Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый- мәдәни тормышыбыздан

РӘСМИ ХӘБӘРЛӘР ПРЕЗИДЕНТЫБЫЗГА — ЧӘЧӘКЛӘР Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шаймиевкә 20 гыйнварда 60 яшь тулды. Шул унай- дан, Татарстан Дәүләт Советының тугызынчы пленар сессиясендә аның адресына күп кенә җылы сүзләр әйтелде, кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре тапшырылды Җөмһүриятебез Илбашын котларга Мәскәүдән Россия Федерациясе Президентының аппарат җитәкчесе А Чубайс, РФ вице- премьеры В Илюшин, Уфадан Башкортостан Республикасы Президенты М Рахимов һ. б күпсанлы кунаклар килгән иде. А Чубайс М Шәймиевнең, РФ Президенты Указы нигезендә. Россия дәүләтчелеген, халыклар арасында дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытуга һәм үстерүгә зур шәхси өлеш кертүе өчен. II дәрәҗәле «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләнүе турында белдерде һәм юбилярга Б. Ельцин котлавын җиткерде. В Илюшин исә Татарстан Президентына, РФ Премьер-министры В Черномырдин кушуы буенча. Россия Хөкүмәтенең Мактау грамотасын тапшырды. ТР Премьер-министры Ф Мөхәммәтшин юбилярны Хөкүмәт һәм башкарма хакимиятнен башка органнары, хезмәт коллектнивлары исеменнән тәбрик итте Рәислек итүче ТР Дәүләт Советы Рәисе, РФ Федерация Советы Рәисе урынбасары В Лихачев РФ Федерациясе Советы Рәисе Е Строев. РФ Дәүләт Думасы Рәисе Г. Селезнев. Әзәрбәйжан Республикасы Президенты Г. Алиев, Казагыстан Республикасы Президенты Н Назарбаев. Кыргызстан Республикасы Президенты Ә. Акаев җибәргән. Иран Ислам Республикасы, Словения, Төркия, Бөекбритания, Австралия, Польша, Куба һ. б. илләрдән килгән котлау телеграммалары белән таныштырды. Соңыннан ул, М Шаймиев юбилее уңаеннан, кабул итү мәҗлесе уздырды. М. ШӘЙМИЕВКӘ— ЖУРНАЛИСТЛАР ДИПЛОМЫ Россия Журналистлар берлеге Секретариаты Татарстан Республикасы Президенты М Шәймисвне. «Матбугат белән ихлас аралашканы өчен». Почетлы диплом белән бүләкләде. Андый дипломга ия булучылар арасында Мәскәү шәһәре мзры Ю. Луш- ков. Россия Федерациясенең Тышкы эшләр министры Е. Примаков. ЮНЕСКО Генераль директоры Ф. Майор да бар. НИГЕЗ ТАШЫ САЛЫНДЫ Изге Рамазан аенда, 17 гыйнварда, Татарстан башкаласында дулкынландыргыч тантана булып узды: Казан Кремле территориясендә торгызылучы Кол Шәриф мәчетенә нигез ташы салынды. Әлеге бәйрәмдә Татарстан Республикасы Президенты М Шаймиев. ТР Премьер-министры Ф Мөхәммәтшин, Премьер-министр урынбасары И Хәйруллин, Казан шәһәре хакимияте башлыгы К. Исхаков һ. б. җитәкчеләр катнашты. Мәчет төзүне Төркиянең Истанбул шәһәреннән «Ильк Умут» («Беренче өмет») фирмасы башкара Анын президенты Йосыф Аккош, тантанада чыгыш ясап. Кол Шәриф мәчетенең манарасы җәй ахырына кадәр торгызылыр. дип ышандырды КАЗАН МЕТРОСЫ ТӨЗЕЛЕШЕНДӘ Яңа Ел бәйрәменнән соң ук, «Казметрострой» тресты Казанның Идел буе базары янында җир казу эшләрен башлап җибәрде. «Җинү проспекты» дип аталачак әлеге станциядән башланган линия Авиатөзелеш районына кадәр барачак «Комсомолец» кинотеатры белән «Яшьләр үзәге»н тоташтырачак линияне 2004 елда төзеп бетерергә уйлыйлар. «Азино»дан «Тимер юл вокза- лы»на илтүче линия аңа параллель рәвештә