Логотип Казан Утлары
Роман

ИСАБӘТ

Балык кичкә таба тагы да шәбрәк эләгә башлады, әйтерсең аларнын патшасы әмер биргән Әй сез, балыклар! Елга төбендәге чытырманга эләккән кармагын ычкындырам дип суга кергән Фәрит исемле адәм баласы, көзән җыерып, батып үлде. Кешеләр күп еллар буе безнең итебезне ашаган һәм суыбызны пычраткан өчен корбан бирделәр Әмма бик зур һәм кыйммәт корбан бу. Чөнки Фәрит исемле әлеге егет яңа гына армиядән. Кешеләрнең армия дигәннәрен аңлатып китәм: армия кешеләргә үз илләрен дошманнардан саклау яисә чит илләргә һөҗүм игү өчен кирәк Әгәр ул һөҗүм дигән нәрсә башланса, җирдә мәхшәр туа. адәм уллары арасында корбаннарның саны чиксез була. Елга балыкларына маймычларын кертеп санаганда гына туа ул сан. Кешеләрнең һөҗүм дигәннәре була күрмәсен, чөнки ул вакытта хәтта безгә дә елгада урын калмый, суны шартлатып күккә күтәрәләр. Азрак читкә тайпылдым бугай, баштагы сүземне дәвам итәм Фәрит исемле әлеге егет яңа гына армиядән кайтуына карамастан, авыл кешеләренең хөрмәтен казанып өлгерде Аларда ничек хөрмәт казаналар, дисезме? Җир сөреп. Әйе. җир сөреп һәм икмәк үстереп! Икмәкне беләсездер яр буена каз сакларга яисә су коенырга төшүче малайлар безгә ыргыткалыйлар аны. Кабатлап әйтәм. Фәрит безнең өчен зур корбан Әгәр үлмәгән булса, үзенең гомере буена ул әле күпмебезнең башына җитәр иде Шуңа боерык бирәм: кем дә кем бу тормыштан туеп, утлы табада кыздырыласы килә, төбе чытырманлы борылмадан астарак ау белән Фәритнең үле гәүдәсен эзләп йөрүчеләргә әләгегез! Ауга бер-бер артлы судак, бәртәс һәм бигрәк тә корбан балыклары керә торды әритнен гәүдәсе һаман табылмады «Инде бүгенгә җитәр, ар- < Д дык. хәлдән тайдык», ди иде ирләрнең карашлары Ярый бүгенгә. . Иртәгә тагын да астанрак эзләргә булыр, диде кемдер Ул якта балык та дип башлаган иде Кәбир. йөзеп чытып, комлы юан бармакларын пычранып беткән куе чәчләренә батырган 1 Ахыры Башы 11 санда Б Минвәлине күргәч, шым булды. Читкәрәк китеп, чәчелеп яткан ауны җыештыра башлады. Беркем бер сүз дәшми... и Күбесе суга чыланып беткән күлмәк-ыштаннарын сыгалар, кайберәүләр сигарет артыннан сигарет кабызып, тукталышларны белми бара торган пароход кебек төтенлиләр, ә берсе Бәдәр җинги җибәргән азык- төлекне яр кырында яшел ашъяулык күк яткан йомшак чирәмгә җәеп, ике шешә аракыны алып куяргамы, юкмы дип баш вата, бер Минвәлигә, бер башкаларга карый... Минвәли кемгәдер ачулангандай һаваны кискен хәрәкәт белән кисеп, кулын селтәп куйды һәм авыр адымнар белән яр кырые буйлап югарыга таба китте. — Минвәли абый, син кая?—дип кычкырды Фәритнең иптәше. Ул аңа ярым борылып: — Теге чытырман янында кичә җизнинең бер ботинкасы төшеп калган... Эзләп килим әле.— диде. Ул киткәч, ирләр сүзсез генә капкалап алдылар, әмма ипи. суган кыяклары һәм ит кисәкләренә каяндыр күпләп ком кергән, чәйнәгән саен бөтен тәннәрен чымырдатып тешләре шытырдый иде. гүя ачлыктан пыяла чәйнәргә мәҗбүр булганнар — Тьфү!—дип җиргә төкерде берсе. — Ха-ха-ха! Нәрсә, елга комын шикәр комы белән бутадыңмы әллә?— диде, шаркылдап көлеп, икенчесе. Шулвакыт йөзе агарып калган, төсе-көне беткән Минвәлинең аларга таба йөгереп килгәне күренде. Кояшның батып барган нурларында ул ниндидер алып гәүдәле шыксыз хайванга охшап калган иде. — Ни булган?—диде Кәбир, куркынып китеп. Барысы урыннарыннан сикереп тордылар. — Минвәли абый, нәрсә бар?!—дип сорады Фәритнең иптәше, салкын канлы булып калырга тырышып. — Тегендә... тегендә ни...— аның куллары чак кына дерелди иде. — Ну? Бәй?! Нишләп торасың инде? Кәбирнең җан ачуы чыкты. — Тегендә ул... бар... — Кем бар9 Ни бар?!—Кәбир Минвәлинең җилкәсеннән алып селки башлады. — Җибәр әле!—диде Минвәли аның кулларын алып ташлап. Аннан соң тирән итеп сулыш алды һәм үпкәсендәге һаваны өзек-өзек чыгарып әйтте: — ..Фәрит... Җиз-нинең ботинкасын эз-ләп күкрәктән., сута кергән идем... аягыма... эләкте... юк... бер аягымны ике кулы белән кочып алгандай булды... Чы-тыр-ман янында... Бер минутка сүзсез калдылар. Минвәлинең әле моңарчы бервакытта да күренмәгән ят кыяфәте, сүзләрен өзеп-җимереп әйтүе һәм алар янына чабыш атыдай атылып килүе һәркайсының күңеленә җиңелчә булса да шом салды. — Чытырман Фәрит баткан урыннан өстәрәк бит. Үлгән кеше ничек инде суга каршы аксын9 - диде, ниһаять. Кәбир. — Бәлки балыкчылар бу урынны дөрес күрсәтмәгәндер.— диде Фәритнең иптәше. — Бик мөмкин..—дип килеште өнгә килгән һәм үзен кулга алып өлгергән Минвәли - Алар аннан. . шактый ерак булганнар бит . Аннан соң без гел... түбәннән сөзеп йөрдек, ә аның бөтенләй акмаган булуы ихтимал... Ул хәзер куркудан түгел, кичке салкыннан дерелди иде. әмма торышы һаман хәвефләнгән кыяфәттә, шуңамы аңа ышанып җитмәделәр: — Курыкканга куш күренә! — Үлек аякны кочаклый димени?! - Үлеп кара кочакларсың микән?—диештеләр. Шулай да тикшереп карарга булдылар... Чытырман янына килеп җитүгә иң беренче сорау шул булды Кем керә. . суга? Берәү дә чатнатып: «Мин!» димәде—Минвәлинең «аякны кочаклады» дигәне аларда куркудан битәр, ниндидер чиркандыргыч, өшетә торган, күбесе моңарчы тоймаган хис. аңламаган уй тудырган иде. Ул арада Кәбир тиз генә чишенде һәм анадан тума калган килеш, сул кулы белән оят җирен каплап, ә уңын нигәдер сәгать маятнигы кебек алга һәм артка нык кына селкеп, суга кереп китте. Менә су тездән... кендек* гән... муеннан Кәбир кыска буйлы шул. Араларында иң кыскасы. «Буе җитәр микән?»—бу сорау күбесенең уенда иде. «Әгәр кире чыкса, һәрхәлдә, миңа керергә кирәк булыр.. Нәрсә. Кәбирдән кимме әллә? Куркак булып калмам бит инде! Фәритнең үле гәүдәсе генә . әллә ничек.. Нигә аптырарга ди? Без аның белән, ачуым килмәгәе, йөз тапкырлап мунчаны бергә кердек.. Нигә аның шәрә тәненнән куркырга ди? Күргәнем бар. Хәтта кочаклаганым да. » -дип уйланды Фәритнең иптәше. «Ник үзем генә кермәдем. Җизнигә апага. . Кәбир алып чыкты диярмен микәнни'’ дип өзгәләнде Минвәли. дер-дер килеп Кәбир, батып баручы кояшка карап, кинәт кенә суга чумды. Барысының күзләре елгага текәлде. Менә богыр-богыр килеп төссез куыклар күтәрелде... Су өстенә буй-буй төшкән кояш нурларыннан ясалган тасмалар Вят- каны юлбарыс тиресенә охшатып калдыралар иде. Сул яктагы озын-озын агачлар үскән тирәк урманыннан төшкән күләгә, елганың төбен төпсез, хәтта дөньяны йотарлык итеп күрсәтә. Суык җил исеп куйды. Тал яфраклары, комга ышкылган арба тәгәрмәче тавышы чыгарып, леперди башладылар Яр кырыендагы бер уч суга ташлап калдырылган корбан балыгы җан ачысы белән бәргәләнә, нәни койрыгы белән зуп-зур җирне кыйный. Чебен-черки халкы, бу тамашаны күрергә теләп, болыттай булып җыелган да бер күтәрелеп, бер төшеп, һавада биен юра. Шулчак Кәбир су өстен» башын калкытты да: Булышыгыз әле! -дип кычкырды Елга өсте чатнап-ватылып китте ирләр дәррәү суга ташландылар. Берничә минут тан Фәритнең җансыз гәүдәсе искереп беткән көймәнең яргаланган тупас борынында ята иде. Кочагында метр-метр ярымнар тирәсендәге агач түмрәне. Минвәлинең аяклары шул кочакка кергән икән... Кәбир аның йөзен юып җибәрде, чөнки борын тишекләренә, колагына һәм бигрәк тә авызына ком тулган иде. Гүя елга төбенә ятып ком ашаган... . вылга кайтканда һәркем үз уена чумды. Бәй! Миңа кереп сорасалар, бер шулпалык балык бирмәс идеммени' дип көрсенде Кәбир Шуның аркасында кеше бетте Әх! Мин тенә гаепле! Мин генә. дип уйлады Минвәли. Кабахәт! Дуңгыз! Сорыкорт! Ялагай!! Юк. кеше үтерүче син. зараза! Имеш, начальникка’! Җизни жист җизни, нәчәлник есть начальник, имеш?! Кайтам да барлык балыкларны тирескә атам Бер кило балык жәлләдем бит' Өч калак шулпалык балык Нинди егет әрәм булды Минвәли абый дип өзгәләнеп тора иде Гомерлек үкенеч бит бу. Обищәйткән. имеш Сүзне эш и тәм. имеш Нәчәлник. имеш Нәчәлдсрик! Нәчәлде- рик!! Сүзне эш иттем!!! Ух... — Фәрит белән Нәзидә өчен генә тарткалашып килдек. Хәтта сугыша язгаладык... Бер тапкыр аңа Фәритне яманлап сөйләдем Эх! Нигә алай иттем инде? Нәзидәнең шуннан соң миңа күңеле суынды. Ә мин... Мин Фәритнең көчле һәм сабыр булуыннан көнләшә идем.. Югыйсә дуслар үзебез... Бер партада ун ел утырдык . Әгәр Фәрит исән булса, Нәзидәне үземә каратырга тырыша идем әле. Ә хәзер Хәзер, юк! Иптәшем хөрмәтенә янына да бармыйм,— диде үз алдына сары чәчле егет. Исәннәрне һәм мәрхүмне төяп, машина алга чаба, арттан күтәрелгән тузан, аждаһаның галәмәт зур койрыгыдай, юлга бәргәләнә һәм сирәгәеп кичке салкынча һавага күтәрелә. Кемгәдер дулаган кебек, машина моторы улый. Төньяк җиле көчәя төште. Вятка артта калды. Ачудан йоннарын кабарткан алама эт кебек иде ул. Аксыл-соры дулкыннары чайкалышып, чәйнәп өзәм дигәндәй, яр буендагы ташларга ниндидер сыек чыпылдавык тавыш белән килеп бәреләләр. Бәреләләр һәм котлары очкан кебек чәчрәп китәләр Гүя Вятка эт булып, кешеләргә өрә иде. _ _ ичкырын Минвәли җизниләренә килде. Ул кереп килгәндә Бәдәр К түти елап шешенеп беткән, гаҗиз бер хәлдә иде. — И, ходаем! Нинди каргышларың төште?!. Бәла өстенә бәла... Улымны алуың гына җитмәгән, инде менә монысы да. . Нихәлләр итим!—дип ялвара иде карчык. — Ни булды, апа?—диде сәерсенгән Минвәли. — Соң, ни булды, дип... Көне буе тамагына берни капмады Ниләр генә китермәдем, барысын кире кага, ә үзе һаман «балык шулпасы. ». «балык шулпасы...» дип кабатлый... — Ашый торган чагымыни, апа? Борчылма, зинһар! — Соң, эш ашауда түгел ич... Гел бер сүз ич. Гел бер сүз.. «Балык шулпасы...», «балык шулпасы»! Җиңеләеп китмәсен, дим... Их, башларыбызга кара кайгы булды бу балык шулпасы! Бәдәр түти йөзен кытыршы уч төпләре белән каплап, кычкырып елап җибәрде. Минвәли түзмәде, карашын читкә борды: тәрәзәнең өске өлгесеннән күренеп торган күк йөзендәге кара ач болыт кинәт көмеш айны кабып йотты. Ул башын иеп чыгып китте. г _ , өнгә каршы Минвәли тагы җизниләренә килде. Өй эчен куе караңгылык баскан. Стенадагы күкеле сәгать «келткелт» килеп вакыт саный. Келт!—уң якка китә сәгать теле, келт!— сул якка. Келт!—уңай якларыңны билгеләп куя, келт!—кире якларыңны тамгалап ала... Әйтерсең шулай... Алгы яктагы Бәдәр түти һәм аның иптәш хатыннары түшәмдәге ялгыз лампочкадан сибелгән сап-сары нурларга коенып утыралар. Урталарында утырган саф йөзле ак~ чәчле карчык салмак һәм тыныч тавыш белән аларга нидер сөйли. Кызыклы һәм гыйбрәтле, тормышчан нәрсә турында булса кирәк, барысы да йотлыгып тыңлыйлар, бары Мңнвәлинең апасы гына, әледән-әле почмак яктагы караватка күз төшереп, ирексездән килгән яшьләрен яулык очы белән сөрткәләп ала иде Йокы бүлмәсендә Якуб карт ята. — Җизни...— дип эндәште әкрен генә Минвәли, гомерендә беренче тапкыр бу сүзгә гаҗәп тә якынлык мәгънәсен салып Карт эндәшмәде. Җизни! диде ул кычкырыбрак — Мин сиңа балык шулпасы алып килгән идем Корбан балыгыннан Ә-ә? Нәрсә дисен9 ! Картның тавышы зәгыйфь һәм ямьсез булып, хырылдап чыкты, әмма бу сүзләрен әйткәндә, күзләре кинәт кенә ялтырап китте, аларда тормышка ашмас ниндидер өмет чаткылары күренеп китәләр дә сүнәләр. Балык шулпасы. Корбан. Минвәли соңгы сүзен әйтә алмыйча тукталып калды, гүя аны сихри көч бугазыннан буып алды, күз аллары караңгыланып китте Балык шулпасы9 Ә-ә-ә Әйткән идең шы . шу-ул. улым Бер шу-улпалык. бал. ыйк! алып кайтам, дип Рәхмәт, улым' Я куб картның калтыранган авыр кулы Минвәлинең аш тәлинкәсе кадәр дәү уч төбен, ул әле моңарчы бервакытта да тоймаган туганлык, үз игү һәм чиксез ярату белән кысты Алар шул хәлдә шактый озак тордылар, шуңамы Минвәлинең күңеле тулып, күз яшьләре кырынмаган кара төкле янагы буйлап агалар ла тып' итеп соңгы көндә аларнын тормыш-яшәешләренә язмыш фаҗигасе булып кергән балык шулпасына тамалар иде Корбан балыгы шулпасына... Бу вакытта таң атып килә иде инде Көнчыгышта, офык кырында, гәрәзә челтәренең читеннән ачып караган оялчан чибәр кыз кебек, кояш кызарынып тора. Аның нигә оялганын, кем өчен оялганын Минвәли үзе генә белә... Өченче хикәяткә сүз башы Нишләрсең! Яшәү булган кебек. Үлем до бар шул. Ул да безнең белән рәттән йөри. Хакыйкать дөнья гел шатлыктан гына тормый кайгысы китә телеп, синең белән ике кул tan күрешер өчен сыкраулар чиратта тора, сызлану шр. җан җәрәхәте гомернең караңгы куакларына оялап, һөҗүмгә күтәрелү өчен «җайлы вакыт» кына көтеп яталар. Тик шулай да кеше бирешми, аның киләчәккә булган өмете һаман якты, һаман кояшлы, «бүген булмаса. иртәгә матур!»—ди ул һәм тигәнәк булып ка /кыган хәсрәтне нәни генә бер сөенечнең үткен балтасы бер чабуда кырт итеп өзеп ташлый... Шөн авылына мин басынкы, әмма шат рух белән килдем. Я i итәргә кирәк иде. Ялсыз сыер гына яши. дигәннәр Мансур абый Вятка буенда « менә дигән балык тоту, күңел ачу. ял итү» оештырырга вәгъдә биргән иде бит. Үзе түгел, әлбәттә, улы Одик оештырачак' Көне кояш /ы Тәнне мәлҗерәтеп, арганлыкмы яисә ялкаулыкмы, гәүдә буенча җәелгән. Якты нур шр күзне чага. Мин ял итәргә тыныч шнырга карар бирдем Дөньяның бар мәшәкатен син генә күтәрә ал массың, тынычлан. тынычлан.'—дип. үз-үземне тиргәп ташладым Гомер диңгезенең яртысына да җитмәдең борчу-әрнү. җан ярасы һәм шулар өстенә сәламәтлек ягыннан да какшап киттең, агайне' Күзләрең начар күрә башлады, йөрәген тауга менеп баручы машинаның иске моторы кебек, үпкәң тишек гармун күреге күк. Оныт борчу-мәшәкатьне' Гамь шәп нәрсә, ә м ма анда ч мь юк Ке мнәрдер яшиләр ич ә ie Берни турында уйламый шр Тыныч шн! Тынычлан.'! Тынычлан!!! Исабәт . втобустан төшүгә, як-ягыма каранам. Шөн авылының шактый зур икәнен күрдем: зәңгәргә, сарыга, кызылга, көрәнгә һәм башка төсләргә буялган өч йөзләп йорт, үлән арасына чәчелеп яткан төрле төсләрдәге агач шак.маклар кебек, ямь-яшел агачларга күмелеп утыра иде. Авылның төньяк һәм көньяк яклары тау сыртлары белән капланган, көнбатышта зәңгәрсу-кара булып урман күренә, көнбатыш ягы биниһая зур капка кебек ачык һәм тигезлекле. Мин басып торган урыннан уң якта балалар бакчасы, сулда бер катлы кечерәк больница, тагы да арырак, тау башында кибет һәм шәһәр паркында утырган йортка охшаган зур гына мәктәп. Алар барысы да яңа гына таштан салынган булып, шуның өстәвенә бер урындарак торгач, авылга күпмедер шәһәрчә төс кертәләр иде. Күңелгә тия торган урыннары шунда: бер-берсенә тәрәзәләре, ишекләре, түбәләре һәм башка яклары белән бер тамчы су кебек охшаганнар һәм һәркайсысы аксыл-көрән төскә буялган булып, яшеллектә җәелеп яткан авыл йортлары янында хәтфә паластагы ватык кирпеч кисәген хәтерләтәләр һәм мондагы манзарага ябышып бетмиләр. Бигрәк тә мәктәп белән балалар бакчасы. Ябышмаганны төкерек кенә тотмый, диләр. Колонка янына туктап тешләреңне сындырырдай салкын, чиста һәм гаҗәп тәмле (авылның шәһәрдән бер өстенлеге!) су эчкәч. Мансур абыйның өйрәтүе буенча, түбән очка киттем һәм башта агач, аннан сон таш күперне үтүгә, клубның сынык рәшәткәләрен кагып ятучы кешеләрдән: «Мансур абыйлар өе еракмы әле?»—дип сорар өчен, алар янына юнәлдем. Бүген кояш иртәдән үк кыздыра башлады, тагы яңгырсыз көннәр китте Җан ияләре бер мәлгә тынып калган чак. бары якындагы нәни елганың челтерәп агуы ишетелә дә берән-сәрән кошлар бер-берсенә аваз биргәлиләр. Инеш кырыендагы карт тупылдан ишелеп-ишелеп мамык коела, гүя җәйге кар. Урам чатларында күренгән кешеләр ашыкмый һәм вәкарь белән генә (авылның шәһәрдән икенче өстенлеге!) эшкә яисә берәр йомыш-юлга баралар. Су ала торган урында берничә хатын-кыз артык кычкырмыйча гына сөйләшеп тора, өй алдындагы комда сабыйлар уйнап ята. йокыдан әле күзләре дә ачылып бетмәгән кыз бала болынга казлар куа. үсмер- малай. сумкасын велосипед мөгезенә элеп, кибеттән ипи алып кайта, ә кара чалбар, тезенә җиткән ак күлмәк, башына үзбәк түбәтәе кигән түгәрәк йөзле, түгәрәк ак сакаллы бабай боларның барысын күзәтеп, яшәеш хакында булса кирәк, уйланып, күзләрен йомгалап утыра һәм кулындагы матур таягы белән җиргә нидер сызгалый. гүя тормыш, исән-саулык, тазалык-байлык. яшәүнең картайгач та тәмле һәм ләззәтле булуын яза. — Исәнмесез!—дип, шактый көр тавыш белән рәшәткә кагучыларга эндәштем мин. — Бигәйбәт! Сәнмәсез!!—диде араларында зәңгәр халат кигән өлкәнрәге һәм шундук: - Сез рәрсенә тыгызмы лә?—дип ифрат тиз сорады ул, сүзләрен сагыз белән ябыштыргандай бер-берсенә бәйләп һәм күп кенә сузык, хәтта тартык авазларны теленнән ычкынганчы ук. вак балыкка ташланган чуртан кебек, йотып. — Ник асыгадыр. агае пулемет9—диде нечкә озын егет зәңгәр халат* лыга, үзе дә «ш» һәм «ч» авазларын «с» белән алмаштырып. — Тә-әрәҗмәсен я-асаргамы? - дип сорады миннән борылып, ябык йөзле, әмма атлетик гәүдәле тазасы чүкечен уйнатып кадак кага-кага. Рәшәткә төзәтәләр димәктән. такталарны монда ул гына кага иде. зәңгәр халат биреп тора, ә «нечкә озын», чиста ак күлмәген пычратудан куркып 8 булса кирәк, алардан ике-өч метр читтәге утыргычта, астына газета жәеп. матур рәсемле журнал караштыра иде. — Тәрҗемәсе кирәк түгел.