Логотип Казан Утлары
Новелла

ИРТӘНГЕ ПАРОХОД

Яшьлеккә. гүзәллеккә гел гашыйк булып яшәгән мәшһүр шагыйрь Нури ага Арсланның якты истәлегенә. __ ара әле, картлач... Син үзең менә шуны сизәсеңме икән? .— — Эчке бүлмәгә узып бер мәл тыныч кына, басылып кына утырж ганнан соң Нурулла ашыкмыйча гына шулай дип сорап куйды, һәм сүзеннән азга гына тукталып, эчендәге кичерешләргә тагын бер мәртәбә колак салып алды да, әйтергә теләгән фикеренең чыннан да дөреслегенә ышангач, үзе үк җавабын да бирде: — Бу бүлмәңдә ниндидер бер илаһият бар бит синең! Ничектер җан иркенәеп, сулыш киңәеп, күңел канатланып китә кебек синең менә шушы бүлмәңә кереп утыргач... Әйе. Нурулла белән Вахит бу бүлмәдә беренче мәртәбә генә утырмыйлар. Кордашы Нурулла үзенең яшьләрнекечә озын чал чәчләрен җилфердәтеп кунакка кергән саен, алар менә шушы артык зур да. әллә ни кечкенә дә булмаган уңайлы бүлмәгә үтәләр дә, аның түр почмагына- рак—кышларын бигрәк тә тансык тоелган җылылык батареясына таба- рак куелган ике тирән кәнәфигә чумалар. Хәзер инде аларның икесенең дә вакытлары күп. һич кенә дә кабаланасы, ашыгасы түгел. Алтмышны тутырып ялга чыкканнарына да ун еллап вакыт узган бит инде... Бу фатирның хуҗасы булган Вахит үзенең җәмәгате белән тигез генә картаеп килә, ә менә Нурулла — шагыйрь кеше гомере буена хатынкыз белән бер түбә астында озак яши алмады. Хәзер дә, менә бу көннәрдә дә. ул — ялгыз. Ләкин үзенең Вахит дустыннан ерак түгел урнашкан йорттагы бер бүлмәле фатирында да ялгызы күпкә чыдый алмый ул. Таныш-белешләренә йөри, матуррак көн икән — озаклап урамда була, үзе әйтмешли, яратып кына кызлар күзли. Кордашы Вахит янына да бик еш сугыла ул. Бигрәк тә Вахитның «корткасы» каядыр чыгып киткән булса, алар ике карт — озак-озак гәпләшеп, тәмләп кенә әңгәмә куертып утыралар. Менә бүген дә. җәмәгате: «Сеңелләргә барып кайтыйм әле...»— дип чыгып киткәч, ничектер, эче пошып һәм бер эшкә дә кулы бармаганга күрә. Вахит үзе телефоннан хәбәр бирде Нуруллага. Ара якын булгач рәхәт шул: озак көттермәде, кереп тә җитте Нурулла. Керә керешкә үк иркенләп, рәхәтләнеп көлә-көлә һәм бер үк вакытта чишенүе;; дә дәвам итеп: — Нәрсә, әллә алып куйган әйберең бар идеме?—дип тә сораган булды. Шулай шул—инде җитмешен тутырган булса да. һаман яшьлеге белән саубуллашырга ашыкмый Нурулла. Урамга чыкса һаман кызлар күзли, каршысына чибәрләр очраса, бөтен дөньясын оныта Бу фани дөньяның башка ләззәтләрен дә читкә куймый. Узып барышлый гына кереп, аяк өсте генә, йөзәр граммнарны «чиртеп» тә чыга ул. Кыскасы, картаерга теләми әле Нурулла! һаман яшәргә, яшьлегендәгечә ут чәчрәтеп яшәргә кызыга Нурулла! Менә хәзер дә ул үзе—кәнәфидә, ә үзе ана гына сыя-сыеша алмаган төсле гел кымырҗып утыра. — Минем бүген, нишләптер, күңел кузгалып тора бит әле. малай... Әнә теге, синең тәрәзә артындагы тупыл сымак, «очып китәм. очып китәм» дип җилферди бит әле бүген минем йөрәк' Шулай диде дә. олы олпат гәүдәсе белән кәнәфидән торып, авыр гәүдәсенең авырлыгыннан паркет идән такталарын шыгырдата-шыгыр- дата тәрәзә янына килде Нурулла. Ә аннары гүя бүлмәне дә. андагы кордашы Вахитны да бөтенләй онытты Тын калды. ...Буйдаклар табыны әзер булып — ике кәнәфи арасындагы тәбәнәк өстәлгә бәләкәй генә ике касә һәм озын муенлы савытта шәраб, сыр, казылык телемнәре ипләп кенә тезеп куелгач. Вахит үзенең сабыр, йомшак тавышы белән җай гына итеп дустын өстәл янына дәште: — Әйдә, монда табарак кил. . Шулай дисеңме Нурулла башта борылып өстәл өстен күздән кичерде, акрынлап аның йөзенә канәгать елмаю җәелде. Аннары инде гадәттәге салмак-саллы адымнары белән урынына килеп утырды. Озын ап-ак чәчләрен — элек бик куе булып, хәзер инде шактый сирәкләнгән чәчләрен - аргка сыпырып куйды. Аннары ул үз алдындагы касәгә текәлде Кышкы тәрәзәдән төшкән яктылык касәдәге шәрабне гаҗәеп матур алсу төскә керткән, аны ниндидер бер яңа. илаһи эчемлеккә әйләндергән кебек иде Бераз шулай хисләнеп утыргач. Нурулла кинәт кенә Вахитка күтәрелеп карады. Сыек зәңгәр күзләрен мөлдерәмә итеп тутырып, гаять тә моңаеп, әллә нинди иләслек белән карады ул аңа... һәм бер генә сүз әйтте: Әйдә! Икесе дә күгәреп куйдылар Тынлык Гүяки бу тынлык җитмешне узып баручыларның гомер кичләре тынлыгы Гүяки бу куркыныч һәм мәңгелек тынлыкның башы. менә шушылай башланып китүе иде. Авыр, бик тә авыр икән ул андый дәһшәтле, шомлы тынлык Вахит та үз кордашының күңел төбендәге уйларны чамалагандай булды. Әйе... Гомерләр узып китте Әйләнеп карарга да өлгермәдек, диде ул сузып кына Бу сүзләргә Нурулла игътибар да итмәде кебек Башын игән хәлдә утыра бирде ул. Вахит исә. касәләр бунт тормасын дип. аларны тагын тутырып куйды Ә Нурулла, бүтән көннәрдә бик тә ипләп-җайлап кына, әңгәмә арасында тына салгалап утыра торган Нурулла, бүген әйтерсең касәләрнең тулуын гына көтеп торган дәшми-тынмый гына шундук икенчесен дә каплап куйды Вахит аның карашы белән очрашырга теләп, күзләрен кордашына текәде, берәр герле сүз. аңлату көтте Ләкин Нурулла әлегә аңа игътибар итми. Гүя ул бер үзе. бер ялгызы эчеп утыра Гүя Вахит, аның белән инде менә ничә ел сер уртаклашып яшәүче кордашы, монда бөтенләй дә юк. Хуҗа кеше Вахит өчен авыр хәл иде бу. Үз фатирыңда бөтен күңелеңне биреп кунак сыйлап утырган килеш, сине күрмәсеннәр, искә алмасыннар әле их гыярсыздан ачуың килер, ирексездән күркәң кабарыр' Нигә дип әле болай...