ТАРИХТАН ГЫЙБРӘТ, ХАЛЫКТАН ГАЙРӘТ АЛЫП...

Әле генә студентларга Һади Такташ иҗаты хакында лекция укыдым. Мин анда: бөек шагыйребез үзенең беренче чор иҗатында мәңгелек темаларга өстенлек биргән, ә 1923 елда язган «Такташ үлде» әсәреннән соң каләмен чор ихтыяҗларына буйсындырырга мәҗбүр булган дигән фикер үткәрдем... Мөсәгыйт Хәбибуллин тудырган әсәрләр хакында язарга дип кулыма каләм алгач та, кинәт кенә шушы әйткәннәрем исемә төште Чыннан да М Хәбибуллин иҗаты да нәкъ шулай икегә бүленә. Беренчесендә ул көн таләбе белән нык бәйләнештә булса, сиксәненче еллар урталарыннан исә, киресенчә, аның иҗатында мәңгелек мәүзуглар — халкыбызның олы тарихи үткәне — үзәккә куела. Әйе, укучылар аның «Икмәк кадере», «Тау белән тау очрашмаса да». «Чоңгыллар», «Унсигезенче яз». «Сулар үргә акса да» кебек әсәрләрен бер-бер артлы укып килделәр Өлкән әдибебез А Расих әйтмешли, «тыйнаклык, кызыксынучан- лык һәм үз осталыгын арттыру өстендә туктаусыз эшләү»1 аның язучы буларак әсәрдән-әсәргә җитлегә баруына китерде. Шушы әйтелгән кадәресе дә ана әдәбиятыбызда лаеклы урын алырга җитәр иде Әмма сиксәненче елларның урталарыннан М. Хәбибуллин тарихи мәүзугларда яза башлады Шуннан соң ул бары тик тарихи өлкәдә генә каләм тибрәтеп килә. Укучылар аның һәр әсәрен көтеп ала, яратып укый М Хәбибуллин иҗаты хәзерге татар прозасының үзәк урамына чыкты һәм шуннан уңышлы баруын дәвам итә Шунысы куанычлы, Мөсәгыйт ага үзе дә киң күңелле кеше. Ул тарихның тирән катламнарын беренчеләрдән булып ача башлаган Н Фәттахның иҗатын бик хөрмәт итә. Бу әдип аның өчен күп яктан үрнәк булып тора М Хәбибуллин болай ди: «Ител суы ака торур» дигән әсәрдән соң татар әдәбиятында гүяки революция була Журнал («Казан утлары») татар халкының тарихына игътибарын арттыра Татар халкының тарихы турында фәнни мәкаләләр, язмалар чыга»3 4 Әйе, бу сүзләрдә тарихи теманың үсеп китүендә ул вакыттагы бердәнбер әдәби журналыбызның тоткан игелекле урыны да бик дөрес билгеләнә Китап белән укый-укый танышкан кебек, кешене дә аның белән аралашааралаша ача барасың. Шуның кебек, М Хәбибуллин да әдәбият сөючеләргә үзенең дә, ерак үткәннәребезнең дә яңа якларын мавыктыргыч итеп күрсәтә белә. 1996 елның декабрендә бер төркем язучылар Ютазы. Баулы якларына барып чыктык Бу сәфәр егерменче-утызынчы елларда берсеннән-берсе үзенчәлекле әсәрләр иҗат иткән, шигъриятебез тарихында үзенең якты эзен калдырган Сирин Батыршиннын тууына 100 ел тулуга багышлап оештырылган иде Шагыйрьнең Баулы зиратындагы кабере янында искә алу 3 Казан утлары, 1971, № 2, 184 б 4 Казан утлары, 1992. № 5, 25 б митингы булды. Көн салкын булуга карамастан, якташ шагыйрьләре белән чиксез горурланучы Баулы һәм Ютазы районнары халкы шактый күп җыелган иде Шуннан соң без җирле музейга кердек. Юлдашларымның берсе — танылган язучы