ИСАБӘТ

ИСАБӘТ ӨЧ ХИКӘЯТЛЕ РОМАН Үткәй юллар озынайган саен, гомер кыскара бара. Ә үтәселәр иксезчиксез! Күрәсе килгән урыннар күп, танышасы килгән яңа дуслар нихәтле!! Гомер бер генә Җитәрме гомер? Юллар мине туган якларыма Вятка ярларына алып киттеләр дә: «Ну. агай-эне. шушы гүзәл елгада су коен, балык каптыр, арканда торырга яратмый торган үгез бозау кебек ычкынып китүчән сөзгәк нсрвыларыңны чуалтмаслык итеп рәгкә сал. фани дөнья кайт ысыннан арынып, бер тынычлан'" диделәр Соңгы вакытта куптарып алмаслык булып, сөлек кебек җанына ябышкан «язу чиреңне» ташла яисә һич югында онытып тор Оныт һәм тынычлан! Әмма бу минем көчтә идемени. . Ул «чир»нең дилбегәсе минем кулда түгел шул! Үткән еллар арткан саен, «язу чире » белән ныграк авырый барам һәм. бер көнне таң алдыннан уянып, уйланып ятканда, шундый нәтиҗәгә килдем бу авыру минем белән үлгәнчегә кадәр булачак икән Шуңа карамастан «Вятка буйларына кайткач, язу-сызу белән маташмаска, тынычланып калырга». дип карар кылдым Тик Хикәятләр мина юл башында ук очрады һәм ахырга кадәр аларны күреп-сөйләшеп йөрдем Уйгамь сарды Нәтиҗәсе өч хикәят Беренче хикәяткә сүз башы оезд тәгәрмәчләре Вятские Поляны станциясендә унбиш минутлык «хәз Ц алуга» туктагач, оч күлмәк. ике чалбар, кырыну аппараты, теш щеткасы. сабын, сөлге пәм иң өстә Виктор Аетафьсвның «Патша балык» газетароманы сыйган кечкенәсенә чемоданымны тотып беркадәр ваемсыз йөз. ниндидер миңа хас б» змаган җиңеллек белән перронга сикереп пзөштем Киоск янына туктап. «Правда». «Литературная Россия» белән икенче кулны да «багаж»лы иткәч, ашыкмыйча, салмак кына бигрәк тә ревматизм җәфалаган уң аякка сак басарга тырышып, биш-ампы кеше өс ип торган автойуз тукталышына киттем Иртәдән бирле утыз ике теше дә тап-таза сәламәт авызның бер ва зчык ипи ■Й1ЙМ» чәйнәп карамаганлыгы искә төшкәч. (ашказанының боерыгы булгандыр) ике а: та бер сүздә булып, юл уңаендагы вокзал кафесына ат юдылар. Хәтта ревм тизмлы аяк та шәп кенә юырта башлады. Официант һәм залда утыручыларга ашау-эчү ягына нык кеше икәнем исбат.и уема кермәсә дә. күзеннән мөлдерәмә бер тәлинкә аш. ике икенче һәм бер чәин кофе китереп, күз ачып йомганчы (мин кереп барганда чыгып киткән агай тәм. кесен дә тартып бетермәгән иде әле) ризыкларны ашказаны дигән туемсь мәгарәгә озаттым. Хәерләре белән үтсеннәр! Хәтер-хәвефсез үз урыннары/ урнашсыннар!' Инде тамак тук, шуңамы күңел дә кор. Шулвакыт миңа кемдер: «Яшьтәш!»— дип эндәште Борылып карасам, күри өстәлдә миңа әти булырлык ак чәчле мәһабәт гәүдәле абзый утыра. — Яшьтәш дигәнем өчен, гафу итегез!! Минем гадәтем ул — һәркемгә «яш< тәш» дип эндәшү — Ярый. ярый. Була торган хәл.— дидем мин һәм карашымны аннан читн юнәлттем, чөнки абзый эчеп алган, бите кызу мич каршында янып-пешеп койма пешергән таза, куе канлы хатыннар йөзе кебек Күзләренең борын почмагын җирәндергеч ак эрен җыелган. Шуның өстенә мин. үземне эчеп алган чакт яратсам да. аек чакта исерек кешене сөйми генә түгел, күрә алмыйм, дөресен ген әйткәндә, юкка бәйләнеп, мәгънәсез сүз сөйләп торганда, андый адәмнәрне бэре үтерердәй була идем — Сез бу якныкы түгел бугай?—диде абзый, урындыгын минем якка таб тартып Бәйләнә башлады инде!! Андый чакта дөрес җавап — Әйе. — Мин дә... — дип куйды ул. нәрсәдер әйтергә теләп. Йә. шуннан ни булган? Нишләп суза әле бу?! Әйтсә әйтсен' — Миңа., гафу итегез... кырык тугыз, тиен. . акча җитми иде... Кайтыр га... Шул-шул! Акча кирәккә сөйләнеп утырасың да инде син. Акча җитми иде. di. Мин каян җиткерергә тиеш? Мин дә синең кебек кеше, абзый. Госбанк яисә акч палатасы түгел... — Зираттан мин...— дип өстәде ул. бераз торгач.— Бүген анда берәүне «у м дек... Д-а-а-а! Үлгән кешегә хәер сорый бугай бу «Алып торганчы, биреп котылуы хәерле!»—диләр.—вак акчаларым юк иде. кесәдән, актарына торгач. Җиңү көнен багышлап чыгарылган тимер берлек таптым. — Хәзер ыздачасын алып киләм.—дип, абзый аракы алучылар арасына кере, югалды. Мин. әлбәттә, аның «ыздачасын» көтеп тормадым, тукталышка ю. тоттым. Абзый бер сүзле кеше булып чыкты ахрысы, арттан куып җитте дә: — Мәгез, миңа артыгы кирәк түгел! Рәхмәт'—диде Аннан соң нәрсә әйтергә белми таптанып торгач, тагы сүз катты — Әгәр адресыгызны бирсәгез, мин ул 49 тиенне кире кайтарыр идем «Юк инде, үзеңә калсын».— дип уйладым мин. — Сез уйламагыз. Минем менә дигән йортым, балаларым, хатыным бар Машинам да бар «Кеше саен кырык тугыз тиен соранып йөрсәң, самолет та алырсың әл. син». — дип уйладым мин. ачуымны йөзгә чыгармаска, битараф) калырга тырышып Сирәк һәм тыңлаусыз чәчләрен артка сыпырып куеп, абзый сүзен дәвам итте Үлгән дигән хәбәрен ишеттем дә. тракторым ташлап, акча да альи тормыйча^.. эштән рөхсәт сорап, үлгәнен белер очен дөресме дип килдем Миңа барыбер автобус көтәсе иде. шуңа абзыйны тыңларга булдым, ә i / һа.