— Шулай дип сүз башлады да, ярты сүзендә төртелеп калды Вахит. Гәптәшен гаеплисе, битәрлисе килә сыман иде аның. Ләкин менә «ни өчен» дигәне үзе ачык кына билгеле түгел. Сүз югыннан сүз булсын дигәндәй «Нигә бер үзең эчеп утырасың?» дип булмый ич инде гомерлек дустыңа. - Син, Вахидулла, аптырама әле...— Күңеленең аеруча нечкәреп киткән чакларында әнә шулай, үз исеменә якынайтыбрак эндәшә аңа кордашы Нурулла. — Әз генә аптырарлык урын бар инде монда барлыкка... — Шулайдыр анысы. Аптырарга да, гаҗәпләнергә дә мөмкиндер,— Нурулла тагын, үз эчендә аккан ниндидер серле дөнья агышын тыңлаган төсле берничә секунд кына тынып, уйланып торды, шуннан соң бөтенләй бүтән дулкынга күчеп сүзен дәвам итте: — Бик тә ачык булып искә төште бит ул көн... Шундый да якты, кояшлы булып. Кичә генә узып киткән көн диярсең! Мондый хәлнең инде байтактан бирле булганы юк иде. Тагын тынлык урнашты. Инде Вахит та дустының күңел халәтен чамалый башлады кебек. Шуңа күрә аны үз иркенә куеп, ашыктырмыйча, бимазаламыйча гына утыра. Артык һәм урынсыз сүз ычкындырып кордашының менә хәзер, менә шушы минутларда тулып ташырга тиешле кичерешләр дәрьясына комачаулаудан, аңа аркылы төшүдән сакланып, тыелып утыра ул. Бүлмәдә тып-тын. Бары тик күршеләрнең берсендә генә кемдер скрипка уйнарга өйрәнә, ахрысы —бу бүлмәгә, бу тарафка да өзек-өзек музыка авазлары саркылып керә. Якынлашып килүче эңгер һәм әнә шул ишетелер-ишетелмәс кенә скрипка тавышы әллә нинди бер серле мәгънәгә иядер кебек тоелып китә. Нурулланы яшьлек хатирәләре биләп алганны яхшы аңлады хуҗа кеше. Ләкин зиһене юньлерәк сүз уйлап тапканчы аның теле болай дип әйтеп ташлады: Яшьлек сагындыра шул инде ул... Сагындыра! һәркем үзенең яшь чагын: матур да, көчле дә булган чагын сагына. Әмма сагыну белән генә табигать, дөнья агышын үзгәртү мөмкин түгел шул... Хуҗа кешенең әлеге сүзләрен башта ук кире кага башлады Нурулла. Ризасыз төстә баш чайкавы белән кире какты ул аларны. Сүзсез генә итеп: «Юк! Юк! Юк!» — дип кабатлый кебек иде ул үзенең әлеге баш чайкавы белән. «Әллә миңа хәтле дә салыбрак кергән иде микән соң бу...»—дип тә уйлап куйды Вахит эченнән генә дустының баш чайкавы артыккарак китә башлагач. Әмма тегесенең ризасызлыгы чынлап та бик көчле булган икән шул. — Син аны беләсеңмени соң?!! —дигән сүзләре кычкыруга да. яраланган җанварның үкерүенә дә охшап чыкты аның авызыннан. Сәер, ә күзләре, Нурулланың сыекланган зәңгәр күзләре, ни өчендер ялварып, тилмереп карыйлар аңа бүген. Гүяки алар әлеге ямьсез тавыш өчен гафу үтенә, гүяки ул моңлы күзләр эчтәрәк яткан серле агымны, серле дөньяны аңлауны, төшенүне, кабул итүне сорый. Әнә шунда гына хуҗа кеше сүзнең ни дәрәҗәдә җитди икәнен аңлый башлады бугай. Әнә шунда гына ул биредә үзенең гомуми сүзләр сөйләп маташуының никадәр көлке һәм урынсыз нәрсә икәнлеген төшенә башлады шикелле. Әйе. Нурулланы аңлап бетерү җиңел түгел. Аның күңел дигән дөньясы гаять тә нечкә, үтә дә сизгер хисләрдән үрелгән. Юк. шагыйрь исемен йөреткәнгә генә алай түгел. Аларның да төрлесе бар. Үзе галим булса да Вахит ул мөхит кешеләрен дә шактый яхшы белә. Араларында шундыйлары да очрый: таррак сукмакта очрашсаң, ике дә уйламыйча бәреп кенә китәчәкләр! Мондыйлары, күрәсең, шагыйрьлекне кәгазьгә шома юллар тезеп, куплет саны буенча акча каеруда һәм дан алуда гына күрә Аларның иманы да. мәккәсе дә шул гына. Ә менә Нурулла исә — бөтенләй башка. Ул — җаны һәм тәне белән шагыйрь! Гүяки ул бары тик бик олы йөрәктән һәм утлы, кайнар хисләрдән генә тора. Бүтәннәр көн-төн чаба торган фани дөнья мәшәкатьләре гүя анын өчен бөтенләй юк Кешеләрнең үзе хакында ни сөйләвенә дә. башкалар бик исләре китә торган дан-дәрәҗәләргә дә әйләнеп тә карамады ул гомере буена. Вахитның каршында утыручы җитмеш яшьлек сабый Нурулла әнә шундый инде... Менә хәзер дә «ул көн...» дип исе китә бит аның. Үткәндәге ниндидер бер көнгә чын күңелдән соклана, сөенә ала ул. Ә бит инде аның яшьлеге әллә кайларда калган Еракларда, бик тә еракларда бит инде ул. Тукта, әллә сон бу Вахит өчен генә шулай микән? Бәлки, чыннан да. шулайдыр0 Бәлки шагыйрь күңелле җаннар алар, чыннан да. картаймый торганнардыр Әнә бит Нурулла да үзенең яшьлек хатирәләрен кичә генә башыннан кичкән хәл кебек итеп сөйли белә. Шуның белән Вахитны да еш мавыктыра ул. Авызын ачтырып тыңлатып утырта Әнә шундый берәр матур хикәят тыңлагач икесенең дә тормышлары бераз гына булса да яктырып киткәндәй тоела аларга Сүнеп баручы гомер кояшы яңадан бер балкып, кабынып алгандай була. Икесенең дә җанына, тәненә әлеге ерак һәм якын балкышның яктысы, җылысы төшкән шикелле була. Әнә шул балкыш аз гына булса да җылыткан шикелле тоела аларны Әнә шундый эмеенү, кызыгу, кызыксыну уяна Вахитның күңелендә. Нурулланың хикәятләре аны да үткәнгә аның да яшь һәм матур чагына алып кайта. - Ярый алайса... Мин дә берне күтәреп куйыйм инде Вахитның кыяркыймас кына тавыш белән әйтелгән