Логотип Казан Утлары
Истәлекләр

СУ ӨСЛӘРЕНДӘ ПАРОХОД

ИСТӘЛЕКЛӘР КИТАБЫННАН

Сугыш чыгу белән апабыз Галимәне Аятка дигән җиргә торф чыгарырга җибәрделәр, һәм шул рәвешле, мин өйдә ин олы малай булып калдым. Хуҗалык минем җилкәгә менде. Бурычның иң зурысы — малларга кышлык азык әзерләү, печән чабып җыю Көн-төн дигәндәй, муеннан эшкә чумарга, нужада йөзәргә тиешсең һәм йөзәсең. Кырда ашлык сугучыларга яки кибәннәргә салу өчен көлтә ташыйсың. Төшкелеккә кайткач, аз-маз капкалагач та. йорт өчен печән чабарга ашыгасың. Печәнлек һәркемгә җитәрлек булса, зарланмый гына чабар идең дә. анысы да юк дәрәҗәсендә шул. Бөтен авылга кирәк, бөтен авыл чаба. Хәтта безнең ындыр янындагы уйсулыкны да Гомәр карт чабып өлгергән. Ә син ерактанрак эзлә. Көн саен эзлисең. Тапкан кадәр чабасың да, тагын көлтә ташырга китәсең. Монда бер генә юаныч: кулда мажар (печән-салам ташый торган арба бездә шулай атала) һәм ат булгач, эштән кайтышлый әзер печәнне өйгә кайтарырга мөмкинлек бар. Җәйләр, көзләр буе шулай этләнә торгач печән ярыйсы гына җыйнала Җилкәгә төялгән шундый мәшәкатьләрдән тыш, миңа яшәү хисе биргән ике әйбер бар. Беренчесе, әлбәттә, гармун, икенчесе — берданка дигән мылтык. Гармун, белүебезчә, Әсгать абый истәлеге, ә берданка — Миргасим абзыйныкы. Мылтык һәм гармун капма-каршы көчләр — янәшә. Икесе дә минем кулда... Көзге салкыннар башлангач, кырлар иркенәя, үзенчә матурая бит. Бигрәк тә уҗым басулары тантана итә. Анда маллар йөрсә дә сүз әйтмиләр. Терлек игенгә зыян китерми, киресенчә, ашлама гына өсти. Терлек кенә түгел, куяннар да була анда. Кеше бик якынайса гына торып чабалар. Элек зурлар йөргән кебек, җилкәгә мылтык асып, хәзер анда мин йөрим. Кайдадыр посып, куян ята. Кайдалыгын чамалап, мылтыкны кулбаштан төшергән буласың. Аткан буласың. Тик әллә кора белү җитмәгән, рәтләп шартламыйча, мылтык чыжт кына итә дә. куян бу тавышны колагына да элми. Ул елларда бүре ишәйде. Кич җиттеме, авылны кырдан аера торган сазлык артында җыйнаулашып уларга тотыналар. Мескен этләр, шың- шый-шыңшый, чиный-чиный, күтәрмә асларына кереп кача. Ә син бүреләрне куркытмакчы, янәсе. Мылтыкны ныклабрак корып, күтәрмә өстенә чыгып баскан килеш, чакманы тартасың. Мылтык тавышы бу юлы каты чыга. Бөтен авыл калтырап куядыр кебек. Берничә минутка бүре тавышлары тына. Мәгәр озакка түгел. Минем мылтык тавышларына аларның Ахыры. Башы 11 санда. бик исе китми иде шул. Киресенчә, мылтык үземә тән жәрәхәте китермәсә дә, күңелдә төзәлеп бетә алмаслык дәрәҗәдәге хатирә калдырды. Физкультура дәресләре хәрби дәресләргә әйләнгән иде. Агачтан мылтык ясап килергә куштылар. Мин дә ясадым. Хәрби хезмәтнең нәрсә икәнен белмәгән апа безне шул зшкә өйрәтә. Классны бер рәткә тезә дә: «Направо равняйсь. налево равняйсь»,—дип команда бирә Болары безгә таныш Моңарчы ишетелмәгәннәре шулар: «К ноге, на плечо, к бою!» Дәрес саен шулар кабатлана. Туймый хәлең дә юк. Гел бер төрле булмасын дип микән, кайсыбер көннәрдә мин мәктәпкә берданка белән киләм. Ничә мәртәбә кабатлангандыр бу хәл. әйтә алмыйм Ләкин бер көнне моңа чик куелды Нинди генә чик бит' Агач мылтыклар классның алгы почмагында сөяп куела. Шулар арасында — минем берданка. Тәнәфескә чыгабыз. Урамда йөреп керүемә, коридорда әллә нинди шомлы тынлык. Коридор тулы кеше, үзе тынлык, һәркемнең күзе миңа текәлә: «Әнә үзе!» «Үзе» ни уйларга белмичә, класска узмакчы да, тик туктап тор. Күземә мылтык шәйләнә. Ул, нишләптер, директор Кәримә апа Шарипова кулында. Апабыз чәрелдәп мине тиргәргә дә кереште. Сүзләрен рәтләп аңлар хәлдә булмаганмындыр, берсе дә истә калмаган Йөрәктә уелып калган бердәнбер нәрсә ул идәндәге ямьсез тишек Мин тышта йөргәндә. Муллакаев Мәгъсүм дигән малай, мылтыкны алган да. шуның белән башка укучыларны куркытып уйный ди. Кешләрнең күзләренә төбәп, чакманы тартып та куя. Ләкин мылтык атылмый. Шуңа күрәдер, балалар көлә генә. Мылтыклы кеше яныннан көләкөлә узалар Әмма бервакыт мәктәп өнсез кала. Гөрселдәп мылтык атыла Ходайның хикмәте, ярый әле идәнгә таба атыла. Очраклы рәвештә Мин кергәндә һәркемнең карашы ядрәләр тишеп узган кара тишеккә төбәлгән иде. һушны җыя алмыйча басып торам. Класска ничек кергәнемне, нинди дәрес икәнне хәтерләмим. Дәрес төгәлләнүгә, милиционер килгән Шәйдулла исемле. Үзем белән сөйләшеп тә тормады, мылтыкны эләктерде дә. чыгып та китте. Кәримә апа һаман тиргәнүен белә Әмма бер сүзе дә колакка керми. Тавышы ачы булса да. мәгънәләре андый ук була алмагандыр инде. Колакка кереп кире чыкмый торган сүзне Нәйрә исемле карт укытучы апа әйтте: Баяновлар тота ул, незаконный мылтык тоталар, дәүләт гармунын да тоталар. Менә ичмасам онытылмас сүзләр! Сугыш вакытында «утлы корал» — ягъни мылтык буладыр беркемдә дә калырга тиеш түгел икән һәм шул хакта хөкүмәт карары бар. имеш Шулай икән, шулай Мылтыкны һич дә жәлләмәдем Ләкин Нәйрә апа сүзләрен ишеткәндә, күзләремә тагын яшь тулды Коридордамы, әллә класска яңадан керепме, еларга керештем. Сулыгып-сулыгып еладым. Кемнеңдер була язган фаҗигасеннән куркып, кемнеңдер җирдә яткан канлы гәүдәсен күргән кебек тоеп еладым. Коточкыч караңгы бу минутларда ярдәмгә килүче күренмәле Дөрес, елаклыгым бүген генә сизелгән нәрсә түгел иде Мәктәп диварлары мондый хәлемә берничә тапкыр шаһит булдылар. Хәтерлим, бик тә нык хәтерлим Беренче очрак бишенче класста укый башлаган чак Рус теле дәресе Укы I учы Алферова апа бик чибәр, затлы, олы абруйлы Ocraib абыйларны да укы I кан иде Телдән минем әйбәт җаваплар бирүемә күнеккән, кайбер сорауларга җавап бирә алучы табылмаганда, башка укытучылар кебек үк. миннән сорый. Ә менә язма эшләремә игътибар итмәгән икән Ниндидер күнегүләр язып утырганда, парта араларыннан узышлый, минем дәфтәремә карап иелде дә Бигүк әйбәт язмыйсың икән Әсгать абыең бик матур яза иде бит синең, дип куйды Яраткан апаның шул сүзе житә калды, күңелем тулды да. чыжык- пыжык елан җибәрдем Аптырый апа — И-и. бигрәк йомшак күңелле икәнсең.—дип. аркамнан сөя. Йомшаклык бардыр анысы. Шулай да сәбәбе дә юк түгел бит Матур язу мәсьәләсе мәктәптә укый башлаганнан ук килә. Күңелнең шешле урыны: «Апа, карале, монау малай гел басма хәрефләр белән яза!» — дигән әләк әле булса колак төбемдә яңгырый кебек Әләккә каршы юра алмау, көчсезлегеңне тану гарьлеге, хәзергечә әйтсәк, комплекс. Алферова апа минем күңелдәге әнә шул шешле төшкә кагылган иде. Икенче юлы күргәзелгән йомшаклыгым өчен үземне озак вакьп кичерә алмадым. Гөрләвекле апрель ае. Кырлар диңгезгә әверелгән ап-ак су жәйрәп ята. Үзе күңелле, үзе әрнешле. Оек-чабата белән тездән су ярып бардык Мәктәп алдына җиткәч, ни күрик, бер төркем балалар белән укытучылар безне каршы алырга чыккан. Геройларны каршылыйлармыни! — Молодцы, курыкмагансыз! Булдыргансыз. Класска кергәч, аякларны чишенергә куштылар. Ике кыз һәм мин. өчебезгә ап-ак йон оек бирделәр. Миңа тигәне кечкенәрәк булганга, көчкә сыйдырдым. Оекчан килеш парта арасына утыргач, башымны яшереп, чыжык-пыжык килеп, күзләрне уа башладым. Аяк әрнегәннән елын дип белделәр, мөгаен. Шунлыктандыр. Акчурина фамилияле укытучы апа. кырыс кына: — Йәле, елап утырма, әнә кызлар да еламый.— дип куйды. Тиз үк акылга килдем килүен, мәгәр оятка калган идем инде. Мөгаен, апа хаклы, шулай кискен сүз тиеш булгандыр. Ләкин апа йомшаруның сәбәбен белми. Ә бит сәбәп бүтән— кайгыртулы мөнәсәбәткә, җылы игътибарга күнекмәгән мин. Көндәлек тормышта син бармы, юкмы, барыбер Булмасаң да беркем юксынмас иде. Ә менә бүген! Нинди ихтирам! Күңел тулмый нишләсен! Шулай да бу ике очракта тамган күз яшьләре белән әлегесе җир белән күк төсле аерыла иде шул. Әлеге яшьләр әллә нинди үкенечле, бөтен гәүдәне сызлатып, яндырып саркыйлар иде. Класска кергәнмен, берүзем утырам икән. Тамар яшьләр калмагач кына урынымнан кузгалдым. Коридорда беркем калмаган. Укытучылар бүлмәсе яныннан узганда гына, кемнеңдер барлыгы сизелде. Ишектән Нурҗиһан исемле укытучы, завуч апа чыгып, мине туктатты да. шул бүлмәгә чакырды. Анда да беркем дә юк иде. Апа артык борчылмаска кирәген аңлатырга тырышты. Кәримә апа кебек кычкырмады, янамады. Киресенчә, укуларның нәкъ элеккечә дәвам итәчәген искә төшерде. Мина бүтән җәза бирелмәячәк Киресенчә, мине укучылар комитеты председателе итеп сайлаячаклар. Гадәттә бу эшне соңгы җиденче класста укыган отличникка тапшыралар. Ә бу юлы алтынчы класс укучысын куялар учком председателе итеп. Моңарчы староста итеп кенә куялар иде. Апа аркамнан сыйпап озатты, һәм мин. өйгә кайтып кергәндә, тынычлана ук язган идем инде. Була язган фаҗига турында, мылтыкны милиционер алып киткәне хакында сүз булдымы, юкмы, хәтерләмим дә. Әнкәйнең үз хәле үзенә җиткән бит Бәлки, әлеге хәлләр аның өчен бик кечкенә нәрсә булгандыр. Тынычландым дисәм дә, билгеле инде, тынычлык безнең өлешкә тигән нәрсә түгел ул. Монысыннан да ныграк кайгыга салган вакыйга якында гына булып чыкты. Нәйрә апаның: «Дәүләт гармуны. Баянов- лар тота ул!» дип ысылдавы пошаманга салды мине. Кем әйткәндәй, үз эчемә кереп бикләндем. Гармун тавышы кешеләргә ишетелмәсен өчен, аны кич. караңгы төшкәч кенә уйный башладым Уйныйм-уйныйм да кире футлярына салам. Ә көн яктысында күренми гармун, яшел сандык эчендә тавыш-тын чыгармыйча ята. Шулай итеп, музыканы сандык эченә салдык... Озаккамы? -уу» әримә ана бишенче класста арифметикадан укыта иде Озынлыгы чиксез диярлек мисаллар бирелә Кәримә апа бер көнне шундый мисалларның берсен тактага язды да. безгә шуны чишәргә кушты Эшем озакка сузылмады. Хәзер башкаларны күзәтеп кенә утырам. Янымдагы малай миннән күчерде. Башкалар күчерә алмый Арттагы кыз муены озынайганчы сузылса да. дилбегә буе мисалны күчерү мөмкин түгел Күрәм, класс чишә алмый мисалны Шуңа ышангач, укытучыбыз такта янына бер укучыны чакырып чыгарды. Эшли алмый бала Берничә буын язгач та шып туктала Икенче, өченче, дүртенче кеше чыккач та. юк. мисал бирешми, ярты юлда калган хәлдә тик тора. Аптырагач, апа үзе күпмедер саннар өстәп караса да. юк. алай да барып чыкмый Сизә апа. хәзер ул тиз арада оятлы булачак Болай һич тә ярамый, ана хәлдән чиста йөз белән чыгарга кирәк Нишләсен, класска сорау: — Кем эшләп бетерергә тели? Кул күгәрүче бердәнбер мин булгач, мине чакыра апа Чыккач, балалар язганны гына түгел, апа язганны да сөртеп ташлыйм да. үземчә дәвам итәм Дөресен әйткәндә, кыскарак юл белән чишү мөмкин иде Болай исә саннар бөтен тактаны тутырды. Ләкин чишелеш дөрес Җавабы китаптагысы белән туры килә. Димәк, апа җайсыз хәлдән котылды Мин. соңгы санны язып класска карагач, бераз сүзсез торды да. соңыннан сүренке генә: Ярый, бар утыр. диде. Нинди дә булса уңай фикер әйтерлек хәлдә түгел иде ул. Билге кую хакында, әлбәттә, сүз дә булу мөмкин түгел’ Ләкин эченнән генә рәхмәтне барыбер әйткәндер, дип уйладым Мылтык вакыйгасыннан соң. алтынчы класс көйле генә узды, дияргә була. Кризис дип аталырлык хәлләр җиденче класста җыйналды Беренче кыенлык, әле мин искә алган мисал төслерәк булып, укытучыларга кайтып кала. Чын укытучылар сугышка китеп беткәч, калганнарының кеше буларак та. белгеч буларак та үз укучыларыннан әлләни аерыла алмавы безне мөшкел хәлгә куйса, икенче сәбәп безне колхоз эшенә йөртү. Әйтерсең, без колхоз әгъзасы. Көн тудымы, олылар белән беррәпән кырга җибәрәләр Ул елларда көз көне болай да укулар октябрьдән генә башлана иде Анысы җитмәгән, укулар башлангач та бригадир искечә дәвам итә һәр кич саен иртәгә нинди эшкә барырга кирәклеген килеп әйтә. Әнкәй, нишләптер, каршы түгел Әнә яшьтәшләрең дүрт кенә ел укыды, бер дә үлмиләр, дип кенә куя иде. Мин моның сәбәбен аңламыйм, әлбәттә. Ул ни өчен нәкъ менә мине укытуга каршы булды икән? Әсгать абый үзе туктамаса. аны туктатырга җыенмады. Энекәшләр дә укый, аларны тыярга да нияте сизелми Нәкъ менә мине тыя. Ник9 Бит әткәй үлгән чакта: «Мөмкин булса, балаларны укытырга тырыш», дип, гозер калдырган иде Ярый эштән файда килә торган булса. Ә бит эшләгән өчен хезмәт көненә бер генә грамм да ашлык бирелми Шулай булгач, ник мине үземнең төп эшемнән, укудан аерырга тырышалар ’ һәм максатларына ирешәләр дә Инде җир каткан Саламны Ишкарга чана белән ташыйбыз Кичке якта Ишкар малайлары азларга: «Каерып ал» дип. гаярь егетләрчә кычкыруымнан көлеп, читтән генә карап i ордылар Аларны укудан тыймыйлар икән Шушы көннән соң аларны сагынганымны, укуга тәмам сусаганымны тоеп, әнкәйнең дә. бригадирның да ай-ваена карамыйча, мәктәпкә киттем Тиз үк ачыкланганча, анда инде мин элекке мин түгел. Югалган бер ай вакытны кайтару мөмкинлеге калмаган Бигрәк тә алгебрадан Бу предметы былтыр гына унынчыны бетергән бездән ике генә яшькә олырак Гатуф Нәҗметдинов дигән малай алып бара Үзе дә рәтләп белмәгән фәнне Мин