Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОНЫТЫЛМАС ӘТИЕМ

ИСТӘЛЕКЛӘРДӘН 

Истәлекләр татарчага Марс Шабаевнын ирекле тәрҗемәсендә һәм аның эшкәртүендә бирелә. Ред. 1997 елда без күренекле галим, татар тарихчысы, фикер иясе һәм язучы Газиз Гобәйдуллинга (Г. Газизгә) баглы ике тарихи вакыйганы билгеләп үтәбез: 1887 елда Г. Гобәйдуллин дөньяга килгән, ә 1937 елнын 13 октябрендә НКВДнын Баку подвалларында дөньядан кичкән — атып үтерелгән. Димәк, галнмнен тууына—быел 110 ел, атып үтерелүенә—60 ел. Аваз салып дөньяга килү тантанасы һәм, ату тавышын да ишетмәс тән. нибары 50 яшендә китеп бару фаҗигасы... Бу күренекле шәхеснен үзенә дә, төрки кешелек дөньясы тарихына, беренче чнрагта, әлбәттә, үз тузан халкы татарлар тарихына керткән әйтеп бетергесез зур хезмәтләренә дә тиешле бәяне бирер өчен вакыт бик җиткәндер. Безнен уебызча, Г. Гобәйдуллин сирәк очрый торган зыялы затларнын берсе булз ан. андый нлаһи талантлар хакында халыкта «фәрештә канаты тигән» дитән гыйбарә дә бар. Нинди генә эшкә—иҗади хезмәткә тотынмасын,— тарихмы ул, тел гыйлемеме, әдәбиятмы һ. б.,—һәр барча төрки халыклар телендә иркен сөйләшкән һәм язган, Шәрекызыц гарәп вә фарсы телләрен. Гареннән урыс, немец, француз телләрен яхшы бел! ән. инглизчә дә сукалый баш- лаз ан Г. Гобәйдуллин һәрвакыт фәнни низ езле, з нрәзз фикерле һәм, шул ук вакытта, үз заманы өчезз гаять анлаешлы фәнни хезмәтләр язган. Г. Гобәйдул- линнын ин зур хезмәтләре — татар, эзе- рбайҗан, үзбәк һ. б. караган фундаменталь хезмәтләр. Алар бүген дә үз әһәмиятләрен югалтмаганнар. Тарихчы галнмнен тоталитар режим тарафыннан рәсми кабул ителгән идеология кысаларына сыймаслык һәр сүзе-фнкере ана турыдан-туры фәннән куылу һәм хәтта үлем куркынычы янаган шул авыр шартларда да Г. Гобәйдуллин искиткеч күп эшләп өлгергән: китап арты китап чз>згарз ан. Әзербайжаззда берьюлы ике югары уку йортында кафедра җитәкләгән, лекцияләр укыган, әледән-әле Урта Азия шәһәрләренә сәяхәт кылып, аларга да хезмәтләр язган... Кыскасы, анын тормышы хакында безгә эзләнергә дә эзләнергә. хезмәтләрен өйрәнергә дә өйрәнергә, алар турында язарга да язарга кнрәк әле. Без сонгы елларда татарнын 3. Вә- лиди. С. Максуди. Б. Баттал кебек фикер няләренен хезмәтләренә игътибар итә килдек, алар хакында күтз сөйләдек. Бәлкн. бу хәл аларнын чит илләрдә мөһаҗирлектә яшәп иҗат итүләре, шунда вафат булулары белән дә бәйледер. Монысы табигый һәм дөрес гамәл. Әмма аларныц иҗади эшчәнлекләре өчен булган рухи ирекле шартлар Г. Гобән- дуллизз яшәгән һәм эшләгән шартлардан җир белән күк арасыдай аерылып тора.
Бүген без укучыларыбыз! а Г. Гобәйдуллнннын улы Сәлман ага Гобэйдуллнннын (ана да инде 82 яшь!) «Онытылмас әтием» исемле истәлек язмаларыннан өзекләр тәкъдим итәбез. Сәлман ага үзе дә кызыклы шәхес: «халык дошманы улы» буларак, ана ачы хәсрәт җамын тулысынча эчәргә туры килә, анын фронт юллары да башкалар- ныкыннан икеләтә аныр була. Хәзер Сәлман ат а Гобәйдуллин Мәскәүдә яши, биоло! ия фәннәре кандидаты. Сон1Ы елларда ул әтисенен бәһасез рухи мирасын тупла) белән шөгыльләнә. Гобәйдул.тиннар нәселенең тамырларын һәм фаҗитасын ачыклый. «Онытылмас этне*!» («Незабываемый отец мой») истәлеге урысча язылган. Авторның тормыш шартлары ана Казанга кайтып яшәргә ирек бирми (әтисе язмышы!), шунлыктан ул татар теленнән дә ераклаша, аны «оныта» төшә.
Фән биеклеклэренен иң югары күкләрендә йөзгәндә, очар кош шикелле, атып төшерелгән әтнем минем кем иде сон? Гомере өзелгәндә ана нибары 50 яшь булган... Ә эшләгән эшләре, язган хезмәтләре! Ә эшләнмичә, язылмыйча ка.паннары... 1916 елны Казан император университетын уңышлы тәмамлап, танылган урыс галимнәре Н. Н. Фирсов, Н. Ф. Катанов, М. М. Хвостовлар кул аегында аспирантурада саллы гына фәнни әзерлек туплаганнан сон, Газиз Салих улы Гобәйдуллнннын нәтиҗәле фәнни һәм педагогик хезмәт юлы башлана. Ул үз гомерендә йөздән артык фәнни хезмәт һәм китаплар язып калдырырга өлгерә. Октябрь инкыйлабыннан сон Г. Гобәйдуллин Казанда яши һәм эшли. Ә 1925 елдан соңгы көннәренә кадәр — Бакуда. Аны Казаннан китәргә мәҗбүр иткән сәбәпләр турында ал!а таба әйтелер, әле! ә кагылмый торыйк анысына. Төрки халыкларның һәм Якын Копчьпыш халыкларының тарихын яхшы белгән галнм буларак, Г. Гобәйдуллин Казан, Баку, Мәскәү, Ташкент, Сәмәр- канд, Пятигорск ВУЗларында укыта; танылган ■ алнмнәр-академнклар белән аралаша, актин җәмәгать эшчәнлеге алып бара. Анын 1ашып торган көч-дәртенә сокланып га, көнләшеп тә караучылар була. Әйе, көнләшеп тә... Фәнни-педат от ик эшчәнлеге белән беррәттән Г. Гобәйдуллин татар телендә кыска-кыска гына сатирик хикәяләр дә ята. аларны Г. Газиз псевдонимы (төхәл- лүсе) белән бас!ырып чьи ара да тора (беренче китабы — «Г. Газиз хикәяләре» — 1918 елда, соңгысы —«Хикәяләр»— 1958 елда Казанда басылып чыталар). Анын «Марс, уян!» исемле тәүте хикәясе Ф. Әмирхан хәер-фатихасы белән 1907 елда ук «Казан мөхбире» т азетасындн дөнья күрә. Тарихчы галим һәм әдип Газиз Гобәйдуллиннын исеме «Зур Совет энциклопедиясендә» (19 т., 1930) үзе исән чакта, аннары «Совет Тарих ншик.юпели- ясендә» (4 т., 1963). «Кыска Әдәби энциклопедиядә» (2 т., 1964). «Совет Татарстаны язучылары» библиографик белешмәсендә (1986) һ. б. чыганакларда урын алт ан. Efi кабызган vrruap сунмос а.шр, Сунмос алар сатар җнчәрдо Г Гобәйду тлиннын араткай жыры К Тинчурин һем С С<>йдлшнсн “Кан дыр буе» спектаклем гиан җырыннан алачагымнан ишетеп белүемчә, әтием ягыннан бабамның бабасы Сабит Бтумышычыгышы телән Пошалим Башы дигән татар авылыннан булган Кайсы еллардадыр Казанта күчеп ки теп, ул өсте ябулы-енртмале арбалар кареталар ясау остасы булып танылган, аннары сәүдә белән шөгыльләнгән, улы Салихка бераз мая калдырып, дөнья куйган Бүген без укучыларыбыз! а Г. Гобәйдуллнннын улы Сәлман ага Гобэйдуллнннын (ана да инде 82 яшь!) «Онытылмас әтием» исемле истәлек язмаларыннан өзекләр тәкъдим итәбез. Сәлман ага үзе дә кызыклы шәхес: «халык дошманы улы» буларак, ана ачы хәсрәт җамын тулысынча эчәргә туры килә, анын фронт юллары да башкалар- ныкыннан икеләтә аныр була. Хәзер Сәлман ат а Гобәйдуллин Мәскәүдә яши, биоло! ия фәннәре кандидаты. Сон1Ы елларда ул әтисенен бәһасез рухи мирасын тупла) белән шөгыльләнә. Гобәйдул.тиннар нәселенең тамырларын һәм фаҗитасын ачыклый. «Онытылмас этне*!» («Незабываемый отец мой») истәлеге урысча язылган. Авторның тормыш шартлары ана Казанга кайтып яшәргә ирек бирми (әтисе язмышы!), шунлыктан ул татар теленнән дә ераклаша, аны «оныта» төшә. Булат СОЛТАНБӘК Салих бабам исә бик гайрәтле-тырыш, булдыклы-эшлекле кеше булып чыккан: әтисеннән калган маяны ул мануфактура, ягъни кызыл мал белән сәүдә итүгә салган, урысча укыргаязарга өйрәнгән, бухгалтерлык һөнәрен үзләштергән (аның бик картайгач та матур-пөхтә каллиграфик почерк белән һәм татарча, һәм урысча язып утырган чакларын хәтерлим әле) XIX йөз ахырына Салих бабам шактый баеп киткән, атаклы Казан бае Айтугановнын кызларының берсенә табышлы гына итеп өйләнеп тә куйган. Казанда кибетләр ачкан, җигеп чыгып йөрергә ат-фаэтон тоткан, кибетчеләре вә хезмәтчеләре дә байтак булган. Анын хатыны, минем әбием Өммегөлсем күп бала китергән, әмма балаларының барысы өчесе исән-сау үскәннәр: әтием Габделгазиз (Газиз), анын энесе — Габделкадыйр (Кадыйр) һәм сеңлесе Мәрьям. Үзе аралаша торган сәүдәгәр вә муллалардан аермалы буларак, Салих бабам европача киенә, яшьтән ук татар милли киемнәреннән баш тарта. Монысы — кеше алдында. Әмма гаиләсендә ул татар гореф-гадәтләренен иң кадими-катгый таләпләрен тота Әбием Өммегөлсем гомеренең соңгы көннәренә кадәр чапан ябынып йөрде, иренен рөхсәтеннән башка урамга да чыга алмады. Балаларын да кырыс мөселманлык рухында, шәригать кануннары нигезендә тәрбияләргә тырыша бабам Әмма заман җилләре башкача исә башлый шул! Балаларның өчесе дә яшьтән үк кызыксынучан, һәвәс-сәләтле булып үсәләр. Араларында бигрәк тә Газиз аерылып тора. Ул бик зиһенле, яхшы хәтерле була: эне-ссңелләренә кызыклы хикәятләр сөйли, өлкәннәр кушкан эшне дә теләп, җитез бер үткенлек белән башкара. Шунын өчен аңа «Тыр-тыр Вафа» дигән кушамат тагалар. Күрәсең, ул заманнарда Казанда тиз йөрүе белән танылган Вафа исемле кеше булгандыр инде. Газиз бик иргә гармун уйнарга өйрәнгән, аннары соңрак фортепьяноны да әйбәт дыңгырдата башлаган. Татар көйләрен ул вакытларда бай йортларда гына була торган фисгармониядә да уйный икән. Махсус музыкаль белем алмаса да, хәтерлим — әтием эштән ял иткән араларда фортепьяно янына яратып-рәхәтләнеп килеп утырыр иде дә. күңелдән генә төрле көй-моннар уйнар иде; еш кына кулына скрипка яки мандолина алыр, алардан да сызып-чиртеп көйләр чыгарыр иде. Бу музыкаль сәләт аңа әнисеннән күчкән, әнисе исә гармунда бик оста уйнаган Мәрьям исә махсус музыкаль белем алган һәм фортепьянода уйнаган. Кадыйр абзыйнын музыкага бик исе китмәгән, әмма мәгәр кечкенәдән рәсем ясарга һәвәслеге ачылган, ул карандаш-пумалалар белән җиңел эш иткән, рәсемнәрен майлы буяу һәм акварель белән дә, төсле карандашлар һәм күмер белән дә бердәй оста ясар-язар иде. Салих бабам, кырыс холыклы, буйсындыручан табигатьле булып, балаларыннан да тулысынча карышусыз буйсынуны, сүз тыңлауны таләп итә Ә Өммегөлсем әбием исә, киресенчә, йомшак күңелле, көләч-ягымлы табигатьле була, әмма, шул заманнардагы татар хатыннарына хас булганча, иренә берсүзсез буйсынып яши Салих бабам, үзе Шиһабетдин Мәржани мәдрәсәсендә белем алган кеше, олы улы Газизне дә укымышлы мулла итеп күрергә хыяллана. Сигез яшьлек Газизен 1985 елда «Халидия» мәдрәсәсенә укырга бирә. Бу мәдрәсә исә Казанда иң кадими, иң артка калган уку йортларыннан була. Соңыннан, 1915 елны Газиз, үзенең шул мәдрәсәдә укыган елларын исенә төшереп, сөрсегән карашлы мулла-мөгаллимнәрдән көлеп, «Чалбар» дигән бер хикәя дә яза. Алай да заман җилләре үтеп керә тора. 1903—1904 елларда алдынгы татар яшьләре— шәкертләр, реаль училище укучылары, гимназистлар, студентлар арасында күгәрелешяңарыш башлана: яшьләр үзләренә алдынгы Европа илләре һәм урыс мәдәнияте үрнәгендә белем-тәрбия бирүне алга сөрәләр. «Шимбә» исемле яшьләр түгәрәге оеша Бу түгәрәккә Фатих Әмирхан. Хөсәен Ямашев. Мулланур Вахитов кебек, соңыннан күренекле шәхесләр булырдай байтак яшьләр