Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПРОЗА ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ

Әдәбиятыбызның проза жанрындагы бүгенге хәлләр күпләрне борчый Уңышларыбыз да, борчуларыбыз да җигәрлек Шуны искә алып, редакция байтак кына әдипләргә түбәндәге сораулар язылган анкета тараткан иде: 1. Бүгенге прозанын кайсы яклары Сезне сөендерә? Coin ы елларда басылган кайсы проза әсәрләрен яратып укыдыгыз? Ннндн яна авю- рларга аеруча зур өмет 6ai лынсыз? 2. Бүгенге прозанын нинди жигешсезлекләрен күрәсез? -Хларнын сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз? 3. Прозабызны үстерү өчен хәзер нәрсәләр эшләргә кирәк днп саныйсыз? Беренче саннан башлап редакциягә алышан җавапларны урнаштыруны дәһам итәбез. Әдипләрне, галимнәрне һәм укучыларны шушы сөйләшүдә каг- иашырг а чакырабыз. Фоат ГАЛИМУЛЛИН: 1. Егерменче гасыр үтеп бара Исән-имин булсак, тагын өч-дүрт елдан яна меңъеллыкка аяк басабыз. Ике меңенче елның беренче таңы яңа гасырның гына түгел, зур бер меңъеллыкның да тәүге мизгеле булачак Бу хәл әлеге көннең әһәмиятен күп тапкырлар арттырачак Гасырлар чиге бер йөзьеллыкның икенчесе белән гадәти генә алмашынуы түгел ул Гадәттә, мондый чакта рух үз!әрүс дә күзәтелә Узып баручы XX гасырны гына алыйк Аның беренче еллары ук әдәбиятка бик зур сикереш бирде 22 яшьлек Гаяз Исхакый. үз милләтенең хәлен тәфт ишләгәннән соң, яңа гасыр таңында «Тормышмы бу?» дигән сорауны куйды Үзе үк моңа җавап бирергә алынды Нәтиҗәдә. «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәрен язды. Бу милләт язмышы өчен бөтен җаны-тәне белән янган шәхеснең киләчәгебез хакында үзедәй зыялылар белән берлектә уйлануы, ягъни аларнын да игътибарын тон йокыларын качырырдай шул мәсьәләләргә юнәлтүе иде « Инкыйраз» чыны, чыннан да. татар җәмгыятен йокымсыраган хәленнән арындырды. күзе аталуга сәбәп булды Аның артыннан Г Тукай, С. Рәмиен кебекләрнең көчле шигъри авазлары яңгырады Ләкин 1917 елның октябреннән сон татар «инкыйраз!» дип аваз салудан мәхрүм ителде Бу сүз эчкә яшеренде Гасырның соңгы унъеллыгында бу кисәтү яңадан яңгырады, чөнки халкыбыз үз хәлен «көлке бүлмәсе»ндәг е кыек-мыек көзгеләрдән түгел, бәлки гадәти, тигез пыялалы көзгедән карау мөмкинлеген алды һәм исе-акылы китте Әгәр Г Исхакый милләтнең бетүе 2100 нче еллар тирәсендә мөмкин дип юраса, баксан. инде ике меңенче ел якынлашканда ук шушы хәлгә тарый язганыбыз беленде. Менә ни очен язучыларыбыз да милләт язмышы мәсьәләсен үзәккә куеп ггжаг и гә баш ладылар. Бу мәсьәләдә беренчезәрдән булып чан сугучы өлкән әдибебез Ә Еники булды Ул милләтебезнең бетүгә баруы турында кисәтеп матбугат га язып чыкгы. бу үтә җитди мәсьәләгә карага җәмәгатьчелекнең фикерен уятып җибәрде Менә минем кулымда аның «Кояш баер алдыннан» дигән китабы, ул әле шушы өч-дүрт ай эчендә генә басылып чыкты Бу китапның кулыма килеп керүе минем өчен бик истәлекле булды. 19 сентябрь иде. Бер төркем язучылар белән, Чистай районының Яуширмә авылында булганнан соң, Казанга кайтышыбыз. Саескан Тавы янындагы кичүдән Чулман елгасы аша чыгабыз. Паром акрын гына кыймылдый Мин. култыксага күкрәгем белән ятып, суга карап барам Шулвакыт берәү яныма килде Әмирхан ага икән. «Менә, юлга алып чыккан соңгы китабымны сиңа бирәсе иттем».— диде Өлкән әдипнең көтмәгәндәге илтифатыннан мин каушап калдым. Рәтләп рәхмәт тә әйтә белмәдем шикелле Китапның беренче ачылган битен укып киттем: « менә инкыйразга (бетүгә) шома гына якынлашабыз. Йөз баланың туксаны урыс мәктәпләрендә укый Урыс теле гаиләләребезгә керде Авылдан килгән әбиләребез оныкларыннан урысча сукаларга өйрәнәләр.. Әдәбиятка яңа килгән татар яшьләренең шактый өлеше урысча гына яза. Ә без. өлкән язучылар, татар теле безнен гомергә җитәр әле дип юанган булдык» Әлеге кечкенәрәк кенә китапны мин бер утыруда укып чыктым һәм шундый нәтиҗәгә килдем: бу - бүгенге көннең «Инкыйраз»ы дәрәҗәсендәге басма. Әмирхан ага Еники тарафыннан язылган булуы андагы фикерләрнең күңелгә тәэсир итүен күпкә арттыра. Быел укыган китаплар арасында аеруча тетрәндергәне Р Мөхәммәдиевнен «Утлы таба өстендә» дигән әсәре булды. Мин бу әсәр белән күпләргә караганда алданрак та