—дидем мин—Минем мишәр дустым бар. тагы да кызурак сөйләшә. Ник ашыгасын дигәч, космик чор дип җавап бирә. Ә иптәш «Сез берәрсенә кайттыгызмы әллә?»—дип сорады. Алар кычкырып көлеп җибәрделәр һәм сары чәчлесе кадак кыйнавын дәвам итеп, җитди генә үз алдына сорап куйды — Чыннан да-а, ни-ик ашыга-адыр? Шундук аңлап алдым гадәти сөйләшкәндә ул сузыкларны болай ук сузып тормый, монда иптәшеннән шаярту йөзеннән шулай дип әйтте. — Ten рәлмам дим.— диде зәңгәр халат тагы да кызурак итеп һәм көләкөлә. Күренеп тора, ул да юри әйтә икән, сөйләшкәндә болай ук тиз булмаска тиеш. Әйтеп бетерәм алайса.— дидем мин һаман шаярту тонында.— Мансур абыйларның. . Мансур Маракшин абыйларның өйләре еракмы моннан? — Мансур Маракшин?—дип сорады кинәт сары егет, гәүдәсен турайта төшеп, аннан соң чиләктән иелеп бер уч кадак алды да: — Ул минем әти. мин...—ди башлаган иде. Одикмы?—дип сорадым Әйе. Одик. Мин аны үзем белән таныштырдым һәм Мансур абыйның чакыруы буенча балык тотарга килүемне әйттем — Әти кичә дә сезне искә алды: «Рәхмәт инде, бер тиен акчам юк иде. сыйлады, юлга биш сум акча бирде, үзебезгә кунакка чакырган идем, күренми әле», ди! Биш сум?? Йә Алла! Вәт. Мансур абый? Биш сум. ә. — Таныш булыгыз, диде Одик. зәңгәр халатлыга төртеп күрсәтеп.— бу —безнең Культура йорты директоры Хак Кәримов. Мин Хакның, культура эшчесе булуына карамастан, физик хезмәттән кытыршыланып беткән шактый дәү кулын кыстым. Аның дустанә елмаеп торуы күңелгә җылылык һәм аңа карата шундук якынлык өстәде. - Ә бесь . кино сь сәнгате кесесе булабысь.— диде ак күлмәк урыныннан тбрып башын иде һәм миңа чыбык бармакларын сузды.— Гафил! Йөзенә текәлеп карагач, мин аның күзлек пыялалары астына яшеренгән саргылт-кара күзләрендә мыскыллы елмаю чаткылары күрдем. Киномеханик булып эшли, диде Одик Шулвакыт юл уртасына мотоцикл туктады. Әй сез. өчлек союзы!—дип кычкырды аның өстендәге әзмәвердәй таза утыз биш яшьләрендәге ир — Иртәгә барыгыз да печәнгә, кибән салырга чыгасыз! Аннан соң. китеп барганда өстәп куйды Үзегез белән кунакны алсагыз да була, бездә ничек печән җыйганнарын күрер.. Ярар. ярар, диештеләр өчлек союзы членнары. Шәһәр кешесенә файдалы ул!—дип. миңа төрттереп китеп тә барды әзмәвер ир. Кем ул? дип сораган булдым мин алардан. кем икәнен чамаласам да: Бригадир Танир дорфа кылана кеше белән,—диде Одик Аның каравы халыкны тота белә!—дип каршы төште Хак Тиранлык-деспотлык кирәкми' дип куйды Одик Җитәкче тәвәккәл булырга тиеш, әйбәт башлык ул!—дип. Хак үз сүзен бирмәде Современный кулак! диде мыскыллы тавыш белән Гафил һәм черт! итеп төкерде дә журналын ябып, утыргычка ыргытты, чалбар балакларына төшкән көнбагыш кабыкларын бик озаклап каккач, кесәсеннән затлы сигарет алып кабызды Ә «Өчлек союзы» нәрсә ул?—дип сорадым мин. — Анысы — без!—диде алар миңа мәгънәле итеп. Соңыннан белдем: бер-берсеннән аерылмый йөргәнгә авылда аларны «Өчлек союзы» дип йөртәләр икән. —йләренә кайтып барганда. Одик миңа туп-туры болай диде: — Минемчә, сезгә дә берәр көн колхозга булышырга кирәк, кешедән оят югыйсә, уттай эш өстендә балык тотып йөрү. Әйдәгез, болай килешәбез: көндез эш. кич — балык. — Хуп! —дидем.— Авыл малае бит мин дә... Күптән кибән салган юк. Кул да кычытып тора. Сәгать сигезләрдә Вятка буена төшсәк. Хак җидедәге паром белән чыгып киткән икән. Менә тынгысыз җан! Тагы иртән иртүк кыздыра башлады, дөнья имән утыны ягып җылытылган эссе мунча кебек. Кинәт кенә исеп куйган тымызык җил тәнгә салкынча ләззәт китерсә дә. бу озакка бармый, тагы өскә кызган нурлар коела башлый. Малай-шалайлар һәм кичтән мичкәләре аракы белән тулып, шуңамы иртән йөзләре салып таптагандай чытык, кәефсез берничә ир су коена башладылар. Аргы якта ял итәргә килгән поселок кешеләре чиләк асып, учак якканнар, әрлебирле йөрешәләр. коену киемнәреннән генә калган килеш туп уйныйлар, берничәсе. суеп ташланган дуңгыз түшкәсе кебек җансыз ятып, тере комда кызына. «Аз гына булса да тагы җил иссен иде...»—дип уйлыйсын, әмма бер чәч бөртеген селкетерлек иң көчсез, ундүрт яшьлек арык үсмер кебек сыек җил кисәге дә исми, күптән түгел генә шаяргалап йөргән җилне әллә солдатка алганнар, әллә кияүгә биргәннәр шунда! Агачлар, төш турындагы эсселекне уйлапмы, башларын игәннәр, кош-кортлар күренми, берән-сәрән чебеннәр ялкау гына оча. бары әллә кайдан килеп чыккан ялгыз озынборын гына үзен әллә кемнәргә куеп. «Без-з-з!» дип тавыш чыгарган була, ялгышып тимер атка — машина кабинасына яисә кызавы- на килеп куна, әмма аннан мазут белән бензин исе генә аңкыгач, аңгыраеп тора да. нәни вертолет кебек тиз генә күтәрелеп, тагы каядыр китеп югала. Күперчеккә килеп тукталуга, халык паромга керү өчен умарта күчедәй бер җиргә өелеште, бары сабыр ир-атлар гына бер читтә тәмәке көйрәтүен дәвам иттеләр, ә су коенучы малайлар күлмәк-ыштаннарын тоткан килеш иртәнгә җылынып җитмәгән суык судан дер-дер килеп әти-әннлә- ре. абый-апалары артыннан йөгерделәр, тик кайсынадыр ияреп төшкән алама йонлы дәү кара эт кенә, «нәрсәгә тыгылалар инде?» дигәндәй, кешеләр ягына сыңар күзен ачып, ком өстендә тыныч кына ятуын дәвам итте. Паромның көньяк өлешенә хатын-кызлар өелгән, алар ике төркемгә бүленә: ир хатыннары һәм олырак яшьтәге түтәйләр бер почмакта ләчтит саталар, кыз-кыркын һәм көзге алмадай кызарып пешкән, йомры гәүдәле, барысы да диярлек чибәр кызлар икенче почмакта бертуктаусыз сөйләшәләр, көлешәләр һәм сирәк-мирәк булса да елт итеп егетләр ягына күз аталар Ирләр халкы да икегә бүленгән: беренче төркемгә кергәннәр тәмәке суыра-суыра кем кичә күпме эчкән, хатынын нигә үпкәләткән, ничә кибән салганнар—шул хакта гәпләшәләр, ә күбесе озын буйлы озын чәчле егетләр шау-гөр киләләр һәм минут саен диярлек кызлар ягына сынаулы һәм тикшеренүчән. әмма болай карап торырга игътибарсыз күренгән караш ташлыйлар. Ә бер егет белән бер кыз үзләре генә бер почмакка басканнар. Болары яңа гына өйләнешкәннәр, яисә, авыл кешеләре әйтмешли, «күптән йөриләр». Одик белән без бензин мичкәсе, запас баулар яткан кешесез почмакка барып сыендык. Мин журнал караштырган булам, әмма бу болай гына, уку өчен түгел, үзем каш астыннан гына булса да кешеләрне күзәтәм һәм. ни хикмәттер, карашым кызлар тирәсендә (вәт карт ишәк!) озаграк туктала да тайгак юлда кузгала алмыйча буксовать иткән машина кебек китә алмыйча тора. Матурлыкка һәм яшьлеккә күбрәк караунын бер гөнаһы юк, әлбәттә! Нигәдер бу минутта мина шушы кешеләргә кушылып китү сәер, кызык һәм ифрат та сөенечле иде. үземә-үзем якын тоелам, алар миңа якын кебекләр, күмәк яшәү-эшләүнен бөеклеген шактый вакытлар ялгызын гына гомер кичереп, адәм балалары арасына килеп кергән чакта бигрәк тә нык аңлыйсың икән. Ул көнне без болында шактый эш майтардык. Чын күңелдән тырыштык дигәнне бригадир Танир үзе дә раслады: Эх, мат-малина!—диде ул.— сезнең кебек тагы бер партия кибәнчеләр булса, башкалары кирәк тә түгел. Колхоз эшен алып барыр идек без ул вакытта!! — Рәхмәт. Танир, яхшы сүзеңә. Кичкә кадәр әле тагы берне салабыз! диде кибән өстендә торучы Хак. Дөресен генә әйткәндә Одик та. мин дә бик арган идек, монысы сонгы кибән булыр дип уйладык, әмма Хак бер сүзле икән, күзне дә ачтырмады. — Әйттек — эшлибез. Аргансыз икән, әнә ял итегез, бер үзем салам . Ир сүзе— бер булыр! Килештек, әлбәттә, әмма соңгы кибәнне очлап чыкканда, авылдан кешеләрне алырга килгән машина кайтып киткән булып чыкты Бигрәк әйбәт, кунабыз.. диде Хак күз дә йоммыйча,—күптән печән өстендә болындагы куышта яшел печәнгә тәгәрәп йоклаган юк инде. Ә балык?— диде Одик. — Балык иртәгә. - дидем мин. Хак белән ризалыгымны белдереп Кичке ашка кадәр Одик белән ике йөз метрлар читтә торган Батыш күлендә юынып килдек. Хак бармады —күл суыннан тәне чабыручан икән. Батышта батмагыз тагы, дип шаяртып калды ул. Көндез тимер мич кебек кызган табигать әкрен генә үзенә салкынлык җыя: агачлар йокымсырый башлаганнар, үләннәргә елтыр чык төшкән, күл өстенә ак җәймә булып куе томан ягкан. көндез тавышларын да чыгармаган бихисап күп кошлар сайрый, кайдадыр таллыклар арасында тәкәрлек тавыш бирә, камышлар кочагыннан үрдәк кычкыра, уяу калган чикерткәләр черр-черр килеп җырлаган була, ерактагы урман яныннан ялгыз кәккүкнең «кәк-күк! бу көн узды күк!» дигән моңлы тавышы, аяк табаннарына кадәр төшеп, җанны сагышландырып, күңелгә бер минутлык моң оеткысы салып җибәрә. Күл кырыена килеп җитүгә үк. чишенеп ташладык..Одикның төз таза аякларына утыртылган нечкә билле киң җилкәле гәүдәсе ак томанны ертып аксыл-кызгылт сын кебек тора иде. шуңа күрә мин дә алга таба җәелгән эчне тартып куйдым, тәнне катырып, сикерешкә әзерләнгән атлет кебек, бер хәлдә калдым Одик суга керүгә, күл өсте ватылып китте Барлык арганны-алҗыган- ны югалтып, тәнгә салкынча рәхәт бирә горган ләззәткә чумдык Шактый гына юынганнан, йөзеп йөргәннән соң. яр читендә шадра сөлге белән чиратлашып сөртендек тә кайгыр юлга чыктык. Әллә көне буе эшләп күп көч куйганга, әллә салкын суда коенып чыкканга, үтереп ашыйсы килә башлады. Бер буханка ипине күл суына манып ашап бетерер дәрәҗәдә идем Бу уйларымны оныттырып Одик миңа Ә сездә җегәр бар икән! дип куйды. Аллага шөкер! дидем мин ярым шаярып, ярым чынлап, әмма аның сүзенә бик тә риза булып (кайсы ирнең үзен «көчсез» дип ишетәсе килә!) — Шулай да,—дип дәвам итте Одик.—сезгә карап бу кадәр үк көч булыр дип уйламаган идем Гафу итегез, тышкы кыяфәтегез сезнең җегәрле булуыгыз турында сөйләми. — Ә мин егет чакта спорт белән дә шөгыльләндем, штанга һәм көрәш буенча минем беренче разряд иде — Хай!—диде Одик бот чабып. Минем дә штанга буенча беренче разряд бит! Армиядә тапшырган идем Тренер «спорт мастеры ясыйм» дигән иде дә, икенче урынга күчерделәр, анда штанга юк иде. вакыт та булмады. — Сиңа хәзер дә соң түгел әле. - дидем мин.— миңа гына... — Нигә, сез дә карап торырга егетләрдәй әле, чын күңелемнән әйтәм: чыннан да куәтле кеше сез, кибән өйгәндә күрдем бит — көчегез күп — Рәхмәт!—дидем мин елмаеп, шул ук мизгелдә җаным буйлап үземнән канәгатьлек белән тулган сөенеч дулкыны узды. Моннан да зур мактау кирәк идемени миңа. Көчле-таза кешеләр сафына кертә бит мине Одик, ә мин үземне чирле кеше дип йөргән булам тагы Менә әкәмәт! Хәер, көчлеләр янында үзеңне көчле сизәрсең, диләр бит. Хикмәте шундадыр аның.. Әмма, ни генә булмасын, бу көннән соң үзеңне чирле димисең, елак бала кебек юкка да кәефсезләнмә, үзеңне көчле, мәгърур итеп тот! Онытма—син көчле! _алкын сулы чишмә чыккан җиргә салынган куышлар янына җитә- рәк. озын ялгыз карамага кагылган фанерага эленгән «Яшен»не укырга туктадык — Хак чыгарган газета иде бу. Без дә макталып телгә алынганбыз—күңелгә рәхәт булып китте. Куыш кырыендагы чирәмлеккә ятып, кичке ашка тотыныйк кына дигәндә, әллә кайдан йөгереп Хак килеп чыкты: — Ах сезне! Озакладыгыз бит —әллә Су анасы алганмы, дип торам. Ә хәзер аз гына сабыр. Сабыр иткән — морадына җиткән. Одик. син икмәк кисә тор, ә сез суган кыягы турагыз.— дип. тагы каядыр китеп тә барды. Аның кушкан эшләрен эшләп бетерергә вакыт та җитмәде — иптәшебез кайнап торган шулпа күтәреп килеп җитте дә, корымга буялып беткән кара чиләген тантаналы рәвештә безнең алга куйды. — Нәрсә бу?—диде Одик. — Уха... — Уха? — Нинди уха??—дип сорадым мин дә. — Чуртан ухасы. — Чуртан?— дип сорадым, тагын да икеләнебрәк. Әйе... Кичә үк карап куйган кечкенә генә күлем бар иде. Анда һәр елны язгы су белән кергән чуртан мыж була. Сез коенырга китүгә ат тырмасы җиктем дәген өч малайны алып әйдә болгатырга Их. күлне болгатып чуртан тотуны бала чактан бирле яратам инде мин! Яланаяк ерып каты чәй яисә дегет кебек булганчы болгатасың, менә берзаман миңгерәүләнгән чуртаннар кайсы крокодил, кайсы торпеда кебек башларын су өстенә тырпайта башлыйлар, ә син ике учыңны җәеп астан китерәсендә—шап!—җайлап кына кысып аласың һәм ярга ыргытасың — Ә аяк нишли?—диде Одик көлемсерәп. — Нинди аяк?—дип сорады берни аңламаган Хак. — Чабырмыймыни? — Ә-ә-ә! Аны әйтәсең икән, бүген мин ярда балык кына җыйдым, малайлар тотты. — Болгатып тоткач, нәни балыклар да харап буладыр инде, дидем мин. Әлбәттә,— диде Хак.— Әмма аларны жәлләүдән файда юк: табигать тарафыннан үлемгә хөкем ителгәннәр инде алар - йә каргалар чүплән бетерә, йә еланнар ашый, йә берәр атнадан күл кибеп харап булалар Кечкенә күл балыкларынын язмышы шул Кечкенә ил халыклары язмышы кебек,—диде Одик көрсенеп. Кайсын жәлли иде ул: күл балыкларынмы, әллә кечкенә ил халыкларынмы0 Аңлый алмадым... —уртамнан пешкән балык шулпасы ифрат тәмле булып чыкты. Шуның өстенә аны тәлинкәләргә бүлеп торганда Хак сумкасыннан бер шешә ак чыгарды Уха астына, кызурак булсын өчен!—диде ул елмаеп Каян эләктердең. Хак абый? диде Одик. үзеннән битәр мине сыйлый алуларына куанып. Мәйсәрә апаңа, безнең белән печәнгә кунак егете дә чыга дигән идем, запасыннан тиз генә тартып чыгарды Ну. Мәйсәрә апаны, валлаһи, битеннән үбәр идем!—дип көлде Одик ята торган урыннарга хуш исле яна чабылган печән түшәп Йө-йә,—диде Хак — Мине беләсең көнләштерәсең ич1 Көлеп жибәрдек һәм өчебез дә бер булып алдыбыздагы сый-нигъмәт- кә ябырылдык Юк. бу гурманлык түгел, таза итеп эшләүдән соң таза итеп ашау гына. Бары шул! Ашап туйгач, иртәдән бирле мине борчып килгән соравымны бирдем Нигә сезнең союзның өченче члены күренми бүген? Иптәшләрем икесе дә эндәшмәделәр. Хак бер кочак яшел печән алып килеп, куыш эченә мендәр-ястык итеп түши башлады, ә Одик савытсабаларны алды да чишмә кырыена төшеп китте Хак күрше куыш* тагылардан ябынырга ике одеял алып килде Печән өстендә кунучылар аз иде. Күпмедер вакыттан соң нәни куышыбызга кереп яттык Борынга уннарча төрле үлән һәм чәчәкләрнең бергә катнашкан исерткеч исе ярып керә, кичке салкын белән суытылган һава саф һәм сулап туймаслык иле Табигать тагы да тына төшеп, күл буе бакаларының йокылы кычкырып җибәрүләренә чикерткәләрнең чиратлап сузган скрипкалары гына кушыла Алары да колакны иңрәтеп түгел, ә көне буе эшләп арган гәүдәне изрәтеп кенә. Менә-менә йоклап китәм дигәндә генә, баш очында «бомбардировщиклар» пәйда булды, алар: «Энем, энем!» дип сузынкы, нечкә һәм кызганыч тавышлар белән очалар да «абзыйларының» маңгайларына, кулларына, колак артларына безләп куна башлыйлар «Истребительләр» килде' дип көлде Одик Борыннарын авызларына каптырыйм! дип сукранды Хак. чалт- чолт үзүзен яңаклый башлап Иртәгә тагы кабармаган жир калмас инде Минем тән бигрәк азгын бит. борынын тыккан бер төштә чикләвек төше кадәр кабарып чыга Ярый әле карбыз кадәр түгел,—дип көлде Одик — Ничек күгәреп йөрер идең? Ни тыелсам да мин дә түзә алмыйм, кычкырып көлә башлыйм Безгә ияреп. Хак үзе дә көлә. Әйдәгез, тартып алабыз.- дип тәкъдим кертәм Төтенгә тончык м и 17 тамаша итәләр. Мин дә шул халәттә идем. Бигрәк тә әтәчләр сугышы, кызык! — Ник сугыштырасың аларны, менәтерә?—дигән тавышка борылып карасам, Зөһрә әби кәҗәсен саварга баскычтан төшеп килә икән: бер кулында литрлы банка, бер кулында кәҗәсенә «мәмәй» (ул үзе шулай ди) — ике телем ипи. Әби әтәчләрне тиз генә аерды, күршенеке: «Кот- коткотылыйк!»—дип, ачык капкадан чыгып шылды. Нишләп мин сугыштырыйм ди аларны. Үзләре бит, әби.—дидем мин. уңайсыз хәлдән тизрәк чыгарга тырышып һәм бер үк вакытта акланырга теләп. — Үзләре дип... Менәтерә! Үзе укыган кеше, үзе кешеләрне сугыштыра. Монысы аяз көнне яшен сугу белән бер иде Нинди кешеләрне сугыштырыйм, ди, мин. Әби саташамы, әллә акыл ягының шулай зәгыйфьләнеп ала торган гадәте бармы? Булмас димә — сиксән дүрт яшьтә бит инде ул... — Кеше түгел ич алар, әби. әтәчләр... — Соң. Менәтерә. барыбер кеше кебек җанлы ла алар Менәтерә! Укыган кешеләр кешеләрне сугыштыралар...— диде әби. һаман әлеге сүзләрне кабатлавы белән минем йөрәктә ачылган ярага (укыган кешеләргә барысын сылтау ярасы) бер уч тоз сибеп. — Соң, әби җаным, укыган, укымаганның монда ни катнашы бар? — Менәтерә, үзе укыган, үзе шуны аңламый!—диде ул,— маңгаенарак шуышкан бер тотам ап-ак чәчен яулыгы астына яшереп.— Укымаган надан кешеләр бервакытта да сугышмыйлар Нәрсәгә аларга сугыш? Аларны укыган кешеләр сугыштыра. Алар башта әтәчләрне сугыштыралар, аннан соң — кешеләрне... «Йә, Аллам, каян кергән аңа бу фикер?» Мин нигәдер сәерсенеп, әбинең купшы һәм көяз әтәченә күз салдым: — Кем алай диде сиңа, әби? — Кем дип... Менәтерә! Үзе укыган, үзе шуны да белми. Кырык беренче елгы сугышны кем башлады? Иттер! — Иттер? — Әйе, Иттер... «Йә инде, үзең шигырь язып йөргән буласың тагы!