Мөсәгыйт Хәбибуллин иде Күрәм, ул биредә аеруча дулкынлана. Сәбәбе дә бар Чөнки ул шушы як кешесе Яшь чагында биредә шофер, автомеханик булып эшләгән Мондагы район газетасында каләмен сынап караган Шуна күрә район музеенда анын тормыш юлына һәм иҗатына багышланган махсус стенд оештырылу да табигый тоела Мин биредә әлегә кадәр яхшы ук таныш булган Мөсәгыйт абыйны үзем өчен өр-яңадан ачкандай булдым Баулы яклары — таулы як Бу таулар, жирнең тирән катламнарыннан чыгып, күкрәкләрен көчле җилләргә каршы куйганнар Алар өчен табигатьнең бернинди гарасаты да куркыныч түгел «Әнә шул таулар артында, кырык-илле чакрымда, минем туган авылым Габдрахман булыр.— ди ул.— Туган бишегем Оренбург өлкәсенең Абдуллин районына керә Менә бу таулар, дулкын-дулкын булып. Уралның ин читтәге боҗраларын тәшкил итәләр» Авыллар да, кешеләр кебек, төрле язмышлы булганнар. Мөсәгыйтьләрнең ерак бабаларының нәсел-нәсәбе Пенза губернасы Красная Слобода өязе Богдан авылына барып тоташа икән Үз иманына тугрылыклы булган татарга көн итү кайда да жинел булмый Өстен катлаулар өчен иман байлык Жир-суын. малмөлкәтен саклап калу бәрабәренә Богдан авылы алпавыты да чукынган Шуннан соң. дөньяга сыймыйча, үзенең элеккеге милләттәшләрен икеләтәөчләтә тапкыр арттырып жәберли башлый. Бу явызлыкларга түзә алмыйча, авылның гаярь егетләре Габдрахман исемле көчле рухлы ир җитәкчелегендә 1832 елда моннан күчеп китәләр Рә тавы. Ык елгасы буйлары аларның күңеленә хуш килә Шушында төпләнеп калалар. Авылга да Габдрахман дип исем бирәләр Менә 165 ел дәвамында әлеге авыл кешеләре бу тирәдә үзләренең затлылыклары. иген эшенә уңганлыклары, рух байлыгы белән абруй казанып яшиләр икән Мондый үзенчәлекле үткәне булган авылда туып үскән Мөсәгыйт Мөдәррис улы. КДУның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлавына карамастан, тарих белән кызыксынмыйча кала алмаган Бу кызыксыну ин әүвәл туган авылының гыйбрәтле үткәне белән бәйле булырга тиеш Күрәбез. Габдрахман авылынын нәсел-нәсәбен белү өчен Оренбурт өлкәсе кысалары гына тар булып чыга Пенза якларына да сукмак салырга кирәк икән. Бу исә тикшеренүчене татар мохитенен киңрәк мәйданнарына һәм катламнарына илтеп чыгара М Хәбибуллин үзе тарихи мәүзугларга яза башлавын шактый гадиләштереп аңлата Таҗикстандагы Рудәкый исемендәге ур'?а мәктәптә тарих укытырга туры килә аңа Ләкин сизә: рәсми дәреслекләрдә язылганча гына укытсаң, балалар сиңа ышанып бетми Алар син сөйләгәнгә өстәп тәкъдим ителгән китаплардан укыйлар, куелган сорауларга жавап та бирәләр кебек, ләкин телләре белән әйткәннәре ихластан түгел. Димәк, алар мәктәптән тыш ниндидер чыганаклардан мәгълүмат алалар, күңелләрендәге сорауларга канә! атьләнерлек жавап тапмыйлар Әйтик, шул ук дәреслекләрдә Англиянең һиндстанны яулап алуы чит җирләрне колонияләштерү дип