Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘТЕР

ХӘТЕР Ел арты еллар үтә тора. Журналыбыз сәхифәләрендә ул елларнын һәркай- сысы, әлбәттә, үз эзен калдыра бара. Без шул сәхифәләр аша нл-халык тормышын, тарихыбызны күзаллый алабыз. Ел арты еллар белән бергә юбилейлар да чиратлашып үтә торалар. Әгәр дә чирек гасырлар белән исәпләсәк, журналыбызны» беренче егерме биш еллык бәйрәме 1947 елга туры килгән. Сугыштан соңгы ач-ялангач ил... Әле Иосиф Сталин исән... Кая ди инде анда журнал юбилейлары уздырып тору! Бүгенге эднплэребезнец дә әле күбесе тумаган да... Ә инде «Казан утлары»ның ярты гасырлык гомере (1972) безнен күз алдында. Журналнын илле еллыгына багышланган санында (№ 5, 1972) бер төркем язучыларнын «Безнен анкетамга җаваплары урнаштыры п ан. Янә егерме биш ел үткән: хәзер ул язучыларның да өчтән икесе арабызда юк... Әйдәгез, укып карыйк әле: үз журналлары «Казан утлары» турында мөхтәрәм әдипләребез (хәзер инде күбесе вафат) ул вакытта нинди фикерләр әйтеп калдырдылар икән? Сезнең игътибарга берничә өзек китерәбез. Афзал Шамов Журналның бер нөсхәсе __ өек Ватан сугышы елларында без, фронттагы язучылар, «Совет әдәбияты» журналының һәр санын бик сагынып, зарыгып көтеп •••■“■^ала идек. Безнен өчен бик кадерле кунак нде ул. Анын яна саны килгән саен көннәр күңелле бер бәйрәмгә әверелә иде дисәм дә, арттыру булмас. Кызганычка каршы, журналны тәртипле рәвештә ала алмын идек Хәрәкәттәге армиягә подписка юк иде. Бары бандероль белән генә килә иде ул безгә. ...1943 елны журналны алдыруда шактый зур өзеклек булды Тылга, каләмдәш иптәшләребезгә хатлар язып, ялынып-ялварып та алдыра алмаган чакларыбыз булгалады Андый вакытларда журналның яңа санын гына түгел, хәтта күптәнге саннарын күрү өчен дә әллә ни бирергә әзер идек без. Журналның чираттагы саннарын күрергә сусап йөргән шундый айларнын берендә, .. каты сугышлар барган көннәрдә, алгы сызыкта бер лейтенант мина, сүз ара сүз чыгып: — Безгә моннан бер ай чамасы элек «Совет әдәбияты» журналы килде, диде. — Ул журнал кайда соң? Миңа биреп тора алмыйсыңмы? Кызганычка каршы, биреп тора алмый икән. Оборонада торганда журнал батальондагы татар сугышчылары арасында кулдан-кулга күчеп йөргән, аны аерым-аерым да, җыйнаулашып та укыганнар. Ә хәзер ул күрше батальондагы татар сугышчыларында икән. Сугышчылар аны тылдан, туганнарыннан, әти-әшшәреннән килгән хат кебек итеп укыганнар ...Шулай да мин әлеге журналны табу бәхетенә ирештем 1943 елда чыккан 5 нче саннын бер нөсхәсе иде ул. Гадәттәге нөсхә. Сугыш елларындагы начар сыйфатлы саргылтсу кәгазьгә басылган. Буявы шактый тонык Хәреф хаталары да җитәрлек. Шулай да анын тышкы күренеше, торышы һәм язмышы кызык иде. Тышлыгын ертып алганнар. Әлеге лейтенантнын әйтүенә караганда, анык эчке ягы буш булган, ягъни ана бернәрсә дә басылмаган Кәгазь юклыктан йөдәгән сугышчылар моңа бик шатланганнар, шунда ук аны ертып алып, тылга, әтнәниләрснә, туганнарына хат язганнар Ике хатка җиткән, ике кешене бәхетле иткән. Журналның текстлы өлеше беренче битеннән алып соңгы битенә кадәр тулысынча сакланган. Әмма ул, укылаукыла, кулдан-кулга йөри-йөри, шул кадәр тузган, таушалган, күпереп, калынаеп киткән, аерым юллары хәтта танымаслык хәлгә җиткән иде кыскасы, ин бәхетле, ин укылган китап язмышын башыннан кичергән иде ул. ...