—дип сүктем шунда үз-үземне эчемнән генә, рифмасы ук кычкырып тора бит Гитлер Әби аны «Иттер» ди. Әби белән сүз никадәр җитди булуына карамастан, чак кына көлеп җибәрмәдем. Менә син аны. ә! Иттер. Ит-тер. ди бит Зөһрә карчык сүзен дәвам итте: — Ә аны әллә укымаган кеше дип уйлыйсызмы? Безнең кебек әлифне таяк дип белми ди сиңа! Укымаган булыр, пычагым, укымаган булса. Ирмания җиренә патша итеп куймаслар иде. Ә сугышны шул патшалар башлый, ил башлыклары.. Әбинең күзләренә карагач, аның сүзләренә шулкадәр инанып-инанып сөйләвен күрдем ки, берсүзсез бу «ученый-карчык» белән килешергә мәҗбүр булдым һәм —һәр ачу чит нәрсәдән алына —укыган башымны хур иткәне өчен, авыр-авыр бүкәннәрне каз мамыгы тутырган мендәр урынына гына күтәреп, ачудан тагы утын яра башладым, ә әби кәҗәсе янына китте. «Аңлатып кара син аңа! Әтәчләр сугышуын да күрә алмый —үз гомерендә күргән сугышлардан гарык булган, күрәсең. » Дөрес, безнең буын сугыш күрмәде. Әмма без аны ишетеп тә гарык булдык. Без аның үзен түгел, күләгәсен кинодан күреп, шәүләсен китаптан укып та нәрсә икәненә төшенгән буын.. Мин утын ярам, сирәк эшләүдәнме, әллә кояш кыздыра башлагангамы. маңгайдан шабырдап тир ага. Аксын, тир агу сәламәтлек дигәннәр. кан гына акмасын, кан гына... Куллар, бигрәк тә кулбашы сулкыл- дап-сызлап куя. Сулкылдасын, сызласын, өзелмәсен генә, каерылмасын гына... Лапаста әбинең литрлы банкасына безләп сөт ага: «Без-з-зк! Без- з-зк! Без-з-зк!» Унлап кына бүкән калган иде, әби кәҗәсен савып бетерүгә мин дә эшне төгәлләдем ярылган утын шактый зур өем булып ишек алды уртасында ята иде Берәр сәгать ял иткәч, әрдәнәгә өеп ташламый булмас. Одик та мәктәптән кайтканда кереп җитәрмен дигән иде. Бүген аның отпуск срогы бетте. Физкультура мәйданчыгын яңа уку елына әзерлисе бар, ди Минем бер-ике көн аның белән мәктәпкә барырга да исәп бар. Аңа булышырга һәм мәктәпне карарга Мәктәп искеме ул. яңамы - авылда иң хөрмәт ителә торган йорт Кәҗәсен мактый-мактый миңа сөт эчергәндә. Зөһрә карчык тагы сүз башлады, күрәсең, әйтәсене эчтә калдыра торганнардан түгел Ярый, улым, ачуланма инде, яме Кызып киттем, менәтерә Юк. юк, әби, үзегез миңа ачулана күрмәгез Ачулана күрмәгез дип, кемнәргә әйтәсең? Карчыкның тавышы тагын кырысланды Мин берәү генә бит. әллә кәҗәмне дә кертеп сөйләшәсеңме? Ул безнеңчә аңлаша белми Тагы бер кавемгә аптырап калдым Билләһи дим. сак сөйләшергә кирәк бу карчык белән! Әби, җаным, кешегә олылап эндәшкәндә күплектә сез, диләр Ул монысына риза булмады: Күплектә? Менәтерә? Син күплектә эндәшүдән Зөһрә карчык артмый шул. Ул берәү генә Аннан соң, әби җаным димә, минеке кадәр җаның булса, син сиксән дүрттә булыр идең инде! Карчык кабаланып, сөг сөзә торган савытын алды һәм миңа карамый гына үз алдына сөйләгән күк: — Әйтәм бит, укыган кешеләрнең сүзе дөрес түгел дип. сүзе белән эше туры килми ал арның! -диде Әби, җаным!—дидем мин ялварып (тагын «җаным» ычкынды) Ничек инде туры килми? Укыган кешенең сүзе дөрес түгел, ә укымаган наданның дөресмени? Карчык бу юлы чын-чынлап ачуланды Менәтерә! Шуны да белмисең икән!! Без наданнарның эче - тышта, ә сезнең тышыгыз дә эчкә бикләнгән. Без бәреп әйтәбез, усал сөйләшәбез. Ә сез матур, боргалап, һәрвакыт ни сөйләгәнегезне аңлап та булмый. Сезгә барысы да әйбәт, ә без күбрәк начар якны күрәбез һәм шуны сүгәбез. Менә шулай, улым! Соңгы сүзләрен әйткәндә әби миңа чыннан да улына акыл бирүче ана кебек күренде. Ул матурлыгын җуйса да. терелеген югалтмаган күзләре белән җемелдәп, кыска һәм кискен генә, әмма яратып әйтеп куйды Менәтерә! Шушы сүздә, безнең сөйләшүгә нокта куелып, дөреслек әби ягында, дигән ышаныч ярылып чыкгы Мин чын-чынлап җиңелдем... Нәрсә әйтим мин анар? Сиксән дүрт ел дөньяда яшәп, агын һәм карасын күреп, ачысын һәм төчесен татыган олы тәҗрибәле, шулар өстенә иң мөһиме: һәр нәрсәгә үзенең туры хөкеме, каный фикере булган яшәү өчен яшәгән карчыкка тагын ни әйтим ди мин счән өстендә чуртан балыгыннан пешкән шулпа авыз иткәнгәме. II Вятка буенда уха пешерү арткы планга кала башлаган иде, бер хәл бу эшне көне-сәгаге белән тизләтте тагы. Бер-ике тапкыр Одик белән мәктәпкә чыкканнан соң. мин иртә белән торып, культура йортына Хак янына барып утыра башладым Гәҗит-журнал карашгыра- 2* 19 быз. бильярд уйныйбыз, берәр партия шахмат сугабыз һәм. һәрвакыт, пыскып яткан черек бүкән кебек, төтенлибез. Зәңгәрсу йомшак материя тарттырган киң һәм зур өстәлдә антоновка алмалары кебек тәгәрәп яткан соргылт-яшел шарларны бер кырые каерылып чыккан өчпочмакка урнаштырып кына ята идек (дөресе: мин кий тотып торам. Хак тәмәке тарта, мәктәптән кайтып яңа гына килеп кергән Одик шарлар жыя) җил-җил атлап, борчылуы һәм ачуы йөзенә чыккан Мәйсәрә апа килеп керде: Хак. ике бәбкәбезнең башын борып алып киткәннәр Минһаҗ малае күреп калган, кара Жигулида килделәр, ди. Казларны таба алмадым. Идел буйлап аска. Кәримулла утравына акмадылармы, дим. Фу!—дип. бик тиз генә сүгенеп куйды Хак (ни дип сүгенде: Одик та. мин да аңламадык) — Былтыр Зөһрә әбинең жиле баш казын харап иттеләр, быел... Мәсьәләгә якын килергә тырышып, мин үземнең наив соравымны куйдым: — Ә кемнәр соң алар? — Кемнәр булсын...—диде. Хак урынына. Одик. каз караклары! — Жигулига утырып киләләр дә — әзер ит! Кемнең каз боты кимерәсе килми. Хәзер жәй базарда аны шәм яндырып та таба алмыйлар.— дип куйды Хак һәм шарларны кулы белән чәчеп җибәрде Моңа чик куярга кирәк. Хак! Казларга погром ясап йөрмәсеннәр Бүген —синеке, иртәгә — безнеке, берсекөнгә — барыбызныкын ашап бетерерләр алар, ачкорсаклар! Үзләренә погром оештырыргамы?!—дидем мин. ярым чын. ярым юри. Куып җибәрергә аларны моннан. Тагы да оятсызланалар икән. Америкадагыча шәрә тәннәренә бал яисә солидол сөртеп каз мамыгына батырырга кирәк! Одик бу сүзенең чын күңелдән түгел, болай гына әйтелүен раслапмы, көлеп җибәрде. Аңа без дә кушылдык. Каз каракларын табарга кирәк иде. Хак шулай уйлады. Каяндыр килеп чыккан Гафилгә хәлне сөйләп бирдек Да-да!- диде ул, әче әйбер капкандай чыраен сытып, вакланды кесьсе: элек ат караклары булган, хәсьер кась караклары. Бүгенге Сәкур- лар Вак-лана ха-лык! Одик башка бер сүз әйтмәде, тиз генә өенә җилдертте һәм ун минут та узмагандыр бер кулына бензин багы, икенчесенә бәрәңге, ипи. суган кыяклары һәм тагы ниләрдер салынган сетка тотып, килеп тә җитте. Вятка ухасы ашыйбыз бүген!—диде ул. миңа карап Гафил, үзе әйтмешли, бу «экспедициягә» бик катнашырга теләсә дә никтер күренмәде. Югыйсә, «мин дә барам», дип. чынлап әйткән иде Одик белән Хак аны көтеп тормаска, кузгалырга дигәннәр иде. мин каршы төштем: — Барам, диде бит ул! Ул әйтер, әмма эшләмәс! — диде Одик. кечкенә балтасының бушая башлаган сабын тыгызлау өчен тимер чөй суга-суга — Килми ул. аның сүзенә ышану—суга таяну, дип куйды Хак — Аңа ышанма. Иделгә таянма! Шуннан соң өчәү генә кузгалдык. Одикнын әйтүе буенча, узган төшкәнендә ул көймәсен колхозның яшелчә бакчасындагы парниклар турысында калдырган икән Юл— шулайга таба. Инеш яры сукмагы буйлап барабыз Көн кичәгедән дә матуррак булып, ялкау гына тымызык җил исеп тора. Инеш буенда котырып үскән әремкычытканнар. куе таллар, зифа тупылдар. кызыклы кино караган тамашачылар кебек, тып-тын калганнар, судагы казлар кана!лары белән гәүдәләрен суккалап мунча чабына, үрдәкләр, сай җылы куеннарга кер- 20 гән маймычларны эзләп, болай да яшькелт көрән суны пычратып богырдаталар Инә караклары, төклетуралар һәм сирәк генә бал кортлары үзләренең дөньяда икәнлекләрен белдереп, очып торалар, сырышкы вак чебеннәр яңакка, чәчкә яисә маңгайга кунып, ваемсыз гына барган чакта сискәндереп куялар, буш кулны эшкә җигәргә һәм үз битеңә үзен чәп иттереп сугарга мәҗбүр итәләр дә шуннан кызык тапкан төсле баш очында тавышсыз гына көләләр. Чирәмлектә казыкка бәйләнгән эреле- ваклы төрле төстәге бозаулар һәм берьеллык баһадир үгез безне битараф кына каршы алсалар да. Одик кулындагы әйберләрен тиз генә җиргә куеп, бер-икесенең казыгын ныгытты, берничәсенен алдына сыер тизәгендә аунап яткан чиләкләрне сөрткәләп инешнең чиста урыныннан су алып килеп эчертте. Барысы да сезнекеме әллә?—дидем мин аптырабрак Юк. барысы да түгел... Монда синеке-минеке юк. диде Хак. кемнең вакыты бар, шул караш 1ыра. Сараена кайткач кына синеке ул. Монда җәй ул — бисмилла, абзарына көз кайткач аллаһы әкбәр! Баһадирга да су эчерештеләр. Бу церемония гәмам булгач, юлны дәвам иттек. Күпмедер үткәч, инешнең чәй чынаш ы кадәр ак ташлары төптә ялтырап яткан урыныннан api ы якка чыктык һәм гупыл урманына керлек Монда җиләс һәм күләгәле иде. Бары озынборыннар гына борчып маташа, алары да күп түгел, дөньяның тоташ оҗмах түгеллеген искә төшерү өчен генә Аяк аегында корыган агачларның скелетлары ботак-чатак шартлап сына да яшел яфраклар кочагында утырган кошлар пырлап очып китәләр. Без барган бу сукмак буйлап күптән йөрмиләр булса кирәк, аның кырыйларын тигәнәк һәм зәһәр уклы яшел кычыткан баскан, чамалабрак бармасаң. читкә тайпылсаң, алар язгы усал ата каз кебек каптырып- тешләп алалар. Тигәнәк киемгә кадала, кычыткан тәнгә Инеш ярында ук үскән, биек һәм юан. тирә-якка йомшак мамыклардан мендәр түшәгән карт гупыл янына җиткәч. Хак кинәт туктады: Монда бик тәмле сулы чишмә булырга тиеш. Гайнул чишмәсе Туктап суын эчик әле. диде. Хай! Ис шул. дип җөпләде аның сүзен Одик. кулындагы әйберләрен люцернага охшаган куе үлән өстенә куеп Хәзер аны ел саен Әхмәтнур чистарта. Балаларга суны мәктәптә шушыннан ташыйлар Эчәр өчен. Билләһи, минем бу чишмәнең үзеннән су эчкән юк иде әле. Хай! Чишмә суы чыннан да тәмле иде. туйганчы эчтек. Аннан соң Хак белән яр буена утырып, сигарет кабызып җибәрдек Мин гирә-ягыма карандым Дөнья матур, һава үпкәләргә үзе бәреп керә, йөрәк сәгать кебек текелдәп, үзендә куәт сизеп эшли, җанның бер генә минутка булса да каядыр еракка, зәңгәр күккә, җиңеллеккә күтәреләсе килә. Нинди хозур' Әйбәт тә нәрсә соң дөньяда яшәве!' Эх! диде Хак Кайчандыр бу чишмәгә әбиләр-җиңгиләр. бигрәк тә кызлар' Хе-хе-хе! Кызлар суга төшә иде Мәйсәрәне беренче тапкыр шушында гупыллар арасында үптем мин. кичке уенга чакырдым, йөрергә сүз куштым Эх-Эх-Эх!! Ә хәзер? Ерак, имеш' Өч йөз метр ара килер өчен ерак. имеш. Өйдә ялкауланып ягасы бар бит Телевизор карыйсы бар! Шуңа күрә хәзер кызлар, унбиш-уналтыга җитми, симерә башлый Тутырган гавык кебек' Мин әлбәттә, манекен кебек булсыннар димим Хатын-кыз йомшак тәнле, кем әйтмешли, тотып карарлык ите булсын инде аның Кип терелгән балык кебекләрен сөймим Аннан сон ул ярым борылып. Одикка карады Ул як I aii синең Әдилә хәтәр, ә ’ Әди.юнен исеменнән чәчәк исе килә! диде Одик уйчан тына Минем өйлә Әдилә гөлем бар Хак I иешсез сүзгә кергәнен аңлап, элекке уена кайтты — Спорт-физкультура, диләр... Элеккеге кешеләр бу турыда сөйләмәгәннәр, ә эшләгәннәр: ярты километрдагы чишмәгә суга барганнар менә сиңа спорт! Егетләр унар чакрымдагы авылга кызын күрер өчен җәяү йөргәннәр—менә сиңа физкультура! Ә хәзер? Тьфу! Кран борасы—су ага. аяк тибәсе матай чаба... Кешене ялкаулыкка, селкенмәскә өйрәтеп бетердек. Аңларбыз соңыннан — соң булыр! Пешкән — шешә! — Әхмәтнурга рәхмәт! Чишмәне үтермәгән, терелтеп җибәргән...— диде Одик. Без тынып калдык. Одик чишмәгә төшә торган сукмак кырыендагы тигәнәкләрне балтасы белән чабып атты, Хак белән без икәү эт эчәгесе үләннәре йолкыдык. Өч-дүрт минут узуга сукмак ялтырап матураеп калды. Гүя монда көн дә, сәгать саен, минут саен су эчәләр. Кеше кулы гына орынганын сизсен, табигать көяз кыз кебек шундук үзгәрә, гүзәлләнә ул. Табигать белән тәңгәл килгән кеше генә аның кочагында яшәргә тиеш! Ары киттек... Инешнең төньяк яры шактый текә һәм биек (25—30 метрлар чамасы) тау булып, без шуның өстенә күтәрелдек. Каян килеп кергәндер андый уй: нигәдер миңа бу минутта шушы тау-ярдан атлау гигант динозаврның өстеннән бару кебек тоелды. Бәс, бер уйласаң, без үткәннәр өстендә яшибез дә ич! Уйлар тагы бик борынгы заманнарга сәяхәткә чыгарга җыенганнар иде, аларны Хакның усал һәм нигәдер калынаеп киткән тавышы бүлде: Әнә. каз ите яратучыларның учак төтене күренә! Чыннан да. Вятка уртасында ташбака кебек яткан Бәләкин утравының тәбәнәк таллы һәм сирәк-мирәк чирәмле көньяк борынында сыек кына зәңгәр төтен туры багана булып фирүзәдәй күккә барып тоташкан иде. Учак тирәсендә икеме-өчме гәүдә селкенә, тагы икесе яр буенда артык эчкә керми генә балачага кебек чыр-чу килеп, көлешә-көлешә су коенып яталар. — Алда дошман гаскәре — бер взвод!—дип шаярткан булдым мин. — Әйе. дип куйды Хак. Өерләре белән килгәннәр, бер-ике кисәк кенә йөрергә куркалар, дуңгызлар! Одик дәшмәде, йөгереп яр астына төшеп китте дә моторы белән булыша башлады. Ашыкмый гына свечаларын алып чистартты, чүпрәк белән мазуг-саз сыланган корпусны (хәтта ул ялтырап торса да!) сөртте. Аннан соң артык көчәнми генә шнур бауны тартып җибәрүгә, елга өсте тынлыгын беркадәр бозып, мотор гөрелди башлады: калаклар болгатып чыгарган судагы йөзләгән күбекләр мотор тавышы белән кушылып, шул көйгә дерелдәргә һәм биергә тотындылар. Одик рульне туп-туры каз каракларына төбәп тотты. Безнең алда гына очып баручы җитез акчарлак кинәт таштай суга атылды һәм җиңү тавышы белән зур гына балыкны эләктереп өскә күтәрелде. Каз караклары учак тирәсенә җыелдылар һәм сәерсенеп безгә карап тора башладылар. Читтән караган кешегә дә ачык күренә: аларны каушау катыш аптырау һәм нидәндер шөбһәләнү биләп алган иде. Моторлы көймәнең очлы борыны үткен кылыч кебек кытыршы һәм дымлы комны ярып керүгә, без ярга сикердек. Хак нигәдер кулына балта алды. Одик штанга күтәрергә әзерләнгән спортсмен кебек билендәге киң каешын кысыбрак куйды, ә мин ике кулны да кесәгә тыктым, әмма үз-үземә бик тә ышанган кыяфәт чыгарып, тегеләр янына атладым. — Каз ите тәмлеме?—дип сорады Хак. юри баналь сорау биреп. Җавап юк. Бәлки безне дә сыйларсыз? дидем мин. гайрәтле генә. Эндәшмәделәр. — Югалыгыз күземнән, дуңгызлар! дип кычкырып җибәрде кинәт үзен шактый сабыр тоткан Хак. балтасы белән кизәнеп. Мин ана күз салдым: Хакның ачуы яман иде. — Алайса бер-икегезне чабып үтерәм! Киттек, егетләр... диде каракларның өлкәне, кырык яшьләрдәге симез йөзле, кыска аяклы адәм. Аның күз төбе кара көйгән иде, күптән түгел генә аңа «төшергәннәр» булса кирәк Ә нәрсә а тардан куркырга?! Кирәк икән—үзләрен —дип, әтәчләнә башлады озын буйлы, күкрәгенә тәре-медальон таккан пумала чәчле чандыр егет. Шулвакыт Одик тыныч, әмма гаҗәеп бер өлгерлек белән аның янына килде һәм биленнән тотып кәҗә бәтие урынына күтәреп алды Улым, үтенеп сорыйм, өенә кайт! диде ул, аңа астан өскә караган килеш һәм кинәт кенә тегене тын! итеп җиргә бастырды — Тыңлагыз әле, егетләр, дидем мин. киеренке хәлне йомшарту теләге белән. Яхшы чакта, китеп югалыгыз. Үз гаебегезне үзегез беләсез— ычкыныгыз кызурак, моннан сон бу эшегез тагы бер кабатланса Одик каз бәбкәләре йолкынган җирдән берничә мамык алды да әлеге озын егетнең маңгаена төкерекләп ябыштырды Икенче тотылсагыз дегет сөртеп, мамыкка батырып җибәрәбез. Америка тарихында шундый хәл булган, беләсезме? Факт бу әкият түгел! Каз караклары (су коенганнары чыннан да ике кечкенә малай булып чыкты!) тиз-гиз генә әйберләрен җыйдылар да, эчендәге пычрак суы да түгелмәгән иске көймәгә утырып, чайкала-чайкала теге якка чытып киттеләр. Мин зур тавыш кубар, хәтта сугышуга кадәр барып җигәр дип уйлаган идем намусын бөтенләй югалткан кешеләр түгел икән ояла белделәр. Көймәгә утырганда өлкәне, симез йөзлесе: Гафу итегез, башка кабатланмас.. диде. Учакта богырдап шулпа кайный. Караклар ике бәбкәне түгел, бер ата казның тына муенын борганнар икән. Ул хәзер ике ботын һавата чөеп, кайнар суда пешеп ята. Аңа хәзер нәрсә: яшәү ни дә. үлем ни . Беткән инде ул.. Кайтмаска киткән . Трофей шулпаны ашап тормадык, тамакка инә булып кадалыр, аш- казанын көйдерер кебек иде ул. Ашның да намус белән пешкәне яхшы' Шундые тына тамактан шәп үтә һәм тәмле дә була.. Каз караклары пешергән каз шулпасын Вәләкин комы эчте ез балык тотып ятканда. Гафил килеп төште гадәттәге модный Б чалбар, кин каеш, ак күлмәк Авызында затлы сигарет «Космос» Үзе Одик мотоциклында. Одик белән Хак чет ә балыгы турында бәхәсләшеп яталар. Кармакка эләккән чөгәне Хак. Ухага шәп ул, алыйк, ди. Одик: Соң. карандаш кадәрле генә бит ул Җибәрик, чөгәне тотарга ярамый. Шуны да белми, хай! дип аптырый Ахырда җибәрделәр тәмле итле балык елан кебек борталанын үз стихиясенә керен китте, әмма үч иткәндәй тагы берәү, нәкъ шундый ук. килен капты. Бу юлы өстенлекне Хак алды. Безнең ухага тәм өчен генә... бер экземпляр Гөнаһ дисән. гөнаһтан пәйгамбәрләр дә читтә йөрмәгән, диләр Унлап балык кабуга, уха хәстәрен күрә башладык Беребез утын таптырта. икенчебез балык чистартырга, өченчебез бәрәңге әрчергә. дүртенчебез чишмәдән су алып кидертә тиеш булдык Чишмә ерак иде Одик китте, Хак—балыклар янында. Гафил якын-тирәдә аунап-өелеп яткан чыбык-чабык жыя башлады, миңа — бәрәңге. Эшләрне төгәлләп, Вятка ярына кул юарга төшкәч. Гафил ни ултара, ни пултара дигәндәй, миннән сорап куйды: — Карагысь әле сеф, сес үсегес үгесь кебек таса адәм, ә кулыгысь кысьларныкы кебек нәфис. Нидән ул? — Ручкадан битәр әйбер күтәрмәгәнгә...