Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЗАНЛЫ ӘМИРХАННАР

Әмирханнар нәселенең тажы нде менә тасвирлау чираты Мохәммәдзарифның өлкән улы Фатыйхка килеп җитте. Фатыйх Әмирхан (1886 1926) Әмирханнар нәселенең таҗы, бу кавемнең данын бөтен төркитатар дөньясына шаулаткан зат. Әлбәттә, аның тәрҗемәи хәлен, иҗатын, күбесенчә тәрҗемәләр аркылы, бик күп башка милләтләр дә белә, әсәрләрен укып соклана. Татарның бу классик әдибе турында китаплар язарга мөмкин, һәм алар байтак язылган да. Шуларның иң әһәмиятлеләреннән бсрничәсен санап китик. Менә алар: Хнсмәтуллин Хәй. Фатих Әмирхан. Казан, 1961; Мәһднсв Мөхәммәт. Фатих Әмирхан. Казан, 1986 (урыс һәм татар телләрендә); Нуруллин Ибраһим. (Атаклы кешеләр сериясеннән) Фатих Әмирхан (1886— 1926). Казан, 1988, Нуруллин Ибрагим. Прометей из Новотатарской слободы. Казань, 1991 1986 елда Равил Әмирхан белән Фатыйма Ибраһимова Казанда «Фатих Әмирхан турында истәлекләр» бастырып чыгардылар. 1986 елда боек язучының 100 еллыгы уңае белән үткәрелгән фәнни конференция материаллары оч елдан соң мондый исемдә дөнья күрде. «Идейно-эстетическое наследие Фатиха Амнрхана. Межвузовский сборник научных трудов. Министерство народного образования СССР. КГПИ. Казань, 1989». Абдулла Җамалетдин улы Сайганов Ф. Әмирхан иҗаты 1шгсзсндә докторлык диссертациясе яклады һәм аны түбәндәге исем белән бастырып чыгарды: «У истоков эстетики реализма (Эстетика Фатиха Амнрхана и се моего в развитии татарской реалистической литературы). Казань, 1982». Наил Вәлиев. әдипнең әхлакый мирасын өйрәнеп, кандидатлык диссертациясе яклады, аның сыгынтысы түбәндәге китапта чагылыш тапты: «В мире нравственных исканий. Казань, 1985». Казан дәүләт университеты профессоры Йолдыз Нигьмәтуллнна, И. С. Тургенев белән нигездә Ф. Әмирхан иҗатларын чагыштырмача планда тәфтиш кылып, мондый китап нәшер итте: «И. С. Тургенев и татарская литература начала XX века. Казань, 1961». Эльмира Сибгатуллина, Ф Әмирхан рухи мирасын да кыйбла итеп, 1987 елда түбәндәге темага кандидатлык диссертациясе яклады: «Значение русской драматургии в развитии реализма в татарской драматургии начала XX века (на примере творчества Г Камала и Ф Амнрхана)». Ф. Әмирханның биографиясе һәм бай иҗаты буенча төрле елларда йөзлеген фәнни-популяр мәкаләләр язылган, күзәтүләр ясалган. Бу юлда аеруча игелекле гамәл кылган галимнәр, әдәбият белгечләре арасында түбәндәге шәхесләрне күрсәтергә мөмкин А. Шамов, X. Хнсмәтуллин. М Гайнуллин. Г. Хангнмсрова, И. Нуруллин. А. Сайганов. М. Хәсәнов. М Мәһднсв, I’ Гайнанов, М Әхмәтҗанов, Ф. Ибраһимова, Н Садыйкова. 3. Рә.мнев, А. Хисамов һ. б. Әдипнең әсәрләре үзе исән вакытта да, вафатыннан соң да йөзләрчә мәртәбә басылган. Без биредә анык тупланмалары хакында гына берничә сүз әйтербез. 1941 1989 елларда язучы мирасы аерым тупланма булып дүрт тапкыр нәшер ителгән икән Сайланма әсәрләр. Казан, 1941, Сайланма әсәрләр. Казан. 1957 1958. Икс томда. Сайланма әсәрләр. Казан, 1969, Әсәрләр. Казан, 1984 1989. Дүрт томда. И Ф. Әмирхан нжаты белән бөтенсоюз укучыларын таныштыру өлкәсендә дә шактый нәтиҗәле эш башкарылган, байтак әсәрләре Казанда һәм Мәскәүдә урыс телендә нәшер ителгән. Әйтик, 1957 елда Казанда Ю. С. Карсв тәрҗемәсендә әдипнең «Первый цветок» исемле җыентыгы дөнья күрә. Тәрҗемә өлкәсендә бигрәк тә уңышлы итеп чын мәгънәсендә «әмнрханчы»га әйләнгән Галия ханым Хантнмсрова эшли. Аның тырышлыгы белән Мәскәүдә мондый басмалар биләүдән төшә: «Татарка» (Избранные произведения), 1959; «Избранное» (Рассказы и повести), 1975. Казандагылары да берничә: «Хаят» (Повести и рассказы), 1968; «Рассказы», 1976; «На перепутье», 1979 һ. б. Ф. Әмирханның 100 еллык юбилее исемле миниатюр китапчыгы басылып Мәгълүматлар байлыгын, әдип биографиясенең һәм иҗатының төрле яклап өйрәнелүен, басма рәвештә озак еллар буена популярлаштырылуын истә тотып, без биредә Ф. Әмирхан хакында нигездә гомуми төшенчә бирү белән чикләнербез. Шуның белән бергә кайбер яна ачыкланган фактларны да теркәргә тырышырбыз. Татар әдәбияты классигы Фатыйх Әмирхан — мәдәният тарихыбызда лаеклы урын тоткан иң күренекле шәхесләрнең берсе. Төрле елларда укытучы- педагог, революционеркөрәшче, оппозицион шәкертләр хәрәкәте җитәкчесе, милли театрны, прогрессив матбугатны оештыручыларның берсе, публицист, драматург, әдип, җәмәгать эш- леклесе буларак, ул XX йөзнең беренче чирегендә татар халкының нҗтнмагый- сәяси һәм мәдәни тормышында якты эз калдырды. Ф. Әмирханның әдәби мирасына килгәндә исә, ул үзенең егерме еллык бәрәкәтле эшчәнлеге дәверендә искитмәле сәнгать әсәрләренең бөтен бер галереясын иҗат итте. Бу әсәрләр үзләренең тирән мәгънәсе, композициясенең камиллеге, нечкә психо- логизмы, стиль гүзәллеге, тел күркәмлеге, натураларның бөтенлеге, кискен сатирасы һәм җиңелчә юморы белән укучыларны бүгенгәчә хәйран калдыра. Әмма атаклы язучы булып киткәнче Ф. Әмирхан зур һәм гыйбрәтле тормыш мәктәбе үтә. Инде әйтеп үткәнебезчә, булачак әдип 1886 елның 1/13/гыйнварында дөньяга килә. М. X. Хәсәиов билгеләп үткәнчә, «татар әдәбияты тарихында шәһәр җирендә туып үскән санаулы гына әдипләрнең берсе ул»I . Алты яшь ярымда Фатыйх мәктәп бусагасын атлап керә, әтисе җитәкләгән уку йортында беренче гыйлемнәрен ала. 1895 елның көзендә ул замандагы иң атаклы уку йортларының берсе булган «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә күчә. Биредә укыган чорда Ф. Әмирхан үзенең яшьтәшләреннән эрудициясе, карашының киңлеге, тормышның төрле якларыннан хәбәрдар булуы белән аерылып тора. Яшь шәкерт һәрвакыт яңалыкка омтыла, урта гасырчылыкка һәм торгынлыкка каршы килешмәүчән көрәш алып баручы шәхескә әйләнә. XX гасырның иң башларында ук шәкертләр арасында яшерен җәмгыятьләр төзелә башлый. Аларның эшчәнлеге нигездә милли тормыштагы патриархаль торгынлыкны тәнкыйтьләүгә юнәлгән була. 1901 елда «Мөхәммәдия» шәкертләре арасында яшерен «Иттихад» («Берлек») оешмасы төзелә. Аның төп максаты—бөтен Казан шәкертләрен кадимн (иске) мәдрәсәләрне үзгәртеп кору өчен көрәшкә туплау. Фатыйх әлеге җәмгыять җитәкчеләренең берсе була һәм шул ук I Хәсәнов М. X. Фатих Әмирхан (1886—1926).