йөри. Алар әдәби кичәләр үткәрәләр, яшь татар язучыларының яңа әсәрләрен кычкырып укып, фикер алышалар, үзешчән спектакльләр куялар. Бервакыт «Шимбә» түгәрәге утырышыннан сон гына төнге урамга чыккан Газиз тиз-тиз атлап өенә ашыга Түгәрәктә ишеткән-күргән тәэсирләреннән айнып өлгермәгән егет аны-моны абайламый башта Төн тын һәм караңгы, бераз шомлы да Шәһәр тирән йокыда Бер адәм заты күренми Шунда кинәт егет уйларыннан айнып китә: чү, анын артыннан кемдер килә түгелме сон? «Эзгә төшкәннәрдер, бәлки...» Газиз, адымын тагын да кызулый төшеп, урам-тыкрык- ларны гизә башлый янәсе, шул рәвешле теге «койрык»ны юлдан яздырмакчы Ә «койрык» калмый гына бит! «Әй, беткән баш беткән, ни булса — шул. өйгә кайтырга кирәк...» Газиз ашыга-кабалана капкадан керүгә, янә капка шылтырап ачыла һәм ишек алдында мышнап-янып чыккан Гани абзый Салих картнын кучеры күренә. «Ну. тыр-тыр! Яндырып чыгара яздын бит'" - ди ул Газизгә пышылдап кына. Гани абзый Газизне бик ярата, үз итә. шуңа күрә. Салих картнын «күз-колак булырга» кушкан боерыгыннан бигрәк, үз теләге белән. Газизгә сиздерми генә, аны саклап-озатып йөри икән Менә сина—«койрык»! Икәүләп көлешәләр Әтием Газизнең «Шимбә» түгәрәге белән бәйле тагын бер романтик маҗарасын мин әле күптән түгел генә белдем. Шәриф Байчураның «Фатих Әмирхан һәм тагар яшьләре хәрәкәте» дигән мәкаләсендә («Казан утлары». .4? I. 1966) бер төркем яшьләрнең фоторәсеме дә бирелгән. Рәсемдә жиде кеше әтием Газиз, аның сеңлесе Мәрьям. Гайшә Богданова, апалысенслле Рабига һәм Зәйнәп Габитовлар. тагын ике яшь егет. Миндә бу фоторәсемнең шул ук жиде кеше башкачарак позада сурәтләнгән төп нөсхәсе бар. Россиядә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин чакыруы белән 1989 елны ерак Австралиядән кайтып төшкән Ләйлә ханым Садрига (Габитова! а) шул фоторәсемне күрсәткән идем. Белдем: 1905—1906 елларда әтием шул «рәсемдә! е чибәр туташның берсенә Рабига Габитовага гыйшык тотып йөр1ән икән Ул аңа тәкъдим дә ясаган, әмма Рабига туташ, сугышта һәлак булган (күрәсең. 1905 елгы урыс-япон сугышыдыр) бер яшь офицерны яратканлыгын, аны яд итеп, берәүгә дә кияү! ә чыкмаска сүз биргәнлеген әйтә Чынлап га. бу туташ гомере буе ялгызы яши, күпләп эт-мәчеләр асрый. Хәтта ач-ялангач калган картлык көннәрендә дә, соңгы сыныгын авызыннан өзеп, аларга ашата торган булган Әтием Газизнең беренче гыйшкы булган бу гүзәл затның фажигале язмышы әнә шулай тәмамлана Әлеге фоторәсем артына әтием кулы белән бер моңсу шигырь язылган Зак фәзага багыб өмет илә. Киләчәкнең әмәлен төшенү белән. Яшь чәчәкләр арасында көтү белән. Басыб торамын кызыл шәфәкъ көтеб. Атармы гөлләр, житәрмс язлар'1 белмим. Килерме бәхет-сәгадәт илгә диб уйлыймын. Киләчәкнең эзләрен әле дә мин күрмимен. Бары аны күрсәтәчәк тарих факт белән Үтәр заман, үтәр яз ла. Җигәр җәй дә. килер черкен көз дә. Бәлки, уйнар кыш жиле буран да. Бәлки, шул буран күмәр үтерсб мине дә Яшь егетнең беренче мәхәббәтен югалтуы аны әнә шундый моңсу юллар белән өйрәнчек шш ырь язарга этәргән булса кирәк Кадыйр абзый сөйли иде: Газиз кечкенәдән төрле кешеләр булып кыланыр! а ярага, кемнәрнедер үчекләп-үртәп күрсәтә, көлкеле кәмитләр уйный икән Анын бу күңелле гадәте еллар үткән саен чарлана-баиый бара, телдән сөйләнгән хикәяләрен язып та бара башлый ул Аларны яшьләр алдында укын уңыш казана Дуслары аңа хикәяләрен жыеп бер китап итеп чыгарырга киңәш итәләр Әмма Газиз үзе бү шөгыленә әле бер күңел ачу. кәмит уйнау дип кенә карый Бары тик 1913 елны гына. Фатих Әмирханның акыллы-төпле киңәшен тотып, ут «Аң» журналында басыла башлый Беренче әдәби уңышлары аны илһамлап дырып җибәрә, күбрәк яза башлый. Әти үзе бу хакта «Мин әдәбиятка Фатих Әмирханның хәср-фагихасы белән аяк бастым.» дип сөйли торган иде Беренче әсәрләрен ҮЛ «Г Г». «Габделгазиз». «Сәлман» (менә кайдан килә минем исе мсм!) һ. б имзалар белән бастырып килә Соңрак инде даими псевдонимы «Г. Газиз» була. „ , Мәдрәсәдә тугыз ел чалбар төбе гүздырып («Чалбар- хикәясен хәтерләгез') чыкканнан соң (1904). Га гиз әтисе Салих картның ихтыярын үтәүдән муллалыкка китүдән каный рәвештә баш тарта Әмма әтине мин һич кенә дә алласыз атеист булган дип әйтмәс идем. Минем белән тәрбияви әңгәмәләрендә ул еш кына бү мәсьәлә! ә дә кагыла иде. Алласызлык кешене рухи ярлылыкка нлтө Аллаһыга иман китерү, аңа инану кешене күтәрә, аны хайваннардан өстен зат —ан иясе итә, Аллаһы Тәгалә һәр акыллы-анлы кешенең күнелендә-кальбен- дә булырга тиеш. Менә болар—әтием миңа сеңдереп калдырган хакыйкатьтер. Мәдрәсәне тәмамлаган елны ук, әтисеннән яшереп кенә. Газиз урыс теле фәнен өйрәнә башлый, экстрен имтихан тотып, гимназиягә керергә әзерләнә. Әмма Салих бабам, улынын «гөнаһлы мавыгуын» сизеп алгач, аны үз кибетләренең берсенә «акылга утыртырга» һәм сәүдә эшләренә өйрәнә торырга жибә- рә. Кибетчеләр байбәтчәне ягымлы каршылыйлар, алар аны эшчән-тырыш егет вә кызыклы хикәяләр сөйләүче итеп беләләр. Анын укыр1а теләге барлыгын аңлап алгач, хужага сиздерми генә, егеткә прилавка астында яшерен урын кормаштыралар Газиз шунда дөньясын онытып Лев Толстой. Герцен. Чернышевский. Достоевский кебек классикларның әсәрләрен йотлыгып укый, гимназия программасы буенча тырышып әзерләнә. 1905 елгы урыс инкыйлабы башлангач. Газиз әтисенә кистереп әйтә: «Сәүдә эшләре белән шөгыльләнмәячәкмен, мина өмет тотма!»—ди. Әлбәттә. Салих бабам башта бик каты тузына, өйдә буран куба. Әмма аек акыллы, үзе дә эшләрендә-киемнәрендә «европалы» булырга тырышкан сәүдәгәр инкыйлаб жиллә- ренең кай якка таба искәнен аңлый, татар яшьләрендә уянып килгән яңалыкны тоеп тора һәм улынын теләгенә каршы килми, тиздән ризалаша. Абыйлары йогынтысында кечеләре дә шул якка карый бит әле: европача белем алырга омтыла! Салих Гобәйдуллин йорты икегә бүленә, аскы кат тулысы белән балалар иркенә бирелә — теләсә нишләсеннәр, өске катта ата-ана торып кала — алар үзләренчә, искечә яшиләр. Хөррият! Бу йортка инкыйлаб шулай килеп керә. Сүз уңаеннан, ул йорт һаман исән әле: Зәйни Солтан урамы, 12 йорт ул. Анда әүвәлрәк милиция бүлеге урнашкан иде, соңрак — «Вторцветмет» конторасы, хәзер нәрсәдер— әйтә алмыйм. Шул ук елларда Газиз Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Кәрим Тинчуриннар белән якыннан таныша-аралаша башлый Бигрәк тә Гафур Колахметов белән дуслашып китә ул. Аларны Фатих Әмирхан таныштырган була. Гафур атна саен Газизләргә килә, еш кына куна да кала. Газиз үзе дә аларга барып йөри Ул килсә, Гафурның әнисе тәмле пәрәмәчләр пешерә. Сулдан уңга: Г. Гобәйдуллин, Г. Тукай. Г. Колахметов. 1910 ел (?) Гафурнын бик бай шәхси китапханәсе була. Газиз китапларга «чума» Биредә, урыс классикасыннан тыш, Европа классикасы да күп. философлар Спенсер. Кант, Гегель. Гафур белән төн уртасына кадәр сузыла тор1ан әңгәмәләр... Бу әңгәмәләр бик озын-озакка китсә, Гафур сүзен кырт бүлә дә Газизгә: — Укы, укы, шайтан малае! Сиңа күп укырга кирәк! — ди. Газиз Гобәйдуллин үз истәлекләрендә: «Гафур начар агитатор иде. Ул мине бер вакытта да үз сәяси карашларына күндерергә тырышмады, үгетләмәде,» — дип яза Әмма китапханәсендәге марксистик тәгълиматка караган хезмәтләрне дә «йота» бара Газиз. Колахметовлар гаиләсенә килеп-китеп. тәмам «үз уллары» кебек булып беткәч, яшьлек үзенекен итә: Газиз Гафурнын сеңлесе Суфияга гашыйк була да куя. Яшьләр бит. нишләмәк кирәк' Фатих Әмирханнын «Яшьләр» әсәрендәге алдынгы карашлы, милли рухлы егет-кызларнәкъ әнә шулар ич Газиз өйләнергә уйлый. Әмма, гаилә башы—әтисенә әйтмичә, анын хәср- фатихасын алмыйча, бу мөмкин эш түгел. Нишләргә? Җитмәсә, әнисе дә күптән түгел дөнья куйган чак Киңәшергә-яклашырга канат юк Әтисе белән сөйләшүне Газиз барысы да кичке чәйгә җыелгач тәвәккәлләргә була. Гадәттәгечә, самовар янында әтиләре утыра, чәй ясап тора. Тезелешеп Газиз. Кадыйр. Мәрьям чәй көтәләр. Шунда Газиз сүз башлый — Әти. ди ул. мин инде балигъ булдым. - тирән итеп бер сулый да ярып сала: Мин укымышлы, бик сөйкемле бер кызны яратам Син аны беләсең: ул—дустым Гафурнын сеңлесе Суфия. Өйләнергә ният Хәер-фатиханны бир. оти... Салих байның төсе китә: башта агарынып кала, аннары кызарынып-бүртенеп чыга Ул бер сүз дә әйтми, торып баса, алдында гөжләп утырган самовар капкачын йолкып алып, бар көченә Газизгә тондыра Моның гомергә булачагы юк! — дип, бүлмәдән җенләнеп чыгып китә Самовар капкачы Газизнең маңгаен яра Шаулап кан китә Куркынган Кадыйр белән Мәрьям ярдәмгә ташланалар Мәрьям елый ук башлый — И ходаем! Күзең., күзең... —дип такмаклый. Абыйсының маңгаена Кадыйр сөлге куя, Мәрьям йөгереп кенә йод алып килә, яраны йод белән яндыралар Әмма яра тирән, кан агуы туктамый Газизнең күзе-бите шешеп чыга, күзләре бөтенләй томалана Тиз генә табиб чакырталар, ул яраны әйбәтләп юып-эшкәртеп. тегеп куя Бу тарихны әти безгә: «Әти. маңгаеңда нинди җөй ул?» дип сорагач, үзе сөйләгән иде. Җөе, Салих бабам истәлеге булып, гомеренә сакланып калды шулай. Шул рәвешле. Газизнең икенче мәхәббәте дә челпәрәмә килә. 1909 елны, биш ел буе үзлегеннән өлгергәнлек аттестатына әзерләнгәннән сон, Газиз Гобәйдуллин Казан император университетына керү имтиханнары биреп карарга уйлый Беренче имтихан урыс теле һәм әдәбиятыннан ирекле инша язу була. Бу татар һәм башка «инородец» балалар өчен махсус корылган тозак шуны үтә алсаң, алга таба имтихан тотасың, үтмәсән коелып каласың Газиз өчен иң авыры шул: ул бит гимназияләрдә укып йөрмәде, мәдрәсә белеме алган татар байбәтчәсе өчен урыс теле шул ук чит телгә бәрабәр инде ул. Шунлыктан. Газиз «мөгез чыгарып» азапланмаска була, иншасын кыска-кыска гади җөмләләр белән яза. янәсе, тыныш билгеләре азрак булсын Тема сайлау, иншаның эчтәлеген ачу аның өчен әллә ни кыен эш түгел анысы ни әйтсәң дә. хикәяче бит Әнә шул тыныш билгеләре белән хәреф хаталары гына. Газиз, язган эшен тапшырып, аудиториядән чыга. Чыкса диварларга сөялгән, гәрәзә гәпләренә кунаклаган абитуриентлар гөжләшә кем нинди тема сайлаган да. кем кайсы классиклардан нинди цитаталар кигергән_ Күренеп тора: боларның белем ягы Газизнеке ише генә түгел шул инде' Егетебез тынлап- тыңлап тора да. борынын төшереп өенә кайтып китә әлбәттә, булдыра алмады! Икенче көнне Газиз, авыр уйларыннан арынырга теләп, ауга чыгып, җилләнеп кайтмакчы була