапханәнең язмышы ниндидер? Татар әдипләренең уртак вә якын дусты Сергей Алексеевич Баруздин да дөньяда юк. Гүр—үр түгел. Татар халкын. аның әдипләрен үз иткән олы йөрәкле әдәбият әһеленең авыр туфрагы җиңел булсын! 25 мая 1987 г. Переделкино Ватан сугышында Ленинградны яклап, саклап калучы каһарманнарга салынган мәһабәт Монументта: «И ташлар! Кешеләрдәй нык булыгыз, нык торыгыз!-—дип чокып язылган шигъри юллар бар. Әлеге юллар башка ленинградлылар белән бергә 900 көнтөн боҗра эчендә — блокадада яшәп, немецфашист илбасарларга каршы аяусыз көрәш алып баручан Юрий Вороновның -Ташлар- (- Камни») исемле шигыреннән алынган. Туган шәһәре өстендә бомбалар вә снарядлар ярылганда үсмер Юра шигырьләр яза. Еллар узгач. 1968 елны, яшь шагыйрьнең -Блокада- дигән шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Ленинградлыларның тиңдәшсез батырлыгына багышланган әлеге җыентыкка егерме җиде шигырь тупланган. Аларга олуг шагыйрьләр Н. Тихонов, М Дудин. С. Орлов зур бөя бирә. Урыс укучыларына Юрий Воронов исеме башка шигырь китаплары белән дә яхшы таныш. Ә мин Юрий Воронов белән алтмышынчы елларда. Әдәбият институтында укыганда. Максим Горький иҗаты буенча махсус семинар Дорогой Кеей Тагирович! алып баручы профессор, татар милләтен остазы Горький кебек ихтирам итүче Панков аша таныштым Ул чакта Юрий Воронов -Знамяжурналында баш мөхәррир иде Юрий Воронов беренче очрашуда ук миндә бик тә җылы тәэсир калдырды Чөнки без — ул да мин дә бер рухлылар идек. Соңгарак мин аның шигырьләрен туган телебезгә тәрҗемә кылып, аларны милләттәш шигырь сөючеләргә тәкъдим иттем Аның шигърияте минем шигырь рухына, стиленә, алымына охшаш иде Югарыда телгә алынган тәрҗемәчеләр советының бер пленумында мин Юрий Вороновның үзем тәрҗемә иткән шигырьләрен укыдым Алар төрки халыкларның өдиллөре - вөкиллөре тарафыннан алкышлап каршы алынды Тәрҗемәләрем белән автор шәхсән үзе танышканнан соң. аңардан автографлары куелган ике шигырь китабы вә хат килде Кыскасы. без аның белән куллар кысышып яшәүче дуслар булып киттек Ә бит ул -Литературная газета-ның баш мөхәррире иде Еллар узган саен безнең ике арадагы дуслык хисләре яңара торды Тормышның ачысын-төчөсен үсмер чагыннан ук татыган шагыйрь беркайчан да номенклатура, хакимият шагыйре булмады Тәүге шигырьләреннән алып, бүгенге көндә иҗат ителгән шигырьләренә кадәр, Юрий Воронов батырлыкка, каһарманлыкка дан җырлаучы булып калды Бер үк вакытта ул менә дигән лирик шагыйрь дә Юрий Вороновның мәхәббәт турында җан тетрәткеч шигырьләре бар Менә аларның берсе Бер-берен усаллыктан тыймадылар Мәхәббәтне икәүләшеп, дүрт кул белән кыйнадылар Үзара ярыша-ярыша. Терпе яктан Мәхәббәт пышылдады ятып чалкан — Ахмаклар сез. шыр тилеләр' — Ө тегеләр котырынып Мәхәббәтне тукмый бирделәр Киң дөньяга сыймадылар Мәхәббәтне көн-төн кыйнадылар Мәхәббәт корбан булды Ә бит аңа исән калсын өчен. Сулыш алсын өчен. Кыланырга гына кирәк иде сүндем дип үлдем дип Мәхәббәт кылана да. ялганлый да бөлмәде Тегеләр дө. йодрык сорап, Күршегә бурычка кермәде Мәхәббәтне икәүләп, дүрт куп белән бетерделәр Мәхәббәтне, икәүләп, дүрт кул белән үтерделәр Бергәләп бетергәч кенә Бергәләп үтергәч кенә Исләренә төшерделәр Икесе дө. ләкин түгел бергә — Бер-береннән кача-кача — Мәхәббәтләре күмелгән кабергә су сибәргә йөрделәр Мәхәббәт кабере өстендә саргаеп үсә иде гөлләр к>р.