исә, мисалларны аның өчен чишеп бирә алырлык түгел инде. Киресенчә, язга чаклы шактый интегә-интегә генә адәм рәтенә керә алдым. Башка фәннәр әүвәлгечә җиңел бирелсә дә, математикадан дәрәҗәмне кайтарырга мөмкинлек тәки тумады. Яз җитте, каһәрле яз... Мине тагын басуга, сабан сөрергә күндерделәр. Шундый матур көннәр бит югыйсә. Тургайлар, күкнең түбәсенә үк менеп, дөньяда кояш төсле сөенечләр барлыгы хакында җырлыйлар. Бөтен кырга сибелә бәхетләре. Син дә шулай шатланырга тиеш, сабанчы дус. Әмма сөенү кыен. Синең аягыңда ат башы хәтле чабата һәм аңа бер потлы ләпек ябышкан. Син шуны өстерә. Авыр уйларыңны өстерә. Алар чабатадан авыррак һәм киндерәләрдән ныграк чәбәләнгәннәр. «Ник мин ризалаштым бу эшкә? Берничә көннән - имтиханнар, ник шуларга әзерләнмим?» Моның өчен —төп эшең өчен — сиңа вакыт бирелмәгән. Сабанны ташлап китсәң, сине алмаштырыр кеше юк. Димәк, сукранма, сызланма. Тизрәк атла. Атларыңны ашыктыр, селтә чыбыркы. — На-а! Малкайлар, бирешмәгез. Сынатмагыз, әй! Атларга ял биреп, биш чакрымны йөгерә-атлый гына узып, бер-ике имтиханны тапшырсам да, калган икесен: «Аның фәнне яхшы белгәнен беләбез, болай да яхшы билге куярга мөмкин», дип, бәхиллек бирделәр... Хәзер ни. алда ни көтә? Киләчәк белән бүгенге арасында — куе томан. Караңгы. Алда бернинди ут, яктылык җемелдәми. Җәй матурлыгы да күзне иркәләми хәтта. Күзләрне тир әчеттерә, арганлык буыннарны йомшарта. Хатыннар белән печән чабасың. Син һәм Хәмит исемле иптәш малай. Чалгыларны Самат дигән сиксән яшьлек бабай чүки, үткерләп бирә. Чалгыларны көйле генә селтәгәндә дә сүз таба үзе: — Әй, сез, кием калыплары, ник тураеп кат гыгыз, иелебрәк, бөгелебрәк чабыгыз! Тәнәфескә тукталганда, хатыннар да төрлечә шаярткан була, егетләргә санамакчылар безне. Бөтен шатлык шуның белән бетә. Төшке ялга кайткач, ике-өч сәгать тагын үз йортың өчен чабасың печәнне көндәгечә, еллар буена дияргә кирәк Көзгә таба егерме биш чакрымдагы Дүртөйле авылыннан, нефтебазадан керосин ташырга куштылар. Ничә мәртәбә барылгандыр, сан бутал- мыш. Ишкардан бер олы агай белән йөрибез. Минем ат начаррак булганлыктан. ул мине еш кына ташлап китә, үзем генә интегәм Бер көнне ачудан ярсынып, атымны (Казый аты дигән бик тә үшән ат иде) катырак кыйнадым бугай. Колхоз председателе Килмит рәнҗегәндәй шелтәләде. Ат өчен дә. үзем өчен дә әрнүдән, үкенүдән башка чара булса икән лә! Юк шул. Хәлләрнең җиңеләер чамасы күренми Икенче юлы авылга караңгы төшкәч кенә кайтып җителде. Ике-өч өй узгач арбаның кендеге сынды. Хәзер нишләмәк кирәк1 ’ Шул инде, атны тугарасың да кайтып мендәргә авасың. Иртән иртүк Сафуан абзый килеп җитә. Мичкәдә керосин шактый кимегән, имеш — Мин бер грамм да керосин алмадым, теләсәң, тентү керт.— димен. Абзый — ык-мык. Нишләтә ала ул мине9 Кайсы да булса үз колхозчысына бик тә керосин кирәк булган, димәк... Шундый-шундый хәлләр менә. Бит әле болары гына җитмәгән, алда тагын да хәтәррәкләре көткән. ФЗУ дигән мәктәпкә укучылар кирәк икән. Авылдан мине һәм миннән бер яшькә олырак Әзһәр исемле малайны җибәрмәкчеләр. Хәбәрне ишеткәч, ындыр ягындагы саз буенда елап торганымны күргән Талиба апа: — Егет кеше еламый инде, дип оялткач кына, көчкә-көчкә генә тыйдым үземне. Китәргә i уры килде. Районнан егерме-утыз малайны Дүртөйле пристанена алып килделәр. Агыйделнең сихерле матурлыгын пароходлар бермә-бер арттыра. Ерактан ишетелгән гудоклары җанның әллә нинди тирәнлекләренә үтеп, сокландыра һәм шомландыра. Алар күпме кешеләрне алып киткән дә кай җирләргәдер илтеп ташлаган, олактырган. Безнең күрше туганнарыбызны ике-оч ел элек кенә Себер дигән җирләргә алып киткән иде ул. Йорт хуҗасы булган абзыебызның шул чакта башыннан кепкасы суга очып төшкән. Яман фал. Абзый, Себергә барып җиткәч, озак та яшәмичә, дөнья куйган. Менә без дә пароходка утырачакбыз. Ниләр көтә безне, нинди хәлләр? Җитмәсә әле, чын пароход та туры килмәде, буксир дигәннәренә төяделәр безне. Анысы угата да 1 яман кычкыра, колакларыңны куш куллап капла... Менә шулай, юлда барабыз. Буксир төтене төсле булып, арттан кара уйлар иярә. Күңелгә ямансу җыр килә: Су өсләрендә пароход. Ямансу тавышлары Халыкта бу җырның дәвамы юк. Ул минем шул чактагы хисләрдә дәвам и гә. Утырдым пароходларга. Утырдым ал таңнарда. Ул безнең [азиз башларны Илтеп ташлар кайларга01 Су өсләрендә пароход. Ямансу тавышлары Ямансу тавышларында Аерылу сагышлары Уфаның затон дигән җиренә китерде безне буксирыбыз. Монда да эшләр пароход белән бәйләнгән булып чыкты. ФЗУ дигән мәктәп пароходта йөзәргә өйрәтә икән. Безгә шул мәктәптә укып чыккан «кадрларны» күрсәтәләр: якын киләчәк тә менә сез дә шушындый матур кешеләргә әйләнәчәксез, янәсе. Ә мине, ни өчендер, мондый матурлык кызыксындырмый. Миңа Әшмәпем, туган авылым кирәк. Монда иртәләрен әтәч кычкырып уятмый, тавыклар кытакламый, басу капкалары ягында тузан күгәреп, кичке якларда көтү кайтмый, атлар кешнәми Кала шау-шуы миңа ят. Мин имчәк баласы, туган җирем сабые, аннан аерыла алмыйм мин. Җан әрни. әрни, елап аргач, хәзер яшьсез елыйм инде. Безне озата килгән абыйлар китеп өлгермәгән әле. Алар белән очраклы рәвештә, базар сыманрак җирдә күрештек. Ниндидер сатучы шунда перцовка дигән бер ярты эчемлек сузды да: «Менә бттк очсызга гына бирәм», дип аны кулыма ук тоттырды. Тегене-моны уйламастан (тиле булгач тиле инде), күпмедер акча биргәнне якташларым күреп торды Елап кып-кызыл төскә керт әп күзләремә карап, берсе Бик кайтасың киләме? дип сорады. Барыбер кайтам. Кайтмасам. суга төшеп үләм, дигәнемне сизми дә калдым Сүз әйт елт әч. нишләмәк кирәк Агыйделгә таба атлый да башлыйм Ярый әле. яшьрәге куып җитте дә кулымнан эләктерде. Юлыма аркылы төште. Этәр тоткарламаса. мин үземне беләм. батып үлмәсәм дә, барыбер шул бозлы суга сикергән булыр идем Җит те. юләрләнмә, иртәгә бергә кайтырбыз Ят ытн үтә каты, нык магьнәсеңцә. Диалект. Сүзләрендә тордылар да. Пароход белән юлга чыктык. Ярты юлны узгач, өске каттан төшеп, яшьрәк абый мине үз кабиналарына чакырды. — «Перцовканы» алып мен. Мин ул шешәне өйгә кайткач урман каравылчысына диебрәк алсам да, боларга жәл түгел, кире алып кайталар лабаса. һич икеләнүсез үтәдем сүзләрен. Өлкәнрәк абый, шешәне ачар алдыннан: «Авырып китүе сәбәпле, училищедан кире кайтарылды»,— дигән язу бирде дә, пәке белән сургыч бөкене кырып төшерде. Ярты стаканнан кимрәк итеп, миңа да бирделәр. Аннары аскы катта, мичкәләр арасында идәнгә яткан килеш, йоклап киткәнмен. Уянуыма, аяктагы кунычсыз галушның сыңары юкка чыккан. Бер генә галуш киеп, оекчан килеш ничек кайтырмын? Инде җирдә кырпак кар ята. Озакламый— пристань. Ничек, ничек кайтырга? Әмма ничек кайтканым хәтердә калмаган. Димәк, нинди дә булса чарасы табылган булып чыга. Оекчан кайткан булсам, онытыласы нәрсә булмас иде. Мин кайтканнан соң бер ай чамасы вакыт узгач ук, Әзһәр дә качып кайтты. Кышны бергә уздырдык, дус булдык. Әмма табигать яңара, үсә, чәчәк ата торган чакта, ул септик ангина дигән кан чиреннән вафат булды. Әгәр Уфада, училищеда калган булса, әлбәттә, исән калыр иде. Безгә күргәзелгән шәп кешеләрчә, пароходларның берсендә Агыйдел буйлата дөнья гизгән булыр иде. Их мин, их Әзһәр! Авылдан аерыла алмыйча, шәһәрне ташлап кайттык. Туган җиргә булган сукыр мәхәббәт алып кайтты безне кара язмышка. Мәхәббәт һәлакәткә китерә... Нишләп? Нишләп болай? Кешеләрнең иң изге хисе, мәхәббәте нишләп һәлакәтле булырга тиеш соң? Аңламыйм, аңлата да алмыйм. Әзһәр үлгәч, мин тәмам өмет җуйганмын, үзем дә үлемгә әзерләнгәнмен. Соңыннан әни әйткәнчә: «Барыбер үләбез, бәрәңгене утыртып та тормыйк»,— дигәнмен. Бу хәтлесе истә юк. Мәгәр әнкәй минем чаклы ук бирешмәгән, бергәләп, бәрәңгене утыртканбыз, һәм... исән калганбыз. г агын җәй, тагын печән өсте. ' Д * Кичке караңгыда (лампа яндырмыйча) гармун уйный идем, Сафуан абзый пәйда булды. Котым очып, тиз генә гармунны футлярга салмакчымын. — Тукта әле, ашыкма.—дип боерды абзый.— Бир әле, мин дә уйнап карыйм. Караватка утырып, аннары мендәргә авып, элек үзе белгән, сугышка хәтле яңгыраган шатлыклы көйләрне яңартмакчы, бичара. Мәгәр кая ул. бармаклары буйсынмый үзенә. Гармунны биш-ун минут интектергәннән соң, кире бирде. Ялындырмыйча уйнадым. Сафуан абзый — кырыс холыклы кеше. Шулай да әсәрләнеп китте. — Булды, шәп. Булмый болай, иртәгә үк — болынга. Гармунны ал да... Иртәгә үк. Алырга ат килер. Гармунны кешеләргә күрсәтергә ярамаганны әйтеп карасам да, ай- вайга карамады: — Юкны сөйләмә, беркем дә сүз әйтә алмас. Үзең өчен генә түгел бит, бөтен колхоз өчен... Шушы сүзләрне вәгъдәгә исәпләп, ризалаштым. Икенче көнне урамнарны, юлларны, әрәмәләрне шатлыклы моңнар белән тутырып, без утырган атлы арбалар келтерәп узды. Болында, әйтерсең, элеккеге тыныч дөнья терелде. Нәкъ тыныч чактагыча: уен-көлке, җыр-бию... Чалгы янугычлаган тавышлар. Уртак мул табын. Арулар исәпкә керми. Олылар арасында — без, өч малай. Зурлардан һич калышмыйча, печән чаптык. Кичләрен, инде әйтелгәнчә, бөтен тирә-як безнең куышлар янына җыела, гармун янына, без яккан учаклар янына. Кичке уеннар, җыр- биюләр таң сызылганчы дәвам итә. Печән өсте җырсыз, мәхәббәтсез буламы инде? Әйе. барысы да булды. Хәзер ышану да кыенрак инде Әнә бит. унбиш яшь тулып ярты гына ел узган булса да. син дә үзеңне зур кеше итеп тоясың Ник дигәндә, бүтәннәр сине шулай кабул итә Алар сине мәхәббәт иленә чакыралар, алып китәләр, һәм син иярәсең. Иярәсең дә. Тик бервакыт авылга, туган өйгә, әниең янына кайтасың килә башлый Яшьлеккә хас мәхәббәт авылга, өйгә, әнигә булган мәхәббәт хисләре белән каршылыкка керә Дусларыңны ташлап авылга кайтырга җыенгач, аларның сиңа хәтерләре кала һәммә нәрсәне, хәтта мәхәббәтне дә вакыт үзенчә хәл итә Болында гомерлеккә кала алмыйсын. Печәннәрне чабып-жыеп кибәннәргә салгач, барыбер таралышырга туры килә. Сау булыгыз инде. Агыйдел буйлары! Хушыгыз, әрәмәләр! Су өсләрендә йөзгән пароходларыгыз безне инде чакырмасын, әсәрләндермәсен! Тыныч кына үз авылларыбызда гомерләрне дәвам итик! Әйе. калды болын, кайчанга чаклыдыр, ямансулап Агыйдел калды, дулкыннарын тыя алмыйча, һаман алга атлыгып калды Кышка таба яңа шөгыльләр кирәклеге алга килеп басты. Сафуан абзый мине Ишкардагы терлек фермасына хисапчы итеп куймакчы иде. болын-кыр киңлекләренә күнеккәнгәме, тирес исе күңелемә ярап бетмәс сыман тоелды. Аннары «Кибетче булмыйсыңмы9 » дип карады Анысына: «Мин бер айда ук растрата ясап харап булачакмын бит», дигәч, кыстап азапланмады армун кыйссасын башладым да. ташладым бугай. Шуны дәвам Д итик әле. Мине беркайчан да укытмаганга күрә, якынлыгы булмаган Нәйрә апа: «Дәүләт гармуны» дип куркытканчы, гармун белән бик иркен йөри идем Кышларның берсендә укытучы абый-апалар. клубта концерт күрсә гергә әзерләнеп, мине дә чакырдылар Гармунның футляры бик авыр булганлыктан, аны әле биш чакрым җиргә күтәреп бара алмыйм Шуңа күрә ат җибәргәннәр Әшмәнгә ана теле укытучысы Акчурина апа үзе килгән Кайтарып та куярсызмы9 дим Кайтарып та куярбыз, идарәдән ат алырбыз,—дигән вәгъдәгә каршы ни әйтәсең? Кышкы матур кичтә идарә аты җигелгән кашавайда бару үзе бер бәйрәм ләбаса. Сөснә-сөенә киттем инде. Концертта шул ук матур хисләр яңарып, җыр-бию дәрте белән берләште, мин сиңа әйтм Зурлар арасында үзем генә булгангамы, игътибар да зур иде Концерттан соң хәтта сәхнәгә менеп, олы-олы абыйлар минем белән гәпләшүне мәгъкуль таптылар. Кайвакыт тавыш бизәкләренең ритмнан чыгып киткәләгәненә хәтле игътибар иткәннәр Анысын үзем дә сизгән идем, билгеле Шул кадәр бирелеп тыңлауларын кара син! Менә шулай моңарчы билгеле булмаган сәхнә уңышы килде Тик азагы гына хәерле була алмады шул Иртән иртүк торып, өйгә кайтыр өчен ат көтә башладым. Сабыр гына көгәм юк Сабырсызланып көтәм юк Акчурина апа өенә барам, апам ык-мык Моның мәгънәсе шул: атны ападан түгел, идарәдән сорарга кирәк икән Апа. илтеп куярбыз дип. сез вәгъдә бирдегез бит? Бирсәм дә.. Мин нишли алам, утарымда ат бар мәллә9 Идарәгә бар Бу сүзләрнең таяк белән башка суккандай тәэсир иткәнен аңлыйсыздыр инде. Аңгы-миңге хәлдә киттем идарәгә. Килмит ат белән әле генә каядыр китеп барган. Бүтән ат юк. Булса да, конюх аны үз белдеге белән генә бирә алмый. Менә шулай. Кемгә үпкәләргә? Конюхка түгел, әлбәттә. Алдаган кешеләргә. Укытучы апага. Укытучыларны изгегә санап, аларны гел дөресен генә сөйли дип күнеккәнгә һәм шуңа чын-чынлап ышанганга күрә, Акчурина апага рәнҗедем. Менә сиңа укытучы! Ул көнне ат булдымы, юкмы, икенче көнгә калдыммы, ат беләнме, әллә бәләкәй чана тартып кайттыммы, истә калмаган. Әле дә истә сакланганы— укытучы апа ялганы. Беренче алдануларның иң ачысы... Бүтән вакытларда мондый хәл килеп чыкмый иде. Клубка