Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПЕРМЬ ТАТАРЛАРЫНЫҢ ТЕЛЕ ҺӘМ ТАРИХЫ

татистик мәгълүматларга (1979) караганда. Пермь өлкәсендә 160 мен чамасы татар яши Болардан тыш тагын 32 мен башка милләт (безнен уебызча, «башкорт») вәкилләре татар телен ана теле дип саныйлар (Вестник статистики, № 7 - 1980 ) Алар Тол (Тулва). Муллы (Мулянка). Ирен. Сөлил (Сылва), Сеп (Сыпь). Шауба (Шаква). Бөрмә (Бырма) һәм а тарный кушылдыклары буйларында яшиләр Аларның үз араларында үзләрен икегә бүлү гадәткә кергән Гәйнә ягы һәм Кошер ягы Ләкин Гәйнә ягы вәкилләре үзләрен болай атауны яратып бетермиләр Мондый бүленешнең сәбәпләре пермь татарлары кичергән тарих белән бәйләнгән. Казан ханлыгы җимерелгәч һәм анын протекторатындагы җирләр әкренләп Рус дәүләтенә кушылган чакта пермь татарлары ике административ үзәккә карый башлыйлар Гайнәләр дип хәзерге Барда районында яшәгән татарларның бер өлешен атыйлар. Революциягә кадәр алар Оса өязенә кергәннәр Рус язма чыганакларыннан күренгәнчә. Оса Казанның бистәсе булып саналган (Борынгы документларның үзәк дәүләт архивы БДҮДА. 1209 ф I тасв . 153 китап) Билгеле булганча. Урта Кама тирәләре. Агыйделнең түбән агымы борын- борыннан Урта Идел татарлары белән бер үк тарих кичергәннәр XV XVI гасыр язма чыганакларда Агыйдел җире, башкорт удуслары. Нугай Урдасы кебек мостәкыйль бүленешләр булган Урта Кама һәм Түбән Агыйдел тирәләре, билгеле бер традицион чикләр эчендә, мәйдани-административ нисбәтлек ягыннан тотрыклы данмилек саклыйлар: Болгар дәүләте составында, ул монгол яулары тарафыннан җимерелгәч, анын дәвамчысы Казан ханлыгында, ул Рус дәүләтенә кушылгач, Казан Приказында, аннан сон Казан өязендә Бу традицион административ нисбәтлек 1728 елга, яг ьни губерналар оешканга хәтле, сакланып килг өн Казан ханлыгы җимерелгәч, «бөтен Контабыш Уралпы Рус дәүләтенә кушарга мөмкинлек туа» (История Урала Т 1. 1976 ) һәм Түбән Агыйдел-Oca төбәге Казан Приказына кертелә, ә пермь татарлары яши торган мәйданның калган көнчыгыш өлеше Себер Приказына (башта Чердын өязенә, аннан соң Конгер өязенә) карый башлый Көңгер өязенә кергән татарлар ясаклы крестьяннар катламына (сословиясенә) язылалар һәм ясаклы тагарлар дип агада башлыйлар Яг ьни аларга карага тагар ггнонимын куллану дәвам игә Оса тирәсе татарларының язмышы исә бераз катлаулырак Казан үзәгенә караган Уфа провинциясе (соңрак өязе) оеша Аңа Оса тирәсе, бөтен хәзерге Төньяк Башкортостан җирләре кертелә, андагы жирби гәүчеләр тагармы, чувашмы. удмуртмы барысы да башкорт дип агалып китәләр, аларга уз җирләрен вотчина хокукында биләргә рөхсәт ителә Башкортостан тарихын архив документлары нигезендә өйрәнүгә күп еллар буе зур коч куйган У X Рәхмәту тлнн ' Мәкаләмен бай библиографик чьнаиакзары кыскартылды яки гомумән гөикрегг калдыры тлы Редакция С күрсәтүенә караганда, хәтта руслар да башкорт булып аталып китәләр (Крестьянство и крестьянское движение в Башкирии в XVII начале XX в в Уфа, 1981). Шулай итеп, пермь татарларының бер олеше хәзерге Барда районы тирәсендә булган берникадәр авыллар «башкорт» катламына кереп кала. Башкорт сүзенең билгеле бер тарихи чорда административ атама да, катлам да, милләт тә белдерә торган термин буларак кулланылуы тарихчыларга билгеле. Бу турыда киңрәк мәгълүмат аласы килгән кешегә түбәндәге хезмәтләрне карап чыгу кызыклы булыр дип уйлыйбыз: Гурвич Н А Племенной состав населения Уфимской губернии и приблизительная численность его в 1878 г. 1880; Кузеев Р Г Происхождение башкирского народа. Уфа. 1974. Рамазанова Д. Б История формирования татарских говоров юго-западной Башкирии Казань. 