Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗНЕҢ КЫЗЛАР — САЛАВАТ КҮПЕРЕ!

.. ем генә яшьлеген сагынмый икән! Менә балачак хатирәсе булган фоторәсемнәрне карап утырам Алар- ның берсендә туган авылым Арташның «Кирмән очы- дип аталган урамы буйлап, күлмәк итәкләрен жилфердәтә-жилфсрдәтә. өч кыз йөгерә Назифә. Гөлфәния. Миннебикә Кошлар кебек канатланып оча яшүсмер кызлар' Бер читтә, исе китеп, ак кәжә бәтие янәшәсендә, авызын ачкан авыл малае карап тора. . Әлеге рәсем моннан кырык ел чамасы элек. Сабан туе вакытында, классташыбыз ул чаклардагы сирәк очрый торган һәвәскәр фотограф Николай Степанов тарафыннан төшерелгән иде Еллар томанына күмелеп артта калган балачакның, яшьлек елларыиын кабатланмас бер мизгеле булган әлеге фоторәсем инде әллә кайчан Нәзифәләрнең Мәскәүдәге иркен фатирында, һәркемнең күзе төшәрлек дәрәжәле урында тора. Хужабикә үзе. күптәннән ике бала анасы булуга карамастан. Балачак илендә калган елларын һаман да сагынып яши Үзе өчен кадерле булган шул рәсемгә карап, ул яшьтәшләрен, авылдаш дусларын, якын күршеләрен, кызыклы хәлләрне, мавыктыргыч уеннарны хәтерендә яңарта. Җыеп кына әйткәндә, бу рәсем аңа дәрт-илһам. Тукаебыз әйтмешли -язар өчен азык» бирә. Авылдашым һәм сабакташым Назифәнең күңелендә әдәбият-сәигатькә мәхәббәт уятуда, мөгаен, аның тапкыр сүзле, җып-шигырь чыгарырга оста әнисе Мәүжидә апа. әтисе моңлы күңелле Харис абын, аларнын терәлеп торган ут күршеләре ике сугыш ветераны, авылның данлыклы гармунчысы һәм чичәне Борһан ага Сәләхов сәбәпче булгандыр Гаять кызыклы, үзенчәлекле шәхес иде Борһан ага Заманында ул берадәран Кәримовларның Казандагы типографиясендә эшләгән, боек шагыйребез Габдулла Тукай белән якыннан аралашкан Шуның тәэсире булса кирәк. Борһан ага үзе дә сагнрнк-юмористнк рухта! ы шигырьләр ижат итәргә маһир иде авылыбыз халкы аны. бик тә хөрмәтләп- -Үзебезнең Тукай!» диеп йөреттс Җор телле, шигъри күңелле, жыри-моңга гашыйк кешеләр арасында яшәү Назифәнең дә күңелен җилкендереп жибәрә, күрәсең -Тукта әле. мин лә. Борһан абый кебек, шигырьләр чыгарып карыйм әле' » Тырыша торгач, максатына ирешә Нәзнфә Кызның бу сәләтенә Урта Кирмән сигезьеллык мәктәбенә (Мамадыш районы) Алабуга педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты укытучысы игеп җибәрелгән дипломлы яшь белгеч. Нәзифәләрнең класс житәкчесе Әнисә Касыйм кызы Галиева да игътибар итә Үзе дә шигырьләр язу белән мавыккан Әнисә апалары балаларны, шул исәптән Нәзнфәне дә. тылсымлы-ссрле Шшърнят дөньясына алып керә К Котлыйбыз! Берзаманны алар класслары белән шигырь яза башладылар Тора-бара без дә күрше класслардагылар да — әкренләп аларга иярдек Ул чакта мәктәптә иҗади рух хөкем сөрде. Әдәби түгәрәк утырышларында тикшерелгәннән сон. иң яхшы дип табылган «әсәрләр»не туплап, кулъязма газета-журналлар да чыгардык хәтта Нәзифәнең дә беренче шигырьләре әнә шуларда урын алды... Сигезьеллык мәктәптән