Иртән, ау кирәк-яракларын җыештырып, биек резин итекләрен киеп, ау зге Дамканы да няргеп. Гани абзыйның тарантасында өйдән кузгала ул. Шулай да күңелен корт ашый, түзми атны университет ягына борырга куша Кереп, алдагы имтиханнарга үткәннәрнең исемлегенә күз саласы килә анын Керә, карый юк «Гобәйдуллин» фамилиясе исемлектә Әлбәттә, үтмәгән! Сөмсере коелган «татарчонок»ның чыгып барганын ишек төбендә торучы швейцар карт күреп ала Сәерсенеп, өстендәге ау киемнәренә, резин итекләренә карап-карап юра да. туктатып, фамилиясен сорый Аннары, кичә имтихан алган доцентнын бер профессорга инша язучылар арасыннан аеруча бер тагар егетен мактап торганын әйгә «Бәлки, ул синдер’» ди «Юк. ди Газиз, исемлектә мин юк » «Алай да син әнә теге бүлмәгә кереп белеш әле», ди швейцар. Газиз кереп белешә Фамилиясен әйтә. Егеткә иншасының иң яхшы дип табылганын, шунлыктан аерым исемлектә булачагын әйтәләр Газиз «ура1 » кычкырып чыгып йөгерә Гани абзыйга кабалана-кабалана сөйли «Минем иншам ин яхшы дип табылган' Мин икенче имтиханга үткәнмен' Чаптык, абзыкаем. әйтә!» Газиз Гобәйдуллин. барлык имтиханнарын да бик яхшы билгеләренә генә тапшырып. Казан император университетының юридик факультетына укырга керә. 1913 елны Газизнең шәхси тормышында янә бер бик әһәмиятле вакыйга була. Ул үзенең булачак хәләл җефете Рабига Шакир кызы Казакова белән таныша. Бу эштән Газизнең дусты Гафур Колахметов та читтә калмый. Әниебезнең сөйләвенчә, эш болай була Әти белән алар укытучы Мөхетдин абзыйлар өендә яшьләр кичәсендә очрашалар. Яшьләр арасында Гафур Колахметов та була, әни инде аның белән таныш икән Табигате белән тыйнак кызый дуслары арасында тын 1ына утыра Аларны Гафур «учитель» әллә нинди кызыклар сөйләп көлдереп тора. Дустын күреп, алар янына Газиз дә килә. Гафур аны төркемгә шаян сүзләр белән тәкъдим итә: һа-а-а! Таныш булыгыз, кызлар, Казан император галиҗәнапләре университеты студенты Газиз Гобәйдуллин булыр бу! Тегенди-мондый гына егет түгел—булачак «личный дворянин»! Төркем гөрләшеп көлеп куя. Кайбер кызлар Газиздән сораштыра башлыйлар кайсы факультетта укый, кемнәр укыта, лекцияләр кызыклымы9 Булачак «личный дворянин» (инкыйлабка кадәр Казан университетын тәмамлаучыларга. чынлап та. «личный дворянин» дәрәжәсе бирелә торган була. Бу дворяннар дәрәҗәләрен мирас буенча калдыру хокукыннан мәхрүм саналалар ), менә шул булачак «личный дворянин» Газиз тиздән үзләшеп китә, кызларга төрле кызыклар сөйләп күнел ачу бурычын үз кулына ала Шулай күңелле-матур утырган яшьләр арасыннан сөйкемле-тыйнак гимназистка Рабиганы шәйләп ала ул Газиз кич буе аның янында бөтерелә Егетне кыз да ошата Шуннан сон Газиз гел аның белән очрашу жаен гына эзләп йөри башлый. Әмма ул заманнарда татар кызлары белән тиктомалдан гына күзгә-күз очрашу — килешә торган эш түгел. Монда да яшьләргә ярдәмгә Гафур Колахметов килә Ул аларны, икесенә аерым ложа алып, театрда очраштыра Шунда әти әнигә тәкъдим ясый Кыз риза була, әмма ике шарт куя: беренчесе — Газиз рәсми рәвештә Шакир Казаковтан кызының кулын сорарга тиеш, икенчесе—Газиз Рабиганың гимназияне тәмамлавын (йә. хода, тагын бер ел!) көтәргә тиеш, шуннан соң гына — туй.. Нишләсен. кызның шартларына күнми хәле юк егетнең. Күнә. Шакир Казаков белән сөйләшеп, аның ризалыгын ала. Хәзер инде эшнең иң четереклесе кала киребеткән үз әтисен — Салих байның хәер-фатихасын аласы бар Газиз жөйле маңгаен сыпырып куя Нишләргә? Нишләргә? Тагын дусты Гафур ярдәм кулы суза Ике дус бик хәйләкәр уй-ният коралар. Эш шунда ки, Салих бабам ел саен жәен Кырымга ялга бара икән. Гадәттә ул үзе белән берәр яшь егетне дә ала икән Менә шунда Газиз әтисенә үзе белән Гафурны алып барырга кинәш итә һәм күндерә. 1914 елның жәе була бу. Салих бай белән Гафур Кырымга китеп озак та үтми. Газиз мондый телеграмма суга: «Өйләнергә җыенам Рабига Казаковага Әтисе риза Хәер-фатихаңны бир әти Улың Газиз». Хәйләкәр Гафур «учитель» Салих байны ничекләр итеп ризалаткандыр, әмма ризалаткан: әтисе Газизгә хәер-фатихасын биргән Әмма. Тукай әйтмешли, «өйләнү — түгел сөйләнү». Мәшәкатьләр моның белән генә бетми бит әле. Газиз Гобәйдуллин. университет студенты буларак, өйләнергә рөхсәтне ректордан яки губерна попечителеннән дә алырга тиеш икән Газиз үзенең үтенечендә. «Россиянең потомственный почетный гражданины. Казан сәүдәгәре Шакир Казаковның 1914 елны гимназия тәмамлаган Рабига исемле кызына өйләнергә рөхсәт бирүегезне үтенәм».—дип яза. Бу үтенеч кәгазе безнең гаиләдә озак еллар сакланып, каһәрле 1937 елны юкка чыкты Үтенеч өстенә «Разрешено жениться на Чабиче» дип резолюция салынган, имза куелган. Урыс ректорына Рабига ни дә. Чабича ни син — барыбер. Әти-әни ул «дүкәминтне» кызык итеп искә төшерер өчен саклый иде. Әти исә. шаяртып-үртәп. әнине «Чабыч» дип тә йөрткәли иде. 1914 елның жәендә. Салих бай да Кырымнан кайтып төшкәч, хәстәрләнеп туй үткәрәләр Туй гадәттәгечә генә булмый. Ул Идел-Кама акционерлык җәмгыятенең бер пароходында үтә. Әниемнең әтисе, минем бабам Шакир Казаков шул җәмгыятьнең акцияләрен тотучы бай икән Байларныкы — байларча музыка уйный, салонда бал-биюләр кыза, шампаннар елга булып ташый... Туйдан соң яшь килен Рабига, туган-үскән йортын ташлап. Гобәйдуллиннар йортына (Зәйни Солтан урамына) күчеп килә, яшь гаилә аскы катта Газиз бүлмәсенә урнаша. 1915 елнын май аенда шул бүлмәдә мин дөньяга килгәнмен Без анда 1916 елга кадәр торганбыз. 1916 елны Газиз Гобәйдуллин Казан император университетының тарих- филология факультеты тарих бүлеген (юридик факультетта ул бер генә ел укый, галимнәре-остазлары кинәше белән бирегә күчә) беренче дәрәжәле диплом белән тәмамлый. Укытучылары профессорлар Катанов. Фирсов. Хвостов кебекләр сәләтле егеткә университетта калырга, фән белән шөгыльләнергә кинәш итәләр Газиз үзе дә моны бик тели. Әмма «Әмма.— дип яза Газиз Гобәйдуллин үзенең автобиографиясендә,— минем сәяси яктан ышанычсызлыгым (большевик Гафур Колах- метов белән дуслыгы!) һәм татар булуым казна эшенә кереп, университетта калуыма киртә салды » Казан губернаторының күрсәтмәсе нигезендә. Газиз Гобәйдуллин. хатынын һәм бер яшьлек улын алып, 1916 елнын көзендә Казаннан китәргә мәжбүр була. Үзенә күрә сөргенлеккә охшаш бу тибәрелү аркасында, ул гаиләсе белән Оренбург губернасының Троицк шәһәренә барып урнаша Ләкин анда да рәсми уку йортларында укытырга рөхсәт ала алмый. Хосусый татар мәдрәсәләрендә генә эшләргә мөмкинлек таба, биш сыйныфлы мөселман ирләр мәктәбе «Вазифа»га модир булып урнаша, бер үк вакытта Яушеванын кызлар мәктәбендә тарих та укыта Яшьләр арасында сәяси-жәмәгатьчелек эшләрендә катнаша башлый Яшь гаиләнең бәхетенә, 1917 елгы февраль инкыйлабы Казанга кайтырга мөмкинлек ача Газиз Гобәйдуллин башы-аягы белән фәнни һәм әдәби ижат эшенә чума. Аннары —Октябрь инкыйлабы 1919 елны яшь галим Газиз Гобәйдуллин университетның Россия тарихы кафедрасында профессорлар Н Ф Катанов (ориенталист) һәм Н Н Фирсов (тарихчы) карамагында эшкә калдырыла. Шаулатып-гөрләтеп кызының туен үткәргән һәм зур чыгымнар тоткан Шакир бай Казаков та. улының туена бер тиен дә бирмичә, бар булган акчасына Казанда берничә йорт сатып алып, шуларның килеренә картлыгын тыныч үткәрергә хыялланган Салих бай Гобәйдуллин да Октябрь инкыйлабы корбаны булалар инкыйлаб аларны кычкыртып талый бар булган малмөлкәтләрен конфискацияли. тартып ала. Таланып калган картлар балаларына барып егылалар Шулай итеп, инкыйлаб яшьләр очен зур бер бәхет — киләчәккә якгы юллар ачса, картлар өчен каһәрле язмыш булып чыга Октябрьдән соң Казан хакимияте яшь галим Газиз Гобәйдуллин гаиләсенә Тукай урамы. 73 нче йортның ишек алдындагы флигельдән (флигель төп йортка янкорма итеп салынган кечерәк өстәмә йорт) ике бүлмәле фатир бирә Гаиләне икенче каттагы Исхак абый Казаковлар белән бер гомуми фатирга урнашгыралар. Исхак абый әнинең туганнан туган абыйсы Татарстан Җөмһүриятенең Совнарком Рәисе урынбасары була. Шул рәвешле, тормышның совет чоры башлана. Илдә гражданнар сугышы әле тынып өлгермәгән, һәркайда кытлык. Идел буйларында ачлык Безнең төп азыгыбыз бәрәңге дә бәрәңге кабыклары белән көрпә кушып пешергән ипи. Шикәр урынына сахарин дигән нәрсә, ит-май бөтенләй эләкми «Нансен күчтәнәчләре» бик ярап куя иде (Фритьоф Нансен (1861 1930) атаклы норвег галиме. Котыпны яулаган кеше. Нобель бүләге лауреаты Егерменче еллардагы ачлыкта Идел буе халыкларына һәм яшь Совет дәүләтенең галимнәренә ярдәм оештырган.). Ул посылкаларда бераз бодай оны. шикәр комы. ярма, берәр банка куертылган татлы сөт. хәтта какао да була иде Күчтәнәч, әлбәттә, озакка бармый, баз тагын бәрәңгегә күчәбез Аннары әтигә эшеннән паек талоннары да биргәлиләр иде әле Бервакыт кышын әти мине чанага утыртты да. без паек алырга киттек Безнең талонга галәмәт зур дуңгыз башы бирделәр, аны минем алдыма куйдылар, мин. бу «кыйммәтле малины төшереп җибәрмәгәем дип. куркып, аны кысып кочаклап та алдым Әти көлә Җитмәсә. Бутлеров урамы тавыннан төшкәндә чананы у з иркено җибәрде Менә мин, әлеге галәмәт зур дуңгыз башын кысып кочаклаган килеш, гаудан очам, йөрәгем чыгардай булып тибә, куркуымнан сулышым кысыла Әгәр дә шул каһәр төшкән чучка белән бергә Кабан күленә үк барып төшсәм’ Ул арада әтием килеп җигә Аны күрүгә мин шунда ук тынычланам, авыз ерып елмаерга итәм. Дуңгыз башын башка азык-төлеккә алыштырдылар, без бит мөселманнар, әлбәттә, аны ашамый идек. Әй рәхәтләнгәндер берәр урыс малае, дуңгыз колагын кетердәтә-кетердәтә! Октябрь инкыйлабыннан соң әти зур кайгы кичерә: яраткан дусты, киңәшчесе Гафур Колахметов туберкулездан үлеп китә. Әти бик озак ятимсенеп йөри... Казанда әтинең төп эше —укыту Алган хезмәт хакына ул гаиләсен ашата. Ә аннан да төп эше — иҗат фәнни хезмәтләр, татарча дәреслекләр, үз хикәяләрен язу. Боларына басылып чыкса гына каләмхак түлиләр Ул искиткеч күп эшләгән Менә аның шул елларда татар телендә дөнья күргән кайбер хезмәтләре: «Борынгы тарих» (1918). «Тарих гомумидән корун әүлия» (1918), «Тарих әдьян 1 җилд. (1918), «Диннәр тарихы»1919) һ. б Аннары 1925 елга кадәр янә дистәләрчә китаплар, өзлексез казна эше Үзе эшли, үзе аспирантурада укый Аны уңышлы тәмамлый Казандагы хәрби татар-башкорт мәктәпләрендә, үзе оештырган Көнчыгыш Академиясендә. Татар