— Әмирхан Фатих Әсәрләр. Дүрт томда. Т. 1, 1984, 459 б. Әмирханнар гаиләсе. Утырганнар (сулдан уңга): Бибисәгадәтбану, аның кызы Разия, Бибирабига. Басканнар: Ибраһим, Фатыйх. Казан, 1906 ел. Гаилә башлыгы, хәзрәт буларак, рәсемгә тошмәгән. уңаеннан урыс телендә аның «Хаят» чыкты (Казань, 1986). вакытта оешманың органы — кулъязма «Әл-Мәгарнф» гәзитен дә җитәкли. Гә- зит битләрендә булачак классикның беренче мәкаләләре һәм башка материаллары басыла. Аларда үз заманының мәгариф өлкәсендәге казанышлары пропа- гандалана, өлге итеп еш кына Исмәгыйль Гаспрннскнйның «Тәрҗеман» («Тәрҗемәче») гәзите алына. Каләм сынау уңышлы үтә һәм яшь шәкерт зур дәрт белән журналистлык эшенә чума. Бу эшчәнлек 1905—1907 елгы инкыйлаб вакытында аеруча киң колач ала. «Иттихад» комитеты һәм «Әл-Мәгарнф» гәзитендәге эшчәнлек яшерен эшләрнең башка формалары белән дә үрелеп бара. 1902—1903 елларда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә яшерен әдәби түгәрәкләр шәкертләрне уртак максатларны тормышка ашыру өчен туплауда әһәмиятле роль уйный. Бу чорда түгәрәкләрнең башында һәрвакыт диярлек Ф. Әмирхан тора. Түгәрәкләрдә шәкертләрнең үзләре тарафыннан иҗат ителгән әсәрләре укыла, төрле музыкаль инструментлар кулланып җырлар (шул исәптән «Марсельеза») өйрәнелә һәм җырлана, традицион өс-башны инкяр кылып, европача костюм модельләре күрсәтелә. Бу өлкәдә иң актив рольне, әлбәттә, Фатыйх үзе уйный. Тора-бара түгәрәкләр җирлегендә әдәбн-музыкаль кичәләр оештырыла башлый. Түгәрәкләр яшерен кулъязма гәзитләр дә чыгарган. Алар үзләренең актуальлеге, азатлык рухы таратулары белән укучы яшьләрдә тирән кызыксыну, теләктәшлек хисе уяткан, аларны гомуми көрәшкә өндәгән. Ф. Әмирхан җитәкчелегендә, мәсәлән, «Күстәргсч» («Күрсәткеч»), «Телчән», «Изгеч», «Бәнд» («Бәйләү») исемендәге кулъязма басмалар гамәлгә куела. Аларда иске карашлы руханилар, мөдәррисләр, кадими мәдрәсәдә хөкем сөргән тәртипләр тәнкыйтьләнә, искергән гадәтләр, зәвыклар ачы көлүгә дучар ителә. 1901 елда Казанда Г. Исхакый, М.-Ф. Туктаров, X. Ямашсв һ. б. сул көчләр җитәкчелегендә «Тәрәкъкый» («Прогресс») исемле җилем басма гә- знт нәшер ителә. Аша чыгарышуда Ф. Әмирхан да катнаша. Гәзит шулай ук иске мәдрәсәләрдәге тәртипләрне камчылауга зур әһәмият бирә. Аның битләрендә сатира үзенең иң югары ноктасына җитә. 1903 елның көзендә Казанда М. Алмаев, X. Ямашев, Г. Сәйфстдинов җитәкчелегендә «Җөмһүрият» исемле җилем басма гәзит эшчәнлек җәелдерә. Шәкерт Ф. Әмирхан бу басманың эшлекле хезмәткәре хисаплана. «Җөмһүрият» гәзите исә, замандашларының истәлекләренә караганда, социал-демократик «Урал» гәзитен чыгаруда хәзерлек этабын үти. Шуңа күрә 1905—1906 елларда Әмирханнар йорт-каралтыларында РСДРП- ның Казан комитеты типографиясе кирәк-яракларының вакытлыча сакланып се вы Казан комитеты күчмә китапханәсе килеп чыккалаган. Күренә ки, Ф. Әмирханның рәсми көндәлек матбугатта басылган беренче әсәре очраклы хәл түгел. Ә ул әсәр «1871 ел Коммунасы» дип атала һәм 1906 елда Уральскндагы «Әлгасрел-җәдид» («Яңа гасыр») журналында донья күрә. „ _ Гасыр башларында социал-демократларның йогынтысы аегында булган, алар белән элемтәдә эшләгән Ф. Әмирханның «Иттихад» җәмгыятенең варисы яшерен «Әл-Ислах» («Реформа») укучы яшьләр комитетын җитәкләве хакында да әйтми китеп булмый. 1904 елның 20 февралендә Фатыйх мәдрәсәдәш дусты Р. Алушига язган хатында болай ди: «Хәзсрдә бөтен мәдрәсә шәкертләреннән морәккәб (торган) бер җәмгыять тәшкил ителде. Хәзсрдә 75 кадәр торуын гайре таонгын хәл дип , мый. Тагын шунысы да мәгълүм, полиция эзәрлекләүләреннән качып. Фатыйхлар йорты тирәсенә РСДРПның Ф. Әмирханның Яңа Бистә мәдрәсәкаршындагы урыс классын тәмамлату рында таныклык. 1901 ел. әгъзасы бардыр. (Яшерен тотылсын)».* Бу 1905 елныц көзендә тулаем формалашып җиткән мәшһүр «Әл-Ислах» комитетының беренче үрнәге булырга кирәк. Социал-демократлар комитетка һәм аның әгъзаларына зур йогынты ясый. Шәкертләр шәһәрнең татар ягында прокламацияләр ябыштыра, ә студент-рево- люционерлар аларны бушлай урысча укыта (шуны да искәртик. 1904 елның җәендә үк инде Фатыйх, энесе Ибраһим белән берлектә, Самарага барып урысчадан дәресләр ала). Студентлар арасында Ф Әмирханга урыс теле дәресләре биргән социалдемократ С. Н. Гассар да була. Гассар кул астында «Әл-Ислах» җитәкчесе революцион прокламацияләр басуда һәм таратуда катнаша. 1905 елның ноябрендә РСДРПның Казан комитеты «Шәкертләргә» дигән татарча прокламация бастыра. Ул укучы яшьләрне, революция байрагы астына тупланып, иске тормышка каршы бердәм көрәшкә кушылырга өнди Шул көннәрдә, төгәлрәге, 29 ноябрьдә, Ф. Әмирхан җитәкләгән «Әл-Ислах» комитеты шул ук исемдә җилем басма гәзит чыгара башлый. Казан социал-демократлары нәшер иткән прокламация (ә бу эшне мәдрәсә шәкертләре башкара) белән «Әл-Ислах» гәзитенең дөньяга килүе арасында бәйләнеш булуы бәхәссез. Әлеге яшерен орган күтәргән төп тема — шәкертләрнең таркау көчләрен гомуми азатлык өчен көрәшкә туплау, мәгариф эшенең барлык өлкәләрендә дә прогресска, дөньявилыкка йөз тоту була. Беренче революция шартларында татар халкының милли-азатлык хәрәкәте кочәя, милли үзбилгеләнү идеясе яңа сулыш ала. 1906 елның 15 —23 гыйнварында ил башкаласы СанктПетербургка Русия мөселманнарының II ярым яшерен съезды җыела. Казанның мен ярым шәкерте арасыннан бу съездга вәкил итеп 20 яшьлек Фатыйх җибәрелә. Әтисенең энесе Мөхәммәднәҗип Әмирхани дә төшкән күмәк фотода Ф. Әмирхан яшьтәшләре белән иң алдагы рәтне «хасил итә». «Әл-Ислах» җитәкчесе съездда төпле чыгышлар ясый, игътибарны милләттәге сыйнфый каршылыкларга, мәгариф эшенә мулрак чыгымнар тоту, шәкертләргә ярдәм итү тиешлегенә юнәлтә. Сәләтле шәкертне күреп алалар, «милләт аталары» татар яшьләренең шул дәрәҗәгә җитүенә куаналар, Исмәгыйль бәк Гасп- ринский үзе Ф. Әмирханга зур өметләр баглавын белдерә. Илдә гомумдемократик хәрәкәтнең кызган чорында, ягъни 1906 елның февраль-март айларында, Казан шәкертләре «Әл-Ислах» җитәкчелегендә гомуми забастовка ясый. Дәрес ташлауларда мең ярым чамасы шәкерт катнаша (Казанның барлык мәдрәсә шәкертләре диярлек). Забастовка көрәше Руснянең татарлар яшәгән башка төбәкләрендә дә яңгыраш таба. Ф Әмирхан бу вакыйгаларның үзәгендә кайный, мәдрәсәләрне ташлап чыккан шәкертләргә матди һәм рухи ярдәм оештыручыларның берсе була. Инкыйлаб хәрәкәтенә торган саен ныграк тартыла барган Фатыйхның эшчән- легенә, күрәсең, полиция дә игътибар итә башлагандыр. Аның баш өстендә дә шомлы болытлар куера, чөнки даирәсендәге шәхесләрнең байтагы кулга алына. Үзенең бу хактагы шөбһәләнүләре турында ул дусты Р. Алушига 1906 елныц 6 мартында болай дип яза: «Йосыф Акчурннны арестовать иттеләр, хәлфәм Гас- сарны арестовать иттеләр, бәлки, үземне дә ошбу көннәрдә итәрләр...»2 . Шул вакытларда Фатыйх, «төпкә китеп», берәр атна апасы Мәрьямбану һәм җизнәсе Шәкүр Апаковлар өендә качып ята, туган йортына кайтканда да, капкадан йөрмичә, арт яктан гына керә торган була. «Әл-Ислах» эшчәнлегенең