ДАҺИЛЫК ДӘГЪВАЛАМЫЙЧА ГЫНА

Шамил Маннапов— инде күптән танылган шагыйрь Аның иҗатын беренче чорыннан ук күзәтә барырга тырыштым. Телдән фикерләремне әйтә дә килдем Ә менә матбугат аша моңарчы сүз әйтергә туры килмәгән икән Дистәләрчә китаплары басылган. Алар хакында мәкаләләр эзләдем. Ләкин алар, иҗаты белән чагыштырганда. шактый аз булып чыкты. Шуның сәбәпләре хакында уйлана калдым. Еш кына шулай була бит. бер нәрсә укыйсың, икенче нәрсә хакында уйлыйсың. Менә тагын шулай килеп чыкты. Ш. Маннапов китапларын укыганда, еракта калган хәлләр искә төште. Алар, гүяки, яңадан кабатлана һәй-лә. әз үзгәрә икән бу тормыш Югыйсә, илдә, дәверебездә нинди генә үзгәртеп корулар булмаган бит инде! 1950 еллар башы иде. Безне — яшь авторларны— Язучылар союзы идарәсенә «Үсү юлы» альманахын тикшерүгә багышланган утырышка чакырдылар. Ул чактагы әйдәп баручы, олы әдипләр белән сөйләшеп утырабыз. М Әмир.Ш. Маннур. С Хәким. Ә. Фәйзи шунда. Г Иделле. Ә. Давыдов шунда, һәркайсы альманахка бәйләп, уз сүзен әйтә. Минем өчен иң гыйбрәт лесе һәм онытылмый торганы Әхмәт ага Фәйзи сүзләре булды. Шигырьләр хакында гомумән сөйләгәндә, ул үзенә карата: Минем лирик шигырьләрем тәнкыйть тарафыннан яклау тапмады Шуңа күрә иҗатымда лирика үсә алмады.— дип. сәеррәк сүз әйтеп куйды. Чынлап та гаҗәпләнмәслек түгел бит Бу—Ә. Фәйзинең әдәбиятта иң зур популярлыкка ирешкән чагы Шигырьләре, поэмалары сәхнәдән дә. радио аша да гел яңгырап тора Тукайга багышланган пьесасы һәм бигрәк тә романы телдән төшми. Ә ул әнә үзенең эшләреннән канәгать түгел Аның лирикасына игътибар җитмәгән. Әгәр җиткән булса, бу жанрда да уңышлар зуррак буласы икән. Гаҗәеп нәрсә икән бит ул игътибар дигән нәмәрсә. Нинди зур әдипләргә карата җитмәгән ул Элек шулай булган, һәм хәзер дә шулай дәвам итә икән. Бу хәлне мин, гомер буе дигәндәй, тоеп, белеп яшәдем. Ш Маннапов китапларын кулга алгач, шул хакта тагын уйланмыйча булдыра алмадым. Шамил Маннапов шигырьләре матбугатта I960 еллар башында күренә башлый. Беренче шигырьләре «Дуслык» исемле күмәк китапта басылган Басмада урын алган авторларга хәерле юл теләп, яшьләргә ихлас ярдәм итүчеләрнең берсе булган Зыя Мансур сүз башы язган. Шуннан соң яшь шагыйрьнең «Яшьтәшләрем» исемле беренче мөстәкыйль җыентыгы донья күргән. Нигездә, якты хисләр уята торган лирик шигырьләр Арадан берсе — «Солдатта булган, диләр» исемле. «Хәят көндәлеге» дип аталган чираттагы китап. Хисам Камалов үзенең сүз башында яшь авторның сабыр холыклы, киң күңелле кеше булуына игътибар иткән, тормышта артык кайнарланып китмәвен һәм шигырьләрдә дә шул холкы саклануын күрсәтеп үткән. Шагыйрьнең бөтен иҗатында дәвам итәчәк үзенчәлеген аның беренче әсәрләреннән үк күрә алган сүз башы авторы «Әдәбиятта һәр әсәрнең тормыш фактларына нигезләнгән булуы мәҗбүри нәрсә».—ди X. Камалов һәм.— «Яшь шагыйрь бу кагыйдәне бозмый».—дип өсти. Китап арты китаплар чыга, дистәләрчә җыентыклар. Күләмнәре арта, сыйфатлары камилләшә, жанрлары байый бара. Шигырьләргә «Әти урманы» дип аталган проза китабы өстәлә. Гади, җир кешеләре турындагы уйланулары, туган җир. икмәк кадере һәм әлбәттә инде, дуслык, мәхәббәт кичерешләре Болар кешелеклелек, тугрылык төшенчәләре белән бәйле рәвештә тасвир ителәләр Хикәяләрне!