ма! сөйләвендә — Дөрес икән - үлгән. Шуңа менә зираттан кайткач бер стакан җибәр дем Аннан икене, өчне... Хәзер ул кыюсызлыгын югалтып, кызык хәл турында хикәят кы /гандай кызу-кызу сөйли башлады — Күңел тагы берне җибәр, ди. Әгәр берне җибәрсәм 49 тиен акча җит ми Әй мин әйтәм. беткәнмени дөньяда яхшы кешеләр, берәрсеннән алып торырмы) әле, йә авылдашлардан кемдер очрар Аның сүзе белән кызыксынуымны белдереп, сорап куйдым — Зираттан, дисез, туганыгызны күмдегезме әллә? — Юк. Нишләп туган булсын ди. яшьтәш. — Иптәшегез? — Андый иптәш буламыни, яшьтәш! — Дустыгыз? — Ходай язмасын андый дусны, яшьтәш!! Мин бөтенләй аптырап калдым. Ул сораулы карашымны күреп. миңа төбә tde: — Сезнең автобус кайчан килә? — Тагы ярты сәгатьтән. — Сез журналист-фәлән түгелме?—дип сорады ул кинәт кенә — Кызыксынып тыңлый белүегездән чыгып әйтүем. Мин көлемсерәдем: — Беркадәр Әйтергә була. Язу-сызудан читтә йөрмим. — Телисезме, мин сезгә ул «дус», тьфу! авызын... (ул китапка язылмый торган сүз ычкындырды) ул әкәмәт турында сөйлим.— диде абзый, «әкәмәт» сүзен мыскыллы һәм җирәнгеч, шул ук вакытта фаҗигый басым ясап, гүя гөберле бакага бастымыни?! - Вакыт бар.. Рәхим итегез... — Сигаретыгыз булса, бер кабызыйк әле! Тартып җибәрдек. Зәңгәр-ак төтен, бүрек зурлыгындагы болыт булып, акрын гына җилсез һәм күптән түгел генә яуган яңгырдан соң чистарып, саф юнып калган һавага күтәрелде дә эреп юкка чыкты... ...Сөйләп бетергәч, ул миңа үзенең бозау башы зурлыгындагы кулын бирде (мин ике кулымны бергә сузсам да. аның учларына сыеп бетәрдәй иде) һәм — Әбәзәтелнә. безнең авылга килеп чык. яшьтәш Моннан егерме биш чакрымда гына ул. Автобус йөреп кенә тора.— диде. Аннан соң кинәт кенә сорап куйды Сез балык шулпасы яратасызмы? Мин Вятка буйларына нәкъ шуңа: балык тотарга, у ха пешерергә кайт) ымны әйттем. — Хай! — дип кычкырып җибәрде ул.— Алайса, нәкъ остенә бастың инде Минем улым Одик менә дигән балыкчы бит инде Безнең балыктан өзелгән юк кипкәне кирәкме, тозлаганымы, әсвиҗәеме Барсы бар. Әбәзәтелнә кил Авылга кер} белән Марак Мансуры кайда тора дип сора, тәпи баса алмыйча, үрмәләп йөргән i абый бала да әйтер: «Түбән очта. Сары йортлы, яшел капкалы, кызыл гаражлы яисә бер сүз белән свитафур. Бездә шулай гына диләр «Свитафурларга барабыз әле». Капка һәркемгә ачык — яшел, йорт — кояш кебек сары, гараждагы машина да кызыл салгалыйм. шуңа миңа утырырга ярамый. Одик йөртә! Молодец i 1. чинен Одик Ул китеп барды, ә мин автобуска утырдым Юл буе аның әлеге «дус», тьфу!.. ул әкәмәт турында сөйләгәне турында уйландым. Мансур абыйның сөйләгәне — үзе бер хикәят. Менә аның ул адәм турында кылган хикәяте. Хикмәт шунда гына ул әдәбиләштерелебрәк бирелә Дүрт һәм тугыз - 49 оңгы көннәрдә eiu килә аңа ул ак болыт. ■ j Килә дә уйлар-үкенечләр. йөрәкнең сызлап сулкылдавы, әрнү- яра. кемнәрнеңдер бармак янаулары, нәрсәгәдер давыл булып карала да карала һәм бөтен дөньясына тарала. шенле яңгыр алдыннан аның тагы аягы үгерен сызлый башлады Я Тырнак асларына миллион инә кадала. Ничек түзә икән ул? Теге вакытта бер инә кадап та... — —. сң дә тугыз йөз кырык дүртенче елны партизан отряды заданиесе м белән атларга фураж эзләп, ерак авылларның берсенә барып чыкты ул. Яз якынлаша иде. һава сулап туймаслык: борыныңны кысып куйсаң, колак тишекләрең суырып алыр сыман. Юл өстендә чыпчык балалары кебек чәчелеп яткан ат тизәкләренә кадәр сөенә кеоек иде бу язга. Гүя озакламый тирес булып җиргә керү — алар өчен оҗмах! Безнекеләр немецларны кара тиргә һәм ап-ак парга төшереп куып киләләр. Күңелендә күкләргә күтәрердәй сөенеч, очып китәрдәй җиңеллек... Шушындый уй-хисләр эчендә барганда, тотып алдылар аны. Сөенеп һәм җиңел генә тотып алдылар. Ни тартышса да. күккә күтәрелмәде, ни омтылса да. очып китә алмады. Дөнья иде шул бу Сугыш бара иде әле, үлем сугышы... — Партизанен?! — дип акырды немецларның берсе. Г ут морген! - - дип җавап бирде ул, белгән немец сүзләрен хәтерләп һәм каушавыннан тәмам юләр шатлыкка төшеп. — Гут булыр сиңа тут! диде русча-украинча. җирән чәчле албасты полицай, анасының җиде кабер такталары белән сүгенеп. Аның аш котелогы кадәр көрәк йодрыгы һавада кыска гына дуга (бу — ат дугасы түгел иде. әмма ул аннан ким булмады) ясады һәм... дөнья кинәт убылып каядыр очты... актый типкәләгәннән соң. аны арык ат җигелгән шыгырдавык-ш лы иске арба өстенә ыргыттылар. Арбаның арткы ватык бер тәгәрмәче, исерек кеше кебек як-ягына авышып, кыек-мыек бара, ә бер тактасы купкан ачык җиреннән кар белән су катнашкан пычрак юлга клевер вагы һәм солы бөртекләре коела. Үткән юлны билгеләп, тамга салалармыни... Болытсыз күк йөзенә текәлеп, ыңгырашып барганда, ул нинди хәлгә төшкәнен төгәл аңлап җиткермәде. Үз гомерендә беренче тапкыр башы эшләүдән, ягъни уйлаудан... баш тартты. Уйласа, очы кая барып чыгасын сиземли ул... Ниндидер җимерек, янып каралып беткән, пычрак һәм моңсу, утызга якын салам түбәле йортлар утырган, урамында бер генә җан иясе дә күренмәгән ятим авылга керер алдыннан, дилбегә тотып баручы җирән чәчле полицай эшеме, әллә арык ат үзе хәлдән таепмы, очы сынган гарип каен янында туктап калдылар. Ул ирексездән шул агачка борылып карады һәм тәне эсселе-суыклы булып, бер мәлгә җаны мәлҗерәп, күзләре шар ачылып, соргылт йөзенә үлем агы йөгерде, чөнки каенның таза ботагына аларның моннан бер атна элек югалган чая разведчиклары отрядның иң кыю һәм чибәр егете асылган иде. Партизаннар арасында «кәртинкә егет» дип йөртелгән бу яшь батырның йөзенә күз төшерсә, иң салкын канлы кешенең дә коты