Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кайту

Кайту Идел-йортым кат-кат чайкалганда. Сибелгәнбез бөтен дөньяга: Аерылырбыз, бүленербез, диеп. Ул чагында кем сон уйлаган! «Бүленгәнне бүре ашаган»ын Төшенсәк тә, соңлап төшендек. Идел-йорттан һаман ераккарак — Аю урманына күчендек... «Аерылганны аю алганмны да Аңласак та, бик соң аңлаштык: Җаның саклап калыр өчен күпләр Маңкорт булып җирдә җайлашты — Аю табаннарын ялаптыр. Бүленгәнне бүре эләктерде. Аерылганны аю таптады. Изге сукмакларда туфрак булдык, Ә туфракны үлән каплады Тапталсак та, бер горурлык хисе Сүнми калган күңел түрендә: Сынауларда сынмас Ватаным бар — Туып килә ал таң күгендә. Кыр казлары кебек каңгылдашып. Кайта татар изге иленә: Тамыр төпкелләре тарта — «изге Сөт», кан тарта Болгар җиренә! Халкыбызга ирек даулыйм, диде. Ә үзенә алды ул аны: Уңга-сулга чәчеп долларларны. Күр: әйләнә бөтен дөньяны Өметен җуйган халык аста һаман. Өстә яши байлар, кикереп (Чиновниклар үтә төкереп .) Кимсетелгән җаннар таба җәннәт. Тик балконнан аска сикереп Ак вә кара Күккә баксаң, ак болытлар агып бара. Җиргә баксаң, көз җиткәнме - бар җир кара ак вә кара, ак вә кара. Тәрәзәмдә тулган айның ак шәүләсе. Ә шәүләдә Каракошның күләгәсе: ак вә кара, ак вә кара. Кайда соң сез. яклаучылар изге җаннар. Дүрт ягымда баш калкыта хамелеоннар ак вә кара, ак вә кара Төн үтәр дә атар таң, дип. көтә хаклык. Серле Галәм йолдызлары сибә аклык ак вә кара, ак вә кара. Йолдызлардан очкын ал да яктыр! җирне. Яндыр утта коллык дигән яман чирне: ак вә кара, ак вә кара, ак вә кара.. Соңгы мил ел Ник әле син шау чәчәктә бүген. Сизмисеңме кышлар җигкәнен’’ Иртәгесен шул бакчада сине Белмисеңме ниләр көткәнен? Бал кортларың инде күптән поскан. Кояшың да сүрән, бик сүрән. Ә шулай да. алмагачым, җаның Бик канәгать шушы бер көннән. ...Гомеренең соңгы мизгеленме Аклык белән шулай каплады? Язлар килде. . Алмагачым 1ына Кабат инде чәчәк атмады Ул ел кышлар гаҗәп суык килде Безне» гомер Нинди озын безнең бу гомер: Күпме җирләр күреп өлгердем. Елга тиңдер туган һәр көне — Кайчан җитәр икән унҗидем?! Кыска да соң безнең бу гомер: Эшләнмәгән әле күп эшем. Аңламыйча менә шуны да, Кулын изи инде җитмешем... Назларыңнан аерма Гөлем, диеп, дәшә күбәләгең... Шактый әле кояш баерга. Язларыбыз инде үтте, диеп. Назларыңнан мине аерма. Игътибарым җитеп бетмәсә дә. Канатымны минем каерма. Дорфалыгым кайчак әрнетсә дә, Назларыңнан берүк аерма! Син бәхетем минем, таянычым. Язлар үтте, диеп кайгырма: Шактый әле кояш баерга,— Назларыңнан мине аерма... Рәшит Әхмәтҗан истәлегенә Ирек даулап тынган йөрәгеңне Сәрхуш таңнар хөкем итә калса. Басар яшьләр, синең эшне яклап. Йөрәгендә татар каны акса... Дастаннарга тиң бу исемеңне Байрак итеп, утка кергән чакта, Берлек кирәк безгә, ныклык кирәк.- Бүленүдән. Ходай, безне сакла