Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЗӨБӘРҖӘТ

Зөбәрҗәт уянып киткәндә төн иде әле. Ниндидер көч аны урыныннан күтәрде. Ул караваты буена җәелгән келәмдәге чүәкләрен аяклары белән капшап табып киде дә. кул сузымындагы урындык башына эленгән халатын җилкәсенә алып салды. Торышлый өстәл лампасын кабызды. Ул тәрәзә янына килеп басты. Эре-эре кар бөртекләре, яктыга омтылган төнге күбәләкләр кебек, тәрәзә пыялаларына килеп сарылалар, аннары, бүлмәгә үтеп керә алуларына өметләрен җуйгандай, яңадан очып китәләр. Зөбәрҗәт бүлмә эчен күздән кичерде Өстәлнең урта бер җирендә вазага утыртылган өч-дүрт кенә төп ак чәчәк моңаеп утыра Кичә аңарда ахирәт дусты Алмазиянең туган көнен уздырдылар Алмазия дигәне, нәкъ Зөбәрҗәт кебек, адәмчә тормышын кора алмаган чая гына бер яшь хатын. Мәҗлестә нибары алты кеше иде Алмазия белән Әсгать, тагын бер пар һәм Зөбәрҗәтнең яңа танышы — Хәким Мәҗлес шактый җылы үтте, табын тирәсе гөрләп торды. Алмазиянең туган көне булуга ла карамастан, Зөбәрҗәт адресына әйтелгән комплементларның да бер дә исәбе- хисабы булмады Соңыннан, кунаклар таралыша башлагач. Хәким үзенең калырга теләге барлыгын белдерде. Зөбәрҗәт, тел төбенә тирән мәгънә салып: «Теләк котырта, оят тыя дигән сүз барлыгын онытма, тәти егеткәй. Аннары, кешенең тынычлыгын бозудан курыккан кебек, кешенең ялгызлыгын да ихтирам итә белергә кирәк ». дигән булды. Хәким дә җавапсыз калмады «Кирәгеннән артык акыллы хатын- кыздан да мәрхәмәтсезрәк кеше юктыр», диде ул. Аннары, сүзне уен- көлкегә борып: «Гомумән, андыйлардан куркам мин», дип өстәп куйды. Кичә саубуллашканда Зөбәрҗәт аның бу сүзләренә әллә ни игътибар итмәгән иде. Ә менә хәзер башында кинәт кенә: «Нишләп соң әле ул бик җиңел генә буйсынды, китте дә барды9 ». дигән уй чагылып китте Чыдый алмаслык күңелсез, ифрат та моңсу иде аңа. Ул башка нәрсә турында уйларга тырышып карады. Эш урынын, хезмәттәшләрен күз алдына китерде Ул да булмады, аның белән электрон-хисаплау үзәгендә перфораторчы булып эшләүче бер яшь кенә кызның: «Зөбәрҗәт апа. сезне кайчандыр Баһрам абыйның кәләше булгансыз дип сөйлиләр. Хакмы шул сүз?..»—дигәне исенә төште. Кыз теле белән: «Бигрәк тә инде пар килгән булгансыз», дисә дә. аның шефы Баһрам абыена үзенең үлепләр гашыйк булуы күзләрендә ярылып ята иде Бу сөйләшү моннан ике-өч кенә көн элек булган иде Әйе, Баһрам теләсә нинди хатын-кызны һуштан яздырырлык ир хәзер. Зөбәрҗәт үзе дә аның артларыннан үкенечле бер соклану белән карап калгалый Баһрам! Бу мизгелдә Зөбәрҗәтнең уйлары, елларны кире чигереп, узган көннәргә алып киттеләр Моннан унбиш еллар элек, алар унынчы класста укыганда. Баһрам шактый ук төссез, «авыл гыйбадына» тартым- рак гап-гади бер егет иде. Баһрам шул чакта ук инде Зөбәрҗәткә гашыйк иде. Дөрес, тыйнак-басынкы Баһрам бу турыда тел тибрәтмәде, әмма 9* В1 З Зөбәрҗәт моны күңеленең кай җире беләндер тоя иде. Ут белән мәхәббәтне яшереп булмый ди бит Әмма Зөбәрҗәт, класстагы барлык кызлар кебек, Илфат исемле егеткә гашыйк