сүзе һәм соңга калып кына күтәрелгән касәсе әйтерсең лә бу ике адәмнең ике биеклектәге күңел кошын тигезләп куярга тиеш. Гүя әлеге алсу сыеклыкта әнә шундый сихри көч. сәләт бар Йә, инде бераз тынычландыңмы? Әз булса да башыңа киттеме? Шулай дип үз кунагының хәлен белешергә теләде хуҗа кеше Вахит Барып җитүен җитте лә ул... Тик менә тынычлану дигәнен генә күренми, сизелми әле. Анысы кая соң аның? Булыр, булыр... Анысы да булыр дия-дия һәм ваклап туралган казылык кисәкләрен чемченә-чемченә хуҗа һаман үз кунагының күңелен күрергә тырышты Нурулла исә өстәлдәге казылыкның бер генә телемен дә капмады шикелле. Тик хуҗа гына моны искәрмәде, шәйләмәде. Ул һаман кунагының күңелен тынычландыру турында баш вата иде сыман Әйтелгән сүзләре дә шуны раслады: Мин белмәгән хатирә дип. авызга җим салдың бит әле син. Хәзер инде мин синең карамакта. Хәзер инде ычкыну юк Әйдә, сөйлә болай булгач. Ха-ха-ха... Нурулла гәүдәсен артка ташлый-ташлый, үзенең ихлас көлүе белән кычкырып көлде башта. Кармакка каптым дисеңмени инде?. Юк. Вахит дус. син түгел, ә мин эләккәнмен бүген бу кармакка' Мин! Шуңа күрә сөйләмичә һич котыла алмыйм! Югыйсә. Югыйсә, ничек дип әйтим икән: югыйсә көн гуып та кояш чыкмый калган кебек була минем өчен. Көнем караңгы кала минем1 Аңлыйсыңмы якты көнем булмый минем! Әйе. дустының күңелендә уен гына уйлар түгеллеген чамалаган иде инде Вахит. Тик менә үзе ни чара күрергә белми генә утыра ул Ничек ярдәм игәргә белмичә генә Соң. сөйләп җибәр инде Үзеңә дә бераз җиңеләеп китәр Миңа да бәлки кызыклы булыр Ул арада Нурулла да йөрәген кузгаткан хисләр ташкынының бер җаен, тәртибен габып алды, ахрысы аның йөзенә ниндидер эчтән үк бәрә торган олы сөенечнең як г ысы төште, күзләре дә дәртләнебрәк. нурланыбрак китте. Хәтта кул хәрәкәтләре дә ышанычлырак һәм мәгънәлерәк сыман иде аның. Кәнәфигә дә җайлабрак утырды, арткарак авышты. Әнә шул хәлдә гүя үз алдындагы ниндидер бер агымга, ташкынга тотынды ул. Шуңа күңел җепләрен ялгады. Әйтерсең лә Нурулла каршысына, менә хәзер Вахит утырып тора торган урынга, бер ап-ак пәрдә элеп куйганнар да, Нурулла хәзер әнә шундагы күренешләргә карап онытылырга тели. Әлеге матур күренешләр иркендә калырга тели. Болай дип сөйләп китте ул. - ...Ул җәйне мин сиңа мәгълүм редакциядә рәссам булып эшли идем Инде дәрелфөнүндәге. ягъни университеттагы, укуымны бетергәнгә дә дүрт-биш еллап вакыт узган булгандыр. Өйләнгән дә идем инде, бер кызыбыз да бар иде. Ничек, ни рәвешле өйләнүем турында сиңа сөйләгәнем булды — бу кадәресен үзең дә яхшы беләсең, шулай бит... Әмма менә өйләнгәнче йөргән икенче бер кыз турында син әле, хөрмәтле Вахит дус. бөтенләй дә белмисең. Күрше авыл кызы иде ул. Аның бөтен чибәрлеге дә, яшьлегенең сөйкемлелеге дә. аннан бөтен дөньяга бөркелеп торган наз һәм нур да боларның һәммәсе дә аның исемендә чагыла сыман иде. Луиза дигән исемдә! Аһ. Луиза, Луиза... Мин яшьтән үк тыңлап, мавыгып үскән бөтен музыка әсәрләре, һәммә гүзәл симфонияләр әнә шул бер исемгә кушылып яңгырый, әнә шул бер исемдә ишетелә кебек иде! Әйе, бу безнең татар исеме түгел. Каяндыр Аурупадан, күрәсең, немецтан кергән ул, ахрысы — аның әти-әниләре укытучы иде шул. Ә без аның белән икәү Казанда укыйбыз. Мин дәрелфөнүндә, ә ул исә әти-әнисе узган юлдан барырга тели, укытучы булмакчы. һәр икебезнең дә дәресләр күп инде, билгеле. Бигрәк тә беренче елларда авыр була бит авыл баласына. Шәһәрнең чыдап булмастай һавасына да түзәргә өйрәнергә кирәк, урысча пупалау да мәҗбүри итеп куелган анда, шул ук вакытта башкалар белән рәттән һәммә сабакны әзерләп барырга да кирәк. Өлгерергә кирәк! Ул «чит тел» дигән нәрсә үзе генә дә ни тора! Әмма мин үзем, авыл мәктәбен бетереп килгән булсам да. чит телне урта мәктәптә миңа караганда ике мәртәбә озаграк укыган шәһәр егетләре-кызлары белән бер төркемдә әйбәт кенә бара алдым — бирешмәдем. Әнә шул сынатмауда да Луиза исеменең, шул исем аркылы минем күңелдә немец халкына карата тоелган ниндидер бер эчке симпатиянең тәэсире булды кебек. Шуның өстенә, бит әле укытучыбыз Маргарита Карловна үзе дә Алманиядән күчеп килгән чып-чын немка иде. Үзе чибәр, үзе сабыр һәм бик акыллы хатын иде! Менә шушылар барысы бергә миңа- яшь авыл егетенә бик тә булы- Ш1ы. ярдәм итте инде. Яп-ят диярлек шәһәрдә беренче терәк булды. Дәресләр бетеп тамак ялгау белән мин Луиза торган фатирга — шәһәрнең бөтенләй икенче башына чабам. Көннең, кичнең кайсы вакыты икәнен карап торган да юк. Луизаны күрәсе килә —и вәссәлам! Ә шулай да без шәһәрнең урамнарында түгел, күбрәк бакча-парк- ларында йөрергә ярата идек. Авыл балалары, табигать балалары идек бит без! Үзең беләсең: хәзерге шәһәр яшьләре күбрәк кочаклашып урамда йөри, яки кафересторанда күңел ача. Күрәсең алар шуннан башка рәхәтне белми. Күрәсең аларны әнә шундый мескен генә рәхәтлек тә канәгатьләндерә ала. Ә җәйләрен пароход белән авылга каникулга кайтулар! Юк—хәзерге сыман, су өстеннән җен кебек кызу чабучы метеорлар түгел иде әле ул вакытта Пароходлар иде. Әле аларның да байтагы иске фасонда — ике ягында ике зур кул аса л ы. . Су өстендә акрын гына йөзүче сихри бер мәрмәр сарай шикелле