1984; Исхаков Д М Из этнической истории татар восточных районов Татарской АССР до начала XX века К вопросу об этнической истории татарского народа. Казань, 1985; Һ б. Башкорт катламына кергән кешеләр ясакны чагыштырмача азрак түлиләр, солдатка алынмыйлар. Рус дәүләтенең көньяк-көнчыгыш һәм көнчыгыш чикләрен саклауда катнашырга тиеш булалар, шулай итеп башкорт дигән, берникадәр өстенлекләре булган йомышлылар катламы барлыкка килә. Бу хәл яңа күчеп килгәннәрнең дә башкорт исеменә керергә тырышуына, «башкорт» икәнлекләрен бик тырышып сакларга омтылуга кигергән Башкорт жирләрен тартып алып бетергәч, Себер жирләрен үзләштерә башлагач. Рус хөкүмәтенә башкорт дигән йомышлы катламның кирәге бетә һәм XIX гасырның урталарында бу катлам юкка чыгарыла, ә «башкортлар» исә башка крестьяннар белән бертөсле үк катламга кертеләләр Ләкин «башкорт»ларга жан башына жир күбрәк бирелгән булган һәм алар революциягә кадәр үзләренең жирләрен аерым биләүне дәвам итәләр. Шул рәвешле, беркадәр өстенлекле катлам булу сәбәпле, «баш- корт»лар берничә гасыр буе аерып йөртеләләр Хәтта бер үк авылда «башкорт», «типтәр» яки «ясаклы татар» яшәгән очракта да. алар жирләрен аерым билиләр, төрле икътисади мәсьәләләрдә аерым идарә ителәләр Менә бу фактлар Оса башкортлары һәм Көнгер татарлары дигән ике төркемнең бүленеп чыгуына китерә, ул халык күңеленә дә сеңә бара. Шуңа күрә хәзерге Барда районында «без башкорт татарлары» яки «без ни башкорт, ни татар» дигән сүзләрне ишетергә мөмкин. Әмма ләкин бу ике төркемнең тормыш үзенчәлекләре дә. сөйләм телләре дә бертөсле Бу турыда тарихчылар да (Историко-географическое описание Пермской губернии, сочиненное для Атласа 1800 года. Пермь. 1801 § 37. § 38, Чу- пин Н К. Географический и статистический словарь Пермской губернии. Т 1, Вып I. 1873. вып II. 1875; вып 3. 1876. т II. 1878—1880; Һ. б.), телчеләр дә (Бессонов А. Г. О говорах казанского татарского наречия и об отношении его к ближайшим к нему наречиям и языкам Журнал Министерства народного просвещения Ч. 216. СПб . 1881. Сарманаева Д. М Урта Урал татарлары телендә диалекталь үзенчәлекләр Канд. дисс. Казан. 1948; Бурганова Н Б.. Махмутова Л. Т. К вопросу об истории образования и изучения татарских диалектов и говоров / Материалы по татарской диалектологии. Вып. 2. Казань. 1962; Һ. б.) күрсәтеп үтәләр. Шушы ук хезмәтләрдә пермь татарлары сөйләшенен татар теленә бик якын торуы төрлетөрле материаллар белән исбатлана. «Татар теленең диалектологик атласы» да (Казань. 1989). беренчедән, пермь сөйләшенен бөтен таралыш территориясендә дә бертөсле булуын, икенчедән, татар теленә каравын, бигрәк тә урта диалект сөйләшләре белән зур уртаклык күрсәтүен дәлилләде. Билгеле булганча, халыкның теле аның тарихы белән турыдан- туры бәйләнгән, тел халыкның төп билгеләреннән берсе булып тора Этноснын үсеш-үзгәреше барышында булып үткән барлык мәдәни-икътисади һәм башка вакыйгалар аның матди һәм рухи мәдәниятендә генә түгел, бәлки телендә дә теге яки бу дәрәжәдә эз калдыралар Шуңа күрә дә теге яки бу халыкның телен өйрәнү аның этник нисбәтлеген билгеләүдә әһәмиятле роль уйный дип уйлыйбыз. Пермь татарлары сөйләшенең гел үзенчәлекләрен тикшерү, шул сөйләш вәкилләренә кагылышлы тарихи-этнографик әдәбиятны өйрәнү әлеге этнографик төркемнең этник яктан формалашу юлы үзенчәлекле һәм катлаулы булуын күрсәтте. Пермь татарларының барлыкка килүе Урта Иделдә. Уралда һәм Себердә барган катлаулы тарихи вакыйгалар белән бәйләнгән. Ул ерак тасырлар- га барып тоташа һәм. әлбәттә, татар халкы формалашу шартларында барган. Тагар халкы этник составы һәм геле ятыннан Урта Идел һәм Урал алды тирәләрендә скиф-сармат чорларында ук жирле төрки һәм төркиләшкән фин- утыр кабиләләренең бергә тупланып укмашуы нәтиҗәсендә формалаша башлый I меңъеллыкның IV —V гасырларында Идсл-Кама ареалында төркиләшүнең әһәмиятле яна чоры башлана бу җирләргә төрки телле кабиләләрнең күпләп килүе күзәтелә (История Татарской АССР Казань. 1968) Археологик тикшеренүләр бу җирләрдәге каберлекләрнең соннәрнеке булуы турында сөйлиләр (В Ф Генинг. А X Халиков. Н А Мажитов. П. Н Старостин: һ б.). Урта Иделгә һәм Урал алды җирләренә төрки кабиләләр болгарларга чаклы ук күпләп килгәннәр. Болгар дәүләте чорында, мәсәлән. IX гасырда, фин-утырлар белән бергә суар. эскел. суаз, боргас һ. б. кабиләләр яшәгәнлеге билгеле Этиолингвистлар күрсәтүенчә, бу атамаларның составында ас — аз. яс. ус, уз. ош. иш. уш компоненты бар Ул компонент башка төрки халыкларны белдерә торган сүзләрдә дә күзәтелә. Бу яктан караганда, пермь татарларының бабаларына карата кулланылган остяк сүзе зур кызыксыну уята М 3. Зәкиев бу сүз дә ас компонентына нигезләнгән дип саный (Проблемы языка и происхождения волжских татар. Казань. 