Бу кызыклы вакыйгадан соң инде бик күп еллар үтте, бик күп сулар акты Шулай да журналыбызның әлеге укыла-укыла тузып, керләнеп, каралып беткән нөсхәсе, аның язмышы әле һаман күңелемдә, күз алдымда Мирсәй Әмир Зур байлыгыбыз __ азан утлары» һәрвакыт әдәби хәрәкәтебезнен ин тулы күрсәткече , > |Z булу белән бергә, язучы белән укучы арасында ин эшлекле арадаш чык • ХСзМӘТСн дә үтәп килде һәм килә Без моңа шул кадәр ияләшкәнбез, көндәлек тормышыбызда һавага, суга һәрвакыт игътибар irren тормаган кебек, шундый журналыбыз барлыгын да бик табигый һәм гади хәлгә санап йөрибез Юбилей уңае белән аның турында бер-ике авыз сүз әйтү очен кулга каләм алып уйлана башлагач тоясың никадәр зур байлы! ыбыз бит ул безнең «Казан утлары»! Безнең өчен, язучылар өчен һава белән су дәрәҗәсендә кирәк те зат бит ул1 Аны алдырып өйрәнгән укучы өчен дә ансыз тору кыен Юбилей көннәренә хас гадәт буенча гына түгел, чын-ихлас күңелдән янып әйтәсе килә яшә. озак еллар буена еракларга балкы, «Казан утлары»' Редакциянең портфельләре бер- сеннән-берсс әйбәтрәк әдәби әсәрләр белән һәрвакыт тулып торсын' Укучыларың саны елдан-елга арта барсын! Язучылар Фатих Хосни (уңда) һәм Афзал Шамов. 1976 ел. Фатих Хөсни Аның яктысында... __ _. айчандыр Галимҗан Ибраһимов, Гомәр Гали кебек мөхтәрәм әдипләре- К без редакциясендә «Безнең юл» исеме белән чыгарыла башлаган бу журнал соңыннан берничә мәртәбә исемен алыштырды, редакторлары алышынды- берәүләре китте, икенчеләре килде, ләкин журнал үзе китмәде, дөресрәге, без аңардан китмәдек, ул безнең өчен — татар язучылары өчен гел шулай безнең юл булып калуында дәвам итте. Әле дә шулай! Рус классикларыннан берсе, ялгышмасам, Тургенев бугай, әйтә: «Без барыбыз да Гоголь- нең «Шинел»еннән чыккан кешеләр»,— ди. Шуңарга охшатып бүген без— әлегә исән булган татар язучылары бер авыздан диярлек әйтә алабыз: әйе, без шул бер юлдан — «безнең юл»дан килдек һәм шул юлдан килеп ялгышмадык шикелле... 1972 елгы редколлегия әгъзалары. 1 рәт: Утырганнар. Сулдан-уңга; Ш Маннур. М Әмир, Г. Ахунов, Л. Ихсанова, Ә. Еники, 2 рәт Сулдан-уңга: Р Нәфиков. А. Расих, Ш Галиев, Р. Мостафин, Г. Халит. төп әсәрләрем — «Йөзек кашы», «Гыйльмениса», «Минем тәрәзәләрем», «Язмыш шуклыгы» кебек үзем бик яратып язган повестьларым, «Җәяүле кеше сукмагы», «Утызынчы ел» кебек романнарым һәм күп санлы хикәяләрем бөтенесе шушы журнал битләрендә беренче укучыларын таптылар.. Ничек кенә димик, кай яктан гына килмик, без —татар язучылары гел шул үзебезнең ияләшенгән «Казан утлары» яктылыгына килеп чыгабыз. Әмирхан Еники «Безнең юл» — «Казан утлары» йлап утырам... Беренче әйберем («Озын көй тыңлаганда» дигән нәсер иде ул) «Безнең юл»да басылып чыкканда