—диде минем өчен Одик. сумкадан суган кыягы ала-ала. Хак көлеп куйды: — Үзеңнеке ичмасам көрәк кадәр булсын иде. . — Ә шулай да,—диде Одик сумкасын кага-кага.— Аның нәфис кулы синең нәзек кулыңны тотса... — Әйдә, кул көрәштерәбез!—дип ярып салды, әтәчләнә башлаган Гафил, күзләреннән ачу бөркеп. Мин үзалдыма елмаеп куйдым. Аны егачагыма ышана идем. Аны гына түгел, бармак юанлыгы сеңерләре — кан тамырлары уйнап торган Хакны да, хәтта (бәлки???) Одикны да Кул көрәштергәндә таза-таза ирләрне эх тә димичә өстәл тактасына сылаганым бер генә булмады. Кечкенәдән үк каты куллы идем, бу бер яктан баржа төягәндә унбиш катлы молотилканы җилкәсенә салып траптан алып менгән әтидән иңгән көч булса, икенче яктан егет чакта ук штанга, гер, көрәш белән ныгытылган мускуллар (мыскыллар түгел!) нәтиҗәсе иде. Чытырдап ябышкан Гафилне мин, әлбәттә, бик тиз җиңдем. Ул бәхәсләшеп-әрепләшеп, тагы ике тапкыр тотынса да. берни тоҗыра алмады. — Бөркет белән карганың кайчан көч сынашканы бар?—диде Одик үзалдына. Ул аны көлүен сиздермәс өченме, юри уйчанланып әйтте һәм учак кабызып җибәрде. Гафил ачуыннан сикереп торды да ак күлмәген салып җиргә ыргытты һәм кызу-кызу адымнар белән яр буена китте — Зерә рәнҗеттегез кешене,—диде Хак—Кеше күңеле — пыяла, ватыла да уала... Әмма аның тавышында Гафилне түгел, гомумән, кешеләрне рәнҗетмәскә кирәк дигән аваз бар иде. — Юри егыласы калган икән...— дидем мин чын күңелдән. — Юри егылмыйлар!—дип кырт кисте Одик.— Аның кебекләр дөньяда юри егылганнарны көтеп яшиләр дә. . Гафил ярдан ерак түгел тездән суда коенып ята иде — Тирәнгә керергә курка!—дип көлде Одик, мотоциклының бензин багын чүпрәк белән ыхтыматлап сөртә-сөртә. Мотоциклын ул алдагы көнне Гафилләрдә калдырган булган икән. — Йөрәк ялкынын басарга кайвакыт бер стакан су да җитә,— диде Хак. Чишмә суы белән чиләкне асып куюга, Одик мотоциклын кабызып «зәм-зәм» суына кайтып китте. Хак аңа этеңә атарсың дип. юньләп йолкынмаган, арык ата казны тоттырды. Чүпрәк белән төреп, арткы утыргычка бәйләп куйдылар. ...Гаҗәп иде бу балык шулпасы. Ашаган саен ашыйсыны китерә Чишмә яныннан тотып алып килгән банкага тутырып эчеп җибәрәсең __________ бөтен тәнеңә дәрт-көч, тыгызлык иңгәндәй була. Берәм-берәм барыбыз да чиләк тирәсеннән кузгалдык, бары Одик бер үзе генә калган көе нәсел үгезедәй мыш-мыш килеп, аякларын төрекчә бөкләде дә калган шулпаны тамчысына кадәр сугып куйды Вәт аппетит дисәң дә аппетит! Бүре аппетиты, бүре ашказаны' Чыннан да. эшләгән кебек ашый икән... — Кая бара ул сьсинең, әллә Сомбай эсьләпәсе кебек тисек урыныннан зиргә агып торамы?—диде Гафил, мыскыллы көлеп Аш яныннан иң беренче ул кузгалган иде. Әмма аның көлүендә мыскыл түгел, ә шушы 24 агтай эшләүче, сыердай ашаучы, үгездәй таза-куәтле егеттән көнләшү төсмере бар иде. Арык атның ашавы да арык, ашар иде — тагарагы ярык!—диде Одик, кашык-тәлинкәләрне юар өчен чиләккә тутырып. Гафил көлүне мина күчерде: Сеснен дә корсак сәрифләре алга таба сактый сөрлеккән, әмма ихлась әйтәм: асау ягы... — Эш корсакта түгел, тештә...—дидем мин. -- Ә теш эштә! дип көлде Одик. урыныннан кузгалып. — Әйе!—дип килеште Гафил. Ул урынсыз сүз кузгатып, тагы кәефне боза башлавын төшенгән иде. Әллә җиңелгәнен аңладымы... Ашап туйгач, таллар арасына кереп югалган Хак безнең янга килеп җитте дә: — Тагы бәхәсме?—дип сорады. Нигәдер аңа беркем дә җавап бирмәде Одик кара корым ялаган чиләген алды да салмак һәм нык адымнар белән басып, каршыга искән сыек җилне куәтле һәм таза гәүдәсе белән җиңел генә икегә ярып, чишмәгә китте. Менә ичмаса кеше!— аз сөйләшә, күп эшли. -W-/* ичкә тагы У ха пешерергә сүз куешкан идек Одикнын әйтүенчә Монысы баласы гына иде, хәзер булыр анасы! Ул балыкны да шулай, ди. Әгәр кармакка бармак буе бәләкәй нәрсә эләгә икән. Монысы баласы гына, хәзер анасы кабар,— ди Йә булмаса, бармак буйлысына әйтеп җибәрә. Бар, чум, атаң-анаңа әйт: синең урыныңа алар капсыннар. Әйтерсең, яме, бармак буй! Одик мотоцикл белән җиде метрлы ау алып төшкән иде. Инеш кырыендагы Вя1ка куенында кич корбан балыклары (табак кадәрләре бар!) уйный икән, шулармы ятьмәгә футбол тубы урынына җыеп кына аласы ди. Дөрес, алар үзләре туп кебек очып керергә риза түгелләр икән, шуңа күрә монда туп капканы эзләми, ә капка (ау) кыр буйлап (судан) тупларны (ягъни корбан балыкларын) куарга тиеш ди. Капка-ауның як-ягында икс кеше Одик һәм мин булачакмын. Хакның суда аяк чабы- ручан, ә Гафилгә килгәндә, аның ак күлмәге буялырга мөмкин Аңарчы бераз ял итеп алабыз. Көн озын, кояш әле күкнең сыртында диярлек үк утыра Әйдә, Вягкада куна калабыз! ди Одик кинәт кенә, ауга таяклар бәйләп ятканда. Мин риза, ди Хак Әмма сәгать унбер-уникеләр тирәсендә авылга кайтып киләм Хатын янына шыпырд кына - Хатын янына имесь. ди Гафил, мыскыллы көлеп - Туймадыңмыни әле сул юан Мәйсәрәңнән? Туймадым, туячагым да юк,— ди Хак, ихлас күңелдән - Эх. егетләр, ифрат та куркам картайгач, хатынны диешемчә назлый алмау сәер бит, ә? Минемчә, ирләрнең хатыннар алдында бердәнбер көчсезлеге шул... Ә син, бәлки, бөтенләй картаймассың’ диде Гафил — Ничек’’ Картайгансы үлеп китсәң?! Кинәт авыр тынлык урнашты Сүзне икенчегә бору теләге белән мин Гафилнең үзенә сорау бирәм Син үзең нишләп өйләнмисең. Гафил ’ — Минме?—дип. кинәт ялкынланып китте ул. Икенче тапкыр күрүем инде: үзе турында сөйли башласа, ул бөтенләй икенче кешегә әйләнә, күзләрендә ниндидер әкәмәт очкыннар йөзә башлый. тавышы дәртле, әйтеп бетерим дигәндәй, сөйләве кызу, хәтта маңгаена энҗе бөртекләр кебек вак-вак тир бәреп чыга. Үз-үзеңне бик нык яра ту тире. Сирәк чыга торгандыр ул тир кешеләрдә. — Ну. ата эгоист бу!—дип. хәтта сокланып куям мин. шундый вакытта. Кире характерларның да иң көчлесе игътибарга лаек! — Айе! диде Гафил тәкәббер генә - Айе. айе!! Уйлап карыйк — ни әйтер бу бась!—дип куйды аннан соң. — Монда уйласы юк.— диде Одик сүзгә тыгылып. — Йә. ни әйтәсең бась?—дип. Гафил маңгаена төртеп алды һәм сөйләп китте: Мин өйләнмәскә уйладым. Өйләнми дә ясәп була. — Ә нигә өйләнмәскә?—дидем мин. — Бу саф. баналь хәл. Райүсәктә сибәр яхсы киенгән бер кысь белән таныстым. Укыган, өсьтәвенә тыйнак куренә. Бер сүсь белән әйткәндә - суперкысь. Феномен! Өйләнергә дип карар кылдым. Беркөн үсьләренә сакыра бу. Килдем. Мин дә — сын кавалер! Карыйм: өстәлдә яхсы вино, суперсакуськалар. Өйләре -гөлт итеп тора. Зиһась—соңгы модада. Ськафьлар. сервант, тахта... Сервись! Во! Ныклабрак карыйм: өйдә беркем юк. Вино эсьтек. эксьтрасигаретлар тарттык, ә аннан соң утны сүндереп тансевать итә башладык. Сул вакыт ботын капсаган идем, мине үзенә таба өсьтерәп урынга-тахтага ятты бу. Бер үпкән идем — сисенеп тасьлады Калганы безнең көсьтә түгел иде. сеф. һәрбер ир эсьләргә тиесьне мин дә баськардым. Вообсе. моны миңа кадәр күпләр., капсаган икән... Суннан соң өйләнмәськә булдым. Хатын-кысь болай да дөнья тулы! Ә өйләнеп сундые эләксә?! Хак һаман үз уенда утыра икән: Го-мер үтә...— диде ул нигәдер моң һәм сагыш катыш. Гафил аңа борылып карады һәм сүзен бүлдергәнгә ачуы килеп: Гомер үтә дибесь. әгәр ул усьмаса. ник гомер бер урында таптана дияр идек!—дип куйды. Эш андамыни!—диде Хак уйчан йөз белән. Ул нигәдер уң кулы белән күкрәгенең сул турысын тоткан, ә тавышы калтыранып, хәтта кемгәдер рәнҗегән кебек чыкты: Күп кешеләргә хас нәрсә: яшьлектә без тазалык-сәламәтлекне даншөһрәт. акча-мал өчен корбан итәргә әзер, ә картайгачтын барлык даныңны, акчаларыңны саулык хакына бирергә әзер. Кеше шул корбаннар арасында яши бугай. Бу аның беркем дә сизми, белми, күрми, үзе генә аңлый торган фаҗигасе. _ иеш кырыендагы куенны бер сөзеп алуга биш-алты яртышар килолы корбан балыгы һәм унлап чабак, бәртәс, алабуга, һәм юрша (шыртлака) эләкте. Чыннан да. бай куен икән. Килолы корбан балыгының саңагыннан күтәреп. Хак аның эре сары тәңкәләрен һич тә җирәнмичә үбеп алды: — Менә бу корбан ичмасам. Балыкчы Кәбир моның өчен иманын сата! - Иманын ук сатмас.— диде Одик. ялангач тәнен су белән юып. - Әмма синең кебек үбә-үбә бөтен сазын юып бетерер Без дәррәү көлеп җибәрәбез. Хак балыкны кадерләп кенә чирәмгә сала. Көн шактый гына кичкә авышты, әмма шуңа карамастан, күк йөзендә чиста һәм күзне ардырмый торган сихри зәңгәрлек. Еракта ялгыз акчар лакның нокта булып тирбәлүе күренә. Көн үзенең мичен томалады бугай, күләгәле агач итәкләренә салкын оеша башлады, әлсерәгән эт кебек яфрактелләрен асылындырып утырган усак һәм чикләвек агачлары ярым йокыларыннан уянып, лепердәшә башладылар, аннан соң гына салкынча төньяк-көнчыгыш җиле исеп куюга, батып барган кояшка карап баш иделәр. Елганы икегә кисеп, моторлы көймә узды. Ак күбекле калын яллы дулкынатлар бер-бер артлы томырылып килеп, ярларга төртелделәр һәм сискәнеп китеп, кире елгага сикерделәр Күп тә үтмәде. Вятка өсте, биниһая зур өстәл кебек шома һәм тигез булып, ялтырап калды Каршы як ярда. Бәләкин утравында, өч кеше ау белән балык сөзәләр иде. Икесе нечкә озыннары судан бара, ә кыяр бүчкәсе кебек юан һәм тәбәнәге капчык тотып, ярдан атлый. «Менә кемне эчкә кертергә кирәк Сөзсен шунда!—дип уйладым мин бөке кебек, юк. кармак җебенә тагылган калкавыч кебек барыр иде. Тирән җирдә калкавыч чиртә дә бата-калка тегеләре тартып ала» Үзалдыма елмаеп куйдым: «Каян килде бу ахмак уйлар?» Корсак Минһаҗ тагы ярда балык җыеп кына йөри, —диде шул якка карап торучы Одик -Мин белә-белгәннән бирле бер тапкыр суга кергәне юк. ә балыкны ике кешелек ашый Гаҗәп адәмнәр бар эшләмиләр. ә ашыйлар! — Алай дисәң, дөньяда һәр ике кешенең берсе эшләмичә ашый, диде Гафил, ауны таратып киптерергә элеп ятучы Одикка Моны белү өчен хәреф тану да җитә — һәр нәрсәне белеп бетереп булмый Бу—бер. Икенчедән, син әйткән әлеге «бөек яңалыкны!» минем дә ишеткәнем дә. укыганым да юк. дидем мин. Одик ягында торуымны белдереп Гәҗиг укырга кирәк! дигән булды, ауны элеп куйгач, кулын юа башлаган Одик. Аннан соң бераз торды да чыраен сытып өстәп куйды Әмма анда да кайбер «журналист-корреспондентлар» шыттырып яталар' Одикның кемгә суктырганын мин дә белә идем Элегрәк Гафил район газетасында булмаган эшләрне бар итеп һәм шулар өстенә колхоз рәисен дә бик мактап мәкалә бастырган Соңыннан райком моның өчен әйбәт кенә «пешергән» Гафилне дә. рәисне дә Гәҗит мөһим эш!—дигән булды Хак, Наполеон сүзләре белән Ул да Гафилгә төрттерә иде. Әмма Гегель аны каторга дип атаган, диде Гафил көлемсерәп һәм усал итеп Тик шулай да синең алма бакчаңны шул каторга коткарды түгелме? Алма бакчасы да миңа таныш хәл иде. Мәктәп артында Аю күле дигән үзән-кырда колхоз берничә мең төп алмагач утырткан булган Әмма соңыннан доход бирми дип. ун-унбиш яшьлек алмагачларны бульдозер белән эттерә, казып ала башлыйлар Әлбәттә, моңа колхозчыларның ачуы килә Мәктәп укытучылары аптырый «Без балаларга табигатьне сакларга, агач утыртырга, дибез, ә монда күз алдында меңнәрчә алмагачларны кыралар. Китә тавыш, шау-шу Рәиснең үз туксаны туксан: «Доход бирмәгәч, ниемә ул?! Лутчы арыш йә бодай чәчәм мин анда Сарык та исән, бүре дә тук» Әмма Хак. Одик һәм тагы берничә кеше эшне зурга җибәрәләр үзәк газеталарның берсенә язалар Күп тә үтми, килеп төшә корреспондент Агачларны кыру туктатыла, әмма бүгенге көнгә кадәр бу мәсьәлә чынлап чишелмәгән әле Рәис үз сүзен сүз итәргә тели, югары оешмалар алдында күз буяп маташа Бу юлда йөреп харап буласың бит! ди Гафил Аңлыйсыңмы Нәрсә ясереп торырга Колхозь председателе элеккеге алпавыт кебек, аның кулында сикләнмәгән Власть Сине кысасаклар. изәсәкләр Алар күп. син бер генә Хакыйкать тә бер генә' ди Хак Райком нәрсә ди? дип сорадым мин — Бардым. Шул ук сүз: алма бакчасы доход бирми — Обком бар!—ди Одик, ышаныч белән. — Кирәк икән, иң югары ноктага — башкалага барып җитәрмен, әмма намусыма каршы килмәм: алма бакчасы калырга тиеш, хет бакча булган өчен булса да. Доход-табышны башка җирдән алабыз без. Колхоз аңа гына калмаган. — Барып зитәрсең дә...— дип каршы төшә тагы Гафил.— Мәскәү күзь ясьләренә ысанмый ул! Гафилның ике ел Мәскәүдә институтта укып, соңыннан куылганын белә идем. Ул турыда сорагач: — Әлбәттә, политика өчен кумадылар инде!—дип ачы көлеп җавап биргән иде. Хак учакка бер-ике уч чыбык ыргытканнан соң, сүзен дәвам итте: — Безнең иң зур хаталарның берсе — әзергә бәзер тору Кияргә — кием, ашарга—ризык, хәтта эшләргә эш әзер булсын безгә, сүзнең дә әзерен генә чыгып сөйлибез... — Ягъни җөплибез.— дип куйды тагы Одик, уханы болгатып. — Менә шул нәрсә инициативаны, яңалыкка омтылышны, дөреслеккә тартылуны үтерә. Барысы әзер, нигә юкка интегер! ә. дибез. Бүген булмаса иртәгә булыр, дибез. Битарафлык туны киябез Миңа гына тимәсеннәр, ник шунда дөньясын аркылыга бөгеп салмыйлар, диябез — Беләсеңме, Хак,— диде Гафил.—Синең кебек кеселәр куркы- нысь алар. Зәмгыять өсен дә файдалы түгел... Систа суны болгатып йөрисең син. Йә, ни эсең бар синең кеселәрдә?! Ясәсеннәр сунда үзләрен- сә. Кесегә син дөньяда ике нәрсә генә бир: икмәк һәм эсь, эсь һәм икмәк! * * * —_ дик, үгез канына охшаган курткасын салып атты да, таулар О артына бөгәрләнеп төшеп барган аш табагы кадәр кызыл йөзле кояшка карап, көрсенеп куйды һәм джунглидагы лианалар кебек чуалып беткән кармак җепләрен, аңа гына хас иплелек, пөхтәлек белән ашыкмыйча, борын астыннан бер моң көйләп, сүтә башлады. Кошларның бүгенге соңгы сайраулары, әллә инде төн җитә дип аваз салулары, агачларның шома кәүсәләренә бәрелеп, үләннәр арасына егылып төште һәм шундук йокыга талды, чөнки иртәгә иртүк торасылары бар, сәгать өч яисә дүртенче яртыларда аткан таңны каршылыйсы — җыр сибәсе бар. шуңа кыска төннең йокысы ифрат кадерле! Вятканың аръягында, Ямул суы тамагында, яңа гына килеп урнашкан балыкчыларның озын һәм куе төтенле учагы кабынды Коры-сары таба алмаганнардыр, яисә чебен-черки куар өченме бу төтен?.. Ни сәбәптәндер табигатьнең бу комсыз һәм гөнаһлы җаннары бүген безнең тирәдә очмыйлар иде. Әллә без ияләнеп беттек инде, әллә алар безнең тәнне- канны сынап карагач, яңа төрле ризык теләп икенче якка очып киттеләр. Иске маякчы йорты тирәсендә ял итәргә төшкән яшьләрнең транзисторлары акыра, аңа сирәк-мирәк ялкау гына чиртелгән гитара тавышы кушыла да егетләр һәм кызларның ишелеп көлүләре ишетелә. Гуя алар өчен барысы кызык, барысы көлке. Әй. беркатлы һәм бөек оптимист яшьлек! Вакытлар узгач, шушы якларың искә төшә, гел сагындырасың, кайчак уйландырасың.. Кәримулла утравы тирәсендәрәк кемдер өздереп-өздереп вараксин гармонында уйный. Күрәсең, авылда берәрсенең шахтадан яисә ерак җирдән берәр туганы кайткан. Боларның көе-моңы үзләренчә, утырулары үзләренчә. Кызып алган абзый аракы бүләдер, ә хатыны, черки кагылмаса да. ялангач балтырларын аяк йөзенә кадәр каплап куйган чуар күлмәкле, татарча яулык япкан апа: «Гайфетдин, күбрәк була бит. исерә күрмәгез, калганын кайткач маташтырырсыз».— ди. Йөзе комач кебек кызарган кәкре аяклы, кунаклар хөрмәтенә бизәкле үзбәк түбәтәе киеп, хәтта галстук та бәйләп куйган Гайфетдин моңа гына бирешми «Ә соң, әнисе, былтыр килен белән малай кайткач, болай гына жибәрдекмс?