1986 ) Хәзерге көндә асларның төрки булганлыгы турында да күп кенә фикерләр туплаш ан. Бу сүз белән печенег ларны, болгарларны һәм бортасларны да. карачай-балкарларны да атаг айлыклары мәгълүм (кара: шунда ук) Шунысы кызыклы. Оса (шәһәр исеме) атамасының да нигезендә шушы ук компонент булуы мөмкин Революциягә хәтле пермь татарларының бер өлеше Оса өязенә караган була. Шулай итеп, кайчандыр пермь татарларының бабаларын белдергән остяк сүзендә ИдслУрал ареалында булып узган бик борынгы тарихи вакыйгаларның эзе сакланып калган, дип фараз итәргә мөмкин Тарихчылар хәзерге Пермь өлкәсенең коньяк яртысында ягъни хәзер пермь татарлары яши торган жирләрдә. кайчандыр угырлар яшәгән булган дип саныйлар. аларнын бер өлеше руслашкан, бер өлеше татарлашкан. »1 177 Моның өчен В Шишонконың «Пермь елъязмасы» дигән хезмәтен файдаландык. 1481 елгы вакыйгалар турында сүз барганда «Пермь иленең» коньяк һәм көньяк- көнчыгыш күршеләре «Ибраһимовнын ясаклы татарлары» дип аталганнар. Иб- раһимовлар дигәндә Казан ханнары күздә тотыла Ә 1536 елда Пермьгә «казан татарлары» һөжүм иткән. Бөек Пермь җирләренә 1546 елда һөҗүм итүчеләр «нугай татарлары» дип аталганнар. 1547. 1552 еллардагы хәбәрләрдә дә шулай ук. 1570 елга караган язма документларда «нугай кешеләре» дигән сүзтезмә очрый, шунда ук беренче мәртәбә «Ирен һәм Сылва татарлары» телгә алына. Аларның коньяк күршеләре 1572 елда инде «башкортлар» дип аталганнар, анда тагын буйлылар («буинцы») дигән атама да очрый (шундагы Буй елгасы исеменнән) Шул ук елгы патша грамотасында мондый юллар бар: «Безгә салым түли торган чирмешләр, остяклар, вотяклар һәм нугайлар». В Шишонконың «Елъяз- мамсында хәзерге Башкортстаннын тоньякконбатыш районнарындагы халыкка карата «нугай» атамасы соңгы мәртәбә 1581 елгы документта күзәтелә. Шуннан соң пермь татарларына карата «сылвинские и иренские татары», ә аларның көньяк күршеләренә карата — «башкиры» атамалары кулланыла Күргәнебезчә, «нугай» атамасының төньяк-көнбатыш Башкирия халкына карата кулланылышы тарихи шартлар белән бәйле: Казан ханлыгының хәле авыраю. Нугай берләшмәсендәге кабиләләрнең активлашып китүе һ. б ш Төньяк-көнбатыш Башкириядәге халыкны татарлар һәм остяклар дип атау XVII гасырның 30 нчы елларына хәтле дәвам иткән. Күрәсең, кайчандыр остяклар киңрәк территориягә таралган булганнар дигән фикер бик хаклы (Закиев М 3. Проблемы .... Исхаков Д. М К вопросу...) Беренче рус чыганакларында алар татарлар белән аралашкан хәлдә яшәгәннәр итеп күрсәтеләләр. Соңга таба Балыкчылар (Балыкчинцы) һәм Кошчылар (Кущинс- кие) яшәгән территория Уфа провинциясе (аннары Башкирия) составында калалар һәм. милли яктан кем булуларына карамастан, башкорт исемендә йөртелә башлыйлар Хәзерге Пермь өлкәсе Барда районында яши торган пермь татарларының да бер өлеше шундый ук язмышка дучар була, чөнки кайчандыр Казан ханлыгы составындагы Оса төбәге, традицион чикләр буйлап, Казан Приказы Уфа провинциясенә кереп кала, ә андагы халыкның язмышы Башкириядәге җирбиләүчеләр белән бертөсле була. Бу яктан, пермь татарларын үзе барып күргән кешеләрнең фикерләре белән дә танышу әһәмиятле Галимнәр, ориенталистлар һ. б. пермь татарлары арасында булып, якынрак танышкач, аларның документлардагы атамалары һәм үз араларында кулланыла торган атамаларның туры килмәвенә игьтибар иткәннәр Мәсәлән, П. Й. Мельников Пермь өязе Кояново авылында була һәм «Көнгергә бару» дип аталган мәкалә язып бастырып чыгара (Московитянин. 1841. Ч III. (№ S—6). М . 1841) Н. К Чупин Кояново һәм Култаево авылларының халкын бөтенләй татарлашып беткәннәр дип күрсәтә һәм болай дип яза: инде күптәннән телләре белән дә, тормыш итү рәвешләре белән дә янәшәләрендәге татарлардан кечкенә генә дә аерылмыйлар һәм руслар аларны шул исем белән атап йөртәләр дә (Чупин Н К. Географический. .. Ч. I—II.). ягъни татар дип атыйлар Менә мондый шартларда халыкның этник нисбәтлеген ачыклау шактый четерекле. Бу төп үзәкләрдән читтә, еракта яшәгән, әле яңа гына буйсындырылган тарафлардагы ныклап ачыкланып җитмәгән кечкенә гөркем халыкларга кара га аеруча катлаулы мәсьәлә булып тора. Нәтиҗәдә, пермь татарларының бабалары турында мондый фаразларны ассызыклап китәргә кирәк. 