төзеләчәк. «Оргсинтез» белән «Борисково» 2014 елда тоташачак. Болар турында Татарстан Республикасы хөкүмәтенең Казан метрополитенын төзү программасы буенча кабул иткән карарында әйтелә. Республика бюджетыннан әлеге төзелешкә быел 29 млрд. сум акча бүлеп бирелгән. ТАТАР ЯЗУЧЫЛАРЫ — БӨТЕНДӨНЬЯ ПЕН-КЛУБЫНДА Мексиканың Г вадалахара шәһәрендә Интернациональ ПЕН-клубта әгъза булып торучы язучыларның 63 нче Бөтендөнья конгрессы булып үтте. Анын эшендә дөньяның 124 иленнән 400 гә якын вәкил катнашты Республикабыздагы Татар ПЕНүзәген- нән бирегә Рафаэль Мостафин, Разил Вәли- ев, Вахит Юныс. Әхәт Мушинский килгән иде Конгресста ПЕНүзәкнен вице-президенты, Татарстан халык депутаты Р Вәлиев татарча чыгыш ясап. Татар ПЕН-үзәгенең халыкара мөнәсәбәтләр буенча сәркатибе В Юныс аның сөйләвен инглиз телендә тәрҗемә кылып, бик күпләрнең игътибарын, мәхәббәтен яулыйлар Татарстан, аның үткәне, бүгенгесе, киләчәге, әдәбиятыбызмә- дәниятебез, язучыларыбыз турындагы шул чыгышлардан сон. 12 ноябрьдә Татар ПЕН- үзәгс. бертавыштан. Бөтендөнья ПЕН-клу- бына (Президенты Рональд Харвуд) әгъза итеп кабул ителә. Залдагылар татар язучыларын аягүрә басып алкышлыйлар МИСЫРГА СӘЯХӘТ Ижат һәм ял итү максаты белән. "Казан утлары- журналының баш мөхәррире, шагыйрь Равил Фәйзуллин Мисырда булып кайтты Каһирә. Луксор. Хургада шәһәрләрендә сәяхәт кылды, борынгы заман цивилизациясенең бөгенлөньяг а мәгълүм тарихи һәйкәлләре белән танышты. ТУРАН ЯЗГАН —КДУ ДОКТОРЫ Казан дәүләт университетының Гыйльми Советы, язучы-акалсмик Т Галиуллин тәкъдимен искә алып. Истанбул университеты профессоры, икътисад фәннәре докторы. Истанбул парламенты депутаты. -Төрек дөньясы» мәркәзе җитәкчесе Туран Язганны, бертавыштан. данлыклы уку йортының мактаулы (почетлы) докторы итеп сайлады Т Язган 20 дән артык монография авторы. күренекле галим һәм озак еллар дәвамында Татарстан һәм Казан белән тыгыз элемтәдә яши Аерым алганда, ул КДУнын көнчыгыш телләр кафедрасына рухи һәм матди ярдәмен даими күрсәтеп тора Инде берничә төркем студент тар һәм укытучылар. анын ярдәме белән. Төркиядә белемнәрен күтәреп кайттылар Т Язган КДУ кигапхан<>сснә гөрск телендә нәшер ителгән меңнән артык китап га бүләк итте ТАТАРСТАН ЯП ЧЫ.ЧАРЫ БЕРЛЕГЕНДӘ ГЕНЕРАЛЬ КОНСУЛ БЕЛӘН ОЧРАШУ 14 гыйнварда ТР Язучылары берлегендә Төркия Җөмһүриятенең Казандагы генераль консулы Алыпхан Шәлен әфәнде белән очрашу булып үтте Анын барышында Төркия белән Татарстан арасында әдәби-мәдә- ни баг танышларны тагын да үстерү мәсьәләләре тикшерелде. Очрашуда ТР Ягучылары берлеге идарәсе рәисе Р Мөхәммәдиен Татарстанның халык язучысы Г Ахунов, язучы-акалсмик Т Галиуллин, әдипләрдән М Маликова. Р Батулла һәм идарә рәисенең Урынбасарлары Ә Гадел. Р Әймәт катнашты ИҖАТ ОСТАХАНӘЛӘРЕНДӘ ТР Язучылар берлегенең «Шигърият остаханәсс- (җитәкчесе -Татарс ганнын халык шагыйре И Юзесв) үзенең 27 декабрьгә бу и ан чираттагы утырышын Каган дәүләт ветеринария медицинасы академиясе профессоры Рифат Җамал (Корбанов)нын шигъри иҗатын тикшерү!.