танышкан идем Шушы елның март аенда без Ринат Сафа улы белән гөрек язучыларынын чираттагы корылтаена бардык Бер көнне кич Әнкаранын «Эч кала» кунакханәсендә Ринат миңа китапның байтак өлешен кулъязмасыннан үзе укып күрсәтте. Төн таңга авышканчы автор укуында шушы китапны тыңладым Биредә язылганнар миңа бик көчле тәэсир итте Кешеләр белән аралашканда да күреп торам: әсәр аларны да тетрәндергән. Соңгы елларның дәһшәтен бу дәрәжәдә эчтән белеп, кыю һәм ачык итеп әйтеп биргән башка бер әсәрне белмим Ин мөһиме шунда. Р Мөхәммәдиевнен боларны язарга хакы бар. чөнки ул бу хәл-әхвәлләрне үзе кичергән. Шуңа күрә аның әйткәннәре ышандыра, укучыны биләп ала. Әйе, көрәшче татар әдәбиятының олы традицияләрен дәвам итү бу XX гасырның туксанынчы елларындагы вакыйгаларны аңларга теләгән кешеләр кулларына «Утлы таба . »ны алачаклар А. Хәлимнең китабы «Гомернең ун көне» дип аталса да. анда татар халкының 1552 елдан соңгы фажигасе, шуннан сон кичергәннәренең бүгенге көнгә килеп җиткән нәтиҗәләре турында әрнеп языла. Татар милләтен бетерү максатына ирешүнең тагын бер юлы — татар һәм башкортны маңгайга-маңгай китерүчеләрнең кара эшләре ачып салына. Күрәбез, монда да инкыйраз мәүзугы башыннан ахырынача сузыла. Г Тавлинның «Афәт». Ә Баяновнын «Урланган ай». М Насыйбуллиннын «Кайтаваз». Р Кәраминең «Каргышлы этаплар» әсәрләре белән дә шул ук хәл. Каләмдәшләрнең фидакарьлек белән ижат итүләренә күңелдә рәхмәт хисләре уяна Мине тагын бер олы шәхесебезнең ижаты куандыра. Ул — Зәки Зәйнуллин. Халкыбызның олпатлыгын һәм затлылыгын гәүдәләндергән бу ил агасына Ходай Тәгалә язучылык талантын да кызганып бирмәгән Аның «Үрләр аша», «Галимулла агай күгәрченнәре», «Сугыш алды малайлары». «Урам» повестьлары һәм хикәяләре күпләрнең игътибарын җәлеп итәләр Аз гына мәйданда кеше холкын ачу осталыгы, халыкчан теле, хикәяләүне җиңел алып баруы — авторның төп өстенлеге. Тәлгат Галиуллинның да прозада үз урынын ала баруы шулай ук сөендерә 2. Татар әдәбияты, ни генә әйтсәң дә, шигъри әдәбият булып аваз биргән. Проза, драматургиянең чын-чынлап ныклы нигездә үсеп китүләренә бер генә гасыр Шигърият тарихы исә меңъеллык тарих төпкелләренә китә Менә ни өчен әдәбиятыбызның олылыгын, абруен һәрвакыт диярлек шигърият билгеләп килде Кыюлар, батырлар, туры сүзлеләр шигърияттә булды Дөрес, прозаның да олы традицияләре барлыкка килде Г Исхакый. Ф Әмирхан. Г Ибраһимов. Ш Камал. М Галәү. Г Бәширов. Ф Хөсни. Ә Еники Нинди олы исемнәр! Болар- нын һәрберсе аерым-аерым гына да казаныш булырдай әсәрләр ижат итеп, үзләренең әдәбияттагы асыл урыннарын яуладылар, ә инде бер әдәбиятта шундый исемнәрнең булуы кайсы халык бәхетенә туры килгән икән'’ Шуларга тагын җитмешкә җиткән яки илле белән җитмеш арасындагы дистәгә якын зур прозаикларыбызны китереп кушсаң, әдәбиятыбыздагы бу тармакның олпатлыгы тагын да арта. Бер абруйлы язучы «бездә 1917 елдан соңгы чорда проза булмады» дип әйткән иде Миңа мондый кискен фикерне инкар итеп чыгыш ясарга туры килде Ин саллы фикерем итеп болай дидем димәк, сезнең үзегезнең әсәрләрегезне дә юк дип исәпләргә кирәк Болай дию аны сискәндереп жибәрде' Әйе. мондый шәрә рәвештә кире кагулардан сак булырга кирәк Булганны күрә белү дә бик моһим Р Төхфәтуллин, А. Расих. А. Гыйләжев. Г Ахунов. М Мәһдиев. Н Фәггах. М Маликова. М Хәсәнов кебек язучылары булган проза әдәбиятыбызны инкар итү өчен йә күзен күрмәү, яки тагын да хәтәре акылын сәламәт булмау кирәк. Шулай да проза үсешендә кыенлыклар бар Аның сәбәпләре күп инде. Мин аларнын барысын да санап чыгарга өлгермәм, башкалар да бу мәсьәләгә үз карашларын белдерерләр Кайберләрең әйтсәм болай була беренчесе прозаик- ларыбызнын күпчелегенең, шагыйрьләрдән аермалы буларак, «амбразурага ташланырга» кодрәтләрежитмәве; Г Тукай кебек, «кулда каләм була торып курку белән өркү харам» дип «мангьларны тибеп аударып» бармаулары Исәп-хисаплык. салкын канлылык әсәрне дә салкын акыллы итә. Мондый нәрсә, билгеле инде, укучы күңелен жылытмый. Моның белән әйтергә теләгәнем шул язучы уйда, фикердә, хистә бәйсез булырга тиеш, ягъни ул үзе теләгәнен язсын Каләм әһеле үз милләтен ихлас мәхәббәт белән яратырга тиеш Бу ярату