спектакльме, киномы күрсәтелгәндә, атны үзебезнең авылдан алып, күмәкләшеп барасың да шулай ук кире кайтасың. Тамашалар алдыннан концертны «мин бирәм». Саратов гармуны белән килүчеләр тынып тора. Аларның һаман бер үк көйләр — урам көе һәм «Шахта». Минем уйнаганым исә— әле күптән дә түгел агитбригада артистлары башкарган катлаулырак әсәрләр: «Сибелә чәчәк», «Карлыгач», «Дөм-дөм» һәм шулай ук композиторлар әсәрләре — Сәйдәшнең «Гөлйөзем ариясе», Ж. Фәйзинең «Яшь наратка сөялеп көтәм сине» (Фатих Кәрим сүзләре), «Йөрәк җыры» һәм башкалар, һәм башкалар. Кайтышлый концертны авылдаш малайлар, кызлар дәвам итә Аларның берсе—Әзһәр, җырлый да, Саратов гармунында үзе дә уйный Хәмит җырга сирәк кушыла, ишетелер-ишетелмәс кенә шыңшый. Мәгәр гармун уйныйсы килеп йөргән икән Бер көнне шул хакта сүз чыкты. Мин инде баян турында хыяллана идем. Хәмитнең баянда уйный алмаячагын беләм, ә гармунда бәлки өйрәнер дигән өмет бар — Әйдә, алайса,— мин әйтәм,— миңа баян алыйк та. монысы сиңа булыр. Хәмитнең чырае кояштан яктыра к балкый: — Әйдә, кайчан? — Аның өчен баян табарга кирәк. — Син үзең тап. бәясен мин түләрмен. Шулай итеп, бик җиңел килештек. Баян эзлим хәзер. Иң якын базар - Яркәйдә. район үзәгендә. Шунда барам. Баян түгел, гармун сатучы да юк Андреевка дигән авылда гармун ясаучы оста бар иде, шунда барып карыйм Оста вафат. Авылында да аның гармуны да, баяны да калмаган. Ичмасам, истәлек өчен генә дә. Тагын буш кул белән кайтам. Йөри торгач, өмет өзелде. «Теге елларда тавышы ишетелеп калган баян кайда икән? Уйнаучысы безнең районныкы иде. Ул армиягә киткәч, баяны калмады микәнни? Кайсы авылда икән? Нишләп тавышы ишетелми? һичюгы — хәбәре?» Шулай уйлап, якын-тирә авылларга һаман барыштырам әле. Авылларның берсендә август аенда киез эшләпә кигән бер бабайдан сорыйм. Югары очта кайчакларда бердәнбер гармун тавышы ишетелгәли икән. — Баянмы? — Шулайдыр, кайдан белим, үзең барып күр. Барып күрсәм, бер октавалы—сигез телле тальян. Бас ягында, халык әйтмешли, бакалар гына. Хуҗа сатарга риза. Бик тә очсызга биреп җибәрде. Бушка дисәң дә ярый инде. Ләкин хикмәт андамыни Хикмәт — Хәмиттә. Булган кадәресенә дә кулына кош эләккәндәй шатланды. — Шушында өйрәнә тор.— мин әйтәм,—соңыннан күз күрер тагы. Күңелендә көең булмаган көе. ничек гармун уйнарга мөмкин соң? Теләге тормышка ашмады малайның. Минем бармакларга аның бармакларын бәйләп уйнап карыйбыз —көй чыга. Үзе генә уйнаса, юк. Шулай озак азапландык. Эштән чак кына бушаса, күтәрә дә керә гармунын. Тагын бармакларны бәйлибез. Аннары тагын мин уйнаганны карап тора да. кайчан кайсы телгә басылганны хәтеренә сеңдерергә тырыша. Икеме, өчме айдан соң бик гади көйләрнең «скелетларын» уйный башлады. 96 Эшкә барышлый, өй турларыннан узганда, шул көйләр ишетелеп кала иде Җәй азагы. Колхоз эшеннән кайтып төшкелекне ашагач, үзебезгә печән чабу өчен урманга китәм. Күпмедер йөреп кайтуыма, капка төбендә авыл Советы секретаре Шәйдуллина Мәүлиха белән Шәйди исемле милиционер басып тора Йөрәк жу итте. Чырайларына һәм моңарчы булган гамәлләренә караганда, юньле эш белән йөрмиләр. Уем тиз арада расланды да. Өйгә кергәч, стенадагы рамаларны. фотосурәтләрне тикшереп чыккач та, Шәйди гармун уйнап күрсәтүемне сорады. Уйнадым. Мактаган булды. — Җирле районда даның йөри. Шәп. Хәзер мин уйнап карыйм инде Бир әле. Чынлап та уйнарга азаплана бугай дип. гармунны биргән идем, кая ул, каешларны каптырды да, чыгып та бара. Секунд арасында гармунның каешыннан эләктердем. Ул тарта, мин ычкындырмыйм Мәүлиха кычкыра, милициягә каршы торунын начар бетәсен әйтеп куркыта. Ә мин куркудан узган. Шәйди пистолет чыгаргач та бирешәсе түгел идем. Тик шул мизгелдә әнкәй кайтып керде дә: Балам, бир, бир. - дигәч кенә, бармаклар язылды. Ләкин хәзерге көнгәчә үкенәм әнинең шул сүзен тыңлаганым өчен Киттеләр. Каттым да калдым. Озак та үтмәстән, Хәмит күршем керле. Урам уртасында, янгын алачыгы янында тукталып, гармунны уйнап карый икән Шәйди. Миннән дә начаррак уйный,— дип көлде дустым. Шаян сүз белән мине юатмакчы, хәлемә кермәкчедер. дип уйлыйм инде. Ләкин ул миннән көлгән генә икән Анысы сонынгын беленде. Икенче көнне үк Ишкарга, Сафуан абзыйга ярдәм сорап бардым район вәкилләре белән ниндидер бик ашыгыч эш артыннан йөриләр, имеш Вакыт юк, дип, гиз генә ары атлады. Икенче вакыт сөйләшербез, дигән булды. Мәгәр «Икенче вакыт» та табылмады. Зур эшләр башкарганда, шәхси йомышлар исәпкә керәмени! Минем кайгымыни, ил кайгысы лабаса! Ил хакында уйлаганда, шәхеснең кирәге бетә. Кирәксезлегемнән исәңксреп. өйгә кайтып егылудан башка чара калмады. Аннары кая гына язмадым! Район прокурорына, милиция)ә. Уфага югары прокуратурага Барысы да җавап бирә копиясе район прокурорына, гармунны кире кайтарып бирергә кушалар. Район прокурорына барсам, анысы рәтләп сөйләшми дә. Шундый газаплар белән көз үтте, кыш килде. Анысы да узып, тагын җәй килде Аның тагын азагы Мине судка чакыралар. Дер калтырап керәм судьяга. Утыз яшьләр чамасындагы карарак чырайлы, мәгәр чибәр кыяфәтле кеше Шәйди кебек тәкәббер кыланмый Утырырга кушты, утырдым Үзе гиз арада чыкты да. шулай ук тиз арала кабат керде. Йа хода' Кулында минем гармуным! Җаным сыман күргән кадерле гармун! Судья шуны миңа сузды: Йә. миңа уйнап күрсәт инде,— ди бу Калтыравымны көчкә-көчкә тыеп, гармунны i артып карыйм Йа Алла! Эче буп-буш! Мехы тишкәләнеп беткән. Җанын алганнар гармунның. Аптырагач, судьяга карыйм. Нишләсен, ул ярдәм итә аламыни хәзер. Иңнәрен генә селкетеп куя Көй бөтенләй чыкмаслыкмыни? Көй чыгарлык анысы әгәр бик тырышсаң. Телләре бозылмаган, карлыга гына төшкән Шул хәлдә уйнап карыйм Көйләрнең гадирәкләрен Судья тыңлый, мин уйныйм Мин уйныйм, ул җырлап та җибәрә Сизелеп тора, моңы бар. Ә моңлы кеше явыз була алмый Шул уй белән эчкә җылы кергәндәй тоела һәм өмет аклана да Күпмедер утырт аннан соң, судья абый урыннан тора. — Булды, рәхмәт Әйе. шул сүз дә әйтелде. Аннары өстәл өстендә торган күп кенә кәгазьләр арасыннан бер төргәк чыгарып, миңа сузды: — Судка чыгарып тормыйбыз, чөнки бүтән дәгъвачы юк. Гармун — синеке Минем моңарчы моннан да сөенечлерәк һәм акыллырак сүзләр ишеткәнем булдымы икән? Юктыр, булмагандыр. Бу судьядан ягымлырак, әйбәтрәк кеше дә юктыр дөньяда һәм булмастыр да! Тойгылар шундый. Әмма мин аларны сүзгә әйләндерә алырлыкмыни! Юк. әлбәттә. Рәхмәтне дә ничегрәк итеп кенә әйттем икән әле. Хәтерләмим Рәте була алмагандыр, дип уйлыйм. Кулга кош эләккән- дәгедән ныграк сөенеп, үзем кошка әйләнеп, канатсыз очтым. Кайтып җиткәч кенә, кулдагы кәгазьләрне карарга кирәге искә төште. Кечкенә эш өчен нихәтле кәгазь җыйналган! Үз хатларым белән бергә, әллә нинди оешмалардан, кешеләрдән алынган язмалар, хатлар, протоколлар. Актарып карыйм, укып карыйм. Бермәлне күзләремә ышанмый торам. Протокол дигәне —Хәмит күршем. Хәмит дустым сүзләре ләбаса! Аның сөйләгәнен Шәйди язып барган да. соңыннан кул куйдырган. Сөйләгән сүзләрем дөрес язылган, дип. имзасын салган... минем ахирәт дустым! Гармун күтәреп кайтканны күргәндер, мөгаен. Озак та үтмәстән, гармунны талап чыкканнан соң хәл белергә беренче кеше булып кергән кебек, шатлык уртаклашырга беренче керүче дә ул булды. Кергәч тә имзасын күрсәттем. Кызарды гына, ләкин югалып калмады. Характерные әйтерең бармы! Булса ни. мин дигән кеше юк бит әле. Әйе. күзгә карап шулай ди күршем. Бүтән ни әйтсен, шуннан соң мин нәрсә әйтим7 Ярый, төпченмәдем, ачу да сиздермәдем, чөнки шатлыгым чиксез иде. барча вак-төякне шул күмгән иде. Хәерле булсын, үлмибез бит әле. алда тагын күз күрер, һәм шунысы бар: мине генә түгел, авылны, бөтен якын-тирәне гармун тавышыннан мәхрүм иткән иде бит ул. Мине алмаштырмакчы булгандыр Әмма хыялы буш булып чыкты Күрше авылларга түгел, үзебезнең бер урамлы авылга да гармун күтәреп чыга алмады ул. Азмы-күпме мин өйрәткән көйләре үз өйләре диварларыннан узмады. Ходай ярлыкасын үзен, һәм тагын бер гаҗәп нәрсә, без. әйтерсең, чын мәгънәсендә ачуланышмадык та. алай гынамы, әүвәлгечә дуслар булып калдык Гармунның җанын алганнар, дигән идем бит. Мин аны. Уфага барып, ремонтлатачакмын. Гәрчә монысы соңрак булыр .. езгә Әсгать абыйның агитбригадада бергә эшләгән танышы Га-1» зимә апа килеп йөри иде. Ул мине налог җыю буенча хисапчы булып эшләргә күндерде. Ишкарда квартирда торып эшли башладым Налог агенты миннән бер-ике яшькә олырак кыз. инспектор — Газимә апа үзе. Авыл Советына караган биш авылның барысына да барып, акча җыябыз. Башта әллә ни сизелмәсә дә. алда шактый гыйбрәтле хәлләр көткән икән Яңа елда хуҗалыкларга салым билгеләү өчен һәр йорт исәпкә алына. Монысын эшләп чыктык чыгуын. Әмма Райфо дигән җиргә ниндидер таблица кебек язма әзерләргә кирәк. Ачуың килмәгәе, өстәл хәтле калын гына кенәгә тулды. Шуны күтәреп. Райфога миңа барырга туры килде. Анда берничә көн тирләп-пешеп газаплансам да. очына чыга алмыйм моның. Бухгалтерларның өметсез карашларына түзә алмый башлагач, кире кайттым. Миннән соң налог агенты үзе барды һәм. сизүемчә, ул да көч-хәл белән генә эшне төгәлләп кайтты. Шушы булды эштән күңел кайтаргыч бер сәбәп. Икенчесе дә көттермәде. Сугыш заманындагы акча бүгенге Ельцин акчаларыннан бераз гына кыйбат иде Шактый җыела салым. Бер юлы ярты капчык булгандыр, мин сиңа әйтим. Накладнойлар тутырдым да. капчыкны альт, квартирга кайттым Кич авыл Советы, колхоз идарәсе тирәсендә буталып йөргәннән соң, икенче көнне, капчыкны күтәреп, үзебезнең өйгә кайттым. Иртән иртүк район үзәгенә барып, акчаларны банкка китердем. Озак кына исәпләде кассир апа. Ниһаять, санаудан тукталып, накладнойга карады. — Ике мең сум акчагыз чыкмый. — Чыгарга тиеш. — Мәгез алайса, үзегез исәпләгез. Тагын бер сәгать чутлап баш катырыргамыни инде? — Ярый,- димәк,— булганча языгыз. Шулай эшләнде дә. Җилкәмдә ике мең сумлык растрата күтәреп. Ишкарга кайтырга мәҗбүрмен. Квитанцияне салым агентына тапшыргач, кая икәнен дә әйтмичә, Әшмәнгә ашыктым, һәм шуннан соң авыл Советына тиз генә аяк басмадым. Унбиш-егсрме көннән соң Газимә апа үзе килә. — Синең анда ике мең сум акчаң чыкмый. Әллә берәрсеннән алмый калдырдыңмы? — Алдым. Кассада юк бит ул акчалар Бер сүз дә әйтә алмыйм. Апа кайгыра: Нишлибез соң алайса? Тагын җавабым юк. кызарам гына, ягъни битемнең кызышканын сизәм. Газимә апа үзе дә, нәрсә әйтергә белмичә, китеп барды. Соңыннан, нишләптер, түләтәбез дип, борчымадылар тагы. Колхозда эшләп күнегелгәнчә, монда да, дүрт ай эшләгәч тә хезмәт хакы сорый белмичә, бер тиен дә алмый киткән идем Шул җиттеме. Газимә апа бүтән җай таптымы, ничек булса да, миңа Газимә апаның Әсгать абыйга булган дусларча карашы ярдәм иткәндер, дип уйладым Югалды, очты ике мең сум Ә кемнән шикләнергә9 Хуҗабикә ападанмы? Андый гадәте барлыгы ишетелми, сизелми иде. Әнкәйдәнме шикләнергә? Бердәнбер кеше кала кассир апа. Димәк, мондый хәлнең кабатлануы ихтимал. Димәк, миңа ул бәндәләрдән ерак тору мәҗбүри Шулай хәл иггем дә. Бу эштән китәргә мәҗбүр иткән өченче бер хикмәтле сәбәпне оныта язганмын икән. Анысы болайрак булды. Салым өчен үзебезнең авыл кешеләре исемлеген төзегәндә, үзебездән башлап барлык өйләрдә яшәүчеләрнең барчасы теркәлде. Шул исәптән, хезмәт армиясеннән әле генә кайткан Гомәр абзый да санга сугылмыйча калмады Хикмәттер, мин эш ташлап кайтканның икенче атнасында ук. кемнәрнедер ияртеп, безнең авылга авыл Советы рәисе килеп төште дә, туп- туры Хәмитләр өенә кереп китте. Капкадан бик ашыгыч рәвештә кереп китүләрен мин дә күреп калдым Авылда сер озак саклана алмый, чыбыксыз телефон аша шундук фаш ителә. Рәис абзыйның ни өчен килүе дә шул ук көнне билгеле булды. Гомәр хезмәт армиясе дигән җирдән котылып түгел, ә качып кайткан булган икән Рәис килгәннән соң өч-дүрт көн узгач, иртәнге якта безгә Хәмит керде Тыныч кына аның белән сөйләшен утырган җирдән сискәнеп киттем Дөп-дөп тәрәзә кагалар Хәмитнең апасы каушаган кыяфәттә кычкыра: Хәмит, чык. әтәй үлә! Алар өендә әти-әнине. нишләптер, әтәй-инәй дин атыйлар иде. Күрше хәлен күрше белергә, читтә калмаска тиеш Хәмит белән бергә, без дә алар өенә керәбез. Гомәр урам як сәкенең уртасында нәкъ үлгән кыяфәттә сузылып яткан Тыптыныч үзе. Үлем газабы кичергәнлеге һич сизелми Тиз арада җыелып өлгергән бүтән кешеләр дә шуны сизгәндер, мөгаен. Авылыбызның Нурислам атлы мөхтәрәм кешесе: Курыкмагыз, исән, үлми, дигәч, барыбыз да иркен сулап куйдык. Безне тынычландырган агай берничә минуттан чыгып та китте. Янымнан узганда, мин аның сак кына елмаюын шәйләдем. Әйе. спектакль иде бу. Әйтергә кирәк, Гомәр абзый үзе сайлаган рольне ярыйсы гына башкарды Шулкадәр халык алдында, сау-сәләмәт икәнеңне белгән килеш, көлмичә, һич югы елмаймыйча түзеп кара син! Хикмәт