коммунистик университетында, тагын төрле курсларда тарих фәне буенча дәресләр алып бара Татарстан җир эшләре халык комиссариатында укыту идарәсе начальнигы урынбасары була. 1921 елны ук Казан дәүләт университетының Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенә хакыйкый әгъза булып сайлана Зур фәнни тикшеренүләрен әйткән дә юк: гомуми тарих, татар тарихы, татар әдәбияты, мәдәнияте. иҗтимагый фикер үсешенә караган хезмәтләр. Ул аларны бер-бер артлы китап итеп бастырып чыгара да бара. Бу гаҗәп күпкырлы талантлы шәхескә көнләшеп караучылар да булган, әлбәттә Кемнәрдер аны чит илгә, әйтик. Төркиягә китәргә димли Уфадагы бер пароходта Газиз Гобәйдуллин өчен дә урын калдырылган була. Маршрут: Агыйдел — Кама — Идел — Каспий Аннары — чил илгә, мөһажирлеккә Әти катгый баш тарта. Ни генә булса да, туган илен беркайчан да ташлап китмәячәген әйтә. 1922 елны әтигә Кабан күленең сул як ярындагы урамнан әйбәт кенә икенче фатир бирәләр Дүрт катлы бу таш йортта элек семинария укытучылары яшәгән Ә хәзер аны тулысы белән Казан ВУЗларында укыткан профессорларга тапшырганнар Нинди генә асыл затлар юк иде алар арасында! Мироновлар. Воробьевлар, корбангалиевләр, Фирсовлар Тагын әллә кемнәр. Безнең подъездда — Җамал Вәлидиләр Мин аларнын балалары белән бик тиз дуслашып киттем Искәндәр, Ибраһим. Әминә, мин көне буе уйнап әвәрә килә идек Кунакка да йөрешәбез 1923 елны гаиләбездә шатлыклы вакыйга булды: игезәк энекәшләрем Микаил белән Исрафил дөньяга килде. Аларга ни өчен шундый сәер исем кушканнардыр— хәзергәчә белмим. Әтием мине әнием янына энеләремне күрергә алып барды. Әни ике бәбие белән аерым палатада ята иде Әни безне елмаеп каршылады Ә менә энеләремә бер дә исем китмәде — мина әле сигез генә яшь иде. Шуңадырмы, әллә эчтән генә бераз көнләштем дә микән әтинең куанычын һич аңлый алмадым Ике елак өчен шул кадәр шатланмаса! Әти һаман да күп эшли. Аның фәнни хезмәтләрен Татарстаннан читтә дә таныйлар. Үзен Мәскәүгә, Ленинградка һәм башка шәһәрләргә лекцияләр укыр- ia чакыралар Ул үзенең туганнан туган энесе Гали Рәхим белән берлектә «Татар әдәбияты тарихы» дигән хезмәт — зур хезмәт! яза башлый (Гали абзый Рәхим турында алдарак иркенләбрәк язармын әле). Аларның ул хезмәте ел саен (1922. 1923, 1924, 1925) тулыландырылып, яңартылып басылып чыга тора 1925 елны Мәскәүдә СССР халыклары Үзәк нәшриятында Газиз Гобәйдуллиннын «Татар тарихы» дигән монографиясе дөнья күрә. Ул әле дә, татар халкының килеп чыгышы һәм үсешенә күләмле күзәтү буларак, үзенең әһәмиятен югалтмаган Үзе баштанаяк фән һәм педагогик эшчәнлеккә чумган әтием табигате белән хәйләмәкерсез, астан ут уйнату кебек интригаларны белми-аңламый Topi ан бер зат иде. Ә менә анын тирәсендә болытлар куерганнан-куера бара икән «Кара әле, бу «байбәтчә» артык азынып бара түгелме соң? Китап арты китап » — дип көнләшеп караучылар әтине, бурзайлар өере кебек, талый башлыйлар. Ул еш кына эшеннән кәефсез, борчулы кайта башлады. Элекке көләчлеге-шаянлыгы югалды Әни белән сөйләшүләреннән мин анын үзенә гаделсез карауларын, «байбәтчә» итеп ышанычсызлык күрсәтүләреннән зарланганын абайлап калдым. Ул елларда кешеләрнен тумыш-чыгышларына нык игътибар иткәннәр шул Әйе. татарга хас хөсетлек-көнчслек кара елан булып һәр почмактан әтигә ысылдый башлый... Ул елларда Татарстандагы фән һәм педагогик эшчәнлекнен идея һәм партия җитәкчесе сыйфатында Галимжан Ибраһимов тора Ул һәм анын тирәсендәгеләр күбрәк чыгышы белән пролетар-ярлы балаларын өскә үрләтергә теләгәннәр, күрәсең. Ә «элеккеләргә», «байбәтчәләргә», нинди генә талантлы, нинди генә намуслы булмасыннар.— шикләнеп караганнар, ышаныч күрсәтмәгәннәр Ул заманнардагы «юлбашчыларыбыз», ин беренче чиратта Сталин эшләтеп җибәргән бу мәкерле «машина», кызганыч ки. соңыннан зыялыларның агын да, кар. сын да — барыс гның да башын ашаган Шул исәптән. Галимжан Ибраһимо- вның үзен дә... Кыскасы, әтигә киләчәктә Казанда эшләргә бирмәячәкләре көннән-көн ачыграк була бара. 1925 елның язында «Газиз Гобәйдуллинны кулга алганнар!» дигән яман хәбәр шәһәр буйлап яшен тизлегендә таралып өлгерә Имеш, ул кайдадыр Урта Азиядә нәрсәдер урлаган Әтинең ул якларга барып чыкканы да булмый әле юкса! Бу мәгънәсез кулга алунын кемнәр тарафыннандыр оештырылуы, әтине каралтып күрсәтү, исеменә тап төшерү өчен — «утсыз төтен чыкмый», янәсе - эшләнгән әшәкелек икәне ачык билгеле була. Казан университетының Н Н Фирсов туплаган абруйлы профессорлары әтине порукага. ягъни үз жаваплылыкларына алып, төрмәдән чыгарталар Тиздән «Красная Татария» iазотында «Досадная ошибка» (янәсе. «Күңелсез ялгышу») дигән хәбәр дөнья күрә Имеш. Урта Азиядә әтинең ниндидер бер фамилиядәше урлашкан икән Әтидән гафу үтенәләр Гаделлек жишән кебек тоелса да. әти бик нык рәнҗетелгән һәм бик нык хурланган иде. Ул бу хыянәтчел пычраклыкны бик авыр кичерде Шуннан сон Казаннан китәргә кирәк дигән карарт а килде. Шулай итеп, хөсет-көнчел кара елан үз эшен эшләгән, әтине чагып өлгергән иде инде.. Нәкъ шул вакытларда тарихчы галим Газиз Гобәйдуллинны Бакуга эшкә чакыралар Баку университетында төрки телләрне белгән галимнәр җитешми икән. Әни белән, хәтта мин ун яшьлек улы белән дә киңәш-табыш иткәннән соң. әти Бакуга күчәргә ризалыгын белдереп телеграмма суга Тиздән Әзсрбаи- жан Мәгариф халык комиссариатыннан яшәү һәм эш шартларын тасвирлаган жавап килеп төшә, шунда ук Газиз Салих улы Гобәйдуллиннын Баку университеты шәрекъ факультетына төрки-татар халыклары кафедрасына приват-доцент итеп сайлануы да хәбәр ителә. Шул рәвешле. Татарстан Мәгариф халык комиссариаты рөхсәте белән. 1925 елны Газиз Гобәйдуллин. Казандаг ы эшләрен ташлап, әлегә гаиләсез генә килеш Бакуга китеп бара Ул әле үзенең алга таба гомере буе туган җирен, якын кешеләрен сагынып-жирсеп яшәячәген белми Әйе. кара елан әнә шулай да чага Без исә Баку якларына жәй ахырында гъгна кузгалабыз Башта Идел буйлап пароходта Әстерханга кадәр барабыз, анда безне әти каршы ала Ары таба Каспий аша Бакуга' Бакуда әти безне «Кызыл шәрекъ» кунакханәсенә алып китте Без фагир тапканчы шунда яшәдек Фатирыбыз хосусый йортта, татар мәктәбенә якын г ы на иде Ерак та түгел Бакунин сәүдә үзәге, иртә таңнан төрле товарлар төягән дөяләр кыңгырауларын шылтыратып үтәләр Мина кызык' Без ул фатирда икс ел чамасы тордык Шунда игезәк энемнең берсе Исрафил менингиттан үлеп китте Аның үлеме гаиләбезгә авыр кайгы булды Моны бигрәк тә әти кыен кичерде Ул гомумән бик тә нечкә хисле кеше иде Әти. Казандагы кебек үк. биредә до бик күп эшли, ару-талуны белми иде Берьюлы икс югары уку йортында Әзербайжан дәүләт университетында һәм Югары педагогия институтында укыта Лекцияләрен төрки телдә укый, бу үз чиратында зур әзерлек сорый Шул ук вакытта ул әле фәнни-тикшеренү эшләрен дә туктатмый. 1926 елдан башлап фәнни хезмәтләр язуын тагын да киңрәк колач белән алып бара, аның тематикасы да киңәя Бер ел дигәндә, әти «Татар буржуазиясе тарихыннан». «Казан татарларында феодаль сыйныфлар җимерелү тарихына карага», «Татар тарихы»нын тулыландырылган варианты кебек хезмәтләрен язып бетерде Шуннан аны Әзербайжан дәүләт университетына Шәрекъ тарихы буенча доцент игеп сайладылар Шул ук елны ул Югары педагогия институтының ижтимагый-тарих бүлегенә декан итеп тә билгеләнә Җәйге айларны без гадәттә Төньяк Кавказга — Минеральные Воды. Кисловодск, Ессентуки, Пятигорск санаторийларына бара идек Әти санаторийда торып дәвалана, ә без берәр фатирда яшибез Безнең белән әтинең дуслары — университет ректоры Таһир Шахбази. язучы Абдрахимбек Ахвердиев, профессор Бәкер Чобанзаде һ. б. булыр иде. Әй күңелле дә була иде соң! 1927 елны әти тагын берничә фәнни хезмәт язып тәмамлады. Ана профессор исеме бирделәр Беренче татар профессоры! Кырык яшендә! Казаннан якын дусларыннан котлаулар да килде. Остазларыннан берсе— профессор Н. Н Фирсов «Красная Татария» газетында куанычлы мәкалә белән дә чыга 1928—1929 елларда әти барып-кайтып Ташкент һәм Самарканд югары уку йортларында да лекцияләр укып йөрде. Анда да ул шәркый мөселман кафедрасында профессор иде. Әтинең ул елларда язган хезмәтләрен санап бетерерлек түгел. Шунын өстенә. дистәдән артык тел белүенә карамастан, ул инглиз телен дә өйрәнә башлаган иде. 1927—1929 елларда ул Казанга, туганы Гали Рәхимгә хатлар язып тора. Барысы 37 хат яки открытка. Ул хатларны аерым шәрехләп, бастырып чыгарырга кирәк дип саныйм. Алар минем тарафтан шулай эшләнгәннәр дә. алар — үзләре бер тарих... Шушы урында Гали Рәхим турында бераз язып китү хаҗәттер. Әтиемнең туганнан-туган энесе Гали Рәхим әтидән биш яшькә кечерәк була: димәк, 1997 елда аның тууына да 105 ел тула. Язучы һәм әдәбият белгече Гали Рәхим әтиемнең әнисе Өммегөлсем әбинең бертуган сснлесе Бибигайшә улы була Әтисе исә - Казан сәүдәгәре Мөхәммәтшакир Габдерәхимов. Әтисенең теләге буенча Галине «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга бирәләр Аннары ул Казан сәүдә училищесында укый, әтисе аны да үзе кебек сәүдәгәр итмәкче була Кыскасы. Салих бай йортындагы хәл боларда да кабатлана Гали Газиз абыйсы белән бик нык дуслаша, бала чагыннан ук Гобәйдуллиннарда еш була Газизгә аның белемгә омтылышы, әдәбият белән мавыгуы, табигый зыялылыгы ошый Ул Галине күз уңыннан ычкындырмый, үз дуслары, таныш-белешләре арасына да кертә. Алар икәүләп Казанда ул заманнарда танылып өлгергән Шәрекъ клубына йөриләр Шунда алдынгы карашлы татар зыялылары белән очраша- аралашалар. Әтисе Мәскәү сәүдә институтына югары белем алырга укырга җибәрсә дә. Гали дә. абыйсы Газиз шикелле үк. сәүдәгәр булу ниятеннән баш тарта. Ул бик иртә әдәбиятка кереп китә: хикәяләр, пьесалар, повестьлар яза. аларны беренче итеп Газизгә укый. Соңрак, күрәсең. Газизнең йогынтысы беләндер. ул тарихи . фәннәр белән мавыгып китә, фәнни һәм педагогик эшчәнлеккә тартыла Мин Гали абыйны йомшак күңелле, тыныч-сабыр, бик әдәпле, пөхтә-төгәл кеше итеп хәтерлим. Бала чагында имгәнүдән аның бер аягы икенчесеннән алты-сигез сантиметрларга кыскарак булып калган. Шул сәбәпле, ул махсус аяк киеме киеп йөри, бераз аксавы да сизелә, таяк та тота иде. Күрәсең, бу гариплеге аны тагын да тыйнак-оялчан иткәндер дә әле Сөйләп узганыбызча. Газиз Гобәйдуллин белән Гали Рәхим бик әтрафлы фәнни хезмәт — «Татар әдәбияты тарихы»н язалар һәм аны күп мәртәбәләр дәреслек сыйфатында бастырып чыгаралар. Татар зыялыларының күбесенеке шикелле үк, Гали Рәхимнең дә язмышы фаҗигале төгәлләнә. Сталин терроры елларында аны кулга алалар, гарип булуына карамастан. Ак диңгез—Балтыйк каналы төзелешенә сөрәләр 1943 елны, инде бөтенләй бетерешкән галимне, ниһаять, кайтарып җибәрәләр. Ул Казанга кайта, әмма бер җирдә дә эшкә урнаша алмый, эшләрлек хәле дә булмый Шулай итеп, ачлык-ялангачлыкта татарның бу күренекле галиме Казанда вафат була. Ике кыз туганы, аның мәетен чанага салып, көч-хәл белән генә зиратка илтеп җиткерәләр. Кабере югалган.. Сугыш еллары бит! Бервакыт әтием миңа уң һәм сул куллары белән берьюлы икс хат язганын күрсәтте. Хатлар икесе ике кешегә адресланган иде. Минем исем китте Әти исә миңа карап хәйләкәр елмая, күзләре шаян уйнаклый иде. Ләкин фәнни хезмәтләрен язганда ул бик төгәл иде, архив документларын, аерым фикерләрне бик ачык-матур итеп йә блокнотларга, йә аерым карточкаларга язып бара, ә фәнни текстларын яки китапларын америкалы портатив язу машинкасы «Корона»да бас а һәм гаҗәеп гиз баса иде. Бакуда эшләгән чорында әти үзенә тагын бер чит тел —инглиз теле житен- керәмәгәнлсг ен аңлап.