- дигән соравы белән кыбырсынып утырган гулы битле, тулы гәүдәле, гомере буе эш күреп үскәнгә, кытыршы куллы, юан бармаклы хатынын үз ягына аудара Кунак хатыны үзен ифраг культуралы, ягъни шәһәрчә тотарга тели, түшенә кадалган алтын брошканы ничә сумга, таныш- белешләре аркылы тапканын, авыл хатынына бераз мактанып, ярым серле итеп сөйләп тора һәм ирләр кыстый башласа: «Фу. яратмыйм шуның исен!» дигән булса да, йөз грамм ак аракыны эх! дә димичә, сабантуй йомыркасы кебек кызартылган иреннәрен үзенчә бик матур ачып, авызына коя. Бу вакытта кунакка кайткан «шахтур абзый» шулай ук мәлҗерәгән була, сүз саен «Теге вакытларны хәтерлисенме9 Үгез җигеп, колхозны үгезгә гагын аппарган чакларны, ә? Не забывается, браг, не забывается!» ди һәм яшьлеген искә төшереп, чирәмгә каплана да тавыштынсыз, әмма гаҗәп зур сагыш белән елап ала. «Борис, ди аңа хатыны турсаеп, хватит тебе. Борис. Ну и что? Расплакался, хватит. На, выпей, немножечко!» Борис, ә татарча исеме Рәис булган абзый, рюмканы читкә этә һәм үзенчә, әмма моң белән җырлап та җибәрә. Телеграмм баганасы Олы юлга маяк ул. Сагынасынмы, дип сорыйсыз. Сагынмаган кая ул?! Колхоз агае Вараксин гармунын күрекләре аерылырдай итеп тарга ла җырны дәвам итә: Телеграмм баг анасын Саныйсым калган икән Күз керфекләрем талганчы Карыйсым калган икән Җыр-моңга бирелгән, кинәг кенә яшьлек хатирәләренә чумган авыл- апа элеп ала: Ага сулар, ага сулар. Ага сулар ник болай'’ Аккан сулар кире кайтмый. Яшь гомерләр дә шулай Җырны хәзер Вятка суларына карап, шәһәр-апа гына тыңлый Ә сулар чыннан да ага да ага. Аны кире борыр, кире кайтарыр бер көч гә юк. Гомер сулары бу. вакыт бу! Карасаң, яшь гомерләр әллә кайчан узып киткән икән Менә шушы суда коенып үстеләр ич алар' Шушы Кәримулла утравына бөрлегәнгә килә иделәр Бармак башы кадәр зәнгәрсу- кызгылг бөрлегәннәр хәзер дә исендә әле Кинәг ул үзен бер минутка оны га да әз генә чәрелдек һәм нечкә тавыш белән җырлап җибәрә Бакчадагы чәчәкләрнең Өзәм тик берен генә Яшь гомерләр ике килми. Белик кадерен генә Бу җырдан соң дүрт йөрәк, дүрт баш, дүрт авыз, сигез күз, сигез кул һәм сигез аяк бер җан булып утыралар Төнгә чаклы Күп еллар узгач та алар бу утрауны онытмаячаклар. Бүген иртәгә юк ул... Нигәдер минем хәтеремә Панки авылындагы җизни килде Озынча борынлы, ябык озын гәүдәле, азрак кычкырыбрак сөйләшә торган ачык күңелле бу кеше белән гармун гартын, җыр җырлап утырасы иде. Болай гына... Күңелдәге авыр юшкыннарны юып җибәрү өчен генә. Хәтта аның өчен дә түгел... Янында җыр-гармун яратучы әйбәт кеше булган өчен генә. Алайса калдым берүзем... Хак хатыны янына кайтып китте. Гафил җиңелчә киенгән икән, суык тидерүем бар. дип. җылы киемгә авылга юнәлде, ә Одик иң беренче булып мотоциклына утырып чапты — Әдилә янына, исеменнән дә чәчәк исе. һушыңны яздыра торган чәчәк исе килә торган Әдилә янына. Дөрес. Хак кузгалганда Гафилгә: «Минем төшкәнне көт, кайтам дисәң, аннан соң кайтырсың».— дигән иде. Гафилегез төнге чык төшүгә дерелди үк башлады үзем җибәрдем. Караңгылыкны фонарь яктысы ертты- Одик гөрелдәп, мотоциклы белән килеп туктады. — Кайда егетләр?— диде ул килә-килешкә. — Хак — Мәйсәрә апа янында. Гафил —туңды... — Хай! Соң берәмтекләп китәргә иде инде, кешене ялгыз калдырганнар! Хак абый — ярый инде, ә Гафил катып үлмәс иде бит. хай! — Зыян юк... Миңа үз уйларыма чумып утырырга әйбәтрәк тә әле ул. — Әйдә, башта җылынып алабыз! Одик куеныннан «Российская» чыгарып яртышар кружка итеп бүлде. Эчеп җибәрдек һәм ул алып төшкән йодрык кадәрле кып-кызыл помидорлар белән «зәм-зәм»не урынында ятсын дип бастырып куйдык». Эчкә җылы кереп китте. Одик кырык яшьлек интеллигент башы кебек сирәкләнгән (XX гасыр — пеләшләр чоры әле ул!) таллыктан бер кочак коры чыбыкны сүнәр-сүнмәс пыскып яткан учак өстенә салуга, уч төбе зурлыгында гына калган ялкын, чая ач бүредәй, корбанына сикерде һәм сөякләрен шатыр- шотыр китереп, бик тәмләп чәйни-ашый башлады. Төннең куе кара шәленә кинәт ут кабынды—бер читтән карап торучыга, бу якты төн кызының чәчләренә кунган алтын күбәләк яисә җанлы зөбәрҗәт кебек күренер иде. Учак җылысы төнге салкынны бөтенләй куып җибәрә алмады, суык, сырышкан көчек баласы кебек, резина итек эчендә зәңгәрләнә башлаган аякларга урала һәм чәнечке үләнедәй кулга, тәннең ачык җирләренә чәнчепчәнчеп кадала. Ләкин., ни хикмәттер! Вятка буенда балык сөзсәм дә, ничә сәгатьләр буе салкын чирәмдә йөрүемә карамастан, ревматизм җәфалаган уң аяк ыңгырашып та карамый. Гүя аңа берни булмаган. Әллә Вятка суының берәр шифасы бар инде? Кулларымны угалап, учакка елыша төштем һәм шырпы кабы кадәрле турыпочмаклы утлы күмер алып тәмәке кабызгач, тәмләп бер суырдым да кибәргә куелган ыштырларны таяктан алып, аякка чолгадым. — Мин төнгә салган кармакларны карап киләм әле...— диде Одик. Ул әле генә су коенып килде һәм плавкидан гына калган килеш кибенә иде. Саргылт төкләр белән капланган филнекедәй калын бот-аяклары һәм баз капкачыдай киң күкрәге учак ялкынында алтын төскә кереп җемелди һәм... (миңа шулай тоелды) селкенеп торалар иде. Ул да суыктан аз гына дерелди икән... — Бергә барыйкмы? дидем мин иренеп кенә, ә үземнең учак җылысыннан суык төн кочагына керәсем килми иде. — Юк, кирәкми, хәзер әйләнеп киләм... Ул китүгә, тагы ялгызым гына калдым. Учактагы чыбыклар арысланнан калган куян скелеты кебек кенә, әмма ялкын көчле әле. аның җылысы оятын югалткан фәхишә кебек назлап-назланып кына минем бөрешеп- корышып утырган тәнгә елыша. Күз кабакларына өч гөрәнкәле гер асканнармыни шап итеп ябылалар, һич кенә күтәреп булмый. Күз кабаклары — дөньяның гүзәллеген һәм ямьсезлеген ачып һәм каплап торучы пәрдәләр. Ул пәрдәләргә йокы асылынган, алар ябылырга гына тора. Нигәдер үземне тагы гигант динозавр өстеннән барган кебек хис итәм... Җиңел һәм йомшак адымнар белән. Ә күз кабаклары ябылалар... ябы-ла-лар... ябы... ла... ла.... Кинәт кенә минем каршыма караңгылыктан кемдер килеп чыкты. Карыйм: таныйм да кебек үзен, танымыйм да. Чү. кем әле бу?.. Авыр күз кабакларымны көч-хәл белән күтәреп, әлеге адәмне ныклап танырга тырышам: куллары тезләренә җиткән, авыр йөк күтәреп йөргәнгәме яисә яшәгән еллар саны гәүдәсен ваткангамы, яртылаш бөкрәйгән, шәрә тәнен саргылт-күксел төк баскан, маңгае тар һөм сөзәк, шуның өстенә җыерчыклы, күзләре кызгылт һәм кечкенә, әмма аларның төбендә акыл уты елтырый, өске ирене «Беломорканал» пачкасы кадәр, ияге туры түгел, киресенчә муенына таба кырык-кырык биш градус чамасында авыш, буе шактый кечкенә, өстәвенә үзе шактый йонлач Таныш миңа бу кеше, бик таныш. Кайда күргәнем бар соң әле мондый әкәмәтне? Кайсыдыр журналдамы, әллә китаптамы шунда, аның рәсеме дә бар бит. Бар шул! Нишләп утырасын9 диде ул. минем яныма әлпән-тилпән килеп Туңдым, җылынам Куыш ясарга кирәк иде! Нигә? Без бер төнгә генә. . - Без барыбыз да бер төнгә генә! Шул арада аңа охшаган тагы бер шыксызы килеп чыкты Утны сүндерә күрмә! диде ул шактый усал кычкырып Юк. нишләп сүндерим ди. чыбык өстәп торам... Аларга тагы да шыксызрагы-килбәтсезе өстәлде: Әйдә балык тотабыз! Иптәше балык тота, ә бу, җебегән, гик утыра. Үзе бит балык ашын я-ра-та! Ха! Ха-ха! Ха-ха-ха! Оста син! Ашарга барыбыз да оста безнең. Эшләргә кирәк, эшләргә! дип фәлсәфә корды ул. Мин урынымнан кузгалмак булам, ләкин нигәдер тора алмыйм, гүя тәнемне җиргә сумала белән ябыштырып куйганнар. Шулвакыт дүртенчесе, араларында иң матуры, каяндыр килеп чыкгы да минем янга килеп, маңгаема чиртә башлады. Үзе чиртә, үзе сөйли: Утырып горма! Тик ятма' Алайса үләрсең., ү-ләр-ссн ү. ләр сең... Кемнәрдер сиңа пычак кайрый... Мин бөтен җегәремне җигеп, урынымнан тора башлыйм һәм кинәт кенә күзләремне ачып җибәрәм. Шабыр тиргә төшкән маңгаемны Хак тоткан да Син авырмыйсындыр ич? Салкын тидеме әллә? дип сорый Мин йоклан утырганда, ул безнең янга төшеп тә җиткән Юк! дим тиз-тиз генә Юк. авырмыйм. Менә утыра торгач, оеп киткәнмен Ярый алайса, ди Хак. Одик йокласын, уятма дигән иде Мин тагы берәр кочак чыбык алып киләм әле, дип. Одик гыгыз стенадай торган куе караңгылыкка кереп югалды. Мин һаман да төшемдәге төнге очрашудан айный алмый утырам. Хак калган шулпаны җылытырга элде дә бөркәнеп ятты Утыра торгач, уйлар шигырь юлларына күчте. Гадәттә, ялгыз калганда, шулай күңеллән шигырь язу белән мәшгуль булучан мин. Бу бигрәк гә трамвайда, поездда барганда, пароход-теплоходта йөзгәндә яисә самолетта очканда. Күбрәк, әлбәттә, табигать кочагында йөргәндә: урман- кырларда. елга-инеш-күл буйларында җәяү йөргәндә Одик учакны тергезгәч, яртыны калган шулпа белән җылыныр өчен каплап куйдык га, уңайлап кына учак кырыена сузылып яттык Одик ниндидер көй сызгырып кармак гаягы юна. Хак үз уйларына чумган, ә мин күңелдән язам Вятка өсте, купең амбары күк. Кара ишек белән бикләнгән Утын өстим учагыма. Ялкын Чыбыкларны ашый бик тәмләп Учак һич китәсе килми аннан. Ялгыз башта уйлар тилерә Шулвакытны килде бабаларым Минем янга хәлне белергә. «Утын сүнмәсен! —ди алар мина — Куыш яса. әйдә, бик туңсаң. Сез—егерменче гасыр имгәкләре. Өшеп үләрсез дә... чик куйсан!» Йонлач бабай никтер гел кисәтә. Маңгаема минем чиртә дә: — Йөз мең еллар элек без яшәдек. Сез яшәсен өчен иртәгә!. . дәм баласын яраткан нәрсәсенә ияләштер генә, ул аңа сагыз кебек чат ябыша. Балык тоту белән дә шулай булды. Без дә Вяткага күлмәккә тегелгән сәдәпләр кебек ябышып калдык. Авылга азык- төлеккә һәм йокларга гына кайтабыз. Шул ук Вяткада Одикнын туган көнен уздырдык. Әдилә дә килергә тиеш иде, әмма аны райкомга җыелышка чакырганнар. Бүген генә белдем: Әдилә күрше кечкенә генә колхозның председателе булып эшли икән! Менә сиңа мә! Болай булгач аннан чәчәк исе түгел, арыш-бодай, клевер-люцерна исе килергә тиештер... Шәп ис, яшәү исе... эшләү исе.. Иң матур тостны Хак әйтте: — һәркемнең иң зур шәхси бәйрәме бар, ул—туган көн. Кешенең нинди зур җиңүе ул туу дигән нәрсә! Уйланып караганыгыз бармы, без бит җиргә миллионнарга бер конкурс белән киләбез Чыннан да, зур җиңү, зур бәхет бу. Шулай булгач, бернинди шатлыгы калмаган чагында да кеше үзенең туганына сөенергә тиеш. Менә без дә бүген синең туганыңа сөенәбез, Одик. Туган көнең мөбарәк булсын! Нигәдер, соңгы көннәрдә Хак миңа ошый башлады әле. Мин аның йөзенә текәлдем... Андый кешеләрнең йөзе матурлыкка дәгъва кылмый, ләкин аларны ямьсез дип тә булмый. (Гомумән, кеше кадәр кешене ямьсез дип әйтү үзе ямьсезлек яки мәйсезлек ул, халык бервакытта да «аның ире яисә хатыны ямьсез икән дими, матур түгел ди — матур түгел!) Әмма андый кешеләр белән дөнья тулган, статистларга хас саннар телендә әйтсәк: йөз кешенең, әлбәттә, туксаны, ягъни ун кешенең тугызы матур түгелләр, икенче сүз белән әйткәндә ярыйсы (русча — ничево!) билгесе куя торган адәм балалары Әгәр портретын ясау максаты белән Хакның йөзенә күз төшерсәк... Өч рәт буразна салынган җыерчыклы маңгай, артка таба сыпырсаң, күңелне «шытырдата» торган кытыршы кара чәчләре, кашлары куе һәм калын (мондый кешеләрне «чабата каш» диләр), борыны кыска һәм аз гына кәкрерәк, сул яфрагында әллә пычак, әллә пыяла кискәннән калган ак җөй беленеп тора, күзләре кечкенә, әмма ташны да тишәрлек итеп карыйлар, аларда акыл нуры уйный сыман, ияк чокыры мөлаемлык чишмәсе кебек һәркемне үзенә тартып тора, аз гына турсайган калын иреннәрендә яшәүгә омтылыш, тормыш ләззәтен белү чагыла.. Бүген иртә белән без аның белән кычкырыштык. — Мин ял итәргә кайттым,—дидем мин аңа.— беләсеңме, ял итәргә! — Ял? Гел ял буламыни?! Ял эш арасында ул. Сау-сәламәт, исән кеше мәңгелек ял турында уйламыйдыр! — Вяткага мин ялга килдем,— дидем үзсүзләнеп. — Вятка ял итү урыны түгел, яшәү урыны ул. Ә яшәү урынын һәркем көрәшеп яуларга тиеш! — Күпертмәсәнә! —дидем мин, ачуым килә башлап, нигәдер ул миңа юри шулай «матурлап» сөйли кебек тоелды. — Алайса, эшләп яуларга тиеш! Эш—шул көрәш инде ул,—диде Хак та үзсүзләнеп. Бу кычкырышуның башы болай иде. — Тыңла әле,—дигән иде бервакыт миңа Хак.—Син миңа алма бакчасы эшендә булыша аласың. Төгәлрәк әйткәндә, язу эшендә. Бу мәсьәләне төбеннән куптарып өлкә оешмасына язмакчы идем, орфография ягы шәп булса да, урынына җиткереп язу ягыннан үземдә йомшаклык сизәм. Ярдәм итмәссеңме? — Көчемнән килгәнчә...—дидем мин. Ул вакыт Хак шатланган иде: — Рәхмәт! Ышандырдың... Җирдә нык басып тору өчен кешегә ике аягы гына җитми әле, таянырга кешеләр кирәк: көчле дуслар, акыллы иптәшләр, ярдәмчел туганнар... Иртә белән шул хатны языйк әле, дип, минем янга керде. Әмма яза башлауга, үземнең бу урында көчсез икәнлегемне аңладым. Хатта колхоз председателен тәнкыйтьләп язган сүзләр күп, ә мин ул кешене белми торып (хәтта кыяфәтен дә күргәнем юк!) ничек аның турында... Аннан соң кунак кеше бит мин дип уйладым. Халык: «Кунак булсаң, тыйнак бул!»—ди. Гомумән, «икеләнеп» калдым... Ә кеше икеләнсә, өчкә әйләнә: аккошка, чуртанга, кыслага... __ ак, кайда хакыйкать? Синдә аның беренче өсь хәрефе генә...— дигән сүзләргә уйларымны туктатып, башым күтәрсәм, Гафил белән алар тагы бәхәскә кергәннәр икән. — Сүз белән эшнең тәңгәл килүе!—диде Хак. — Менә-менә! Уйлап карыйк, ни әйтер бу бась!—Гафил тар уч төбе белән үз маңгаена сугып алды да бер мәлгә сүзсез торды. — Айе!—дип куйды аннан тәкәббер генә, аның соргылт-кара күзләрендә ниндидер мыскыллы һәм кыю ут кабынды, бу утны күзлек пыялалары астында гына яшереп булмый иде. — Сүсь-эсьнең тәңгәл килүе, ягъни, икенсе төрле итеп әйткәндә, грамот-лы итеп әйткәндә... (ул бу сүзләргә зур басым ясады һәм, бик акыллы фикер әйтәсен сиздерепме, тагы беравык туктап безне көттереп торды) сүсь белән эсьнең доресьлегенә иресү өсен кесегә сын ирек., сын мәгънәсендә ирек кирәк, сөнки ксссләр бер-берсенә бәйле булганда, бу турыда борынгы философ Сократ та әйткән. «Икенсе кесегә бәйле кесене ирекле дип булмый», дигән... — Сократ: «Икенче бер халыкны изеп торучы милләтне ирекле дип булмый дигән...»—мин аның сүзләренә тиз генә төзәтмә ясадым. Гафил мине бөтенләй ишетмәгәндәй дәвам итте: — Сүсь белән эсьнең доресьлегенә абсолют иресеп булмый. Шушы сүзләрдән соң укучыларына караган укытучы шикелле барыбызны өстен һәм горур караш белән сөзеп чыкты: «Аңладыгызмы инде, тинтәкләр?» янәсе... Күпмедер вакытка тынып калдык. Шунда күрдем: Гафилнең чыраена үз-үзен ярату галәмәтләре чыккан. Ул хәзер фикерен дәвам итү очен, шаккатырырдай, саллы сүзләр эзли иде. Ул шактый көттергәч, дәвам итте: — Сулай булгась, кесс иң беренсе сын иреккә иресьсен, ә моның өсен, дөньяда бер генә кесегә дә бәйле булырга тиес түгел! Менә кая бора үгез тәртәне — җылы абзарга, яшел печәнгә! Кайдан анда бу фикерләр? Чынлап әйтәме ул, әллә юри генә безне шаккатыризм белән утыртырга телиме? — Чын ирек — максатыңа, инанган эшеңә хезмәт итү ул!—дидем мин, үз-үземә ышанып. Бу фикер миндә егерме яшьлек егет чакта ук сеңеп калган иде инде, бүгенге көнгә кадәр аның үзгәргәне юк — Марксь! — диде Гафил. — Ленин: «Җәмгыятьтә яшәп, аннан ирекле булып булмый»,—дигән. 3. «К.У>»13 33 — Аннан соң...—дип өстәде моңарчы бер сүз дә эндәшмәгән Хак. Дөньяда яшәгән һәркемнең патриотлык дигән хисе бар. Кешеләрнең күмәкләшүен, бер уйга килүен, бер эш өчен януын, син әйткәнчә, берберсенә бәйлелекләрен шушы бер сүз—патриотлык төшенчәсе белән дә аңлатырга мөмкин. Ансыз ил-җир юк, ил-җирсез җүн юк! — Чын патриот үз иленә каршы килмәүче түгел, ә үз Ватанын кире кайтару өчен барлык көчен куючы кеше!—диде Гафил, кирәкле сүзләрне табуына сөенеп һәм безгә җиңүле карап. Кайда ишеттем, юк, укыдым соң әле мин мондыйрак сүзләрне. Әйе, әйе... Борынгы Греция... Безнең эрага кадәр бишенче гасыр. Тарихчы Фукидид язып калдырган. Полководец Алкивиад шундыйрак сүзләр әйткән бугай... Әмма Алкивиад илен, Афинаны саткан кеше. Үз иленә каршы поход белән килгән һәм бер генә тапкыр түгел... Менә кая кергән сезнең уйлар. Еракка качып котылмакчымы? Фикерләрне ерак тарихтан—бик тирән коедан алмакчы? Безгә ярыймы соң ул кое? — Үзең белмәгән коедан суны эчкәнче, аның чисталыгын тикшерергә кирәк...—дидем мин аңа карап һәм «коедан» сүзенә аерым басым ясап. Аннан соң өстәп куйдым: — Пычрак су эчүдән ашказаны бозыла.. Аңлады Гафил кое белән кая төрттергәнне. — Тарих—бүген әйтергә ярамаганнарны үткәннәрдән сөйләтү ул,— диде. — Әмма тарих—Наполеон, һитлер табуты да ул...— Моны Хак әйтте. — Ә икенче һитлерны Җир шары күтәрә алмаячак!—диде Одик кинәт кенә һәм пәкесен кискен генә лезвиягә чумарлык итеп былтыргы корган яфраклар яткан җиргә кадады. — ...Пычрак су ашказанын бозып кына калмый, үлемгә алып бара...— дидем мин, әүвәлге фикеремне дәвам итеп. — Бесьнең ясәү сул көн саен үлемгә бару инде ул...— диде Гафил ярсу гына, аңа үзен тыныч тоту авыр иде, күрәсең. — Ник туганга үкенгән кеше сүзе бу. Ә андый кеше мәрхүмнән йөз мәртәбә көчсез! Минем сүзгә Хак тагы өстәмә кертте: — Тере мәет! Яшәү белән җан асраучылар арасында аерма күп шул. Шунда ул сүзне икенчегә борып, ифрат зур сагыш белән әйтеп куйды: — Ә шулай да, егетләр, мин быел үлемнән курка башладым әле... Өчебез дә аңа борылып карадык, Хак уң кулы белән йөрәген тоткан, йөзе кәгазь бите кебек ап-ак, маңгаена тир бәреп чыккан. Гафил сүзнең икенче якка кереп китүенәме, әллә бәхәс тагы аның җиңелүе белән тәмамлангангамы, корт чаккандай сикереп торды һәм чәбәләнеп, нечкә тавыш белән кычкырып ук җибәрде: — Әй, сез тинтәкләр белән утырганчы, бер ялгызым... һәм ул читкә борылып ятты. — Характерны да шәрәтән күрсәтергә ярамый!—диде Хак, Гафилга ачуы килеп.— Бигрәк тә ят кеше, яки кунак булганда... Холкыңа да күлмәк кидерергә кирәк! Чистартылган нәни балыкларны Одик бер урынга җыйды һәм чишмәгә суга барырга җыенгач, нигәдер безгә карамый гына, үз алдына сөйләнгәндәй, әйтеп куйды: — Белем белән... у-кыган-лык белән щеголять итү яхшы нәрсәдер бәлки. Ни әйтсәң дә, миро-воз-зрение! Әмма кеше фикерен сөйләп, нигә философ булып кыланырга. Философлар түгел сез, ә сөйләсофлар! Хәзер, уйлый торган түгел, эшли торган замана. Безнең өчен башкалар уйлыйлар яисә уйлаганнар инде...