Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУЛ ҖИМЕШЛЕ ИҖАТ

Күренекле галим. Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе. Кол Гали исемендәге бүләк иясе Әнвәр Хәйри турында каләм тибрәтә баш- I ладын исә. уңыптешәлеп беткән бәяләмәләр, би тараф буяулы гыйбарәләр белән генә котыла алмыйсын Традицион, «дежур» сүзтезмәләр үзсн- нән-үзе читкә тибәрелә, бу тынгысыз ижат кешесенең эшчәнлеге ниндидер башка, күз иялә- иеп ЖИ1МӘ1ӘН җеге гөсләр ыләп игә башлый ^^k 1 Игми дә х.ме юк Чөнки "'I иче еллар башыннан VK ашкын\ н.I наен 1 -'.рьяиынл колач >и.1ып кереп ^^к микән Әнн..р ..фәнле фә_к..ф.- шн гари.хы милI.•leoeTiieii нәзек кашына i<.pi.ip.i.ui боек м -i ь I рифәтчеләре һ. б хакындагы бихисап тормышчан-актуаль язмалары белән татар җәмәгатьчелегенә генә түгел, бәлки киңрәк даирәдә дә кин танылды. Ирексездән хәтергә 1973 елнын кышы килеп төшә Бермәлне безнең Зәйнәп апа Әмирхания белән гомер сөргән фатирыбызга мәһабәт гәүдәле, ачык-мөлаем карашлы, кыяфәтенә голямалык чалымнары иңгән бер егет килеп керде. Ярым- бөдрә куе чәчләре, килешле мыегы, үз-үзен әдәпле вә вәкарьле тотышы, мул интонацияле көр тавышы белән шунда ук иске заман зыялыларының соңгы бер «могиканы» булган Зәйнәп апабызны «өнсез» итте Бер-ике минут та үтмәде, болар арасында шунда ук дустанә гәп куерып китте. Татарстан дәүләт музееның фәнни хезмәткәре булган Әнвәр Хәйруллин Ф Әмирханның туганнан туган сеңлесе. 80 яшьлек апага киңәш-табыш сорап, аннан кайбер мәшһүр шәхесләр турында белешмә бирүен үтенеп килгән икән. Бу фотосурәттәге кешене тану зарурлыгы килеп чыккач, әңгәмәгә мин дә кушылдым. Беренче мәртәбә очрашуыбыз булса да. сөйләшү ничектер икенче, тагын да эшлеклерәк юнәлеш алып китте һәм. баштагы рәсмирәк кысалардан чыгып, милли үткәнебезне өйрәнү, фәннең объектив җирлектә үсеш мәсьәләләре хакында иркен бер фикер алышуга әйләнде. Әнвәр әфәнде алып килгән бер рәсемдә мин. тарихчы-аспирант. заман модасына муафыйк блуза кигән егерме яшьлек Я М Свердловны «шәйләп алдым». Әңгәмәбез дәвамында ул мона шиген белдерсә дә. соңыннан, бер очрашуда минем фаразның раслануын икърар итеп, кулымны кысты: Карале, малай, теге кеше чыннан да Свердлов булып чыкты бит әле. 1983 ел. Май ае. Әбрар ага Кәримуллин. Әнвәр әфәнде һәм мин Уфа каласына командировка белән килеп төштек Баш-күз алуга, кунакханәгә урнашып «форма»га керүгә ярты тәүлек җитә калды. Аннары инде безне гыйльми стихия, эзләнү шаукымы бөтереп алды. Архив, китапханә, фәнни учакларны айкап йөрибез Ышаныч акланып бетмәсә көенәбез, табышларга ихлас сөенәбез. Илһам дигән галәмәт безнең ярсу йөрәкләрне җнлкетепмеҗилкетә. Әбрар ага төпле киңәшләр, юнәлеш бирә, могьтәбәр кешеләр белән таныштыра. Ә менә Әнвәр әфәнденең төп максаты Ризаэддин бине Фәхреддин. гадирәк итеп әйткәндә. Риза казый мирасын өйрәнү икән Бүгенгедәй истә: олуг галимнең берәр кулъязма хезмәтеннән күчермә алган мәлдә юлдашыбызның күзләре уттай яна «Гали баба һәм кырык карак» әкиятендәге тылсымлы мәгарәгә кергән Касыйм да ул кадәр үк әсәрләнмәгәндер, мөгаен. Тупланган материалы бөтәйгән саен Әнвәр үзүзенә урын таба