очарлык, төшләрендә сискәнеп уянырлык иде: бөдрә чәчләре кан һәм боз булып каткан, туры борыны очлаеп ямьсезләнгән һәм бер якка каерылган, зәңгәр күзләренең сулы кып-кызыл. ә уңы — юк. аның урынында нәни генә кара чокырчык... Егетнең ачык авызында, туксан яшьлек бабайларныкы кебек, бер теше дә юк. юка матур иреннәре пәрәмәч кадәр булып кабарган, килешле ияк чокыры ярылган, нәфис колакларының берсе шешенке, берсенең яфрагы өзелгән Разведчик билдән шәрәтән. күкрәге көйдерелгән, уннарча фашистларның башына җиткән төз ата торган уң кулы сынык .. Коточкыч күренеш иде бу! «Шундый асыл егетне нишләткәннәр бит... Матурлыкны үтергәннәр болар! Беркөн килеп, шушындый хәлгә төшү өчен яшибезмени без?!» — дигән уйлар узды аның башыннан һәм шунын артыннан ук: «Сине лә шул көтә!» — дигән фикер миен кисеп, бөтен тәненә ялкын йөгерде Тимерчедәге кызган тимер кисәге итеп хис итте ул үзен. Маңгаена һәм чәч төпләренә, калак сөякләренә тир бәреп чыкты. Берничә минут узуга икенче хәлдә иде ул; әйтерсең кызган кызыл тимерне бозлы суга тыктылар: аның тәнендәге һәр күзәнәк куырылды, бер мәлгә мускулларының хәле китеп көче югалды, хәзер ул үзен ярыкка кереп кысылган мескен таракан итеп хис итте. Менә аны озакламый сытачаклар... изәчәкләр. А-а-а! - дип кычкырып җибәрде ул, арба өстендә бәргәләнә-бәр- гәләнә. Энекәем! Әнием-бәгърем!! Ник тудырдың мине?! Боларны күрер өченме? — Тик кенә ят! диде аңа җирән чәчле албасты-полицай. Җибәрегез! Нигә тоттыгыз мине?! Тик кенә ятма әле... Менә яңак гөбеңә берне җибәрермен. Керерсең аннан соң күрмәгәнеңне, шайтан баласы... Ул кинәт арбадан үз-үзен атты һәм былчырак суга барып төште Тиз генә сикереп торып, авылдан бер чакрым тирәсендәге урманлыкка таба йөгерә башлады Аңа чабу авыр иде шул: куллары артка каерылып бау белән нык итеп бәйләнеп куелган. Озын торыклы немец солдаты аны бик тиз куып тотты һәм автомат түтәсе белән аркасына орды Ул йөгереп барган кызулыктан очып китеп, өч-дүрт мәртәбә мәтәлчек атты. Очлы ташка бәрелеп борыны канады, чалбары тез башыннан умырылып чыкты. Немецлар һәм полицай-албасты тагы ашыкмый гына, ипләп һәм тәмләп, гипкәли башладылар. Русише швайн! диде беренчесе, авыз кырыена җыелган укшытырлык селәгәен йога-йога. Ә үзе дуңгыз керфекле иде. Убью, гад!! җирән чәч аның бугазыннан буып алды. Бигге! Бигге! — дип кычкырды икенче немец аңа типкән саен, акайган күзләрен зәһәр ялтыратты. Юләрләр йортыннан качкан кешегә охшаган иде ул Кай ягы беләндер Күзләрендә акыл сайлыгымы яисә шашынкылыкмы бөркелеп тора иде аның. Мине түгел, сине арбага бәйләп салырга кирәк, психопат! тип кычкырды ул җан ачуы белән акай күзгә һәм аңа карап төкерде У-у-у!! дип үкерде немец. Аштан соң өч адым артка чигенде һәм йөгереп килеп тимер дагалы тупас башлы итеге белән барлык көченә кизәнеп, аның авызына китереп I ипте: Би гге! Битте! Битте! бу сүзне ул түгел, гүя күкләр кабатлый иде Бетте! дипме?! Ул аркасына егылды, башы янган-көйгән тимер кисәгенә бәрелеп ярылды. Күпмедер вакытка дөнья тагы югалды... рмап эченә кергәч, немецлар хаҗәтләрен үтәү йөзеннән агачлар арасына кереп киттеләр. Шактый тыгынганнар булса кирәк, аннан алар тиз генә чыкмадылар Шул вакыт аның күңелендә нәни генә омет гуды. Берничә секунд эчендә өмет үсеп зурайды Тыңла әле. туган, дип эндәште ул җирән чәчкә, кипкән иреннәрен ялаштырып, алдагы өске өч теше итек белән тибеп сындырылганлыктан. авазлар чыжылдапшышылдап чыктылар. Ну! диде гегесе кискен генә, мылтыгын әзер тоткан килеш Җҗ-җиб-бәр шин мине! Шин бит бе-езнеке.. шо-о-вет-шкий. Бирермен мин сиңа советский! Немецлар барында әйт тагы бәреп кенә үтерермен, шайтан баласы!! Җҗ-җиб-бәр, Алла хакына шорыйм... Безнең Россия кешеше бит шин... _ - Юк! Сине җибәрсәм — миңа капут. Монда, шайтан баласы, хәлләр болай: я син мине я мин сине.. Аңладыңмы? Монда бер генә яклы акча. Әйдә икәү каш-ш-шыйк.. Пар-тиж-жаннарга... Ха-ха-ха! Партизаннарга?! Бик качыр идем дә, партизаннарның миңа дигән дар агачлары урман тутырып үсә шул... Җирән чәчле албасты «черт!» иттереп жиргә төкерде һәм үз алдына гына көлеп куйды. Аннан соң аңа таба иелде дә авызыннан сасы самогон исен өрә-өрә: Мин алар белән... Аңлыйсыңмы, алар белән! Кире кайту юлы юк. Минем ул якка юлым өзек хәзер. Әгәр гомерне кирегә борып булса! Мин дә бәлки сезнең белән булыр идем... Кире борып булмый, бер генә яшибез... диде. — Әйе,—дип килеште ул.— бөтен хикмәт тә шунда: бер генә яшибез шул... тереп аягы сызлый. Миллион инәләр кадала... Кемдер төшеп киткән одеялын өстенә япты. Ә. күршесе икән. Мәрхәмәтле карт. Аларның караватлары рәттән — Хәлең ничек? Авыр түгелме??—дип сорый Ул җавап бирмәде, өмет яши иде әле анда — яшәү өмете. . Тышта яңгыр коя. Ялгыз пенсионерлар йортының калай түбәләрендә яңгыр тамчылары бии. Тып-тып... Тып-тып-тып... Тып-тып-тып-тып... Теге вакытта юеш идәнгә аның каны шулай аккан иде... Тып-тып... тып... _ омендатурага алып килгәч, аңа бер генә минутка да ирек бирмәделәр: өзлексез сорау алдылар, туктамыйча кыйнап тордылар. Комендант мәсьәләне яшермичә ачык куйды: Миңа командование тарафыннан приказ бар; сезнең ул җыен бандитлардан торган партизан отрядыгызны беренче майга кадәр тар- мар итәргә, ягъни, юкка чыгарырга. Югыйсә соңгы вакытта бик азына башладыгыз Синең алда ике нәрсә, берсе — яшәү, икенчесе —үлем. Яшәү дигән нәрсә бик кыйммәт ул. аны сатып алырга кирәк. Бәясе—сезнең партизан отряды, аңа юл. Әгәр риза түгелсең икән — үлем. Аның бәясе - бер пуля, маңгаеңа.. Ул өмет белән яши иде әле: — Сез ялгышасыз, комендант әфәнде. Мин... партизан түгел. — Кем соң сез алайса?