/ исемнәрен генә кара син «Тәмле куллы апа». «Су тәме» «Моң». «Суга ыргытылган ташлар». «Ике гашыйк һәм убырлы карчык» һ 6 һ б. Әсәрләрнең барысы да авторның, шагыйрь җанлы булуы белән бергә, җентекле прозаик карашына да ия икәнлеген күрсәтәләр, һәм табигый булганча, аның иҗаты, шушыннан соң киңәеп, ике юнәлештә үсә. тирәнәя бара. Шигъри әсәрләр һаман активрак языла һәм басылып чыга тора Арада минем игътибарны ныграк җәлеп иткәне «Тамырлар» җыентыгы булды Монда инде шагыйрьнең язу рәвеше, күзгә күренерлек дәрәҗәдә ачыклана, формалашып җитә һәм тематикасы киңәя. Төзүчеләр, игенчеләр, солдатлар турындагы лирик һәм фәлсәфи уйланулар, тәгаен тормыш вакыйгалары аша сурәткә күчә Лирик кичерешләр белән эпик тасвирлар чиратлашуы шагыйрьнең төп үзенчәлеге булып әверелә Аларны үз вакытында күрү дәлиле буларак китапның бер данәсенең минем искәрмәләр белән чуарланган булуын әйтәсем кию Хәзер шул искәрмәләрне яңадан карап чыккач, моннан чирек гасыр элек ясалган тамгалар үзем өчен кызыклы тоелды. Китап өч төрле мәзһәптә язылган әсәрләрдән — лирик, эпик, публицистик шигырьләрдән тора Җыентыкка исем биргән «Тамырлар» дигән шигырь лирик әсәрләрнең төп яңгырашын билгеләгән. Шул хакта карандаш белән минем искәрмәләр теркәлгән. Хәзер шуларны кабатлыйм Лирик уйлану. Дөньяны тирәнрәк аңларга кирәклеге турында Тормышның барлык мәгънәләре күзгә күренеп бетә алмый бит Аларның тирәнгәрәк яшеренгәннәре дә байтак Шигырь күңелнең һәм тормышның шундый тирән мәгънәләрен тоярга, күрергә, уйланырга кирәклеген искә төшерә Күзем төште бүген Давылдан сон Актарылып чыккан тамырларга Актарылып чыкканчы, нишюптер. игътибар ителмәгән. Хәзер алар, шуңа күрә, рәнҗиләрдер кебек Чөнки өскә генә карап, илтифатсыз йөргәч, аларга абынып тәпиләр канаган. Күккә талпынсалар да. агачларның ныклыгы — аста, тамырларда Җилләр өзгән яфрак бер монланса. һ.эрбер яфрак өчен сыкрый тамыр. Ул жир белән серен уртаклаша. Шунын өчен Җирдәй сабыр дадыр Алдарак без телгә алган сабырлык үзен сиздерә килә Янәшәлек кануны буенча башта төрле уйлар туа. Күренеш кенә түге t. бу фикер, тоем кичереш Дөрес рәвешләрдә ачылган тоемлаулар туган туфракка нигезләнгән. шу i җирлектә шытып үскән. Икенче бер шигырьдә сагыну дигән төшенчә авылның үзе төсле булып күз алдына китерелә Күпме шагыйрьләр тарафыннан күпме тапкырлар кабатланган яшьлек темасы. Инде яңа сүз табылмас та кебек Ләкин Шамил тапкан андый сүзне Яшьлек нәрсә'* Дәрт очкыны кабынган чак. Тәңре итеп бер рәсемгә табынган чак, Гомерендә тәүге тапкыр абынган чак. Ә шулай да гомер буе сагынган чак Табышлар Мәгълүм хәлләрдә шагыйрь үзе генә күргән ачышлар Алар бу китапта шактый күп. Эпик шигырьләр арасында уңыш изрны тагын да күбрәк күргәнмен Шу зарның берсендә гаилә яңа фатирга күчкәч булган кызыклы хәл тасвир ите ю Хуҗаларның монда бер танышы да юк һәм тиз генә таныша да алмыйлар икән Әмма аларның кечкенә кыз шры бар Ми зәүшә исемле У з урамга уйнарга чыга һәм тиз арада, ре кебек үк балалар бе зән танышып, шуларны өйгә ияртеп керә Озак та үтмәстән. уз башлар үзләренең әти-әниләре белән дә таныштыралар Шигырь шулай тәмам