Логотип Казан Утлары
Шигърият

ОЛУГ ЮБИЛЕЙГА —ШАГЫЙРЬЛӘРЕБЕЗ

Илдар Юзеев, Татарстанның халык шагыйре Аңа хәзер берни кирәк түгел, «Саумы?» диеп бер сүз дәш аңа Синең күзләреңнән яшьлек ага, Аның күзләреннән яшь тама. Өмет өзәргә дә күптән вакыт, Ярың—янда, үзең—яшь ана. Синең күзләреңнән яшьлек ага, Аның күзләреннән яшь тама Очрашулар башка насыйп булмас, «Бәхил бул...» дип, бер сүз дәш аңа... Синең күзләреңнән яшьлек ага, Аның күзләреннән яшь тама Наҗар Нәҗми, Башкорстанның халык шагыйре. Хәтерләү Гамир Насрый исталегенә Кайда барма — үткән искә төшә, Ә үткәннәр ерак калалар. Шулай инде—гомер узган саен Хәтерләүләр арта баралар. Артсын әйдә... Ләкин алда хыял. Күпме өмет барыр юл сала. Алда—хыял... Артта — хәтерләүләр. Кеше яши шушы уртада. Ирексездән сине хәтерләем,— Караш салам диңгез иңенә Ул кемнәрне генә кочмаган соң, Тик оныткан сине, мине дә. Без утырган ташка дулкын кага, Таш бирешми дулкын какса да, Ташлар озак яши. йә шомарып, Йә мүкләнеп-нитеп булса да. Мәңгелеккә килмәгәнмен мин дә, Вакыт үтә—булмый баш булып; Ташлар озак яши. . Ярый әле Яратылмаганбыз таш булып. Шәүкәт Галиев, Татарстанның халык шагыйре Кол Галигә Сигез гасыр элек җырларыңны Яраткан да халык, ятлаган. Шуннан бирле аны онытмаган, Күңелендә көйләп саклаган. Каерылган күпме канатларның Каурыеннан каләм очладың? Көнләгәнсең әле: шул кошлардай Ник иректә бераз очмадым?.. Кушаматың нигә «Кол» икән дә. Кемнәр сиңа богау кидерде? Мәхәббәтең—җырның канатлары Сине азат көнгә китерде. Күңел белән күрәм мин барыбер Кулларыңны бәйсез кул итеп. Галине дә момкин кол итәргә. Чын шагыйрьне булмый кол итеп' Равил Фәйзуллии Туганнарга Бсрга чакта үскан идек тал тамырлары кебек! Халык җыры Безне бергә кайчак кайгы гына җыя хәзер Туган нигезгә Без төрлебез төрле тарафларда мәшәкатьле Тормыш-диңгездә. Шатлыкларның, хәтта бәйрәмнәрнең көче җитми очраштырырга. ...Ә бит беркөн беребез ким булып, туры килер басыл торырга!.. Рәшит Гәрәй Мендәр Без бит инде өйдән читтә яшәп, Төрле җирдә йоклап өйрәнгән. Баш астына каты булмасын дип, Әнкәй миңа мендәр җибәргән. Мамыклары аның шундый йомшак, Әнкәемнең кулы шикелле. Сүрүенә төшкән бизәкләре Киек казлар юлы шикелле. Шул юллардан гүя кире кайтам Малай чагым калган көннәргә. Бәбкәләрем үсеп җиткәннәр дә Йон биргәннәр минем мендәргә. Нәрсә җитә үзең туып-үскән Чирәмнәрнең тәмле исенә! Кыйгак-кыйгак диеп каңгылдашып, Йорт казлары керә төшемә. Ренат Харис Ясак Кайчагында кылын чиртәм гитараның... Чың чыгармы, көй чыгармы — битараф мин. Чиртәм, чиртәм... Читкә куям уйнамыйча, инде миңа моң кергәнен уйламыйча. һәм шул төндә миндә бер көй яңгырый башлый... Ул матур Көй ап-ак йөзле, кыйгач кашлы. Күкрәгемә куя да Көй җылы кулын, ала туңган йөрәгемнең авыртуын Шундый итеп Көй иркәли мине, назлый — уянырга, күз ачарга хәтта базмыйм1 Уянамын... Күзем ачам теләмичә... Гитараны кая куйдым соң мин кичә?.. Аны табам... Ә төш кайтмый... Инде беләм — төше өчен түли кеше өне белән Марс Шабаев Әллә инде илаһилык иңә? Әллә кайдан, Мәңгелектән гүя Өнме, моңмы — Сүзсез бер җыр килә... Адымымны көйләп шул җырга, Кушылмакчы булам. . Чыкмый барып! Таш диварлар көлә кубарылып. Чыңлый гүя еллар-зынҗырлар' Кара инде: бу нинди тамаша?! — Әллә мең ел, әллә йөз ел аша Ташлар җырлый икән, ташлар ласа Телен бел дә тыңлый бел генә. Тыгыз итеп терәп иңне ишә, Тигез сафта таш урамнар килә. Җырлап килә гүя Ил белән' Ул моң-җырда — Сөембикә сылу. Ул моң-Җырда — Кабан-Болак суы, Ул моң-җырда—халык үч-ярсуы. Ерак