әһәмиятле этапларыннан берсе — аның 1906 һәм 1907 елларда Казанда татар шәкертләренең ике яшерен бөтенрусия съездын үткәрүе. Аларның карарлары татар укучы яшьләре тормышында әһәмиятле вакыйгага әверелә. Съездларның эше белән аларның программаларын төзегән һәм эшчәнлегенә юнәлеш биргән Ф. Әмирхан җитәкчелек итә. Татар милли театрының нигез ташларын салышуда да Ф. Әмирханның роле зур. Билгеле булганча, сәхнә сәнгате реакцион көчләр тарафыннан аяусыз эзәрлекләнә һәм 1906 елның азагына чаклы рәсми төстә яшәү хокукыннан мәхрүм була. Әмма милли театрны гамәлгә кую өчен көрәш XIX йөзнең соңгы чирегендә үк башлана һәм XX гасыр башында аеруча зур колач ала. 1903 елның ахырларында Казанда укучы яшьләрнең «Шимбә» исемле түгәрәге төзелә. Татар шәкертләреннән тыш, аңа башкорт, казакъ яшьләре йөри. Түгәрәкнең максаты, яшь көчләрне берләштерүдән тыш, Көнчыгыш, башлыча татар әдәбиятын өйрәнү була. «Шимбә» әгъзалары арасында, X. Ямашев, М. Вахитов һ б. белән берлектә, аеруча активлыгы белән Ф Әмирхан да аерылып тора. Түгәрәктә татарча 1 ТӘСИ (ИЯЛИ) Фәнни архивы, 16-ф., 3-тасв., 1-эш. 1 ТӘСИ (ИЯЛИ) Фәнни архивы, 16-ф., 3-тасв., 1-эш. спектакльләр кую мәсьәләсе дә күтәрелә, нэтижә буларак, өй спектакльләре оештыру эшләре башланып китә. Бу эштә иң беренчеләрдән булып «Мөхәммәдия» шәкертләре уңыш казанган. Әлбәттә, Фатыйхның катнашуы белән. 1903 елның декабрендә «Мөхәммәдиямдә Г. Камалның «Бәхетсез егетме сәхнәләштерелә. Ф. Әмирхан — уенда гримлаучы һәм суфлер, беркадәр режиссерлык вазифасын да үти. Спектакль сыйфатындагы «фетнәмне оештыручыларның берсе буларак, Фатыйх мәдрәсә җитәкчесенә чакырыла һәм аннан каты кисәтү ала. Әйтергә кирәк, шушы рәвештә мәдрәсә тәртипләрен «бозган» өчен өлкән сыйныф шәкертен сш кына «Сахалин» дигән символик исем белән йөртелгән, ягылмый торган изоляторга да урнаштыралар, кайвакытларда ул, гомумән, шунда яшн. Ләкин тыюга һәм эзәрлекләүләргә карамастан, югарыда телгә алынган пьеса мәдрәсәдә якадан, 1904 елның апрелендә куела. Көчләрен һәм хәзерлекләрен сизеп алган Ф. Әмирхан вә иптәшләре кайбер кунакханә номерларында (әйтик, «Сарай»да), хосусый өйләрдә дә репетицияләр үткәрәләр, спектакльләр уйныйлар. «Бәхетсез егстмтән башка Г. Ильясиның «Бичара кыз», Ф. Халидинең «Рәдде бичара кыз» дигән әсәрләре сәхнәләштерелә. Татар кызлары сәхнәгә менәргә әле җөрьәт итмәгәнлектән, спектакльләрдә ир-ат рольләрен дә, хатын-кыз рольләрен дә шәкертләр үзләре генә башкара. Ф. Әмирхан үзе дә тиздән спектакльләрдә җаваплы рольләрдә уйный башлый. Мәсәлән, прогрессив төрек драматургы Нәмикъ Кәмалның «Кызганыч бала» әсәрендә ул Хәлил, ә «Гыйшык бәласс»ндә Габдессамат рольләрен башкара. Ул вакытларда татар алдынгы яшьләренең үзенә күрә салон сыйфатын алган Габнтовлар.Тсрсгуловлар өйләрендә Ф. Әмирхан, Г. Мостафин С. Рахманколый, К. Коләхметов, апалы-сеңелле Коләхметовалар, Габитова, Терегуловалар катнашында татар телендә 1906 елга кадәр язылган барлык драма әсәрләре дә диярлек сәхнәгә куела. Фатыйх һәм иптәшләре Казан клубларының берсендә рәсми спектакль кую турында хыялланалар. Губерна администрациясе бусагасын рөхсәт сорап таптаулар башлана. Үз дигәнендә шак торучан, эшлекле, сәхнә сәнгатенең татар халкы өчен гаять зур әһәмиятен аңлаган Ф. Әмирхан биредә дә башлап йөрүчеләрнең берсе була. Ниһаять, 1906 елның 5 маенда Казанның Приказчиклар клубында (хәзер Зур Кызыл урамы, 29) булачак әдип катнашында «Кызганыч бала» һәм «Гыйшык бәласе» спектакльләре уйнала. Бу татар мәдәни тормышында күренекле вакыйга була, татар гына түгел, урыс матбугаты тарафыннан да хуплап каршы алына, һәвәскәр артистлар, татар халкының үз милли театры турындагы хыялын тормышка ашырып, төрле клубларда тагын берничә спектакль уйныйлар. Әлеге уеннар, һәм бигрәк тә 5 майда куелган спектакльләр, 1906 елның 22 декабрендә уйналган әсәрләрнең генераль репетициясе ролен үти. Ә декабрь спектакльләре исә тарих сәхифәсенә татар милли театрының туу акты буларак теркәлә. Ф. Әмирхан яшь чагыннан ук укытучы-педагог та булган икән әле. Әйтик, аның әнисе мәктәбендә 1901 —1902 елларда география укытуы мәгълүм. Бик тере, аралашучан, актив шәкерт мәдрәсәдә күп яктан калку фигура була. Ул тарих, география, астрономия һ. б. фәннәр буенча бик күп әдәбият укый, төрле темаларга рәхәтләнеп диспутлар оештыра һәм бу бәхәсләрдә иптәшләреннән генә түгел, хәтта сш кына тәҗрибәле хәлфәләрдән дә өстен чыга. Фатыйхны яшьтәшләре генә түгел, өлкәнрәк иптәшләре дә ярата, хөрмәт итә. Өлкән классларда укыган чорда ул кече сыйныфларда география дәресләре алып бара. Аның дәресләре балаларда зур кызыксыну уята. Ф. Әмирханның география һәм астрономия белән кызыксынуы берникадәр вакыттан соң ул чыгарышкан «Тәрбияи-әтфаль» («Балалар тәрбиясе») журналында мәкаләләр циклы буларак чагылыш таба. Кнңкырлы талант иясе Ф. Әмирхан — татар вакытлы матбугатын оештыручыларның, юлга салучыларның, җитәкчеләренең берсе дә. Алда инде без аның кулъязма яки җилем басма «ӘлМәгариф», «Күстәргсч», «Телчән», «Изгеч», «Бәнд», «Тәрәкъ- кый», «Җөмһүрият», «Әл-Ислах» гәзнтләрсн чыгарудагы роленә беркадәр тукталган идек. 1906 елның ахырында ул татарча беренче балалар журналы «Тәрбияи- әтфальмне оештыру һәм анда секретарьлск вазифасын үтәү өчен Мәскәүгә чакырыла. Журнал 1907 елның гыйнварыннан чыга башлый (биш саны дөнья күрә). Шушы басманың җаваплы секретаре буларак. Ф. Әмирхан журналны нәфис, мавыктыргыч итүгә зур коч куя, аны балалар тормышында тантаналы бер вакыйга итәргә омтыла. «Тәрбияи-әтфаль» 1907 елның апрелендә чыгудан тукталгач, яшь журналист яңадан Казанга кайта. Җәйне ял итеп, үзенең элекке иптәшләре, «ислахчылар» белән бергә, көздән рәсми «ӘлИслах» гәзитәссн чыгарырга карар бирә. Шул арада басманы гамәлгә кую турында рөхсәт тә алына. Ләкин 1907 елның 15 августында Ф. Әмирхан зур фаҗигага тал була; көтмәгәндә аны паралич суга. Икс аягы йөрмәс, икс кулы хәрәкәтләнмәс, бер күзе күрмәс була 21 яшьлек егетнең. Бик тиз тотып дәвалану аркасында куллары һәм күзе элекке халәтенә кайта, әмма аяклары бөтен гомергә параличлы булып кала1 . Аларга бернинди дәва, им-том ярдәм итми. Аптырагач, хәтта мәшһүр «камчылы ишан»га да мөрәҗәгать ителә, әмма нәтиҗәсе булмый. Көчле ихтыярлы, милләтенә хезмәт итү дәрте белән тулы, демократик идеалларга тугрылык саклаган Фатыйхны бу бәхетсезлек сындыра алмый. 