«ҺӘРКЕМ ҖИРДӘ БЕР БИЗӘК...»

Башлыйм, бер башлыйм дигәндәй Төп я сәбәп шул Кави Латыйп кем ул’’ дигән бик гади сорауга тәгаен инанып, чатнатып әйтү кыен Шагыйрьме? Әйе. берәүләр шуны раслый Унга якын ши)ырь китабы бар Прозаикмы ул? Моны да танучылар бар Чәчмә әсәрләре тупланган берничә җыентыгы чыкты Кайбер әсәрләре безнең «Казан утлары»нда басылды Тәрҗемәчеме’’ Әйе. бу да факт Аеруча чуаш әдипләре белән тыгыз бәйләнештә. Берничә ел элек Чуашстаннын олуг премиясенә лаек булды. Публицистмы? Монсын да инкярь итеп булмый Җәмәгать эш- леклесе, сәясәтчеме? Бәлки, ул. беренче чиратта совет офицерыдыр, ә калган әдәби гамәлләре бер хоббидыр? бусы белән дә килешүчеләр табылырга мөмкин. Мин үзем шәхсән Кави Латыйпны халкыбызның самими күңелле. үзенчә талантлы, иманлы бер улы дип саныйм Күпне күргән. күпне кичергән Кави абый «Балачактан гуры без көрәшкә кердек» дигән шикелле, язмыш аны яшьли гарасат упкыннарына сш ыргыткан Җитмеш ел гомер кичергән һәркем җитмеш җиде бәла-каза, кайгы-хәсрәт кичеп мен сынаулар үтәдер Бу дөньялыкта һәркемнең үз сират күпере Кави аганың ярты вөҗүден, ярты дөньясын сугыш кичерешләре билидер дип уйлыйм Аны. шәхес буларак, сугыш еллары калыплаган Гомумән. Ваган сугышы (мин аны Бөек Ваган сугышы дип түгел. Боек Афәт дип атар идем) совет иле биографиясенең төп вакыйгасы, гөп фаҗигасы һәм берничә буын илдәшләрнең аңын формалаштыручы фактор Туман фактор түгел, әлбәттә Язмыштыр инде Үсмер егет Кавига сугыш янгыныннан көйрәп яткан утлы күмерләр өстеннән күп йөрергә туры китә Я тан тәпиләрен үк булмаса да. яшь егет бәгырен байтак көйдергәндер алар Кави абый белән утыз еллар буе дустанә мөнәсәбәттә яшәсәк тә. кызганыч, гомере сәхифәләрен җитәрлек белмәгәнмен икән Сошы бнш-алгы елда матбугатта дөнья күргән истәлек язмалары К Латыйп турында байгак яңа мәг ь- лүмат бирә Тәэсирәгтән сискәнеп куйган мизгелләр дә булмады түгел Бу яктан «Югалган кыйбла» дип исемләнгән новеллалар инклы («Идел». № 7. 1993) аеруча гыйбрәтле Кереш сүзендә автор болай яза -НКВД гаскәрләренең бер рядовое буларак, мин унҗиде яшемдә сугыш операцияләрендә катнаштым Абверчылар, эсэсовчылар, террорчылар, диверсантлар Көнбатыш Украинаны аркылыга-буйга кат-кат үттем. Сугыштан соң, КГБ (НКВД) гаскәрләренең хәрби училищесында укыганда, без курсантларны Балтыйк буена алып киттеләр, анда безгә Литва, Латвия. Эстония җирләрендә хөкүмәтнең «махсус заданиеләрен» үтәү йөкләнелде Милләтчеләр биргән сабаклар мәңге онытылмас Мәгънәсез, канлы ул көрәштә, сугышта ике яктан да корбаннар гаять күп булды. Әле дә мин аларнын соңгы авазларын ишетәм. Без үзебезне тикмәгә генә «Сталин корбаннары!», «Әҗәл кешеләре!» дип атамадык шул Хәрби училищены тәмамлагач. мин чит илдә. Кара диңгез буенда хезмәт иттем. Соңыннан Татарстан Язучылар берлегенең һәм үземнең тырышлыгым аркасында Совет Армиясеннән китә алдым. Әле һаман да солдат чактагы тәэсирләр белән яшим...» Әйе. гомер юлын яңадан үтеп булмый. Нәрсә булган — шул булган. Үзәгендә ниндидер фаҗига ятмаган язучы