иде. Зифа буй-сынлы, бик чибәр егет иде ул. һәрвакыт яхшы киенеп йөрер иде. Шуның өстенә тагын, зур киләчәкләр юрыйлар, олы өметләр баглап карыйлар иде Илфатка, унынчы класста укыганда ук инде аның берничә шигыре басылып чыкты. Конвертына газет һәм журнал штемпельләре куелган хатлар килә торган иде. Шул серле хатларның эчтәлеген белер өчен генә дә җаннарын фида кылган булыр иде Зөбәрҗәт. Күңелнең сөю көтеп моңланган, тулган чаклары булгандыр шул. Аннары таралыштылар. Врач булырга хыялланган Зөбәрҗәт институтка керә алмады, бер баллы җитмәде. Әүвәлге хыял канаты шунда сынды аның. Хәер, азмыни андыйлар. Хәтта, кызлар табынган уку отличнигы Илфат булып Илфат та теләгән җиренә керә алмаган икән, дигән сүзләр йөрде. Аның каравы «Сократ маңгай» Баһрам бик җиңеллек белән университетка, үзенең теләгән факультетына кереп, студент булды. Математиканы бик яхшы белә иде шул. Егет өченче курста укыганда алар Зөбәрҗәт белән очраша башладылар. Ә инде дүртенче курска күчкәч бергә булырга вәгъдәләр бирештеләр. Баштарак Зөбәрҗәтнең әти-әниләре бу турыда ишетергә дә теләмәделәр. Карап туймаслык бердәнбер кызлары «адәм рәтлерәк» кешегә дә чыга алыр иде дип уйлаганнардыр инде. Аның каравы, йөрәк түрендә Баһрамга карата яшерен мәхәббәт саклап йөргән Кифая. «Бәхетле дә соң син, Зөбәрҗәт!» — дип, ихлас күңелдән тәбрикләде. Яшермәде, Зөбәрҗәтнең язмышына кызыгуы турында ачыктан-ачык әйтте дә салды. Нәкъ менә шул көннәрдә уйламаганда-көтмәгәндә очраттылар да инде алар Илфатны. Классташлар әлеге шатлыктан дөньяларын оныткандай урам уртасында туктап калдылар. Бер-берсен бүлеп, сорау артыннан сораулар яудырыштылар. Ахыр чиктә бер-берсен ишетер, әйткән сүзләрен аңлашыр хәлгә килделәр. Илфат Урал янындагы шәһәрләрнең берсендә яши икән. Башы-аягы белән сәнгатькә чумган. Үзе режиссер, үзе драматург. Ә хәзер янәсе Казан каласына илһам алырга дип, «яшьлеге» белән очрашырга дип кайткан. «Казан» гостиницасында туктаган. Алар, култыклашып, бөтен тротуарны иңләп, урам буйлап киттеләр, һәм беренче очраган мороженое кафесына керделәр. Ничектер шулай килеп чыкты ки, Кифая әлеге компаниядә үзенең артык кеше икәнен сизенде һәм, юк сәбәбен бар итеп, гафу үтенде дә, китеп барды. Йогышлы чир кебек үзен сиздереп, гомере буена бимазалап торачак адымын нәкъ менә шул көнне ясады да инде Зөбәрҗәт. Кафедан соң алар гостиницага, Илфат номерына кайттылар. Бу очрашу куанычыннан тәмам исергән егет әле яңарак кына халык театры сәхнәсендә куелган әсәренең афишасын күрсәтте. Бу минутта ул Зөбәрҗәткә бик сирәк кешеләр генә ирешә ала торган талант иясе булып тоелды. Ул арада Илфат каяндыр бер шешә вино чыгарды. Очрашу хөрмәтенә дип, берәр рюмка күтәрергә тәкъдим итте. Сүз иярә сүз китеп, Зөбәрҗәт тә тиздән тормышка чыгачагы турында ычкындырды. Кемгә икәнлеген ишеткәч, Илфат күзгә күренеп үзгәрде, сылу йөзенә моңсу күләгә кунды. «Син аңар әрәм...», диде ул, кызның бу адымы белән килешергә теләмәвен белдереп. Зөбәрҗәткә бу сүзләр таныш иде инде. Чөнки әнисе дә булачак