Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПОЛЬША-ЛИТВА ТАТАРЛАРЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН

XV гасыр урталарыннан башлап Ауропа үзәгендә польша-литва татарлары дигән этник төркем формалаша башлый. Чыгышлары белән алар нигездә Алтын Урдадан булсалар да. бу кысага гына кереп бикләнү дөреслеккә хилафлык китерү булыр иде Чөнки бу этник төркем арасында Төньяк Кавказ. Дагъстан. Идел буе халыклары вәкилләре дә була Кайбер күченеп килүчеләрнең чирмешләр- марилар икәнлеге дә тарихи документлар белән раслана Әйтик. Белоруссиядә яшәүче татарларның тамырлары дагьстаннарга. Вильнюстагыларнын кыпчакларга. Бутурлюнистларының нугайларга барып тоташа. Бүгенге көндә Польша. Литва. Беларусь җирләрендә яшәүче бу этник төркемнәр, ана телен, милли мәдәният һәм горефгадәтләрен онытуга, хәтта төрле диндә булуларына да карамастан, үзләренең аңнарында тумыштан татар халкына нисбәтле икәнлекләрен горурланып саклап киләләр Аларның миллииҗтимаг ый аң үсеше инкыйлап алды елларында, аеруча инкыйлаптай соң сизелерлек булды һәм карашлары бабаларының туган җирләренә— Казанга, Кырымга. Кавказга табан төбәлде Шулай икән. 1918 елда Кырым Республикасының беренче премьер-министры итеп 16 мөселман корпусының элеккеге яу башы булган польша-литва татары генерал Мацей Сулкевичның сайланып куелуы бер дә гаҗәп тоелмаска мөмкиндер. мөгаен Кырым парламентында Милли фиркадә да польша-литва татарлары күпчелекне тәшкил итте Шул җөмләдән. Якуб Богданович Симферополь шәһәрендә татар гимназиясенең директоры булып тора Егерменче елларда ул. Казанга килеп, медицина институтында да укыта Тик гомере генә вактысыз өзелә, большевиклар анын дворян-морзалар нәселеннән булуын кичерә алмыйлар һәм ул 1937 ел мәхшәрендә юк ителә. Шунсын да искәртеп үтик. Рәсәйнең үзәгендә барган милли-азатлык хәрәкәте гомумән бик тә үзенчәлекле төсмерләргә ия һәм польша-литва татарлары биредә дә зур активлык күрсәтәләр Әйтик, утсыз төтен булмаган кебек. Татарстан республикасын торгызу өчен көрәш барган көннәрдә генерал Сулкевичның Идел буе кан кардәшләренә ярдәмгә ашкынуы турындагы риваять юктан гына тумагандыр. Полковник Адам Байрашевич исә бөтенроссия Мөселман Хәрби Шурасының хакыйкый әгъзасы итеп сайлана. Сөләйман Ловчицкий. Гайшә Раецкаю һәм Разия Богдановичлар да Шурада эшлиләр. Искәндәр Тальковский 1 Идел буе татар укчылар бригадасы командиры булып хезмәт итә. Соңыннан Татарстан елка башкарма комитеты исемендәге татар-башкорт хәрби мәктәбе белән җитәкчелек итә. 1941 елда. Кырым дивизиясе командиры булып хезмәт иткән чорында, хаксыя а репрессияләнә Аның әтисе дә Рәсәй армиясендә генерал-майор дәрәҗәсенә күтәрелгән хәрби була. Тальковскийнын туганы Зинаида ханым, ире Якуб гаиләсендә! ечә әйтсәк. Зөләйха Апакаева. икенче шәһәр шифаханәсендә акушер- табип булып эшли. Аларнын да гомерләре фаҗигале төстә киселә: Я кубны НКВД органнары 1937 елны аталар. Зинаида Тальковская исә 1942 елда үлә. Алар турында! ы якты хатирәләр Апакасвлар гаиләсендә бүген дә саклана 1920 елларда Казанга Беганскийлар гаиләсе күченеп килә Беганскийларга 1819 елда шляхтич Польшаның вак дворяны дәрәҗәсе бирелә һәхг ярымай нәсел гербы итеп раслана. Алар арасыннан Польшаның милли-аза т лык хәрәкәте башында торган Тадеуш Костюшканын адъютанты майор Сөләйман Беганский аеруча күренекле шәхес Измаил Беганский !ражданнар сугышында катнаша. 