бездә сирәктер. Кави Латыйп шагыйрь булып туып, офицер булып яшәп, соңрак аңга килеп, янәдән юл башы — шагыйрьлегенә кайткан кеше Бу кайту каршылыклар һәм күңел җәрәхәтләре аша озакка — берничә дистә елларга сузылды Ул аны үзе дә таный «Ә төптән уйланганда гаеп минем үземдә, Аяз Гыйлажев әйткәнчә, ориентирым дөрес булмады Гаскәри вә офицер буларак яшьлегем армия сафларында узды, төп тәрбияне мин шунда алдым Шигырьләрем ничектер, ә бит чыннан да гражданскида олыгайгач кына яшәргә өйрәндем Сон булса да уң булсын! Үземә шундый теләк теләп калам» («Шигърият мине яшәргә өйрәтте». 1995 ел). Кем әйтмешли. Кави Латыйп — башлаган юлы белән китсә, бәлки, күптән генерал булыр иде. Әмма ул, үз сүзе белән әйтсәк, гражданскида да рядовой булмады Хәер, гажәп тә түгел, хәрби дөньядан киткәненә дә 40 елдан артык бит Беләсез, 50 елларда, соңрак та, офицер халкы бик дәрәҗәле санала иде. 25 яшен яңа тутырган капитан Кави Латыйпның җәмгыятьтәге урынын чамалап була Юллар ачык! һәм тәвәккәл Кави Латыйп капка-читәннәр ашамы, сукмак- магистральләр үтепме әдәбият-сәнгать дөньясына ыргыла. Шул чорның күренекле шәхесләре, мәшһүр талант ияләре белән аралаша, ижади хезмәттәшлеккә омтыла. Салих Сәйдәшев, Хәсән Туфан, Рәшит Ваһапов, Әнвәр Давыдов. Габд- рахман Әпсәләмов, Сара Садыйкова. Фатих Хөсни Әдәби кичәләр, театр премьералары, сахраларга чыгып күңел ачулар Үзе бер дөнья, үзе бер мәктәп1 Күргәнне генә күзаллап, белгәнне генә искә төшереп, кичергәнне генә хәтерләп була. Ә Кави аганың хәтер сандыгы бай! Соңгы елларда дөнья күргән «Кояшны күмү» (1990), «Югалган кыйбла» (1993), «Әдрән диңгез» (Салих Сәйдәш яд- кәре) —(1994), «Мин дә мишәр, син дә мишәр» (1996), «Җәйге шәфәкьле, шәфкатьле көннәрендә» (1996). «Боеручылар һәм башкаручылар» (1996) һ. б истәлек язмалары укучыларда зур кызыксыну уятты һәм бу бәрәкәтле башлангыч ар- табан дәвам ителер дип ышанасы килә Хәтерне янарту. үзебездән бигрәк, киләчәк буын өчен кирәк. Быелның май аенда Кави Таһир улы Латыйпка 70 яшь тулды. Матбугатта шактый тәфсилле мәкаләләр чыкты Юбилей мөнәсәбәте белән, гадәттә, укучылар өчен беркадәр биобиблиографик мәгълүмат та бирелә Без дә шул вазифаны үтәп китик. Ул 1927 елның маенда Чуашстанның Батыр районы Кызыл Чишмә авылында туган Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң. Татар Тимәше авылында укытучы булып эшләп ала. Алда әйтелгәнчә, 1944—1955 елларда хәрби хезмәттә Демоби- лизацияләнгәч, ВЛКСМның Татарстан өлкә комитетында. Мәгариф министрлыгында. Казан телестудиясендә, күп тиражлы газетада. СССР педагогия фәннәре Академиясенең фәнни-тикшеренү институтында эшли. Читтән торып М Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлый. Пенсиягә чыккач та җәмәгать эшләрендә актив катнаша: Татарстан республика партиясендә жаваплы эшләр башкара. Әдәбиятта кылган гамәленә килсәк, ул инде ярты гасыр дәвамында актив иҗат итә. Татар, рус, чуаш телләрендә унбишләп китап чыгарды. Күбесе —шигырь китаплары Минемчә, арада аеруча игътибарга лаеклылары — «Вакыт