« ВОРОНОВ БЕЛЫЕ НОЧИ 1964 ел, 25 июнь Менә без мәшһүр татар композиторы Рөстәм Яхин квартирында казакъ халкының танылган җырчысы, СССРның халык артисты Ермөк Бекмөхөммөт улы Серкебаев белән гәпләшеп утырабыз — Сезне нинди сихри көчләр музыкага тартты?—дип сорыйм мин Ермө- ктән. — Дөресен әйткәндә—ди җырчы елмаеп— минем тормышымда могҗизалар булмады Ике ир туганым думбра. скрипка вә мандолинада йөрәк кылларын чиертерлек итеп уйныйлар иде Нәселебезгә хастыр җыр-музыка. күрәсең Кинәт җырчының күзләре чаткыланып китте Ул тирән ихтирам белән өнисе Зөләйха Хәбибулла кызы Сабирова турында сөйли башлады — Беләсезме минем әбием дө. әнием дө татар милләтеннән—диде ул — Җыр. моң. көй миңа алардан килә Әнием мандолинада татар, казакъ көйләрен әле дө гаҗәеп матур уйный Мин Казанда дустым Рөстәмдә икенче тапкыр кунакта. Үземне биредә үз туганнарым арасындагы шикелле хис итөм Үзе әйткәнчә, аның җырчы булып китүе очраклы түгел Ермөк балачагында ук скрипкада оста уйный 1941 елны уйнау осталыгын үстерү теләге белән Алма-Ата музыка училищесына укырга керә Ләкин дәһшәтле сугыш скрипка кылларын -өзә- Ермәк. икенче курсны тәмамлагач, радиода диктор булып эшли башлый Артистлар белән очраша, үзе яраткан җырларны бирелеп тыңлый. Шул чакта радио хормейстеры Ермөкны бер җыр коллективына кушылып җырларга чакыра. Яшь егетне тыңлагач, хормейстер таңга кала "Менә бу тавыш ичмасам!» — ди ул, сокланып. 1946 елны Ермәк Алма-Ата консерваториясенең җыр классына укырга керә 1951 елны, консерваторияне уңышлы тәмамлагач, яшь җырчы буларак мөстәкыйль юлга баса. Ермәк Серкебаев — ике тапкыр җырчыларның Бөтенсоюз һәм халыкара конкурсы лауреаты Ул опера җырчысы гына түгел, талантлы кино артисты да. "Минем докторым- дигән кинофильмда ул төп рольне башкара Ермәк Серкебаев Рөстәм Яхинның җырромансларын башкаручы буларак та татар җыр сөючеләренә билгеле Рөстәм Яхинның минем шигыремә язган -Бишек җыры-н җырларга да нияте бар иде Шул җыр очраштырды да инде безне. Шуның истәлеге итеп мәшһүр җырчы үзенең фотосурә- те артына автограф язып бирде Соңыннан Ермәк Бекмөхөммәт улы Серкебаев 1966—1970 елларда СССР Югары Советы депутаты булды. Алма- Ата консерваториясендә укытып, профессорлыкка иреште. Шулай ук аңар СССР Дәүләт бүләге. Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелде Утыз өч яшеннән үк ул СССРның халык артисты иде инде Чапаевның тормыш юлы вә аның эше — инкыйлабта туган риваять ул. ләкин тылсымлы риваять Хәтта байтак вакыт бергә яшәгән, бергә һөҗүмгә барган, китап язар өчен командирының һәрбер адымын, хәрәкәтен, сүзләрен күңеленә теркәгән комиссар Дмитрий Фурманов та Василий Иванович Чапаевның чын чыгышын, туган урынын белә алмаган. Д. Фурманов- ның -Чапаев- романы—тулаем дөреслекне, чынбарлыкны чагылдырган әсәр, әмма ул документ түгел, ә иҗат җимеше. Чапаев һәлак булгач. Балаково шәһәренә Чапаевск исеме бирү турындагы хөкүмәт карары кабул ителә Әйе хәтта рәсми органнарда эшләүчеләр дә. командирлар, шулай ук Фурманов та Чапаевның туган җире Балаково дип исәпләгәннәр Әйтергә кирәк бу ялгышлык шактый вакыт 1934 елда -Чапаев- исемле нәфис фильм дөнья күргәнче, яшәп килгән Чапаевның төп якташлары. Будайка авылы кешеләре, аны кино караганда таныган. Будайка — урыс авылы, ул. башка милләтләрне изүдә урыс патша самодержавиесенең бер терәк пункты буларак. Чабаксар янында. Себер тракты узган урында салынган Василий Иванович Чапаев менә шул Будайка авылында туган. Чабаксар чиркәвендә сакланган метрика кенәгәсенә болай дип язылган - Туучының исеме — Василий Туган көне — 28. ае — гыйнвар (яңа стиль белән 9 февраль). Туган елы —1887 Милләте — урыс Чабаксар өязе Будайка авылы Әтисе — крестьян— Иван Степанович әнисе — Екатерина Семеновна. Ул чакта Василий исә Чапаев фамилиясе белән язылмаган -Чапай- — Василийның бабасы Степан Гавриловичның кушаматы була. Степан бабай сал агызганда -Чепай1 Чепай! Мәле белән!