миңа унҗиде яшь булган икән. Ә хәзер... Хәзергесен әйтеп тормаганда да була Кыскасы, У шул заманнан бирле кырык алты ел узып та киткән Журналга исә менә илле яшь тулды. Димәк, без бергә картайганбыз' Хәер, журнал картаямыни ул?.. Журнал яши дә яши, буыннардан-буыннарга күчә-күчә яши, тик без генә олаябыз, китәбез, алышынып торабыз һәм шулай булырга тиеш тә ул! Соңгы егерме биш ел дәвамында инде мин журналның даими авторларыннан берсе булып танылдым дип әйтсәм, бу, шәт, мактанудан саналмас, һәрхәлдә, барлык повестьларым һәм хикәяләремнең күп өлеше, шулай ук очерк-мәкаләлә- рем аның битләрендә басылып чыктылар. Билгеле, мин аңа бик няләштем, төп ижат йортым итеп карарга өйрәндем ...Мин үзем җитлеккән әдәбият һәр җәһәттән дә бик төрле булырга тиеш дигән карашта торам һәр язучы, һәр шагыйрьнең үз дөньясы, үз йөзе булса гына талантлы һәм кызыклы әсәрләр туарга мөмкин Менә безнең хөрмәтле «Казан утларымбыз, бай традицияле җитди журнал буларак, әнә шул төрлелекне... куәтли һәм чагылдыра алса, ул киләчәктә дә әдәбиятыбызның чын көзгесе булып калыр дип ышанасы килә... Бик озын гомер телим мин аңа! Риза Ишморат Ярату хисләре белән _. _ азан утлары»... Казанның гына түгел, бөтен республикабызның, әдип-«к ләребезнең генә дә түгел, бөтен халкыбызнын да уй һәм хисләре, гүзәл эшләре ялкын булып чагыла кебек бу журналда. Ана телебездә әсәр дөньяга килү белән аларны иң беренче булып бастырып чыгара торган әдәби журналыбыз, халкыбызның тормышы, культурасы елдан-ел үсә барган кебек, ул да үсә, эчтәлеге белән дә, сыйфаты белән дә байый һәм яхшыра барды Мин журналны беренче еллардагы саннарыннан башлап, димәк, илле елга якын, өзлексез диярлек укып килүчеләрнең берсе. Шикләнмичә әйтә алам, тормыш һәм әдәбият белән танышуда, эстетик зәвык тәрбияләүдә, шулай ук язучы буларак үсә баруымда зур ярдәм итте ул миңа Күп санлы әдипләребез белән якыннан танышу, аралашу, дуслашуыма да сәбәп булды «Казан утларымның киләчәктә тагын да көчлерәк балкуын, анын битләрендә әдипләрсбезнең тагын да гүзәлрәк әсәрләре барлыкка килүен телим Г амил Афзал Журнал миңа нәрсә бирде? нтугыз ел тырышканнан соң гына мин әдәбиятка килдем Башкорт -У станның Шәрип авылында каты авырып, «миннән бул.мас ахрысы, инде үлсәң дә ярый» диебрәк шикләнә башлаганда, 1955 елның ноябрь аенда «Совет әдәбияты» берьюлы тугыз шигыремне бастырып чыгарды Шуннан мин терелдем, аякка бастым, урамга чыктым Журнал мина киң юл бирде, нык канатлап бирде, биек трибуна бирде, тырышкан ташны яра икән дигән ышаныч бирде Мин биек трибунадан халык белән сөйләшә башладым, адымым ныгыды, тавышым көрәйде, жиргә каты басып йөреп була, колач салып йөзеп була, кадерен белеп эшлә дә эшлә генә. «Казан утлары»н кайнар котлыйм, аңа зур тиражлар, талантлы авторлар телим! Укып исләрен китәрдәй романнар, пьесалап, хикәяләр (кибәк түзел), ялкынлы поэмалар, энҗеләрдәй шигырьләр елга булып агып килүен телим Берсеннән-берсе гүзәл шедеврларның кайсын алданрак басарга белми редакторлар аптырасыннар! /\мин.