• багышлады Чьи ыш ясаучылардан Р Файзуллин. Р Гагат. Р Низамиев. Зөлфәт. М Полнев. Ill Мосгафнн. К Сәгъдәтшин һ б яшь .iBiopiii.ui олс ICIIO донья күргән «Күңел сүрәләре" исемле беренче китабына, нигездә уңай бәя бирделәр, шигъри осталыгын тагын ла камилләштерү буенча файдалы фикерләр әйттеләр Утырышта катнашучылар Р Җамалны бертавыштан Татарстан Язучылары берлегенә әгъзалыкка тәкъдим иттеләр «Проза, драматургия һәм публицистика остаханәсе- (җитәкчесе Татарстанның халык язучысы Г Ахунов) 22 гыйнварда прозаиклардан Госман Гомәр. Мансур Шаһи мәрдән һәм очеркист-публицист Вата ным Татарстан» газетасының әдәбият вә сәнгать бүлеге мөдире Асия Юнысова иҗат иткән әсәрләр буенча зур сөйләшү үткәрде Фикер алышуларда Р Миигалим. Р Хәмил. Л Бадыйкшан. Р Карами Ә Гаф- фар. М Әгъләмов һ б. катнашты Тикшерелүче каләм ияләренең һәркайсы Татарстан Язучылары берлегенә әгъзалыкка тәкъдим ителде Шул ук утырышта хикәяләр язу өлкәсендә мәгълүм уңышларга ирешкән ә типлардан иң нәтиҗәле эшләүчеләре Татарстан нын халык язучысы Фатих Хөсни исемен дөге әдәби бүләккә кандидатлар итеп күрсәтелде С. ХӘКИМ МУЗЕЕ АЧЫЛДЫ Татарстанның халык шагыйре Сибгат ага Хакимнең тууына 85 ел тулу уңаеннан. 17 гыйнварда фронюник-язучының туган ягында Әтнә районының Күлле-Кнмс авылында олы бәйрәм үткәрелде Бирегә Татарстан Дәүләт Советының даими комие сиясе рәисе Р Минну.i шн җитәкчеле) сидә бер төркем язучылар. ТР Мәгълүмат һәм матбугат министрлыгы вәкил ларс килде Аларнын һәммәсе авылдагы урта мәктәп бинасында С. Хәкимнең әдәби музеен ачу гагпанасынла катнаштылар. Чынаш ясау чыларлан ТР Язучылар берлеге идарәсе police Р Мөхәммәдиен. Татарстанның халык язучысы Г Ахунов. IP Мәгълүмат һәм матбугат министры И Әхмәтҗанов. министр урынбасары. «Казан утларыжурналының редколлегия әгъзасы X Гайнуллин. Татарстан берләштерелгән Дәүләт музеенын әдәби бүлек мөдире әдип В Нуруллин, шагыйрәләрдән Г Зәйнвшева. Л Шагыйрь җан. Ф Зыятлинова. ТР Ягучылар берлек илар<>се рәисе урынбасары Р Әймәт һ б CHOI а I ага турында үзләренең истәлекләре белән уртак лаштылар Искә а гу кичәсен дә С Хәкимнең улы күренекле сәясәтче һәм галим Рафаэль Хакимов та катнашты. ИҖАТ КӨЧЛӘРЕНӘ ИГЪТИБАР APIA Мамадыш районына хакимият баш лыгы итеп Әгъзә.м Самат улы Гобәйдуллин бил гсләигәч. биредә ижаг көч юренә игътибар күпкә артты Мәдәният бүлеген дә лә мө тир булып 1аны нан җырчы Бөтендөнья «Та тар җыры • конкурсы лауреаты. Татарстан нын атказанган мәдәният хезмәткәре Гө i нәгирә Талипова ипли башлады Бергәләп тотынгач, район үзәгендә дә авылларда ла кызыклы кичәләр, мавыктыргыч очрашулар еш үтә башлады Үткән ел азагында гына, мәсәлән, жирле шагыйрьләрдән Сәяф Сәйфи. Нәкыя Иосыповаларнын ижат кичәләре гөрләп узды 17 гыйнварда исә Мамадыштагы «Дуслык» кинотеатрында район халык театры ветераны, оста җырчы, «Мин авылга (ашыйк». «Җырларымда — гомерем дәвамы» исемле шигъри җыентыклар авторы Вахит Галиевнең 70 еллыгы зурлап билгеләп үтелде Бер үк вакытта Татар иҗтимагый үзәгенсн Мамадыш төбәгендәге җитәкчесе. район аксакаллары шурасы рәисе дә булган ил агасын котларга, Казаннан да, күрше-тирә шәһәр-авыллардан да кунаклар күп килгән иде Район хакимияте башлыгы урынбасары Шамил Хәсәнов, Татарстан Язучылары берлеге идарәсе рәисе Әхмәт Гадел, юбилярның жырчы туганы Татарстанның халык артисты Мингол Галиев, Татарстан