Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИСТӘЛЕКЛӘР

Өч хат (Нәби Дәүли) әби Дәүли белән аралашуыбыз фәкать ижади аралашуыбыздан гыйбарәт Без кунакка чакырышмадык (дөрес, андый очрашулар да еш очрый), шуның -*■ өчен дә аныңбелән өстәл артындамы, башка урындамы, күзгә-күз карашып сөйләшеп утыр1аныбыз булмады. Ул миңа мәшһүр «Яшәү белән үлем арасында» китабы, шигырьләре аша. бигрәк тә «Син кайда идеи», «Уфа каласы ни өчен матур» дип җырланган шигырьләре аша якын иде. Анын шактый кырыс холыклы, үз фикерендә бик принципиаль, үз бәясен үзе нык белгән, хаксызлыкка бик тә рәхимсезлеген күп мәртәбәләр ишеткәнем дә бар иде. Ул ишетелгән сүзләр дөрестерме-түгелдерме. чөнки һәркем теге яки бу кешегә бәһа биргәндә үз күзлегеннән карап сүз йөртә бит. Әмма безнең арада булган бер кыска гына сөйләшү, дөресрәге, бер соравы аның ниндирәк холыклы булуын күрсәтте. Мин анын алтмышмы, җитмешме яше тулганын ишетми калдым Берчак ул мина үпкә катыш «Нигә миңа котлау җибәрмәдең. Син дә җибәрмәгәч... Көткән идем».- диде. Менә шул кешедән. Нәби Дәүлидән. хат килеп төште. Әйтәм бит. анын белән хат та алышмый идек Конвертны ачсам — эчендә машинкада басылган «Йөрәк» дигән поэма һәм шундый хат юлланган иде. «Хөрмәтле Наҗар! Гаҗәпләнмә, бу синең өчен көтелмәгән хат булыр. Әлбәттә, сүземне гафу үтенеп башлыйм. Бу поэманы моннан ун еллар элек язган идем. Яңа йөрәк кую турында беренче хәбәрләр ишетелгән чакларда Поэманы күпләр укыды. Берәүләр шәп. диделәр Берәүләр начар, диделәр. Ә кайберәүләр бу фәнгә каршы протест дип тә әйттеләр Ә мин һаман көттем Вакыты килер, бәлки әсәрне бастырып булыр, дип өметләнеп тордым. Вакыты да килде шикелле. (Поэмада нинди дә булса каршы фикер юк). Әмма эш барып чыкмады, «Казан утлары» да моны эшләргә алынмады Фикер алышу өчен дип тә карадым Булмады. Инде әсәрне мәңге архив сандыгына салып куяр алдыннан синнән дә бер укытып карыйсым килде Син нәрсә әйтерсең икән? Фикереңне һич кенә дә тартынмый яз. Үпкәләр яки борчылыр, дип хафаланма. Минем тире каты! Ихтирам белән сәлам әйтеп, Н. Дәүли». Хатны уку белән уйга калдым. Татарстанда зур-зур шагыйрьләр була торып, ә үзе миннән өлкән, минем өчен зур авторитет булган шагыйрьнең мина мөрәҗәгать итүе бик тә сәер тоелды, хәтта уңайсызландым. Ләкин үзенең: «Фикереңне һич тә тартынмый яз Минем тире каты!» дигәнен исәпкә алып, ни уйласам шуны яшереп-батырып тормый җавап яздым. Хатның тәүге нөсхәсен үземдә калдырганмын бәхәсләшергә туры килсә, кирәк булыр дигәнмендер ахры Җавап хатым шундый: «Хөрмәтле Нәби абзый! Үзең язганча, хатын чыннан да минем өчен көтелмәгән хәл булды «Йөрәк» поэмасы йөрәктән ала. поэтик эшләнеше ягыннан тетрәткеч һәм ки ары кимәлдә язылган, монда мин бер дә фәнгә протест күрмим Әмма ничек кенә, нинди илдә генә булмасын, тормышта кешеләргә башка кеше йөрәген кую фәнни һәм гуманистик башлангыч икәнен беләбез, ә поэмада исә башлангыч булып явызлык тора Тормыштагы хәл белән (андый операцияләр бик сирәк, ә уңышлы беткәннәре аннан да сирәгрәк) поэмадагы алынган хәл арасындагы капмакаршылык укучыны бик сагайта һәм шулар, үзен үк язганча, кешеләрне төрле фикердә калырга мәжбүр итә Киләчәктә хәл. бәлки, синеңчә дә, поэмадагыча да булыр, синең, бәлки, алдан күрүеңдер дә (опережать факты). Ә шулай да тойгы исә бүгенгесе ягында, гуманистик башлангыч ягында кала Аннан соң аерым уйландыра торган бер генә нәрсә бар: чирле кешенең йөрәген кую (чирлене донор итү) мөмкинмс икән0 Поэманы укып чыккач туган фикерләрем шулар, үзен кушканча ачыктан- ачык яздым Мине искә алуың өчен рәхмәт! Ихтирам итеп. Нажар Нажми 8.