— Аннан соң миңа карап:—Катырак кагылсам, гафу итегез!—диде. Утыртты! Кем уйлаган? Ай, Одик! Ай, егет!! Ай, философ-сөйләсоф!.. Беренче тапкыр озын һәм озак итеп җөмлә әйтте — югыйсә, сөйләшмичә эшли генә иде, сүзеннән эше күп иде Кем ди бит — сөйләсофлар! Уйлап-уйлап та башка килми торган сүз. Ә шулай да. шалишь, брат Уйлый торган түгел, эшли торган замана, дисен. Уйлый торган түгел, дисең. Уйлый торган! Уйлана торган замана. Алдама — син дә уйлыйсың! Уйлаганыңны сөйләмисең генә Кем дип атады бит безне—сөйләсофлар. Шәп сүз' Шул көннән соң артык сүз куерта башласак, бер-беребезне бер сүз белән генә тыя башладык: — Йә, йә, сөйләсоф булма әле! афил табигать тарафыннан нәзберек күбәләкнең нәфис һәм кулга |[_ тотсаң уалып китә торган канаты кебек ясалган иде: акбур төсендәге кояш күрмәгән аксыл йөзендә зәңгәрсу кан тамырлары беленер-беленмәс кенә сузылганнар, гүя рәссам каләмен зәңгәргә манып, берничә тамга сызган, аз гына бөгеркәрәк кара чәчләрен ишле рәвештә кавык сарган, алар аның күлмәк якасына да шактый коелганнар, озын нечкә борынының сул як тишегеннән ике бөртек кара төк төртеп чыккан, үзсүзлеген күрсәтеп торган нечкә һәм кызгылт корган иреннәренә ирония кысылган, зур матур кара күзләре кешене өнәмичәрәк карый, вакыт- вакыт аларда мыскыл — алдында басып торучы кешедән үзенең өстенлеген сиздерүче хыянәтчел яшерен сары ут ялтырап китә, бугаз төере шактый алга чыгып торган нечкә муены биек маңгайлы кечкенә башын шактый туры һәм тәкәббер тота, озынча матур ияге һәрвакыт бетмәс- төкәнмәс горурлык белән югары чөелгән була Атлавын да ул жиңел, әмма чайкалыбрак, җилдәге мамык сыман җилфердәп атлый Җилфердәп диюем шуннан кигән костюмы ике үлчәмгә зур булып, халык әйтмешли, «казыкка элгән капчык кебек» тора, күзәтүем буенча. Гафил үзенең нечкәлегеннән оялып, зуррак үлчәмгә костюм астыннан җәй көне дә ике кат күлмәк яисә свигер кия. әмма бу гына аның арыклыгын яшерә алмый иде: уч төбе кадәрле калак сөякләре шыксыз булып тырпаеп торалар. Ни генә димә. Гафил авылда лиләп, арыш ипиен тозга манып ашап үскән егет түгел шул! Әтисе Урал шахталарында күмер чапканда, бу Губаха урамнарында трай типкән. Ун классны тәмамлагач, киномеханиклыкка укыган, аннан соң институт Анысы да ярты-йорты гына Каян йоккандыр ул аңа андый чир физик эшкә карата нәфрә> һәм йөз чөереп карау. Шуның белән ул, күрәсең, яшәүдәге иң зур бәхетләрнең берсеннән мәхрүм булган. «Мәхрүм мәрхүм була», ди торган иде минем бабай. Ул китапка чумган. Әмма Мансур абый сүзләренә караганда, «коры китап кына уку — сукыр бер тиенгә дә тормый » Печән чабуның асылын укып түгел, эшләп беләләр. Йорт салуның да шулай... Утын яруның да Балыкларны юып салгач. Одик мотоциклына атланып, авылга Әди- ләне алырга элдертте. Узган көнне ул да берәр сәгатькә безнең белән утырырга ризалык биргән булган Одикның әйтүенә караганда. Әдилә балык ярага икән Күрәбез болай булгач Әдиләне исеменнән дә чәчәк исе килә торган кызны! Тәненнән арыш-бодай. люцерна-клевер исе килә торган рәисне, колхоз башлыгын! Одикның уена башта Гафил генә каршы төште — Таптың сүсь. Ирләр зәмәгатен хатын-кыз белән пычратырга ди менә! Ул кыська аяклар сулкадөр хәйләкәр егетләре алдында матур күренер өчен үксә-плат форма кияләр Теләге бар икән, төшсен, диде Хак бәрәңге әрчегән җиреннән кузгалып килеп — һәркем үсенен теләкләренә кирәкле урын табарга тиесь!- диде Гафил.—Менә минем теләк: мин карсы! Хатын-кысьсысь утырыйк Шактыйдан бирле бер-берсенә үпкәләшкән ир белән хатын кебек сүзсез утырабыз, шуңа мин аның белән сөйләшү өчен: — Иә, иптәш сөйләсоф, фикерегез ачыклана башлады, дәвам итегез,— дидем. — Асылырсың сезнең янда, асылмас борын ябарлар! — диде Гафил һәм кинәт кенә сүзеннән туктап, стенадагы кадакка бәрелеп шартлаган уенчык шар кебек шиңеп калды. Ниндидер гаебе булган кеше кебек... — Ачылуы ябылуга охшый!—диде Хак көлемсерәп. Гафил ни өчендер ярсып китте: — Минем бабай — Фаясь мулла, заманында өсь ат тоткан, тегермәне булган, әмма хезмәтсе тотмаган. Дөбер-сатыр эсьләгән. мәхәлләсен дә алып барган. Сабантуйларында батыр калган. Ә мин кем9 Адәм имгәгемени? Мин кемнән ким, ә?! Минем дә горурлыгым бар Ул горурлык өсьнекеннән дә көсьле! Минем кемсек (кемчек) түгел, ә кемдер! булась- сым килә... — Чү-чү!—диде Хак.—Әллә кемгә охшый башладың әле син — Мин кемгәдер охсыйм икән — минем кебек кесьеләр бар дигән сүсь. әгәр мин кемгәдер осыйм икән—димәк ки. бесьнең кебекләр дөн!»яда күп! Хак ухага бер кашык тоз салды һәм калагын сумкага салып сөйләп китте: — Теләк дигәннән... Кешеләрдәге һәр нәрсә теләк туганга барлыкка килә... хәтта кешеләр үзләре дә. әмма—теләк туу — сүз, ә барлыкка килү— эш... Хак, ниндидер тирән сагыш кичергән кеше кебек моңланып, сүзсез калды. Аннан соң тагы дәвам итте: — Теләк дигәннән... Эх, егетләр, ифрат зур бер теләгем бар минем. Нәрсә әйтер диеп без аңа карап каттык. Гафил (каян килгән гадәттер) иренеп кенә үлән сабагы чәйни иде. Әллә витамин җитми инде аңа? Менә аның селәгәе-төкереге белән нечкә иренле авыз кырыена яшел масса җыела башлады, шуннан соң ул лыч итеп җиргә төкерде. — Зур теләгем бар минем, егетләр. Өч кыз миндә, ә малай юк. Малай тусын иде. малай. Аның белән менә сезнең белән утырган кебек Вятка буенда балык каптырыр идек, сөйләшеп йөрер идек. Кызларымны барысын да яратам мин... Тик шулай да ир кешегә малай кирәк! — Мәсьәлә Мәйсәрә апада тора,—диде Гафил, нигәдер оятсыз көлеп.— Ул рисьа булса?.. — Үземдә мәсьәлә, үземдә...—диде Хак акрын гына. Мотоцикл тавышына борылып карасак, ифрат зур тизлектә килгән Одик күренде. — Бер-бер хәл булганмы әллә?—диде Хак. кинәт борчылып. — Әдилә дә күренми...—дидем мин. Одик моторын сүндереп тә тормастан, әллә ничек сәер генә итеп «Ижспорт» мотоциклы өстеннән сикереп төште дә (әллә егылды шунда) йөгереп килеп, чирәмдә үлән сабагы чәйнәп яткан Гафилны көчек баласы урынына күтәреп алды: — Бәреп үтерәм, кабәхәт! — Үтер! — диде тегесе аптырамый гына һәм аның күзләренә битараф карап. Одик үләксә күргән кебек җирәнү һәм тирән нәфрәт белән ана карады, кинәт кенә җыерчыклар барлыкка килгән маңгаена төшкән юеш чәчләрен сулышы белән өф! итеп өреп, янга җибәрде, аннан соң ачы алма капкан кеше кебек йөзен чытты, корбанын, буялырга чиркангандай, кинәт кенә этеп җибәрде. Гафил һаман да битараф һәм салкын йөз белән бер адым артка чигенде һәм чирәмдә калкып торган ташка абынып, җиргә егылды Торып өстен-башын каккалагач, берни булмаган кыяфәт белән шым гына минем янга килеп утырды. — У-у-у! — Дип улап җибәрде Одик өзгәләнеп, гүя аның тәненә генә түгел, җанына учлап-учлап тоз салалар иде. Ул беравык яшькә томаланган рәнҗүле күзләре белән безгә карап торды һәм. бу халәтенә оялган төсле, кинәт кенә читкә борылды. Аның үгез каны төсендәге курткасы аркылы беленеп торган рельефлы иңбашлары, амбардагы ашлык суыргыч кебек, калтырый башладылар. Менә ул безгә таба борылды һәм безнең эчебезне, тышыбызны берьюлы күрергә теләгәндәй, яшь тулган зәңгәр күзләрен зур итеп ачып (хәтта күз агының зәңгәрсу тамырлары да күренде) Гафилгә, өзелгән ботак ялгана дигән өмет белән, эндәште Дөресме?? Дөрес. . диде тегесе, тагы да битарафрак итеп. Одик җиргә ауды һәм башы белән кадалып тора башлады — Дөресме? дип кабатлап сорады ул —Бәлки... Беләсеңме, минем өчен бу — үлем белән бер. — Дөрес... дип, өметне кисте әлеге битараф тавыш Одик тавыш-тынсыз гына коймакка ошаган чуерташка башын тыктык! итеп бәрә-бәрә елады. — Тык-тык! — Гүя тамчы тама.. — Тык-тык-тык!— Гүя яңгыр ява Хак сүзсез иде. Мин дә эндәшмәдем. Күңелнең кайсыдыр сизгер һәм тиз эләктереп ала торган өлгер кылы сүзнең Әдилә турында барганын белә иде Одик йокыдан уянган лунатик кебек авыр гына урыныннан торды һәм ышанычсыз адымнар белән агачлар арасына кереп югалды. Хак әйберләрне җыештырды, бездә уха кайгысы юк иде инде, чиләкне шулпасы ние белән кире Вяткага түктек Ашагыз, балыклар, үзегезнең чиләктә кайнаган туганнарыгыз, иптәш-дусларыгызның башын, йөрәген... җанын, бәгырен ашагыз... Кешеләр дә кайчак шулай бер-берсен ашыйлар. Чиләктә пешереп түгел, сату, алдау казанында пешереп, бер- берсенең җаннарын ашыйлар. Одикка нәрсә әйтергә? Юатыргамы? Юк, юк. ул аңа мохтаҗ түгел. Кирәкмәс вакытта юату — кайгыны тирәнәйтү генә ул. Хак Одик артыннан агачлар арасына кереп китте, миңа Гафилны алып китәргә ымлады Кайтырга чыккач, түзмәдем сорап куйдым: Нәрсә булды сезнең арада? — Әдилә... Әдилә икәнен үзем дә аңлыйм! — Кыз түгел ул... — Ә!.. Бесь аның белән Одик күрмәгәндә ирле-хатынлы уйнадык Ну! Ышанып бетмим Чыннан да мин аңа ышанмадым. Күңел: «Ышанма!» диде Мин вөгасьсе түгел Ысанмасаң кәсләмим. Одикка кадәр ул минем кысьым иде Мин институтта укыган сакта Ни намусың белән! Мин бит Одик белән сине дуслар дип йөри идем Дуслар? Бесь икебесь тә бер класста укыдык, икебеськә дә егерме тугысар ясь. Менә бесьнең дусьлык! Ә мәхәббәттә дусьлык катнашмый Шулвакыт ул иелеп җирдән таш алды һәм өненнән чыгып, безне карап торган йомранга атып җибәрде Йомран шундук, суга чумган күк. юкка чыкты Моннан кызык тапкан Гафил шаркылдап көлде, аннан соң кулындагы таштан калган тузанны сөртеп сүзен дәвам итте: Беләсеңме, сеф! Бүген генә сөйләсьтек. Дөньяда теләк дигән бөек көсь бар Теләк туды үсеңне тотам димә, чөнки ул турыда уйлый басьлыйсың, ә уйга кергән нәрсә пысьрак түгел. Минем күптәннән аның кеше кайгысына, күз яшенә булган битарафлыгы. дус дип йөргән (дуслыкны белмәсә дә) кешесен сатып та. юктан. таштан куркып качкан йомранны күреп, шаркылдап көлүе йөрәгемә ачу давылы кузгаткан иде... — Шушы сүзләрең өчен генә дә мин синең авызыңа сугып, утыз ике тешеңне кояр идем!—диде мин, ачуымнан шартларга җитеп. Гафил кинәт туктап калды һәм битараф кына: • — Сук соң, сук!—диде. — Жәллим... — Минеме? — Юк... — Ә кемне?! — Өстендәге костюмыңны, үзең әйттең бит: 170 сум тора дип. Пычратырмын... Ә синең бәяң—170 тиенгә дә тормый... — һәркемнең үсь бәясе! Мин кинәт кенә борылып, икенче сукмакка кереп киттем, Гафил инеш ярындагы язгы ташу вакытында чүпләр эленеп калган куе талларга күмелеп калды. Күз алдыма Вятка ярындагы коймакка охшаган уч төбе зурлыгындагы чуерташка маңгаен бәреп елаган Одик килде. Тык-тык...— гүя тамчы тама. Тык-тык-тык...—гүя яңгыр ява. Тык-тык-тык-тык...—Одикның мәхәббәттә алданган, хыянәт угы кадалган ат башы кадәр яралы йөрәгеннән кан тама... Әй, бу кеше дигәннең Җаны! Шушындый пошмас, бер караганда, күп нәрсәгә битараф егеттә һәр сүзнең әйтелешен тоемлый, һәрбер эшнең иң кечкенә төсмерләрен күрә һәм кешедәге аз гына үзгәрешне дә сизеп ала торган шундый нечкә күңел булсын әле! Менә бүген Вятка ярында ул күңелнең бер кылы тартылды да өзелде. Мәхәббәт кылы... * * * ул сөйләшүдән соң Гафил белән башка очрашмабыз дигән ш идем, әмма алай булып чыкмады. Ул үзе килде. Кесәсенә бер коньяк тыккан. Мин аларны Вятка буенда коньяк белән сыйлаган идем. Күзләре әйтеп тора: «Без дә мондый нәрсәләр белән таныш, янәсе...» Минем тозлы-борычлы җимерек чыраемны күреп, сүзне үзе башлады: — Усак янында сүсьне басьладык кына, дәвам итәргә мөмкинме? Юлдагысын да сөйләп бетермәдек сикелле.. — Юньсез сүзне дәвам иткәнче, башламавың хәерлерәк! — Дөресьлек хакына! Басьлаган сүсьдән касу — зиңелү дигән сүсь... Зөһрә карчык кызы Газзә ханымнарга киткән иде. Өйдә бер үзем генә. Ризалаштым: — Йә нәрсә әйтербез? — Әдә асыктан асык! — Мин ачык сөйләшәм... — Соң сулай булгась, хоть утырырга урындык бир! — Рәхим итәсең! Әмма онытмыйк — бу минем өй түгел... — Зөһрә карчык өе. Стаканнар алып кил әле! Әбинең шкафында өч-дүрт рюмка да бар иде. аларның икесе өстәлгә килеп кунаклады. Гафил аларны келтерәтеп коньяк койды. Мин Одик биргән кипкән балыкны турадым. Шул вакыт Гафил кесәсеннән ике пачка шоколад һәм «Петушок» конфеты чыгарды, аннан соң миңа үтергеч итеп карап куйды да моңсу гына итеп мыскыллы елмайды. Коньякны нәрсә белән эчәргә икәнен белмисең, эх, шәһәр аламасы, ди иде бу елмаю. Аптыраш, мин аннан көләсе урынга, ул миннән көлә. Коньяк белән кипкән иреннәрне юешләткәч һәм шуның белән телне ачыктан-ачык сайратырлык иткәч, сүзне янә мин башладым: — Йә. нидә калдык? — Теләк турында... Шул вакыт Зөһрә әбинең базда калган соры мәчесе «мияу!» дип кызганыч рәвештә кычкырып куйды. Барып баз капкачын ачкан идем, чыкмый, ә үзе һаман мияү! мияу! ди. Гүя: «Сөйләшегез-сөйләшегез әйдә, мин уяу. мин уяу!» -ди... Гафил киерелебрәк утырды, әллә урындык аяклары, әллә аның сөякләре бер-берсенә бәрелеп шыгыр-шыгыр килде. Ул. нәрсә әйтергә сон дигәндәй, бераз вакыт күзен йомып торды, ач яңакларындагы сеңерләр уйнаклап алды, иренә кәгазь калынлыгы гына калып кысылды, шома биек маңгаена хыянәтчел тир бөртекләре бәреп чыкты. Мин шулвакытта аның йөзенә ныклабрак күз төшердем: моңарчы күрми йөргәнмен икән матур иде. каһәр, бу егет, ирләрчә тупас кыяфәтле, көче йөзенә чыккан аю кебек салмак һәм җегәрле Одик белән чагыштырганда хатын-кызларча матур иде. Хәтта кызларча матур, сабыйларча матур Кыяфәтендә инфантиль чалымнар да бар. Табигать аны нәзберек, нәзакать иясе итеп яраткан, ләкин җанына сагыш-моң катыш оятсызларча үзүзеңне ярату, башкаларны түбәнсетеп карау рухы өргән Менә сссь, дип сөйләп китте ул, минем Әдилә белән ирле- хатынлы ... мөн... мөнәсәбәтне Одикка карата хыянәт дип саныйсысь — Әйе! дидем мин Әмма теләк дигән бөек кось бар! Миңа егерме тугысь, Әдиләгә егерме дүрт. Весь, фисик яктан бер-беребссьне теләдек. Одик моны аңламый, ана рухи сөесү кирәк. Нигә сез нәкъ Әдиләгә күз аттыгыз? — Ә нигә сесь каз боты урынына сөяк кенә кимермисесь? Коньяк урынына сасы самогон гына эсмисесь? Аңламадым? Мин. әлбәттә, боргаландым гына. Аңлатты бу! Сез русчалап әйткәндә сволочь, татарча хәсис! дидем мин. аның йөзенә бәреп. Сүсьләрегесьне үзегеськә кайтарам: минемчә, алар сесьгә дә ябысырга мөмкин Аннан соң, онытмагысь мин сесьтә кунак' Мин аның йөзенә текәлеп уйга баттым Соң, бу адәм баласына бернинди сүз дә тәэсир итми микәнни сон? Нинди авыр сүз ишеткәч тә, кымшанмады. Ә син. абзый, кызасың Көчсезлегсңне күрсәтәсең. Сүзләрең үзеңә ябышырга мөмкин дип шәп сылады бит бу үзеңә. Йә. ходаем! Каян килгән ана мондый ихтыяр көче Югыйсә, тәрбиясе дә ташка үлчим кебегрәк Ә үзен ничек тота? Принцмыни! Ә коньяк, шоколад һәм «Петушок»? Ә ни өчен сөйләшеп утырам соң әле мин аның белән9 Ни өчен?! Дөреслек хакына! Ә Ярый алайса! Беләсезме нәрсә9 дидем мин аңа шактый сабыр гына һәм җитди тон белән. Сез бервакытта да үз хыялыгызга ирешмәячәксез Ә нинди хыял ул? Әдилә! - Әдилә?! —дип куркынып сорады ул. Әйе. Әдилә Ант итеп әйтәм. Әдилә бервакытта да сезнеке булмаячак! Ничек булмаячак? Мин кинәт кенә торып бастым һәм аның йөзенә үк якын килеп, күзләренә текәлдем: Ни өчен Одикка алдап мыгырдандың9 Әдилә аңа хыянәт итмәде ич! дидем мин. пышылдап кына, әмма зур пафос белән һәм сүзләремә яшерен сер мәгънәсе салып Каян беләсең?! диде ул да астан без белән чәнечкәндәй сикереп торды, кара күзләренә тагы курку йөгерде — Күпме яшерергә теләсәң дә, күзләрең әйтеп тора, егетем! Миңа ифрат рәхәт булып китте. Гүя бүлмәгә саф һава тулды, сулыш иркенәеп, гәүдә җиңеләеп китте. „ «Шалишь, брат!—дидем мин эчемнән генә Яхшылык барыбер җиңәргә тиеш, чөнки ул — кешенең яшәве!» Гафилгә сөйләргә ирек бирмичә сүзне дәвам иттем: Менә бүген син минем янга ник кердең? Кичәге Әдилә белән без ирле-хатынлы. дигән сүзләреңә мине тагы да ныграк ышандыру өчен бит. Син минем кичә ышанмавымны күрдең. Ә мин ышансам. Одик һәм Хак та ышана, имеш Шулай берәм-берәм безне алдарга теләдең, ә? — Каптым! —диде ул, бөтеркә чәчләрен йомарлап тотып. — Уйный алмадың ролеңне, хәсрәт артист! — Сөенәсең? Аның ни сабыр ак йөзенә тимгел-тимгел кызыл иңә башлады. «Оялуданмы. әллә бик ачуы килүдәнме?» — дип уйлап алдым. — Яхшылык җиңүенә сөенергә кирәк, әлбәттә! Әмма мин сине аңладым: балыкка йөрүләрең. фәлсәфә сатып маташуларың—барысы да кыланулар гына булган, шулаймы? — Әдилә кирәк иде миңа. Әдилә...— диде ул ишетелер-ишетелмәс кенә Яратам мин аны, мин унынсыда, ул зиденседә укыган вакыттан бирле яратам... — Ә ул? — Ә ул юк Ул О ..дик... ны... Сул зыкны ярата! — Нишләрсең... Яратуны көчләп алып булмый!! — Одик беркатлы егет, бу сүсьгә ышанасак һәм... Әдиләне тасьлаясак... Ул барыбер минеке булаясьсак... — Сүзнең ахырын уйлап сөйләргә кирәк, энекәш!