Логотип Казан Утлары
Хикәя

БАЛЫКЧЫ МАҖАРАЛАРЫ

Елга портына Фаяз иртәнге сәгать өчкә үк төшеп җитте. Ул дусты Е Гомәр өйрәткәнчә эш итте. Башта Казан белән Шеланга арасында йөри торган су трамваеның беренче рейсына билет алды. Аннары, аның бәхетеннәндер инде, таң тишегеннән ачылган киоскка кереп, йөри- йөри таушала төшкән күн портфеленә дүрт шешә хәмер алып тыкты. Фаяз, күбрәк булмагае, дип уйлаган иде дә, соңрак таман гына булыр әле, дигән карарга килде. Ахирәте, Кутыр Борын Гомәр, ана алларына «Пшеничная» дигән ак алъяпкыч япкан «Бөгелмә киленнәрен» җитәрлек итеп алырга кушкан иде. Майсыз кашык авызны ерта, дигәндәй, «нәкъ менә шул «Бөгелмә киленнәре» эшне җайга салырга» тиешләр дә иде инде. Дөрес, сәфәренең уңасына, Бохар сәүдәгәре кебек баеп кайтасына, Фаяз күңеленнән бик үк ышанып та җитми җитүен. Әмма, өметсез — шайтан, диләр бит. Бәлки Ходайның амин дигән чагына туры килер әле... Су трамваена утырган чакта Фаяз, әллә йокысы ачылып җитмәгәнгәме, әллә тумыштан төс-кыяфәте шулай идеме—кысык күзле, усал йөзле бөтен килеш-килбәте белән карт диңгез бүресенә тартым трап төбендә билетләр тикшереп торучы егеткә игътибар итте. Әллә вакыт тапмаганга, әллә башка берәр сәбәптән, кимендә ике-өч көн рәттән кырынмаган бу матрос, әллә кай җире, әллә нинди килеш-килбәте белән. Фаязның күңелендә өмет уятты. Аңа шушы трамвай белән Шеланга пристанена кадәр төшеп, артельчеләр башлыгы Чингачгукны табарга кирәк иде Гомәр шулай өйрәтте. Ярар, менеп тә җитте, ди Парольне дә белә, портфеле дә буш түгел. Ләкин Чингачгук — Идел апачилары башлыгы— аны гына көтеп утырмаска да мөмкин ич. Ә менә бу матрос егет биредәге обстановканы белә булыр. Алар бу калага көненә ничәмә- ничә менеп төшәләр ләбаса. Бу карсак белән ничек тә сөйләшеп китәргә иде. Ләкин ничек? Каян сүз башларга? «О-о. Фаязетдин, бу синмени әле. ни йомышлар белән йөреш, сиңа Чингачгукның үзе кирәк иде мени?»,— дип каршыңа килеп утырмас ич инде гомердә беренче тапкыр күргән кеше. Ул да булмады, матрос калын табанлы ботинкалары белән трамвайның тимер идәненә тыпыр-тыпыр ике такт чечетка бәреп, аска, машина бүлегенә төшеп китте. Болай булгач, сөйләштең инде, тот капчыгың- ны, бодаең читкә акмасын, дип Фаяз үзен орышып алды. «Кыюлык юк синдә, энем. Егет холкында бик тә кирәкле бу сыйфатны үзеңдә булдырырга җыенмыйсын да». Матрос егет аста озак югалып тормады. Бу юлы ул кояшта шактый уна төшкән җиңсез тельняшкадан иде Фаяз ирексездән анын чуендай янган тәненә, беләк һәм күкрәгендәге татуировкаларга игътибар итте. Бу карсак матрос бик «фырт» егет булырга охшый, ахрысы, порт-пристань тирәләрендә аларны күпләп очратырга була. Муромда хәрби хезмәттә булып, туган якларына ялга кайткан вакытларында Фаязга андый гайяр егетләр белән шактый якыннан танышырга туры килде. Күңелләренә үтеп керә белсәң, алар сине рәнҗетмиләр, җәберләмиләр. Ач булсаң, туендыралар. Ялангач булсаң, киендерәләр Милиция эзләсә, яшерәләр. Юлына акчаң булмаса да курыкма әллә нинди юлларын табып, сине парахутка алып керәләр, капитаннан яшереп булса да барасы җиреңә дә илтеп җиткерәләр Әмма тәртибе шундый син үзең дә егет була белергә тиешсең. Кирәк икән, ышанычыңны югалтсак, алар синең арт ягына тибәргә дә күп сорап тормыйлар. Үзенә карата кызыксынучан, игътибарлы карашны матрос та сизенде, ахрысы, «Йомыш-гозерең булса, тот та әйт, озынга сузма», дигәндәй Фаязга табан мәгънәле генә карап куйды. Сүзгә алай аргык җор телле булмаса да, Фаяз да төшеп калганнардан түгел — үзәктән куу насосларын ремонтлау цехында аны юкка гына «академик» дип йөртмиләр ләбаса Аннары ир-атны таныштыра торган бер шәп ысул да бар бит әле Яшьти. карале, синең берәр савыт-мазарың юкмы, бераздан кайтарырмын. диде ул күптәнге танышына эндәшкәндәй итеп - Әллә нәрсә шунда, тамак кипшенеп тора.. Матрос шуны I ына көтеп торгандай, бердән телгә килде: Найдем!!! Табабыз аны!!! дип. эшлекле кыяфәт белән гимер баскычтан аскы палубага төшеп кигге һәм, башы белән ишарәләп. Фһязга үзе артыннан иярергә кушты. Алар кечерәк кенә бер кубрикка килеп керделәр Ул. канәгатьләнү хисе белән: Минем апартамент шушы була инде Рәхим итегез, дип көтелмәгән кунагын түргә узырга чакырды Матрос erei аңа утыргычы да, таянычлары да тимер рәшәткәдән эшләнгән тимер эскәмиядән урын күрсәтте, аннары стенага уеп эшләнгән тимер капкачлы бер шкафтан шактый ук дөнья күргән алюмин кружка чыгарды Фаяз да югалып калмады, портфелендәге бер «Бөгелмә киленемнең муеныннан гына эләктереп алды да өстәлгә кигереп утыртты Шул ук тимер шкафтан кипкән балык башы да килеп чыккач. Фаяз шешә бөкесен геше белән генә ачып, кружкага кул яссуы кадәр аракы агызды Бүлүче башлап эчәргә тиеш, дигән гадәт буенча, кружканы кулына алды Әйдә, туган, танышу хөрмәтенә тотып куйыйк булмаса Минем исемем Фаяз була. Аннары чират хуҗа кешегә җитте һәм ул шешәгә үрелде Тотасыңдыр ич, бераз гына! Ярамый да инде ансы Эштә бит Начальство күрсә Чүт кенә. Бик кыстасаң... Сал алайса... Күп тамызма Тулыр-тулмас кружканы тәмен белеп кенә кабып куйганнан соң. карсак матрос кул аркасы белән авызын сөртеп куйды Шифа суының сихәте гәнгә таралсын дигәндәй, киерелеп алды. Сигарет кабызды Өстимме ’ диде Фаяз Тагын чүт кенә Нс-не! Магрос. нидер исенә төшкәндәй кинәт кенә урыныннан кузгалып, әлеге дә баягы тете тимер шкафны ачты һәм вәкарь белгән генә сөйләп китте: — Ошаткан кешеңә бит аңа җаның да жәл түгел.. Иделдә балык тотуның самай тыелган чагы, югыйсә... Балыклар уылдык чәчә... Ул бераз тын торды. — Әйдә, угощайся әле. Ошаса, тагын табарбыз. Ахирәт гамәле түгел. — Монымы?! Яратмаска соң,—дип. Фаязның күңеленә җылы йөгерде. Ул чөлкә хәтле балык кисәген кулына алды, башта, телен тидергәнче, озаклап иснәп торды, аннары гына:—Үзеннән бигрәк исе тәмле, каһәрнең,—дип тәмләп ашарга кереште. Менә хәзер, шушы рәвешчә бер-береңә «верительный грамотаилар тапшырганнан соң, бер-береңә карата ышаныч тугач, йола буенча сүзне матрос башларга тиеш иде һәм алар, адәм балаларына хас булганча, стандарттан читкә чыкмадылар. Төбенә өч-дүрт йотым хәмер салынган кружканы кулына алгач, матрос: — Рәхмәт туган!—диде.— Баҗай телевизор алгание. Кичә шуны куеп маташкан идек. Иртән торсам, башко бобо! Әйбәт булып китте әле. Үзең соң, кай таба китеп барыш соң? — Анысын әле... тәгаен генә үзем дә белмим... Фаяз елмаеп куйды. — Сәфәр кыласың, ызначит. — Сәфәр дип. Чингачгукны күрәсе барие. Әллә «Бөгелмә килене»нең тәэсире тиде, әллә матросыбыз үз халәтенә кайтып төште—ул урысчага күчте: — A-а, знаю я Чингачгука. Фазылку Гараева! Мировой парень. Кто его на Волге не знает!—Матрос канәгатьләнү хисе белән бармакларын шартлатып куйды:—Ничек инде белмәскә! Да. свой парень, в доску! А тебе он зачем? Вовла кирәк что-ли? — Әйе шул, бер-өч килограммнар чамасы кирәгие шул. Туй төшерергә җыена идек. «Өстәл бизәргә дә ярап куя. закускага да әйбәт. Теләсәң каян табып кайт», дип хатын чыгарды мине бу сәфәргә. Дус- ишләр Чингачгук дигән бер егетнең координатларын да биргәннәрне. — Ул чакта, сиңа Чингачгук нигә хаҗәт? Анда хәтле тагын ике сәгать менәсе бар. Ә балык әнә, Иске Морквашта да навалом. — Наваломдыр да бит. Адресын белмәгәч, аны сиңа кем табып бирә? — Нигә бирмәскә дә, нигә белмәскә! Мин үзем җибәрәм сине аңа,— дип, матрос йонлач күкрәгенә сугып куйды.