Логотип Казан Утлары
Публицистика

РУХИ ЕЛЪЯЗМАБЫЗ

 Гасыр ахыры җиткәндә төрле фаразлаулар күбәя, диләр Моннан йөз ел элек ул чор өчен милләт буларак тәмам формалашкан татар халкынын зыялы акыл ияләре безнен бүгенге хәятне ничек күз алдына китергәннәрдер, тәгаен әйтүе кыен. Әмма шунсы билгеле- берәүләр татарга инкыйраз юраган, икенчеләре үсештәрәккыяткә ымсындырган. XX гасырда безнен милләт бәддогалы махмырны да, хыялый өметне дә мулдан татып яшәде шикелле Журналыбызның нәүбәттәге юбилей бәйрәмен әзерләгәндә, архив исе сеңгән төпләмәләрне актарганда, каләмдәшләр һәм хезмәттәшләр белән үзара әңгәмәләшкәндә, безнең күңелләрдә дә еш кына сорау катыш шомлы уйлар өермәсе бөтерелеп ала. Тагын йөз елдан әдәбиятыбыз нинди хәлдә булыр’ Ана телебездәге матбугат нишләр? Галәми катаклизмнар, «ахыр заман» гарасатлары чыгып, бүген без күз нурын түгеп чыгарган гәҗит-журналлар, китаплар көлгә яки тузанга әйләнеп юкка чыкмасмы? Без быел «Казан утлары» журналына 75 ел тулды дибез Әмма бу шартлы дата. 75 саны татар әдәби журналларының тик совет дәверен генә үз кысасына ала Әгәр дә без хисап очын гасыр башында чыга башлаган «Әлгасрсл-җәднд», «Шура», «Аң» басмаларыннан санасак, татар әдәби-нҗтнмагый журналының чыга башлавы 100 елга якынлашыр Ә нндс милли журналлар яралгысы рәвешендә үткән гасырның икенче яртысында ук чыга башлаган татар календарьларын да игътибарга алсак, тарихи офык тагын бик күпкә ерагаер иде Хәер, 75 ел да байтак вакыт. Тарнх өчен бер мизгел генә булса да, адәм балалары хәятендә өч буын алышынырлык озын гомер бит ул! Бер кояш астында янәшә-күрше яшәүче халыклар белән уртак язмыш үтеп, безнен татар халкы да ниләр генә кичермәде дә, нинди генә сынаулар үтмәде бу гомер эчендә' Инкый- лаб-революция зилзиләләре дә; аклар-кызылларга аерылып пычакка пычак килүләр дә; ачлыктан яки үләт чирләреннән нәсел-ыру белән кырылулар да. янаны төзим дип, булганны юк итүләр дә, сыйныф-классларга бүленә-бүленә, диннәр белән көрәшә-көрәшә, алфавнт-имляларны кат-кат алыштыра-алыштыра кыйбласыз, имансыз калулар да; сәяси авантюристлардан культ ясал, үзләре «шөреп- вннт» хәленә калып, миллионнарның яуларда, лагерьларда һәлак булулары да, табигать кануннары һәм мәнфәгате белән исәпләшмичә, җир-суны мәсхәрә итеп «бөек» төзелешләр, хәрбнпромышленность комплекслары корулар да, утопик хыял коммунизмга фанатикларча ихлас ышанып, хакыйкатькә хилафлык кыла- кыла, физик көч һәм акыл сәләтен кирәкмәгәнгә исраф итүләр дә, үзгәртеп корабыз дип, ил байлыгын урлап-юллап, җәмгыятьне бай һәм ярлыларга кисеп аерып куюлар да... һәммәсе, һәммәсе булган һәм булды бу дәвердә! Тарих канлымы ул, шанлымы барыбер халык хәтеренә чигелә барган Телефонрадио яңа керә башлаган, телевидение дигәннәренеңәле эзе булмаган ул ерак елларда әлеге тарих кайда чигелеп, чор-дәвер кардиограммасы кайда сурәтләнеп калган сон? Әлбәттә, беренче нәүбәттә, басма