сон. Алабугадагы мәдәни-агарту училищесын уңышлы тәмамлап. Минзәлә районы үзәгендәге мәдәният йортында методист, директор булып эшләгәндә дә. Мәскәүдә эстрада сәнгатенең Бөтенроссия ижат мастерскоенда ике еллык курсларда укыганда да (бирегә ул Г. Тукай исемендә) е Татар дәүләт филармониясе оештырган ижади бәйгедә җиңеп чыгып, үзен нәфис сүз остасы, биюче итеп таныткан өчен җибәрелә) Нәзифә күңелендә иҗат ялкыны сүнми-сүрелми. Башкалада яшәүче әдәбият-сәнгать әһелләре белән дә якыннан аралаша ул. Шул чорда «Литературная Россия» атналык газетасы журналисты, язучытәрҗемәче — күренекле шагыйрь Мостай Кәримнең улы Илгиз белән та- нышып-дуслашып. соңыннан аңа кияүгә чыга Әдәби-мәдәни мохит аны янәдән каләмгә тарта, һәм ул көчен проза жанрында — аның ин авыр төре саналган балалар әдәбияты мәйданында сынап карарга була. Балалык елларында үзе күргән-кичергән хәлләр турында шигъриятле итеп яза Нәзифә һәм, ниһаять, аның хикәяләре, парчалары бер-бер артлы Татарстан матбугаты битләрендә дә күренә башлый. Балалар язучысы Ләбибә ханым Ихсанова да моңа игътибар итә һәм 1975 елда «Социалистик Татарстан» газетасында. Нәзифәнен тәүге чор иҗатын анализлап. «Юл башы» дип исемләнгән язмасын бастыра. Шуннан бер өзек китереп үтәсебез килә: «...Казан утлары» журналында һәм «Яшь ленинчы» газетасында Нәзифә Кәримованың балалар өчен язган хикәяләре күренә башлауга бер генә ел әле. Сан ягыннан күп тә түгел үзләре Әмма даими алып барган темасы һәм яратып язган нәни геройлары белән шактый җылы тәэсир калдыралар. Нәзифә балаларны тоташ хәрәкәттә бирә. Автор балаларның шаянлыгын белә, шуны күрсәтерлек сүзләр таба. . Тагын шунысы куанычлы яшь автор күп сүзле түгел Кайсы яшьтәге балалар белән эш иткәнен белеп яза. артык детальләр кулланудан, вакыйгаларны катлауландырудан саклана. Шуна күрә анын хикәяләре җыйнак, кыска языла. Шунысы сөендерә, Нәзифә Кәримованың ижат юлына шактый җитди әзерләнеп чыкканы күренә...» Әлбәттә, мондый бәя яшь язучынын иңнәренә канатлар куя Тагын да дәртләнебрәк иҗат итә башлый ул. 1976 елда Нәзифәнең рус теленә тәрҗемә ителгән хикәяләре «Запах мяты» («Бөтнек исе») дигән күмәк җыентыкта дөнья күрә. Җыентыкны төзүче — әдәбият белгече Галия Хан- тимерова китапка язган кереш сүзендә Нәзифәнең хикәяләренә дә тукталып үтә. яшь прозаикның гадәти авыл тормышын шигъри итеп сурәтли белүенә соклана... Нәзифә исә, үз осталыгын тагын да камилләштерү, ан-белем офыкларын киңәйтү максатыннан, Башкорт дәүләт университетының татар теле-әдәбияты бүлегендә читтән торып укый. Китап сөючеләр җәмгыятенең Россия Федерациясе идарәсендә. Мәскәүдә Чит телләр әдәбияты китапханәсендә җаваплы вазифалар башкарганда да, аннары Щепкин исемендәге театр училищесының татар студиясендә булачак артистларга татар телен һәм әдәбиятын укытканда да язучылык эшен онытмый ул. 1986 елда Татарстан китап нәшриятында Нәзифәнен балалар өчен язган «Җәнлекләр кайта» исемле хикәяләр җыентыгы басылып чыга «Казан утлары», «Сөембикә» журналлары, «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасы битләрендә дә еш күренә анын чәчмә әсәрләре, төрле дәреслекләргә дә кертелә 1991 елда исә Нәзифәнең «Казан утлары»нда дөнья күргән «Урманнан чаккан юлчылар» повесте татар әдәбиятында вакыйга буларак кабул ителә, әдәби тәнкыйть тарафыннан югары бәяләнә. Соңыннан. 