— Анда бит дебаркадерщик булып... минем служак Кеннеди Второй эшли... — Кем дисең? — Сашка Зверевны әйтәм. Фамилиясе генә Зверев аның, үзе болай поп песие ул. Юаш егет. Танышкач күрерсең әле. Кеннединың төгәл копиясе. Бер анадан тусалар да алай ук охшамаслар Шуңа күрә аны Иделдә барсы да Кеннеди Второй дип йөртәләр. Менә аңа үзеңне миннән— Мишка Богатыревтан, диярсең. Шул җиткән. Бар гозереңне дә үтәр. — Тыңлармы соң? Вакыты бит, әнә, нинди. Үзегез әйтмешли, балыкның уылдык чәчкән чагы! — Мин әйткәчме?! Тыңламый карасын. Если что. аның белән будет другой разговор; разговор по душам будет, раз по шею. два по ушам.— Богатырев канәгатьләнү белән кеткелдәп көлеп алды. Фаязның иңбашына кулын салды.— Борчылма! Эшләр. Балыгы бар аның. Теге балыкны да ул биргәние. Кичә генәсе. Бүген дә табар. Бер дә шикләнмә. Ә Чингачгук янына төшеп тә торма. Без төшеп менеп җиткәнче, син инде кипкән балык тулы капчыгыңны җилкәңә салып, астан менә торган трамвайга эләгеп, күптән Казанда булырсың. Мин бит сиңа чынлап торып әйтәм. — Күндердең.— диде Фаяз.— Калам, алай булгач. Ул арада трамвай Иске Морквашка килеп тә җитте. Мишка Богатырев аркан сүтәргә кереште:—Әзерлән! — дип ымлады. Төшәргә булды Фаяз. Карсак матрос Мишка Богатырев бик ышанырлык итеп сөйли бит. Әгәр Кеннеди Второйда балык булмаса да, ул соң нәрсә югалта? Әле бит Чингачгук варианты кала. Шушы ук трамвай белән ул сәфәрен дәвам итә ала. Дубльләрнең булуы космоска очканда гына түгел, көндәлек тормышта да комачау итми ул. Юлчыларның байтагы төенчек-янчыкларын эләктереп, трап төбенә килеп басты. Алар артыннан ашыкмый гына Фаяз да дебаркадерга чыкты. Ал арны башына колакчынсыз бүрек-кубанка, өстенә җилдә-ко- яшта уңган брезент җилән кигән зур гына гәүдәле ир уртасы каршы алды. Кеннеди Второй шушы булырга тиеш инде Әмма бу ирнең Кеннеди Первый белән мыскал да ошашлыгы юк. Фаяз аның белән шулай аяк өсте генә сөйләшеп китәргә кыймады. Трамвайдан төшкән халыкның бераз тарала төшкәнен көтте. Дебаркадершик янына аннары гына килеп һәм бик серле итеп: •— Мин — Мишка Богатыревтан, сез Кеннеди Второй буласыздыр инде?—диде. — Мин — Челкаш,—диде дебаркадершик бер дә исе китмәгәндәй — Ә Кеннеди Второй беренче трамвай белән үк Казанга тешен алдырырга китте. Аның урынына мин калдым. - Абау?!! Каһәр генә төшсен! Ничек инде? Мин бит.. Фаяз һушына килеп, кире трамвайга таба йөгерде. Ул инде кузгалып маташа, дебаркадердан бер адым чамасы аерылган иде. Шунда йөгереп килгән хутка сикерәсе генә иде. Юк. курыкты. Яшь чагы түгел бит. Шопыр-шупыр тизлеген арттырып, трамвай бөтенләй ерагайды. Ә Богатырев ике кулын колакларына куеп, мин ишетмим, берни дә аңламыйм, дигән сымак ишарә генә ясады. Аһ, каһәр! Аһ, шайтан! Инде нишләргә? Фаяз читлеккә эләккән җанвар төсле, дебаркадер буйлап әрле-бирле йөренергә кереште. Бу Челкашы кем инде тагын? Берсе — Чингачгук, икенчесе Кеннеди Второй. Монысы тагын Челкаш. Бер җүнле кеше юк ахыры монда. Җыен жулик оясы бу Идел. Фаязның чын ачуы купты, астына ут яккан казан кебек кайный башлады. Дебаркадерның көтү залында берьюлы егсрме- утыз кешегә аш пешерерлек зур плитә көйләнгән, мич дөрләп тора. Хәзер исә тын гына пристань хезмәтен үтәгән бу дебаркадер, заманында зур гына баржа булгандыр, күрәсең. Хезмәт «срогын» тутыргач, ягъни «пенсиягә чыккач», елгачылар аннан пристань ясап, чын мәгънәсендә комга утыртканнар. Менә шушы мич тә әнә шул заманнардан калган булырга тиеш. Ә Челкаш үз мәшәкатьләре беләнме, бер ара югалып торды. Тыштан бер кочак такта-токта кисәкләре күтәреп керде, мичкә утын өстәде. Зур алюминий бак алдына тезләнеп, изүләренә агыза-агыза су эчте. Тагын да дәрт белән дөрләп киткән мичтән күмер алып, тәмәке кабызды. Эченә суырган төтеннең мыскалын да әрәм-шәрәм итәргә теләмәгәндәй, тирән изеп махрасын суырырга кереште. Фаяз тагын бер мәртәбә тәвәккәллек кылып, аның каршына килеп басты. — Сез шәт, шаяртмагансыздыр бит инде? — Башка белән шаяртсалар да, теш сызлау белән белмим кем генә шаяртыр икән? — Аһ, каһәр! Ничек кенә кире килеп тора бит. Ярык тагарак алдында утырдым да калдым. Дебаркадершик. калсаң, калгансың инде, ә мин монда причем дигән кыяфәттә, бастырык юанлыгы махрасын көйрәтә бирде. — Безнең Кеннеди Второй, Сашка Зверевны әйтәм, сиңа нәрсәгә кирәк иде соң? Сер булмаса? — Нәрсәгә дип? —Фаяз бу сорауга җавап табалмагандай дәшми торды.— Дөресен генә әйткәндә, мина сезнең ул Кеннедиегезнең пычагыма да кирәге юк. Минем аны, күргәнем дә юк Шулай да Әлеге дебаркадершик үз гомерендә байтак кеше күргән булырга тиеш. Фаязны башта сабыр гына тыңлап торды Аннары гына: 5. «К У» Н> 12 65 Нигә инде шулай кырт кисәсез? Сашка Зверев мировой егет Күрсәгез, исегез китәр иде. Ул бит баритон тавышлы. Шушы дебаркадерга басып җырлап җибәрсә, аны бөтен Моркваш. Ослан таулары тын калып тыңлый. Аның матур тавышы, үзе җырлаудан туктагач та. әнә теге тау битләрендә озак вакыт яңгырап тора. Анысы шулаен шулайдыр, дип бүлдерде Фаяз хуҗаны. Мине бу очракта аның җырчы булуы кызыксындырмый иде шул. Теләсә, бүген алалар аны Казанга, театрда җырларга. Үзе бармый. Нигә бармый соң? Алкашмыни? — Нигә алкаш булсын? Синнән-миннән әзрәк эчә ул. По семейным и сердечным обстоятельствам бармый. Челкаш төпчеген мичкә ташлады, җилән җинен өскә сыпырып сәгатенә карады. Аннары әдәп саклап кына: — Үзегез соң кем буласыз? диде. Минме9 Мин Кулибин! Ишеткәнең барыемы? Екатерина патша заманында яшәгән, каз күкәе эченә сәгать ясаган оста турында укыган бар ансы. Аны бит мәктәптә үк укыталар. Ә мин тарихтан гел яхшы билгеләргә генә укыдым Тарихи китапларны хәзер дә яратам. Ял йортының китапханәсе бай. Тарихи китапларны шуннан алып, монда дежурга да алып киләм. Ә мин Кулибин Второй. Үзәктән куу насослары буенча белгеч. Үз гомеремдә барлыгы сигез ачыш ясадым. Шуларның җидесенә хәтта уйлап табучы таныклыгым бар. Зур кеше икәнсез! диде Челкаш. бу сүзләренә ихтирам мәгънәсе салып—Безнең авылда да бер Кулибин бар. Кулибин Өченче була инде алайса. Электр үтүгеннән алып, тегү машинасы, мотоцикл, суыткыч, телефон, телевизор дисеңме—барын ул төзәтә. Әмма минем кем булуымның монда мыскал да әһәмияте юк. Минем бик зур җитешссзлегем бар Мин патологик төстә балык яратучы. Мин. шикләнә күрмә, шпик та. ОБХСС агенты да түгел, балык ашарга ярату белән чирләгән бер авыру Менә паспортым, менә рационализаторлык таныклыгым. Болар өстенә мин түм-түгәрәк ахмак та әле. Богатырев дигән лилипутыгызның сүзенә ышанып, әйбәт кенә барган трамваемнан төшеп калдым. Хәзер менә кая барырга инде? Тагын ике сәгать ярымнарсыз булмас әле. Бүген бит дүшәмбе. Якшәмбе көнне эшләгән күп экипажлар бүген ялда. Чәнчелеп кенә киткән икән! Йә. Ходай, нишләргә хәзер миңа? Мин бит кыргыйлар утравына эләккән Робинзон хәлендә. Фаяз тагын бер кат дебаркадерны әйләнеп килде. Шунда кырт итеп исенә портфелендәге хәзинәсе төште. — Стаканың, яисә берәр кружкаң юкмы? Табарбыз. Янган йөрәккә тагын да ут өстәп башта үзе тотып куйды. Бераз гына тотасыңмы? Ярамый Эш урыны бит Чүт кенә. Авыз чылатырлык кына. - Сал алайса. Берүк күп тамызма. Өстән төшеп килүче трамвай унбиш минуттан монда булачак Миңа тәртиптә булырга кирәк. һәй. таптың шүрләр нәрсә! Бу бит үгез каны гына Үгез каны да. ә борынны барыбер кызарта. Борының кызыл булса, йөзеңне кызартырга күп буяу кирәкми аннары . Тыңлап торам, философ син, —диде Фаяз. — Урыны шул бит. Саф һава, Идел киңлеге. Көне буена башка күптөрле гыйбрәтле уйлар килә. Кайчак үземә үзем хәйран калам. Шул рәвешчә әңгәмә корып, араларны якынайтып җибәргәч. Челкаш кунагы алдына тәмле исләр таратып буы күтәрелеп торган бер кәстрүл балык шулпасы китереп куйды. Шулпасыннан түгел, исеннән үк башын 66 әйләнеп, һуштан язып китешле. Хуҗа җилән итәге белән генә себереп, өстәлгә ике агач кашык, ике телем ипи куйды. Ә кәстрүлдә эре кисәкле судак калҗалары йөзә. Кыстаганны да көтмәде Фаяз, балык шулпасын чөмерергә кереште. Челкаш аны кызыксынып күзәтеп торды да: — Балык шулпасына мин үзем дә тәкатьсез.