нәрсәдә? Мин үзем болай чамаладым Бәлки, салым тәгаенләнгән кешеләр исемлеген рәис күреп, Гомәр абзый кайтканны шуның аша белгән, дип уйлаганнардыр. Димәк, эшкә мин дә катнашкан булып чыгам. Бәлки исемлеккә кертелүен Гомәр абзыйдан теге елгы печән өстендә мине «кызык иткән» өчен үч алу түгелме, дип исәпләгәннәрдер. Гөнаһларына керәсем килми, үзләреннән мондый киная сизмәдем. Мәгәр Хәмит белән дуслар булган авылдаш бер кыздан Гомәр абзыйның хезмәт армиясеннән качып кайтканын Әхсән хәбәр иткән, ахрысы, дигән сәер сүз ишетергә туры килгән иде. Спектакльне миңа күрсәтү сәбәбе шунда булса, гаҗәп түгел. Максат: абзыйны Әхсән кызгансын да. бүтән бәйләнмәсен Нинди беркатлылар без! Мәкерлерәк, хәйләкәррәк булса да. Гомәр абзый мине шундый көчкә ия дип. авыл Советында нәрсәнедер хәл итешә алырлык дип уйлый алган булып чыга бит! Ә мин анда бүтән барасы да түгел, барсам да бу хакта сөйләшәсе кеше түгел. Алла сакласын! Уйлыйм ки. авылдан беркем түгел, Гомәр абзыйның качып кайтуын эшләгән җиреннән хәбәр иткәннәр булырга тиеш. Инде шунысын өстәргә ярыйдыр, минем катнашымнан башка, бер көнне Гомәр абзый юкка чыкты. Ташлап кайткан эшенә үз теләге белән киттеме, әллә төнлә җитәкләп алып киттеләрме, безнең өчен караңгы иде. Ләкин аңа карап абзыйның язмышы фаҗигагә юлыкмады. Сугыш беткәнче үк исән-сау гына кайтып, озын һәм тыныч гомер кичерде __ угыш елларын кичергән кешеләр өчен сугыш азагынача туктап бетми. Ул чактагы вакыйгалар, хәбәрләр, һич көтмәгәндә бүгенге тормышка, шушы юлларны язган көннәргә килеп керә. Шартламый калган мина шикелле, ярты гасырдан соң атылып, хисләрне яралый. Инде ничәнче кабаттыр. хәтердәге мина ярчыклары җанымны менә тагын бер мәртәбә җәрәхәтләде. Әйтерсең, яшьле, канлы, караңгы елларга яңадан кайттым. Әйтерсең, шул еллар хәтеренә манчылдым. Әйтерсең, кара көздә, шыксыз буранда чыланган өс-башымны тагын бер тапкыр кибәргә әләм. Киемнәр кипкән арада әле матурлык турында уйлыйм, шигырьләр язам... Туган җиремнән, әйтерсең, еракта калган караңгы дөньядан һич көтмәгәндә. калын гына конверт белән хат һәм кайчандыр үзем язган шигырьләр төргәге килеп гөште. Илеш районының ветераннар советы председателе Фазылҗан Хөрмәтулла улы Хөрмәтуллин бөек Җиңүнең 50 еллыгына әзерлек чорында архивлар актарганда, район газетасы архивыннан минем шигырьләр җыйналган бер «Дело»га тап булган, һәм шуны миңа җибәргән. Хатында шундый сүзләр: «Бу мине кызыксындырган кебек, үзегезне дә кызыксындырыр сыман, чөнки 50 елдан соң узган чорга борылып карау, искә алу, бигрәк тә шул чор яшьлеге белән очрашу үзе бер гомер, яңарыш дип уйлыйм. Беренче шигырь формалары ничек барлыкка килгән, нинди шартларда язылган һәм нинди мохтаҗлыклар аша тормышка ашырылган, болариы барлау кирәк, минемчә». Мохтаҗлык дигәнне ин әүвәл кәгазьләр күрсәтеп тора. Кирәкмәскә әйләнгән канцелярия кенәгәләреннән алынган кәгазь битләре. Исемфамилияләр, ниндидер саннар, графалар. Шуларның буш калган урыннарына шигырьләр язылган. Язылган чаклары 1944 ел... Бу чорда нинди әсәрләр язылуы һәм кайсыларының газетага җибәрелүе ихтимал? Билгеле инде, шигырьләрнең эчтәлеген һәм үзенчәлеген сугыш вакыйгалары билгеләгән. Газета көн мәнфәгатьләре белән яши Ел фасылларына, сәяси даталарга бәйле эшләр барышын күрсәтә бара. Мин җибәргән шигырьләр дә шулай көн кадагына сутарга гырышып язылганнар. Беренче сыйфат, шул чактагы әдәбиятка хас булганча югары дәрәҗәдәге патриотизм, саф публицистика «Ленин байрагы» исемле шигырь 10 гыйнварда җибәрелгән Аннары «Егерме өченче февраль», аның артыннан «Чәчү җитә». Көләч апрель Бик бер якын җирдән Безгә карап көлә шикелле Киң болыннар. Колхоз басулары Сагынып көтә кебек шул көнне Уналты яшьлек патриот шагыйрь шул матур көннәрне нык әзерләнеп каршыларга чакыра. Әсәр редакцияләнгән наборщиклар танырлык хәрефләр белән күчерелгән (машинкалар юк бит!) һәм шрифт билгеләнгән Чыкканмыюкмы. әйтә алмыйм. Минем күзгә чалынмады Кырык дүртнең язы COBCI гаскәрләренең Европа илләренә барып җиткән чагы бит Верховный башкомандующий приказлары, дөнья күген яктырткан салютлар. Алар, әлбәттә, шигырьгә турыдан-туры килеп керәләр. Канатландым якты хисләр белән. Күңел таша - йөрәк сөенә Ничек шатланмассың, җиңү арты Җиңү килгән саен иленә'” Канга сусап, ерткыч юлбасарлар Ач этләрдәй шашынып өрсә дә. Комсыз җаннар. Юаш коллар эзләп. Өермәдәй өерелсә дә Мәңге-мәңге Коллык богауларын Киясе юк изге халкымның Халкым кичәр. Тиңсез ташкын булып. Дөрләп торган үлем ялкынын Аңла, комсыз фашист бүресе. Көлгә очар бүре оясы Сез таптаган ачлар дөньясына Балкып чыгар бәхет кояшы Канатландым якты хисләр белән. Очар коштай йөрәк сөенә Ничек инде шатланмасын күңел. Җиңү килгән саен илеңә! Редакция хезмә!көрләреннән кемдер шигырь читенә «Бигрәк матур язылган» дип куйган. Ләкин бу юлы «редакцияләдем» димәгән Ши- «ырь чыкмаган булыр! а тиеш Публицистик шигырьләр арасына эпиграммалар килеп кергән. Өлкән агайларны зурлаган мактауларга шулай ук сәяси эчтәлек салынган. Агайлар, бабайлар, М. Әмирнең «Миңлекамал» пьесасындагы кебек— югары идеяле. Мәгәр тәнкыйть ителгән затлар да юк түгел. Шундыйлардан— бригадир апаларга багышланган эпиграммалар. Әдия апага Хәл сорашсаң, җавап бирә: «Эшләрем бик порядке». Үзе бик еш килми кала Идарәгә нәрәдкә. Нәрәд бетәр-бетмәс борын, Егете янына кача. Унбиш яшьлек егет белән Күңел ача таңгача. Зәһинә апага Зәһинә апа кәз-кәз генә Аның өенә килә. Ярты алып икенче бер Егеткә сөйгәненә. Ахирәте Әдия белән Бергә аның киңәше. Күрше-тирә сөйләгәндә, Чыңлый микән чигәсе? Уналты яшьлек үсмер үзеннән бер яшькә кечерәкләрне һәм алар белән булган олырак апаларны шулай тәнкыйть итә. Соңыннан ике эпиграммага: Төнлә уйнап, көндез аяк Өсте йоклап йөриләр. Эшне артка өстериләр — Менә нинди җиңгиләр! — дип нәтиҗә ясый. Бу хәлләрнең әхлаксызлыктан бигрәк фаҗига икәнлеген ул аңлап җиткергәнмени соң ул чакларда! Күрше-тирә сөйләгән бит. җәмәгатьчелек фикере! Тәнкыйтьтән автор эшләгән бригада җитәкчесе дә котыла алмаган. Монысының аңа шәхси зыяны ук тигән икән. Ул, нишләргә бу хәлдә дип, кешеләрдән киңәш сорый. Кичегенәк бригадирга Барган идем ат сорап. Кыска гына: «Ат юк!» — дигәч, Калдым бераз аптырап. ...Өем салкын, малларым ач, Әнием карт, үзем яшь Хәзер маллар ачка үлә. Нишлим, бирегез киңәш! Хәзер искә төште, һәр хуҗалыкның үзенә салам ташырлык кешеләре калмаганлыктан, колхоз идарәсе һәр йортка салам китертүне махсус кешеләргә йөкләгән иде. Мәгәр бу эш бик тә начар башкарылды. Брига- .тирлар моның өчен артык борчылмадылар. Кешеләр үтенеч белән килгәч. күргәнебезчә, җаваплары бер булды: «Ат юк» Яшь авторыгыз монын сәбәбен күреп торган һәм аны хикәя итеп тасвирлаган Хикәя кечкенә булудан файдаланып, мин аны тулысынча китерәм. Ул мона лаеклы дип саныйм. «Хуҗа кайда?.. Төн. Күрше авылдан колхоз үзәгеннән кайтып киләм Төн больплы Жил юк Тынлык. Тик аякларның шыгырдавы 1ына тынлыкны боза Авылдан чыгып, шактый бардым Юлда, салам төялгән чаналар тарткан дүрт-биш малай очрагач, тукталдым Малайларның тыннары-көннәре беткән, мыш-мыш киләләр — Кайсы колхоздан? Ник сорап торамдыр инде, бу тирәдә тагын нинди авыл булсын Ишкар. —Кая бардыгыз? тагын мәгънәсез сорау Күреп торам ласа Саламга. Бә-әй. сезнең саламны шулай бәләкәй чаналар белән туздырталармыии ’ — Без бит урлап кына алып кайтабыз Уйга калдым Көләсе дә килә. Йөрәк тә әрни Урлап кына Урлап кына алып кайталар үз саламнарын Шушымыни терлек азыгын сак тоту? Нишләп ат белән китертмиләр? Ә-ә! Беләм. ат юк! Ләкин бу эшне баш һич сыйдыра алмый Бераздан иң кечкенә малай миңа эндәште: Абый! Ә? Саламда әллә нинди ат бар Ышанмыйча, кабат сорадым — Ат бар? Нинди ат? Әйе. саламга ышыкланган да. тик тора. Үзе ябык, үләргә җитешкән Күңел ышанмый Төнлә, кышкы басуда ничек ялгыз ат булсын инде’ Ике малайны иярттем дә. салам янына киттем Чыннан да. бер кара туры ат. башын көрткә терәгән дә, калтырап тик юра. Авылга алып кайтмакчы идек, селкенми дә. Эскерттән йолкып, алдына салам салдык та киттек Кире Ишкарга килеп, туп-туры ат караучылар йортына килдем. Анда өч егет куна икән Берсе кызык итеп куна, икесе тайлар карый Сорап белдем Атлар конюхы кайда0 дим Алар икесе дә өйләрендә куналар Атлар янында беркем дә юк Көтүләре белән әйдәп кит гә бар Конюх, атларны «Аллага тапшырып» өендә гырлап яга Янына барып кергәч, башта ул ат турында бөтенләй бер нәрсә дә белмәде Соңыннан гына йокы аралаш Болыннан кайткач, бер ат эскертләр янына менеп китте дигәннәр ис. шулдыр инде, —дип мыгырданды Кояш чыгу белән үз авылыма Әшмәнгә кайтып бара идем, мескен ат каршыма очрады гсләр-тсләмәс кенә кайтып килә Шушы хәлгә аптырап, юл буе уйлап кайттым Малайлар салам урлап ташый, чөнки ат юк Ат юкмы'’ Бар. бар ат! Ә хуҗа’ Кайда хуҗа?» Хикәя редакциягә 15 февральдә җибәрелгән Аның чигенә редакция хезмәткәре «Газета чыкмады, басылмый» дип язып куйган Газета чыкмый калган чаклар булгалагандыр Шул сәбәпле полоса таратылып, кире оештырып тормаган булулары ихтимал Икенче ихтималлык зуррак Хикәядә авыл, колхоз үз исеме белән аталган Кемнәрнедер тәнкыйть итәселәре килмәгән булулары мөмкин Бигрәк тә шунысы бар яшь автор шактый зур иҗтимагый әһәмиятле проблемага гогынган Ул чактагы күмәк хуҗалыкның гөп чире1 Сәясәттә аны телгә алу куркынычсыз ук түгел Хәзер дә шул ук хәл дәвам иi миме икән әле Онытылган язмалар. Басылып чыкмаганнары. Редакцияләп чыгарырга да мөмкин булгандыр. Тик моны эшләрлек яки авторны чакыртып төзәттерерлек кешеләр булганмы соң ул чакларда? Кайберләренең басылганын да хәтерлим. Шул ук елда фронттагы җиңүләр белән рухланып язылган «Дан җырлары» исемле шигырь чыккан иде. Анысын үз күзем белән күрдем. Соңрак та чыккалады. Хатынкызларны зурлаган «Ватан гөлләре» исемле бер шигырьне, газетадан күреп, Дүртөйле колхоз-совхоз театрының Гамбәрия исемле бер артисткасы (фамилиясен хәтерләмим) берничә ел буе сәхнәдән укып йөрде. Исемне әйтми, фамилияне генә атый. Шуңадырмы, кешеләр минем шигырь икәнне белми, ә үзем сер чишмим... Матурлыкны тоя белгән якташларым аша композитор Бәхти Гай- синга барып җиткән «Идел буе» исемле җыр тексты да—шул чор җимеше. Әйе. кулъязмаларымны җибәргән якташым дөрес әйтә: узган чорга яңадан кайту, ә бу очракта минем беренче тәҗрибәләрнең нинди хәлдә, нинди шартларда ясалуын искә төшерү хисләрне яңартмыйча калмады, әлбәттә. Хатирәләр татлы да, ачы да, гыйбрәтле дә. Караңгыда яктылык күргәнбез... Өмет өзмәгәнбез. Күпме югйлтулар. корбаннар! Киләчәк бәхетләр хакына. Бүгенге көннәр хакына дияргә була. Ә бүгенге көннәр ниндирәк соң? Корбаннар, югалтулар акландымы? Уйландырыр нәрсәләр бардыр, күптер. Якташымның хатын укыгач һәм үземнең беркатлы язмаларымны карап чыккач, мин шул хакта уйландым. Уйларның очына чыга алмадым. Сугыш кичергән якташларыма фронтовикларга, хезмәт ветераннарына да уйланырга туры киләдер. Хаттан сизелгәнчә, алар, язмышка буйсынып бетмичә, кешеләр өчен, үз хокуклары өчен, имин киләчәк өчен көрәшне дәвам итәләрдер... Мин аларның изге эшләрендә уңышлар, шәхси тормышларында яңа бәхетләр, барыннан да бигрәк, ныклы сәламәтлек теләп калам. рты гына гасырга алга китеп әйтелгән шушы сүзләрдән соң. кире Я 1944 елга кайтырга туры килә. Гомер агышы шундый бит, нишли алабыз соң? Печән өсте узганчы ук, мине үлчәүче (телдә — весовщик дип йөртелә) итеп куйдылар. Вазифам комбайннардан килгән ашлыкны исәпкә алу. Мин колхоз вәкиле. Ә МТС ягыннан үлчәүче миннән бер-ике яшькә олырак кыз иде. Бер эшне икәүләп башкардык. Махсус сүз алып барырлык гайре табигый хәлләр булмады, дияргә ярый Матур көннәрнең берсен искә алмаганда. . Шундый көннәрнең берсендә мәктәптә безне укыткан Зәйнәп исемле апа. Килмит тарантасына утырып, ындыр табагына килеп чыкмаса, һаман шулай бер көй белән дәвам итәчәк иде. Янында таныш бер кыз да бар Кулыма газета тоттырдылар Игълан. Уфада Мәскәү һәм Свердловск консерваторияләренә студентлар кабул ителә. Миңа шунда укырга китәргә тәкъдим итәләр. Зиһен тагын чуарлана. Хәерлегәдер инде, ул елны ашлык сугу сентябрь башында ук төгәлләнде. Шул форсаттан файдаланып, Уфага китеп тә бардым. Гариза бирдем. Кабул иттеләр. Әмма сүз төгәлләнә язганда, кара гына чырайлы бер аксак абый, урыннан торып, минем янга килде дә шактый ук сәер киңәш бирергә тиеш тапты. Баян бит — авыл сәхнәләре өчен генә әйбәт. Ә трубада уйнарга өйрәнсәң, теләсә кайсы шәһәрдә эшли аласың. Бәлки шунда керерсең? Аптырабрак калмыйча нишлим «Ниндидер торбадан }йнап тораммы инде?» — Әйтелгәне исә, тагын да катгыйрак Юк. миңа баян кирәк, баян гына Гаризамны кабул иткән яшь кеше бу сүзләрне елмаюы белән жәлләде Ул баян буенча укытучы иде булса кирәк Мәгәр тиз арада бөтенләй көтелмәгәнчә, уйламаганча