Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯЛГЫША КҮРМӘ, ЯЗМЫШ!..

Ага сулар Башкаемны учларыма кысып. Бага-бата тирән уйларга. Күзләремне тутырып карап торам Боргаланып аккан суларга. Аккан сулар, гомер юлы сыман. Башлана да җырлапчылтырап. Күкрәк көче белән җир актара. Беркемнән дә т ормый юл сорап. Чирәм яра. Таулар булса тишә, Ташлар булса — кисә: юл сала. Елга булып, диңгезгә юл ала. Чыккан чакта чишмә булса да. Ярларына сыймый шаулап ага. Диңгез шиңәр сыман туктаса (Үзе диңгез булыр иде. Ярлар Чытырдатып кысып тотмаса ..) Аккан сулар узган гомер сыман Бата-бата тирән уйларга. Күзләремне тутырып Карап калдым Боргаланып аккан суларга Эх. боралмам гомерем агышларын. Боралсам да сулар агышын Erepwav гасьф Ялг^и г.-рмй. МГгЬ Батац-ё ?«Г№ «~-~г Я.-ъс-2 г;рма. Яз^гг . : мг^ли *ех=»?г-?тоө* «Мин нишләрмен.-дисәң,- син үлсәң?!» Ятларгамы сине калдырырга?! Тереләм мин — нишләп терелми0 ! Дошманнарым — чын дошманнар икән. Дуслар - ялган икән: күренми... Бер вакыт... Меңнәр арасыннан бердәнберне «Бердәнберем!» дидем бервакыт ...«Бердәнберем!» дигән бердәнбернең «Бердәнбере!» идем бервакыт. . Синдә микән гаеп? Миндә микән? (Нишләп синдә?! Гаеп — миндә гел!) Хаталардан беркем хали түгел Бусын гына инде... син дә бел! Үкенсәм дә. үтенсәм дә — була Саксыз сүз ут! Җанны yi алган... Синдә микән. Әллә миндә микән Чынбарлык һәм хыял буталган... Үкенсәм дә, үтенсәм дә - артык Гаеп кемдә?- үзем беләмдер. ..Бәхет булса! синең белән булган! Булмаса да синең беләкдер. Атларда да кеше язмышлары Г Ибраһимовка ...Атлар килә! Мәйдан белми әле: Алмачуар алдан киләчәк! Моны әле бер Галимҗан белә. Бәйге узгач мәйдан беләчәк! ...Халык белми әле: Алмачуар Йөрәккәе ярылып үләчәк.. Моны әле бер Галимҗан белә. Чорлар узгач дөнья беләчәк Батырларын барлый халкым: Сабантуйлары— мәйдан!.. Шагыйрьләрен барлый халкым: Бөтен Җир шары - мәйдан!.. Күперләр Язмышларның сезгә бу дөньяда Хәтәрләре төшкән бигрәк: Йөкләр уза... Йөкләр узган чакта Иңнәрегез кала иңрәп... Узган йөкләр — гасыр йөкләре бит! — Субайлар да җиргә иңәдер... (Шул субайлар тайса, Җир күчәре Шартлап сынар сыман нигәдер...) Капитализмга... чигенә Русия «Социализм» дигән илләрдән... ...Әй. күперләр! Сездән узган йөкләр Тәүдә уза... безнең иңнәрдән... Безгә бу хасмы?!. «Татарларны хәмер эчәргә урыслар өйрәткән...» Сөйләшүләрдән ...Хәзер татар эчә... (Күпме сәрхуш Ир татарлар, бичә татарлар?!) Эчми түзалмыйча. Бер «ярты»га Канын сатып эчә татарлар. Хәмер эчә татар: Җанын сатып. Баш төзәткәч — телгә күчелер. Телен сатып эчкәч дин сатылыр, һәм дин белән... иман эчелер... Көн-төн эчә татар, белми эчә... Мөселманнар, безгә бу хасмы?! Урыс аңлый хәзер Татарларны Корал белән алып булмасны... Белми — эчә татар... Милләтен дә Сатып эчәр (саткач, акча бар!) Урыс хәзер хәйлә белән яулый!. Татар өчен кемнәр яу чабар?! (Уенлы-чынлы) «Мин авылга сыен тормадым...» Һади Такташ. Төйнәлдем дә, төялдем дә киттем (Ничә еллар узган «сау бул!»га!). Чөнки мин дә, бөек Такташ сыман, «Сыялмадым...» туган авылга... Эстәрледә (!) урын җитми хәзер, һава җиз ми, шайтан алгыры Такташлары белән Казан тарта; Юлларыма шигырь яугыры! Төйнәлермен дә бер төялермен: Казаннарга йөрәк кузгалыр «Эстәрлегә хәтта сыймады...» дип Гайбәтләргә «әйбәт» сүз калдыр. Сыйганнар да... кысылып сыйган монда (Мин лаеклы булмам бу «дан»га...) Авылга да сыеп тормадым мин Сыеп булмый... «бөек булганга!. » Яшәү көрәш Көрәш мәйданында Кем «жинеләм», диеп көрәшкән?! Җиңелгән дә, Җишән дә юк әле, Туйган да юк әле көрәштән! Шикләр салма Дәрт сал йөрәгемә Дәрман барда мәйдан iотармын! Җиңүләрдән еметләрне өзсәм, Гомерем буе ташлар йотармын. Эстор лета мак