—-дип куйды—Су буенда яшәгәч, яшерен-батырын түгел, беребез дә балыксыз тормыйбыз Тыйсалар да. кисәтсәләр дә. тик тормыйбыз инде — Шулай булгач соң! Зинһар, бераз өлеш чыгара алмыйсынмы9 Акчасыннан тормабыз, килешербез, дип уйлыйм — Эш акчада түгел лә. Күрәм ич инде нинди егет икәнеңне — Әллә мин әйтәм, тагын бераз авыз чылатып куябызмы9 — Юк. юк. туган, син мине бөтенләй дөрес аңламадың Син минем болай да тупой башка шешә белән бәрергә тырышма Эш башкада Миңа постны бер минутка да калдырырга ярамый Ә безнең поселок моннан алты чакрымнар чамасында, урман эчендә. — Табам мин аны! — дип бүлдерде аны Фаяз, ашыгып Өйрәт кенә. Алты чакрым җир минем өчен ярты сәгатьлек юл ул. Армиядә чакта, маршка чыксак, взвод командиры мине, солдатларның эченә кату чыгарасың, дип иң артка бастыра иде. Бәлки өен табарсың да. ышанам, дип килеште Челкаш -Ләкин балыгын табалмассың Өйдә кеше юк минем Хатын иртән иртүк, ике баланы да алып, әнисе янына өен сыларга төшеп китте. — Аһ. чурт! диде Фаяз, һаман аркылыга урталай килеп тора — Чурт шул! Хатын авырга узып йөри Бу икесе кыз минем Өченчесе малай, картлык көндә безне карарлык терәк булмасмы, дигән илек Тегеләрен ничек күтәргәнен сизми дә калган иде Ә бу юлы ризык талымлый. Сорамаган нәрсәсе калмады инде Татып кына карый да. барып укшый Аннары кинәттән генә, кипкән балык ашыйсым килә, диде. Тыелган чагы булса да булыр, әнә теге якка чыгып җәтмә салып карадым. Шунда аларның оялары Бик хәсиятләп кенә киптердем Телеңне йотышлы чыкты Хуш исле үләннәргә төреп киптердем мин аларны - Сөйләмә бүтән! дип туктатты аны Фаяз Барысы да кып- кызыл уылдыклымы? — Уылдыклы булмыйча! Алар әле уылдык чәчәргә керештеләр генә Кипкән балыкка мин үзем дә тәкатьсез, дип әйттем бит инде Анлыйм мин сине. Шушы портфелеңне тутырып биргән булыр илем дә биз Кешенең хәленә керешле, ипле генә егет булырга ошый бу Челкаш. дип уйлап алды Фаяз. Каян китереп такканнар диген үзенә бу кушаматны. Горькийның хикәясендәге таныш образ «Челкаш» бит? Кушаматыңны әйтәм. матур бит диде Фаяз, балык турында урынсызга фантазия куертудан туеп Ә безнең монда кушаматсыз бер матрос та юк Әллә каян гына табып, маңгаена пәч иттереп ябып куялар Аннары, кушаматсыз да булмый. СашкаПашкаларыңны әйтим, алар Идел уртасында утырган маяклар төсле, атлаган саен, поди разберись Максим Горькийның «Челкаш» исемле хикәясе бик шәп бит — Минем укыганым юк. Мин «Человек и закон» журналын гына алам. Юк. теләсә нинди әтрәк-әләм булмаска тиеш бу Челкаш дигәнең Шуны раслагандай, ул тирән уйга чумып утырган Фаяз җилкәсенә кулын салды. Годок! Әйе. алар яшьләре буенча бер тирә булырга тиешләр Сине бит никак буш кул белән кайтарып җибәреп булмый. Шулай ич’ — Әлбәттә инде Күкне тартып төшерепме, әллә җирне урталай ярыпмы. Моннан өч чакырымнар гына аста маякчы Архип дигән берәү яши. диде Челкаш зур сер чишкәндәй Балык анда да бар Капчыгы белән Ләкин, белмим, телен таба алырсыңмы Хәйләкәр, шома койрык- s. 67 лы кеше. Алай да менеп кара. Әле синең вакытың бар. Соңгы трамвай Казанга кичке дүртләрдә генә була. Аңарчы син анда әлс ике менеп төшәргә өлгерәсең. Мин әйтте дип, телеңнән ычкындыра күрмә. Бик нәфесле, әйтәм ич. хәйләкәр карт. - Минме?!—дип сукты күкрәгенә Фаяз.—Син белмисең әле мине, мин бит чын дипломат. Бәхәс чыкканда мине генә дәшсеннәр, чынлап торып керешсәмме, бер-берсенә каршы ут ачкан ике дәүләтне маминт татулаштыра алам, һәй-й, Челкаш дускай, годок, мине белмисен әле син! Фаяз портфелен кулына алды. - Ярар, кузгалдым алайса. Теге маякчы картны аскы якта дидеңме әле? Кушаматы ничек дидең каһәрнең? Винни Пух. Бәләкәй генә, чатан аяклы булыр. Стоп! Стоп! —дип туктатты аны Челкаш Болай гына булмый. Ул синнән шикләнәчәк ОБХСС кешесе дип уйлар Балык тотуның тыелган чагы бит. Мондый чорда Идел ярында кем йөрмәс тә. ишегеңне кем шакымас. — Ә нишләргә соң? Шикләнә-нитә калса, паспортымны күрсәтермен. Балык дигәндә тәмам тәкатен җуйган бер фәкыйрьмен. диярмен. Хәзер, хәзер! Бер генә минут,— дип Челкаш дебаркадерның бирге башындагы кечерәк кенә чоланны ачты. Аннан матрос бушлаты, козырегы бераз янчелә төшкән, елгачылар кия торган фуражка алып чыкты. — Эшләпәңне, җиләнеңне сал да, менә шуларны ки. Штиблетларыңны калдыр. Бераз зуррак булса да менә кирза итекне ки. Галстугыңны да сал, изү төймәләреңне ычкындыр. Безнең Иделдә изүне кышкы кырык градуслы суыкларда да төймәләмиләр. Юкса, авторитетың төшәр. Челкаш аны тагын бер кат күзеннән кичерде. Үзенчә канәгать калды, ахры бармак буыннарын шартлатып куйды. Менә хәзер син нәфесе чыннан да кипкән балыкка төшкән кешегә ошый төшәсең. Алай да Винни Пухның күзе бик җете аның. Сөйләшкәндә сак бул, итәгеңне җыеп сөйләш. Челкаш аның кулына бер брезент капчык кисәге тоттырды - Ә менә монысы инде миннән,— дип, бушлат кесәсенә бер акбаш тыкты.— Бик кирәк булуы бар. Шушы зәхмәтне күрсәтми торып, бездә берәүнең дә теле ачылмый. Ләкин өстәлгә чыгарып куярга ашыкма. Бәясен түләгәч, авызын чылатмасаң да түзәр. Әмма күзен яндырып торсын. Болар өстенә Челкаш ике кап «Астра» сигареты да сузды. — Винни Пух Идел буендагы сараннарның берсе. Тартырына беркайчан булмас. Көймәң комга терәлә башласа, киерелеп берне пыскытып җибәрерсең. Сигаретыңа шундук кулын сузачак, һәр йозакның, годок, үз ачкычы! — Челкаш Фаяз җилкәсенә шап итеп сугып куйды. — Әйдә, смело атлый тор. Сәгать дүртләргә әйләнергә тырыш. Соңгы «Москвич»ка өлгермәсәң, бүген башка транспорт юк. — Тагын шуны хәтерлә,— дип туктатты ул Фаязны.— Пристаньнан төшкәч, урман эченә таба чокырлы-чакырлы бер юл булыр. Анысы белән китмә, шул юлдан уңга таба кечерәк кенә бер сукмак керә. Аны табуы җиңел. Сукмак башында квартал баганасы булыр. «Урман эчендә ут белән сак булыгыз!» дигән кисәтүле такта да күрерсең, һич тә икеләнмичә менә шул сукмак белән атла. Карт каенлыктан берәр чакрым атлагач, асылмалы күпер аша чыгарсың. Димәк, годок. Винни Пухның өенә таба атлыйсың. Фаяз Челкаш өйрәткәнчә атлады. Тиздән биек яр башына килеп чыкты. Аста, күз күреме хәтле җирдә, Идел чайкала. Ниндидер бер серле бию башкаргандай акчарлаклар тирбәлә. Бик еракта, су өсте көзгесе зәңгәр күк белән кушылган чиктә, томан пәрдәсен ертып ап-пак парахут- лар күренә. Аста, шау чәчәккә күмелеп утырган култыкта маякчы өне — субайлар өстенә утыртып салынган матур гына йорт күренде, «һи-и. иренмәгән кешегә кытлык юк икән» дип уйлады Фаяз. Аның моңа кадәр дә печән төяп Иделне урталай ярып баручы көймәләрне күргәне бар иде. Каян чаптылар икән бу тикле печәнне дип аптырый торган иде ул. Сыер-бозау тоткан хуҗалар печәнне менә шушындый култыклардан чабып хәстәрли торганнардыр инде Ярдан түбән таба ун адым да атларга өлгермәгәндер. Фаязны эт көтүе чорнап алды. Шунда әллә каян гына этләргә. Пушал, пушал! дип, кулындагы таягы белән кизәнеп, башына бүрек, өстенә сырган куфайка кигән, йөзен-битен сакал-мыек баскан чатан аяклы бер агай килеп чыкты Пушал, әрәмтамаклар!.. Шуннан, ни йомыш9 Фаяз да югалып калмады — Бу кай тирәләр соң, хөрмәтлем?