1907 елның 25 ноябрендә дусты Р. Алушига клиникадан язган хаты — моңа ныклы дәлил. Менә ул хаттан кайбер юллар: «Авырунын берникадәр файдасы да булды: өч ай эчендә күп нәрсә укып чыктым вә «ӘлИслах» газетасында сәркәтиблек хезмәте иттем һәм хәзер дә итәм. «Әл-Ислах» сезгә барып ирешкән булса, баш мәкаләләр вә «Дамелла» имзалы мәкаләләрне аяксыз дустым Фатыйх кулы белән язылган, дип укырсың! Вә шуларга карап авыруның миңа рухани тәэсире булганмы-юкмы нкәнене белерсең. Әүвәлге номерда Казан шәкертләре имзасы белән язылган «Печән базары татарларына ачык хат» та авыруымның куәтле вә көчкә-көчкә генә утырып тора алган вакытымда минем кулым белән тәртип ителмештер».2 3 Авыруны яшерә белүе, төшенкелеккә бирелмәве өстенә Фатыйх җор сүзгә, мәзәккә бик оста шәхес була, аның хәлен белергә килгән дуслары аяксыз әдипне юатасы урынга, ул аларның боек күңелләрен үзе күтәрә, сызлаган калебләренә оптимизм орлыгы салып җибәрә. 1907 елның 3 октябреннән чыга башлаган «Әл-Ислах» гәзите—әдипнең үзе үк гамәлгә куешкан рәсми басмаларның икенчесе. Ул — аның фактик мөхәррире дә, рухи яктан җитәкчесе дә. Ф. Әмирханның ялкынлы публицист буларак таланты шушы гәзит битләрендә чәчәк ата (1907— 1909). Биредә ул татар тәнкыйть җанрына нигез салучыларның беренчеләреннән була, дистәләгән рецензияләр бастыра, тирән эчтәлекле публицистик әсәрләре белән татар әдәбиятының чәчмә фондын баета. Нәкъ менә шушы гәзит тирәсендә аның Г. Тукай белән дуслыгы һәм хезмәттәшлеге ныклы нигезгә салына. Шуңа күрә дә бөек шагыйрьгә күп яктан шифалы йогынты ясаган әдипне заманында X. Туфан образлы рәвештә «Тукайның Фурмановы» дип атаган иде4 . Урысча курсларга барган Фатыйх Самарадагы дуслары һәм сабакташлары белән. 1904 ел. 2 Хисмәтуллин X. Фатих Әмирхан. Казан, Таткитнәшр, 1961, 8 б. 3 ТӘСИ Фәнни архивы, 16-ф., 3-тасв., 1-эш. 4 Социалистик Татарстан, 1966, 13 гыйнвар. Шул ук чорларда Ф. Әмирхан, Г. Тукай, Г. Камал һәм башкалар белән берлектә, «Яшен», «Ялт-йолт» кебек үткен сатира журналларын гамәлгә куюда да, юлга салуда да төп рольләрнең берсен уйный. 1909—1915 елларда Ф. Әмирхан проза әсәрләренең гүзәл үрнәкләрен биреп, «Татар кызы», «Танымаганлыктан таныштык», «Фәтхулла хәзрәт», «Рәхәт көн», «Хәят», «Кадерле минутлар», «Бер хәрабәдә...», «Урталыкта», «Габделбасыйр гыйшкы» һәм башка әсәрләрен ижат итә. Әдип бу хезмәтләре белән татар әдәбиятында реалистик стильне үстерүгә, аны формалаштыруга зур өлеш кертә. Бу әсәрләргә характерларның җанлылыгы, үзенчәлеге, теленең сәнгатьле, милли төсмерле булуы хас. Ф. Әмирхан мәгълүм күләмдә татар театры репертуарын билгеләгән драматург та. Аның образларының камиллеге, психологиясенең нечкәлеге белән сугарылган «Яшьләр» (1909), «Тигезсезләр» (1914) кебек драмалары инкыйлабкача чорда милли сәхнәдән төшми. 1922 елда, инде совет чорында, ул шул исемдәге мәшһүр проза әсәре нигезендә «Фәтхулла хәзрәт» комедиясен ижат итә. Әсәр тамашачылар алдында уңыш казана. Әдипнең «Аң» журналы (1912—1918) битләрендә басылган әдәби әсәрләре, тулаем алганда, иҗатының сыйфат ягыннан тагын да үсү, камилләшү үрнәкләре булып тора. Җаваплы сәркатип һәм публицист буларак, ул «Кояш» гәзитендә актив эшли, аның демократик тәрәкъкыятне кыйбла иткән, милләт мәнфәгатьләрен алга сөргән юнәлешен билгеләүдә топ рольләрнең берсен уйный, башка матбугат органнарында да даими басылып килә. Замандашларының истәлекләренә караганда, 1913 еллардан башлап Ф Әмирхан Казанның милли-әдәбн хәятында төп фигурага әйләнә, хәтта башкалар Г Исхакыйга мөкиббән киткән вакытта, ул ана да, «вакыт»чыларга да баш ими. «Кояш» тирәсендә Ибраһим Биккулов, Заһит Нуркнн, Фәхрелислам Агиев, Ши- һаб Әхмәров кебек язучыларны, журналистларны үз тирәсенә туплап, бер үзәк оештыра. М. Гали сүзләре белән әйтсәк, «гәрчә гаязчыларга үзен каршы куймаса да, бу чорда инде ул, Тукай үлгәннән соң, галимҗанчылар тарафыннан үзенә бирелгән «Казан короле» дигән исемне чын-чынлап тормышка ашырырга тырыша башлый»1 . Ләкин Фатыйх өлкән замандашы, күренекле әдип һәм җәмәгать эшлсклссе Г. Исхакыйны хөрмәт итмәгән икән, дип уйларга ярамый. Әмирхан гомеренең com ы көннәренә кадәр каләмдәшенең иҗатын бик югары бәяли, эшчәнлеген башкаларга үрнәк итеп куя. Моны без түбәндәге мисаллардан да ачык күрәбез. Әйтик, Ф. Әмирхан журналистлык эшчәнлегс- нен таңында ук Мәскәүдә чыккан беренче балалар журналында Исхакыйның эшчәнлегснә багышлап, «Гаяз» исемле мәкалә белән чыгыш ясый5 6 7 . Үзе җитәкләгән «Әл-Ислах» гәзнте битләрендә Фатыйх күренекле әдипнең «Алдымбирдем» драмасына һәм «Солдат» повестена рецензияләрен бастыра2 . Соңрак Әмирхан Исхакыйның «Мөгаллим» дигән драмасы буенча куелган спектакльгә бәя бирә8 . «Фәрештәләр юатсыннар сине!» дигән мәкалә исә Исхакыйның «Икс йөз елдан соң ин- кыйраз» әсәренең төп каһарманы Җә- гьфәрнең рухи фаҗигасен ачуга багышланган’. Бу бәяләмәләрендә Фатыйх Мохәммәдгаязны олуг әдип буларак тәкъдир итә, аша «зур мөхәррир», «зур талант» дип атый. 5 ТӘСИ (ИЯЛИ) Фании архивы, 58-ф, 1-тасв., 282-эш, 24 6 5 Тәрбнян-әтфаль. 1907, № 1. 7 Әл-Ислах. 1907. 26 ноябрь; 1908, 26 октябрь ♦ Кояш, 1914. 27 гыйнвар » Кояш. 1914, 7 февраль Ф. Әмирхан яшьлек дусты Исмәгыйль Аитов белпн... Казан. 10 март. 1906 ел. 1916—1917 елларда Әмирханның Исхакый иҗатына, шәхесенә биргән бәяләре тагын да калкурак, җетерәк төс ала. Фатыйх Һади Максуди белән Гаяз Исхакый арасындагы иҗтимагый-фәлсәфн бәхәс буенча да үз сүзен кистереп әйтә, бу хакта аның «Йолдыз» һәм Гаяз Исхаков» исемле мәкаләсе аеруча бер урын алып тора*. Әмирхан, Гаязның шәхесенә, эшчәнлегенә теләктәшлек белдереп, аны «сүнә белми торган бер ялкын» дип атый, бу шәхесне милләт өчен үтә зарур бер зат итеп күз алдына китерә: «Гаяз — шарлатан», ди Һади әфәнде. Әгәр шарлатан дигән сүз Гаяз шикелле кешеләр тибына әйтелә торган булса, мин Алладан сорыйм, милләт әфрады (милләттәшләр) арасында шарлатаннар күбрәк булсыннар».9 10 1917 елның башында татар сәхнәсендә бер-икс генә тапкыр (90 нчы елларга чаклы) куелган «Зеләйха» спектакленә язылган рецензия дә11Исхакыйның иҗатын бик югары бәяләүче язмалардан. Аерым алганда, Ф. Әмирхан болай ди: «Зөләйха»—талантлы каләм, хәссас (сизгер) рух белән язылган, урыны-урыны белән гаять тирән рухани фаҗигане караучының алдына китерә торган пьесадыр. Бу — иске хөкүмәткә каршы гаять куәтле бер обвинительный акт». 