хәл ителде Халык мәзәгендәгечә. без тумаган тайнын билен сындырган булганбыз Укулар Уфада гүгел. Свердловскида икән Ә минем, өйдән ярдәмсез укый алу түгел, анда барып җитәрлек тә акчам юк. Димәк, хыял күз ачып йомган арада җилгә очты Хәзер нишләргә? Укырга керәм дип йөреп, керә алмау оят санала. Бәлки шуның аркасындадыр, җиңелү белән ризалашмыйча. Уфаның үзендә укырга тәвәккәлләп, геология-разведка техникумына керергә булдым. Ә кайтуымны берничә көн буе икенче бер мөмкинлек көткән иде Район газетасы редакциясенә чакыралар Шигырьләр хакында сөйләшергәдер, дип уйласам да. алай булып чыкмады Эш тәкъдим иттеләр Редакциялә, газета белән бергә, район өчен радио хәбәрләре дә әзерләнә Шул уртак эшнең иҗади өлешен башкару өчен әдәби хезмәткәр кирәк Шул эшне миңа тапшырмакчылар Минем өчен гомер буе хыялланган бәхет бит инде бу. Әгәр дә тәкъдим моннан бер ел. һич югы ярты ел элек ясалган булса, дөньяда миннән дә бәхетлерәк кеше булмас иде Ләкин бүгенге көндә мин авылга хәрби исәптән төшәр өчен генә кайткан кеше шул Алда уку. яңа хыял, яна романтика Газетаның редакторы. Бари Ямалов яшь кенә, ягымлы абый миңа чат ябышты. Ризалык-фәлән сорау юк — Әйдә, бергәләп эшлик әле Шигырьләр дә язарсың, газетага, радиога материаллар да эшкәртерсең. Шулай дип. өстәл, урындык күрсәтте . — Урынын менә шушы булыр «Урыным» аның каршысында. стенаның икенче ягында. Эш тә бирелде. Ниндидер брошюра кебек нәрсәдә кечкенә мәзәкләр Сугыш темасына Дошманнардан көлеп язылганнар Кулдан килгәнчә тәрҗемә итәм. Редактор абый һәркайсы өлгергәнне көтеп, шунда ук редакцияли бара «Ответ по существу» дигән мәзәккә төртелгәч, сүзлек ләрдән карап интеккәнемне күреп, ярдәмгә килде. — Тот та «дөрес җавап» диген дә куй инде, диде Молодец Бүгенгә җитеп торыр Иртәгә тугызга килеп җит Икмәк турында шигырь яз Ярар, дип чыгып киттем инде Ныклап сүз башларга минем кыюлыгым җитмәсә, аның өчен бу хәл ителгән нәрсә булып тоелгандыр Аның урынына үзеңне куеп карасаң, шулай да ул. Шигырь белән мавыккан авыл баласына менә шушылай юл ач та. ул. малай актыгы, имештер, шуннан баш тартсын Була торган нәрсә түгел. Әйе. ләкин Минем хәл икенчерәк шул Нишләп’ Нишләп миңа бәхет гел соңга калып килә? Җитмәсә, редактор абый торыр урыным хакында да сорашмады Таныш булмаган авылда, бигрәк тә район үзәгендә фатир табу җиңел эш түгел ләбаса Дөрес, базарга килгәндә туктала торган бер өй бар Бернинди җиһазсыз, урынҗирсез кунып чыгарга мөмкин Апа һәрвакытагы- ча шат: «Кун-кун». дип тора Өстеңнән киемеңне салмыйча гына бөклән дә ят. Шулай һәм рәхмәт әйт Чөнки апаң кунган өчен акча да сорамый Яңа фатир эзләү башка килми Бернинди уйсыз тагын редакциягә юл тотам Бу юлы редактор мине үзе белән типографиягә алып керде Хәрефләр җыйганны карап тордык Төшке ял вакытында ул мине калдырып киткән иде. әлләни уйлап тормыйча, военкоматка исәптән төшәргә киттем Допризывниклар белән эш иткән лейтенант укырга керүем хакындагы белешмәне карагач Ярый, иртәгә килерсең, диде Ярты көн буш калудан файдаланып, Бари абый кушкан шигырьне яздым. Анда ашлыкның «һәр бөртеге берне үтерә» (ягъни —фашистны) дигән сүзләр дә бар иде. Абый, елмаеп: Ашлык бөртеге, чынлап әйтсәк, үтерми инде ул. ә? Шулай дип. бераз уйларга кушты. Үзгәртмәсәм дә. икенче көнне шигырьне җыярга типографиягә җибәрде. Җыелган текстны үзем дә барып күрдем. Төшке тәнәфестән соң нәрсәдер эшләп утырганда, кичә военкоматта мине кабул иткән яшь лейтенант килеп керде. Редактор белән кул бирешкәч тә. миңа таба борылды: — Егет сездә эшлиме? — Бездә эшли. — Кирәкле работникмы? — Кирәкле работник. Миңа кагылышлы сүзләр тәмам. Аннары минем өчен мәгънәсе булмаган хәлләр турында сөйләшеп утыргач, лейтенант миңа күз дә салмыйча. чыгып китте. Ә иртәгәсен мин аның янына кабат кердем. Бу юлы инде борып чыгарырга, укырга кергән кешене исәптән төшермәскә хакы юк. Шулай да ул сәбәп тапты: — Военком өйдә юк. Ансыз булмый. — Кайда соң военком? Ерак. Карабашка китеп барды. Карабашка — унике чакрым чамасы Мин Әшмәннән шул араны ыһ та итмичә узып йөрим ләбаса. Монысына да исем китми. Лейтенантка бер сүз дә әйтмичә. Карабашка атлыгам. Бәхетемә, военком чынлап та шунда булып чыкты Авыл Советы тирәсендә йөренә иде. Погонлы кешене тану кыен түгел. Кәгазьләрне каушый-каушый гына суздым: — Лейтенант сездән башка булмый, ди. Военком абый елмаеп куйды да, йорт эченә кереп китте. Маэмай зиһене белән артыннан иярдем. Өстәл янына килде дә берсүзсез кул куйды. Мин исә. тагын Яркәйгә ашыктым. Иртән иртүк таныклыкка исәптән төшү хакында мөһер сугылды. Бари абый белән адәмчә саубуллашканымны хәтерләмим. Янына кереп тә гормадым, ахрысы. Качып киткәндәй, авылга ашыктым. Соңлап килгән бәхетемнән качып. Ул чактагы мәгънәсезлегем өчен, куркаклыгым өчен хәзер дә оят булып китә. Икенче көнне исә — ерак юл. Гүяки анда, Уфада, сагынып көтәләр' Геология-разведка техникумында кабул ителүчеләр исемлегендә үземне күргәч, 1улай торак сорап, директорга кердем. Кәримә апа сыманрак хатын-кыз. Техникумның тулай торагы юк икән. Шул хакта ун минутлык лекция сөйләгәннән соң, документларымны кире кайтарырга рөхсәт бирде. Урам тулы белдерүләр. Тулай торак вәгъдә иткән техникумнарның берсе — авиация техникумы. Укучыларга ул чакта кытлык иде бит. Монысында директор — ир-ат. Кәгазьләрне карап та тормыйча диярлек. «Зачислить», -дип, кул да куйды. Җиңелме? Әйе. артык та җиңел. Ләкин син бу җиңеллекнең хикмәтен тиз арада татый алачаксың. Бик тә тиз арада. 1944 нең салкын айлары, 1945 нең зур өметләр вәгъдә итеп ажгырган кышы. Техникумдагы хәлләр — шуларның турыдан-туры чагылышы. Көненә дүрт йөз грамм ипи һәм бер тапкыр кәбестә шулпасы. Шуның белән яшә. Якын районнардан килгән укучылар ял саен өйләренә кайтып, азмыкүпме ризык алып киләләр. Ә минем авыл ерак. Якын булса да берничек тә булыша алмаслар иде. Менә шундый хәлдә мин. Көчкә генә җан саклап яшим. Калада танышларым юк диярлек. Башымны кая куярга белми йөргән чакларда, үземне хуҗасыз маэмай итеп тоям. Моннан да ачы тойгы, белмим, тагын бар микән... Укуның рәте юк. Моңарчы русча сөйләшен карамаган татар баласының рус дөньясына керүе йөзә белмәгән килеш суга сикерүгә тәңгәлдер. Минем бала чактан шушылай — үз теләгем белән тирәнгә кереп — бата язган очракларым булгалаган иде. Тел белмәү шундый бәлаләрнең берсе булды. Ләкин бердәнбере түгел. Бәлаләрнең иң зурысы — сугыш чорында рәтле укытучыларның булмавы. Алданрак монысын искә алган идем инде. Менә шул сәбәпләр аркасында, кайбер фәннәр минем өчен хак җәзага әйләнде. Кайчакларда хәтта хәзер дә төшкә кереп үзәкне өзә. Рус теле һәм әдәбиятыннан, немец теленнән иң әйбәт укучылар арасындамын. Укытучы апалар мине хәтта яраттылар да бугай әле. Чөнки дәрестән тыш та үз кешеләрчә сөйләшәләр иде. Авыррак булса да, тарихны да җиңә алыр идем. Монда төп фәннәрдән исәпләнгән сызым дәресләре дә бик интектермәде. Җиңелә белмәгән предметлар — физика белән алгебра... Яз килеп имтиханнар вакыты җиткәч, мин бу фәннәрне тапшырып тормадым. Авылга кайттым. Җәй көне техникумның ярдәмче хуҗалыгына эшкә чакырган хат килүенә караганда, мине укудан чыгармаганнар иде булса кирәк. Мәгәр инде көз анда барып тормадым. Үземне ачлыкка, бәлки үлемгә дучар итеп, авылда калдым. 1946 елдан да ач-ялангачрак вакыт булды микән ил тарихында? Бөлгенлек белән, үлем белән булган мыскыллы сугыш... Корбаннар да сугышның үзендә булганнарга бәрабәр булгандыр. Безнең авыл Советына караган бер авылда ул елны өч йөз җитмеш кабер калыкты. Бер ел эчендә! . Бу чор хакында байтак язарга туры килде инде һәм. дөресен әйткәндә, хәзер инде бик язасы да килми. Шуны гына, басуларның ул чактагы күренешен генә кабатлап әйтергә ярыйдыр кебек. Күп җирләр сөрелмәгөнлектөн. анда сарут, билчән, шайтан таягы патшалык итә. Урак өсте җиттеме, ак бураннар күтәрелә. Кышкы бураннарыңны бәреп егардай ак бураннар. Җир сөрергә, эшкәртергә кеше юк Солдатлар туган җирне сагынып, яңа бәхетләргә өметләнеп кайта Ә эш юк. Сагынулары басылганчы, аннары лаеклы шөгыль табылмасмы дип. каңгырып йөриләр-йөриләр дә, өмет өзелгәч, каядыр китеп баралар кичәге солдатлар. Ә бит кайткан чакта алар ниндиләр иде?! Йөзләрендә кояш уйный. Бер солдатның шундый кыяфәте әле булса күз алдыннан китми Пароходта бергә кайттык. Кулында гармун. Уйнап җибәрсә, бәген халык аның янына җыела. Пароходка гына сыймыйча, пристаньнарда яр буена чыга да гармунын тагын да дәртлерәк тартып, җырлап җибәрә. Уйна, дустым, гармуныңны Үрләргә менгәндә дә Он тасым юк үлгәндә дә, Гүрләргә кергәндә дә. Кыскарак буйлы, яшел чалбар-гимнасгерка кигән җырчы шул бәхетле хәлдә пристаньнарның берсендә төшеп калгач, бүтәннәр моңаеп калдылар бугай, һәрхәлдә, гармун һәм җыр тавышы бүтән яңгырамады. Монысы яз көне Ләкин көз дә бар бит әле. Тәкъдир кушуы белән- дер, көз коне дә бу кешенең пароходка утыруын күрергә насыйп булды миңа. Кулында берни юк. Яшел дигән чалбар-гимнастеркасы инде бүтән төскә кергән. Чыраенда нур дигәннең әсәре генә дә күренми ичмаса. Сүнсә дә сүнә икән кешедә т ормыш! Нәкъ менә әсирлеккә эләккән немец солдаты! Туган-үскән, сөйгән җирләреннән күпләр шулай сулыгып, мең рәнҗешләр белән билгесезлеккә карап, каядыр китеп бардылар. Киткәннәрнең күбесе туган кырларына әйләнеп кайта алмады. Шударның тагын берсен искә төшерәм дә. йөрәк әле дә кысылып куя Чама белән миңа яшьтәш иде. Фәтхелислам исемле Базы буенда комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән чагында безгә еш килә иде. Юк-бар сөйләшеп, кечкенә нәрсәләрдән мәгънә табып, вакыт уздыра идек. Көннәрдән-бер көнне, ул. ачыш ясагандай итеп: — Карале, әрҗә белән ашлык ташучыларның кайберләре басуда үзләре өчен ашлык күмеп калдыра. Әллә сезгә дә берәр бункер калдырыйкмы? — ди. Әни дә, мин дә көлеп кенә куйгач, ул шатлангандай тоелды. Соңыннан. кыш көне. Ишкарда очрашкач, мине кочаклап ук алды да: — Без менә шушылай күрешергә тиешле кешеләр. — диде Мәгәр озак аралашырга насыйп булмады. Бер елдан соң Уфада очраштык. Кайдадыр грузчик булып эшли. Тулай торагына чакырды. Тумбочкадан алып, сөенечен яшерә алмагандай, үзенең җыйган байлыгын күрсәтергә тиеш тапты дустым. Менә күлмәк. Әнкәйгә. Яулык. Монысы — сеңелгә. Ошатырлар микән? Искиткеч матур. Сөенерләр инде. Яз җиткәч тә кайтып, бүләк итмәкче иде ул әйберләрне. Ләкин, нишләптер, кайтмады. Сәбәбе минем өчен билгесез калды. Нинди матур теләкләр, изге уйлар тормышка ашмый калды бит Азмы шулай, изге ниятләрне имгәтте хәерсез хәлләр! Азмы булды үкенечле язмышлар! Шул җирләрнең мин дә бер баласы, шул чакта ук уйлана идем Сөрелми яткан җирләрне ник кайткан кешеләргә бирмәделәр икән? Ягъни, хезмәт көненә үзегезгә дә бүләрлек итеп эшләгез, келәтләрегезне кырып-себереп алмабыз, дип вәгъдә ник бирмәделәр? Өч-дүрг йөз грамм бирергә дә теләмәделәр. Шулай иткәндә, җан сакларлык кына, авылда тотынып калырлык кына уңыш җыя алган булырлар иде. Ә болай кешегә дә, дәүләткә дә юк. Чәчүлек орлыксыз калдыра да. язын дәүләт, кайдандыр табып, орлык бирә. Әйләнеш шул — мамык җыю... Югарыдагы юлбашчы иптәшләр моны күрмиләр микәнни? Авылны, җирне тәртипкә китермичә, ил аякка басар дип уйлыйлар микән? Шушы җәһәттән бер мәзәк хәл искә төште. «Әдәби Башкортстан» дигән журналга язылган идем. Райбашкарма комитеты рәисе урынбасары Ишкар авыл Советында утыра икән. Ничектер, газета-журналлар хакында сүз чыккан да. мин ала торган журнал телгә кергән. Әлеге урынбасарга һич тә ошамаган бу нәрсә. — Нишләп әле бердәнбер журналны ул ала? Китапханәгә күчерегез!