—диде. — Ә сиңа кай тирәләр кирәк9 Минем Дубровкадан Морквашка төшеп барышым иде Ялгышкансың биг Бу Галимнәр дачасы — Менә сиңа мә! Кая килеп чыкканмын бит. Ә Моркваш моннан еракмы соң? Елга яры буйлап кына төшәсең, ерак түгел. Күп булса, ике чакырымнар булыр Алай да әллә ни ерак китмәгәнмен икән әле. Фаяз кесәсеннән сигарет чыгарды Каршында яткан каен бүрәнәсе өстенә чүгеп тартып җибәрде. Сигарет кабын бүрәнә өстенә куйды. Карт та, рөхсәт сорап, сигарет кабына үрелде. Фаяз аңа сынау.гы караш ташлады, әмма дәшмәде. Шулай шакгый гын утырганнан сон гына Сез соң үзегез монда кем буласыз9 дигән булды Фаяз, гәрчә хуҗаның кем булуын бер карауда таныса да Каравылчы-мазармы? Каравылчы да. маякларны да карап торам, диде карт горурлык белән. Янәсе, бел, без алай төшеп калганнардан түгел. Әнә теге дачаларны әйтәм әле, ай-һай купшыдан, җәһәг корганнар Аларның хуҗалары кемнәр икәнен беләсеңме соң? Кәтгә егетләр Сузарлык хугың булганда, аягыңны нигә бөтен буеңа сузып яшәмәскә9 Фани дөньяда бер генә яшибез биг! Анысы шулай-й. хак сүз сөйлисең, диде Фаяз, агайның фәлсәфәсе белән килешеп. Ләкин аның уе башкада иде Дубровка кибегеннән кыегырганыем Юлда кирәге чыгар әле дип. Дәргең булса, гогыйк берәрне. Нигә монда. Өйгә керик, кыяр яки суган кисәге дә табылыр, диде агай, кинәттән генә ачылып китеп. Ул бер аягына әз генә аксаклап, балык җәтмәләре элгән читән кырыеннан, җыйнак кына өйгә таба атлады Фаяз да аның артыннан иярде Балта-пычкыны кайсы башыннан тотарга икәнен бик яхшы белгән кул белән ясалган җыйнак кына баскычтан күтәрелеп өйгә үттеләр Дача йортларының барын да субайлар өстенә куйганнар. Әллә су кергәлиме? Елына карап. Йортларны, дачаларны әз генә өскәрәк. гау башына күтәребрәк салсалар соң? Дача биләмәсе гектар ярым гына. Калганы урман хуҗалыгына керә. Аларның өлешенә бер түтәл дә керә алмыйсың Өй эче яккан мунча кебек җылы иде Керә керешкә Фаязның борынына кипкән балык исе бәрелде. «Балык бар карг та!» дип уйлап алды ул. Теләсәң, чәй дә әзер Түлке гаеп итештән түгел, үлән чәе белән генә сыйлый алам, диде хуҗа Хатын Дубровкага ничә менде, кибетнең ачык чагын гуры кигерә алмады Пойдет! Үлән чәе ул. абзыкаем. синең булыр-булмас кибет чәеңне орып бирә. Әйдә, башта чүт кенә гогыйк әле. Фаяз теләмичә генә, хуҗа исә йоглыгын тоттылар. Тотып куйганнан соң, һәркем үз уй-хисапларын тәртипкә китерә торган тынлык булып алды. Бераздан агай үзе: — Ә син Дубровкага ни дип төшкәниең соң?—дип сорады Фаяз булмады бит анда. Ни дип җавап бирсен! Авыздан хата ычкынмасын тагын. Фаязның анда эз дә басканы юк. Челкаш әйтүе буенча гына ишетеп белә. - Йомыш төшкәнне. Дөнья булгач, була бит инде. Фаяз кеткелдәп алды. Карт килештерде аның серне ачмавын. Күз кысып, бармак янап алды. Янәсе, шулай кирәк. — Бөкесен бер ачкач, калганын җиргә түкмәссең ич инде. Тамыз тагын бераз,— диде карт. Дубровкага ни дип барып чыгуым билгеле инде,— диде Фаяз үзе дә чүт кенә тотып куйгач — Бераз гына кипкән балык табып булмасмы дип менгән ием. Гришка Соловьев-разбойникның адресын биргәннәрне Мендем, ишекләре бикле. Иртән иртүк ат җигеп, бала-чагасын төяп, Шелангага китте, диделәр. Әбисенә китсә, бүген генә кайтмый инде ул, диделәр Менә йөрим шулай корыны бушка алыштырып. Фаяз капрон чәшкәләргә тагын бераз тамызды Үзегездә юкмы бераз кипкән балык9 Миңа күп тә кирәкми. Ике-өч кило инде - Тоткан балыгым юк. Тотмыйбыз, дип кырт кисте хуҗа Тыелган чакта! Шуның белән эләгеп Себер китәсебез генә калгание. Без закон кушканча яшәүчеләр. Тотмыйбыз да, кирәге дә юк. Шул чак ярга, нәкъ өй каршына ук моторлы көймә килеп туктады Хуҗа сикереп торып тәрәзәне ябып куйды. Ләкин соң иде инде Моторкадан бер хатын сикереп төште дә, яртылаш суга батырып куйган кәрҗиннәргә балык бушата башлады. Хәрәкәтләре — каракларныкыча. Ялт та йолт як-ягына карана. — Кәнишне. елгада, дәрья эчендә яшә дә, балыксыз тор.— дип аңлатма бирде хуҗа хатынның гамәленә — Монысы аның булмаган хәл. Кайда да тоталар. Без тотып кына Иделдә балык кими димени Балык шундый җан иясе ул, син аны күбрәк тоткан саен ныграк үрчи Чөнки аңа үрчергә иркен дәрья кирәк. . Бушатып бетерсен дә. сиңа да берәр кыздырырлык өлеш чыгарырбыз. Буш җибәрмәбез. — Миңа тереләре кирәкми Ни эшлим мин алар белән? Кипкәне юк. туган, юк. Киптермибез, Үзебез өчен дип кенә киптергәне барые, кичә күрше лесник сугылды. Малаен армиягә озатам диме шунда, бар булганын кырып-себереп алып китте Бирмичә дә булмый, гозерең төшүе бар. Аннан алда гына Ялан тау колхозы председателе кеше җибәргәнне. Туй төшерә, кызын кияүгә бирә икән. Менә шулай, туган, үзебезгә дип киптергән дүрт-биш корбан балыгы да үзебезгә тәтеми. Канат куйгандай оча баралар... Картның күзгә карап алдашуына Фаязның ачуы килде. Шулай ук бөтенләй юкмыни9 Мин бит бушка сорамыйм — Юк. Юк булгач, юк инде. Кара, кешегә ышанмый ничек Әле яртысы да эчелмәгән шешәне бөкеләп. Фаяз кесәсенә тыгарга җыенды. Калганнары исәннәрме, дигән төсле, портфелен капшап карады Карт исә ач борча тешләгәндәй кыбырсынып алды. Каядыр барып та килмәкче иде бугай, кире утырды. Ярар, юлдагы кешенең юлда булуы хәерле. Юл уңаена берәр уймак кына тамызыйм да кузгалыйм булмаса,— диде Фаяз - Соң, утыр әле бераз, сине куган кеше юк бит. Берәрне көйрәтеп алыйк, диде хуҗа, үзе сул ягына ярыйсы аксаклап мич арасына кереп китте. — Бай кешенең бит аның иң ярлы чагында ботыннан тотып селексәң, бер уч алтын коелыр, дигәннәр,— хуҗа кет-кет кеткелдәп, өстәлгә үтә күренмәле булып кипкән кызыл канатлар китереп салды. Ачның күзе киштәдә дигәндәй. Фаяз балыкның башын каерып ташлап, аны кабаланып кимерергә әзерләнде. Шулчак өйгә әле генә көймәдән балык бушаткан хатын килеп кермәсенме! Боларга аждаһа төсле усал караш ташлап: Тагын алкашлар җыеп утырасыңмы, аксак шайтан! Мич артына тагын бер генә атлап кара, икенче аягыңны да тибеп сындырырмын дип дуларга кереште. Кызма әле син. кызма, сиңайтәм Алкашлар җыеп утырган кеше юк Кунагым Гришка Соловьевка балыкка килгән булган Өйлә туры китерә алмаган. Күп сорамый ул. Әллә, минәйтәм. ике-өч кило гына табабызмы Акчасы да кирәк бит Грамм да юк. Тотмыйбыз! өстәлгә яны белән утырган Фаяз күз кырые белән күреп алды: хуҗа хатын иренә бик усал итеп йодрык янады, телеңне тый. янәсе. Мич башы тулы жепкә тезгән балык булырга тиеш Тышка элсәң, чебен куна, киптерү технологиясе бозыла, кеше күрә Әмма хужа хатынның шулай күзгә карап алдашуына Фаязның ачуы купты. Моннан барын да күреп тордык М-м,— диде ул.- яр буендагы кәрҗиннәрг ә күпме балык бушаттың. Бәлки Бушатса соң! Икәүләшеп елга саклап, әллә ач торырбызмы? Кхм. кхм! Сезнең монда уңга да сулга балык сатып, спекуляция ясап ятуыгызны тиешле урынга җиткерү берни тормый анысы, диде Янәдән күп мәгънәле итеп тамагын кырды: Әле менә кәржиннәргә центнерга якын балык бушаттыгыз Әнә теге утраулар артында салынган күпме җәтмәләрегез бардыр? Алары әллә кичке ашкамы? Тамак ялгау өчен генә күбрәк түгелме икән'’ Боларын ул чамалап кына әйткән иде. әмма юкка атып туры тидергән буЛЫП ЧЫКТЫ. Бер безнеке генә түгел. Анда, саный башласаң, җәтмәләр җитәрлек. Дегетне юып. балыкны тотып бетерә алмыйсың аны Балык бет кебек бит ул. Бет сыткан саен, балык тоткан саен үрчи, тиле хуҗа хатын, бу юлы инде мөмкин кадәр йомшаграк тавыш белән Инде дөресен әйтим әйтсәм, балыкның самый уйный торган җиренә перемегр- ларны рыбнадзор үзе куя. Безнең ишеләргә балык шулпасының шулпасы гына эләгә. Фаяз үтемле ым белән: Анысын инде следовательгә сөйләрсез, дип куйды Ул арала күкне болыт каплап, вак кына яңгыр сибә башлады Фаязга кузгалырга вакьп иде Сәгатенә күз салын