Х1 86» Хатыма җавап көтмәдем түгел, көттем, җитмәсә. пошыныбрак, ни язар икән, дип уйланауйлана көттем. Нәби Дәүли булсын да җавапсыз, шым гына торып калсын, ди... Хат килде «Хөрмәтле Нажар! Җавап хатыңны алдым. Тау кадәр рәхмәт сиңа' Вакытыңны әрәм иткән булсам гафу үтенәм Мин үзем шундый кире беткән кешемен, күрәсен. Менә син дә бит аз гына булса да шик белдер! әнсең «фәлән булмасмы, мөмкинмс 0 » дигән сораулар белән эш итәсең, каләмне кулдан куеп торырга кирәк Син бит үзен лә ярга басып, ташкын агымын тик кенә карап торырга ярата торган кеше түгел Син ташкыннын үзенә сикереп төшәргә яратасын Дөньяны мин дә шулайрак хис итәм. Дөресен генә әйткәндә, мин йорәк күчерү уены белән күңел ачуга каршымын Дөньяда кеше!ә озак яшәр өчен, хәтта ике йөз ел яшәр өчен үз Йөрәге дә җитә Моңа дәлилләр җитәрлек, ә менә шулай озак яшәр өчен җирдә шартлар тудыры piа кирәк. Хәзер әле ачларга икмәк кирәк, кешеләр! ә саф һава кирәк, ә без йөрәк күчерү белән шө!ыльләнер!ә керештек. Менә ни өчен минем күңелем тыныч түгел Минем «Иөрәк»тә бу нәрсә аңлашылма!ан икән, димәк, мин яза белмәгөнмен Хагымның соңгы ютларында сиңа бер I енә сорау куясым килә: син үзең чит кеше йөрәге белән яшәр идеңме? Мин бервакытта да! Бу бит. гурысын әйткәндә, башка бер бәхетсез кеше гомере исәбенә яшәү була ич! Моны һичбер нинди гуманитарлык белән дә аклап булмый Минем девиз минем үз йөрәгемә яшәргә мөмкинлек булсын! И-и бу турыда яза китсәң, бервакытта да сүзнең ахырына җитеп булмас Гафу итә күр! Ихтирам белән. Нәби Дәүли Сәлам' Р S Мин сине һәрдаим исемдә тотам Туып киләсе Яңа ел белән сине ин беренче булып котлыйм әле Исәнлек, саулык сиңа!» Котлаган яңа елы 1987 ел иде. Аның икс хатында ла аларнын кайчан язылган ае. елы куелма!ан Алай гынамы, хатларда җибәрүченең адресы юк «Казань Наби Давли» диелгән. Болар да аның бер үзенчәлеге, холкы булгандыр, ахры х _ Чит кеше йөрәге белән ЯШӘҮ турындагы фикерләрдә оез бик аваздаш булып чыктык Җавап хатым белән бергә Нәби Дәүли агага 1967 елда ук язылган шигыремне җибәрдем Кешечә «Кешең тәне ят йөрәкне кире кага» (Гәзитләрдән). Табигатьнең бөек камиллеге! Искитмәле синең биеклек: Кеше туа —гадәти бер нәрсә, Туу үзе нинди бөеклек! Кеше туа үз йөрәге белән — Бу мәңгелек гади төшенчә. Үз йөрәге белән үлә кеше— Табигатьчә, димәк, кешечә. Ә тормышта табигатьчәме сон? Кешечәме безнең кылганнар9 Үзләрен бит арыслан дип тоя Куян йөрәк белән туганнар. Таш йөрәген әдип йөрәгенә Алмаштырып юкка, тикмәскә, Үзең генә түгел, башкаларны Интектерә күпме иптәшләр? Мин белмимен, тормышыма фида Кыла алдым микән җанымны? Тик ят йөрәк түгел, үземнеке Алып китсен минем тәнемне. Бу хатыма җавап хаты да язмады, шигырь хакында фикерен дә белдермәде. Шунын белән безнең аралашу бетте, дип уйладым. Әмма миңа 70 яшь тулу уңае белән аннан открытка алдым. Анда язылганнарны монда күчерми булдыра алмыйм. «5 февраль, 1988. Казан. Туганым Наҗар Нәҗми! Көнләшәм, миңа да 70 кенә яшь булсын иде. Сиңа кайгырасы түгел, берзаман мине куып җитәрсең. Ә мин чын күңелдән шатланырмын. Сине шулай артымнан ияртеп барасы килә Миңа бит тиздән 80 була. Әйдә, энем, куып җит мине! Ләкин мин сине көтеп тормам Барасы юлың ерак әле. Озын гомер теләп, Н. Дәү ли». Аны куып җитә алырмынмы, юкмы — белмим, әмма бу аның сонгы тавышы иде. Нәби Дәүлинең вафаты турында әзрәк соңлабрак белдем. 