— дип боерган бу. Район җитәкчеләре шундый булып чыга. Өстәгеләре дә шул дәрәҗәдә генә булды әллә? Болар — җирдә басып торыр, тотыныр урыны калмыйча аптыраган унҗиде яшьлек малай күңелендә туган сораулар. Әгәр ул үзе җитәкче булса, мәсьәләләр дөресрәк хәл ителәсе булгандыр бәлки, ә? Бәндә үз уйларына үзе елмая. ер уйласаң, инде тормыш көйләнергә вакыт җиткән иде. Озак кына кайдадыр зимагурлыкта йөргән Миргасим абзый кайтып. Ишкардан аерылган Әшмән колхозында хисапчы булып эшли башлады. Ләкин гомум хәерчелек шартларында аның эше дә җиңеллек китерә алмады шул. Әсгать абый да, армиядән соң. яшьләй туган романтик хисләре артыннан ияреп. Кавказ артына. Кара диңгез ягына китеп барган. Мине үз янына кунакка чакыра Аны-моны уйламастан, китеп тә барам. Ярты юлда — күз алдына китерә алмаслык бәхетсезлек. Гомуми вагонда барган чакта, төнлә минем кесәдән документларымны урлаганнар. Ярый 108 әле. биле! чалбар кесәсендә булып чыкты Чын мәгънәсендә сукбайга әйләнәсе икәнмен. Гәрчә болай да сөенергә сәбәп чамалы Әсгать абый янына көч-хәл белән барып җиттем җитүен. Колхида дигән ожмах төсле җирдә .. танышларында квартирант кына үзе. Озак кунак була алмыйча, тагын авылга кайтып егылдым Хәзер мин бернинди документы, хәтта паспорты да булмаган бер бәндә. Беркем дә түгел. Мин юк Кара ут эчендә янучы кисәү Янучы һәм шул утны йотучы Хәрби билет һәм паспорт алу өчен күпме интегүләр! Архивка күчкән язмаларны эзләтү, табылгач көтә-көтә көтекләнүләр' Өстәвенә, авыл кешесенә паспорт тиеш түгел дип. янасын бирми интектерүләр' Күпме вакыт, күпме газап! Документлар янартылгач та, гүяки, дөньяда мина урын юк Нибары Миргасим абзый урыны гына кала. Вакытлыча. Ул Ишкарның Гажүлә исемле кызы белән танышкан да, туйга бераз кием-салым юнәтим дип. чит калага китешли, хисапчылык эшен миңа калдырды Читтә берме, икеме ай югалып йөргәннән соң кайтса, аны милиционерлар кулга алалар. Гомумән җәйге-көзге киеренке айларда хисапчылык эшен мин тиешенчә алып бара алмаганлыктан, бу эшкә яна кеше куйдылар Ә Миргасим абзыйны, «спекулянт» дип. биш елга хөкем иттеләр. Миргасим абзыйны үзенә каратырга тырышып га максатына ирешә алмаган авыл советы секретаре Шәйдуллина Мәүлиха исемле хатын чаккан иле аны Мин тагын берүзем, мин тагын эшсез, урынсыз. Тагын паспортсыз Миргасим абзыйны кулга алганда тентү кергәч. «Авыл кешесенә паспорт не положено». - дип. милиционер тартып алды. Гүяки, шәхес булу хокукы калмады миңа Рәсми яктан караганда, беттем, юкка чыктым Мин юк хәзер, юк' Моңарчы берничә кабат агитбригадага чакырганнар иде Баш тарта килдем. Ни өчен икәнен үзем дә аңлап бетермәгәнмен, әлбәттә Әсгать абый хакында Сафуан абзыйның «Артист булып китәр дип куркам», дип сөйләгәне истә горды. Өстәвенә, һич акылга сыймас нәрсә үзем укудан баш тартканнан соң да, ничектер, укырга яңадан китәргә дигән уй башта йөри Авылда ярым эшле, ярым эшсез хәлдә гомер сөрүнең нәрсә икәнен ачыклый алмаган килеш, ниндидер яңалык көтүем Шул хәлдә дә. бер-ике мәртәбә агитбригада җитәкчесе килгәч, иярен китмәдем Бик нык үгетләде, эшләргә теләмәсәц. берничә кәшә генә булса да бар. дип ялынды гармун агитбригаданыкы, дип. куркытып га каралы Бу җәһәттән мин инде куркудан узган. Курыкмадым да. үгетләренә дә бирелмәдем Шуннан соң тагын бер кыш узгач кына, боз шикелле каткан фикер үзгәрә г өшергә мәҗбүр ителде Яз азагында язмача чакыру килгәч, кемгәдер иярү түгел, таң-иртәдә торып, үзем тәпиләдем Бу чакта мин почмакка куып кертелгән җәнлек, чигенер урын калмаган иде Ашау-эчү ягы мәгълүм, киемнәр искереп, кыяфәтләр шактый коты.танган Көчләп, заемга да яздырганнар иде Шуны түләрлек акча юнәт.мәкчемен Район культура йортында Дүртөйледән килгән Харис Хәбибуллин дигән баянчы, режиссер сыйфатында. Риза Ишморатның тлеккерәк елларда язган бер пьесасын әзерли башлаган Мине баш рольгә куйдылар юрист булырга җыенучы яшь егет роленә Озак та үтмичә, әзер булып, авылларга чыгарга тиешбез Ләкин, ходайның хикмәте, шулвакыт минем биткә шеш чыкты да. больницада үзенә күрә операция ясап, ачык җәрәхәт эченә марля гыгып калдырдылар Икенче югы врач аны үзе алырга тиеш иде Ләкин иртәгә дигән көнне юлга чыгасы Төп рольне уйнат ан кешедән башка спектакль була алмый бит Шуңа күрә, культура йорты директоры пошаманда. Син ничек, бюллетень алырсың микәнни ’ Бүллетень бирделәр бирүен Ничек, коллективны подводить итәбез, алайса ’ Эшли башлаганда гына эшне ташлый алмыйм ич инде Директор иптәш шул сүзләрдән соң тынычланды. Шул рәвешле, биттә марля очы күренеп торган килеш, юлга чыгып киттем. Бу кыяфәттә сәхнәгә чыгу мөмкин түгел. Авылда ул чакта медицина пунктлары юк. Бер генә юл калды — марляны тартып чыгарырга. Ай-Һай, чыгардың ди, шешкән бит. кул тидереп тә булмый, авырта. Инде нишләргә мөмкин соң? Харис абзый шырпы кабызды да, марляның тырпаеп торган очын тотып, төптән яндырырга кереште. Авырту — әйтеп аңлата алмаслык. Әллә пешүдән, әллә тартылудан, сызланыпмы- сызланам, ыңгырашам, яшьсез елыйм. Мәгәр рәхмәт төшсен Харис абзыйга, ай-ваема карамастан, пешерә-пешерә, кычкырта-кычкырта булса да, марляны яндырып өзде. Очы күренмәслек булды. Грим сөрткәч, җәрәхәт тә капланды, һәм... спектакль башланды. Җырлы роль иде. Бая гына авыртудан үрсәләнгән кеше хәзер күңелле көй суза: Тау астында салкын чишмә Чылтыр-чылтыр агадыр. Иҗтиһад кыл, эшкә башла, Гомер узып барадыр. Искергән «иҗтиһат» сүзен ятсынсам да, барыбер, төшереп калдыра алмыйм. Ишетүчеләрнең әйтүенә караганда, җыр әйбәт, ихлас килеп чыга, имеш. Роль башкарылышына карата да шундый ук сүзләр ишетергә насыйп булды. Яшь кеше образы. Чынлыкта мин үземне уйнаганмындыр инде. Шуңа күрәдер, миңа бу юлы сәхнә уңышы килде. Мәгәр минем максат бүтән бит. Минем төп теләгем — концертта чыгыш ясау. Ә яныңда чын оста барында сәхнәгә чыгу җиңел түгел. Мин әзерләнергә тиеш. Ун-унбиш көн чамасы әзерләндем дә, айның икенче яртысында инде Харис абзыйга чыгыш ясарга теләвемне әйттем. Нишләп шулай тиз, дип сорарга мөмкиндер. Әйе. тиз. Моңарчы да баян тотып караганым бар иде. Бер-ике ел элек исеме алдарак аталган Нәйрә апа үзенең Фәния исемле кызына баян алгач, аларга кергән идем. Баянны унунбиш минут азаплаганнан соң, тальянда уйный торган көйләремне иркен үк уйнап җибәрдем. Янымда торган Кәримә апа Шәрипо- ваның мактау сүзләре әле ишетелеп тора кебек. — Менә дигән егет бит син... Төс-биткә карата әйткән сүзләрен кабатлау уңайсыз. Шунысын гына яза алам: аннары ул миңа авырмаска тырышырга киңәш итте һәм шуны өстәде: — Тик синең кебек кешеләргә яшәү кыен, көнләшүчеләр, төрлечә кимсетергә тырышучылар күп була... Кәримә апа төскә чибәр һәм бик матур җырлый иде. Бәлки үз тәҗрибәсеннән чыгып әйткәндер. Ләкин аның сүзләре миңа йә иртәрәк әйтелгән, йә соңгарак калган кебек тоелды. Укыган чакта аннан бер генә тапкыр да мактау сүзе ишетмәгән идем. Кайчан гына ачыргаланып тиргәгән апам, бүген килеп әнә нинди ышанмаслык мактау сүзләре яудыра... Шулай да. һәркем үз тәҗрибәсеннән беләдер, сирәк ишетелә торган мондый мактауларга бик тә. бик тә ышанасы килә бит. Үземә күрше малайның хыянәтен нәкъ шуның белән генә аңлатырга мөмкиндер. Концертларны алып барган Харис абый Хәбибуллин да, баянда уйнавымны игълан иткәндә, кимсетергә тырыша: — Мин дә уйныйм әле, ди. Әйдә, уйнасын, баянда — Баянов! Дөресен әйтим, бу вакытта мин бас ягында мажор белән минорны да аермыйм әле. Кайсы рәтнең нинди ладка каравын сорасам, Харис абзый: «Озакламый, син аны үзең белерсең».— дип кенә куя. Тыңлаучылар, билгеле инде, минем үз дәрәҗәмдә. Карт баянчыны ничек кабул итсә, мине дә шул чама кабул итә иде. Бер нәрсәдә ул хаклы 110 булып чыкты, бас партиясе тәртибен, аккордларны тиз арада ишетә белә башладым, төшендем, дия алам. Харис абзыйны бу хәл. ни өчендер, борчый иде Шуңа күрә, вак-төяктә үч ала. Район үзәгенә кайткач, бөтен начальство күзе алдында, янәсе хур итә— мин җырлый алмаслык тональность биреп, максатына ирешә Мондый чакта Дүртөйледән үзе белән килгән Зөфәр Солтанов дигән артист, сәхнә артына чыккач, абзыйның якаларыннан эләктереп селкесә, мин, хикмәтнең нәрсәдә икәнлеген белгәнлектән, тегеңә карамыйча да узам Абзый гаҗәпләнә Менә күрерсез, бу кеше, озакламый безне түгел, үзен дә танымый башлар әле. дип, әллә яманларга тырыша, әллә, үзе дә сизмәстән, киләчәгемә ышаныч белдерә. Салгаларга ярага иде Бер көнне культура йортында зур җыелыш Гадәттә, халык җыела башлаганда, сәхнә артында йә мин. йә Харис абый үзе баянда уйнап утыра Бу юлы баян аның кулында иде. сонгарак калган. Мин урамда. Якташы аны ашхәнәдән алып килә иде бугай. Мине күрүгә, олы урам уртасыннан кычкыра бу. Син түгел, мин уйныйм, барыбер мин уйныйм, мин! Әлбәттә, тагын сүз әйтмичә узып китәм. Елмаймыйм да микән әле Абзый безнең районга сөяркәсе белән килгән иде. Авылларда бергә йөрделәр. Ә Яркайгә килгәч, хатын үз якларына кай!ып йөргәли икән Кайтышлый-китешли почта ташучы егет арбасына утыра. Зөфәр әйтүенә караганда, анда да мәхәббәт уены дәвам итә. имеш. Бервакыт якташы белән чираттагы якалаштан соң. Зөфәр сер чишә Безне интектерергә ярата, үзен дә кызык итик әле Бүтән түзеп булмый, әйтәбез Нәрсә әйтәбез? Сөяркәсенең хыянәт иткәнен. Шулаймыни? Чынмы соң бу? Шулай. Җай чыккач та син сүз башла, яме Шундый-шундый сүз йөри, дөрес микән бу?—дигән бул. Аны-моны уйлау юк, икенче юлы өчәү очрашкач та, шул сорауны, абзыйның үзенә түгел, янәсе. Зөфәргә бирәм Егет исә. бер дә исә китмәгәндәй, салкын гына итеп, ярып сала: Дөрес булмыйча, моны инде бөтен республика белә. Апаның Фаяз белән гулягь иткәнен. Белмәсә, шул Харис абзый гына белми торгандыр. Зөфәр максатына иреште Абзый бер кызарды, бер агарды. Үзендә әрепләшерлек көч гә тапмыйча, борыны белән порхылдады да. каядыр кигеп барды. Хагын белән нинди аңлашулар булгандыр Анысы билгесез Икенче көнне тынычланган иде. Миннән кичә исеме аталган «баҗасының ниндирәк кетле булуын сорашмакчы. Егет минем авылдаш иде. Ләкин: Мин белмим, күргәнем юк. дин котылдым. Абзый шуннан соң сүзне бөтенләй икенчегә борды Хәзер ул миңа киңәш бирә: Акылың булса, чибәр кызларга карама син Чибәргә өйләнә күрмә Чибәрләрнең барысы да хыянәтче, исендә тот. Сөяркәләр үз араларын ничек хәл иткәннәрдер, безгә караңгы Ләкин алар моннан соң да Яркәйдән киткәнче бергә булдылар Зөфәргә дә. миңа да мөнәсәбәтләре моңарча булганнан начарланмады Кирсенчә, яхшыра төшмәде микән әле. Зөфәр шаяртуына кушылып бит үк дөрес эшләмәгәнемне сизенсәм дә. ул чакта артык үкенмәдем шикелле Кешесе шундый иде бит Хәзер генә, хәтергә килсә, шактый ук уңайсыз булып китә . Ярты ел чамасы вакыттан соң. алар үз районнарына Дүртөйлегә кайтып киттеләр. Сәясәт шундый, үзешчән сәнгатьтә «варят тарта исән тоту» дөрес дин саналмый, һәр районның үз сәнгате, үз культурасы булырга тиеш Шул мот ьнәдә. район культура йортына, үз кетне буларак, баянчы булып мин калдым Вакытлыча дип килгән кеше 1948 елның язында, культура йортының сәнгать җитәкчесе сыйфатында, штатка кабул ителдем. Кием ягы хөрт дигән идем бит Өстемдә таушалган чалбар һәм гимнастерка. Сәнгать кешесе бу кыяфәттә йөрергә тиеш түгел. Аңа — культурага ия булу фарыз. Моны районның культура-агарту бүлеге мөдире Иламанов фамилияле абый яхшырак белгәндер. Җитәкче генә түгел, шактый ук сизгәр педагог та булгандыр дим Чөнки көннәрдән бер көнне ул безнең янга яңа костюмнан килеп керде. Махсус шуны күрсәтергә килгәндер дип беләм. Сугышта калдырып кайткан уң кулының терсәгенә хәтле буш калган җиңен кесәсеннән чыгарды да: Очсызга гына алдым, әйбәт бит? — дип елмайды. — Әйбәт. — Туры килсә, алыр идеңме? — Алыр идем,—дим, чөнки кибеттә мондый очсызлы әйбәт костюмнар күренми иде. — Соң, алайса ал, сатам, алайса. Әйтәм бит, бик очсыз. Бәясен хәтерләмим, чынлап та минем акчам җитәрлек иде. Икенче көнне ул костюмны кулына тотып килде һәм миңа тапшырды. Шул көннән башлап, мин дә. гимнастеркадан котылып, костюм киеп йөри башладым. Җәй көне Уфада үзешчән сәнгать җитәкчеләре һәм баянчылар өчен курслар оештырылып, мине шунда җибәрделәр Җиңелрәк әсәрләрне нотадан укып өйрәнерлек белем биреп кайтардылар. Үзлегеңнән өйрәнү, камилләшү мөмкинлеге туды дигән сүз. Шул ук елның көзендә Башкортстан драматургы Гариф Гомәрнең «Якты елга» исемле пьесасын әзерли башлап, кышын үзешчән сәнгать коллективларына булган смотрга бардык. Республика дәрәҗәсендә — икенче урын. Мин әсәрдә райком секретаре ролен башкардым Монда инде үзеңне уйнау гына җитми. Егерме яшьлек чандыр егеткә бу роль бөтенләй дә туры килми, олпатлык җитми. Шулай да репетиция вакытында исемле режиссерлар: «Уеныңа кагылмыйбыз, ничек күнеккән булсаң, шулай уйна»,— диделәр. Барыбер яхшыртып булмый, дияселәре килгәндер бәлки Бохаров дигән режиссер: «Йөз сызыкларыгыз эре түгел, шуңа күрә, сәхнәдән ул характерлы булып күренә алмый»,— дип куйды. Монысы мин «Җитәкче роленә туры килмисең,—дип кенә түгел,— артист булып туарга кирәк», дип тә аңладым. Әлбәттә смотрда уңышка ирешә алмадым, ләкин коллективыбызның анда икенче урын һәм ике мен сум бүләк алуына канәгать идем. Икенче юлы Г. Әхметшин дигән драмматургның «Тальян гармун» исемле пьесасын куярга булдык. Музыкаль әсәр Көйләрен табарга кирәк иде Шул ният белән Уфага киттем. Министрлар Советы ашханәсендә Рим Сыртланов дигән артист белән очрашып, йөз иллешәр грамм аракы төшергәч, телләр ачылды да, нинди эш белән килүемне әйтеп, аннан ярдәм сорадым. Бер сүзсез риза булды. Икеме, өчме көннән соң, көйләрнең ноталарын китерде. Композитор Мәсәлим Вәлиев аларны үз кулы белән язган иде. Шатлыгым ярдан ашты. Җитмәсә, артист безгә спектакльне режиссер сыйфатында әзерләшергә дә риза булды Бергәләп республика культура идарәсенә (ул чакта министрлык дип аталмый иде) бардык Начальник миңа әйбәт карый иде. Үтенечебезне тиз хәл итте Рим Сыртлановка: Ярый, сезгә бер айга командировка бирербез.