тоела иде әнә шул ап-ак пароходлар миңа... Ә ерактан торып караганда аккош шикеллерәк тә күренә иде алар. . Без 124 үзебез дә яшьлегебез дәрьясының яшь аккошлары кебек идек шул ул чакта. — Нәрсә булды соң? Юлларыгыз нишләп аерылды соң сезнең'’ Әңгәмәдәшен игътибар белән тыңлый башлаган Вахит хәзер инде Нурулланың тизрәк төп сүзгә тотынуын көтә иде. Аның тавышында бераз гына түземсезлек төсмере сизелеп алды Хәзер барып җитәм. яме... Аңа хәтле Мостай Кәримнең менә бу шигырен генә синең хәтереңә төшерим дә. Беләсеңдер инде, анын менә мондый бик шәп шигыре бар бит: Адым да аерылма дусыннан. Учларын җибәрмә учыннан Чөнки бит Җир шары әйләнә. Җир шары корылган хәйләгә. Әйе. күрәсең, язмышның нык үзгәрүе өчен дустынның кулын бер мәртәбә ычкындыру да җигә Хәтта артыгы белән җитә икән! Нурулла чиксез моң тулы күзләрен тәрәзәгә текәп тын калды Бу тынлык хәтсез дәвам итте Вахит исә дәшми генә көтте. Юк, әллә нәрсә булгандыр дип уйлама. Вахит дустым' Юкка гына үпкәләштек тә, мин аның янына ничәдер көн бармыйча йөредсм. Менә шул гына булды. Үч иткәндәй, ул да килеп чыкмады минем янга. Әллә инде эшләре 1ыгыз булды, әллә хатын-кыз холкынча бераз ялындырырга уйлады... Кыскасы, безнең очрашмый тору ике-өч атнадан да узып киткәндер дип чамалыйм. Шулай уйлыйм. Ә соң шул ике-өч атнада япь-яшь егет тик кенә тора димени инде’1 Тулай торакның тап-тар бүлмәсенә генә сыеп ятып булмый биг инде! Мин студент чакта үзем бик гә зыялы булырга тырыша идем, симфоник концертларга да еш йөредем. рәссамнарның да күргәзмәләрен калдырмаска тырыша идем һәм билгеле инде: татарның, урысның спектакльләрен дә Син инде бу өлешен беләсең менә шунда танышылды да. озак га үтмәстән өйләнелде дә Ул чагында мин үзем белән булган хәлләрнең чын мәгънәсенә гөшенеп тә җитмәдем шикелле. Боларнын һәммәсенең асыл мәгънәсе миңа шактый соңыннан гына аңлашыла башлады. Әмма иң кызганычы булган иде инде. Луиза белән, әле генә ике аккош булып йөзгән Луиза белән, безнең юллар аерылган иде инде! Мина үз тормышымдагы менә шушы фактны танудан башка чара калмаган иде инде! Шулай акрынлап вакыт уза торды Өйләнгәчтен үзең беләсең, һич тә көттермичә бала багу мәшәкаiьләре башлана. Мин дә бик рәхәтләнеп чаптым. Яшь чак бит һәммәсе дә кызык, бәләкәй генә үз кызын булгач бигрәк тә! Аны кечкенә арбасы белән һавага, йөртергә алып чыгасын, кичләрен юындырырга булышасын, кибеткә вак-төяккә йөрисен Әле җитмәсә соңгы курста укыганда эшкә дә кергән идем Шуңа күрә өлгер. җитеш кенә барысына да! Шулай да яшь чагында һәммәсенә дә җитешәсең икән ул, малай' Мин дә бәләкәй бала мәшәкатьләре белән шактый әйбәт чаба идем кибеттән кибет кә дә, поликлиника! а да. балалар бакчасына да. Менә шулай бара иде дөнья Менә шулай үтә иде гомер вак-төяк мәшәкатьләр арасында... Ләкин көгмәгәндә-уйламаганда бер КОН килде... Килде ул КОН! Аннан бирле инде менә пичәмә ничә сл үтте, әмма һич кенә дә онытасым, истән чыгарасым юк искиткеч матур июнь ае иде >.т Июньне инде үзең беләсең: бөтен дөнья, барча табигать ямь-яшел. искиткеч ямьле була бит ул чакны! һәммә җирдә кояш, җылы, наз. иркәләнү, рәхәтләнү Ул чакны барча җан иясе үзенең чыннан да җанлы икәнен искә төшерә, чын-чынлап яши башлый, ачыла, һәр нәрсә, һәркем табигать тарафыннан үзенә салынган асылына кайта. Әнә шундый гүзәл июнь аеның иртәнге сәгатьләрендә мин дә дөнья мәшәкате белән шәһәребезнең Үзәк кибетенә килгән идем Хәзер инде нәрсә алырга теләгәнем төгәл генә истә түгел, берәр вак-төяктер инде — нәрсә булсын тагын! Кибет эче шактый зур булса да. барыбер эссе, бөркү. Шуңа күрә үз-үзеңә ачу килә, халык күплеккә ачу чыга. Андый чакта шулай бит инде ул: синең генә йомышың мөһим, ә бүтәннәр нишләп чуала инде аяк астында -нишләп миңа комачаулап йөриләр инде, дисең. Эзләгән әйбереңне табып, кибеттән тизрәк чыгып таясы, урамга ычкынасы килә. Шулай йөгерә-чаба дигәндәй бер бүлек яныннан узып бара идем, ничектер, колакка таныш аһәң чалынып киткәндәй тоелды. Башта әле берни аңышмадым да, бернинди сүз ишетмәдем дә — бары тик ниндидер бер серле сигнал гына туктатты шикелле мине. Юк. алдыйм икән әле: әле башта барган җиремнән туктамадым да мин хәтта. Бераз акырынай- дым гына шикелле. Аннары инде: теге мин аңламаган, төшенмәгән серле дулкын һаман миңа таба агылуын, һаман да килүен дәвам иткәч, һаман туктамагач — әнә шунда инде мин үз-үземә ачык итеп сорау куйдым бугай: — Кем тавышы соң әле бу?! Әнә шунда гына тәмам тукталып, үземнең кайда басып торуымны чамаларга, белергә теләдем. Баксаң—хатын-кыз әйберләре бүлеге икән бу. Әнә тегендәрәк - мин әле генә үтеп киткән җирдә байтак кына хатын-кыз чиратка баскан. Мине тукталырга мәҗбүр иткән тавыш та шуннан килде, ахрысы Шул тарафтан булды бугай Әйе, бүтәнчә мөмкин түгел иде. Мин инде кире борылып, теге чиратка таба якынайдым. Хәзер инде теге серле тавыш та тынды. Ул ишетелми иде. Әмма минем күңелгә тәмам корт керде бит! Инде хәзер мине чамасыз кызыксыну хисе биләп алды: шуның кадәр нык тәэсир итәрлек кем тавышы булыр икән ул? Кайсы танышым килеп чыгарга мөмкин соң бирегә мондый иртәнге сәгатьтә үк? Акырын гына якынлаша торгач хәзер инде миңа бу