мәҗбүриятлек белән түгел, бәлки чын күңелдән булганда гына кыйммәт Шхл очракта г ына «Батырша» (Җ Рәхимов). «Сәет батыр» (В Имамов). «Сөембикә» (Р Батулла). «Хыянәт» (Ф. Латифи) кебек әсәрләр гуар Бүген татарнын тарихын фәнни һәм эстетик өйрәнүдән, аны үзебезгә һәм башкаларга таны г у дан киләчәгебез бәйле. Халык бүген тарихи дөреслеккә сусаган Аның ихтыяҗын үзешчәнлек дәрәҗәсендә генә түгел, намуслы тарихи дөреслек кенә канәгатьләндерә ала Ягъни биредә сүз белеп язу турында бара Бетү дәрәҗәсе бүгенге чынбарлыгыбызны сурәтләгәндә дә җитми Хәзерге укучыны язуныкын хыялы белән генә тудырылган әсәрләр канәгатьләндерми Ана. дистәләрчә еллар буена ярым-йорты мәгълүмат белән туенганнан соң. хакыйкатьне белү кадерле 3. Прозаның үсүе бүген тормыш таләбе Прозаикларыбызның яше нык олыгаеп бара Яшь каләмнәрне барлауга, аларны рухландыруга игътибар тупларга. язганнарын укучыга җиткерергә булышырга кирәк Монда дәүләтебез дә ярдәменнән ташламаска тиеш Радик Ф Ә И И) В: Кайчагында зыялылар арасында менә мондый фикерләр ишетергә туры килә Соңгы еллардагы үзгәрешләр уңаеннан безнең татар әдәбияты сүлпәнләнде, кайбер әдипләр югалып калдылар, тема таба алмый интегәләр, гомуми төшенкелек сизелә, имеш Мин, шәхсән, мондый юраулар белән һич тә килешергә теләмим. Соң бит. уйлап карасаң, хәл бөтенләй үзгәчә! Вөҗдан иреге, сүз иреге бирелү безнең татар әдипләренең дә ничәме еллар буена рухларын, иҗади фикер йөртү рәвешләрен ныклы бер кысада, чикләрдә буып тотып горган богауларны чишеп ташлады Хөрмәтле әдибәләр вә әдипләр' Рәхәтләнеп, иркенләп, җәелеп иҗат игәргә гулы мөмкинлекләр бар бит хәзер! Күңелендә булганны, вөҗданын кушканны берсен дә яшереп тормасган. курыкмыйча әйтергә! Әле кайчан гына әдәби әсәр язарга утырсак, теге хәерче тег үчеләр сыман, җиде каг үлчәп, җиде кат кисеп җәфа чигә идек. Әдәби як ran эшкәртүне әйтмим дә инде мин. ә ин әүвәле фикере белән өстәгеләргә ярап булырмы дип. Без хәзер бөтенләй икенче шартларда. Үзгәртеп коруларны никадәр генә тиргәсәк тә. алар китергән менә бу казанышны күрмичә, хупламайча тору да дөрес булмас Бу мөмкинлекләрдән, бу хөррияттән әллә без, татар әдипләре дә файдаланмыйбызмы? Рәхәтләнеп, гулысынча файдаланабыз бит Кайда әле монда тема таба алмыйча аптырап. төшенкелектә калып, кулдан зш төшеп торулар" Тормышның иң тирән чоңг ылларына төшеп китте, бәген кат ламнарын актарып өскә, дөнья яктысына чыгарды прозабыз соңгы елларда Аның темасы никадәр киңәйде! Әдәби әсәрләр, документаль әсәрләр, истәлекләр, җинаятьчелекне ачып салган гулы романнар, маҗаралы хәлләр Соңгы елларда әдипләр күтәреп чыккан темаларны санап оетерү дә мөмкин түгел Ничәме еллар ишетеп гә белә алмаган Сталин юлымы корбаннары хәле, алар кичергән газаплар күз алдыбызга килеп басты Бу уңайдан миңа ин ошаган әсәрләр Гурий Тавлнннын «Афәт» романы һәм Ибраһим ага Сәләховнын «Колыма хикәяләре» булды Мин үзем, шәхсән, күп еллар буена тагар әдәбиятында шигърият өстенлек игә дигән фикердә гордым Әмма менә сонты вакыг ларда бу ышануым какшый бара әле Фикер тирән теге белән, ихтимал, шигърият дөрестән дә алла барадыр. Әмма тормышны колачлавы, төрләнүе һәм кыюлыгы белән проза үз сүзен ныклап әйтте түгелме соң хәзер? һәм, ин әһәмиятлесе, укучыларны үзенә жәлеп итүе белән. Моның өчен зур араны алып, төрле күзәтү һәм исбатлаулар белән шөгыльләнеп торуның кирәге дә юк. Кыска гына вакытка, үзебезнең нң мәртәбәле журналыбыз «Казан утлары»ның 1996 елгы саннарында дөнья күргән проза әсәрләренә күз салу да житә. Тәлгат Галиуллинның «Тәүбә» романы прозада яңа бер киң адым, әле без бар икәнен абайлап кына йөргән бер катламны күтәреп, анын бөтен әшәкелекләрен, кара йөзләрен ачып салу булды. Дөрес, фикерләү рәвеше, жөмләләр төзелеше, ягьни язу манерасы белән Тәлгат язганны ошатмаучылар да күренгәли. Кимчелекләр өчен тиргәү кирәктер, әлбәттә. Әмма авторның бу әсәре прозабыз өчен барыбер яна күренеш, зур бер адым Алга таба. Төбендә әнә шул хөрриятнең бер җимеше бит бу. Элекке еллар булса, мондый әсәр язу буш бер эш саналыр иде. чөнки аны бер журнал да үз битләрендә дөньяга чыгармас иде Ерак Урал артындагы Чиләбедә яшәп ижат итеп яткан кардәшебез Рөстәм