алды, көрсенеп утырган җиреннән кү төрелде. Әмма аның уйнап-шаярып кына әйткән сүзләре дә хуҗаларны пошаманга салды, күрәсең. Алар мич арасына кереп пышын-пышын килеп аллылар. Ипи готып ант итсәк тә сез ышанмассыз инде, дип сөйләнә* сөйләнә хужа хатын иренең артыннан иярә чыкты Балыгыбыз, чыннан да. юк. Була ул. булып тора, ә менә бүген сез нәкъ юк чагына гуры килдегез Бензинның гына бәясен күрегез, чүпрә кебек күперә. Mo i op iap- ныц да бәясе артыннан куып җитешле түгел. Былтыр берне алганыск. тартмый, каһәр, юктан да кыза. Печән өстенә яңасын алырга кирәк Ә акчасын каян табарга? Әз-мәз тотабыз инде. Киптерәбез Саткалыйбыз да Аннан гына Рәсәйнең бүсере асылынып төшмәс Хужа хагын Фаязга берәр кило чамасы тартышлы төргәк сузды Монысы бездән сезгә күчтәнәч булыр Фаяз кулында кәгазь акчалар күргәч, болай дип өстәде: Юк. юк. нинди сүз ди ул. акчага түгел. Сезгә дә сатмыйбыз. Әйтәм бит. саткан чакларны да шул яңа мотор юнәтү өчен генә тырматабыз Идел бит ул очсыз-кырыйсыз Ишкәк белән генә монда әллә ни майтара алмыйсын Яңа моторны безгә влачлар бирергә тиеш тә, хәзер бит влачларга ла бик ышаныч юк Фаязның күчтәнәчне алмый чарасы калмады Чөнки аны янәдән кысынкы боҗра белән чорнап алган маэмайлар, «безнең хуҗабикәнең кушканын тыңламасаң. без сине җибәрмәскә дә можем», дигән төсле аңа карап бик усал итеп өреп алдылар Яңгыр шыбырдарга кереште Хужа да гәпчек кабызып, баскыч төбенә чык1Ы — Син хәзер елгадан аерылмаска тырыш,—диде ул корык-карык йөткереп.— Әгәр сукмак сүзен тыңлап эчкә кереп китсәң, адашасың. Елганы сул якта тотып, смело атла. Әнә теге, су эченә кереп торган «әрмән борыны» артында «Авиаторлар» дачасы. Аннан сиңа күп калмый инде. Хәзер төшеп җитәрсең. Мин аксак аяк белән дә бер сәгатьтә кире әйләнеп кайтам. Фаяз хуҗаларның кунакчыллыгыннан ихлас күңелдән канәгать калуын сиздереп, алар белән җылы саубуллашты. Иделнең бу як яры коточкыч текә иде. Кайбер урыннардан аска карарга куркыныч, аста башың әйләнешле упкын. Күп тә бармады, елга борылышын узуга, аның алдында җәннәт почмагыдай матур култык пәйда булды. Биредә текә яр ышыгына сыендырып, биш-алтылап дача өе бастырып куйганнар. Аскы икесе биек субайлар өстендә. Бер уйласаң, тар, кысынкы шәһәр фатирларыннан соң оҗмахның үзе инде бу. Икенче уйласаң, ни пычагыма кирәк болар. Биредә бит кишер түтәле ясарлык та җир юк. Хәер, бәлкем бу дачаларның хуҗалары кишергә бөтенләй мохтаҗ түгелләрдер. Әлеге дачаларга сокланып карап торган арада. Фаяз каршына, өсте- нә башлыклы брезент җилән бөркәнгән бер агай килеп басты. — Иске Морквашка шушы сукмак җитәклидер инде?—диде Фаяз. — Шушы. шушы. Итәгеннән эләктерсәң, шап төшеп басарсың. Син үзең кем буласың соң? Мин Алексей Платонович Грозное булам. Җәйге навигация чорында маякчы, ә кышын, бу тирәләрне кар баскач, шушы дачаларны саклыйм. Платоныч агай ачык йөз белән танышырга кулын сузды. — Грозное? — дип сорады Фаяз. — Булмыйча! Безнең бөтен авыл Грознов фамилиясе йөртә. Иван Грозный Казанны алганчы, башта Свияжск каласын төзеткән. Әйләнә тирәдәге авыл мужикларына да үз фамилиясен бирдерткән. Бу турыда сез гомердә ишетмәгән кызык хәлләр сөйли алам. Әйдәгез, өйгә төшик, анда безнең аш та өлгергән, чәй дә кайнап утыра. Мин бит сезне әллә кайчаннан бирле көтәм. Фаяз бу агайга бик сәерсенеп карап алды. Карт, шуны гына көткәндәй: — Әйе. әйе, иптәш өлкән следователь. Әйдәгез, әйдә, сез безгә бик тансык, бик кадерле кунак. Безнең сый-хөрмәтне татымыйча торып, мин сезне аяк та атлатмыйм,—диде. Колакларына ышанмый тора Фаяз: каян килеп ул өлкән следователь булды әле? — Сез көткән кеше мин түгел, сез ялгышасыз. Мин бернинди следователь түгел. — Шаяртмагыз, пожалуста. Минем бит сезне беренче генә күрүем түгел. Менә хәзер дә шундук таныдым. «Монысы үзенә бер сәхифә, маякчы Грознов аны өлкән следователь итеп кабул итте. Әйдә, чурт с ним. бәхәсләшеп торудан ни файда. Ни булса, шул булыр» дип. Фаяз аның артыннан атлады. Хуҗаның пөхтә генә итеп җыештырылган өенә керде. — Сез, иптәш өлкән следователь, гаеп итмәгез инде. Сезне бик мулдан кубып каршылый алмадым. Үзем генә бит. Без ашау-эчү кирәк- яракларын Иделнең теге ягындагы затонга чыгып алабыз. Хатын иртән иртүк моторка белән шунда чыгып киткән иде. нигәдер соңлады. Бәлкем склад бикледер. Склад мөдире шулай ук Грознов. безнең авылныкы, бер тотынса, атнасы буе эчә. Маякчылар нәрсә ашар дими, амбарын атналар буе ачмый. Әйдәгез, бар булганы өстәлдә, якынрак утырыгыз әле. Үзем- чә, кулдан килгәнчә тырыштым. Сездәй олы кунаклар бездә сирәк була. «Хуҗа юкка борчыла».—дип уйлап алды Фаяз.— Өстәле ризыклардан, сыгылып утыра. Балыкның да ниндиен генә куймаган. Нәкъ уртада, кукыраеп, җиде йөз граммлы «Сибирская водка» утыра. Иртәдән бирле тәгам юньле ризык капмыйча. Фаяз бүре кебек ачыккан иде Хужага үзенең следователь түгел икәнлеген дә исбатлап торуны кирәксенмәде. Танышу хөрмәтенә, мул сый-нигьмәтле өстәлне зурлап йөз иллешәр грамм каптылар да. ул умырып ашарга кереште Ә кунакчыл хуҗа аны — Менә монысына үрелегез әле. монысын татып карагыз, монысы заливной судак, монысы кабыклы бәрәңге шулпасы парында гына пешерелгән чуртан, ә монысы шыртлака дерелдәвеге —дип кыстады Ә бит мин сезне инде күптәннән беләм. дип куйды хуҗа. Фаяз серле елмаеп куюны кирәк тапты Белә икән белсен, ни дип бәхәсләшеп утырырга. Шушындый бай өстәл артында Теге чакта, поши атучы браконьерларны хөкем иткәндә, судта мин дә катнаштым. Юу-ук. хөкем ителүчеләр арасында түгел, шаһит буларак. Шунда допроска йөргәндә еш күргәләдем мин сезне Дәрәҗәгез майор төсле хәтерлим Шулай ич? Кабинетыгызны да хәтерлим, икенче катка менеп, коридор буенча баргач, беренче ишек — миннән сорау алган тикшерүченеке. Ә сезнеке шуннан арысымы, әллә янәшә үкме инде. Тәк ышту, кадерле кунагым, үзегезнең кем булуыгызны миннән яшереп маташмагыз инде. Фаязның бераз башына да китте — Аны нигә яшереп торыйм Кирәк тә санамыйм Ләкин белмәгән, күрмәгән кеше алдында мин фәлән кеше дип шапырынырга да яратмыйм,— диде Хуҗа үзе дә кызмачаланып килә иде: — Беләм мин тикшерүчеләрнең бик хәйләкәр булуларын, беләм.— дип дустанә бармак янады -- Без. маякчылар да төшеп калганнардан түгел Өсбашны дебаркадерда алыштыргансыз да. маякчыларны күзәтеп кайтыйм әле, балыкны артык урламыйлармы, сатып ятмыйлармы. дип белеп, үз күзегез белән күреп кайтырга булгансыз һай. хәйләкәр дә кешеләр инде үзегез. Әмма хәйләгез тиз ачылды Өстегездәге бушлат Челкашныкы бит! Фуражка да аныкы Бу кыргый култыкта ятып үзебез дә тикшерүчегә әйләнеп бетәбез Бер күрүдә сиздем хәйләгезне. Маякчы агай эчкерсез, күңелле генә кеше күренә. Табын бай. күңелле гәп корып утырырга булыр иде Тагын берәр рюмка капкач. Фаяз кузгалыр! а кирәк икәнен әйтте. Юкса, ул соңгы трамвайга да өлгермәячәк. Аһ, каһәр, аһ каһәр' дип сукты тезенә кунакчыл хуҗа Мариям һаман да кайтып җитми. Юкса, мин сезне моторка белән генә илтеп куйган булыр идем Теләсәгез, әйдә, ишкәкле көймә белән төшерәм Әмма алай озаграк булачак Җитмәсә. Иделдә көчле дулкын, ишкәкле көймәне йомычка урынына уйнатачак Маякчы аны озата чыкты Ни арада тутырып өлгергән кулында бер кәгазь капчык кипкән балык: Монысы миннән күчтәнәч - Алексей Платонович, рәхмәт! Сездә зур кунак булдым Мин зур бурычлы сезнең алда, диде Фаяз Нинди сүз ул! дип бүлдерде аны маякчы Шушында көн иткәч, балыксыз торган юк. Үзебез саклагач, үзебез урлаштырабыз да Йомышың төшкәндә, моннан соң туры үземә кил Җәйге чорга дача да алыр! а була. Менә бу хан сараеның хуҗасы бик башлы конструктор икән Икс җәй күренми инде Чит илгә киткәнме, диләр. Ә дачасы буш юра Гаиләгез белән килегез, рәхәтләнеп ял игәрсез Балыкка да бергә йөрербез Алай да бик сәер килеп чыкчы әле бу Шулай игеп. Фаяз прокуратура тикшерүчесе, майор булып китте бит Ләкин аның бу затонга киләсен маякчы каян белде икән? Шуңа җавап әйткәндәй Алексей Платонович әйтә куйды — Бездән өстәге маякчы артыгыздан ук шалтыратты миңа. Миндә Казаннан тикшерүче булды. Бик хәйләкәр, астыртын кеше,— диде.