—дип сорады комендант затлы сигарет төтенен, көлемсерәгән килеш, аңа таба өреп. Ялганлап маташу файдасыз. Суга батучының кайчан саламга ябышканы бар? Тик шулай да өмет яши әле. Ә бәлки9 Мине отрядка көчләп алдылар.. Ризалык бирмәсән атабыз, диделәр ..—Иң зур ялгышның башы иде бу. Ял1ышты! Бигрәк шәп! диде комендант кинәт кенә урыныннан сикереп торып һәм озын-озын адымнар белән идән буйлап йөренә-йөренә. Менә каршына килеп басты, күзләренә текәлде: Бүген алардан үч алырга мөмкинлек туды дип уйлагыз. Сезне алар көчләгәннәр бит! Күрсәтегез! Кайда аларның отряды? Өмет һаман яши иде. Мин аларда берничә генә көн булдым. Аннан соң партизаннар яши торган урыннарын гел үзгәртеп торалар. . — Бала-чага булмагыз!—диде комендант усал тавыш белән.— Сез үзегез уйлаганча ук наив кеше түгел. Без дә юләр саткан һәр бәндәгә ышанмыйбыз! Мин берни белмим —диде ул башын аска иеп һәм бөкрәя төшеп. Өмет күк йөзенә яңгырдан сон вакытлы гына чыгып эреп югала башлаган салават күпере хәлендә иде. Салават күперен күктә мәңге яшәтәсе килә, ә ул... — Партизаннарга бару юлы — синен яшәү юлың!—диде комендант аның иягеннән эләктереп, күзләренә караган килеш. Өмет шундук үлде — Соңгы тапкыр уйларга ирек куям! Аны алып киттеләр . —теналары дымланып торган таш сарайның юеш һәм черек исе аңкыган салкын идәнендә күпмедер яткач, исенә килде ул. Кул- аяклары сызлый тырнак астына инә кадаулары әҗәл иде - Хәлең ничек9 Авыртмыймы бик’ -дип сорады аның янына килеп утырган ак сакаллы мәрхәмәтле йөзле карт Ул эндәшмәде. — Туйга кадәр төзәлер әле! — диде шат тавыш белән яңа гына малайлыктан чыгып килә торган егет. Ул тагы эндәшмәде Аның күз алдына сарайның имәннән эшләнгән ишегенә язылган дүрт һәм тугыз саннары килде. Ник сукканнар бу цифрларны? Дүрт һәм гугыз... Кырык тугыз... Нәрсә аңлата соң бу сан? Ник һәрвакыт күз алдында тора ул?? Кырык тугыз... Кырык тугыз.. Ә! Әтисе кырык тугыз яшендә үлде. Колхоз оештырып йөргәндә. Кулак пычагыннан, диделәр... Иске күпер төбендә саклап торып суеп киткәннәр Яшь булса да, шул төнне дөньяда үлем дигән нәрсәнең иң кадерле кешеңне дә эх! тә димичә алып китүен аңлады ул. Куркуыннан әт исенең үле гәүдәсе яткан өйдә юра алмады, кунарга әбиләренә барды . Шулар искә төштеме хәзер? Бәлки Кырык тугыз Ә! Аларның авылында кырык тугыз йорт бар Авыл исенә төшкәндер. Их! Кайтасы иде хәзер авылга! Нигә кирәк бу сугыш? Кемгә кирәк бу сугыш'.’9 '? Кем уйлап чыгарган сугыш дигән бу нәрсәне?'?9 Кайтасы иде авылга. Җир сөрәсе, бәрәңге утыртасы, яшелчә үстерәсе, бура бурыйсы килә. Абзарга кереп маллар астын карау яисә бакчага тирес чыгару ничек сагындыра . Авылга кайтса, көнен-төнгә ялгап эшләр иде. Кемгә кирәк бу сугыш?.. Нуу-у. һитлер!!! Анаңның җиде кабер такталарын. . Дүрт һәм тугыз Кырык тугыз.. Әтисе кырык тугызда үлде, ә аңа егерме тугыз гына әле. Авылларында кырык гугыз өй, ә аңа егерме тугыз да тулмаган. Тугызынчы майда тула ул. Тугызынчы майда. Ә тышта майның әнисе апрель гора... Кырык тугыз... Комендант аннан сорады: Отрядыгызда ничә кеше? Белмим, сорамадым. . Күз төбенә утырттылар, бер көлтә ут кабынып, йөзләрчә очкыннар очтылар, әмма... Тырнак астына инә кадаулары әҗәл иде. Кырык гугыз... Аларның отрядында немецлар асып куйган чибәр разведчикны һәм... аны кертмичә кырык гугыз кеше иле Барлыгы илле бер иде алар. «Кәртинкә егет» хәзер юк инде. Ә ул? Ул бар әле... Бар! Бар! Бар Ул яши! Бәлки? Күңелендә тагы өмет уянды. үзәр хәлем калмады. Яисә атсыннар, яисә иртәгә барысын сөйләп г | бирәм. дип уйлады ул, сорау алганнан сон. бик каты кыйнауга чыдый алмыйча.— Моңа кеше түгел, эт тә түзмәс. ~ Аны сарайга өстерәп алып керделәр. Анда карт һәм малай. — Түзә алмыйм Иртәгә... Сөйләп бирәм. .—дип ыңгырашты ул, сусаганын басу өчен пычрак идәнне ялый-ялый — Түз! Түз —бирешмә...—диде карт. — Бирелергә ярамый!—диде егет-малай.— Бирелү җинаять ул. — Ә нишләргә соң?—Ул уфылдап, көч-хәл белән торып утырды. — Үләргә. Горур килеш үләргә. — Үләргә?!—дип кабатлап сорады ул, бу сүзләрне ишетмәгәндәй — Ярый да син карт кеше. Яшеңне яшәгәнсең, ашыңны ашагансың Ә минем яшисем килә әле, беләсеңме, яшисем килә! — Кемнең яшисе килми!—дип куйды егет-малай. һәркем үз вакытында үләргә тиеш. Әгәр үз вакытында үлмисең икән, бу — зур гөнаһ, кемнеңдер гомеренә кул сузу дигән сүз.