чиратның алды да ачык кына күренә башлады. Анда исә ике кыз. бер-бер артлы алмаш- тыраалмаштыра, товар карыйлар. Тегесен алалар, монысын куялар, тагын өченчесенә дә үреләләр... Шунда, тагын да текәлебрәк карасам, ни күрим ышанасынмы, юкмы: боларның берсе Луиза бит! Әйе. әйе—Луиза! Инде мин әллә ничә ел күрмәгән Луиза... Юк, Вахит дустым, мин аны тану белән дәшәргәме, дәшмәскәме дип баш ватып тормадым. Ничектер, учакка тартылган күбәләк яисә көчле магнитка суырылган тимер кисәге сыман, аңсыз-ушсыз халәттә якынайдым мин аңар. Якын килгәчтен дә бер генә сүз әйтә алдым. Аның дөньядагы иң матур, иң аһәңле, иң серле исемен генә: - - Луиза... Ул үзе башта ишетмәде.. Миңа аркасы белән тора иде ул. Бары тик дус кызы аңа нидер пышылдагач һәм башы белән миңа таба ымлагач кына борылды Луиза. Әнә шул июнь аеның ап-аяз күгедәй зәп-зәңгәр күзләр Матур итеп бер якка салып куйган сары чәч . Әз генә сипкел белән бизәлгән бераз озынчарак аксылалсу йөз... һәм беркайчан истән чыкмастай йомшак- иркә иреннәр! Хәзер ул иреннәр бераз гына елмаеп һәм шул ук вакытта аз гына җитдилек тә саклап, ә күбрәге, әлбәттә, гаҗәпләнеп һәм аптырап, ярым ачылып калганнар. Күзләрендә дә аптырау катыш гаҗәпләнү, ниндидер эчке бер гаҗизлек. Әнә шул чагында мин аңа ярдәмгә килдем кебек. Ярый, аласы әйберегезне алыгыз инде. Мин монда көтеп торырмын! дидем мин. гүя алар белән бергә килгән кеше шикелле итеп Шулай дидем дә. бер читкәрәк китеп бастым. Ә Луиза исә, бу хәлләрнең төш түгеллегенә бик тә ышанырга теләгән сыман, әле тагын миңа таба карап торды. Аннары гына иптәш кызына таба борылды Ана кызу гына итеп нәрсәдер әйтте. Тегесе дә сатучыга нидер дәште дә. шуннан соң сатучы хатын боларның икесенә бер генә төргәк төреп бирде. Үзләре караган әйберне алмаска булды ахрысы Луиза Шуннан ни булды дисеңме? Мин бит инде үземә үтә дә нык үпкәләгән кызны очратырмын дип торам. Луизаны миңа карата чамасыз ачулы итеп саныйм. Шуңа күрә аның эчендәге яман хисләр нәкъ менә хәзер бәреп чыгар диеп көтәм Карыйм ә ул иптәш кызы белән миңа таба нәкъ урамдагы кояш шикелле балкып, елмаеп килә! Гүя безнең арада бернинди ташлашу, аерылышу, үпкәләшү булмаган. Әйтерсең лә күрешми, очрашмыйча торган еллар һичнинди эзсез югалганнар, юкка чыкканнар! Мин бер мәл менә шуңа бик аптырау кичердем Сүз дәшә алмый тордым Әле бит көтелмәгәндә очрашу бу. һич уйламаганда Андый чакта нишлисең инде? Билгеле, сүз югында табарга теләп, җыен юкбар сүзләрне тезә башлыйсың Әле бит шуның өстәвенә Луиза үзе генә дә түгел. Ә минем шундый сәер гадәт бар. син беләсең: ялгыз калганда әйбәт кенә сөйләшсәм дә. хатын-кыз күп булган җирдә югалыбрак калам мин Үземне алар теләгәнчә үк матур итеп, чын джентльменнарча тота алмыйм Алар арасында аларча булу өчен ир-атка шактый гына артист булырга, ягъни аларга җайлашырга, икейөзлеләнергә кирәк бит. Ә миннән алай чыкмый инде у i! Ү 1ерсәң дә булмый инде миннән андый кылану, кылтымлану. көязләнү! Минем өчен иң кулае үземчә булу, үз күңелем теләгәнне эшләү, үз йөрәгем кушканны үгәү. Ул көнне кызларга эндәшкән беренче сүзем дә әллә ни җүнле булмады шикелле. Алар турында берни дә белмәгәнгә, дөресрәге Луизаның хәзерге тормышыннан бөтенләй хәбәрдар булмаганга күрәдер инде, болайрак дип әйтеп куйдым: Иртәрәк уянгансыз әле сез. Мин моны билгеле аңа гына. Луизага гына карап әйттем инде Аның белән сөйләшергә теләми мин тагын кем белән сөйләшергә тиеш соң инде йә?!! һәм Луиза үзе дә моны бик тиз сизде, әлбәттә Шулайрак килеп чыкты шул! Тик нишлисең, без гаепле түгел инде пароход шулай иртә килеп туктады бит Казаныгызга! Әйе. әйе. ул нәкъ әнә шулай диде «Казаныгызга» диде! Чү, нәрсә соң әле бу? Нәрсә дигән сүз бу?! Аның шундый сүзләрен ишеткәч, мин баскан урынымда каттым да калдым Нинди пароходны әйтәсең син? Нишләп Казаныгызга дисең? Минем гаҗәпләнүемә Луизаның гүя исе дә китмәде. Миңа карап бераз хәйләле елмаеп басып тора бирде ул Ә җавапны мин аның иптәш кызыннан ишеттем: Бәй. менә гаҗәп кеше! Бүген иртүк Чаллыдан килеп төштек лабаса без! Шуны да белмәскә син' Аннары мут елмаеп тагын өстәп куярга итте Луизаның дусты. Татарстанның иң яшь каласының иң гүзәл кызлары булуыбызны бер дә чамалап булмыймыни соң. ичмасам' Менә сиңа мә! Луиза хәзер Чаллыда икән бит Мин сораулы карашымны аның үзенә текәдем Син хәзер андамыни? Ул көлемсерәп куйгандай итте «Шуны белмәвеңмени » диюе булдымы бу аның һич аңламадым. Ә теле белән әйткән сүзләре шундый иде — Вакыт бара бит, Нур. Аны туктатып булмый бит . Мин дә укып бетердем. Менә Чаллыга эшкә җибәрделәр... Аның бу сүзләрен ишетүгә, минем хәгердә үзебезнең элекке матур хыяллар яңарды. Аларның барысы да гел Казан белән генә, ул чакта безгә иң матур, иң ямьле булып күренгән шәһәр белән генә бәйле иде ич Әнә шул уйларымны эчемдә саклап кала алмадым. — Казанны ташладың инде алайса., дип әйтеп куйдым, бу сүзләргә үземнең һич тә урынсыз булган үпкәмне салырга тырышып. Гүя болар- ның барысы өчен дә Луизаны гаепле санап. «Соң, аның нилектән монда, Казанда калырга теләмәвен син бик яхшы белергә тиеш идең бит инде!» Ә ул эченнән ниләр уйлагандыр, әмма тыштан моны миңа сиздермәде. — Туры