- — дип әйтә торган булган икән. Ул -це- пай» дип әйтәсе урынга -чепай- дигән Шулай итеп -чепай- кушаматы фамилия булып киткән Баштарак Чапаев фамилиясен Степан Гаврилович йөртә, тора-бара бөтен нәсел Чапаевка әверелә Василий Иванович Чапаевның шәҗәрәсен. нәсел җебен мин җентекләп өйрәндем Миңа хәтта Василий Ивановичның бабасының бабасы Александр. ә әбисенең әбисе Степанида исемлеләр икәнлеге дә билгеле Василий Ивановичның үги әбисе Прасковья Алексеевна Краснова — милләте белән чуваш. Берничә тапкыр мин В И Чапаевның кызы Клавдия Васильевнада булдым. әтисе турында ул миңа күп нәрсә сөйләде, үзендәге архив материаллары белән таныштырды, фоторәсем- нөр. документлар күрсәтте, яралы әтисенең Урал елгасында батып үлмәвен ә аны йөзеп чыгуын раслау ниятеннәнме. Чапаев дивизиясендәге интернационалист сугышчыларның — мадьярларның озын бер хатын да укыды Абыйсы генерал Александр Васильевич вә Мария—Анка белән таныштырды. әтисенең ир туганы Себерде яшәүче Николай Алексеевич Чапаевның адресын бирде Николай Алексеевич белән мин хатлар алыштым Ул миңа унар битле хатлар язды аның һәрберсе Чапаев турында була иде Шулай да минем В И. Чапаевның замандашын туганын үз күзләрем белән күрәсем. Чапаев белән малай вакытлары бергә узган кешедән язылачак героем турында үз колагым белән ишетәсем килде Ерак Себергө барып Н А. Чапаев белән очраштым, истәлекләрен язып алып кайттым Эзләнүләр дәвам итте Будайкага барып, гражданнар сугышы батырын бишектә тирбәтеп үстергән сиксән җиде яшьлек Надежда Гавриловна һәм Василий Чапаевның балачак дусты Тимофей Алексеевич Кузнецов белән очраштым, алар да миңа истәлекләр сөйләделәр, фотолар бирделәр Аннары Балаковага барып, йорттан йортка йореп. шәһәр тирәсендәге авылларда булып, Василии Иванович Чапаевны бүгенгедәй хәтерләүче өбиләр-бабай- лар белән очраштым Аларның әйтүенчә. Чапай көченең сере шунда аның сугышчылары да, командирлары да —күбесе якташлары Бригада командирлары Иван Плясунков Иван Кутяков. полк командирлары Илья Топорков. Гаврил Шустов порученецлары Петр Исаев белән Семен Садчиков, рота командиры Петр Чеков, взвод командиры Иван Панфилов (Мәскөүнө саклаучы Ватан сугышы генералы), шәфкать туташы Мария Попова һәм башка бик күпләр Балаково тирәсендәге авыллардан булганнар икән «Бәләкәй Чапай-—документаль повесть. Ул моннан ундүрт ел элек дөнья күргән иде Фаҗигале каһарманның образын сурәтләгән повесть икенче тапкыр нәшер ителсә, олылар да. бәләкәйләр дө нәширләргә рәхмәтләр генә әйтер иде Василий Иванович Чапаев турында халык арасында таралган мәзәкләр бихисап Аның шамакайлыгы, сөвөлөй- лөге, мәзәкчелеге җырчы-музыкант булуы. Балаковада театр уйнап тамаша ясап йөрүләре мәгълүм Боларны бөләр өчен -Бәләкәй Чапай-ны укырга кирәк Клавдия Васильевна Чапаева- ның култамгалары миндә тикмәгә генә кадерле истәлек буларак сакланмый әлбәттә -Йолдыз тапкан егет- повесте — галәм каһарманы, чуаш егете Андриян Григорьевич Николаев турында Сем- бер губернасының Буа оязенө кергән туган авылым Убыйга күмәкләшү елларында Кызыл Чишмә исеме