1) Бу мәйданда хантлар, мансилар яки угырлар төркеме яшәп, аларның бер өлеше төркиләшеп киткән булырга мөмкин 2) Пермь татарларының борынгы бабалары рус чиновниклары тарафыннан остяк дип аталып китүендә аларның хантлар яки мансиларның бик якын күршеләре булулары да билгеле дәрәҗәдә роль уйнарга мөмкин. 3) Кайчандыр остяк«иштәк» дигән этник төркем яшәгән булырга мөмкин. Бу фараз безнең тарафтан 1970 елда ук әйтелгән иде. Ана киңрәк тукталыйк. Пермь татарлары сөйләшендә татар теленең төп диалектлары булып санала торган мишәр һәм урта диалектларда булмаган, ә себер диалектлары, көнчыгыш төрки (хакас, алтай, шор һ б.) телләр белән уртак булган бер төркем күренешләр бар Шунсы әһәмиятле, алар телнең өч (фонетика, грамматика, лексика) катламында да күзәтелә торган, тулы бер системаны тәшкил итәләр Тагын бер үзенчәлекле якны ассызыклап үтәргә кирәк; бу система пермь гагарлары сөйләшенең бөтен урынчылыкларында да табыла. Шуңа күрә лә апеге системаны себер татарларының соңгы чорларда ясаган йогынтысы нәтижәсе генә итеп карый алмыйбыз. Дөрес, бу ике төркем арасында үзара бәйләнешләр булган, бу бәйләнешләр борынгы уртаклыкның һаман да саклана килүенә булышлык иткәннәр. Пермь татарлары сөйләшенең себер диалектлары һәм көнчыгыш төрки телләр белән уртак булган күренешләре борынгы чордагы катнашлык белән бәйле булырга тиеш, чөнки сөйләштә әле тагын уйгыр һәм борынгы уйгыр телләре белән уртак үзенчәлекләр дә бар. Бу борынгы күренешләр башкорт теленең көнчыгыш диалектында да. өлешчә генә булса да. табылуын басым ясап күрсәтергә кирәк Шунысы игътибарга лаек, көнчыгыш диалект вәкилләренең бабалары арасында Р Г Кузеев тарафыннан иштәк дип билгеләнгән кабиләләр (мәсәлән, тамьяннар. әйлеләр һ. б.) дә булган Башкорт диалектологлары кайбер башкорт сөйләшләрендә себер диалектлары белән уртак күренешләр дә булуын билгеләп үткәннәр. Менә шушы фактларга таянып, без пермь татарларының этник формалашуында ниндидер борынгы көнчыгыш төрки компонент та катнашкан булырга тиеш, бу компонент исә себер татарлары һәм кайбер башкорт кабиләләре өчен уртак булган дигән фикер белдергән идек. Бу компонент шушы остяклар белән бәйләнешле булган булса кирәк дип фараз иткән идек, чөнки XVI гасырның ахырына. XVII гасырга караган сан алу кенәгәләрендә һәм башка документларда остякларнын исемнәре төрки исемнәр Бисердачко Батырев. Кунчурайко. Тасим- ко. Ураско Урмаметов. Алейко. Ишнмбайко. Айгиндсйко. Toiaoepae (Дугабер- де). Камалтинко, Кичкеняшай. Колычбаев, Болонтай. Сигизяков. Мурзакилдей- ко, Кузембердей, Турчебей. Терегулов. Яныш Толгузин. Козебахта Карьев һ. б. ш. Без югарыда остяк/иштяк дип кемнәрне атаганнарын күрсәтеп үттек. Шунсы кызыклы, хәзерге Башкортстанның төньягыннан чыккан әдипләребезнең дә кайберләре үзләрен иштәк дип атаганнар. Мәсәлән, шәжәрәләрдән билгеле булганча. Т. Ялчыгол үзен «болгарлык иштәк» дип санаган Р. Кузеев («Происхождение»...) иштәк сүзен төркиләр һәм аларнын төньяк күршеләре угырлар арасындагы багланышлар белән бәйләп карый, иштәкләрнс төркиләшкән угырлар дип саный, әмма хезмәтенең азагында иштәкләрнс төрки телле күчмә кабиләләргә кертә. Ф. Фасеев аштәк — остяк иштяк истяк кабиләсе (ул аны «этноплсменное образование» дип атаган) төрки-остяк багланышлары дәвамында төрки телне үзләштергән, дип күрсәтә. М. Зәкисв пермь татарлары чыгышлары белән болгар булганнар, үзләрен остяк дип атап йөрткәннәр, дип саный. Аныңча, остяк ос.