Җөмһүриятенең Аксакаллар шурасы сәркатибе Госман Гомәр. «Ватаным Татарстан» газетасы хәбәрчесе Люция Фаршатова, «Казан утлары» журналының бүлек мөхәррире Шаһинур Мостафин һ б Вахит агага иң изге теләкләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар һәр мизгел видео- тасмага төшереп алынды Хәзерге вакытта районда шагыйрь Әхмәт Гаделнең. Кече Кирмән авылындагы урта мәктәп директоры —күп кенә шигъри җыентыклар авторы Рафаэль Газизовның һәм Мәскәүдә яшәп иҗат итүче журналист, прозаик һәм драматург — биредәге Татар зыялылары клубы директоры. «Азатлык» радиостанциясенең Россия башкаласындагы үз хәбәрчесе Нәзифә Кәримованын ижат кичәләрен үткәрергә хәзерлек бара «КЫЗЫЛ ТАҢ» ЛАУРЕАТЛАРЫ Уфада татар телендә чыгып килүче «Кызыл тан» газетасы соңгы елларда үз битләрендә басылган иң яхшы әдәби әсәрләргә бүләк-призлар бирүне гамәлгә керткән иде. 1995 елда бу бүләккә. Башкортстан әдипләре белән берлектә. Татарстаннан күренекле шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклссе, ТР халык депутаты Роберт Мнңнуллин лаек булды. 1996 елда исә махсус бүләк-приз ияләре арасында «Казан утлары» журналының шигърият бүлеге мөхәррире, танылган шагыйрь Рәдиф Гаташ та бар аның «Кызыл тан»да дөнья күргән шигъри шәлкемнәре укучылар күңеленә хуш килгән ЯҢА ЖУРНАЛ Чаллы шәһәре хакиме Р Алтынбаев фәрманы нигезендә, биредә татар һәм рус телләрендә «Фән һәм мәктәп» («Наука и школа») дигән яна журнал чыга башлады Айга бер мәртәбә нәшер ителүче әлеге журналда укыту-тәрбия эшен тагын да җанландыру, аны заман таләпләре югарылыгына күтәрү юнәлешендә кызыклы вә файдалы язмалар, алдынгы тәҗрибә, дәрес үрнәкләре урын алган. Я ңа журналның баш мөхәррире — язучы Факил Әмәк (Сафин). РАМАЗАНГА БАГЫШЛАП Мәркәзебезнең Г Тукай музеенда 17 гыйнвардан 10 февральгәчә изге Рамазанга Ураза аена багышланган махсус фотокүргәзмә булып үтте Танылган фотосурәтче Рамил Галиевнең йөзгә якын рәсемендә республикабызда яшәүче мөселманнарның тормышы һәрьяклап кин яктыртылган иде. МУСАНЫ ДӨНЬЯ ТАНЫЙ Татар халкы үзенең Мусалары белән данлыклы Күренекле шагыйрь— Советлар Союзы Каһарманы Муса Җәлил дөньяны үлемсез «Моабит дәфтәрләре» белән тетрәткән булса, талантлы яшь жырчы Муса Маликов үзенең кабатланмас моңнары белән миллионлаган күңелләрне сөендерә Быел ул 10 гыйнварда Мәскәү телевидениесенең ОРТ каналы аша «Юлга моң белән чыгам» дигән фильм-концертын тәкъдим итте Хәзер әлеге видеотасманы дөньяның күп кенә илләре үзләрендә булдырган «ПОЛЬША ТАТАРЛАРЫ» КҮРГӘЗМӘСЕ Варшава каласында «Польша татарлары» дигән күргәзмә ачылды Ул март аена кадәр эшләячәк Күргәзмәгә һәртөрле татар әләмнәре, шәмаилләр. Коръәннең төрле телләрдә кулдан язылган вариантлары куелган Бирегә килгән кешеләр шулай ук намазлыклар. дин әһелләренең киемнәре, яу башлыкларынын кораллары һ б. тарихи истәлекләр белән таныша алалар КОТЛЫЙБЫЗ! Россия Федерациясе Президенты Б Ельцин Указы нигезендә, мәдәният өлкәсендәге казанышлары һәм озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен, Татарстан Республикасының «Мәгариф» милли нәшриятының баш мөхәррире Кәлимуллнн Җәүдәт Хәлим улы «Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.