1995. Декабрь. Дус (Мәхмүт Хөсәен) Истәлегемне «Дус» дип исемләвем юкка гына түгел, чөнки Мәхмүт Хөсәен кебек дуслыкның кадерен белүчене үз гомеремдә мин бик сирәк очраттым. Мондый дуслык көн саен аралашып яшәмәүдән дә, тормышның вак-төяк нәрсәләренә кагылмыйча көн күрүдән дә килә торгандыр Уфада да минем берничә дустым булды. Ике-өче белән без гомерлеккә аерылышу хәленә килеп җиттек, ә күпләре белән юк-юк та суынгалап алган чаклар булгалый иде, ә Мәхмүт Хөсәен белән беркайчан да. Төрле-төрле мәкаләләр язганда үз шигырьләремне кыстырырга яратмыйм. «Менә мин нинди шәп шагыйрь» дигән шикелле була, әмма бу очракта дүрт юллык бер шигыремне искә алмый китә алмыйм Чын дуслык ул — бер-береңә Тиңлек китергән бәхет Тиңлек китермәгән дуслык — Ялган патшалы тәхет. Яшерен-батырын түгел, Казанда Мәхмүт Хөсәенне бик күпләр яратмадылар, яратмауларын миннән дә яшермәделәр: «Шул кеше белән ничек дуслашырга мөмкин?» диделәр Янәсе, мин шагыйрь, ә ул шагыйрь түгел. Шундый ук сорауны Уфада яшәгән талантлы татар шагыйре Рим Идиятуллинга да биргәннәр икән. Ул «Аның менә дигән шигырьләре бар. Ул хәтта бер юньле шигырь язмаган «аленлэ да мин анын белән дус булыр идем», дип җавап биргән Рим Идмтл 1- лин сүзендә хаклык бар. Сизәм: бу истәлекне язуыма да кемнеңдер эче кырылыр, нишлим сон. мин икенче төрле була алмыйм, үз-үземә тугры булып калуым минем өчен кыйммәтрәк Әйе, Мәхмүт Хөсәен холкынын кайбер яклары — яшәү җаен таба һәм оештыра белүе, үжәт-әрсезлеге белән күпләр килешеп тә бетмәгәндер Әйе. анын шундый яклары бар иде Бер генә мисал 1971 елда язучыларның иҗат йорты «Коктебель»дә бергә булыр! а туры килде. (Ул хакта аерым тукталырмын әле) Ул алданрак килгән иде. Күрешү сәгатендә үк «Ничәнче палатада урнаштың'1 диде Мин йортны күрсәттем Ул «Что син0 ! Үзен депутат, үзең идарә әгъзасы Хәзер үк төп корпуска күч. Әйдә, хәзер үк директорга керик Ton корпуста яшәмичә (чынлап та ул корпус әйбәт жиһазландырылган булса кирәк Анда күренекле язучылар, түрәләр яши иде), синең Кугультиннән (Давид Кугультннов) ни жирен ким», дип кыстый башлады. Мин !аиләм белән идем, бирелгән бүлмәгә риза булып калдым, ә ул үзе шул төп корпуста яшәгән булып чыкты Берничә көннәр үткәч, Казаннан килгән тагын бер язучы белән очраштык Ул «Күрдеңме, Мәхмүт Хөсәен кайда яши, ә үзе союзда әгъза да түгел», дип ризасызлыгын белдерде. Аның ризасызлыгы юкка түгел иде, чөнки аларның (ул да гаиләсе белән) торган жирләре безнекеннән дә начаррак, хәтта түшәменнән штукатурка кубып төшкән иде Бер карауга болар барсы да вак нәрсә кебек, ләкин яши белергә кирәклек һәркемгә дә бирелмәгән шу л. Мәхмүт Хөсәен белән кайчан ничек якынлашып китүемне хәтерләмим, әмма күрешкәнгә кадәре ук аның исеме миңа таныш иде Без 1951 елда. Мәскәүдә яшь язучыларның икенче Бөтенсоюз кинәшмәсендә очраштык. Ул да мине ишетеп белә иде булса кирәк Аның кара күн пальгосы, кара папаха кигәнлеге күз алдымда тора. Киңәшмә тәмамлангач, шигырь кичәсе булды Кичәне Николай Тихонов алып барды Миңа икенче итеп сүз бирделәр Шигырьне укып (тәрҗемәсен Константин Ваншенкин үзе укыды), урыша утыру белән берәү минем янга килеп урнашты Ул: «Минем фамилиям Козловский. Теләсәгез, мин сезнең шигырьләрне тәржемә итәр идем», диде Козловский тәкъдименә, әллә ничек, битарафрак карадым булса кирәк, мине Константин Ваншенкин тәржемә итә биг. дигәнрәк фикер әйттем (Җәя эчендә шуны да әйтим инде Константин Ваншенкин еллар үткәч, тәржемә белән шөгыльләнмәде, ә Козловский иң яхшы тәржемәче булып танылды Әйтик, минем шиг ырьләрне, шул исәптән «Тагар геле» шигырен дә, ул тәржемә итте). Күп тә үтми Мәхмүт Хөсәенгә сүз бирделәр Ул шигырснен урыс теленә гәржсмәссн үзе укыды һәм Козловский шунда ук үз-үзенә әйткән шикелле: «Не то», дип куйды Чыннан да