— диде карт. Карт болыттай ак чәчләрен һәм сакалын сыйпаштырды. Гүя иркәли Юк. болыттай чал чәчләрем һәм сакалым белән ант итеп әйтәм мин бу сүзләрне, ди ул. Шуңа ишарә ясады. Сиңа нәрсә, фәлсәфә сатып була. Син яшеңне яшәгән, ашыңны ашаган Фәлсәфәне мин дә кора алам, тужы грамотный Кеше яши, яши дә бер көнне шундый хәлгә тап була,— дип дәвам итте сүзен карт Башкаларга комачаулык китермәс өчен, кемнәрнеңдер гомере киселмәс өчен — ул китәргә тиеш. . мәңгегә китәргә — Китәргә?! — дип кабатлап сорады ул, бу рәсемдәге изгеләргә охшаган картның шундый куркыныч сүзне гади генә «китәргә» белән алыштыруы һәм гомумән, үлемнән курыкмавына шаккатып Әйтерсен аны теге дөньяда ипи-тоз һәм якты йөз белән көтеп торалар _ _ ртәгесен аларны аттылар. Картны—улы партизан булганы өчен. И егетмалайны: «һитлер — капут!» дигән өчен. Атар алдыннан үзләренә кабер казыттылар Карт олы кешеләргә хас вәкарьлек һәм тынычлык белән казыды, гүя алмагач утыртырга әзерләнә, кабер түгел—алмагач чокыры; ә егет-малайның бер көрәге балчык булса, икенчесе — күз яше булгандыр: үзе казыды, үзе бертуктаусыз елады, әмма эндәшмәде, «үтермәгез!» дип ялынмады. Атар алдыннан гына «дерт!» итеп куркып китте һәм. күзләрен автомат көпшәсеннән алып, баеп барган кояшка текәлде. Карт аның ябык иңнәреннән кочып алды да колагына ягымлы итеп пышылдады: — Хәзер, улым, хәзер бергә китәбез... Тагы, китәбез, диде, үләбез, димәде. Әйтерсең, моннан күчеп күрше авылга китәләр. Егет-малай бу китүгә шулкадәр ышанды ки, кинәт сул йодрыгы белән күзендәге нәни яшен бәреп төшерде һәм картка карап ачы булса да елмайды... Елмаюны челпәрәмә китереп, автоматлар тыкылдады... - Ах!! —ул пычрак куллары белән канлы башын тотып җиргә ауды, ә комендант көлемсерәп: Синең бүген соңгы көнең, әгәр мине тынламасан. сиңа да шул булачак...— диде Яңгыр сибәли башлады, күк корбаннарны жәлләп елый иде. күрәсең. •V * ртәгесен генә атмадылар аны. Апрельнең кызы май туды Ана Д/Д егерме гугыз тулды... Менә хәзер җәй башы. Нигә тота аны комендант? Нәрсәгә өметләнә ул? Аның белән тынчу сарайда утырганнарның барысын диярлек атып бетерделәр инде. Ишетүе буенча, бу тирәдәге партизаннарны тар-мар итү өчен зур көчләр туплый иде немецлар. Ә аны комендант ник тота? Кырык тугыз кешелек алар отрядын тар-мар итү өченме? Алар кырык өченче ел ахырында гына меңгә якын иде. Карательный гаскәрләр белән тигезсез сугышта шулай аз калдылар. Әмма партизан отряды яши. үз эшен эшли иде. ...Төне буе яңгыр койды. Төне буе саташып чыкты ул Яңгыр коя. Яшен уты зәңгәр күкне үт кен кайчыдай кисеп җибәрә, ә яктысы сарайның юеш стеналарына килеп бәрелә дә. башын ярган кеше кебек, җиргә егыла кинәт дөнья дом-караңгы кала. Комендантның әйтүе буенча, бүген аның чыннан да соңгы көне иде Соңгы көн дип әйтүе генә ансат Кеше үзенең соңгы көнен белмәве белән бәхетле, һәркем соңгы көнен белсә, дөнья газаплар сәхнәсенә әверелер, ә Җир бәхетсезлекләр бишеге булыр иде. Ә менә аныкы билгеле. Иртәгә. Бүген аның соңгы төне һәм көне. г _ ч аң атуга аны карт белән егет кабере янына алып килделәр. Казы! диде комендант. Ул кулына көрәк алды. Үз каберен бик озаклап казыды. Озаклап казу - яшәрә торган өметнең тууында иде. Ә бәлки?? Җигәр!! диде комендант Уэг туктады кабер бер метр тирәсе генә казылган иде. «Авыл зиратында ике метр казыйлар. Барлык кеше. . Барлык кеше җыелып. Авылда каберне син үзеңә казымыйсың, кешеләр казый. Монда үзеңә үзең...»-- ул шулай уйлады. Мин сине атам, әйе, үзем атам! диде комендант -Әмма син теләгәнчә маңгаена бер пуля җибәреп түгел, ә үлемеңне әрнү-яралары- ңггы сузарлык игеп биш пуля белән. Бездә озак яшәдең, шуңа хакың бар синең аңа Беренче пуля син хәсисне күтәреп йөргән тәпиеңә, икенчесе балтырыңа. өченчесе гезеңә, дүртенчесе ботыңа һәм бишенчесе! -нечкә җиренә Әйе. нечкә җиренә! Бу дөньяны туйганчы гизә, өйләнеп балалар ясый торган әгъзаңа атам мин синең! Юк! диде ул җан ачуы белән кычкырып Ат йөрәгемә, фашист! Кабахәт! Йөрәгең юк синең Ничек йөрәген юк? Каян беләсең? бу сораулар көчсезлекнең башы иде. Йөрәкле кешеләрне күптән агтык без Синең күз алдында. Менә алар йөрәкле, ә синең, йөрәгең юк. Ул башын аска иде, кырыйдагы балчык кантарлары шыбырдап кабер эченә коелды. Йә. соңгы сорау! «Ничек инде, япь-яшь көе, сау-сәламәт тәнне үтереп җиргә күмдерергә кирәк?!» дип уйлады ул. кабер эченә караган килеш. — - Күрсәтәсеңме партизан отрядын?! «Отрядта кырык тугыз кеше. Мин бер генә. Үлсәм — юк бит мин, юк. Юкка чыгып геройлык эшләүдән миңа ни файда? Үлгәч кире кайту юк. Беттең... Югалдың... Мәңге киткәч кемнең кире кайтканы бар Ичмаса, теге дөнья дигәннәре дөрес булсын иде. курыкмыйча үләргә мөмкинлек туар иде...» дип уйлануын дәвам итте ул. — А-а-а! — беренче пуля, аягына тиеп, табанын тишеп җиргә үк кереп китте. Ул кабер читенә егылды. — Тор! — диде комендант.— Партизаннар отрядына юлны күрсәтәсеңме? «Мин исән! Яшим әле! Ах. яшәү нинди рәхәт!! Яшәгәндә кабер авызына карап торуы да куркыныч түгел...» — һаман уйланды. Икенче пуля балтыр итен умырып, җиргә гөжләп кан ага башлады. «Бетә яшәү... Кан белән агып китә... Яшәү өчен нишләргә?!!» Бары бер юл: — Үтермәгез! Әйтәм... Комендант мыскыллы елмайды һәм гадәти көлемсерәве белән янын- дагыларга немецчә нидер әйтте. — Әйтәм бит. әфәнделәр, йөрәге юк аның, икенче пуля белән сатылачак ул дип. Йөрәксез адәм бу. Кемнең йөрәксез кеше күргәне юк. алдыгызда тора, әфәнделәр!—диде. Немецлар шаркылдап көлеп җибәрделәр. Намусның сатылуыннан ләззәт табу иде бу. — Чып-чын психолог сез!—дип. комендантны мактадылар. Юеш сарайга керер алдыннан комендант: — Отрядта ничә кеше?—дип сорады. Ул сүзсез генә сарай ишегенә ымлады. — Фортуна!