Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бармагыңа акча түлим

Басып торам алдыңда, Күзем бармакларыңда, Бар икән бармакларыңда Алтын балдакларың да. Күмәч үлчисең «шарт» та «шырт», Карап торам шаккатып: Бер аласың, бер саласың Сыныкларны «шылт» та «шылт». Бармакларыңны, җанашым, Күмәч белән саласың, «Шалт» иттереп саласың да, «Ялт» иттереп аласың. Бармагыңны ник саласың? Салгач кире аласың. Мин бит аңа акча түлим, Алмасана, җанашым! Сугыштан соңгы авыр елларда икмәк-күмәчләрне норма белән генә, шакмак-кисәк- ләрен дә өстәп, үлчәп саталар иде. Ред. Тәмәкене ничек ташларга? Тәмәкене ташларга Кушалар врачлар да. «Лекция» укый хатын да Шул тәмәке хакында. - Сиңа нәрсә булгандыр. Икс пачка «Беломор» Көн саен син ашыйсын. Күпме расход ясыйсын, Бик күп китә акча, ди,— Җитәр инде, ташла! —ди. Ике пачка «Беломор» Җитми әле мина ул. Мин гашла.макчы булып, Йөрдем кәнфит тә суырып. Канәфер чәйнәп бактым, Чимәнкәсен дә чактым, һич тә ташлап булмый бит, Көн дә бер кмло кәнфит, Яхшы шоколад ашыйм, Имеш, тәмәке ташлыйм. Өйрәнеп китте авыз, Тәмлесен тели явыз, «Бсломор»ны ташладым, «Казбек» тарта башладым. Зәңгәр күл Әкияттәге күлләр күк, Бар бик матур зәңгәр күл. Әйтерсең лә күк шәүләсе Төшеп зәңгәрләнгән күк. Суы чиста, топ-тонык, Гөлгә кунган чык кебек Шундый тонык: күренә төбе... Анда су да юк кебек Җем-жем итеп жемелдәп, Якты кояшлы көндә Ак тәңкәләр, вак-вак ташлар Күренеп ята төбендә. Анда зәңгәр төннәрдә Ай да төшеп тирбәлә; Сайрап туймый таң алдында Кошлар якын-тирәдә. Атлас җыерылган кебек, Куйгалый күл селкенеп. Бит уртасын уеп көлеп. Елмаеп куйган кебек. Ялт иттереп су өстен, Көндез кояш та төшеп, Матур итеп күзен кысып, Күлдә ята су эчеп.