Мәхмүт бик тә коры яңгырашлы уңышсыз шигырен укыды шул, бәлки монда тәржемә дә гаепле булгандыр Бик тә күңелгә сеңеп калган. Мәхмүт Хөсәенгә кагылышлы тагын бер хәл 1958 елда булса кирәк, Уфада башкорт язучыларынын бер җыелышы булды, шунда Мәхмүт Хөсәен дә катнашты, ләкин ул Казаннан килгән гагар язучыларынын делег ация составында түгел иде Җыелыш тәмамлангач, татар һәм башкорт язучыларынпан зур гына бер төркем автобуска төялеп. Сәйфи агай Кудаш яшәгән Акманай авылы янындагы Дим буена бардык Кунакларны Сәйфи агай чакыргандыр, ахры, азактан бөтен төркемне ул үз өенә алып китге Шунда татар язучыларынын берсе (ул да мәрхүм инде, исемен әйтмим) Мәхмүт Хөсәенгә «Нишләп йөрисен монда?!» дигәнрәк сүзләр белән кеше алдында бик каты бәрелде һәм Мәхмүтнең чирәмгә йөзтүбән ятып, үксеп жылаганы һаман да күз алдымда тора. Хәзер инде хәтердә нык сакланган башка бер күренеш 1960 елның жәендә Казанга пароходта барып, урап кайту теләге туды Казанга баргач. Бауман урамында йөргәндә көтмәгәндә Зәки Нури очрады Нишләп йөрүемне, канчан пароход китүен әйткәнмендер инде, пристаньга мине озатырга Зәки Нури. Илдар Юзеев. Әнвәр Давыдов. Мәхмүт Хөсәен килде Пароходка кергәндә егетләр мине җырлатырлык хәлгә җиткергәннәр иде инде. Илдар Юзеев кайдандыр гармун табып алды башкасын сөй гәп торасы юк Пароход кузгалды, ә егетләр бик озак торып карап калдылар Икенче көнне пароходта мина бер кыз сүз кушты безнең кичәге бик үзенчәлекле саубуллашуны күреп, тыңлап торган икән Мин анын кулындагы кечкенә кигабы белән кызыксындым ул Мәхмүт .Хөсәеннен шигырьләре булып чыкты Кичә озатучылар арасында анын барлыгын да әйтмәдем. күреп беләсезме, дип тә сорамадым, кыз кеше үзе генә «Мәхмүт Хөсәен кызык яза», дип әйтә салды һәм мин дә эчемнән генә «Димәк, Мәхмүтнең укучылары бар» дип уйлап куйдым һәм ирексездән моннан бср-икс ел элек Дим буенда үксеп я г каны күз алдыма килде Мәхмүт Хөсәен белән якынлашуым, дуслашуым Казанда чыккан «Сөю сүзләре» исемле китабым (1962) чыгуы белән бәйле Ул анын мөхәррире иде Мөхәррир белән автор арасында бертөрле дә аңлашылмаучылык булмады, тик ул бер хатында «Нитә синең исемең «Назар», әллә чукындырылган татарсыңмы?»—дигәнрәк хат язды Ни эшләптер, кулъязмада башкортча «Назар Нәжми» дип йөртелгәнчә киткән «Минем тулы исемем Хәбибнажардан кыскартылып алынган»,— дип жавап алгач, нәшриятта бераз мәшәкать тудырылган икән, чөнки китапның тышлыгы эшләнгән булган һәм андагы рәссам язган исемне гадәти, типография шрифты белән алыштырганнар. Китап укучы өчен ул сизелми дә. 1976 елда Казанда чыккан «Ут күрше» исемле китабымның дә мөхәррире булгач та без инде бик дуслар идек Аңа кадәрле— язучыларның ижат йорты «Коктебель»дә, —өстә язып киткәнемчә,—бергә яшәдек. Шунда инде мин аның иҗат лабораториясе белән таныштым, ягъни ижат итү үзенчәлеген күзәттем. Шигырьләрне ул бик тиз яза икән. Беркөнне ул миңа бер шигырен укыды Шигырьнең эшләнеп бетмәгәне, камил түгеллеге күзгә бик нык чагылып тора иде Мин бик нык саклык белән: «Бу җирен шулай итеп булмасмы, бу юлларны алып ташласаң, шигырьгә зыян килми бит. бу урынын шулайрак үзгәрткәндә яхшы булмас идеме икән?» — дигәнрәк сүз әйттем Үземнең ижат табигатемнән чыгып: «Мин бик күп замечаниеләр ясадым, аны башкарып чыгар өчен һич югында бер-ике көн вакыт кирәк» дип уйлаган идем, ә ул ике-өч сәгатьтән сон мине табып «Синең сүзләрне искә алып, шигырь өстендә эшләдем».