кияүне бик үк өнәп бетерми. Хәер, Зөбәрҗәт үзе дә күңеленең кайсыдыр почмагында шуңа охшашлы тойгы йөртә иде. Вино үзенекен итте Илфат кыюлана төште. Укыган елларда ук Зөбәрҗәткә үлеп гашыйк идем дип, йөрәген ачты. Сүзләренә караганда, әле һаман да оныта алмыйча иза чигә икән Шунда ул Зөбәрҗәтне, кочагына алып, шашынып үбә. иркәли башлады. Зөбәрҗәт тә үзенең хис-тойгыга бирелә, акылы томалана башлавын тойды. Әмма инде ул каршылык күрсәтә алырлык халәттә түгел иде. Ул кичне Баһрам Зөбәрҗәтне гадәттә очрата торган урында тапмый Озак көтә. Ахыр чиктә, соң булуга да карамастан, Зөбәрҗәтләрнең өенә китә Аның кайдалыгын сорагач, кызның әнисе: мин дә синнән нәкъ шул турыда сорамакчы идем, дип бик дорфа итеп җавап кайтарган һәм Зөбәрҗәтне табып алып кайтырга кушкан. Баһрам эзли китә. Ахыр чиктә Кифаяларга барып чыга. Шунда ул Илфат турында ишетә, аның «Казан» гостиницасында туктавын белә. Администрациядән классташының кайсы номерда туктаганлыгын белеп, өске катка күтәрелә. Әмма дежурныйның: «Егет өйдә» диюенә дә карамастан, Баһрамның шакуына җавап бирүче булмый. Ә инде Зөбәрҗәт, аңына килеп: «Ой-й, нишләдем мин0 .. Нишләдем?!» дип, өтәләнеп сикереп торып, җәһәт кенә киенеп коридорга чыкканда, стена буендагы креслоларның берсендә Баһрам утыра иде... Егетләр салкын гына күрешәләр. Баһрам: «Тизрәк бул, әниең таптырта.дип, Зөбәрҗәтне өйләренә кадәр озатып куя. Шул озатудан соң алар очрашмый башлыйлар Атна-ун көн чамасы үткәч, искәрмәгәндә урамда очрашалар. Шунда Баһрам бары тик бер авыз сүз әйтә «Бигайбә, Зөбәрҗәт! Тормышны аны хыянәттән башламыйлар. .» Шуннан соң Зөбәрҗәт тормышында үзгәреш артыннан үзгәреш булып кына торды. Үзенә бер төрле серлелек белән өретелгән әлеге тормышы баштарак үзенә чак кына охшый да иде кебек, үзе кебек үк ирекле ахирәтләр дә, җан атып торган дус-ишләр дә табылды Үзен очар коштай хис итеп яшәве белән чак кына горурлана да иде. Ни әйтсәң дә, үзе баш, үзе түш. Эш дисә, менә дигән, квартирасы да теләсә кем кызыгырлык. Дус-ишләр яшәсен, алар барында дөньяның астын өскә әйләндерергә мөмкин. Зөбәрҗәт һичкайчан да үзен алданганга яки ташланганга санамады. «Нәрсә? Кем ташланган9 Минме? Ха-ха! Мин үзем теләсә кемне ташлыйм...» дип башын артка атып көләргә ярата иде. Еллар үтә торды. Баһрам белән Кифая, кавышып, менә дигән тормыш корып җибәрделәр. Хәзер, әнә, ике бала үстереп яталар. Баштарак Зөбәрҗәтең моңа әллә ни исе китмәде. Үзен тиңдәшсез бәхетле сана!ан Кифаяны, ничектер, аңлап бетерми иде, «Бала-чага чүпрәк-чапрагы белән мәж килүдән, ир көен көйләп нинди бәхет таба икән?» - дип уйлый иде ул. Әмма күңел түренең кайсыдыр почмагында Кифаяның тигез тормышына карап, чак кына көнләшү хисе барлыгын да тойган сыман була иде. Тәрәзә артында әллә кар сирәгәйде, әллә яктыра башлады Бераздан күршетирәдәге йортларның кар каплаган түбәләре, алар арасындагы төпсез сыман булып тоелган бушлыклар аермачык күренә башладылар. Әмма Зөбәрҗәт тәрәзә яныннан китмәде Бу минутта анын башында буталчык