Вәлиевнен «Фининспектор һәм бабай» хикәясе Аны укыганда мин гел гаҗәпләнү хисе кичерә тордым Карале, бетмәсә бетми икән бит бу адәм баласында шәхси башлангыч, нәни генә булса да эшкуарлыкка омтылу, ошбу дөньяда үзенчә яшәү хисе. Бүрек тегеп саткан бабайны тиргиләр, куркыталар, штрафка тарталар, аннан үз улы йөз чөерә. Ул тәүбәгә килә, сүз бирә һәм. . һаман да үзенекен дәвам итә. Тәмам аяктан егылганчы! Рөстәмнең бу хикәясе дә татар әдәбиятында моңарчы әйтелмәгән, өр-яңа фикер, минемчә Хөррият бирелгәч, яшьләр һәм өлкәннәр дә әдәбиятыбызга яна көчләр кебек булып, яна әсәрләре белән килеп керделәр Якташыбыз, бөек Тукайның авылдашы Әнәс ага Галиев әле күптән түгел генә вафат булды Ничәмә еллар почмакка посып, пыскып кына янарга мәҗбүр иде ул. Әйтәсе килгәнне әйтә алмыйча. Ә менә соңгы елларда, инде олыгайгач, нинди күләмле, кызыклы романнар язып күрсәтте! Журналны укучылар өчен өр-яна исем Роберт Айзатул- лин «Ирекле тоткыннар» дигән беренче романы белән килеп керде. Бу авторларның әсәрләрендә үткән тормышыбызны аңларга, ана бәя бирергә омтылу бар Алар безгә тормыш дөреслеген күрсәтә, социалистик төзелешне тупикка алып килгән сәбәпләрне ачып сала Җ Рәхимовның «Әжәл вагонында» дигән хикәясендә дә шул ук тормыш дөреслеге. Сонгы елларда документаль әсәрләр дә әдәбият мәйданында үзләренә урын яулап киләләр. Чөнки алар тормыш дөреслеген әдәби әсәрләрдән дә үткәреп ачып бирәләр, шуна күрә укучыларда да кызыксыну яулыйлар Шушы саннарда басылган Гариф абый Ахуновның «Тимерханның авыл юллары» дигән документаль повестен да әдәбиятыбызның шушы чордагы казанышы дип танырга була бит. Әйтәм бит, сонгы вакытларда прозабыз җин сызганып эштә, анда тыгыла, монда күз сала, бер дә күрмәгәнен калдырмый Госман Гомәрнен «Мөһер» дигән жыйнак кына һәм кызыклы гына маҗаралы повесте без моңарчы белмәгән, башка да китермәгән нәрсәләрне ачып сала. Тагын килеп Илдар Низамовның парчалары, Марсель Галиевнең «Догалы еллар» эссесе Җәмәгать, кайда әле монда тема таба алмыйча аптырап торулар'1 Яисә шаблон эчендә калулар? Юк бит алар! һәрхәлдә, укучы буларак, мин аларны күрмим һәм анкета соравына җавап: прозаның менә шушы яклары, аның эре һәм ышанычлы адымнар белән алга атлавы мине сөендерә Кимчелекләргә килгәндә, бүгенге прозабызда алары да бар Без. зур күпчелек әдипләр, үткәннәрне хәтерләү, аларга бәя бирү белән мәшгуль Шуннан чыгып инде зарлану, сукрану, әллә кайчан үтеп киткән залимнәргә арттан йодрык күрсәтү. Әлбәттә, аның болары да кирәктер Әмма, алай да, менә бүгенге тормышка тирәнтен үтеп керә алсаң, бүгенге хәлләргә бәя бирергә көчеңнән килсә, бу мөһимрәк булыр иде. Халыкны, димәк, укучыны, аны бит бүгенге тормыш күбрәк кызыксындыра Ә әдипләр күзеннән төшеп торган нәрсәләр җитәрлек Әйтик, бүгенге көндә халыкның катламнарга аерылуы бара Авыр хәлдәге эшчеләр, эшсезләр, йорт-жирсезләр. авыл һәм шәһәрләрдә юл биштәрен күтәреп йөргән вак сәүдәгәрләр, урта катлам, баеп киткән югары катлам Болар бит барысы да —халык. Хәтта бүгенге колхозчы да кичәге түгел хәзер1 Аның да аңында үзгәрешләр, бирелгән иректән файдаланырга омтылу бар Гомумән, халык анында үзгәрешләр бара. Халык әсәрләребезне яратып укысын, китапларыбызны сатып алсын дисәк, безгә тормыштан артта калмау, аның белән бергә атлау зарури Хәтта азрак киләчәкне күзаллап карасаң да бер дә зыян итмәс иде Әдәбият бит ул әле кайчан гына юл күрсәтүче буларак та бәяләнә иде Прозада гы бүгенге кимчелекләрнең сәбәбе халыкның үзен, тормышын начар белүебез дип саныйм мин. Хәер, ул элек тә шулай иде. Боген әдәбият тарихында шулайдыр Алга таба прозабызны үстерү өчен ни эшләргә’’ Болай дигәч, әлбәттә инде, ин беренче булып әдипләрнең тормыш шартлары, аларнын хезмәтенә түләү күз алдына килә Ләкин, шәхсән минем уемча, ин мөһиме бу түгел Минем әдипләрне бик өнәп бетермәгән бер танышым «Әгәренки акча түләүдән туктасалар, сез язудан туктыйсыз инде Акча өчен генә утырасыз сез'» ди торган иде Юк. дөрес фикер түгелдер бу Соңгы вакытта каләм хакының күләме дә бик кимеде, түләү сроклары да әйбәт резина кебек сузылды Әмма ана карап кына бер әдип тә язуын да ташламады, хәтта киметмәде дә. Әлбәттә инде, әйбәт тү ләү