килде инде... дип кенә куйды, бик артык исе китмәгәнрәк кыяфәттә. Шуннан соң авыр тынлык урнашты. Әле ярый тик басып тормыйбыз, каядыр барабыз. Дөресрәге мин аларга ияреп барам. Ә Луизаның иптәш кызы күрәсең безнең хәлләрне ныклап белми, аңламый. Ул үзенчә безне сөйләштерергә тырыша, мәзәк хәлләр дә кыстыргалый. Ә Луиза белән бездән аңа ни «ә», ни «җә» юк! Шулай әкертен генә атлый-атлый кайсы урам чатына җиткәнбездер, хәзер инде анысы төгәл генә хәтердә түгел, бер мәлне Луиза үзенең иптәш кызына карап болай димәсенме: — Синең апаңнарга барып тора алмам инде мин, Әлфия! Менә иске дус очрады бит... Сөйләшәсе сүзләр дә бар иде аның белән Ә мин ни дип әйтергә дә белмим. Луизаның сүзләрен хуплаган сыман берничә ымлык кыстырып куйдым бугай инде шунда. Тирә-юньгә күз салсам, без трамвай тукталышына килеп басканбыз икән... Бераздан Әлфиянең трамвае килде. Ул теләр-теләмәс кенә трамвайга керде — соң аның уй-ниятләре бөтенләй үзгәрде бит! Аннары безгә кул болгап, шулай ук елмаерга да. елмаймаска да белмичә, шактый ук күңелсез йөз белән күздән югалды. Ул киткәч, без Татарстан урамы буйлап каядыр юл алдык. Хәер, әлеге урамны син бик яхшы беләсең бит инде. Аның Идел буена. Елга портына алып чыкканын беләсең дип әйтүем. Менә, син ышанасыңмы-юкмы — анысы синең эш — әмма валлаһи дип әйтәм. чын дөресен сөйлим: икәү генә калгач, без нәкъ элеккечәгә әйләндек тә куйдык. Нәкъ әүвәлгечә! Луиза белән икәү генә калгач, мин дә үзем булдым да куйдым бит әй! Исең китәрлек! Икебез ияләнгән көйгә шаяртып көлдерә дә башладым. Ул да ихлас күңелдән, онытылып, чын көлү яме һәм тәме белән дөньяны балкыта-балкыта көлә— чыркылдапмы чыркылдый мин сиңәйтим! Юл уңаеннан шәраб кибетенә дә сугылып чыгасы иттек. Ләкин анысын эзли-эзли төп юлыбызны югалта яздык. Үзе бер хикмәт инде! Ул чагында шәраб хәзерге шикелле адым саен очрап тормый иде ич әле. Шул кибетне эзләп йөргәндә болай дип көлдергәнем бигрәк тә истә калган: Мин Казан урамнарында көндез йөреп күнекмәгән шул...—мин әйтәм Шуңа күрә көндез адашыла икән.. Бу сүзнең ничек телгә килүен әйт әле син! Чыннан да. ул чакта без — яшь шагыйрьләр, яшь артистлар, рәссамнар — төннәр буена бере- бездән-беребезгә кунак булып йөри идек Кайвакытларда әнә шулай Казан урамнарын таптыйтаптый таңнарны да аттыра идек. Әй. күңелле яшьлек төннәре диген син. ә Вахидулла! Әйе. сүз бит әле Луиза турында. Шәраб кибетеннән соң инде без яңадан Елга портына. Идел буена таба атлыйбыз... Нурулланың шулай диюе булды, моңа кадәр аны сүзсез генә диярлек тыңлап утырган Вахит түзмәде: — Минем дә сүнгән хисләремне уята башладың бугай әле син 6v хикмәтле хикәятен белән, - дип ул да сүзгә кушылды Ә үзе бер кулына шәраб тулы касә тоткан. Күзләре дә дәртлерәк елтырыйлар, иреннәренә дә елмаю кунган Әйдә, сез ике яшь йөрәкнең алдагы матур юлы өчен Пароходка кадәр исән-сау барып җитүегез өчен' Нуруллага да дусты сүзен тыңларга туры килде Акырын гына чәкешеп, эчеп куйдылар. Сөйли-сөйли Нурулланың авыз эче дә кибешкән икән. Ул бигрәк тә тәмләп, дәртләнеп эчкә суырды ялкын төсле алсу эчемлекне Әйтерсең, үзенең хикәяте белән генә түгел, ә менә хәзер иреннәре белән дә ут чәчеп, ялкын сулап утыра — Хикәятнең бу өлеше үземне дә бик дулкынландыра бит әле. малай.. Нурулла яшь егетләрчә әнә шулай «малай» дип куйды. Күңеленнән чыннан да әлеге яшь чакларына кайтты бугай ул. Шагыйрь халкы шундый серле, хикмәтле шул инде ул! Алар эчендәге хиснең, тәэсир дәрьясының көчен, аның илаһиятен бу фани дөньядагы бер генә нәрсә белән дә чагыштыру мөмкин түгелдер, мөгаен. Бер башлагач дәвам итмичә булмый шул инде! Ничек инде менә сине кызганмыйча, шулай ымсынган килеш калдыра аласың?" Шулай дип Нурулла Вахитка текәлеп көлеп тә куйды Ә фа!ир хуҗасы Вахит, чыннан да бераз үпкәләгән сыманрак нәүмизләнен. Нуруллага текәлеп утыра. Күзләрендә бераз кырыслык та чагылып киткәли Гүяки менә хәзер, Нурулла әлеге сүзен дәвам итмәсә, Вахит апа гомер-гомергә эндәшмәячәк Бер генә дә сүз катмаячак! Сиңа җиңел ул, Вахит дус, сөйләп бетер дип әйтүе. Ә мин менә ул хәлләрне, ул кичерешләрне ничек итеп, нинди сүзләр белән сиңа аңлатыйм? Ничек игеп синең күз алдыңа китерим?! Син «шагыйрь» дигәч тә. мин дә бит адәм баласы! Пәйгамләрләр куәте, җеннәр сәләте юк ич миндә! Шулай бераз назланып алды да, Нурулла сүзен дәвам итте: Идел буена якынайгач шул исемә төште: инде бит аны. шушы мәгърур дәрьяны күрмәгәнемә дә әллә ничә ел икән ич инде! Мин моңа шаккатыйм! Өйләнгәч дөнья мәшәкатенә чумып, вак-төяк ыгы-зыгы арасында маташып, мин ничектер моңа бөтенләй игътибар да итмәгәнмен икән. Яшьлегемнең пароходлы ул матур дәрьясын оныта да башлаганмын икән бит! Иделгә якынаю һәм. аңа якынайган саен борынга, бөтен тәнгә-җанга су исе, дәрья шаукымы ныграк, тулырак, көчлерәк, тула бару мине гел иләсләндерә, тагын да ныграк канатландыра барды Ә инде Луизаларны Казанга алып килгән ап-пак пароходның канатына зур-зур хәрефләрдән язылган «Сергей Есенин» дигән сүз мине күкнең җиденче катына ук менгерде! Әллә бу Идел дәрьясында йөзүче бөтен пароходларга да әнә шундый илһамлы, илаһи затларның исемнәрен куялармы икән? дин уйлап алдым мин