уйлар, күңелендә, нәкъ өйләр арасындагы төпсез упкыннар сыман, шыксыз бушлык иде Зөбәрҗәт кабат кичәге мәҗлесне күз алдына китерде. Менә «җил яклыгы» белән даны чыккан әхирәте Алмазия утыра. Күптәнге танышлар алар Очрашулары да мәзәк булды Алмазия анын Зөбәрҗәт исемле икәнлеген белгәч, шак катарлык сүз ишеткәндәй, кулларын шапылдатып куйган иде «Исемегез бигрәк инде старомодный икән. Әйдәгез. Зоечка дип үзгәртәбез», дигән тәкъдим ясаган иде Зөбәрҗәт каршы төште. «Хет исемемне ватмагыз», - дигән иде ул. Соңрак дуслаштылар Алмазиянең үз фәлсәфәсе бар: «Бәхетхискә бирелүгә, хиссез- тойгысыз бәхетнең булуына ышанмыйм Шуңа күрә дә аларны яңартып тору ягында мин», дияргә ярата ул. уенын-чынын бергә кушып. Әмма Зөбәрҗәт ерык авыз ахирәтенең бәхетле булуына ышанмый Тирәнтен уйлый, эчкә җыя белмәгәнгә генә шулай үз-үзен алдап яши торгандыр, дип уйлый иде ул. Соңгы елларда Зөбәрҗәт бәхет, тормыш турында ешрак уйлаштырга- лый Вакыты беттән ялгызлык хисе җанын шундый китереп баса аның, чыдар чамасы калмый Күңелендә шулай давыл кузгалгалаган чакларда тормышын яңадан үзгәртеп кору теләге туган сыман була. Чыннан да, яшьлектә ясалган бер ялгыш адымны гомерлек юлдаш итеп, дуадак каздай япаялгыз яшәп булмый бит инде. Әнә, яшьлеге дә, элеккеге матурлыгы да торган саен әкренләп чигенә бара... Соңгы елларда йокысы да тынгысыз аның. Төшләрендә дә гелән каядыр чаба, ашкына, билетлар ала, каядыр олы юлга чыгарга кабалана. «Әллә, ходаем, үз башыма ашкынуыммы икән?»—дип тә уйлап куй- галый. Шулай итеп, кайчандыр үзе теләп алган ирекнең тора-бара ялгызлыкка, яман бер афәткә әверелер дип кем уйлаган. Ә инде әлеге хәленең гомеренең соңгы көненә кадәр сузылачагы турында уйлый-нитә калса, бетте. Зөбәрҗәтнең күңеле өши башлаган сыман була. Бөтен барлыгын үзәк өзгеч эч пошуы биләп ала. Зөбәрҗәт андый җанны кыйнаучан шыксыз уйлардан тизрәк арыну ягын карый. Чөнки андый уйлар хатын-кызлар өчен, бигрәк тә Зөбәрҗәт ише ялгызак сылу хатыннар өчен бик хәтәрләр. Андый уйлардан каушый, ихтыярларын җуя башлыйлар алар. Аннары инде ваклануга, дәрәҗәңне төшерүгә дә, икенче төрлерәк итеп әйтсәк, тормышның аста- гырак баскычына төшүгә дә бер генә адым кала. Теләр-теләмәс кенә таң атып килә. Шәһәр инде күптән уянган. Шул чак, уйларыннан арып-алҗып, башы катып торган Зөбәрҗәтне сискәндереп, звонок шалтырады. Бу аваз искәрмәстән булгангамы, телефон яки ишек звоногы шалтырадымы, абайламыйчарак калды. Бу вакытта кеше йөрмәс дип, телефон трубкасын алды. Ахирәте Алмазия икән. — Ал-ло!.. Дускаем, бу мин идем. Йокыңнан уяттыммы әллә? Ә? Тыңла әле... Алмазия элеккеге җан дусларыннан кемнеңдер Кырымнан кайтып төшүе, сирәк очрый торган күчтәнәчләр алып кайтуы турында шалтырата икән. Бүген алар кичке мәҗлескә чакырулы икән. — Ничек, барырбыздыр бит?—дип сорап куйды Алмазия. Күңелендә давыл кайнаса да, Зөбәрҗәт: юк, бер кая да бармыйм, җиткәндер, ниһаять, дип тел тибрәтеп сүз әйтә алмады. Авыр итеп бер көрсенде дә: — Ярар... Карарбыз,—дип җавап кайтарды. Ноябрь, 1977 ел.