калган чорлар авазы Иван Явызларның оне анда Яна һаман, яна алсу таңда — Кандай кызыл Казан һавасы Атлар чаба, чак-чок чакма чага Тояк асларыннан чаткы чыга! Казан шулай чаба . Килер чорга Ашкыналар урам ташлары Даһиларың һәйкәлләрдән карый, һәрбер ташың, Казан, моңлы тарих,— Тыңласыннар заман яшьләре. Мин һәйкәлләр өмет итмим, шәһәр! Дан-шөһрәт тә көтмим һич ул кадәр Сәгать суккач, мөмкин булса әгәр. Тик бер ташың булыр идем, дим. Төннәрендә ташлар җырлаганда, Урыным белеп кенә, мин һаман да Өн-моң булып торыр идем, дим... Рәдиф Гаташ Биек күтәргәннәр—егар төслеләр: Сурәтләрендә кемнәр ул — көчлеләр? Нык куллардан төшерми үстергәнме Милләт кызын—ил агасы ишеләр? Яшь хыялны күкләргә караткандыр Юл башында әнә шундый кешеләр! Ник аларны куенына алган соң җир?— Язмышларның көчледә ни үче бар9 Ә шагыйрьне Тәкъдир үзе саклыйдыр! — Мәңгелекнең без белмәгән көче бар... Тусак та монда, җаныбыз — Күктәндер: Тик хыялга — үз, Җиргә без — үксезләр! Рухны шуңа биектә йөртүче без — Язмышларны Җыр итүче «көчсезләр»' Зөлфәт Һичберкем дә түгел, үзем бу, Яшь чагымда әйткән сүзем бу: «Күз нурларым күкне уяр күк, Күкрәгемә дөнья сыяр күк — Үз-үземне кайчак аңламыйм, Әллә кеше, әллә Алла мин!» Еллар узды... Инде уйлыйм мин—• Чын дөресен әйтәм, алдамыйм: Алла чакта — кеше түгел мин. Кеше чакта — бераз Алла мин... Мөдәррис Әгъләм Аздан тора Яздан тора дәвам, Яздан тора, Илгә кайтып безнең табигатьтә Яши алыр киек каздан тора — Дәвам яздан тора. Көчтән тора дәвам, Көчтән тора, Үткән белән бүген җитәкләшеп Бара торган үзгәрештән тора — Дәвам эштән тора. Сүздән тора дәвам, Сүздән тора, Кеше заты синең сүзең белән Китеп бәхет тапкан эздән тора — Дәвам бездән тора. Хистән тора дәвам. Хистән тора — Туган телең дигән Ана йортка Җыелып килә алыр күчтән тора ...Ә чын язмыш Үзең язган гына Аздан тора дәвам, Аздан гына... Роберт Миннуллин Халык шагыйрьләре Сибгат ага Хаки ч исталегенв Халык шагыйрьләре берәү, икәү Күпме алар безнең халыкта? Халыкныкы булалмаганнар бар, Тарихларда аты калып та. Әй, татарның Алып шагыйрьләре!., һәркем сыймый андый калыпка. Халыкныкы алар! Шагыйрьләрнең Калганнары керә халыкка. Халык шагыйрьләре үзләре дә Халык арасыннан калыккан. Әллә шуңа, читтән караганда, Аерып та булмый халыктан. Сибгат Хәким буйлы гына алар, Хәсән Туфан төсле чал, чандыр. Тукай гына чалармаган килеш, Япь-яшь килеш киткән кайчандыр. Кайгы килсә, алар үз халкының Күз яшьләре белән язгандыр Кан белән дә, яшь белән дә язу Алар язмышына язгандыр. Күз яшьләре сүз яшьләре булып Җырга тамган андый елларда. Ул яшьләрне кемнәр сөртте икән, Ярамаганда да еларга? Ә аларны исән чакларында Кадерләрлек юкса, санларлык. Болай да бит алар өчәү, дүртәү... Бармак белән генә санарлык. Халык шагыйрьләре китә тора — Кемнәр килер, кемнәр танылыр?! Исән булсын халкым! Халкы булса, Шагыйрьләре аның табылыр! Харрас Әюп Айрат Арслановка Юкка гына ук атылганмыни? — Тигәндер шул, Илгә тигәндер... Ил ярасы — ирләр йөрәгендә, Аваз ала икән синнән бер: Кычкырасың,— Йә ул шигырь була, Йә күкләргә ашкан җыр була. Гомерлек бер моңга әйләнергә Яратыла икән ир бала Үзәк өзеп күтәрелә бит ул Күкрәктән, йөрәк түреннән,— Бәлки күкләр газиз бәндәсенә Эндәшәдер шулай, кем белгән?! Савыгадыр аны тыңлаганнар, Сабырлыклар җанга иңәдер. ...Заманнарның иң кирәкле сүзе Ирләр йөрәгендә нигәдер... Лена Шагыйрьҗан Хакыйкать Сулар ага, еллар ага, гомер ага... Җир үзе дә бер искерә, бер яңара. Үзгәрәләр кешеләр дә, нигезләр дә.