— дигәч, миңа карап: — Сезнең эшегез безгә кыйбаткарак төшә,—дип елмайды. Режиссерга без үзебез өстәрбез әле,— дип, гүяки рөхсәт сорадым. Монысына ул эндәшмәве белән ризалык белдерде. Рәхмәт әйтеп саубуллаштык. Районга бер көлтә ноталар белән генә түгел, режиссер белән үк кайтып төштем. Мин бу вакытта (Зыя Мансур Казанга киткәннән соң) культура йортының директоры булып калган идем. Репетицияләр башланды Көйләрне ноталар буенча уйнап, башкаручыларга өйрәтәм Тиз уйнап китүем һәм кешеләргә ничек итеп өйрәтүем Рим Сыртлановка ошагандыр, күрәсең. - Әйбәт уйныйсын икән, баян — синең икмәгең. Син бу эшне ташламаска тиеш, тагын да ныграк профессионаллашырга тиешсең.— дип кабатлый торган булды. Җәй тиз уза. Көз якынлашкач, ул Уфага кайтып китәргә җыенды Спектакльдә катнашкан егетләр аның китәренә бер көн калгач, җыелып утырдылар да. мактау сүзләре өмет итепме икән, аның үзебез турында нинди фикерләр белән китүен сораштыра башладылар Берсе хакында да аерым сүз әйтмәде, тагын да тырышыбрак әзерләнергә, репетицияләрне дәвам итәргә кирәклеген әйтте. Конкрет фикере минем хакта булып чыкты: — Музыка ягыннан сезнең музыкаль житәкчегез барыгыздан да өстен. Аңа игътибарлырак булыгыз Аның икмәге — баян Ә директор дигәндә аңа директор булып эшләмәскә дә мөмкин Мактавы да, яманлавы да бергә булгангамы, аның белән бәхәскә керүче, ризалашмаучы табылмалы Дөрес сүзләр әйтелүен үзем дә чамаласам да. нишләптер, зур тәжрибәле. күренекле артистның бәяләре һәм теләкләре минем күңелне күтәрә алмады Мин чак кына икенче төрлерәк уйлый, киләчәгемне күз алдына икенче төслерәк китерә идем Хыялларым мәктәп ягына юнәлгән иде 1970 елларда Татар дәүләт академия театрының администратор бүлмәсендә— чирек гасырдан сон Р Сыртланов белән тагын очрашырга туры килде. Ләкин ул мине танымады. Теге чакта сезнең әйткән сүзләрегез дөрес үк түгел иде. минем икмәгем баян булып чыкмады, диясем килгән иде Ләкин моны искә төшерү уңайсыз тоелды Шуңа күрә бугай, аңа үземнең кем икәнлегемне дә әйтмәдем һәм гомумән сүз катмадым. Сөйләшергә кирәк иде. әлбәттә. Ә хәзер исә хатаны төзәтү мөмкинлеге юк. Шуннан соң күп тә үтмәстән, аның вафат булганын ишеттем... ._ _ ыяллар. дидек бит Хәзер шул хакта бер-ике сүз әйтү ярыйдыр Техникумның беренче курсы сигезенче-тугызынчы класслар программасын сыйдырганлыктан, бу класслар өчен чыгарылган дәреслекләрнең бөтенесе диярлек миндә җыйналган һәм аларнын барысын да үзем белән алып кайткан идем Кайберләре Яркәйдә өстәлде Ягъни, башка укучылар белән бергә, көн саен укырга йөрергә мөмкин булыр иде. Ләкин миңа эшләргә кирәк, эшләми укыр өчен әти-өни кирәк Үзегез беләсез, мин әле үзем әнкәйгә ярдәм итәргә тиеш «Налогка акча сорыйлар», дип. минем янга ул үзе килә. Ягъни уку минем өчен, бая әйткәнчә, хыял рәвешле кала бирә. Хыялның, ярый әле. тормышка ашарга омтылу гадәте бар Аның шул гадәтенә бүйсынып. мөмкинчелек булган саен, дәреслекләр укырга утырам Тугызынчы класс укучылары белән аралашып, алар узган темаларны үзләштерә барырга тырышам Дәрес әзерләргә уңайлык булсын өчен. Галиев фамилияле бер укучы белән фатирга да бергә урнашкан идек Мәгәр бу бергәлек ике-өч айдан арыга уза алмады Культура йортыннан төнлә генә кайтылып. иртәнге якта иң соңыннан торуым кызларыма тискәре йогынты ясый дип. хуҗа- бикә апа зарлана башлагач, билгеле инде, башка фатирга күчәргә туры килде Фатирны мәктәпкә терәлеп торган җирдән таптым Әби белән бабай гына Бер гаилә кебек яшәдек Соңга таба хәтта «Әйдә, безнең улыбыз бул. өйләнгәч тә бергә торырбыз, тик татар кызы гына булсын», ди башлаганнар иде Монысы, аңлашыладыр ки. мөмкин нәрсә түгел инде. Бик ихлас еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга, дигәндәй, мәктәпкә якынлыгым урын мәгънәсеннән узып, эчтәлек мәгънәсенә үк ия була башлады. Мәсьәләне, минем теләктән башка, язмыш үзе хәл итте, дияргә туры килә. Вакыйга мәзәк төслерәк һәм ул менә ничегрәк килеп чыкты. Район Советы башкарма комитетында культура эшләренә председатель урынбасары турыдан-туры катнаша — «җитәкчелек итә». Әхмәтдин Басыйров дигән агай. Эшләребез шаулап барган чакта, абзыйның да лаеклы өлеш кертәсе килеп, ахрысы, ул да җитәкчелекне бермә-бер көчәйгә куйды. Бердәнбер көнне культура бүлеге мөдире булган Илама- нов абыйны, эшеннән алып, балалар йорты директоры итеп, ерак авылга җибәрделәр. Урынбасарның әле моның белән генә күңеле булмаган икән. Безнең өстә дә болытлар куера башлады. «Тальян гармун»—әзер. Үзәк урамнарга зур-зур такталарга язылган игъланнар чыгып басты. Аларда режиссерның да (Р. Сыртланов), музыкаль оформлениенең кемнеке икәнлеге дә (Ә. Баянов) бармак хәтле хәрефләр белән күргәзелгән. Спектакль үзе дә шау-шу кузгатып узды. Менә шул чакта көчәйде Басыйровның «режиссерлык» осталыгы. Шактый зур көч куелгангамы, мин авырып киттем. Утыз сигез градуслы температура аркасында врачтан белешмә алдым да авылга ашыктым. Әлеге дә баягы — сагыну галәмәте. Мәгәр кайтып җитүем булды, авыл Советыннан хәбәр: иптәш Басыйров һич кичекмәстән үз кабинетына чакыра. Авыру хәлдә, тагын унике чакрымны атладым инде. Урынбасар кем беләндер гәпләшеп утыра иде. Хәлемне, чыраемнан күрептер, үзе түгел, әңгәмәдәше сорады. Грипп дигәч, баш чайкап куйды. Басыйровның исе китми. Мәгәр ачуы купканлыгы да сизелми иде. Тыныч кына: — Спектаклегездән соң кәеф бик киткән иде дә. .—дип. никтер тыйлыкты. Җитәкчеләргә чакыру билетлары бирү гадәтебез бар. Үзе һәрвакыт безнең тирәдә йөргәч, аңа чакыру билеты җибәрмәгән идек. Шуның өчен кәефе кырылганын сизеп: — Сез бит инде үзебез кебек, чакырып торасы юк, дип уйлаган идек,— дим. — Аның өчен түгел, юк. Лампаларыгыз лепелдән тора, бозык хатыннар күзе кебек. Елмаештык, әлбәттә. Җитәкчеләрнең җитди сүз алдыннан шаярып ала торган гадәте була. Монысын шул мәгънәдә кабул иткәч, сүзнең эшкә күчүен көтәсе кала. Анысы ни булыр? Лампа лепелдәвен әйтер өчен генә мине авыру хәлдә кышкы салкында унике чакрымны җәяү узарга мәҗбүр итмәгәндер бит? Катырак сүз көтеп, чыраена карыйм. Халыкча әйткәндә, чиртсәң кан чыгарга торган бәхетле чырай. Ул авыр елларда да газап кичергән кеше түгел. Сугышта булмыйча, тылда да нужа күрмичә, корычтай сәламәтлеген саклый алган, һәм әнә уртача зурлыктагы түгәрәк, алсу, чибәр битендә көлемсерәү билгеләре сызылып узды. Монысы нәрсәдән — безнең ишеләрне теләсә кайчан, теләсә нинди хәлдә урыныннан кузгата алырлык хакимлек көче тоюыннан түгел идеме? Бүтән мәгънәдә кабул итү кыен, чөнки мин көткән җитди фикер тәки әйтелмәде. Арабызда килеп чыккан кечкенә каршылык шулай җиңелчә шаяру белән хәл ителде, дип уйларга мөмкин иде. Мәгәр алай түгел икән. Берничә көннән райфодан ревизия килеп, бухгалтер белән көн буе утырдылар. Андый-мондый нәрсә сизелмәде, әлбәттә. Мәгәр яңадан бер атнадан мине район Советы бюросына чакыралар. Утырышны Басыйров алып бара. Башта — ревизор сүзе. Республика смотрында безгә ике мең сум акча бүләк ителгән иде бит. Шуны күчерү өчен культура йортының банктагы исәп номерын сорагач, агымдагы исәп номерын хәтерләмәү сәбәпле, дәүләт акчасын ала торган исәп номерын биргәнмен. Ул исәптән агымдагы расходлар өчен акча алырга ярамый икән. Ә без ул бүләк акчасын алган идек. Ревизор шул ялгышлыкны күрсәтә. Культура йортында башка сәнгать коллективлары чыгыш ясаганда, аренда өчен күпмедер акча түлиләр Безнең бухгалтер, имештер, ала- рнын бер чыгыштан алынган гомум кеременнән түгел, ә салымнан калган өлешеннән генә үзенә тиешле процентны ала икән. Моңарчы гел шулай эшләнә килгән һәм моның өчен бер директорга да бәйләнмәгәннәр. Ә бу юлы бәйләнделәр. Элекке Сталин акчасы белән өч йөз сум жыела. Айлык хезмәт хакының өчтән бер өлеше Телгә керерлек нәрсә дә түгел кебек. Мәгәр гаепләү сүзләре шулкадәр зурайды ки, әйтерсең, кеше илгә хыянәт иткән. Аерманы миннән түләтмәкчеләр. Карабаш авылында МТС директоры булып эшләгән Хафизов фамилияле кеше (Басыйровның авылдашы булып чыкты) сүзләре бигрәк тә гыйбрәтле иде. — Без райондагы иң авыр эшләрне үгез булып өстерибез. Ә безгә шул спектакльләргә чакыру билетларын... кызганалар! Ни өчен үгез, ат яки трактор түгел, дип гаҗәпсенәм. Абзый моны сизмичә дәвам итә: — Ике мең сумны дөрес алмаганнар.. — Безгә бирелгән бүләк акчасы, мин әйтәм. теләсәк, аны. ведомость төзеп, спектакльдә катнашкан кешеләргә таратырга хакыбыз бар иде. Ә без кирәкле әйберләр алдык—тәрәзә пәрдәләре, задник өчен тукыма... Әгәр түләтсәк? дип. бирешмәскә тырыша МТС директоры. Басыйровның моңа ук йөрәге җитмәде, әлбәттә. Сүзне икенче кешегә — район сәламәтлек бүлеге мөдире, кара йөзле яһүдә апага бирде Анысы белән гомердә беренче очрашуым. Ә ул күз дә йоммый, минем янга кабат-кабат керүен тасвир итә Берничә мәртәбә лекция укырга тәкъдим белән мөрәҗәгать иттем, риза булмады Монысына инде чыдый алмыйча Клевета! дип кычкыруымны сизми дә калганмын Басыйров мине тәртипкә чакыра, яла ягучы апа, телсез калып, урындык артына ябыша Шул сурәтне генә хәтердә калдырып, чыгып та китәм Ә ишек төбендә безнең берничә үзешчән артистыбыз тыңлап торган икән. Шуларның берсе шат елмаеп озата калды. Кемнәргәдер кызык... Мәгәр хәлне ачыклап бетермичә эшне дәвам итү мөмкин түгел. Шуңа күрә, берничә көннән Басыйров янына керәм. Уңышлы спектакль куйган өчен бюрога куйдыгыз, рәхмәтегез шушы булдымы? — мин әйтәм. Уңышны инкарь итә алмаса да. җитәкче тәнкыйть итәргә бурычлы Күзгә карап: Анда синең ни катнашың бар’ дип, гүяки биткә бәрә. Менә сиңа режиссер эшен мин төгәлләдем. — Режиссер? Анысы нигә’ Үзе бюро утырышын менә дигән итеп куя алган кеше, режиссер эшенең нәрсә икәнен белми Бәхәсләшү кыен. Шунлыктан икенче фикергә күчәргә туры килә: Музыканың ноталарын Уфага барып алдым Үзем өйрәнеп, башкаларга да өйрәттем Спектакль вакытында баянда башкардым Нинди ноталар? Барысы да халык көйләре. Композитор өчен мактау булып яңгырашлы сүзләр мине телсез калдырды Аудиенция тәмам Бүтәнчә бу кешене күрергә теләк калмады Аннан өстенрәк булган кеше башкарма комитеты председателенең үзе белән булган очрашуны гына искә алырга мөмкиндер кебек Культура йортының директор бүлмәсендә басып торабыз Райкомның беренче секретаре һәм башкарма комитет председателе килеп керде. Кинога килгәннәр Вак-төяк сүзләрдән сон, председатель (фамилиясе—Каганов) өстәлдәге хромкага ымлап: — Берәр көй уйнап җибәр әле,— диде. Дөресен әйтим, уйный белә идем Урынбасары белән булган низагтан соң, председательнең үзе белән эшне көйләр өчен ходай үзе биргән җай иде бу. Бигрәк тә райкомның беренче секретаре күңелен күрү зыян итмәячәк иде. Аларга бит әлләни дә кирәкми Елмаеп-көлеп кенә һич булмаса «Алмагачлары» көен генә сыздыр да, вәссәлам Аларнын якты карашы — синең кесәңдә. Ләкин., ләкин шул. Абзыйның тавышында боерык чалымы, теләгенең мәҗбүри үтәләчәгенә нык ышану сизелде дә. сыныма каткандай, аягүрә бастым да калдым. — Йә Шушы ымлыктан соң гына шок төслерәк хәлдән чыга яздым бугай. Аның үзе кебек үк, нык тавыш белән җавап кайтарам: Хромкада уйнамыйм. Хромка белән баянны аермыйча булса кирәк, абзый гаҗәпләнә — Ничек уйнамыйсың? Сәнгать боерыкка буйсынмый, дигән уйны эчтә калдырып: — Шулай, хромкада уйнамыйм.—димен. — Ә нәрсәдә уйныйсың? Үзешчән артистларыбызның берсе ярдәмгә килә — Нервыларда! Җитмәсә, үзе хихылдап та куя. Җитәкче иптәшләрнең хәле җайсыз Тарапунька белән Штепсель төсле (секретарь — озын, преседатель — кыска) икесенә бер сүз әйтмичә басып тордылар Чөнки хатыннары елмая. Бераздан соң гына, кырт борылып, чыгып киттеләр. Берничә көннән Каганов мәктәп директорына шалтыратып: — Без аның эшен бюрога куябыз, ә сез аны эшкә алгансыз. — дип тиргәнә икән... Әйе, шушындый холык белән миннән нинди чиновник чыксын9 Рим абый хаклы. Әйе, директор түгел мин. Әйе, мин мәктәпкә китәргә мәжбүрмен. Тик артык каушарга да сәбәп юк иде. Үз гамәлен Басыйров усаллык күрсәтмәкче булып башласа да, чынлыкта яхшылык булып чыкты. Миңа мәктәптә бишенче-җиденче классларда физкультура дәресләре һәм үзешчән сәнгать түгәрәген җитәкләү вазифасы йөкләнде. Иң мөһиме, укытучылар белән якыннан аралашу мөмкинлеге туды. Алар- ның яхшы карашларыннан файдаланып, буш вакытларда дәресләргә дә кереп утыра башладым. Күбесенчә, нишләптер, рус классларына керә идем. Унынчы класста инде, рәсми рәвештә укучы буларак кабул ителеп, укытучы икәнемне онытып, башкалар белән бергә имтиханнарга әзерләнә башладым. Әйткәнемчә, рус класслары белән булдык. Моның мәгънәсе шунда, рус классларында укытучыларның күбесе — институтны күптән түгел генә бетереп килгән яшьләр булганлыктан, алар белән аралашу җиңелрәк иде. Барлык предметларны рус программасы белән тапшырдым. Физикадан һәм татар әдәбиятыннан башкасын. Татар әдәбиятыннан имтиханны бирмәскә дә мөмкиндер дип уйлаган идем дә. директор абый Гаянов: — Әгәр бу предметны тапшырмасаң. аттестат бирмибез.