канатында». «Хәтер йомгагы». «Иркен сулыш» Кайбер шигырьләренә композиторларыбыз матур-матур гына көйләр яздылар Кави Латыйп шигырьләре турында төрле фикерләр бар Шагыйрьлеген танымаучылар да юк түгел Болары — нигездә, кулуар сөйләшүләрдә. Рәсми тәнкыйтьтә иҗатын хуплаучылар күп Мәрхүмнәрдән Ә Давыдов. С Хәким. М Мәһдиев. исәннәребездән — И Юзсев. Р Мостафин. Н. Фәттах. Р. Гаташ. Г Рәхим. Р Мингалимов. Зөлфәт «К. Латыйп үзенен сөйләм ысулын, поэтик интонациясен тапты Анын ШИ1 ырьләрендә ниндидер эчке драмага, бик тирән яшерелгән трагедиягә ишарә бар Анын һәр шигыренең ншезендә фикер ята. ләкин коры риторика түгел — хисле фикер» ди Р Мостафин «Алда — ачылмаган дөнья» исемле кереш мәкаләдә И. Юзсев болай дип өсти: «һәм менә һич тә уйламаганда. К. Латыйп үзенчәлекле шагыйрь булып ачылды Минем алга жаны белән хыялый-сабый. акылы белән абый, дөньянын михнәтен дә. рәхәтен дә татыган, йомшак табигатьле, әмма каты характерлы Кави килеп басты» Бәлки, бу урында бәхәсләшергә дә мөмкиндер Картаеп барган бер бирмеш көндә кинәттән генә яна Уитменнар. Нерудалар туа алмастыр Поэзия Бөек Сер Үтә күренмәле примитивизмны, ирекле йәки ирексез формада, нинди генә рифмалар белән үрмә. Поэзия кабул итмәячәк Мина калса. К. Латыйп инде шул Боек Сергә ачкыч тапты шикелле Әмма алда әле ачасылар да ачасылар! Анын «Үземә» дигән кыска шигырендә мондый юллар бар: Шагыйрьмен тумыштан. каләм тотарга мина Тәңре үзе кушкан Шигърият дигән сандал сукканмын, шигырь яза-яза чыныкканмын вә жинеп чыкканмын Җиңеп чыгу тойгысы бөек хис. Бу очракта Козьма Прутков сүзләре искә төшә: «Если хочешь быть счастливым, будь им!» Шагыйрьне аңлыйсын, беләсең килсә, анын туган жирен барып күр. диләр Үткән ел «Казан утлары» егетләре белән без Чуашстанга кергән Батыр районы авылларында булып кайттык Кави аганын туган авылы — Кызыл Чишмәдә булган очрашулар бик нык хәтердә калды. Затлы, иманлы кешеләр күрдек, мәктәптә сөйкемле балалар белән очраштык. Мәктәп директоры Сәет Гаязов сүзләре һаман колакта «Безнең авыл Казанга Кави Латыйпны бирде Сез саклый күрегез инде аны! Ул безнең өчен бик кадерле кеше!» Бераз төчерәк тоелырга момкин бу сүзләрне менә ни өчен дә язам: Татарстаннан читтә татарлар яши торган бүтән төбәкләрдә хәл бүтәнчәрәк, аянычрак дип беләбез Әйтик, һ Такташның Сыркыдысында. Ш Камалның Пешләсендә. Г Кутуйнын Кынадысын- да . Барып кайткан кешеләр бу якларда элеккеге милли рух нык какшаган, диләр Татар мохите. татар рухы, татар мәктәпләре ипле генә эшләп килгән Батыр якларыннан, шөкер, әдәбиятыбызга яна көчләр әле һаман килеп тора Р Зәйдулла. Р. Султи. Ж Сөләйман. Р Якушев Кави абый бу яшьрәк әдипләрнең үзенчә бер өлкәннәре-сгаросталары сыман тоела. Кави аганын бер китабы «Тормыш бизәкләре» (ул урыс телендә «Краски жизни» исеме белән чыкты) дип атала. Төптәнрәк уйлап, шагыйрь яшәешенсн бөтен рухын, омтылышын, холкын күңелең аша кичерсәң, ирексездән мондый тәгъбир телгә килә: фронтовик әдип Кави ага Латыйп үзе дә тормышыбызның бер бизәге бит

Реклама