сүздә. Китапларда, гә- җит-журналларда. һәр басманың, һәр журналның үз биографиясе, үз язмышы Mai-ьлүм нәрсә гасыр башында халык рухының көчле бер уяну чорында татарча байтак журналлар чыгып алган. Өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә, хатын-кызлар өчен дә Диниләре дә, һөҗүлекөлкслсләре дә 20 нче еллардан казан утлары Г соц да, бик нык идеологияләшгерелгән булса да, милли матбугатыбыз тарихында янә бер күтәрелеш булыд алган. Әмма бу хәл озакка бармаган шул. Репрессия еллары башланган, сугышлар кабынып киткән. Кайбер журналлар туктап калган, кайберләре ябылган .. «Казан утларымның бәхете шунда: язмыш тарафыннан нәселне саклап калырга тиешле таза күзәнәкле зат кебек, ул, сәяси катаклизмнарга бирешмичә, күпмедер компромиссларга барып, исемнәрен алыштыра-алыш- тыра булса да, җисемен-рухын саклады, халык тарихы елъязмасы рәвешендә өзелмичә яшәвен дәвам итә алды. Журналның тарихи биографиясенә күз салыйк. «Казан утлары» —1922 елдан алып 1930 елга кадәр гарәп шрифтында «Безнең юл» исеме белән чыккан. Утызынчы елдан икегә бүленеп, «Яңалиф» (Татарстан Мәгариф халык комиссариаты һәм Совет язучылар оешмасы органы) һәм «Атака» (Татарстан пролетариат язучылары ассоциациясе органы) исемнәре белән басылган. Ә 1933 елдан 1965 елга кадәр — «Совет әдәбияты», ә соңгы дистә елларда хәзерге «Казан утлары» атамасы белән дөньяга чыгып килә. Заман сәясәте һәм аның шаукымнарына бәйле рәвештә журналның оештыручылары да (Татар социаль Шуралар җөмһүриятенең Мәркәз Башкарма комитеты һәм халык комиссариаты Советы; Татарстан халык мәгарифе комиссариаты, РКБ(б)нын Татарстан өлкә комитеты, Совет язучылары оешмасы; ТАПП һәм Кызыл Армия-флот азучыларының Татарстан оешмасы; Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан Министрлар Кабинеты, редакциянең хезмәт коллективы..), титул билгеләмәләре дә (гыйльми- сәяси, әдәби-иҗтимагый журнал, сәясәт, сәнгать, экономика һәм тәнкыйть журналы; әдәби-гыйльми, иҗтимагый басма, әдәбият, сәнгать һәм тәнкыйть журналы, әдәби иҗтимагый-политик журнал; әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-сәяси журнал), структурасы да һәм редакциянең эш урыннары да үзгәреп, алышынып торды. Билгсләмә-атамалар төрле чорда төрле сүз тезмәләрендә бирелсәләр дә, аларда төп икс төшенчә һәрчак сакланып киленде — «әдәби» һәм «иҗтимагый» Ягъни иҗтимагый әһәмияткә ия булган иң яхшы нәфис әсәрләрне бастыручы әдәби журнал ул—«Казан утлары». Гадәттә, «Казан утлары»н татар халкының баш журналы дип әйтәләр. Төптән уйлап карасаң, дөрес бәяләмә бу. Ничә дистә еллар буе совет халыкларының әдәбияты һәм сәнгате көннән-көн чәчәк ата дип әйтелсә дә (дөрес, кайбер милләтләр өчен хосусан шулай булды да ул), безнең ни фән, ни сәнгать, нн тарих, ни музыка, ни тарих буенча аерым журнал-гәҗитләребез булмады диярлек. (Гәрчә китап чыгару буенча инкыйлабка кадәр Рәсәй империясендә иң алдынгы урыннарда торсак