30 еллар уртасында исә Татарстанның сәламәтлек саклау халык комиссары була Аның язмышы да ул чордагы халык комиссарлары язмышы белән уртак. (937 елда Измаил Беганскийны атып үтерәләр, хатынын ун елга лагерьга озаталар Абыйсы Салих Беганский сәүдә системасында эшли Хәзерте вакытта да бу нәселнен берничә вәкиле Казанда яши Софья Салих кызы моторлар төзү берләшмәсендә. Евгения Салих кызы китап басучы, Искәндәр Салих улы буяучы булып эшләп, һәркайсы кешеләрнең ихтирамын казандылар Тамерлан Кинскийлар гаиләсе Казанга Беренче Бөтендөнья сугышы барган җирләрдән 1914 елда күченеп килә Мицксвичларнын татар тамырыннан булган хатыны Роза ханым вафат булгач, ут туганнары янынарак Минскига күченеп килә, ә улы Мостафа Тамерлан - Ленинградның автомобиль юл төзелеше институтын тәмамлый. Бөек Ватан сугышыннан соң Советлар илендә) е иң эре автомобиль юлларын тозүдә катнаша Илленче еллардан ул Казанда яши. хәзер лаеклы ялда. Улы Олег Казан дәүләт университетын тәмамлады һәм Димнтровградтагы атом-таш комплексының өйрәнү, күнегүләр ясау бүлеге башлыгы, кызлары Надежда Казанда, экономист Бу җәһәттән алда телгә алынып үтелгән Якуб Богдановичнын улы Үзбәк Богдановичнын язмышы аеруча гыйбрәтле Әнисе я!ыннан ул беренче милли парламент — Милли мәҗлес тарафыннан юстиция министры итеп билгеләнгән атаклы җәмәгать эшлеклесе Фуад Тукта ровный туганы Шул ук вакытта туган- нан-туган апасы большевик Хөсәен Ямашевнын хатыны була Әтисе япаннан туган тиешле абыйсы Али Богданович диңгезче офицер патша Николай Икенче аңа сугышчан батырлыклары өчен үз кулы белән Коръәни Кәримне бүләк итә; соңрак Парижда вафат була. Әти-әнисе репрессняләнеп ятим калса да Үзбәк Якуб улы Богданович юлдан язмый медицина институтын тәмамлап табип була. Боек Ватан сугышында Ленинградны саклауда катнаша, сугыштан соң исә медицина фәннәре докторы дигән югары дәрәҗә ала. травматология һәм ортопедия фәнни-тикшеренү институтын җитәкли. Кыскасы, меңнәрчә кешеләрне чын мәгънәсендә аякка бастыра Лаеклы ялга чыкканнан сон да республиканың атказанган фән эшлеклесе Үзбәк Якуб улы гамәли медицинадан китми, шул ук институтта киңәшче профессор хезмәтен башкара Аның балалары да фән юлын сайлыйлар улы Али да. кызы Ляля да фән кандидатлары, доцентлар Шегедевичлар Богдановичларга туган булып торалар, алар кенәз-морзалар населенней. Аларнын нәсел башы булып 1460 елларда яшәгән Ураз баба хисаплана. Бу нәселнең бер вәкиле Шегедевич Гассан Измаил улы 1928 елдан Казанда яши башлый 1933 елда Казан коммуналь хуҗалык институтын тәмамлый Аннары Симферополь шәһәрендә яши һәм кырым татарлары белән бергә Үэбәкстанга сөрелә Җан тартмаса. кан тарта дигәндәй, хәзерге көндә анын улы Динар әфәнде «Татводоканал» берләшмәсендә баш инженер булып эшли Менә дистә елдан артык инде Казан белән алман шәһәре Брауншвейг арасында дуслык мөнәсәбәтләре яшәп килә һәм бу көтелмәгән нәтиҗәләр лә бирде Әйтик, җитмеш биш яшьлек алманлы Герхард Мурза Клан җирендә fioi- дановичлар һәм Шегедевичлар сыйфатында күптәнге туганлык җепләрен ялгап җибәрде. Белмим, бу үзәктән махсус оештырылган, бер төзек система!