1917 елның 7 апрелендә Казанның «Новый клуб»ында Гаяз Исхакый хөрмәтенә зур бер банкет үткәрелә. Унбиш-уналты милли-мәдәни, иҗтимагый оешма составында һәм 160 тан артык кеше катнашында үткәрелгән әлеге мәҗлескә рәис итеп нәкъ менә Фатыйх Әмирханның сайлануы бик гыйбрәтле. Бу инде Фатыйхның Казан зыялылары арасында зур абруйга ия булганлыгын күрсәткән мөһим фактларның берсе. Әмирхан банкетның барышы һәм эчтәлеге хакында «Гаяз әфәнде шәрәфенә»12 дигән күләмле мәкалә белән дә чыга, Исхакыйнын милләт мәнфәгатьләрен чыгарырга мөмкин: «Хөрмәтле Фатыйх!» Мин сиңа бу хатны зур бер йомыш белән язам. Максим Горький «Алдым- бирдем» вә башка минем берничә нәрсәләремнең тәрҗемәсен җыеп, шунарга тагы берничә татар мөхәрриренең әсә- рләрене, шигырене кушып, «Татар мә- жмугаи әдәбиясы» исемендә бер китап бастырырга димләп хат яза. Мин бу эшне үз тарафымнан кабул итеп, җавап бирдем. Хәзер сүзне эш итеп чыгарырга гына кала. Шуның өчен сездән Казандагы мөхәррирләрдән сиңа, Габдулла Тукасвка, Әстерхан Сәгыйть Рәмиевка мөрәҗәгать итәргә уйладым. Син шул фикерне ничек табасың?..»13 9 Кояш, 1916, 3, 4 март. 10 Кояш, 1916, 4 март. 11 Кояш, 1917, 19 март 12 Шунда ук, 11—13 апрель. 13 Бу хатның тулы тексты «Казан утлары» журналының 1991 ел, 2 нче санында китеоел- гәа (183—184 6.) кайгырткан позициясенә тирән анализ ясый, аңа теләктәшлек белдерә. Ф. Әмирханның Г. Исхакыйны төрлечә олылавын, аның турында бик югары фикердә торуын башка мисаллардан да күрергә була. Мәсәлән, дусты Р. Алушига язган хатында ул болай дип искәртә: «Шул синең язган «Тәрҗемәи хәл»нең өстенә Исхакый яки Тукай имзасын куйсаң, һәрбер китапчы с удовольствием бастырыр иде» (1911 ел, 3 октябрь). Сафия апа Локманованың искә алуы буенча, 20 нче еллар уртасында да Әмирхан үзенең иң хөрмәт иткән әдипләре арасында беренче итеп Исхакыйны атый торган була. Алда искә алынган очракта, Исхакыйны никадәр генә ихтирам итсә дә, сүз гыйззәте нәфесле (самолюбивый), горур Ф. Әмирханның беркем алдында да бил бөгәргә теләмәве хакында гына бара. Ике олпат әдипнең хат алышулары да , мәгълүм. Әйтик, Гаяз Исхакый 1912 ~—I елның 13 июнендә сөргеннән (Архан. I гель губернасындагы Мезень шәһәрен. ~ нән) Фатыйх Әмирханга озын гына мө- « %- .г . . ктүб ЮЛЛЬ1й. Хатның баш өлешен генә , . китерәбез, чөнки аннан язманың төп эчтәлеге турында мәгълүм бер нәтиҗә Ф Әмирхан автографы. «Тигезсезләр». Беренче пәрдә. 1909 ел. Күрәсең, Ф. Әмирхан бу хатка жавап язгандыр, Исхакыйнын сорау-үтенеч- ләрсн канәгатьләндерү белән бергә, үз хәл-әхвәлен дә бәян иткәндер, һәрхәлдә Фатыйхның аттестат зрелости алу өчен үзенең берничә мәртәбә имтиханга кереп караганы, ләкин унышсызлыкка очравы хакында (махсус рәвештә «кисәләр») язганы билгеле. Шуңа күрә, шул ук елның 5 августында язган икенче бер хатында Исхакый каләмдәшен мондыйрак сүзләр белән юата: имтиханнарга вакыт әрәм итмә, бик телисең икән, ирекле тыңлаучы булып кер, син бит киләчәге зур булган әдип, фән белән шөгыльләнүне башкаларга калдыр. .14 Милли хәятнең, тәрәкъкыят хәрәкәтенең үзәгендә кайнаган әдипнең тынгысыз эшчәнлеге, әлбәттә, хакимият, көнчеләр, шымчылар тарафыннан игътибарсыз калмый. Аның өстеннән хөкүмәтнен төрле даирәләренә язылган әләкләрнең саны хәтсез. Менә шулариың берсе нигезендә туган «үтә мнлләтчс»ләр җитәкчесе Әмирханга 1913 елның ноябрендә бирелгән бәяләмә: «Как известно, мусульманская молодежь Казани делится на два лагеря один «ультранационалисты», а другой—«космополиты»... «Ультранационалисты» во главе с Фа- тыхом Амсрхановым и другими известными лицами устраивали «меджлисы». Первый меджлис был 27 октября вечером у учителя Гафура Кулахметьсва. На нем, между прочим, много говорили по вопросу об учебных заведениях мусульман и реформе их духовных учреждений нынешняя злоба дня»2 . Моннан беркадәп алдарак булган хәлләр. 1912 елда Казан жандарм идарәсенең Тәтеш, Зөя (Свияжск) һәм Чабаксар өязләре буенча ярдәмчесе узенең «шефмына хәбәр итә: Зариф Әмирхани малае (ягъни Фатыйх), Маржам Баһаветдин һәм Салихов малайлары татар яшьләренә зур йогынты ясый («средн татарской молодежи особо влиятельными являются»).1 Казан губернаторы Стрижсвский да хәвефкә төшә. Чөнки кемнәрнеңдер С.-Петербургка ук барып җиткән әләге нигезендә Полиция департаменты Ф. Әмирхан турында мәгълүмат таләп итә. 1912 елның 13 ноябрендә губернатор Казаи полицмейстерына мондый күрсәтмә юллый: «По полученным мною сведениям, сбором пожертвований в пользу Турецкого Красного полумесяца занимается в Казани Фатих Амирханов, которым уже собрано этих пожертвований до 200 руб. Подписного листа на сбор пожертвований Амирханов не имеет, а все пожертвования записывает в свою памятную книжку. Часть упомянутых денег была собрана одним из братьев Хасановых (сүз Әхмәд-Гәрәй Хәсәни турында бара. Р. Ә.) и передана Амирханову. Принимая во внимание, что сбор пожертвований на указанную надобность не только не разрешен, но даже воспрещен, как это усматривается из циркуляров моих от 3 и 12 сего ноября за № 378 и 392— предлагаю Вашему Высокоблагородию без малейшего отлагательства распорядиться немедленным производством дознания по указанному предмету и виновных в незаконном сборе лиц привлечь к ответственности в порядке ст. 6 обязательного постановления моего, изданного 1 ноября 1910 года... Собранные деньги должны быть конфискованы...»4 Полициянең өлгерлеге хәйран калырлык була. Әдип фатирында көтмәгәндә тентү шул коннс үк ясала. Менә беркетмә тексты: «Протокол. 1912 года ноября 13 дня. и. о. помощника Казанского полицмейстера Шершнев в присутствии нижеподписавшихся лиц производил в квартире Казанского мещанина Фатыха Зарифовича Амерханова. живущего в доме отца своего в Ново-Татарской слободе внезапный обыск с целью обнаружения записок или денег, собранных им от пожертвований среди татар на нужды войны для Турции, при чем в помещении, которое занимает Амерханов, никаких записок и писем, указывающих на поступающие к нему пожертвования, а также и денег не обнаружено, при самом же Амирханове в кармане пиджака оказался кожаный кошелек с деньгами 60 р. 50 коп. (три пятирублевых билета, золотом две монеты по 10 руб. и четыре по пяти рублей и серебром 5 руб. 50 коп.).. И. о. помощника полицмейстера Шершнев. Пристав 5 части (им за). Галяутдин Мухутдинов. Абдулнасир Гафуров».5 14 Нуруллин Ибрагим Прометей из Новотатарской стободы Казань. Таткнигонздат. 1991, с. 150 > ТР МА. 1 -<Ь.. 4-тасв . 6978-эш, 184 б. ' Магдеев Мухаммет Фатих Амирхан. Казань, Таткнигонздат. 1986, с. 28; ТР МА. 199-4». 1 тасв . 2269 эш, 145 док. а ГР МА. 199-ф., 1 тасв.. 2269 эш. 149 док. ’ ТР МА. 1 ф . 