— диде. Мин эчемнән генә аптырап куйдым. Шигырьне укыгач, ни күрәм — ул бөтенләй яңабаштан язылган шигырь иде Шунда мин «Шигырен язгач, Казанда кемгә укый икән, укыр кешесе бармы икән?» дип уйлап куйдым, чөнки без барыбыз да дип әйтерлек, шигырьне язгач, иң ышанган кешенә укып, үзеңне сынап карыйсың, аның тәнкыйть сүзләре булса, йә ризалашасын, йә бәхәскә керәсең. Менә әле бүген дә «Мәхмүт үз казанында үзе генә кайнамадымы икән, ул нинди ижади мохиттә яшәде икән?» дип үз-үземә сорау бирәм Аның үз мохите, мөкатдәс серләре белән уртаклашкан кешеләре булуын булгандыр, әмма үзенең язуларына караганда (мин аның хатларын күз алдымда тотам), каләмдәшләренең аңа булган мөнәсәбәте (аларның кайбер күренешләрен язып үттем инде) бик үк адәмчә булмаган шикелле. Бер генә мисал аңа 50 яшь тулды. Ул мине үзенең юбилеена чакырды Барырга вәгъдә иттем Минем килү турында белгәч, минем иң ихтирам һәм башым игән кешем телефон аша өйгә шалтыратты. Сүзен шулай башлап китте: «Ты что?!» Шунда катнашуым белән мин, имеш, үземне компрометировать итәм. Өлкән агай безнең араның өзелүе белән куркытты Мин бармадым, ә Мәхмүт Хөсәен, минем хәлемне аңлап, үпкәләмәде, әмма хәзерге көнгә кадәр, бигрәк тә анын рухы алдында үземне гаепле санап, үкенеп бетә алмыйм Үземне куркаклардан санамасам да, бу очракта шул куркуымны гафу итә алмыйм. Арабыздан киткән күп кенә каләмдәш дусларым, миннән өлкән агайларым хакында истәлекләр яздым Анда миңа аларның иҗатлары хакында сүз әйтергә туры килмәде, бу очракта, ничектер, бик кыскача гына булса да Мәхмүт Хөсәеннең ижат психологиясе, иҗатының тәүге еллары нинди, кайсы юл белән дәвам итүе хакында уй йөртмәкче булам. Мәсәлән, аның 1942 елда, сугышның алгы сызыгында, аңа нибары 19 яшь чагында язылган шигырьләре бар. Беренчесе «Туган илем өчен җан бирсәм, юлым дәвам итәр Халисәм» (Халисә — лирик геройның яраткан кызы), ә икенче шигырь « Тик оныта алмый берничек тә Сөйгәненең солдат булуын. Аерылып, ялгыз торуын» дип тәмамлана Ике очракта да монда мәрхәмәтле тойгылар аша мәхәббәтнең яшәү көче һәм анын кешеләрдән кешеләргә күчүе, ягъпи аның, мәңгелек сүзен кертмичә, мәңгелеге турында сүз бара. Хәзер инде алтмыш яше тулган, җилкәсендә кырык еллык иҗади гомере, тәҗрибәсе булган шагыйрьнең бер шигыреннән азаккы ике юлын алыйк (Бу шигырь бер томлык китапның «бисмилласы» булып кергән): Җидегәннәр сипкән ямь кебек Син. мәхәббәт, җирдә мәңгелек 19 яшендә мәхәббәтнең мәңгелек икәнен төртеп күрсәтмәгән шагыйрь кырык елдан сон аның мәңгелек икәнен төртеп күрсәтә, ә бит аның мәңгелек икәне көн кебек ачык. Монда шагыйрь турыга ата. ә бит шигырь асылда кыек атып, туры тидерү түгелме соң? Ал айга калса, мәсәлән. Зөлфәт тә «Сөю — мәңгелек» ди. ләкин ул турыдан-туры атмый, ул мәңгелекне гомернең газизлеге, бер генә булуы белән бәйли, чын шигырь тудыра: «Гомер бер генә, сөю — мәңгелек» Ни өчен икән 19 яшьлек Мәхмүт Хөсәен белән алтмышка җиткән Мәхмүт Хөсәен арасында аерма юк. ә хәтта ниндидер серле артка китеш бар9 Ә бит Мәхмүт Хөсәен табигате белән тумыштан шагыйрь Бу мисалларым һәм фикерләрем белән кешеләрне ышандыра алам микән, юк микән, ничек кенә булмасын, шагыйрьнең шагыйрь булып үсүендә тирә-як мохитнен. шигъри мохитнен зур роль уйнаганын әйтми булдыра алмыйм Без беребез дә Пушкин. Лермонтов шартларында тәрбияләнә алмадык, ә Тукай кебек могҗизалар дөньяда берәмләп кенә санарлык. Ә шулай да Мәхмүт Хөсәен нәрсәсе белән халык арасында популяр һәм кешеләр яраткан шагыйрьгә әйләнеп китте сон? Халыкнын шигърияттә акны карадан аера белмәүдә, анын шигърияткә карата интеллектуаль югарылыгы түбән булуда, аның матурлыкны тою зәвыгы чикләнүдә дисәк, нинди зур хата булыр иде Мәхмүт Хөсәенне бераз кимсетебрәк «артист-шагыйрь» дип