алмый, табыш-ачышлар белән бүлешкәндә тынына кадәр кысыла Аның бу халәтен 30 тиенлек лоторея билетына «Волга» машинасы откан кешенен куанычына гына тиңләргә мөмкиндер Хикмәти хода, мин дә шул көннәрдә, үзем өчен Риза казыйны янадан ачкандай булдым һәрхәлдә нигездә Әнвәр Хәйри тәэсирендә мина да тиз арада «Фәхретдин жене» кагылды. Корбанын ычкындыра торган жен булмады бу «хәерсез», чөнки үземә дә Риза казый ижатын һәм мирасын пропагандалап, ике китап, берничә дистә мәкалә бастырырга туры килде 80 нче еллар уртасы Кинәт фәнни эшем өчен үтә зарур бер кулъязма вәсикага — гарәпчә язулы нәсел шәҗәрәсенә юлыгам Уңып, таушалып, кайбер урыннары танымаслык булып кыршылган кәгазьне бик җентекләп, лупа ярдәмендә өйрәнсәм дә. боргалап-сыргалап язылган аерым исемнәрне танып бетермим, дөрес укуыма шикләнәм. Текстны иске язуны белгән, кулъязмалар белән эш иткән байтак галимнәргә күрсәтәм. ләкин миннән артыгын алар да мантарал- мый Ахыр чиктә юлым Әнвәр хозурына төшә, һәм ни диярсез’’ Ул «эһ» тә дими, лупасыз-ниссз, бер күз ташлау белән мина кирәк шәхесләрне чатнатып укып бирә: рәхим ит. монысы Габделмөэмин, ә тегеләре Габделмөнәҗип белән Габ- делмөһимән! Жае туры килгәндә шуны да әйтик инде хәтта ин әкәмәт рәвештә сырлап язылган борынгы вәсикаларны да Әнвәр Хәйри кебек оста, йөгерек укуны мина үз гомеремдә бик сирәк очратырга туры килде. Мондый маһир белгечләрне барлап чыгу өчен бер кулның бармаклары да җитәдер, мөгаен һәрхәлдә, мин шуннан артыгын белмим Әнвәр Нәҗип угылы Хәйруллин 1947 елның 7 ноябрендә Татарстанның элекке Тельман, хәзерге Аксубай районына кергән Шәрбән авылында гаиләдә сигезенче бала булып дөньяга килә. Әтисе Нәҗибулла абзый белән әнисе Гыйльмиҗиһан апа гади колхозчылардан хисаплансалар да. бик укымышлы кешеләр булып, гарәп имлясын да. яңалифне дә. кириллицаны да бик яхшы беләләр. Шушы белемнәрен бер дә заяга җибәрмичә, алар буш вакытларында балаларын җыеп, баштарак чыра, соңрак җиделе-унлы лампа яктысында аларга кич буе төрле-төрле китаплар укыйлар Китап эзләп әллә кая йөрисе булмый, чөнки өй китапханәсе шактый бай була Әнә шулай итеп, балаларда кечкенәдән үк китапка, гомумән, ижат җимешенә мәхәббәт тәрбияләнә. Әнвәр авыл мәктәбенең сигез сыйныфын тәмамлаганчы гел «бишле»гә генә укый һәм уңышлары өчен чирек саен бүләкләнеп килә Малайның хәтере хәйран калырлык була, чөнки сабакны дикъка гь белән тынлап утырып, у т икенче дәрестә укытучының үз сүзләре белән үк җавап бирә. Нәҗибулланың гәпчек улы шул кадәр йотлыгып укый ки. дүртенче сыйныфта вакытында ук инде мәктәп һәм авыл китапханәләрендәге барлык китапларны «сөреп» чыга Бу казанышлары белән генә чикләнмичә. Әнвәр үзлегеннән латинча укырга өйрәнә һәм яналиф белән басылган өйдәге китапларны да «су урынына» эчеп бетер.» Шуннан сон ялынып-ялварып. әтисеннән гарәп алфавитын яздырып ала Торабара хәрефләрне. аннары гадирәк сүзләрне үзләштереп, уку-язу күнекмәләре ала башлый Әмма шул шөгыленә мөкиббән китеп йөргәндә, белемгә, һәр яңалыкны калебснә сеңдерергә омтылучы баланың башына һич көтмәгәндә «ярамый» күсәге килеп төшә Әнвәр бишенче сыйныфта укый