Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЪРИЯТ

Әдәбият Әнкәсе, шиксез, Шигърият» дип ышантаныбы j кебек, журналыбыз тарихы да шагыйрьләрдән аерылгысыз: алар редакциянен мөхәррире, хезмәткәре булдылар, һәр дәвердә редколлегия әгъзасы вазифасын башкардылар (бу хәзер дә шулай!), үзләренен ин яхшы яна шигьри әсәрләре белән әүвәл журнал аша укучыга танылдылар да. Сугышка кадәр, 1934 1937 елларда, журналнын җаваплы сәркатибе булып, атаклы шагыйрь Хәсән Туфан эшләсә, 1938 1941 елларда исә аны, редакциянен бүлек мөхәррире буларак, Сибгат Хәким дәвам итә... Соңгы өч дистә елны гына алсак та, журналнын баш мөхәррире булып шагыйрьләр (димәк, Шигъриятебезгә, шагыйрьләребезгә олуг ышаныч Һәм мәхәббәт билгесе бу!) эшләвен күрербез, әйе, 1968 1971, 1974 1982 елларда бу зур вазифаны Зәки Нури, 1982 1989 елларда Ренат Харис башкарды; ә 1989 елдан исә журналыбызнын баш мөхәррире булып Равил Фәйзуллин эшли... Төрле елларда баш мөхәррир урынбасары булып эшләгән шат ыирьләребез дә бу лды: мәсәлән, Әхсән Баян бу вазифаны дистә еллар башкарды; байтак еллар Рашат Низами эшләде. Шулай ук, җаваплы сәркатип булып, шагыйрьләрдән Марс Шабай, Роберт Миннуллин, На ис Гамбәрләр эшләделәр (бүгенге җаваплы сәркатип Камил Сәгадәт тә ша-- гыйрь)... Сибгат ага Хәкимнен кулы җиңел булып, шигърият бүлеген төрле елларда исемле-абруйлы шагыйрьләребез җитәкләде: Нури Арсланов (1964 1972 елларда), Рәшит Гәрәй (1959 1963), Илдар Юзеев (1973 1975); 1975 елдан исә шагыйрь Рәдиф Гаташ эшли. Төрле бүлекләрдә төрле елларда мөхәррирлек вазифасын башкарган шагыйрьләребез Рәшит Әхмәтҗан, Гәрәй Рәхим, Марсель Гали, Зиннур Мансур, Нияз Акмал, Шамил Маннап, Шаһинур Әхмәтсафа исемнәрен дә атау урынлы булыр; ә инде редколлегия әгъзасы сыйфатында Шәйхи Маннур, Наҗар Нәҗми (Уфа), Шәүкәт Галиев, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләм, Харрас Әюп кебек олуг шагыйрьләр журналнын якын дуслары кинәшчеләре булдылар. Ә даими авторларыбыз булт ан шагыйрьләр? Төрле төбәкләрдән, төрле еллардан зур бер дөнья булып күзалдына баса, шигъриятебезнен данлы тарихын сөйли аларнын исемнәре. Әйе, җанлы, шигъри тарихын... Бу санда тәкъдим ителә торган сәхифә әнә шуларны искә а.тып төзелде. Без аны журнал юбилее у нае белән тәкъдим ителә торган нәни шигърият антологиясе итеп, мөхтәрәм укучыларыбыз игътибарына җмгкер.гбез. Әйе, Сезнен хозурыгызга, шигърият сөюче замандашларыбыз!

 

Уралда Быел да мин Кайттым әле сиңа. Сагындымдыр синдә чагымны . Әйләндереп җибәр әле, әйдә, Тыңлыйм әле жырын валыңның....Күрәм, сизәм, кызлар-хәчтсрүшләр Уегызны... күзегез аша да: «Рәтле генә малай иде, имеш. Шигырь моның... башын ашаган...» Бездә дә шул Җүнсезләр бар, бәгырем, Анда да бар булмыш мастерлар. Маташалар ап-астыртын гына Җаныбызга хәнҗәр салырга. Кара йөрәк, ала җүнсезләргә Ташландык без өйрәнчек килеш. Яраланыр хисләр, канар бәлки, Ә чыгарбыз барыбер җиңеп. 1927

 

Сибгат Хәким, Татарстанмын халык шагыйре 1911- 1986 Күңелем булмый иде, өй түреннән Тальян уйнап, жырлап үтмәсәм. Йөрәгемне борчу баса иде, Син сөялеп мине көтмәсәң Киртәләнә иде вак болытлар Тамчыларын җиргә сибәргә. Таң йокысын татлы була диеп, Таралыша идек өйләргә. И беренче ялкын, учак кебек, Яна-яна артта калдың син; Сүрелмәдең, еллар узган саен Тик көчәя генә бардың син. Күгәрченнең тамак асты кебек Батист яулык салып иңенә Төшә идең суга, онытылмаслык Эз калдырыл киттең син миндә 1939 Нури Арсланов 1912 1991 Сөйдең — көйдердең Башларымның, акылын жусп, әйләнгән чагы. Яшәреп, җаным егеткә әйләнгән чагы. Тел сөяксез — сөйләсеннәр, ни сан аларга! Бүген минем кәлисәмдә бәйрәмнәр чаңы Сөйдең—көйдердең йөрәкне, ут иткән жаның. Мәңге айнымастай игеп исерттең, ярым. Иярсез, йөгәнсез килеш, бәхетле таңда, Далаларга алып очтың, чая толпарым Кайда тынгы, кайда ирек’' - Күр, мин богаулы Әгәр дә син әмер итсәң — аударам тауны! Тәңресеннән вәхи алган пәйгамбәр сыман Кояш инде күкрәгемә, йолдызлар яуды' 1967

Зәки Нури 1921—1994 Мин үзем сәер икән...

Сиздем, дуслар, сәгатемнең, Сиздем сәер гадәтен; Сиздем сәер гадәтен мин — Соңга кала сәгатем. Ни дип тә әйтергә белмим, Ни булды, нәрсә сәбәп: Тибешеннән йөрәгемнең Ник артка кала сәгать? Йөрмидер кебек телләре, Карыйм да кабат борам. Очрашу көткән көннәрне Гел шуңа карап торам. Сәер ашкыну бар миндә — «Көтәм!» дигәндә иркәм, Сәгатем соңгарыр дим дә, Өч сәгать алдан китәм... Сәгатьне юкка борганмын, Аңлатты, хәер, иркәм: Үләрдәй гашыйк булганмын, Мин үзем сәер икән... 1970

 

Рәшит Әхмәтҗан 1941—1995 Җил Бу җиде юл чатында Җиде яктан җил исә. Йомшак җил, җылы җил... Артыннан давыл килсә — Исем китми аларга. Җил белән ниләр килсә, Барсы да җилгә китә, Җиде диңгез артына Җил белән барып җитә. Әйдәгез,—ди бу җилләр,— Сезне алып китәбез. Китәсегез килмәсә — Капкагыгызны бикләгез. Эндәшәләр бу җилләр: — Сез дә юлда идегез. Хәерле юл телибез — Юллар буйлап китегез, Имин барып җитегез... Ә мин әйтәм: — Гомернең Белом җилдәй үтәсен. Җилләр чакырган җиргә Килми барып җитәсем... 1978