тә әйткәннәрен ишеткәнем бар. Дөрес, шигырь укуда ул кайсыбер артистларга биргесез Татарстан филармониясе артистлары бригадасы белән Уфага килеп, анын ничек концертны алып барганын, шигырьләрен ничек укыганын күргән чакларым булды Шәп' Ни өчен әле без анын шушы осталыгына колсбрәк карарга тиешбез Дөрес, анын шундый шөгыле шигърияттә камилләшүгә бик тә комачаулагандыр Әмма л бригада белән чыгып китәргә мәжбүр икән, анын үзен генә гаепләргә хакыбыз бармы? Алайга китсә, ул бит үз шигырьләрен генә укымады, ә татар шигърияте үрнәкләрен халыкка җиткерде. Моңа бит сокланырга гына кирәк Шагыйрьнең башка бер үзенчәлеге — ул үзенең Ватан сугышы солдаты булуы белән горурланды Татар шагыйрьләре арасында ин яшь һәм Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнүче ул бердәнбер шагыйрь, дип уйлыйм. Сугышта катнашкан кешеләр белә: андый орденга ия булу җиңел түгел, анын өчен конкрет батырлык ясарга кирәк иде һәм шагыйрьнең горурланырга хакы бар иде Сугыш һәм яшьлек еллары аның хәтереннән җуелмады, хәтта хәрби кителен гомер буе саклады, аны киеп фотога төшүдән дә баш тартмады Бу хәл. бәлки, анын йомшаклыгы да булгандыр, әмма «Кызыл Байрак ордены тирәсенә төрле-төрле значоклар тагып» дип язып чыгу бик килешеп беттеме икән’ Минемчә, килешми, чөнки ул орден һәм медальләр сугышта кан коеп алынганнар, һәрхәлдә. Брежнев кебек, сугыштан соң өч мәртәбә Советлар Союзы Герое булу түгел 1976 елда Тукайның 90 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә ул эш белән мәшгуль иде — минем «Ут күрше» дигән китабымны редакцияләгән чагы Китап хакында сөйләшергә һәм Сибгат Хәкимнең баш сүзе белән таныштырырга ул мине нарат урманы арасында урнашкан бер өйгә алып китте Без өчәү идек Ул бер грамм да капмады, өченче кеше дә. машина рулендә утыручы буларак, бик сакланып утырды. Икенче көнне иртүк кунакханәгә кайткач, минем хәлне сораштырган кешеләргә: «Мөхәррирдә кунакта булдым», дип әйтүемә кычкырып көлделәр, чөнки, гадәттә, мөхәррир кеше авторның кунагы була бит Мин искә төшергән нәрсәләр, бер карауга, вак-төяк булып та күренәдер, ләкин миңа. Казаннан читтә яшәгән кешегә, алар бит барысы да вакыйгаларның бер чеметеме генә Еллар буена шул «вак-төякләр»не дә үз йөрәге аша үткәргәндә эзсез калмый торгандыр. 1983 елда аңа алтмыш яшь тулды Юбилее булгандыр- мы-юкмы, истә калмаган, бәлки илле яшь тулган чагында минем килмәвемне онытмагандыр хәбәр-хәтер булмады, ә мин шулай да ана котлау телеграммасы җибәрдем һәм «Сиңа Мөхәммәт пәйгамбәр яшенә җитәргә дә күп калмады» дигән сүзләр дә яздым Ни өчендер, шул сүз анын йөрәгенә бик тирән кереп утырды булса кирәк Мина язган һәр хатында дип әйтерлек шул Мөхәммәт яшен хәтерләде, тел төбендә аңа кадәр яшәп булмас дигән уй ята иле Ул вакытта әле анын язган сүзләренә бик игътибар белән карамадым Менә хәзер генә уйлап куям димәк, ул үз хәлен үзе белгәндер Истәлегемне «Дус» дип атадым Язучылар арасындагы дуслык ничегрәк була, нәрсәгә нигезләнә, нәрсәгә корыла, анын үзенчәлеге бармы соң9 Чыннан да. каләмдәш кешеләрнең дуслыгы гадәти дуслыктан нәрсәсе беләндер аерылып торадыр Иң тәүге үзенчәлеге ул ижади зәвыкның аваздаш бу туындадыр Хәтта ул кунакка йорешүдән дә килми, ә бер-береңнең иҗатына нинди мөнәсәбәттә булуыңнан да килә, күп кенә очракта бер-береңне макташуга да нигезләнә. Моннан бер утыз еллар элек бер иптәшнең: «Мине яратканнарны гына яратам»,— дип әйтүе әнә шул хакта сөйли. Шәхсән мин бу төр дуслыкка каршымын. Язучылар арасындагы чын дуслык бер-беренне ихтирам итү. бер-береңнең язган әсәрләренә карата ачыкТан-ачык