башлаганда, мәктәпнең озын коридорына бөтен балаларны тезеп бастырып, иртәнге линейкада малайларның кесәләрен актарып, рогатка, карандаш очлый торган кечкенә пәке ише ««әгәр» коралларны «конфискацияләү» гадәткә керә Шундый бер тентү вакытында Әнвәрнең кесәсеннән берничәгә бөкләнгән гарәп алифбасы һәм малай үзе укырга-язарга өйрәнгән бер-ике дәфтәр бите килеп чыга Шушы кот очарлык «гөнаһлары» өчен мәктәп завучи яшүсмер малайны бөтен мәктәп күз алдында һуштан яздырганчы кыйный Моның белән генә дә чикләнмичә, бөтен балаларга «җинаятьче» белән аралашмаска боера, дивар гәзитләрендә. «яшсн»нәрдә аннан көлгән язмалар, карикатуралар урнаштырырга әмер бирә, ә әтисен педсовегка чакыртып, улый мулла игеп үстерүе өчен авылдан сөрергә дә күп сорамаячакларын белдереп, зәһәр чәчә Шушы «гәрбня»дән соң Әнвәребез, гарәпчә язулы китапны уку түгел, аңа орынырга да курка һәм тора-бара бу шөгылен бөтенләй истән чыгара Көннәрдән бер көнне Әнвәрнең тормышында зур борылыш булып ала Шулай бер көнне, дөресрәге, төн уртасында, колхоз эшеннән кайтып керсә, баскыч өстендә ап-ак эчке киемнән әтисенең тәмәке пыскытып утырганын күрә Бу гайре табигый күренештән «мужигмыбыз сискәнеп-тетрәнеп кигә. «нәрсә булды икән», дип күңеленә шом йөгерә Ләкин каравыллап утыруның үз хикмәте бар икән Йомшак кына эндәшеп. Нәҗибулла абзый аны үз янына утырта, тормышның ифрат катлцулы булуын, анда үз урыныңны габып яшәргә, ә монын өчен укырга, төпле белем алырга кирәклеген төшендерә. Ахыр чиктә иптәшләре белән бергә Мораса мәктәбенә укырга китәргә үгетли. Мондый «басымины, «ирексезләү»не көтмәгән һәм өнәмәгән малай, кисәк киреләнә, «укымыйм мин», дип кырт кисә. Ләкин дөнья күргән әти кешенең бер бик үтемле дәлиле, хәтта ки аяктан екмалы «соңгы» чарасы бар икән. Ул шуны эшкә җигеп, басынкы тавыш белән болай дип белдерә. «Улым, иптәшләрең укып кеше булыр, ә син шулай калырсыңмы? Башың бар, сәләтең зур, әгәр алар белән укырга китәр булсаң, бер сарыкны сатып булса да. үзең күптән кызыгып йөргән зур велосипед алып бирәм». Мондый ук зур мөкяфәтне көтмәгән Әнвәр бер мәлгә югалып кала һәм, артык озак баш ватып тормыйча, ризалыгын бирә. Иртәгесен, кем әйтмешли, намаздан ук торып, утыз чакрымны җәяүләп, Әнвәр Мораса авылына укырга элдертә. Бер атнадан соң туган Шәрбәненә кайтса, ни күрсен, әтисе ана чыннан да өр-яңа велосипед алып куйган икән. Булачак галимебез, шулай итеп, велосипедка «алданып», укырга кереп китә һәм шуннан соң инде бу шөгыльгә беркайчан да хыянәт итми. Шулай итеп. 1966 елда Әнвәр Хәйруллин Колбай Мораса урта мәктәбен уңышлы тәмамлый һәм инде, бернинди велосипедларга да «алданмыйча», үз иреге вә теләге белән Казанга, укуын дәвам итү өчен юл тота. Зур өметләр баглап, Казан дәүләт университетына керергә дип килсә, ни күрсен, имтиханнар инде тәмамланган, студентлар кабул ителеп беткән. Соңга калып килгән икән, Шәрбән егетен көтеп тормаганнар, хәерсезләр. «Инде нишләргә?»