Логотип Казан Утлары
Шигърият

«ЧИТ ҖИРЛӘРДӘ ЯШӘП ГЫЙБРӘТ АЛ...»

Фәрит Габдрәхим «Бир!» дибез И ашкындык якты киләчәккә — Яшәмәккә бушлай, акчасыз... Фәрман белән генә җир сөрелеп, Чишмә булып хәмер аксачы. Яшиселәр килә җиңел генә, Түләмичә сукыр бер тиен. Бармы-юкмы — анда эшебез юк, Бир син безгә икмәк, бир кием. Күптән үлгән бушның ата-анасы, Әйтерсең лә, шуны белмибез. Мәзәктәге теге мулла кебек, «Мә!» димибез, бары «Бир!» дибез. Бәхетне дә хәтта бушлай гына Без алырга әзер кушкуллап. Беләсеңме, кордаш, Капкындагы Калҗа гына фәкать «буш» була... Уфа шәһәре Басыйр Рафиков Күпме гасыр инде—бабамнарның Җырларына күчкән елгалар, Гүя уелыпуелып, уйга талып, Халкым йөргән юлдан агалар. Ярлар нәүмиз, онытканнар күптән Татар телен, татар тавышын... Тик таллары тыңлый, өнсез калып, Уел белән Уйның сагышын. Троицк шәһәре. Әдхәт Синугыл Байкал йолдызы Кырымтатар халкының атаклы хореографы Рәмзия Баккалга багышлыйм. Күкнең азмы йолдызлар гаиләсе, һәрбер йолдыз—төпсез серләр дәрьясы. Төнен алар нурлар булып явалар, Йөрәкләргә сүнмәс утлар ягалар. Йолдызлар, без сездән илһам алабыз, Сезнең кебек җирдә көн-төн янабыз. Кайчак дөрләп янган утка керәбез, Йолдызлардай, атылып та үләбез... Фанилыгын хәятнең без беләбез, Гомер өчен, гомерне дә бирәбез. Үлмәс өчен — үлемсез ат алабыз,— Без сәнгатьтә йолдыз булып калабыз! Кырым. Симферополь шәһәре. Рөстәм Султи Бу кадәр гамьгә түзмәде сазы. Әйтелми калды әйтәсе сүзе, Яшь белән тулды, әй, ике күзе— Кол гариб Рөстәм инде нишләсен? Күңлснә сыйды җәннәт-җәһәннәм, Сыймады күңеле ике галәмгә. Ай белән кояш китте күгеннән — Кол гариб Рөстәм инде нишләсен? Күз яше тамып җан гөле кипте, Ул гөле кипкәч былбылы китте, Җаны яралы, күңеле китек — Кол гариб Рөстәм инде нишләсен?! Төркия. И Стамбул шәһәре Рәшит Гатауллин Авылга кайткач Авыл тыныч. Бөтен дөнья тыныч, Ник борчулы икән бу җаным? Ничек кенә җайга салырга соң, Мәңге тузгып торган дөньяны?! Әле иртә. Үләндәге чыклар Кемнәрнеңдер кебек күз яше. Ә дөньялар әле шундый матур, Ә дөньялар әле ямь-яшел. Бөтен нәрсә түм-түгәрәк кебек, Бөтен нәрсә җирдә ак, якты. Бар нәрсәне төгәл, камил кылып Яраткансың җиргә, йә раббым! Шундый тыныч. Үләннәргә ау да Бер җылачы җаның тынганчы, Үләндәге чыклар югалганчы, Шул тамчыга кояш чумганчы. Авыл тыныч. Бар тирә-як тыныч. Тынмас инде, тынмас бу җаным. Акыл гына җитеп бетмәс кебек Тынычлатыр өчен дөньяны. Уфа шәһәре. Фоат Мортазин Бүләк ит миңа... Җирнең барлык авазлары, Күкнең барлык төсләре Синсез чит булып киттеме?