а салынган аулау булганмы, әллә очраклы хәлме (MOI аен. беренчесе хаклыкка туры киләдер). Казанда яшәгән польшалитва татарларын гел кара язмыш көтеп торган Якуб Александр улы Полторжицкий. мәсәлән, чыгышы белән дворяннар нәселеннән булган өчен генә 1931 елда ук кулга алына (аның әтисе патша армиясендә генерал була). Гаепләүнең бернинди әхлакый кысаларга сыймавын анлаган тоткын ачлык игълан итә һәм аны азат итәргә мәжбүр булалар. Шулай итеп, ул кабаттан эзәрлекләүләрдән куркып. Казанны ташлап китә. Аның Казанда улы Искәндәр торып кала, ул спорт дөньясында 25 тән артык спорт остасы хәзерләгән тренер- педагог буларак билгеле Искәндәр аганын да язмышы фаҗигале төгәлләнә. 1982 елда. 38 яшендә, анын улы үлеп китә, аннары хатыны Ия дә якты дөньядан китеп бара. Билгеле, мондый кинәттән килгән авыр кайгы Искәндәр аганы аяктан ега һәм ул укучысы, спорт мастеры Рафик Әмир улы Якушев кулында кала. Ул. күрәсен.’бик кин күңелле, якты җанлы кеше булгандыр, укытучы белән укучы арасында мөнәсәбәтләр, хәзер инде истәлек булып кына калган күп санлы фоторәсемнәр әнә шул хакта сөйли Күренә ки. польша-литва татарлары шактый кызыклы язмышка дучар ителгән этник төркем булып тора һәм аның язмышы поляк тикшеренүчеләре тарафыннан шактый ук яхшы өйрәнелгән, әмма кызганыч. Татарстанда алар турында бик аз беләләр Ә бит әлеге татарлар инкыйлабка кадәр мөселманнар арасында укымышлы булулары белән аерылып торганнар (сүз уңаенда искәртеп үтик. Иозеф Пилсудскийның иң якын көрәштәше, аны Рәсәй төрмәсеннән коткаручы һәм Польша социал-демократ партиясен төзүчеләрнең иң күренекле эшлеклесе дә татар Александр Сулкевич була). Кайбер тарихчылар бу төркемнең милли үзаңын саклап калуда Ислам дине зур роль уйнаган, дигән фикер әйтәләр Билгеле, монда күпмедер хаклык бар. әлбәттә. Әмма, алай гына микән. 16 гасырда ук христианлыкны кабул иткән әлеге татарларның борынгы баба тамыр- жепләрен югалтмавын, алай гына да түгел, саклап килүен ничек аңлатырга? Биредә, күрәсең. Польша һәм Литва хөкүмәтенең татарларга карата, икенче дини мәзһәбтә торуларына да карамастан, мәрхәмәтле сәясәт уздыруы, аларны шляхтич дворян дәрәҗәсенә күтәрүе дә билгеле бер уңай роль уйнагандыр Рәсәй. Польша. Литва. Беларусь дәүләтләре арасында туктаусыз барган сугышлар нәтиҗәсендә яшәгән җирләре кулдан-кулга күчеп йөргән татарлар тарихы менә шулай барлыкка килгән. Ничек кенә булмасын, бу горур халык үзенен кайсы тарихи киңлекләрдән яшәү көче алганлыгын, үзенең кем икәнлеген беркайчан да онытмаган. 1926 елдан Казанда яшәүче Мария Андреевна Сергеева борынгы Корицкий- лар нәселеннән, ә алар, үз чиратында. Идегәй каһарман токымыннан киләләр Мария Андреевна утыз елга якын Казан медицина училищесы директоры булып торды. Аның әнисе. Корицкая. вакытында шөһрәтле Александр кызлар институтын тәмамлаган булган, әтисе патша армиясендә — генерал Ә бабасы 1812 елгы сугышта катнашкан. Шунысы кызык. Мария Андреевнанын христиан динендәге бабасының әтисе руслар ягыннан торып сугышса, туганнантуган бабасының әтисе Ибраһим Корицкий Наполеон армиясендә татар полкын оештырып, русларга каршы күтәрелә Билгеле ки. бу сугышта Рәсәй кабаласыннан котылу идеясе белән яшәгән Польша дәүләте Наполеон ягына баса, ә польша-литва татарлары исә үз илләренең— Речь Посполитанын ялкынлы патриотлары булалар Әлбәттә, татарларның Бөек Литва кенәзлегендә яши башлауларына 500 ел тулган көннәрдә фәнни җәмәгатьчелек тә. иҗат әһелләре дә Польша. Литва. Беларусь киңлекләрендә чәчелеп яшәүче кан кардәшләребез алдында торган проблемаларга йөз белән борылырлар, аларга гамәли ярдәм күрсәтерләр дип ышанасы килә Әйе. ышанасы килә Чөнки ике арадагы рухи күпер өзелмәсен, сәйләннәр бүтән чәчелмәсен иде.