—дип университет алдында иңсәсен кашып торганда, көтмәгәндә каршысына бер авылдашы һәм сабакташы килеп туктый. Исәнләшеп, хәл-әхвәлне сораштыргач авылдашы. Әнвәрне ияртеп, Казан театр училищесына алып китә Документларны тапшыруның икенче көнендә үк имтиханнар башлана. Күрәсең, белеме дә, «әртислек» хосусиятләре дә җитәрлек булгандыр, егет Театр училищесы студенты булып китә. Кем белә, бәлки киләчәктә якташы Кариев төсле татарның мәшһүр артисты да булып киткән булыр иде, тик Әнвәр бу уку йортының нәрсәсендер өнәп бетерми. Биредә бер ел изаланганнан соң, имтиханнар тапшырып, университетның тарих-филология факультетына, татар теле һәм әдәбияты бүлегенә «иңә». Әйтергә кирәк ки, Әнвәрнең остазы Лена Кәлимулла кызы Тажиева һәрдаим дөрес юнәлеш биреп, ярдәм итеп тора, үзенең шәкертендә фәннең үтә авыр вә четерекле тармагы булган гарәп телендәге чыганаклар белән эшкә олы мәхәббәт, шул ук вакытта тәвәккәллек тәрбияли. Моның өчен Әнвәр Хәйри үзенең укытучысына чиксез рәхмәтле. Борынгы кулъязма чыганаклар белән эшләү тәҗрибәсен өйрәткән, аларның бар нечкәлекләрен һәм үзенчәлекләрен бәян кылган икенче остазы — Мостафа Ногманга карата да Әнвәр әфәнде шундый ук рәхмәт хисләре саклый. Асылда нәкъ менә Мостафа ага ярдәме вә йогынтысы белән сәләтле студент борынгы кулъязма чыганакларга олуг ихтирам белән карарга, аларның яшерен серенә төшенергә өйрәнә... Ниһаять. Әнвәрне 1974 елның маенда СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына, яңа оешып килүче иҗтимагый фикер тарихы бүлегенә эшкә чакыралар. Аңа биредә, борынгы чыганаклар белгече һәм гарәп телен дә белүче буларак, «Г Курсави һәм Ш. Мәрҗани әсәрләрендә рационалистик фәлсәфә» исемле фәнни тема йөкләнә. Әлеге теманы уңышлы төстә төгәлләгәннән соң, Әнвәр Хәйри Ш Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» («Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр») исемле ике томлык тарихи хезмәтен тулысынча тәрҗемә итә. Төрле каршы җилләрнең исүе, җаваплы урыннарда утырган түрәләрнең чикләнгән мәсьүлияте аркасында мәшһүр хезмәтне тулаем нәшер итеп булмый, әмма галим аның бер томлык иң мөһим өлешен 1989 елда Татарстан китап нәшриятында бастыруга ирешә. Институтта эшләгән елларында Әнвәр әфәнде шулай ук бөек мәгърифәтче, дин эшлеклесе, фикер иясе Ризаэддин бине Фәхреддиннең иҗатын тәфсилләп өйрәнә, аның Уфада, Башкортостан Фәннәр Академиясе архивында сакланучы кырык томлык кулъязмалар фондын битен-биткә өйрәнеп чыга. Шуның нәтиҗәсе буларак, 1993 елда Р. Фәхреддиннең «Болгар вә Казан төрекләре» исемле бер томлык әсәрләр җыентыгы дөнья күрә. Әнвәр Хәйри тырышлыгы вә һиммәте белән төзелгән бу китап, халкыбыз тарихының гүзәл бер ядкаре сыйфатында галим-голямада гына түгел, гади укучылар арасында да абруй казанны Ошбу хезмәтнең әһәмияте хакында үзебезгә дә «Гыйлем диңгезеннән бер тамчы» исеме белән күләмле рецензияләр бастырырга туры килде («Татарстан хәбәрләре». «Мирас»), Болардан гыш, галим бөек мәгърифәтчебез Каюм Насыйриның «Фәвакнһелжөләса фил әдәбият» («Әдәбият турындагы мәҗлесләрнең җимеше») исемле энциклопедик хезмәтен тәрҗемә кыла һәм басмага әзерли. Кызганыч ки, төрле сәбәпләр аркасында, монысын нәшер итә алмый Тел. әдәбият һәм тарих институтында эшләгән чорда Әнвәр әфәнде чын галим булып җитешә бер туктаусыз