—дип кычкырды комендант һәм немецларга нидер әйтте. Бу бәндәгә сатлык булырга язмыш үзе кушкан икән. Ул ябылган сарайның ишегенә партизан отрядындагы кешеләр саны язылган, әфәнделәр! —диде, ахры. — _ емецлар биш йөз кешелек дип куркып йөргән һәм зур көч белән тар-мар итәргә әзерләнгән партизан отрядын иртәгесен үк кырып салдылар. Юлны ул күрсәтте. Комендантның кара оппеленә утырып бардылар урманга. Операция тәмамлангач, комендант үз янына обер-ефрейторны чакырып, ана төртеп күрсәтте дә нидер әйтте: — Операция уңышлы төгәлләнде. Ә сезгә, обер-ефрейтор. яңа бурыч йөкләнә: бу сат лыкны үзе казыган кабер янына алып барыгыз да атыгыз, шунда күмеп куегыз. Үзенекеләрен саткан—дошманын тизрәк сата Аның безнең арада булуы, миндә шик кенә тудыра. Аннан соң... коман- дованиегә кырык тугыз кешелек партизан отрядын ниндидер сатлык бәндә аркасында тар-мар иттек дип хәбәр бирә алмыйм бит инде мин. Немец коралына хурлык бит бу. Үтәгез, оберефрейтор! — диде. Ефрейтор аны юл буйлап алып китте. Әле кичә генә үзе казыган кабер янына йөз адымнар калгач, күңеле нидер сизенде. Ул немецка борылып карады: — Кая алып барасың мине? Тегесе аңламады: — Гут-гут! — Гут булыр сиңа тут!! — дип, үзе дә искәрмәстән җирән чәчле полицаиалбастының сүзләрен кабатлады ул. Гут-гут!—диде немец тагы. Сиңа гут, ә миңа — капут! - дип эченнән генә уйлады ул. Комендантка жаны рәнҗеде. Кырык тугыз кешенең башына житеп тә үз гомерен сатып ала алмадымыни9 Ах син. сволочь! Мине кәкре каенга терәдеңме?! Бер гранал а булса, мин сине-е! Юлдан читтә торган кара кабер янына немецның әйтеп торуын көтмәстән үзе атлап китте ул. Теге хәтта беравык аптырап калды. Кабер эчендәге корәкне тартып алды: Тирәнәйтәм әле бераз.. дип, казыган булып күрсәтте. Немец тагы: Гут-гут, дип, ризалык белдерде һәм сигарет кабызырга уйлап бугай, автомат чакмасыннан бармагын ычкындырды, коңгырт тиреле саргылт төкле кулын кесәсенә тыкты. Ул яшен тизлеге белән аның янына сикереп килде һәм көрәге белән башына тондырды. Немец: «Уа!» дип. сабыйларча чинап җибәрде һәм «Майн гот!» дигән тавыш белән акырып җиргә ауды, ә ул тимер көрәк белән ефрейторның миләре атылып чыккан башын һаман кыйнавын дәвам итте. Үле фашистны кыйнап, комендантка, сугышка булган ачуы-рәнҗүен. чәчрәп чыгардай булып күңеленә җыелган үчен алды. Аны сатылырга мәҗбүр иткәннәре өчен, авылдан аерып, сугыш кырына алып килгәннәре өчен кыйнады ул фашистны Унлап тапкыр суккач, үле гәүдәне өстерәп алып килде дә кабергә тондырды һәм: Бездә каберне үзең өчен түгел, кеше өчен казыйлар., -диде. Тиз күмде ул обер-ефрейторны... Ник күмде ул обер-ефрейторны9 Бүгенге көнгә кадәр шушы сорауга җавап бирә алмый. Ул вакытта немецны үтерүгә үк торасы да йөгерәсе калган.. Ул ашыгакабалана. мыш-мыш килеп, авыр сулап кабер өстен җир белән тигезләгәнче күмде.. Гүя кабер эченә үз үлемен күмә. һәм дөрес эшләде дә. Әгәр каберне күммәгән булса, аны тагын тотып алган булырлар иде, чөнки бу юлдан, бер унбиш-егерме минутлардан соң комендант узды һәм кабер янына тукталып кипе. Кабер күмелми, аның эчендә обер-ефрейтор ятканын күрсә?! Комендант үз якындагыларга: Әфәнделәр, без монда үлемгә хөкем ителгән сатлык һәм көчсезләр нәселенең бер вәкилен күмдек! диде. Алар көлештеләр. Әмма ул вакытта кабер эчендә ирония ята иде. Алардан көлеп... Тарих ирониясе. . А ннан соңгы тормышны ул әллә яшәде, әллә яшәмәде. Авылда бер карчыкта шактый гына яшеренеп яткач, сугыш ахырында тагы партизан отрядына килеп кушылды ул. аннан безнең гаскәрләр килгәч, госпиталь һәм туган авылы. Аксак кеше буларак отрядта заданиеләргә йөрмәде, күбрәк хуҗалык эшләрендә булды Атларны ярага иде, аларны карады, әмма фураж эзләп авылга чыгасы булса, һәрвакыт аягының аксаклыгын искә төшереп, андый эштән читтә кала бирде. Сугыш беткәч, һәрбер солдат кебек аның да «Германияне җиңгән өчен» һәм партизан медале бар иде. Авылларында элекке кырык тугыз урынына угызлап кына йорт калган. Йорт хуҗалары фронтта һәлак булганнар, шактые «ач тамагым тук булмасмы», дип шәһәрләргә. Урал һәм Донбасс шахталарына күчеп киткәннәр. Ул да китте шәһәргә Кеше күзенә ташланып йөрергә яратмады. Күбрәк каравыл торды, вактөяк эшләрдә булды. Өйләнде. Хатыны акыллы, укытучы кеше иде, хәтта аны да мәктәпкә тартырга теләде: Синең белемең бар бит. Укытучыларга кытлык, кер мәктәпкә! - Бала-чага белән чиләнергәме? Юк инде! Минем нервылар сугышта да бетте. Тыныч эш кирәк миңа...—диде ул. Кеше күңелен аңлый иде хатыны, башка бу турыда сүз кузгатмады. Тугызынчы Майны ул Җиңү көненнән бигрәк, үзенең туган көне итеп уздыра иде. Шул тугызынчы майда хатыны белән шәһәр читеннән кайтып киләләр иде. Автобус шыгрым тулы, кешеләрнең авызлары ерык, шәһәр неон утларына чумган. Арткы рәттә гармун тарталар. Исерә башлаган ир-фронтовиклар кызып-кызып кычкырып сөйләшәләр. Шулчак кемдер аның җиңеннән тартты: - Син исәнмени әле, сволочь! Аның алдында отрядның элекке элемтәчесе тора. Үзе шактый исерек булса да. күзләре аек. аларда бетмәс-төкәнмәс нәфрәт уты яна иде. — Синең каберең Украина җирендә бит. сатлык! Сине немецлар атмадылармыни? Кинәт аның күзләрендә усал ут кабынды, менә ул аның муеныннан буып алды: Үзем үтерәм мин сине, сволочь. Үз кулларым белән самосуд ясыйм. Ватанны сакларга ант бирдек бит без! Ишетәсеңме, ант! Ант'! Антны сүздә түгел, эштә аклыйлар!!! Шунда аның исенә нигәдер җирән чәчле полицай-албасты килде. Ул агарып китте, артка таба чигенде һәм: «Нәрсә бар? Нигә сугышалар?»