— Бертөрлелек сыя алмый бу дөньяга... һәммә җисем сайланышта, үзгәрештә Тик бер нәрсә кала мәңге бер рәвештә: Ул — хакыйкать! — Бүгенгеме. кичәгеме — Аерма юк! Без табынган бу изгелек ни зурлыкта? Без соң аның бөтенеме, кисәгеме?.. Тик хакыйкать бүленмәгән өлешләргә- Ваклап булмый аны алтын-комешләргә' Гәрәй Рәхим Торкнядә татар китабы 1996 елның мартында Торкиянең Истанбул каласында татар китабы күргәзмәсе эшләде Аны оештыру һәм тантаналы ачу эше миңа тапшырылган иде. Бу шигыремне күргәзмә эшенә олы ярдәм күрсәтүчеләр «Торк донья- сын ойрәнү» лакыфы президенты Туран Язганга һәм «Татурос» ширкәте президенты Рело һи- диятуллинга багышлыйм. Автор Иртән Казан... Көндез Истанбулда... Заман белән бергә очабыз. . Казанда кар... Ә без Истанбулда Төрек чәчәкләрен кочабыз. Төркиягә китап илтәбез без, Үзебезнең татар китабын... Китап таратучы мөсафирлар — Без тик китап белән отабыз. Безнең белән бер очкычта бара Чын МөхәммәтI ... Мисле пәйгамбәр. Акыл җыйган бу аксакал әйтә: — Китап булган җирдә бәйрәм бар. Китап булган җирдә—дуслык, әхлак һәм тормышның яхшы дәвамы Күр, табигать безгә көйләп куйган Пәйгамбәрләрчә шәп һаваны! Пәйгамбәрнең адашы да үзе. Уртлап татлы суны йотабыз. . ...Без берьюлы ике Мөхәммәтнең Әйткән васыятен тотабыз Төркиягә татар күңеленең Иң кыйммәтле уен илтәбез. Татар бит без, бөтен дөнья буйлап Тик матурлык, тик җыр йөртәбез. Мөхәммәтләр фатихасын бирде. Васыятьне төгәл тотабыз — Чыңла, татар моңы, Төркиядә, Бар төреккә, татар китабы! Рашат Низамиев Кайта жавап... Җәйге челлә... Тир агызып күкрәгемнән Ургый-ургый печән чабам карурманда. Чү! Зәңгәр күк дер селкенде — үткен чалгым Килеп тиде йөз яшәгән тамырларга. Куркытылган кошлар очты пырхылдашып, Күркә яуды ике нарат арасына. Нигә әле моңсуланып калды урман: Кагылдыммы берәрсенең ярасына? I Төркиядә татар китабы күргәзмәсе оештыручылар белән бер самолетта татар халкының күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлсклесе Мөхәммәт Сабиров та очты. Әллә вакыт, әллә хәтер — тиен сыман Сикереп уза агачларның башларыннан. Бабам яккан учакларның төсе булып Кайта җавап, кайта туфрак асларыннан. Бу дөньяда кемнәрнеңдер күккә карап Булды микән нәкъ минемчә уйланганы? Учлам-учлам йолдызларга, яфракларга — һәммәсенә йогып калган кеше жаны! Тоташтырып сагышларны, әйтерсең лә. Басып торам ике заман арасында. Нигә әле моңсулыкка чумды җиһан: Кагылдыммы мәңгелекнең ярасына?. Марсель Галиев Бәгырь ӨЗГӘЛӘНГӘНДӘ Без бар идек, без юк имде. Латин әйтеме Алланың канат астында күпме урын дауладык Учакларга кырау тиде — дөрләп китә алмадык. Каргалган туфрак ташларын кочаклады тамырлар Ил җуйганны, гидай кавем, бары таштан танырлар. Кыямәт көне килгәндә күктән әмер бирелер Идел тулып аккан каннар шаһитка әверелер Таркалган җаннарга карап ни әйтер соң хөкемдар? Хәрабәләр кайтавазы бары сыктап сулкылдар. Бирелгән иде югыйсә Тәңренең көч-фәрманы: Кылдай кылыч йөзләрендә биетергә дөньяны! Булмады... Төшеп утыр инде хәзер тамырың төпкеленә. Җиңелгән арыслан риза шул ишәкнең типкәненә. Шундый уйлар кайнап алды сыгылган күңелемдә. Күз яшендә олыгаеп кояш баеган мәлдә. Камил Сәгадәт Андый чакта... Аеры үскән Мәгърур агачларның Җилләр күбрәк башын идерә. Давыл-афәт ешрак ябырыла, Яфракларын яшен көйдерә... Әгәр мин дә Бер көн ялгыз калсам Кем янәшә басар яныма? Киләчәккә өмет өзелгәндә Кем көч бирер горур җаныма? Кайчак шундый уйлар килә башка. Андый чакта Сиңа эндәшәм: Ә үзем соң Бер ялгызың калсаң, Баса алырмынмы янәшә? Баса алырмынмы янәшә?