эс+тык тек. ягъни ос/яс кешеләре дигән сүз; ос компоненты исә күп кенә төрки этнонимнар (ягъни кабилә исемнәре) составында бар: огуз- ак + оз. таулас таулы ас. суас су + ас һәм башкалар. М. Зәкиев асларның төрки телле борынгы кабиләләр булуын, остяк сүзенең борынгы ас (яс) этнонимыннан килеп чыгуын күп кенә фактлар китереп исбат итә. Соңгы елларда остяк мәсьәләсе Д. Исхаков тарафыннан да кат-кат каралган Ул остякларны пермь татарларының бабалары дип саный, диалектологларның, этнографларның хезмәтләрен һәм башка әдәбиятны, архив документларын да файдаланып. Урал алды территориясендә XVII гасырга хәтле иштәк-остяк кабиләсе яшәгән дип карый. Ул: «Күргәнегезчә. XV гасырда Кама. Агыйдел һәм удмуртлар яшәгән районнарда, күрәсең. Пермь краенда, бәлкем Tai ын да киңрәк ареалда да. аерым остяк территориясе булган Башкирия бу вакытта мөстәкыйль жир булган» (Исхаков Д. М «К вопросу». Аныкы ук «Из этнической» ) ди Остякларнын этник нисбәтлеген исә Д. Исхаков төрлечәрәк билгели: гәбендә угыр булган кабиләләр Урал алды территориясендә төркиләшкән булган; «характеры ягыннан у!ыр (төркиугыр)» һ б. Д. Исхаков пермь татарлары тарихы турында берничә хезмәт язды (Күрсәтелгән һ б. хезмәтләр). Безнең уебызча, пермь татарларының бабалары формалашуында көнчыгыш төрки компонент катнашкан, ә Урал алды мәйданында ул Идел буе төрки компоненты белән бәйләнешкә керә Идел буе төрки компоненты. Безнең карашыбызча, шушы компонент пермь сөйләше вәкилләренең казан татарларының бер этнографик төркеме булып, аларнын сөйләше татар теленең урта диалектына караган бер сөйләш буларак формалашуда төп хәлиткеч рольне уйнаган Галимнәр Идел буе Урал алды багланышларының мәдәни-нкыисадн гына түгел, бәлки еш кына сәяси характерда да булуын кабат-кабат күрсәтеп киләләр 12* 179 Кайбер галимнәр Агыйделнен түбән агымы тирәсендәге жирләр Болгар дәүләте составына кергән булган, ә халкы исә салым түләп торган, дип язалар. Төньяктарак яшәгән халыклар да Болгар дәүләтенең кочле йогынтысы астында булганнар. А А Дмитриев зыряннар. пермяклар үзләренең тормыш-көнкүрешен. сәнәгатьләрен болгарлар тәэсире астында нык үстерделәр һәм күршеләреннән шактый аерылып торалар иде. дип яза Идел-Урал бәйләнешләре күзлегеннән караганда. М Зәкиевның этнонимнар- га тел материалы буларак ясаган анализы игътибарга лаек Ул Пермь атамасы биарм сүзенә кайтып кала дип саный, ә биар — болгар — буләр биләр бигер тәңгәллекләре Урта Идел һәм Урал алды регионнарында генетик яктан бертөрле кабиләләр яшәгәнлеген күрсәтә дип яза (Закиев М. 3. Проблемы. 54—60) Н И Золотницкий фикере буенча, биарлар Бөек Болгариядә яшәүчеләр, соңгысына исә Пермь жирләре дә кергән булган (Лингвистическая заметка о названиях Булгар. Биляри. Моркваши Читано в 1878 г. Казань. 1884.). Билгеле, бу өлкәдә эзләнүләр әле дәвам итә. Идел буе төркиләренең һәм пермь татарларының борынгы чыгышлары уртак булуы төрле фактлар белән дәлилләнә. Мәсәлән, Т А Хлебникова үзенең болгар керамикасын өйрәнүгә багышланган хезмәтендә Олы Тархан каберлегендә табылган һәм борынгы болгар чорына караган керамиканың Сөлил бассейнында һәм Төньяк Башкортстанда табылган шул чорга караган керамика арасында зур уртаклык булуын дәлилли. Пермь крае археологлары Болгар дәүләте Югары Кама бассейнындагы кабиләләргә йогынты ясаган, дип язалар, бу йогынты сәүдә бәйләнешләре аша таралган; XIII—XIV гасырларда болгар һөнәрчелегенең йогынтысы күзәтелә. металл эшкәртү алга китә, бизәнү әйберләре коеп ясау үсә; тары чәчелә башлый һ. б. Күп кенә галимнәр бу тирәләргә XIII—XIV гасырларда болгарлар күчеп килгән дип саныйлар (Халиков А X Происхождение татар Поволжья и Приуралья Казань. 1978; Татары Среднего Поволжья и Приуралья. М., 1967; Казаков Е. П Памятники . Һ. б ). Билгеле булганча, монгол яулары Идел буе жирләрендәге халыкларның составын үзгәртеп кенә калмады, ә бәлки бик зур күчешләр дә китереп чыгарды Урта Идел буендагы утрак тормышлы халыкның бер өлеше яңа жирләр, чагыштырмача тынычрак урыннар эзләп, күптән таныш һәм элек-электән аралашып килгән юллардан, аеруча Кама буенча төньякка һәм төньяккөнчыгышка таба күчәргә мәҗбүр була. XIII гасырда Чепца (хәзерге Киров өлкәсе һәм Удмуртия) елгасы бессейнына болгар кабиләсе күчеп килә (Юсупов Г В Введение в булгаро-татарскую эпиграфику М. Л. 1960; Смирнов А П Волжские Булгары — Труды Государственного исторического музея Вып 19 М . 