— Тибрәтми уйхисләрне... Мең аваз урынына бер Авазың ишетсәмче! Салават күперен түгел, Ал яулыгың күрсәмме! Күзләрдә гел яшь элпәсе, Сагыну, сагыш томаны. Тик шул томан аша күрәм Миңа «ят» бу дөньяны. Кайт инде, кайт! Алып ташла Күзләрдән бу элпәне! Бүләк ит миңа ал таңны, Сандугачлы иртәне! Ялта шаһәре. Рәис Риян Олы Ока Беләм, элек Бөек Сөн бабайның Иделләрдә атлар сугарып Яшәгәнен... Шуның нәселе ул Татар- мишәр-болгар-суарым һәм мин беләм Урал кочагында Олы Ока дигән су барын Шунда озак тордым хозурланып, Бунтарь йөрәгемне сугарып. Башымда уй: Көнбатышта Ока, Себердә дә Ока — чал елга. Ә монысын Олы Ока диләр. Хәтерме бу яки бер йола? Алкын су буйларын урадым да Тирәкләргә шунда сүз куштым Телгә килеп, елга шавын җиңеп, Болай диде миңа бер дустым «Бик ашкынып һәрчак чаба-йөгерә Иделләргә таба — киң юлга. Суы тәнгә шифа, олы җанлы, Шуңа Олы Ока бу елга. Күрәсеңме, әнә җәйрәп ята Бер мең йортлы татар авылы? Ул да Олы Ока. Шушы суда Сугарыла йөрәк-бәгыре» Уйдаш булган өчен гел эчкерсез Халкыбызга кыен елларда, Рәхмәт әйтәм—җирем «ука»сына— Олы Ока дигән елгага. Башкортстан. Караидел районы. Халисә Мөдәррисова Тәрәзәмне каерып давыл керде, Дер селкетеп тынган күңелне, Йокы баскан күзне чагылдырып Давыл үтте, телеп күгемне. Тәрәзәмне каерып давыл керде, Давыл эзли үзенә тиңнәрен. Син сагаеп күзләремә бактың, Тик аларда курку күрмәдең. Син алардан юаш курку көтмә, Ул күзләрдә—ялкын, кузкүмер, Тын күлеңнең төнбоегы түгел, Диңгез акчарлагы бу күңел. Тәрәзәмне каерып давыл керде, Давыл аңлый минем җанымны. Тәрәзәмне барып ябып куйдың... Тик, туктатып кара—давылны! Башкортстан. Нуриман районы Иделбикә Сагынам Сагынамы йөрәк кайтмас назын: үз көенә күчә тагын сазым, җанландырып, куя күзалдыма бәхет чорларының кайтавазын. Оча уем Кавказ итәгенә,— күрәм гөлтаҗ үргән яшьлек тавын. Очып кайтам сыман яшьлегемә, тыңлар өчен дулкыннарның шавын. Үтәбез күк кулгакул тотынып, тагын парлап шаулы яз эзеннән. Умырзая, энҗе чәчәкләре нигә моңсу карый... аһ, күзеңнән? .. Көннәр-төннәр үтмәс төсле—озын. Кышы-җәе—синсез түгел кызык. Нигә ярсып, янган әле гомер? Кайда безне кавыштырган сызык? Сембер шәһәре Ринас Гайфин Моң «Сәхрәләрдә ялгыз йоргән чакта Яратам мин чәчәк исләрен...» (җырдан). Искә төшә кылганнардан атлап «Моң артыннан чапкан» мизгелләр, Күңелемә сеңгән җырны ятлап Барган чакта юлдаш — мең гөлләр Аһ, ул җырлар, чорлар ялкынында Гасырларга таба очалар. Тыңлаганда, хисләр дулкынында Моңлы җанны назлап кочалар. Кылганнардан, сөмбел чәчәкләрдән, Сыкрап калган нәүмиз моң алар.. Кайнар мәхәббәтле йөрәкләрдән Кайнап чыккан җырлар — мең алар Ә син, сазым, шул моңнарга кайтып,— Җырла әле, җаным, җырлачы. Төпсез күктә йөзә көмеш Ай тын Байтак җырның тугры юлдашы Чувашстан Батыр районы