та). Шуңа күрә, әдәбият-сәнгать, театр-музыка, фән һәм иҗтимагый фикер буенча ирешкән казанышларыбызны шушы журнал, хәл кадәри үзендә урын биреп, халкыбызга җиткерә килде. Тоталитар режимның «Тимер пәрдәле» елларында да, алдыру мөмкинлеге бик чикләнгән булса да, чит төбәкләрдә һәм мәмләкәтләрдә яшәүче милләттәшләребезгә дә шушы журнал аша татар халкының рухи тормышы турында беркадәр мәгълүмат ирешә алды. Шуңа күрә дә, «Казан утлары»н—XX гасыр дәвамында татар халкының рухи дөньясын: тарихын, әдәбиятын, сәнгатен чагылдырган энциклопедик басма дип авыз тутырып әйтә алабыз. Үткәне һәм киләчәге турында тулырак күзаллап булсын өчен журнал шәҗәрәсенең бүгенгә караган кайбер контурларын анкета рәвешендә шәрехләп китик. Бу мәгълүматлар укучыларыбызнын зиһененә кереп калса, аларнын һич тә зыяны булмастыр. • Журнал 16 басма табак күләмендә (400 битле уртача форматтагы китап чамасында) һәр ай саен даими чыгып килә. Журнал редакциясендә, техник хезмәткәрләрне дә кертеп, нибары дистә ярым кеше эшли. • Журнал дөньянын барлык кыйтгаларында диярлек тарала (Россия, БДБ илләре, АКШ, Алмания, Финляндия, Төркия, Франция, Япония, Австралия һ. б.). • Тиражы элеккеге СССР, хәзерге Россиянен төп әдәби журналлары «Новый мир», «Дружба народов» журналлары белән бер дәрәҗәдә. • «Татар энциклопедиясе»нә кергән совет дәвере язучыларының һәммәсе диярлек «Казан утлары»нда иҗади хезмәттәшлек иткән. Бутен дә редакциядә күренекле язучылар, шагыйрьләр, әдипләр эшли. • Бу елның ахырында журналнын 900 нче самы ланья күрәчәк. Әгәр 75 ел буена уртача тираж анта 20 мен булган дип исәпләсәк тә (журналнын тиражы 100 меңнән арткан чорлар да булды), җәмгысы 20 или. данәгә якын булыр. • Бүгенгесе кендә журналнын дүрттән бере (элегрәк өчтән икесе иде) Татарстаннан читтә тарала. Татарстанда «Казан утларыма ин күп алдырган районнар Актаныш, Саба, Арча, Әлмәт, Атнакай... • «Каэан утларымн оештыручылар һәм чыгаручылар: Татарстан Министрлар Кабинеты, Язучылар берлеге, редакниянен хезмәт коллективы. Журнал — Татарстан хөкүмәте биргән һәм абунәчеләрдән кергән акча хисабына чыгарыла. • Матбугатка язылу мәгълүматларына караганда, быел «Казан утлары» журналына язылучыларның саны 2 менгә артты. Әйе^ гомумән алганда, хәлебез бүгенгә шөкеранә итәрлек Журналнын нжтимагый абруе шактый югары. Редакция даирәсенә татар әдәбнятыиын төп интеллектуаль көчләре - иң талантлы әдипләре тупланган. Тиражы алда әйтелгәнчә чагыштырмача югары, димәк яздырып алучылар, укучылар ишле Редакциянең хезмәт коллективы да уртак максатны аңлауда бердәм, тырыш.. һәм, мөгаен ин мөһиме кулъязма хәзинәбездә сайлап алырлык әсәрләр күп... Болары бүген. Хәзерге юбилей елында Мина калса, һәр истәлекле дата, һәр тантана, шул исәптән безнең 75 еллык та, күкрәк сугып мактану яки канәгать тынычланудан бигрәк, киләчәк язмыш турында җитдирәк уйланыр өчен бер унай форсат бит ул. Ә уйланыр өчен