бик әйбәт булыр иде. Ә шулай да,_ түләүгә карап кына безнен язучы халкы иҗат эшенә тоткарлык салмас дип уйлыйм мин. Чөнки әдәби иҗат ул рухи ихтыяҗ, җан таләбе, һәрхәлдә, безнең буын әдипләр өчен шулай Прозаны үстерү өчен язучыларның күңелен дә үстерергә, ягъни газета-жу риалларда аларнын әсәрләренә урынны киңрәк бирергә кирәк Әмма аннан да мөһиме яшь талантлар Аларны эзләп табу, үзләренә, әсәрләренә дә икеләтә игътибарлы булу Хәзерге өлкән буын әдипләр үзләренең әдәбият дөньясына никадәр зур кыенлыклар, киртәләр, күрәләтә гаделсезлекләр аша кил1әннәрен яхшы хәтерлидер. Ул заманнарда әдәбият тагы чиновниклар тормышның бүтән тармакларындагы чиновниклардан бер дә ким түгел иде Хәзерге талантларга кы i тык заманында да мондый киртә булмасын иде инде Ә халыкта талантлар бар. бар алар' Рәшит ФӘТХЕРАХМАНОВ: Проза турында, әдәбият турында бәхәсләр журнал битләрендә әледән-әле булып тора. Дискуссиянең иң кайнары, өермәлесе 1983 елда булган икән Таныл ган язучы Аяз Гыйлаҗев кузгаткан давыл ул чакта шактый әдипләрне, тәнкыйтьчеләрне иярткән, хисләр кайнарльн ы фикерләр бәрелеше белән мавыктыр! ан иле Аннан соң үткән 14- 15 ел тарих өчен, әдәбият өчен әллә ни зур вакыт бул.маса да. яшәешебездә, аңыбызда бик күп үзгәрешләр барлыкка килгәнлеген исәпкә алсак, әдәби агымның бертуктаусыз хәрәкәттә булуын онытмасак, яна зур сөйләшүнең дә җитлеккәнлеген күрербез. Дөрес, сөйләшүләр булмады түгел Журнал әдәби тәнкыйтьнең мондый отышлы формасын берничә 1апкыр оештырып карады Тик. шулай да. субъектив фикерләр бәрелешен объектив нәтиҗәләр!ә китерердәй югарылыктагы чын дискуссияләрнең сирәгрәк булуын таныр!а кирәк Соңгы еллар тагар прозасында документаль юнәлеш өстенлек алган икән 1996 елның басылып чыккан «Казан утлары» саннарында гына да берничә документаль әсәр урын алган Дөресен әйтик, араларында укучыны мавыктырып, үз артыннан ияртеп китәрдәйләре дә аз түгел Әйтик. Р Мөхәммәдиевнең «У глы таба өстендә» романы детектив әсәрләрдән ким мавыктырмый Шунысын да таныйк Р Мөхәммәдиев каләме белән мондый темага төссез әсәр язылса, ул гайре табигый күренеш булыр иде Ягучы шәхесенең югары орбитада әйләнүе, аңа тагын да колачлырак әсәрләр тудырырга ярдәм игәр дип ышанасы килә Р Фәизовнын «Узган гомер янган күмер» исемле повесте да үткән тормышка кара якмыйча, аның уңай якларын барлавы, язучынын аны бүтәнрәк яссылыкта күзәтүләре белән кызыклы Дөрес, автор белән кайвакыт бәхәсләшәсе килгән очраклар да булып куйгалый Берьяклы гына бәяләр, медальнен икенче ягын әйләндереп карамаска тырышу сизелә өлкән язучыда Кирәк булганда бнк җиңел генә алсу күзлекне киен куя да. аны салырга оныта бит авторыбыз >гг1чс i..p юрмышын tai ы унан наклар гурында юн юындә а 1арнын крестьян канын сыгу барәбәренә икәнлеген (мин моны ассызыклап әйтәм) күрмәскә тырышу нык сизелә бит Радик абыйда Тик шулай да бер нәрсәне танымыйча булмый ү з принципларыннан баш тартмаган язучы автобиографик әсәрдә кайбер авторлар кебек, әҗәткә бирелгән ике йөз сум акча түбәнлегендәге конфликтлар белән мавыкмый, хезмәттәшләренә тирән ихтирам белән карый, шәхесне кимсетми, начар яклармын да сәбәбен аңларга тырыша Бу зыялылык билгесе, укучыга әйбәт үрнәк Сүз уңаеннан шунысын да билгелән үтик Радик Фәизов татар әдәонятының оста хикәячесе, стиле булган язучы, беркайчан да үзенә лаек бәяне ала а тмады ~ Хөрмәтле язучыбыз 1 ариф ага Ахунов га журна тда документаль әсәре бе тән катнашып килә Укучыга тәкъдим ителә торган повестьлар тгнклында I ариф Ахунов каләменең көче сизелә, язучынын осталыгы (файдаланып бетмәгән осталыгы дип гә өстик) повестьны укылырлык итә Тик. о ткән әдибебез гафу итсен. «Хәзинә» янында. «Чикләвек төше», «Идел кызы», «Йолдызлар калка» янында яна әсәр тоныкланыбрак кала. Автобиографик яисә документаль повестьларның үз өстенлекләре булган кебек, кимчелекләре дә байтак кына. Документальлек белән нык мавыгып, образ- лылыктан ераклашмыйлар микән язучылар? Әдәби алымнарнын файдаланылу мөмкинлекләрен тарайта бит документаль проза, һәрхәлдә, язучы ижатынын хасияте.