4 тасв.. 6978 эш. 58 б. Шушы беркетмә астында әдипнең үз кулы белән язылган аңлатмасы бар. Күрәсең, көтмәгәндә өенә басып керүдән каушап калгандыр, чөнки язуы тигезсез, калтыранганрак кул белән теркәлгән, дигән тәэсир калдыра. «Настоящий протокол прочитал, при чем объясняю, что деньги 60 р. я получил от книгоиздательства «Гаер» за проданную мною книжку своего сочинения, чем я и занимаюсь. Фатых Амирханов». «Гасыр» матбага—ширкәтенең хужасы (ответственное лицо) Ә — Г. Хэсэни, бу уңай белән үзендә дә ясалган нәтиҗәсез тентүдән соң, Ф. Әмирханның аңлатмасын раслап күрсәтмә бирә. Әдип Төркня әхмәре файдасына акча җыюда катнашканмы, юкмы? Бу хакта хәзергә кистереп әйтүе кыен. Мөгаен, әлеге ыгы-зыгы шәхси дошманнарының чираттагы провокациясе белән бәйләнгән бер гамәл булгандыр. Аннары мөселман кардәшләренә симпатиясен яшермәгән Әмирханның бу эштә катнашуы хак булган тәкъдирдә дә, үзен гаепләүче язуларны өендә саклавы бик сәер булыр иде. Заманының бөтен эзәрлекләү механизмын үзендә тоемлап-сиземләп торган әдипнең башына тай типмәгән ләбаса! Ф. Әмирханның карашлары, татар җәмгыятендә, аерым алганда, милли матбугатта тоткан урыны белән аеруча КГЖУ кызыксына, бу хакта зурдан кубып язышулар (переписка) оештыра. Әйтик, жандармерия идарәсе башлыгы губернаторга болай дип хәоәр итә: «Пользуется влиянием среди мусульман и составляет центр, вокруг которого группируется местная молодежь... Помимо этого, являясь лишь секретарем газеты «Кояш», он оказывает большое влияние на ее направление».1 Шул уңайдан жандармерия «Кояш»нын Русия-Төркия мөнәсәбәтләренә карашын тәнкыйтьли һәм гәзитнең хөкүмәт сәясәтенә лояль булмаган юнәлешен Ф. Әмирхан йогынтысында күрә. Әлбәттә, әдип 1912 еллардан башлап, һәм бигрәк тә 1914 елдан соң, «мода»да булган дежур «җинаять»ләрдә, ягъни панисламизмда һәм пантюркизмда бик тырышып гаепләнә. Полициянең даими күзәтүе астында тоНган15 16 Ф. Әмирхан КГЖУ белешмәләрендә «инанган панисламистпантюркнст» («убежденный панисламист-пантюркист») дип бәяләнә17 18. КГЖУ начальнигы полковник Калинин Казан губернаторына ясаган донесениесендә Ф. Әмирхан белән Г. Камалны «шөбһәсез панисламистлар» («несомненные панисламисты») дип атый*. Мондый «төпле» дәлилләрдән соң, губернатор 1914 елның 15 декабрендә полицмейстерга һәм КГЖУ түрәсенә шушындый күрсәтмә бирә: «Иметь самое внимательное и неослабное наблюдение за деятельностью Ф. Амирханова, известного своими идеями пантюркизма».19 Әлеге нәтиҗәләргә әдипнең беренче бөтендөнья сугышына булган мөнәсәбәте дә этәргән, күрәсең. Чөнки, дип күрсәтә КГЖУ башлыгы, Әмирхан бу канкоешта Руси- янең җиңелүен тели: «За последнее время, с объявления войны 1914 года, не скрывает своего взгляда на последствия настоящей войны. Он полагает, что если Россия останется так или иначе победительницей, то начнется сильная реакция, которая главным образом коснется инородцев и в частности мусульман, а потому желает поражения России, видя в этом пользу для мусульман».20 15 ТР МА, 199-ф., 1-тасв., 3620-эш, 163 док. 16 Казан утлары, 1966, № 8. 17 ТР МА, 199-ф., 1-тасв., 3620-эш, 165 док. 18 Шунда у к, 1961-эш, 10 док. 19 Шунда ук, 3620-эш, 185 док. 20 Шунда ук, 165 док. Ф Әмирханның Л. Н. Толстойга язган хаты фрагменты. 1910 (?) ел. Күрәсең, Ф Әмирханның мондый яки шуна охшаш карашлары хакында охранкага түкмичәчми әдипнең үз даирәсендәге «дуслары» хәбәр итеп торган. Шунын ише «ахирәтнләргә һичканчан кытлык булмавы -татар иҗтимагый тормышының бнк аяныч вә чирканыч бер күренешедер. Тынчу сәяси шартларда һәр адымы һәм эшчәнлеге гел күзәтү астында торса да, Ф. Әмирхан бик актив иҗтимагый-мәдәни тормыш алып бара. Казандагы бер генә прогрессив милли башлангыч та аның катнашыннан башка узмый диярлек. Әйтик, 10 нчы еллар дәвамында ул татар кызлары өчен махсус гимназия ачу юлында зур тәшәббесләр (инициатива) күрсәтә, Фатиха Антова мәктәбен, Ләбибә Хосәенова гимназиясен гамәлгә куюда байтак эшләр башкара, яшь зыялыларны, алдынгы карашлы егет-кызларны үз тирәсенә туплый, «яшьләр колагына бер сүз» әйтүләрдән туктамый. Ф. Әмирхан проза һәм драматургия остасы гына түгел, бәлки үз заманының актуаль вакыйгаларына карата шәхси мөнәсәбәтен даими белдереп барган киң диапазонлы, эрудицияле җәмәгать эшлеклесе, каләм остасы да. Ул Октябрь түнтәрешенә кадәр үк татар мәдәниятенең (әдәбият, сәнгать, мәгариф, тарих фәне, тел һ. б.) үсешен тирән кызыксыну белән күзәтеп килгән, аңа гуманистик караштан чыгып әледән-әле юнәлеш биреп торган зур тәнкыйтьче, җәмәгать хаднмс, телче, педагог булып та таныла... Ләкин татар мәдәнияте күгендә кабатланмас йолдыз булып балкыган бу гаярь каләм остасына шәхес буларак та, әдип буларак та нинди генә язмыш сынаулары үтәргә туры килми! Бер яктан, ул бәхетле: үзе исән вакытта ук гаҗәеп үзенчәлекле талант нясс буларак таныла, шөһрәт казана, милли әдәбиятыбыз йөген төптән җигелеп тартучы фидакяр затлардан санала. Икенче яктан, ул бәхетсез: чөнки Октябрь инкыйлабыннан соң очар канатлары каерылган тау бөркетенә охшап кала. Публицистикасында шактый гына үрләр яуласа да, «Татар кызы», «Хәят», «Кадерле минутлар» кебек сәнгать әсәрләренә торырлык яңа әдәби җәүһәрләр тудыру аның өчен тормышка ашмаслык хыялга әверелә. Әмирханның 1917 елның октябреннән соңгы иҗат җимешләрен нинди генә бизмәннәргә салып үлчәсәк тә, әсәрләреннән, бигрәк тә көндәлек һәм хатларыннан, тыенкы рәвештә акланмаган өмет, яуланмаган ирек, җәрәхәте җуелмас фаҗига сулышы бөркелеп тора. 1917 елның апрелендә «Богаулар өзелделәр» мәкаләсендә Русн- янең элекке шәркый (восточный) цензоры В. Д. Смирновка «кара вә ахмак психопат»21 дип бәя биргән әдип, совет хөкүмәтенең милли һәм мәдәни сәясәтен Смирнов дәвереннән дә котсызрак дип атый, вөҗданның, сүз ирегенең, тагын да Ф. Әмирханның шахси таныклыгы (•шахсенең таныкнамасе»). 1925 ел. 21 Аң. 1917, № 3-4, 20 апрель ныграк кысылуына, эзәрлекләвенә аяныч белдерә. Егерменче еллар уртасында туганнан туган сеңлесе Зәйнәп Әмирханиягә язган хатында ул ниндидер гайре табигый хис белән: «Ярый әле әтн белән Нәҗип абый үз үлемнәре белән үлеп калдылар», дип яза. Яше яңа гына утызның теге ягына чыккан әдип өчен бу хәлләр чын мәгънәсендә трагедия була. 35-36 яшьләрендә инде аның иҗаты бернинди ташламаларны белмәгән сыйнфый гөбедә тугланып, заманында «вульгар социологизм» дигән исем алган аяусыз дөмбе белән домбәсләнә башлый Берничә мисал 1923 елның 16 июлендә Ф Әмирхан, үзара килешенү буенча Татарстан китап комбинатына «Беренче сөю». «Мәет озатканнан соң» (әнисе үлү уңае белән язылган), «Китерегез миңа чәчәкләр!» исемле әсәрләренең кулъязмасын тапшыра. Ләкин кулъязмалар Татнаркомпрос редколлегиясенең 1924 елгы 9 май утырышы карары белән авторга кире кайтарыла. Чөнки кулъязмага Г. Толымбайский тискәре рецензия биргән икән. Әдипнең әлеге әсәрләрендә «дини фикер белән кочаклашу, мистицизм тойгылары» табып, Толымбайский, «хәзерге кәндә болар- ны басып тарату сәяси җинаять булачак», дип белдерә.1 1925 елда X. Вәли дигән берәү «Безнең юл» журналында болай дип язып чыга: «Фатыйх Әмирхан буржуазный язучы булу гына түгел, яңа буржуаның тормышын, идеологиясен криссталлаштырырга тырышучы буларак мәйданга атыла... Фатыйх Әмирхан кадәр сәнгатьне буржуазный тенденциячелек өчен корбан иткән һичбер татар язучысы юктыр».22 23 Бу казынуларга җавап итеп, әдип 1926 ел башында үзенең көндәлегенә мондый юллар теркәп куйган: «Безнең юл» журналының № ында (текстта шулай.