сәбәпләр җитәрлек Елганын гөп агымы фарватерны яхшы белгән лоцман кебек, без дә. үзенә күрә, әдәби диспетчерлык вахтасында. Татар әдипләренең әле каләме дә суынмаган өр-яңа әсәре иң әүвәл безгә керә. Әсәрләрнең «биографиясен һәм анатомиясен» өйрәнгәндә, анализ- күзәтүләрдән соң билгеле бер нәтиҗәләргә дә юлыгасын. Кайберләре белән уртаклашып узыйк. • Татар халкы күпләп яшм торган ерак төбәкләрдән ана телебездә иҗат итүче перспективалы яшь авторлар сонгы елларда килми диярлек. Авторларыбыз, нигездә, Татарстанда һәм Башкорт станда туып-үскән кешеләр. • Әдәбиятка килүче яшьләр туган телебез мөмкинлекләрен бар куәтендә файдалана алмый, дөресрәге, тел мирасын тиешенчә белми. Аларныц күбесе халык авыз иҗатында тәрбияләнеп үсмәгән... Шиксез, 50 60 елларда татар мәктәпләренең тоташ диярлек ябылып, урыс теллелеккә күчүнен «унай нәтиҗәләре» бу. Соңгы 5 6 ел эчендә мәгариф өлкәсендәге унай үзгәрешләр күңелдә өметләр уята уятуын. Бәлки, халкыбыз яши торган ерак төбәкләрдән дә яна талантлар калкып чыгар? Ир-егет яшьләрмен күбрәк килүен көтә әдәби мәйдан. Талантлы, булдыклы егетләрне әлегә коммерция «йотып» бара. Соңгы елларда каләм хезмәтенә күбрәк кыз балаларның гына тартылуы да табигый ук түгел. • Әдәбиятның төп жанры саналган прозаның киләчәге дә уйландыра. Киң эпик планда «мамыклы» итеп яза белгән өлкән буыннар әкеренләп арабыздан китеп бара... Сирәкләнгән сафларны тутырырлык лаек алмаш бүтен үк бар, әзер дип кистереп әйтү кыен. • Гомумән, соңгы елларда әдәби хезмәтнен абруе кимеде. Язучы хезмәтенең түбән бәяләнүе бер күңелсез хәл булса, ин авыры иҗатчының иҗтимагый бөясе төште, ягъни нәфис сүз сәнгатенә ихтыяҗ кимеде. Максатларны, хыялларны кискән рухи кризис шаһитләре без бүген. Кыскасы, хәлләр бар Әдәби Йортыбызда Хәер, бездә генә түгел, бүтән халык әдәбиятларында да шундый ук борчулы мәсьәләләр Юбилеебыз турында янә искә төшереп, бу очракта, алар турында әлегә җитеп торыр Уйланган уйланыр. Гомумән, уйлану-борчылу, сынау һәм сыналу чорында яшибез. Ныклыкта, максатка тугрылыкта, иманда сыналабыз Заман нурланышында һәм хәрәкәтендә һәркемнең асылы — кемнең кемлеге бик ачык чагыла. Кемнәр кемгә генә әйләнеп бетмәде бу чорда! Матбугатта да шул ук хәл. Нинди генә гәҗит-журналлар, нинди генә басмалар чыкмады бу соңгы елларда! Дөресен әйтергә кирәк: байтагы, укучылар күңелен яуламак булып, искерәк атама белән әйтсәк, «бульвар яки вульгар» басмалар булып киттеләр... Бу яктан, шөкер, «Казан утлары», үзенең күркәм традицияләрен дәвам итеп, вакланмыйча, очсыз рекламадан, түбән инстинкт уята торган язмалардан өстен булып, халкыбызның әхлак кодексына лаек әдәби-академик журнал статусын саклап кала алды. _ Тагын бер нәрсәне ассызыклап үтик: әдәби генә түгел, иҗтимагый һәм сәяси басма буларак, «Казан утлары»ның төп бурычларының берсе Татарстанның дәүләт бәнсезлеген яклау, ныгыту, аны тормышка ашыруга өлеш кертү Моны без