Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ак тирмә

Башкортстан — ак тирмәләр иле. Бар Ватанга тора күренеп Якты моңга, наз-сагышка тулы Ак тирмәле халкым күңеле. Мең газаплы халкым. Күпме ялкын Йөрәгеңне өтеп купканда. Ак тирмәңне, Әманәтең итеп, Саклагансың, калкып калкандай! Ханнарыннан, тархан, баскаклардан Көн иткәнсең, күпме изелеп! Әмма җиргә сеңгән күз яшь, каннан Шытып чыккан бер мәл игелек Күтәргәнсең җирдә ак тирмәңне — Өметеңне — ялгап йөз җөйдән. Йөрәк маең сызып яктырткансың Юлларыңны кара төннәрдә Ак киездән булган өчен генә Әйтмәгәннәр бит ак тирмә дип. Биләү итеп башкорт ак күңелен. Хак язмышын тапкан тирбәтеп... Күккә ашкан мәгърур күк Уралдан Алган башкорз чая горурлык. Гасыр-гасыр яуга күтәрелгән Даулап ирек, яклап хозурлык. Уралына тамыр җәйгәнгә дә Яшәмәгән халкым бөгелеп. Ак тирмәне күргән хыялында һәм баглаган аңа өметен Урал-батыр кигән җиләнкәйнең Чабуына баскан ахактай. Җемелдәшеп ята авылларым. Тәрәз ачып иман-хаклыкка Ак тирмә ул безгә дәвернамә. Күңелләрне нурлар ак китап; Намусына кер кунмаган халык Тарихына бирер хак хисап Кадим Аралбай - башкорт шагыйре. 1941 елда туган. «Утлы кичүләр». «Батыр ярасы». «Сөюем йолдызы». "Рух язуы» һ б шигырь китаплары авторы 1996 елда Казанда «Ак тирмәләр ии>» исемле сайланма китабы дөньч күрде Башкортстанның Са шват Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе шуреаты Ак тирмә — ул синең якты дөньяң, Замандашым, синең күңелең. Китмәсен ул Байлык сазга батып, Битарафлык белән күмелеп! Учагында кайчак утың сүнсә. Хафаларга калып: «Аһ!» — димә. Кабыныр ул утың — Күңелендә Гел корулы торса ак тирмә. Шуңадыр да Әй җилкенә күңел Вакыт тарлыкларын җиңәргә. Мәңгелек сер, Моң бишеге булган Ак тирмәне ачып керергә. Таналыгым Туган елгам, дала багы — Таналыгым, Ерак-ерак торып калган балалыгым, Ятимсерәп. үги кебек ятасыңчы. Боек кына, оеп кына агасыңчы. . Тавышында шатлык та юк. көмеш тә юк, Агышында сафлык та юк. өмет тә юк. Пычратылган, җимерелгән ярларың да, Сындырылган, яндырылган талларың да. Кешеләрдәй үзгәргәнсең, картайгансың. Үлән баскан, саеккансың, тартылгансың. Атам кияү, анам килен булган җирдә. Тирләр түккән, калкан булган туган җирдә. Тәм-ямь биргән, җан да бераз тынган җирдә Син ятимме, мин ятимме. Таналыгым, Без кем: үги баласымы замананың? Михнәтләрне юып бетерә алырсыңмы. Гел җәберле, гел кадерсез калырсыңмы?.. Туган елгам, дала багы — Таналыгым.— Балалыгым, балигълыгым, бәхиллегем... Җиләкле тугай Бала чагымда иң башлап бугай Әнкәм табышты җиләкле тугай. Җиләкле тугай! Җирем үстергән әзер җимешне Җыеп алырга миндер тиешле. Җиләкле тугай! Ямь-тәм алдым мин шушы тугайдан, Сут-нур чөмердем җыйган уңайга. Җиләкле тугай!.. Җиләкләр шиңде, тугайлар бөлде, «Әзергә — бәзер» йөрер чак үтте. Җиләкле тугай! Хәтергә төшә юк-юк та болай Әнкәм табышкан җиләкле тугай. Җиләкле тугай! Баксаң, миңа бит бердәнбер булган Әнкәм күңеле — җиләкле тугай. Җиләкле тугай'. Бизи алдыммы туган җиремне. Нәрсә үстердем, түгеп тиремне? Җиләкле тугай? Язмыш — юлларым булдымы уңай. Таптыммы үзем җиләкле тугай? Җиләкле тугай! Була алырмы минем җыр-догам Балаларыма җиләкле тугай? Җиләкле тугай? Җиләкле тугай!.. Агыйдел Ишелеп-ишелеп ага Сайлыкларда Агыйдел Гомер дәрьясында шулай Бертуктамый ак идең. Кушылып ага дулкынга Секундлар, минут, сәгать.. Бу тынгысыз агышта юк Кире кайтырдай гадәт Елларым шулай акканнар Вакыт иделе булып: Уңышлардан шатлык тукып. Хатадан сабак алып... Идел булып еллар ага, Салып ярга пичәтен. Бу үзгәреш, бу яңару Безгә бит ул кисәтү. Уята якты истәлек Иделгә койган инеш. Син су алган шул ук басма. Шул чыгыш, шул су кереш. Менә син керләр чайкаган Зур ак таш ята ярда. Кайнар кояш. Ярсу ташкын Йөзенә уйган яра. Сагындым йөрәккә утлар Ягарлык агышыңны! Иделем, сиңа килдем дә Чайкадым сагышымны Ишелеп-ишелеп ага Сайлыкларда Агыйдел Халкым күңелендә шулай Ак юл сал да ак идең! Мон Гыйльман Сәфәргалинга Бу чаклы ла көйне каян алдың?