атала, ә Россиянең Казан ханлыгын. Төркестанны көч белән буйсындыруы тарих фәнендә уңай күренеш дип бәяләнә Югыйсә, бер илнең икенчесенә басып керүе бары тик явызлык, караклык дип кенә бәяләнергә тиеш иде бит Шул ук рәсми тарих китапларында татарларны ннндн генә ямьсез эпитетлар белән тамгаламыйлар Чыннан да. кемнәр булган безнең борынгы ата-бабалары- быз. әни-әбиләребез? Моның асылына төшенеп булмыймы ’ Бу хакта нинди дә булса чыганаклар сакланып калмаганмы5 «Мин. ди ул,— үземә бер ачыш ясадым балалар тарихны, нигездә, үзләре укыган тарихи әдәби әсәрләр буенча хәтерләрендә ныграк калдыралар икән» Әмма, шул ук вакытта, ул бер катгый таләпне шарт итеп куя: «без үз тарихыбызны үзебез язарга тиеш»' Моны башка халыкларның тарихчыларына ышанып тапшырып булмый Ник дигәндә, алар субъективлыктан, мәсьәләгә үз кавеме күзлеге аша караудан арына алмыйлар Менә шуннан М Хәбибуллин өчен уннарча елларга сузылган эзләнүләр чоры башлана. Сүз дә юк. биредә эш reie яки бу зыялыбызның тарихи катламнарга үтеп керергә әзер булуы, шуны нәтижәлс файдалануында гына түгел. Н Фәттах. М Хәбибуллин. Ф Латыйфи. Җ. Рахимов, Р Мөхәммәдиев. Ә Рәшитов. В Имамов кебек каләмдәшләребезгә күңелләрне сорап торган тарих өлкәсенә үтеп керү өчен тиешле сәяси-ижтимагый шартларның барлыкка килүе кирәк иде Ягъни Хрущев «җепшеклеге» яки аннан соңгы йомшарулар, ниһаять, жәмгы- ятебездә кискен үзгәрешләргә китер! ән сиксәненче-туксанынчы еллар вакый! алары булмаса. М Хөбибуллинның «Кубрат хан», «Илчегә үлем юк». «Сөембикә Казан утлары. 1992. № 5. 2* 25 66 ханбикә һәм Иван Грозный». «Шайтан каласы». «Хан оныгы Хансөяр» кебек романнарының язылуы да. басылып чыгуы да була алмас иде Язучы үз әсәрендә туплаган барлык материалларын беркайчан да әсәрләрендә биреп бетерә алмый. Чөнки аларнын күбесе автор уйланмасының тышында кала Бу М. Хәбибуллин ижатында да расланды. Ул тарихтагы бөек шәхесләребез хакында, аерым алганда Кубрат хан, Кодрак хан, Ишкул хан, Иллек хан. Болгар хан, Тукый хан, Айдар хан, Хәнджәл хан, Зөбәер хан, Мөхәммәтәмин хан. Силки хан, Алмас хан, Микаил хан, Әхмәд ханнар турында гажәп кызыклы мәгълүматлар туплый Ләкин сурәтләү өчен аларнын берсен — Кубрат ханны ала. Бу борынгы бабабыз. Азов диңгезе буенда Бөек Болгар дәүләтен төзеп, Византия империясен үзе белән санлашырга мәжбүр итә алган. Шуңа күрә аның һәм балаларының тарихта калдырган тирән эзе язучының игътибарын аеруча җәлеп иткән Дөресен әйткәндә, М Хәбибуллин бу тарихи шәхесне хәзерге буыннар өчен өр-яңадан тудырды. Кубрат хан, аның уллары Батбай, Кодрак, Аспрарух, Балкыр, Аслан исемнәре телгә керде «Эрмитаж» фондыннан Кубрат хан хәзинәләре Казаныбызга китереп күрсәтелгәч, инде әлеге ханның бөеклеген җисемлерәк тойгандай булдык. «Кубрат хан» романы белән М Хәбибуллин ижат мөмкинлекләренең яна