1951). XIII -XIV гасырларда Ык бассейны һәм Түбән Агыйдел буйларына кече, кәлчер. йомран, бүләр, еней. юрми кабиләләре күчеп утыра, алар Болгар дәүләте составында булалар. Ык буена урнашып калган байлар кабиләсе дә болгарлар белән тыгыз мөнәсәбәттә булган (Кузеев Р Г Происхождение .). Кайбер чыганакларга караганда. Пермь краенда төркиләр барлыкка килү дә шушы ук вакыйгалар белән бәйле. Мәсәлән, бер хезмәттә мондый юллар бар «Кайбер башкортлар (биредә пермь татарларының Оса өязендә яшәгән өлеше күздә тотыла—Д. Р) һәм татарлар, бигрәк тә Болгар илендә яшәүчеләр, монгол яуларыннан соң монда (Пермь краена — Д Р.) күчеп килделәр Башкорт һәм татар исеме белән билгеле булган кайбер болгарлар Пермь губернасында урнаштылар. Пермь губернасы башкортлары һәм татарлары үзләре дә легендаларында Шәһри Болгар дип аталган жирдән күчеп килгәнлекләре турында сөйлиләр (Историко-географическое § 38). Революциягә кадәрге тарихи әдәбиятта «Кама Болгарстаны. Идел- Кама Болгарстаны, Кама буендагы болгарларның да, Идел буендагы болгарларның да атамалары», кебек тәгъбирләр очрый. А А Дмитриев (Исторический очерк Пермского края Пермь, 1896 ) фикеренчә. Идел-Кама Болгариясенең төньяк-көнчыгыш чикләре булып Оса һәм Красноуфим өязләре торган Үзләренең килеп чыгышлары турындагы легендаларында Оса һәм Пермь өязе «башкортлары» һәм татарлары. «Без чыгышыбыз белән тарханнардан булабыз, бу жирләргә бик борынгы заманнарда күчеп килгәнбез, аннан соң Нугай хан кул астында булдык», дип күрсәтәләр. (Пермь өлкәсе дәүләт архивы. 316. ф 1. оп сакл берәмл 78). Димәк, алар. Иван Казанны алганчы ук. шушы урыннарда яшәгәннәр Икенче чыганакта исә, алар үзләрен. Шәһри Болгар дип атала торган илдән күчеп килдек. Болгар илен XIII гасыр ахырларында калдырдык, дип аңлаталар (Историко — географическое . § 37). Р Кузеев фикеремчә, гәйнә-тарханнар этник яктан болгар чорына караган кабилә булганнар Автор, бик күп фактларга таянып, гәйнә-тарханнарнын нигезе болгар булуын. Урта Идел халыклары белән бер булуларын исбатлый һәм болай дип нәтиҗә ясый «Гәйнәләрнен бабалары, юрматы. юрми, бүләр, кече кабиләләре белән бергә, болгар-угыр чолганышында булганлыгын катгый расланган факт, дип билгели алабыз». Автор гәйнәләрнен Тол буйларына килеп чыгуын XIII XIV гасырларда булган дип исәпли (Кузеев Р Г Происхождение 342— 347) Шунсы әһәмиятле. Р Г Кузеевның нәтиҗәләре тел материаллары белән тагын бер кабат раслана Әле генә санап үтелгән кесе. юрми һ б кабиләләрнең Көнбатыш Башкортстанда яши торган дәвамчы оныклары, гәйнә-тарханнарнын оныклары кебек үк. саф татар телендә сөйләшәләр, аны үзләренең туган теле, ана теле дип саныйлар; аларнын телендә башкорт теленә хас булган аерымлыклы, үзенчәлекле күренешләр бөтенләй юк (Махмутова Л Т. О татарских говорах северо-западных районов Башкирской АССР Материалы по татарской диалектологии. Вып. 2. Казань. 1962; Рамазанова Д Б Формирование . Аныкы ук: К истории формирования татарских говоров северо-западной Башкирии (по данным архивных и исторических источников) Исследования по исторической диалектологии татарского языка. Казань. 1985. Хайрутдинова Т X Бирский говор среднего диалекта татарского языка.— Шул ук жыентыкта 36—92; Атлас тагарских народных говоров Среднего Поволжья и Приуралья и Комментарии к Атласу. Казань. 1989; Һ б ) Әмма гәйнә һәм тархан сүзләренең бер үк этнографик төркемгә карата кулланылуының сәбәпләре, тарханнарның күчеп килү датасы һәм гәйнәләр белән бәйләнеш үзенчәлекләре әлегә ачыкланмаган Тарханнарның билгеле бер катлам вәкиле булулары турындагы фикер хаклы Д Исхаков та шуны ук яклый Рус телендәге язма чыганаклар пермь жирләренә күчеп килгән татарларның биләр булуы турында сөйли. Урак би. Сөендек би Аларнын әтиләре мулла булган (Югары һәм Түбән Муллы елгаларының исемнәрен тиуннан калган дип аңлаталар). Күрәсең, ул миссионер буларак шактый зур нәтиҗәләргә ирешкән, чөнки XVI гасырда Трифон Вятский килгәндә әлеге җирләрдә татарлар һәм ост яклар яшәгәннәр инде һәм иң әһәмиятлесе. бу икс халык тормыш-көнкүреш белән дә аерылмаган, исемнәре дә төрки исемнәр булган. Бу мөнәсәбәттә караганда бездә бер сорау туа; гәйнә атамасын «башкорт» Килейко Акзкильдин һәм аның иптәшләре алып килмәдеме икән’ Беренчедән. 