көче образлылыкта, әдәби типлар тудыруда сынала. Документаль проза көн кадагына сугуы, актуаль проблемалар күтәрүе белән көчле булса, әдәбият мәңгелеккә омтылышы белән куәтле Бүгенге проза кайсы яклары белән сөендерә соң? Тормышны бизәмичә, шомартмыйча сурәтләве белән, акны ак, караны кара дип әйтүдән курыкмавы белән. Уйлап карасаң, кызыклы, гыйбрәт алырдай әсәрләр аз язылмады соңгы елларда Моннан ун-унбиш еллар элек язылса, кыюлыгы белән дан тотардай әсәрләрнең бүгенге көндә гадәти темага язылган булып кабул ителүләре бераз уйландыра да Заманмы шулай каралды, үзебезме шулай ваемсызландык: «Тәүбә» кебек романның әдәби җәмәгатьчелектә «шартлау» тудыра алмавы нәрсә белән аңлатыла соң? Югыйсә үзенең элгәрләре «Кенәри — читлек кошы» һәм «Балта кем кулында?» кебек романнар зуррак резонанс тудырган төсле иде Әдәби мохиттә алар кузгалткан дулкыннар әле дә сизелеп тора Мина калса, бу бәхәстә «Идел» журналында Нәбирә Гыйматдинованын Марсель Галиев белән әңгәмәсендәге фикерләрне искә алу да кызыклы булыр иде. «...Татар прозасы урыс прозасы җирлегендә формалашкан Анарда шәрык йогынтысы юк Шуңа күрә мин Чеховны. Купринны бик ярата идем » «...Әйе, җанга, аңга фикер бирә торган әсәрләрне урыстан, ә бәлки Аурупа прозасыннан алганмындыр» «...Укырдай әйбер тапмыйм. Ркаил Зәйдуллиннар буыныннан сон саекты чишмә»... Болар барысы да Марсель Гали фикерләре Заманында шундыйрак «бомбаны» Аяз Гыйләжев шартлаткан иде. Татар прозасын түбәнәйтми, кимсетмиме язучы? Бу әйтелгәннәр аның үз ижатына да кагыламы9 Кагылса, юбилее уңаеннан чыккан мәкаләләләрнең пафосы нәрсә белән аңлатыла? Сорауларга берьяклы җавап бирү, әлбәттә, кыен булыр Марсель Гали сүзләрендә хаклык күп. Тик аларның чын татарча, безнеңчә икәнлеген дә танырга кирәктер. Үз-үзенен башына сукмаса. мескенләнмәсә. татар татар буламыни соң?! 1995 елда «Казан утлары»нда Аяз Гыйләжевнен «Камыш бармак, көмеш тырнак» дигән повесте басылган иде. Повесть күптән, рус язучысы Валентин Распутинның атаклы әсәреннән алдарак язылган, хәтта рус телендә тәрҗемәдә дә чыккан икән Мине иң нык шаккаттырганы повестьларның сюжетындагы охшашлыкның (аерым урыннарда, әйтергә яраса, тәңгәллекнең) зурлыгы булды. Мәсьәләнең икенче ягы шуннан килеп чыга: ни өчен Распутинның «Живи и помни» әсәре ил күләмендә шаулады, вуз программаларына кертелде, авторын биеклекләргә күтәрде дә, А Гыйләжев повесте татарча басыла да алмады? Сюжетның сәнгатьчә ачылу ягы аксый идеме? һич юк. Сәбәбе — шул яманаты чыккан татарлык. Без әле дә «Өч аршын жир»не бөек әсәр дип әйтергә куркабыз. Татарга бөеклек хас түгел, төс түгел дип уйлыйбыз. Бөек язучылар Европада, руста гына була дип фикер йөртәбез. Әдәбиятыбызның, прозабызның кимчелекләре дә шуннан килми микән? Татарда зәвыклы укучы юк дип. түбән зәвыкка йөз тотмыйлар микән прозаикларыбыз9 Бездә прозаиклар юк дип. аларны читтән эзләмиме икән укучылар? Югыйсә, һәр халыкта да зәвыклы укучылар процент ягыннан азчылыкны тәшкил итә бит. Татардан процентлап алсак, бик кечкенә сан чыга шул Без традицияләребезне, бөекләрне олылауны да онытып барабыз. Мәхмүт Галәү кебек язучы башка халыкта булса, дөнья күләмендә шауларлар иде. Күптән түгел генә 110 еллыгы билгеләп үтелгән М. Галәүнен туган авылында мемориаль такта да юк М Мәһдиев әйтмешли, шту син. татарда бөекләр күп буламыни?! Лимит Тукай белән Исхакыйга гына бирелгән! Бүтәннәрне татар күңеле сыйдыра алмый Бөекләрен оныткан әдәбиятның. «Мөһажир»ләрсн оныткан прозаның киләчәге якты булуы бераз шикләндерсә дә өметне өзмик Гурий Тавлин бугай, татар әдәбиятын феникс-кошка тиңләгән иде. М Галәү романнары да бит феникс кебек янганнан сон терелделәр Русның Ю Либединский дигән язучысы утызынчы елларда: «Мин үземнән талантлырак бик күпләрне беләм, ләкин алар бит язмый», дигән Талантлар ник язмый?! Җавапларымны шул сорау белән төгәллисем килә. Чыннан да. кайчагында тормышта теле-телгә йокмый, сюжетларны коеп кына куя торган шәхесләрне очратасың. Үзләре бер юл язып карамаган булырлар' Бу хакта вакытында Т Миннуллин да әйткән иде шикелле. Прозаны үстерү очен ин әһәмиятле бер нәрсәне эшләргә—талантларны күтәрә белергә кирәк Мин айлы рәвештә башка проблемаларны күтәрмим. Монда стиль турында да. сюжетнын тыгызлыгы, хисләр, вакыйгалар, фикерләр динамикасы турында