сәхифәсен ачты. Әлбәттә, биредә уңышның Кубратның шәхес буларак жәлеп итү көчендә генә түгел, бәлки, язучы өчен иң мөһиме булган образ тудыру осталыгында. Кубрат хан акылы белән көчле. «Мин ераграк күрәм, мине Болгарнын киләчәге дә борчый»,— ди ул. Әмма сәяси җитәкче акылына гына түгел, бәлки үз артында торган көчнең зурлыгына яки кечкенәлегенә таянып эш итәргә тиеш була. Кубрат нәкъ менә шундый житәкче буларак тәкъдим ителә М Хәбибуллин Болгар тарихына кабат-кабат әйләнеп кайта. Минем уемча, аның «Тарих сәхифәләрен актарганда»1 дигән эссе жанрында язылган уйланулары зәвыклы укучыларга шулай ук фикерләү өчен күп мәгълүмат бирә. Монысы инде Идел буе Болгары чорындагы хәл-әхвәлләрне тасвирлауга багышланган. Үзәктә болгарларның ислам динен кабул итүләренә бәйләнешле фәлсәфи бәяләү, фикер йөртү тора. «Язучы буларак мине Ибне-Фадлан бик кызыксындырмый».— ди ул. Гарәп сәяхәтчесенең бу очракта иң игелекле эше, әлбәттә, аның «обшу илдә ниләр күргән»леге, «бабаларыбыз турында нинди тарихи мәгълүматлар калдыр- ган»лыгы Аның сурәтләвендә болгарлар затлы, әхлаклы, таза рухлы булып күренәләр. Ислам динен кабул итү исә болгарларнын бу матур сыйфатларын тагын да ныгытырга гына ярдәм итә. Ислам диненә кадәр болгарлар табынган Тәңре динен мәҗүсилек дип кенә карап булмавы бәхәссез. Тәңре дине—Ислам өчен табигый рәвештә жирлек әзерли. Алла урынына кайчакта Тәңре сүзен кулланабыз икән, моның тирән мәгънәсе, аерылгысыз эчке бәйләнеше бар. Ибне Фадлан сурәтләгән кайбер чит кавемнәрнең яшәү рәвешендәге шыксызлыклар фонында без моны тагын да яхшырак тоябыз. М. Хәбибуллин Ибне Фадланның бу сәяхәтнамәсенә гажәп кызыклы шәрехнамә бирә. Дөресендә, мең еллык тарихыбызга бик кызыклы, дәлилле, әтрафлы күзәтү ясый Без биредә тарихны белүче, хөрмәтләүче, аның ачы сабакларын истә тотып, акыллы эш итәргә өндәүче аксакалыбызны күрәбез. Язучының быел Хәтер көне алдыннан «Шәһри Казан» газетасында берничә санда басылган «Дәверләргә сузылган каһәр» дигән язмасы да кайнарлыгы, бәхәскә корылганлыгы белән укучыларда кызыксыну уятты. Дөрес, соңгы вакытларда М. Хәбибуллин ижатына карата матбугатта тәнкыйть фикерләре дә чагылып үтте. Әлбәттә, хаклы әйтелгәннәре дә байтак, киләчәктәге ижатында язучы аларны искә алыр дип уйларга кирәк Чөнки фикер әйтеп чыгучы каләмдәшләребезнен теләге изге — тарихи үткәннәребезнең мөмкин кадәр дөрес сурәтләнүен күрү, М Хәбибуллин әсәрләренең сәнгатьчә тагын да камил булуларын теләү. Бу—ахыр чиктә тулаем әдәбиятыбызның абруе турында гамьләнү Мөсәгыйт Хәбибуллинның да бар омтылганы шул, лабаса «Татар язучысы буларак, мин бүген алны-артны белми үз халкым өчен ижат итәм». дип язган иде ул 1994 елда «Җыен алдыннан» дигән бер чыгышында Җитмеш яше тулган көннәрдә без аңа бу юлда тагын да зуррак уңышларга юлыгуын телибез.

Реклама