— ул ана фәнни журналлар һ. б. уку өчен кирәк иде.— инглиз телен үзләштерә башлады 1929 елны аерым бер тырышлык белән көн саен сәгать ярым вакытын шуны өйрәнүгә сарыф итә иде Шул кадәр күп эшләп, әти әле безнен белән мәш килергә дә вакыт таба иде Уйнап та ала. иркәләп тә сөя. Ул табигате белән бик ягымлы, бала жанлы иде. Безнен белән немец яки әзербайжан телендә әнгәмә кора, ирләрчә бик житди үгет-нәсихәт бирергә дә онытмый Безне әдәп-тәртип кагыйдәләренә өйрәтә, өлкәннәр белән, хатын-кызлар белән мөгамәләдә үзенне ничек тотарга икәнлеген дә аңлата. Уку-өйрәнүне. ан-белем арттыруны бик житди эш дип карый Ул һәрвакыт халыкка. Ил-Ватанга намуслы хезмәт итү фикере белән яшәде, үзенен мәнфәгатьләрен барыннан да элек шуңа буйсындырды. Безне дә шулай тәрби,- яләде. Ул безнең барыбызны да җыеп симфоник концертларга алып бара иде «Музыканы аңламаган, аны яратмаган кеше ярты кеше» ди торган иде ул. Үзе Бетховен әсәрләрен бик ярата, житди музыканы тирәнтен аңлап кичерә белә иде Мине ул әзербайжан мугамнарын (мәкамнәрен) тыңларга өйрәтте, шәрекъ музыкасының борынгы серләрен, аларнын күңелләр! ә үтеп керә торган тирән фәлсәфәсен ачып бирде Мин ул көй-моңнарны тәү!е мәртәбә ашуглар халык җырчылары авызыннан ишетеп, күңелемә сеңдергән идем Хәзер дә мутамнар тыңласам, искиткеч бер ләззәт алам Әти безне опералар тыңларга да йөртте. Бигрәк тә ис тә калганы Бизенын «Кармен»ы булды, аеруча баш рольдәге җырчы Фатима Мохтароваг а әти мөкиббән ки!ә иде. Ул Әзербайҗанның барлык композиторлары һәм җырчылары белән таныш Гозәер Гажибсковның музыкасын бнк ярата, ә җырчылардан халыкның сөеклесе Бюль-Бюльне. Драма театрларына да күп йордек. Бигрәк тә Хөсәен Җавид спектакльләренә бара идек, әти аны Әзербайжан Шекспиры дип атый иде Бакуга кайчак Казан театрлары да килгәли иде Аларнын спектакльләрен- концертларын калдырмыйбыз да калдырмыйбыз инде Бервакыт шулай гаилә белән театрда утырабыз Ут сүнгәч, спектакльне алып баручы сәхнә алдына чыгып басты да. залда атаклы татар профессоры, хөрмәтле Газиз Гобәйдуллин дә бар. дип белдерде Зал гөрләтеп кул чаңгы Утны кабыздылар Әти торып бас ты, туган Казанына Бакуга артистларны жибәргәне өчен рәхмәтен әйтте, бу безнең кебек туган җирдән читтә яшәүчеләр өчен зур бәйрәм, күпмилләтле совет мәдәнияте бәйрәме, диде Тагын гөрләтеп алкышладылар. Мин дә әтием һәм туган татар халкым өчен горурлык хисләре кичереп утырдым. Димәк, безне онытмаган Казан, безне беләләр! Бакуга гастрольгә килгән ул татар артис тлары еш кына спектакль-кон- цертлардан соң безгә җыелышып килә, аннары шаулашып-i әрләшеп, җырлашып - биешеп утыралар иде Берсендә шундый килүчеләр арасында атаклы татар композиторы Салих Сәйдәшев тә булды Әти аны бик хөрмәт итә. үз итә иде «Сәйдәш музыкасы халкыбызның жаны». ди торган иде Салих абый Сәйдәшев 1945 елны минем туганнан-туган сеңелем Асия Казаковага өйләнгән дә иде. 1928 елны әти Михаил белән мине ныклап торып исмен телен өйрәнергә утырт Iы. Шул максат белән безгә Эмилия Георгиевна Вернер дигән немец укытучысы чакырдылар Ул безне ике-өч ел буена немец телендә иркенләп сөйләшергә, укырга-язарга өйрәтте, өйдә гел немецча i ына сөйләшә илек Немец гелей белүем миңа соңыннан сугыш елларында бик ярдәм итте. сш кына мине тәрҗемәче игеп файдалана иделәр Ә Михаил, сугыштан исән-сау әйләнеп кайт кач. Казан педагогия институтының география факультетын тәмамлап, мәктәптә география белән бер рәттән немец теле дә укы га башлады Әти мине әзербайжан телен дә яхшылап өйрәнергә мәҗбүр итте Бервакыт ул өйгә Жюль Вернның гарәп шрифтлары белән төрек телендә басылып чыккан тулы әсәрләре басмасын алып кайтты «Сиңа, бәлки, рабфакның әзербайжан бүлегендә укырга туры килер, син ул телне яхшы белергә тиеш», диде Аның таләбе белой мни әлеге китапларны кон саен ике сәгать кычкырып укый башладым Баштарак уку авыррак барса да. соңга таба, эчтәлекләре белән кызыксынып. күпме теләсәм, шул кадәр укый торган булып киттем Әти хаклы булып чыкты, аның шулай алдан күрүчөнлеге бар иде 1930 елны мин әзербайжан бүлегенә рабфакка укырга кердем Әтиебез безне эш сөяргә өйрәтеп үстерде. Урын өстендә иркәләнеп-киерел- гәләп, иртән аунап ятарга ирек бирмәде. Йокыдан тору һәрвакыт иртәнге җидедә булыр иде. Әти өстебездән одеалны тартып алыр да, катгый итеп: «Ир кеше иркәләнеп ятарга тиеш түгел!»—дияр иде. Өй эшләре дә һәркемгә бүлеп бирелгән. Мин идәнне балавыз белән ышкып ялтыратам, кибеткә азык-төлеккә йөрим, чүп түгәм. Әниебез бик күп татар халык әйтем-мәкальләрен күңелдән белә, сөйләшкәндә аларны бик оста һәм урынлы гына кыстырып та җибәрә, шуның белән әтине чиксез шатландыра иде. Әти ул мәкаль-әйтемнәрне аерым бер блокнотка язып та бара, берәр вакыт китап итеп чыгарырга җыена иде. Кызганыч. өлтерә алмый калды.. Әнинең фамилиясе Казакованың кайдан килеп чыкканын да тикшерергә- өйрәнергә өлгерә алмый калды ул. Әнинең туганнары, ул үзе дә — барысы да зәңгәр күзле, сары чәчле иделәр. Татарча булмаган фамилия мине дә кызыксындыра иде. Казаковларның шәҗәрәсен төзегәндә, мин XVIII йөз урталарында яшәгән Метри бабама барып чыктым. Бу исем татарча булмаганлыктан, мин аптырашта калдым. Сүз уңаенда әйтеп үтим. Казаковларның шәҗәрәсен мин Шиһап Мәрҗани әсәрләреннән эзләп тапкан идем. Күптән түгел Михаил Юх- маның «Күнгеш — үлемсез кош» исемле повестеннан Мулланур Вахитовның әнисе Өммегөлсем Мостафа кызының да Казакова булганлыгын, аның әниемә туганнан-туган икәнлеген укып белдем. Алар бертуган Шакир һәм Мостафа Казаковларның кызлары икән ләбаса! Бу бертуганнар чыгышлары белән Шырдан дигән татар авылыннан булганнар. Әлеге китапта Казаковлар фамилиясе турында да кызыклы риваять бар. Емельян Пугачевның бер көрәштәше Дмитрий Казаков, авыр яралы хәлендә, бер татар авылына килеп юлыга, татар гаиләсе аны яшереп саклый һәм дәвалый. Рәхмәт йөзеннән Дмитрий мөселман динен кабул итә. татар кызына өйләнә һәм татарлар арасында төпләнеп кала. Аның яшәгән еллары нәкъ менә Пугачев хәрәкәте вакытына туры килә, бәлки ул Ишбүләк дигән татарның уллыкка алган малае Метри булгандыр. Шиһап Мәрҗани төзегән шәҗәрәдә Казаковлар түбәндәге тәртиптә бирелә: Ишбүләк — Метри — Габделкәрим — Назирмөхәммәт- җан — Шакир һәм Мостафа. Әни үзе исә Казаков фамилиясе «качак» сүзеннән килеп чыккан дип аңлата иде. Менә шундый тарих... Акчаны бер әти генә эшләп тапканлыктан, өйдә һичнинди артык байлык юк иде. Без ике малайга киемнәрне дә әти-әнидән калган әйберләрдән тегеп бирәләр иде Миңа беренче яңа костюмны бары тик 1936 елны гына, каникулым вакытында Махачкалада Дагстан дәүләт музеенда эшләп алган акчама тектереп алган идек. Хәер, безнең гаиләдә матди байлыкка кызыгу дигән нәрсә юк та иде ул. Бар булганы - әтинең бай китапханәсе, әмма ул да рухи байлык чыганагы гына Әтинең хәтере бик яхшы иде. Ул барлык урыс патшаларының исемнәрен, кайсы елларда патшалык иткәннәрен белә. Мин берәр шигырьне күңелдән укырга өйрәнгәндә авырлык кичерсәм: «Кешенең хәтере үз кулында, тырышырга гына кирәк»,— дияр иде. Үзе, хәтерен ничек күнектергәнен раслап, миңа төрле китаплардан төрле телләрдә әллә ни кадәрле өзекләр һәм шигырьләрне күңелдән сөйләп күрсәтә иде. Урыс язучыларыннан ул А С. Пушкин, Л. Н. Толстой, И. С. Тургеневларның әсәрләрен ярата. Бигрәк тә И. С. Тургеневка гашыйк, аның теленең музыкальлегенә соклана иде. Бервакыт ул миңа Тургеневның «Жизнь торжествующей любви» («Тантана итүче мәхәббәт тормышы») дигән повестеннан теләсә кайсы җөмләне ачып укырга кушты. Мин укып биргәч, яттан бер бит чамасын сөйләде дә чыкты. «Бу әсәр ак шигырь белән язылган шикелле, мин аны яшьтән үк яратып укыдым, үзем дә сизмәстән күңелемә сеңдердем».