эзләнә, китапханәләрдә, архивларда басылып эшли, күп санлы экспедицияләрдә катнаша, фән өчен гаять кыйммәтле булган бихисап мәгълүматлар туплый. кайчагында исә чын мәгънәсендәге ачышлар ясый. Аерым алганда, ул Мәскәү, Ленинград (ул вакытта), Ташкент, Бохара, Оренбург, Уфа. Казан һәм башка шәһәрләрнең архивларында, китапханәләрендә биниһая кыйммәтле табылдыкларга юлыга һәм алар турында матбугатта даими төстә информация биреп бара, фәнни мәкаләләр бастыра. Алар арасында Ш Мәрҗани һәм Р. Фәхреддиннең алда телгә алынган капиталь хезмәтләреннән тыш, Г. Курсавиның аерым фәлсәфи язмалары. Р Фәхреддиннең «Ислам дине — нинди дин?» («Мирас», 1991 1993). «Дини вә иҗтимагый мәсьәләләр» («Мирас», 1993—1995), «Тәрбияле бала» («Сабыйга». 1996 1997). «Әһле гыяль, ягъни өй җәмәгате» («Ялкын», 1997) кебек материаллар. 3 Кама- линың «Фәлсәфи игътикадия»се «Инану фәлсәфәсе»), М. Бигиевнын «Кавагыйде фикъһия»се («Мөселман хокукы кагыйдәләре») Г Ибраһимовның «Борыш ы ислам мәдәнияте», Р. Гайнеддин төзегән «Намаз» китабы. Й әл-Кардавиның «Хәләл һәм хәраммы, табиб Низамеддинның, Габделвахид мөфти ибне Сөләйманның, Мөсәгыйдь бине Мостафа әл - Йортышиның, Мөхәммәд-Хәсән бине Хөсәеннең һәрберсенең аерым-аерым «тыйбб китап»лары, шулай ук «Иман шартлары», «Коръәни Кәрим» һ. б. күп тармакларга караган әһәмиятле хезмәтләр бар. Чыннан да, Әнвәрнең хезмәтләре киң мәгълүматлы булулары, фәлсәфи нигездә корылганлыклары белән аерылып тора, аларда халыкның гаҗәп гыйбрәтле, бер үк вакытта шанлы да. фаҗигале дә үткәне тасвирлана. Бу җәһәттән Аксубай ягы егете, татар халкының иң күркәм йолалары үрнәгендә, хәзерге җәмгыятьтә милләтебезнең дини-әхлакый яңарышы өчен зарур булган шәхес тәрбияләү мәсьәләсенә дә аерым игътибар бирә Анык әлеге мөһим проблемага багышланган фәнни, тарихи, әхлакый, дини шәкелдәге чыгышлары матбугатта чагылыш таба, даими агарту формасы буларак, радио һәм телевидениедән яңгырый Мәсәлән. Әнвәр әфәнденең шәрекъ телләрендә язылган борынгы кулъязма чыганаклардан иҗади файдаланып укылган лекцияләре торле катлам зыялыларында һәм тыңлаучыларында җанлы кызыксыну уята. Татарстанда Әнвәр Хәйри оста журналист буларак та мәгълүм Аерым алганда ул «Мирас» журналын оештыручыларның һәм нигез салучыларның берсе Киң диапазонлы публицист. Әнвәр әфәнде, кирәк матбугатта, кирәк радиода булсын, берсеннән-берсе тормышчан, мөһим мәсьәләләр буенча чыгышлар ясый Мондый игелекле эшчәнлек, әлбәттә, бәяләнмичә калмый Озак еллар буена рухи һәм матди мирасыбызны халыкка кайтарып бирүдәге вә аларны армый талмый алга сөрүдәге казанышлары өчен мәкаләбез каһарманы янә зур мәртәбәгә иреште 1994 елда Кол Гали исемендәге Халыкара бүләккә лаек булды. Инде Әнвәр әфәнденең үсеш баскычларын билгеләгән аерым хезмәтләренә тәфсиллерәк тукталу ихтыяҗы бар Кем белә, бәлки, аның шушы «эш графигы» гыйлем дөньясында тәүге адымнарын ясаган яшьләргә матур өлге булыр. Кыйссабыз каһарманының беренче гыйльми хезмәте ерак 1967 елга, фәнни түгәрәккә йөргән чорга ук карый. Ә менә җитди фәнни хезмәте 1972 елда, университетның бишенче курсында читтән торып укыганга баш карыла. Сүз борынгы