— Яхшы кабул ит, матри аны. Кешечә озат, дип кисәтте. Аһ, картлач! - дип елмайды Фаяз. - Үзе әнә нинди хәйләкәр. Ә яңгыр сибәләвен белә. Аяк аслары чыланып, тайгакланып бара. Фаяз ашыкты. Маякчының монысы да мөмкин хәтле ярга елышырга, сукмакларга алданып урман эченә кермәскә, дип кисәтте. Әмма тау- ташлары, шунда үсеп утырган каен-имәннәре белән Идел өстенә менә ишеләм, менә ишеләм дип, торган кәҗә сукмагыннан мондый тайгакта түгел, аяк асты коп-коры чакта да бик сак атларга кирәк иде шул. Яңгыр тагын да көчәйде, тау битенә таба кистереп сибәли генә. Фаяз суга төшкән тавыктай чыланды. Үз гомерендә күпне күргән матрос бушлаты күтәрә алмастай авырайды. Итекләрнең борчак булып бүртүен сөйләп бирешле дә түгел. Әмма Фаязга ашыгырга кирәк. Юкса, трамвайга соңара. Шулчак ул ничек таеп киткәнен дә, кат-кат мәтәлеп аска очканын да сизми калды. Шушы хәлендә ул күпме яткандыр, аңына килсә, билдән су эчендә ята. Терсәк-тез башларына утлы кисәүләр ба- сканнармыни, кызышуларына түзәр хәл юк. Ләкин сынган, имгәнгән җире юк төсле. Башын менә ярыйсы гына бәргән, ахры, ярылырдай булып даң-даң килә. Шунда ул үзеннән ике-өч адым гына суда тирбәлгән капчыгын күреп алды. Әмма үрелеп кенә алышлы түгел. Фаяз ыңгырашып булса да. аякларына басты, таяк кисәге табып алды. Ләкин анын кирәге калмады. Дулкыннар аның белән шаярган төсле капчыкны тагын да эчкәрәк өстерәделәр. Юеш капчык су өстендә озак тирбәлмәде. Фаяз күз алдында әкрен генә төпкә китте. «Асфальт чире» белән чирләүчеләр төсле йөзен канатып, өс-башын ерт гырып. пычракка батып, Фаяз, ниһаять, дебаркадерга кайтып егылды. Шулай килеп чыгар әле. шулай булып чыгар, дигән идем аны. Сезне ник кенә ялгыз җибәрүемә үкенә-үкенә яртылаш картайдым.—дип каршылады аны Челкаш. Фаязның чебеш кебек чылануына, шушындый бәлаләргә дучар булуына әйтерсең лә гаепле. Башта җылы су белән юып. аннары кат-кат йод сөртеп, аның кан саркыган җирләрен бәйләде. Коры киемнәр бирде. Аннары уңайсызланып кына: Трамвайга да соңардыгыз бит. Соңгысы да үтте. Бүген Казанга бүтән транспорт булмас,—диде. Фаязның халәтен аңлау кыен түгел иде. Дебаркадердан утыз-кырык адымнар ■'гына астарак. аунап яткан «Беларусь» тракторы хәтле агач тамырына карап уйга калды. Ике тезен кочаклап, тезләре өстенә ияген атландырып байтак утырды ул. Җәйге көн гаҗәп бит. Иртән нинди матур иде. Аннары кинәттән генә бөтен күк йөзен болыт каплап, ничә сәгать рәттән яңгыр сибәләде, кичке якта янәдән ачылып китте. Болытларның әсәре дә калмады, балкып кояш чыкты. Шушы тирәдә аунап яткан коры-сарыны җыеп. Фаяз учак кабызып җибәрде. Аның янына Челкаш төшеп җитте. Шул кипкән балык дисез дә. үләсез дә китәсез,—диде ул бая өзелгән сүзне дәвам итеп. Төкерәсе генә иде дә. югыйсә. — Өендә капчыгы белән утырса, әлбәттә, төкерерсең. Бер сез генә түгел, язга чыксаң, ярты Казан килеп аптырата. Кибетләрдә дә бар бит. Алары гына ярамый, күрәсең. Кибеттәге ширпотреб. Ә монда һәркем үзенчә киптерә. Анысы да дөрес.—дип килеште Челкаш.— Ә син. годок, борчылма. Урамда калмассың. Сине генә сыйдырырлык берәр җылы урын табылыр, шәт.— Челкаш аңа күз кысып алды да ял йорты корпусларына таба менеп китте.— Качуым түгел, разведка ясап төшим дип атлавым. Черт-черт янган учакка карап. Фаяз янә уйга калды. Бу сәфәргә ул дусты Гомәрнең киңәше, дөресрәге, котыртуы буенча чыккан иде. Кичә аның ял көне иде. Үзләренә каршы гастрономнан сигез шешә сыра алып. 39 нчы маршрут автобусына утырды. Нахальный поселогына китте. Алпаут утарыдай каралты корып, анда аның дусты Гомәр яши. Моннан егерме еллар элек алар һөнәр училищесында бергә укыганнар иде. Фаязны «Механика» заводына эшкә билгеләделәр. Шунда эшләп иң югары разрядка ия булды, өлкән мастер дәрәҗәсен алды. Заводның баш инженеры аны еш кына үзенә киңәшкә дәшә. Ә Гомәр училищега килгәндә тыңкыш борынлы шым гына авыл малае иде. Бер аягын күтәреп атлаганчы. икенчесен бүре ашый. Өч ел уку дәверендә шушы тыңкыш борын дөньяга дифференциаль күзлек белән карарга өйрәнде. Укуын яхшы укыды ул. Ә диплом алгач, беренче карашка бик перспективалы күренгән эшләргә чакыруларның күбесеннән баш тартып, чукраклар мәктәбенә металл эшкәртү буенча мастер булып урнашты. Анда, чукраклар арасында. ни дәрәҗәсе, ни акчасы, дигәндәй. Группа егетләре үз артында баштарак аны кызганып та сөйләгәннәр иде. Ә Гомәр алар уйлаганнан күп хәйләкәррәк булып чыкты. Аның җиле дә Гомәргә гел арттан булды, дөньясы да йөзе белән басты. Казан байлары әвәрә килеп борынгы җиһазлар җыярга керешкәч, кинәттән генә Гомәр калкып чыкты. Тегесеннән сорашып, монысыннан белешеп дигәндәй, агач белән эш итү серләрен үзләштерде. Үзе белән ике-өч чукрак малайны да ияртеп, баштарак Опера театрында, филармониядә. Офицерлар йортында сакланып калган бизәкле урындыкларны, диван-көзгеләрне яңартып йөрде. Аннары эш сорашып-белешеп йөргән дәрвишне машина белән эзләп килә башладылар. Әмма «һай. син техник училище тәмамлагансың икән», дип аңа фатир бирергә ашыкмадылар. Казан хәтле Казанда бер ул гынамы соң баш өстендә түбәсезләр. Хәер, тормышка теше-тырнагы белән ябышкан Гомәрнең моңа исе дә китмәде. Аның белән училище тәмамлаган егетләр тулай торакларда, малосемейкаларда көн күреп азапланганда. Гомәр Сәвин бистәсендә урын табып, «сыпушка» куыш корды. Аннары Нахальный поселогына күченеп, ташландык кына бер йорт сатып алды Тора- бара шул урынга ак кирпечтән, түбәсен күгәрми торган ак калай белән ябып, ике катлы йорт бастырды, ак мунча, гараж салып куйды. Телефон кертгерде. Теләсәң, бу телефон белән Канадага яки Австралиягә шалтыратып була, дип сөйли Гомәр. Башта заказлар үтәргә бер сүнсә мәңге кабынмый торган кәҗә бәтие, ягъни «Восход» матае белән чаба иде Гомәр. Хәзер ишек алдында өр-яңа кара төстәге «Волга» тора. Фаяз шуңа инанды, ничу язмышка зарланырга, яши белсәң, дөнья үзе төпсез диңгез ул! Әйе. шушы хәлләрнең барсы да Фаяз күз алдында булды. Чөнки алар шушы еллар эчендә атна саен ук булмаса да. айга бер күрешеп, аралашып яшәделәр. Чөнки аларны шулай еш очраштырып, күрештереп тора торган бер хикмәт бар: сабакташлар икесе дә патологик дәрәҗәдә, ягыш чиртә сабышырлык булып балык яраталар. Әле училищеда укыган чакларыннан ук. Казанның берәр почмагында тозлы селедка, яисә йөз граммга мең данә керешле «шат күңелле егетләр», ягъни әлеге дә баягы кильки сатканны ишетсәләр дә. иренмиләр, дәрестән качып булса да бер җамыяк алып кайтырлар иде. Балык ярату әле бер нәрсә, ә һәркемнең мөмкинлекләре икенче. Ат ач остасы буларак даны Казанга таралган Гомәрнең мөмкинлекләре чиксез иде һәм ул балыксыз яшәмәде. Дөрес, балыкны шулай яраткач, аны Фаяз да табар иде. Ул да алай чуттан төшеп калганнардан түгел. Үз заводларында ул да ихтирам, пачут казанган егет. «Үзәктән куу насослары» дигәч тә. ул сиңа ат дагасы яисә шырпы кабы гына түгел. Хикмәтләре чиксез аның. Өлкән мастер Фаяз белән чал чәчле инженерлар, конструкторлар да кул биреп күрешә Теләсә, аның өстәленә дә