әнә шул чакны Әллә бу исем һәм бу пароход Луизаны алып килгәнгә күрә генә миңа шундый илаһи булып тоеламы икән’ Минем, юк безнең бәхеттән генә туры килдеме икән бөек шагыйрь исемен йөрткән бу гүзәл пароход? Син. Вахит дус. минем мондый лирикага бирелүем өчен ачуланма инде. Беләм, сиңа фән кешесенә фактлар, вакыйгалар гына кирәктер инде Ләкин минем йөрәк хәлләре дә. җанның ул чагындагы һәм менә хәзер ул сәгатьләрне искә төшергәндәге талпынулары болар да тормыш фактлары түгелмени соң1 ! Сез. галимнәр, нигә дип әле гел дә тотып карардай нәрсәләрне генә тормыш фактлары дип саныйсыз?! Ә күнет. ә җан яшәешен аның нечкә кылларын һәм аның югарыга очынуларын нитә дип реаль чынбарлыкка кертмисез? Нигә аларны бер дә санга сукмыйсыз?! Кайчандыр пролетариатка гына хезмәт итүне максаты санаган «материализм» чире түгелме соң бу? Шуңа бик тә ошаган бит ул! Мин үзем 9 «к у.»4 129 аннан бик тә чирканам. Андый карашлар җанны да, тәнне дә туңдыра. Өшетә хәтта! Әйе, бераз мавыгып киттем бугай. Шулай шул: сез галимнәр кебек бер эздән генә бара да. йөри дә алмыйм Әллә инде менә бу касәдәге шайтанның хикмәте шулай үзен сиздерә башладымы икән? Хәер, мин моның белән гомер буе дус бит. үзең беләсең... Ләкин хәзер эш анда гына түгел! Юк, һич тә шәрабта гына түгел эш! Эш әнә шул көннең, әнә шул сихри июнь аеның әнә шул сәгатьләре һич истән чыкмас дәрәҗәдә күңелгә, йөрәккә сеңеп, берегеп калган булуда! Менә хәзер ул минутлар минем күз алдында ул чактагыдан да терерәк, шул вакыттагыдан да тәэсирлерәк, гүзәлрәк булып җанланалар бит! Син шуны аңлыйсыңмы. Вахит дус?! Ә аның Вахит дусты хәзер дәшмичә, елмаеп кына утыра. Әллә ул тәмам йомшаган, шәраб тәэсирендә эрегән инде? Яисә Нуруллага ияреп ул да яшьлегенә кунакка киткәнме? Аның да әнә шундый ләззәтле яшьлек хатирәләре күз алдына килеп басканмы әллә? Кем белсен... Үзенең йөрәк хәлләрен кем соң тиз генә төшендереп, аңлатып бирә алсын... Нурулла исә Вахи тка карамый да диярлек. Ул инде хәзер үзенең үткән яшьлеге дәрьясына гәмам чумган. — Ямьле җәй көненең кояшлы бер иртәсендә яр буенда тып-тын гына торган ап-ак пароходны күргәнең бармы синең? Җир йөзендә мөмкин булган иң илаһи, иң югары матурлык сыман тоела ул! Аның акка буялган һәрбер рәшәткәсе, һәр култыксасы һәм түгәрәк тәрәзәсе дә дөньяның иң яхшы осталары кулы белән ясалгандыр дип уйлыйсың. Шуңа ихлас ышанасың. Ә инде бу гүзәллек, бу зиннәтле ап-ак сарай мәгърур Идел өстендә дә булгач — әлеге пароходның бәхет бишеге икәнлегенә бернинди шигең дә калмый Басмалардан ни рәвешле үтүебезне, пароход эченә кергәчтен өскә дә. аска да төшүче тимер баскычлардан ничә мәртәбә үтүебезне, кайсы коридорлардан шык-шык басып баруыбызны менә боларның берсен дә мин күзем белән күреп, зиһенем белән кичереп бара алмадым. Мин андый хәлдә түгел идем. Мин ул мәлдә хисләрдән исергән, онытылган хәлдә идем... Әгәр дә нинди дә булса берәр сәбәп килеп чыгып, без әле генә узган юлдан миңа үземә генә кирегә чыгарга кирәк булса да. мин. һичшиксез, бер адым атлауга ук адашып калачак идем. Менә шушы ап-ак диварлар, ап-ак тар коридорлар арасында башым әйләнеп, ушым югалып калачак идем мин! Хәзерге бер шагыйрәнең «. бураннарга кереп адаштым» дигән юллары бар бит әле. Шуның сыман, мин дә. теге чакны ап-ак пароходтагы ак хисләр бураны эчендә адаштым... Луиза белән Әлфия икесенә бер каюта алганнар икән. Ишекләре каршысыиа килеп баскач: Менә шушы була инде безнең су өстендәге фатирыбыз. дия-дия сумкасыннан ачкычын чыгарды Луиза. Вахит! Син менә хәзер мине тыңлап утырасың, әйе бит? Ярый, анысы өчен рәхмәт, билгеле. Әмма син менә шушы мизгелләрнең миңа ни дәрәҗәдә кадерле, кыйммәт икәнлеген аңлап җитә аласынмы икән?! Юктыр дип уйлыйм, ачуланма, зинһар! Гомумән, минем үземнән башка бүтән бер генә кеше дә аңлап, төшенеп җитә алмыйдыр шикелле ул бәхетнең, ул рухи ләззәтнең тирәнлеген, аның чиксезлеген! Бәлки, булса Луиза үзедер, бәлкем... Ул гынадыр... Менә хәзер, әгәр көчемнән килсә, мин ул эпизодларны төсле кинога гөшерер идем дә — гомерем буена башка бер ни дә эшләмичә, бүтән бернинди дә гамәл кылмыйча, бары тик әнә шул сихри кадрларга гына мөкиббән китеп утырыр идем. Шулай яшәр идем мин! Менә бит ул йөрәк ни ди. Вахит! Луизага иярен әкерен генә, песи кебек кенә басып, мин дә каютага үттем. Керү белән күзгә бәрелгәне шул булды: каютадагы бердәнбер тәрәзә ярым ачык, анын ак кисея пәрдәләре дә ике якка тартып куелган, шуна күрә кояшлы Идел өсте аерым-ачык булып ялтырап ята Бодай ла гүзәл бу күренешкә тагын да яңа бизәкләр өстик әле дигәндәй акчарлаклар тавыш-тын чыгармыйча гына, талгын гына очып үтәләр. Гүяки тәрәзәне кисеп үтәләр. Тәрәзәне генә түгел, әйтерсең лә минем бәгырьне телеп үтәләр алар.. Юк, безнең Луиза белән беренче генә мәртәбә ялгыз калуыбыз түгел иде бу. Ул торган фатирда бергәләшеп вакыт кыскарткан чакларыбыз элек тә байтак кына булган иде. Әмма егет белән кыз идек без ул чагында. Чаманы узмый идек. Шуңадырмы, каютага килеп кергәч тә бер-беребездән әллә ни кыенсыну сизмәдек диярлек. Әле онытылып җит мәгән элеккеге мөгәмаләбез- не сакларга тырыштык. Бу әйберне өстәлгә куйыйм микән сон'*. Шәһәрдә алып кесәгә тыккан шәрабне кыюсыз гына чыгарып, өстәлгә куйганчы башта Луизага карадым Безнең моңа кадәр аның белән беркайчан да шәраб эчкән юк иде. Студент чакны үзе янына килеп йөрегәидә дә. әгәр мин дус-ишләр белән бераз кәккән Гл.