уртак стратегик максатка хезмәт итү дип саныйбыз. Казан бөтен дөньяга сибелгән татар балаларының өмет кыйбласы. Әгәр без «Казан утлары»н — бөтен- татарның төп калын журналы, дип әйтәбез икән, исеме җисеменә туры да килергә тиеш. Ягъни төрле кыйтгаларга таралган татар халкы тормышын объектив анализлап, активрак чагылдырырга, милләттәшләребезне үзара якынайтырга, берләштерергә, цивилизация дөньясында халыкның үзенә лаек урынын алуда булышырга тиеш булабыз. Моннан дүрт гасыр ярым элек үзенең дәүләтен югалткан безнең халык тарихында, аның рух дөньясында Әдәбият үзгә бер миссиягә ия булып килгән: ул, рәсми беткән, ә күңелдә гомер бакый яшәп килгән ил-дәүләт эшләргә тиеш булган кайбер рухи функцияләрне үти алган. (Безнең шартларда әдәбиятны югалту халыкны югалтуга бәрабәр иде). Чөнки Әдәбият эчтән күмерләнеп көйрәп яткан Милли Берлек идеясенә сулыш өреп килгән, аны сүндермәгән һәм сүндермәячәк. Җәй ахырында үтәчәк Бөтендөнья татарларының II Конгрессы да бу фикернең дөреслеген раслар дип ышанабыз. Бөек шагыйрь Мөхәммәдьярның 500 еллыгы һәм безнең журналның 75 еллыгы бәйрәмнәре дә әлеге Конгресс программасының табигый бер сәхифәләре булачак. Юбилей уңаеннан, гадәттә, тарихи елъязманы тудырган әдәби әсәрләр, алар- ны иҗат иткән олуг шәхесләрнең исемнәре телгә алына Бу очракта, кемнәрдер гафу итсен, очына чыга алмам дип куркам. Алда әйтелгәнчә, әдәбиятыбызның алтын фондын тәшкил иткән барлык язучылар катнашып килде бу журналда. Исемлекне санап китсәң, тулы бер журнал бите дә җитмәс иде, мөгаен (бу санда журнал тарихында эз калдырган бик күп шәхесләр телгә алына, әсәрләре мисалга китерелә. Ул сәхифәләрдән укучыларыбыз мәмнүн калыр дип ышанабыз). Эш исемнәр санында түгел, иң мөһиме — алар халык җанында, укучылар күңелендә. Шулай ук, журналның көндәлек авыр хезмәтен башкаручы хезмәттәшләребезне дә хөрмәтләп узарга тиешбез бүген. Кем булып эшләсә дә—типографиядә хәреф җыючымы, әллә баш мөхәррирме, бүлек мөдире йәки корректормы, машинисткамы, җаваплы сәркатипме, редколлегия әгъзасы йә хисапчымы, бүгенге яшь хезмәттәшебезме йәки ветеранмы, исәнме, әллә гүр иясеме барыбер — бар- чагызга-барчагызга олуг рәхмәт! Сезсез журнал тарихы булмас иде, Сезсез бүгенгебез булмас иде! Юбилеебыз уңаеннан Язучыларыбыз юллаган тәбрикнамәдә мондый юллар бар «Татар дөньясының бердәнбер саллы журналын, милләтебез рухының кабатланмас елъязмасын, халыкның әдәбе сагында торучы каләм әһелләренең төп иҗади мәйданы булган басманы һәм аның тырыш хезмәткәрләрен олуг бәйрәмнәре белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез!» Үз чиратыбызда, без дә эшебездә төп таянычыбыз булган хөрмәтле язучыларыбызны һәм күпсанлы укучыларыбызны тәбрикләп, рәхмәт әйтәбез һәм зур тәҗрибәгә, якты сәхифәләргә ия булган «Казан утлары»ның халкыбызның XXI гасырдагы яшәешенең дә гадел елъязмачысы, килер буыннарның рухи юлдашы булып калыр дип ышанабыз.