— Озынлыгы булыр Уралдай: Гүя торып Бозлы океаннан Уятасың кебек Аралны. Бу чаклы ла моңны каян алдың?— Халкың тарихыдай борынгы. Әйтерсең ил аны тыңлап барган. Булган чакта юлы караңгы. Каян килә бу моң? — Дала иңләп, Туфан суы гүя таралмыш. «Диңгез тубыктан!»—дип кичәр батыр Урал түбәсендә яралмыш. Сызылып үтә җырда Зөлхиҗәнең Тоткындагы кара көннәре, Ерак Балтикадан килеп җиткән Салаватның курай өннәре. Каян килә бу моң? — Тойгыларны Шау моңсызлык басып барганда, Бишек янындагы анаң кебек, Тыны белән тартып алгандай. Каян килә бу моң? — Уралтаудан Ишелеп-ишелеп ага Моң-сагыш. Тик табигать баласына гына Табигатьтән бүләк бу тавыш. Әй шул моңың! Кабатланмас моңың Җанкайларны ала көйрәтеп... Җырга мөмкин әле өйрәтергә. Моңга гына булмый өйрәтеп. Ирлек Сабыр булсаң, Томан таралыр да, Кояш көләр. Дөнья ямьләнер... Батыр булсаң, Кыюлыгың артыр, Тотынырсың эшкә дәртләнеп... Сабырлыклар — гомер тәҗрибәсе, Батырлыклар—заман үрнәге. һәрнәрсәгә бәя биргәндә дә Әйтәбез бит: «Вакыт күрсәтер...» Вакыт бизмәненә баса кеше Соңгы сулышларын алганда Бер табакка ята хаклыклары. Бер табакка ята ялганнар. Бер ягына ята алганнары. Бер ягына ята биргәне. Бер ягына ята чәчкәннәре, Бер ягына ята тиргәне Бәгъзе берәү сөрән сала, әмма Күз алдында эше юк була; Капкан ризыклары күп булса да. Җыйган энҗеләре чүп була. Рәхәтлекләр баштан ашканда да Дөнья малын ташыр күтәреп Ул адәмне ил җыелып күмми. Килеп җыеп кына китәләр. Ихлас күңел битлек кия белми. Ярамсак җан әүвәл көлдерә. Иң хак юлны Намус эзләп таба. Язык үзе килә йөгереп Ирлек җирдә ягып калмагандай, Ирләр күрке күңел бизәге Дөньялыкта чәчкән игелеге Шытып чыгар, ярып үзәген Ирлек гомере ярларына сыймый Ярсып Iашкан дәрья шикелле: Вакыт бизмәннәрен аска басар. Гөнаһлары төшәр ишелеп.. Көз Тагын бер көз килде Кинәт килде Капкаларны кагып тормалы Кызыл яфракларны йолка җилләр Козгын чукый гүя корбанын Җиремдә көз уңыш, хисап мәле. Кемдер җннә. Кемдер — сынат а. Берәүләрне шатлык күккә чөя. Берәүләрне хата елата. Оя ташлап очкан кошлар шавын Күмә яшьлек - туйлар үткәрә Кыңгыраулар чыңын тыңласа да. Олыларның күзе — күкләрдә: Чыңгыр-чыңгыр килеп, Чәңгелдәшеп, Кошлар сүтә җептәй көннәрне. Әнкәйләрнең йөзе моңсулана Ишеткәндә шушы өннәрне. . Гомеремнең алтын көзе алда — Ут-яшелдән әле тирәгем. Мул җимешле алтын көзен көтми, Иҗат җимешләрен өзәмен. Биләмәсен мине буш өметләр, Чолгамасын кысыр хыяллар Күзем кызып, асыл аккошларны Атып алмам, нәфесем тыялмый. Капканнарым булмас гел бал да май, Тапканнарым булмас хәзинә. Оясына кайткан кошлар кебек, Кайтам тынгы белмәс языма. Алда әле минем «алтын көзем» — «Аккош җырым» чыңы алдарак Илем бүген хисап сорамас та, Ә намусны булмый алдалап... Көзләр килә, Аны борып булмый — Табигатьнең төгәл кануны. Бар бәхетем — Таң җиледәй ачу Офыкларның зәңгәр ябуын. Мизгелләр шау яздан тормагандай. Күңелемне бармам туйлатып. Гомер яфракларын йолка-йолка. Көз дуласын, гамем уятып