тсам ул IIIJKII.HI кырыс тавышка күчеп ачулана да иде әле. «Минем янга мондый хәлдә килмә!» дия иде. Ә бу юлы ул дәшмәде Мин исә урысларның «дәшмәү ризалык билгесе» дигән сүзен истә тотып, кыюлана төштем. Теге сихерле суны (шәрабны әйтәм) өстәлгә үк утыртып куйдым Бераздан Луиза да килеп утырды ул кечкенә өстәл янына Минем каршы га.. Үзе әкеренләп кенә сораштыра Тормышлар ничегрәк бара соң. Нур'’ Мин исә җавап бирергә ашыкмыйм Җавап бирәсе урынга акырын гына үрелеп шәраб шешәсен ача башлыйм. Шуннан соң гына авыздан сүзләрне гартын диярлек чыгарам - Нәрсә дип әй <ергә инде. Акрынлап ага инде дөнья дигәннәре. Балагыз бар дип тә ишеткән идем Аның шул сүзләреннән мин никтер кызарып, уңайсызланып киттем Белмим ни хикмәт булгандыр? Ни өчен кызарып утырганмындыр инде мин ул чакны... - Әйе. дөрес. Кызыбыз бар. Боларнын барысы да мин шәраб шешәсен ачкан һәм касәләргә салган арада сөйләшенде Ә кулга касәне тоткач үземнең хәлне бераз җиңеләйтү юлын сизеп алып ахрысы мин дә аннан сорыйсы иттем - Син нигә дип Чаллыга киттең соң әле’1 _ Үзем шулай дип сорадым, ә үзем аның җавабын да кәгеп тормыйча ук, аны кыстый да башладым «Әйдә әле. әйдә » Шулай дип эчәргә кыстыйм мин моны, һәм ни гаҗәп -ул карышмады' Әйдә соң алайса!.. Очрашу өчен булсын! диде ул. Үземнең гост сыман берәр җүнле сүз әйтергә тиешлегем шунда гына исемә төште. Әйтәм ич артистлык юк миндә дип! Ә теге Чаллыга китү турындагы соравым исә һавада асылынды да калды. Гүя Луиза аны бөтенләй ишетмәде дә! Без синең белән пароходта кайта юрган идек Исеңдәме? Бу Луизаның соравы Ничек минем исемдә булмасын ди инде' Җәй көнге ул гүзәл сәяхәтләр ничек игеп онытыла алсын соң инде алар!!! Шуңа күрә мин җавап бирердәй сүзләр дә таба алмыйм Уфылдап аның янәшәсенә барып утырам Ул да акырын гына кулын минем *ИЛХөгә сала һәм назлы ла. кызганган да гавыш белән: Нигә уфтанасың’’ дип сорап куя Ә минем дөресен әйтергә тел бармый. Кыюлык җитми. — Болай гына.. - дигән булам. Ул да, бик аңлаган сыман итеп: Ә-ә-ә... дигән була. Менә шуннан соң сүзләр бетте безнең... Ул торып тәрәзәне дә, пәрдәне дә ябып килде... Менә шулай булды инде... Аннан соң да әллә ни сөйләшмәдек кебек без. Ничектер — барысы да сөйләшенгән дә һәм. шул ук вакытта, әле бер ни дә әйтелмәгән дә, аңлатылмаган да кебек калды безнең ара. Ләкин шуны гына әйтим: андый шашып яратуны минем бүтән беркайчан да очрат каным булмады Миңа үз гомеремдә бүтән андый олы бәхет тәтемәде. Шуңа күрә Луизаның ул көнне шаша-шаша «бәгырем!» дип пышылдавы менә хәзер гел дә, гел дә искә килеп төшә... Аларның пароходы икенче көнне иртән генә китәргә тиеш иде. Мин ул көнне көне буе һәм төнен дә Луиза янында булдым. Ә аның иптәш кызы апасыннан кунактан иртән генә кайтты. Әмма ул иртүк мине каютада күреп бер дә гаҗәпләнмәде. Пароход киткәндә мин аларны пристань кырыена ук чыгып басып озатып калдым... «Саубуллашканда син нәрсә дип әйттең соң?»—диярсең инде. Ә соң мин аңа — Идел дәрьясы өстендәге ап-ак пароходның югары катында басып торган ул яшь гүзәлгә, үземнең бөтенләйгә китеп баручы мәхәббәтемә— аста, пристаньнең тупас салкын тимер идәнендә, кадакланган сыман басып торган килеш, нәрсә дип кенә әйтә ала идем соң ул чакта?!! Аның әле һаман, безнең яшьлектәгечә ап-ак пароходта булуы, ә минем исә ярда калуым — бу хәл үзе үк безнең арада нинди олы каршылык килеп чыгуын әйтеп, күрсәтеп тора иде түгелме соң?! Шуңа күрә баскан килеш Луизага текәлеп карап тордым да тордым инде. Мәңгегә истә калдырырга теләгән сыман — озак, бик озак карап тордым мин аңа... Нурулла, богауланган бөркет сыман, үзенең кәнәфиенә ике куллап чытырдатып ябышкан, куллары белән култыксаларны сытардай итеп кыскан килеш, эчке ярсуыннан очып китәрдәй булып утыра. Аның мондый халәте әле генә сөйләгән сүзләренең ихласлыгын, эчкерсезлеген һәм аларда тормышның аяусыз хакыйкате ятканлыгын бик тә ачык итеп гәүдәләндерә иде. Бер мәл гомер үткәннән соң Нурулла тагын сүзен дәвам итә алды: Ә берничә көннән... мин эшләгән редакциягә «үз кулына гына тапшырырга» дигән хат килеп төште. Ул хат Луизадан иде Яшермим, шактый озын хат иде ул. Аны укыганда үзеңнең гомер буе язган шигырьләрең дә онытылырлык иде. Шуның кадәр дә хисле, шундый да кайнар хат иде ул чөнки! Ә хәзер ул хатның менә мондый бер җөмләсе генә хәтеремдә калган. «Идел буйлап бик озак, бик рәхәтләнеп сәяхәт итәм диеп чыккан идем дә. ул матур сәяхәтем икенче көнне үк тәмамланды! Син ярда торып калган көнне тәмамланды минем ул сәяхәтем!» дип язган иде Луиза үзенең Идел буендагы Н шәһәре пристаненнән җибәрелгән хатында... Әйе. ул матур җәйнең әнә шул иртәнге пароходы минем гомеремнең дә бөтен ямен, яшәвемнең бөтен тәмен алып киткәндер күк тоела мина... Бүлмәдә озын тынлык урнаша Нурулла әйткән бу сүзләр белән һәр икесе дә килешә. Шуңа күрә алар моңаеп кына, бер сүз дә дәшмичә генә, үткән гомер ялкыны кебек кып-кызыл шәрабне эчеп куялар...