— Р. Ә.) Хәертдин Вәли имзасы белән минем хакта бер мәкалә чыгарылды. Бу мәкаләдә казенный матбугатта зур гаеп һәрнәрсә минем өскә иснад ителгән (аударып калдырылган). Бу мәкаләдә, иң ачык фактлар белән дә хисаплашмастан, минем өскә үзләре күренә дип уйлаган нәрсәләрнең һәр төрлесен ыргытканнар... Ахмак кына, белемсез генә, тугыз гына винтлы Хәертдин Вәл1шең минем турыда нәрсә язуы минем өчен барыбер. Шулай да бу вакыйга минем хәтеремә моннан егерме бер ел әүвәлге бер вакыйганы китерде... Хәертдин Вәлинең мине сүккән мәкаләсен укыгач, минем хәтеремдә шул вакыйга яңадан терелде. Йа Алла, тарих тәкрарлана бит, дим. Моннан егерме ел әүвәл бер фахншә хулиган фахишә яллап, мине сүктереп, үзенә ләззәт табадыр иде. Бүген әдәбият хулиганнары, сакаллы фахишә яллап, мине сүктереп, шуннан ләззәт табалар. Яллаучыларга «идеологический әҗерләр», ялланучы фахишәләр- гә берничә тиен акча, ә миңа тарихның тәкрарлануын тәгькыйб итеп (күзәтеп) яту»24 . Бүтән елдам адәмнәр дә, «сыйнфый сизгерлек» күрсәтеп, «теге дәвер» вәкиленә каршы кискен һоҗүмгә күчә. Бу өлкәдә, Г. Толымбайскнйдан кала, текә үрләрне Г. Гали, Г. Нигьмәти, Ф. СәйфиКазанлы һ. б. «яулый». Г. Иб- раһимов исә, әдипнең йөзенә бәреп, «син — контрреволюционер!» дип нәгьрә ора... Бу чорларда әдип иҗатына объектив бәя бирүчеләр дә табыла әле. Алар арасында без Җ. Вәлиди, Ф. Бурнаш, Г. Сәгъди, И. Биккуллов, Г. Гобәйдул- лин һәм башка күренекле шәхесләрнең исемнәрен очратабыз. Ләкин бу зыялылар берәм-берәм сафтан чыгып, Сталин җәһәннәменә озатыла башлагач, «кызыл авызлар» какофониясе дәррәү көчәеп китә. Нәтиҗә буларак, әдип әсәрләре яңадан басылмый, татар театры репертуарыннан пьесалары чыгарып ташлана, матбугат идарәләре аңа аркан борыла. Ә бит Ф. Әмирхан әле 1920 елда гына «Китерегез мина чәчәкләр!» дип шагыйранә күңел самимилеге белән җырлый. Аңа чәчәкләр алып киләсе урынга шайтан таягы, тигәнәк, кычыткан, әрем сабакларының саргайган көлтәсен ыргыталар. Үзе фани дөнья белән хушлашкач, Ф. Әмирханны дөмбәсләү, аңардан чын мәгънәсендә «карачкы» ясау зарури бер йола, ритуал төсен ала һәм төрле фасылларга кереп, бер көчәеп, бер чигенеп, 50 нчс елларның азагынача дәвам итә... Ләкин совет чынбарлыгының барлык аяныч якларына карамастан, әдип бу чорда да күңел төшенкелегенә бирелми, үзенең үткен каләме, җанлы сүзе белән туган халкына хезмәт итәргә тырыша, кырыс шартларда да демократик идеалларына, кешелек намусына тап төшерми. Октябрьдән соң матбугат органнарын турыдан-туры җитәкләмәсә дә, ул үзенең кайбер актуаль язмалары белән совет гәзит-журналларында да катнаша. Әлбәттә, байтагын тамак туйдыру, гаять авыр тормыш шартларында очны-очка ялгау максатында иҗат итәргә мәҗбүр була. Әдипнең төрле характердагы мәкаләләрен «Кызыл Армия», «Татарстан», «Татарстан хәбәрләре» гәзитләрендә, «Безнең юл», «Шәрекъ кызы», «Кызыл шәрекъ» журналларында очратырга мөмкин. Әдип, публицист, җәмәгать эшлеклесе буларак гамәл кылырга омтылган Әмирхан Татар театр техникумында әдәбият дәресләре алып бара (1923—1924), Татнаркомпрос системасында лекцияләр укый, конференция һәм кичәләрдә чыгышлар ясый, тәрҗемә эше белән шөгыльләнә, татар мәдәниятенең төрле өлкәләрендә хезмәт иткән эшлеклеләр белән тыгыз элемтә урнаштыра, әдәбиятта, чыгышларында, дәресләрендә армый-талмый дусты һәм каләмдәше, «рухани 22 Безнең юл, 1926, № 5—6, 43—44 б. 23 Безнең юл, 1925, № 9—10, 55 6. 24 Әмирхан Фатих. Әсәрләр. Дүрт томда. Т. 4. 217—218 б. ’ Әмирхан Фатих. Әсәрләр. Дүрт томда Т 4. 218 219 6 игезәге» Тукай мирасын пропагандалый. Анын беренче татар операсы «Сання»нен мәйданга чыгуында да өлеше бар, әдип операнын комиссиясенә җитәкчелек итә. Ф. Әмирханның тәгәрмәчле арбага береккән килеш егерме еллар дәвамында кылган фидакяр хезмәтен иҗади каһарманлык димичә, ни дисен?! Егерме елга якын аягына баса алмыйча, һаман утырып торган кешенсн организмы таза була алмавы, әлбәттә, табигый. Ул үз гомерендә берничә мәртәбә нык-нык авырып ала, савыга, ләкин 1925 елның башларына таба шактый бетерешә. Анда үпкә туберкулезы галәмәтләре күренә башлый. 1925 елнын жәй ахырларында Кырымга китеп, «Гастрия» шифаханәсендә ноябрьгәчә дәвалангач, әдипнен үпкәләре шактый тазара, әмма каһәр төшкән авыру, азып китеп, арка сөягенә күчә. Шуның аркасында ул, Кырымнан үпкәләрен төзәтеп, тазарып кайтса да, инде утырып тора алмаслык хәлгә килә. 13 ноябрьдән башлап Ф. Әмирхан түшәктән баш күтәрмичә ята һәм, билгеле ки, шактый ябыга. Кырымда төзәлә башлаган туберкулезы янадан кузгала. Ләкин шулай да апрель башларынача Казанда торырга хәле була әле һәм туганнары-дуслары анын янадан Кырымга барып дәвалануына өмет баглый. Көчле ихтыярлы, оптимист табигатьле Әмирхан әле 1926 елнын 16 гыйнварында да, хәле начар булуга карамастан, «Сания» операсын тыңларга бара. Менә анын бу хакта көндәлегенә теркәгән сүзләре: «Нәкъ икс ай инде авырулык ятагымнан торганым юк иде минем. Әллә нинди порошоклар кабып, мин дә үз-үземне биш-алты сәгать утырып торырлык хәлгә китердем дә «Саниямне тыңларга киттем. Баш әйләнә, утырып тору бөтенләй онытылган, мондый зур җәмгыять мина бөтенләй ят нәрсә булып калган. Шулай да креслом белән (фойеда) утыра бирәм».1 Бәхстсезлеккә каршы, 1926 елнын февраль урталарында Ф. Әмирханга нык суык тиеп, температурасы күтәрелеп китә. Авыруы көннән-кон көчәя, хәле китә баруына карамастан, кор күнелле әдип, моңа артык игътибар итмәскә тырыша, чиренә гадәти иифлуэнца, ягъни грипп кына дип карый. Мондый хәлләргә күнеккән Фатыйх табибка мөрәҗәгать итми, туганнарыдуслары да врач чакыртуны артык куәтләми. Февральнең 20 ссндә доктор чакыртканда температура инде 39 га җиткән, ә иифлуэнца үпкә шешүенә әйләнгән була. Доктор иң яхшы чаралар күреп, авыру янына шәфкать туташы куеп китә, ләкин хәл начарлана бара, температура 39,5 га җитә. 26 сында әдипнен якын дуслары ашыгыч чара күрелүен үтенеп, сәламәтлек халык комиссары Ф Мохәммәдьяровка мөрәҗәгать итә, белгечләрдән консилиум ясата. 