зана Ял життеме. хәзер безлә Кенге өзелми көнозын И. күпме дусны арттырдың. Бик рәхмәт инде, кызым Балачак белән өлкәнлек, яшәү белән үлем — бер тирәдә Әнә бит. «Каберлектә» исемле шигырьдә чардуганнар бала караваты төсле булып күренә. Моны күз алдына китергәч, ямансу булып китә. Ләкин якында гына яңа сурәт. Төзүчеләр сала башлаган йортның күршесендә, иске өй түбәсендә, краннан күз алмыйча, песи карап тора. Кран астан кирпеч күтәреп менгезгән мәлдә, песи, чалкан ятып, авыз ачып, тәпиләре белән шуңа үрелә. Ә кранчы кыз. җепкә бәйләп песи уйнаткан чагын хәтерләп, елмая... Китапта авыл тормышын күз алдына китерә алырлык, халыкчан сурәтләр күп Авыл кешеләренең үз сүзләре, уз уйлары тасвирлана аларда. Гади дә. кызыклы да. Кайбер очракларда, афористик фикерләр булып формалашалар. Публицистик шигырьләр арасында мин мондый кызыклы фикерләрне күп таба алмаганмын. Бу төр әсәрләрне бик өнәп бетерә алмавым сәбәпледер. Гәрчә аларны да инкарь итеп булмый, алары да озак димәсәк тә. яшәргә хаклыдыр. Ул чакларда эпик шигырьләрнең дә дәрәҗәсе әллә ни югары түгел иде. Эпик сурәтне тасвирчылык чире белән бутау таралган иде. Лирик шигырьдә тасвирламалар, табигыйдер ки. күп була алмый. Ләкин икенче чиккә тайпылу, тасвирны гел тискәре билге белән генә тамгалауны да тулысынча яклау кыен. Ә тәнкыйтьтә тасвирчылык төшенчәсе әйбәт сурәтләрне инкарь итергә дә җай калдыра иде Без монысын да күрә килдек. Ләкин чынлыкта эпик шигырь тасвирсыз була димени? Бит күп очракларда нәкъ менә шул тасвир әсәрне озын гомерле итә Фикер (лирик фикер) искерсә дә. сурәт үзгәрми Әгәр дөрес сурәт булса. Тагын шунысы бар. хәтта лирик шигырь дә бит сурәтсез һәм бөтенләй үк сюжетсыз була алмый. Фикер һәм хис үсеше тасвир аша матдиләшә. Шушы хәлне танымау шигъри практикада шактый гына зыян китерә килде. Нәтиҗә буларак, декларатив фикерләүләр, ә күп очракларда сәбәпсез хыялланулар өстенлек итә башлады Бу чирнең әле дә узганы юк, дияр идем. Җыйнап әйткәндә. «Тамырлар» китабында сиземләнгән өч юнәлеш—лирик, эпик, публицистик юнәлешләр берлеге алдагы иҗат барышында автор стилен, сурәтләү үзенчәлеген һәм шигъри мохитен барлыкка китерде. Әмма әлеге дә баягы, тәнкыйть моны күрә алмаган. Минем күргәннәрем дә китап битләренә карандаш белән ясалган аерым тамгалар рәвешендә генә калган. Хәзер кулдан ычкынган форсатны кире кайтарырга тырышып каравым Игътибар җитмәүгә карамастан, иҗат барыбер үсә. Күтәрелеп бәрелмәгән Шамил, сабырлыгын җуймаган. Үз көченә ышанган кешеләр шулай һәр хәлдә дә үзе булып кала ала. 1987 елда чыккан «Апрель авазы» җыентыгын шагыйрьнең күпьеллык иҗатына йомгак ясау дип карарга мөмкин. Анда да искә алынган өч юнәлеш дәвам итә. Яңача ачылган күренеш дип. юмор рухында язылган шигырьләрне санарга була Җыр текстлары булып әверелгән шигырьләрнең күбәя төшүен дә искә алырга кирәк, әлбәттә. Эфирда беренче булып яңгыраган «Солдатта булган, диләр» исемле шигырь әүвәл яшьләр газетасында басыла. Аңа композитор шуннан күреп музыка яза. Беренче уңыш башкаларына рухландыра Моннан соң Сара апа Садыйкова язган «Керфегеңә тамармын мин». Җ Фәйзинең «Яшьлек дусларыма» Б Мөлековның «Кичермәсләр» исемле җырларын ишеттек. Ә