1596 елга караган. К Акзкильдиннең бу җирләргә кертелүе турындагы документта (Материалы по истории Башкирской АССР Ч Т М Л.. 1936 ) әлете төбәк Ульвинская (рус скорописсндә т хәрефе өскә чыгарып языла торган булган, шуңа күрә ул төшеп кенә калган булырга мөмкин, ят ьни. «Тул- винская?» дип аталган) әле гәйнә термины кулланылышта булмаган Икенчедән, алта таба да гәйнә атамасы хәзерге Барда районына туры килә торган мәйданда билгеле бер төбәктә генә яшәп калган. Бу төбәк К Акзжиль- динта бирелгән жирләр белән туры килергә мөмкин. Өченчедән, гәйнә атамасы белән бәйле жир. авыл исемнәре. Пермь өлкәсендә түгел. Көньяк-көнбатыш Башкортстанда сакланып калган (Миякә төбәгендә) Күрәсең, гәйнәләр шунда яшәгән булганнар Дүртенчедән, башкорт күчмә кабиләләренең төньяктагы урманлы җирләрдә яшәве бик шикле. Бу мәсьәләгә карага Р Г Кузеев га болай дип яза «Урманлы җирләргә башкортларның күчүе масса төсендә булматан. башкортларның гик кечкенә төркемнәре генә, төп башкорт халкыннан аерылып, басрак ау урыннары эзләп булса кирәк, төньякка күчеп утырганнар» (Кузеев Р Г Очерки по исторической этнографии башкир. Ч 1 Уфа. 1957.) Бишенчедән, гәйнә (Гайни Гайнетдин атамасының килеп чытуы турындагы риваятьтә дә чагыштырмача соңгырак чорга каратан вакыйгалар чагылган булса кирәк Гайни Югары Урал алды тирәсендә жир ала һәм елына бер тиен тиресен Чердынга илтеп түләргә тиеш бу.та (Ахметзянов М И Историческое предание об образовании пермских гагар Пермские татары Казань. 1983 ) Югарыда әйтелгәнчә. Чердынга ясак гүләү. Казан ханлыгы җимерелгәч. Урал тирәсендәге җирләрдә С ебер Приказы оешкач (Чердын шуның бер өязе. Көнтер өязе бераз соңрак төзелә) булган Шулай итеп, гәйнә атамасының килеп чытышы соңрак килеп кушылган компонент белән бәйләнгән булырга да мөмкин Тик ул Идел төрки компонентына зур йогынты ясый алмагандыр. чара табак чукук чукук этарге зур табак очкылык очкылык тотарга чара табак чыкык чыкыклау шулай ук шулай ук шулай ук Пермь татарларының борынгы чыгышлары Идел буе төркиләре белән уртак икәнлеген исбатлый торган дәлилләрне фәннең тагын башка өлкәләренә караган фактлар да куәтли. Пермь татарлары яши торган регионның топонимикасына игътибар итик. М. Зәкиев пермь сүзенең килеп чыгышын би + ирем (кешем) кушма сүзе белән бәйләп аңлата (курс. хезм.. 54; Аныкы ук. Отношение Биармии к Волжской Булгарии - Некоторые итоги и задачи изучения татарского литературного языка. Казань. 1992; Һ. б.). Красноуфим шәһәре янында Болгары дип атала торган сырт бар. Академик И. И. Лепехин 1770 нче елларда бу сыртның урыны-урыны белән җимерелгән урыннары бар һәм алар ниндидер борынгы бина калдыкларын хәтерләткән кебек, дип язган (Сборник материалов для ознакомления с Пермской губернией. Вып. Ill Пермь. 1981.). Пермь районында Болгары авылы бар. О Н Бадер һәм В. А Оборин Очер районындагы Черти авылы халкының яртысын әле дә болгар дип йөртәләр, дип язалар (Бадер. Оборин, шунда ук). Пермь краеның җир-су атамалары, нигездә, пермь-фин-угыр характерында. Мәсәлән: Сылва. Шаква, Тулва һ б. ш. Аларның «ва» компоненты татарча су дигән сүз. Гәрчә бу елгаларның бик матур яңгырашлы татар вариантлары да бар. Мәсәлән, пермь татарлары аларны Тол суы. Сөл иле дип атый Ирен гидронимы Иртеш гидронимы белән бер үк тамырдан булырга мөмкин. Пермь һәм Югары Муллы районнарында Югары Муллы, Түбән Муллы гидронимнары пермь татарларының борынгы бабаларыннан калган атама. Риваятьләрдә Югары Муллы бассейнында Урак би Мәмәтколов, ә Түбән Муллы тирәсендә аның энесе Ирак би. Сөендек би Мәмәтколов яшәгәнлеге турында хәбәр ителә. Авыл исемендә дә төрки чыгышлы сүзләр бар. Мәсәлән: Эри түз (Усть Арий), Башап түз, Тәләс түз, Тор түз һ. б. Истәк авылы исемендә остяк сүзенең бер варианты чагылган. Менә шул рәвешле топонимикада эз калдырырлык борынгы халык булган пермь татарларының бабалары. Пермь татарларының формалашуында Идел буе төрки компонентының хәлиткеч роль уйнавын тел материаллары да раслый: пермь татарлары сөйләше безнең әдәби телебезнең формалашуында нигез ташы булып торган урта диалектка карый. Алай гына да түгел, ул әлеге