ядкяр. Казан шәһәренең К. Насыйри урамындагы бер йорт дивары эченнән табылган җиз кувшиндагы борынгы горки вә фарсы телләрендәге язучыларның тел-стиль үзенчәлекләрен тәфтиггг кылу хакында бара XV гасырда эшләнгән әлеге савыт, Әнвәр әфәнденең ачык лавынча, Казан ханы Мохәммәд Әминнән (1518 елда вафат) гаскәр башлыгы Күбиккә бүләк ителгән булган икән. Үзлегеннән экспертиза дәрәҗәсендә тикшерү үткәргән студентның казанышы күп кенә белгечләрнең игътибарын җәлеп игә Итәрлек тә шул: яшь кенә егет үзенә кадәр бу язуны укырга тырышып га. аның серенә төшенеп җитә алмаган күренекле галимнәр гел белгече, профессор М Фазлуллин һәм борынгы кулъязмалар белгече 3. Мак- судоваларнын укылышта вә тәрҗемәдә җибәргән төгәлсезлекләрсн. хәтта ки. зур ялгышларын күрсәтә! Әнвәрнен әлеге эксперименталь-гыйльми хезмәте студентларның университетта үткәрелгән фәнни эшләре конкурсында беренче урынны ала һәм бөтенсоюз конкурсына тәкъдим ителә _ Шушы фасылдагы тикшеренүләр алга таба да Әнвәр Хәйри эшчәнлегенең аерылгысыз өлешен тәшкил итә Әйтик, янә бер бакыр савытнын эчке вә тышкы якларына уелган язуларнын серенә төшеп, профессиональ бәя бирү була. XVIII гасыр ядкяре булган әлеге савытның аскы өлешендәге (һәм андагы түгәрәкләр эчендәге) язулар фал ачар өчен, ягъни кешенең язмышын алдан белер өчен кулланылса, өске өлешендә тоташ чокылганнары — Коръәни Кәримнең Ясин сүрәсен хасил итә. Соңгысы—халык медицинасында эчке авырулардан арыну өчен кулланылган икән Шуңадыр да инде. Тел. әдәбият һәм тарих институтында эшләгәндә, гарәп язулы берәр табылдык юнәтсәләр, бар галим-голяма. аспиранттан башлап фән докторына кадәр. Әнвәр әфәндегә булышлык сорап килә иде һәрвакыт ярдәмчел. беркемне дә кире борып чыгармый торган егетнең бу эчкерсезлегеннән үз максатларында гына файдаланучылар да аз булмады: Әнвәр укып тәржемә иткән текстны үзләренеке итеп, анын исемен дә телгә алмыйча басып чыгаруда бу бигрәк тә ачык чагылды Ләкин галим, боларнын һәммәсен белә торып та. ярдәм вә киңәш сорап килүчеләргә аркан борылмады, анын үз һөнәренә бирелгәнлек, профессиональ омтылыш вә кызыксыну кебек сыйфатлары, барысыннан да өстен чыга килде Гыйльми мөхит кешеләренең Әнвәрне «самородок», «аяклы энциклопедия». дип атаганнары хәтеремдә Болар купшы сүзләр генә түгел Чөнки, минем гөманымча, галим башка гамәлләрен кылмаган, фәкать бер Ш Мәржанинен «Мөстәфадел-әхбар»ын гына бүгенге укучы аңларлык телдә тәржемә кылып нәшер иткән тәкъдирдә дә— татар гына түгел, дөнья фәне тарихында да үзенең лаеклы урынын алган булыр иде. Ник дигәндә, галим әзерләп чыгарган бу китап дөньяның күп кенә мәмләкәтләренә таралды, аңа. татар халкы тарихын бозуларсыз, объектив чагылдырган хезмәт буларак, чит ил галимнәре дә киң таяна. Әнвәр әфәнде үзе язган классик тарихчылардан тәржемә кылган хезмәтләрнең һәммәсенең дә диярлек язмышлары шундый. Анын әсәрләрен җиһанның күп кыйтгаларында, мәмләкәтләрендә беләләр, авторын эзләп, хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, төрле илләрдән шалтыраталар. хатлар язалар. Казанга юллары төшсә, күреп китәргә тырышалар икән Әйе. анын һәр житди хезмәте диярлек (башка жанрларга кагылып тормыйбыз) кыйммәтле вә күп гасырлык мирасыбыз җәүһәрләрен халыкка кайтарып бирүгә юнәлгән. Болар исәбенә «Җиз савытка язылган борынгы язу» («Мирас». 