—дидем мин ана. акыл өйрәтүче тоны белән. — Сүсь? Нәрсә у сүсь? Кинәт ул кыргыйларча шаркылдап көлеп җибәрде: — Ха-ха-ха! Ха-ха-ха-ха! Сусь, имес... Менә ул ярсып китте, кашлары җыерылды, авызы чалшайды, күзенә зәһәр очкыннар йөгерде: — Сүсь... Сүсьләр .. Теләсә кайда сүсьләр! Ә эсь кая? Сүсь белән эсь аермасы тау кадәр. Кая алар арасында Хак әйткән тәңгәллек?! Ә? Кая гына карама, бер төрле сөйлиләр, икенсе төрле эсьлиләр. Үсенең мәнфәгате өсен һәркем алдарга тырыса. Мин кем? Аңардан киммени. ә? Үсем теләгән яраткан кысьымны. Шулвакыт ишек ачылып китге. бүлмәгә эре бөдрә кара чәчле, озынча зифа буйлы чибәр кыз керде дә Гафил янына тиз-тиз генә атлап килде һәм: — Кабахәт! Ни йөзен белән минем чиста исемемә пычрак атырга батырчылык иттең?—дип. чалт итеп яңагына сугып җибәрде Әдилә (әйе. бу Әдилә иде) кергәндәге кебек кызу-кызу атлап чыгып та китте. Өстәл өстендәге «Петушок» конфетлары идәнгә чәчелде. Гафилнын ун яңагында малларга суккан тамга кебек биш бармак эзе янып калды. — Әдилә! —дип өзгәләнеп кычкырып җибәрде ул. Җавапка кузгалып китеп барган «Уазик»ның» «оныт-ты-рр!» дигән тавышы гына ишетелде. Гафил бөкрәя төште, озын буе ничектер кечерәеп калган күк булды. Кай ягы беләндер бозлы су белән коендырылган шәбәргән-койрыксыз әтәчкә охшый иде ул... Идәндә ялтыравыклы кәгазьгә төрелгән «Петушок» конфет лары чәчрәп ватылган мәхәббәт кисәкләре кебек ята иде. — Әдилә! — дип кычкырды ул тагы.— Их. заным. белмисең сьсине ничек яратканымны! . — Менәтерә, нигә шулкадәр кычкырасың, тәрәзә пыяласын ертасың бит! — диде ишектән килеп кергән ачулы йөзле Зөһрә карчык. — Тәрәсьсә пыяласьы. әби. ертылмый, ватыла гына .. Ә монда минем йөрәк пәрдәсен ерттылар Шул сүзләрдән соң Гафил капылт кына торып чыгып китте. Тәрәзәгә күз төшкән иде: төн пәрдәсе дөньяны томалап килә икән... — Тегендә баргач та караңгыдан туярбыз әле!—дип. Зөһрә карчык кабаланып ут кабызды. Өй эченә кинәт кенә якты нурлар коелды. Ә шулай да Гафил жәл иде Нигә шулай? Кайсы ягы белән күңелгә үкенеч һәм сызлану булып керә ул?! һич җавап бирә алмыйм. Чөнки Бу турыда белмим. Белмим шул... Белмим . _ рып кайтылган иде Колхоз печәнен жыюны тәмамладык Ул /% халык! Кырмыска урынына кайнады, бал корты урынына йөреп торды. Кая барсаң да шау-гөр. көлү, шат йөз. ерык авыз. Моның ике сәбәбе бар: бердән, бүген колхоз болынындагы эшне бетерәләр Эш бетүгә күп итеп ит пешереләчәк, аланда сабан туендагы кебек матур бер күмәк утыру булачак. Икенчедән, иртәгәдән башлап һәр йорт өч көн буе үз әрчүләреннән мал-туарга кышлык печән әзерләячәк. Бу якта моны август җыены дип, шаяртып әйтәләр. Шуна күбесенең күңеле—көр. йөзе кояш. Хак. Одик һәм мин көне буе алты кибән куйдык. Талчыктырды Икенче партия кибәнчеләр бишне, өченче партия дүртне генә куя алды. Зөһрә карчыкның кызгылт-кара плюш җәелгән йомшак диванында китап укып угырам. Хемингуэйны Минем идолны. . Кумирны Кичә генә Мәһдиевне кабат укын чыккан идем.. «Без кырык беренче ел балалары»н». Мәһдиев тә ихтирам казанган каләм иясе, булганны - бер итеп язучы... Шулчак Мансур абый килеп керде. Әйбәт үк эчеп алган (колхоз сыена шактый өстәгән): озынча борыны тимгел-гимгел. күз кабаклары күгәрчен күкәе кадәр булып шешенгән, өске иренен шешә бөкесе ачканда ялгыш кискән булса кирәк: бармак бите кадәр җирдә кан оешып каткан. Ул тыңлаусыз сирәк чәчләрен артка сыпырды Аннан соң пычак кайрарлык булып ялтырапшомарып беткән кепкасын салып, йодрык кадәр сөякләре тырпаен торган тез башына элде һәм куеныннан бер «пыяла самавыр» алып өстәлгә куйды. Зөһрә карчык лапаста кәҗәсен сава иде сөт көткән кешегә ширбәт! Хм! Нишләргә? Маташыргамы, юкмы’ Кырт киссәң үпкәләячәк Йотам дисәм ул нәрсәне авызга капмыйча, бер атна-унбиш көн ураза тотып, баш миендә чәчелеп Я1кан уй-фикерләрне бер җепкә җыеп, кәгазьгә төшерәм дигән план бар иде бит' Мансур абый кайчандыр зәп-зәңгәр. хәзер өстендәге күлмәге кебек таушала башлаган, төсе уңган күзләрен миңа төбәде дә Яшьтәш, сез Одик белән дуслармы? дип сорады - Дуслар! Мин җәһәт кенә урынымнан сикереп тордым, олы кеше белән ятып сөйләшү күперенке мәнсезлекләренен берсе' Хай! Соң дуслар булгач, анаңны (фәлән-фәсмәтән!) нигә өйләндермисең аны?! Ул кыска гына җөмләсенә ике этажлы тозлы-борычлы сүз өстәп, соравының никадәр җитди икәнен аңлатырга теләде, бугай Мансур абый Туганнан бирле Мансур мин. яшьтәш! Кая синең дуслыгың, аны өйләндерә дә алмагач? Менә ул кинәт башын иде. әмма мин күреп калдым күзләреннән атылып чыккан хыянәтчел ике яшь бөртеге төк баскан бите буйлап тиз генә аска тәгәрәделәр дә берсе кепка өстенә. берсе бозау башы зурлыгындагы кытыршы кызгылт йодрыгына төште Бер сүз эндәшмәдем Угыз |ула бит инде аңа Миңа бер елдан пенсиягә Хай! Нүжәли. мин аның өйләнгәнен дә күрми үләрмен инде. Әй Одик. Одик! Бала, бала. Хай Улым!' Ул шактый гына вакыт борынын тарта-тарта әнисенә үпкәләгән сабый бала кебек тавышсыз гына елады. ~ Белоруссия урманнарын айкап йөргән әзмәвер Мансур абый! Командирларының иң яраткан партизаны булган, отрядны ничә мәртәбәләр үлемнән коткарган элемтәче Мансур абый! Сугыш башында, артиллерист чагында, бер үзе өч кешелек снаряд ташучы Мансур абый.~ Кем уйлаган сине, сугыш бетеп дистәләрчә еллар узгач, менә шулай елап утырыр дип? Ни өчен диң әле? Улы, бердәнбер улы, утызга җитә язган ' улы өйләнмәгән өчен... Эх, шулаен шулай да! Дөнья үзенекен итә. . Теге чактагы Мансур юк инде хәзер... Яшьлек еллары узып китте аның... Бәлки шуңа елый ул. Егерме яшендә туп кебек тупырдап торган кызы рак белән үлеп китте. Шуңа елый ул. Одикның яраткан кызы, күрше колхоз председателе, чибәр һәм таза, шуның өстенә зифа гәүдәле Әдилә турында әллә нинди килбәтсез сүзләр йөри... Имеш тә мимеш. Шуңа елый ул. Аның яшьтәшләре оныкларын мәктәпкә укырга озатып калалар. Капка төбендә.. Ә аның оныгы юк. Шулай булгач, Маракшиннарны дәвам итүче сары чәчле түгәрәк малай җитми әле бу дөньяда! Шуңа елый ул... Дөнья дөнья инде ул! һәрнәрсәне үз вакытында сорый... Нәсел агачы корымасын, нәсел агачы! - Йә, нигә дәшмисең?—диде ул, башын күтәреп тупас кына. Аннан соң өстәлдәге чәкиле-сырлы стаканны тутырып аракы салды һәм, бер тын белән эчеп бетергәч, кепкасын авызына каплап торды. Авыр гына урыныннан кузгалды һәм саубуллашмый-нитми чыгып китте. Нәрсәдер әйтим дип ачкан авызым, кош оясы кебек, ачык калды. Нәрсә әйтим мин аңа? Тукталып аңлатыргамы? Юк, әлбәттә. Бүген аның хәле шундый — бу сөйләшүне онытачак ул. Күңеле чишелеп китте аның бүген, күңел күлмәгенең сәдәпләре өзелгәндер, күрәсең... Ул хәзер өенә дә кермәячәк, Одикның сөйләве буенча, инеш буендагы кычытканнар арасында утырган ярым җимерек кара мунчаның ләүкәсенә менеп йоклаячак. Одик бу мунчаны быелдан калдырмыйм, утынга сүтәм, ди. Югыйсә, ияләнде бит, аз гына салдымы, мунча пәрие кебек ләүкәгә ятып йоклый. Аңламый аны улы! Белоруссия урманында шушындый мунчалар — партизаннарның гүзәл сарайлары иде. Җылы, иркен! Унар кеше бергә йоклаган чаклары булды. Шуларны сагынып йоклыймы ул? Юк. юк инде! Аны шайтан сагынсын! Исерек килеш хатынына, улына һәм салып йөрүне яратмый торган кызына — Илсөягә күренәсе килми Мансур абзагызның. Шуңа күрә мунча ташы—мендәр күк йомшак, ләүкә —сиртмәле карават күк! Ә иртә белән... Сәгать дүртләрдә кайтып, бер бөтен ипи белән ярты казан ашны чөмерәчәк. Аннан соңмы? Аннан соң, баш авыртасы искә төшә. Верандада йоклап ятучы Одик янына аяк очларына гына басып чыгачак һәм... (йә. Ходай, гөнаһлы бәндәләреңне ярлыка!) аның «парадный» костюмының түш кесәсеннән бер шешәлек акча эзләячәк. (Өч өй аркылы торучы күрше карчыгы сәгать унбергә кадәр, берәр эшеңә булышырмын дип вәгъдә бирсәң, яисә акча төртсәң, теләсә кайсы вакытта бер ак табып бирә, әллә кайдан эзләми ул аны — идән асты запасы бар! Җае барның— мае бар! Төшемле генә кәсеп. Шуның өстенә һәр шешә саен бер-ике тәңкәгә алдаса да, шешенке йөзле калтырау куллы ирләр халкы аны «во карчык!» дип мактап торалар. Үз кеше, янәсе! Безнең хәлгә керә белә...) Акча эзләячәк дигәч тә, Мансур абзагызга акчаны эзләп торасы түгел, әнә шул түш кесәгә ике бармакны гына төшерәсе. Анда һәрвакыт ким дигәндә ун-унбиш тәңкә булыр. Шундый касса ул Одикның түш кесәсе, акчасыз тормый. Әмма монда бер яман нәрсә бар — әнә шул кыйммәтле костюмның акчалы түш кесәсенә Мансур абзагызның берсе-берсе урындык аягыннан юан бармаклары сыймый шул. Менә бәла! Берсен генә төшерер идең, аңа шома акча ябышып менә алмый, шул бал сылап төшерсәң генә инде. Алай итсәң, костюмны пычратуың бар Менә шулай интеккән чагында, Одикның сынар күзен генә ачып «Әти. костюмны пычратасын ич, бар әле, кулынны юып кил!» —дигәне ишетелә Идән ярыгына сыйса, Мансур абзагыз бик төшеп китәр иде. юк шул. табигать аңа гәүдәне жәлләп бирмәгән, идән ярыгына түгел, тар-тәбәнәк ишеккә дә сыймый әле ул. Нәрсә дисен «Ә, улым, син мондамыни’»—дигән сорау җөмләне сүз булсын өчен генә бирә дә. андый вакытта башын аска иеп, таю ягын карый ул. Ул вакытта Газзә ханым уянып, ит өчен димәктән генә түгел, соңгы елларда ияләнгән гадәт буенча «утыз тавык, илле чеби, һәм егерме каз. кырык үрдәк арасында» кайнаша башлар Иренең таптап ташлагандай чыраена, калтыранып торган кулына һәм эттәй турылыклы мэюс күзләренә карап аны жәлләгәнен белдереп уфылдап куяр һәм кызганып, үз запасыннан йөз илле грамм аракы салып бирер Тегесе шуны күрүгә, чөгендер йөзен кояш итәр, кичәге хәлләрне сөйли башлар һәм, утыз биш ел бергә торган гомер иш эшенә беренче мәртәбәдәге кебек бүгеннән сон эчүен ташлаячагын, «лутчы» умарта карау яисә куян үрчетү белән шөгыльләнәчәген әйтер Аннан соң аклыкызыллы сыерга башак бирергә сарайга кереп китәр. Бу сыерга Мансур абзагызның телевизор да каратканы бар. Аларнын бер иске телевизорлары верандада иде. Одик кайвакыт төнге тапшыруларны карап ята. Әлеге аклы-кызыллы сыерны алган еллары иде. Бозавы гәүдәле булса да. сөткә чамалы иде ул үзе беренче елны. Ә Мансур абзагыз, сөтне савып бетерүгә, чиләге белән күтәреп эчәргә ярата Газзә ханым көлеп әйтмешли: «Сөт еланы!» Бер салган баш белән верандада телевизор карап ятканда, көтү кайткан чак була. Телевизорда да сыерлар мөгри. Үзләре нәселле, сөтләре потлап, имчәкләре каз чуманы кадәр. Ә бу аклы-кызыллы сыер кәҗә сөте биреп җәфалый. Мансур абзагызга пүхмиллек сөте юк! Әле Газзә ханым. Илсөя дә сөтләп чәй эчәргә яраталар бит. Шуннан бу телевизорны тәрәзәгә борып куя да сыерны мөгезеннән тотып, нәселле сыерлар белән очрашуга алып килә. «Менә кара,— ди,— кәҗә токымы, әнә алар көнгә унбиш-егерме литр сөт бирәләр! Ә син? Кәҗә токымы! Ике-өч литр, хай Син дә начар тормыш итмисең бит. Ашавын да артыннан гына тыкмыйбыз, хай? Оялмыйсыңмы әзрәк, ө?» Әлбәттә, бу агитация-пропатандадан сон аклы-кызыллы сыер оялган Бер елдан соң сөтне ике мәртәбә артык бирә башлаган, алдагы елны тагы икеләтә арттырган... Бу хәл Мансур абыйларның ишек тупсасыннан ерак таралмады, гомумән, алар семьясында күн сөйләшү дигән нәрсә юк иде Марак карт элекэлектән әйтеп калдырган: «Өеңнән чыкканда сүзеңне тупсага салып калдыр!» Олы кеше бит! Озатыйм дип чыксам. Мансур абыйдан җилләр искән, әллә палас-самолетка утыртып алып киткәннәр инде үзен Шулвакыт ниндидер тавыш ишетелде. Зөһрә карчыкның күрше малае әнисенә кычкыра икән — Ани' Ани, дим! Адыйк абый өйләнгән. Прсидател Адила апага! Шулай итеп, Одик та өйләнде. Күп сөйләшеп йөрмәде. Мыштым гына өйләнде дә куйды. Яратканына Әгәр кыз кеше булсам мин дә һичшиксез, ана кияүгә чыгар идем Алай дисәң, мин кыз булып тусам, аны болай якыннан белмәс илем, чөнки Вятка буенда минем урынга икенче кеше Одик белән балык тотып йөрер иде. һәркемнең гомере гормыш юлында бер сукмак.. Бу сукмак олы юлдан барса да. очрашу кебек үк. очрашмый калулар да мөмкин хәл Рәхимле дөнья мине Одик белән очраштырган икән, рәхмәт аңа! Тормыш яхшы кешеләрдән тора! дигән уемны раслаучы бер җанлы дәлил чын кеше белән очраштырды бит ул мине Одикның минем өчен кадере менә нәрсәдә Мондый кешеләр югалырга, кимергә тиеш түгел, киресенчә артырга, барлыкка килергә тиеш Дөньяда яхшылык шулар җилкәсендә Бүген Одик өйләнде, шулай булгач, киләчәктә (бәлки бер-ике елдан, бәлки тугыз ай үтүгә үк!) дөньяда тагы бер кеше артачак. Яхшы кеше баласы! «Алма агачыннан ерак төшми»,— ди халык... ин китәргә җыенып йөри идем инде—Одикның соравы буенча кичектерергә туры килде, чөнки туйны озакка сузмаска булдылар. Яшь ир белән яшь хатын минем анда катнашуымны теләделәр. Гафил туйга килмәде. Килсә дә утыра алмас иде Одик белән Әдиләнең ак бәхетенә кара челтәр кирәкми! Кара челтәрләрне аннан башка да язмыш яшертен тегүчән ул! Мин бүген аларга кергәндә Газзә ханым үзе генә иде. — Исәнмесез, Газзә ханым! Хәерле кич! — Исәнмесез! Түрдән узыгыз! Ул иске открыткалар карап утыра икән. — Укучыларыгызныкымы? — Әйе... Элек: «Укытучының эше — көндезе һәм киче!» — ди торган идек. Менә пенсиягә чыккач та, шул «көндезе һәм киче эшкә» күңел тартып тора. — Эш эшләгәндә авыр, беткәч — җиңел, диләр. — Бик дөрес әйтем! Менә тагы берничә ел укытыр идем әле... Әмма классны Илсөягә бирдем... Яшьләр өйрәнсен, алар барыбер безне алыштырачак бит, шулай булгач, ник сузып торырга? һәрнәрсә вакытында алыштыруны ярата. Газзә ханымга минем күптән бирергә теләп тә, мәйсезлек санап, үз эчемдә йөрткән бер соравым бар иде, чөнки ул минем күңелдә оешып килгән әйбер өчен ифрат та әһәмиятле иде. Шуңа бүген битемә әрсезлек битлеге кидем дә гади генә итеп сорап куйдым: — Газзә ханым, әгәр сер булмаса әйтегез әле: сез Мансур абыйга ничек кияүгә чыктыгыз9 Ул беркавым сүзсез торды, аннан соң миңа үткен күзләрен текәп, үзе сорау бирде: — Бу турыда сезгә Мансур сөйләгән идеме? — Әйе.. Беренче тапкыр тимер юл станциясендә очрашкан чагында.. — Ярый алайса. Минем ул нәрсәләрне кузгатасы килми иде. Шулай да сөйләп китим... Ул тагы тынып калды, шул вакытны хәтерләргә теләгәндәй, маңгаен җыерды һәм аз гына хәсрәтле тавыш белән акрын гына сөйләп китте: — Мансур безне беренче ирем белән автобуста очратканнан сон, мин аның белән аерылыштым. Күп тә үтмәде. Мансур белән тагы шул ук автобуста очраштык. «Ирең кайда?»—ди бу. Башта. «Миндә ни эшен бар синең?» — дип карлы-бозлы сөйләшсәм дә, соңыннан хәлне аңлатыптөшендереп бирдем. Мансур бөтенләй үзгәрде: «Гафу итегез, мин сезнең семьягызны, тормышыгызны боздым».— ди. «Сезнең бер гаебегез юк. Мин ялгыш эшләдем» - ди. Шуннан сон очраштыргалап йөри бу миңа һәм беркөнне әйтте дә салды: «Мин.—ди.— сезнең тормышыгызны боздым, рөхсәт итегез, ди, мин аны төзәтим! Чыгыгыз миңа кияүгә, кайтыйк безнең туган авылга. Анда менә дигән мәктәп бар. ди. Сез укытучы булып эшләрсез, ә мин тракторчы. Әмма,—ди бу,— теге сволочьны мин барыбер бугазыннан алам. Кырык тугыз кешелек отрядны саткан өчен костыртам мин аны. ди. Башта әйбәтләп үзен тукмыйм, кулларым авыртканчы тукмыйм. Аннан соң хөкем кулына тапшырам, ди» Газзә ханым тагын беравык тынып калды. Бәс кебек чәчләре өстендә яткан ярымтүгәрәк тарагын рәтләп куйды да дәвам итте: — Әмма бик сон тапты ул аны. Бик соң... — Сез беренче ирегезне...— дидем мин, кыюсыз гына. — Жәлли идем мин аны, жәлли идем... — Жәлли идегез? Ә хәзер?! — Әйе! Сатлык икәнен белгән чакта ачуымнан үтерердәй булган идем. Бер генә төн түгелдер елап мендәр чылатканым. Бер уйласаң, япь-яшь кыз килеш кешегә — иргә ышанып чыгасың бит. ә ул? Иптәшләрен саткан, сине дә сатачак! Әмма!.. Ул тагы тарагын рәтләп куйды. — Картайган саен күңел йомшара төшә. Минем аны кызгану хисе туды. Жәлли идем мин аны, жәлли идем... Ул торып басты: — Әмма жәлләргә калган — кеше түгел инде ул! Әле быел гына бергә үскән дус кызымның армиядән кайткан улы, Вяткага балыкка төшкәч, батып үлде... Фәритме әллә?—дип ычкындыра яздым. — Миндә укыган егет иде. Ипле, акыллы, төп кебек егет. Менә шул Бәдәр дустымның.. Йә, Алла! Минем туганнан туган энем Фәрит турында сүз бара икән шул!.. — Малае батып үлгәч, мин аны жәлләүдән туктадым. Ул сатлык яшәгәнче менә кем яшәсен иде. Ул сатлык менә нинди егетнең гомеренә кул сузган. Миңа шулай тоела: әгәр ул сатлык үз вакытында сугышта үлгән булса, хәзерге көнне Бәдәрнең малае Фәрит исән булыр иде. Белмим кайдан килгән миңа бу уй. Әмма миңа шулай тоела. Ул кырык тугыз партизанның гына гомеренә кул сузмаган, бүгенге көндә яшәүчеләрнең дә гомеренә кул сузган. Шулай булгач, андыйларны жәлләү юк!.. Газзә ханымның тавышы калтырап чакса да. үз сүзләренең хаклыгына нык ышанып сөйли иде ул. Шунысы истә калган: күз төбендә мин аның нәни генә елтыр тамчы яшь бөртекләре күрдем. Бу яшь бөртекләре үкенеч сулышы булудан битәр, ничә еллар газапланып килеп тә үткәненә дөрес хөкем юлы табу шатлыгыннан иде булса кирәк Бәлки башка нәрсәдер... Кем белә? Кеше күңеле — төпсез упкын бит ул... __ ч тиенлек унсигез битле гади дәфтәрләрне яратам Аларны язма- сызма белән тутырам.. Шөн авылында да шул ук хәл: менә өченче дәфтәр тулып килә инде. Хак белән Одикка мин аны көндәлек дигән булам, әмма бу көндәлек түгел... Шулай да көндәлек дип исем тагабыз икән, менә аңа язганнар: 1. Еш кына миңа бу авылга иртә белән яисә кичкырын капка төпләрендә утыручы сиксән яшьтәге хәтта аннан да картрак әби-бабайлар күренде. Гадәттә, авыл яисә шәһәрнең матурлыгын, күңеллелеген яшьләрнең күп булуы белән билгелиләр Ә менә сиксән-туксан яшьлек картларның күп булуы теге яки бу якның таза-нык тормышлы, көр күңелле булуы турында сөйләүче иң беренче билгеләр Димәк, авылның бүгенгесе генә түгел, үткәне дә матур һәм нык нигезләргә корылган. Шуның дәлиле: Шөн. Кавказга барып йөрисе дә юк! 2. Ил никадәр зур булса, аның белән идарә итүе дә шулкадәр авыр Моның ачык мисалы: биредәге колхоз. Район җирләренең алтыдан бере аның өлешенә туры килә (ә районда 16 колхоз!) Шулай да ул районда иң беренче урыннарда бара Моны каты куллы, «демократияне кесәсенә тыгып йөри» торган председательнең «заслугасы» диләр Аннан алдагы- сы колхозны кабалага төшергән булган. Бирәсе әҗәтләре генә миллионлап саналган... 