—диде ул. Татар язучыларыннан Гаяз Исхакыйны бик югары бәяли, аның кайбер әсәрләрен даһи әсәрләр дип исәпли иде. 1930 ел ахырыннан әти СССР Фәннәр Академиясенең Әзербайҗан филиалында эшли башлады. Шул чорда язган хезмәтләренең миңа билгеле булган кайбер- ләрен генә китерәм: «Кыпчаклар тарихы», «Үзбәкләр тарихы». «Идел буе татарларның социаль үсеш этаплары». «Гаспринскнй һәм Дарданель мәсьәләсе», «Шәрекъта модернизм», «Иранда феодализм», «Мәккәдә Беренче антиимпериалистик корылтай», «Яңа мәгълүматлар буенча Мисырда милли-азатлык хәрәкә- те». «1906 һәм 1917 елларда Россиядәге мөселман корылтайларында көрәш». «Аббасидлар икенче гарәп-мөселман династиясе» һ. б.. һ. б Бу хезмәтләр басылып чыкмадылар, аларның бер өлеше Әзербайжан Фәннәр Академиясенең 1арих инс титуты архивында сакланып калган, ә күбесе НКВД подвалларында череп югалган. Кызганыч ки, утызынчы еллар башыннан НКВД дигән коточкыч куркыныч нәрсә безнең тормышыбызга да үтеп керде Шулай бервакыт безнең гаиләдә ниндидер яна «дус» (инде исеме онытылган) пәйда булды Ул еш кына безгә килеп, әти белән гәпләшеп, чәй эчәргә ярата иде. Ул үзе татар иде. НКВД киеменнән, якасында икеме-өчме шпаллары да бар. Әти-әниләр аны үзара «агент» дип йөрттеләр Үзен ягымлы-кунакчыл гына каршы алалар, әйбәтләп сыйлап озатып калалар, кем икәнен белгәнлекләрен яшерәләр Анардан курыкмыйлар иде. чөнки бездә бернинди куркырлык, тыелган эш-гамәл юк дип саныйлар Әти эшли, эшләре-хезмәтләре — күз алдында. Без укыйбыз, әни өйдә мәшгуль. Әйе шул. бездә шикләнерлек бер нәрсә дә юк. дигән ышаныч белән яши идек Әти хәтта кайвакыт «Әйдә, килеп йөри бирсен ул «агент», бәлки шулай яхшырактыр да әле», дип әйткәли торган иде И беркатлы, тәҗрибәсез әткәм. Без бу «атент»ка шулкадәр күнектек ки. ул кинәт кенә бер айлап югалып торгач, хәтта күңелсезләнә дә башлаган идек шикелле. Ул Әзербайҗанга көньяк чикләр аша үтеп кергән ниндидер «имам» белән көрәшкә җибәрелгән булган икән. Соңыннан ул инглиз разведкасы тарафыннан безгә кертелгән «имам»нын колхозлашуга каршы крестьяннарны туплап, аларны коралландырып, совет властена каршы бунт күтәргәнлеген сөйләде Шул чорда Бакуга да ниндидер кораллы төркемнең болайт а таба хәрәкәт итүе турында хәбәрләр ишетелгәли башлат ан иде. Безнең «агент» үзенең подразделениесе белән Нух шәһәреңдә әлеге баш күтәрүчеләргә каршы ике тәүлек буе сугышкан, әле ярый Буденный аглылары килеп җигеп, боларны коткарган. Юкса, беләсе лар икән Гаиләбез өстендә болытлар куерганнан-куера бара, әтине НКВДга чакыртып тинтерәтә башладылар. Ул аннан бик борчылып, йолкынып-талкынып кайта иде Кайткач елый, башы авырла Әни аңа йөрәк дарулары бирә, башына юеш тастымал куя. тынычландырырга тырыша, үзе дә шыпырт кына елый иде Без икесен дә бик кызгана идек, шомлана идек. Еш кабатлана башлаган бу чакырып тинтерәт үләрдән түземлекләре текәнгән әти белән әни Бакудан күчеп китү турында сөйләшә башладылар Әмма кая китәргә? Мөмкинлекләр, бер караганда, шактый шикелле иде әтине илнең байтак шәһәрләрендәге югары уку йортларына чакырый торалар Шулай да якынрак китәргә карар кылынды Пятигорскига. анда Кабарда-балкар педагогия институтында әтигә гарих кафедрасын җитәкләүне тәкъдим итәләр иде Шулай итеп. 1933 елның икенче яртысында әти Пятигорскига китеп барды Уку елы тәмамлангач, мин дә аның янына күчтем Без әти белән шәһәр үзәгендәге кунакханәдә яшәдек Кичләрен шәһәргә йөрергә чыта идек Әмма әтине бу матур шәһәр дә. салкынча рәхәт һава да. яшеллеккә төренгән бакчаларның хуш исләре дә шатландырмый. Аңа башлаган фәннитикшеренү эшләрен Бакуда төгәлләп, аннары Ленинградка күчәргә бай китапханәләрдә, архивларда казынырга мөмкинлек ачылырга гына торганда, бирегә килеп утыру бик үкенечле иде Хәзер уйлап куям баш очында җәллад балтасы тора, ә ул әле һаман да фәнни эшләре турында хыяллана. Ул арада мин Кабарда-балкар педагогия институтының биология факультетына укырга кердем 1933 елның җәй ахырына бөтен гаиләбез биредә иде инде Әйбәт кенә фатир да биргәннәр иде Ләкин азмы-күпме тынычлап без бары тик ярты ел чамасы тына яшәп калдык Янә Бакудаты хәл кабатланды: әтине «тегендә» чакыртулар, күз яшьләре, аптыраган бер гаҗизлек, бу котылгысыз бәладән чыгу юлын габа алмау Нәрсә эшләргә сон. нәрсә лиләргә9 Янә качаргамы9 Кая9 Бу юлы без Казанга кайгырта уйладык. Әтине анда күптәнге дусты, ют ары урында утыручы түрә Рәхмәтуллин чакыра rue Миндә Казандагы Марксизм- ленинизм фәннитикшеренү институтыннан әтигә килгән рәсми хат саклана Хатта «Профессор Г Гобәйдуллин Татарстан тарихы буенча җаваплы эшләр башкару өчен чакырыла» дигән юллар бар Ярар. 1934 ел ахырларында төялеп Казанга кайттык Шәһәр үзәгеннән тиз генә өч бүлмәле фатир да бирделәр. Мин Казан дәүләт университетының икенче курсында укый башладым, энем — мәктәптә Әти әлеге фәнни-тикшеренү инс титутында «Чит ил кешеләренең Татарстан турындагы фикерләре» дигән ике томлы китап әзерләү белән мәшгуль, шул ук вакытта педагогия институтында лекцияләр дә укый Яшибез болай булгач' Шатлыгыбызның чиге юк туган җиребезгә кайттык бит, үз Казаныбызга, дуслар-туганнарыбыз янына! Әмма кара сакалын, кая барсан да, үзеңнән калмас, дип белми әйтмәгәннәр шул Яңадан Бакудагы, Пятигорскидагы хәлләр кабатлана башлады Яңадан безнең кояш сүнде. Каһәрле тоталитар режим әти белән мәче-тычкан уены гына уйнаганын, уйнап туйгач та гомерен өзәчәген без аңлый алмаганбыз икән шул. . Әти шәһәрдән-шәһәргә күчеп йөреп кенә бу афәттән котылып булмасын, бөтен ил буенча шундый «уен» башланганын, ниһаять, анлаган иде шикелле. Казанда бер генә ел яшәп, без янә Бакуга киттек. Анда бит әтине беләләр, анда—дусишләре, шәкертләре-укучылары Ләкин биредә дә хәл көннән-көн катлаулана бара иде «Фәләнне алганнар икән, төгәнне алганнар икән»,— дигән чыштын-пыштын шомлы хәбәрләр йөри башлады Кешеләр берберләренә ышанычларын югалттылар, элекке шикелле аралашулар-кунакка йөрешүләр бетте. Әти кайберәүләрнен, илдә халык дошманнары күбәйде, шулар аркасында шушындый киеренке хәл туды. дип. бик беркатлы фикер йөртүләренә ышанмый иде Тарихчы галим буларак, ул ни өчен Ленинның көрәштәшләре юк ителүенә, ни өчен сәнәгать һәм авыл хуҗалыгында ясалма корткычлыклар эшләнгәненә, ни өчен иң сәләтле-белемле зыялыларга каршы террор һәм көрәш ачылганына дөрес һәм аек бәя бирер, нәтиҗә ясар дәрәҗәгә җиткән иде инде. Ниһаять, каһәрле 1937 ел... Бакуда танылган язучыларны, галимнәрне, партия эшлеклеләрен. карт большевикларны күпләп кулга алулар башланды. Әти көн саен яңа исемнәр ишетеп кайта торган булды. Бервакыт ул бик моңсу халәттә мине үзе каршына утыртты да сүз башлады: - Сәлман улым, ирләрчә сөйләшик әле,—диде — Тиздән мине дә алачаклар. Бүген булмаса, иртәгә. Сиңа минем хакта ни генә сөйләсәләр дә. мине ничек кенә гаепләсәләр дә. син шуны бел минем халык һәм ил алдында кәррә тамчы гаебем юк. Намусым саф һәм мин бер нәрсәдән дә курыкмыйм Үзегез күреп тордыгыз: гомерем буе эшләдем, яшьләрне укыттым, китаплар яздым Халык иртәме-соңмы аңлар, тиешле бәясен бирер Дөреслек барыбер җиңеп чыгар! Сталинның үлемен генә көтәргә кирәк —диде ул пышылдауга күчеп —Җәмгыять демократик үсеш юлына басар Син ышан һәм көт Әниеңне дә алулары мөмкин Син үзеңне сакларга тырыш Яхшы укы' Энең Микаил да синең кулга кала Мин сиңа ышанам, улым' Борчылма, сиңа кагылмасыннар өчен мин нык тырышачакмын. Китапханәмне Баку университетына тапшырырсың... Бу — әтиемнең миңа васыять сүзләре иде Озакламый «Бакинский рабочий» һәм «Коммунист» газетларында Әзербай- җан Компартиясенең Үзәк Комитеты беренче секретаре, соңыннан үз халкы тарафыннан каһәрләнеп, яманаты чыккан Миржафар Багировның мәкаләсе дөнья күрде. Ул «безнең фәнгә буржуаз элементлар үтеп кергән халык дошманнары профессорлар Гобәйдуллин һәм Чобанадзе » дип гаеп ташлаган иде. Әтине кулга алу өчен бу сүзләр алып ашкан иде инде 1937 елның 18 мартында төнлә ишекне бик каты дөбердәтә башладылар Әти: «Алырга килделәр ...» — диде. НКВД киеменнән берничә кеше килеп керде Әтигә китап шкафларын, өстәл тартмаларын ачарга куштылар Башлыклары булса кирәк, берсе ике ярдәмчесенә китап шкафларын тикшерергә боерды, үзе өстәл тартмаларындагы кәгазьләрдә актарынырга тотынды, калганнары башка бүлмәләргә таралдылар Тентү таңгача дәвам итте. Китапларны шкафлардан алалар да битләрен селки-селки актаралар, аннары идәнгә тотып ыргыталар. Тиздән идәндә бер тау өеме китап хасил булды. Тентү вакытында әти үзен тыныч то тты, үз хезмәтләре турында тулы-төгәл аңлатмалар биреп торды Күрәсең, ул үзен ныклап әзерләгән иде инде Өстәл тартмаларыннан, тумбочкалардан алынган кулъязмаларны битләп актарган булалар да. битләрен буташтырып, йә китаплар өеменә ыргыталар, йә үзләре альт килгән бишпотлы арыш капчыгына тутыралар Әти берничә мәртәбә капчыкка рәтләбрәк салуларын үтенеп карады Әмма — файдасыз Башка бүлмәләрдә сандыклардагы әйберләрдә актарындылар. Күз яшьләренә буылган әни әтинең эш кабинетына керсә, аны куып чыгара тордылар Кулъязмалар, китаплар, башка әйберләр тутырылган капчыкларны алып чыга башладылар Башлыклары әтигә үзләре белән барырга боерды Әни әтинен кирәкяракларын әзерләп куйган булган икән. Әти өстенә киде, бүреген башына батырды Барыбыз да аның белән хушлаштык Әни елый иде Әтине алып чыгып киттеләр. Безгә озата чыкмаска куштылар. Берничә минуттан машина кабызт аннарын һәм китеп барганнарын ишеттек Бүлмәләрнең асты-өскә китерелгән, аяк басар урын да юк иде. Бу тентүдән миндә җирәнгеч бер мыскыл ителү, көчсезлек хисе калды. Хәзер искә төшергәндә дә бөтен тәнем буйлап калтырану йөгереп үтә Әтине кулга алганнан соң йорт җиһазларын һәм азмы-күпме кыйммәте булган башка әйберләребезне конфискацияләп алып киттеләр Сандыкларга сургуч мөһер салып калдырдылар, янәсе, рөхсәтсез ачмаска! Китапларның исән калганнарын мин, әти кушканча, университет китапханәсенә илтеп тапшырдым. Озакламый бездән фатирны да бушатуыбызны сорадылар. Сүз уңаеннан, әтине алып китеп, әйберләребезне конфискацияләгәннән сон. ул яңгырап торган шыксыз буш бүлмәләрдә өчебез генә яшәү әллә ничек җан өшёткеч иде Ә шулай да. без кая барырга тиеш соң? Алмаш фатир тәкъдим итмәделәр. Хосусый фатирга керергә—акчабыз юк Алай да танышларыбыз безгә шәһәр читеннән бер фатир табарга булыштылар. Фатир дигәнебез икенче катның пыялаланган верандасы иде. Гомуми мәйданы сигез-ун квадрат метр чамасы булган веранда ике бүлемгә бүленгән. Алгы якта әни кухня әмәлләде, эчке якта үзебез урнаштык Фатир хакын алдан түләр өчен, мөһер салып киткән сандыкларыбызнын берсен ачып, әнинең туй бирнәсеннән калган борынгы ике чәй сервизын сатарга туры килде. Шулай итеп, яңа шартларда яши башладык Без укыйбыз, әни ничек кирәк алай хуҗалык алып бара. Әмма монда да тыныч яшәргә язмаган икән Иң әүвәл мине комсомолдан чыгарып ыргыттылар Берничә көннән соң университетның соңгы курсыннан да кудылар. Тормыш итәргә кирәк бит Эшкә урнашу мәсьәләсе килеп басты. Яраткан укытучым академик А. А Гроссгейм ярдәм итмәкче булды. Ул СССР Фәннәр Академиясе Әзсрбайҗан филиалының ботаник бакчасы җитәкчесе иде. Лаборантлыкка алуларын сорап гариза язарга кушты. Өметем зурдан иде. академик кадәр академикка каршы килмәсләрдер, шәт. дип уйладым. Әмма кадрлар бүлегеннән документларымны кире кайтардылар «Ала алмыйбыз», диделәр Кайда гына барып төртелмим эш юк. имеш. Аннары миңа аңлаттылар: «халык дошманы улы» буларак, мин СССР гражданлыгыннан да мәхрүм ителгәнмен икән Миңа республика прокуратурасына. гражданлыгымны кайтаруларын сорап, гариза язар!а киңәш иттеләр Ул да булмады яңа кайгы. 