— дип, урыннарыннан тора башлаган халыкка: Исерек! Кем беләндер бутый...— диде. Аларны көчкә аердылар. Элеккеге элемтәче бөтен автобусны яңгыратып кычкырды: — Сатлык ул. анасын! Безнең партизан отрядының... кырык сигез кешенең башына җитте. Хай! «Кырык сигез? Кырык тугызынчысы исән калган икән. Хакыйкатьне үтереп буламыни! Дөнья аны дөреслекне сөйләр өчен юри калдырган диярсең...»- Ул шулай уйлады. Алар хатыны белән автобустан төшеп калдылар. Кырык тугызынчы партизан да аларга иярмәкче иде. автобус ишеге... шап!., ябылды. «Фортуна!»—дип уйлады ул комендант сүзләрен искә төшереп. Кайтканда хатыны сорады: Нәрсә булды, әйт! Ул эндәшмәде. Өйдә хатыны янә сорады: — Нәрсә булды, сөйлә! Ул тагы эндәшмәде. Төнлә, караватта ятканда, хатыны сорады: — Нәрсә булды, зинһар аңлат!! — Ялгыша ул. ялгыша... Исерек... Исерекнең дә акылы аек булырга мөмкин. Бигрәк тә мондый көнне... Бигрәк тә мондый очракта... Мин сугышта яраландым Аякны үзең беләсең бит! Май чүлмәгенең тышы — бәлеш тышы түгел,—диде хатыны усалланып. Булган-беткән! Былтыр үлгән сыерның быел сыртын кашыма! — диде ул, сүзгә нокта куярга теләп. Булган-беткән?!—дип, урыныннан сикереп торды хатыны.— Булганның кайчан беткәне бар? Беләсең килсә—син үзең дә беләсең— мин балалар укытам! Ничек мин. аларга... Патриотик тәрбия бирим! — дип, дәвам итте ул хатынын үртәргә теләп. Көлмә! Хәлләрең еларлык!! — Ярый, онытыйк бу турыда,— дип ялварды ире. Кешегә хәтер онытыр өчен бирелгәнме? Кирәкле урынга бар да барысын сөйләп бир! Юк инде! Яшәү хакына мин кемнәрнеңдер башына җиткәнмен икән, хәзер шул турыда дөреслекне сөйләп, сугыш дигән мәхшәрдән исән-сау кайткан башны тәмугка илтеп тыгасым юк Дөреслекне сөйләп кенә алар кайтмый инде. Алар юк! Аңлыйсыңмы, юк! Юк!!! Ә мин бар Минем яшәү бик кыйммәт ул — кырык сигез кеше гомере, диде ул хатынына. Тиздән алар аерылыштылар. Ярата иде ул хатынын, бик ярата иде Яратмаслык түгел шул! Шәп хатын иде. Шәп кеше! Аның йөрәгенә кемгәдер рәнҗү, үч җыела башлады Ул аны — кырык тугызынчы партизанны үгермәкче булды... Яңа елта каршы төндә тугыз катлы йортның подъезында көтеп торды. Тсгс вакытта обер-сфрейторның кесәсеннән тапкан финка белән Әмма кырык тугызынчы партизан мәҗлестән аек һәм бер төркем кунаклар белән чыкты. Шуннан соң шәһәрдә калу аңа үлем белән бер кебек тоела башлады. Автобуста йә 1роллейбуста тагы очратса?!! Ул тагы авылга кайтып китте. Икенче хатыны аңа бер малай һәм кыз тудырды. Малай юньсез, сүгенә-эчә торган булып, хулиганлык өчен төрмәгә керде Ярый керде әле, аңа агасына кул күтәрә иде Кыз моңлы, гарип, бәхетсез бала Кайгыдан эчә башлады. Еллар уза торды.. Тугызынчы май көнне туган көнен билгеләп үтү йөзеннән чалбарын үтүкләп куймакчы иде. Эш юктан инде ул. Тагы нишләсен? Икенче ха1ыны китте. Малай төрмәдә... Кызы үлде Иптәшләре юк Ишек алдында ниндидер тавыш ишетелде. Чыгып караса, бакча кырынла яшел чирәмдә йөрүче бердәнбер бәбкәне тилгән күтәреп алып бара Көш! Кө-ө-ө-өш! Ул таяк алып тилгән артыннан куып китте, ә сары бәбкә KOI очкыч тырнаклардан ычкына алмыйча өскә таба, үзенең яшел чирәменнән еракка күтәрелеп бара. Ул һаман тилгәнне куа Кая ул! Тилгән күктә. син җирдә генә... Соңгы көннәрдә аның шатлыгы, серләшер иптәше, сөйләшер дусты булган сап-сары томшыклы бәбкәне дә күпсенәмени инде дөнья? Кеме генә калыр соң аның’ Аңа җирдә бер җан иясе дә калмасмыни?!! Тиз йөгерүдән сулышы тарайды, баш чигәләре кысылды. Йөрәге гиз-тиз эшләүдән ярылып китәр сымак. Җиргә өзелеп төшкән көзге алма кебек Юк, кулдан ычкынган тавык күкәе сымак Кинәт дөнья караңгыланып китгс. ул инеш буендагы корый башлаган тирәк янына килеп ауды Больницадан кайтуына коточкыч хәл көтә иде аны өе янып көлгә әйләнгән, хәтта ике як күршеләренә дә зыян килгән: берсенең мунчасы, икенчесенең лапасы янган Ярый әле бөтен авылны ялман алмады! Кырык тугыз өйне ут алса!! диеште кешеләр Авылда йортлар саны элекке! е дәрәҗәгә җиткән иде ул вакытта. Кире кайтучылар да әз түгел. Яшьләр дә башка чьи ып тора Ялгыз пенсионерлар йортына күчкәндә, аның өстендә акка кара төшкән күлмәк, авызы ачык чүәкләр һәм төрмәдәге кешеләр кия торганга охшаган чалбар гына иде үртенче көн яңгыр ява. тугызынчы тәүлек инде ул якты дөньядан 7| аерылырга теләмичә тартышып яга. •••Г"? Дүрг Һәм Галләмнең озын чылбырга бәйләнгән сары тешле явыз Сарбай гына булыр. Шуңа күрә Вятка буена төшәргә җыенучылар саны иллегә якын иде. Чирне кайгы тиз таба — Якуб карт нык холыклы сабыр кеше булса да. бу үлемне күтәрә алмады, бер көн эчендә кинәт ун елга картаеп, бөтенләй урынга ятты. Карчыгы Бәдәр улының үле гәүдәсен судан эзләп табу өчен җыелган кешеләргә елый-елый ике шешә ак аракы тоттырды: — Суы суыктыр... чумып... эзләгән кешеләргә — Ярар, түтәй, бүген табарбыз шәт! диеште ирләр нәрсәгәдер шатланып, әйтерсең югалган кәҗә бәтиен табып алып кайтырга вәгъдә бирәләр иде. Табарбыз, апа! — дип катгый итеп әйтте энесе Минвәли.