үз фикереңне әйтә алу, хәтта рәхимсез булуга бәйле. Яшьлектә бик дус күргән, хәтта кунакка йөрешкән дуслар әсәрләренә карата үз фикереңне ярып салган өчен, тәнкыйть сүзе әйткән өчен, шушы юлларны язучыга да: «явыз», «ахмак». «Унтер Пришибеев» дигән атамалар да тактылар. Бу хәлгә ризамын да. Мондый «дуслыктан» азат булу шатлык Иң кыйммәтле дуслык ул, өстә шигырь белән әйткәнемчә, бер-береңне тиң күрү дуслыгы. Элекке заманнарда, СССР таралмаган заманнарда. Мәскәүдә: «Вазифасыз язучы — язучы түгел» дигән әйтем таралган иде. Бу әйтем хәзер дә үз көчендә, бигрәк тә дәүләт хакимиятчелеге тирәсендә хөкем сөрә Вазифалы язучы белән, һәрхәлдә элекке вазифаларның инерциясе белән яшәгән язучылар белән дус булудан үзеңнең кимсетелүеңне тойгач, аннан ваз кичүемнән шатмын. Мәхмүт Хөсәен белән булган дуслык — ул бер-береңне тиң күрү дуслыгы иде Дөрес, ул минем әсәрләремне мәкаләләрендә, хатларында чамадан тыш күккә күтәрде, хәтта миңа багышлап шигырь дә язды, әмма үзе һич ялагай булмады. Аның миңа булган мөнәсәбәте кешелекле һәм эчкерсез иде. Бер-ике генә мисал. Өйдә телефон шалтырый. Казаннан Мәхмүт Хөсәен: «Наҗар. иртәгә Уфа аша Магнитогорскига очам Вакыт табып, аэропортка килсәң иде. Сагындым Тапшырасы әйберләрем дә бар». Аэропортка барам Очрашабыз. Белдем: Магнитогорскида шигърият кичәсе икән Кулында калын китап Кол Гали: «Кыйссаи Йосыф». Язу: Наҗар Нәҗмигә Кол Гали — сиңа, дустым. тансык бүләк. Кол Гали— татар өчен аумас терәк. Янсак без Кол Галидәй ярсып-дөрләп. һичкайчан талмас беләк, армас йөрәк. Мәхмүт Хөсәен. Март. 1984 ел. Казан Икенче мисал: «Татарча-урысча сүзлек». Мин аны югалткач. Уфада да. Казанда да таба алмадым. Аптырагач, Мәхмүткә яздым. Ул шунда ук җибәрде Шәхси сүзлеге. Анда шундый сүзләр бар: «Наҗар дус! Менә сиңа туган телебезнең сүз хәзинәсе. Ул сиңа яңа җәүһәрләр эзләп табарга, яңа офыклар ачарга рухландырсын. Мәхмүт Хөсәен. 9.V.1980». Бу сүзлек турында язып та тормаска мөмкин иде, әмма аның бер «ләкин»е бар. Ул сүзлек Мәхмүт Хөсәеннең хәтта Казандагы каләмдәш дусларына да бик үк таныш булмаган бер сыйфатын ачып бирә. Сүзлеккә керми калган кайбер татар сүзләрен, йә булмаса татар сөйләшүендә кулланырга мөмкин булган сүзләрне өстәгән ул. Мәсәлән, сүзлектәге «Ай-ай!» дигән ымлыктан сон «Ай-мак» дигәнне өстәгән дә җәя эченә «К. Насыйри» дип куйган. Аннан соң шундый өстәмәләр бар: «Атан—печелгән дөя», «Йолдарым— гром» (Н Чернышевский); «Кирмән —ныгытма, крепость», «Кунаң— ике яшьлек куй». «Ләнәр—якорь». «Терекөмеш — кенә суы» (К. Насыйри), «филисә — чулпы тәңкәсе» Болар нәрсә турында сөйли? Үзе өстә язганча, сүз хәзинәсенә карата үтә игътибарлы, хәтта эрудит булуын да аңлатмыймыни? Күрәсез, ул К. Насыйрины да. Н. Чернышев- скийны да телче булып та укыган. Башкортстанның әдәбият җәмәгатьчелеге миңа 70 яшь тулуны билгеләмәде, төрле шаушуларга исем китеп бармаганлыктан. үзем дә теләмәдем, ә Мәхмүт Хөсәеннең бик киләсе килгән иде. Мина 70 яшь тулып, ай ярым вакыт үткәч, ул барыбер килде. Шулай итеп, без аны бары икәүдән-икәү билгеләдек Бу чын дуслык иде. Аның бүләк итеп алып килгән сәгатенең арткы капкачына «Халык шагыйре Наҗар Нәҗмигә» дип язылган (Ул вакытта минем андый исемем юк иде). Ул сәгатьне һаман бәйләп йөрим Гөлшат Зәйнашеваның «Илле җыр» дигән китабы Тукай исемендәге бүләккә тәкъдим ителгәч, «Илле шатлык» дигән мәкалә яздым Гөлшат Зәйнашевага бүләк бирелгәч, Мәхмүт Хөсәеннән телеграмма килде «Зәйнашевага лаурает исеме бирелде Бөтен йөрәктән котлыйм сине» Кеше шатлыгы белән шатлана белү —кешелеклелекнең. чын дуслыкның иң югары билгесе түгелмени0 ' Соңгы очрашу .. Ул да Мәхмүт Хөсәеннең кешелеклелегенә бәйле. 