бирелеп. ул Чуашстанга тапшырыла Әнә шулай Чуашстан минем туган җиргә әверелә Туган җир — изге вә кадерле Мин — бер татар баласы күрше авылдагы чуаш малайлары белән аралашып үстем Миңа чуашның гадәтләре көйләре кече яшьтән таныш Космонавтның туган авылы Шоршелы дигөчтен нигәдер безнең күрше чуаш авылы Алманчы искә төште. Андриян шуннандыр кебек тоелды Шул сәбәпле, мин Андриян Николаевның галәмгә күтәрелүенең икенче көнендә үк Шорше- лыда булып, аның туганнары, авылдашлары белән очраштым, ул яктагы матур табигатьне үз күзләрем белен күрдем вө әсәр язарга булдым Ә инде Андриян галәмне гизеп кайткач, аның белән Чабаксарда. Мөскөү янындагы космонавтлар шәһәрчегендә очрашып. күзгә-күз сөйләштем Повесть чагыштырмача тиз язылды Миңа минем чуаш халкының тарихын, мәдәниятен белүем белән бергә элеккеге ел- ларда үземнең дә хәрби офицер булуым ярдәм итте булса кирәк. Ә инде космонавтикадан консультант миңа Андриян үзе булды Повесть татарчадан чуашчага тәрҗемә ителгәч, тәрҗемәче аны Андриянга үз кулы белән илтеп укыткан. Тәрҗемәче әйтүенчә, космонавт әсәргә югары бәя биргән Дорогой друг КАВИ ЛАТЫПОВ I Ваши чудесные подарки: книжки, посвященные мне,получил. Мы от всего сердр.передаем Вам большой привет и благодарность за Ваши теплые слова, за приглашение в гости и такое внимание к нам. Книги Ваши очень понравились. Мы желаем Вам блестящих творческих успехов, большого личного счастья и крепкого здоровья на долгие годы. В знак глубокого уважения высылаем Вам свои фотокарточки. С горячим приветом ЛЕТЧИКИ-КОСМОНАВТЫ СССР: (А.НИКОЛАЕВ) (В.НИКОЛАЕВА-ТЕРЕШКОВА) Космонавтлар шәһәрчегендә. Андриян янында мин әллә ничә мәртәбә булдым. Бер тапкыр менә мондый бер мәзәк тә булып алды Дежур торучы полковниктан Андриян Николаев белән очраштыруны сорыйм. Ә ул «Кызганычка каршы, бу юлы үтенечеңне канәгатьләндерә алмыйм Ул утыра» -Кайда утыра?» -Кайда булсын, камерада- -Нинди камерада?» «Гади камерада димәс идем Уникенче тәүлеккә китте инде, әле тагын утырачак» «Сәлам тапшырасы иде. телефон аша булса да- -Рөхсәт кирәк- «Кемнән?» - Космонавтларны әзерләү үзәге башлыгы. авиация генерал-полковнигы Каманинның үзеннән- «Гауптвахтага да ул башлыкмы?» -Ул! Шаяртам, полковник Николаев гауптвахтада түгел, ә барокамерада Икенче тапкыр галәмгә очарга әзерләнә, үзе генә түгел...» «Кем икәнлеген фамилиясен өйтмөсә- гез дә беләм- -Беләсең икән үзең генә бел!- Әйе -Союз-9» корабында Андриян Виталий Иванович Севастьянов белән бергә галәмгә икенче тапкыр күтәрелде Аннан алдарак бер очрашуда Андриян мине В И Севастьянов белән таныштырган иде -Таныш бул. минем иң яраткан, иң ышанычлы дустым Виталий Иванович Севастьянов. Перле космоса кайталла сугыш пур (бергәләп космоска барып кайтырга исәп бар)-. Ә менә татар космонавты турында сорашкач. Андриян болай диде «Әйе. безнең отрядта бер татар егете бар иде Әмма без аны бер истребительләр полкына озатырга мәҗбүр булдык Сәбәбен мин сиңа өзеп әйтә алмыйм Аның белән көтелмәгән бер күңелсез хәл булды бугай» -Татарстаннан идеме?» «Урта Азиядән иде бугай ул Идел буеннан булса, дуслашкан булыр идек, мин дә Идел егете бит Минем уемча, син шуңа күрә якташың Андриян Николаев турында повесть яздың да индеСоңрак белдем язмыш шаяруларына тап булган теге татар егете безнең милләттәш Марс Рәфыйков булган икән Галәмгә күтәрелсә, бик тә исеме җисеменә туры килгән булыр иде. ләкин Автографл ар-култамгалар — серле, телле шаһитлар алар...