1993 елда, әлеге әсәр Татарстан китап нәшрияты чыгарган «Өермә» дигән повестьлар җыентыгында да дөнья күрде. Бер үк вакытта тәрҗемә өлкәсендә дә уңышлары бар Нәзифә Кәримованың. 1992 елда ул, күренекле төрек язучысы Газиз Нәсиннен сатирик-юмористик әсәрләрен туплап. «Эт койрыгы» дип исемләнгән җыентыкны. Татарстан китап нәшрияты аша. татар укучысына җиткерде. Хәзерге вакытта Нәзифә танылган чуваш язучысы Ева Лисинаның «Синьял балалары» исемле күләмле әсәрен татарчага тәрҗемә итеп, нәшриятка тапшырды. Быел Нәзифә Кәримова, драматург буларак та, үз тамашачысын тапты. Анын «Үп мине. Зәйтүнә!» исемле ике пәрдәлек лирик-музыкаль комедиясен Чаллы татар дәүләт театры коллективы (режиссеры — Ринат Әюпов-Шәлс. Нәзи- фәнең Щепкин студиясендәге шәкерте) сәхнәләштерде. 10 мартта исә аны Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында сәнгать сөючеләргә дә күрсәтте. Көчле алкышларга, чәчәкләргә күмделәр бу көнне Назифәне! ушы елның 24 маенда, Мәскәүнен Зыялылар клубында. Нәзифә ханымның илле яшьлек юбилеена багышланган ижат кичәсе үткәрелде. Аны Татарстаннан һәм тугандаш Башкортстаннан килгән күп кенә дуслары, әдәбият-сәнгать әһелләре кайнар котлады Ире Илгиз, юрист булып эшләүче кызлары Айгөл. Мәскәү дәүләт университетының журналистика бүлегендә укучы уллары Нияз да әниләре өчен горурланып утырдылар бу кичәдә 1993 елдан башлап. «Азатлык» радиосының Россия башкаласындагы үз хәбәрчесе. Мәскәүдәге Татар-башкорт зыялылары клубы директоры. Бөтендөнья татар хатын-кызлары «Ак калфак» берләшмәсенең идарә әгъзасы буларак та. гажәеп зур эшләр башкара якташыбыз Күпкырлы асылташ яисә салават күпере кебек балкып, күңелләргә якты нур сибүче бу ханым — үзенең тапкырлыгы, уңганлыгы, житезлеге белән1 — халыкара «Киленбикә» бәйгесендә дә җиңүчеләрнең берсе булды. Язучы буларак. Назифәнең әдәбият өлкәсендәге уңышлары күренекле әдип Шәйхи Маннур исемендә! е премия белән билгеләп үтелде Безнең яшьлектәге фоторәсемне тагын кулыма алам. Балачакта бергә-бергә бәбкә үләнле урамнардан ялан тәпи йөгереп узган, олы Тормыш мәйданына Сабан туе көнендәгечә чәчрәп килеп кергән, халкыбыз файдасына инде күп кенә игелекле эшләр эшләп өлгергән сабакташым бүген дә зур ижади омтылышлар, гамьле уй-ниятләр белән янып яши Салават күпере бер кабына икән, анардагы төсләр балкышы күпләрнең күңелен нурга күмә. Табигать һәм Тормыш манзарасын матурлый Безнең кызларны— тагар кызларын салават күпере белән чагыштырырга тырышуыбызның төп мәгънәсе әнә шунда Тормыш Сабан туе дәвам итә