1937 елның караңгы октябрь төннәренең берсендә НКВДдан килеп, әнине дә алып киттеләр Бәлки, ул төн әтине аткан төн үк булгандыр әле. Әниемнең чәчләре аксыл-сары иде. күзләре зәңгәр, йөзе ягымлы, ул әкрен- тыныч тавыш белән йомшак кына сөйләшә, бервакытта да тавышын күгәрмәс, каты сүзләр әйтмәс иде Ул безгә ягымлы әни, әтигә тугрылыклы, сөекле хатын, гаилә җылысын саклап торучы әйбә т хужабикә булды Лагерь тормышы да, исән-сау кайтып, лагерьдан соң каңгырап йөпүләр дә аны усалландырмады, күңелен катырмады, ул тагын да яклаучысызрак-ярдәмчесезрәк иде еш елый торган булып китте. Кайвакытларда ул истәлекләргә бирелә, төрмә һәм лагерь тормышының төрле вакыйгаларын сөйли иде. Бер шулай Баку төрмәсендә хөкем көтеп ятканда, «халык дошманнарымның хатыннары, апа-сеңелләре белән шыплап тутырылган камераларга кинәт кенә каяндыр балалар тавышы ишетелә башлый Хәбәр тарала кулга алынганнарның балаларын җыеп төрмәгә китергәннәр икән. Шуннан мәхшәр башлана, аналар үкереп елыйлар, камера ишекләрен дөбердәтәләртөяләр, ялан кул белән нарларны касрып-сүтеп ыргыталар, бүрәнәләр-такталар белән ишекләрне бәреп eaiapia азапланалар Бөтен төрмә дер селкенә-гүли. бәхетсез хатынкызларның йөрәк өзгеч әче тавышларыннан, дөбердәтү-шакылдату лардан төрмә менә-менә җимерелеп төшәр кебек тоела. Аналар «Безне теләсә нишләтегез, балаларыбызга тына тимәгез!» дип кычкыралар, үксиләр. Күрәсең, төрмә башлыклары да чынлап шүрләп калтайдыр, «өскә» хәбәр итәләр «Өстә» дә арттырып җибәргән- лекләрсн аңлаганнар, ахрысы балаларны өйләренә тараталар, аналарны көч-хәл белән тынычландыралар. «Болардан башаяк. тизрәк котылырга кирәк», диптер. озакламый хатын-кызларга «комиссиямнең хөкем карарын җиткерәләр кемгә биш ел. кемгә җиде ел лагерь... һәм эшелоннарга төяп. Казакьстан далаларына Карлатка (Караганда лагеры дигән сүз) илтеп аударалар. Лагерьның исеме бар, җисеме юк икән әле. Ачык далада хатын-кызлар үзләренә-үзләре чәнечкеле тимерчыбыклардан киртә коралар, бараклар салалар — «самообслуживание»! Шул Караганда лагеренда әни белән бергә Тухачевскийның кыз туганнары. Енукидзеның хатыны һәм кызы да утыра. Енукидзеныкылар бөтенләй бетәшкән, шешенгәннәр, үзләре әле көтүче булып көтү көтеп йөриләр Озакламый икесе дә шунда жан бирә... Безнең әни дә хәлсез, аның йөрәге авырта, аны, шуңа күрәдер инде, баракта мич ятучы һәм тоткыннарга бияләй бәйләүче итеп куялар Башка хатын-кызлар һәр иртәдә таш базларыннан таш чыгарырга китәләр, кичләрен арып-талып, чарасызлыктан гажиз-өметсез булып, дәшмитынмый гына кайтып керәләр, йөзләрен соры таш тузаны баскан була. Әнинең бәхетенә, аның белән бергә шул ук лагерьда өлкән апасы Зөләйханың кызы. Гали Рәхимнең хатыны Гайшә апа да була Ул лагерь хастаханәсендә табибә булып эшли. Әнине авыр эшләрдән коткарып калучы да ул булгандыр, мөгаен Гайшә апа, исән-сау котылып кайткач, соңыннан безгә сөйләгән бер вакыйганы һич оныта алмыйм. Мәскәү тирәләрендәге бер шәһәрдә бик әйбәт хирург эшләгән, аның кул астында бик тырыш һәм тәжрибәле шәфкать туташы Валя да эшли икән. Хирург аңа нык ышана, барлык катлаулы операцияләрне бергәләп ясыйлар болар Икенче бер ялкаурак та. сәләтсез дә шәфкать туташы Валядан бик көнләшә икән Менә шул юньсез кыз үзенең йөргән милиционерына зарлана: хирург, җитди операцияләр булганда, гел Валя белән генә эшли, мине якын да җибәрми, ди Милиционер егет кызга киңәш бирә син «Валя —акгвардияче хатыны» дип донос яз, ә мин аны хутка җибәрермен, ди. Шулай итәләр дә Валя мескен, кияүгә дә чыкмаган яшь кыз. шушы лагерьга килеп эләгә. Ул Гайшә апа белән бергә лагерь хастаханәсендә эшли Валяны азат иттерергә бик тырышалар: ул берничек тә акгвардияче хатыны була алмый, унсигез-егерменче елларда аңа әле нибары 8—10 яшь кенә булган, аннары — кыз кеше, гыйффәтле, дип шикаять-үтенечләр язалар. Әмма — нәтиҗәсез... Валяны алты елдан соң гына азат итәләр. Әнисбез исә биш елдан котыла бу җәһәннәмнән. Аңа менә мондый белешмә биреп чыгаралар (тәрҗемәдә китерелә): Белешмә №257159 Бирелә 1893 елны туган гражданка Гобәйдуллина Рабига Шакир кызына. Туган урыны Әстерхан шәһәре Электән хөкем ителгәнлеге хакында мәгълүмат юк. СССР НКВДсы каршындагы Аерым Киңәшмә тарафыннан 1937 елның 28 декабрендә. Җинаять Кодексының фәлән статьясы нигезендә (статьясы күрсәтелмәгән. С. Г.). Ватан хыянәтчесенең хатыны буларак. Хезмәт белән Төзәтү Лагерына 5 елга хөкем ителгән (хөкем срогы шул елның 15 октябреннән исәпләнә), җәза срогын тутыргач. НКВДның Караганда Хезмәт белән Төзәтү Лагерыннан 1942 елның 15 октябрендә азат ителүе хакында белдерелә. Казакьыстан ССРның Акмулла өлкәсе Молотое районына җибәрелә. Белешмә тору таныклыгы булып файдаланыла алмый. Югалткан очракта кабат бирелми. НКВД Карлагы Идарәсе Начальнигы — Имза ИсәпләүБүлү Бүлеге Начальнигы — Имза. Кем әйтмешли, менә шундый «филькина грамота» Ире. балалары турында да бер сүз юк... Белешмәнең санына игътибар итегез: ике йөз илле җиде мең бер йөз илле тугызынчы! Димәк, бер Карлаг «тегермәнендә» генә дә чама белән күпме кеше «тартылган»! _ Бу белешмә белән беркая да эшкә алмыйлар, ә яшәргә кирәк. Әнине күп балалы бер казакь гаиләсе, йорт эшләрендә ярдәмче булырсың дип. үзләренә сыендыра Иксез-чиксез далада, киез тирмәдә яшиләр Айлы төннәрдә әни еш кына чыгып. Аллага ялвара-ялвара. балаларым белән иремне сакла дип. кайгы- сагышына төелеп елый. Казакь гаиләсе бик ярлы була, ачлы-туклы яшиләр, әни төннәрен кыр-басуга барып, калган бодай башакларын җыеп кайта, уып, шуннан ботка пешерә Аның бавыры шешә, йөрәгенең дә рәте юк.. Балалары, ире турында нәрсә уйларга да белми... Шулай ике ел үтә. 1944 елнын ахырында әниебез Юдине поселогына кайта. Казанның үзендә яшәргә ана рөхсәт ителми Кача-поса Казанга килеп, апасыннан белешә уллары исән, икесе дә фронтта икән, ә менә ире турында хәбәр-хәтер юк Апасы әнигә хәл кадәре булыша, ашата-эчертә. иске киемнәрен бирә 1957 елны, әтине аклаганнан соң гына, әниебез! ә айга 700 сум күләмендә академик пенсия билгеләделәр Шул вакыттагы акча белән бер идән юуучының хезмәт хакы иде бу Әниебез 1966 елны Баку шәһәрендә вафат булды. 73 яшендә Иреннән калып 29 ел иза чиккәч... Г Гобәйду.1 линның хатыны Рабига ханы и уллары Салман (сулда) һәм Микаил (уңда) белән. 1953 et Ә без ике бертуган егетләрнең язмышы болайрак булды. Әниебезне кулга алгач, без япа-ялгыз калдык Бердәнбер өметебез әтинең энесе Кадыйр абзыйда иде Әмма аны да 1938 елнын апрелендә Махачкалада кулга алалар, ул анда Дагстан музеенда фәнни хезмәткәр булып эшли иде Ул да «халык дошманы». Бирелгән белешмәсенә кара: анда. ул 1944 елнын II маенда төрмәдә вафат була Монысы шиклерәк, әлбәттә, аны аткан булулары да бик мөмкин Аклануы - 1957 елнын 24 декабрендә Шулай Без абыйлы-энеле икәү утырып калдык. Мин СССР гражданы түгел, энем әле балигъ булып җитмәгән мәктәп баласы Ничек мине лә кулга алмаганнар, утыртып куймаганнар?.. Әле дә исем китә Хәзер безгә ни хәлләр итеп яшәмәк кирәк?! Аптыра!ач. мин. НКВД сургуч мөһер сугып киткән сандыгыбызны ачып, иске костюм-чалбарларны. аяк киемнәрен һ б чыгарып сата башладым Бәхеткә. «барахолка» яныбызда 1ына иде Ләкин тиздән сатар әйберләр дә бетте Үзем көн саен прокуратурага барып. !ражданлык хокукларымны кайтармаганнармы дип. белешеп торам Инде ярты елдан артык вакыт узды, бер төрле дә җавап юк Соңгы әйберләр сатылып бетеп, акчасы да гөкәнгәч. мин тәвәккәлләп Сталинның үзенә хат яздым йә безне энем белән бергә төрмәгә утыртыгыз, йә гражданлык хокукларымны кайтарыгыз эшләп яшәрлек мөмкинлек булыр иде. дшәнрәк эчтәлекле хат иде ул Нишләтерләр'’ Килеп алып китәрләрме’ Әллә берәр җавап килерме'’ Көтәм Бер ун көннән Мәскәүдән җавап килеп төште «Сезнең эшегез карап тикшерү өчен республика Хөкүмәт комиссиясе карамагына җибәрелде Чакыру көтеге!.» диелгән иде Чынлап га. тиздән Хөкүмәт комиссиясеннән чакыру кәгазе алдым Күрсәтелгән вакытка, җыенып үземчә кирәге чыгардай документларымны барлап, киттем мин Коридорда сүзссз-нисез генә кешеләр утыра, башларын иеп. үз язмышлары хәл ителәсе минутларны көтәләр. Мин дә алар янына барып утырдым һәр кешене чират буенча дәшеп-чакырып алалар, кемнәрдер шатланып чыга, күбесе кайгы- хәсрәт белән Менә мине дә чакырдылар. Галәмәт зур залда озын өстәл тирәли бер унике кеше утырышкан, алар арасында берсе — рабфакта мине укыткан, ә хәзер Әзербайжан Мәгариф наркомы урынбасары Аллаһвердиев, икенчесе — университетта безнең факультет деканы Касумов. Калганнарын танымыйм Минем анкетамны укыдылар, аннары Касумовка сүз бирделәр Исем-акылым китте: Касумов мине яманлап сөйли башлады. Имеш, мин начар укыганмын, имеш, җәмәгать эшләрендә катнашмаганмын, имеш, янадан укырга алган очракта да, мин курсташларымны куып җитә алмаячакмын. Аннары тагын кемнәрдер нәрсәләрдер сөйләде, әмма мин инде. Касумовнын кычкыртып ялганлавыннан соң, бернәрсә дә ишетмәдем-аңламадым Ниһаять, һушыма килеп, сүз бирүләрен сорадым. Ләкин миңа: «Сорауларга гына җавап бирергә хакың бар,»—диделәр Мин кесәмнән зачеткамны алдым да, аны Аллаһвердиевка суздым. Ул аны актарып карый башлады, аннары комиссия әгъзаларының башкаларына җибәрде. Зачеткамда гел «отлично» билгеләре генә иде Касумовнын җен ачуы чыкты: «Син кагыйдәне бозгансың. Нигә зачеткаңны университет канцеляриясенә тапшырмадың?»—дип җикеренә башлады Мин аңа «Декан кеше Хөкүмәт комиссиясе алдында ялган сөйләргә тиешме’» — дип җавап кайтардым Шул сүзләремнән син мине коридорга куып диярлек чыгардылар «Аллаһвердиев сүз алды «Бу егетне рабфактан бирле беләм, ул анда да гел отличник булды, хәзер дә шулай икән Әгәр комиссия, курсташларын куып җитмәс, дип шикләнсә, җаваплылыкны үз өстемә алам,»—диде Ул заманнар өчен бик тәвәккәл адым иде бу Мин ул кешегә гомерем буе рәхмәтлемен. Комиссия карары белән мина СССР гражданы хокукларымны һәм Әзербайжан дәүләт университетының биологик факультетында бишенче курс студенты хокукымны да кайтардылар. Курсташларым мине җылы кабул итте, укуда гына түгел, авыр тормышымда да ярдәм итәргә тырыштылар. Бигрәк тә курсташ кызым Елизавета Кульпнна ярдәмчел иде, соңыннан ул минем хатыным һәм бердәнбер улым Әдипнең әнисе булды Барлык доцентлар, профессорлар диярлек ярдәмнәреннән ташламадылар, күбесе әтиемнең танышлары, аны хөрмәт итүчеләр иде бит. Алай да мина булган яхшы мөгамәләләрен бик сиздерергә тырышмыйлар үзләре Озакламый курсташларымны куып җиттем, алар белән бергә дәүләт имтиханнары тапшыра башладым. Әмма ачлык-ялангачлык, соңгы елдагы кичерешләр, артык тырышып көн-төн уку мине бик нык йончыткан икән, үземне хәлсез сизә башладым. Тикшертеп карасам, үпкәмдә туберкулез таптылар Укуны кичекмәстән өзәргә, калган ике имтиханымны чигереп торырга һәм берәр курортка дәваланырга китәргә киңәш иттеләр. Университет профкомы акча табып, бер санаторийга юллама да альт бирде һәм мин җәй буе дәваланырга китеп тә бардым. 