балыкның иң майлыларын китереп салырга әзер торучылар бар. Хикмәт шунда. Фаязга хатынлыкка алтын тәңкәләрне яратмау тына түгел, аның исен дә сөймәүче җан туры килде Аның Мәйсәрәсе, ике йөзле жан. өйләнешкәнче бу турыда сиздермәде дә. Мәйсәрәсе артыннан чапканда ул аңа. күчтәнәч итеп, бер-ике кипкән балык кыстырып та килгәли иде. Аны Болак елгасының Кабан күленә караган күпере өстенә басып, көлешә-көлешә кимерәләр иде. Кылчык канатларына тикле суырып торырлар иде. Инде ашханәгә-мазар керсәләр дә. Фаяз гомерлек яры итәргә җыенган назлысын, ихлас күңелдән сыйларга теләп, гел балыклы ашлар гына ала иде. Селедкалы закуска- ларны икене-өчне китертә. Ә Мәйсәрә, эчкерле нәрсә, балыкны яратмавын шунда ник бер генә сиздерсен Өйләнгәч, инде балалары аякка баса башлагач кына ача башлады ул йөзенә каплаган хәйләкәрлек пәрәнҗәсен. Хатын-кыз дигән затта менә бит нинди серләр ята икән. Балыкны Мәйсәрә кыз чагында да сөймәгәндер, әмма түзгән. Ә хәзер кая ул өйгә балык кертү, исемен ишетсә дә укшый башлый. — Миндә балыкның үзенә генә түгел, исеменә карата да аллергия,— ди Мәйсәрәсе. Әмма соңрак сиздерде шул аны Хатыннар шулай алар, аллергияләрен ирләренә йөгәнне тәмам кидереп бетергәч, авызлыклап алгач кына сиздерәләр. Балык яратмый дип. аерып кына җибәреп тә булмый бит әле аларны. Җайлашырга туры килә инде. Җайлашуы шул: Фаяз балык ашамыйча түзә-түзә дә. бүтән чыдарлыгы калмагач, дусты Гомәргә китә. Күтәрә алганчы «Кызыл шәрекъ» сырасы ала. Күп кичләрне куна ук кала. Сабакташларның гәбе килә Башта Гомәр аны балык шулпасы белән сыйлый. Телеңне йотарлык итеп пешерә ул шулпаны. Икенчегә уган бәрәңге, сыек йомырка, сөт өсте һәм сарымсак согында пешкән судак китереп куя Кыскасы, өстәл өстендә балыкның кипкәне, каклаганы, марипадланганы, тозлысы — ни телисең, шул бар Бер бәхетле гел бәхетле бит ул. Гомәр хатыннан да уңды. Аның Тәслиясе балыкны Гомәрнең үзеннән дә ныграк ярата. Шуңа күрә ире ни кушса, шуны йөгереп үтәп тора. Гомәр бераз төшереп тә алса, мактанып җибәрергә ярата. Әмма зыянлы итеп түгел, гәп куерту өчен генә. Аннары, кулыңнан эш килгәч, кеше арасында абруй-дәрәҗәң булгач, сүз уңаенда гына мактанып кую да гаеп түгел ич. Гомәр хәзер Казанның кызыл агач белән эш итүче иң кадерле осталарыннан санала. Әле шушы арада гына бер күренекле министрның гозерен хуплап, дачасын кызыл агач белән бизәп бирде. Фаяз үзе дә Гомәрнең мактанганын гына тыңлап утырмый. Дустын ярты юлда бүлдереп. «Үзәктән куу насосларының бүгенгесе һәм киләчәге» турында сөйләп җибәрә. Бу насосларның әһәмияте бүгенге көндә дә югалмый. Чөнки космик кораблар төзегәндә дә беренче чиратта үзәктән куу көчләрен исәпкә алырга туры килә. Димәк, техник прогресс фронтында Фаязның да урыны түрдән Запаста ял көне бар иде Фаязның. Заводка тиз арада башкарылырга тиешле заказ килгән иде. Фаяз үз бригадасы белән өч көн. өч төн цехтан чыкмады. Аннары атна башында аңа ял бирделәр. Фаяз сигез шешә сыра алды да дусты Гомәргә барып чыкты Хуҗаның кәефе бик күтәренке чакка туры килде. Чөнки ул яңа заказ алган икән. — Күп булса ярты ел кирәк мина. «Форд» машинасы алырлык акча шалт Мөхәммәтҗан минем кесәгә, дип сөйләп китте Кутыр Борын. Заманча дигәнең үзе белән адәм баласын да үзгәртә икән. Әле кайчан гына бер тиен өчен үлеп китәргә әзер Гомәр. хәзер әнә ничек бөеренә таянып сөйләшә. — Акчасы минем өчен пүчтәк, кәнишне. Эшен эшләгәч, анысын бирерләр. Минем өчен аның икенчесе важный. Исемем тарихта калырлык булсын. Бу залны кем шулай матур итеп бизәде, дигәндә: «Гомәр Яри- мов!» — диярлек булсын. Вәт бит. каһәр. Гомәр ничек сөйләшә хәзер. Моны берәрсе өйрәтеп куйганмы әллә, диярсең, валлаһи. Юк. юк. гөнаһысына керешле түгел. Бик күңелле итеп утырдылар алар. Фаяз килеп керүгә. Гомәр өстәлгә бер көлтә чехонь китереп салды. Кысыбрак тотсаң, мае тамарга тора. Фаязның уйларын укыгандай, Гомәр: Кичә генә балыкчыларның үз кулларыннан алып кайттым.— диде. Ә мин барып чыксам0 Мина да табарлар микән0 Ышту син! Мин дә аларнын бик ышанычлы кешеләре аша гына таптым. Ә син ул адресны миңа да бир. Әллә ышанмыйсынмы? Мин бирермен дә. — дип куйды Гомәр башын кашып —Ләкин алар синең белән сөйләшергә теләрме? Хәтәр бит Балык тоту тыелган чор. Эләктерә калсалар —таш капчык Законнар катгый хәзер Алай да барып карыйм, бир адресларын Әгәренки берни дә барып чыкмаса. күңелне тынычландырып кайтырмын Гомәр дусты Фаязның тәвәккәллеген белә. Артык вакланып маташмады. Иртәнге беренче трамвай белән үк юлга чык диде ул Шелангада трамвайдан төшкәч үк Чингачгукны сора. Пристаньнән әз генә читтә, ярга чыгарып каплаган көймә булыр, бер егет утырыр. Җәтмә үрер Киндер ыштан— джинсыдан булыр. Беләкләре — айгыр боты, җилкәсе футбол кыры хәтле аның. Америка һиндлыларың апачилар кабиләсе башлыгы Чингачгукның нәкъ үзе Озын кара чәчләрен җыеп кызыл косынка астына тыккан булыр Чингачгук менә шушы егет инде. Ләкин ул сиңа: Чингачгук юк бит әле биредә, ни йомыш иде? дияр. Менә шунда Ходай сиңа тел ачкычлары биреп, матур гына сөйләшеп китә алсаң, эшең пешәр. Чингачгук сине ошата калса, уртак тел тапсагыз, иренен киереп ачы итеп бер сызгырып куяр. Анда җәтмәләр элгән колгалардан әз генә өстәрәк. амбарлар бар Шуннан бер малай йөгереп төшәр. Алар анда шартлы билгеләр белән генә сөйләшәләр. Әгәр шушы малай О. ксй. шеф! Эшлибез аны. дисә, бераз көтәрсең Балыкны сиңа төргәккә төреп төшерәләр. Алар акча алмыйлар Шунда шешәләреңне сузарсың. Ачы игеп сызгырмаса. үзеңә үпкәлә. Иә син алар белән уртак гел таба алмагансың, йә алар синнән шикләнгәннәр булып чыга Идел ярына Фаяз менә шулай килеп чыккан иде Әмма Шелангага ук төшен җитә алмады. Чингачгукны да күрү бәхетенә ирешмәде Ләкин ул үкенми. Күргәненнән, татыганыннан да бик канәгать Учак яна гына. Өстәгән бер чыбыкны ялап кына ала. Фаяз кочагына яссы ташлар җыйды. Аларны. малай чагындагы төсле, чәпчетеп-чәпчетеп су өстенә ыргыта башлады. Бер ташы биш тапкыр чәпчеде Икенчесе җиде тапкыр Рекордны унбер тапкыр чәпчетеп куйды Шулай игеп, кичке җиделәр дә җитте Идел өсте бу чорда аеруча матур икән. Еракта-сракга. томан эченнән чак кына беленеп, баржалар кәрваны күренә Кичке якта Идел өсте янә җанланып китте. Дебаркадердан өскә күтәрелгән яр буе кичке уңайда саф һава суларга чыккан ял игүчеләр белән тулды. Парлашып-парлашып та, төркемнәргә берләшеп тә. ял итеп торган шушы халык ерак га. су эчендә нидер күреп аллы. ахры, башларын изәп тә. куллары белән төргеп-төртеп тә шунда таба күрсәтерг ә тотындылар. Фаяз да кызыксынып оскәрәк. яр башынарак менде Хикмәг менә нәрсәдә икән Ярдан байтак эчтәрәк бирегә габа ак җәймәгә төргәндәй бүрәнәме шунда, әллә башка берәр нәрсәме йөзеп килә иде Дөресрәге аны дулкыннар ярга габа куа иде Бер бата, бер калка килгәнлектән аның нәрсә булуын әлегә аерырлык түгел. Нәрсә булыр соң бу? Балык! Балык бит бу. егетләр! Белуга, валлаһи' диештеләр ярдагы дөнья күргәнрәкләр «Нигә соң ул шулай җансыз? Исергәнме әллә? Шик юк. белуга бу!» Дулкыннар әлеге «ак бүрәнәне» ярга тагын да якынайтты Ул хәзер ярдан нибарысы егерме биш-утыз адым гына эчтә тирбәлә. Белугамы- севрюгамы. китмы-акуламы дигәндәй, анысы соңыннан ачыкланыр, әмма шунысы бәхәссез, дулкыннар ярга куалаган нәрсә гаҗәеп зур балык ндс. Менә сиңа мә! Шундый чакта кирәк бит, яр буена әллә кайдан гына өс-башлары пычракка баткан, бит-йөзләрен сакал-мыек баскан ике кеше килеп чыкты. Алар су читенә үк басып, дулкыннарның балыкны ярга бәргәнен көтә башладылар. Икесенең дә кулларында тимер ыргаклары да бар. Аякларын да чылатмый гына балыкка хуҗа булырга боларның исәпләре. Кыяфәтләре майлы калҗа каравыллаган козгыннардан бер дә ким түгел. Челкаш кая олагып йөри соң, атың коргыры. Дулкыннар балыкны нәкъ теге егетләр басып торган җиргә куып чыгарырга тиеш. Фаяз күп уйлап тормады, кулына колга алды да, киемен дә салып тормыйча су эченә кереп китте. Ул агып барган балыкны колгасы белән үзе янына тартып китерә башлады. — Әй, әй! Нишлисең син! Ул бит. Ул бит безнең балык!