Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИ БАГЛАНЫШЛАР

ТАТАР ПЕН-ҮЗӘГЕ КОЛАЧ ҖӘЯ

Журналыбызга 75 яшь тулган көннәрдә безнен хәбәрчебез Татар ПЕН-үзәге президенты Туфан МИҢНУЛЛИН белән очрашты һәм ана берничә сорау белән мөрәҗәгать итте. Туфан әфәнде, язучыларыбызның яңа оешмасы барлыкка килүгә дә берничә ел узды бугай инде? — Әйе. Төгәлрәк әйтсәк, быслныи 19 апрелендә безгә дә ике яшь тулды. Әнә шул кояшлы яз көнендә Татар ПЕН- үзәгснсң оештыру җыелышы булган иде. Инициатив төркем 1994 елның көзендә эшли башлады үзе. Шул ук елда язучылар, журналистлар, галимнәр, рәссамнар, артистлар—татарнын иҗади эшлеклеләре бергә тупланып, «Татарстанга үз ПЕН- үзәге кирәкме?» дигән мәсьәләне тикшерделәр. Шунда: «Әйе. Республикабызны, халкыбызны, әдәбиятыбызны һәм тулаем мәдәниятебезне халыкара мәйданда танытыр өчен чын-чыннан демократик иҗади оешмабыз кирәк», дигән фикергә ки- ленде. Без менә шулай 1995 елның язында җәмәгатьчелеккә үз авазыбызны ишеттердек һәм шул ук елның ахырында Республикабызның юстиция министрлыгында хокукый берләшмә булып теркәлдек. Милли ПЕН- үзәкләр Бөтендөнья язучылар ширкәтенең Халыкара ПЕН-клубның бер өлешен тәшкил иткәнлектән, без әле шунда кабул ителмичә, тәмам туып җитә алмый идек. Былтырның ноябрендә безнең дүрт вәкилебез Разил Вәлиев, Рафаэль Мостафин, Әхәт Мушинский, Вахит Юныслар Татар ПЕН-үзәгсн Халыкара ПЕН-клубта теркәтү максатында Мексиканын Гвадалахара шәһәрендә узган язучыларның Бөтендөнья Корылтаенда катнаштылар, 124 илнең вәкилләре килгән шушы Корылтайда алар тарафыннан инглиз телендә татар һәм аның әдәбияты хакында доклад сөйләште (Вахит Юныс). Конгресс делегатларына республикабызны таныту эшен башкардылар Шуннан сон безне Халыкара ПЕН-клубка бертавыштан кабул иттеләр Әйтергә кирәк, бу безнен өчен куанычлы хәл булды, чөнки анда кайбер бәйсез нлләрнен дә язучылары оешмасы кабул ителмәве сер түгел. Туфан әфәнде, бәлки Сез шушы уңайдан. ПЕН-клуб турында бераз аңлат иа да биреп китәрсез? Халыкара ПЕН-клуб 1921 елда барлыкка килгән, аны оештыруда К Э. ДаусонСкотт һәм Дж. Голсуорси кебек атаклы шәхесләр башлап йөргән ПЕН-клуб иҗат иреген тәэмин итү, җәбер-золымга каршы көрәшү, дөнья ха лыклары арасында мәдәни кыйммәтләрне алмашу максатын күздә тота. Хәзер ул милли үзәкләр аша бөтен дөньяны колачлаган куәтле оешма булып тора. Татар ПЕН-узәгенец шундый оешмада тулы хокуклы әгъзага әйләнуе куңел- ле. Киләчәктә ниләр майтарырга җыенасыз7 Без татар телендә язучыларны табигый, тулы канлы иҗади тормышта яшәтер өчен тышкы дөньяга ишекләр ачтык Хәзер безгә төрле илләрдән һәм кыйтгалардан, бигрәк тә ПЕН-клубнын штабы урнашкан Лондон шәһәреннән әдәбият, хатлар, факс язмалары, хәбәрләре килә. Кайчандыр «тимер пәрдә» артында яткан дөньяга тәрәз ачу һәм йөзгә-йөз, турыдан-туры аралаша алу зур ганимәт. Хәзер без татар шигърияте җыентыгын инглиз телендә бастырып чыгарырга әзерлибез. «Бүгенге татар әдәбияты» елънамәсен инглиз телендә чыгара башларга һәм бөтен дөньяда таратырга ниятләп торабыз. Планнар күп, тик без әле хәзергә аякка басу дәверендә генә Барлык мәсьәләләрне тиз генә хәл итү мөмкин түгел, без дәвамлы һәм мәшәкатьле эшкә керешүебезне яхшы аңлыйбыз. Пен-клуб Татар ПЕН-узәген нинди эшләргә җәлеп итә? Милли ПЕН-үзәкләрнең бер вазифасы - Халыкара ПЕН-клуб корылтайларында катнашу. Бөтендөнья язучыларынын нәүбәттәге җыйналышы Англиянең Эдинбург шәһәрендә узачак. Быелның 5—11 августында безнең вәкилләр дә шунда юл тотачак. Әлегә Әмирхан Еники, Равил Фәйзуллин. Вахит Юныс исемнәрен генә атый алам. Бүтәннәре якын арада сайланачак Шуңа аеруча игътибар итегез: алга таба Бөтендөнья Корылтайларында без Татар ПЕН-үзәге әгъзаларының һәммәсе катнашуын күздә тотабыз. Нәүбәтләшеп. Татар ПЕН-узәге президенты бу корылтайда да катнашмаячакмы? Чит илләргә җитәкчеләрнең генә барып йөрүен мин әдәп-демократня кысасына сыймый, дип уйлыйм Шундый гадәттән баш тартуны яңа оешмабызның хөррияткә тугрылыгын раслый торган билге ител саныйм. Каләмдәшләрем дөнья күрсен әле, киләчәктә мина да форсаты чыгар. Ин мөһиме туган әдәбиятыбызны дөньяга лаеклы итеп таныту, шуны кайгыртыйк без!