Р. Яхинның «Рәхмәт сиңа» җырын Зөһрә Сәхәбиева композитордан үзе сорап яздырган икән. Соңгы вакытта Ш Маннапов «Алпарым» дигән шигырь язды. Үзе җырлап тора сыман Алпарым ла. Алпарым Чирмешенең болынында Көткән идем атларың Алпарым ла. Алпарым, Бик сагынган чакларым. Синең атын белән кичтем Тормышның сиратларын Шигырьгә Луиза Батыр-Болгари музыка язып, аны Әлки егете Мирсәет Сөнгатуллин башкарды. Кайчандыр мәктәбендә укыган авылны зурлау — үзе бер зур бәхеттер ул. Ш. Маннапов әдәби иҗатын журналистлык эше белән, гомер буе дигәндәй, бергә алып барды. Йөзләрчә мәкаләләре басыла килде һәм басыла тора. Күренгәнчә, аның мәкаләләренә шигърият нык ярдәм итә. Мәсәлән, дисәк. С. Хәкимнең «Гел кояшка карый тәрәзәләрең» исемле шигырен искә алырга мөмкин. Арча яклары турындагы очеркка журналист «Тәрәзәләр кояшка карый» дигән баш куйган һәм эчтәлегендә шул образдан файдаланган. Мәгълүм чорда бер хуҗалыкның комсомол оешмасы эшчәнлеген күрсәтеп «Юлдагы борчаклар» исемле мәкалә язганда да. шигъри фикер ярдәмгә ки ia. Ошбу комсомол оешмасы башкарган «эшләр» борчак сибү генә булып чгъни буш сүз булып) кына калганлыгы шигъри детальләр аша бик ачык күзаллана Блокнотларга журналист язмалары буларак теркәлгән детальләрнең кайберләре шигырьгә әверелә Шагыйрьнең журналист сыйфатында язылган публицистик хезмәтләре «Ачы какылар» дигән шактый зур күләмле китапка тупланган Андагы очерклар, мәкаләләр һәм истәлекләр язучының җәмәгать эшлеклесе икәнлеген дә күрсәтеп, аның иҗади офыкларын тагын да киңәйтеп җибәрә. Проза жанрындагы тәҗрибәләре уңышлы дәвам итә Вакытлы матбугатта чыга килгән кечкенә лирик хикәяләрен, шу шй ук мәзәкләрен яратып укый идем Әмма соңгы вакытта «Казан» китапханәсе сериясендә басылган «Шамил Маннап Шаман) мәзәкләре» минем өчен яшен яктысы кебек ялтырап киткән күңелле бер ачыш булды Китапның «Зыялыларыбыз турында мәзәкләр» дигән бүлегендә башлыча язучылар хакындагы кызыклы хәлләр урын алган. Елмаймыйча уку мөмкин түгел. Бәлки кемнәрнеңдер чырае бозылып та куйгалыйдыр Әмма нишлисең, көзгегә үпкәләү акыллылык галәмәте була алмый. Булганны яза Шамил, дөресен яза «Хуҗа Насретдинның яңа мәзәкләре» миңа бигрәк тә әйбәт тәэсир итте Халык телендә кабатлана торган мәзәкләрне үзенчә (һәм бәлки. Гомәр ага Бәшировча) эшкәртеп, халыкның үзенә кайтарып бирә Шамил Халык мәзәкләрен гомере буе җыйный, туплый килгән Гомәр ага күзенә чалынды микән бу мәзәкләр? Әгәр күргән булса, өлкән язучыбыз моның өчен Шамилгә рәхмәт әйтми калмас иде. диясе килә Моңа ышанычым шуның өчен нык ки. чөнки остазыбыз шушындый- рак рәхмәтне башка очракта әйткән икән инде Быел гына «Сабантуй гәзитендә Ш Маннаповның «Мәһабәт имән кебек» исемле мәкаләсендә шундый хәбәр басылган. «Тукайлык яки даһилык дәгъвә итмичә, «мыштым» гына бик һәйбәт шигырьләр язып ятасың бит. әй' һәммәсе дә бик кирәк, һәммәсендә дә р фикерең бар. барысы да рәхмәткә лаек», ди Гомәр агабыз Шамил Маннаповка Мин дә. бу сүзләргә: «һәм Такташ 1ыкка дәгъва белдермичә», дип өстәгәч, булган хезмәтләрен тәкъдир кылып һәм булачак яңа уңышларына ышанып шагыйрь һәм прозаик Шамил Маннаповка. түгәрәк юбилее уңае белән ихлас котлавымны җиткерәм.

 

Реклама