Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЖУРНАЛНЫ КЕМНӘР ҖИТӘКЛӘГӘН?

— әгьлүм булганча, «Казан утлары» журналының элгәрләре «Безнең юл», «Атака», «Совет әдәбияты» исемнәре белән чыгып килгән. «Безнең юл» журналының беренче саны 1922 елның май аенда дөнья күргән. Беренче мөхәррире Гасыйм Мансуров булган һәм журнал шул исем белән 1930 елның июль аена кадәр яшәгән. 1928 елда «мөхәррир» сүзе «редактор» сүзенә ал ыштыры лган һәм, ни өчендер, «Редакторы — коллегия» дип бирелеп барган. «Редакционный коллегия рәисе— Галммжан Ибраһимов» дип күрсәтелгән. Димәк, Галимҗан Ибраһимов гамәлдә мөхәррирлек вазифасын башкарган, дип уйларга нигез бар. Алга таба 1926 елның унынчы саныннан мөхәррирсез-ниссз генә «Редколлегия» дип бирелә, ә 1927 елда шулай ук исем-фамилияләрсез «Редактор» һәм Әдипләр Г. Ибраһимов, М. Гафури. «Редколлегия» дип куела килә. 1928 елдан исә «Редактор» һәм «Редколлегия» сүзләре янына Гомәр Гали, Шәриф Камал, Г. Толымбайский, Галимжан Сәгъди исемфамилияләре теркәлгән. 1929 ел өчен Татарстан китап палатасында журналга кагылышлы белешмәләр табылмады. 1930 елда янә «Редактор — редколлегия» дигән сүзләрне генә укыйбыз. Сигез ел дәвамында чыгып килгән «Безнең юл» журналы 1930 елның июль аеннан исемен алыштыра һәм ул «Атака» исеме белән яңарып китә. «Атака» журналының беренче мөхәррире Гомәр Галв була. Шул ук 1930 елның 8—9 нчы саннарында без «Редколлегия: Кави Нәҗми, Г. Толымбайский, Ибрай Гази, С. Каратай» дигән сүзләрне укыйбыз. Мөхәррире аерып күрсәтелмәгән. Бу хәл 1931 елның 5 6 нчы санына кадәр күзәтелә Аннары ел азагына чаклы җаваплы мөхәррир Кави Нәҗми була. 1932 елда «Атака» журналының һәр унике санында җаваплы мөхәррир булып Закир Гали тора. Редколлегия составында Закир Гали. Кави Нәҗми. Ибрай Гази, Мөхәммәт Садрнлар була. «Атакамның гомере кыска булып чыга — ул нибары ике ел ярым гына яшәп кала. 1933 елдан башлап журнал «Совет әдәбияты» исеме белән йөртелә башлый. Ике ел дәвамында җаваплы мөхәррире Кави Нәҗми. Аннан соңгы ике ел — 1935—1936 елларда журналга янә Гомәр Гали җаваплы мөхәррирлек итә Ниһаять, 1937 ел... Ил-халык өчен дә, журнал өчен дә иң авыр, ин кара чор башлана: Сталин һәм иярченнәре котырынганнан котырына, алар корбан арты корбан сорыйлар. «Совет әдәбияты» журналының 1937 елгы икенче саны мөхәррирсез- «Редколлегия» тарафыннан гына чыгарыла Аннары өченче санда вакытлы җаваплы редактор Г. Разин (Гомәр Бәширов), дүртенче-бишенче саннарда җаваплы редактор Газиз Иделле, алтынчы-унберенче саннарда вакытлы җаваплы редактор янә Г. Разин, уникенче санда вакытлы җаваплы редактор Рахман Ильяс була. Шушы бер ел эчендәге «вакытлылар» аша да журналның нинди тетрәнүләр кичергәнен аңларга мөмкин «Совет әдәбияты»ның 1938 елгы беренче дүрт саны янә вакытлы җаваплы редактор Г. Разин җитәкчелегендә чыга. Шул елнын бишенче саныннан башлап журналга җаваплы редактор итеп Т. Имаметдинов билгеләнә. Т. Имаметдинов журналда 1938 елнын бишенче саныннан алып 1941 елнын җиденче санына кадәр җаваплы мөхәррир булып тора. Бөек Ватан сугышы елларында күп кенә газета-журналлар ябылып бетсә дә, «Совет әдәбияты» журналы сакланып кала. 1941 елнын июленнән 1942 елнын августына кадәр ана, алышы на-алышы на, өч язучы мөхәррирлек итә Г. Разин, Г. Кашшаф, И. Гази. 1942 елның августыннан 1945 елнын гыйнварына кадәр журналны Гази Кашшаф җитәкли. Ә инде 1945 елны, Бөек Җиңү көне килгәч. «Совет әдәбиятымның алтынчы саныннан башлап җаваплы мөхәррирлек эше Газиз Иделлегә тапшырыла. Газиз Иделле бу вазифаны 1947 елнын ноябренә кадәр башкара. Ә 1947 елнын унберенче саныннан алып 1949 елнын бишенче санына кадәр журналның җаваплы мөхәррире янә Кави Нәҗми була. 1949—1950 елларда - май аеннан май аена хәтле вакытлы җаваплы мөхәррирлекне Афзал Шамов башкара. Аннары журналга яңадан Гази Кашшаф килә, һәм ул 1950 елнын май саныннан башлап 1958 ел төгәлләнгәнче сигез ел ярымнан артык җаваплы мөхәррир булып эшли. Гази Кашшаф озак эшләгән мөхәррирләрнең берсе Шуннан соңгы дүрт ел дәвамында (1958 1963) җаваплы мөхәррир Абдулла Гомәр була. Аннары ел ярым 1964 1965 елның алтынчы санына кадәр җаваплы мөхәррирлекне Газиз Мөхәммәтшнн алып бара Газиз Мөхәммәтшиннын мөхәррирлеге «Совет әдәбияты» журналының соңгы чорына туры килә 1965 елның июнь саныннан журнал яна исем ала ул «Казан утлары» исеме белән чыга башлый һәм бүгенге көнгә кадәр шул исемне саклап килә «Казан утларымның 1965 елгы алтынчы санына җаваплы мөхәррир буларак Сибгат Хәким кул куя, җиденче санына исә, «җаваплы редактор өчен» дип. журналның ул вакыттагы җаваплы сәркатибе Әхсән Баян имза сала. 1965 елның август саныннан журналның җаваплы мөхәррире итеп Рафаэль Мосгафин раслана. Ул мөхәррирлек вазифасын 1969 ел1а кадәр алып бара. 1969— 1971 елларда мөхәррир «Баш редактор» дип йөртелә башлый һәм бу вазифаны Зәки Нури үтәп килә. 1972 — 1974 елларда журналыбызның баш мөхәррире I армф Ахунов. 1975- 1983 еллар баш мөхәррир янә Зәки Нури 1983 1989 еллар баш мөхәррир Ренат Харис 1989 елдан алып бүгенге көнгә кадәр «Казан утлары» журналы Равил Фәйзуллам баш мөхәррирлегендә дөнья күреп кнлә.