— дигәч, каршы торып булмады. Татар әдәбиятын, әлбәттә, болай да ярыйсы ук әйбәт белә идем Күп нәрсә ятланган. Кыенлык тумады. Физикадан гына, элекке комплекс сакланганмы, таныш булмаган укытучыдан куркып, укыту бүлеге мөдиренең үзенә — Сәлмәнов фамилияле абыйга татарча тапшырдым. Телдән ярыйсы гына сөйләгән кебек идем, мәгәр укытучы өстәмә сораулар биргәч, төртелебрәк калдым. Соңыннан укытучы билгене яклабрак куй дым дигәндәйрәк ишарә иткәч, хәтерем калган иде. Хәзер исә. нишлисен, ул әйткәнчә булгандыр дип. горурлыкны җиңәргә тырышам Үзегез беләсез, монысын тану да җиңел түгел... Каһәр төшкән фән Инде аның белән бүтән очрашырга язмасын' Бу теләгем кабул булды булуын. Мәгәр Сәлмәнов белән сонгы очрашу түгел икән әле Университетның беренче курсын бетереп кайткач. Яркәй урамында очраштык. Культура-агарту бүлегенең элекке мөдире Иламанов абый белән басып торалар иде Яннарына барып исәнләштем Күпмедер вакыт хәл-әхвәл сорашканнан сон. Сәлмәнов агай теге чактагы имтиханны хәтеренә төшерептер, әлбәттә, киная белән генә, шаяртып куйды. Тәгаен сүзләре истә калмаса да. мәгънәсе онытыла торган түгел. Тел төбе: без сине кеше иттек, дигәнне аңлата иде. Дөрес сүзгә җавап юк Баш кына кагып куям Ул исә: — Ник шулай әйткәнне беләсеңдер инде? — дип кабат сорый Үзем мондый басымны күтәрә алмыйчарак торганда, минем өчен Иламанов абый җавап бирә — Белә, белә! Хәл җайсызрак тоелды. Ул чакта бит мин -бернинди ярдәмчесез, хәтта киңәшчесе дә булмаган ятим малай, ярдәм итәргә теләмәсәләр. аяк чалырга уйласалар, мәктәпкә чакырып китерү түгел, эш бирү, дәресләргә йөрергә рөхсәт игү, бигрәк тә имтиханнарга уздыру кебек зур игелекләр эшләмәсәләр, нишли алган булыр идем? Мине юлдан чыгарып ташлау өчен директорның яки укыту бүлеге мөдиренең (Сәлмәновның!). аннан соң имтиханнар комиссиясе рәисенең, хәтта теләсә кайсы укытучының тискәре бер сүзе җитә иде бит Алар исә. яман сүз әйтү түгел, хәтта якыннары төсле итеп карадылар Ялгыша язган чакларымда борчылып торулары әле дә күңелдә җылы хис кузгата Шулай бер көнне. Әшмәнгә («һаман шул Әшмән!» диярсез) кайту аркасында, чираттагы имтиханга соңга калган илем. Кара инде син башсызлыкны шундый вакытта нинди гамьсезлек күрсәтергә кирәк бит! Директор абый, борчылып, ишек төбендә үк басып юра Нишлисең син. ә? Иптәшләрең биреп бетерә ләса Бар. тиз. йөгер! Рәхмәт әйтә белмичә генә йөгердем инде Имтихан немец теленнән иде - уңышлы гына тапшырдым Директор абыйның йөзен кызартырлык булмады, дип беләм Гөнаһ шомлыгы, имтиханнардан соң ук. нинди сәбәп беләнлер. Га- янов абыйны директорлыктан аллылар Бик хәтере калган абый бер көнне читкә Урта Азиягә китәргә җыенуын әйткәч, шундый тәкъдим ясады: — Әйдә, син минем белән Укырсың, мин кулдан килгәнчә материаль ярдәм итәрмен Шулай җиңелрәк булыр. Ул минем укырга тиешле кеше булуымны төшенгән икән. Әле ярдәм итүе җитмәгән, киләчәктә дә шулай дәвам итмәкче Ләкин ул үзенең ярдәмен һич тә басым ясап әйтү түгел, хәтта киная белән дә сиздермәде Шуңа күрә, аңарга карага күңелдә рәхмәт хисләре бүгенге көннәргәчә сүрелмичә саклана килә. Сәлмәнов абый менә ап-ачык итеп әйтте Юг ый- сә бит аның янында торган Иламанов абыйның да: «Үз теләге белән бирелгән әсирлегеннән. Әшмән урманыннан дөнья киңлегенә беренче булып аны мин алып чыкгым бит!» дияргә хакы бар иде Ләкин юк. бу хакта ул киная белән дә ымламады, һәр кешенең үз холкы, әдәп дәрәҗәсе Хикмәт, бәлки, шундадыр Әллә сәбәп анда гына түгел идеме’’ Әллә язмышка әверелерлек зур игелек күрсәткән ул абыйларга тиешенчә рәхмәт әйтә белмәдемме икән9 Сәлмәнов абый шуңа күрә үз яхшылыгын басым ясап әйтергә тиеш тапканмы? Ләкин бит минем дә акланыр җаем юк түгел Мәктәпне ел саен дистәләрчә кешеләр тәмамлый, һәркайсы һәр укытучыга аерым- аерым рәхмәт әйтә алмый. Күбесе ул хисне күңеленә салын кына кал- дыра. Шундый мисалларның берсе — мин. Онытмыйм, һәм хәзер дә аларны әүвәлге кыяфәтләрендә күз алдына китерәм. Гаянов абый—директор—соры китель һәм туры чалбардан. Сәл- мәнов — уку-укыту бүлеге мөдире — кара китель һәм галифе чалбар кигән. Директор аннан калынрак гәүдәле, ярты башка калкурак. Мөдир — кыскарак, чандыррак. Мәгәр берсе-берсенә шактый охшашлар. Икесе дә берәр күзләрен сугышта калдырып кайтканнар. Гаяновның уң күзе—пыяла, ләкин дөньяны бик яхшы күрә. Шул сыңар күзе белән җитди карап, миңа кисәтү ясый: «Син нишләп болай соңга калып йөрисең? Бар, тиз, тиз!»—ди. Сәлмәнов абыйның сул күзе урынында күзлек хәтле кара япма. Шул япманы капшап куя да: «Без сине кеше иттек!»—дип шаярта, һәм, «Ни өчен шулай әйткәнне беләсеңдер инде?»—дип өсти. Янда гына торган Иламанов абый кулсыз җиңен күтәреп куя да, минем өчен: «Белә, белә!»—дип җавап бирә. Хәтер ихтыяры белән мин аларның өчесен бергә итеп күз алдына китерәм. Дүртенчесен дә онытмыйм. Анысы — имтихан комиссиясе рәисе Ягъфәров Хәтердәге күренешкә үзенә хас җитезлек белән килеп керә. Урта буйлы, ыспай гәүдә. Битендә күренер-күренмәс шадрасы да бар. Сүзләрен һич икеләнүсез, нык итеп әйтә. Тиешле сүзен миңа да ап-ачык итеп җиткерде. Минем әзерлек дәрәҗәсен үзе күреп беләсе килгәндер инде, берничә кабат класска кереп, тыңлап торды һәм сораулар бирде. Соравына җавап ала алмаган чагы да булмады түгел. Шулай да (күзәтүләреннән нәтиҗә ясаптыр) имтиханнар беткәч, ул миңа авиация институтлары кебек вузлар белән мавыкмаска, авыл хуҗалыгы институтына керергә тәкъдим итте. Тәкъдименең хыялыма туры килмәве түгел, аның белемем дәрәҗәсенә бәя биреп, ары табан укырга тиешле икәнлегемне тануы мөһим бит! Нинди авыр шартларда укудан ваз кичмәү, ниһаять, өлгергәнлек аттестаты альт чыгу минем өчен күпләрнең хәленнән килә алмаслык уңыш, җинү иде, дип исәплим. Хәзер шуны гына өстисем килә, башында булмаган кешегә ярдәм итеп булмый, һәм мин ул игелекле абыйларның ышанычын акладым, йөзләренә кызыллык китермәдем, дип әйтә алам... Менә шулай — инде синең ары табан укып китергә хокукың бар. Ләкин... Ләкин оҗмахка керер идем дә, гөнаһлар җибәрми тора, дигән сүз бар шул. Кара сакал. Кая барсаң да иярә. Кара сакал—мохтаҗлык, беркемнән дә ярдәм көтмәү хокукы... Димәк, син эшләргә тиеш. Азмы- күпме акча юнәтергә, һич югы — шәһәргә барып җитәрлек. Свердлов- скига барып җитә алмаганыңны онытмадыңмы? Инде бу хәл кабатлана алмаска тиеш. Ронога барып эш сорыйсың. Булган тәҗрибәң буенча—физкультура сәгатьләре һәм үзең өчен яңа фән — рус теле һәм әдәбияты. Бер җай килсә килә бит ул. Җәй көне элекке Яхин дигән килде- киттерәк роно мөдире алмашынып, аның урынына районга исеме әйбәт яктан танылган Латыйпов фамилияле абый килгән иде. Теләгемне ишеткәч тә: — Ярый, Карабаш мәктәбенә шундый укытучы кирәк, риза булсаң, бүген үк кит,—диде. Шулай диде дә, үзе белән бергә эшләгән инспектор апага Карабаш белән бәйләнешкә керергә кушты. Мин шул апаның нәрсәнедер рәсмиләштергәнен көтеп, икенче бүлмәдә торырга тиешлемен. Апа тиз арада минем янга керде дә, киңәш сорый: — Менә бер сүздә тукталып калдым әле,—ди.— «Везти» дигән сүз бар бит. Шунда «т» дән алда «з» языламы, әллә «с» ме? — Нишләп «с» булсын, «з» языла. — Ә бит кагыйдә бар — саңгырау тартык авазлар алдыннан килсә, «з» хәрефе «с» белән алмашына. Бесплатный, беспризорный, бесстрашный... Болары -бүтән очрак. Ә сез әйткәне — икенче, «возить» сүзеннән алына — везти. «С» белән алыштырсаң, бүтән мәгънә — «вести» килеп чыга. Апа чынлап киңәш сорый дип уйлаган идем Күп тә үтми аңлавымча, ул миннән имтихан алган икән! Әгәр җавап бирә белмәсәң. хәлнең мөшкелләнә төшүе имтимал булган. Димәк ки. яшәсен белем! Карабаш мәктәбендә әйбәт кабул иттеләр. Директор да. укыту бүлеге мөдире дә чын белемле кешеләр иде. Бернинди каршылыксыз -мәктәп шарIларында бу гайре табигый хәл! — дусларча да, җитди дә булган мөнәсәбәтләр белән матур гына яшәдек һәм эшләдек. Бергә эшләгән кешеләрне әле булса сагынып искә алам. г._ик шунысы да: сагынмыйча искә ала торган кешеләр дә бар шул. Д Юк дип булмый. Бервакыт минем гармунны милиционер тартып алгач якын-тирә авыллар тынып калган кебек, мин мәктәпкә киткәч, район культура йортында да шундыйрак хәл туды Кичләрен танцылар вакытында хромка гармунында уйнарга бер аяклы инвалид абзыйны чакыралар. Ә мәктәптә көндезге озын тәнәфесләрдә, ә кайбер көннәрдә кичләрен дә укучылар һәм укытучылар баян тавышы яңгыраган залда бииләр, ял итәләр.. Мин Карабашка күчкәч, район үзәге, гомумән, музыкасыз калды. Башта культура-агарту эшеннән Иламановны. соңыннан мине китәргә мәҗбүр иткән Әхмәтдин Басыйровның моңа эче пошмый иде. әлбәттә. Чөнки Карабашка кайтып (бу аның туган авылы) мәҗлес корган чакта, мине дә шунда чакыргалый һәм сүз барышында үз гамәлләре өчен һич тә үкенү сиздерми иде. Тормыш мин уйлаганча бармый, анда шәхси мөнәсәбәтләр өстенлек итә, ә иҗтимагый мәнфәгатьләр сабыр итеп тора. . Минем өчен беренче сабаклар. Әмма да нишлим, алардан соңыннан да нәтиҗә ясадым дия алмыйм. Әйе Монысы — сүз җаеннан әйгү генә Ә төп фикерем шул күренекле артистның ул чакта: «Синең икмәгең баян», дигән киңәшен тота алмадым Иң гөп сәбәп мине һәвәскәр музыкант дәрәҗәсе канәгатьләндерә алмады Ә профессионаллыкка ирешү өчен өр-яңадан укый башларга соң иде инде Тормыш минем өчен бу кадәрессгг күпсенде Яркәйдә узган өч ел эчендә бантка эшләр тәкъдим итү очраклары да булгалады Паргия райкомында инструктор булып эшләгән бер апа Дәүләт куркынычсызлыгы комитетының район бүлеге башлыгы тәкъдимен җиткерде Шунда эшкә күчү мөмкинлеге бар икән, ризалык сорыйлар Музыкадан да аермаска ниятлиләр Күпмедер вакыт узгач, яна хәбәр мин ул эшкә ярамыйм икән Гаҗәпләнмичә хәлем юк: Нишләп алай, ярамыйм9 Нәселең туры килми Шуны тикшергәннәр Кайчандыр мулла, җир биләүчеләр, үз вакытларында үлеп, дөрес эшләгәннәр, безнең биографияне бозмыйча киткәннәр, дип көлеп сөйләшә идек Мәгәр алай тына булмаган, барыбер истә калганнар булып чыга Мине эшсез калдырырлар микәнни? Инструктор апа юата: Юк. алай түгел. Теләсә нинди эшгә эшләргә мөмкин, диделәр Тик КГБга гына ярамыйсың. Монысы шулай/ Юридик институтка керергә уйлавымны белеп булса кирәк, прокуратурада суд тикшерүчесе булып эшләгән бер иптәш калага күчмәкче һәм үз урынына мине калдырмакчы Уйларга булдым Спектакльләрдә баш рольләрне уйнап килгән дустан киңәш сорыйм Дус һич тә икеләнмичә — Алай ук тиз үрләргә ярамый, соңыннан кыен булуы бар.— ди. Бу эшне үти алырмынмы дип, үзем дә икеләнә идем, дусның бер сүзе җитә калды — тәкъдимнәреннән баш тарттым. Карабашка киттем Укытучы —язучылык эше кебек үк җитди, иҗади хезмәт. Аңлыйм. Әгәр аңа гомер багышларга уйласам, институтка читтән торып укырга керергә һәм эшне дәвам итергә мөмкин иде. Ләкин нишлисең, монысы да минем максатка туры килми. Күңел тарткан кешеләр, мәхәббәткә чакырган затлар да бар төсле тоелса да, гомер багышларлык эш булса да, болар минем язмыш түгел әле. Минем язмыш кайдадыр еракта. Тормышка ашачак хыялым мине шунда көтә. Су өсләрендә пароход. Ямансу тавышлары.. Төштә пароходка утыруны кешеләр, ни өчендер, үлемгә юраганнар. Әгәр төштә шулай булса, өндә ничегрәк икән? Шул хакта уйланыр чагың җитте. Урманнар-кырлар, елгалар-әрәмәләр кочагында кошлар һәм җәнлекләр хокукында яшәгән яланаяклы малай ул син идеңме? Үзлегеннән хәрефләр танып укырга өйрәнгән малай — күләгәдә шытып, сабакларын яктыга сузган аксыл үсенте—син идеңме? Син идеңме ул — башлангыч сыйныфлардан ук көзге һәм язгы пычраклар, кышкы салкыннарда тез тиңентен көртләр яра-яра биш чакрымдагы мәктәпкә таң белән торып ашыккан малай? Син идеңме ул — әнкәсе күкрәгеннән аерыла алмыйча интеккән сабый төсле, туган җирнең тарту көчен җиңә алмыйча газап чиккән һәм киткәч тә кабат-кабат шунда кайтып егылган үсмер? Музыкага, матурлыкка иярә-иярә киңрәк дөньяга чыга башлаган яшь егет син идеңме? Ахрысы, ул син идең... Дөресрәге, мин идем . Еллар аша караганда үзенә-үзе чит тоелган менә шул егет, туган җиренә мәхәббәтен һәм гомер таңында үзенә игелек күрсәткән якташларына рәхмәт хисләрен, азмы-күпме алган сабакларын, тәҗрибәләрен биштәрләп, ерак юлга, сәфәргә китеп бара. Атлы тарантас, келтер-келтер генә, Агыйдел ярына китерә. Яр буенда— пристань. Бер кулына җиңелчә күк чемодан, икенчесенә шул ук төстәге плащ тоткан юлчы, сыгылмалы басмалар буйлап, дебаркадерга уза. Бу вакытта Агыйделнең күгелҗем ераклыгыннан, шәүлә төслерәк булып, пароход инде үзе дә күзгә чалына. Елга киңлекләрендә кешеләрнең юлга әзер булырга тиешлеген искә төшерергә чакыру авазлары яңгырый. Юлчыларны ул нинди тормышка, нинди язмышка таба, кайларга чаклы илтеп җиткерер икән? Су өсләрендә — пароход... 1996