1991 елның декабрендә Сибгат Хәкимнең 80 еллыгы булырга тиеш иде Хәсән Туфанның 90 еллыгына чакырылган идем, ә Сибгат Хәкимнең 80 еллыгы үткәреләме-юкмы. ә үткәрелә калса, чакырылырмынмыюкмы. миңа билгесез иде Шул хакта Мәхмүтнең белешүен сорадым Ул шунда ук хат язды үткәреләчәк, сине чакырганнар. Казанга килдем. Уфа поездын иртән иртүк Мәхмүт каршы алды Мина кайсыдыр кунакханәдә урын сөйләшенгән икән шунда киттек Анда бернинди урын булмаганлыгын белдек. Мәхмүт Язучылар союзына шалтыра тып тормады, «киттек миңа»,— диде. Ул ике бүлмәле фатирда берүзе генә тора икән Бер хатын-кыз (исемен хәтерләмим) аңа килеп, ара-тирә аш-су әзерләп, өй җыештырып йөри икән. Без өйгә килгәндә ул юк иде, кичкә таба күренде Мәхмүт Хөсәеннең фатиры ялгыз яшәгән ир-атныкына охшамаган өйдә тәртип, тазалык. Шул күзгә чалынды: кием элгечләр, көзгеләр һәркансы үз буена карап (ул тәбәнәк буйлы) кагылып куелган. Мәсәлән, мина көзгегә карап үземне тиешенчә күрер өчен әзрәк иелергә туры килде Безнең янга. ягъни Мәхмүт Хөсәен фатирына, Гөлшат Зәйнашева килде — бу аның үз өенә чакыруына безнең бара алмавыбызның нәтиҗәсе иде Мәхмүтнең фатиры Казанның бер читендә. Дербышка дигән районында Бервакыт, алдан телефоннан шалтыратып. Марсель Галиев, Газинур Морат, Ркаил Зәйдуллалар шаулап килеп керделәр Алар өчесе дә татар шигъриятенең бүгене, киләчәге. Талантлы егетләр Алар Сибгат Хәким «кул астына» керергә өлгерер-өлгермәс калдылар Сибгат Хәкимне ихтирам итүләре һәрберсенең сүзеннән аңкып тора Икенче көнне, С. Хәкимне искә алу кичәсендә, Газинур Моратның чыгышында (элек укыган шигырьләрендә дә) Мөдәррисләрнең, Зөлфәтләрнең кискенрәк дәвамын күрдем Нинди шатлык! Өч көннән соң Мәхмүт белән Гөлшат мине Казан вокзалында озатып калдылар. Бу хәтер кичәсендә катнашуыма бик риза булып кайтып киттем барысы өчен Мәхмүт Хөсәенгә бурычлы булуымны аңладым Безнең бу бергә үткәргән көннәрдә Мәхмүт Хөсәенгә 70 яшь тулырга да күп калмаган иде. Ул үз юбилеен, 1993 елның 15 апрель көнен бик дулкынланып, ничектер, ярсып көтте булса кирәк Менә аның соңгы хатларының берсе Ул хатларын мотлак кара кара белән яза иде Үз карасы да беткәндер ахры, ул әллә нинди күренер-күренмәс, тонык зәңгәр кара белән язган Хәтта каранын төсе дә хатның эчтәлеген билгеләп торган шикелле иде Хатны сүзгә-сүз күчерәм «Хәерле көн, ахирәт дус! Инде инандыңмы Ходайның берлегенә. Алданын барлыгына?! Үзенең «мин-минлеген»дә Ходай тәгаләне узып, дөнья кыйратканны дөнья белми. «Бәяң, йөрәк, кеше булып ал! Сүнгәндә дә кеше булып кал!» Әнә шул төпсез упкынга этсәләр дә кеше булып кал, дип юкка гына әйтмиләр Син нәкъ шулай Бөтен иблисләрне һәм аларнын «илһамчыларын» җиңеп чыктың. Шәхсәнә яктан килеп караганда синең 1945 ел 9 ман Җиңүенә тәңгәл фидакарьлек! Сине бүген авыз тутырып шигъри каһарман, дип атыйм Мен яшә' Ихлас котлыйм Миңа килгәндә, офыкта күләгә дә. «чәчән»нәр дә бик күренми томанлы Шул ук вакыт кояшы да бик елмаймый Кул бирүче дә. юл бирүче до җиде катлам болыт артында пычак кайрый. Бөтен ышаныч бөтен өмет үз йөрәк тибешемдә Ә йөрәккә кан сава! Еларга да. көләргә дә белмим Тапшырдык бер Ходайга' Кочып Мәхмүт дип бел. 28 февраль. 1993 ел Казан» Бу хаттан сон аның тагы бер хаты килде Минем юбилей көннәрендә Башкор- тстанда чыккан бөтен гәзитләрне сорап язган иде Мин барсын да әзерләп, конвертлап куйган идем инде хәбәр Мәхмүт Хөсәен вафат Хәтта Мөхәммәт пәйгамбәр яшен узып, җиде ел яшәсә дә, дусларының яшенә җигә алмады 1995 e.i. 28 декабрь.