1994. № 11—12); «Кизләү авылы ядкяре» («Мирас». 1995. № 1—2). «Борынгы болгар чоры рухи мәдәнияте» (1994. № 5—6), шул ук журналда басылган Уфадагы Үзәк Диния нәзараты тарихына багышланган язмалар тезмәсе. «Мирас»нын әүвәлге саныннан башлап, журналдан киткәнчегә, ягъни 1995 елның уртасына кадәр һәр номерында урын алган «Халык медицинасы». «Татар халкының килеп чыгышы». «Авыллар тарихы». «Фәлсәфи мирасыбыз». «Рухи мәдәниятебез». «Дин вә әхлак» һ. б. бүлекрубрикалардагы саллы хезмәтләр керә. Әнвәр әфәнде тарафыннан тәржемә ителеп, матбугатта яңгыраш тапкан хезмәтләр кирәк фәнни, кирәк тарихи, яки кирәк дини эчтәлектәге, кирәк Коръәни Кәрим булсын, үзләренең мөкәммәллеге белән белгеч-галимнәр вә дин әһелләре тарафыннан, кагыйдә буларак, югары бәяләнеп килде Бу җәһәттән беренче чиратта Әнвәрнен «Әкияти ак чимал» исемле зур күләмле язмасы искә төшә («Мәдәни җомга». 1996. гыйнвар) Мәкалә, беренче карашка, төзү максатларында гына кулланыла торган чимал — гипска багышланган төссез генә язма булырга тиеш иде кебек. Әмма автор бу очракта да. уз-үзенә тугры калып, бөтен бер фәнни тикшеренү үткәрә, чималның барлыкка килү тарихыннан башлап бүгенгәчә булган кулланыш даирәсен күрсәтә, берочтан Болгар вә Казан ханлыгы чорларына тукталып. Кол Гали һәм Мөхәммәдьяр әсәрләреннән моңа бәйле өзекләр китерә. Мәкаләнең матур тел. мавыктыргыч итеп язылуына сокланып, шагыйрә Гөлшат Зәйнәшева авторга хәтта болай дип әйтеп куйган: «Әй. Әнвәр, рәхмәт яусын үзеңә бу язмаң өчен, сокланып та. гаҗәпләнеп тә укыдым Моңарчы мин ул гипсны сынган әйберләрне турайтып, катырып куя торган әйбер дип кенә белә идем. Гипс турында да шулай күркәм итеп язып була икән, каләмен искиткеч матур, гипстан тәмам кәнфит ясагансың бит!..» Байтак дин әһелләре, мөхтәрәм хәзрәтләр, галим эшчәнлегенең күркәм якларын күз уңында тотып, ана мондый мактау сүзләре әйтәләр, рәхмәтләр укыйлар икән «Әнвәр әфәнде, язган хезмәтләрен, сөйләгән сүзләрен безнең өчен үрнәк, син бит без эшләргә тиешле булып та, без башкара алмаган фигыльләрне кыласын, Аллаһы Тәгаләнен рәхмәтендә бул!.» «Нур өстенә- нур» дигәндәй. 1996 елда кыйссабыз каһарманының тагын бер күркәм хезмәте — «Ислам дине бәйрәмнәре» исемле китабы дөнья күрде Беркем өчен дә сер түгел, сонгы елларда, халык дингә, иманга йөз белән борылгач, дини әдәбиятка ихтыяж бермә-бер артты, шул нигездә бихисап китаплар басыла башлады. Фәкать алар арасында, шактый күп җибәрелгән фактик хаталар өстенә, дини бәйрәмнәребезне тасвирлап, аларнын асылын тарихи шәкемдә аңлатып язган хезмәтләр юк иде. дияргә була. Менә шушы бушлыкны тутыру юлында да Әнвәр әфәнде зур эш башкарды, бәйрәмнәр темасын билгеле бер калыпка салды, җирле, милли хосусиятләренә аеруча зур игътибар бирде. Китапның тышлыгы да, эчке ягы да, эчтәлегенә муафыйк рәвештә нечкә зәвыклы рәсемнәр һәм бизәкләр белән нәкышланган Сыйфатлы кәгазьдә басылган әлеге затлы китап мөселманнарга да. дин әһелләренә дә бүләк булды, галимнәрне дә яна мәгълүматлар белән баетты. Шуңадыр да инде, автор бу игелекле гамәле өчен төрле тарафтан рәхмәт сүзләре ишетә Әнвәр Хәйри иҗатының тагын бер казанышы турында да әйтми китеп булмый. 