— Көнен генә кара, нинди матур бүген!.. һәй. Минвәли,— диде апасы.— Сиңа яктыдыр да... Минем өчен барыбер кара көн инде ул! Ул сары яулыгы белән йөзен каплап, кычкырып елап җибәрде. Минвәли ярдәм эзләгәндәй як-ягына каранды, мондый вакытта нинди сүз әйтәләр, ничек юаталар соң, дигәндәй аптырашта калып, ирләр арасына кереп китте. Елама. Бәдәр җиңги, киләсене күз яше генә кире җибәрмәс!—диде Фәритнең иптәше. Үлгән артыннан үлеп булмый. Бәдәрттәй.— дип куйды Кәбир Колхозда кызу эш вакыты иде. шуның өстенә илле кеше өелеп йөрүнең бер файдасы юк, сөйләшкәч-киңәшкәч. җиде кеше барырга булдылар әрит Вятканың агымсыз диярлек урынында баткан булса да. ирләр аны гел түбәннән эзләделәр. __ Бер тәүлек эчендә агым аны йөз-ике йөз метрлар чамасы аска таба алып киткән булырга тиеш. Хәтерендәме, өченче ел Комаякта батып үлгән бер балыкчыны Кәримулла утравы борынында таптылар. - Кешенең үте сытылгач, өскә күтәрелеп ага ди... Авылдан утыз метрлы ау алып килгәннәр иде Яр кырыеннан муен тиңентен, тирән җирләрдә көймә белән кереп сөзеп карадылар Ауга эләгеп чыгарга тиеш иде ул. Төш җитәрәк сөзүче кешеләр хәлдән тайды, аларны яңалары алыштырды. Ф Әйдәгез, бер тартып алыйк, диде кемдер. Нинди тарту ул тагын! Кичә караңгы, дидек. Бүген дә таба ал1 мабыз микәнни? дип борчылды Минвәли. Бер ярты сәгать ял итик Капкалап та алырбыз. Судагы балыкны гере килеш йогарлык булдым валлаһи.- диде Кәбир, калын корсагын iугалап. Аша. әйдә! -диде аңа каршы Фәритнең яшьтәше һәм иптәше булган сары чәчле егет мыскыллы тавыш белән - Вятка балык шул. пасы. Кемгәдер... үлем шулпасы! -дип куйды Минвәли сүрән генә һәм «чырык!» итеп шырпы сызганнан соң. кабызасы сигаретын онытып, елгага текәлеп тора башлады Аптырамагыз, туганнар. Кәбир тынычлыгын җуймый гына ипи белән суган кыягы күши иде — Без ашау өчен яшибез,—диде ул. чәйнәгән ризыгын «ыйк!» дигән тавыш чыгарып йотканнан соң. Әй, юк ла!.. Яшәү өчен ашыйбыз Әйгик. ач карынга кайсыгызның эшкә барасы килә... Ач карынга ризык, мин сезгә әйтим бәхе г ул. Фу, бәхетеңнең ләхетен! Минвәлинең янган шырпысы бармагын пешергән икән, ул ачуланып һәм йөзен ямьсез итеп чыткан хәлдә, кулын селеккәләде. Аннан соң ярдагы соры комнардан, яңа яуган кар тавышы чыгарып, эре-эре адым* нар белән су кырыена китте. г-_,,, өштән соң сөзгән чакта үч иткәндәй ауга балык керә башлады. I Башта аңа игътибар итмәделәр, чөнки болар күп булса бер-ике бармак озынлыгындагы чабак, юрша булып, чын балыкчыларга хас ау дәртен кузгатырлык түгел иде. Җыеп барсаң, бер табалык булыр иде дә дип иптәшләренә карамый г ына әйтте Кәбир. Эндәшмәделәр. Әмма балык һаман керүен дәвам итте. Ау җепләренә ияреп чыккан бу мәхлүк җаннар ычкынырга теләп тыпырчыналар, ә аларның түгәрәк көмеш тәңкәләренә килеп гигән кояш нурлары ялтырап китәләр дә суга егылып төшәләр. Тора-бара эре балык эләгә башлады. Ниндидер тирән куентыкка чыккан чакта, анда ике килолы корбан балыгы ята иде. Балыкчыларның йокы диңгезенә чумган чакта хыял кармакларына эләгә торган алтын тәңкәле сары гпайган иде монысы. Кәбир балыкка тычкан күргән мәче җитезлеге белән ташланды һәм шундук саңагыннан күтәреп алып: Бәй! Валлаһи! Нәрсә бу?! Соңгы биш елда мин мондыйны диде. Ирләрнең барысы да балык тирәсенә өерелеште «Үләксә күргән козгыннармыни...» дип уйлады Минвәли Ул кешеләрне тиз-тиз генә читкә тибәреп, Кәбирнең каршысына килеп басты Башыңны ишкәк белән ярам бит! Бирән корсак! һаман ашау турында уйлыйсыңмыни ’ диде Фәритең иптәше, аның өстенө ажгырып. Нишләп ашау турында уйлыйм ди? Тамак тук минем Тук кеше ашауны уйлыймыни?! дип рәнҗеде Кәбир Алайса нитә балык җыясың?! Бәй?! Кара әле! Моны да алмасаң?? Бу балык түгел Бу әкият Ун елга бер эләгә юрган зат бит бу! Бигрәк тә соңгы елларда Ә минем энем? Минем энем суда ятсынмыни?! Бәй?! Нишләп алай, дим. Аны да эзлик, чыккан балыкны да җые[ барыйк. Кәбир җиргә иелеп борынын сеңгерде дә түбән караган килеш, кыры, беренче размерлы резина итеге белән шул төшне бик ыхтыматлып, озак кына итеп ышкыды. Аннан соң көләч йөзен һәм пеләш башын ертык күлмәгенең юеш җиңе белән сөртеп: - Иң дөресе шулай булыр. Безнең балык җыйганыбызга ул., ни. энең... Фәритне әйтәм... ачуланмастыр... Нишләп ачулансын ди... Ул үзе дә балыкчы иде бит... Ирләр икегә бүленделәр: берәүләр Кәбирне яклый, икенчеләре- Минвәлине... Без балык җыярга төштекме, әллә аны эзләргәме?! — диде ярсып ук киткән Фәритнең иптәше. Дөрес! Тик шулай да эреләрен суга атып бармабыз инде Бер кеше... әйтик, Кәбир җыйсын, әйдә! Кәбирме? Кәбир түгел, кабер ул... Ул җыяр! — Йә, йә... анаңны. Башта борыныңны сөрт... елгага төшеп изге суны пычратуың бар... Син шулаймы әле?!! Фәритнең иптәше Кәбирнең күлмәк якасыннан эләктереп алды һәм. барлык көченә киерелеп, аны үзе аша әйләндереп җибәрде. Ертык күлмәк шыты-ы-ырт! итеп умырылды, ә күлмәгеннән чыгып киткән Кәбир гөрселдәп пычрак сулы күлдәвеккә барып төште. — Син нәрсә! Бәй?! Яхшыдан яман туган нәрсә!—дип үкерде ул. шундук сикереп торып һәм кан киткән борынын сазга баткан йодрыгы белән сөртә-сөртә. Аларны ирләр көчкә аердылар. Менә инде, рәзе сугышырга ярый?! - Мәрхүмнән оялыгыз әзрәк!!  

Реклама