Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕ

 

Былтыр республикабызда чит илларнен беренче рәсми вәкиллеге—Теркик консуллыгы ачылды Шул унайдан без анын җитәкчесеннән Консуллык эшли башлау Татарстан-Торкия мәдәни багланышларын үстерүгә нинди йогынты ясар?— дип сорадык. — Татар-төрек халыкларының кардәшлеге, телләребез, мәдәниятләребез якынлыгы, динебез уртаклыгы күпләргә мәгълүм. Идел-Кама Болгарстаны белән Госманлы мәмләкәте дәвереннән үк килә торган дусларча багланышларыбыз заманнар агышында төрле үзгәрешлкзр кнчерә ләкин беркайчан да бер-беребезгә мәхәббәтебез сүнми. Татарлар Русия императорлыгы эчендә калгач та, аралашу дәвам итә Бәйссзлегсн югалткан кардәшләребезнен бер өлеше Госманлы дәүләтенә күчеп килә һәм безнен ватандашларыбызга әйләнә. XIX йөз ахыры — XX йөз башында мәгариф, мәдәният өлкәсендәге элемтәләребез аеруча көчәеп китә. Әмма мондый багланышлар Совет дәверендә тәмам өзелеп кала СССРнын таркалуы, Татарстаннын да Русия белән килешү төзеп, үз статусын күтәрүе безне чынчыянан шатландырды Төркия Татарстанга да кочагын ачты, кардәшләребезгә визасыз килеп-кнтеп йөрү мөмкинлеген тудырды. Тиз арада сәяси, икътисадын, мәдәни элемтәләр ныгыды, үзара файдалы Алыихм ШОЛӘН, Теркиннең Татарстандагы баш консулы. сәүдә эшләре кинәя башлады. Казан-Истанбул һава юлы салыну, Татарстан- Төркия уртак ширкәтләре барлыкка килү, Идел буенда төрек-татар гимназияләре, көллнятләре, «Заман-Татарстан» гәзнте ачылу кебек күңелле һәм файдалы башлангычлар канат җәя. Менә шулар тагын да зуррак колач алсын өчен Төркия Казанда үз консуллыгын ачарга карар бирде. Консуллыкның төп максаты Төркия белән Татарстан һәм анын якын күршеләре арасында! ы хезмәттәшлекне ныгыту. Бу бигрәк тә сәүдә өлкәсенә карын Киң куллану товарларын җитештерү, төзелеш, банклар челтәрен заманчалаш- тыру һәм тагын кайбер тармакларда Көнбатыш тәҗрибәсен, технологиясен алданрак үзләштергәнлектән, Төркия Татарстанга булышырга омтыла. Хәзерге вакытта Төркиядә Татарстанның 160 лап баласы белем ала, чыгымын тулысынча без күтәрәбез. Быслның май-июнь айларында Казанда Төркия университетларына кабул итү имтиханнарын оештырабыз мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлегебез тагын да үсәр, иншалла Татарстанда байтак төрек укытучылары, төзүчеләре, эшкуарлары хезмәт итә, Төрек мәдәни үзәге эшли Ике арада әдәбиятсәнгать кыйммәтләрен алмашу көчәя. Без аларга яна сулыш өрү, кыенлыкларны күмәкләп җиңү өчен барын да эшләргә җыенабыз Шушы унайдан, 75 еллыгын бәйрәм итә торган «Казан утлары» журналының татар-төрек әдәби багланышларын кинәйтүгә, төрек әдәбиятын, тулаем Төрки- янс танытуга аеруча күп әһәмият бирүе сөендерә. Төркия матбугатына да яхшы үрнәк бу Журналыгызга яңадан-яна казанышлар телим, ул киләчәктә дә татар- төрек мәдәни күпере хезмәтен үтәүдән туктамасын иде. Чөнки дәүләтара, халыкара дуслыкны ныгытуда мәдәниятнең, матбугатның роле зур