да. яшь язучылар иҗаты турында да (әйтик. М Закирның «Төшкә керүче елан»ы. Р. Сабыр хикәяләре) сөйләргә булыр иде. Тик бер сорау талантлар ник язмый9 ' Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ: Фикер алышу өчен «Казан утлары» журналы куйган сорауларга азмы-күпме тулырак итеп җавап бирү бүген кайчандагыга караганда да кыендыр Эш шунда ки. бүгенге проза дигәндә, күпләребез шул прозаны тәшкил иткән әсәрләрнең бер өлеше буенча гына фикер йөртә ала. Чөнки нәшриятларда китап булып чыгарга чираг һәм мәрхәмәтле кулдан акча көтеп яткан хикәя, повесть, романнарнын никадәр булуын да. аларнын сыйфатларын да белмибез Китапларның чыккан кадәрләре дә аз данәдә була һәм авыл кибетләренә, акчасыз китапханәләргә соң гына килә яисә килеп тә җитми. Яңа иҗат ителгән проза әсәрләренен бөтенесен -Казан утлары» белән «Идел» дә сыйдырып, укучыга җиткереп бетерә алмыйдыр Әмма югарыда язылганнар да бүгенге прозабызның бик үк куанычлы булмаган хәле турында сөйли Ул хакта нәкъ менә хәзер әдәбият белгечләре, әдипләр һәм укучылар бергәләп бер сөйләшеп алу урынлы, вакытлы гамәлдер Милләтнең азмы-күпме рухи җанлануына, укучының «Без кемнәр, кайдан килдек һәм кайсы кыйблага карап юл тотабыз. асылыбыз ни9» дип ара-тирә булса да уйланып алуына бәйле рәвештә, шул милләтнең мең еллар буе тупланган әдәбен гәүдәләндерүче әдәбият та сыйфат үзгәрешләре кичермичә кала алмыйдыр Проза бүгенге гормыш чынбарлыгын, иҗтимагый үзгәрешләр барышын чагылдыруга бик акрын күчә, артта кала дип күңелсез нәтиҗәләргә кнлгәлә- сәк һәм авторларны ашыктырырга теләсәк тә. яңалыкларны да күрмичә калырга ярамастыр Ринат Мөхәммәдиевның «Сират күпере», беренчеләрдән булып, әнә шул яңарыш дулкынында тумадымыни9 Урынлы итепме, әллә бераз ипсезрәк төстәме, авторның романнар язу осталыг ы һәм тәҗрибәсе, теманың ничек ачылуы. баш каһарманның ни дәрәҗәдә тулы яктыртылуы хакында, билгеле, төрле фикер әйтергә мөмкиндер һәм a tap инде әйтелде дә. Әмма ул әсәр —бар. ул укыла Флүс Латифиның «Хыянәт» повесте. Мөсагыйт Хәбибуллиннын «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный» романы халкыбыз язмышындагы үтә фаҗигале чорны хәтерләрдә яңартып, уйландыралар, дәүләтчелегебезне югалтуга китергән сәбәп һәм ялгышларны күрсәтеп, бу катлаулы заманда аларны тагын бер кабатламаска чакыралар Мөсәгынт Хәбнбуллин романында Мәскәү түрәләренең эш-гамәле һәм яшәү рәвеше шулкадәр заманча тасвирлана, алардагы күп исемнәрне бүгенгегә күчереп укып китәсе килә башлый Бу ике әсәрнең нәкъ бүген язылуында тагын бер мөһимлек бар авторлар шагыйрь Мөхәммәдьяр. Шәех Колшәриф кебекләрне калку һәм үзәктә биреп, ил башларын мондый четерекле замаггда акыллылар сүзенә, милләтнең әдәп-әхлагына колак салырга чакыралар, ә акыл ияләрен бердәмлеккә бер кыйблаг а тугры калырга өндиләр Бүгенге чор прозасында Нәбирә Гыйматдинова аерым урын биләп килә Аның «Күке төкереге». «Болан» ксоек гайре табигый (ә. бәлки, үтә табигыйдер’) вакыйгаларны тасвирлаган повестьларын да чорыбыз куйган «Кемнәр без. асылыбыз ни?» дигән сорауларга җавап эзләве дип аңларга кирәк Дөрес, җавапны ул бик үзенчәлекле вакыйгалар җирлегендә эзли һәм шуның белән безне үткәннәребезгә кайтара. Нәбирә күгәргән темалар, ул сынландырган героинялар тагар фамилиясеннән чыккан дип исәпләнүче А Купринның «Олеся»сыннан. Кол Галиләрдән һәм легенда-дастаннардан ук килә Аерма шунда гына. Нәбир,» героинялары. чорыбыз холкына тәңгәллек саклатангайдыр, ныграк ачулылар һәм хәтәррәкләр Алар изгелекне дә. кирәксә, явыхлыкны да зуррак итеп эшли алачаклар, һәм бу хәлләр әсәрләрне кырыс гормыш чынлыгына тагын да якынайталар. Алардагы изгелекнеңме, әллә явызлыкныңмы җиңүе автор ихтыярыннан да гормыйдыр кебек тоела Повесть каһарманнарын без ничек аңлыйбыз, үз әхлагыбыз кысаларында атарның яшәешләрен кайсы якка алып китәбез нәтиҗә шуларга бәйле булыр Хәер, әдәбиятның гомуми хәле дә укучы ихтыярыннан, аның ничек кабул игүеннән тора түгелмени соң? Бүгенге әсәрләр үзләренең төрле яктан катлаулылыклары - «Сөембикә ханбикә .»