—дип ярдан кычкыручыларга йодрык кына күрсәтте. Әйтергә генә ансат, балык ике метрлар чамасы булыр Фаяз югалып калмады, ап-ак тәнле бу балыкны саңак астыннан эләктереп алды да ярга өстери башлады. Ул арада кунар урын эзләп киткән җиреннән югалып торган Челкаш та аңа ярдәмгә килеп җитте. Балыкны көч-хәл белән ярга өстерәп чыгардылар, һәм күрделәр, бу гөнаһсыз җанның сырты кырт итеп кыеп алынган иде. — Уылдык чәчкән чаклары бит. Кая сикергәннәрен белми уйныйлар. Вак балык артыннан куып уйнаганда «Метеор» винтына эләккән,— дип аңлатты Челкаш.— Әмма син бәхетле мужик, годок. Мондый очраклар бездә көн саен булып тормый. Битләрен сакал баскан әлеге егетләр дә алар тирәсендә чуалалар. Балыкны ярга чыгарырга булыштылар. Аның берсе бик тәвәккәл кыяфәттә: — Ашыкмагыз, мин тиз генә йә үлчәү, йә бизмән табып төшәм,— диде. — Анысы тагын нәрсәгә хаҗәт?—диде Фаяз. — Ничек нәрсәгә?—диештеләр тегеләр аптыраган кыяфәттә.— Монда бит миллион тәңкәлек балык түшкәсе ята. Безгә күп кирәкми. Авыз- мыекны чылатырлык өлеш чыгарсаң, шул җиткән. Ә без сиңа аны күз ачып-йомганчы ял итүчеләргә сатып та бирербез. — Балыкны судан мин тотып алдым,— диде Фаяз.— Ярга да мин өстерәп чыгардым. Димәк, ул минеке! Аның белән нишләргә икәнен дә, давайте, егетләр, үзем хәл итим. Аның бу сүзләрен Челкаш та хупламады. — Бу хәтле балыкны син бит барыбер өеңә алып кайтып китә алмыйсың, годок,— диде ул. — Ә мин җыенмыйм да. — Ул чакта?.. — Ул чактамы? Дебаркадерында плитәң бармы? Биредә ял итүчеләр өчен күмәк кичке аш пешерәбез. Дәшегез, барсы да чистартырга төшсеннәр. Фаязның шушы сүзен ишетүгә чибәр-чибәр ханымнар, яулыкларын артка бәйләп җиңнәрен беләктән югары сызганып, шаян сүзләр, такмаклар әйтешеп, балыкны эшкәртергә дә керештеләр. Челкаш аны читкәрәк дәшеп: — Однако, годок, күңелеңә авыр алма, чын тиле син. Шушы сәгатькә кадәр синең ОБХСС кешесе түгеллегеңә бик үк ышанып җитмәгән идем. Хәзер тәмам ышандым. Анда синең кебек ахмаклар эшләмәс,— дип орышырга кереште.— Сатып бирсәк соң, кимендә миллион тәңкә эчеңне тишәр идеме. Бу бит белуга! Аның килограммы күпме торганын син бит башыңа да китерә алмыйсың. Шыр тиле син! Күз алдыңда сыпырып алып бетерәләр иде бит. — Мөмкин иде,—дип килеште Фаяз. — Ләкин бит балык минеке түгел. Балык дәүләтнеке. Ә дәүләт халыкныкы. Ә халыкка мондый нәрсәләр еш татымый. Хәзер җае чыкты, сыйлансыннар бер. Ул арада дебаркадерның миче дөрләп китте. Халык андый чакта күмәк хуҗалык итүнең иң алдынгы үрнәкләрен күрсәтә икән. Калҗаларны бүрекбүрек кадәр салып шулпа куйдылар. Баяннарын күтәреп ике баянчы да төшеп җитте. Берәүләр вальска әйләнеп, икенчеләре җырлыйлар Дебаркадерның пассажирлар залында балык шулпасы өлгергәнче үк чын бәйрәм башланып китте. «Тра>ик» төстә һәлак булган бу бичара балыкның уылдыгы гына да чиләк ярымнар чыкты. Белуганы эшкәртүчеләр белән җитәкчелек иткән Челкаш: Однако, годоклар, монысына тимибез. Монысы хуҗа өлеше. Аның да гаиләсе, бала-чагасы, дус-ишләре бардыр. Монысын өенә алып кайтсын, дип. уылдыкның күп өлешен целлофан капчыкка салып, бер читкәрәк алып куйды. Бөтен Идел ярына башыңны әйләндерердәй тәмле исләр 1арагып. балык шулпасы өлгерде генә дигәндә, ашарга утыргач кына, озын итеп кычкыр! кан гудок тавышы ишетелде. Карасалар, эңгер-меңгер кунып килгән Идел өстендә бөтен утларын балкытып өч палубалы ап-ак пароход күренде Ә-ә. «Михаил Шолохов» бу! Су өстендә йөзә торган ял йорты, диде Челкаш. Әчтерханнан Мәскәүгә менеп баруы. Теплоход озын гудоклар бирә-бирә дебаркадерга якынлашты. Туктарга исәбе бар. ахры Штурман рупор аша кычкырын, Челкашка әзер булырга кушты. Алар, гадәттә, бездә туктамыйлар иде Туктасалар, годок, синең бәхеттән. Алар белән озатам мин сине. дип. Челкаш аңа шушы тирәләрдә генә булырга кушты. Теплоход туктау белән, дебаркадерга зур-зур чемоданнарын көчкә күтәреп, хатыннары, бала-чагалары белән ике офицер гаиләсе төште. Берсе майор, икенчесе капитан. Икесе дә летчиклар. татарлар, иде. Ялыбызның бер өлешен шушы теплоходта уздырдык Инде калганын гуган якларда уздырырга иде исәп. Машина булырмы икән, юкмы? Югыйсә, безгә моннан унике чакырым гына бит дип. офицерларның өлкәннәре. Фаязны җирле кешегә санап, үз хәлләрен аңлатып бирде Инде монда аяк баскач, кайгырмагыз, ничек гә кайтып җитәрсез. Машина булмаса. ат сорарсыз Ил иминлеге сагында торган үзебезнең егетләргә мондый гына ярдәмнән берәү дә баш тартмас, дип. Фаяз аларны үзенчә тынычландырырга тырышты. Челкаш шул арада штурман белән сөйләшеп. Фаязны теплоходка кертеп утыртты. Юкса, бу бит ял пароходы, монда пассажирлар алмыйлар Шушы бер көн, кыска гына вакыт эчендә алар ничектер якынаеп, бер-берсен ошатып өлгерделәр. Инде аерылыр чак җиткәч, икесенә дә ямансу булып китте. Однако, годок. Фаяз, яхшы егет син. диде ана Челкаш Синең белән танышуыма мин бик шатмын Киләсе ялларда ничек тә бер килеп чыгарга тырыш әле син. Балыкның иң тәмлесен мин сиңа үзем тогын куярмын. Танышларым-дусларым хәзер минем монда атлаган саен Ки ләм әле. иркенләп киләм. дип ышандырды Фаяз Саубуллашкан чакта Челкаш аны ике иңбашыннан тотып кочаклады Ә син юкка шулай ашыгасың, годок. Мин сиңа монда кунарга домна миче кебек кайнар куен табып куйган идем, дип аңа каш сикертеп күз кысты. Безнең тагар ни күрсә дә шул теленнән күрә Игелекне лә. михнәтне дә Күбрәк михнәтне, әлбәтгә Фаязга да шым гына кайтып китәсе иде дә. Әллә дебаркадерда сыйлаганнан, әллә инде бер көн эчендә үзе белән булган вакыйгалар тәэсиреннән бераз гына исерә дә төшкән иде Түзмәде шул. үзе белән булган хәлләрне геплоходтагыларга ла сөйләп ташлады. Ә тегеләр ышанмыйлар, чын фантазер бу, диләр. Шунда ул портфелен ачып, целлофан капчыктагы уылдыкны чыгарып салмасынмы... — Бу нәрсә соң, уылдык булмыйча! Шул мин тоткан биш потлы белуга уылдыгы ич инде! һәр бөртеге киндер орлыгыннан бермә-бер зуррак! Кич җитте. Идел өстенә тәмам бастырып караңгы төште. Ә Казанга менеп җитәргә байтак бар әле. Ял итүчеләр Фаязны да үзләре белән ияртеп кичке ашка ресторанга дәштеләр. Чөнки ул монда да бик тиз арада үз кеше булып киткән иде. Аны өстәлнең түр башына утырттылар. Ә егетнең кыланышлары Казан байларыныкыннан бер дә ким түгел иде. — Анда пешекчегә кисәтеп әйтегез, тозын да, серкәсен дә, борычын да чама белән генә салып, башта безгә кыздырган кызыл уылдык китерсен, калганын соңыннан карарбыз, дип күрсәтмәләр генә биреп утырды. Әлбәттә. Фаязның «Үзәктән куу насослары» буенча өлкән мастер, аның белән инженерконструкторларның да кул биреп күрешүе, аның Кутыр Борын дусты Гомәрнең Казанда бер краснодеревщик булуы турында теплоходта ял итүчеләрнең барысы да күптән белә иде Инде Казанга җиткәч, Фаяз утырган салонга теплоход штурманы килеп керде. — Монысы безнең теплоходта ял итүчеләрдән сезнең гаиләгезгә күчтәнәч,—дип аның кулына бер көлтә кипкән балык тоттырды. Каләмдәшебез Альберт Хәсәновны 60 еллык юбилее белән котлыйбыз һәм иҗади уңышлар теләп калабыз. «Казан утлары» журналы редакциясе