3. Хайваннар бер-берсен телсез дә аңлый. Ә кешеләр бөек аралашу чарасы булган тел ярдәмендә дә кайвакыт аңлаша алмыйлар. Аралашу чарасы—аңлашу чарасы гына була алмый икән. Бу—коточкыч хәл! Без Гафил белән аңлаша алмыйча гафил булдык бугай... Дәфтәргә соңгы сүзләрне язам да саф һава суларга дип урамга чыгам. Зөһрә карчык күптән йоклый инде. Дөнья тып-тын... Ефәк караңгылык. Мәче баласы кебек иркә һәм йомшак җәйге җылы җил биткә кагылып уза. Агач яфраклары төшләнеп йә саташып, нидер турында әкрен генә сөйләшеп алалар. Ләкин бу сөйләшү тынлыкны боза алмый. Тып-тын... Инешкә коя торган Мәтә елгасының челтерәп акканына кадәр ап-ачык ишетелә. Гүя чикерткә тавышы... Айлы күктә бер болыт әсәре юк. Зәп-зәңгәр аз гына карасу күк. Учлап-учлап йолдыз сибелгән аңа. Инеш буена таба, мәктәп бакчасына киттем. Бакчадагы тәбәнәк утыргычка утырып сигарет кабызырга уйлавым булды, якында гына сөйләшә башладылар. - Син. кешеләр барында хатының икәнне оныт. Мин эш кешесе, ләбаса— председатель... — Хай! Шуннан... — Кешеләр миңа: «Әдилә Галимовна, керергә мөмкинме?—дип рөхсәт сорыйлар, ә син: «Әдилә, минем янга чыгып кер әле!»—дип чакырасың... — Син минем өчен хатын, яраткан хатыным, кешеләр барында да, югында да... — Йә инде...—тавыш назлы иде.— Кешеләр барында әз генә официально, ә? — Ярый. ярый... Кешеләр барында син дигәнчә, ә кешеләр югында мин сине... — Одик. юләрләнмә! Кара син, аю... Йә ин-де, җа-ны-ем... бә... гы... рем... Соңгы сүзләре белән Әдилә, хәлсезләнгән күбәләк кебек, Одикның куәтле кочагына сеңә башлады. Алар мине күрмәсәләр дә, үз йөземә кызыллык китермәс өчен, карашымны тагы йолдызлы күккә күчердем һәм... шундук сискәнеп киттем. Йә хода! Мәчет манарасындагы көмеш ай белән күк йөзендәге бронза ай кочаклашканнар иде. уннан соң мин бу яклардан китеп бардым. Зөһрә карчыкка Ь| Н ■ бирәсене түләп, ачык йөзе, киң күңеле өчен егерме биш тәңкә акча бүләк итмәкче идем: — Юк, юк. кирәкми, менәтерә! — диде.— Акчаның кадерен бел, улым. Болай булса, синдә аның ботаклысы да тормас. Кесәдәге акчаның ботаклы булуы яхшы! Менәтерә!—диде ул чәбәләнә-чәбәләнә каршы килеп. Соң. әби. бүләк итеп... — Акча бүләк булмый! «Әй, надан!—дип сүктем үземне. Ачык йөзне, киң күңеллелекне 25 сумга сатып алып буламыни! Ахмак! Кырдың инде... Икенче кайтканда күчтәнәч. Казан күчтәнәче алып кайт син аңа. Менә булыр бүләк... Зур бүләк!» — Тагы кайта калсаң, менәтерә,—диде Зөһрә карчык —Туры үземә кайт, сиңа бик нык ияләштем инде мин. Синнән башка!.. Карчык күзен ак яулыгы очы белән каплап, читкә борылды. Аннан соң күз яшьләрен сөртеп: Син, улым, минем Газизә кызым әйтмешли, пәри-умный улым булырсын, менәтерә! Әй әбекәй! Пәриумный улы! Йә. кемнен бар мондый пәри умный улы? Сүз тәртибен әзрәк үзгәртсәк: акыллы пәри улы! Менә бит ул ничек. Йә. ярый, ярый .. Рәхмәт сиңа, Зөһрә әби! Рәхмәт сиңа, изге карчык!' Кайтып, күп тә үтмәде. Хактан кыска гына хат килеп төште: «Синең ярдәмең кирәк. Тиз генә кайтып кит әле». Колхозның еллык уңышлары өчен унбиш мен сум премия бирелгән, әмма премияне бүлешү гадел түгел икән. Колхоз җитәкчеләре үзләренә бишәр йөз сум алганнар, ә гади колхозчыга Хак язганча, «бишәр йөз 1иен». Үзләренә сум, колхозчыга —тиен. Анда да һәрбер кешегә эләкмәгән. Дөрес анысы, ун сум да зур бүләк. Әмма тигезләү кирәк. Тигезлек кирәк! Мең сум белән мең тиен арасы — зур аерма! Әмма мин кайта алмадым. Санаторийга киттем Санаторий ял өчен түгел, дәвалану өчен кирәк иде миңа Өлгерербез әле Хакның хаты белән дип уйладым.. Санаторийдан кайтып керсәм үтерелгән ак күгәрчен кебек телеграмма ята. Одик җибәргән. Хак үлгән! Иртәгә күмәчәкләр > втобус шоферыннан үтенгәч, ул мине зират янына төшереп калдырды Тәки өлгердем! Мин зиратка кергәндә, кешеләр шунда иде әле. Дөрес, каберен күмеп, кырыйларына гартма-тартма яшел чирәмле кәсләр тезелгән иде инде. Халык бер сүз эндәшми, үле тынлык белән зираттан чыкты Урам башына килеп кергәч, кешеләр сөйләшә-гәпләшә, елмая-көлешә башладылар. Өлкәдә чәчүне беренче бетердек быел, мать-малина! Шәп эшләдегез, егетләр! диде бригадир Танир Премиясе кайчан, нәчәлник? Җиңү көне алдыннан . Вәт рәхмәг! Двуйной празник алайса!! Тукталып, ургадарак кайтучылар янына калдым. Хәерен әйбәт бирделәр.. Икешәр тәңкә! дип куйды берсе Картлар кайтып киткәч, ике кара башка бер акбаш! Мәрхүмне юмый булмас. Шәп малай иде! диде кабарынкы күз кабаклы, күбенке йөзле икенчесе, пычрак кулы белән яшь ага торган күзен сөртеп. Арткы рәткә калдым. Әйбәт егет иде . Шунсы яман бишектә чакта, сабый чакта ук үлде.. Әмма дә ләкин шәп малай иде!. Әлеге карт түбәтәен салып, сакалы кебек ап-ак кулъяулыгы белән тирле маңгаен сөртеп алды. Таныдым авылның иң карт кешесе йөзне дә узган Йөзмөхәммәт бабай бу. Тынгысыз бала иде.. Җаны тынычланыр инде диде түгәрәк сакаллы икенчесе, алга таба сөртенеп атлый-атлый шулай шул иртәрәк китте Иргә тынычланды Яшен биектәге әйберләрне суга.. Моны җыерчыклы киң һәм биек маңгайлы, борынгы философларта охшаган уйчан карт әйтте. ичкырын Одик миңа менә ниләр сөйләде Соңгы көнен Хак. үләсен сизгәндәй, тыз-быз килеп, эшлисе күп эшләрен ипләп, үтәсе сүзләрен үтәп йөргән Иртүк Мәскәүгә хат язып җибәргән Зөһрә карчыкка биргән вәгъдәсе буенча, сарай тәрәзәсенә пыяла куйган. Одикка машинасы өчен яңа кабина биргән. Культура йортына районнан яңа бильярд алып кайтып куйганнар. Төштән соң председатель янына кереп, әлеге премия мәсьәләсендә хаксызлык турында яңадан сөйләшеп караган. Рәис дулаган, әлбәттә. «Авылдан куам мин сине!» — дигән. Хак: «Хаклыкны барыбер тапканчы йөрим! Тигез бүлегез! — дигән. «Тигезлек — зиратта».—дип җавап биргән председатель. Әнә анда гына һәркемгә ике метр җир. дигән. Артык та, ким дә түгел. Кем булуыңа карамастан... Кич белән кайткач, өйләнешкәннән соң беренче тапкыр диярлек хатынының маңгаеннан үпкән. Аннан сон «Мәйсәрә, ардым мин бүген, җаным, үз гомеремдә беренче тапкыр шулкадәр ардым, сөякләрем-гәүдәм менә-менә таралып китәр сыман», дигән. Шул сүзләрдән соң олы якка чыгып, телевизор кабызган. Ярты сәгатьтән соң кичке ашка чакырсалар, утырган килеш кенә үлеп киткән. Башына кан савып... үктә ак эз сызып, бик биектә булганга көмеш матур уенчыкка К охшаган реактив самолет очып бара иде Анын саңгырау һәм йомшак гүләү тавышы җир өстенә килеп орынгач, үлән һәм агачлар арасына тәгәрәп юкка чыкты. Арыш-бодай басулары, бәрәңге кырлары, алма бакчалары йотты ул тавышны Гаҗәп! Ничә тапкыр инде күктәге шушы нәни уенчыкны тотып аласы килә... Тотып карыйсы иде! Каян килә мондый уй? Имештер, кулыңны зәңгәр чиксезлеккә тык та. мичтән бәрәңге алган кебек, көмеш самолетны учларына ал! Ботактан алма өзүмени! Каян килгән шундый хыял... Тормышка мәңге ашмаслык хыял! Ә бит күккә карасаң, әлеге көмеш уенчык бик кечкенә, аны тотасы килә, тотасы.. Хак-дөреслекне табу да шулай... __ дик белән инеш буенда йөрибез. О — Әдилә белән тормышлар ничек? — дип сорыйм. — Үз семьяң-тормышың белән генә бикләнеп калмаска иде. —ди ул. Аңлыйм: гаилә тормышы белән мактанасы килми, чөнки әле яңа гына өйләнештеләр ич. Белмим нигәдер, фәлсәфә саттым: — Уннарча кешеләр тормышы белән кызыксынасын икән — яңа дуслар тап. йөзләрчә тормыш дисәң —сәяхәт ит. театр-кино юлында бул. меңнәрчә тормыш кызыксындырса әдәбият укы! — Килешерлек сүзләр.— диде Одик ботинкасына кунган тузанны фил колагына охшаган әрекмән яфрагы белән сөртеп. Әмма мин.— диде ул авыл ягына карап,— йөзләрчә реаль кешеләр белән кызыксынам. Авылым Шөн кешеләре белән... Премияне тигез бүлү турында сүзне дәвам итәргә кирәк. Югыйсә Хакның рухы рәнҗер Ул кинәт миңа таба борылды да йөземә текәлеп карап, кискен генә сорап куйды: Сез ничек уйлыйсыз? — Риза! Килешәм. Әмма дөреслекне табу —авыр булыр. Рәхмәт... Мин ялгышмаганмын икән. . Аерылышканда Одик: — Кайтып йөр! Хак абый үлгәч, миңа һаман нидер җитмәячәк..— диде. ичкә таба яңгыр яуды. Калай түбәләрдә берөзлексез моңлы итеп биегән яңгыр тамчыларына шомлы итеп күк дөбердәве кушылып китә. Нигәдер бу яңгыр мина матәм маршы булып тоелды. Матәм маршы мәңгегә хушлашуның кайгылы көе генә түгел, буыннар алышынуын раслаучы катгый һәм тантаналы аваз бугай. «Без китәбез—сез каласыз...» — Яшәешнең мәңгелеге, тормышның хикмәте шушы сүзләрдә. Иртә белән дөнья яңа туган сабый кыяфәтендә: чиста, якты, тыныч һәм беркадәр хәлсез иде. Авылдан китәр алдыннан гына ишеттем: «Хакның бер ел элек кенә кияүгә чыккан кара кашлы, көләч йөзле Рәзилә исемле кызы малай тапкан...» Соңгы сүз у кайтуда мин Зөһрә әбидә онытып калдырган яшел тышлы блокнотымны таптым. Блокнот үзе әллә нинди кыйммәтле нәрсә түгел, әмма анда миңа кирәк бер сүз бар иде. Бер сүз... Мин ул сүзне язып куйдым да. соңыннан онытгым... Бу болай булды. Вятка буенда алма бакчасы гурында бәхәс кузгалгач. Гафил Хакка ташланды. — Нәрсә тапмаксы буласың син? Ксселәрне борсыйсың, урыннарыннан кусьгатып йөрисен... Нәрсә иресьмәксе буласың син?! Нәрсьсә кирәк сиңа? — Исабәт,— диде Хак. — Нәрсь-сьә??? Гафил аңа чит ил кешесенә караган кебек итеп бакты. Нәрсә шул менә! дип сөйләп китте Хак. — Нәрсә? дибез Ә үзебез кирәкле бер сүзне белмибез. Тирән мәгънәле иске сүзне оныттык Ә үзебез бу турыда көн-төн, көн-төн сөйлибез. Шуннан соң ул мина бу сүзне без икебез генә беләбез дигәндәй күз кысты, яратып карады. Кызганычка каршы дөресен әйткәндә, оятыма каршы, йөз меңләгән сүзләр диңгезендә бер иске көймә булып йөзгән ул сүзне белми идем шул мин Ә Хакның әйтүенә караганда, үзебез шул турыда көн-төн көн-төн сөйлибез икән Алар кармакларын карарга киткәч, мин урлап яшерелгән бер пачка акча чыгарган кебек, читләре юешләнә башлаган яшел тышлы блокнотымны гартын алып, як-ягыма карангач, әлеге сүзне язып куйдым һәм астына өч сызык сызып, сүзлектән карарга дип билге ясадым «Ярый-ярый! диде миңа ул вакыт эчке бер горур һәм кырыс тавыш. Бу сүз барыбер минеке булачак!» Менә хәзер шул яшел блокнотымны (анда язылган әлеге сүзне!) табуыма чиксез сөенеп, үземне бәхетле саный идем... Бәхет дигәч тә... Сеф. сесь үсегесне бәхетле дип саныйсызмы? —дип сораган иде Гафил миннән Ник алай сорады ул. аңлый алмадым Бәхет дигән төшенчәгә минем ничек каравымны беләсе килде микән. Бәлки ул үзен бәхетсез, бик бәхетсез итеп сизгәндер Ни генә димә, билетсыз акча җыеп кино күрсәткәне өчен, аны эшеннән аллылар. (Соңыннан ул Үзбәкстанга китеп барды). Ул: «Чыннан да билетлар сатылып бегте. ә кино һиндстайныкы халык ташу урынына агыла, саттым инде » дип акланды Әмма районнан шул көнне контролерлар килеп төшкән Нәрсә соң ул бәхет? Иң зур шатлыкмы? Шатлыклар җыелмасымы? 4. «КУ.» и 49 К Хак әйтмешли, без дөньяга тууыбыз белән дә бәхетле! Туган кеше — бер тапкыр бәхетле инде ул. Мин дөньяга тудым — шулай булгач, бәхетле! Мин сау-сәламәт, таза булуым белән дә бәхетле. Якты кояш нурларына коенып, күкрәкләрне тутырып саф һава сулап, җир өстендә атлап йөрибез икән; Гүзәл төсләргә кергән салават күперен һәм нәфис чәчәкләрне күрәбез икән; Дусларыбызның һәм яраткан кешебезнең якын һәм назлы тавышларын ишетәбез икән — Бәхетле без! Ифрат бәхетле!! Бер уйлаганда, бәхетле булу өчен күп тә кирәк түгел... Әмма... аз кирәк дип тә булмый... Эштән ләззәт табу—бәхет! Бу инде иске сүз... Өстән яңгыр коймасынга, кышын-көзен суык тимәсенгә, кайтып керергә, арыгач яисә кич булгач, ятып йоклар бүлмәм яисә йортым (баш өстемдә түбәм!) бар икән — бәхетле мин! «Әти!» дип яратыр балаларым, «Ирем!» дип сөеп дәшер хатыным бар икән — бәхетле мин! Мин яшәвем белән дә бәхетле! Үлгән әйбәт кешедән исән алама кеше яшәве белән бәхетлерәк... Шулай дигән бугай борынгылар Вятка буенда балык тотып, яр буенда учак яккан килеш, чиләктә уха пешүен көтеп ятканда, бәхетсез идеммени мин?!. Иөз иллешәр грамм «Российская»ны «под уху салып куеп», бер кулда агач кашык, икенчесендә икмәк тотып капкалап алырга үрелгәндә һәм пешкән ризыкка —«Шәп! Бик шәп!» билгесе белдергәндә бәхетсез идеммени мин?!.. Адәм баласына күпме кирәк соң?!. Гомумән, кешене бәхетле итәргә дә, бәхетсез итәргә дә күп кирәкми. Кешене кеше егет итә, кирәк — егып китә һәм эт итә. Бигрәк тә хәзерге чорда... Якын дусларымны югадту, ышанып йөргән кешемнең сатуы — бәхетсез иттеләр мине... Берничә елга картайттылар Дөньяң бер кителә башламасын, китек кителүне сорый. Эшеңдә туган бәхетсезлек семьяда чатаклык тудыра, семья чатаклыгы сәламәтлеккә бәрә, ә начар сәламәтлекнең кая алып баруы һәркемгә мәгълүм, анын юлы бер генә... Ә бит тугач — яшисе килә! Озак итеп, яшьлекне күргән кебек, ир уртасы чоры — гомер җәеңне, шатлык димәсәләр дә. картлыкны — гомер кышын күрәсе килә. Килсеннәр — без аңарга да әзер. Яшәргә без — һәрвакыт әзер! Бәлки туйганчы яшәп тә булмас, барыбер озаграк һәм. матуррак!, яшисе килә... Чөнки мәңгелеккә киткәннәр кайтмый, ул юлның капкасы безнең якка таба ачылмый. Моны тагы бер мәртәбә Хак раслады... Чакырып хат язса да, вакытында — ул исән чагында кайта алмадым!.. Гаеплеме мин? Нәрсәдә минем гаебем?.. Җавап таба алмыйм... Күрәсең, күңелгә мәңгелек яра. гомерлек әрнү- газап булыр инде бу... Якты дөньяда күзем йомганчы тынычлану булмас инде миңа хәзер... Алай дисәң, яшәгәндә кем генә тынычланып калды икән һәм калыр микән?! Ә нигә үкенү? Ник үземне җәзалыйм әле мин?! Бүген мин яшимен икән, димәк, кичә начар яшәмәгәнмен, әгәр иртәгә дә яшим икән, димәк бүген яхшы яшәгәнмен... Ә инде киләчәктә дә яшәргә теләсәм, иртәгә тагы да яхшырак яшәргә кирәк булыр! Диалектика законы: кичә бүген өчен, бүген иртәгә өчен искерә, чөнки дөньяда бер генә нәрсә дә мәңгелек түгел, хәтта вакыт үзе дә картая, ягъни алга барган саен, аны үлчәү берәмлеге булган секундлар, минутлар, көннәр, атналар, айлар, еллар, гасырлар саны арта бара. Кешеләр киләләр дә китәләр... Кемдер алдан... Кемдер соңрак Кемнәрдер озак тора... Кемнәрдер тиз китә... Кемдер вакытсыз үлгән, кайгы кичергән, авырлыклар күргән икән. Без — исәннәр, бәхетлеләр, җиңел һәм рәхәт яшәүчеләр анын алдында гаепле... Чөнки безнең яшәү аның үлеме өстендә, бәхет — аның өлешенә кергән, жиңел һәм рәхәт тормыш дигән тәти сарай аның газаплары нигезенә салынган.. Без кешеләр киләбез дә китәбез. . Безнең арттан шул ук елгалар агып кала, шул ук болытлар яңгыр булып ява. Шул ук эссе яисә салкын җилләр исә Шул ук кырлар-болыннар. таулар-үзәннәр Шул ук Җир. шул ук Кояш, йолдызлар. Дөнья шулай булган һәм булачак та! Шулай дигән акыл иясе. һәр нәрсәне тигезләп була, әмма кеше белән кешене тигезләү өчен үлчәү юк һәм булмас та!—■ Шулай дигән кемдер.. Хикмәт аларның дөресме, түгелме икәнлегендә түгел, хакыйкать — алар икесе дә кешеләргә тормыштагы һәр нәрсә белән ризалашырга, ягъни тынычланырга., чакыралар. Бернишләп булмый! диләр. Тынычланырга... Тынычланырга кирәк... диләр. Әмма кешенең бөеклеге дә шунда яши икән, ул тынычлана белми, нәрсәдер эзли, ә ул нәрсәдер дигәннәре бер сүз белән атаганда Исабәт — Сүз белән Эш тәңгәллеге! Сүздә һәм Эштә дөреслеккә ирешү. Хакыйкатькә омтылу... Гадирәк әйткәндә Кыекны Турылау... Миллион еллар элек адәм баласы җанына менә нинди орлык салынган. Шул орлык аны маймылдан кеше итеп үстергән, көлдән гөл иткән! Әмма ул гөл чәнечкеле! Ул гөл кара чәчәк тә ата Кыекны гурылау авыр, хакыйкатькә ирешү — булмастай күк. Бу юлда меңнәрчә газаплар, корбаннар һәм җинаятьләр Юлыбыз кыек Сүзебез кыек... Эшебез кыек икән Шулай булгач турыларга кирәк Инде килеп, барысына күз йомып, колагыңны юмалап тынычланырга да була. Әмма якты дөньяда яшәгәндә тынычланырга мөмкинме соң? Тынычлану — үлем бит ул. Ә без яшибез әле! Без — яшибез... Түбен Шон - - Казан, 1978—1980