дә вакыйгаларның акыл җитмәс киңлеге һәм «таныш шәхесләрмнен күпле! с. Нәбирә Гыйматдинова повестьларында жаннар гартышы. Тәлгат Галиул- линнын «Тәүбә» романында мафия башлыгын ил башы дәрәжәсендә киң акыллы һәм мәгълүматлы итеп тасвирлау һәм башкалар белән шактый әзерлекле укучыга исәп тотып язылганнар Әйтик, «Тәүбә»не укыйбыз да, котырынган «милли мафия» темасы әдәбиятыбызга ничек шулай ябырылып килеп керде соң әле. җинаятьчелек үзе тормышыбызда әкренләп кенә тамыр жәйде бит, дип гаҗәпләнәбез Ә чынлыкта, «кинәт»ме соң? Болай гаҗәпләнмәс өчен чак кына элегрәк Фәүзия Бәйрәмованын «Кара урманмын укырга кирәк булгандыр бәлки... Әдибә анда, үзе күз алдына китергән һәм сурәтләп, гомумиләштереп бирә алган биеклектә. җәмгыять җинаятьчелегенең тамырларын да ачып күрсәтә. Тәнкыйтьче Мансур Вәлиев «Шәһри Казан»дагы бер язмасында прозаның терелеп килү галәмәте турында бер өметле сүз әйтергә батырчылык итте. Ләкин ашыкмадымы, хыялны чынбарлык итеп күрсәтмәдеме ул? Бу сорауга жавап эзләгәндә «Казан утлары» журналының, мисал өчен, узган елгы унберенче санын (бу юллар язылганда уникенчесе килмәгән иде әле) тагын бер карап чыгыйк Аның эчтәлегендә, минемчә, кызыклы саналырлык берничә күренеш бар Зәки Зәйнуллинның «Ат караклары» романы халкыбыз үткән тормышның соңгы чорларга кадәр язылмаган гыйбрәтле хәлләрен тасвирлый, ат караклыгын да, милләтнең горефгадәтләрен һәм әдәбен дә төрле чор вакыйгалары җирлегенә куеп, укучыны уйланырга, үз-үзен танырга чакыра. Игътибар белән укыганда, тыйгысыз холыклы әдип бу романын да тыныч яза алмаган дигән тәэсир кала Нәкъ шушы ягы белән әсәр бүгенге татар прозасының гомуми халәтен дә чагылдыра кебек Язучы әле баш каһарман Рәвиянең, мескен Ярулланың гамәлләрен бик оста табылган детальләр аша нечкә тасвирлау белән укучыны сокландыра (дүрт аяк сеңерләре киселгән Кара Кашканың үз көтүенә кайтып бару күренешен искә төшерик), әле халкыбыз тарихы сәхифәләрен тыныч-сүрән язуга күчә (әдәбиятыбызда сурәт-тасвирсыз. вакыйганы сөйләп чыгуга корылган тулы әсәрләр дә бар инде), әле хәрбиләр кискенлеге һәм ачу белән (күңелгә яктылык бирмичә, пошаман) а төшерә торган әсәрләр күбәя, чынбарлыгыбыз әдәбиятка әнә шулай да үтеп керә) финагент Зәйнәп ишеләрне хөкем итә. Журнал санында бүгенге татар прозасының гомуми халәтен ачарлык тагын бер күренеш — Барлас Камаловнын «Күңелдәге сүзләр». Рөстәм Кутуйның «Ир кешеләр». Фәрит Нәгыймовның «Кыңгырау» хикәяләре Эш. минем карашка, менә нәрсәдә Барлас Камалов хикәясе әле өлкән буын әдипләренең аз сүзле, әмма матур-матур әсәрләр иҗат итә алуын искә төшереп куандыра. Соңгы чорларда гына Мәгъсүм Хужин «Идел»дә укучы күңеленә якты бирерлек хикәяләр чыгарды Рөстәм Кутуйның «Ир кешеләр» әсәрен «Шәп хикәя нинди була?» дип сораучыларга җавап итеп күрсәтергә мөмкин. Теманың яктылыгы, тасвирлаудагы җанлылык, кара-каршы сөйләшүдә тышкы яктан балаларча эзлексезлек, самими- лек һәм эчке мантыйк, көтелмәгән мәгънә борылышлары Монда кат-кат сайланмыйча. урынсыз алынган бер генә сүз дә юк Ул ягы. ихтимал, тәрҗемәче Әхмәт Рәшитов уңышыдыр Хикәянең үз телебезгә тәрҗемәче аша кайтуы да кызык уйга этәрә шулай шәбрәк микән әллә? Бер генә автор мондый хикәяне бар итә алмыйдыр, бәлки? Фәрит Нәгыймовның «Кыңгырау» әсәре дә урыс телендә иҗат ителеп, Рашат Низамиев тәрҗемәсендә татар хикәясенә әверелгән Хәзерге прозанын бик авыр ягы да шул тел инде Чөнки, әсәрләрнең бер өлешен укыгач, элек Гомәр Бәшировлар. Фатих Хөсниләр, Хәсән Сарьяннар роман-повестьларын сандугачтай сайратып бер дә юкка тырышканнар мәллә, дәвамчылары бик аз калды түгелме, дип тә уйлап куярсың Алар да бит тел очындагы егермеутыз сүзне төрле вариантларда гына кабатлап җиңелрәк яза алганнардыр9 Тик нигәдер алай итмәгәннәр Шөкер, әле дә телгә сак караучылар бар Әйтик, Рафаэль Сибатның «Ике 1 ашыйк һәм җыр тыңлаучы ат» повесте нәкъ менә йөгерек теле белән күпне ота Җәмгыятьтә! е хәзерге борылыш чоры әдәбиятта да үзара сайлашу белән үзенчәлекледер кебек Әдипләр төрле жанр, төрле тема арасында бәргәләнәләр Проза янача таләпләр белән үз даһиларын һәм ачык күңелле, китап кадерен белгән укучыларын эзли Ә укучы исә әдәп-әхлак тәрбиясенә мохтаҗ, тик ул тәрбияне кайдан аласын гына белми Эзләнүчеләр бер-берсен табышсыннар өчен бөтен яктан да бик ипле һәм бик нечкә эш кирәктер