урта диалектның бераз читтәрәк урнашкан, борынгылыкны аеруча нык саклап килә торган сөйләшләре (нократ. касыйм, подберезье, керәшен) рәтенә керә. Танылган телче Л. Мәхмүтова бик хаклы рәвештә бу сөйләшләрне аерым бер төркем итеп билгели; бу төркем сөйләш вәкилләренең бер чордарак. чагыштырмача зур булмаган тарихи аралыкта мәйдани, сәяси, икътисади яки мәдәни яктан казан та тарла рыннан берникадәр аерымланган булганлыкларына басым ясый (Махмутова Л Т Некоторые наблюдения над лексикой касимского говора татарского языка — Материалы по татарской диалектологии. Вып. 2, Казань, 1962.). Бер-берсеннән шактый ерак урнашкан төбәкләрдә булуларына карамастан, бу сөйләшләр бер төркем борынгы күренешләре белән үзара берләшәләр Мондый хәл, беренчедән, аларның кайчандыр бергә, бер берләшмә эчендә яшәгәнлекләрен турыдан-туры күрсәтә. Икенчедән, казан татарлары сөйләм теленен төп билгеләре шул вакытта ук формалаша башлавы турында сөйли (Бурганова Н Б О формировании татарских говоров Заказанья—К формированию языка татар Поволжья и Приуралья. Казань. 1985.). Шушы чорда ук татар теленен төп сүзлек составы да ныгый башлаган Әлеге сөйләшләр бер төркем борынгы сүзләр белән дә зур уртаклык күрсәтәләр. Пермь татарлары сөйләшенең болгар чоры белән зур бәйләнешен күрсәтә торган сүзләргә игътибар итик: иләсә (чув. алса)— бияләй, озан (чув. осан. себер, осан) — көртлек, кәлүәт — тукыма төре (Кыйссаи Йосыфта да шулай ук), йемеш — яшелчә; мордва-каратай. Коман мәҗмугасы (1303 нче елда төзелгән). И Хәлфин сүзлегендә — шулай ук һ. б. ш. Бу күзлектән караганда, пермь татарлары сөйләше һәм карачай-балкар телләре арасындагы параллельләр аеруча игътибарга лаек: кар.-балк. мәгънәсе пермь-сөйләше мәгънәсе Конжорыйк сүзенен таралыш даирәсе бик чикле, ул тагын күрше златоуст сөйләшендә бар. Башкорт теленеп дә төньяк-кончыгыш Башкортстандагы сөйләшләрендә генә билгеләнгән, ә Кавказ телләренен барысында да таралган Күрәсең, бу сүзне пермь татарларының борынгы бабалары болгарлар шул яклардан алып килгән булганнар. Шулай итеп, тарих, археология, этнография, топонимия, тел материаллары пермь татарларының формалашуында Идел буе төркиләренең роле зур һәм хәлиткеч булуын бик ачык күрсәтәләр. Урта Идел һәм Урал алды халыклары арасындагы этник бәйләнешләр соңга таба да көчәя, тирәнәя барган (Татары среднего . История Татарской АССР Казань. 1968. История Татарии . Һ б ) Күп кенә татарлар, чукындырудан качып. Урал якларына качалар Казан ханлыгы җимерелгәннән соң Идел буеннан, татарлар белән бергә, чувашлар, марилар, удмуртлар да күчеп киләләр Күчеп килүчеләр татарлар яши торган мәйданның төрле төбәкләреннән килгән булырга мөмкин Мәсәлән, пермь татарлары сөйләшенең тау ягы сөйләшләре белән аерым уртаклыгы бар. Ә сылва урынчылыгында татар теленең урта диалекты мамадыш сөйләшендә генә табыла торган үзенчәлекләр бар. мәсәлән, бардым дагын әйттем, күргән дәген сөйләгән һ б ш Пермь районы тирәсендәге авылларда нократ сөйләше белән уртак үзенчәлекләр күзәтелә Революциядән соң Идел-Урал бәйләнешләре радио, мәктәп һәм матбугат аша бара Шулай итеп, борыш ы чорларда ук булган тарихи бергәлек берничә гасырлар буе дәвам итеп килә Күп кенә галимнәр пермь татарларының казан татарлары белән якын икәнлекләрен аерым ассызыклап күрсәтеп килгәннәр И Г. Георги (Описание всех обитающих в Российском государстве народов Спб . 1799 ) пермь татарларын «алар шул ук казан татарлары», дип яза Тел үзенчәлекләре ягыннан да пермь татарлары тагар теленә якын торалар, аларның сөйләше башкорт теленнән бик нык аерыла Мәсәлән, аларның сөйләшендә ч. с авазлары үзләре әйтелә (сарык, чәч. су, сал. чәчә һ б). ягъни авазлар составы, сүзлек хәзинәсе, сүзләрне ясау яки төрләндерү (агастар түгел, ә агачлар, һарыкгы түгел, сарыкны, һүзде түгел, ә сүзне һ б ш.) үзенчәлекләр һәм башкалар барысы да аларның татарча сөйләшүен күрсәтеп торалар Кыскасы, пермь татарлары тагар халкының аерылгысыз бер этнографик төркеме булып гора Тарихи чыганаклар да. археологик тикшеренүләр дә. ономастнк материаллар да. тел үзенчәлекләре дә шушы фикерне нигезле рәвештә раслыйлар