27 ссндә Казанның иң атаклы профессорлары тагын бер консилиум үткәрә. Бу консилиумнар, хәлнең бик начар булуын икърар итсәләр дә, өметне өзмиләр, медицинаның иң соңгы чараларын күрәләр. Авыру янында шәфкать туташы, фельдшер, яшь табиблар яисә әдипнең якын дуслары төнен һәм көндез өзлексез кизүлек итәләр Ф Мөхәммәдьяров кул астында әдипнең мөхибләре (якыннары) авыруны, хәле беркадәр җинеләю белән, Кырымга озату чараларын күрү өчен берничә кеше билгелиләр Берничә кон үтә, авыру чигенә башлый. Табиблар үпкә шешенең төзәлә башлавын билгелиләр, һәркемнең күңеле күтәрелә, «Фатыйх котылды», дигән ышаныч ныгый. Әдипне Кырымга җибәрү хакында уйлану башлана. Ләкин 4 мартка каршы төндә көтмәгәндә авыруның хәле тагын начарлана. Яңадан консилиум ясала. Фатыйхта үпкә шеше бетеп барганлыгы, ләкин куркынычлы эчәк һәм карын шешү (воспаление брюшной кишки) авыруы килеп чыкканлыгы беленә. Әдип бу куркыныч авыру белән дә ахыргача көрәшә. Ләкин ике дистә ел аягына баса алмыйча, утырып тора-тора тузып беткән организм бу авыруны инде җиңә алмый. Тагар халкының классик язучысы, милләт вөҗданы Фазыйх Әмирханның күзләре 9 марзта иртән 10 сәгать 10 минутта мәңгегә йомыла .. Фатыйх үләрснә ун-унбиш минут калганчыга кадәр тәмам аңында булып, килгән кешеләрне танып һәм һәркайсы белән берәр сүз генә булса да сөйләшеп ята. Коточкы» авыртулардан гаҗиз булып, якын-i нрәдәгеләргә болай дип тә әйтә. «Үләсем бер дә килмәсә дә, бу авыртуларга түзәр хәлем юк, мина үлем теләгез». Соңгы оч-дүрт кон эчендә инде үзенең котылуына өмете бетә башлагач, әҗәлен җиңеллек белән каршы алырга хәзерләнә. Хәтта актыккы төнендә яшан- дагы кешеләргә үзенең иртә белән 8 —9 лар тирәсендә дөньядан үтәчәген әйтеп куя. Аның күңел сизүе күпкә ялгышмын, сәгать уннар тирәсендә «Әйдә киттек Тәңремә, күңелем рәхәтләнсен», дигән соңгы сүзләрен әйткәч, озакламыйча җан бирә. Татарның боек әдибенең, «соңгы могиканмының вафаты, җеназасы киң яңгыраш ала. Җөмһүриятнең татарча үзәк басмасы «Кызыл Татарстан» гәзитс, бу югалтуга үзенең оч санын (№№ 58. 59, 60 11. 12, 14 март) багышлый. 12 мартта сәгать берләргә таба мәрхүмнең фатиры тирәсен төркем-торкем халык, бигрәк тә укучы яшьләр чолгап ала, аннары алар Театр мәйданына (хәзерге Ирек мәйданы) юнәлә. Биредә әдипне җеназа укымыйча күмү ягындагы, ягъни «гражданская панихида» тарафдарлары җыела. Шунда ук Ф. Әмирханның гәүдәсе дә китерелә. Татарстан матбугат эшчеләре оешмасы, Гыйльми үзәк, «Гажур», Дәүләт нәшрияты гражданнарча күмү ягында була. Рәсми митингны Татар дәүләт академия театрының директоры Ф. Бурнаш ача. Ул, аерым алганда, болаи ди: «Бүген безнең апабыздан югалган Фатыйх Әмирхан татар халкы очен бик кадерле булган боек язучы һәм оста художник иде... Бөтен Русия татарлары тарихында бөек урын тоткан шәкертләр хәрәкәтенең башында торды. Ул үзенең 1906—1907 еллардан башлап биргән әдәби хезмәтләрендә иске татар тормышы урынына Гаребнең (Көнбатышның) нык нигезле таза мәдәниятенә әсасланган (нигезләнгән) яңа татар тормышын төзүдә кыйммәтле әдәби әсәрләр калдырды».1 Шуннан соң әдипнең якын дусты, журналист М. БиккуловФ. Әмирханныңтәрҗемәи хәлен кыскача бәян итә. Татарстан мәгариф халык комиссары Н. Мөхстдинов урысча нотыгында атаклы язучының нинди мохиттан чыгып, нинди шартларда хезмәт итүенә, нинди фасылдагы әһәмиятле әсәрләр калдыруына туктала. Сәламәтлек халык комиссары Ф. Мөхәммәдьяров Әмирханның хезмәтләре, тоткан урыны һәм авыруы хакында кыскача сөйли. Каләм эшчеләре исеменнән «Яңалиф» журналы редакторы, соңыннан әдипне «буржуаз язучы» дип хурлап, авыз суын корыткан Ф. Сәйфи-Казанлы нотык тота, әлбәттә, биредә олылау сүзләре әйтә. Гыйльми үзәк рәисе урынбасары М. Корбангалиев Татарстан мәгариф халык комиссариатының Гыйльми үзәге һәм татар укытучылары исеменнән сөйләп, әдипнең төп хезмәтләрен билгели, аеруча аның «Татар кызы» исемле әсәренә, әһәмиятенә киң туктала Шуннан соң гаскәри укучылар исеменнән курсант Булатов, Казандагы урта мәк тәпләпдән X. Рафиков, татар артистларыннан К. Тинчурин, башкорт яшьләреннән Н. Тапиров сөйли. Сөйләргә теләүчеләр күп булса да, Театр мәйданындагы митингны кыскарак тоталар. Ф. Бурнаш мәҗлесне ябып, мондыйрак сүзләр әйтә: Фатыйх Әмирхан, үзен күмгәндә, һичбер төрле обрядлар ясамаска, дип әйтеп калдырган. Шуңа без аны бүген гади генә итеп күмәбез. Ләкин монда әйтелгән сүзләр, ана бирелгән сәламнәр татар хезмәт ияләренең үз мәдәни хезмәтчеләрен зур самимилек белән тәкъдир итүен күрсәтә. Хуш, безнең бөек язучыбыз Фатыйх Әмирхан! Театр мәйданына җыелган халык ике меңгә якынлаша. Җеназаның дәвамы гайре рәсми төстәпәк Казанның татар ягында, М. Вахитов (элекке Юнысов) мәйданында үткәрелә. Халык шулай ук күп җыела, төп массаны Печән базары кешеләре, шул тирәнең эшчеләре, һөнәрче-кустарьлары тәшкил итә. Мондагы митингка, заман шаукымына бирелеп, рәсми оешмалардан берәү дә катнашмый. Сүз алып әдипнең бергә укыган иптәшләре, дуслары гына сөйли Фатыйхның җнзнәсе Габдулла мулла Әмирхан әдипнең бик иманлы кеше, динн-суфи булуын искә алырга тырыша, заманында аның Харитонов басмаханәсендә хаталар белән басылган Коръәнне төзәтүгә керткән өлеше, «Кояш»тагы дини мәкаләләре хакында сөйләргә керешә. Ләкин заманының «кызыл авызлары», хәзрәткә бу хакта авыз ачарга бирмичә, «долой, долой» дип кычкыра. Шуңа күрә Габдулла мулла язучының авыру вакытына гына тукталырга мәҗбүр була. Митинг тәмамлангач, җеназа уку дигән «мордарлык»тан качып, халыкның күп өлеше як-якка таралып бетә. Атеистик пропаганда белән миңгерәүләнгән кешеләрнең динле, мөселман булып күренәселәре килми. Шунысын искәртү мөһим: 1926 ел шартларында рәсми идеология кысаларында «иске заман» кешесе дип хисапланса да, чын интеллигент-зыялылар каршында Ф. Әмирханның абруе, шәхси «имиджы» бик зур була. Шуңа күрә дә үлгән көнне мәрхүмнең маскасы алына, өйдән чыгарганда, һәр ике мәйданда, юлда барганда, кабергә төшергәндә җеназа фотога һәм кино тасмасына төшерелә. замандашы Җа.мал Вәлиди әдипкә вафатыннан соң ук мондыйрак бәя биргән иде: «Ф. Әмирхан—татар әдәбияты тарихында гына түгел, бөтен татар иҗтимагый тарихында иң күренекле урын тоткан, вакыты буенча кечкенә, ләкин әһәмияте буенча чиксез булган бер буынның үзәгендә торган кеше. Ул бу буынны мәдрәсә дигән өйдән алып чыгучы, татар әдәбияты күгендә беренче очу тәҗрибәләрен ясаучы иде... Бүген безнең арабыздан югалган Ф. Әмирханыбызны мин, рөхсәт итсәгез, мәшһүр немец шагыйре һенрих һейие белән янәшә куяр идем... Ф. Әмирханның әле гәүдәсе дә арабыздан китеп өлгермәгән. Аның әдәбият тарихындагы чын урынын тагын да дөресрәк итеп заман күрсәтер»25 26 . Ахыры бар