1939 елның көзендә, дәваланып кайткач, мин Закводпроиз дигән оешманың проект институтында туфракларны тикшерү бүлеге җитәкчесе Владимир Родионович Волобуевка мине эшкә алуын сорап мөрәҗәгать иттем. Ул мине туфраклар белгече итеп эшкә алды. Булачак академик В Р. Волобуев, әйтергә кирәк, минем тормышымда зур таяныч булды, эшкә дә алды, һәртөрле ярдәменнән дә ташламады, ә бәлки, кулга алынудан да саклап калгандыр әле Аңа тирән рәхмәтлемен! В Р Волобуев җитәкчелегендә мин туфраклар белгече булып киттем, гомерем буе фәнни тикшеренүләремне туфракларны эрозиядән һәм тозланудан саклау. аларны савыктыру өлкәсенә багышладым. Калган ике имтиханымны 1940 елны уңышлы тапшырып, мин. ниһаять, биолог белгечлеге буенча Әзербайжан дәүләт университетының дипломын алуга ирештем. Бөек Ватан сугышы башлану хәбәрен без Төркия чигендә, Әрмәнстан тауларында туфраклар өйрәнеп йөргәндә ишеттек. Кыр эшләрен тәмамлап. 1941 елның 22 июнь кичендә экспедиция машиналарына төялеп, үзебезнең базага кайтырга чыктык. Авыл малайлары безне «сугыш! сугыш!» дигән яман хәбәр кычкырып каршы алдылар. Экспедициябездә нигездә яшь ир-егетләр булганлыктан, без барыбыз да призывниклар, сугыш кәсафәте булган очракта, беренче сәгатьләрдә үк якындагы военкоматка барырга тиешле идек. Бер машинага төялеп район үзәге Аштаракка юнәлдек. Анда бсз1ә үз хәлебезне Ереванга барып ачыкларга киңәш бирделәр. Киттек Ереванга. Юл тулы арбаларына хатыннарын, бала-чагаларын, йорт кирәк-яракларын төяг ән, ^җәяүләтеп мал-туар куучы халык иде Чик буе авылларында яшәүчеләр шулай Әрмәнстаннын эчкәрге районнарына күченәләр икән Ереван военкоматы безне Бакуга кайтарып җибәрде. Бакуда исә “Чакыру көтегез!» дип әйттеләр Минем башым тулы борчу ты уйлар Хатыным кала, әле икенче яше 1енә киткән улым кала, унҗиде яше дә тулмаган энем Мнканл кала. Әти-әниләрем исәнме9 Исән булсалар, алар кайларда9 Аларны газаплыйлардыр инде Михаилны хатынымның әти-әниләренә урнаштырдым Сутыш башлангач, ул Баку заводларының берсенә эшкә кергән иде инде Мине сугышка бары тик 1942 елның гыйнварында гына алдылар Бу минем өчен көтелгән ша!лык булды. Чөнки, алмаслар, «халык дошманы улы» итеп карарлар, ышанмаслар, дип борчылган идем Алдылар, ышандылар' Шатлана- шатлана ут эченә китеп бардым Кичке якта безне, эшелонга төяп, кая барасыбызны дә әйтмәсгән. Бакудан алып чыгып киттеләр. Вагоннар икешәр кат нарлы, уртада- тимер мич «буржуйка». утыны да бар Мичне ягып җибәрдек Танышу-сөйләшүләр китте Ут эченә фронтка барабыз бит: кемнең кемлеген белешергә кирәк Ачыктан-ачык. эчкерсез сөйләшә торгач, аңлаштык: без барыбыз да «халык дошманнары балалары» икән! Тиздән белдек бөтен эшелоныбыз шундый, имеш Эчкә шом төште Менә сиңа «ышандылар!» Өйрәтелмәгән, хәрби кием дә бирелмәгән килеш кая алып баралар безне9 Нишләтмәкчеләр9 Йөртә торгач, безне Ксрьчкә илтеп төшерделәр Керчь бугазы каткан булса да, без чыгасы яр буе бер 106 200 метр чамасы әле катып җитмәгән иле Аны йөзеп-җәяүләп чыктык Кипшендек, ашап алдык Безне алгы сызыкка илтеп. 51 нче армиянең укчы полкына куштылар, штыклы винтовкалар һәм берәр обойма патрон бирделәр. Аннары отделение, взвод, рота, батальоннарга бүлгәләделәр, командирлар билгеләделәр Шунда ук хәрби ант кабул иттек Аннары безне ин алгы окопларг а җибәрделәр Рота командиры безнең бурычны болай аңлатты: һөҗүм булган очракта, батальон дошманга штык сугышына ташланырга тиеш Безгә күрсәтелгән «ышаныч» менә нинди икән! Автомат-пулсметлар белән коралланган фашистлар, безне, биш-ун метр үтәр-үтмәстән, чебен урынына кырып кына салачаклар бит Бер дә болай мәг ьнәсезг ә үләсем килми иде Бәхетле очрак чыкты. һөҗүм һаман кичектерелә килә, ара-тирә аткалаштырып торсалар да. әлегә тыныч иде Бер көнне безнең окопларга полк штабыннан бер командир килеп төште штабка немец телен белүче тәрҗемәчеләр кирәк икән Тел белүчеләр икәү булып чыктык мин дә. тагын бер кызылармеец Безне штабка алып китте әлеге командир Шулай итеп, әтием өйрәнергә кушкан немец теле бик кирәк булып чыкты Әтием мине тагын бер тапкыр үлем авызыннан гартып алгандай булды Полк штабында, минем югары белемле икәнлегемне дә белгәч, тәрҗемә эше өстенә штабның төрле эш кәгазьләрен язып бирүне дә сорыйлар, немецларның разведчиклар алып кайткан төрле документ тарын, хәрби карталарын да тәрҗемә иттереп укыталар иде Озакламый мине Керьчкә кече командирлар курсына укырга җибәрделәр Курслар начальнигы, югары белемле булуымны белгәч «Сезгә монда укып, вакыт үткәреп торырга кирәкмәс Сезне алгы сызыкта көтәләр Хәрби уставны өйрәнегез Өч көн срок», дип кистереп куйды Имтиханнар тапшырдым да. сержант дәрәҗәсе алып, алгы сызыкка китеп бардым Кырым тирәсендә безнең фронг хәлләре мөшкелләнгән чак булса да. мин шат идем мин дә тулы хокуклы сугышчы, мин дә Ватанны яклап сугышам! Алай гына да түгел, әти-әнием намусын, үз намусымны яклап та сугышам! Командирларның боерыкларын тиз һәм җиренә җиткереп үтәргә тырышам Тырышканымны күреп, мине берничә мәртәбә башта старшиналыкка, аннары офицер дәрәҗәсенә күтәрүне үтенеп «өскә» язып карадылар 1943 елның 8 мартында язылган шундый кәгазьләрнең берсе миндә сакланып га калган Часть командиры белән штаб начальнигы кул куйган ул кәгазьдә «административ хезмәт кече лейтенанты дигән дәрәҗәгә лаек» дип язылган Әмма ул үтенечләр нәтиҗәсез кире борылып кайта тордылар. Сәбәбе әлеге дә баягы «халык дошманы улы» 1944 елның җәендә, безнең часть инде Днестр яры буена барып җиткәч, мине, алдынгы сугышчы буларак, партия әгъзалыгына кандидат итеп алу каралды Рекомендацияләрне часть командиры белән бер офицер биргән иле Партия җыелышы 3 нче Украина фронтының 51 нче армия штабында, зур бер землянкада үткәрелде. Мин, әтием турында да яшерми-нитми, тәрҗемәи хәлемне сөйләдем. Сораулар күп булды Минем белән бергә сержант Семен Черноморченконын да гаризасы каралды Җыелыш икебезгә дә, партия әгъзалыгына кандидат итеп алырга, дип тавыш бирде. Безне котладылар, кандидатлык документлары өчен фотога төшерделәр Шатлыгымның чиге юк иде. Ләкин бу юлы да иртә шатланган булып чыктым Армиянең политбүлек командиры урынбасыры Бакуга минем хакта сорау жибәрәчәкләрен, аннан жавап килгәч кенә миңа кандидатлык карточкасы тапшырылачагын әйтте. Сержант С. Черноморченконы кабул иттеләр, ә мине — юк! Шул рәвешле, мин офицер да, партия әгъзасы да була алмый калдым Соңыннан моның өчен кайгырып та йөрмәдем Мин намус белән, фидакарьләрчә сугыштым, күп үлемнәр күрдем, могжиза белән генә исән калган чакларым булды. Әмма бер дә башка сугышчылардан ким-хур түгел идем «Халык дошманы улы» дигән кара тамга миңа сугышырга артык комачауламады. Биредә энем Микаил турында да бераз сөйләү кирәктер Аны да 1942 елны сугышка алалар. Белмим, кемдер аңа киңәш иткәнме, әллә үз башы җиткәнме, ул армиягә заводтан «эшче улы» булып языла. Үзе хакында беркемгә дә. беркайчан да ачылып сөйләми. Махсус курслар тәмамлап, элемтәче сыйфатында фронтка озатыла. анда НКВД гаскәрләрендә (!) хезмәт итә, махсус хөкүмәт элемтәсен тәэмин итеп тора. Ана берничә мәртәбә «Верховныйның», ягъни Сталинның, грузин акцентлы тавышын да ишетергә туры килә 1944 елны Будапештны азат итү сугышларында Микаил каты яралана. Дәваланып. терелеп чыккач, сугыштан соң да әле ул өч елга якын армия хезмәтендә кала. Башта — Будапештта, аннары СССРда Төньяк Кавказда Сталин дачасына махсус элемтә үткәрү эшендә катнаша. Армиядән кайткач, ул 10 сыйныфны, соңыннан Казан дәүләт педагогия инс титутын тәмамлый Мәктәпләрдә география һәм немец теле укыта Пенсиягә чыккач. Бакуда яши. (Микаил Гобәйдуллин 1995 елны фажигале рәвештә һәлак була. Ред.) Үзенә пенсия юллау өчен әниебезгә әтинең үлеме турында белешмә кирәк булды. Мондый белешмәне Бөгелмә шәһәре ЗАГСы бирде. Әнинен Микаил гаиләсендә яшәгән вакыты иде. Ә Микаил Бөгелмә мәктәпләренең берсендә укыта иде. Белешмәдә, Гобәйдуллин Газиз Салих улы 1938 елның 16 сентябрендә вафат булды, диелгән. Кайда үлүе һәм үлем сәбәбе күрсәтелмәгән иде Нигә чын хакыйкатьне яшерергә кирәк булгандыр—әйтә алмыйм. Бары тик 1988 елны «Огонек» журналының 45 нче саныннан академик 3 М Буниятов белән булган әңгәмәне укыгач кына, без чын дөреслекне белдек. Ул 1937 елны атылган әзербайжан галимнәре һәм язучылары арасында Г Гобәйдуллин фамилиясен дә телгә ала. Мин бу академикка шунда ук хат юлладым. Ул җавабында: «...мин әтиегезнең эше белән таныштым, аны укып чыктым, әтиегездән дә. башкалардан алган кебек, «өченче метод» ысулы белән сорау алганнар, ягъни аны җәзалаганнар, кыйнаганнар, шул рәвешле «гаебен танырга» мәжбүр иткәннәр. Ул да. башкалар кебек. Хәрби коллегия тарафыннан хөкем ителгән. 20 минуттан хөкем карары чыгарыла: атарга. Ул үзе утырган бинаның подвалында, икенче көнне тан алдыннан. 1937 елның 13 октябрендә атып үтерелә.» Әниебезне 1937 елның октябрендә «ватан хыянәтчесе хатыны» дип кулга алганда ук «тол калган хатыны» дип әйтергә кирәк булган икән. Без Микаил белән фронтка да, әтиебез исәндер, кайдадыр утырадыр, әгәр аның нинди дә гаебе булса, без аны каныбыз белән юарбыз, акларбыз, барысы өчен дә түләрбез, дигән өмет белән киткән идек бит. Әниебез чын хакыйкатьне белмичә дөнья кичте... Әтием Газиз Гобәйдуллинның тормыш юлын, юк. аның гына түгел, ул чордагы милли зыялыларның барысынын да фажигале язмышларын күңелдән кичереп, мин аларга баш иям. аларны яд итәм алар үз милләтләренең фәне һәм мәдәнияте өчен гомерләрен биргәннәр Без аларны онытмаска, онытылганнарын халык хәтеренә кире кайтарырга бурычлыбыз. Мин бу истәлекләремне яңа. яшь буыннарның йөрәкләрендә урын алсын өчен яздым. Әтием Газиз Гобәйдуллин ижади-фәнни хезмәтендә бик бәхетле иде. Әйе, бәхетле иде минем мәңге онытылмас әтием... Мәскәу. 1989 ел.