1997 елнын башында. Ризаэддин бине Фәхреддиннең Әнвәр әфәнде тарафыннан 1993 елда нәшер ителгән «Болгар вә Казан төрекләре» исемле бер томлык китабы, латин хәрефләрендә басылып, яңадан дөнья күрде Бу саваплы эшне Төркиядәге «Әхмәд Мәнгәри вакыфы»нын Казандагы Фәнни киңәшчеләре башкарды. Әсәр хәйрия максатларында басылды һәм аны төрки халыклар яшәгән мәмләкәтләрдә вә ерактагы татар диаспорасы учакларына тарату күздә тотыла. Шунысына игътибар итик, «китапның бу басмасы 1992 елда Төркия мәмләкәтенең Анталия шәһәрендә халыкара тюркология конференциясендә кабул ителгән уртак латин алфавитында бастырылды. Болай эшләү бер яктан, китапны чит илләрдәге милләттәшләребез дә иркен укый алуга хезмәт итсә, икенче тарафтан Татарстандагы һәм Русиядәге татарларны да уртак латин әлифбасы белән якыннан таныштыруга ярдәм итәчәк», диелә анын албитендә Вакыфның әлеге әсәрне бастырырга алынуы, очраклы хәл түгел, билгеле Китап белән бик нык кызыксыналар, аның 1993 елгы басмасы да илебездә генә түгел, дөньяның күп мәмләкәтләрендә дә таралды. Күренә ки. әлеге китапта Р Фәхреддиннең берничә хезмәтен туплап, тәрҗемә итеп, кереш мәкалә язып дөньяга чыгарган Әнвәр Хәйри хәзерге вакытта халыкнын тарихи белемен тирәнәйтү, үзаңын үстерү юлында нинди әсәрләргә мохтаҗлык барын яхшы белеп эш итә. Галим турында боларга өстәп янә бик күп язарга мөмкин булыр иде. Ләкин, сүзебез артык озынга китмәсен өчен, Әнвәр Хәйринең күп санлы иҗади казаныш- ларыннан тагын берсен.) генә кагылып китәбез Эш шунда ки. киңкырлы иҗат кешесе галимебез үзенең көчен Коръәни Кәримне тәрҗемә итү кебек таять кыен, җаваплы вә күп һиммәт сорый торган эштә дә сынап карады, һәм. әйтергә кирәк, бу фронтта да «махы бирмәде». 1990 1991 елларда «Казан утлары» журналында илле җиде сүрәне берьюлы гарәпчә язылышта, шулай ук кириллицада! ы фәнни I ранскрипциядә. аннары аңлатмалар белән тәрҗемәдә әзерләп бастырды Бу гамәл һәр теләгән кеше Кәлямулланы үзлегеннән укырга, аңларга вә файдаланыр: а өйрәнсен өчен кылынды. Хезмәт мөэминмөселманнар тарафыннан бик җылы кабул ителде, дин әһеләре матбугатта анын турында уңай фикерләр әйтте Халык әле дә булса Коръән Кәримнең Әнвәр әфәнде тәржемә кылган сүрәләрен сорый һәм эзли икән. Алай гына да түгел, бу тәржемә белән Кытайда, Төркиядә, Амдэикада, Румыниядә һ б. илләрдә гомер сөрүче милләттәшләребез генә түгел, Лондонда яшәүче мөселманнар җәмгыяте дә кызыксынды Җәмгыятьнең бер вәкиле 1991 елда Казанта килеп, Әнвәр Хәйригә мөрәҗәгать итте, әгәр дә галим шушы башлаган эшен Англия мәркәзенә барып тизрәк төгәлләсә, аңа моның өчен барлык тиешле шартлар тудырылачагын һәм соңыннан. хезмәтнең нәшер ителеп, бәген дөньяга таратылачагын вәгъдә кылды Ләкин кая ул! Әнвәргә бу сәфәр хакында авыз да ачтырмадылар Хәерле булсын, исән-сау булса, галим, иншаэ Аллаһ үзенең изге гамәленә үзебездә дә нокта куярга җай табар әле